Сәлимҗан китапханәсе

ГАКЫЛЛЫ БАЛА

Янә борын заманда бер хатын бар иде. Бер улы, бер кызы бар иде. Беркөн кызы үзе генә ялгыз өйдә елап утыра иде, анасы килеп керде:

— Ник елыйсың, кызым? — диде.

Кызы әйтте:

— И әни, мин кияүгә барсам, миннән бала туса, ул бала үлсә, мин еламый кем еласын, — диде.

Анасы да елый башлады. Ул арада улы килеп керде:

— Ник елыйсыз? - диде.

Анасы әйтте:

— Менә сеңелең: «Мин кияүгә барсам, миннән бала туса, ул үлсә, мин еламый кем еласын», ди, шуның өчен елыйбыз, - диде.

Улы:

— Әни, сау булыгыз, сездән җүләрне тапсам, кайтырмын, тапмасам, кайтмамын, — дип, биленә балта кыстырды да чыгып китте.

Бара-бара, байтак җир китте. Бер төшкә барып җитте, күрде: тәрәзәсез өйгә тубал белән тыштан якты ташыйлар. Тубалны кояшка чыгарып куялар да, өстен каплап, өйгә алып керәләр. Юк, өйгә якты керми, аптырадылар. Бу егет биленнән балтасын алып, аларга тәрәзә ясап бирде. «Инде шөкер ходайга, җүләрне таптым, безнең әниләрдән дә җүләр бар икән дөньяда», — дип кайтып килгәндә, янә бер җиргә очрады. Бер лапас башында бер кешене күрде: штансыз, биленә чаклы күлмәген күтәреп, лапас башыннан сикереп төшәргә тора. Янә күрде: түбәндә ике кеше штанның ике балагыннан тотып торалар. Егет байтак карап торды, «болар нишли икән» дип. Алар лапас башындагы кешегә штан киертергә азапланалар икән. Сикереп төшә кана, юк, штан балагына аяклары туры килми, тегеләрнең кулыннан штан ычкына да китә. Егет аларга барып:

— Агайлар, нишлисез? — диде.

— Менә бу кешегә штан киертмәкче идек, — диделәр.

Аннан соң бу егет ул кешене бер бүкән өстенә утыртты да әүвәл бер балагын, аннан соң икенче балагын киертте:

— Менә, штанны шулай кимәк кирәк, — диде.

Аннан соң бу егет: «Болары баягылардан да җүләр икән», — дип сөенеп, йөгереп өенә кайтты. Капкадан ук:

— Әни, сездән дә җүләрләрне таптым, — дип кычкырып килеп керде.