Элек бар иде, ди, бер әби. Аның өч улы булган. Берсе булган тиле Таз. Болар аерылышканнар. Аерылгачтын, әби калган тиле Таз белән. Шуннан әби моны базарга җибәргән.
— Ит ал, май ал, — дигән, — кашык, тоз.
Тиле Таз барган, алган.
Алып кайтып бара икән бу, урманда бер төп күреп:
— Бабай, яраларың күп икән, — дигән.
Аңа маен сылап киткән.
Шуннан моңа бер су очрый. Таз суны эчеп караган да:
— Тозың юк икән, — дип, тозын салып киткән.
Кайтып барганда кашыклар шалтырый.
— Сугышып кайтасыз, — дип, кашыкларны ташлаган.
Хәзер юлда моңар бер эт өрә.
— Аша менә, - дип, итен биреп киткән эткә.
Кайтып җиткән. Әбигә сөйләгән. Сатып алган әйберләрнең берсе дә юк. Шуннан әби салмалы аш пешергән дә тиле Тазны урманга алып киткән.
Барганнар урманга. Әлеге төп утыра. Тиле Таз сорый:
— Бир минем майны, — ди.
Теге дәшми. Бу тибеп җибәргән икән — төп астыннан чүлмәк белән акча килеп чыккан.
Инде кайтып барганда эткә килеп җиткәннәр.
— Бир минем итне, — ди тиле Таз эткә.
Эт һаман кабалый моны. Бу тәпрәне алган да куып киткән этне. Эт чыдый алмыйча мунчага барып кергән. Мунчаның багана төбеннән казый икән бу — акча килеп чыккан чүлмәк белән.
Шуннан әби үзе алып барган салмалы ашны чәчә башлаган.
— Әни, әни, карәле, тишекле яңгыр ява, — ди Таз.
— Аша, балам, аша, — ди әби.
Кайтканнар болар. Акча алып кайттылар инде. Моның агалары тиле Тазны чакыралар.
— Сез ничек баедыгыз? — диләр.
— Әнә, тишекле яңгыр яуды бит, шул чагында чабып кайттык та шуннан баедык, — дип әйткән, ди, бу.
Шуннан: «Тишекле яңгыр буламы соң инде?» — дип, аптырап калган агалары, белмәгәннәр.