Бервакыт ау ауларга дип чыгып киттем. Кулымда өч данә бура таягы бар иде. Барам-барам... Еракта ук ялтырап өч күл күренә. Күлләр кырына барып җитсәм, күлләрнең икәүсе коры, берсе сусыз. Ә өч күлдә өч үрдәк йөзеп йөриләр. Өч үрдәккә берьюлы төзәдем дә, аттым бура таякларын. Таякларның икесе кыек китте, берсе тимичә китте. Барып карадым, үрдәкләрнең икесе үлгән, берсе җансыз. Боларны өйгә алып кайтмакчы булып янымдагы капчыкларыма салмакчы булсам, үрдәкләр арыш капчыгына да, солы кабына да сыймыйлар. Кесәмдә кулъяулыгым бар иде, шуңа өчесен дә салып төрдем дә, куеныма тыгып алып кайттым.
Хатын миңа каршы чыкты да:
— Нәрсәләр, ул куенында? Бик зур тутыргансың, — ди.
Мин әйтәм:
— Нәрсә булсын, менә үрдәкләр ауладым, — дип, куенымнан кулъяулыгымны чыгарып, яулыкны чишеп күрсәттем. Хатын шаккатты.
Үрдәкләрне йолкып тазарту һәм пешерү өчен өйгә алып кермәкче булдым; ишектән дә сыймыйлар, тәрәзәдән дә сыймыйлар. Инде аптырап йөргәч, казан янында бер өлгеле кечкенә тәрәзәчегем бар иде, тышкы яктан үрдәкләрне мин биреп тордым, эчтән хатын алып торды. Шулай үрдәкләрне кечкенә тәрәзә аша өйгә керткәч, хатын йолыкты, тазартты. Пешәргә салырга иткән иде, үрдәкләр казанга да сыймыйлар, өчаякка да сыймыйлар. Яхшы, алай да кечкенә генә бер бакырачыбыз бар иде, шуңа салып, хатын учак авызында күмер өстендә үрдәкләрне куырып бирде.
Үрдәк итләрен ашарга утырганда гына ике иптәш, бер дус килеп керделәр. Хатын, мин, ике иптәш, бер дус, — биш кеше ашап бетерә алмадык. Калганын икенче көнне тумаган биш балабыз, әниләре белән үзем, — җиде кеше өр-яңадан җылытып ашадык.
Минем шушы аулап алган өч үрдәгемә исе китеп гаҗәпләнгән бер кеше дә булмады.