Сәлимҗан китапханәсе

БАШСЫЗ КЕШЕЛӘР

Элекке заманда бит тозга да кытлык булган. Тозны әллә кайлардан кыйбат бәягә барып алганнар, тагын да кыйбатракка сәүдәгәрләр китереп сатканнар.

Бер авылда бик башлы өч кеше, табышып, үзара киңәшләшкәннәр дә, тозны чәчеп үстереп, черегән бай булырга уйлаганнар. Ашны чәчеп үстереп була ич, янәсе, тозны ник булмасын икән?

Бу өч дус эрерәк, ачырак бөртекле тоз сатып алганнар да, җирне яхшылап эшкәртеп, чәчеп тә кайтканнар. Тизрәк шытканын күрәсе килә боларның, алмашлап көн дә диярлек барып карыйлар.

Беркөнне шулай берсе таң белән барып караса, тоз бик матур булып шыткан. Ягъни, кар явып киткән икән. Йөгереп кайта да бу, иптәшләренә әйтә:

— Әйдәгез, тозыбыз бик матур булып шытып ята, каравыл торыйк, урлап китмәсеннәр, — ди.

Тиз генә җыенып, каравылга китәләр болар. Еракта тип-тигез булып күренеп ята тоз басуы. Өч дус сөенә-сөенә баралар. Җир өстенә килеп җиткәннәр иде, зур-зур аяк эзләре, бөтен кырны аша чыгып, урманга таба киткән. Аю узган икән моннан. Ул бит кайвакыт кеше кебек, ике аяклап йөри. Безнең әлеге бик башлы өч кешебез аю эзләрен карак эзләре дип уйлыйлар инде.

— Кара, ничек бата-бата барган, зур капчык тозны күтәреп киткән бу карак, — ди берсе.

— Әйдә, куа чыгабыз, әллә ни ерак китә алмагандыр әле, — ди икенчесе.

Китәләр болар бата-чума аю эзеннән. Барып җитәләр елгага. Карак эзе кырт киселеп, яр читендә туктаган.

— Эһе, моның көймәсе дә булган, бер көймә тозны урлаган карак, — ди боларның берсе.

— Биш көймә булмаса әле, — ди икенчесе. — Бер дә юкка эзе тездән батмый. Биш-алты кабат килеп алмады микән, гел бер эздән басып, — дип шикләнә.

— Минемчә, биш-алты карак булып, биш-алты көймә тозыбызны урлаганнар. Бер эзгә басып узганнар, — дип куәтли өченче батыр.

Болар тәмам кыздылар. Каракларны тизрәк тотып, тозларын алып, үзләрен суга батырып бетерергә ниятләделәр. Тик елга аша ничек чыгарга? Безнең Тара елгасы бит ул элек тирән дә, киң дә, каты ага торган сулы да булган.

Утырып киңәш итәләр дә безнең батырлар, елга аша берәмләп бүрәнәгә атланып чыгарга булалар. Урабрак барсаң, күпере дә бардыр, йә булмаса басма, алай да булмаса, елга аша ауган озын агач табып булыр иде дә бит - вакыт уза. Аннары тот койрыгын тоз карагының!

Ярар, бүрәнәгә атланып чыгарга! Ә кем беренче булып атлана? Берсе дә йөзә белми.

— Эһе! ди берсе. - Җирәбә тотабыз.

Тоталар. Берсенә чыга. Бүәнәгә атландырып утырталар. Этеп җибәргәндә төшеп калмасын дип, бүрәнә астыннан ике аягын бергә бәйлиләр дә нык кына итеп, җибәрәләр. Әйбәт кенә йөзеп китә бүрәнә өстендәге батыр. Ни хикмәт? Нәкъ елга уртасына җиткәч, бүрәнә әйләнеп, тегенең башы аска төшә, аяклары өскә чыга.

— Эх, җүләр! Чыгып җитмәде — чабатасын киптерә башлады, — ди ярда калганнарның берсе.

— Шуңа да башы җитмәде бит! Үзем чыгасы калган, — дигән була икенчесе.

Кычкырып карыйлар, куркышып багалар. Өлеш бүлгәндә тозның яртысын үзенә генә бирергә вәгъдә итәләр. Теге чабата киптерүен генә белә.

— Нәрсә бакырасыз? Юеш чабата белән мин ничек карак куыйм?! Кычкырмагыз! — дигәндәй, аякларын бер-ике генә селти дә тагын чабатасын киптерергә керешә.

Бу шулай чабата киптереп кала. Ике батыр хәзер сүгенә-сүгенә, яр буйлап чыгар урын эзләп китәләр. Озак кына баргач, бер егылган карагай табып, көч-хәл белән теге якка чыгалар. Мең бәла белән эзләп табалар теге урынны. Иптәшләре әле һаман киптереп ята.

— Ярар алайса, нинди иптәш икәнеңне белдек, син безгә иш түгел, әнә, тоз борының астында! — дип, карак эзе белән ике батыр куа китә.

Уратып-уратып, эз боларны урман араларыннан, чокырлы-чакырлы җирләрдән узып, бер урынга алып килә. Кеше сыярлык тишек. Эз шунда кереп югалган.

— Менә кайда тутырганнар икән безнең тозны, угрылар! — дип кычкырып җибәрә берсе.

Икенчесе:

— Әйдә, тизрәк башларын бетерергә дә, тозны алып кайтырга кирәк, — ди.

Чокырга таяк тыгып карыйлар - шактый тирән. Төшәргә берсе дә батырчылык итми батырларның. Тагын җирәбә тоталар. Берсе, дер калтырап, төшәргә җыена.

— Юк, син аяк белән төшмә, — ди өстә кала торганы, — башыңнан мин ничек тотыйм?! Аннары күзең белән күрергә, кулың белән тотарга да кирәк бит әле каракны.

Шулай килешәләр: чокырга аяклар белән түгел, баш белән төшәргә була батыр.

— Каракларны берәмләп кенә алып бирерсең. Мин сине аягыңнан тартып чыгарырмын, — ди өстә кала торган батыр. - Бер каракны эләктергән саен аякларың белән тартып куярсың, чыгарырга кирәклеген шуннан белермен. Аннары мин тоз капчыкларын шулай сиңа биреп торырмын, — ди.

Тегесе, бисмилласын әйтеп, башы белән чума тишеккә, монысы аякларыннан эләктерә. Биш минут узмый, тишектәгесе бу кушканча аякларын тартып куя — тартып ал дигән сигнал инде бу. Ах-вах итеп тартып алса, карак та юк, иптәшенең башы да юк. Бу аю өне икән дә, башны бер сугуда аю өзеп калган икән.

Өстәгесе шиккә төшә: «Башы бар идеме моның, әллә юк идеме? - дип уйлый. - Тоз капчыгы белән, ашыгычлык белән башына игътибар итмәгәнмендер, кабаланып өйдә калдыргандыр», — дигән фикергә килә.

Иптәшен калдыра да бу шунда авылга таба китә. «Бар идеме, юк идеме? - дип һаман уйлап килә. Аннары: - Ярар, хатыныннан сорармын, нәрсәгә юкка баш ватып барам», — дип карар итә.

Иң элек бүрәнә өстендә калган иптәшенең хатыны янына бара:

— Кайттымы? — дип сорый, тегене тиргәргә әзерләнеп.

— Юк, кайтмады әле, — ди хатын.

— Ул елга уртасында бүрәнә өстендә чабата киптереп калган иде. Ә менә без тоз артыннан йөрдек. Начар иптәш булып чыкты синең. ир, — ди. — Йә, кайткач миңа килсен, сөйләшербез, — дип әйтеп китә.

Хәзер тегесенең хатынына бара инде.

— Иреңнең башы бар идеме, юк идеме тоз карарга киткәндә? — дип сорый хатыныннан.

— Бер дә игътибар итмәдем, әллә бар иде, әллә юк иде. Болай бик башлы кеше иде ул, — ди хатын.

— Йә, табылыр әле. Аннары миңа килсен, киңәшләшеп аласы бар, — дип, өенә кайтып китә.

Менә нинди башсыз кешеләр булган борын заманда.