Сәлимҗан китапханәсе

АҢГЫРАЛЫК БӘЛАСЕ

Борын-борын заманда, моннан ерак түгел бер авылда, яшәгән, ди, бер Таз. Бу Таз акылга саерак булып, тәрбияләүчесе булмаганлыктан, абыйсында торган, ди. Тазның самавырда чәй бетмичә эчеп туймый торган гадәте булган. Таз үскән, егет булган, һәм моны абыйсы өйләндерергә уйлаган да кыз эзли башлаган. Үз авылларыннан моңа кыз чыкмаган.

Бер көнне абыйсы белән икәү күрше авылларының берсенә кыз алырга барганнар. Барганда абыйсы моны:

— Чәй күп эчмә, кирәкмәгән нәрсәләр лыгырдап утырма, чәй бер-ике чынаяк эчкәч тә, мин синең аягыңа төртермен һәм син чынаягыңны каплап куй, — дип, кабат-кабат өйрәтә барган.

Барганнар болар, чәй эчәргә утырганнар, чәй янына аракы куйганнар. Абыйлары сөйләшеп утыра, ә Таз иренен тешләгән - бер дә дәшми, кирәкмәгәнне лыгырдап куюыннан курка. Таз бер чынаяк эчә, икене эчә; абыйсы, өчне эчсен инде дип, тезгә типми тора. Абыйсы шактый исерә, бер урында озак утырганлыктан аяклары оебрак китә. Ул аягын сузыбрак җибәрә дә ялгыш Тазның тезенә бәрелә. Таз аның каршысында утырган була. Тазга өченче чынаякны яңа гына агызып биргән булалар. Таз ала да чынаякны чәйле килеш каплап куя. Чәй, түгелеп, бөтен өстәлне тутыра. Мондый күренештән аптырап калган хуҗа, бу җүләрдер дип, кызын бирми. Болар үзләре генә кайтып китәргә мәҗбүр булалар.

Кайтканда абыйсы Тазны ачулана:

— Чәйне эчеп бетерергә иде сиңа, — ди.

Тазның җавабы билгеле инде:

— Үзең тезгә төрттең бит, — ди.

Абыйсы Тазга:

— Бер дә сөйләшмисең, йорт турында, терлекләр турында булса да сөйлә ичмаса, сөйләргә сүз беткәнмени, — ди.

Берничә көннән соң тагын бер авылга киткәннәр.. Барганда Таз төрле нәрсәләр уйлап бара, ул хәзер эчеп бетермичә чынаякны бер дә капламаска, терлекләр хакында сөйләргә хәзерләнеп бара.

Барып җитәләр. Кызны күрү, сөйләшү юк, — атасы бирсә алалар инде.

Кызның атасы:

— Ерактан килгәнсез, утырыгыз, чәй эчик, — ди.

Чәй эчәргә утыралар. Таз әдәпле генә утыра, ике чынаякны эчеп бетерә дә, чынаякны буш көе каплап куя, алданмый икән әле бу. Аннан соң сыер турында сөйләргә әйбәт сүзләр эзли, бик аптырап беткәч, ахырда:

— Абый, өченче ел безнең сыер ак башлы үле бозау, ә быел кара бозау китерде, — ди икән.

Бу хуҗа да моңардан шикләнә, чөнки алар бөтенләй башка нәрсәләр хакында сөйләшеп утырганнар. Бу да, чиләгенә күрә капкачы табылыр әле, дип, кызын бирми.

Моннан соң Таз чынаякны эчеп бетермичә капламаска, сыер турында бер нәрсә дә сөйләмәскә кырык мәртәбә ант итсә дә, эш узган булган. Тазга кызын бирүче булмаган.