Өч аучы һәм бер балыкчы бергә туры килгәннәр дә күргән-белгәннәрен сөйләшәләр икән.
— Бер көнне, шулай, урманда эзләнеп йөргәндә, каен башында утырган көртлекне күрдем, — дип башлап киткән беренче аучы. — Ныклабрак карасам - каен төбендә бүре утыра! Нишләргә? Әгәр дә көртлекне атсам, бүре куркып кача, бүрене атсам, көртлек очып китә. Тоттым да икесенең нәкъ уртасына аттым. Бер атуда икесен дә егып салдым.
— Андый хәлләр була ул! — дип, аны куәтләгән икенче аучы. - Буразнада, шулай, су буенда үрдәк сагалап йөргәндә карыйм: тезелешеп ун үрдәк утыра бит, агай. Сафка тезелеп торган гаскәр диярсең менә. Шуннан үрдәкләрнең иң кырыйдагысына төбәдем дә атып җибәрдем һәм шул ук секундта мылтыгымны бер яссы чамасы борып куйдым. Үрдәкләрнең унысын да чалгы белән кырган кебек кырып салдым.
Өченче аучы да сүзгә катнашкан:
— Бервакыт шулай чабып барган куянга атып җибәрдем, — дигән ул, — куян агач кырыена барды да утырды. Башын күтәргән дә миңа карап тора. Беренче атуда тимәгәндер дип, янә аттым, китми куян, колакларын гына селкетә. Бу каһәр сукканга тими икән дип, атам да атам. Һаман утыра, колакларын гына кыймылдата. Ата-ата патроннарым беткәч, барып карасам, куян беренче атуда ук үлгән икән. Аткан саен колагы гына селкенә икән тегенең. Куянны алып кайтып тунаган вакытта эченнән биш кило ядрә чыкты.
— Һей, бер дә ис китәрлек нәрсә юк икән сездә! — дигән балыкчы һәм кызып-кызып сөйләп киткән: - Менә кичә булды бер хәл, гаҗәп дисәң дә гаҗәп! Кармак белән ун килолы бер чуртан эләктереп алдым.
Шунда аучылар аны бүлеп:
— Булмас, Сәмит дус, ун килолы балыкка кыл түзмәс, өзелер, — дигәннәр.
— Юк, кыл түзде, чуртан түзмәде — яртысы өзелеп калды, — дигән балыкчы.