Сәлимҗан китапханәсе

ӨЧ ИР БАЛА

Моннан бик күп еллар элек бер ир белән хатын булган. Боларның өч уллары булган. Иң кече улы таз булган. Көннәрдә бер көн болар мәҗлес ясамакчы булганнар, ләкин боларның бернинди әйбер, ашамак-эчмәк булмаган. Шуның өчен карт иң олы улын базарга он, тоз, май, кашык, тәлинкә алырга җибәргән.

Көннәр иң кызу вакыт булган. Шуңа күрә картның олы улы эзли-эзли тирләп-пешкән, әлсерәп иртәдән кичкә кадәр йөреп, бернәрсә тапмыйча кайтып килгән. Карт бөтен акчаларын санап алган да уртанчы улына биргән. Зур улын, булдыксыз дип, бик сүккән. Аларның мәҗлесләре, шулай итеп, бер көнгә кичеккән.

Икенче көнне уртанчы улы ат җигә дә кояш чыккан вакыт чаба. Базар ерак булганга, чабып тизрәк барып җитәргә уйлаган. Ул да кичкә кадәр, кояш баеганчы йөреп, бернәрсә тапмый кайтып килгән. Атасы моны да бик орышкан. Акчаларны кече улына — таз малайга биреп, иртәгесен җибәрмәкче булган.

Таң аткач ук таз улын уятып, карт ат җигешә. Ат җигеп бетерүгә кояш та чыга.

— Бар, улым, абыйларыңнан булмады, син алып кайтырга тырыш. Инде мәҗлесебез ике көн кичекте, син табарга кара, — он, тоз, кашык, май, тәлинкә ал, — дип, озатып чыгарып җибәрә.

Таз малай, базарга барып җиткәч үк, әйберләрне табып ала башлый. Әтисе әйткән буенча, йөз кашык, ике пот тоз, биш пот он, өч пот май, йөз тәлинкә ала. Кашыкны капчыкка тутыра, онны икенче капчыкка, тәлинкәне ящиккә, майны кисмәккә, тозны тагаракка тутырып, кайтып китә.

Кайтканда юл урман арасыннан үтә икән. Урман арасы уй-уй булганга әкрен генә кайта. Кашыкларны астына салып, йомшак икән дип уйланып кайта. Урман арасында күп кенә кискән имән төпләре күрә. «Болар нигә яланбаш утыралар?» - дип, йөз тәлинкәне дә имән төпләренә, «яланбаш утырмасыннар» дип, куеп чыга. «Менә ничек матур булды!» — дип, куана-куана урманны чыгып китә.

Көн кызу булганга, атның да, үзенең дә бик эчәсе килә. Юл кырыендагы күлгә атын алып барып эчәргә куша һәм үзе дә эчәргә тотына. Ат тиз туя. Таз малай: «Ат ник аз эчте соң бу, тозсызга күрәдер», —, дип, ике пот тозны бөтенләй күлгә бушата. Ат тагын бераз эчә. Таз малай: «Тоз салгач, эчте», — дип бик куана. «Инде моның, мөгаен, ашыйсы киләдер», - дип, изеп ашатмакчы була, ләкин күл артта кала.

Ул яңадан күлгә барып, арбасында булган саламга күлдән бүреге белән су ташып сибә дә алган онны сибәргә тотына. Ат туя башлый. «Онсыздыр», - дип, биш пот онны бөтенләе белән сибеп бетерә. Бик камырлы булгач, ат тагын ике-өч мәртәбә каба. «Онлы булгач, ничек ашый!» — дип, малай тагын бик куана. Арбада булган камырны бүреге белән күлдән су ташып юа да, яңадан җигеп, кашык өстенә утыра да кайтырга чыга.

Шул вакыт, дегет булмаганга, көпчәкләр шыгырдый башлый. Малай: «Мае юк», — дип, өч пот май белән дүрт көпчәкне, дүрт күчәрне майлый да атына сугып чаба. Озак та бармый, көпчәк яңадан шыгырдый. Таз аптырый да: «Арба буламы соң бу!» — дип, атын тугара. Кашыкны капчыгы белән аркасына асып, атына атланып кайтырга була, ләкин озак та бармый, атның аягы шуып китеп, малайны егып, башын яра. «И бәдбәхет, ат буламы бу, яхшы кайта белми, — дип, атын кыйный-кыйный кырга җибәрә дә, кашыкны аркасына асып, җәяүләп кайтырга була.

Кайтканда бер көтү каргаларның кырда иген чүпләп ашаганнарын күрә: «Әй җүләрләр, ник кашыксыз ашыйсыз?» - дип, кашыкларын каргаларга ыргыта. Үзе буш көенә кайтып китә.

Кайтып җиткәндә, күрмичә, капка төпләрендәге коега төшеп китә, «а-а-а...» - дип кычкыра.

Атасы йөгереп чыга да:

— Ни булды? — дип, коега кычкыра, ләкин таз малай тиз үлә.

Карт: «Арбалары, әйберләре белән төшеп киткәндер», — дип, коены арчырга тотыналар. Озак кына азаплангач, малайның үле гәүдәсеннән башка бернәрсә дә тапмыйлар. Атасы: «Мәҗлес җыймабыз инде», — дип, әле дә коега карап тора, ди.