Сәлимҗан китапханәсе

БОЛГАР КАЛАСЫНЫҢ КОРЫЛУЫ ТУРЫНДА

Нух * пәйгамбәрнең өч улы булган. Аның бер улы Яфәс * атлы икән. Яфәснең Газый *, Төрек *, Алып * исемле өч улы булган. Яфәснең уллары берсеннән-берсе матур, зифа буйлы батыр егетләр булып үскәннәр.

Берничаклы вакыт үткәч, боларның арасына шайтан катышкан — болар үзара бозылышканнар. Бу бозылышу тиз арада гына төзәлеп бетмәгән, озакка сузылган. Бара-тора эш зурга киткән.

Газый белән Төрек — ике агай-эне — бер-берсенә каршы сугыш ачканнар. Сугышта Газыйны Төрек җиңгән дә, моннан соң инде ике агай-эне бергә тора алмаганнар. Төрек, сугышта җиңүче булса да, үзенең кардәше белән мондаен бозылышудан соң, бергә торудан читкә китүне артыграк күргән. Шуннан соң ул, үзенең башка якыннары белән бергә, бу урыннан икенче ерак җиргә күчеп киткән.

Ул шул китеше белән, ерак салкын якның зур бер суы янына барып чыгып, шунда урнашкан, ди. Бу суның — елганың ул чагында аты булма-ган, шулай да бу елга ул илдә үзенең зурлыгы, балыгының күплеге белән дан тоткан бер су булган.

Төрекнең янында икенче кардәше Алып та булган. Алар шул су янында бергә тора башлаганнар.

Алып бик батыр кеше булган. Ул, чынлап тотынса, кечерәк тауларны да аудара икән, сыңар кулы белән ат-сыерларны күтәрә ала икән.

Болар күчеп килеп утырган җирнең урыны сазламык һәм кап-кара урман булган. Шуның өчен Алып йөргән чакта аның чабатасына яңгыр-лы чакта юеш балчык сыланып, коры чакта тузан тулып, Алыпка йөрергә уңайсызлый, комачаулый икән. Шуңа күрә Алып йөргән чакта, әледән-әле утырып, чабатасына ияргән балчыкларны кагып йөргән. Менә шун-нан юл буйларында, тигез җир өсләренә түмгәкләр, кечерәк таулар хасил булган икән. Биктимер * авылыннан Матак * авылына барган чакта Олы күл буендагы түгәрәк кечкенә таулар шул Алыпның чабатасын кагуын-нан хасил булган таулар икән, ди.

Менә шушы Алып батыр беркөнне ауга, сунарга чыккан. Ул чакта урманнар бик калын һәм очсыз-кырыйсыз зур булганга, ауда озак йөри торгач, юл сабкан — адашкан, агасы Төрек янына кайта алмаган. Алып, урман эчендә күп йөри торгач, бер су янына барып чыккан. Ул су буенда аның белән бер телдә сөйләшә торган, ләкин Алыпка ят булган кешеләр тора икән. Тел бер булгач, Алып белән бу кешеләр үзара аңлашканнар. Шуннан соң Алып, үзенең кардәше Төрек янына кайта алмагач, бу кешеләр белән бергә яши башлаган.

Алып бу кешеләр белән тәмам үзләшеп киткән. Ул инде шул кеше-ләрнең арасыннан үзенә бер кыз да сайлап өйләнгән.

Шулай итеп, Алып, өйләнеп, шунда шул җирнең кешесе булып яши башлаган.

Алып батырның ике ир баласы туган. Алып батыр бу балаларга ничек дип тә ат куша алмаган.

Бу чакларда тормыш җәйләүдә, киез өйдә икән.

Менә бер көн һава алмашып киткән. Көн болытлаган, һава салкы-найган. Алыпның киез өй эчендә бишектә ята торган балаларыннан берсе өйнең салкынлыгыннан бик нык еларга керешкән. Бу бала елаганда һаман кулларын болгый-болгый елый икән. Алып, баланың елаганын күреп, аны юатырга тырышкан, бишеген тирбәткән, бишек тирбәткәндә җырлый торган җырлар җырлаган. Шулай да бу бала елаудан туктама-ган, һаман кулын болгый-болгый елаган. Бу бала озак елагач, Алыпның күңеленә бер исәп төшкән. Бу бала тикмәгә болай еламаска кирәк, бу инде артык озакка китте, аның болай елавында нәрсә булса да бер хик-мәт бардыр дип, Алып уйланырга керешкән. Күп уйлый торгач, Алып-ның күңеленә: бу баланың елавы аңарга ат кушылмаганнан булырга кирәк, ат кушсаң, бәлки, ул елавыннан туктар *, дигән фикер килгән. Ул шуннан соң бу балага ат кушарга булган. Алып үзенең хатыны белән киңәшкән дә, бала елаган чагында кулларын болгап елаганлыктан, аңа Болгар * дигән ат кушкан.

Балаларының Болгар атлы булуы Алыпка һәм хатынына бик оша-ган. Алар икенче балаларын да бер ат белән атамакчы булганнар. Болар ирле-хатынлы икәүләп бу турыда уйлашканнар, сөйләшкәннәр. Байтак вакыт уздырганнар. Актыгында икенче балаларына Бортас куш-макчы булганнар. Шулай итеп, боларның икенче балалары Бортас * булган.

Алыпның бу балалары үзе шикелле батыр булып үскәннәр. Алар да шул җирдә аталары белән бергә гомер иткәннәр. Бу балалар, зураеп үсеп җиткәч, икесе ике урында кала корып яши башлаганнар.

Болгар корган кала, «Болгар» исеме белән дан тотып, ничә йөз еллар атаклы күп ханнар яшәгән кала булып киткән. Менә инде шул Болгар хәзерге Идел буенда хәрабәсе генә калган Болгар шәһәре икән, ди.

Бортас корган кала да, бара-бара зураеп, Бортас шәһәре * исеме белән дан тоткан, ди. Бу ике калада яшәгән кешеләрнең балалары күбә-еп, күп еллар үткәч, бер токымнан ике төрле халык: берсе — болгар, берсе — бортас барлыкка килгән. Боларның һәр икесенең башта телләре бер төсле булган. Әмма күп еллар үтә үтә, телләре дә бераз үзгәреп киткән.

БЕЛЕМЛЕ КЕШЕ

«Болгар» сүзенең мәгънәсе — «белемле * кеше». Эш шунда ки, безгә Бохарадан мөселман сәүдәгәрләреннән берәү килгән, ә ул тыйб гыйлемен яхшы белгән фәкыйһ булган. Шул чакта патша да, аның ха-тыны да бик каты авырып китәләр. Аларны гамәлдә йөргән барлык дару-лар белән дәвалап караганнар. Әмма авырулары көчәя генә барган, алар «үлеп китмәгәек» дип курка башлаганнар. Шул чакта теге мөселман әйткән:

— Әгәр дә мин сезне дәваласам, минем динне кабул итәрсезме? — дигән.

Икесе дә:

— Әйе, — дигәннәр.

Ул боларны дәвалаган, патша белән хатыны терелгәннәр һәм ислам кабул иткәннәр *. Шулай ук алар иленең халкы да ислам динен тота башлаган. Шуннан боларга зур гаскәр белән Хазар * патшасы килеп сугыш ачкан:

— Нигә минем әмеремнән башка бу динне кабул иттегез? — дигән.

Шул чакта теге мөселман әйткән:

— Курыкмагыз, «Аллаһе әкбәр» дип кычкырыгыз, — дигән.

Һәм алар: «Аллаһе әкбәр! Аллаһе әкбәр! Аллаһе әкбәр!» — дип кычкырып, Хазар патшасы белән сугышканнар һәм аның гаскәрен качып китәргә мәҗбүр иткәннәр.

Бу хәлдән соң Хазар патшасы алар белән солых төзегән, диннәрен кабул иткән һәм әйткән:

— Сугышчыларымны һәлак итеп, мине качарга мәҗбүр иткән күк атлы, алып гәүдәле ирләр күрдем, — дигән.

Дин әһеле аларга:

— Бу ирләр — Аллаһе тәгалә гаскәре, — дигән.

Белемле кеше аларда «беләр» дип атала, шуның өчен бу илне «Бе-ләр» дигәннәр, аның мәгънәсе — «галим кеше». Шуны, гарәп теле аһә-ңенә яраклаштырып, «Болгар» дип йөртә башлаганнар.

ЗУР ГӘҮДӘЛЕ КЕШЕ

Тикин * бервакыт миңа Болгар падишасының илендә бер бик зур гәүдәле ир кеше барлыгын сөйләгән иде. Һәм шулай, бу илгә килгәч, аның турында мин падишадан сорадым. Ул миңа әйтте: «Әйе, элек ул кеше бездә бар иде, ләкин ул үлде инде. Ул бу җирнең кешеләреннән түгел һәм шулай ук гади кешеләрдән дә түгел иде. Аның тарихы шундый: сәүдәгәрләрдән булган берничә кеше, гадәттәгечә, Әтил елгасына чыга-лар; елга күтәрелеп, суы ярларыннан ташыган була.

Бу көнне мин аңыма килеп тә өлгермәдем, яныма сәүдәгәрләр төр-кеме килде һәм миңа әйттеләр: «И падиша! Судан бер кеше йөзеп чыкты, әгәр ул безгә якын халыклардан булса, безгә бу җирләрдә торырга мөмкинлек булмас һәм безгә моннан икенче җиргә күчеп китүдән башка чара калмас», — диделәр. Шуннан соң мин, атка атланып, алар белән елга буена бардым. Менә минем алдымда шул кеше, күрәм: аның озын-лыгы минем терсәкләрем белән үлчәгәндә, унике терсәк булыр. Башы иң зур казанның зурлыгы кадәрле, борыны чиректән артык, ике күзе гаять зур, бармакларының һәркайсы чиректән артык. Аның күренеше мине теге кешеләр төсле куркуга салды. Без аның белән сөйләшә баш-ладык, ә ул безнең белән сөйләшми, тик карап кына тора иде. Мин аны үзебезнең тора торган җиребезгә кайтарттым вә вису * халыкларына — ә алар бездән өч ай барырлык юл ераклыгында торалар — аның турында сорап хат яздым.

Алар исә, миңа хәбәр итеп: бу кеше яэжүҗ һәм мәэҗүҗләрдән *, дип яздылар. Алар бездән өч ай барырлык юл ераклыгында торалар. Алар белән безне диңгез аерып тора, чөнки алар диңгезнең безгә каршы ярында яшиләр. Алар кыргый хайваннар шикелле якынлык итешәләр. Гыйззе вә җәл алар өчен һәр көнне диңгездән бер балык чыгара, һәм аларның һәркайсы, килеп, янындагы пычак белән, үзенә һәм гаиләсенә күпме кирәк, шул кадәр аңардан кисеп ала. Әгәр дә исә ул үзенә һәм гаиләсенә җитәрлек кадәрдән артык алса, ул чакта аның эче авырта. Кайбер чакта ул үлеп тә куя, ул чагында барысы да үләләр. Кайчан исә алар балыктан үзләренә кирәк кадәр генә алалар икән, ул балык әйләнә дә диңгезгә төшеп китә. Һәм шулай итеп алар көн вә төн шул рәвешчә тереклек итәләр.

Ә безнең белән алар арасында бер яктан — диңгез, икенче яктан — әйләндереп алган таулар һәм киртә, вә шулай ук, гадәттә, алар чыга торган капка бар. Ә кайчак исә гыйззе вә җәл аларны кешеләр яши торган җиргә чыгарырга теләсә, ул аларга киртәне ача һәм диңгез суы җиргә сеңә, алар өчен балык килүе дә туктый».

Шуннан мин бу кеше турында аннан сорадым, һәм ул әйтте: «Ул берникадәр вакыт минем янымда яшәде һәм шулай була торган иде: аңа бала караса, ул бала үлә, корсаклы хатын караса, ул хатын йөген төшерә иде. Һәм болай да булгалады: әгәр ул берәр кешене эләктереп алса, аны һич тә җибәрми, ике кулы белән үтергәнче кыса иде. Моны күргәч, мин аны бер биек агачка астырып куйдым, ул шунда үлде. Әгәр дә аның сөякләрен һәм башын күрәсең килсә, синең белән барып, аны сиңа, күрсәтәм», — диде. Мин әйттем: «Валлаһи, минем аны бик кү-рәсем килә», — дидем.

Һәм шуннан ул, атка атланып, минем белән, биек агачлар үскән зур урманга барды. Ул мине зур бер агач янына китерде, аның төбендә тегенең башы ята. Мин аның кисмәк кадәр башын күрдем, кабыргалары кипкән зур пальма агачы ботакларына охшаган, шуның шикелле юан ике сыйрак вә терсәк сөякләре. Мин исә гаҗәпкә калдым да кайтып киттем.

БОЛГАР ПӘҺЛЕВАНЫ

Дәхи, Болгар җирендә мин бер зур кеше күрдем. Ул кеше һуд * заманында гадлар * нәселеннән, имеш. Бу кешенең буе җиде зираг кадәрле иде. Үзе Болгар падишасының хезмәтендә иде.

Патша аны үзенә якын кылды һәм аңа сугыш киеме вә олуг казан мисалында сугыш бүреге ясаткан.

Аны сугышка арба белән алып баралар, чөнки аны йөкләргә тәвә-нең көче җитмидер. Җәяү йөреп мәшәкатьләнмәс өчен, ул сугышта да арба белән йөри.

Җәяүле кешеләрне ул кулындагы озын таягы белән үтерә. Ул таяк-ны күтәрергә һич кешенең көче җитмидер. Әмма аның кулында ул безнең кулыбыздагы бер кечкенә таяк мисалында гынадыр. Төрекләр аны күр-гәч куркалар һәм, ул каршы килсә, җиңеләләр. Үзе, шулай булса да, күркәм сыйфатлы, холкы вә фигыле дә яхшы.

ДӘФГЫЙ ҺӘМ АНЫҢ СЕҢЛЕСЕ

Биш йөз егерменче * елда мин Болгарда гад халкы токымыннан булган тере кеше күрдем. Аның биеклеге җиде терсәктән артык иде. Аны Дәфгый дип атап йөртәләр. Култык астына кечкенә баланы кыстырган кеше шикелле, ул атны үзенең култык астына кыстыра торган иде. Һәм болай булган: бу өлкәдә сугыш чыккан вакытларда, кулына таяк тоткан шикелле, ул үсеп утырган имән агачын йолкып алып кына сугышкан; әгәр дә аның белән филне сукса, ул, һичшиксез, аны үтерер иде.

Ул яхшы ихтирамлы иде. Минем белән очрашкан вакытта, ул миңа сәлам бирә һәм хөрмәт итә иде. Ә мин аның белән исәнләшкән вакытта, минем башым аның тик түбәнге кабыргаларына кадәр генә җитә иде.

Шундый ук зурлыкта аның сеңлесе бар иде. Ул да Болгар шәһә-рендә яшәде. Бервакытны ул ирен үзенең күкрәгенә кыскан һәм аның кабыргаларын сындырган да, ире шунда ук үлгән, дип сөйләделәр. Аның иренең исеме Адәм булган.

Болгар шәһәрендә бер мунчадан башка, ул хатынны сыйдыра торган башка мунча булмаган. Бу мунчаның биеклеге аның буена яраклы итеп эшләнгән. Мунчаның ишекләре дә киң булган.

АЙДАРХАН ҺӘМ СӘХАБӘЛӘР

Болгар шәһәре элек бик зур булган, зур-зур кибетләр буеннан-буена тезелеп киткән. Аның башында Айдархан дигән гайрәтле патша торган.

Айдарханның егерме яшькә җиткән Туйбикә атлы кызы бар икән. Ул авырый икән.

Мөхәммәт галәйһессәлам өч сәхабәне янына чакырып алган. Алар-ның берсе — Зөбәер бине Тәлка *, икенчесе — Зөбәер бине Җәдга *, өчен-чесе — Габдрахман *. Шуларга рәсүлулла таяк биргән, чалмасын са-лып биргән, кара савыты биргән:

— Менә Шәһри Болгар йортына юнәлегез, урамнарында йөрегез, без табибларбыз диегез, — дигән.

Болар Болгар йортына килеп җитәләр, урамда йөри башлыйлар.

Айдарханның вәзире дә урамда йөри икән. Ул сәхабәләрне күрә дә яннарына килә. Сорый алардан:

— Сез кемнәр, каян килдегез?

— Без менә Мәккә-Мәдинәдән* килдек.

— Нәрсә, сату итәргәме?

— Юк, без сатучылар түгел, без табиблар, — диләр болар.

Тегеләрне калдырып, вәзир патша янына китә. Айдарханнан сөенче ала бу:

— Безнең шәһәргә өч сәхабә килгән, дәва итеп йөрибез, дип әйтә-ләр, — ди.

Айдар патша әйтә:

— Алып кайт үзләрен, — ди.

Вәзир сәхабәләрне алып кайта сарайга. Хәзер утырта боларны.

Шуннан патша керә. Айдархан патша сорый болардан:

— Сез каян килдегез? — дип.

— Без Мәккә-Мәдинәдән им итү, дәва итү өчен килдек, — диләр алар.

— Менә минем егерме яшьлек кызым бар, авырый, шешеп-шешеп чыккан.

— Дәва бар, — диләр сәхабәләр, — хәзер каен себеркесе кирәк булыр.

— Ә-ә, каен себеркесе бездә күп, — ди патша.

— Юк, — диләр алар, — безнең таяктан үскән себерке кирәк.

Бер урынга таяк кадап куялар.

Габдрахман сәхабә намаз укып тора, таяк утырткан җирдән су чыга, күз алдында каен себеркесе үсә.

Айдархан патша бу эшкә хәйран кала.

Себеркене бирәләр патшага.

Менә кызны хәммамга алып киләләр. Аны җәймә белән кәни-зәкләре күтәреп керә. Кызлар чабындыралар, юындыралар.

Туйбикә үзе киенә.

— Мин, — ди, — үзем генә чыгам, — ди.

Аякка баса. Тәмам терелә бу.

Кыз әнисенең бүлмәсенә керә. Әнисе бик аптырый, Айдархан патша янына кереп китә, кызның терелүе турында хәбәр бирә.

Хәзер Айдархан сәхабәләргә әйтә:

— Кызымны бирәм берегезгә,— ди.

Кызны коръәнхафиз Тәлкага бирергә була.

Сәхабәләр Мөхәммәт пәйгамбәргә хат язалар. «Ал», — ди, пәйгам-бәр әйтә.

Кызына да, атасына да:

— Иманга килегез, — диләр болар.

— Бөтен шәһәрне иманга китерәм, — ди патша.

Ул бөтен шәһәрне мөселман итә.

Туйбикә белән сәхабә Тәлка егерме биш ел бергә торалар.

Ә теге тылсымлы таяк утырткан җирдән чыккан коены халык изге кое итеп саный, Туйбикә коесы дип йөртә. Аның суы бик чиста, бик тәмле була. Хәзер ул кое юк инде.

ГАБДЕШШӘМС

Казаннан читтә хәзер Иске Болгар дип исемләнеп йөртелгән урынга Габдешшәмс 200 гаскәр белән килеп төшкән. Билгеле инде, гаскәр бе-лән килгәч, бу урында ул шактый нык көчәйгән.

Килүченең исеменнән үк күренеп торганча («шәмс» кояш дигәнне аңлата), Габдешшәмс кояшка табынган. Үзе аллага сыгынмагач, җирле халыкка да кояшка табынырга дип әмер биргән. Ләкин шул кичне үк ул бер төш күрә: чал гына сакаллы бер карт аңа: «Син Габдешшәмс тү-гел, ә Габдрахман, шулай булгач, син аллага табынырга, аллага сыгы-нырга тиеш. Син аллага табын», — дип өч мәртәбә кабатлый да юк була. Габдешшәмс исә, җанына тынычлык таба алмыйча, бөтен фалчыларны, төш юраучыларны җыярга боера. Бер ай юрый алмыйлар төшне.

Көннәрдән бер көн, алтын таҗын салып йокларга яткач, кинәттән берәү килеп, карават аякларын чаба һәм таҗын алып: «Габдрахман, мин төш юрарга килдем», — ди. Бу — Хозыр галәйһиссәлам* була. Шуннан Габдешшәмс, халыкны кояшка табындырырга дигән сүзеннән кире кайтып, гаскәрен дә, ата-анасын да аллага табынырга мәҗбүр итә, үзе дә аллага сыгына башлый *.

СӨЛӘЙМАН ХУҖА

Мөхәммәт пәйгамбәр исән чагында Мәккә шәһәреннән бер зур га-лим кеше Идел буена дин өйрәтер өчен җибәрелгән икән. Бу кеше Сө-ләйман атлы булып, галим булганга күрә, аны Сөләйман Хуҗа дип йөрткәннәр, ди.

Сөләйман Хуҗа Мәккә шәһәреннән, зур газаплар күреп, Шәһри Болгарга килгән, ди.

Шәһри Болгарда Сөләйман Хуҗаны хан, үзенең сараенда тотып, соңыннан аны, илне агартыр өчен, безнең якка җибәргән. Сөләйман Хуҗа илгә чыгып, зур мәдрәсә ачып, бик зур муллалар чыгарган. Алар, авылларга таралып, илне агартканнар, ди. Сөләйман Хуҗа бик күп телләрне белгән, ул Болгар илен бик нык яраткан, шуның өчен кире Мәккәгә кайтып китмәгән. Ул безнең бу як халкын яратып сөйли икән. Сөләйман Хуҗа әйтә булган: «Шәһри Болгар җире бик бәрәкәтле җир, ул җиргә ислам кылыч көче белән таралмаган. Болгар илендәге халык ислам динен үзләре теләп кабул иткәннәр, шуның өчен җомга намазында хотбәләр агач таяк тотып кына укыла», — дип.

Менә шушы Сөләйман Хуҗа безнең Иске Салман авылының беренче карт вә изге бабасы. Ул безнең Салман авылын нигезләүче бабабыз бул-ган. Шуның исеменнән авыл Салман дип аталган, ди.

ТУЙБИКӘ МӘДРӘСӘСЕ

Шәһри Болгарда бик галим бер абыстай яшәгән. Аның исеме Туй-бикә булган. Ул бик данлыклы хатын икән. Шәһри Болгарның олысы-кечесе Туйбикә абыстайны беләләр, һәрбер эшләрендә аңар, «ана» дип, киңәш итәләр икән. Туйбикә абыстайны Шәһри Болгар ханы да олылый икән.

Туйбикә дип бу абыстай шуның өчен аталган, ди: ул туйларда була торган үпкә-сапкаларны, бозылышу, аерылышуларны бетерә, кыз белән егет арасын килештерә икән, һәркемне үгет-нәсихәт белән димли, дус-лаштыра икән. Туй бит бер дә үпкәсез булмый, диләр, менә бу Туйбикә абыстай шул үпкәләрне бетерә икән.

Туйбикә абыстай үзе хан нәселеннән булган, ди. Шәһри Болгарда аның бик зур кызлар мәдрәсәсе булган икән. Анда төрле илләрдән бик күп кызлар килеп зур галим булып чыкканчы укый торган булганнар, ди.

Ул мәдрәсәне «Алтмыш алты абыстай мәдрәсәсе» дип йөрткәннәр, ди. Аны «Алтмыш алты абыстай мәдрәсәсе» дип шуның өчен атаганнар, ди: бу укып йөрүче абыстайлар изге абыстайлар булганнар икән. Алар үзләре Биләр * шәһәреннән Шәһри Болгарга барып сабак укыйлар икән.

Бу алтмыш алты абыстай иртә намазның сөннәтен — Биләр шәһә-рендә, ә фарызын Шәһри Болгарда укыйлар икән. Болар сәхабәләрнең шәкертләре булганнар, ди. Боларның кулларында тимер таяклар булган, ди. Биләрдән Шәһри Болгарга сабак укып йөри-йөри, аларның кулла-рындагы тимер таяклары ашалып, кыскарып беткән икән. Болар Биләр-дән Янбактыга *, аннан Ширбәтлегә *, аннан Шәһри Болгарга баралар икән.

Туйбикә абыстайның әмере белән, бу алтмыш алты абыстай, алтмыш алты якка таралып китеп, күп халыкны хак юлга күндергәннәр, ди.

ГӘРӘЙ ХАН

Шәһри Болгар ханының кул астында данлыклы бер хан булып, аны Гәрәй хан дип йөрткәннәр. Гәрәй ханның каласы хәзерге Баллыкүл * авылы янындагы кала өстендә (хәзерге Нократ * атлы урыс авылы басуында) булган, ди. Гәрәй ханның гаскәре күп булган, аның каласында бик матур сарайлар, бакчалар булган. Гәрәй хан каласыннан Шәһри Болгарга, Биләргә, Суарга *, Кашан * калага урман эченнән яшерен юл булган, ди. Читтән яу чабу куркынычы булганда бу яшерен урман сукмагыннан Шәһри Болгарга, Биләргә, Суарга һәм Кашан калага тиз арада яу килүен хәбәр итәләр икән.

Яшерен юлларны Гәрәй хан үзенең атлы чапкыннарын җибәреп тикшертеп, сакчылар белән саклатып торган, ди.

Гәрәй ханны чувашлар да бик яратканнар, ди. Шәһри Болгар ханы чувашларның барлык эшләрен Гәрәй хан аркылы йөртә булган, ди.

Гәрәй хан галим-голәмәне дә бик яраткан, ди. Ул авыллардагы гыйлем ияләрен үзенең каласына чакыртып, әледән-әле аларны хөрмәт иткән, алар белән киңәшләшкән.

Гәрәй хан илне яудан саклар өчен һәртөрле курганнар, ныгытмалар ясаткан икән. Спасс кантонындагы* Борнай*, Күрнэле*, Коллар*, Рәҗәп *, Төгәлбәй * авыллары янындагы курганнар — Гәрәй хан киңәше белән Шәһри Болгар ханы ясаткан курганнар, имеш.

СОҢКОР БИК

Казан ханының бер вәзире бар иде. Соңкор исемле иде. Бер көн хан белән вәзир арасында каршылык чыкты. Вәзир, ханнан куркып, икенче бер солтанга барып, вәзирлек кыла башлады.

Хан үз тирә-юнендәге шаһларга, солтаннарга хәбәр салды. Хәбәр гарәпнең куфи язуы белән язылган иде. Ханның бу ярлыгы Соңкор бик хезмәт иткән солтанга да килеп иреште. Ул аны, үзе укый белмәгәнлектән, Соңкор бик алдына китереп салды. Соңкор бик укып белде. Дөресен укысам, ханга тотып җибәрерләр үземне, дип хәйләгә кереште: «Бездә Коръәннең «Алла гали» сүрәсе югалган. Әгәр сездә табылса, безләргә йибәреңез», — дип укып чыкты. Шуннан соң солтанның Сәхаб исемле биге, «Алла гали» сурәсен күтәреп, Казанга килде. Казан ханы солтанга бик ачуланып: «Бездә бу сүрә юкмыни, бездә бу сүрә шуның хәтле бар. Сез безне бу сүрә белән куркытмакчы буласызмы», — дип бик каты кызды.

Шулай итеп, хәрәкәләрсез куфи язуы белән язылган хат зур ачуланышуга сәбәп булды.

АКСАК ТИМЕР

Бер авылда Габдулла исемле кеше була *. Аның хатыны йөкле икән. Шушы вакытта бу илнең падишасы төш күрә. Төшендә бер адәм килеп аның башын кисә. Шуннан соң ул, төш тәгъбирчеләрен җыеп, төшен юрата. Төш юраучылар әйтәләр:

— Вәт, падишаһым, фәлән авылның Габдулла хатыны Мәрфуга бүген бала табачак, шуның баласы сине үтерәчәк, — диләр.

— Бар, алып килегез, баласын үтерегез, — ди падиша.

— Анасы исән калсын, бары тик корсагын таптап, баласын гына үтерегез, — ди.

Мәйданга салып, хатынның корсагын таптыйлар. Ана һушсыз кала.

— Инде, падишаһым, анасы да үлде, — диләр.

— Барыгыз, иренә бирегез, алып кайтып күмсен, — ди патша.

Иренә илтеп бирәләр.

Хатын айный, терелә. Иртәгесен бала дөньяга килә. Бер күзе сукыр, ди, бер кулы чулак, ди, бер аягы аксак, ди.

Шундый хәлдә дә үлмәгәч, «бу тимер икән» дип, моңарга «Аксак Тимер» дип исем бирәләр.

Шулай итеп, бала яши, үсә. Сигез яшенә җиткәндә, әнисе үлә; тугыз яшенә җиткәндә, әтисе үлә. Аксак Тимер унике яшендә байга көтүче булып яллана. Бик шаян малай, шаян егет була. Байдан качкан коллар моның янына киләләр. Хәзер байның бер куен суеп ашыйлар. Кич кайта да Аксак Тимер:

— Әй хуҗам, бүген бер арыслан килеп бер куйны ашады, — ди.

Икенче көнне килә әлеге коллар унаулап. Шулай итә итә болар була өч йөзләп. Хәзер болар байның куйларын көтүе белән куып китәләр.

Тора-бара болар сигез йөзгә тулалар. Сигез кәрванны талыйлар. Аннары аларның саны бер меңгә җитә. Мең дөяләре була.

Инде хәзер Аксак Тимер ничек падиша булырга дип уйлый башлый. Шулай уйланып утырган вакытта күрә: бер аксак кырмыска азапланып агач башына менеп бара. «Кара әле, бу мескен гарип тә, сарай башына менеп, падиша булма кели, нигә мин падиша була алмам икән», — ди. Уйлана да: «Тукта, хәйлә таптым», — ди. Барлык кешеләрен җыя да:

— Арабыздан бер падиша кирәк, ничек сайлыйбыз, кемне сайлыйбыз? — ди. — Ярый, мин таягымны утыртам да таякка бүрегемне элеп куям, — ди. — Кем алдан барып ала бүрекне — шул падиша була, — ди.

Мең кешедән унсигез кешене сайлап чыгаралар алга. «Бер, ике, өч!» диюгә, икенче таякны атып җибәрә дә, теге таяктагы бүрекне сугып төшерә.

— Бармагыз, бүрек минеке, — ди.

Шулай итеп, Аксак Тимер падиша була. Падиша була да:

— Барыгыз, — ди, бишәр-бишәр бүленеп китегез башка шәһәрләргә,— ди. Анда нинди хәбәрләр бар, шуны белеп килегез, — ди.

Китәләр. Фан дигән шәһәрдән падиша әрме белән чыгарга җыена юлбасарларны тотарга, чөнки кайчаннан бирле кәрван кергәне юк базарга маллар белән.

Хәзер малларны мең дәвәгә төяп, Аксак Тимер үзе кәрван башлыгы булып, юлга чыгалар. Ә шәһәрдән биш йөз солдат белән Фан падишасы чыга. Очрашалар болар.

— Каян киләсез?

— Фәлән шәһәрдән.

— Юлда ул-бу юкмы?

— Юк, бик тыныч килдек, ә сез кем буласыз соң? — ди Аксак Тимер.

Падиша әйтә:

— Әллә кайчаннан бирле кәрван үткәне юк, кәрван очрамасмы икән дип, сәйранга чыккан идек, — ди.

— Әй падишаһым, алайса үзеңә алсана малларымны, — ди Аксак Тимер.

Падиша:

— Кая, үзем карыйм әле малларыңны, — ди.

Патша иелеп, моның малын караган вакытта, Аксак Тимер аның башын кисеп төшерә дә таҗын алып та кия. Тегеләр аптырап кала.

Аксак Тимер Фан падишасы була да, боларга:

— Әйдәгез, шәһәргә кайтыйк, — ди.

Шәһәргә кайтып китәләр.

Шуннан соң болар Истамбулга юнәләләр, сугышырга. Истамбулда җиде кат ныгытма була. Капка бер генә. Шәһәргә җиде кат әйләнеп керергә кирәк. Монда өч ел сугышалар. Инде Истамбул халкын җиңә алмагач, шәһәрне камап алалар. Шәһәрне камагач, Аксак Тимер чишенә дә вич зәгъфран белән коена авыруга салына. Аннары илчесен җибәреп, Истамбул падишасын чакыртып китерә.

— Йа шаһым, — ди Истамбул падишаһына. - Бәхиллек бир, актык көннәрем, — ди.

Падиша күрешкән вакытта Аксак Тимер аның чәченнән тотып алып күтәреп бәрә дә, падиша бүреген киеп, шәһәргә килеп керәләр. Истамбулны алалар. Шулай итеп, килә-килә, Казанга килеп җитәләр. Аннары Дәвеш шәһәрендә кыз патшаны алалар. Дәвеш * хәзер авыл булып калган инде. Монда кем Аксак Тимерне яманлап сөйли, шуның капкасын кара белән буйыйлар. Кем мактап сөйли, аны ак белән язалар. Иртәгесен кара белән язылган капка хуҗаларын алып чыгып үтерәләр.

Шулай итеп, Аксак Тимер җитә Владимирга. Владимир князенең кызы йөгереп чыга да:

— Йә, Аксак Тимер, — ди, — монда сугышма инде, бер могҗиза күрсәт, — ди.

— Ничек күрсәтергә?

— Төш тә айгырыңны шәһәргә ат.

Аксак Тимер төшә дә, айгырын колагыннан тотып атып җибәрә. Айгыр Владимир шәһәре уртасындагы чиркәүнең кыңгыравын өзеп, шәһәрдән өч чакрым читкә төшеп тибә дә, әйләнеп, кире Аксак Тимер янына килеп төшә. Ат типкән җирдә күл барлыкка килә. Шуннан соң кире борылып кайтып җитә алмый Аксак Тимер — юлда вафат була. Ат тибеп чыгарган әлеге күлне Поганый күл дип йөртә, ди, Владимир халкы. Уникенче елларда гына күмделәр әле ул күлне.

БАРАЖ НӘСЕЛЕ

Аннан [Аксак Тимер], узып-йөреп, Хаҗи Тархан шәһәренә килде. Орышып-тукышып Хажи Тарханны һәм алды, бактырды. Анда биш-алты ел торды. Аннан соң янә Болгар шәһәренә килергә яракланды, күп-күп катаргылар белән Болгар шәһәрен алырга... менде. Кайсысы орышып ул сәфинәнең тыш ягыннан килделәр. Чирүенең санын-хисабын аллаһедән гайре кем исә белмәс иде... Ул дәвердә, ул заманда Болгар шәһәрендә ханнары Габдулла хан дигән иде. Габдулла ханга иреште: Аксак Тимер киләдер, дип. Шул заман Габдулла хан ләшкәр йыгдырды, агыр, чирү хәзер кылып каршы йөрде. Ахыр бер-берегә юлыгышып каты орыш кылдылар. Аксак Тимернең орышына түзмәделәр, сындылар... Үлгәне үлде, калганнар шәһәргә кереп бикләнделәр. Аксак Тимер килеп Шәһри Болгарны җиде ел кымсап торды. Тарих җиде йөз елда иде, зөлхижҗә аеның* егермесендә Шәһри Болгарны алдылар, хәрап кылдылар. Йөз дә егерме дүрт олуг бикләр бар иде, аларның тәмамысын кырдылар. Һәркайсысының кәмсалел-лүэлүэл-мәкнүн Тик хатыннарыны Аксак Тимер йәсир кылды. Ул бикләр эчендә дүрт бик олуглары бар иде, асыл шаһзадәләр иделәр. Берсе Икбали бик, берсе Кол Гали бик, янә берсе Хаши бик, янә бере Миркаши бик диерләр иде, тәмамыны һәлак кылдылар. Күп-күп халаек һәлак булдылар. Габдулла ханны һәм үтерде, әмма Габдулла ханның ике углы бар иде, берсе Алтын бик, икенчесенең аты Гыйлем бик дигән иде. Яудан, кыргыннан качып калган кешеләр Алтын бикне урман төбенә илтеп яшерделәр. Бере җиде яшендә, бере тугыз яшендә иделәр. Аларны яхшы асрар иделәр.

Аннан соң Аксак Тимер, Шәһри Болгарны вәйран кылып хәрап кылганнан соң, Бүләр шәһәренә килде. Чирүе белән Бүләр шәһәренең каршысына килеп, урын казып яттылар, орыш-тукыш кылмадылар. Ул вакытта Бүләр шәһәренең ханы Самат хан дигән иде. Халкы Бараж атлы иде. Бараж халкының әүвәл замандагы борынгы төп йорты ошбу Зәй * тамагында булыр иде. Алыплар заманы иде. Бер Бараж дигән аждаһа елан килде. Ул шәһәрнең халкына көч зыян кыла башлады. Чыгып аждаһа белән сугыштылар, җиңә алмадылар. Ахыры үзләре шәһәрен салып качтылар. Болгар шәһәре якынына барып Бүләр суының өстенә йорт салдылар. Ул шәһәрләрен һәм Бүләр дип атадылар. Ул сәбәптән халыкны Бараж халкы диеп иделәр. Ораннары Бараж иде. Анда Самат хан әйтте:

— Аһ, әй Бараж халкым, борын олуг бабаларыбыз Баражның зыяныннан качып, шәһәрләрен салып, ошбу җиргә килепләр, мәкам йорт тотыплар. Инде Бараждан көчлерәк Аксак Тимер килде, шәһәребез каршысына төште, ни кылырбыз? — диде.

Анда ул Бараж халкы әйттеләр:

— Әй ханым, ирек сезләрнеңдер, безләр һәр ни дисәк, ирегебез юктыр, — диделәр. — Әмма боерсагыз, Аксак Тимер ләшкәре белән һәм орышырбыз, үтерербез, йә үзебез үләрбез, — диделәр.

Анда Самат хан әйтте:

— Инде минем каршымда бер кешем бардыр, аннан сорыйм, ул ни боерыр, аның сүзеннән чыкмасмын, — диде. Ул вәли кешене алдырып сорадылар, тәкый әйттеләр:

— Әй безнең олугыбыз, инде безләр ошбу өстебезгә килгән Аксак Тимер белән орыш кылыйкмы?

Анда ул вәли әйтте:

— Хуш, карыйк, — дип. Бер манараның башына менде, тәкый Аксак Тимернең чирүенә бакты. Карады исә, күрде кем, Хозыр * галәйһессәлам Аксак Тимернең чирүендәдер. Ул манарадан төшеп, Самат ханның кашына килде, тәкый әйтте:

— Орышырга рөхсәт юктыр, Хәзрәт Хуҗа Хозыр галәйһиссәлам аның чирүендә бергәдер. Тәңре тәгаләнең тәкъдиренә муен сонмак кирәктер, капкаларны ачтыргыл, — диде ирсә, ул Самат ханның Бараж халкын йыглаштылар, тәкый әйттеләр:

— Ни кылмак кирәк, хак сөбханә вә тәгаләнең хөкеменә муен сонмак кирәк, — диеп, тәмам шәһәрнең капугларын ачтылар. Ирек салдылар, орышмадылар. Аннан соң хәзрәте Аксак Тимер чирүе белән шәһәргә иңделәр, халыкны кырдылар. Әмма анда Аксак Тимер кич булды исә, үзе шымчы булып, турысын орып, халаекларның эченә кереп, сынап йөрер иде.

— Әй халаеклар, егетләр, бу бөлеклек, бу кыргын безләргә кемнәнә булды? — диеп сорар иде.

Анда утырганнар әйтер булсалар:

— Безне Аксак Тимер бөлдерде, аның шомлыгыннан бөлдек, жуйалдык, — дигән кешеләрне иртәгесен тәмам ыруы белән, тамыры белән һәлак кылыр иде. Һәркем исә, гөнаһны үзеннән белеп, әйтер булса иде «бөлеклек үз шомлыгыбыздан» диеп, аны үтермәде, таламады, аны җибәрделәр. Әлкыйсса, кичләрдән бер кичә Аксак Тимер, үзе шымчы булып, Бараж халкының арасына инде. Тәкый әйтте:

— Әй Бараҗ халкы, бу бәла сезләргә кандин килде?

Анда алар әйттеләр:

— Кемнән идеген белмәдимесен? Әбур Аксак Тимер килде, бези кырды, бөлдерде, — диделәр. Анда ул кичәнең эчендә бер олы бикнең гакыллы тол калган хатыны бар иде, ул әйтте:

— Әй егетләр, бу бөлеклекләрне үз гөнаһыбызның шомлыгыннан беләйек. Ул Аксак Тимер ни кылыр иде? Тәңренең тәкъдиредер, — диде.

Ул хатынның ире Жәдәш дигән иде, ул хәзрәте Аксак Тимер килмәс борын үлгән иде. Ул Жәдәш бикнең ике углы бар иде, берсе Инсан вә берсе Ихсан дигән иде. Ул кичнең иртәгесен ул хатынны угланнары белә үз кашына алдырды. Болар ни эшкә алдырдыгын белмәен, безләрне үтерер, диеп йыглашып килделәр.

Аксак Тимер ул хатынга әйтте:

— Син, гөнаһыбызны үзебездән белербез, диепсең, һәр эш үзебезнең шомлыгыбыздин, диеп әйтерсең. Инде бу көннән соң сине тәмам углың-кызың, кардәшләрең белән йарлыкадым. Һәр канда сөйсәң, шул тарафка киткәйсез, — диде. Үзе һәм тәмам чирүгә яр салды:

— Бу кешегә тимәңнәр, малын таламаңнар, һич нәрсәсенә зыян китермәңнәр, — диде. — Үзенә бөлеклекне, гөнаһны үзеннән күрдеге өчен тәмам углы, кызы, кардәшләре белән ярлыкап җибәрдем.

Аннан соң ул ике бик, бере Инсан вә бере Ихсан икәүсе киңәш итеп, күчмәгә ният кылдылар. Инсан бик әйтте:

— Әй анам, мин ошбу олуг өйнең эч йәнигә, тау җиренә барырмын, анда мәкам йорт тотармын. Аның өчен кем, ул җир һәр җирдән берүктер, — диде.

Анасы һәм аның сүзен яратып кабул кылды. Әмма энесе Ихсан бик ул тарафка барырга өнәмәде.

— Иске бабаларым йортына барырмын, мәкам йорт тотармын, — диде.

Инсан бик әйтте:

— Мин ул җиргә бармамдыр, — диеп аерылды, тау тарафына китте. Анасы һәм аның белән китте. Анда барып Гөбенә * дигән суның буенда мәкам тотты.

БОЛГАРНЫҢ ХАРАП БУЛУЫ

Әлкыйсса, юллары Хаҗи Тарханга ограды. Анда һәм алты ай калдылар, кышладылар. Яз фасылында Шәһри Болгарга ирештеләр...

Әлкыйсса, безнең Болгар әһле фисык вә гыйсъян илә мәшһүр иделәр... аллаһә тәгаләгә гасый булдылар, аллаһе тәгалә шуның өчен Аксак Тимер хәзрәтне мөсәлләт кылды. Ул заманда Болгарда Бикчура хан иде. Мир Тимер хәзрәт Бикчура ханга илче җибәрде:

— Ни өчен җомга вә гает укымазсызлар *?

Бикчура голәмәләренә әйтте:

— Мир Тимергә ни җавап бирерсезләр?

Голәмәләре әйттеләр:

— Китаплар илә җавап бирербез, — диделәр...

Бәс, хәзрәт Аксак Тимер, Болгарның бу кавелләрен ишетеп, гаскәренә әмер әйләде:

— Укларыгызны вә тупларыгызны атыгыз! Биллаһильгалиелгазим, бу Болгар шәһәренең урынын начиз вә набуд итәрмен! — дип ант эчте. Өч көннең эчендә шәһәребезне набуд вә начиз иләде, гаскәренең хәдене аллаһе тәгаләдән гайре белмәс иде. Таш кальгаларыбызны, туп белән ваттырып, Вулгы төбенә салды. Бикчура ханның унике вәзире илән башларын кистерде, лүэлүэл мисал кызларны вә хатыннарны, кол итеп, гаскәрләренең рәисләренә бирде. Утыз алты голәмәне таганга астырды, калган халыкны бер җомганың эчендә читкә китмәгә әмер әйләде, «бу урында тормагыз» дип хөкем әйләде. Жанбакты карт ыруы илә чыкты - Жанбакты * авылы булды, вә янә безнең Мөслим бабабыз ыруы берлә Ташбилге елгасына төште — Ташбилге * авылы булды. Тәтеш карт, ыруы берлә, Ак идел ярына төште — Тәтеш * авылы булды; Мамадыш карт, ыруы берлә, Нократ иделенә * төште - Мамадыш * авылы булды. Бәгъзеләре Казан суының тамагында Яңа Казанга күчеп киттеләр, бәгъзеләре Уралның җәнүб шәркыйсына Сарайчыкка* күчтеләр, бәгъзеләре кыргыз халкына керделәр. Ля иля ниһая әтрафе галәмә таралдылар. Әлкыйсса, тарих

сигез йөз алтмыш тугызынчы елында *, маһе мөхәррәмдә җомга көн бәгъдә салатыл җомга, румия * аеның җәүзәнең * егерме җиденче көнендә Болгар начиз вә набуд булды, дөньяда исеме калды...

Ул заманда Болгарның өй хисабы унике мең дә егерме дүрт өй иде. Шул Болгарны харап әйләде, халкын әтрафе галәмә таратты, вә һәм Ак Идел яранда Кашан дидеге шәһәр бар иде, аны һәм шәһәрнең нигезен бетереп, шәһәр халкын әтрафе галәмә пәракәндә әйләде. Әлкыйсса, Мир Тимер хәзрәте Болгарны вә һәм Кашанны хәрап әйләгәч, газыйлык өчен Мәскәүгә китте.

БҮЛӘРНЕ ЯНДЫРУ

Биләр * элек Бүләр исемле булган. Бүләр шәһәренә дошманнар сугыш ачканнар, ләкин бик озак ала алмаганнар. Ул вакытта Бүләрнең әйләнә-тирәсе су булган. Дошманнар хәйләгә керешкәннәр: күгәрченнәр тотып алып, аларның аягына чүпрәк бәйләп, ут төртеп җибәргәннәр. Күгәрченнәр, Бүләрдәге күпсанлы салам түбәле өйләргә барып кунып, йортлар янып китүгә сәбәп булган. Шәһәрне саклаучылар янып торган шәһәрнең утын сүндерергә ташланганнар һәм хәндактән киткәннәр. Дошманнарга шул гына кирәк булган. Алар, сакчылары киткән хәндакне сугышсыз гына үтеп, Бүләрне җимереп, яндырып ташлаганнар.

ЯНМЫЙ ТОРГАН КЫЗ

Үзенең дошманы - Туктамышның артыннан килгәндә, Тамерлан Ока елгасының урта агымы буйларына килеп җитә һәм монда аның армиясен, бөтенләй тар-мар итеп, Иделгә кадәр куып китә.

Шөһрәтле Болгар шәһәрен Тамерлан утка тота һәм кешеләрен кылычтан үткәрә. Җиңүчеләр дәрәҗәгә дә, картлыкка яки яшьлеккә дә карамыйча, мондагы кешеләрне һич тә кызганмыйлар, бөтенесен дә диярлек юк итәләр, калган хатын-кызлар һәм балалар әсирлеккә алына.

Болгарларда ул вакытта патшалык иткән Габдулла хан, үзенең шәһәрне саклап кала алмавын аңлагач, семьясы һәм кайбер якыннары белән, шәһәрнең иң нык таш пулатларыннан исәпләнгән Хөкем палатасына * кереп бикләнә. Шәһәргә кергәч, җиңүчеләр бу бинаны бүрәнәләр һәм янучы матдәләр белән әйләндереп алалар да яндыралар. Габдулла хан һәм аның белән бергә бинага бикләнгәннәр, ханның кызыннан башкалары, барысы да һәлак булалар.

Болгарлар ханның бу кызын, үзенең акыллылыгы һәм яхшылыгы өчен, изге дип атаганнар, гадәттән тыш матурлыгы өчен аңа «хур кызы» дигән исем биргәннәр.

Тәңре бу гадел кызны газаплап үтерергә ирек бирмәгән.

Хөкем палатасы янганнан соң, җиңүчеләр аның эченә керсәләр, хан кызының болгарларда изге кеше дип йөртелгән Хисаметдин исемле мулланың ак киеме итәгендә янмыйча утырып калганлыгын күрәләр.

Үлгән ханның матур һәм акыллы бу кызын, аның кече энесе белән, Тамерлан үзенең пайтәхете булган Сәмәркандкә алып китә...

Канлы һәлакәттән Габдулла ханның бу кызы гына исән калмый: кызның ике туганы Галибик һәм Алтынбик тә исән калалар... Габдулла ханның якыннары аның бу улларын Кама елгасының аръягына урлап качалар, сугыш беткәнгә кадәр алар шунда, артык куркыныч булмаган җирдә, качып торырга тиеш булалар. Ләкин, сугышлар тынса да, бу ханзадәләргә үзләренең туган шәһәрләренә әйләнеп кайтырга туры килмәгән. Биредә аларның аталарының токымы бөтенләй өзелә.

Качып котылган патша уллары бу чорга кадәр инде яшәп килгән Казанга килеп урнашалар. Шулай ук Казанга тар-мар ителгән Болгардан һәм аның тирәләреннән шактый күп кешеләр күчеп киләләр.

КЫРЫК КЫЗ

Узган заманнарда Болгар шәһәрендә изге мөселман ханы хакимлек иткән. Ул ярлыларга, ятимнәргә һәм тол хатыннарга ярдәм күрсәткән, ислам дине тараткан, мәчетләр һәм мәдрәсәләр төзегән. Тирә-яктагы дошманнар аңа һөҗүм итәргә батырчылык кылмаганнар. Шулай итеп ул озак еллар хөкем сөргән.

Бервакыт Аксак Тимер дигән бер батыр, көтмәгәндә, аның шәһәренә һөҗүм иткән. Аксак Тимер Болгар шәһәрен туздырган, ханны һәм аның якыннарын үтергән, ә хатыннарын һәм кызларын әсир итеп үзенең вәзирләренә өләшкән. Хан сараенда яшәгән кырык кыз хан кызы җитәкчелегендә өсләренә сугыш киемнәре, аякларына тимер башмаклар киеп, җырлый-җырлый, Биләр шәһәренә юнәлгәннәр. Алар Биләрдә тора башлаганнар һәм көннәрен намаз өстендә үткәргәннәр. Әмма Аксак Тимер Биләргә дә килгән һәм шәһәрне туздырган. Кырык кыз изге сугышта һәлак булган. Аларны шунда күмгәннәр. Хәзерге вакытта «Кызлар зиараты» * дип аталган җир — бу батыр сугышчы кызлар күмелгән урын.

ИЗГЕ БАБАЛАР

Әүвәл заманда, борынгы яулар вакытында булган бу хәлләр.

Безнең бабаларыбыз болгарларны дошманнар Ташкирмәннән * куып чыгарганнар һәм артларыннан эзәрлекләп киләләр, ди. Бер дә юкка түгел инде, үтерергә, юк итәргә.

Менә куып тоталар, менә куып тоталар, дип торганда, Иделгә килеп җиткәннәр. Иделгә килеп җитү белән, чапаннарын су өстенә җәйгәннәр дә, күпердән чыккан шикелле генә Иделне кичеп чыкканнар. Эзәрлек-

ләүчеләр дә ярга килеп җитеп, Иделне киемнәрен җәеп кенә үтмәкче булганнар икән, барысы шунда батып үлгән, ди.

Минем әни сөйли торган иде моны. Безнең авылда бик матур бер урын бар. Тал-тирәкләр үсеп утыра анда. Әни шул урында Иделне кичеп чыккан изге бабаларның кабере булган дип сөйли иде. Әнигә моны әбисе әйткән булган.

МӘРҖӘН КАЛАСЫ ҺӘМ УНИКЕ КЫЗ ХИКӘЯТЕ

Яңа Үзи авылы янындагы кырда, урман эчендә Хуҗалар тавы дигән тау бар. Шул тауда борынгы заманнарда Мәрҗән исемле болгар шәһәре булган. Мәрҗән шәһәрендә Тырышмал Хуҗа хөкем сөргән.

Тырышмал Хуҗаның берсеннән-берсе сылу, берсеннән-берсе акыллы 12 кызы булган. Хуҗа аларны, яшьләре җиткәч, Бүләр шәһәренә Рабига остабикә мәдрәсәсенә укырга җибәргән. Алар арасында Мәрҗән иленең батыры Иштирәк баһадирның сөйгәне Нәркәс сылу да бар икән.

Рабига остабикә мәдрәсәсе Бүләрдәге Хуҗалар тавы * итәгендә бик зур чишмә буена урнашкан була. Рабига көн саен Шәһри Болгардан Бүләргә җир асты юлы буенча 66 шәкертен ияртеп укытырга килгән.

Бер вакыт Болгар илен яу баскан. Ул Бүләргә кадәр килеп җиткән һәм шәһәрне камап алган. Бүләрне якларга Кызылтаудан *, Кызлардан *, Нократтан * һ. б. шәһәрләрдән батырлар килгән. Иштирәк баһадир да үзенең иптәшләре белән дошманга каршы чыккан. Сугыш бик каты булган, бик күп батырлар башларын салганнар. Иштирәк баһадир белән өч батыр сугыша-сугыша Хуҗалар тавына менгәннәр. Батырлар тау башында туган илләре өчен тамчы каннары калганчы көрәшергә кан эчкәннәр һәм дошманнар өстенә ыргылып, тигезсез сугышта шәһит булганнар. Аларны тау башында җирләгәннәр. Тырышмал Хуҗаның кызлары, Бүләр өчен сугыш барганда, яу артыннан каргап торганнар, шуның белән баскынчыларның көчләрен какшатканнар. Моны күреп ачулары чыккан илбасарлар кызларны куа башлаганнар. Нәркәс сылу, мәдрәсәдә алган гыйлеме белән, куа килүчеләргә каршы ау корган. Үзе курка икән, бу ауга киекләр генә эләкмәсә ярар иде дип, һәм, җиргә ятып тыңлап, туганнарыннан сорый икән:

Корып куйдым ау ишкән, Шаулап килә, яу микән? дип.

Кызлар куркышып: «Яу, яу!!!» дигәннәр. Шуннан унике кыз Мәрҗәнгә таба йөгерек атларын куганнар. Ә яу алар артыннан калмаган, урман, алмагачлар эчендә утырган гүзәл Мәрҗәнгә хәтле җиткән һәм шәһәрне көл иткән.

Ә Тырышмал Хуҗаны, аның унике кызын тотып алып Хуҗалар тавы кырына китергәннәр. Монда алар дошман кушуы буенча, яланаяк килеш

көне-төне туфрак ташып, яңа бер тау өйгәннәр. Дошманнар, биек тау өелеп беткәч, Хуҗаны һәм аның кызларын шул тау башына тереләй җиргә күммәкче булганнар. Шулчак кызлар унике йолдыз булып күккә күтәрелгәннәр, ә Тырышмал Хуҗа таудан сикереп, елга суына әйләнеп, агып киткән. Халык хәзер дә шул елга башланган чишмәне изге санап, аңа адарына, ә кызлар өйгән тауны «Кыз тавы» дип атый.

ХАН КЫЗЫ АЛТЫНЧӘЧ

Без, җәйгә чыгу белән, иптәшләребез белән бергә җыелып, Агыйдел буена балык тотарга кармак салырга бара торган идек...

Без, анда барып, кармак салып арыганнан соң, балыкчы бабай янына барып, балык пешереп, чәй эчеп көнне үткәреп, кояш баер алдыннан гына кайта торган идек... Гадәтебез буенча бүген дә идел буена барып, бераз кармак салып утырганнан соң, кояш кызуына чыдый алмый, балыкчы карт янына... карт караманың астына җыелдык...

Безне астына алган карт карама Агыйделнең яр башына үскән, зур, калын ботаклары иделнең өстенә таба авышып торалар иде. Безгә каршы иделнең икенче ягында Акташ тавы идел буйлап сузылып ята, кояшның нурларын гакес итеп күзне камаштырып тора иде.

Безнең арабыздан берәү:

— Иделнең аргы ягына, каршыдагы Акташ тавының өстенә, әнә теге өелеп-өелеп киртләчләнеп, салынып төшәргә торган зур ташларның арасына менеп йөрергә кирәк иде...- диде.

Безнең балыкчы бабай, мөхаль бер нәрсәне ишеткән сыман бик кызык иттереп көлде дә:

— Чыгарсың анда, атаң башы! Бар әле, чыгып кара, үзеңне ботарлап ташласыннар, - диде.

Без балыкчы картның бу сүзенә гаҗәпсендек һәм бабайдан: «Ничек алай соң?» — дип, сөйләвен үтендек.

Бабай бер дә киреләнеп тормый сүз башлап:

— Менә бу Акташ тавының аръяк өсте тип-тигез; анда киң яланнар һәм борынгы мөселман ханнарыннан калган шәһәр урыннары бар... Алар шунда бик көчле булып гомер иткән вакытта аларның өстләренә икенче җирдән бик зур яу килгән.

— Бу шәһәрнең шул замандагы ханы, бу яуның башлыгына илче җибәреп, ни өчен килгәнлекләрен белергә кушкан...

— Менә бу Акташ тавы өстендә торган ханның Алтынчәч исемендә бик матур, бер бите ай, бер бите көн кеби бик сылу кызы булган икән. Теге яуның башлыгы ханның җибәргән илчесенә Алтынчәчне алырга килгәнлеген, яхшылык белән бирмәсә, сугышып булса да алырга теләгәнлеген әйтеп җибәргән.

Хан яу башының бу сүзен ишеткәч, кызы Алтынчәчкә хәбәр җибәреп, «барырмы икән?» дип сораткан: «Урал тавы аръягындагы Жаек буендагы фәлән хан сине сугышып алырга дип килгән, барасыңмы, юкмы?»- дигән.

Алтынчәч:

— Мин җәенке битле Жаек буе яубасарына бара алмыймын. Акташ тавы өстеннән Урал тавы аръягына барыр хәлем юк. Әткәм, дошманга каршы сугыш ачып булса да мине бирмәсен, әгәр дә мине көчләп бирәләр икән, икенче көн мине якты дөньяда күрмәсләр, — дип җавап кайтарган.

Хан, кызының бу сүзләрен ишеткәч, Алтынчәчне бирмәс өчен дошманга каршы сугышырга карар биргән. Һәм дә яу башына:

— Кызым сиңа үлсә дә барырга риза түгел, инде килгән юлыгыздан кире кайтып китәрсең, булмаса, миндә көч юк түгел, башкасын үзең бел, сугышырга хәзер тора безнең ил, - дип хәбәр җибәргән.

Яу башы ханның җавабын ишеткәч, бик ачуланып:

— Сугышып булса да Алтынчәчне алырмын, буш кул белән илемә кайтмамын, — дип, шунда ук гаскәренә атка менәргә кушкан.

Алтынчәчнең атасы да, үзенең гаскәрен җыеп, яуга каршы чыккан. Хан гаскәре. (бабай кулы белән ишарә кыйлып) әнә теге тауның өстеннән торып, әнә теге аркадан килгән яуга каршы ук белән атканнар. Ул замандагы бабайларның сугыша торган кораллары ук, сөңге кеби нәрсәләр генә булса да, аларның уклары, өч-дүрт чакрымга җитеп, каты агачларга барып кадала торган булган.

Хан гаскәре яу белән бик озак вакытлар сугышсалар да, яу бик күп булганга күрә, хан гаскәре җиңелеп, шәһәргә качып керә башлаганнар. Шәһәр эчендәге халыклар да кайда барырга белми аптырауда калганнар. Хан кызы Алтынчәч, әтисенең гаскәре җиңелгәнен күргәч, бик шәп кара юргага менеп, кулына ук һәм сөңге алып, үзенең янына Каракүз дигән иптәш кызын ияртеп, яуга каршы чыккан. Алтынчәч, бик нык сугышса да, уң кулы җәрәхәтләнү сәбәпле кире кайткан.

Хан, эшнең ахыры бик начар булачагын белеп, үзенең хәзинәсендә булган алтын-көмешләрен, җәүһәр-якутларын яшермәкче булып, — әнә; әнә күренә бит әле иң текә җирдә, мич кеби эчкә кереп, эңрәеп торган бер тишек сыман урын, — әнә шуның эченә җыйдырган, аның эче бик киң ялан, ди, анда күл дә бар, ди.

Хан үзе тагы да гаскәре белән яуга каршы чыгып сугыша башлаган. Шулай да һаман җиңелгән.

Алтынчәч дошман кулына төшмәс өчен, төнге ай яктысында, үзенең иптәше Каракүз дигән бер кызы белән качып, әнә шул ханның хәзинәсе яшерелгән тау тишегенә килеп кергән.

Яу, ханның гаскәрен җиңеп, ханның үзен тоткынга алып, үзләренең илләренә кайтып киткәннәр. Алтынчәч шунда кереп югалган... Шуннан соң Алтынчәчнең ничек булганы мәгълүм түгел. Тик җәй көнге матур төннәрдә Алтынчәчнең, тау тишегеннән чыгып, тауның киртләчләнеп торган урынына утырып Агыйделгә таба карап торганын, хәтта бәгъзе кешеләр аның бик моңланып җырлаганын күргәннәр. Ул бичара шунда, ай яктысы булган төннәрдә чыгып, үзенең аякларына төшеп торган озын

чәчләренә күмелеп, учына таянып, тугайга таба карап бик моңаеп таң атканчы утыра, ди. Шуннан соң тагы да артына карап, шунда кереп югала, ди.

Ул борын заманда бик еш күренгән, бу көннәрдә аны күргән кеше ишетелми. Тик безнең карт әти кич белән монда ялгыз кунган вакытта Алтынчәчне күргәнен, матурлыгына исе китеп карап торганын сөйли торган иде.

— Хәзинәләр шунда микән соң? — дидек.

Бабай:

— Менә минем әйтә торган сүзем дә шул. Менә инде озак вакытлар үткәч, шул хәзинәләргә җеннәр ияләшкәннәр. Аларны алырга барып, әллә никадәре кешеләр шунда һәлак булганнар. Анда кулына мылтык тоткан солдатлар каравыллап торалар икән. Алырга теләгән кешеләрне якын да җибәрмиләр икән...

АК БҮРЕ ЫРУЫ

Авылыбызда төрле кушаматлар йөри. Төрлесе төрле вакытта, төрле вакыйгаларга бәйле рәвештә барлыкка килгәннәр алар. Кешенең кем булуын шул кушаматларга карап та белеп була. Әйтик, «Төлке» кушаматлы кеше бар икән, димәк, ул хәйләкәр, уйлап эш итүчән. «Аю» кушаматлы адәмнең ни аңлатканын сиземләү кыен түгел. Димәк, пошынмый торган кеше бу. «Куян» кушаматлы адәм турында ни әйтергә мөмкин? Куркакларга шундый кушамат такканнар.

Авылыбызда «казныкылар», «бүренекеләр» дигән буыннан-буынга килә торган нәселләр бар.

«Бүренекеләр». Нәрсәне аңлата соң ул? Тарихы ерак болгар бабаларыбызның ак бүре ыругына барып тоташмыймы аның? Бу сорауларга да халык риваятьләре генә җавап бирә алырдыр.

...Кара урман, дерелдәп торган сазлыклар уртасында яшәгән бу халык. Дошманнардан саклану өчен бик кулай булган мондый урын. Ир-егетләр ауга йөргәннәр, балык тотканнар, торак җиткергәннәр. Хатын-кыз, бала-чага йорт-җир тирәсендә чыр-чу килгән, шунда ашамлык әзерләгән, кием-салым теккән, йорт-җиргә күз-колак булган.

Ә күз-колак булырга бик тә кирәк. Әнә күршедәге кабиләне ниндидер явыз адәмнәр килеп бөлдереп киткән, ничаклы кешесе кырылган. Елганың тамагындагы «бөркетләр» ыругына ниндидер җәнлекләр һөҗүм иткән, ди. Шуларны истә тоткан хәлдә, ыруг башлыгы Актимер ауга китәргә тиешле берничә ир-егетне авылда калдырды. Хатын-кызларның үткенрәкләренә дә ук-җәяләр калдырылды.

Аучылар китеп ике көн узганнан соң, авылда ыгы-зыгы купты. Энҗе исемле бер хатынның теле ачылып килүче яшь баласын бүре урлап киткән, ди.

Әлеге хатын инешкә кер чайкарга төшкән икән. Баласын үзеннән ерак булмаган агач ышыгына куйган. Керләрен чайкап бетергәндә генә, бала елаган тавышка сискәнеп киткән ул. Караса, сабый янында ак бүре. Хатынны күрүгә, ерткыч баланы эләктереп ала да, урманга кача...


Чыганаклар һәм искәрмәләр

(уку өчен монда басыгыз)

Чыганаклар

Әкиятнең тексты түбәндәге китаптан алынды:

[ТХИ-1977]
Томны төзүчеләр, искәрмәләрне хәзерләүчеләр Халидә Гатина, Хәмит Ярми (1977) Татар халык иҗаты, Беренче китап, Әкиятләр. Казан, Татарстан Китап Нәшрияты.

Әлеге китап — «Татар халык иҗаты» дигән унөч томлыкның беренче китабы. 12 том 1977—1988 елларында, 13 нче томы 1993-тә басыла. Түбәндәге Искәрмәләр һәм әкиятнең сюжетын Аарне-Томпсон кебек системалар буенча классификацияләүче «Әкият сюжетының типологик анализы» дигән бүлекләр дә шул китаптан алынды [Сәлимҗан].

Искәрмәләр

[ТХИ-1977] ачыкламасын уку

Бу китапка кертелгән әкият текстларының бер өлеше моңа хәтле төрле вакытларда, төрле җыентыкларда дөнья күргән булса да, төп өлеше әлегә кәдәр беркайда да басылмаган әсәрләрдән тора. Алар, нигездә, соңгы егерме ел дәвамында Урта Идел, Урал буйларына, Көнбатыш Себер өлкәләренә оештырылган фольклор экспедицияларе вакытында язып алынган әкиятләр. Берничә текст В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан Дәрләт университетының Фәнн китапханәсе каршындагы кулъязмалар бүлегеннән сайланды.

Мәгълүм булганча, фольклор әсәрләренең, шул исәптән әкиятләрнең дә, җанлы яшәешенә хас үзенчәлекләрнең берсе — аларның вариантлылыгы. Аерым әкиятләрнең дистәләгән вариантлары бар. Бу китаптагы «Камыр батыр», «Салам Торхан», «Аю, бабай, Төлке» һ. б. кайбер әкиятләр шуңа бер дәлил. Китапта андый текстларның һәммә вариантлары да түгел, ә сюжеты һәм әкиятченең сөйләү стиле, тел байлыгы ягыннан аеруча характерлы, үзенчәлекле булганнары гына бирелде. Текстлар бүлегендә вариантлар бирелмәгән очракларда теге яки бу әкиятнең моңа хәтле басылган яисә кулъязма хәлендә сакланучы вариантлары хакындагы мәгълүмат һәр әкият турындагы белешмә-аңлатма бүлегендә китерелде.

Белешмә-аңлатма бүлегендә шулай ук әкиятнең кайда һәм кайчан басылган булуы хакындагы мәгълүматлар бирелде.

Татар халык әкиятләрен башка халыкларның әкиятләре белән тарихи-чагыштырма планда, уртак яки охшаш сюжетларны ачыклау юнәлешендәге фәнни эзләнүләр әүвәл дә булган (К. Насыйри һәм В. Поляков, М. А. Васильев хезмәтләре). Шул традицияне дәвам итеп, бу китаптагы әкиятләрне башка халыкларның әкиятләре белән чагыштыру буенча шактый эш башкарылды. Нәтиҗәдә, татар әкиятләре белән охшаш сюжетлар, уртак мотивлар, геройлар тарихи-генетик яктан безгә кардәш булган төрки халыкларның әкиятләре хәзинәсендә генә түгел, тарихи-культура, күршелек мөнәсәбәтләре буларак, рус халык әкиятләре составында очравы да ачыкланды. Шуның белән бергә Кавказ халыкларының, фарсыларның әкият мирасында да татар әкиятләренә хас булган сюжетлар яшәвен күрсәткән мисаллар аз түгел. Әкиятләрне чагыштырма тикшерүнең нәтиҗәләре белешмә-аңлатмалар бүлегендә һәр текстка карата күрсәтеп барылды. Шуның өстенә татар әкиятләренең дөнья халыклары әкиятләре белән типологик якынлыгын гәүдәләндергән мәгълүматларны бергә туплау буенча да беренче адымнар ясалды. Ул мәгълүматлар искәрмәләрнең иң ахырында — әкият сюжетларының типологик анализ исемлегендә күрсәтелделәр.

Югарыда әйтеп үтелгәнчә, том өчен сайланган әкиятләр төрле өлкәләрдә, төбәкләрдә яшәүче һәм төрле диалектларда сөйләшүче татарлардан язып алынган.

Бу хәл, әлбәттә, әкиятләрнең тел, стиль үзенчәлекләрендә чагылыш тапкан. Әкиятче информаторларның теленә хас һәммә үзенчәлекләрне тулы хәлендә чагылдыру мөмкин булмады, билгеле. Алай да, һәрбер әкиятченең үзенә генә хас төп хикәяләү алымын мөмкин хәтле сакларга тырышылды. Иске җыентыклардан алынган текстлар хәзерге орфография нигезендә бирелде, аларның исемсез булганнарына, эчтәлегеннән чыгып, исем куелды.

Татарстан һәм күрше республика, өлкәләрнең район, авыл исемнәре әкият язылган вакыттагы административ бүленеш буенча күрсәтелде.

Томга урнаштырылган әкиятләр турындагы мәгълүматлар белешмә-аңлатмаларда рим цифрлары белән түбәндәге тәртиптә бирелделәр:

  1. Әкиятнең кайда, кайчан, кемнән, кем тарафыннан язылуы яисә нинди чыганактан алынуы.
  2. Әкият тексты басылган чыганаклар.
  3. Әкиятнең вариантлары.
  4. Башка халыклар әкиятләрендәге сюжетлар белән охшашлык, якынлыкны күрсәткән басма чыганаклар.

Белешмә-аңлатмалар бүлегендә файдаланылган чыганаклар исемлеге түбәндәге шартлы кыскартулар буенча бирелде.

Абага
Абага чәчәге. Татар халкының сатирик әкиятләре. Э. Касыймов. Казан, 1962.
Азерб.
Азербайджанские сказки. Н. Сеидов. Баку, 1960.
АС
Армянские сказки. А. И. Иоаннисиан. М., 1968.
Афанасьев
Народные русские сказки А. Н. Афанасьева. В трех томах. М. 1957.
Балинт
Kazani-tatar: Nyelvtanulmanyok Szövegek es forditas. Gvüjtotte es forditotta szentkatolanai Balint Gabor. Budapest, 1875.
БХИ, I
Башкорт халык иҗады. Әкияттәр. М. Минһаҗетдинов, Ә. Харисов. Беренсе китап. Өфө, 1976.
БХИ, II
Башкорт халык иҗады. Әкияттәр. М. Минһаҗетдинов, Ә. Харисов. Икенсе китап. Өфө, 1976.
БНС, 1973
Бурятские народные сказки. Волшебно-фантанстические. Е. В. Баранникова, С. Е. Бардаханова, В. Ш. Гунгаров. Улан-Удэ, 1973.
БНС, 1976
Бурятские народные сказки. Волшебно-фантанстические и о животных. Е. В. Баранникова, С. Е. Бардаханова, В. Ш. Гунгаров. Улан-Удэ, 1976.
Васильев
М. А. Васильев. Памятники татарской словесности. Сказки и легенды. Казань, 1924.
Витевский
Труды четвертого Археологического съезда в России. Том II. Сказки, загадки и песни нагайбаков Верхне-уральского уезда Оренбургской губернии. Казань, 1891, стр. 257—280.
Гульчечек
Гульчечек. Татарские народные сказки. Г. Баширов, Х. Ярми. М., 1952.
Иванов
М. Иванов. Татарская хрестоматия. Казань, 1841.
ИОАИЭ
Известия Общества археологии, истории и этнографии при Казанском университете. Казань, 1878—1929.
КДУ
Казан дәүләт университеты гыйльми китапханәсенең кулъязмалар бүлеге.
КНС, I
Казахские народные сказки. В трех томах. Том первый. Алма-Ата, 1971.
КНС, II
Казахские народные сказки. В трех томах. Том второй. Алма-Ата, 1971.
КНС, III
Казахские народные сказки. В трех томах. Том третий. Алма-Ата, 1971.
Катанов
Н. Ф. Катанов. Материалы к изучению казанско-татарского наречия. Часть первая. Образцы книжной и устной литературы казанских татар. Казань, 1898.
КС
Киргизские сказки. Дм. Брудный и К. Эшмамбетов. М., 1968.
Кукляшев
С. Кукляшев. Диване хикәят татар. Казан, 1889.
Кәлилә вә Димнә, 1889
Кәлилә вә Димнә. Икенче җилд. Казан, 1889.
Кәлилә вә Димнә, 1891
Кәлилә вә Димнә. Өченче җилд. Казан, 1891.
Мең дә бер кичә
Мең дә бер кичә. Казан, 1970.
Насыйров
К. Насыйров и П. А. Поляков. Сказки казанских татар и сопоставление их со сказками других народов. Казань, 1900.
Паасонен
Mischärtatarische Volksdichtung. Heikki Paasonen. Helsinki, 1953.
ПС
Персидские сказки. Н. Османов. М., 1959.
Радлов
В. В. Радлов. Образцы народной литературы тюркских племен. Часть IV. Наречия барабинцев, тарских, тобольских и тюменских татар. СПб, 1872.
Рәхим
Бикчәнтәй углы (Г. Рәхим). Халык әкиятләре. Казан, 1915.
СНД
Сказки народов Дагестана. Х. Халилов. М., 1965.
СНП
Сказки народов Памира. А. Л. Грюнберг и И. М. Стеблин-Каменский. М., 1976.
ТНС, 1957
Татарские народные сказки. Х. Ярмухаметов. М., 1957.
ТНС, 1964
Татарские народные сказки. Х. Ярмухаметов. М., 1964.
ТХИ, 1954
Татар халык иҗаты. Г. Бәширов, А. Шамов, Х. Ярми һәм Х. Госман. Казан, 1954.
ТХӘ, 1956
Татар халык әкиятләре. Г. Бәширов, Х. Ярми. Казан, 1956.
ТХӘ, 1958
Татар халык әкиятләре. Г. Бәширов, Х. Ярми. Казан, 1958.
Тукай
Г. Тукай. Әсәрләр. Дүрт томда. Казан, 1955, т. II.
ТС
Турецкие сказки. Р. Аганин, Л. Алькаева, М. Керимов. М., 1960.
УНС
Узбекские народные сказки. М. И. Афзалов. Ташкент, 1963.
ФФ
СССР Фәннәр академиясе Казан филиалы, Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты фольклор фонды.
Фәезханов
Г. Фәезханов. Хикәят вә мәкаләт. Казан, 1890, 1909.
ХИ, 1938
Халык иҗаты. Х. Ярми, А. Әхмәт. Казан, 1938.
ХИ, 1940
Халык иҗаты. Х. Ярми, А. Әхмәт. Казан, 1940.
ХӘ
Халык әкиятләре. Гомәр Разин (Г. Бәширов). Казан, 1940.
Яхин, 1900
Т. Яхин. Дәфгылькәсәл мин әссаби вә сабият. Казан, 1900.
Яхин, 1902
Т. Яхин. Саби вә сабияләр өчен мәргуб булган хикәяләр вә мәкальләр һәм олугларны тәнбиһ өчен гаҗаиб булган гыйбрәтләр. Казан, 1902.
[ТХИ-1977, 382-385 б.]

    #lang pollen

    Шушы хәсрәттән Энҗе исемле ул хатын сулыгып кала, көннәр-төн-нәр буе ул баласын эзли. Әмма сабый табылмый. Аудан кайткан ире дә, дус-туганнары да баланы эзләп шактый вакыт уздыра. Әмма файдасыз.

    Көннәр, айлар, еллар үтә. Энҗе дә, аның батыр ире Бөркет тә югалган улларын оныта алмый. Төшләренә кереп йөдәтә ул аларның.

    Табылыр, ахрысы, безнең улыбыз, — ди беркөнне Бөркет үзенең сөеклесенә. — Бер төш күрдем. Имеш, безнең өйгә югалган ак күгәрче-небез очып кайткан. Ә без аны танымыйбыз, имеш... Ул кара төстә икән.

    Табыла гына күрсен, табыла гына...

    Күп еллар узды шул инде. Ул хәзер безне танымас та, шәт...

    Бөркет үзенең дуслары белән янә ауга җыена башлады. Сунарчылар бу юлы кара урманны чыгып, чәнечкеле агачлар — ылыслы якта йөреп карарга булдылар. Юл ерак һәм куркыныч. Бу төбәкләрдә аларның бөтенләй йөргәннәре юк. Шуңа да күп итеп ук-җәя, азык-төлек алдылар, хәнҗәрләрен яхшылап үткерләделәр.

    ...Бер көн, ике көн, өч көн бардылар алар. Менә яңа яуган кар өстендә җәнлек-киек эзләре күренгәли башлады. Сунарчылар шул эзләр буйлап киттеләр.

    Чү, тукта, — диде аучының берсе. - Монда ниндидер ят эз дә бар. Бүренекенә дә, аюныкына да, кабанныкына да охшамаган. Кешенекенә тартым бу эзләр...

    Барысы да сәерсенеп шул эзне карады. Әлеге сәер, бернинди җәнлекнекенә охшамаган эз аларны тагын да куерак урман эченә алып кер-де. Сунарчылар әлеге җәнлекне төрлесе төрле яклап камарга булдылар һәм төрлесе төрле яклап сәер эзне кысрыклый башладылар.

    Сунарчы Бөркет тә шул эз буйлап урман эченә таба атлады. Ул һәр тавышны шөбһәләнеп, һәр кыштырдауны сагаеп тыңлады.

    Шулчак аның каршыннан ике ак бүре йөгереп узды. Аннан өченчесе... Бөркет, атарга дип, җәясен тартты. Каршысында кешегә охшаган бер җанвар пәйда булды. Киерелгән җәяне бушатырлык түгел иде. Ук сызгырып теге сәер җанвар ягына очты. Шул мизгелдә бөтен урманга ачы аваз таралды: «Әни...» Сунарчы Бөркетнең күз аллары караңгыла-нып киткәндәй булды. Ул бер мәлгә каушап калды. Әмма куркаклардан түгел иде ул. Тиз генә үз-үзен кулга алды да табышы янына чапты.

    Яңа яуган кар өстендә канга манчылып, бүрегә дә, кешегә дә охша-маган бер җан иясе ята. Тавышка башка сунарчылар да йөгереп килеп җитә. Әмма ни файда. Сәер җанвар инде үлгән. Сунарчы Бөркет аны кат-кат әйләндереп карый.

    Шулчак аның игътибары әлеге җан иясенең маңгаендагы миңенә юнәлә.

    Бу минем югалган улым ич, — ди ул, нишләргә белмичә. — Минем улым... Үз кулларым белән үзем үтердем. Газиз баламны. Явыз җанвар диеп үтердем...

    Тау хәтле әлеге кайгыны күтәреп үз кабиләсенә юнәлә аучы Бөркет. Бүреләр арасында көн күргән баланы авыл халкы зурлап җирли. Энҗе белән Бөркетне, аларның югалган һәм менә инде шушы хәлендә табыл-ган улларын кызганып бөтен авыл җылый. Әмма елаудан ни файда соң? Халыкның әлеге елавы басылырга өлгерми, авыл читендә төннәрен бүре улаганы ишетелә башлый. Ул улау җылауга да, ялваруга да охша-ган, ди, имеш. Шушы вакыйгалардан соң халык сунарчы Бөркет нәсе-лен «бүренекеләр» дип йөртә башлаган, ди.

    КАЗНЫКЫЛАР

    Бәрән каласының * бер аучысы чираттагы сәфәре вакытында аягы имгәнгән кыр казына тап була. Кызганган ул аны. Аягын бәйләгән дә өенә алып кайтып киткән. Аучының хатыны исә мул табыш көтеп яткан, ди. Имгәнгән кыр казы белән кайтканын күргәч, бик нык ачуланган, ди, картын.

    Гомерең буе кош-корт, мал-туар кызгандың инде, — дигән ул. — Сиңа аучы булып түгел, табиб кына булып туасы калган...

    Әмма аучы үзенең изге ниятеннән кире кайтмаган. Төрле дару үлән-нәре белән кыр казының аягын дәвалаган. Каз күзгә күренеп савыккан, йөри башлаган, каңгылдап куйгалаган. Тик аучы гына аның ни әйткәнең аңламаган. Алар бер-берләренә шундый ияләшкәннәр ки, аучы кая да булса китсә, кыр казы боегып калган, ашамас булган. Хәтта ауга да аның белән бергә йөргән ул.

    Җир өстеннән зыкы салкыннарны әкренләп язгы җылы җилләр ку-алый башлаган. Шул җилләр бишегенә утырып Бәрән каласы өстеннән каңгылдашып кыр казлары очып узган. Теге имгәнгән каз да түзмәгән, туганнарына ияргән. Аучы бу хәлне бик авыр кичергән, ди, имеш. Ял-гызы гына калган чагында ул болай дип моңланган:

    Кыр казлары очты, күрдегезме Һаваларга менгән киткәнен. Кыр казы Иделләр читендә шул, Ялгыз башым миңа читен лә...

    Аучының бу йөрәк өзгеч җырын җилләр бөтен урман-кырларга та-раткан. Теге кыр казына да барып ирешкән, имеш, бу моңлы көй. Шун-нан ул бөтен туган-тумачаларын иярткән дә игелекле аучының ишегал-дына очып килеп төшкән. Бөтен кала халкы бу хәлгә таң калган, көнче-ләнүчеләр дә табылган.

    — Игелеккә игелек булып кайткан байлыктан сезгә дә өлеш бар, — дип, аучы кыр казларын парлап кала халкына тараткан. Шулай итеп, Бәрән каласы казлы булган. Бәрәкәтле туфракка эләгеп, бик күп үрчем биргән бу кыр казлары. Тора-бара каз мамыгы, каз ите белән базар-ларда сәүдә итә башлаган халык, байлыгы ишәйгән, тормышы түгәрәк-ләнгән.

    Шушы игелекне истә тотып, Бәрән халкы иң әүвәл өй почмакларына, аннан байракларына каз тәпие ясап куя башлаган. Казлар исә элеккечә күп булып үрчегәннәр, мул итеп байлык китергәннәр. Сөйләүләренә караганда, Римны гына түгел, хәтта Бәрән каласын да кайчандыр дош-маннан саклап калганнар * алар. Шуңа да халык бу төр кошларны изге, игелекле дип санап йөргән. Карт-коры һавада очып барган кыр казлары кәрванын күрсә, тиз генә бер уч салам яки печән алган да, өендәге кош оясына кертеп салган. Янәсе, һавадагы әнә шул кыр казлары кебек ишле чыксын каз бәбкәләре...

    Аучы йортына очып килеп кергән кыр казыннан соң Бәрән халкы башка мал-туар асрауга кызыга башлаган. Шулай итеп, абзарларга сыер, сарык, кәҗә килеп кергән.

    Бәрән каласы үскән, ныгыган, ишәйгән, даны Суар, Болгар, Биләр кебек мәшһүр шәһәрләргә барып ирешкән. Имеш, кош-корт асрау ше-гыле аларга да шушы кала халкыннан күчкән, ди. Ага-Базарда * Бәрән каласының товары югары бәядә, дәрәҗәле йөргән.

    — Бүген казныкылар сәүдә итә, әйдә, барып алыйк нәселгә бер пар каз, берәр тана. Аларның кулы җиңел була, — дип сөйләшкәннәр, ди, Болгар, кешеләре.

    УТСЫЗ КАЙНЫЙ ТОРГАН КАЗАН

    Аксак Тимер хан Бүләрне алма келәгән. Шуның белән Бүләр өчен бик озак сугышып йөргән. Нихәтле сугышса да, ул аны ала алмаган. Шуннан соң ул, хәерче киеменә киенеп, Бүләргә бер карчыкка фатирга кергән. Кыз-хатын күп сөйләүчән була бит. Теге хатын Аксак Тимер ханның кем икәнен белмичә әйткән:

    — Менә, — дигән, — Аксак Тимер хан безнең шәһәрне алма кели, ул аны күгәрчен аягына ут төртеп җибәрсә генә алыр, — дигән.

    Аксак Тимергә шул гына кирәк — моны ишеткәч, бик кинәнгән. Ул карчыкка бөтен әйберләрен алып Бүләрдән китәргә кушкан һәм әйткән:

    — Кай төштә, астына ут якмыйча, казан астында ут янып китә, шунда туктап урнашып кал,— дигән.

    Карчык, шулай итеп, бер казан һәм бөтен әйберләрен алып, Бүләр-дән чыгып киткән. Бер җиргә барып, казанны куйган, казан астына ут якмыйча ут янып киткән. Карчык шул урында утырып калган. Аның янына башка кешеләр дә килеп утырган, шуның белән Казан шәһәре «Казан» исеме белән аталган.

    ТУЙБИКӘ КАЗАНЫ

    Шәһри Болгарда халык бик мул яшәгән, алга киткән булган. Бер-көн Хантимер исемле монгол ханы килеп, Болгарны туздырган, яндыр-ган. Халык башта бик каты сугышкан. Шул сугышта Хантимернең сул тезенә ук кадалган, хан аксап калган. Шуннан аны Аксак Тимер дип

    атый башлаганнар. Аксак Тимер Шәһри Болгарны бөтенләй туздырып ташлаган. Яшәргә рәт калмагач, бер кабиләнең анасы Туйбикә карчык унбишләп кешене иярткән дә җил көймәсе белән Идел буйлап китеп бар-ган. Туйбикә карчык үзеннән казанын калдырмаган: казан аш-су, мул-лык билгесе бит инде. Казан алты потлы булган, казанның чылбыры да нәкъ алты пот икән.

    Җилкәнле көймәдә йөзә торгач, юлчылар яр буена төшкәннәр. Урынны охшатып, шунда туктап, яшәп калганнар. Яшәгән урыннарында җир астына әлеге казанны күмеп калдырганнар: безгә аш-су, бәхет теләп торсын, дигәннәр.

    Шушы урында Казан шәһәрен сала башлаганнар, ди. Чылбырлы казан хәзер дә шәһәр төбендә ята, ди, тик аны табучы гына юк, ди.

    ЖИГУЛИ КАЗАК

    Борын заманнарында Идел буйларында Җигули казак дигән юлба-сар була. Аның кешеләре Болгарны талап, тәмам бөлдереп бетерәләр. Болгар шәһәре халкы бу юлбасардан туеп, яңа шәһәр урыны эзлиләр һәм хәзерге Казан урынын яхшы дип табалар. Ул урын елан оясы була. Шуннан кыш көне саламнар ташып, язын еланнарны ут төртеп янды-ралар, һәм кала урыны чистарып кала.

    КАЗАН КАЙДА КОРЫЛГАН?

    Элек-электән Болгар дәүләтенә төрле яулар һөҗүм итеп торганнар. Зур көрәшләр, сугышлар булган. Бу сугышларның күбесендә болгарлар җиңеп чыкканнар. Әмма көннәрдән бер көнне бик зур яу килеп, Болгар шәһәрен яндырган. Исән калган кешеләр Идел буйлап өскә таба менеп китәләр, яңа урын эзләп. Идел буйлап бик югары менәләр дә, сөйлә-шәләр: «Әйдә, суга йомычка салабыз. Йомычка кайда әйләнә, бөте-релә, — шунда утырабыз», — диләр. Йомычка хәзерге Казан тирәсендә бөтерелә, һәм, шунда кала корып, яши башлыйлар.

    КАЗАН КАЙНАГАН УРЫН

    Бер заманны хан кала корырга булган. «Кайда кала корыйк?»- дип кешеләре белән киңәшкән.

    Берсе әйткән:

    — Арбага казан куйыйк, казанга су салыйк, астына ут ягыйк, ат-ларны чаптырып куыйк. Казан кайда кайнап чыкса, шунда кала корыр-быз, — дигән.

    Шулай иткәннәр. Казан хәзерге Казан шәһәре урнында кайнап чыккан. Шуннан кала корганнар, ди.

    УГЫМ КАЯ ТӨШСӘ, КАЛАНЫ ШУНДА САЛАМ

    Мәми-Чаллы * авылы янында Кала тавы бар. Ханнар шул тауда кала корганнар һәм шул тау башыннан ук ата торган булганнар. Бер хан ук атып әйткән: «Угым кая төшсә, каланы шунда күчереп са-лам», — дип.

    Аның угы Казанның хәзерге хан мәчете тирәсенә төшкән. Укны шуннан барып табалар. Шуннан соң ук төшкән урынга эт күмәләр. Хан каланы шунда салырга куша. Каланы корып бетергәч хан:

    — Нигезгә нәрсә күмдегез? — ди.

    — Эт күмдек, — диләр аңа.

    — Кала этләргә кала икән алайса, — ди хан.

    Бер заманны ханнар белән урыслар арасында тартыш була. Урыс-лар каланы ала алмый гаҗиз булалар. Шуннан урыслар бер мөселманга әйтәләр:

    — Без сине алтынга күмәбез, каланы ничек алырга өйрәт, — диләр.

    — Бу кеше, акчага кызыгып, болай ди:

    — Безнең мөселман намаз бозмый, сез иртәнге намаз вакытында килегез, алырсыз, — ди.

    Шуннан урыслар, иртәнге намаз вакытында килеп, каланы алалар, мөселманнар намаз бозмыйлар. Хан тәрәзәдән кыйблага таба кош булып очып чыгып китә һәм Кабан күленә төшеп югала.

    ИСКЕ КАЗАН КАЛАСЫНЫҢ КОРЫЛУЫ

    Аксак Тимер Болгар шәһәрен харап итеп, аның халкын аскан, кис-кән, үтергән чакта, Болгар иленең ханы Габдулла ханны да үтергән икән.

    Габдулла хан Аксак Тимер тарафыннан үтерелгәч, аның ике сабый баласы — шаһзадәләр — һәм хатыны ханбикә калган. Болгар шәһәре-нең олылары, ханның нәселе киселмәсен өчен, ханбикә вә шаһзадәләрне ничек тә Аксак Тимер золымыннан саклап алып калырга тырышканнар.

    Шуның өчен Болгар шәһәренең олылары, гәрчә үзләре Аксак Тимер тарафыннан үтерелеп бетереләчәк булсалар да, зур тырышлык белән, бик тиз арада ханбикә вә ханзадәләрне Болгар шәһәреннән чыгарып, Бүләр шәһәренә озатканнар.

    Аксак Тимер үзенең сансыз күп явы белән Болгар шәһәрен ватып, җимереп, соңыннан яндырып, үзен җир белән тигез иткән. Шәһәрдәге кешеләр Аксактан ялынып ни чаклы гафу үтенсәләр дә, ул бер кешегә дә әман бирмәгән... Аксакның кулы белән Болгар шәһәре вә аның әй-ләнәсендәге авыл һәм башка шәһәрләр яндырылып, кешеләре — хатыны, кызы, бала-чагалары белән бөтенесе дә суелганнар. Бу кешеләрнең үлгән гәүдәләрен бергә җыйдырып, Аксак шул үлгән кеше гәүдәләре

    өстенә карап: «Мин сезне дин тотмаган өчен шулай иттем, сездән туган балалар да динсез булыр дип, аларның да башларын кистереп, сезнең гәүдәләрегез арасына ташлаттым», — дигән. Шул вакытта бу үлгән кеше гәүдәләре яннарына агачлар, саламнар өйдереп, ут төртеп яндырган.

    Аксак Тимер Болгар йортында кеше каны эчеп озак вакытлар бәй-рәм иткән. Ул шул ук чакта Болгар белән бергә Суар, Кызлар, Юкәтау * һәм башка болгар шәһәрләрен дә яндырып, кешеләрен үтереп йөргән. Моннан соң Аксак Тимер ул заманның иң күп халыклы, атаклы һәм дәү-ләтле шәһәрләреннән булган Бүләр шәһәренә үзенең чирүе белән яу булган.

    Аксак Тимернең кызык кына бер гадәте бар икән: әгәр дә үтерелергә мәхкүм кешеләр үтерелер алдыннан Аксак Тимер тарафыннан «ни өчен үтереләсез?» дип сораганда, «үз гөнаһ шомлыгыбыз сәбәбе белән үте-реләбез, безнең башыбызга гөнаһыбыз җитте, Битимер хәзрәтне хода безгә гыйбрәт өчен җибәрде, ул туры юлны күрсәтүче» дигән сүзләрне сөйләсә, ул кешене үтерми, гафу итеп, күп акча, бүләкләр биреп җибәрә икән.

    Аксакның менә бу гадәтен, Болгар вә башка шәһәрләр харап ител-гәндә, халык аңламаган икән. Шуның өчен алар Аксак ерткычка кан хәмере булганнар. Әмма Бүләр шәһәренең халыклары Аксакның бу хол-кын төшенгәннәр икән. Шуның өчен Бүләр шәһәрендәге асыл затлар, ханны үтергәч Болгардан качып килгән ханбикә вә аның балалары - ханзадәләрне сәламәт саклап калу өчен бер чара күрергә булганнар. Алар бу турыда үзара уйлашканның соңында, Аксак Тимернең югарыда сөйләгән холкыннан файдаланырга уйлаганнар. Бу турыда ханбикәгә дә белдергәннәр. Ханбикә бик гайрәтле, батыр, сүзгә оста, мәһабәт вә гүзәл хатын булган. Шуның өчен аңа бик күп вакытларда гади кешеләр генә түгел, ул чакның аксөяк вә асыл затлары да киңәшеп эш итәләр икән. Аның биргән киңәшләре, сөйләгән сүзләре, әйткән ишарәләре — барысы да дөрес чыга икән. Үзен һәм балаларын саклап калу турында ханбикә бер дә аптырамаган: бар авырлык вә читенлекләрен үз өстенә алган да эшкә керешкән. Ул Аксак Тимернең Бүләр шәһәренең тирә-юнендә булган бөтен авыл вә шәһәрләрне яндырып, кешеләрен үтереп, Бүләргә якынайганын көтеп торган. Аксак Тимернең Бүләр өстенә яу бу-луы, халык өчен үләт чиреннән яман бер куркыныч булган.

    Ханбикә бер дә аптырамый, каушамый гына үзенең Алтынбик һәм Галимбик исемле ике улын алып, Аксак Тимергә каршы чыккан. Хан-бикә, Аксак Тимернең янына барып, оста сүзләр белән йомшак иттереп, үзенең үтенечен сөйләгән. Ул болай дигән: «Падишаһларның падишаһы, олы ханым-солтаным хәзрәти Битимер! Менә мин ике улым — ханза-дәләрне алып, синең хозурыңа мәрхәмәтеңне өмет итеп килдем. Мин гө-наһлы Габдулла ханның хатыны, бу балалар аның ике улы. Мәрхәмәт итеп, бу ике балага аталарының рухына коръән укырлык бер җирдә ур-нашып, үзебезнең Болгар йортында безгә торырга рөхсәт итсәгез иде. Сез күп яшәгез, бөтен җиһанның дәүләте, көч вә кодрәте сезгә булсын.

    Сез безнең йортыбыздагы гасыйларны бетерер өчен тәңре тарафыннан җибәрелгән бер күндерүче, без барыбыз да сезнең гөнаһлы бәндәләрегез, үтенеч бездән, әман сездән».

    Ханбикәнең бу сүзләре Аксак Тимернең хушына килгән. Ул ханбикә вә аның балаларына әман биреп, аларга Болгар йортының теләгән урын-нарына кала корып торырга рөхсәт иткән. Ханбикәнең үтенүе буенча, башка берничә аксөяк вә асыл затларны да гафу итеп, ханбикә белән бергә кала корып яшәргә рөхсәт иткән.

    Болар, барысы бергә җыелып, Бүләр шәһәреннән төньякка таба китеп, бер кечкенә инеш буенда кала корып яши башлаганнар. Менә болар корган кала — Иске Казан * каласы булган икән.

    Бу калада ханбикәнең зур улы Алтынбик беренче хан булган. Ал-тынбик Иске Казан каласында мәсҗедләр, мәдрәсәләр эшләткән, зур-зур бакчалар ясаткан, читтән бик күп укымышлы кешеләр чакырткан, балалар укытыр өчен мәктәпләр салдырган. Укымышлы кешеләргә хә-зинәдән айлыклар бирдергән. Алтынбик Иске Казан каласында ил-ле елдан артык ханлык итеп, йөзгә якын яшәп вафат иткән.

    Алтынбик атасы ханлык иткән атаклы Болгар шәһәренең җимерелүе өчен бик кайгыра икән. Ул Болгар дәүләте атасы чагындагы шикелле зур бер дәүләт булуы өчен дә тырышкан. Әмма халкы үтерелеп беткәнгә күрә, яңадан аякка бастыра алмаган.

    Шулай да Алтынбик Болгар шәһәрендә янмый калган Хәлиф Җәмигы шәрифне* һәм олы мәдрәсәне төзәттереп, имам, мөдәррисләр чакырып, яңадан тергезгән.

    Менә шушы Алтынбик — Иске Казан каласының беренче ханы һәм Иске Казан каласын коручы кеше икән.

    Алтынбиктән соң Иске Казан каласына кардәше Галимбик хан бул-ган. Бу кеше утыз елдан артык ханлык иткән, күп яхшы эшләр эшләгән, йөзгә якын яшәп * Болгарга, атасына зиярәткә барган чагында вафат булган.

    Болгар ханы Габдулланың балалары Иске Казан шәһәрендә бар-лыгы йөз дә дүрт ел гомер сөргәннәр*. Соңыннан Иске Казан кала-сының урыныннан күчеп, Казан суының тамагында яңа кала корганнар. Бу кала инде Яңа Казан каласы урыны була. Бу Яңа Казан каласында йөз илле сигез ел ханлык иткәннәр *.

    ШӘҺӘР НИГӘ КАЗАН ДИП АТАЛГАН

    Казан бикләреннән берәүнең бер хезмәтчесе булган. Ул су алыр өчен бакыр казан* белән елгага килгән. Елганың кырые текә ярлы, су алыр өчен уңайсыз икән. Ул, шундый уңайсыз җирдән су алам дип азап-ланганда, кулындагы бакыр казанын су төбенә төшереп җибәргән.

    Менә шуннан соң бу елга Казан дип аталган икән. Казан елгасы буена корылган шәһәр дә, шул ук исем белән — Казан дип аталган*.

    СИХЕРЧЕ КЫЗ

    Иске Казан бик текә тауда урнашкан булган, шуңа күрә Казанка елгасына төшү бик авыр икән. Ниндидер патша заманында бер кыз, Казанкадан су алып менгәндә, арып, тауның уртасында туктаган да шә-һәргә начар урын сайлаган өчен патша галиҗанәбләренә ачу белдергән. Шушы вакытта гади кеше киеменнән йөрергә чыккан патша бу гүзәлнең зарын ишеткән дә, чыннан да шәһәрнең урыны, бигрәк тә суга йөрү өчен, җайсыз икәнен әйткән. «Әйбәт урын кайда бар соң?»— дип тә сора-ган. Шуннан кыз Казанның хәзерге урынын әйткән.

    — Син күрсәткән урын чыннан да шәп, — дигән патша, — әмма анда куркыныч еланнар оялаган.

    — Алар, әфәндем, шәһәр төзүгә комачаулый алмый. Мин сихри көчкә ия. Әгәр әмер бирсәң, аларны кырып бетерә алам. Ә син урманны кисәргә һәм шәһәр корырга куш.

    Патша кызның киңәшен тыңлаган һәм аңа еланнарны бетерергә кушкан. Кыз хәзерге Казан урынына барып, берничә урынга чокыр ка-зыткан, салам, чыбык-чабык әзерләткән. Бөтенесе әзер булгач, ул берни-чә сихерле сүз әйткән. Еланнар ояларыннан чыгып, аңа таба шуыша башлаганнар. Кыз аларның бөтенесен өяргә һәм чокырларга салырга кушкан да, саламны яндырып җибәргән. Шулай итеп, барлык еланнар кырылып беткән *. Тик берсе, унике башлы очар елан, коточкыч тавыш чыгарып, һавага күтәрелгән. Әмма ул да ут көйдергән булганга, Казан-нан унике чакрым җирдәге бер авыл янына егылып төшкән.

    ЯҢА КАЗАН

    Кайсыдыр бер Кырым ханының яшь килене, беренче кат Казанкага суга барганда, чиләкләре белән тауда егылган. Кайнатасына ачуы чы-гып, әйткән: «Тапкан инде кайда шәһәр төзергә!»— дигән. Бу сүзләрне ханга тапшырганнар.

    Шәһәрне кайда төзү уңайрак булыр соң? — дип, хан аңа сорау биргән.

    Килене ике балыкчыны кармаклары белән Идел агымы буйлап балык тотарга җибәрергә, алтын балык кайда эләксә, шәһәрне шунда төзергә киңәш иткән.

    Балыкчылар хан әмере буенча Казанкага балык тотарга киткәннәр. Хәзерге Казан урнашкан урынга килеп җиткәннәр. Хәзер Сөембикә манарасы торган урын каршысында чыннан да алтын балык тотканнар. Хәзерге Казанның урыны бер өлеше таулы, икенче өлеше баткак булган-га, хан янә килененнән яңа Казанны кайда төзергә икәнлеген сораган. Килене болай дип җавап биргән:

    Шәһәрне алтын балык эләккән җирнең каршысында, тауда, җир-гә күмелгән су тулы казан утсыз кайнап торган җирдә төзергә кирәк.

    Бу урында еланнар мыжлап торганга, шәһәр кору өчен җайсыз бул-ган. Ханның килене тагын акыллы киңәш биргән. Аның киңәшен тыңлап, кышын еланнар өннәрендә чагында, бик күп салам ташыганнар, ә язын,

    еланнар саламга чыккач, ут төрткәннәр. Алар шунда кырылып беткән. Еланнарның берсе саламны яндырган бер атлыны (ул баһадир Иске Казаннан булган) илле чакрым куып барган. Артыннан җитеп, хәзерге Чүриле* дигән авыл янындагы чокыр буенда аны алты кисәккә өзгәләп ташлаган. Шуңа күрә бу чокырны татарлар хәзер дә Алты Кутар (рус-ларда — Кутарка) дип йөртәләр. Алты өлеш дигән сүз бу.

    МИНЕМ ШӘҺӘРЕМ ЭТЛӘРГӘ ЭЛӘГЕР

    Казанканың текә ярында урнашкан иске Казанда ханның килене булган. Бер көнне ул Казанкага суга барган. Тулы чиләкләре белән тауга күтәрелгәндә, егылган да суын түккән. Ул шунда ачуланып әйт-кән: «Тапканнар шәһәр төзергә урынын». Бу турыда ханга җиткергәннәр. Хан киленен чакырып сораган: «Шәһәрне кая төзергә соң? Әйт миңа!» Моңа килене җавап биргән: «Балыкчыларны ятмә белән Казанка буйлап җибәр. Шәһәрне алтын балык эләккән җирдә төзергә кирәк».

    Хан балыкчыларны җибәргән. Алар бик озак бара торгач, ниһаять, бер алтын балык тотканнар. Ханга бу турыда әйткәннәр. Хан урынны карарга киткән. Хәзер Казан урнашкан урын элек начар булган, чокыр-лар, баткаклыклар. Өйгә кайткач, килененә әйткән: «Мондый урында ничек шәһәр салырга соң?»

    Килене яңадан балыкчыларны ятмәләре белән җибәрергә кушкан. Хан җибәргән. Балыкчылар янә дә алтын балыкны шул ук урында тот-каннар. Бу турыда ханга әйткәннәр. Хан әйткән: «Димәк, ходай шулай язгандыр! Шәһәрне шунда төзи башларбыз».

    Хәзер Кремль урнашкан җирдә еланнар мыжлап торган тирән чокыр булган. Хан килененә әйткән: «Анда еланнар бик күп. Аларны ничектер юк итәргә кирәк, югыйсә алар кешеләрне чагар. Нишләргә икән?» Ки-лене әйткән: «Кышын чокырны салам белән күмәргә, ә язын, еланнар, уянгач, саламны яндырырга кирәк. Еланнар янып бетәр». Хан шулай эшләгән дә. Язын саламны еланнары белән яндырганнар, ләкин барысын да түгел. Карт еланнар тирә-якка шуышканнар. Хан аларны үтерергә дип батырларын җибәргән. Баһадирлар бөтен еланнарны кырып бетер-гәннәр, иң карты гына исән калган. Ул үзенә ташланган батырны алтыга өзгәләп ташлаган да каядыр качкан. Бу урында Алты Кутар исемле авыл төзегәннәр.

    Еланнарны кырып бетергәч, шәһәр төзи башлаганнар. Хан мәчет төзергә кушкан. Ул эшчеләргә әйткән: «Нигез салганда, сезнең яныгызга кем беренче булып килсә, җиргә шуны тереләй күмегез» *.

    Төзүчеләр янына хан малае килгән. Алар аны җиргә тереләй күмәр-гә батырчылык итмәгәннәр, аның урынына эт күмгәннәр. Бу турыда белгәч, хан: «Димәк, минем шәһәрем этләргә эләгер», — дигән.

    ЕЛАН ТАВЫ

    Элек Казан башка урында, Казанканың бик текә ярында булган. Иске Казанда бер умартачы яшәгән. Хәзерге Казан урнашкан Елан та-вында * аның умарталары булган. Умартачы умарталыгына еш кына үзенең матур кызын да алып барган. Кызга бу урын бик ошаган: «Шәһәр нигә биредә түгел икән», — дип уйлаган.

    Бер көнне кыз Казанкага суга киткән. Зур кувшинны тутырып су алган да өенә юнәлгән. Тауга менү җайсыз булган. Кыз арган һәм шәһәр төзергә шундый урын сайлаган өчен ханга начар сүзләр әйтеп ташла-ган. Бу сүзләрне кемдер ишетеп ханга җиткергән. Хан ачуланып кызны үз өенә чакырткан. Кызны китергәннәр. Аның матурлыгын күреп, хан йомшарган һәм хөкем итү урынына аңа сорау биргән:

    Шәһәр кай җире белән сиңа ошамый? Аның кайда корылуын теләр идең?

    Кыз:

    — Елан тавында, — дип җавап биргән.

    Кыз ханга бик ошаган, ул аңа өйләнгән һәм аның теләген үтәргә булган — шәһәрне Елан тавына күчерергә карар кылган.

    Өйләнүеннән күп вакыт та үтми, хан үзенең улын һәм ике асыл зат-ны — морзаны яңа шәһәр төзергә җибәргән. Шунда хан улына хат би-реп, шәһәргә урын сайлап алганчы аны укымаска кушкан.

    Болар Елантауга баргач, шәһәр өчен урын сайлаганнар, аннары хатны укыганнар. Анда: «Шәһәр нык торсын өчен, шобага буенча, бу кешеләрнең берсе тере килеш җир астына күмелсен», — дип язылган була. Шобага салганнар. Ул хан малаена чыккан. Ләкин морзалар, хан малаен кызганып, беренче корылма астына тере эт күмгәннәр, ә малайны яшергәннәр.

    Хан шобаганың үз улына чыкканын белгәч, бик кайгырган. Әмма тиздән сер ачылган һәм ханның күңеле күтәрелеп киткән.

    Бер карт мулла хан малаеның исән калганын, алдау булганын бел-гәч, ханга килеп:

    — Шәһәр төзегәндә алдау булганлыктан, яңа шәһәр Казан да кяферләр кулына эләгер, — дигән.

    УМАРТАЧЫ КЫЗЫ

    Казанны күчерү яки аңа нигез салыну бер вакыйгага барып тоташа. Казанның бер бае үзенең гүзәл кызын умарталыгына алып йөргән. Умарталык исә хәзерге Казан һәм Елантаудагы монастырь урнашкан урында — урманда булган. Бу кыз кияүгә чыккан. Бер көнне ул, Казан-кадан су алып менгәндә, Казанга нигез салучыны орышкан. Аның сүз-ләре шул заманның ханы Гали бигә барып ишетелгән, һәм ул аны үзенә чакырткан.

    Хатын әйткән:

    — Шәһәргә нигез салучы суны үзенең колларыннан ташыткан, ә йөкле хатыннарның биек тауга ничек итеп су күтәреп менәсен уйлама-ган, — дигән. Шул ук вакытта ул үзләренең умарталары торган Казанка тамагындагы урынны мактаган.

    Хан килешмәгән, Болак белән Казанка кисешкән җирдә дуңгызлар үрчегәнгә һәм Елантауда еланнар күп булганга, анда шәһәр төзеп бул-мавын әйткән. Хатын исә үз фикерен куәтләп: «Әлеге хәшәрәт җанвар-ларны сихерчеләр куа алырлар-иде», — дигән.


    Чыганаклар һәм искәрмәләр

    (уку өчен монда басыгыз)

    Чыганаклар

    Әкиятнең тексты түбәндәге китаптан алынды:

    [ТХИ-1977]
    Томны төзүчеләр, искәрмәләрне хәзерләүчеләр Халидә Гатина, Хәмит Ярми (1977) Татар халык иҗаты, Беренче китап, Әкиятләр. Казан, Татарстан Китап Нәшрияты.

    Әлеге китап — «Татар халык иҗаты» дигән унөч томлыкның беренче китабы. 12 том 1977—1988 елларында, 13 нче томы 1993-тә басыла. Түбәндәге Искәрмәләр һәм әкиятнең сюжетын Аарне-Томпсон кебек системалар буенча классификацияләүче «Әкият сюжетының типологик анализы» дигән бүлекләр дә шул китаптан алынды [Сәлимҗан].

    Искәрмәләр

    [ТХИ-1977] ачыкламасын уку

    Бу китапка кертелгән әкият текстларының бер өлеше моңа хәтле төрле вакытларда, төрле җыентыкларда дөнья күргән булса да, төп өлеше әлегә кәдәр беркайда да басылмаган әсәрләрдән тора. Алар, нигездә, соңгы егерме ел дәвамында Урта Идел, Урал буйларына, Көнбатыш Себер өлкәләренә оештырылган фольклор экспедицияларе вакытында язып алынган әкиятләр. Берничә текст В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан Дәрләт университетының Фәнн китапханәсе каршындагы кулъязмалар бүлегеннән сайланды.

    Мәгълүм булганча, фольклор әсәрләренең, шул исәптән әкиятләрнең дә, җанлы яшәешенә хас үзенчәлекләрнең берсе — аларның вариантлылыгы. Аерым әкиятләрнең дистәләгән вариантлары бар. Бу китаптагы «Камыр батыр», «Салам Торхан», «Аю, бабай, Төлке» һ. б. кайбер әкиятләр шуңа бер дәлил. Китапта андый текстларның һәммә вариантлары да түгел, ә сюжеты һәм әкиятченең сөйләү стиле, тел байлыгы ягыннан аеруча характерлы, үзенчәлекле булганнары гына бирелде. Текстлар бүлегендә вариантлар бирелмәгән очракларда теге яки бу әкиятнең моңа хәтле басылган яисә кулъязма хәлендә сакланучы вариантлары хакындагы мәгълүмат һәр әкият турындагы белешмә-аңлатма бүлегендә китерелде.

    Белешмә-аңлатма бүлегендә шулай ук әкиятнең кайда һәм кайчан басылган булуы хакындагы мәгълүматлар бирелде.

    Татар халык әкиятләрен башка халыкларның әкиятләре белән тарихи-чагыштырма планда, уртак яки охшаш сюжетларны ачыклау юнәлешендәге фәнни эзләнүләр әүвәл дә булган (К. Насыйри һәм В. Поляков, М. А. Васильев хезмәтләре). Шул традицияне дәвам итеп, бу китаптагы әкиятләрне башка халыкларның әкиятләре белән чагыштыру буенча шактый эш башкарылды. Нәтиҗәдә, татар әкиятләре белән охшаш сюжетлар, уртак мотивлар, геройлар тарихи-генетик яктан безгә кардәш булган төрки халыкларның әкиятләре хәзинәсендә генә түгел, тарихи-культура, күршелек мөнәсәбәтләре буларак, рус халык әкиятләре составында очравы да ачыкланды. Шуның белән бергә Кавказ халыкларының, фарсыларның әкият мирасында да татар әкиятләренә хас булган сюжетлар яшәвен күрсәткән мисаллар аз түгел. Әкиятләрне чагыштырма тикшерүнең нәтиҗәләре белешмә-аңлатмалар бүлегендә һәр текстка карата күрсәтеп барылды. Шуның өстенә татар әкиятләренең дөнья халыклары әкиятләре белән типологик якынлыгын гәүдәләндергән мәгълүматларны бергә туплау буенча да беренче адымнар ясалды. Ул мәгълүматлар искәрмәләрнең иң ахырында — әкият сюжетларының типологик анализ исемлегендә күрсәтелделәр.

    Югарыда әйтеп үтелгәнчә, том өчен сайланган әкиятләр төрле өлкәләрдә, төбәкләрдә яшәүче һәм төрле диалектларда сөйләшүче татарлардан язып алынган.

    Бу хәл, әлбәттә, әкиятләрнең тел, стиль үзенчәлекләрендә чагылыш тапкан. Әкиятче информаторларның теленә хас һәммә үзенчәлекләрне тулы хәлендә чагылдыру мөмкин булмады, билгеле. Алай да, һәрбер әкиятченең үзенә генә хас төп хикәяләү алымын мөмкин хәтле сакларга тырышылды. Иске җыентыклардан алынган текстлар хәзерге орфография нигезендә бирелде, аларның исемсез булганнарына, эчтәлегеннән чыгып, исем куелды.

    Татарстан һәм күрше республика, өлкәләрнең район, авыл исемнәре әкият язылган вакыттагы административ бүленеш буенча күрсәтелде.

    Томга урнаштырылган әкиятләр турындагы мәгълүматлар белешмә-аңлатмаларда рим цифрлары белән түбәндәге тәртиптә бирелделәр:

    1. Әкиятнең кайда, кайчан, кемнән, кем тарафыннан язылуы яисә нинди чыганактан алынуы.
    2. Әкият тексты басылган чыганаклар.
    3. Әкиятнең вариантлары.
    4. Башка халыклар әкиятләрендәге сюжетлар белән охшашлык, якынлыкны күрсәткән басма чыганаклар.

    Белешмә-аңлатмалар бүлегендә файдаланылган чыганаклар исемлеге түбәндәге шартлы кыскартулар буенча бирелде.

    Абага
    Абага чәчәге. Татар халкының сатирик әкиятләре. Э. Касыймов. Казан, 1962.
    Азерб.
    Азербайджанские сказки. Н. Сеидов. Баку, 1960.
    АС
    Армянские сказки. А. И. Иоаннисиан. М., 1968.
    Афанасьев
    Народные русские сказки А. Н. Афанасьева. В трех томах. М. 1957.
    Балинт
    Kazani-tatar: Nyelvtanulmanyok Szövegek es forditas. Gvüjtotte es forditotta szentkatolanai Balint Gabor. Budapest, 1875.
    БХИ, I
    Башкорт халык иҗады. Әкияттәр. М. Минһаҗетдинов, Ә. Харисов. Беренсе китап. Өфө, 1976.
    БХИ, II
    Башкорт халык иҗады. Әкияттәр. М. Минһаҗетдинов, Ә. Харисов. Икенсе китап. Өфө, 1976.
    БНС, 1973
    Бурятские народные сказки. Волшебно-фантанстические. Е. В. Баранникова, С. Е. Бардаханова, В. Ш. Гунгаров. Улан-Удэ, 1973.
    БНС, 1976
    Бурятские народные сказки. Волшебно-фантанстические и о животных. Е. В. Баранникова, С. Е. Бардаханова, В. Ш. Гунгаров. Улан-Удэ, 1976.
    Васильев
    М. А. Васильев. Памятники татарской словесности. Сказки и легенды. Казань, 1924.
    Витевский
    Труды четвертого Археологического съезда в России. Том II. Сказки, загадки и песни нагайбаков Верхне-уральского уезда Оренбургской губернии. Казань, 1891, стр. 257—280.
    Гульчечек
    Гульчечек. Татарские народные сказки. Г. Баширов, Х. Ярми. М., 1952.
    Иванов
    М. Иванов. Татарская хрестоматия. Казань, 1841.
    ИОАИЭ
    Известия Общества археологии, истории и этнографии при Казанском университете. Казань, 1878—1929.
    КДУ
    Казан дәүләт университеты гыйльми китапханәсенең кулъязмалар бүлеге.
    КНС, I
    Казахские народные сказки. В трех томах. Том первый. Алма-Ата, 1971.
    КНС, II
    Казахские народные сказки. В трех томах. Том второй. Алма-Ата, 1971.
    КНС, III
    Казахские народные сказки. В трех томах. Том третий. Алма-Ата, 1971.
    Катанов
    Н. Ф. Катанов. Материалы к изучению казанско-татарского наречия. Часть первая. Образцы книжной и устной литературы казанских татар. Казань, 1898.
    КС
    Киргизские сказки. Дм. Брудный и К. Эшмамбетов. М., 1968.
    Кукляшев
    С. Кукляшев. Диване хикәят татар. Казан, 1889.
    Кәлилә вә Димнә, 1889
    Кәлилә вә Димнә. Икенче җилд. Казан, 1889.
    Кәлилә вә Димнә, 1891
    Кәлилә вә Димнә. Өченче җилд. Казан, 1891.
    Мең дә бер кичә
    Мең дә бер кичә. Казан, 1970.
    Насыйров
    К. Насыйров и П. А. Поляков. Сказки казанских татар и сопоставление их со сказками других народов. Казань, 1900.
    Паасонен
    Mischärtatarische Volksdichtung. Heikki Paasonen. Helsinki, 1953.
    ПС
    Персидские сказки. Н. Османов. М., 1959.
    Радлов
    В. В. Радлов. Образцы народной литературы тюркских племен. Часть IV. Наречия барабинцев, тарских, тобольских и тюменских татар. СПб, 1872.
    Рәхим
    Бикчәнтәй углы (Г. Рәхим). Халык әкиятләре. Казан, 1915.
    СНД
    Сказки народов Дагестана. Х. Халилов. М., 1965.
    СНП
    Сказки народов Памира. А. Л. Грюнберг и И. М. Стеблин-Каменский. М., 1976.
    ТНС, 1957
    Татарские народные сказки. Х. Ярмухаметов. М., 1957.
    ТНС, 1964
    Татарские народные сказки. Х. Ярмухаметов. М., 1964.
    ТХИ, 1954
    Татар халык иҗаты. Г. Бәширов, А. Шамов, Х. Ярми һәм Х. Госман. Казан, 1954.
    ТХӘ, 1956
    Татар халык әкиятләре. Г. Бәширов, Х. Ярми. Казан, 1956.
    ТХӘ, 1958
    Татар халык әкиятләре. Г. Бәширов, Х. Ярми. Казан, 1958.
    Тукай
    Г. Тукай. Әсәрләр. Дүрт томда. Казан, 1955, т. II.
    ТС
    Турецкие сказки. Р. Аганин, Л. Алькаева, М. Керимов. М., 1960.
    УНС
    Узбекские народные сказки. М. И. Афзалов. Ташкент, 1963.
    ФФ
    СССР Фәннәр академиясе Казан филиалы, Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты фольклор фонды.
    Фәезханов
    Г. Фәезханов. Хикәят вә мәкаләт. Казан, 1890, 1909.
    ХИ, 1938
    Халык иҗаты. Х. Ярми, А. Әхмәт. Казан, 1938.
    ХИ, 1940
    Халык иҗаты. Х. Ярми, А. Әхмәт. Казан, 1940.
    ХӘ
    Халык әкиятләре. Гомәр Разин (Г. Бәширов). Казан, 1940.
    Яхин, 1900
    Т. Яхин. Дәфгылькәсәл мин әссаби вә сабият. Казан, 1900.
    Яхин, 1902
    Т. Яхин. Саби вә сабияләр өчен мәргуб булган хикәяләр вә мәкальләр һәм олугларны тәнбиһ өчен гаҗаиб булган гыйбрәтләр. Казан, 1902.
    [ТХИ-1977, 382-385 б.]

      #lang pollen

      Ханның үзенә дә иске шәһәр урыны ошамаган. Шуңа күрә улын һәм ике асыл затны, йөз солдат белән, Казанка тамагына җибәргән. Аларга әйбәт урын эзләргә, тапкач, аның әмерен ачып укырга кушкан. Алар Казанның хәзерге урынын сайлап алганнар. Әмердә исә, өч илченең кайсысына җирәбә төшсә, шунысын тереләй җиргә күмәргә кушылган була. Жирәбә патша варисына төшә. Асыл затлар исә хан улын яшерәләр, ә җиргә эт күмәләр. Гали би бу урынны килеп күргәч, улсыз калуына бик көенгән. Шуңа күрә аңа эшнең дөресен әйткәннәр. Улының котылып калуына бик шатланган хан, тик алдан күреп шуны әйткән:

      — Бу яңа шәһәрне безнең хак мөселман диненең без эткә саный торган дошманнары яулап алыр.

      Бер сихерче, көзен барлык еланнарны бер урынга җыеп, кышын утын ташыткан да язын аларны яндырган. Кабан күле янындагы урманны яндырып, дуңгызларны куып чыгарганнар. Ике башлы канатлы елан, дөресрәк әйткәндә, аждаһа Елантауга очып киткән дә тирә-якның котын алып торган. Ниһаять, сихерче үзенең осталыгы, сихере белән аны үтергән. Истәлеккә аның сурәте герб урынына калган. Ул хәзер дә башкаланың гербы булып йөри.

      Икенче бер болгар шаһзадәсе, Галимбәк, Идел кушылдыкларының берсе булган Чирмешән елгасы буена Булумер дигән шәһәр төзегән. Бу шәһәрнең хәзергә хәтле сакланган хәрабәләре өч рәт үрдән, шулай ук мәчетләр һәм сарайларның стена калдыкларыннан гыйбарәт. Аның урынындагы Биләр шәһәрлеге монда күчереп утыртылган иске шәһәрнең исемен йөртә.

      ЯҢА КАЗАН КАЛАСЫНЫҢ КОРЫЛУЫ

      Элгәре чакларда Казан кешеләреннән берәүнең Елан тавы урманында умарталыгы бар икән. Җәйнең матур көннәрендә бу кеше үзенең бала-чагалары белән шул умарталыгына барып хозур кыла булган. Умарталыгына баруны бу кеше үзе дә, бала-чагалары да бик яраталар икән.

      Умарталык, төз вә биек үскән матур наратлыкта булганга күрә, ул бик хозур, һәркемне кызыктырырлык икән. Анда җәй көне җиләк-җимеш тә бик күп булган.

      Бу кешенең бер кызы да булган. Бу кыз, чибәрлектә дан тоткан атаклы матур кызлардан булып, буйга үсеп җиткән. Ул кызның чибәрлеген олысыннан кечесенә хәтле беләләр икән. Менә шушы кызны кияүгә биргәннәр.

      Бу кыз, килен булып баргач, Казан елгасына су алырга төшкән. Су буенда су алырлык нык басма, яхшы урын булмаган. Бу яшь килен Казан елгасыннан суны бик азап белән алып, аның текә ярыннан бик мәшәкать белән күтәреп менгән.

      Елгада басманың булмавы, су алуның читенлеге, ярның текәлеге яшь киленгә ошамаган. Ул зарланырга тотынган, шул турыда байтак сүзләр сөйләгән, шундый текә ярлы су буена кала корган кешегә дә ачуланган.

      Яшь киленнең бу зарлануы, кала коручыны ачулануы шул чакта Иске Казанда хан булган Галимбиккә ишетелгән. Галимбик, яшь киленне үзенә чакыртып, кала коручыга ни өчен ачуланганлыгын сораган.

      Яшь килен батыр һәм акыллы хатын булганга, Галимбиктән курыкмыйча, үзенең нәрсә сөйләгәнен барын да әйтеп биргән. Ул болай дигән:

      — Мин, ханым-солтаным, сезне ачуланмадым. Мин берәүне дә атамыйча, каланың уңышсыз урынга корылганлыгын сөйләдем. Сезнең гоме-регез озын булсын, дошманнарыгызга өстен булыгыз, сезгә сөйләсәм, минем сүзләремне сез дә яратырсыз. Әгәр дә йөкле хатыннар су белән шундый текә ярлардан менсәләр, ул бичараларның хәлләре ничек булыр, менә мин шуларны кызганып сөйләдем, — ди.

      Галимбиккә бу яшь киленнең акыллы сүзләре ошаган. Ул, бу киленнең сүзләрен барын да урынлы табып, каланың нинди урынга корылуы муафикъ булуы турында киңәш иткән.

      Яшь килен кала корыр өчен атасының умарталыгы булган Елан тавы тирәсен мәгъкуль күргән. Анда атасының умарталыгы барлыгын да сөйләгән.

      Галимбик, яшь киленнең сүзен ошатып, каланы Елан тавы тирәсенә күчерергә мөмкин икәнлеген сөйләсә дә, анда, еланнарның бик күп булганлыгыннан, халыкка торырга читен булачагын аңлаткан. Яшь килен моның чарасын күрсәткән.

      Ул Галимбиккә көз көне һавалар салкынаеп, еланнар җир астына кергәч, шул урынга бик күп салам, чыбык вә утыннар өйдереп, яз көне һавалар җылынып, еланнар җир астыннан чыгып салам тирәсенә җыелгач, шуңар ут төртергә кушкан.

      Галимбиккә яшь киленнең бу киңәше бик ошаган, чөнки Галимбик шәһәрнең Иске Казан урынында булуын үзе дә яратмый икән. Әмма аны күчерергә җаен гына таба алмый тора икән. Менә инде ул, яшь киленнән мондый киңәш ишеткәч, каланы күчерергә карар кылган.

      Галимбик, Казан каласын иске урыныннан күчерер өчен, үзенең олыларыннан ике кеше белән улын һәм йөз чирүне яңа шәһәр урынын карарга җибәргән.

      Бу кешеләр барып тикшереп йөргәннең соңында хәзерге кала урынын яратып кайтканнар. Ләкин бу урында да, Елан тавындагы шикелле, еланнар бик күп булып, анда торырга бик җайсыз булачак икән. Бу еланнарны бетерер өчен яшь килен киңәше буенча эш күргәннәр. Көзеннән ул урынга бик күп итеп салам, чыбык вә утын өеп калдырганнар. Кыш үтеп, яз җитеп, көннәр җылына башлагач, еланнар җир астыннан чыгып шул салам астына җыелганнар. Еланнар җир астыннан чыгып салам астына җыелып беткәч, коры гына һавалы, җилле бер көнне, яхшы атка атландырып, шул салам һәм чыбыклар өеменә ут төртергә бер батырны җибәргәннәр.

      Батыр, ат өстендә барып, өелгән салам һәм чыбыкларга ут төрткән. Зур өем салам, чыбык һәм утыннар янып көл булган. Андагы еланнар да янганнар. Шулай да ике башлы зур бер елан, уттан качып котылып, сау калган.

      Менә шушы аждаһа, әлеге ут төртүче батырның өстенә ташланып, аны үтермәкче булган. Батыр үзенең яхшы аты белән аждаһадан качкан. Әлеге ике башлы аждаһа да батырның артыннан бер дә калмыйча куып киткән. Батыр Казан каласы урыныннан илле чакырымнар җир киткәч, аты арганга күрә, бер чокыр янында аждаһа аны куып җиткән дә алты кисәккә бүлгәләп ташлаган. Батыр да тиз генә бирешмәгән икән: ул үзенең агулы сөңгесе белән аждаһага берничә тапкыр чәнчеп өлгергән. Аждаһа шул агулы җәрәхәтеннән үзе дә үлгән. Менә шушы чокыр Чүриле дигән авылдан читтәрәк булып, әле дә Алты Кутар дип атала икән.

      Менә шуннан соң кала корылачак урын еланнардан тәмам тазартылып беткән дә, шул урынга хәзерге Казан каласы корылган.

      Ул чакларда кызык кына гадәтләр булган икән. Әгәр дә яңа кала корасы булсалар, бу яңа корылачак каланың хатирәсе өчен нинди булса да бер зур эш эшлиләр икән. Ул заманның гадәте буенча, бу каланы нигезләгәндә дә шундый бер эш эшләргә кирәк булган.

      Галимбик үзенең улы белән ике олысы арасында шобага салырга һәм, шобага кемгә чыкса, шул кешене яңа корылачак каланың хатирәсе өчен җиргә нигезгә күмеп калдырырга кушкан.

      Шобага Галимбикнең үз улына чыккан. Эш уңайсызланган, аны җиргә күмеп калдыру бик читен булган. Олылар моңар күнмәгәннәр һәм бер хәйлә эзләгәннәр. Эзли торгач, хәйләне тапканнар. Беренче нигезнең астына бер этне күмеп калдырганнар. Соңыннан Галимбик корылачак каланың хатирәсенә ни эш эшләнгәнлеген сорагач, булган хәлне сөйләп биргәннәр. Нигезгә этнең күмелүен ишеткәч, Галимбик уйга калган. Эт күмелүнең шомлыклы бер эш булуын хәтеренә китергән. Шуннан үзенең янындагы олыларына бу эшнең шомлыклы булуын әйткән.

      Галимбик шәһәрнең кайчан булса да этләр кулына калачагыннан бик куркып, үзенең зур галимнәрен җыйган һәм: «Моның киләчәге ни булыр икән?» — дип сораган. Галимнәр, Галимбикнең бу сөаленә төрлечә җавап бирсәләр дә, соңыннан зур бер галимнең фикеренә кушылып, этнең күмелеп калуы шомлыклы эш түгеллеген, бәлки дошманнарның тиздән көчсезләнүенә галәмәт булганлыгын, ә ханзадәнең сау калуы бу нигездә бүленеп-бүленеп булса да патшалыкның киләсе буыннарда бик озак заманнарга хәтле сузылачагын күрсәтә торган изге бер билге икәнен сөйләгәннәр. Шуннан соң Галимбик Болгар шәһәрендәге Хәлифә мәчетен гыйбадәт кылырлык хәлгә китерәчәген нәзер итеп әйткән. Галимбикнең догасы сәбәбеннән Казан шәһәрендә мөселман яшәп килгән һәм кыямәткә кадәр яшәячәк, ди.

      БУ ЯҢА КАЗАННЫҢ ГЫЙМАРӘТ КЫЙЛЫНГАНЫ

      Наласа картының риваяте буенча, Иске Казанда ханнар берничә заман торганнан соң, бер заман бер карчык Казанка елгасыннан су алып менгәндә сукранып менә икән: «Һай, гакылсыз патшалар, мондаен җиргә кеше кала салырмы? Бакчы, моннан су алып бу кадәр биек тауга менүе ни газаптыр», — дип. Карчыкның бу сүзен берәү ишетеп ханга барып әйткән: «Бер карчык сине вә һәм кала салган ханнарны яманлап, сукранып судан менәдер», — дигән. Ул вакытта Иске Казанда Гомәр хан дигән патша булган, имеш. Аннан соң Гомәр хан әйткән: «Кайда, ул карчыкны тотып китерегез, ни сәбәптән ул карчык ханнарны яманлый икән, тәфтиш кылмак кирәк», — дип үзенең вәзирләрен карчыкны эзләргә җибәргән һәм алар, дәррәү карчыкны табып, патшага тотып китерделәр. Патша әйтте: «Әй, карчык, син безне ни өчен болай яманлап, бездән сукыранасың?» — диде. Карчык әйтте: «Мин яманламадым, мәгәр тугрысын әйттем, диде. — Мондаен урынга гакыллы кеше кала салмас, дип әйттем», — диде. Патша әйтте: «Каланы ниндәен җиргә салырга кирәк?» — диде. Карчык әйтте: «Каланы салырлар алтын чабак эләккән җиргә», — диде. Аннан соң патша боерды: «Бар, эзләгез, алтын чабак кайда эләксә, шунда кала салырмын», — диде, һәм берничә адәм Казанка суы буенча кармак сала-сала киттеләр. Шуннан, Казанка буенча алтын чабак эзләп килә торгач, крепость астына килеп җиттеләр. Хәзердә ул җирдә Романов тегермәнедер. Шул җирдә Казанкадан бер алтын чабак тоттылар вә һәм «фәлән җирдә алтын чабак бар» дип тиз үк барып патшага хәбәр бирделәр. Патша әмер кылды, әсбап хәзерләп яңа Казанны гыймарәт кылырга шөруг кылдылар. Ул вакытта Казан урынында вә һәм әтрафларында олуг караңгы урман булгандыр. Килеп Казанка якасына урман эченә кала салдылар. Шул заманның ханы бу урынга кала саласы булып әсбапларын хәзерләгәч, мигъмарларга боерды: «Иртәге көн каланың хисарына нигез салыгыз, мәгәр нигез корганда карагыз, иң әүвәл иртә белән урамда кем дә кем очраса да, айваена карамыйча, каланың нигезе астына тотып салыгыз», — диде. Иртәгесен мигъмарлар иртә белән чыгып кала корырга тотынгач та күрделәр: ханның үз углы килә. Аның артыннан янә бер эт ияреп киләдер. Мигъмарлар, ханның углын тотып нигез астына салырга кызганып, аның белән ияреп килә торган этне тотып, каланың нигезе астына салдылар. Ул көн каланың нигезен берничә микъдар эшләгәннән соң, кич белән эштән бушагач, хан сорады: «Каланың хисары астына берәүне-берәүне салдыгызмы?» — диде. Осталар әйтте: «Юк, каланы эшли башлаганда һичкем узучы булмады, мәгәр күрсәк, бер эт йөгереп барадыр, шул этне крепость астына салдык», — диделәр. Хан әйтте: «Хәер, булган эш булды, алайса яхшы иттегез, бу кала һәм ханлык этләр кулына кала икән». Аннан соң каланы салып тәмам иткәч, калага җыелырга халык бик курыккан. Аның өчен: бу җирләрдә һәркайда җыланнар чүмәлә кебек өелеп-өелеп ята икән. Күл буйлары, Суконный урыннары һәммәсе сазлык, камышлык булган. Кабан дуңгызлары бик күп икән һәм шул сәбәпле Кабан күле дип исем калгандыр. Вә һәм Казанка елгасы буенда

      җыланнар, хәтта бүрәнә кебек аждаһа җыланнар бар икән. Хосусән, хәзер дә Җылан тавы диерләр, Бишбалтаның Ягоднига таба ягында, Җылан тавында вә һәм тау тишекләрендә канатлы аждаһа-җыланнар яткан. Вә һәм шул сәбәпле Казанның вә һәм Казан губернасының гербы канатлы җылан сурәтедер вә һәм хәзер дә Җылан тавы дигән исем аннан калгандыр. Ахыры патша үзенең вәзирләрен җыеп мәслихәт кылышты, бу җыланнарны ничек бетермәк кирәк дип? Аңар мәслихәт күрделәр: «Җылан яткан җирләргә салам ташып, ут төртеп яндырырга кирәк», — диделәр. Әлбәттә, ул чагында спичка юк, бер үткен җегет кешене табып, атка атландырып җибәрделәр. Ул җегет килеп, ат өстендә чакма чагып, ут кабызып, саламга ыргытты. Салам яна башлагач, бер зур җылан, койрыгын тешләп, алка кебек тәгәрәп, ут салып киткән җегет артыннан җитеп, аты-ние белән сугып, һәлак кылды. Салам янып, күп җыланнар һәлак булып, калганнары җир астына тишеккә керделәр вә һәм тишектә калганнарны һәммәсен дары белән ут куеп, һәлак кылып бетерделәр. Җыланнар бетеп, кала тирәсе имин булгач, халык җыелып, калада тора башладылар.

      КАЗАН АЛЫНГАНЫ

      Җиде йөз елда иде: Аксак Тимер Шәһри Болгарны алды Габдулла ханнан. Габдулла ханның ике углы бар иде. Бере Алтын бик, бере Галим бик. Ул бөлеклектән соң килеп, Казан елгасы өстендә кала ясадылар, шәһәр иттеләр. Ул халык йөз дә дүрт ел анда тордылар. Ахыр, ул урынны яратмыйча, ул урыннан күчтеләр, Казан суының тамагында шәһәр төзеделәр. Йөз дә илле сигез ел анда булдылар. Мөселман ханының нәселе анда киселде. Казан шәһәрендә хан юк булды исә, ул заманда кяфер урыс кулында Шәгали хан тоткын иде. Мөселманнар барып китерделәр, Казан шәһәрендә ханлыкка күтәрделәр. Ул Казанда утыз өч ел ханлык сөрде. Аннан соң кяфер урыс көчәеп, ләшкәре белән Казан шәһәрен алырга килде. Калталы Җәван иде. Җиде елгача орыш-кырыш кылды, мөселманнарны ала алмады. Янә Казан шәһәрен алмастан борын Зөя суының тамагында кяфер урыс кала сукты. Бөтен малын, коралын, азыгын анда куйды. Аннан соң, ахыр бар, Шәгали хан урыска гаммазлык кылып ... бер көн дарыларына су койдырды, шәһри Казанны урыска бирде. Мөселманнар бу эштән хәбәрләре юк иде. Күп әдәмнәр һәлак булдылар, кырылдылар. Янә ул кыргыннан соң урыс ханы Казанны биләде. Ул вакыт тарих тугыз йөз алтмыш бердә иде,

      вә әкябирләрне кайсын үтереп, кайсын әсир кылып һәлак итте. Голәмаларын үтертте. Мәдрәсәләрен яндырды, китап-коръәнне җыеп яндырды, йортларын вәйран итте. Шәһәрлек сыйфаты бер дә калмады. Калган мөселманнар вә голәма, таләбә, һәркайсы ак кием киеп, Казаннан качтылар. Төрлесе төрле әтрафка йөз тотты, ләкин тау ягына таба китәргә күп җирләрдә урыс гаскәре ятканлык җәһәтеннән мөмкин булмады. Күбесе Җиләкле тау аркылы Галич тавы юлы тарафына киттеләр. (Җиләкле тау дигәне хәзердә Ягодный ыслабада диерләр) вә бәгъзеләре Арча юлы тарафына юнәлде. Шәгали һәм Арча юлы белән чыгып китте. Казаннан чыгып киткәндә, үзенең вәзир-вөзәрасына үпкәләп-җылап әйткән сүзләре ошбудыр:

      Дус, дус дигәнем, Дус түгел икәнсез. Дус диебүк йөргәнем, Бар да дошман икәнсез. Әй балалар, балалар, Бездин елап калалар; Бездин калган малларны Кяферләр килеп алалар,—

      дип җылап, үзенең кавем-кабиләсе белән бер җиргә барып авыл ясап утырды. Шәгали авылы диерләр, хәзер дә Кышкардан ерак түгел бер авыл бардыр. Шәгали ханның кабере һәм андадыр вә бәгъзеләре аннан күчеп, Мәнгәр янына күчеп утырганнардыр. Һәнүздә Мәнгәрнең бер кисәге «Шәгалиески пучинка» дип аталадыр. Вә дәхи бәгъзе талибләре качып чыгып төрле җирдә, болыннарда, урманнарда мәкам тоттылар, Иван Василич, Казанны алганнан соң, калган мөселманнарны Казаннан кудырды. Урыс халкыннан гайре кеше монда тормасын, дип әмер кылды. Казанда мөселманнар бик аз калды, һәммә йортларга урыс халкы килеп урнашты.

      Ул заманнан калган нәсел хәзердә Казанда бик аз. Бәлки берничә нәсел генә булсалар кирәк. Казан алынган заманнан калган нәселләр кемнәр-кемнәр бардыр, инша алла, эзләп табып бу рисаләнең зәйлендә бәян кылыныр. Рәхмәтулла Әмирхановның риваяте буенча, Казан алынган вакытта Казанда байлар, хуҗалар вә сәүдәгәрләр күп икән. Казанга урыс халкы икъдам кылгач, кайсы кая таркалып беткәннәр. Иван Василич, Казанны алып, калган мөселман татарлар белән солых булгач, әмер кылды: «Хуҗалар вә сәүдәгәрләр миңа бәйгать биреп, үз йортларына кайтып утырсыннар», — диде. Чыгып киткән мөселманнар әйттеләр: «Инде без күчеп чыктык, кире кайтмабыз», — диделәр.

      Иван Василич әйтте: «Алайса коллары хуҗалары йортына керсеннәр», — диде. Бәгъзе хуҗаларның малайлары, коллары, хуҗаларыннан баш тартып, хәзер йорт безгә ярар дип, кире кайттылар вә һәм Казанда калган бәгъзе мөселманнар йортсыз, җирсезләре Кабан күленең җәнүб тарафы ягына бер урам ясап утырдылар. Хәзердә Шиһаб хәзрәтләр вә Җиһаншалар урамыдыр вә һәм бу мәхәллә Казанның иң иске мәхәлләседер. Вә янә берничә елдан соң бәгъзе фәкыйрь-фәкара вә ятим-йөтама җыелышып Иван Василичтан үзләренә урын сорадылар. Иван Василич аларга шәфкать итеп, «вон вам место» дип, Яңа бистә урынын күрсәтте. Яңа бистә урыны болынлык эчендә бер таусу җирдер. Әмма Аитов Мөхәммәтҗан хәзрәтләренең атасыннан риваять кылган сүздән аңланадыр: «вон вам место» дип күрсәткәне күлнең төшлеккә таба ягы, Захария урамнары Пләтәнгә чаклы һәммәсе бистәдер. Ягъни шул «место» дигән сүздән бозылып бистә дип аталгандыр. Бу риваятьнең бик дөрес булмагына дәлил түбәндә мәзкүр Касим Шәех хакындагы риваять бардыр. Әмма бу заманда бистә дигән сүз шәһәрнең фанәсе мәгънәсендә истигъмаль кылынадыр. Нитәкки, урысча слобода яки предместье диерләр. Мәсәлән, Каргалыны Сәгыйд бистәсе дигән кебек.

      КАЗАН ТАРИХЫ

      Җиде йөз елда иде: Аксак Тимер Шәһри Болгарны алды Габдулла ханнан. Габдулла ханның ике углы бар иде. Бере Алтын бик, бере Галим бик. Ул бөлеклектән соң килеп, Казан елгасы өстендә кала ясадылар, шәһәр иттеләр. Ул халык йөз дә дүрт ел анда тордылар. Ахыр, ул урынны яратмыйча, ул урыннан күчтеләр, Казан суының тамагында шәһәр төзеделәр. Йөз дә илле сигез ел анда булдылар. Мөселман ханының нәселе анда киселде. Казан шәһәрендә хан юк булды исә, ул заманда кяфер урыс кулында Шәгали хан тоткын иде. Мөселманнар барып китерделәр, Казан шәһәрендә ханлыкка күтәрделәр. Ул Казанда утыз өч ел ханлык сөрде. Аннан соң кяфер урыс көчәеп, ләшкәре белән Казан шәһәрен алырга килде. Калталы Җәван иде. Җиде елгача орыш-кырыш кылды, мөселманнарны ала алмады. Янә Казан шәһәрен алмастан борын Зөя суының тамагында кяфер урыс кала сукты. Бөтен малын, коралын, азыгын анда куйды. Аннан соң, ахыр бар, Шәгали хан урыска гаммазлык кылып ... бер көн дарыларына су койдырды, шәһри Казанны урыска бирде. Мөселманнар бу эштән хәбәрләре юк иде. Күп әдәмнәр һәлак булдылар, кырылдылар. Янә ул кыргыннан соң урыс ханы Казанны биләде. Ул вакыт тарих тугыз йөз алтмыш бердә иде,

      Казан вилаятен кяфер урыс алды. Якшәмбе көн гакраб йолдызының икенче көне иде, сычкан елында иде. Казан шәһәрендә йорт биләгән ханнарның атлары болардыр. Әүвәл Габдулла хан углы Алтын бик хан, Галимбик [хан], аннан соң Мәхмүт хан, аннан соң Мәмнәк хан, аннан соң Хәлил хан, аннан соң Ибраһим хан, аннан соң Илһам хан, аннан соң Габделләтыйф хан, аннан соң Сахиб Гәрәй хан, аннан соң Сафа Гәрәй хан, аннан соң Гали хан, аннан соң Үтәш хан, аннан соң Ядгәр хан, әмма Ядгәр заманында тарих тугыз йөз илледә көн тотылды. Аннан соң Шәгали хан, аннан соң кяфер урыс алды...

      ИВАН ГРОЗНЫЙ НИЧЕК КАЗАНГА СУГЫШ АЧКАН

      Казан патшалыгы һәр эштә Мәскәү князенә комачаулык итеп килә икән. Иван Грозный, ничек итеп кенә бу Казанны җимереп ташларга инде, нинди сәбәп табарга, дип баш вата икән. Бу хакта хезмәтчеләре белән дә киңәшкән. Шунда бер якыны әйткән: «Җибәр мине, князь, Казанга, скандал оештырып кайтам, ә син сугыш ачарсың», — дигән. Бу кеше Казанга барган да, хан янына кереп, үзенә Казанда тире җәярлек кенә җир сораган. Казан ханы рөхсәт язуы биргән моңа. Мәскәү кешесе базарга барып, андагы бөтен тиреләрне алып, тегеп, бик зур җәймә ясаган да, Казанның иң үзәк, иң матур урынына шул тирене җәеп утырган. Бик күп мәйдан биләп утыра, ди, бу шулай. Казан кешеләре ачуланып, аптырап: «Нишләп монда утырасың, кит моннан!» — диләр икән, ә бу кеше рөхсәт язуын гына күрсәтә, ди. Шуннан киткән скандал, киткән талаш.

      Талашны басарга, үз кешесен якларга зур гаскәр белән Иван Грозный килеп җиткән. Җай чыгуга сөенеп, руслар бөтен Казанны җимерттергән, ди.

      ПАТША ХӘЙЛӘСЕ

      Иван Грозный, Казан өчен Сөембикә белән сугышып, бик күп көчен бетерә, ләкин ала алмый. Шуннан соң ул хәйләгә керешә: «Миңа үгез тиресе хәтле генә җир бирегез, мин башка сугышмас идем», — ди. Сөембикә уйлап-уйлап тора да: «Нәрсә ул үгез тиресе хәтле җир, алыгыз, сугышмагыз гына», — ди.

      Шуннан Иван Грозный кешеләре Идел буена зур гына бер үгез китереп суялар да, тиресен тунап алалар. Шул тиредән нечкә генә тасмалар телеп, бер-берсенә ялгап, озын бау ясыйлар да, шул бау белән зур гына җир мәйданын әйләндереп алалар. «Нигә аның хәтле җир алдыгыз?» — дип, Сөембикә ачулангач: «Без үгез тиресе хәтле генә җир алдык», — диләр, шул урынга хәзерге Зөя каласын сугыш каласын салалар. Сөембикә бу эшкә каршылык күрсәтә алмый.

      ЗӨЯ КАЛАСЫ

      Халыкның риваяте буенча, Зөя өязендәге бәгъзе авыллар хакында берничә сүз сөйләмәстән элгәре, ләкин Зөянең үзенең кайсы вакытта салынганын бәян кылырга хаҗәт төште. Иң әүвәл башта Зөя каласын салган Иван Василич Грозный дигән патша, Казанны алмастан элгәре, 1551 нче елда.

      Иван Василич, Казанны килеп алмакчы булгач, үзенең ратникларына боерды: Казанга якын җирдә бер кала салырдай яхшы урын эзләргә. Ратниклар юлга чыктылар. Килеп бер җиргә туктадылар. Хәзердә ул җирдә Исакау һәм Куҗамка дигән авыллар бар. Ул чагында Исакау белән Куҗамка арасында ике тау бар иде: хәзердә һәм бар. Шул таулар өстенә кала кормакчы булдылар. Монда кала салсак, уңай булыр микән дип, тагы яхшырак тикшереп карадылар. Әгәр дә анда кала салсалар, шул ике тау арасын дамба белән тутырып, ике тауны бергә кушарга кирәк буласы булды; хәзинәнең куәте җитәсе түгел; шуның өчен анда кала салуны мәслихәт күрмәделәр, янә аннан киттеләр; хәзердәге Зөя каласы урынына җиттеләр. Яхшылап тәмам тирә-ягын тикшереп, карап йөрделәр һәм, кала салырга бу урынны мәслихәт күреп, Иван Василичка әйтергә киттеләр.

      Барып Иван Василичка сөйләделәр. Әйттеләр: кала салырга бер мәслихәт урын таптык, бер тау өстендә бик һәйбәт урын бар; тауның бер ягында Зөя суы дигән елга ага, янә бер ягында бер елга бар, исемен белмәдек, ләкин шүкә балыклары бар; ул елга һәм байтак зур елга; икесе дә Иделгә коя, бик ерак бармый, диделәр. (Ул чагында Шүкә суы Зөядән ким түгел иде.)

      Иван Василич:

      — Инде алайса ул елганың исеме Щука булсын, — диде һәм шул җиргә барып кала салырга боерды: — Ул каланың исеме һәм Зөя булсын, — диде. Аннан соң Иван Василич боерды: — Зөя тавының иң биек җиренә киндердән чиркәү ясадылар. Бу хәбәрне Казандагы татарлар ишетеп, бик куркыштылар. Урыс патшасы Казанны алырга килә икән, дип гауга купты.

      Зөя каласы хосусында моннан башка янә бер риваять бар, әмма бусы дөресрәккә охшый. Бәгъзеләр ошбу рәвешчә риваять кылалар: элгәре Зөя каласы урынында җимеш, йөзем, алмагач бакчасы булган. Иван Василич килеп шул урынга кала сала башлагач, күрде Казан ерак түгел, ихтимал, Казан ханы бу эшне сизеп, эшебезне туктатыр дип, әмер кылды: кала салганда Казан ханы күрмәсен дип, Казан ягына зур киндердән чаршау кордылар. Алай булса да бу хәйләнең файдасы озакка бармады. Казан ханы манара башыннан подзорный труба белән карап күрде: Зөя тавындагы бакчасында бер төрле галәмәт бар. Инде моны Казан ханы белсә дә, ни вакыйгалар булгандыр, һәр ничек Зөя каласы чаршау арты каласы бар да бер, каланы салып тәмам иткәннәрдер.

      СӨЕМБИКӘ

      Бервакыт Мәскәү патшасы Сөембикәнең рәсемен күрә дә, аңа гашыйк була. Илчеләрен җибәрә инде бу хәзер Казанга, Сөембикә янына, үзенә кияүгә чыгарга сорап. Сөембикә моңар риза булмый. Шуннан Мәскәү патшасы, ачуы килеп: «Үз теләгең белән чыкмасаң, мин сине сугышып алам!»— ди дә, Казан ханлыгына сугыш ача. Җиде ел камап торганнан соң, крепость стеналарын ваттырып, Казан шәһәрен ала бу. Сөембикә дошманының җиңүен күргәч, ире күмелгән мәчетнең мана- расына менә дә аска ташлана. Менә шуннан соң инде хан мәчетен «Сө- ембикә манарасы» дип атый башлыйлар.

      ШӘРИФКОЛ

      Русия таифәсе тугыз йөз алтмыш беренче елда татарларны җи- ңеп, Казан каласын тирә-ягы белән басып алганда, кала эчендә сигез манаралы бер җамигъ мәчете һәм Тажик ермагы дип танылган мәхәл- ләдә янә бер мәчет вә мәдрәсә бар иде. Галимнәр, шул исәптән габбаси * изгеләр вә галәви сәедләр * күп иде. Аларның рәисе «Изгеләр җитәкче- се» дигән ат казанган Шәрифкол* исемле, ислам ханнары вә шәһәр халкы алдында газиз вә мөхтәрәм бер кеше иде. Русия князьләре Казан ханнарына илче җибәреп хатлар күндергәндә, мулла Шәрифкол исеменә дә хатлар һәм бүләкләр җибәрәләр иде, диерләр. Соңында, русиялеләр Казанга һөҗүм иткән вакытта, ул үзенең яраннарын вә иярченнәрен янына җыеп, мәдрәсәгә кереп, аның түбәсе өстендә руссия- леләр белән каты сугыш кылып, руслар тарафыннан мәдрәсә түбәсеннән чәнчеп төшерелеп, шәһид булды.

      ҮЛМӘС АБЫЗ

      Иске заманда Норлат * авылында бер изге кеше бар иде, Үлмәс абыз диерләр иде, аның ике углы бар иде. Берсе — Габделкасыйм, икенчесе Габделхаликъ исемле иделәр, Әбелгаликъ дип мәгъруфдер. Бәгъзеләр риваять кыла: Үлмәснең атасы Дусмәт исемле иде, дип. Мәз- күр Үлмәс үзенең ике углы белән, ягъни Габделкасыйм вә Габделха- ликъ белән өчесе дә мөселманнар арасында изге кешеләр дип мәшһүр- дер. Ләкин ул Үлмәснең Касыйм исемле углы озак яшәмәгән, яшьлегендә вафат булгандыр. Әмма Үлмәс һәм бер углы Габделхаликъ Иван Ва- силич Казанны алган вакытта сәламәт иде. Казан сугышы вакытында иртә намаз укыгач, җәяүләп Казанга барып, сугышып, ястүгә Янә Норлатка кайтырлар иде. Казан бәетендә * Үлмәс вә Әбелгаликъ дигәне ошбу адәмләрдер.

      ӨЧ ТИРӘК ИЗГЕЛӘРЕ

      Иван Грозный Казанны алган вакытта, җиде кыз, шәһәр кырыена килеп, һөҗүм итүчеләрне каргап торганнар. Шәһәрне ала алмый торула- рына ачулары чыккан сугышчылар аларны куа башлаганнар. Кызлар хәзерге татар зираты кырындагы Өч Тирәк * дигән җиргә җиткәч, җир ачылып, аларны үзеңә алган. Шуңа күрә бу урын халык арасында изге дип санала.

      БАТМАН БАТЫР

      Ошбу хикәяте гаҗибә ки, шәһри Казанның ни рәвешчә вәйран улдыгыннан хәбәр бирер, вә Кәчим * хан ки, Меңгә * барып үзенә бер шәһәр бина кылып, бәгъдә вәйран булмышын белдерер, вә һәм Русия мәмләкәтенең ни рәвешчә ошбу даринга галиб ижрайе әхкам итүен белдерер. Мәгълүм була ки, ошбу Казан дигәне әүвәл Кытай вилаятен- нән бер җәмигъ килеп, ошбу утыз чакрым кадәре югары бер шәһәр бина кылып, ничә вә ничә еллар ханлык кылды. Мин бәгъдә ошбу хан нәселеннән ике угыл булды. Олысы монда түбәндә килеп шәһәрне хәзерге Казан урынына күчерде. Кечесе Кәчим хан исемле иде, Хан Кир- мәнгә * барыб бер җәмигъ гаскәре илә шәһәр бина кылды. Бу ике газиз берсе Казанда вә берсе Хан Кирмәндә ханлык кыйлырлар иде. Русия мәмләкәте ул вакытта накысрак иде, хәтта ки Казандагы ханга бер- ничә плат биреп тора иде, дип хикәя кылмышлар. Көннәрдән бер көн Русия падишаһы Кәчим хан илә мөшавәрәт кылыштылар. Русия падишаһы әйтте: «Әй Кәчим хан, безнең бу рәвешчә Казан ханына плат бирүебез егетлектән имәстер, әгәр кабул итсәң, бу акчаны аңарга бир- мик, аның илә сугыш кылып, аны басыйк, аңарга бирә торган платны сезгә бирермен, — диде. — Әмма мәмләкәтнең ярымын мин алып, ярымын син алырсың», — дидектә, Кәчим хан бу эшне савап күрмеш, диделәр. Бәс, падишаһ бу эштә Кәчим хан илә вәгъдәләшеп кәнд үзенең рәислә- ренә киңәш кылды вә бәгъдә бер кичәдә үзенең падишаһ киемнәрен ас- тан киеп, йурнык киемнәрен өстән киеп, шәһәр эчендәге рәисләрнең тә- рәзәләре үзрә тыңлап йөрер иде, минем эшемне рәисләр савап күрдеме дип. Бәс, буйлә булдыкта бер йурнык падишаһны бу рәвештә күрде, «аһ, падишаһ!» дип белмәде, бәс, падишаһны тотып берничә зарбә иләде. Бәс, падишаһ бу йурныкка гозер кылып әйтте ки: «Әй фәлән, бу рәвешчә мине кыйнама, әйдә икәү барып кабакта эчик», - диде. Бу йурнык разый булып, бардылар. Бер ничә кадәхе гаскәри эчтеләр. Падишаһ әйтте: «Әй фәлән, без икәү дуст булыйк, таңда әгәр син иртә торсаң - син мине чакыр, мин торсам - мин чакырам», — диде. Йурнык кабул иттектә: «Мин сине кайдан белерем?»- диде. Падишаһ әйтте: «Син бүрегеңне миңа бир, мин үземнекен сиңа бирермен — шуннан беле- шербез», — диде. Бәс, падишаһ үзе бүрекне астындагы тажы илә йур- ныкка бирде, аның бүреген үзе киде. Бәгъдә исәнләшеп киттеләр. Таң булгач, йурнык торып карады исә, бүрек астыннан падишаһның таҗы чыкты. Бәс, бу эшләрне күреп зиядә хәвефтә булып тордыгында ка- рады, күрде ки, падишаһның вәзирләре моның артыннан ничә вә ничә гыйззәт белән килмешләр. Өндәделәр. Бәс, моны алып падишаһ хозу- рына киттеләр. Падишаһ ничә хөрмәт вә гыйззәт илә каршы чыгып, гыйззәт кылды вә һәм дуст булдылар. Мин бәгъдә падишаһ Казанга сугышырга чыктыкта бу йурныкны үз урынына калдырды... Бәс, пади- шаһ шәһри Казанга китте, ничә вә ничә еллар сугыш кылып, шәһри Казанга галәбә табып, хөкем кылырга хаким вә өмараларны үзеннән куйды. Бәс, Кәчим хан килеп, Русия падишаһына гарыз кылды: «Әй, падишаһ, безнең вәгъдәбез бу мәмләкәтне уртак итәргә иде, кайу җирне үзеңә алып, кайусын безгә бирерсең?», — диде. Падишаһе Русия вәгъдә- сенә хилаф кыйлып әйтте ки: «Мин сиңа һич җирен бирмәм, — диде, — әгәр аласың килсә, үзең сугыш кылыр идең», — диде. Бәс, Кәчим хан илә араларында фәсад булып, сугыш кылыр вә һәм ничә вакытлар сугы- шып, Кәчим ханга галиб булып, ул мәмләкәткә һәм малик булды. Ижрайе әхкям өчен хакимнәр үзеннән куйды. Ошбу вакыт Казанда булган мөселманнарның олуглары, сәркәшлек кылып хаким вә өма- раларны һәммәсен үтереп, мөселман әхкамын ижраэ кыла башладылар. Бәс, Русия падишаһы бу хәбәрне ишетеп, яңадан гаскәр кылып, шәһри Казанны икенче кәррә алып, әкябирләрнең һәммәсенең башын кистерде. Шуның өчен Казанда кол нәселе дип кылмышлар, олуглардан һич калмаганы өчен. Әмма качкан кемсәләрдән берсе Батман батыр иде. Казанка суы артында урманда ат менеп йөрер иде. Бәгъзе вакыт- ларда Казан эченә кереп утыз-кырык баш кисеп, дәхи Казанка артына чыгып китәр иде. Көннәрдән бер көн бер маржа Казанка суы артына чыгып йөрер иде, күрде ки, бу баһадир — уйкыда; аты, ияре илә, ашап йөри. Уйлады ки, мин качсам да, әгәр уйганса, мине шунда ук үтерер, диде. Кулына таш алып Батман батырны таш илә атты. Ходаның казасы илә җан тәслим кылды. Бәгъдә батырның аты иясен бу рәвештә күреп, килеп биленнән кабып күтәреп алып китте. Филхал маржа күзендән гаиб булды, соңын хода теләгән җиргә илтеп куйды, кяферләр бу Бат- ман батырның сөяген таба белмәделәр. Бәс, Батман батырның үлеме маржадан булды, шуның өчен «батыр үлеме марҗадан» дип мәсәл кы- лалар...

      ХЫЯНӘТЧЕГӘ «БҮЛӘК»

      Казанны алуга Иван Грозный гаскәрләренә ярдәм иткән бер хыя- нәтчене, бүләкләү өчен, Иван Грозный каршына китергәннәр.

      Аның турында патшага: «Бу кеше безгә Казан каласының серләрен җиткереп, эшебездә ярдәм итте», — дигәннәр.

      Патша: «Бу кеше үз халкына хыянәт иткән, ул безгә дә яхшылык итмәс. Аңа бүләк шул булыр: авызына күп итеп көмеш эретеп салыгыз!» — дип боерган.

      ЯВЫЗЛЫГЫ БАШЫНА ҖИТКӘН

      Иван Грозный чит илләрне басып алып, аларның барысын да хри- стиан итәргә хыяллана һәм сугышка хәзерләнә икән. Анасы аны бу уеннан кире кайтырга үгетли икән. Ә Иван анасын тыңламаган, һаман үз ниятендә калган. Шуннан бер көнне анасы моны чәчәкләр бакчасына алып кергән дә: «Менә кара, төрле-төрле чәчәкләр бергә ничек матур, әгәр бер төрле генә булса, нинди күңелсез булыр иде. Халыклар да шулай бит», — дип үгет биргән. Иван аннан соң да үз эшен эшли биргән. Шуннан соң ул, явызлыгыннан корсагы шартлап, үлгән, ди.

      ӘБИ ПАТША

      Мәгълүм уладыр: әби падишаһдан * элек булган падишаһлар әһле исламга дошман булганнар. Мәсҗедләр салырга ихтыяр булмаган, хәтта Аксак Каратун * вакытында аслан мәсҗед булмаган. Әһле ислам анда- монда кабыктан вә тактадан ясап кына җыелып укыган. Әби падишаһ 1777 дә падишаһ булгач*, әһле исламны яхшы күреп, мәсҗедләр салыр- га әмер иләгән*. Хәтта Казанга килгәндә* әһле исламны чакырып: «Урыс җәмәгасе сезгә җәбер кылмыйлармы, сезне хурламыйлармы?» — дип сорап, мөселманнар: «Җәбер кылмыйлар», — дип әйтәләр икән. Хакимнәргә дә: «Мөселманнарга җәбер кыйлмагыз», - ди икән. Мәсҗед салырга әмер булгач, әһле ислам, вакытны ганимәт белеп, мәсҗедләр салырга бик иҗтиһад кылганнар. Хәтта әби падишаһ Казанга килгәндә Иске бистәдә Юнысовлар мәхәлләсендә вә Апанаевлар мәхәлләсендә булган ике мәсҗеднең * фасадын күрсәтеп биргән, дип мәсмугъмыздыр. Мөселман халкы мәсҗедләр салып манарасын кылдыкда, хакимнәр төшеп карап: «Мөселманнарга мәсҗед салырга рөхсәт бирдең, бик биек итеп салалар», - дип гариза язганнар. Әби падишаһдан җавап килгән: «Мин йир йөзенең падишасы, йир өстендә хөкем йөртеп йир өстендә урын күрсәттем, һава тарафында минем эшем юк, ихтыярлары үзләрендә», - дигән.

      КАЗАННЫҢ КАДИМГЕ ПЛАНЫ ВӘ КАДИМГЕ ГЫЙМАРӘТЛӘРЕ

      Кадимге гыймарәтләр вә һәм Казан алынгач гыймарәт кылын- ган гыймарәтләр: асыл крепостьның тавы, күп мөәррихләрнең гөма- ны буенча, адәм ясаган тау дип сөйләшәләр. Аның өчен: крепость та- вының ташлары такта ташлардан өеп ясаган тауга охшыйдырлар. Ләкин һәрбер хосусән урыс тәварихларында язылган нәрсәләр белән татбикъ кылып азапланырга безгә лазем түгел, бәлки безнең максудымыз урыс- историясендә булмаган эшләрне, халык авызындагы риваятьләрне мәй- данга чыгармакдыр. Юк исә, кулыбызда алты җирд Карамзин* тәварихе бар иде. Бу рисаләне тасниф кылганда тәшвиш бирмәсен, дип кешегә бирдем, чөнки шундаен исторически китаплар кулда булса, бер-бер шөбһә вакыйг булганда, бу нәрсә урыс тәварихләрендә ничек икән дип, карала башлыйлар. Монда тик халык авызындагы сүзләрдән фәһем итеп, максуд халык авызындагы сүзләрне дә риваятьләрне кәгазьгә мендерүдер.

      Казанның хан заманасындагы кадимге крепость стенасы агач сте- на булгандыр. Бөтен имән агачыннан берничә кат итеп салган стена икән. Казанның крепость хисарында унике капкасы бар һәм кре- пость хисары бу замандагы крепостьтан зуррак булгандыр. Урыс патша- лары Казан алынгач берничә елдан соң таш стена ясаганнардыр.

      Гостинный урыннары * һәм толчок тирәләре * хисар эчендә булган- дыр. Юнусов мәсҗедендә толчоктан чыккан кабер ташы хәзер дә бар- дыр. Хәзердә Проломный урамы * дип әйткәне урыс гаскәре дары белән ваттырып кергән җирдер. Шуның өчен «Проломный урам» исеме калгандыр. Казан тирәсендә һәммәсе калын урман булган. Мокрыйлар *, Печән базары * тирәләре сазлык, камышлык вә һәм Печән базары күл булгандыр. Проломный урамның Балык базарына * таба башы һәм саз- лык күл икән; тирес, туфрак тутырып урам ясаганнардыр. Водопровод өчен труба салганда замечать иткән кешеләр бардыр. Күтәреп ясаган җир икәнлеге заһирдыр вә һәм Суконныйлар вә һәм Арча кыры * белән тоташ Әмә таулары * һәммәсе урман булгандыр. Казаннан мөселманнар куылгач, Әхмәд исемле кеше Әмә тавында мәкам тоткан. Шул сәбәпле Әмә тавы дип аталып калган. Әмә тавы асылда Әхмәд авылы дигән сүздән мөхәррәфдер. Әмә тавы кадим мөселман авылы булгандыр. Әмә тавында чүлмәк эшләүчедән сорашканым бар, ул риваять кылды, бездә элгәре татарча язган ташлар бар икән, дип, вә моңар куәт - Аитов Мөхәммәтҗан хәзрәтләре үзенең бабаларыннан риваять кылып сөйләшә: моннан мөкаддәм йөз еллар чамасында Әмә тавында мөселманнар һәм бар икән. Гаетләрдә, бәйрәмнәрдә муллаларга сәдака вә һәм үзенең ашлыгыннан гошер китерәләр икән. Дәхи Гобәйдулла мулла углы Мөхәммәдьяр үзенең атасыннан риваять кылгандыр: Әмә тавында ка- димрәк, ягъни тәкърибән 1750 нче елларда яки 1760 нчы елларда мөселманнар бар икән. Гобәйдулла мулланы ашка Коръән укырга вә корбан чалырга алып китәләр икән һәм озын-озын буйлы кешеләр иде диер икән. Мөхәммәдьяр 1850 нче елда вафатдыр. Иван Василич Казан- га хәмлә кылып сугышлар була башлагач, Казанның ханзадәләре вә әкябирләре вә һәм байлары вә хуҗалары күбесе качып беткәннәр. Бәгъзеләре күл башында әрхәрәй бакчасы * урынында бер авыл булып утырганнардыр. Әрхәрәй бакчасы янында хәзердә дә ташлар бардыр. Әмма Казанда хәзердә хан заманасыннан калган бары хан мәсҗеде дигән манара бар. Бу манара асыл Сөембикә ханым салдырган манара- дыр *. 1535 нче елларда Сөембикә ханым Җан Гали хан никяхында булгандыр. Җан Гали хан урыс ханнарына әсир булып, урыс ханнары аны үтерткәннән соң, Сөембикә ханым берничә еллар, углы Сафа Гә- рәй * үсеп җиткәнче, үзе ханлык кылгандыр вә һәм бу манара Сөембикә ханлыгы заманында гыймарәт кылынгандыр. Ләкин бәгъзе урыс мөәр- рихләре бу манараның гыймарәтен Алексей Михаилич * заманасына ки- терәдер. Ягъни гөман кылалар, бу манара Алексей Михаилич замана- сында - Казан алынгач йөз еллар чамасында, ягъни 1645 нче елларда гыймарәт кылынгандыр, диләр. Ләкин моңар дәлилләре бик зәгыйфьдер, чөнки алар гөман кылалар, бу манараның архитектурасына караганда урыс эшенә охшыйдыр, диләр. Сөембикә заманасында гыймарәт кыйлы- нып та, урыс архитектурасына охшаса, гаҗәп түгел аның өчен: Казан- ның соңгы ханнары, әлбәттә, урыс калаларына барып йөреп урыс гый- марәтләрен күргәннәре бардыр вә һәм урыс халкының мигъмарларын китертеп гыймарәт кылдырганнардыр. Әгәр бер тәкъдир бу манара Алек- сей Михаилич заманасында гыймарәт кылынган булса, ул заманда урыс халкы азрак ачыла башлаган иде, әлбәттә, бер-бер төрле бу хосуста язу-сызу булыр иде, халәнки бер дә әйтмиләр.

      БИСТӘ ДИМӘК КЫЙССАСЫ

      Ядгэр *, Шинбикә * өчен Болакның кояш батыр ягында күлгә каршы әлхәрәй күмелгән җирдән күп ары бер зур бакча кылдырып, эченә бик гали әнваг зиннәт илә мөзәйен булган өйләр вә гыймарәтләр ясаткан икән. Заманында үзе һәм күп вакыт килеп торып, олуг бикләре берлән сәйр вә тамаша кыйлалар икән. Әнваг җимешләр агачы вә гөлләр иктереп вә әнваг кошлардан вә башка гариб хайваннардан күп хайван- нар бар икән. Шинбикә даимел оукат хадимәләре вә кавем-кардәш- ләре вә ханнардан калган ниса җәмәгате илән шунда тора икән. Вә үткән ханнарның да бәгъзеләре җәй өчен килеп тамаша вә сәйранлык кыйлырдай урыннар кылганнар икән. Вә һәм Казаннан ага вә әгънияла- рының да бакчалары вә сәйранлык йирләре булып, җәй көннәре күб- рәк ошбу йирләрдә торалар икән. Әмма йортлары берлә торган кеше- ләр юк икән. Шинбикәнең бакчасы ул вакытта бер гаҗәп урын икән, Казан халкы бу якны Шинбикә бостаны дип әйтәләр икән. Урыс биге Казанны алгач, мөселман халкы һәммәсе, Шинбикәне баш иләп, урыс бигенә: «Болакның ул ягында урыс җәмәгасы, бу ягында мөселман тор- сын», — дип гариза биреп, урыс биге һәм кабул күреп, мөселманнар һәм- мәсе бу якка күчеп, әгъниялары өйләр салып, фөкаралары өйләр салганчы бәгъзеләре байда торып, бәгъзеләре зимләнкә ясап, бәгъзеләре киездән чатырлар корып торганнар. Болакның ул ягын урыс ягы, бу ягын мөселман ягы дип атаганнар. Соңра мөселманнар күбәеп, мәсҗед вә мәдрәсәләр булып, шәех Зәйнетдин * вә Садретдин * әфәнденең һим- мәтләре берлән голәмалар һәм булып абад булган. Урыс биге һәм Шинбикәне ригая иләп мөселманнарның бәгъзе эшләрен Шинбикә- гә тапшырган. Мөселманнар бу якны, Казан исеме белән әйтми, Бостан дигәннәр. Күп заман шул исемдә йөреп, соңра халык бозып, «бистә» дигәннәр.

      КАСЫЙМ ШӘЕХ

      Халык арасында Кашәм шәех диерләр, бер мәшһүр нәселдер. Асылы Касыйм шәех * булып, Кашәм шәех аннан мөхәррәфдер. Мәрхүм Сөләй- ман Аитовның бабаларыннан риваять кылып сөйләшүенә бинаән, бу Касыйм шәех дигән адәм Иван Васильич Казанны алган заманда сәла- мәт иде вә һәм Кабан күле урынында бары сазлык-камышлык җир иде, бу кадәр зур күл юк иде. Камышлык арасында кабан дуңгызлары вә гайре ерткыч хайваннар оялап яталар иде.

      Кайчан Иван Васильич Казанны алып, сугыш беткәч, Казанда кал- ган мөселманнарны кала эчендә торудан мәныгъ кыйлды. Мөселман- нар, каладан чыгып, Кабан күле буенда бистә булып утырдылар. Алар- ның арасында олуглары Касыйм шәех дигән адәм иде. Болар каладан чыгып бу җирләргә урнашкач, хатын-кыз җәмәгате: «Касыйм шәех безне ниндәен сусыз, чебенлек җиргә китерде», — дип сукрана иделәр. Касыйм шәех ишетте. Беркөнне иртә белән бер хатын су эзләргә төшсә кирәк, ул хатын күрде: Касыйм шәех таһарәт алып тора, вә һәм өстеннән биш- мәтен саладыр да, таһарәт алган суына бишмәт итәкләрен тиереп, сөй- рәп китәдер. Аның артыннан су чыгып, җәелеп бара, имеш. Җәелә-җәелә зур күл була. Кабан күленең асылы бу, имеш. Вә һәм Касыйм шәех хәзрәтләре шуннан китеп күл башында иртә намазының сөннәтен укый, Шәһри Болгарда фарызын укый, өйлә намазын Бохарада укый. Шуннан кайтып Казанга килмәгәндер. Мәшһүр риваятьләр икътизасында мәз- күр Кайсым шәех бер кәрамәт иясе адәм булып, бу заманда безнең Казан халкы бер-бер мөшкел эш вакыйг булса, Касыйм шәехтән исти- ганә теләп рухына сәдака бирмәккә нәзер әйтәләр, эшләре морадла- рынча булса, нәзерләренә вафасызлык кылмас өчен, әлбәттә, шул Касыйм шәех рухына әйткән нәзерләрен бирәләр вә һәм сәдакане шул ул Касыйм шәех нәселенә бирәләр.

      ИШБУЛАТ МУЛЛА НӘСЕЛЕ

      Алла разый булсын Аитов Мөхәммәтҗан хәзрәтләренә, бу көнгә чаклы онытыла язган риваятьләрне үзенең ата-бабаларында ишетелмеш рәвешчә саклап һәм бәгъзесен үзенең мәҗмугасенә язып куймыш икән. Бу хосуста аның берничә статьясы белән файдаланамыз. Бәли, халык арасында күп риваятьләр бар; ләкин халык авызыннан җыю бик читен. Кайсы вакыйганың ахырын, кайсы вакыйганың башын гына беләләр. Бәгъзе риваять кылучылар бер вакыйганы икенче вакыйгага кушып сөйлиләр. Шул сәбәпле мөбһәм булып каладыр. Мөхәммәтҗан Сөләй- ман углы Аитов үзенең бабаларыннан риваять кылып сөйләшәдер. Хо- сусан, Ишбулат мулла диерләр икән, бер бабасы булган. Казан халкы арасында үзенең заманасында мәшһүр вә могтәбәр адәм булгандыр. Хәт- та күп заманга чаклы, Ишбулат мулла заманы, дип аның вакытыннан тарих тотып сөйләшәләр икән. Мәзкүр Ишбулат мулланың Аитов Мө- хәммәтҗанга карабәте - ошбу рәвешчәдер: Ишбулат мулланың углы Габдерәзак, аның кызы Хәбибә-Хәйбә диерләр икән, 1809 нчы елда ва- фатдыр. Мәзкүр Габдерәзак кызы Хәбибә бистәнең йомышлы татар Аит Бакый углы никяхында икән. Аит Бакый углы 1797 нче елда вафат- дыр, 70 яшьләрендә. Ул Аитның берничә углы булып, җөмләдән берсе Аитов Мөхәммәтҗан хәзрәтләренең атасы Сөләйман дигән кеше бул- гандыр; вә һәм Сөләйман Аит углы сиксән яшьләрендә вафатдыр, 1844 нче елларда.

      Гәрчә тәкраре вакыйг булса да Аитов Мөхәммәтҗан хәзрәтләре үзенең атасыннан ишеткән риваятьләрне язып куймышынча гайне гыйбарәте белән языйк. Аитов хәзрәтләре әйтәдер: Ишбулат мулланың углы Габдерәзак, аның кызы Хәбибә (Хәйбә диерләр икән, 1809 нчы елда мартта вафат) Иске бистәнең йомышлы татар Аит Бакый углына бар- ган иде. Аларның угланнары: Сөләйман, Муса, Йосыф иделәр. Мәзкүр Сөләйманның алтынчы һәм иң кече углы - ошбуны язгучы мин, Ка- занның өченче гилди сәүдәгәре Мөхәммәтҗан Сөләйман углы Аитов *, 1823 нче елда октябрь бишенче көнендә дөньяга килгән. Бабамыз Аит- ның чын аты Гаед; 1797 нче ел ноябрендә алтмыш алты яшендә ва- фат булмышдыр. Әткәмез Сөләйман 1844 нче елда август 11 ндә сиксән яшьтән узып вафат булды. Әткәмез Ишбулат мулла хакында күп сүз- ләр сөйләр иде; күп мәдех кылыр иде. Вилаятьтә вакыйг булган бер- бер эшне әйтсә, ул вакыт Ишбулат мулла заманы дип, тарих күк итеп әйтер иде. Әмма үзеннән никадәр мөкаддәм икәнен сөйләшкәне хәте- ремдә юк. Хәтта Габдерәзак бабайны һәм исәнлеген дә белгән күк түгел иде.

      ГАБДЕРӘЗАК БАБАЙ

      Ишбулат мулла үзенең бер углы Габдерәзакны уналты яки унҗиде яшендә хәзерләп чирүгә җибәргәндә, атын иярләгәч, үртен ияренең каешын кискән. Габдерәзак атлангач, ияр кыелып, ат өстеннән егылып төшкән. Аннан соң Габдерәзак тиз үк кесәсеннән каешын, безен алып теккән дә, дәррәү атка атланган. Шул вакытта Ишбулат әйткән: «Яхшы, бәрәкалла, углым, иншалла көн күрерсең; инде яхшы ат алып кайт», — дигән, һәм углын чирүгә озатып җибәргән.

      Шуннан соң Габдерәзак берничә ел чирүдә йөргәч, кайткан заманда сатып алырга яхшы ат сораша башлаган. Юлдашлары әйткән: «Ат бе- лән ни эшлисең?» дигәннәр. Габдерәзак әйткән: «Әти яхшы ат алып кайтмага кушкан иде», — дигән. Аннан соң бер олуграк юлдашы әйткән: «Атаңның ат алып кайт дигән сүздән морады яхшы исем алып кайт дигән сүзедер», — дигән.

      Габдерәзак кайтыр заманда атасы түшәктә сырхау икән. Габде- рәзак кайтып җиткәч тә, кереп: «Габдерәзак углың кайтты», — дигәннәр. Ишбулат мулла шул сәгать җан тәслим кылгандыр. Шул сәбәпле безнең нәселнең картлары, карчыклары һәр заман яшьләрне нәсихәт кыла кил- гәннәр: «Һәр кайчан авыру кешегә кинәттән бер хәбәрне әйтмәгез, Габдерәзак бабай атасы шулай кинәттән хәбәрне ишеткәч үлеп китте», дип, мисал итеп китерәләр.

      АКСАК КАРАТУН

      Аксак Каратун * дигән әрхәрәй булган. Аның исеме тәварихларда Лука Канашевич языладыр. 1738 нче елда Казанга әрхәрәй булып кил- гәндер. Бу Аксак Каратун дигән әрхәрәй булгач, казан мөселманнарын чукындырмак ният кылып бу эшкә багыйс әүвәл бу булыпдыр: башта бер сәүдәгәр (фәләннәрнең бабасы дип әйтер иде *) Идел буе калмыкла- рыннан берничә яшь угланнар сатып алып килгән икән. Шуларны ул за- манда бер мөәзин (аның һәм исеме хәтеремнән чыкты; әткәй фәләннәр- нең бабасы, дип исеме белән сөйләр иде) иман тәлкыйн кылып, мө- селман итептер. Янәдән Гайса баба дигән бер баба бар икән (Шумруш-. ный Гали дигән вә һәм Шайтан Шәриф дигән адәмнәр шул Гайса баба- ның нәбирәләреннән икән; моннан мөкаддәм егерме еллар чамасында


      Чыганаклар һәм искәрмәләр

      (уку өчен монда басыгыз)

      Чыганаклар

      Әкиятнең тексты түбәндәге китаптан алынды:

      [ТХИ-1977]
      Томны төзүчеләр, искәрмәләрне хәзерләүчеләр Халидә Гатина, Хәмит Ярми (1977) Татар халык иҗаты, Беренче китап, Әкиятләр. Казан, Татарстан Китап Нәшрияты.

      Әлеге китап — «Татар халык иҗаты» дигән унөч томлыкның беренче китабы. 12 том 1977—1988 елларында, 13 нче томы 1993-тә басыла. Түбәндәге Искәрмәләр һәм әкиятнең сюжетын Аарне-Томпсон кебек системалар буенча классификацияләүче «Әкият сюжетының типологик анализы» дигән бүлекләр дә шул китаптан алынды [Сәлимҗан].

      Искәрмәләр

      [ТХИ-1977] ачыкламасын уку

      Бу китапка кертелгән әкият текстларының бер өлеше моңа хәтле төрле вакытларда, төрле җыентыкларда дөнья күргән булса да, төп өлеше әлегә кәдәр беркайда да басылмаган әсәрләрдән тора. Алар, нигездә, соңгы егерме ел дәвамында Урта Идел, Урал буйларына, Көнбатыш Себер өлкәләренә оештырылган фольклор экспедицияларе вакытында язып алынган әкиятләр. Берничә текст В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан Дәрләт университетының Фәнн китапханәсе каршындагы кулъязмалар бүлегеннән сайланды.

      Мәгълүм булганча, фольклор әсәрләренең, шул исәптән әкиятләрнең дә, җанлы яшәешенә хас үзенчәлекләрнең берсе — аларның вариантлылыгы. Аерым әкиятләрнең дистәләгән вариантлары бар. Бу китаптагы «Камыр батыр», «Салам Торхан», «Аю, бабай, Төлке» һ. б. кайбер әкиятләр шуңа бер дәлил. Китапта андый текстларның һәммә вариантлары да түгел, ә сюжеты һәм әкиятченең сөйләү стиле, тел байлыгы ягыннан аеруча характерлы, үзенчәлекле булганнары гына бирелде. Текстлар бүлегендә вариантлар бирелмәгән очракларда теге яки бу әкиятнең моңа хәтле басылган яисә кулъязма хәлендә сакланучы вариантлары хакындагы мәгълүмат һәр әкият турындагы белешмә-аңлатма бүлегендә китерелде.

      Белешмә-аңлатма бүлегендә шулай ук әкиятнең кайда һәм кайчан басылган булуы хакындагы мәгълүматлар бирелде.

      Татар халык әкиятләрен башка халыкларның әкиятләре белән тарихи-чагыштырма планда, уртак яки охшаш сюжетларны ачыклау юнәлешендәге фәнни эзләнүләр әүвәл дә булган (К. Насыйри һәм В. Поляков, М. А. Васильев хезмәтләре). Шул традицияне дәвам итеп, бу китаптагы әкиятләрне башка халыкларның әкиятләре белән чагыштыру буенча шактый эш башкарылды. Нәтиҗәдә, татар әкиятләре белән охшаш сюжетлар, уртак мотивлар, геройлар тарихи-генетик яктан безгә кардәш булган төрки халыкларның әкиятләре хәзинәсендә генә түгел, тарихи-культура, күршелек мөнәсәбәтләре буларак, рус халык әкиятләре составында очравы да ачыкланды. Шуның белән бергә Кавказ халыкларының, фарсыларның әкият мирасында да татар әкиятләренә хас булган сюжетлар яшәвен күрсәткән мисаллар аз түгел. Әкиятләрне чагыштырма тикшерүнең нәтиҗәләре белешмә-аңлатмалар бүлегендә һәр текстка карата күрсәтеп барылды. Шуның өстенә татар әкиятләренең дөнья халыклары әкиятләре белән типологик якынлыгын гәүдәләндергән мәгълүматларны бергә туплау буенча да беренче адымнар ясалды. Ул мәгълүматлар искәрмәләрнең иң ахырында — әкият сюжетларының типологик анализ исемлегендә күрсәтелделәр.

      Югарыда әйтеп үтелгәнчә, том өчен сайланган әкиятләр төрле өлкәләрдә, төбәкләрдә яшәүче һәм төрле диалектларда сөйләшүче татарлардан язып алынган.

      Бу хәл, әлбәттә, әкиятләрнең тел, стиль үзенчәлекләрендә чагылыш тапкан. Әкиятче информаторларның теленә хас һәммә үзенчәлекләрне тулы хәлендә чагылдыру мөмкин булмады, билгеле. Алай да, һәрбер әкиятченең үзенә генә хас төп хикәяләү алымын мөмкин хәтле сакларга тырышылды. Иске җыентыклардан алынган текстлар хәзерге орфография нигезендә бирелде, аларның исемсез булганнарына, эчтәлегеннән чыгып, исем куелды.

      Татарстан һәм күрше республика, өлкәләрнең район, авыл исемнәре әкият язылган вакыттагы административ бүленеш буенча күрсәтелде.

      Томга урнаштырылган әкиятләр турындагы мәгълүматлар белешмә-аңлатмаларда рим цифрлары белән түбәндәге тәртиптә бирелделәр:

      1. Әкиятнең кайда, кайчан, кемнән, кем тарафыннан язылуы яисә нинди чыганактан алынуы.
      2. Әкият тексты басылган чыганаклар.
      3. Әкиятнең вариантлары.
      4. Башка халыклар әкиятләрендәге сюжетлар белән охшашлык, якынлыкны күрсәткән басма чыганаклар.

      Белешмә-аңлатмалар бүлегендә файдаланылган чыганаклар исемлеге түбәндәге шартлы кыскартулар буенча бирелде.

      Абага
      Абага чәчәге. Татар халкының сатирик әкиятләре. Э. Касыймов. Казан, 1962.
      Азерб.
      Азербайджанские сказки. Н. Сеидов. Баку, 1960.
      АС
      Армянские сказки. А. И. Иоаннисиан. М., 1968.
      Афанасьев
      Народные русские сказки А. Н. Афанасьева. В трех томах. М. 1957.
      Балинт
      Kazani-tatar: Nyelvtanulmanyok Szövegek es forditas. Gvüjtotte es forditotta szentkatolanai Balint Gabor. Budapest, 1875.
      БХИ, I
      Башкорт халык иҗады. Әкияттәр. М. Минһаҗетдинов, Ә. Харисов. Беренсе китап. Өфө, 1976.
      БХИ, II
      Башкорт халык иҗады. Әкияттәр. М. Минһаҗетдинов, Ә. Харисов. Икенсе китап. Өфө, 1976.
      БНС, 1973
      Бурятские народные сказки. Волшебно-фантанстические. Е. В. Баранникова, С. Е. Бардаханова, В. Ш. Гунгаров. Улан-Удэ, 1973.
      БНС, 1976
      Бурятские народные сказки. Волшебно-фантанстические и о животных. Е. В. Баранникова, С. Е. Бардаханова, В. Ш. Гунгаров. Улан-Удэ, 1976.
      Васильев
      М. А. Васильев. Памятники татарской словесности. Сказки и легенды. Казань, 1924.
      Витевский
      Труды четвертого Археологического съезда в России. Том II. Сказки, загадки и песни нагайбаков Верхне-уральского уезда Оренбургской губернии. Казань, 1891, стр. 257—280.
      Гульчечек
      Гульчечек. Татарские народные сказки. Г. Баширов, Х. Ярми. М., 1952.
      Иванов
      М. Иванов. Татарская хрестоматия. Казань, 1841.
      ИОАИЭ
      Известия Общества археологии, истории и этнографии при Казанском университете. Казань, 1878—1929.
      КДУ
      Казан дәүләт университеты гыйльми китапханәсенең кулъязмалар бүлеге.
      КНС, I
      Казахские народные сказки. В трех томах. Том первый. Алма-Ата, 1971.
      КНС, II
      Казахские народные сказки. В трех томах. Том второй. Алма-Ата, 1971.
      КНС, III
      Казахские народные сказки. В трех томах. Том третий. Алма-Ата, 1971.
      Катанов
      Н. Ф. Катанов. Материалы к изучению казанско-татарского наречия. Часть первая. Образцы книжной и устной литературы казанских татар. Казань, 1898.
      КС
      Киргизские сказки. Дм. Брудный и К. Эшмамбетов. М., 1968.
      Кукляшев
      С. Кукляшев. Диване хикәят татар. Казан, 1889.
      Кәлилә вә Димнә, 1889
      Кәлилә вә Димнә. Икенче җилд. Казан, 1889.
      Кәлилә вә Димнә, 1891
      Кәлилә вә Димнә. Өченче җилд. Казан, 1891.
      Мең дә бер кичә
      Мең дә бер кичә. Казан, 1970.
      Насыйров
      К. Насыйров и П. А. Поляков. Сказки казанских татар и сопоставление их со сказками других народов. Казань, 1900.
      Паасонен
      Mischärtatarische Volksdichtung. Heikki Paasonen. Helsinki, 1953.
      ПС
      Персидские сказки. Н. Османов. М., 1959.
      Радлов
      В. В. Радлов. Образцы народной литературы тюркских племен. Часть IV. Наречия барабинцев, тарских, тобольских и тюменских татар. СПб, 1872.
      Рәхим
      Бикчәнтәй углы (Г. Рәхим). Халык әкиятләре. Казан, 1915.
      СНД
      Сказки народов Дагестана. Х. Халилов. М., 1965.
      СНП
      Сказки народов Памира. А. Л. Грюнберг и И. М. Стеблин-Каменский. М., 1976.
      ТНС, 1957
      Татарские народные сказки. Х. Ярмухаметов. М., 1957.
      ТНС, 1964
      Татарские народные сказки. Х. Ярмухаметов. М., 1964.
      ТХИ, 1954
      Татар халык иҗаты. Г. Бәширов, А. Шамов, Х. Ярми һәм Х. Госман. Казан, 1954.
      ТХӘ, 1956
      Татар халык әкиятләре. Г. Бәширов, Х. Ярми. Казан, 1956.
      ТХӘ, 1958
      Татар халык әкиятләре. Г. Бәширов, Х. Ярми. Казан, 1958.
      Тукай
      Г. Тукай. Әсәрләр. Дүрт томда. Казан, 1955, т. II.
      ТС
      Турецкие сказки. Р. Аганин, Л. Алькаева, М. Керимов. М., 1960.
      УНС
      Узбекские народные сказки. М. И. Афзалов. Ташкент, 1963.
      ФФ
      СССР Фәннәр академиясе Казан филиалы, Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты фольклор фонды.
      Фәезханов
      Г. Фәезханов. Хикәят вә мәкаләт. Казан, 1890, 1909.
      ХИ, 1938
      Халык иҗаты. Х. Ярми, А. Әхмәт. Казан, 1938.
      ХИ, 1940
      Халык иҗаты. Х. Ярми, А. Әхмәт. Казан, 1940.
      ХӘ
      Халык әкиятләре. Гомәр Разин (Г. Бәширов). Казан, 1940.
      Яхин, 1900
      Т. Яхин. Дәфгылькәсәл мин әссаби вә сабият. Казан, 1900.
      Яхин, 1902
      Т. Яхин. Саби вә сабияләр өчен мәргуб булган хикәяләр вә мәкальләр һәм олугларны тәнбиһ өчен гаҗаиб булган гыйбрәтләр. Казан, 1902.
      [ТХИ-1977, 382-385 б.]

        #lang pollen

        вафатлардыр вә һәм Гайса бабаның кече хатыныннан туган балалардан килгән нәселләр, хәзердә тентә Габдулла диерләр, сәламәтләрдер; хә- зер дә халык арасында, аналарына нисбәтән, тентәнекеләр диерләр; язу- да һаман фамилияләре Гайсин дип языладыр). Шул Гайса баба ул кал- мык балаларын сөннәткә утырткан икән. Ахыр бу эш урыс түрәләренең колагына төшеп, бу өч кемсәнәләрне алып, һәртөрле газап белән ахы- рында чукындыргач, Гайса бабаны чиркәү астына ябып асрап, ахыр шунда картаеп вафат булмышдыр. Әмма баягы сәүдәгәр, урыс диненә ихлас куйган булып, хәтта бер мөселман юлыкканда аркан әйләнеп һәм мөселманнарның йөзенә карамаган булып, әрхәрәйне ышандырыр икән. Ләкин үзе иманында сабит булып мөәзин (белән) Мәскәүгә китмәккә сүз куешып, вәгъдәләшеп Мәскәүдә юлыкышмакчы булганнар. Ахыр мөәзин, ничек булса, Казаннан китеп, сәүдәгәр ялгыз калгач вә һәм әр- хәрәй бу сәүдәгәрнең урыс диненә ихласы бар кебек сизгәч, Казаннан ераграк, эчкәрерәк әтрафлардан кара халыкны – Нугай юлы вә һәм Закама халкын димләп, чукындыру хезмәтен кушыпдыр. Никадәр ара- кы, прәннек, зөннар вә һәм берничә мичкә кәч биреп чыгарып җибә- репдер. Мәзкүр сәүдәгәр Казаннан чыгып киткәч, бер уңай урында ул нәрсәләрне сатып хәреҗгә акча ясап, шул хәреж белән Мәскәүгә ба- рыпдыр. Мәскәүдә Ока суында коенганда мөәзин белән сәүдәгәр бер- берсенең колач салуыннан таңып юлыгышыплар. Шуннан соң патшага Казан татарларының әрхәрәйдән тарткан җәфаларын күрсәтеп кәгазь биреп, шуннан үзләре Истанбулга качыплар. Ул арада әрхәрәй үзенең һаман мөселманнарга җәбер кылуында мәсүр булып, бистәне яндырып вә һәм мәчетләр, өйләр салырга рөхсәт бирмәенчә, мөселманнарны из- дихамда калдырып вә һәм «чукынсагыз торыгыз, чукынмасагыз шә- һәрдән чыгыгыз» дип кысып, күп яманлыклар кылыр икән. Бистәдә ул заманда таш мәчетләр юк икән. Агач мәчетләр һәммәсе янган икән. Шул заманда намаз укыр өчен бистә халкы кабыктан салаш ясап, шунда намаз укыр икән. Ул салашлар өстенә Аксак Каратун качлар куйдырып- дыр. Качны мөселманнар чалгы белән кисеп төшерепләр. Ул арада бистә янган – һәммә җире буш булып, кеше буе алабута, кычыткан, тигәнәк үсеп, халык алабута эчендә ятыр икән. Бистә халкының олуглары – Ишбулат мулла углы Габдерәзак дигән кеше икән. Аксак Каратун аңа бигрәк каныгыр икән, ягъни халыкны чукындырырга ирек бирмидер, нәсихәт кыладыр дип, кешеләр җибәреп, мөселманнарны кыйнап, сугып тәгъзиб кылырлар икән. Ул вакытта бистәдә Чумарлар бабасы Йосыф дигән вә һәм Нәкә Сәйфулла атасы Ибраһим дигән, бик һиммәт

        егетләр бар икән. Алар Аксак Каратуннан килгән кешеләргә каршы алабута арасыннан күсәкләр күтәреп чыгып, «монда ник килдегез, сезгә ни кирәк?» дип каршы торырлар икән. Аксак Каратун кешелә- ре: - Кая Габдерәзак? — диерләр икән. — Менә Габдерәзак! — дип, Йосыф бабай белән (бу Йосыфлар нәселе шәҗәрәбездә бардыр. Аит Мөхәммәтҗан шәҗәрәсендә) Ибраһим күсәкләрен күрсәтерләр икән. Шулай итеп Габдерәзак бабайны Аксак Каратун кулына төшермәенчә сакларлар икән. Аксак Каратун урамнар чатына качлар утыртып, урам- нарда драгуннар йөртерләр икән, ягъни халык җыелып бер-бер эш кыл- масыннар дип. Безнең егетләр моңа бигрәк үчегеп, төнлә ялгыз-ярым йөргән урыс-улакны тотып үтереп күлгә ташларлар икән вә һәм качлар- ны суырып ташларлар икән. (Риваять буенча, Яңа бистә шул вакытта салынгандыр. Аксак Каратунның җәфасына чыдый алмыйчы, Тихвин- ский урамдагы вә һәм Сөерләр урамындагы кешеләр, күчеп китеп, Яңа бистә урынына барып утырганнар, имеш.) Вә һәм шул заманнарда югарыда мәзкүр булган мөәзин белән сәүдәгәр, Истанбулга барып, хәлифәгә урысның мөселманнарны дин турысында кысып газаплаганын гарыз иткәч, урыска Истанбулдан илче килепдер. Аннан соң патша һәм уянып, Казанга әмер җибәргән. Аксак Каратунны, төшереп, Зөя монастырена япканнар. Шунда күп гомер сөреп, ахырында йөзе тис- кәре әйләнеп вафат булмышдыр. Безнең бистә халкы Мәкәрҗәгә бар- ганда монастырь ишек алдына койма ярыгыннан карарлар икән. Аксак Каратун һаман арлы-бирле шунда йөрер икән; йөзе тискәре килгән икән. Патшаның әмере белән Аксак Каратунны төшереп монастырьга куйганнан соң, мөселманнар бераз иркенләп, йортлар һәм мәчетләр сала башлаганнар. Ул заманда, ягъни тәкърибән 1750 нче елларда, князь Мишәрский дигән генерал-губернатор яки бәгъзеләрнең риваяте буенча, Мусин-Пушкин дигән губернатор мөселманнарга үзе төшеп, йорт урыны үлчәп биргән. Хәзердә Захарский урам диерләр. Жиһанша байлар урамы һәм аннан ары Пләтәнгә чаклы һәммәсе шул губерна- тор үлчәп биргән җирләрдер. Аитов Мөхәммәтҗан хәзрәтләре әйтә- дер: бу сүзләрне әткәбез Сөләйман үзенең атасыннан риваять кылып сөйләр иде, диер. Янә Сәгыйд мөәзин үзенең атасыннан риваять кыладыр (вә һәм Рәхмәтулла Әмирхановның риваяте): бу Аксак Каратун замана- сыннан соң – ягъни Әби патша заманасында, Екатерина Вторая замана- сында – тәкърибән 1770 нче елларда Әби патша Казанга килгәч, мөсел- маннарның һәм олуг байлары Әби патша катына кереп гарызнамә бир- гәннәр, бистәгә таш мәчет салырга рөхсәт сорап. Вә һәм Әби патша, Казан байларының гарызын кабул итеп, таш мәчет салырга рөхсәт бир- гән вә һәм мәчет урынын үзе килеп тәгаен кылган; вә һәм мөселман- нарны бик яраткан; Казанда торган мөддәтендә һәмишә мөселман ара- сына төшеп: «Урыстан җәфа күрмимсез?» — дип сорашып йөргән. Мөселманнар бер дә урыстан шикаять кылмаганнар.

        ЯҢА БИСТӘ

        Яңа бистә халкы күчүдән элек Пукруфкада икән. 1773 елда Пу- гачев елы икән. Казанда Каратун Ычтапан углы князь Мишәрский наместник булып: «Бу халык монда тормасын!»- дип әмер иләгән. Бу халык арасында Мөхәммәт мирзаның бабасы бар икән. Ул ничә адәмнәр белән барып, Яңа бистә урынын сорап, әүвәл шулар күчкән. Мөхәммәт мирзаның углы – Шаһи Алкин. Асыллары Тау ягыннан, урыс Казанны алганда Тау як мирзалары, күп хезмәтләр күрсәтеп, мирзалыкны алган- нар. Шул вәҗхидән аларның сүзе мәкъбул икән. Шуның өчен Яңа бистәнең калага каршы очын Мирзалар башы дигәннәр, хәзер дә шулай мәшһүрдер. Мөхәммәт мирзаның бабалары, кавеме илән килеп, зур гый- марәтләр вә бакчалар кылганлар. Ул вакытта сиксән ике йорт булып күчкәннәр. Иске бистәдән күчмәктән, моны Яңа бистә дигәннәр.

        ДАУД БАБАЙ

        Әүвәл пуплар авылга килеп, көчләп чукындырудан йөргәннәр. Шун- нан пуплар бабабыз Даудка килгәннәр. Дауд бабай риза булмаган, балта алып кергән дә: «Менә балта, башымны чапсагыз чабыгыз, ләкин чукынмыйм», — дигән. Шуннан пуплар: «Син бу турыда кешегә сөйлә- мә», — дип, Даудны тынычлыкта калдырганнар. Даудның улы белән ки- лене бу турыда бөтен авылга хәбәр таратып өлгергәннәр. Шул вакыт кайбер кешеләр чукынганнар, бер өлеше чукынмаган. Хуҗаш чуашлары шул вакытта авылы белән чукынганнар, алар аңарчы мөселман булган- нар, татарча яхшы белгәннәр.

        ИБРАҺИМ КАРТ

        Татарларны чукындыру вакытында Теләче ягындагы бер авылга исправник килеп, куркыту өчен, авыл тирәли ут яктырган. Бер Ибраһим атлы карт бик каты торган, бик каты кычкырышкан. Исправник Ибра- һимны баганага бәйләп куйган. Ибраһим бервакыт: Миңа намаз укырга вакыт җитте, чишегез», — дигән. Аны чишкәннәр. Ул: «Син падишадан узып закон чыгара аласыңмы?»- дип, исправникның битенә төкергән. Ибраһимны Себергә җибәргәннәр.

        ХӘЙЛӘСЕН ТАПКАН

        Хәерби авылына, чукындыру өчен, өч түрә килгән, имеш. Алар старостага килгәч, арадан бер авыл кешесе: «Сез боларны тоткарлап торыгыз, мин кайтып хәнҗәремне алып килим әле», - дип, чыгып киткән. Тегеләрнең арасында берсе татарча белгән. Шуннан соң түрәләр чыгып качканнар, имеш.

        ӘБУБӘКЕР

        Нарат-Елганың Мөслим ягындагы кыр капкасыннан алып Мөслим сыртына кадәр җирләр сукаланмаган булган. Халык аны печән чабып файдаланган. Менә бервакыт, җиләкләр пешеп өлгерә башлаган чакта, унике яшьлек бер кыз бала хәзерге таш утыртылган зират турысында җиләк җыеп йөри икән. Шулвакыт якыннан рус туе үтеп бара икән. Туй- дагы кешеләр гармуннар уйнап, җырлап барганнар. Туй алдындагы мәдәк арбасының алдына икона беркетелгән булган. Туйдагы кешеләр- нең күбесе исерек икән. Әлеге җиләк җыеп йөрүче кыз туйның янына ук килгән. Шулвакыт бер егет бу кызны мәдәк арбасына күтәреп салган. Кызны алып киткәннәр. Кыз кычкырган, елаган. Шул вакытта Нарат- Елга авылының Әбүбәкер исемле урта яшьтәге бер кешесе килеп чыккан. Әбүбәкер туйны туктаткан да кызны бирүләрен сораган. Тегеләр бирмә- гәннәр. Әбүбәкернең кулында балтасы булган, ул урманнан кайтып килә икән. Ул, каты ачуланып, кызны җибәрүләрен таләп иткән. Тегеләр кызны арбадан төшерергә мәҗбүр булалар. Ләкин Әбүбәкерне җибәр- мичә, Нарат-Елгага кайтып, старостага алып баралар да исемен, фамилиясен язып алалар. «Менә бу кеше туебызны туктатып, иконабызны хурлады», — дип әйтәләр. Әбүбәкерне судка бирәләр. Суд үлем җәзасына хөкем итә. Әгәр чукынса, үлем җәзасын алмаштырырга булганнар. Лә- кин Әбүбәкер моңа риза булмаган. Аны төрле рәвештә җәзалаганнар. Соңыннан мунча себеркесенә керосин сибеп, себеркене аркасына бәй- ләп, ут төртеп яндырганнар. Әбүбәкерне, васыяте буенча, туйны тукта- тып, кызны коткарган урынга кабер казып күмгәннәр. Таш утыртканнар. Ташның язуы без яшь вакытта шактый таныла иде. Хәзер кителеп танымаслык хәлгә килгән.

        ЮГАЛГАН АВЫЛ

        Моннан байтак еллар элек миссионер Богослов, үзенең әтрәде белән, Әҗе тирәсендәге мишәр авылларын христианлыкка кертеп йөргән. Ул кайсы авылларда көчләп, үлем белән куркытып, кайсы авылларда хәзинәдән җир-су бирергә вәгъдә кылып максадына ирешә икән. Менә ул Әҗенең шәрекъ тарафында шул эшләрне эшләп йөргәндә, чукынган ми- шәрләрдән берничә кеше аңар тау астында Әҗе дигән бер татар авылы барлыгын сөйләгәннәр һәм берникадәр акча бәрабәренә бу авылга юлны күрсәтүне үз өсләренә алганнар. Әлеге миссионер теге кешеләрне юл күрсәтүче итеп үзенең әтрәде белән Әҗе халкын христиан ясарга юлга чыккан. Җәй башы булганлыктан, һәр елдагы шикелле, авылны өч яктан ташкын суы чолгап алган икән. Богослов Әҗегә якынлашкач, тау өс- теннән караса – түбәндә диңгез шикелле зур ташкын суы җәелеп ята. Ул, бу манзараны күргәч, аптырап, җитәкләүчеләргә бәйләнә башлый. Аларны үзен һәм әтрәден суга батырып үтерергә теләүчеләр дип уйлап, алга барудан туктый. Тегеләр үзләренең ярым-йорты русчалары белән түбәндә татар авылы барлыгына ышандырырга теләп никадәр сөйләсә- ләр дә, Богослов аларга ышанмыйча, башларын кистереп, Әҗегә җит- мәенчә кире кайтып китә вә шул кайтышында Яңа Сала дигән татар авылын көчләп христианлыкка кертә дә, Төмәнгә карап юл тота.

        Хәзер Новоселовка дип йөртелә торган рус авылы элек Яңа Сала исемле татар авылы булып, бөтен халкы белән мәзкүр миссионер тара- фыннан көчләп чукындырылган. Шул вакыт Бадраковлар, Әҗегә качып килеп, чукындырудан котылып калганнар. Хәзер Новоселовкада Бадраков фамилияле руслар байтак кына бар. Шуның өстенә Әҗедә хәзер Бай- чугов фамилиясе белән йөри торган кешеләр дә Яңа Саладан Әҗегә ка- чып килеп тора башлаган бер гаиләдән таралганнар. Боларның кан кар- дәшләре булган рус Байчуговлар Яңа Салада хәзер унберләп гаилә саналадыр.

        Элегрәк бу христиан Байчуговларның хатыннары Әҗе урманнарына җиләк, гөмбә җыярга килгәндә туры татар кардәшләренә төшеп кунак булалар икән. Шулай ук татар Байчуговлар да Яңа Салага барганда, православный кардәшләрендә кунак булып, берникадәр хөрмәт күрәләр икән. Хәзерге заманда болар арасында андый кардәшлек мөнәсәбәте калмаган инде. Хәтта бик күбесе үткәндәге хәлләрен онытыр дәрәҗәгә килгәннәр. Богословны исә, Төмән буенда йоклап яткан вакытында, Ян- гузов авылының бер егете килеп чәнчеп үтергән дә үзе качкан. Башлык- лары үлгәч, аның кул астындагы кешеләрнең бөтенесе кайсы-кая тара- лып беткәннәр.

        Беренче Петр 1682 елда «Мөселман алпавытлар һәм мирзалар егерме биш көн эчендә чукынмасалар, аларның бөтен крестьяннарын вә күчми торган милекләре мөсадәрә кылыныр» дигән указ чыгаргач, тирә- яндагы Янзаличев, Килдишев, Маисов, Кугушев, Кудашев, Мирлин, Маманов, Балашов, Шәкүров шикелле татар байлары, җирләрендән вә крестьян биләүдән аерылмас өчен, бер-бер артлы чукынганнар.

        Бу чукынган татар мирзаларының башта Әҗе тирәләренә Кырым- нан күчеп килгәнлекләрен белдерә торган бәгъзе бер галәмәтләр бу көндә бөтенләй юк түгел. Гомумән бу тирәләр белән Кырым арасында борынрак ниндидер бер мөнәсәбәт булган. Хәтта бу көнге Бигишев- ләрнең дә бер вакыт Кырымнан килеп Әҗегә урнашулары турында дөрестлеге бик ачык мәгълүм булмаган кайбер риваятьләр телләрдә йөри.

        ИШЕМБАЙ БАБА ҺӘМ АНЫҢ УЛЛАРЫ

        Әүвәл заманнарда бу җирләрне Болгардан чыккан Ишембай баба биләп торган. Аның биләмәләре Идел буйларыннан алып Урал таула- рына чаклы булган. Ишембай картның ике улы булып, ул үз биләмә- ләрен үлгән вакытта аларга тигез итеп бүлеп биргән һәм:

        – Бер-берегезгә ярдәм итеп яшәгез, дус булыгыз, шул вакытта сез- гә беркем дә куркыныч булмас, — дигән.

        Ишембайның уллары башта дус булып яшәгәннәр, тик бераздан дуслыклары бозылган. Алар бер-берсенең биләмәләренә яу җибәрәләр икән. Шул вакытларда боларның җирләренә Иван Грозный кызыга баш- лаган. Аларның ызгышларыннан файдаланып, ул Ишембай улларын берәм-берәм Зәй суына батырган. Үз ягына чыккан кешеләрне, чукынды- рып, Зәй буенда хезмәткә куйган.

        СТРОГАНОВЛАР

        Патша Иван Грозныйның Казан ханлыгына ясаган походы вакытында руслар ягына татар кешесе – Нигъмәтҗан чыга. Разведчик бу- ларак, ул күп мәртәбәләр татар гаскәрләре урнашкан җирләргә үтеп керә, андагы кеше, корал, саны турында мәгълүматларны рус командо- ваниесенә җиткерә. Әмма Нигъмәтҗанның хыянәте ачыла. Кардәшләре аны җиргә сузып салып, ышкы белән тәнендәге итен юналар, сөякләре генә кала тегенең. Шундый коточкыч үлем белән үлә Нигъмәтҗан. Аның ике улы була: Еникей һәм Иннокентий (соңгысы Нигъмәтҗан христиан диненә күчеп, чукынганнан соң туган, күрәсең). Аларны Строгановлар дип атаганнар. Аталарының күрсәткән хезмәте өчен, патша Еникей белән Иннокентийга Кама буендагы җирләрне бүләк итә. Ул җирләр безнең районнан төньяктарак урнашкан.

        Строгановлар бай һәм мәрхәмәтсез завод хуҗалары булганнар. Үзләрендә эшләүче татар һәм рус крепостнойларын юк кына гаепләре өчен дә богаулап җир астында череткәннәр.

        МИРСӘЕТ БОЛЫННАРЫ

        Безнең Нухратта болыннар яман зур. Чипча буе болыннары дарственный була безгә. Казанга каршы сугышкан өчен Иван Грозный Мирсәет бабама әйткән: «Солдат буласыңмы, податка түләсең килми- ме?» — дигән. Мирсәет бабам: «Безнең болыннар юк, болын бир», - дигән.

        Бездә шәҗәрә бар, сигез йөз алтмыш җиденче елдан алып язылган, аны калага алып киттеләр. Ул шәҗәрә палас шикелле озын әйбер иде. Анда самайда калчада Мирсәет бабам тора, аның дүрт улы була. Безнең Нухрат ул дәвердән киткән булмак кирәк.

        ЯУШ МОРЗА

        Яуш морза, Казаннан килеп, Иж елгасы буенда төрле савыт- сабалар белән сату иткән. Иж елгасы буендагы күп авыллар Яушев аркылы Казанга ясакларын җибәреп торган. Әмма Яушев ясакларны Казанга илтеп тапшырган вакытта: «Бу авыллар җирләренең ясакларын түли алмыйлар, минем крестьяннарым булырга риза булалар, ясакларын мин түлим», дип түләгән. Шул вакыттагы низам буенча, крестьян бу- лырга теләгән авыл халыкларының бояр кулына керергә тиешлегеннән файдаланып, Яушев күп авылларны крестьян ясамакчы булган. Халык җибәргән ясакларны Казанга барып үз исеменнән түләп кайту белән бергә, авылдагы крестьяннардан җирне эшкәртеп бирүне дә таләп иткән. Шулай итеп Яушев авыл халкын эштә дә, рәвештә дә крестьян итә бар- ган. Бервакыт мәҗлестә Яушев, исергән килеш: «Сез инде, агайлар, ми- нем крепостной крестьяннар булдыгыз», — дип сөйләгән. Шул вакытта Мордыби гражданнары аны, мунчала капка салып, Иж буена суга батырырга алып барганнар. Яушев, эшнең начарлыгын күреп, төлкеләнгән. Крестьяннарга: «Мин сезгә исерәк баш белән әллә нәрсәләр сөйләп бетергәнмен, минем сезгә һичбер вакытта җәбер ясарга уйлаганым да юк, мин сезне туганнарым кебек күрәм», — дип ышандырып кына, үлемнән котылып калган.

        КОТЛЫМБӘТ ТӘВКИЛЕВ

        Бервакыт, Оренбург шәһәренә барганда, Оренбургтан Иж заводына килә торган Котлымбәт Тәвкилевне очратып, Яушев аңа башыннан узганнарын сөйләп биргән. Тәвкилев исә:

        – Син берничә авыл халкын үз крестьяннарың итеп тота алмаячаксың. Менә мин Оренбург шәһәрендә командалык итәм, шулай ук хөкү- мәтнең зур кешеләре белән эш күрәм. Мин аларны кулымдагы куәтем белән баш идереп, үз крестьяннарым итә алырмын, — дигән. Шушы сөйләшүдән соң, килешеп, Иж елгасы буендагы авылларның язмышын Тәвкилев тәкъдиме буенча хәл иткәннәр.

        Тәвкилев бу юл белән, артык көч түкмичә, Тирсә, Мордыби һ. б. авылларны үз кулына төшерсә дә, Балтач халкын тиз генә җиңә алма- ган. Тәвкилев җибәргән кешеләр белән балтачлылар арасында сугышлар булып, Тәвкилевнекеләр чигенергә мәҗбүр булганнар. Балтач халкы мондый җәберлекләрнең сәбәбен Яушев белән Тәвкилевтән генә күрмичә, хөкүмәт гаделсезлегеннән дип карап, хөкүмәттән баш тарта башлаган- нар. Тәвкилев Балтачның хөкүмәттән баш тартуы турында губернаторга хәбәр биргәч, уполномоченный килеп, Баржы авылындагы Моратовларга төшкән. Ул үзе янына Балтачтан кешеләр чакыртса да, алар буйсынма- ганнар. Шуннан соң уполномоченный Котлымбәткә Балтач авылын гаскәр белән чолгап алып, халкын Себергә җибәрергә рөхсәт биргән. Бал- тач кулга алынгач, күп кеше суктырылган һәм уналты яшьтән кече вә картаеп эштән чыгып, йөрергә хәле калмаган әби-бабайлардан башка барысы да Себергә җибәрелгән.

        Балтач Тәвкилевләр кулына төшкәч, авылның Мөхәммәтшаһ исемле кешесе, җәберләүгә түзә алмый, Тәвкилевләрнең тамырын корытырга дип, аларның Бәләбәй өязендәге утарларына барып Котлымбәтне атмак- чы булган. Әмма сатлыклар аркылы алдан хәбәр алган Тәвкилевләр, хәзерләнеп торып, Мөхәммәтшаһ аганың үзен үтергәннәр.

        АКАЙ КҮЛЕ

        Василий поп, бу якларда чукындырырга йөргәндә, хәзерге көндә Акай күле дип йөртелгән җиргә туктала.

        Акай дигән батыр: «Мин дә чукынам», — дип, Василий янына килә һәм аны шыпырт кына күлгә батырып үтерә. Аннан соң попның отрядын да кырып бетерәләр. Шунлыктан элек, «Акай күле» дип әйтсәң, штраф сала торган булганнар бу якта.

        БӘХТИЯР КАНКАЕВ

        Ул болай. Элек бит уку-фәлән булмаган, күп нәрсәләрне буыннан-буынга сөйләп калдырганнар. Бәхтияр Канкаев турында вакыйга- лар да шулай килеп җиткән безгә кадәр. Элек аларны һәр кеше бала- сына сөйләп калдырырга тиеш булган. Минем картәти Фәхретдин миңа сөйләп калдырды инде. Фәхретдиннең атасы – Габдулла, ә Габдулланың атасы Газим аңа сөйләп калдырган була. Газимнең атасы — Илчегол. Илчеголның атасы – Габдулла тагын да. Габдулла Газим картка сөйләп калдырган бу тарихны. Бәхтияр Канкаевның тарихы хакындагы сүзләр шул Габдулла карттан килә инде. Шул сөйләп калдырган.

        Бәхтияр укый Троицкида, «Галия» мәдрәсәсендә. Элек күпчелек китеп укыган бит. Казанга, аннан башка җирләргә. Бәхтияр Канкаевның әтисе яшәгән әлеге Гөбе авылында, Губа елгасы буенда. Аны урыслар Губа дип йөртәләр, чынында Гөбе ул. Менә шунда яшәгән вакытта Бәх- тияр Канкаевның әтисе белән Фатыйманың әтисе арасында (Фатыйма Бәхтиярның яраткан кызы була) китә каршылык. Бәхтиярлар ярлырак була инде тегеләргә караганда. Бервакыт Фатыйманың әтисе Канкаев- ларның өенә ут төртеп яндыра. Шуннан соң Бәхтияр сөйгән кызының әтисеннән үч тә алыр иде, әмма нишләсен, кызын ярата, Фатыйманы. Шул вакытта башланып китә Пугачев явы.

        Бәхтияр Канкаев тормыштан риза булмаганрак яшьләрне оештырып чыгып китә Югары Сергидан яуга. Шулай татарларны, башкортларны оештырып чыгып китә. Бу тирәләр Пермь губернасы була ул вакытта. Китәләр болар Кама буена таба. Аның командасында күбрәк мишәрләр- ме, типтәрләрме була. Менә күрше Аракай авылы да күчеп килгән халык бит шул яктан, типтәрләр алар, үзләрен башкортлар дип әйтсәләр дә.

        Бәхтияр Канкаев бик зур полковник була бит, Пугачевныкы. Алар очрашалар Салават Юлаев белән. Салават Юлаев хәтта килеп йөри аның – менә моннан ерак түгел – качып яткан урынына. Монда Михайловск бар, Поштым бар, — олы юл башкортларга шуннан була инде элек. Шунда качып яталар алар, хәзер ул төшне конзавод дибез. Пуга- чев явы җиңелгәч булган хәлләр бу.

        Ничек яшиләр? Агачның табалар шундыйен — эче черек, шуннан гына төтен чыга. Үзләре землянкада яталар. Сизенәләр, авылга кайтырга ярамый. Шулвакыт Екатеринбургтан Екатерина җибәрә гаскәр бу як- ларга. Бәхтияр Канкаев 14 иптәше белән кайта — шуларны тоту өчен. Бәхтиярга болар бирә ультиматум — бирелергә! Болар бирелми. Ул ва- кытта Фатыйма да авылда була. Аны алып кача урманга. Шуннан соң алар кая киткәннәр беркем дә белми.

        Шуннан соң гаскәрләр, үч итеп, Гөбе авылын әйләндереп алалар. Бөтен халыкны аттыралар, малларын алып китәләр. Ут төртеп яндыра- лар. Авыл урынында көл генә кала. Үлгән кешеләрне дә күмми шул килеш калдырып китәләр. Шунда бер качып калган кеше була. Шул, Аракай, Шәкүр авылларына килеп, барысын да сөйләп бирә. Авыл ке- шеләре барып барысын да күмәләр. Шунда Илчегол дигән карт стар- шина әйтеп куя. Ул әле мин әйткән Илчегол була инде, минем ераккы бабам. Шул әйтә: «Балалар, бу хәлне исегездән чыгармагыз, — ди, — без аларның рухын гел искә төшереп торыйк», — ди. — Шушы хәлнең истәлеге итеп ел саен без шушы авыл урынында җыен ясыйк», — ди. Бу җыен әлегә кадәр барды. Аны «яуга бару» дип әйтәләр иде. Әле сугыш вакытында гына бетте. Халык аны шулай соңгы вакытка кадәр зурлап уздыра килде.

        ПУГАЧЕВ ОТРЯДЛАРЫ

        Буй елгасының каршы яктагы текә ярында Чишмә авылы урнашкан. Авыл янындагы юл буйлап кайчандыр Пугачев гаскәрләре узган. Якын-тирәдәге Крепостная һәм Яучапкан авылларының исемнәре шул турыда сөйли.

        Пугачевчыларның берсе, Бәхтияр Канкаев, үзенең отряды белән Чишмә авылына килгән. Монда ул сугышчылар җыйнаган, соңыннан алга таба киткән. Безнең яклардан Пугачев гаскәрләренең кайбер сот- никлары да чыккан. Шуңа күрә җәза отрядлары бу тирәдәге авыллар- ның күбесен яндырган.

        РАХМАНКОЛ БАБАЙ

        Безнең авылда бик баһадир Рахманкол исемле кеше булган. Аның каян килгәнлеге билгесез. Ул үзе тырыш һәм эшчән булган, ялкауларны бер дә яратмаган, эшләми торган кешеләрне камчы белән кыйнаган. Аеруча алпавытларны җене сөймәгән. Шуңа күрә Шумбут алпавытлары аннан ничек тә булса котылырга теләгәннәр. «Ул бу дөньяда яшәгәндә безгә тыныч торырга мөмкин түгел, — дигәннәр. Рахманкол бабайны тотып, башын чабып өзгәннәр. Ул шулай һәлак булган.

        МӨХӘММӘТШӘРИФ ШӘКЕРТ

        Мөхәммәтшәриф дигән шәкерт Пугачевка кушыла. Аннан кайткач, мәдрәсә оештырып, үзенә бер төрле тәгълимат тарата. Ул: «Байлар – алланың дошманы, җир – алланыкы», — дигән. Үзе яланаяк йөргән. Байлардан, бәддога белән куркытып, ярлылар өчен ярдәм ала торган булган. 1828 нче елны югала, шуннан соң аны бер арестантлар группа- сында Себергә озатылганда күрәләр. Үргәнеч шәһәрендә Мөхәммәтшә- риф шәех Бәйрәкәви төрбәсе бар, бик оста эшләнелгән ташы да бар.

        САЛАВАТ ШТАБЫНДА

        Тора авылының башланып китүе шуннан гыйбарәт: Салават Юлаев сугышып яткан вакытта, Тора авылыннан ике километр ераклыкта штаб булган. Шул штабта торган вакытта бер бала табалар. Бу баланы Тора авылы янында бик зур урманда, зур агач эченә яшереп саклыйлар. Салават шунда пост та куя, үзенең штабында связной йөртә. Алар ба- ланың тереклеге турында әйттерәләр. Салават сөрый:

        – Бала ничек?

        – Бала тора, тере, — дип Салаватка әйтәләр.

        Ике сәгать үткәч, Салават тагын сөрый:

        – Бала ничек?

        – Бала тора, яхшы, — дип әйтәләр.

        Менә шулардан соң, яу үткәннән соң, бу авылга Тора дигән исем бирелеп кала. Соңында бала яу белән бергә киткәнме, кайда булгандыр, анысы билгеле түгел, ләкин Тора авылының исеме «бала тора, тере» дигән сүздән алып калынган.

        ЮЛАЙ КАРАГАЕ

        Безнең авыл янында бер карт карагай үсә. Аны халык «Юлай ка- рагае» дип атый. Бу карагайның кызыклы гына тарихы да бар.

        Имештер, Пугачев явы вакытында безнең авыл янында зур су- гыш булган. Салават Юлаев җитәкчелек иткән команда Күңгергә таба бара икән. Безнең авыл Күңгергә якын гына. Шул вакытта патша гас- кәрләре килеп чыга да, зур бәрелеш була. Салават Юлаевны патша солдатлары тотып алалар. Ул яраланган була. Салават батырны шул наратка чылбыр белән бәйләп куялар. Аны шунда үтергәннәр икән, дип тә сөйлиләр. Ул кадәресен белмим. Ә Салаватны бәйләгән чылбыр һаман да шул карагайда икән. Агач үсә-үсә, чылбыр агач кәүсәсе эчендә күмелеп калган, ди.

        ПУГАЧЕВ

        Пугачев вакыйгасын әткәй (Сөләйман Аитов) буйлә сөйлидер иде: Пугачев, сурәте вә кыяфәте гүзәл Дон казагы булып, ул хәлендә гаскәрлектә хезмәт иткән. Соңра гаскәрлектән качкан... Анда-монда качып-посып йөреп, ахырында Җаек * буенда фарфузга барып, берәүгә хезмәткә ялланган. Шул заманнарда император Петр Федорович * Әби патша (Екатерина) тарафыннан газел кыйлынган. Петрның шуннан соңгы хәлен халыклар ачык белмәгәннәр вә төрле-төрле сүзләр сөйләр булганнар. «Петр сәламәт качып котылган, көннәрнең берендә тәхетне кире кайтарып алачак икән» кеби сүзләр таралган. Җаек казаклары старый вера * булдыкларыннан, казакларның сакалларын кыру хакындагы низамлар сәбәбеннән әби падишаһтан риза булмаганнар вә Петрның килеп чыгуына өмидләнеп йөргәннәр. Шул вакытларда кемнәр тарафыннандыр: «Петр Җаек казаклары арасында качып йөри икән», — дип бер сүз шаигъ кыйлынган.

        Пугачев мал көтеп йөргән вакытында, бер карт казак моны күреп, кыяфәт вә сурәтенең солтанат булуыннан, югарыдагы сүз тәэсире илә, «Петр шушы адәм булмасын» дип, Пугачевдан: «Син Петр Федорович түгелме», — дип сорыйдыр. Пугачев дәррәү сизенеп хәйлә юлына керә вә: «Инде сиздең, ләкин моны һич берәүгә дә әйтә күрмә! Сер булып торсын!» - дип бик тәэкид кыйла. (Бер сүзне шаигъ итәсе килүчеләр өчен аны берәр кешегә «һич тә сөйли күрмә!» дип сөйләргә кирәк буладыр, шуннан соң ул колактан колакка «сер» булып бөтен дөньяга тараладыр.) Карт казак, кешегә сөйләмәскә вәгъдә итсә дә, сер итеп кенә сөйләүдән тыела алмый, вә шуның сәбәбеннән Пугачевның Петр Федорович идегендә казаклар арасында шөбһә калмый. Шуннан соң аннан да моннан да халыклар җыелышып, Пугачев хозурына киләләр вә куәт хасил кыйлып, зур бер җәмгыять тәшкил кыйлалар.

        ОРЕНБУРГНЫ КАМАУ

        Шушы вакытларда безнең Аит бабай Җаек шәһәрендә * сәүдә кыйлып торыр икән. Аның хәбәренә күрә, Пугачев Җаек шәһәреннән Оренбург шәһәренә барып мохасәрә кыйлган. Шул сәбәпле Оренбургта зур ачлык булган. Анда (Оренбургта) Аит бабайның энесе Сәгыйд бар икән. Ул үзенең бер генә пот оныны качырып саклаган вә, җылы суга изеп, шуның илә ач үлми калган.

        АИТ БАБАЙНЫҢ КҮРГӘННӘРЕ

        Бер заман Җаекта «Пугачев Казан шәһәрене алырга барадыр» дип хәбәр таралгач, Аит бабай: «Казанны Иван Васильевич та җиде ел камап ятканнан соң гына алды, Казанны бонлар тиз генә ала алмаслар», — дип сөйләгән икән. Шуны Пугачевның калдырган атаманына җитештергәннәр. Атаман әмеренә күрә, Аит бабайның ике беләгеннән вә ике ботыннан чи каеш берлә буып, кырга чыгарып ташлаганлар. Аит бабайның дус-ишләре атаманга барып шәфәгать кыйлганлар вә: «Ул алай әйтмәгән иде, сезгә яңлыш ишеттергәннәр», - дип гафу кыйлуны үтенгәннәр. Шуңа күрә атаман Аит бабайны гафу иткән. Бу вакытта, бот һәм беләге шешкән булган сәбәбеннән, бик азап берлә генә каешларыны кисә алганнар.

        ПУГАЧЕВЧЫЛАР КАЗАНДА

        1774 ел яз башларында: «Пугачев Казанга килә» дигән хәбәрләр чыкты. Бу вакытта мин 10-11 яшьләрдә идем. Шуннан соң губернатор халыкларны Мәкәриягә барудан мәныг итте. Бу вакытта халыклар Мәкәриягә бавырсак, сохари кеби ашлар хәзерләп алып баралар, бал вә сыра куялар иде. Шушы заманда бистә мөселманнарының картлары Кара Сәйфулла атасы Ибраһим иде. «Пугачев Казанга якынлашты» дип хәбәр булгач, шул Ибраһим, мөселманнарның Мәкәриягә алып барырга дип хәзерләнгән аш-суларыны, сыра вә балларыны Әфәнде мәсҗеде * алдына җыйдырды. Такталар түшәп, шуның өстенә аш-суны тезеп, хәзерләп куйдылар, картлар мәсҗед алдына җыелышып тордылар. Шул вакытта безнең йортымыз Әфәнде мәсҗеде каршысында (хәзерге мәктәп урынында) булганга күрә, мәсҗед алдында булган эшләрне без күреп торыр идек. Ул вакытта күл буенда урам юк, хәзерге урам буенда күл буе бакчалык иде.

        Бер көн иртә берлә шул күл буендагы бакчаларга, карчыга мисалында ябырылып килеп, урыс, марҗа тулды. Мәгәр дә бонлар Пугачевтан куркып шунда килеп сыенганнар икән. Шуннан соң Пугачевның Казанга килеп җитүе мәгълүм булды.

        Бервакыт Пугачев гаскәре килә башлады. Бу гаскәр чирмеш, чуаш, урыс, башкорттан гыйбарәт булып, кайсы атлы вә кайсы җәяүле, кораллары сөңге вә кылыч, чалгы вә тимер сәнәк, ухват вә кисәү агачы кебек нәрсәләр иде. Кайсылары попларның укалы киемнәрен киеп, башларына марҗалар кия торган нәрсәләрне кигәннәр вә кайсыларының өсләре яхшы булып, аяклары ялангач. Шундый гаҗәп кыяфәттә заһир булдылар.

        Безнең җыелып торган картларымызны күргәч, башкортлар: «Илмесез, яумысыз?» — дип кычкыра башладылар. Картлар (ни эшләсеннәр?): «Ил, ил», — дип җавап биреп тордылар. «Алай булса, Атага бәйгать бирегез!»- диерләр. Картлар исә бонларны ашарга утыртырлар иде. Башкортлар, туйганнан соң: «Бәйгатькә барыңыз!»- дип китәрләр иде.

        Шулай итеп ике-өч көн азапландылар. Ахырында, бик кыстый башлагач, чарасыз Ибраһим карт, унҗиде кешене яраклап атка атландырды вә үзе дә, күсәккә таянып, анлар илә берлектә, җәяүләп, Пугачев янына дип, Арча кырына китте. Тугры бармый, бәлки Акком астыннан * әйләнеп акрынлап киттеләр. Һәр каюсы уң кулларына Пугачев галәмәте булган күк чүпрәк бәйләделәр.

        Шушы сәфәрдә Ибраһим карт, Москва юлында калын кара тузан күреп, Әби падишаһ гаскәренең килгәнлеген сизә вә янындагы адәмләргә шул гаскәргә барып кушылырга әмер итә. Бонлар дәррәү генерал Михельсон* командалыгында булган әби падишаһ гаскәренә барып: «Ярдәмгә килдек», - дип кушылалар.

        Сугыш булудан куркып, энеләрем Муса һәм Йосыф илә берлектә, асрау кызга ияртеп, безне Яңа бистәгә җибәрделәр. Шушы вакытта без юлда бер лодка эченә кереп качып яттык. Кичкә таба тавыш басылгач, өйгә кайтырга чыктык. Юл буенда сөңге, кылыч кеби кораллар, үлгән вә җәрәхәтләнгән атлар анда-монда яталар иде. Бонлар Михельсон драгуннары тарафыннан кырылган Пугачев гаскәренең кораллары вә атлары булган икән.

        Михельсон гаскәренә каршы тора алмый, Пугачев гаскәре сынды вә качты. Әмма крепость капкасын өч-дүрт көнгә кадәр ачмадылар. Крепость эчендәге гаскәрләр бик ачыкканнар иде. Пугачев гаскәреннән сәламәт калган аш-суларны Ибраһим карт, мәсҗед алдыннан алдырып, крепостька китертте вә туп тишекләре аркылы гаскәрләргә өләштерде. *Пугачев гаскәре китдегеннән соң, бәгъзе урыслар: «Мөселманлар Пугачевка каршы тормадылар, аларга җәза бирергә тиешле!» — дип хөкүмәткә мөшәвәрәт бирсәләр дә, бер тарафтан Михельсон гаскәрендә булган кырымлы бер чукынган генерал: «Алар безгә ярдәм бирделәр», — дип мәзкүр сүзгә каршы тордыгыннан, икенче тарафтан крепость эчендәге гаскәрләрнең: «Татарлар ашарга китереп җитештермәгән булсалар, ачтан кырыладыр идек», — дигәннәреннән андый-мондый бернәрсә булмады.

        Пугачев гаскәреннән әсир төшкән адәмнәргә җәза бирелде. Бер мөселманны (Исмәгыйль исемендә), ике бистә арасында, икенче бер кешене күл башында астылар.

        ПУГАЧЕВ ХАКЫНДА ӘТКӘЙ МӘРХҮМ СӨЙЛӘДЕ

        Пугачев әүвәлдә Дон казагы икән. Җаек буена барып, бер Җаек казагында ялчылыкта бер хуторда туар карап торгандыр. Сүзгә оста, йөреше-торышы сәясәтле, йөзе күркәм адәм икән. Ул заманда патша Пит Федорич үлеп, әмма халык арасында «тере, имеш, үлмәгән, имеш, качып йөри, имеш» дигән сүз бар икән. Бер вакытны Пугачау (га) ниндидер бер карт казак урысы әйтепдер: «Син Пит Федорич түгелме?»- дип. Пугачау дәррәү: «Берүк, агай, бу сүзне һичкемгә чыгара күрмә», — дип тәзвир кылыпдыр. Шуннан соң мәзкүр карт казак, һәркемгә акрын-акрын: «Бак, гафил булмагыз, әнә ул Пит Федорич патшадыр», — дип күрсәткәләпдер. Ул заманда, әби патша булгач, Җаек казакларына сакал китәреп йөрергә әмер булыпдыр. Җаек казакларының сакалларын көчләп, ирексезләп китәрткәнгә күрә һәм өсләренә форменный мундир киерткәнгә күрә, бик гаҗиз булып, җиксенеп торган заманнары икән. Шуннан соң Җаек буенда Пугачевның исеме Пит Федорич дип шаигъ булып, халык аңа җыелып, әүвәл үзе хезмәт итеп торган хуторыннан аттунны алып, күтәрелеп чыгып, якындагы хуторлардан ялчы-малчыны ияртеп, аннан соң бөтен Җаек халкын ияртептер вә һәм бер заманда Оренбурга килеп, Оренбурны камап ятыпдыр. Ул вакытта Оренбурда бик кытлык булып, күп халык ачлыктан һәлак булыпдыр. Ул заманнарда безнең Аит бабайның энесе Сәгыйд Оренбурда торгандыр. Ул әйтер икән: «Халык шулкадәр ачыкты: хәтта тимерчедә ат дагалагандагы кырып ташлаган тояк итен ашадылар», — диер икән. Вә һәм үзе Сәгыйд бабай: «Бер пот арыш оным бар иде, шуны яшереп җиргә күмеп асрап, һәр көн кирәк саен азрак алып, җылы суга изеп эчә торган идем», — диер икән вә һәм әйтер икән: «Пугачев камап яткан заманда, Оренбур бүген йә иртән биреләм дип торганда, бер төнне Җаек суы юка гына катып, шуннан губернатор егетләргә әмер итте. Никадәр кеше, таякларга таянып, шуып чыгып, төнлә Пугачев гаскәренә ата башладылар, һәм Пугачев гаскәре, эшнең асылын белмәен, кайдан булса да, Оренбурга ярдәмгә килгән гаскәрләрдер дип гөман кылып, һәркайсы күтәрелеп, баш-баштак качып беттеләр», — диер икән. Вә янә әткәй сөйләр иде. Шуннан соң Пугачев Казанга килгәндер. Әмма безнең Аит бабай ул заманда Җаекта икән *. Ул вакытта Җаекта сөйләшерләр икән, «Пугачев Казанны алырга китте», дип. Аит бабай аларга әйтер икән, «Пугачев Казанны тиз ала алмас, царь Иван Василич та, җиде ел камап, көчкә алган», диер икән. Бу сүзне Пугачев тарафыннан куелган Җаек утаманына җиткерделәр. Аннан соң утаман әмер итәр — Аит бабайны тотып, чи каеш белән беләкләреннән, ботларыннан будырып, кырга чыгарып ташларлар. Ул арада Аит бабайның дус-ишләре барып, утаманга гозер итеп, ул алай дип әйтмәгән, аның гөнаһысы юк дип ыспайлап күрсәткәч, чишәргә әмер иткән. Ул арада күпме-азмы шул рәвештә яткандыр, кулы, боты шешеп чи каеш капланган, күренмәс булган икән; каешны кисеп, коткарганнар. Аит бабай шуннан соң тиз үк ике ефәк яулык алып, Пугачев гаскәренә әләмгә дип бүләк итеп, утаманга илтеп бирер. Янә Аит бабай әйтер икән: «Җаекта аннан соң шундый низамсызлык булды: минем ничә мең куй тиремне Җаек суының кичүенә күпер урынына түшәп гаскәр чыгардылар», — диер икән.

        ӘТКӘЙ ҮЗЕ КҮРГӘН ЭШЛӘР

        Әткәй мәрхүм әйтер иде: Пугачев Казанга килгәндә, мин шактый бала идем, дияр иде. Ун яшьләремдә булса кирәк. Әүвәл Пугачев килер хәбәре чыккач, ул вакытта Казан губернаторы... дигән адәм икән, бистә кешеләрен Мәкәрҗәгә барудан мәныг кылды. Аннан соң Пугачев Казанга килгәч, ул вакытта Казан татарларының кязгөзар адәме югарыда Аксак Каратун вакыйгасында мәзкүр Кара Ибраһим дигән икән. Ул заманда безнең Аит бабайның өе Әфәнде мәсҗеде каршында икән. Ул йорт урынында хәзердә Габдрахман Абызов йорты, соңрак мәдрәсәгә алдылар. Мәзкүр Кара Ибраһим бистә халкына әмер итепдер, һәр ни Мәкәрҗәгә барырга хәзерләнгән күмәч, бавырсак, сохари, икмәк, бал, май, йомырка, сыра вә һәм моның кебек нәрсәләрне мәсҗед алдына китерделәр вә һәм мәсҗед алдына эскәмияләр ясап, шул тәгамнарны мәсҗед алдында эскәмияләргә өеп-өеп куйдылар. Шуннан соң бер заманда Пугачев чирүеннән башкортлар килә башлады. Чуаш, чирмеш вә һәртөрле җыентык халык бәгъзесе поп киемнәре вә бәгъзесе штуф киемнәр, вә бәгъзесе хатыннар җиләне * кигәннәр иде. Үзләре яланаяк вә бәгъзесе башына марҗа сарафаны, вә өстенә марҗаның ефәк киемнәрен, штуф киемнәрен киеп, корал, сөңге, мылтык, бәгъзеләрендә тимер сәнәк, чалгы вә һәм бәгъзеләре агачның башын гына утка көйдереп, сөңге кебек иткән иде. Картлар вә мәзкүр Ибраһим башлык, һәммәсе җыелып, мәсҗед алдында торыр иделәр. Пугачев гаскәреннән килгән халыклардан башкортлар: «Илмесез, җаумысыз?»- дип әйтерләр иде. Картлар: «Ил, ил», - дип торырлар иде. Башкортлар: «Ил булсагыз, Атайга барыгыз, бәйгать бирегез», — диерләр, шуннан соң Казан халкы аларны атларыннан төшереп, ашатып, эчертеп җибәрерләр вә һәм киткән заманнарында янәдән: «Атайга барыгыз, бәйгать бирегез», — дип китәләр икән. (Аитов Мөхәммәтҗан хәзрәтләре риваять кыладыр: Пугачев Казанга килмәстән бер ел мөкаддәм безнең Казаннан берничә кеше Бөгелмәгә чирүгә һәм җибәрелгән икән. Ул кешеләрнең эчендә бар икән буяучы Мөхәммәдьярларның атасы Гобәйдулла, яки бабасы Йосыф мулла микән, бик сугышчы кеше булгандыр. Бөгелмәдә мәзкүр Йосыф мулла Пугачев полковнигы Аит мишәр дигән адәм юлыгып сорашкан: «Бистәдә минем Аит исемле бер дустым бар иде, беләсеңме?» — дип. «Беләмен» дигәч, аңар бер камчат бүрек бирепдер. Моны хәзер генә урысның бер полковнигын атып үтереп алган идем, дип. Әмма ике хилаф якның кешеләре ничек юлыгышкандыр, белмимен.)

        Шулай итеп ике-өч көн азапланып, бигрәк кыстый башлагач, Ибраһим карт халыкка әйтепдер, «инде чара юк» дип, вә һәм унҗиде кешене коралландырып, атка атландырып, уң беләкләренә Пугачев тарафының галәмәте — күк чүпрәк бәйләтеп, үзе һәм җәяү, күсәк таянып, Акком астыннан * китеп, Мокрыйдан * әйләндереп, Арча кырына бармак булып, мәзкүр унҗиде кешене башлап барганында, Мәскәү юлында зур тузан күреп әйтепдер: «Һәй, егетләр, атыгыздан төшеп, иярләрегезне беркетеп, күк чүпрәкне сул кулыгызга бәйләгез, — дигән. - Аннан соң инде атланыгыз, бу тузан патшадан калага ярдәмгә килә торган Михельсон генералның гаскәренең тузаны булса кирәк, аңа барыгыз», — диепдер. Шуннан бу егетләр томрап чабып, Михельсон гаскәренә барып кергәннәрдер.

        Шул көннәрдә безне, өйдә тотудан куркып, Яңа бистәгә җибәрделәр *. Мине, Мусаны һәм бер асрау кызымыз белән. Ләкин ни сәбәпдер, без Яңа бистә астында бер лодка астына кереп яттык. Муса бик шук иде һәм яшь иде. Көймә астында шукланып авазлангач, асрау кызымыз: «Һай, харап итәсең», — дип курыкты, шуннан соң кичкә таба өйгә кайттык. Анда ат үлеп ята, монда ияр ватылып ятадыр. Анда сөңге, монда кылыч калган. Гусарлар урам-урам йөреп Пугачев тәвабигъларын кырып йөргәннәр икән. Михельсон килгәч, Пугачев сынып, таралып китте. Әмма крепостьта халык бик ачыккан иде. Ничә көнгәчә каланы ачарга рөхсәт булмады. Ибраһим карт җыелган азык-төлекне, крепостька илтеп, туп тишекләреннән солдатларга өләшер иде. Шуннан соң калада мәхкәмә ачылып, бунтовщикларның эшләрен тикшереп, бәгъзесен астылар, бәгъзесен кистеләр. Бер Исмәгыйль исемле качкын солдат бар икән, Пугачев гаскәрендә тупчы башы булып йөргән икән, ике бистә арасында астылар. (Хәзердә ул урында ат көтүенең ихатасыдыр.) Янәдән берәүне күл башында астылар. Янә бер Дон казагы, Пугачев сынганын белмәенчә, калага килгән икән һәм: «Кайда Атай?» — дип сораган. «Атаң кем?» — дигәч, «Пит Федорич», — дигән. Үзе бер зур сакаллы кеше икән. Шунда ук аның телен тартып кискәннәрдер.

        Шуннан соң бунтовщиклар хакындагы мәхкәмәдә сөйләшкәннәр: Казан татарлары Пугачев белән бер иде, һәммәсен кырмак кирәк», — дигәннәр. Мәхкәмә халкы һәммәсе риза булганнар. Әмма Михельсон гаскәрендә татардан чукынган бер генерал бар икән, ул кул куймаган. Әйткән: «Алар яраклары белән безнең гаскәргә ярдәм иттеләр», — дигән, һәм, шуннан соң, калада бикләнгән солдатлар: «Әгәр дә татарлар туйдырмаса, без үләр идек, Пугачев каладан чыгып киткәч, татарлар туйдырды», — дигәннәр. Шуннан Казан халкы урыс гаскәренең ярдәмчесе дип мәдех кылынып калды, диер иде. Бу Казанга Пугачев килгән елны, ягъни 1774 нче ел Пугачев Казанны тәмам яндырып харап иткәндер. Пугачевка чаклы крепость әйләнәсендә әллә ничә манарасы бар икән, ватып бетергәндер. Пугачевның Казанга килгән заманын элгәре замандарак картлар эпоха итеп, ягъни тарих кебек итеп сөйләшерләр икән. Бер-беренең яшен сораганда: «Син Пугачевта ничә яшь идең?» — диерләр. Берсе «ун яшьтә», берсе «өч яшьтә» вә бәгъзеләре «мин Пугач ел туган» вә бәгъзеләре «мин ана корсагында калган», диерләр. Вә янә Пугачев Казаннан гайре авылларга йөреп, күп һәлаклек салгандыр. Казанның Ибраһим Бикбау углы Нагаев үзенең атасыннан риваять кыладыр (Бикбау Пугачев заманында 15 яшендә икән): Пугачев Лаеш округында берничә авылларда, мәсәлән, Күндә, Кара Баянда алпавытларны кырга чыгарып дарга астырды вә һәм гайре авылларда бу заманда күп фетнәләр булды, диер икән.

        ТҮБӘТӘЙ КҮПЕР

        Бакалы районында Урсайдан Нугайбәккә барган юлда чишмә аша күпер салынган. Менә шул күперне, имеш, Пугачев явы вакытында татарлар һәм башкортлар түбәтәйләре белән туфрак ташып салганнар һәм юл ясап үткәннәр.

        СЫЕР АСРАГАН СЫЗАСЫ

        Пугачев хәрәкәте чорында, бу хәрәкәтне бастыру өчен, патша хөкүмәте безнең якларга да җәза отрядлары җибәргән. Шундый отрядларның берсе Сөләй, Урсалыбаш авылларында торган. Алар ярлы крестьяннарны талаганнар, сыерларына кадәр тартып алып ашаганнар. Моны ишеткәч, Иске Минзәләбаш авыл крестьяннары, хәзер «сыер асраган сызасы» урынында сазлыклы әрәмә эчендә, үз сыерларын яшереп асраганнар. Исем шуннан калган.

        ЯРМА ЧЕРЕГӘН ТАУ

        Авыл янында «Ярма черегән тавы» бар. Пугачев яулары заманында шул тауда баш күтәрүчеләрнең лагерьлары булган. Анда аларның ярма, ашлык саклый торган базалары да бар икән. Гаскәрләр икенче җиргә күчкәч, боларның ярмалары шул тауда ятып калган һәм черегән. Шуның өчен Уфа елгасы буендагы бу тауны «Ярма черегән тау» дип атаганнар.

        ПУГАЧЕВ ЧАПКЫННАРЫ

        Пугачев Башкортстаннан Агыйдел буйлабрак Минзәлә тирәсеннән узган. Безнең авыл - Иске Минзәләбаш элек Минзәләбаш өязенә керә иде. Пугачевның кайбер чапкыннары безнең тирәгә дә килеп җиткәннәр. Моннан ерак түгел Каравыл тавы дигән бик зур тау бар. Пугачев чапкыннары әлеге тауда каравыл торганнар. Күпме икәнен әйтмәсәм дә, байтак вакыт булса кирәк, шул вакыттан Каравыл тавы исемен дә алып калган. Кәүҗияк * тирәләрендә дә аның группалары күренгәләгән. Кәүҗияк янында бер авыл Драгун Бикмәт * дип атала. Пугачевның бер чапкыны Бикмәт исемле булган да, ул атлы да булгач, Драгун аталган булса кирәк инде. Ул утраклы булып калган соңрак шул тирәдә. Шуннан аның авылы Драгун Бикмәт дип исемләнеп киткән булырга тиеш.

        Пугачев яулары Минзәлә буйлап, Каманың теге ягына узып, Каманың уң ягы белән Казан юнәлешен алса кирәк.

        САКЧЫ ТАВЫ

        Авылыбызны * чолгап алган таулардан Сакчы тавы үзенең мәһабәтлеге, текәлеге белән аерылып тора. Заманында Емельян Пугачев гаскәре белән безнең яклардан да уза һәм берничә тәүлеккә явы белән ялга туктала. Дошман килү-килмәүне күзәтү, гаскәренең иминлеген тәэмин итү максаты белән әйләнә-тирәгә саклар куя ул. Аеруча күп санлы сакчыларны тирә-як уч төбендәгедәй күренгән тауга куя. Менә шуннан бирле ничәмә-ничә буын алышына, күпме сулар ага, әмма халык хәтере әлеге тауны «Сакчы тавы» дип исемләп йөртә.

        БӘЛЛҮДӘГЕ БАЛА

        Бик борынгы заманнарда зур яулар, сугышлар булган бу якта. Пугачев явы да үткән, диләр, бу яктан. Шул яу үткәндә безнең авыл бәләкәй генә булган. Авыл кырында гына зур кара калын урман үскән булган. Ә авылның икенче очыннан — басулар, үзәннәр ягыннан шул яу үткән.

        Яу артыннан авыл кешеләре зур гына ботаклы нарат агачына асып куелган бәллү табалар. Бәллүдә бер бала йоклап яткан була. Бу табылдык баланы карап үстерәләр. Аның нәселе әле дә бар.

        ӘПСӘЛАМ АИТОВ

        1760 нчы елларда Бәйрәкәдә Әпсәлам Аитов дигән бай яшәгән. Пугачев хәрәкәте кузгалгач, ул Пугачев армиясенә, кешеләр оештырып, икмәк җибәрә. Пугачевның ярлы крестьяннар яклы икәнен белгәч, хәйләгә керешә, Оренбургтагы камалган патша гарнизонына да икмәк җибәрә. Бөгелмәдәге патша армиясенә дә икмәк җибәрә, һәм: «Миндә икмәк күп, тагын сезгә бирермен», - дип вәгъдә итә. Шуннан соң үзенең бер амбарына мунчала тутырып, өстенә бераз бодай сибә дә шул бодаен хөкүмәт кешеләренә күрсәтә. Бер төнне үзе чыгып ут төртеп, амбарын яндыра. Янгыннан соң патша администрациясенә, пугачевчылардан зыян күрдем, дип гариза яза. Патша хөкүмәте бу «ярдәмнәре» өчен Әпсәлам Аитовка дворянлык титулын бирә.

        ЙОСЫФ МОРЗА

        Йосыф морза *, Пугачев хәрәкәте кузгалгач, кешеләрне Пугачевка кушылмаска өндәп йөри икән. Бер авылда утын әрдәнәсенә басып: «Пугачев вор, ул патша түгел»,- дип сөйләп торганда аңа аталар. Шуннан соң ул: «Абзагызны коршун ала алмый, абзагыз әҗүн гыйлеме белә», — дигән. Аның күлмәк астында тимер көбәсе бар икән. Икенче тапкыр аткач, егылып төшкән. Туганнары, Уфадан килеп, яхшы авыл дип, аны Бәйрәкә авылы зиратына китереп күмгәннәр. Ташы әле дә бар.

        ҖАНБАЙ БАБАЙ

        Җанбай бабай минем картәтинең әтисе инде ул. Әти сөйли торган иде аның турында.

        Элек бу якта бакыр заводлары булган. Аның хуҗасы Демидов икән. Заводын өч җирдә: Уинскида, Югосокинда, Ашапта корган. Бик бай кеше булган.

        Элек безнең якын-тирәләрдә шахталар да булган. Шунда бакыр чыгарганнар. Аны Ашапка алып барып эреткәннәр, бакыр ясаганнар. Якын-тирә урманнарда күмер яндырганнар. Күмер шуңа кирәк: бакыр эреткәндә бер кат бакыр руда, бер кат күмер салып, шулай эреткәннәр.

        Ашап дигән җир ул безнең авылдан ерак түгел, урыс авылы. Завод шунда булган. Ә безнең авыл ул заводлар салынганчы ук зур авыл булган. Аның кайчан төзелгәнен белеп тә булмый. Шул завод хуҗалары безнең авылны гел кысрыклап торганнар. Ызгыш-талашлар күп булган. Шул җир ягыннан килеп чыккандыр инде.

        Ләкин безнең Җанбай бабай аларга бик ирек бирмәгән, безнең авылныкыларны төрлечә яклап килгән. Үзе бик гыйлем кеше булган ул, русча да белгәндер инде. Шуның өчен заводныкылар моны яратмаганнар. Аннан котылырга тырышканнар.

        Бервакыт, хәйлә корып, болай иткәннәр: моның өенә бер Бохар исемле кешене акча ясарга керткәннәр. Ул шундый фальшивый акча ясый торган кеше булган.

        Шуннан соң заводныкылар ызбаны коршап алганнар. Җанбай бабайның Нәүширвән исемле малае булган. Шул малай катнер түбәдән кирпечләр белән ора икән тегеләргә. Барыбер Җанбай бабайны тотканнар. Ә теге акча ясаучыга тимәгәннәр, җибәргәннәр аны. Җанбай гаепле булып калган. Табра басканнар моңа. Элек гаепләнгән кешеләрнең маңгаена, тимер кыздырып, табра басу булган. Аннан соң моны Себер җибәргәннәр инде. Акча ясаган кешене элек Себер җибәрәләр иде бит. Богаулап алып киткәннәр Җанбай бабайны. Шуннан соң егерме

        ел каторгада була. Срогы тулгач моны вольный Себергә чыгаралар. Вольный булса да, өенә кайтырга булмаган инде. Бервакыт бу качып кайтырга була. Забайкалдан башлап Катеринбурга * кадәр килеп җиткән бу. Җәяү килгәндер инде, зур станцаларга кермәгән, тотарлар дип куркып. Тимер юлдан читтәрәк утырган авыллар аша килгән. Ашамлык юнәтеп, тамак туйдырып, шулай кайткан да кайткан бу.

        Шул вакыттарак улы да авылдан чыккан икән әтисе янына барырга дип. Нәүширвән дә Катеринбургка кадәр килеп җиткән, ди. Болар шунда очрашалар. Гөнаһ шомлык, шунда Җанбай бабайны тотып алалар да тагын кире Себергә җибәрәләр. Малае, мескен, кайтып китә авылга. Шуннан кире кайта алмаган инде Җанбай бабай. Новониколаевскида, Амур елгасы буенда үлеп калган.

        НУГАЙБӘК КАНТУН

        Бөгелмә ягыннан бер төркем халык Салкын чишмә янына утыра. Авыл ике елга арасында булганга аның исемен «Чатлы» дип куялар.

        Килгән кешеләр арасында Хәсән исемле бер бай була. Ул мал озату сәүдәсе белән йөргән. Аның йортында хатыны белән Нугайбәк исемле яшь ир баласы бар икән. Хәсән өйдә юк чагында авылга яу килә дигән хәбәр таралган. Хәсәннең хатыны Хәерниса яшь баласын күтәреп су буйлап китә. Яудан качып баручы бөтен хатын-кызлар: «Яшь бала белән кая барасың, кайт», — дисәләр дә, Хәерниса туктап тормый, һаман йөгерә. Бик арыгач, «яу киткәч килеп алырмын, балага тимәсләр әле» дип, чүпрәкләрдән биләү ясый да баласын агачка асып китә, елый-елый. Бераз киткәч кызганып кире килә. Килсә, «бала таптык, бала таптык» дип кычкырган тавышлар ишетелә. «Бала минеке», — дип йөгереп килә. Тапкан кеше: «Нигә ташлап киттең?»- дип бирми тора. Хәерниса баласын сорый һаман. Шуннан теге кеше әйтә: «Мә балаңны, бар кайт та ашарга пешер, безне авыл башына чыгып каршы ал», — ди. Хәерниса өенә кайта. Ул вакытта Хәсән дә кайткан була. Хәсән тиз генә ризыклар күтәреп теге кешеләргә илтеп бирә. Килүчеләр авылга тими китәләр. Шуннан соң Нугайбәкне табылдык дип йөртәләр.

        Хәсән Федор патшаның * чиновниклары белән бик нык аралаша. Улы Нугайбәк тә бояр, чиновник балалары белән аралашып үсә. Үсеп җиткәч, әтисе Нугайбәкне дворян балалары гына укый торган мәктәпкә укырга бирә. Укыган вакытта студентлар бу мәктәпнең каты режимына каршы бунт күтәрәләр. Аларга Нугайбәк тә катнаша. Нугайбәкне, «башлап котыртучы» дип, суд асарга хөкем итә. Хәсән жандармнар белән сөйләшеп улын коткару чараларын күрә. Нугайбәкне черек бау белән «асалар», һәм бау өзелеп, ул улми кала. Ул вакыттагы закон буенча ике тапкыр асмыйлар, гөнаһысы булмаганга өзелеп төшкән, диләр. Шулай итеп, Нугайбәк котыла. Аны мәктәптән куалар, һәм ул атасы Хәсән йортына кайта. Берничә елдан соң, тагын чиновниклар белән аралашып, төрле җирләргә йөри башлый. Атасы үлгәннән соң, Нугайбәкне берничә авылга кантун * итеп куялар. Ул, авыллар саен йөреп, төрле салымнар түләткән.

        Нугайбәкнең ун улы булган. Авылда аның нәселеннән таралган кешеләр күбәйгән.

        ПЕРЕПИСЬ ВАКЫТЫНДА

        1897 * елда Россиядә гомуми рәвештә халыкларның санын алу перепись башлана. Халык арасында «патша хөкүмәте татарларны чукын- дырып бетерергә тели икән» дигән хәбәр таралган. Бик күп татарлар кү- чеп китәргә хәзерләнгәннәр. Бик күпләре күчеп тә киткәннәр, кире бо- рылып та кайтканнар.

        Нарат-Елга халкы да, бу хәбәрдән куркып, Төркиягә күчеп китәргә карар кылган. Коли (Рахманкол) улы Хәйбулланы, халыктан акча җыеп, Төркиягә җир карарга җибәргәннәр. Хәйбулла Севастопольгә барып җиткәч, андагы жуликлар Төркиядәге «рәхәтне» сөйләп, аның барлык акчасын эләктерәләр. Хәйбулла башта Нарат-Елга халкына: «Хәзер- ләнегез!» — дигән хәбәрне җибәргән. Жуликларның алдауларын сизгәч: «Хәзерләнмәгез», — дигән хәбәрне җибәргән. Үзе көчкә генә Нарат- Елгага кайтып егылган.

        Гималетдинов Фәсхетдин исемле карт: «Хәзерләнегез» дигән хәбәрне алгач, Нарат-Елга халкы хайваннарын, әйберләрен юнь бәягә сатып, әрәм-шәрәм итә башладылар», — дип сөйләде.

        БӘРӘЗӘ ВАКЫЙГАЛАРЫ

        1877 елда *, Россиядә Романов нәселеннән Александр Александро- ВИЧ патшалык иткән вакытта, халык арасында «патша бар татарларны христиан итә имеш» дигән хәбәр таралган. Өяз халкы тавышланып, кайнап, вулысларда архивларны саклап яткан. Шуннан Казан губер- наторы, өч рота солдат алып чыгып, вулыслардагы урыс авылларыннан крестьяннарны мобилизовать иткән. Жандармнар татар авылларында йорт башыннан бер хуҗа исәбеннән кешеләрне вулыска җыйган. Җыел- ган халыкны салкын кыш уртасында басуга чыгарып, карга утыртып, әйләнәсеннән әтрәд белән чолгатып алганнар, һәм йөге-йөге белән руз- гы китереп, рәхимсез рәвештә сукканнар. Иң элек вулысны саклаучы- ларны сукканнар. Аннан һәр авылның старосталарын кыйный башлаган- нар. Чишендереп, карга салып, вулыстагы урыс авыллары крестьяннары суккан *. Шуннан үлгән кешеләр дә булган. Кыш көне рәхимсез суыкта кырда яланбаш утырып, кешеләрнең колаклары өшегән. Әгәр берәрсе башына бүрек кисә, яисә күтәрелеп караса, стражниклар җитәкләп алып китеп сукканнар. Бәрәзә авылыннан бик күп кешеләр сугылган. Габдулла дигән кешесе бер сугылганнан соң бүреген кигән икән, «бү- реген кигән» дип тагын бер сукканнар. Үлә язган, бер ел яткан тазара алмыйча. Бу чакта Бәрәзә старостасы түбән очның Габдерәшит Бикти- мере икән. «Уһу Биктимере» дип мәшһүр. Аны да бик каты сукканнар, үлгәннән калган. Әтнә вулысын кыйнап Мәңгәргә күчкәндә, кеше кый- научы Соңгыр * урыслары, эчеп-исереп, аларны Әтнәдән атка төяп чы- гарып җибәргәннәр.

        Аннан бу хәлләрне Казан байлары патшага телеграмм белән бел- дереп, кайсы вулыстадыр губернаторга патшадан телеграмм килгән, һәм ул кыйнауны туктатып кайтып киткән. Казанның военный нәчәлниге, әтрәд бирсә дә, мылтык бирсә дә, боевой патрон бирмәгән, холостой патрон биргән. Шул сәбәптән судта нәчәлник акланган. Губернатор атылырга булып *, Казаннан качып чыккан да, өяздә йөргәндә Галич юлында үзен-үзе атып үтергән, дип сөйләделәр.

        БАЯЗИТ УРМАНЫ

        Баязит качкын зур, мәһабәт гәүдәле, чем кара озын чәчле булган. Тирә-як байлары, алпавытлар аннан уттан курыккандай куркалар. Юлда төнен калучыларның мәетләре табыла - байларныкы, патша чиновник- ларыныкы. Баязит качкын аларның байлыкларын, атларын ярлыларга өләшкән. Үзенең аты исә теләсә-нинди сазлыкларны да, елга-күлләрне дә җилдәй үткән.

        Бервакыт үзенең сөйгәне Маруся янына килгәндә, сагалап торып Баязитны тотып алалар. Ычкыныр иде, озын чәченнән эләктергәннәр.. Һәлак була Баязит качкын. Ә шәүләсе, байларга шом салып, озак ел- лар урманда йөргән, имеш. Урман исеме шуннан торып калган.

        ХӨСӘЕН ИМӘНЛЕГЕ

        Хөсәен качкынның төтене землянкасыннан өч чакрым читтә чыккан. Җирне казып, ул шулай төтен юлы ясаган, имеш.

        Тотылмас өчен, Хөсәен качкын итеген тискәре кигән. Эзәрлекләүче- ләр аны эзләп капма-каршы якка китә булганнар.

        Шулай бервакыт, Хөсәенне, шарт та шорт мылтык атып, патша сол- датлары куалар. Суга бүрәнә тәгәрәтеп төшереп җибәрә дә, үзе яр асты- на поса. Хөсәен качкын дип белеп, бүрәнәгә ата башлыйлар. Бүренә арчыган ягы белән өскә әйләнә.

        «Эләкте, корсагы белән өскә әйләнде» дип, патша солдатлары, мылтыкларын иңнәренә салып, килгән юлларыннан китәләр.

        Авыл янындагы имәнлекне «Хөсәен имәнлеге» дип йөртәләр.

        БӘКЕР ТАВЫ

        Аскын районы Күбияз авылы янында Бәкер тавы бар. Җирле халык сөйләвенә караганда, элек Бәкер исемле кыю кеше булган. Авыл байла- рына һич көн күрсәтмәгән ул. Бервакыт аннан үч алмакчы булганнар. Бәкер текә тау өстендә, котылыр әмәл юк икән. Аста Төй елгасы аккан. Бәкер, каты чабып килгән уңайга, аты белән, таудан елгага ташланган, ди. Аның чын исеме Әбубәкер булуга карамастан, тауны халык «Бәкер тавы» дип йөртә.

        МИНДУЛЛА КУЫШЫ

        Миндуллалар авыл очында торганнар. Йортлары бәләкәй генә, са- лам түбәле була. Әтисе һәм әнисе байда батраклыкта йөриләр. Ярлылар- ның да ярлысы була алар. Көне-төне эшләсәләр дә бернәрсә дә арттыра алмыйлар. Менә Миндуллага да рәхәт көннәр бетә, аны да көтү көтәргә куялар. Иртән тору, мал куу һәм төрле эшләрне эшләү аның көчен арт- тырган. Киң күкрәкле, көчле егет булып үсеп җиткән. Сокланмаган кеше булмый аңа. Әле яшүсмер чагында ук өч яшьлек үгезне бер сугуда үте- реп салган, дип сөйлиләр аның турында.

        Бервакыт бай улына рекрутлык килеп җитә. Бай чиновникларны сатып ала да үзенең улы өчен Миндулланы җибәрә.

        Миндулланың әтисе, байга барып, дөреслекне табарга тырышкан, ләкин аны хатыны белән урамга чыгарып бызактырганнар. Нык кай- гырудан Миндулланың әнисе үлә, ә әтисе чиргә сабыша. Бу хәбәр, ничек- тер, приемда утырган Миндуллага килеп җитә. Приемдагы ничәмә стражникны бәреп ега да егет, сыза урманга. Бу якларда, Караидел буенда тау куышы бар. Әле дә Миндулла куышы дип йөртәләр. Шунда үз ише ярлы егетләрне җыя һәм байлардан үчен ала башлый Миндулла. Аның исемен ишетүгә байлар дер калтырый башлыйлар. Миндулла бай- ларның юлларын баса, аларның малларын, акчасын ярлыларга өләшә. Ләкин сатлык җаннар аны патша жандармнарына тотарга ярдәм итә- ләр. Миндулланы сөргенгә җибәрәләр. Бүтән бу якка кайтмый инде ул, һәлак булгандыр. Тик менә, батырлыгы хакында һәйкәл булып, тау куышы тора.

        ЗАҺИДУЛЛА КАЧКЫН

        У Минем картнәй сөйли торган иде Заһидулла качкын турында. Ул үзе минем картнәй белән бер елгы булган, 1848 елгы.

        Элек бит авылдан читтә көзләү була торган иде. Җәй көннәрендә халык урман-болыннарда, йортсыман нәрсә төзеп кәстән я башка нәрсә- дән,имал-туарлары белән шунда яши торган иде. Аны көзләү диләр. Картнәйләрнең шул көзләүләренә Заһидулла да килә торган булган төн кунарга. Кич килә дә иртән иртүк тагын чыгып китә торган булган, кеше-кара кузгалганчы. Аның бәләкәй генә аты булган. Бервакыт карт- нәй сораган моннан: «Үзең Заһидулла кадәр Заһидулла булсаң да, атың бик бәләкәй, нигә алай?»- дип. Заһидулла әйткән: «Аның гәүдә- сенә карама, йөрәге зур аның», — дигән. Шунда сөргән җир булган. «Менә карап тор аның ничек чапканын», — дигән дә, чабып киткән бу шул җир буйлап. Тузан гына күтәрелеп калган. Тузан басылгач кара- салар: ат та, Заһидулла да юк, ди. Менә шундый булган аның аты.

        Бервакыт Заһидулла Каслидәге * Агафонов дигән бер байның ма- газинын таламакчы була. Башта күзәтеп йөри бу. Берәр әйбер алырга барган булып, карап тора: бай акчаны кая сала. Күзәтә торгач белә: акчаны югары киштәдәге кечкенә сандыкка салып баралар. Ярый. Төн- нәрнең берендә бара бу байның магазинын басарга. Атын магазинга җи- тәрәк бер бакча эргәсенә туктатып куя. Ул атын бәйләп йөрмәгән. Тук- татып куя да, китә икән. Ат хуҗасы килгәнче селкенми дә шул урында басып торган. Чит кеше килсә янына, тоттырмый да, атландырмый да. Менә шул, атыннан төшә дә, магазин ишеген ватып керә бу. Теге сан- дыкны таба да, алмакчы була. Ә сандык бераз гына кузгала да, тар- тыла - нәрсәгәдер бәйләнгән кебек. Заһидулла моның серен аңлап ала: сандыктан Агафонов йортына чыбык тартылган. Аны кузгаттыңмы, чы- бык тартылып, купецның өендәге кыңгырауны шалтырата бит инде. Ни кылырга? Заһидулла тиз генә магазиннан чыга да, теге бәләкәй туры атына атланып Коншак юлыннан чыгып китә. Теге бай чыга, магазин ишеге ватык. Тыңлап карый: Коншак юлында ат тоягы тавышы ишетелә. Тиз генә кешеләр җыя бай. Бер унбишләп кеше атка атланып Заһидул- ланы куа чыгалар. Айлы төн булган. Куалар, куалар болар. Бервакыт ак туры ат Заһидуллага якынлаша башлый. Калганнары бик еракта кала- лар. Бу алтатарын ала да теге ак турының маңгаена ата. Ат егыла, куып килүче дә инде егыла. Заһидулла атын туктатып эндәшә моңа: «Ты самый смелый, скажи, сколько вас?» — ди. Теге калтырап-куркып тора инде. Ике кулын күрсәтә бу. Ярый, Заһидулла моңа тими, чабып китә. Бераздан теге куучылар да килеп җитә. Киңәшәләр дә болар, та- гын Заһидулланы куып китәләр. Куалар-куалар, Заһидулланың да аты арый башлый хәзер. Башта юырта башлый, аннан атлап кына килә. Бу хәзер ике күл арасына килеп җитә, Уелге белән Канкала күлләре арасына. Шуннан теге куучыларның биш-алтысы Канкала күлен урап узып, арттан да, алдан да тегене камап алмакчы булалар. Заһидулла бу күл арасыннан ничек тә чыгып, Өялге күл белән Коншак күле ара- сындагы юлга төшә. Шунда Әнкәреш дигән бер картның өч-дүрт гектар- лык урманы бар иде. Шунда кереп, кача бу. Ярый, моны хәзер камап алалар инде. Заһидулла урман буйлап авыл ягына таба бара да, бер зур каен төбендә атын ял иттереп тора. Әле куучыларның бөтен атлары да килеп җитмәгән. Берәм-берәм Коншак юлыннан чабып килә торалар. Шулвакыт Заһидулла бәләкәй турысына атлана да: «Я за урядником поехал!» — дип кычкыра. Теге урманны камап торучылар: «Хорошо, да- вай скорей», - диләр инде моңа. Бу чабып китә Коншакка. Тегеләр шунда саклап калалар. Иртәнгә кадәр тора болар, иртән урманны айкап чыгалар: юк Заһидулла. Шуннан исләренә килә: «Кичә кем китте үрәд- никне алырга?»— диләр. Сораштыралар — берсе дә китмәгән. «Эх, - диләр тегеләр, — Заһидулла тагын безне алдады», — диләр.

        Ә Заһидулла ул кичне Коншактагы туганнарына барып рәхәтләнеп йоклаган да, иртүк торып, үзенең Аксакүл буендагы землянкасына киткән.

        ХӘМИДУЛЛА ВӘСКИН

        Хәмидулла*, әтисе Ибраһим белән, бер помещикта тора. Аңа ул ва- кытта унсигез яшь була. Бу бервакыт управляющийне илтеп куя, пар ат белән. Юлда чанасы кагыла да управляющийне ега. Шуның өчен өйгә кайткач, канюшнигә ябып, Хәмидулланы бик каты кыйный. Шул хәлдән соң Хәмидулла әтисенә әйтә: «Мин монда эшләмим, илгә кай- там», — дип. Монда чит илләрдән килгән бер сөрелмеш кеше була — Бик- морза. Менә шул Бикморза белән сөйләшәләр дә, урманда үзләренә бер землянка аныклыйлар. Шуннан алар помещикларны талап йөри башлыйлар. Бик эзәрлекли башлагач, Бикморза качып китә, Хәмидулла бер үзе кала. Шуннан соң Хәмидулла. Рузаевкадагы бер байга - сату- чыга узел йөртергә яллана. Авылдан-авылга, өйдән-өйгә кереп сатып йөриләр. Күпмедер вакытлар эшләгәч, аны солдатка алалар. Солдаттан өч елдан соң кайта. Аның Пешлә авылында бер яраткан кызы була — Җәмилә атлы, шуңа өйләнә дә Ләмбрә авылына алып килә. Бер балала- ры була - Сөнгатулла. Хәмидулланың бер сукыр сеңлесе була — Шәри- фә *. Хәмидулла һәр вакытта өйдә тормаган, өйдә хатыны белән сеңлесе генә торганнар. Үзе чиркәүләрне, үз авылларын әйләндереп алган бояр- ларны талап йөргән. Халыкка тимәгән, халык аны һәрвакыт яклап тор- ган. Бәйрәмнәрдә фәкыйрь кешеләргә киемгә акчалар биргән, ашарла- рына, үгезләр суеп, итләр өләшкән. Әгәр берәр кешенең аты яисә сыеры булмаса, чакырып алып сораган да, кирәк чаклы акча биреп җибәрә торган булган. Ике мәртәбә үзен кулга алганнар, берсендә качкан, икен- чесендә Ростовта тотып Себергә җибәргәннәр. Себердә ул туксанга хәтле яшәгән.

        АЛПАВЫТ КЕЛӘТЕНДӘ

        Бервакытны бер помещикның хезмәтчеләре төнне ниндидер бәһале әйбер алып кайталар. Помещик әйтә: «Пока келәткә бушатыгыз, берегез саклап шунда кунсын», — ди. Ә Кәмәй * боларның кайтканын сизеп килә, сакчының саклап калганын белә. Ул башта келәт йозагын ватып куя да, арба астына кереп, дуңгыз кашынган кебек итеп арбаны селкетә-селкетә келәт алдыннан елыштыра. Арбада сакчы йоклап кала, бу келәткә кереп әйберләрне ике капчыкка төяп, үзенең помещик бакчасына куеп калдырган атына салып алып кайтып китә. Шуннан соң помещик хезмәт- челәрен җыеп: «Үзегез урлаган», — дип сүгә. Кәмәй урлаганны белмиләр.

        «ИЗГЕ» ЧИРКӘҮ

        Хәмидулла чишенгән, ялангач килеш аяклары белән югары, башы түбән асылынып тора. Поп бу хәлне күргәч: «И, — ди, — безнең чиркәү святой икән, бу ангел», - дип, бөтен җыелган халыкны молиться иттереп чык- кан. Болар чыгып киткәч, Хәмидулла алтыннарны алып чыгып киткән.

        БАЙ ХӘЕРЧЕЛӘРЕ

        Минем әти сөйли торган иде, элек Буа өязендә бай хәерчеләре йөри торган иде, дип. Буа өязе байлары, дүрт кешегә бер ат биреп, хәер со- рашырга чыгара торган булганнар. Бай үзе хәер сорашып йөрүчеләргә аена өч сум эш хакы биргән. Ә алар байга һәр авылдан йөкләп икмәк тапшыра торган булганнар. Соранып җыйган икмәкнең күбесе байга кала торган булган. Кәмәй шул бай хәерчеләренең атлары симергәнен генә карап тора икән дә, атларын алып, үзләрен куып җибәрә икән: «Бү- тән бу тирәдә йөрисе булмагыз кеше талап, күземә күренмәгез», - дип.

        КӘМӘЙ СЕБЕРДӘ

        Себергә баргач, Кәмәйнең улы Сөнгатулла бер бай кызын ярата башлый. Бу бай кызын Сөнгатуллага бирергә риза булмый. Кыз үзе ата-ана рөхсәтеннән башка гына Сөнгатуллага чыга. Кызның абзасы юл- басар була, сеңлесенә: «Иреңне үтерәм мин», — дип йөри. Бервакыт кызның абзасы Сөнгатулла артыннан куа китә. Кыз өйгә кайтып каена- тасы Кәмәйгә әйтә, абзасының Сөнгатулланы үтерергә китүе турында. Кәмәй үзенең рысагына атлана да китә становой приставка. Кызның абзасын становой пристав әллә кайчаннан эзли икән, тота алмый икән. Кәмәй әйтә: «Менә, фәлән кеше минем кодам була, шул кеше минем улымны үтерергә китте, — ди. — Шуны үтерә алсам, миңа ни була аның өчен?»— ди.

        Пристав әйтә: «Башын кисеп китерә алсаң, егерме биш сум награда бирәм», — ди.

        Кәмәй рысагына атланып китә. Тегенең артыннан җитеп, кодасының башын кисеп төшерә кинжалы белән. Кодасы моның улына илле метр гына җитмәгән була.

        Становойга барып күрсәтә башны, бик зур бүләкләп чыгара Кәмәй- не. Кодасы Иркутскида бөтен халыкка зыян итеп йөргән юлбасар булган икән.

        Картайгач, инде туксан яшьләренә җиткәч, чәй эчеп утырган вакытта, шул кодасының балалары Кәмәйне атып үтерәләр — үч алалар.

        БӘКЕР

        Безнең авылда Бәкер исемле атаклы юлбасар булган. Шул Бәкернең галәмәтләре халык телендә сөйләнелә.

        Ул, гадәттә, базарга бара икән дә байлардан күчтәнәч сорый икән. Күчтәнәч бирмәсәләр, шул төнне саран байны талап чыгып китә икән.

        Бервакыт ул Батталов исемле бай йортына барган да күчтәнәч со- раган. Байның күчтәнәч бирәсе килмәгән.

        Артыгы белән алам! дигән ул аңа. - Бүген төнлә көтеп тор!

        Бай ышанмаган. Болар бәхәсләшкәннәр, ничәдер сумга.

        Батталов складларын, кибетләрен сакларга дүрт каравылчы куйган. Үзе дә төн буе йокламый чыккан.

        Бәкер өенә кайткан да йокларга яткан. Сызылып таң ата икән. Бәкер уянган. Иптәшләре белән атларны җиккәннәр дә бай йортына киткәннәр. Каравылчылар да, бай да таң атканчы утыргач, «инде юк» дип, йокларга яткан булганнар. Шул арада Бәкер килгән дә, күз ачып йомганчы, кибеттәге малларны төяп юкка да чыккан.

        Бер көн үткән. Бәкер Баттал бай янына килгән.

        Ничек, исән-саулыкмы? — ди икән.

        Бай сер бирергә теләмичә: Бик әйбәт, бернинди хәвеф юк, — дигән. Аның спор акчасын бирәсе килми икән.

        Бик яхшы алай булгач, миңа шул гына кирәк иде, — дигән дә Бәкер, өенә кайтып киткән.

        Бәкер киткәч, Баттал бай куркып куйган һәм хезмәтчесе аша тиешле сумманы җибәргән.

        ХӘЙЛӘ ГАБДУЛЛА

        Ямурза *- ясаклы татарлар авылы. Шуңа алты-җиде кешеле семья килә. Читтән килгәннәргә җир бирмиләр. Алар арендага алып чәчәләр. Тегермән дә кирәк була. Бервакыт боларның тегермәненә он тартырга килгән бер кеше югала.

        Эзлиләр, эзлиләр, табалар моны. Үтерелгән була. Туганнары әрхә- рәйгә гариза язып бирәләр.

        Суд килә. Тегермәнчегә каторга дип карар чыгаралар. Моңа киңәш бирәләр: «Әгәр дә чукынсаң, котыласың», — дип.

        Шуннан моны Пәнҗәргә * алып барып чукындырып, икон биреп җибәрәләр.

        Ну, болар мөселманлыкны ташламыйлар. Поп күренсә генә баздан иконны алып почмакка куялар, тәрене муенга тагалар.

        «Пәнҗәргә барсаң, поп кыстый, авылга кайтсаң, мулла кыстый», — дигән сүз шуннан кала.

        1905 елны гариза язып, мөселманга әйләнә. Габдулла абзый — Хәйлә Габдулла, ягъни Михайла Габдулласы дигән кушамат шуннан кала.

        КАЧКЫННАР УЧЕ

        1802 елда Бәрәзә бик көчле ут казасы белән казаланган. Ул болай булган. Бервакыт Ишморат мулла, урманда йөргәндә, Әлкәй чишмәсе янында качкын булып ятучы кешеләрнең ашъяулыклары янындагы чәй- некләрен алып кайткан. Шул ачудан качкыннарның берсе өстенә хатын- нар киеме кигән дә, кечкенә арба тартып, авылга килгән. Бар халык арыш урагында, басуда икән. Төш вакытында, кыйбладан искән көчле җилдә качкын Ишморат мулла өенә ут салган. Үзе, бала тарткан хатын кебек, арбасын тартып, басуга чыгып киткән. Авыл бик каты кайнап яна башлаган.

        ХИСАМИ КАЧКЫН БЕЛӘН СОТНИК

        Хисаминың солдатта егерме биш ел хезмәт итәсе килмәгән, шуңа күрә ул солдаттан качкан. Безнең Әнәле * урманында егерме биш ел го- мер үткәргән. Үзе йөргән әфисәр киеме белән. Кылычы да булган. Әйбәт иярле аты да бар иде, ди. Атын Танайка дигән урыс авылыннан тай ча- гында урлап китеп үстергән. Атының һөнәре шул икән: кеше-фәлән килә башласа, аягы белән төртеп уята икән.

        Хисами бик көчле булган. Ярлыларга зарарын салмаса да, байлар- ның акчаларын талап кала икән. Авылда көндез йөргән заманда да моны тотарга куркалар икән. Моның ашап-эчеп тора торган урны Йомралы дигән авылда Хиси дигән кешедә булган.

        Шуннан Йомралы байлары киңәш иткәннәр.

        Идрәс авылына да әйтик, Карабай авылына да әйтик. Дүрт авыл берләшеп тотынсак, моны тотарбыз, — дигәннәр. Шуннан соң дүрт авыл кешесе җыелган, бар да күсәкләр белән.

        Саклап торган заманда Хисами качкын, Хисиләр йортына кереп, атын бәйләмичә генә киртәгә куйган, алдына солы салган, шинельләрен чоланга элеп куеп, үзе өйгә кергән. Хиси моңарга аракы китереп бирә. «Хисами эчә башлагач тотарбыз» дип, дүрт авыл хәзер булып тора. Шулвакыт Пучинкәнең Мөкән дигән бай, пар ат җигеп, Әнәлегә китә. Әнәледә бар икән өязгә йөри торган сотник. Сотникка бара да әйтә: - Без Йомралыда Хисами качкынны тотабыз, әйдә, тизрәк! — ди.

        Тукта, мин ашыйм әле, — ди сотник.

        Анда ашарсың, зинһар, әйдә тизрәк, — ди.

        Сотник белән утырып китәләр. Йомралыга барып җитәләр. Сотник, барып җиткәч, качкынга әйтә: Әйдә, Хисами абзый, мин сине тотам, чык. Мин сотник, ди.

        Качкын әйтә: Әгәр мине тотарга тырышсагыз, бар авылыгыз белән турап бе- терәм, кылычым кулымда, — ди. Качкын кылычын тартып ала да тәрәзә янына чабып китә. Сотник куркудан артына таба китеп егыла.

        Шуннан, тәрәзәдән пожар багурларын тыгып, качкынны тартып алырга тырышалар. Хисами качкын кылычы белән чабып, багурның сабын кисә. Шуннан соң аңарга бүтән агачлар белән төртәләр. Хисами качкынга тарлык килә. Ул менә мич башына. Мичне сүтә дә, керә торган бер кешегә кирпич белән бәрә. Шунда бик күп кешене яралый. Алай да булса качкынга чыгарга чама калмый. Пич янында түбә тактасы өзек икән. Хисами качкын иңбашы белән түбә тактасын күтәрә дә түбә өстенә менә. Түбә өстенә менсә, ни күрсен, асылынып тора икән сүс. Кесәсеннән шырпы ала да сүскә ут төртә.

        Хисаминың аты янына бер кеше дә бара алмый икән, кем килсә дә тибә, тешли икән, алай да булса унике яшендәге үсмер чоланга кереп Хисаминың киемнәрен кия дә, Хисами булып барып, Хисаминың атын богаулый. Хисами үзе сүскә ут төрткәннән соң, әвеслек буенча ябышып китә аты янына. Әгәренки Хисаминың аты богауланмаган булса, шунда һичбер кешегә тоттырмый икән, аның аты кош кебек оча икән. Ул кап- кадан йөрми икән, биек читәннәрдән дә, басу капкасы өстеннән дә сике- реп кенә чыга икән. Хисами качкын әвеслек киштәсеннән барып, атының өстенә килеп төшсә дә, һич нәрсә эшли алмый: аты богаулы. Шуннан әвеслек киштәсенә тотынып, күршесе ягына чыгып китә. Күрше ягына сикереп төшкән вакытта анда тора икән бик таза гына егетләр, алар моны күсәк белән кыйный башлыйлар.

        Качкынны тоттык, - дип кычкыралар. Шул тавышны ишетә дә сотник йөгереп бара. Тиз генә качкынның кулын, аягын богаулап ала. Богаулап алганнан соң моны арбага салалар. Тәтешкә озатырга.

        Халык бар да әйтә: Хисами качкынны күреп калыйк. Бай кеше булганмы, ярлы кеше булганмы, бик көчле булганмы? диләр. Сорашалар, ул ярлы кеше баласы икән.

        Мәкән бай әйтә: Бер ярлыны үтергәннән нәрсә була. Без моны үтерик. Тагын ка- чар да безне борчыр, ди.

        Халык әйтә: Үтермик, без аны судка гына бирик, — диләр.

        Мәкән бай шушының куанычыннан кесәсеннән акчаны ала да, урам- га бик күп акча чәчә.

        Шуннан соң сотник моны Тәтешкә алып китә. Алдан бара дүрт ар- балы. Һәр арбада дүртәр кеше күсәкләр белән. Арттан бара дүрт арба- лы, болар да күсәкләр белән. Уртадан бара качкын белән сотник. Кач- кын сотникка әйтә: Без бара торган юл өстендә Лувин дигән авыл бар. Ул урыс авылы. Шул турыда бик куе таллык бар, — ди. — Шул таллык арасыннан минем дүрт иптәшем килеп чыгар. Мине алар белән сөйләштермә, мин барыбер эләккән инде, — ди.

        Сотник әйтә: Хисами абзый, нидән соң син бу сүзне әйтәсең? ди.

        Качкын әйтә: Мин сине жәллим. Синең бер улың бар, бер кызың бар. Минем иптәшләрем сине үтерерләр. Шуның өчен син аларны якын китер- мә,— ди.

        Тал арасына барып җиткәч, моның дүрт иптәше килеп чыкты. Теге- ләр «тукта!» дип кычкырсалар да, болар туктамадылар. Тегеләр әйт- теләр: Безне Хисами белән сөйләштер, - диделәр.

        Сотник сөйләштермәде, атларны туктаттырмады. Тал куагын үтеп киткәннән соң, сотник әйтте: Син, Хисами абзый, мине нидән жәллисең? диде. Бакчы, мин сине тоттым да, - диде.

        Качкын әйтте: Син мине тоттырсаң да кыйнаттырмадың, имгәттермәдең. Шу- нарга күрә мин сине жәллимен, — диде.

        Бераз баргач, качкын әйтте: Сотник, мин сиңа тагын бер файда итим, - диде.

        Ярый, ит, — диде сотник.

        Сезнең авыл башында карама бар. Шул караманың авыл ягына киткән бик зур бер ботагы бар. Шул ботак астында итек балтырына ты- гып, бик күп алтын тәңкә күмеп куйдым. Шул синең гомереңә җитәр, — диде. - Аннары, — диде, — кырда «Салкын кое» дигән чыганак бар. Шул чыганактан басып су ала торган төштә бик зур таш бар. Шул таш- ны күтәреп кара, каршы каплаган таба булыр, шуның эчендә алтын тәңкәләр бар, — диде.

        Тәтеш чирәменә җиткәч, Хисами качкын: Минем кулларымда богау бармы? диде.

        Сотник әйтте: - Бар, — диде.

        Качкын кулындагы богауны салды да сотникка бирде: Мә богавыңны, — диде. - Аягымда богау бармы? — дип сорады.

        Бар, - диде сотник.

        Аягындагы богауны да, кулына алып, сотникка бирде: Мин Тәтешкә кермим, инде качамын, — диде. Иптәшләре күре- нер-күренмәс кенә килә ди арттан. Качкын әйтте: Син законны беләмсең, мин шушыннан качсам, минем урынга төрмәгә син керәсең. Хәзер минем куәтем бар инде, ял иттем. Элекке куәтем керде, — диде.

        Сотник нишләсен, аның командасында күсәкләр генә. Качкынның дүрт иптәше бар. Аларның кылычлары да бар. Сотник: Мине харап итмәсәнә,— дип җылады.

        Качкын жәлләде. Ул шуннан богауларын тагын киде.

        Сотник качкынны исправникка илтеп бирде. Исправник әйтте: Килдеңме, Хисами, — диде.

        Килдем, — диде Хисами.

        Дөньяда бар курыкканым син идең, — диде исправник.

        Качкын әйтте: 7 Мин эләксәм дә минем иптәшләрем каладыр. Сезнең ише бай- ларга без юл бирмәбез, — диде.

        Шуннан исправник моңардан тагын да шикләнде.

        Исправник качкыннан дөньяда ниләр эшләгәнен сораша башлаган иде, Хисами шулай дип җавап бирде: Әүвәле атыма солы салыгыз, аннары сөйләрмен, — диде. Атына солы салырга барганнар иде, ат бер дә якын да җибәрми: тибә дә, теш- ли дә.

        Атың янына якын бара алмадык, — дип кереп әйттеләр.

        Шуннан качкын әйтте: Бар, салыгыз, мин кычкырырмын, — диде.

        Шуннан бардылар ат янына. Бу тәрәзәдән кычкырган иде, ат тимә- де. Атка солы салдылар.

        Шуннан соң исправник әйтте:

        Хисами, син барыбер бу җиргә кайтачак түгел, сат атыңны миңа, - диде.

        Качкын әйтте:

        Миңа хәзер акча кирәкми. Мине казна ашатыр. Бу атны Танайканың Курамшин дигән кешегә бирегез. Шул кешенең таен урлап үстергән идем, — диде.

        Теге исправник тагын җавап ала башлады. Хисами качкын әйтте:

        Мин болай җавап бирә алмыймын. Кәҗүнни багурлар белән тырнап минем аркаларымны авырттырдылар. Миңа бир аракы, - диде.

        Хисами качкынга бер стакан аракы китереп бирделәр. Хәзерге замандагы бер литр хәтле булган. Теге шуны эчкән дә бетергән.

        Шуннан исправник әйткән:

        Син дөньяда качкын булып йөреп, ничә кеше үтердең? — дигән.

        Хисами качкын әйткән:

        Бер генә кеше үтердем, ул да унсигез яшь чамасындагы кыз иде, дигән.

        Исправник сораган:

        Матур идеме? дигән.

        Ул кыз кебек матур кешене мин гомеремдә күргәнем юк иде, — дигән.

        Исправник әйткән:

        Ул кадәрле матур булгач, ник үтердең? - дигән.

        Хисами качкын әйткән:

        Мин аны шулай үтердем, — дигән, — атна көн хатыннар, кызлар урманга җиләк җыярга килгәннәр. Мин куак төбендә утырып торам. Бу кыз җырлый-җырлый җиләк җыя. Җырын миңа терәбрәк җырлый. Моның җырын ишеткәч, тәкатьсез булдым. Кеше йөри илендә, авылында. Мин егерме ел буенча урманда ятамын. Миңа рәхәт юк, дип җылыймын. Хатыннар бер заман: «Кайтыйк, безнең чиләк тулды», — дип кычкырдылар. Мин бу тавышны ишеттем дә: «Бу әз җырлады бит әле, тагын бер-ике сәгать җырлатасы иде. Мин дә ике сәгать җылар идем», — дидем. Шуннан аларның чыга торган юлларына куе гына куакка барып яттым. Алар мине күрмиләр. Минем яннан берәм-берәм үтеп китәләр. Бу кыз минем турга килеп җиткәч кенә, җырлату нияте белән, сузылып итәгеннән тоттым. Итәгеннән тоткан чагында, мине күрде дә кыз куркып егылды да үлде. Шуннан соң, бу баланы харап иттем, дип ике сәгать җыладым, башымнан акыллар чыкты.

        Бу баланы нишләтим, дип уйлап торган заманда, башыма акыл килде. Кесәмнән кәгазь-карандаш алдым да, хат яздым. Хатымда сүз шушы: «Син, мулла, бу кызны рисвай итмә. Бик яхшы гына күм. Син күммәсәң, мин сине күмәрмен». Хат эченә өч тәңкә куеп, хатны кызның чәч үременә бәйләп куйдым. Уйлап тордым да тагын бер хат яздым, бу хатны шулай яздым: «Моңарга мин зарар итмәдем. Итәгеннән тоткач, куркып үлде. Ыстановой, син моны ярдырма. Ярдырсаң, мин сине ярырмын». Хат эченә янә өч тәңкә акча тыктым. Хатның берсе муллага, берсе ыстановойга. Менә шуннан соң дөньяда һичбер кеше үтергәнем юк. Мин, үземә ашарлык кына, байларны талый идем, фәкыйрь халыкка һичбер тимәдем, — дигән.

        Исправник сотникка әйтте:

        Син моны Казанга губернаторга илт, — диде.

        Сотник әйтте:

        Мин бит аны үзем генә илтергә куркам, — диде.

        Мин сиңа саклашып илтергә ике казак бирәм, — диде.

        Сотник Хисами качкынны Казанга губернаторга илтте.

        Губернатор Хисами качкыннан җавап алды. Ул губернаторга да шул җавапларны гына бирде.

        Шуннан Хисами качкынны төрмәгә илтеп яптылар.

        ҖАҺИЛЛӘРНЕҢ БАШЫН ЭТ КИМЕРӘ

        Акмулла Троицк шәһәреннән 100 чакрым ераклыкта Кара Су дигән җирдә Исәнгилде һәм Батуч исемле казак түрәләрендә балалар укытучысы булып торган. Көннәрнең берендә шул авылда үлгән бер карчыкны озату өчен җыелган халык арасында Акмулла да булган. Әлеге Исәнгилде дигән бай, Акмуллага таягы белән төртеп күрсәтеп, мәсхәрәле бер караш белән:

        Мулла! Безнең казакның бер мәкале бар: үләнле җирдә үгез симерә, үлекле җирдә мулла симерә,— дип, үзенчә көлгән.

        Акмулла аңа каршы бик тиз генә:

        Бик дөрес әйтәсең, үләнле җирдә үгез, үлекле җирдә мулла, даулы җирдә түрә симерә; сахрада безнең кебек муллалар булмаса, сезнең кебек җаһилләрнең башын эт кимерә,— дип, җавап биргән.

        Һәр җирдә үз сүзен генә яраткан, горурланып йөргән түрәгә бу җавап, әлбәттә, бик каты тоелган. Ул шунда ук Акмуллага янап: «Мин сине нишләтә белермен әле», — дип кисәтеп куйган. Һәм соңыннан, нәкъ менә шул кешенең доносы буенча, Акмулла берничә вакытлар Златоуст төрмәсендә ябылуда булган. Аның күп кенә кайгылы шигырьләре шул төрмәдә утырган вакытларында язылган.

        ИШЕК КАТЫННАН СОРА

        Бер мәҗлестә муллалар, байлар яшь Габделҗаббарны, санга алмыйча, ишек катына утыртканнар. Сүз ара сүз чыгып, муллалар бер дини мәсьәлә турында бәхәсләшергә керешкәннәр. Берсе дә мәсьәләгә

        тулы һәм ачык җавап бирә алмаган. Шунда бер бай, бик кәефсезләнеп, кычкырып әйткән:

        Сез дә белмәгәч, каян сорыйк без моны?! дигән.

        Ишек төбендә утыручы шагыйрь, бөтен мәҗлес ишетерлек итеп, аңа шигырь белән җавап биргән:

        Бу сүзне кара «Мишкат»дин, Яки сора ишек катдин.

        Кандалый аларга әлеге мәсьәләне ачыклап, аңлатып биргән.

        КИЕЗ ИТЕКТӘН ЗАРАР ЮК

        Шәкертләр кичләрен мәдрәсәдә җыелышып аш пешерә торган булганнар. Кайвакытларда казанга тычканнар да төшкәли икән. Ә бер көнне казанга мич башыннан хәтта киез итек тә төшкән. Шакирҗан исемле бер шәкерт, моны күреп, тиз генә казаннан итекне алган да аягына кигән, ашны ашамаган, ләкин ашаучылардан мыскыллап көлгән. Шулвакыт кечкенә Габделҗаббар Шакиржанга түбәндәге шигырь белән җавап биргән:

        Киез итектә һич зарар юк, Казандин алуга кигән. Шакиржан, бик һаваланма, Үзең тычкан итен йигән.

        ЧИКЛӘВЕК БӘҺАСЕ

        Урта яшьләрдә булган чорда шагыйрь Габделҗаббар Кандалый Сембер (хәзерге Ульяновск) шәһәрендә атаклы татар байларының берсендә мәҗлестә була. Мәҗлес ахырында табынга чикләвек чыгарыла. Чикләвекне тәлинкәләргә салып чыгаралар. Шунда бай хуҗа кунакларга болай ди:

        Иң кимендә дүрт тел катнаштырып, Габделҗаббар тарафыннан берәр шигырь әйтелми торып, ашарга рөхсәт юк, — ди.

        Хуҗа сүзен дә әйтеп өлгерми, фарсы, гарәп, урыс һәм татар телләрен катнаштырып, шагыйрь түбәндәге дүрт юлны әйтеп бирә:

        Че хоше мән меайәд Тарильда орех. Вә ин ләм йөэкәл, Булырса грех.

        ИШАН РУХЫНА БАГЫШЛАП

        Кызылсу авылы куштаннары бер мәҗлестә ишанга Габделҗаббар Кандалыйдан зарланганнар:

        Мулла була торып, биш вакыт намазны үтәми. Урыс-улак белән аралаша, урыс Урайкино ягына барып, аларда кунак була, еш кына сәрхушләнеп кайта. Нишләргә дә белмибез инде, — дигәннәр.

        Хәзер кайда соң ул? Нигә мәҗлестә күренми? дигән ишан. Кайда булсын, урыс Урайкинында, билгеле, — дигәннәр куштаннар.

        Ишанның моңа бик ачуы килгән. Аны күрү белән үк бик каты орышырга, акылга утыртырга сүз биргән.

        Озак та үтмәгән, мәҗлескә Габделҗаббар үзе килеп кергән. Ишан, бик ачуланып, аннан сораган:

        Кайда йөрисең болай? Нигә мәҗлескә соңга калдың? — дигән.

        Шагыйрь аңа бераз көлемсерәп карап торган да шигырь белән җавап биргән:

        Ишан сагышын сагышлап, Ишан рухына багышлап, Ашап-эчеп, күңел хушлап, Гулять иттем Урайкинда.

        Ишанның ачуы шунда ук беткән.

        Һай, мелла Габделҗаббар, бик хуп, бик хуп! Анда да изгеләрне онытмаска кирәк, — дигән.

        ГАБДЕЛҖАББАР ИШАН

        Парау авылында, кисәк кенә авырып, мулла үлеп китә. Авыл халкы, ашыгыч рәвештә, яңа мулла чакырттыра. Парауга Габделҗаббар атлы Кандалы кешесе килә. Ярлы гына бу мулла бер бай кешегә фатирга керә. Бай аңа начар гына аш бүлмәсен биреп, үзе олы якта тора. Бер җомга көнне ашап утырганда, Габделҗаббар хәзрәт, намаз вакыты җитүен сизеп, сикереп тора да тәһарәт алырга су эзли башлый. Үч иткәндәй бер савытта да су калмаган икән. Шуннан ул, комган тотып, урамга йөгереп чыгып китә. Бай хәзрәтне тәрәзәдән күзәтеп тора: нишләр икән бу дип. Габделҗаббар урамдагы коедан иелеп кенә су ала да, тәһарәт алып намазга китә. Бай, урамга чыгып, теге кое янына барса, ул кое бик тирән икән: аннан иелеп түгел, бау белән дә суны бик интегеп алышлы, ди. Бай, хәлне күреп, Габделҗаббар хәзрәтне изге дип уйлый инде. Хәзрәт намаздан кайткач, бай аңа олы якка күченергә әйтә. Үзе семьясы белән аш өенә күчә. «Нигә алай эшлисең?» — дип сорый хәзрәт:

        Син бу аш бүлмәсендә генә торырлык кеше түгел икәнсең, - дип җавап бирә аңа бай.

        Шул көннән алып, Габделҗаббар авылның бик дәрәҗәле кешесе булып киткән, ди.

        ӘЛЛӘ БҮКӘН ҮСКӘН, ӘЛЛӘ ТҮШӘМ ТӨШКӘН

        Көннәрдән бер көнне Гали Чокрый кич белән мәдрәсәгә шәкертләргә дәрес укытырга бара. Шунда моны сынап карарга теләүче шәкертләр, сизәрме-юкмы икән бу диеп, ул утырасы бүкән астына юка гына кәгазь кисәге куялар. Гали Чокрый утыргач, бер идәнгә, бер түшәмгә караган да:

        Әллә бүкән үскән, әллә түшәм төшкән, — дип, капшап, астындагы кәгазьне идәнгә алып куйган. Хәзрәтнең шундый сизгерлегенә мәдрәсәдәге барча шәкертләрнең исләре киткән.

        КИЕЗ КАТАЛАР

        Бервакыт мәҗлескә җыелган авыл картлары Гали Чокрыйдан сораганнар:

        Синең һөнәрең бар диләр, әйдә күрсәт әле, — дип.

        Ярый, — дигән, — ачуланмасагыз күрсәтәм, — дигән дә: Әнә, күрәсезме? дип, мичкә төртеп күрсәткән. Ә анда мәҗлескә килүче картларның киез каталары киптерергә куелган икән. Шунда картлар ни күрсеннәр, мичтә каталар түгел, үрдәкләр йөзеп йөри. Шул чак Гали Чокрый:

        Үрдәкләрне чалыгыз! - дигән.

        Арадан берсе тиз генә пычак эләктереп алган да үрдәкләрне берәм-берәм чала башлаган. Инде барысын да тотып чалып бетерсә, ни хикмәт, үрдәкләр юкка чыкканнар, ә барлык киез каталарның да башлары кисек имеш.

        Картлар тәмам аптыраганнар, уфтанганнар да — хәзрәттән: Ничек шулай эшли аласың, өйрәт әле безгә дә,— дип үтенгәннәр.

        Гали Чокрый: Жиде карлыгач итен мичкә куеп, ябык савытта, парда пешереп ашарга кирәк моның өчен, — дип җавап биргән, ди.

        СЕЗ БАРА ТОРЫГЫЗ, МИН ХӘЗЕР ҖИТӘМ

        Имеш, Ирәкте авылы тегермәнен Гали Чокрый будырткан булган. Шулай тегермән буасын буып ятканда хаҗ кылырга бару өчен Гали янына берничә юлдашы килеп җитә дә моны юлга чыгарга ашыктыра башлыйлар.

        Сез, әйдә, үзегез бара торыгыз. Мин бу тегермәнне буып, онын ашап кына китәм әле, — дигән Гали иптәшләренә.

        Бер-ике айдан соң тегеләр хаҗга барып җитәләр. Ни күрсеннәр, алар килүенә Гали инде шунда иптәшләрен көтеп утыра, имеш.

        ХУҖА ЯРДӘМЕ

        Бервакыт Аксәет авылыннан бер карт белән карчык, дөнья куйган кардәшләрен җирләү өчен, Чургылды авылына барырга чыкканнар. Иске Чокыр авылына җиткәч, Гали хәзрәткә чәй эчәргә кергәннәр. Чәй эчеп, бераз ял итеп алгач, юлчылар яңадан юлга җыена башлаганнар. Гали хәзрәт аларга:

        Туктагыз, ашыкмагыз әле, ике бүлем намаз гына укып алыйм, курыкмагыз, кояш баеганчы барып керерсез, — дигән.

        Карт белән карчык хәзрәтнең сүзен тыңлап кояш баер вакыт җиткәч кенә китәләр. Гадәт буенча, хуҗа аларны озата чыккан. Басу капкасы төбенә җиткәннәр генә икән, бик каты җил чыгып, давыл күтәрелә башлаган. Давыл тынгач, карт белән карчык, ни күрсеннәр, Чургылды авылына кереп тә киләләр, имеш.

        НАДАН МУЛЛАЛАР

        Бервакыт Бохарада мәчеткә баргач, Габдерәхим намазны мәчетнең тышында, ишек алдында укыган. «Нигә намазны анда укыйсың?»--- дип сорагач, Габдерәхим: «Анда кереп муллаларның наданлыгын күрәсем килми, алар минем намазымны гына боздыралар», - дип җавап биргән.

        ҖӘМӘГАТЬ СУДЫ

        Бохарада вакытта Габдерәхим Могак мәчетендә мәзиннең азан әйтүен тыңлап торган да азанның җиде урыныннан хата тапкан. Бу хәбәрне әмиргә җиткергәннәр. Әмир Габдерәхимгә җәмәгать суды ясарга булган. Зур итеп мәҗлес җыярга һәм шунда Габдерәхимгә күп кенә сораулар биреп, халыкның үзеннән җәза бирдертергә уйлаган. Мәҗлескә ныклап хәзерләнгәннәр: ишаннар, муллалар мәҗлес буласы йортның ишек төбенә күп итеп ташлар китереп өйгәннәр сорауларга җавап бирә алмый башлагач, Габдерәхимне ташлар атып үтерергә уйлаганнар. Чыннан да, мәҗлестә аңа күп сораулар биргәннәр. Әмма Габдерәхим аларның барысына да төпле җаваплар бирә барган. Шулай итеп, ул дин фанатикларының үтерүләреннән котылып калган.

        СИН БЕЗНЕҢ АВЫЛ КЕШЕСЕ ТҮГЕЛ

        Күп илләр күреп, дөнья гизеп йөргәннән соң, бервакыт Габдерәхим яңадан үзенең туган авылы Яңа Кадигә кайтып төшкән. Туган-тумачалары, дус-иптәшләре белән күрешеп сөйләшкән һәм авылда төпләнеп калырга булган. Ләкин авыл старосталары аңа: «Синең атаң Яңа Кади кешесе түгел, Тимәшнеке иде. Шулай булгач без сиңа йорт корырга җир бирә алмыйбыз, әнә Тимәшкә барып ал», — дигәннәр. Габдерәхим моңа бик кайгырган, ләкин нишләсен. Ул үзенең бөтен китапларын бәләкәй арбага төягән дә, хатынын, балаларын ияртеп, авылдан чыгып киткән. Киткән вакытта шагыйрь:

        Сау бул, сау бул, Утыз Имән, урман-күлләрең белән, Мин дә сине сагынырмын, кайгылы көннәрең белән, — дип җырлаган.

        Авылны чыккач, ул мәһабәт булып үсеп утыручы утыз имән яныннан үткән. Алар янында туктап, кулы белән аларның кайрыларын сыйпаган, күтәрелеп, зәңгәр күккә үрелгән очларына караган. Шунда Габдерәхим: «Утыз имән түгел бу, алтын имән», - дип әйткән.

        Аннан соң ул туган авылына соңгы караш ташлаган да көнчыгыш яктагы үрнең урман ачыклыгыннан чыгып киткән. Ул урман ачыклыгы анда хәзер дә бар, халык аны «Габдерәхим хәзрәт ачыклыгы» дип йөртә.

        ИМӘННӘР

        Үз гомерендә Габдерәхим туган авылы Яңа Кадигә берничә тапкыр кайтып киткән. Яңа Кади табигатьнең бик матур урынында урнашкан. Аның тирә-ягын ул вакытта калын-калын урманнар уратып алган булганнар. Авылдан ерак түгел мәһабәт утыз имән үсеп утырган. Шуңа күрә авыл үзе дә элегрәк Утыз Имән авылы дип аталып йөртелгән. Габдерәхим ул имәннәрне бик яраткан. Еш кына ул:

        И-и, имәннәр, имәннәр! Мине Кадигә тартып кайтаручы сез бит! дип әйтә торган булган.

        БЕР МИЗГЕЛ ЭЧЕНДӘ БЕР ШИГЫРЬ

        Бервакыт Габдерәхимгә дошманрак кешеләр аны халык алдында оялтырга, аптырауга калдырырга сүз куешалар. Кешеләр алдында аңа барып әйтәләр: «Бер минут эчендә бер шигырь әйт, ул татарча, урысча, гарәпчә сүзләрдән торсын», — диләр. Габдерәхим каушап калмый, шунда ук түбәндәге шигырьне әйтеп бирә:

        Әйдә барыйк мунчага, Бер баруда ничава. Бу шигырьне сезгә әйтәм, Шәрган хилаф булса да.

        КЕМ АРБАСЫНА УТЫРСАҢ...

        Бервакыт Габдерәхим кырдан кайтып килә икән, юлда аны ат белән баручы бер кеше куып җиткән. Габдерәхим аның арбасына утырган. Икесе дә бик гади киенгән, аякларында чабата икән. Бик кызыксынып: «Син кем буласың, кайсы авылныкы син?»- дип сораган. Габдерәхим аңа: «Үзең дә ишетә беләсендер инде, Габдерәхим хәзрәт дигән кеше булам мин», — дип җавап биргән. Теге кеше моны ишетеп: «Ай, хәзрәт, бик оятлы булдым, зинһар гафу ит. Тышкы килешең белән, гадилегең белән без аңлаган хәзрәткә бер дә охшамагансың бит», - дип гафу үтенә башлаган. Габдерәхим аңа:

        «Чү-чү, тавышланма! Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырларсың, дигәннәр. Менә җырлавың миңа бик ошады, мин сиңа иярдем. Инде син дә минем фикеремә ияр», — дип, шуннан танышып киткәннәр.

        ГЫЙЛЕМЛЕКТӘ МӘСКӘҮНЕҢ ҮЗЕНДӘ ЯШӘҮЧЕ КЕБЕК

        Бервакыт Габдерәхим Казанга барган. Бер байга фатирга төшкән. Ул байны икенче бер бай мәҗлескә чакырган. Әлеге бай мәҗлескә үзенең кунагы Габдерәхимне дә алып барган. Мәҗлескә Казанның барлык утыз алты мулласы да җыелган, ди. Габдерәхим фатир төшкән байны мәҗлеснең түренә, ә Габдерәхимне ишек төбенә генә утыртканнар. Менә бервакыт муллалар арасында бәхәс чыга. Муллалар даулаша башлыйлар. Шул вакыт ишек төбендәге Габдерәхим тыныч кына муллаларга ул мәсьәләне аңлатып бирә. Мәҗлес тып-тын кала.

        Нәрсә, бүредән курыккан эт кебек койрыгыгызны кыстыгыз? Нигә сөйләшмисез? дип сорый Габдерәхим муллалардан.

        Шуннан муллалар әкренләп кенә сөйләшә башлыйлар. Бер мулла Габдерәхим фатир төшкән байга сорау бирә:

        Син Мәскәүнең ничә урамын беләсең? Биш-алты урамын, — ди бай. Әгәр Мәскәүнең үзендә торсаң, ничә урамын белер идең? Мәскәүдә торсаммы? Мәскәүдә торсам, бөтенесен дә белер идем, ди.

        Шунда әлеге мулла әйтә:

        Менә шул шул. Габдерәхим хәзрәт Мәскәүнең үзендә торучы шикелле белемдә дә, гыйлемлектә дә. Ә менә без синең белән белемдә дә, гыйлемлектә дә салада яшәүчеләр кебек кенә...

        БАРАМ КАРТ ЫРУЫ

        Борынгы заманнарда көн ягы илендә Барам исемле карт яшәгән. Беркөн аның төшенә тәңреләрнең берсе иңгән дә болай дигән: «Бар, Барам, төн ягына. Син анда җәнлеге, кошы, балыгы мул бай ил табарсың».

        Барам тәңреләрен, халкын, хатыннарын, балаларын - барын җыйган да, шул илгә китеп, Иртеш белән Обь арасына Васюган сазлыгы белән Абышкан күле янына урнашкан, шунда үзенең тирмәләрен корган. Барамның унбер улы булган: Келем, Угуй, Узук, Тунус, Лүбәр, Турас, Карган, Кирчак, Чой, Тәрәнә, Барам.

        Үлем вакыты җиткәч, Барам карт улларын чакырып алган да әйткән: «Илне, үз саныгыз буенча, унбер аймакка бүлегез, биредә сезнең унбер буыныгыз яшәсен».

        Балалары илләрен әтиләре хөрмәтенә Бараба дип атаганнар. Илне үзара шулай бүлгәннәр: Келем үзенең ыруы белән Тартас елгасының түбәнге ягына урнашкан, Тунус - Тара суы буенда урманда яшәп калган, Угуй үз тирмәләрен Угуй белән Үзуңур күлләре янына корган. Аннан ерак түгел Лүбәй күле буена Лүбәр урнашкан. Күп санлы ыруның башлыгы Тураска Изәс белән Кама елгалары арасындагы урын ошаган. Аз балалы Карган - Тартас елгасының урта агымында утырган, ә Кирчак - Кырчык күленә Кама суының югары очына киткән. Чой, тагын да ераграк узып, Уба күле буена утырган. Илнең иң ерак кырына, Каргат күле буена, үз тирмәләрен Тәрәнә корган. Кече ул Барамны әтисе дә, абыйлары да бик яраткан. Аңа әтисе нигезе Олы Барам бирелгән. Бу җир, Ом суының урта агымында булып, Тандау күленә хәтле барып тоташкан.

        ГАҖӘП ХАЛЫКЛАР

        Әүвәл бу якларда гаҗәп халыклар яшәгән, ди. Аларның бер төрлесе җир өйләрдә торган. Чит халыклар килә башласа, шул җир өйләрен җимереп, үзләрен үзләре тереләй җиргә күмәләр икән.

        Биредә элек агачлар да үсмәгән, ди. Агач үсә башлагач, халык кача имеш. Җирдән үзеннән-үзе агач килеп чыкканын күреп качып китәләр икән.

        ЧИНГИ

        Күп еллар әүвәл, Иртешкә коя торган Ишем елгасы буенда чыгышы белән нугайдан булган Он исемле бер татар ханымы, бигеме яшәгән. Ул Иртеш, Тубыл, Тура татарларын гына түгел, тирә-яктагы вогул һәм иштәкләрне дә кул астында тоткан. Бервакыт аңа буйсынган Чинги баш күтәргән Онны үтереп, барлык татар ыруларына хан булган. Үтерелгән ханның балигъ булмаган улы Тайбуга качып котылган. Ул күп җирләрдә каңгырып йөргән. Ниһаять, Чинги аның эзенә төшкән һәм, әгәр дә буйсынып, сараена килсә, Тайбугага карата рәхимле буласын вәгъдә иткән. Тайбуга моңа риза булган, шуннан соң Чинги сараенда кадер-хөрмәттә генә яшәгән. Чинги аңа әтисенең мирасы булган биләмәләрнең байтак өлешен кайтарып биргән, аны зур гына бер гаскәрнең башлыгы итеп куйган, Тайбуга алар белән үз иленә хезмәт итәргә тиеш булган.

        Тайбуга, Обь елгасы буенда яшәгән иштәкләргә берничә кат яу чабып, аларны ясак түләргә мәҗбүр иткән. Соңыннан Чингидән үзенә аерым җир сораган. Рөхсәт булгач Тура елгасы буенда, хәзер Төмән шәһәре урнашкан урында, үзенә җир сайлап алган. Ул анда шәһәр салган һәм аны Чинги хөрмәтенә Чингидин дип атаган. Шунда картайганчы тыныч кына яшәгән, мирасын да үз ыруына калдырган.

        ЯХШЫЛАР

        Әүвәл заманда бу якларга Бохара тарафыннан өч йөз алтмыш шәех килгән. Башта алар, барысы бергә йөреп, биредәге халыкны дингә өндәгәннәр. Ләкин ислам кабул итүчеләр бик аз булган. Элек биредә курчакка, утка табынучы, иштәккә охшаш халык яшәгән. Шуннан соң шәехләргә киңәш биргәннәр: «Сез бергә йөрмәгез, аерым-аерым йөрегез, халык арасында яшәгез, шулай итсәгез, алар дингә тизрәк күнәрләр», — дигәннәр.

        Болар шулай эшләгәннәр, аерылышып, таралып киткәннәр. Шуннан соң биредәге халык, боларның әзлегеннән файдаланып, аларны үтерә башлаган: кайсын Иртешкә, кайсын сазга батырган, кайсын чапкалаган. Күләт авыл зиратына күмелгән Әбүлхаликъ яхшының да гәүдәсе юк, диләр. Бары бер кулы, биш бармагы белән уч төбе генә бар, диләр.

        Соңрак, ислам дине кергәч, үтерелгән шәехләрнең гәүдәләре җыеп күмелгән. Халык арасында аларны «Яхшылар» дип атау гадәткә кереп киткән.

        ӘХМӘТГӘРӘЙ ХАН

        Борынгы заманда Томда Әхмәтгәрәй хан булган. Ул үзенең хатынын сатып алган колына биргән. Гәрәй ханның, кайнатасы, моны ишеткәч, бик ачуланган. Киявен исертеп, ат койрыгына салган. Гәрәй хан өч көн ат койрыгында йөргән, исән калган. Кайнатасы, аны күреп, табаны белән йөзенә басарга теләгәндә, Гәрәй хан:

        Басма, кяфер! дигән.

        Кайнатасы басмаган. Аннан «гөнаһысы бетте» дип, киявен ычкындырырга теләгән.

        Кайнише атасына әйткән:

        — Җибәрмә аны! Ул олы батыр икән, ычкындырсаң, үз йортыңны бетерер.

        Атасы улының сүзен огып Гәрәй ханның башын чаптыртты, үтертте. Гәрәй ханның урынына Күчем хан калды, Күчем хан унике яшендә калды. Вакыт җиткәнче аның урынында Богай Солтан халыкны тотыг торды. Вакыт җиткәч, Күчем хан патша булды. Том җирен яратмады Күчем хан:

        Монда оро-чокыр күп, мал егылса үләр, бала егылса үләр, аннан күчик, — диде.

        Җәмәгать белән мәслихәт кылып күчтеләр. Томнан Тубылга күчкәндә Күчем хан Барабада торган кешеләргә әйтте:

        Җирегез яман монда. Безнең белән кушылып китегез! Тубылга барып торыйк.

        Барабада торган халык ханның сүзенә күнмәде:

        Күчегез, без артыгыздан җитәрбез. Безнең монда көтә торган йезе ау калды, аны аласыбыз бар, — диде.

        Күчем хан:

        — Тиз җитегез! дип, чыгып китте, алар калдылар. Тубылга барып, шәһәр кылып торды. Бараба халкының үз җирендә калганын белеп, Күчем хан әйтте: «Килең!» Халык бармады. «Алар бараба булсын», - дип, ат куеп китте. Ул чактан халкыбызның аты «бараба» булды.

        Күчем хан Тубылда берничә вакыт торды. Урыс җиреннән, патшадан качып, өч угры килде. Аларның башлап йөргән кешесенең аты Ярмак булган. Ул Ярмак Күчем ханга килде. Боларның телен һичкем белмәде, урыслар аларның телен белмәде. Алар күп торганмы, аз торганмы телне аңлап белделәр.

        Ярмак ханга килде, әйтте:

        Күчем хан, миңа бер бога тиресе зурлыгы җир бир, — диде.

        Күчем хан солтаннарын, яхшыларын җыйды, алардан мәслихәт сорады. Яхшылары әйтте:

        Бер бога тиресе киңлеге җир күп булмас, анча җир бирик! — диде.

        Ярмак бер бога тиресе алды, аны нечкә җептәй телде, түгәрәк сызды, алдап-ялдап, күп җир алды.

        Ханның боерыгы белән кешеләр чыгып карадылар:

        Кяфер, — диделәр, — күп җир алды.

        Хан әйтте:

        Ул күп җир түгел, җиребез монда күп, үзебез бирдек, инде тавыш булмасын.

        Ярмак сука ясады, барана ясады, черетмә җир сөрде, арыш чәчте. Чәчкәч, урыслар китте. Икенче елда урыс килеп, арышын урып алды, урып алып, клад куйды. Өченче ел да килде.

        КУРДАК, ТОРАЛЫ, АЯЛЫ ҺӘМ БАРАБА ИСЕМНӘРЕ

        Безнең ханыбыз, Күчем хан, шәһәрдән гаскәре белән килеп, Умбыда * торган, аннан соң Тубылда торган. Күчемгә ияреп йөреп хезмәт кыла торган бер урыс булган, аты Ярмак икән. Шул йөри торгач Күчем ханнан сораган:

        — Сезгә шул чаклы хезмәт кылдык, инде безгә җир бирсәң иде.

        Күчем хан әйткән:

        — Күпме кирәк сиңа? — дигән.

        Ярмак әйткән:

        — Миңа күп җир кирәкми, үгез күненең өлкәнлеге җир бирсәң, миңа җитә, — дигән.

        Күчем хан вәгъдә кылып, «бирәм!» — дигән.

        Шуннан соң Ярмак үгезнең тиресеннән тасма телгән, алып килгән, аннан ары түгәрәкләп салган аны. Шуннан соң Күчем ханга килеп әйткән:

        — Моның чаклы җир бирерсеңме? — дигән. Күчем хан әйткән:

        — Күп булса да, вәгъдә кылгач бирим!

        Биргән бу җирне. Ярмак бер ел торган, икенче елында үзенең җиренә кайткан, «кеше чыгарамын» дип. Күп урыс кешесе бу Ярмакка бирелгән җирдә торган. Кешеләре күбәйгәннән соң хак биреп кеше эшләткән. Күчем хан арзан биргән, Ярмак кыйммәт биргән. Кешеләр әйткән:

        — Ярмакка эшлибез, ул кыйммәт бирә, Күчем хан арзан бирә.

        Ярмакның кешеләре елдан-елга күбәйгәннән соң Күчем хан китмәк булган. Бер гаскәренә әйткән:

        — Безгә монда торырга ярамый.

        Шулар әйткән:

        — Без курды көтәбез, аны карап килик, — дигән.

        Күчем хан әйткән:

        — Сез минем белән бармыйча, курды көтсәгез, сезнең атыгыз инде курдак булсын!

        Алар үз җирендә калдылар. Күчем хан тагын бер гаскәренә әйткән:

        — Китик! Бу җир безгә торырга ярамый!

        Алар әйткән:

        — Без бераз тора торыйк!

        Хан әйткән:

        — Тора торсагыз, сезнең атыгыз инде торалы булсын!

        Күчем хан тагын бер гаскәренә әйткән:

        — Китик! Бу җир безгә ярамый.

        Алар әйткән:

        — Безләр аял кылабыз!

        Хан әйтте:

        — Сезгә аял кирәк булса, атыгыз аялы булсын!

        Тагын бер гаскәренә әйткән:

        — Китик! Безгә бу җир торырга ярамый, — дигән.

        Алар әйткәннәр:

        — Сезләр бара торыгыз, безләр җитәрбез! — дип.

        Хан әйткән:

        — Сезнең атыгыз бараба булсын!

        Шулай әйтеп китеп барган, сартлар * аның белән бергә киткән.

        КҮЧЕМ ХАН

        Ермактан җиңелгәч, Күчем Тара елгасына качкан. Бу елганың тамагы янында яшәгән татарлар ханнары каршына җыелганнар. Күчем аларга үз хәлен аңлаткан, ярдәм сораган, әгәр инде ярдәм итә алмасалар, сүзен тыңлап, Бохара кулы астына күчәргә әйдәгән. «Тизрәк күчеп китәргә кирәк, бүген-иртәгә урыс Тара тамагына басып керәчәк, шәһәр корып, бөтен татарларны буйсындырачак», — дигән.

        Татарлар бу сүзләрне ишеткәч: «Торып торыйк әле», — дигәннәр. Алар, моңа хәтле бернинди хәвеф-хәтәрсез яшәгәч, киләчәктә дә шулай булуын өмет иткәннәр. Күчем артыннан барырга да, Бохара кулы астына күчәргә дә теләмәгәннәр. «Торып торыйк» дип җавап биргәнгә, Күчем аларны «торалы» дип атаган. Бу татарларны бүгенгә хәтле шулай торалы дип йөртәләр *.

        Күчем Тара буйлап өстәрәк яшәгән аялы татарларына килгән. Аялылар ханга болай дигәннәр:

        — Без сунарчылык белән көн итәбез, урманда корып куйган аяларыбыз бар, аларны ташлап китә алмыйбыз.

        — Монда калып харап буласыз, юкка гына сезне үз-үзләрен үтерүче дип атамыйлар икән, — дигән Күчем.

        Кузенев* авылында сөйләшәләр болар. Күчем моннан көньякка таба — үзенең икенче башкаласы Тантурга*, бараба татарларына юл тоткан. Алар башлыгы Буян би * Күчемне олылап каршы алган һәм төрле аймакларга, хәтта Каен *, Тибес * авылларына да атчабарлар җибәргән. Бөтен Бараба җыелган. Күчем барабалыларга да үзенең сүзен әйткән, әмма боларның җавабы да кыска булган: «Бара тор — бараман». Күчем, аларны күндерергә тырышып, йә аңа хәзер үк ярдәм итәргә, йә аның белән Бохарага китәргә үгетләгән. Дошманның, армый-талмый, эзгә басып килүен әйткән. Әмма халык: «Бараман, бараман», — дип тагын да ныграк шаулаган гына. Шуннан Күчем болай дигән:

        — Бараман, бараман! Юкка гына сезне барама димәгәннәр. Әмма киләчәктә сезне «каһәр суккан барама» дип йөртерләр.

        Күчем, Бараманы каргап, болай дигән:

        — Хатыннарыгыз кысыр калып, илегез корыгыры! Ук белән кырга, тозак белән урманга барсагыз, сездән җәнлек качсын! Кош эләкмәсен! Күлләрдә җәтмәгезгә балык кермәсен! Болыннардагы, көтүлекләрдәге хайваннарыгызны үләт кыргыры! Күлләрегезне мәңгелек черек һәм сасы бассын! Шуннан агуланып, йөзләп кырылсагыз иде! Тирмәләрегез дә бушап калсын! Хәерчелек гомерегезне кыскартсын!

        Буян би исә Күчемнең халыкны юкка гына каргавын әйткән, чөнки аның таләпләре артык зур һәм аларны тиз генә үтәү кыен булуын, башта халыкны әзерләргә, шуннан соң гына эш итәргә кирәклеген аңлаткан. Күчемнең ихтыярын үтәячәгенә ант эчкән. Күчем, аңа үзе артыннан барырга кушып, Тантурдан китеп барган.

        Сөйләшү шулай гына бетсә дә, Күчем өметсезләнмәгән, ул, аялыларга барып, яңадан бәхет сынап карарга булган. Улы Галине аялылар арасыннан кеше җыярга җибәргән, барабалыларның да ярдәмгә киләчәген әйтергә кушкан. Үзе исә, Кече Торадагы * зур булмаган чирүен алып, Кара Утрауга * юнәлгән. Тиздән шунда ике мең аялы килгән — Гали үзенең йомышын шактый әйбәт үтәгән.

        Барабада аңа бәхет елмаймаган. Чирүе бөтенләй тар-мар ителгән, гаиләсе әсирлеккә төшкән, үзе көч-хәл белән качып котылган. Күп вакыт та үтми Күчем үлгән.

        ЯРМАК

        Әүвәл Ярмак Тубылга килеп торган. Ул анда сүрик тоткан, өлкән балыклар алса, ханны сыйлаган. Карача бинең * ике углы бар икән, икәве дә мәргән икән. Алар, сәелдән кайтканда, Ярмакның ар якта кармак җимләп утырганын күрәләр икән, аны мәзәк кылып атарлар икән: башына тидермичә, башыннан картузын атып төшерәләр; кайвакыт кулына тидермичә, җиләнен аталар икән. Кайвакытта кармагының җебен өзә аталар икән.

        Ул анда күп тордымы, аз тордымы, беленмәс. Аннан соң Ярмак Күчем ханнан җир сораган, бер күн зурлыгы. Хан бирергә боерган. Ул күнне Ярмак нечкә, нәзек каеш итеп телгән. Аннан соң җиргә агач чәнчеп, бер очын каеш белән бәйләп, түгәрәк җир үлчәп алган. Аннан ары ул алган җирендә торган. Шул тора торган вакытында Ярмак тагы балык тоткан, яхшылары, өлкәннәре белән ханны сыйлаган.

        Хан иртән торып боерган кешеләренә: «Бу балыкны китерең!» Күрделәр: бу балык солдат рәвешендә ятыр. Хан әйтте: «Бу җирне, ахры, урыс алыр». Аннан ары күп торды, аз торды — баягы Ярмак югалып китте, кая киткәнен белмәделәр. Аннан ары Вагай * елгасыннан тап акты, болар белмәс: кайдан, ни төрле ага — һичкем белмәс.

        Өч елдан соң Ярмак Вагай суыннан кирап белән килгән. Болар күрделәр кирап килгәнен. Халык ул вакытта мәҗлестә икән. Моны күреп, килеп әйттеләр:

        — Кирап килә, яумы? — дип. — Илме?

        Кирапның өстендә күп кеше тора. Аны мәргәннәр атты, болар кыймылдамыйлар да, шул бер җирдә торалар.

        — Ул кеше түгел, кылган сурәтләр болар, — диделәр.

        — Күрсә, кирапта тишек кылганнар, мылтык белән атарга. Моны белгәннән соң ике мәргән шайланып яуга чыктылар. Савыт киеп атышырга чыктылар. Берәүләр әйтте:

        — Сез ирлекне савыт белән кыласыз икән.

        Шулар, нәмис кылып, савытны ташладылар, тик савытсыз бардылар. Тишектән кирап эчендәге кешене күреп аттылар, һич берен чыгармый атып тордылар. Инде кирап эчендәге кешеләр куркып, тишеккә килмәс булдылар. Аннан соң берәү әйтте:

        — Алай бетмәс, мин йөзеп барып чыгып, кирапның эченә төшеп, эчендәге халкын күрим! — диде.

        Шаен алып йөзде кирапка. Ул кирапка җитеп, тотынып чыкты. Ул чыкканчы, кираптан бер солдат күреп чыкты. Мәргәннең кырда калган мәргән юлдашы бу солдатның чыкканын күрмәде. Солдат килеп, бу мәргән кирап өстенә менгән вакытта, кылыч белән аның башын чапты. Мәргән үлде, суга егылды. Аннан яулаштылар, атыштылар. Ярмакны күрде мәргән: савытын киеп, кирап өстендә мылтык белән атып ятканын. Берен-бере күзләп аттылар. Мәргәннең угы Ярмакка тигән, Ярмакның угы мәргәнгә тигән, икәве дә үлгән. Аннан соң, сугышып, Ярмакның халкы җиңгән. Күчем ханның халкы качкан. Хан инде халкы белән Иртеш буена качкан, шәһәр ягына киткән.

        СЕБЕР БАТЫРЫ

        Ермакның отряды мылтыклар белән коралланган булган. Мылтыклы кешеләргә коралсыз, сугышка әзерләнмәгән халыкны буйсындыруы җиңел. Башта бер авылны, аннан икенчесен буйсындыралар. Тубылны үтәләр. Себер ягының бер батыры Ермакның килүен ишетә дә, үзенең иптәшләрен җыеп: «Бу нинди җиңелмәс батыр икән?» — дип, аңа каршы китә. Ул аның отрядын Иртеш буенда очрата. Төнлә белән тегеләр йоклап ята икән. Сакчыларны алып ташлыйлар, Ермакны эзләп таба батыр, ул шалашта йоклап ята икән. «Бу килеш буып үтерү егет эше түгел», — дип уйлый батыр, Ермакны аягы белән тибеп уята. Тегесе торуга, көрәшә башлыйлар. Егет Ермакны, күтәреп алып, Иртешкә ыргыта. Ермакның өстенә кигән киеме тимерле, авыр була, шул аны су төбенә тарткан, диләр.

        САУСКАН МӘРГӘНЕ

        Саускан * авылында бер мәргән яшәгән. Ул, иштәк төсле, утка табына икән. Шул мәргән Ермакка үчле булган. Үче хан өчен икән. Шул Ермакның артыннан күзәтеп йөргән. Ермакның тимер киеме булган. Тимер киеме санай-укны үткәрми икән. Бервакыт ул чукынып тора, ди. Чукынганда һәрвакыт тимер киемен сала икән. Шунда аны Саускан мәргәне күргән дә, санай угы белән атып үтергән. Шул урынны Ермак өеге диләр.

        КАРАБАТЫР ХӘКИМ

        Миңа элекке бер карт сөйләгән иде моны, Иван Грозный вакытында була бу. Ермак атаклы кеше булган инде заманында. Иван Грозныйдан права алып чыга ул: барысын да христиан итәргә, чукындырып чыгарга. Килә бу гаскәре белән. Бик куәтле килә, Дулматны * ала. Дулмат ул бездән алтмыш-җитмеш чакрым гына. Аннан көньякка таба, хәзерге Нагайбәк * районына таба килә. Халыкларны чукындырып йөри. Чукынмаса — камчылый нагайка белән. Шуның өчен ул яктагы халыкны нагайбәк дип йөртәләр *. Шуннан көньяктан килеп, Иртеш елгасына барып чыга Ермак. Хәзер сугышка әзерләнәләр инде. Шунысы бар: су аша чыгарга кирәк. Ермак янында Карабатыр Хәким дигән кеше булган. Аның кабатында йөри торган бик якын кешесе икән. Ләкин уенда моның икенче нәмә: Ермакны юк итәргә. Тыштан гына дус булып йөргән.

        Хәзер төнлә белән Иртешне чыга болар, көймәгә утырып. Ермак тимер киемнән, кольчугадан. Суны чыккан чакта, Карабатыр Хәким Ермакны көймәдән төртеп төшерә.

        БАРАБА ХАЛКЫ

        Бараба районындагы барабалар Күчем ханнан калганнар. Күчем хан Әртиш әйресе буена урнашкан. Күчем ханның малы күп булган. Ул Ярмакны мал багарга яллаган. Ярмак, ике ел Күчем ханның малын бакканнан соң, эш хакы сораган:

        — Бер үгез тиресе зурлыгындагы җир бир, — дип.

        Күчем хан:

        — Ярар, ал, — дип әйткән.

        Аннан соң Ярмак үгез тиресен тасма итеп телгән. Үгез тиресен телеп бетергәннән соң, Күчем ханның иң яхшы җирен шул тасма белән үлчәп алган.

        Ярмак ул җирдә арыш чәчкән, арыш бик яхшы уңып чыккан. Ярмак баеп алган. Баеганнан соң, Күчемгә каршы чыга башлаган. Ярмак, Иван Грозный белән сөйләшеп, хәзерләнеп, Күчем ханга каршы сугыш башлаган.

        Ярмак, Иван Грозныйдан армия алып, Күчем хан белән ике еллар чамасы сугышкан, Күчем ханның халкын туздырган.

        Бер вакытны Күчем ханның халкы Ярмакның чукына торган урынын тапкан. Бу чукыну урыны Әртиш әйресенең биек ярында булган. Күчем ханның сугышчылары Ярмакны чукыну урынында яшеренеп саклаганнар.

        Кояш чыккан вакытта, Ярмак килеп өстендәге сугыш киемнәрен салган. Әртиштә юынган. Әртишнең биек ярына агынып, агач төбендәге чукыну урынына килеп чукына башлаганда, бараба халкының иң оста, төз атучысы ягыдан Ярмакның маңгаена аткан.

        Аннан соң Ярмак Әртиш әйресенә егылып төшкән. Әртиш әйресендә үлгән.

        Ярмак үлгәч, сугыш беткән. Ярмак үлгәннән соң, Күчем хан күчеп киткән. Ә Иван Грозный кирәк итмәгән, Күчемне үз кулы астына алмаган.

        Күчем хан, «урыслар монда көн күргәзмәс» дип, көнчыгыш якка табан күчеп киткән. Күчем ханның халкы күчеп йөреп аптырап беткән. Шуның өчен Себердә калырга булган.

        Күчем ханның халкы болай әйткән:

        — Сезләр бара торыгыз, без барырбыз, — дип.

        Аннан соң Күчем хан дога кылган: «Исемегез бараба булсын», — дип. Ул вакыттан алып Себер татарлары «бараба» дип аталалар...

        Күчем хан киткәннән соң, барабаларны якын илләрнең ханнары талаган. Барабаларның ирләрен, ир балаларын үтергәннәр дә хатыннарын, кызларын, малын, әйберләрен алып киткәннәр. Барабалар аерым бер-ике йортта тору сәбәпле, аларны якын илләрнең ханнары талаган. Барабалар соңыннан бергәләп аларга каршы сугыша башлаган. Берничә еллар Бараба ягы агач белән сугышкан. Аннан соң алар ишетәләр: Пәтәрград шәһәрендә бер патша бар, дип. Бу турыда окканнан соң, алар, үзләренең арасыннан Карлыгачев Маңгыдай дигән бер барабаны сайлап, патшага җибәргәннәр. Карлыгачев Маңгыдай, чаңгы белән, кыш көне киткән. Чаңгысының табанына киек тиресе ябыштырган, өстенә какай тиресеннән тун кигән.

        Патшага баргач, патша аны яхшы итеп каршы алган. Патша Пәтәрбург шәһәрендә аның памятнигын эшләткән. Патша бараба халкыннан солдат алмаска ант иткән, анда барабага «доброжелательный инородец» дигән ат биргән. Ул чактан бирле барабаны «инородец» дип йөргәннәр.

        Бу вакыттан алып Себер татарлары урыс иленә буйсындырылган. Бу җирләргә Россиядән урыслар, казан татарлары күчеп килә башлаганнар. Якын илләрнең ханнары һөҗүм ясаудан туктаганнар.

        Казан ягыннан татарлар килгәч, бараба белән аралаша башлаганнар, һәм укымышлы шәкертләр бараба халкын дингә өндәгәннәр. Шул вакытлардан алып барабалар мөселман динендә булганнар, һәм муллалары булган.

        Россиядәге татарлар белән аралашкач һәм теле дә бер булгач, аларны да татарлар дип атаганнар.

        ТАЙШЫ

        Борын-борын заманда, аталары хан үлгәннән соң, олы агасы белән Тайшы үзләре көн күреп кала. Айлар, еллар үтә, болар үсеп җитә. Бараба агай-энеләр хан итеп берәүне дә башкадан билгелиселәре килми: Тайшының агасын хан итеп күрәләр.

        Беркөнне ил-халыгын алып, агасы ауга китә. Хатыннар, кызлар эчерге корып, аламыш сугып, үз эшләре белән мәшгуль булып ятканда, дөнья куптарып, ут уйнатып, көннең күзен көл иткән яу килә. Сугышка чыгарлыклары булмый. Карт-коры сыктап-иңрәп кала, яшь кыз-киленне алып китәләр. Араларында ай-кояштай балкыган Тайшыны Тимер хан ала.

        Күп еллар үтә. Ике улы булганчы, Тимер хан Тайшыны бер яры чыгармый, кеше белән сөйләштерми. Бер заманны моның ике улы үсеп буй җиңә. Очкан-булган белән сөйләшеп, агасының олы хан икәнен ишетә. Агасы белән боларның ханлыгы арасында, аждаһадай сузылып, ике әйре агып ята икән. Үзенең ышанычлы кешесен җибәреп, тулаен яхшылап белеп ала. Балаларын алып, агасына качып китәргә уйлый.

        Әсирлеге бетеп барган бер көнне, Тимер ханның, өе астына тирән чокыр казытып, казан куя башлаганын күрә. «Бу тиккә булмас», — дип, Тайшы яхшы булып кыланып, ни эшләргә йөргәнен сораша. «Олы кунак чакырам», — ди теге.

        «Тукта, моның очы-төбен күрим, китми торыйм, кунак эчү-ашавы арасында котылуым үземә үк яхшы булыр», — дип уйлый да тукталып кала. Казан астына, төтенен читкә чыгарып, ут яга башлыйлар. Чокырны, өстән ябып, яхшы келәмнәр белән каплыйлар.

        Көннәрдән бер көнне кунаклар килә башлый. Караса: олы кунагы — Тайшының үз агасы була. Тайшы шунда ук аңлый: агасын үтерергә йөргәннәр икән. Кайсы келәмнең казанга төшмәгәнен билгели дә, агасына сиздереп өлгерә. Эшнең кая барганын күреп, Тайшының агасы кылычы белән келәмне чабып ерта да: «Батырның оятын кылычы аклады!» — дип, чабып кайтып китә.

        Тимер хан уйга төшә. Бер көннәрне гаскәрләре кара җирне селкетеп яу килгәнен белдерә. Тимер хан яуга чыга. Бер әйрене узганнар, икенчесенә якынаеп кына килгәннәр икән. Тимер ханныкылар отыры бара, ди. Сугыш башлана, ди. Кемне кем белсен: ук-җәяләр тартылып тора, ди, уклар чебен-черкиләрдәй очып тора, ди. Үлеш-кырылыш!..

        Тайшы елкысына менеп, яу киемен киеп, карап тора икән. Бер заманны агалары ягы, җиңелеп, әйрегә кысыла башладылар. Бу ике улын җибәрде. «Икенче әйрегә җитеп киләләр», — диде. Тайшы үзе чыкты хәзер: «Атың башын тарт, агай!» — дип кычкырды. Әйренең бу ягына чыгармый җиңсә, Тимер ханны җиңеп була икән, әйредән чыгарса, крепостенда җиңдермидер.

        Агасы моны аңлап ала. Сугыш кызганнан кыза. Агасы ягында көч тагы азая. Тайшы сугышка үзе чыга да Тимер ханны сугышка чакыра. Тимер хан моны танымый. Сугышалар. Тайшы җиңә дә җиңелгән кешегә шарт куя: бакча сараеның түбәсендә утырып, бер сарайдан чыккан бичә белән ашык уйнарга. Тимер ханның әмәле юк: риза була. Бер заманны, алтын-көмешләре белән ялтырап, Тайшы үзе чыга, Тимер ханны чакыра. Өч кат уйныйлар, өчесендә дә Тайшы отып чыга. Бер исә иңеп, бер исә чыгып утырган Тимер ханга соңгы өч батырның ике улы белән Тайшы булганын әйткәч, исе югалып китеп, җиргә егылып төшә. Аннан соң ул Аксак Тимер хан булып калган.

        Тайшының агасы җиңелгән ханнан, ике энесе белән сеңлесе Тайшыдан башка, берни дә алмый.

        БАРАБАЛАРНЫҢ ТАЙЧИН БАҺАДИР БЕЛӘН КӨРӘШЕ

        Урыслар белән калмыклар арасында Бараба өчен иң каты сугыш Тайчин баһадир * заманында булган. Бу баһадир урысларга Көнчыгыш Барабаны да, Көнбатыш Барабаны да үзенеке дип игълан иткән. Шуннан соң ул, һәр йорттан ясак җыярга кушып, үзенең баскакларын Барабага тараткан. Барабаны ныграк буйсындыру өчен, үз халкының бер өлешен монда күчергән. Барабалыларга бу ошамаган. Алар, калмыкка буйсынганчы, урыс кул астында булуны яхшырак күргәннәр. Шуннан барабалылар калмыкларны кысрыклый башлаганнар, ахыр чиктә тегеләр үз туган якларына китәргә мәҗбүр булган. Шуның өстенә калмыклар Тарадан урыслар килеп җитүеннән дә курыкканнар.

        Барабага иң соңгы котычкыч яуны Тайчин ясаган. Ул вакытта инде Тайчин үзе тешсез карт булган, яше йөздән артып киткән. Аның гаскәре мең кешедән торган. Тайчин Барабага үтеп керә дә, урдасы белән Покцумда урнаша — хәзер ул Спасск авылы янында Ташлы Борын дигән урын. Ә Ташлы Борын — Ом елгасы буендагы шактый биек бер калкулык, аннан тирә-юньне уннарча чакрымга диярлек күреп була. Ташлы Борында ныгытма да, шәһәрлек тә булмаган. Тайчин бу урынны, беренчедән, бай көтүлекләре, икенчедән, каравыл куярга уңай булганы өчен сайлаган. Тайчин Барабага килгәндә көз ахыры була. Шуңа карамастан, ул бар халыкны җыярга куша. Аның әмере халыкка җиткәнче, җиде чирек чамасы кар ява. Кар тирән, көпшәк булса да, халык җыелган, тик Көнчыгыш Барабада яшәүче татарлар гына килмәгән. Тайчин анда үзенең дүрт йөз сугышчысын җибәргән була. Алар да никтер кайтмаган.

        Тайчин җыелган халыкка, татарларның яшереп урысларга ясак түләвен ишетеп, ачуы кабарганын әйткән. «Барабалылар миңа гына буйсынырга һәм хәзер үк калмык җиренә күчәргә тиешләр», — дигән.

        Җыелган аксакаллар моңа болай дип җавап биргәннәр:

        — Без сиңа буйсынабыз, Тайчин, әмма хәзер хатыннарыбыз, балаларыбызны алып, ничек синең артыңнан илеңә китик? Хәзер тирән кар яуды, кыш килә. Хатыннарыбыз, балаларыбыз авыр юлга түзмәячәкләр. Ялварабыз, язны көт.

        Тайчин риза булган. Татарлар әлегә аны-моны әйтми яу башына буйсынырга булганнар, аның барлык теләкләрен үтәгәннәр, һәр көн аның бөтен гаскәренә җитәрлек ит китергәннәр, атларына печән ташып торганнар. Ташлы Борындагы калмыкларның тормышы рәхәт, мул бароб булган.


        Чыганаклар һәм искәрмәләр

        (уку өчен монда басыгыз)

        Чыганаклар

        Әкиятнең тексты түбәндәге китаптан алынды:

        [ТХИ-1977]
        Томны төзүчеләр, искәрмәләрне хәзерләүчеләр Халидә Гатина, Хәмит Ярми (1977) Татар халык иҗаты, Беренче китап, Әкиятләр. Казан, Татарстан Китап Нәшрияты.

        Әлеге китап — «Татар халык иҗаты» дигән унөч томлыкның беренче китабы. 12 том 1977—1988 елларында, 13 нче томы 1993-тә басыла. Түбәндәге Искәрмәләр һәм әкиятнең сюжетын Аарне-Томпсон кебек системалар буенча классификацияләүче «Әкият сюжетының типологик анализы» дигән бүлекләр дә шул китаптан алынды [Сәлимҗан].

        Искәрмәләр

        [ТХИ-1977] ачыкламасын уку

        Бу китапка кертелгән әкият текстларының бер өлеше моңа хәтле төрле вакытларда, төрле җыентыкларда дөнья күргән булса да, төп өлеше әлегә кәдәр беркайда да басылмаган әсәрләрдән тора. Алар, нигездә, соңгы егерме ел дәвамында Урта Идел, Урал буйларына, Көнбатыш Себер өлкәләренә оештырылган фольклор экспедицияларе вакытында язып алынган әкиятләр. Берничә текст В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан Дәрләт университетының Фәнн китапханәсе каршындагы кулъязмалар бүлегеннән сайланды.

        Мәгълүм булганча, фольклор әсәрләренең, шул исәптән әкиятләрнең дә, җанлы яшәешенә хас үзенчәлекләрнең берсе — аларның вариантлылыгы. Аерым әкиятләрнең дистәләгән вариантлары бар. Бу китаптагы «Камыр батыр», «Салам Торхан», «Аю, бабай, Төлке» һ. б. кайбер әкиятләр шуңа бер дәлил. Китапта андый текстларның һәммә вариантлары да түгел, ә сюжеты һәм әкиятченең сөйләү стиле, тел байлыгы ягыннан аеруча характерлы, үзенчәлекле булганнары гына бирелде. Текстлар бүлегендә вариантлар бирелмәгән очракларда теге яки бу әкиятнең моңа хәтле басылган яисә кулъязма хәлендә сакланучы вариантлары хакындагы мәгълүмат һәр әкият турындагы белешмә-аңлатма бүлегендә китерелде.

        Белешмә-аңлатма бүлегендә шулай ук әкиятнең кайда һәм кайчан басылган булуы хакындагы мәгълүматлар бирелде.

        Татар халык әкиятләрен башка халыкларның әкиятләре белән тарихи-чагыштырма планда, уртак яки охшаш сюжетларны ачыклау юнәлешендәге фәнни эзләнүләр әүвәл дә булган (К. Насыйри һәм В. Поляков, М. А. Васильев хезмәтләре). Шул традицияне дәвам итеп, бу китаптагы әкиятләрне башка халыкларның әкиятләре белән чагыштыру буенча шактый эш башкарылды. Нәтиҗәдә, татар әкиятләре белән охшаш сюжетлар, уртак мотивлар, геройлар тарихи-генетик яктан безгә кардәш булган төрки халыкларның әкиятләре хәзинәсендә генә түгел, тарихи-культура, күршелек мөнәсәбәтләре буларак, рус халык әкиятләре составында очравы да ачыкланды. Шуның белән бергә Кавказ халыкларының, фарсыларның әкият мирасында да татар әкиятләренә хас булган сюжетлар яшәвен күрсәткән мисаллар аз түгел. Әкиятләрне чагыштырма тикшерүнең нәтиҗәләре белешмә-аңлатмалар бүлегендә һәр текстка карата күрсәтеп барылды. Шуның өстенә татар әкиятләренең дөнья халыклары әкиятләре белән типологик якынлыгын гәүдәләндергән мәгълүматларны бергә туплау буенча да беренче адымнар ясалды. Ул мәгълүматлар искәрмәләрнең иң ахырында — әкият сюжетларының типологик анализ исемлегендә күрсәтелделәр.

        Югарыда әйтеп үтелгәнчә, том өчен сайланган әкиятләр төрле өлкәләрдә, төбәкләрдә яшәүче һәм төрле диалектларда сөйләшүче татарлардан язып алынган.

        Бу хәл, әлбәттә, әкиятләрнең тел, стиль үзенчәлекләрендә чагылыш тапкан. Әкиятче информаторларның теленә хас һәммә үзенчәлекләрне тулы хәлендә чагылдыру мөмкин булмады, билгеле. Алай да, һәрбер әкиятченең үзенә генә хас төп хикәяләү алымын мөмкин хәтле сакларга тырышылды. Иске җыентыклардан алынган текстлар хәзерге орфография нигезендә бирелде, аларның исемсез булганнарына, эчтәлегеннән чыгып, исем куелды.

        Татарстан һәм күрше республика, өлкәләрнең район, авыл исемнәре әкият язылган вакыттагы административ бүленеш буенча күрсәтелде.

        Томга урнаштырылган әкиятләр турындагы мәгълүматлар белешмә-аңлатмаларда рим цифрлары белән түбәндәге тәртиптә бирелделәр:

        1. Әкиятнең кайда, кайчан, кемнән, кем тарафыннан язылуы яисә нинди чыганактан алынуы.
        2. Әкият тексты басылган чыганаклар.
        3. Әкиятнең вариантлары.
        4. Башка халыклар әкиятләрендәге сюжетлар белән охшашлык, якынлыкны күрсәткән басма чыганаклар.

        Белешмә-аңлатмалар бүлегендә файдаланылган чыганаклар исемлеге түбәндәге шартлы кыскартулар буенча бирелде.

        Абага
        Абага чәчәге. Татар халкының сатирик әкиятләре. Э. Касыймов. Казан, 1962.
        Азерб.
        Азербайджанские сказки. Н. Сеидов. Баку, 1960.
        АС
        Армянские сказки. А. И. Иоаннисиан. М., 1968.
        Афанасьев
        Народные русские сказки А. Н. Афанасьева. В трех томах. М. 1957.
        Балинт
        Kazani-tatar: Nyelvtanulmanyok Szövegek es forditas. Gvüjtotte es forditotta szentkatolanai Balint Gabor. Budapest, 1875.
        БХИ, I
        Башкорт халык иҗады. Әкияттәр. М. Минһаҗетдинов, Ә. Харисов. Беренсе китап. Өфө, 1976.
        БХИ, II
        Башкорт халык иҗады. Әкияттәр. М. Минһаҗетдинов, Ә. Харисов. Икенсе китап. Өфө, 1976.
        БНС, 1973
        Бурятские народные сказки. Волшебно-фантанстические. Е. В. Баранникова, С. Е. Бардаханова, В. Ш. Гунгаров. Улан-Удэ, 1973.
        БНС, 1976
        Бурятские народные сказки. Волшебно-фантанстические и о животных. Е. В. Баранникова, С. Е. Бардаханова, В. Ш. Гунгаров. Улан-Удэ, 1976.
        Васильев
        М. А. Васильев. Памятники татарской словесности. Сказки и легенды. Казань, 1924.
        Витевский
        Труды четвертого Археологического съезда в России. Том II. Сказки, загадки и песни нагайбаков Верхне-уральского уезда Оренбургской губернии. Казань, 1891, стр. 257—280.
        Гульчечек
        Гульчечек. Татарские народные сказки. Г. Баширов, Х. Ярми. М., 1952.
        Иванов
        М. Иванов. Татарская хрестоматия. Казань, 1841.
        ИОАИЭ
        Известия Общества археологии, истории и этнографии при Казанском университете. Казань, 1878—1929.
        КДУ
        Казан дәүләт университеты гыйльми китапханәсенең кулъязмалар бүлеге.
        КНС, I
        Казахские народные сказки. В трех томах. Том первый. Алма-Ата, 1971.
        КНС, II
        Казахские народные сказки. В трех томах. Том второй. Алма-Ата, 1971.
        КНС, III
        Казахские народные сказки. В трех томах. Том третий. Алма-Ата, 1971.
        Катанов
        Н. Ф. Катанов. Материалы к изучению казанско-татарского наречия. Часть первая. Образцы книжной и устной литературы казанских татар. Казань, 1898.
        КС
        Киргизские сказки. Дм. Брудный и К. Эшмамбетов. М., 1968.
        Кукляшев
        С. Кукляшев. Диване хикәят татар. Казан, 1889.
        Кәлилә вә Димнә, 1889
        Кәлилә вә Димнә. Икенче җилд. Казан, 1889.
        Кәлилә вә Димнә, 1891
        Кәлилә вә Димнә. Өченче җилд. Казан, 1891.
        Мең дә бер кичә
        Мең дә бер кичә. Казан, 1970.
        Насыйров
        К. Насыйров и П. А. Поляков. Сказки казанских татар и сопоставление их со сказками других народов. Казань, 1900.
        Паасонен
        Mischärtatarische Volksdichtung. Heikki Paasonen. Helsinki, 1953.
        ПС
        Персидские сказки. Н. Османов. М., 1959.
        Радлов
        В. В. Радлов. Образцы народной литературы тюркских племен. Часть IV. Наречия барабинцев, тарских, тобольских и тюменских татар. СПб, 1872.
        Рәхим
        Бикчәнтәй углы (Г. Рәхим). Халык әкиятләре. Казан, 1915.
        СНД
        Сказки народов Дагестана. Х. Халилов. М., 1965.
        СНП
        Сказки народов Памира. А. Л. Грюнберг и И. М. Стеблин-Каменский. М., 1976.
        ТНС, 1957
        Татарские народные сказки. Х. Ярмухаметов. М., 1957.
        ТНС, 1964
        Татарские народные сказки. Х. Ярмухаметов. М., 1964.
        ТХИ, 1954
        Татар халык иҗаты. Г. Бәширов, А. Шамов, Х. Ярми һәм Х. Госман. Казан, 1954.
        ТХӘ, 1956
        Татар халык әкиятләре. Г. Бәширов, Х. Ярми. Казан, 1956.
        ТХӘ, 1958
        Татар халык әкиятләре. Г. Бәширов, Х. Ярми. Казан, 1958.
        Тукай
        Г. Тукай. Әсәрләр. Дүрт томда. Казан, 1955, т. II.
        ТС
        Турецкие сказки. Р. Аганин, Л. Алькаева, М. Керимов. М., 1960.
        УНС
        Узбекские народные сказки. М. И. Афзалов. Ташкент, 1963.
        ФФ
        СССР Фәннәр академиясе Казан филиалы, Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты фольклор фонды.
        Фәезханов
        Г. Фәезханов. Хикәят вә мәкаләт. Казан, 1890, 1909.
        ХИ, 1938
        Халык иҗаты. Х. Ярми, А. Әхмәт. Казан, 1938.
        ХИ, 1940
        Халык иҗаты. Х. Ярми, А. Әхмәт. Казан, 1940.
        ХӘ
        Халык әкиятләре. Гомәр Разин (Г. Бәширов). Казан, 1940.
        Яхин, 1900
        Т. Яхин. Дәфгылькәсәл мин әссаби вә сабият. Казан, 1900.
        Яхин, 1902
        Т. Яхин. Саби вә сабияләр өчен мәргуб булган хикәяләр вә мәкальләр һәм олугларны тәнбиһ өчен гаҗаиб булган гыйбрәтләр. Казан, 1902.
        [ТХИ-1977, 382-385 б.]

          #lang pollen

          ган. Әмма көнчыгышка киткән калмыклар отряды башка язмышка дучар булган. Татарлар аны Чаны тирәсендә тулысынча тар-мар иткәннәр. Бу вакыйганы Тайчиннан яшергәннәр, әмма хәбәр, телдән-телгә күчеп, тиз арада бөтен Барабага таралган. Бараба халкы дәртләнеп киткән, кал- мык явының калганын да юк итәргә булган. Хәрәкәтнең үзәге Бара- баның көнчыгышында була. Корал тотарлык барлык кешеләрне Турымга җыярга кушып, авылларга атчабарлар җибәргәннәр. Барлыгы ике-өч йөзләп кеше җыелган.

          Аз санлы яу белән Тайчинга каршы баш күтәрү җиңел эш түгел. Шуңа күрә барабалылар урыслардан ярдәм сорарга булганнар, моның өчен Тарага чаңгылы бер кеше киткән. Урыслар, барабалыларның авыр хәлгә төшкәнен белгәч, шундук далага гаскәр җибәрергә карар кылган- нар. Турымга Яков исемле берәү җитәкчелегендә рус, ә Почкак җитәк- челегендә татар гаскәре җыелган. Хәрби киңәшмәдә мондый карар кабул ителгән: караңгы бер төндә калмыкларның ат көтүенә күзәтчеләр җи- бәрергә, сакчыларны үтереп, бөтен атларның аягын тышауларга, шуннан саклаучыларга һөҗүм итеп, аларны үтерергә. Аннан соң калмыкларны берсен дә калдырмый кырып бетерергә.

          Барабага килгәч, баштарак Тайчин бик сак булган. Татарлар мәкәреннән шикләнеп, көтүен төн буе йокламый саклау өчен каравыл куйган. Чатыры янында һәрвакыт иярләнгән, авызлыкланган аты тор- ган. Менә бер-бер артлы кышның ноябре, декабре, январе үтеп китә, февраль ае килеп җитә, ә татарлар тыныч кына яши бирәләр. Тайчин- ның уяулыгы кимегән. Яу башы таләп итмәгәч, лагерьның сакчылары да вазифаларын бик үк тырышып үтәмәгәннәр: төнен күп вакытны йок- лап ятканнар. Ә татарлар моны бик тиз күреп алган. Алар февраль төннәренең берсендә, күкне болытлар каплап алгач, урыслар белән бергәләп дошман өстенә һөҗүм ясарга булганнар. Иң алда, Почкак белән рус баһадиры Яков барган. Аларны берничә дистә күзәтче озат- кан. Барысының да аякларында болан тиреләренә төрелгән чаңгылар икән. Күзәтчеләр төркеме калмыкларның ат көтүенә якынлашкан. Ка- равыл йоклаган була. Тик икәве генә ут янында кылычларын кайрыйлар икән. Калмыкларның кылычлары бик үткен, ди. Берсе кизәнеп куакны чабып җибәргән икән, шунда ук киселеп төшкән. Ә икенчесе кылычның үткенлеген башкача тикшергән: чәч бөртеген кылыч йөзенә куя да өрә икән, чәч икегә киселә. Яков белән Почкак, сиздерми генә арттан килеп, бу ике калмыкны үтергәннәр. Йоклап ятучы каравылчыларны бик җиңел кырып салганнар. Боларның эшен бетереп, берәм-берәм атларны тышаулый башлаганнар. Әүвәл бар да җай килеп торган. Шул арада урыслар белән татарларның берләшкән отряды да якыная икән. Болыт арасыннан ай чыккан арада, Тайчин каравылчыларының берсе лагерьга якынаеп килүче бу төркемне күреп алган. Ул аларны Тайчин тарафын- нан Көнчыгыш Барабага җибәрелгән калмыклар кайта дип аңлаган. Алар бит ул калмыкларның кырып бетерелгәнен белмәгәннәр. Каравыл- чы шундук яудан иптәшләре кайтуы турында хәбәр сала. Хәбәргә бары- сы да бик шатланалар, күбесе хәтта каршы алырга юнәлә. Әмма урыс- ларның мылтыктан аткан тавышы яңгырагач, коелып төшәләр. Бар да, дошманнан качу өчен, атлары янына ташлана, әмма алар тышауланган булып чыга. Коточкыч суеш вакытында калмыклар барысы да диярлек үтерелә. Тик Тайчин гына чатыры янында һәрвакыт әзер тору- чы атына атлана да, һичкемгә күренмичә, төнге караңгылыкта юкка чыга. Иртә белән аның Таллыкүлгә * таба сузылган эзләрен генә күрәләр. Бараба өчен данлыклы бу вакыйга шулай тәмамлана.

          ИЛЧЕ БАГА

          Илче Бага дигән мәргән Курты * авылыныкы булган. Ул бик дан- лыклы мәргәннәрдән саналган. Ул иптәшләре белән урманга ауга китә дә айлар буена кайтмый икән. Шуннан файдаланып, авылдагы бичә- ләрне калмыклар урлый икән. Бер көнне Илче Бага иптәшләреннән калган, ауга бармаган. Ул санай угы белән калмыкларны куалап җибәргән, бичәләрне алардан саклап калган.

          ТЕЛӘҮ БИРДЕ

          Безнең Карагай йортында * борын Теләү Бирде дигән пәһлеван торган, бик көчле булган, аның буеның юанлыгы бисти корсактай имеш. Аңа казакъ солтанының бер батыры килгән. Килеп сораган:

          — Я, Теләү Бирде, кая синең ягың?

          Теләү Бирде боерган:

          — Бар, алып килегез ягымны!

          Аннан ары атыша торган ягыны биргән. Казакъ тарткан, тарткан да, көче җитмәгән. Ул вакытта Теләү Бирде үзе туксан яшькә чыккан икән. Карт булса да бу, ягыны кулына алган, бер тартканда ягыны сындырган. Сынган ягы белән ул казакъны кырып-кырып йортыннан сөреп чыгарган.

          ИГЕ СӘЕТ МӘРГӘН

          Борынгы заманда Иге Сәет Мәргән Олы Торада* [яшәгән]. Казакъның ханы Ишем хан үз халкы белән килде, монда торган йорт эчендә яхшы егет, яхшы кыз булса, «токым булсын» дип алып китте. Ул вакытта Иге Сәет Мәргән яшь егет, унсигез яшендә икән. Иге Сәет Мәр- гән Олы Торада торып, казакъларның килгәнен күрде. Күргәннән соң атасына әйтте:

          — Үзен атыйммы, йә менгән атны атыйммы?

          Ул вакыт атасы әйтте:

          — Куй, балам! Хан каргышы яман.

          Иге Сәет Мәргән әйткән:

          — Мин бер билге кыламын, атын да атмыйм, үзен дә атмыйм!

          Ишем ханның башындагы дулганы Өч чакрым җирдән күреп аткан. Ук тиеп, дулганы өзә үткән, аннан барып төшеп җиргә кергән. Ишем хан батырларына әйткән:

          — Монда каты ир батыр туган, укны сөйрәп алыгыз! дип бо- ерган.

          Батырлар атларыннан төшеп карасалар, укның тик кереше күренеп утыра. Аннан ары хан әйткән:

          — Яхшы ир туган, моннан китү кирәк.

          Аннан ары борылып киткән, бүтән килмәгән.

          КАСМАК БАТЫР

          Ата-бабаларыбыздан ишетеп калганыбыз: үткән заманда Тубылда, Искәр * йортында, Әхмәтгәрәй дигән хан үткән икән. Аның заманында Искәр йортының шәйхелисламы вафат булып, Әхмәтгәрәй хан Бохара шәһәренең ханына кеше җибәреп сораган: «Безләргә бер өлкән шәйхелислам җибәрегез», — дип. Моның соңында Бохара ханы Үргәнеч ханына намә белән кеше җибәргән, ди, боерып: «Искәр йортына бер шәйхелислам җибәрәсез!»- дип. Шул вакытта Үргәнечнең ханы Алагул дигән кемсә икән. Алагул хан шул шәйхелисламга илтимас иткән: «Искәр йортына иңәсез», — дип. Шәйхелислам кабул иткән. Моның соңында шул Алагул ханның олы вәзире Муса мулла дигән кеше икән, шул Муса мулланың тугыз улы бар икән, олы улының исеме Якуп мулла дигән кемсә икән, яхшы хәтме көтеб кылган кеше икән. Шул шәйхелислам Муса мулладан улы Якуп мулланы сораган, Искәр йортына бергә барырга. Муса мулла һәм разый булып рөхсәт биргән. Моның соңында шул шәйхелислам Якуп мулла белән, ахуны, морзасы, хезмәткәрләре белән Бохараи шәрифкә барганнар, биш йөз кеше белән. Бохараның ханы Әбү Ләйс дигән кемсә икән. Шәйхелисламны, Якуп мулланы бик хөрмәт кылып, берничә көннән соң Бохараның ханы тагы бер анча галим кешеләр кушып, болар, бер мең кеше булып, Искәр йортына бардылар.

          Әхмәтгәрәй хан шәйхелисламны, Якуп мулла һәм бүтән муллаларны бик хөрмәт кылып һәркайсысына бер урын тәин кылды. Шәйхелисламның исеме Ширбәт шәех (иде].

          Моннан соң икенче елны Әхмәтгәрәй хан вафат булган, урынына Күчем хан ханлыкка утырган. Ширбәт шәех белән бергә иңгән Муса вәзирнең улы Якуп мулла шул ук Иртеш суының буенда Саргач * воло-

          сында Ишем суының тамагында * урын кылып торырга килгән. Балаларны укытып, халыкка дин өйрәтергә Ишем тамагында өй кылган.

          Анда торып гомер кичергән. Якуп мулланың улы Юныс мулла икән, Юныс мулланың тагы бер улы, янә Якуп мулла дип атаганнар, аның улы Абдулла икән, аның улы Салар Суфый икән, аның улы Касмак икән. Касмак заманында Мәскәүдән Ярмак килеп, Себерне алган, яусыз, сугышсыз. Күчем хан Иртеш суының башына берничә җәмәгатьләре белән качып киткән. Касмак вә һәм калган җәмәгатьләр Мәскәүнең Ак патшасын сөеп, Күчем ханны кумый, верный подданный булып, монда йорт кылып калганнар.

          Ул вакытта монда патша хәзрәтенең гаскәри кешесе аз икән. Казакълар вә һәм калмыклар дигән халыклар иңеп, яу кылып, яшь улкызны улҗа кылып алып китәләр икән. Касмак бик батыр, куәтле кылыч оргучы, найза тотучы, ук атучы кеше икән, ди; вә һәм ул заманда үзгә авылларда, ягъни йортларда һәм бик батыр кешеләр бар икән, ди. Касмак шул кешеләрне башлап, ул-кызны улҗа кылырга килгән калмыклар белән казахларны яулашып, кырып кайтара икән. Ул заманның Мәскәүнең патшасы Касмакка кылыч, ат биреп жал акча биргән. Патшаның бер күн указы һәм бар иде, дип әйтәләр. Касмакның бертума ир карындашы һәм бар икән, ди, исемен Исәнмәт дип әйтәләр. Исәнмәт һәм бик батыр пәһлеван куәтле кеше икән, ди. Картлар әйтәләр: «Бер көн Иртеш суыннан агып килеп, бер өлкән тет агачы кырда яткан икән. Муллалар: «Безгә бер тамаша күрсәт?» — дигәндә, Исәнмәт кырга чыкты, шул тет агачын күтәреп әйләндереп салды.

          Касмак заманында бер көн хәбәр килгән: «Ишем суы буйлап калмыкның түрәсе мең кеше белән килә», — дип. Касмак тизлек белән Иртешнең үр ягыннан вә һәм Ык ягындагы адәмнәрдән, батыр кешеләрдән, яшь егетләрдән җыеп, өч йөз илле кеше булып, калмык түрәсенең мең кешесенә отыры киттеләр.

          Ул вакытта чүлдә аслан җәмәгать юк икән. Урыс җәмәгате һәм күп соң килеп, аз-аз вакытта һәр бер җирдә йорт кылганнар.

          Касмак, өч йөз илле кеше белән, калмыкның мең кешесен Вәкиләү ыслабуда * булган җирдә очраткан, шул җирдә сугыш кылганнар, кылыч, найза, ук белән. Кояш яңа чыккан вакытта очрашканнар, ахыры бишин вакыткача, көн ярымнан соңрак, калмыкларны җиңеп, кире сөргәннәр. Калмык түрәсе качкан.

          Касмак калмык түрәсенең унсигез яшьлек бер хуп җәмаллы кызын

          улҗа кылып тотып алган да, үзенең яулыгын кызның муенына салып, вә һәм бер укны кызның башына ташлап, үзенең бертума агасы Исәнмәтне алып килеп, кызны янында калдырган. Агасына әйткән: «Мин килгәнче бу кызны сакла!»— дип. Аннан соң Касмак үзе калмыкның түрәсен куып киткән. Ишем тора * салынган җирдә җитеп, калмыкның түрәсен үтергән. Калган калмыклар качып киткәннәр. Шул җирдән Касмак кире кайткан.

          Исәнмәт кызны саклап калган иде. Калмык түрәсенең улы кырык нүгәре белән Ишем суын кичеп, ау аулап киткәннәр икән. Ау аулап, сәел кылып, Ишем суын кичкәндә, үз гаскәренең бик кырылганын күрделәр. Үлгәне үлгән, калганы качып киткән. Калмык түрәсенең улы күрде: үзенең бертума кыз карындашын бер мөселман саклап тора. Кырык кеше Исәнмәтне арага алдылар. Бер Исәнмәт кырык калмык белән сугыш кылды. Утыз бер калмыкны үтерде, тугыз калмык калгач, Исәнмәтнең көче бетте. Ул вакытта Ыек Сиңер * йортының Әйтә Булум дигән батыры өйдә булмый, калмыкка барганнардан калган икән. Өйгә килеп барганнарын ишеткәч, аркадан куып килде. Бер Исәнмәтнең тугыз калмык белән сугышканын күрде. Житеп килеп, кылычын суырып, калмыкның башларын пара-парә кылды. Исәнмәт акылын җыйгач ук үзен үлемнән коткарган [кеше] Әйтә Булум икәнен күрде.

          Ул вакытта Касмак һәм кайтып җитеп килде. Бу хәлне күргәч үк Әйтә Булумга әйтте:

          Мал бирер идем, малың бар, бу яхшылыгыңа сине кияү кыламын, — диде, вәгъдә кылды. Кайтып килгәч, Әйтә Булумны кияү кылды. Айбат исемле, җәмаллы кыз карындашы бар икән, аны никах укытып кушты. Калмык түрәсенең кызы өч көн авырып үлде.

          Касмакның улы Теләүмәт, Теләүмәтнең улы Конай, аның улы Бикәнә икән. Аның улы Аитбага, аның улы Раимбакы. Ошбу Раимбакы мулланың улы мин Ильяс мулла. Атам Раимбакы мулла йөз яшькә җитеп үлде. Атамнан ишетеп калган сүзләремне яздым.

          БАТЫРНЫҢ ЯЛГЫШЫ

          Бараба күптәннән яшәгән. Казакълар белән сугышканнар. Ялан далада кош-корт тотканнар. Күлгә төшеп балык көткәннәр. Елкылары кышы-җәе яланда туенган, сыерларына гына кыш өчен печән хәзерләгәннәр. Тулаеннан да күбрәк эт тота торган булганнар. Аларның иң күп халыклы йорт урыннары Карсак булырга тиеш. «Карсакның кырык кызы, кырык улы ай ярыгына уенга чыкканда Карсак күленең язгы бозы иелеп-бөгелеп тора торган булган», — дип сөйләгәннәр. Аларның нәселе өзелгәнгә моннан ике йөз еллар артык булыр.

          Ибраһим баба килгәндә Карсак авылы зират булып яткан шикелле. Бәлкем ул Якәү * белән казакъларның сугышларыннан һәлак булгандыр. Якәү тере чагында казакъларга узынырга ирек бирми иде. Тик инде соңыннан, казакълар хәйлә белән Якәүне үтергәннән соң, алар барабаның бәгырен кырды.

          Якәү кугын килгәнен җиргә ятып тыңлый торган булган, киләме, әллә китеп барамы икәнен тере елкының, яурын калагыннан күрә торган икән, ди. Моны белеп алганнан соң казакълар хәйләгә тотынган.

          Бер көнне олы сугышта казакъларның күп халыгын кырып кайтканда (барабалар) тын алырга туктаганнар икән. Көн кич булган. Үзе күп кенә кар яуган икән. Якәү тыңлап бакты: «Аяк тавышы бар», — диде. Елкының яурын калагына караса, кугын түгел: иярләре арткы яктан күренгән. «Китеп бара торган кеше», — дип, тынычланып, йокларга урнашканнар.

          Төн ауган бер чакны казакълар килеп басып, балаганында йоклап яткан кешене: «Якәү шулай чәнчү итәме?! дип, чәнчеп үтерәләр. Барабаның күп халыгы кырыла, берничә качып котылганы гына калган. Соңыннан үзләренекен сорашырга уйласалар да, беркем бернәрсә белмәгән: йокыдан оеп уянган кешеләр миңгерәүләнеп калганнар икән.

          Казакълар менә нәрсә иткән булганнар: елкы табаны тавышы яңгырамасын дип, тоякка чарык кидергәннәр, арттан күренсен дип, иярнең алдын артка салганнар. Соңыннан инде кызларын урлап, малларын әйдәп китә торган булганнар.

          Аңа ис китәсе дә юк: теге күл төбендә бер өй, монда өч өй утырган, байгышларны кем саклап торсын!..

          СОЛДАТ ЯРДӘМЕ

          Ул вакытта Уыш * елгасына тар гына агач басма салынган була. Шуннан калмыклар чыгалар икән дә кызларны алып китәләр икән. Ә халык карап тора икән.

          Бервакытны егерме биш ел хезмәт иткән бер солдат армиядән кайтып бара икән. Ул вакытны шундый закон булган. Егерме биш ел хезмәт иткән солдат үзенең мылтык-коралларын алып кайта ала икән. Олы Уыш халкы моны күрә дә үзара сөйләшә: «Менә бу солдатны ялласак, ул безне калмык халкыннан коткармас микән», — дип. Моның белән сөйләшәләр. Солдат әйтә:

          Мин риза, — ди. — Минем әти-әнием дә, хатыным да, якыннарым да юк. Әгәр дә миңа бер үгез тиресе кадәр җир бирсәгез, мин сезгә хезмәт итәм, — ди.

          Болар риза булалар. Авылдан бер-ике чакрым читтә моңа бер избушка салып бирәләр. Бу яши башлый.

          Бервакыт калмык килә. Солдат чыга да аларны мылтыгы белән атып куа. Ә тегеләрнең мылтыгы юк. Алар ике киләләр, өч киләләр, аннан соң килми башлыйлар.

          Өч ел үтеп китә, договорның срогы бетә. Солдат әйтә инде:

          Калмык халкы инде килми, кызыгызны беркем урламый, миңа җир бирегез, — ди.

          Халык әйтә:

          Ул бит безгә шулкадәр яхшылык эшләде, кызларыбызны калмык халкыннан коткарды, бер үгез тиресе хәтле җир бирергә кирәк, күпмени ул үгез тиресе?..

          Ә солдатта баш булган: теге үгез тиресен алып җеп кебек телә башлый, җеп кебек телеп, менә суза озынлыкка, буйга. Ул аннан җиде чакрым җир ала.

          Менә, бу җир минеке, — ди.

          Ну, ярый, синеке булсын, — ди халык.

          Солдат өйләнә, нәселе тарала, шулай итеп Солдатово авылы барлыкка килә.

          ИСМАИЛНЕҢ БАШЫННАН ҮТКӘННӘРЕ

          Ишем Тамакка барган унике кеше, ул кешеләр безнең халкыбызныкы булган. Аларның арасында Тәк Пүрүш атлы кеше Сәфәр улы унике яшәр бала бар, аннан соң минем бабам унбиш яшәр Исмаил атлы егет [бар] икән. Ишем Тамакка кондыз атарга барганнар икән. Ята торган турлавында казакъ явы баскан. Казакълар бу кешене алып барып, кич булганда бер җирдә кундылар. Шул кунган җирдә унике яшәр Сәфәр улы атлы баланы турсык белән су алырга җибәрделәр. Шул күлгә турсыгын ташлап, бала кайтыр ягына качты. Казакъ аны белеп әйтте:

          Нугай баласы безне алдап качып киткән, боларны бәйләргә кирәк, бәйләмәсәк төнлә безне үтереп китәрләр.

          Шул ачу белән, баланы эзләп чыкканнар, таба алмаганнар. Шуннан килеп калган кешеләрнең өлкәннәреннән ун кешене каенга бәйләп, сөнге белән чәнчеп үтергәннәр. Унберенчесен бәйләп ятканда үтерергә, акбүз ат менгән, ак тун, яшел кәрмәзин тышлы тумак кигән кеше килеп туктаган шуларның каршында.

          Ат арытып, тун туздырып тапкан табышыгыз шулмы? — дигән.

          Кара күзле адәмне ник болай кылдыгыз? - дигән. Бу унбиш яшәр Исмаилны үтерергә бирмәгән. «Сатып исәм, полымдыр асрасам,

          колымдыр», — дип, атына мендереп, алып кайткан. Бер улсыз казакъка биргән.

          Шул казакъның ике буй кызы бар икән. Казакъ әйткән:

          Балам, Исмаил, күлмәк-ыштаның керләнгән, чишеп бир, алар юсын! дигән.

          Исмаил чишеп биргән. Баягы кызлар юып элгән, кипкәннән соң кызларның берсе күлмәген, берсе ыштанын үзләре кигән. [Егет] тире тун белән, камзул белән, күлмәксез-ыштансыз калган. Кич йокларга ятканда, өстенә киез ябып, ике кеше киезнең өстендә басып ятканнар.

          Иртә торып ашаганнан соң бу йортның иясе Исмаилны агач кисәргә җибәрде, бер башы айры булсын, диде. Исмаил бу агачны алып килде. Ул агачны юналар, төз яткызып, айры ягын аягына терәп, бер очын иягенә үлчәп кисәләр, урта җирен тишеп, тасма куялар. Кич йоклар чагында [егетне] төз яткызып, айрысын аягына терәп, бер ягын иягенә терәп, тасма белән кулларын бәйләп, йокларга сала. Иртә торгач, чишеп, бушатып ашата, ашау беткәч, ике кулын тасма белән сыртына бәйләп, куй көтәргә җибәрә.

          Яшь яфрак чыга торган вакыттан кырау төшкәнче шул азаплар белән торды. Шул вакытта көннәрнең берендә җирән бурлы атлы карт казакъ чабып урамга килде. «Кара калмак * яу килә», — дип кычкырып та керде, аты да, үзе дә егылып үлде... Шуннан казакъның халкы яудан куркып качып чыгып китте. Бу Исмаил санады: «Бу яуга мин отыры чыгыйм, болай йөргәнемнән үлгәнем артык. Яу күрсә, алдыннан килгән кешене чәнчеп үтерә, дип ишеттем. Аларга барыйм», — дип китте.

          Ул көнне яуга җитә алмый кунды, иртә торып янә китте. Бара торганда далада еракта төтен булып күренде. «Яу шул булмагае», — дип атлады, шуңа бара-бара, кыелып күренде ерактан кара тау шикелле. Якынлашкач, яу икәнен белде. Яу халкы да моны күреп, ике кеше отыры чабып килде, икәү ике ягыннан сөңгене җиргә чәнчеп, атларын туктатты. Бу күреп куркып егылды. Берсе атыннан төшеп, башыннан күтәреп торгызды, торгызса, ике кулы сыртына бәйле. Бу икесе сөйләште. Берсе Исмаилны кулы белән күрсәтте, анысы пычагын алып каешын кисте. Кискәч, куркып янә егылып төште. Баягы калмак баланы янә күтәреп торгызды. Торгызгач, сорады:

          Ни кешесең? дип. Ул әйтте:

          Ак ханның кешесемен, — диде, — ачлыкта йөргәнебездә казакъ явы алып килгән иде.

          Атын сорадылар.

          Исмаил, — диде.

          Шул вакытта яу халкы килде. Кара калмак яу башы тылмачлардан сорады:

          Нинди кеше? дип.

          Тылмачлар әйтте шундый кеше дип, шуның әйткән сүзләрен көллесен әйтте.

          Тылмачлар янә сорады Исмаилдан:

          Казакъның илен табып алып бара алырсыңмы?

          Исмаил: «Алып барырмын», — диде. Исмаилне ат мендерделәр. Ул юл башлап аларны казакъ иленә алып килде. Килсә, казакъ иле йортыннан чыгып качкан. Туктадылар, малын-ашын бер җиргә җыеп өйделәр. Исмаилдән сорадылар:

          Кай якка киткән? Дип.

          Һәр берсе һәр якка киткән, — диде.

          Калмак халкы янә атына менеп, дүрт кешене аш пешерергә калдырып, эзләп чыгып киттеләр. Бу дүрт кешесе малларын алып килеп, суеп, казанга салып пешерделәр.

          Исмаил бик ачыккан иде, ике көн ач йөргән икән. Аш пешергәч, калмаклар аңа әзләп шурпасыннан ашаттылар. Кич булганда яу халкы шул бер җиргә килеп җитте, атларын бушатып, ашарга утырдылар. Яу башчысы Исмаилне күреп, табагыннан ит алып, Исмаилне үзен чакырган иде, ашатырга. Исмаил бара торганда тылмачлар күрде. Калмак теле белән яу башчысына (нидер) әйттеләр. Яу башчысы итне табакка кире салды. Исмаил тылмачка әйтте:

          Ул ашатадыр иде, итне ник аядыгыз? Мин бик ачыкканмын.

          Тылмач әйтте:

          Без итне аямадык, сине аядык. Ике көн ач йөргән кеше, күп ашасаң, үлеп калмагаең дибез, — диде.

          Исмаилгә бераз ашаттылар, ашагач йокладылар. Исмаил арыган кеше каты йоклады. Көн төш булганда йокысыннан уянса тирмә дә юк, яу халкы да юк. «Үзем калдым, ачлыктан үләмен» дип, бик сыктады. Торып караса, бүтән бер җирдә җыелышып торалар. Исмаил йөгереп шуларга килде. Килсә, тылмачларны таба алмады, ә үзе калмак телен белми иде. Шул халыкның арасына керсә, тылмачлар мал бүлеп ята икән. Исмаил әйтте:

          Сез мине ник ташлап киттегез?

          Тылмач әйтте:

          Исмаил, сине түгел, аягы сынган куй баласын калдырмабыз.

          Яу башы тылмачтан сорады:

          Ни әйтә? дип. Тылмачлар Исмаил әйткән сүзне яу башына әйттеләр. Яу башы көлде. Тылмачка яу башы үз теленчә боерды. Тылмач халык арасыннан моны алып чыгып, киезләренә алып барды.

          Киездән карап, үзеңә берсен ал! Кунарга туктаган җирдә бер ягын астыңа түшәп, бер ягын өстеңә ябып ятырсың, — диде.

          Янә иярнең янына алып барды: «Шуннан бер ияр карап ал!»— диде.

          Янә атлар янына алып барды: «Шуннан бер атны үзеңә яраганын тот! Тотып иярлә! Бу нәрсә үзеңә булыр!»— диде. Исмаил тәмам алып атны иярләде.

          Мал бүлеп беткәчтен, яу халкы көллесе атына атланып, малын, бар нәрсәсен куып өенә кайттылар.

          Шул җирдән чыкканнан йортларына җиткәнче бер ай үтте. Исмаил Кара калмак йортына җиткәч, үз ирегенә йөрде. Бер көнне халык җыелды. «Бер улсыз карт лама бар икән, шуны асрарга без бу халык баласы Исмаилне тапшырыйк!» — диделәр. Исмаилне алып килеп, ламаның өенә

          алып керделәр. «Шушы хәзер аш белән моңа хезмәт кылып, бергә торыгыз!»- диделәр.

          Исмаил торды бер ел. Бер ел торгачтын ламаның өстенә кия торган киеме тузды, хатыннарын, кызларын җыеп, ламага тун кылдылар. Лама бер көннәрдә авырды, үлде. Үлгәнен күреп чыктылар, халыгын җыеп, янә ламага килделәр. Үлгәнен күргәндә ята иде сузылып. Бу кергәннәрендә лама үзе үле, үзе бер тезенә тезләнеп, бер аягына басып тора икән.

          Моны кем егар? диде. Аңа әйттеләр:

          Пичин елда туган кеше егар. Исмаил, яшең ничә? — диделәр. Исмаил яшен әйтте. Ел кайтарып, Исмаилне пичин елга куйдылар.

          Үзеңнең бабаңны үзең ек! диделәр.

          Агач белән этеп екты, еккач, яланга алып чыктылар. Өстеннән тунын чишеп, ламаның тәнен куй мае белән сыладылар, койган шәмдәй, тәненә мае тунып калды. Аның өстенә ут яктылар. Тәне көеп беткәчтен сөякләре калды. Бер сөяген калдырмыйча алдылар. «Моны төегез!» — диделәр. Сөяген он шикелле кылдылар, онны икмәккә баскандай камыр ясадылар. Бу дөньяда яратылган мәхлукларның көллү сурәтен кылдылар, кылып, бер тактага бу сурәтләрне тезделәр, агымлап яткан суга алып барып, тактасы белән җибәрделәр, «тумах әүлия» диделәр. «Күзең күргән тәңредән» дип, колакларына бармакларын куеп озаттылар.

          Кайттылар өенә. Исмаил үз җиренә чыгып, инде теләгәненчә йөри иде. Бервакыт иптәше белән йөри икән. «Шул җиргә барып, агачтан бер нәрсә ясыйк», — диде. Агым суның итәгенә бардылар. Бер нәрсә эшләделәр. Кайтып килсә, агым суда сал бар икән, шул салның янына юлаучылар туктады.

          Ул ни кешеләр икән, иптәш?

          Исмаил әйтте:

          Барып багыйк, — диде.

          Иптәше бармады.

          Бармасаң, шушы җирдә саклап тор! Мин барып килим аларга.

          Барып яннарына җитте, килсә — юлаучылар икән, сәүдәгәрләр, урыслар. Шуларны карап, түгәрәгенә барса, бер мөселман карт арба арышында утырып камыт бөтәйтә, ди. Бу карт аны күрү белән таныды, мөятен ташлады.

          Иә, Исмаил, синме? — диде.

          Мин, — диде.

          Карт әйтте:

          Җирдән чыктыңмы? Күктән төштеңме? Кайдан килдең монда?

          Без сине күп вакыттан югалткан идек.

          Сыктап күреште. Боларның шулай булуын күреп, иптәшләре килде җыелып. Алар сорады:

          Лимун, моңа ник сыктыйсың?

          Лимун дигән мөселман әйтте:

          Минем сеңлемнең туган баласы югалган иде, аны мин таптым. Инде мин сине бушатмамын, алып кайтырмын.

          Иптәшләре әйттеләр:

          Син алып кайтамын, дисең. Кара калмак халыгы яман. Исмаилны да үтерер, сине, безне дә үтерер, калсын! диделәр. — Йортыңа кайткач, кәгазь биреп сорасаң, падишабыз «моны, миҗасына кайтарсын» дисә, шул җиргә килеп алып кайтырсың.

          Лимун, «бу сүз чын», дип кайтты. Кайткач, үз йортына килеп кәгазь бирде. «Шул миҗага килсен!» - дип кәгазь чыкты, бу баба шунда барды.

          Калмакның ханы үлгән икән, ике улы бар икән, атасының урынына утырырга талаштылар. Ике улы бер-бере белән сугыш кылды, сугыштан халыгы качып, ярымы бу падишаның җиренә чыккан икән. Болар ярашып, берәү хан булды.

          Ак падишаның кәгазе килгәндә хан Исмаилне чакыртты, әйтте:

          Бабаң миҗага сине алырга чыккан, кайтасыңмы? диде.

          Исмаил сыктады:

          Минем җиремнән чыкканга күп булды, туганнарым мине белмәсләр, танымаслар. Монда сезнең җирегезгә өйрәнеп, туган-кардәштәй булдыгыз, кайтасым килми.

          Хан әйтте:

          Кайтмасаң, бабаң алып кайта алмас. Шулай булса да, син миҗага барып, бабаңа күрен! диде.

          Исмаил шул бабасы янына миҗага килде. «Кайтмамын» дип торганда, кара калмак ышанды. Алар аңламаста бабасына йөгереп чыкты. Калмак аны күреп туктады. Болар моның миҗасына чыкмадылар: «Кайтырыңны белмәдек, белсәк үтерер идек», — диделәр. Бабасы Исмаилне алып кайтты. Үз йортына килеп җитте Исмаил. Бертуган агасы булган икән ул киткәндә, бу килсә — вафат булган. Шуның калган хатынын җиңгиләй Исмаил алды *. Исмаилдән туды Тимрәк. Тимрәктән туды Тимербай — минем картатам. Тимербайдан туды Гыйниятулла атам, аннан тудым мин Мөхәммәтрәхим.

          ӨКЛЕГӘ БАТЫР

          Бервакыт казаклардан Кучкар дигән бай, көч җыйнап, биш йөз ат белән барабаларга каршы килә. Моны ишеткәч, картлар Тамдауга җыелып, киңәшә башлыйлар.

          Монда китермичә, йөз чакрымга казаклар каршына батыр җибәрергә кирәк, — диләр. Кеше эзлиләр. Өклегә батыр унтугыз яшендә икән. Ул китәргә рөхсәт сораган. Картлар шатланып риза булганнар. Казаклар Чаны күле ягыннан килгәннәр. Өклегә батырның ак байталы булган. Тамдау авылыннан чыккач, Өклегә үзенең укларын берничә километр аралаштырып салып бара икән. Юл тар булган. Өклегә казаклар белән очрашкан. Атыш башланган. Казак биш йөз кеше булган.

          Өклегә чигенә-чигенә атыша икән. Тегеләр кими башлаганнар, аптыраганнар моның көченә. Өклегәгә карата:

          Әй бараба, бараба,

          Артың качып барамы?

          Астындагы ак байталың

          Алып очып барамы? -

          дип җыр чыгарганнар. Чөнки Өклегә батырның ак байталы канатлы кош кебек очып, юкка чыгып китә икән.

          Өклегә казакларны Тамдау авылына якын китермәгән, тегеләрне кырып бетерә язган. Исән калган казаклар көч-хәл белән генә кире качканнар. Кучкар бай да бергә чигенгән. Кучкарның кешеләре дә үлеп беткән. Өклегә батыр Кучкар байны Бишбога һәм Мачалы күлләре * арасында килеп тоткан. Шуннан аның колак-борыннарын кисеп, кире кайтарып җибәргән. Шулай итеп Тамдау халкы исән калган, башка барабалылар да казак һөҗүменнән котылганнар. Өклегә батыр җиңүче булып калган.

          Берничә ел үткәч, бараба халкына калмыклар һөҗүм иткән. Ике як зур гына бер кырда очрашкан. Үзара сөйләшү булган. Күп халыкны кырганчы, ике батырны гына очраштырырга дип сөйләшкәннәр. Батырлар кырның ике ягына басканнар да атыша башлаганнар. Бараба хал-кыннан Өклегә, тегеләрдән бер пәһлеван чыккан.

          Өклегә түбәтәй астына печән тутырып кигән икән. Атыша башлагач, калмык батыры Өклегәнең түбәтәен күргән. Атып җибәргән икән, түбәтәй салынып төшкән. Калмык батыры Өклегә үлде дип сикереп торган да каршыга чаба башлаган. Моны күзәткән хәйләкәр Өклегә җәясен яхшылап тартып, угын калмыкның күкрәгенә төзәп атып та җибәргән. Калмык батыры ат өстеннән шап итеп авып төшкән, җирләр селкенгән.

          Җиңелгән калмыклар бирелгән, сугышлар туктаган.

          Бу вакыйгадан соң бараба җирләрендә казак, калмык һәм башка халыклар белән андый бәрелешләр булмаган. Бу көрәшләрдә танылучылардан иң соңгысы булып Өклегә калган.

          Моннан ерак түгел Өклегәнең кабере бар, диләр. Ом елгасының аръягында. Өклегәне көмеш кылычын, ук, җәяләрен бергә салып күмгәннәр икән, дип сөйлиләр. Аның кабере калку булып ерактан күренеп тора икән.

          ӨКЛЕГӘ ҺӘМ АК ПАТША

          Күчем хан җирләре Курганга кадәр җәелгән була. Халкының күбесе күчеп йөргәнгә, ул аларның барысын да ияртеп китә алмаган. Күчемнән калган кешеләр Өклегә батыр белән бергә «барабыз» дип вәгъдә иткәннәр. Ләкин Өклегә аларны алып бармаган, шуның өчен Күчем аларны мыскыллап «бараба» дип атаган. Өклегәнең гаскәре ук-җәя белән генә коралланган булганлыктан, казакларның һөҗүмнәреннән саклана алмаган. Казаклар мал-туарларын, бар мөлкәтләрен талаганнар, яшь кызларны, егетләрне алып киткәннәр. Барабалар казаклар белән сугышып яшәгән чорда (моннан 400 еллар элек) курганнар барлыкка

          килгән. Әлеге курганнар урнашкан җирдән Казагстаннан Барабага сәүдә юлы үткән.

          Шул вакытта Өклегә ак патша турында ишеткән һәм аннан ярдәм сорарга барган. Ак патша моңа ике йөз солдат биргән. Баштарак алар үзләрен яхшы тотканнар, соңыннан башбаштаклыкка керешкәннәр. Солдатлар чакмалы мылтыклар белән коралланган булганлыктан, Өклегә аларны тыя алмаган. Өклегә солдатларга мылтыкларын салып өеп куярга тәкъдим иткән, алар ул кушканча эшләгәннәр. Һәр солдат каршына бер татар туры килерлек итеп, аларны өстәл артына кара-каршы утырткан! Солдатларның утыруы булган, татарлар аларны кырып ташлаганнар.

          Шуннан соң Өклегә янә патша янына киткән һәм аңа бу хәлне сөйләп биргән. Патша гаиләле крестьяннар җибәрергә вәгъдә иткән. Алар күчеп утырганнар да игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнә башлаганнар. Беркадәр вакытлар үткәч, бу крестьяннар үзләрен хуҗа итеп сизә башлаганнар һәм, Өклегәгә буйсынмыйча, татарларның иң яхшы җирләрен тартып алганнар.

          Өклегә тагын патшага киткән. Патша чикләр билгеләргә землемерлар җибәргән. Алар Харламовский отвод дип аталган бер бүленеш ясаганнар: татарларга аучылык һәм балыкчылык белән шөгыльләнергә уңай урыннар, рус крестьяннарына сөрү җирләре бүленеп бирелгән. Патша Россиягә үз теләге белән кушылган «бараба» ларга «князь» исеме бирү һәм хәрби хезмәттән азат итү турында указ чыгарган. «Бараба»лар белән очрашканда рус крестьяннары аларны «князь» дип атарга, әгәр дә аларның йоклап яткан чагы булса (әйтик, юлда), князьнең тынычлыгын бозмас өчен, әйләнеп узарга тиеш булган.

          Өченче мәртәбәсендә Өклегә патша яныннан әйләнеп кайтмаган. Аның урынына Бикбау мулланы билгеләгәннәр. Ул Тамдау авылында яшәгән. Өклегә заманында барабалылар ясаклылар булса, мулла аларны акчалата салым бирүчеләр иткән. Ясаклы булган чакта налогларны җәнлек тиреләре белән түләгәннәр. Бикбау кирәк кадәр җәнлек тиреләре җыя алмагач, патшага бурычлы булып калган. Аның өстенә, мулла карта уйнарга ярата һәм бик күп оттыра икән. Хәтта бер чиновникка бөтен мал-мөлкәтен һәм үз кызын да оттырган. Ул аларны киредән сатып алырга вәгъдә иткән, әмма, ясакларны бетереп, татарларны акчалата налог түләүчеләр итүне сораган. Түләм кеше башыннан чирек тиен (дүрт кешедән бер тиен була) тәшкил иткән. Бу ул заман өчен бик зур түләм була, әмма мулла, үз кесәсендә калдыру һәм әҗәтләрен каплау өчен, әле күбрәк тә җыйган. Шулай итеп, ул бөтен оттырганнарын кире кайтарган.

          Тара округындагы ясакны бетерү мәсьәләсенә багышланган җыелышка бараба татарларының вәкиле барабалыларны хәрби хезмәттән азат итү һәм князь исеме бирелү турындагы патша указының төп нөсхәсе белән килә (бу нөсхә кеше тиресенә алтын белән язылган була). Тарада бу нөсхә урлангач, патша аның күчерелмәсен бирә, әмма тиздән аны гамәлдән чыккан дип игълан итә. Ул барабаны утрак тормышка күчерә башлый, бу - казакларга каршы торуны җиңеләйтә. Бараба авыллары барлыкка килә. Аларның авылларына, егерме биш еллык солдат хезмәтеннән котылыр өчен, Рәсәй татарлары да качып киләләр. Качып килүчеләр арасында муллалар да була, алар бараба татарларына ислам динен кертә башлыйлар.

          БАРАБАЛАР ПАТША ЯНЫНДА

          Элек Шагыр барабалары, мөселман була торып, курчак уйнатканнар. Чүпрәктән курчак ясаганнар, агач арасына алып барып уйнатканнар, ит суеп алып барганнар. Сыер, бога, куй суеп, курчакка алып барып ташлаганнар. Алай эшләмәсәң, җеннәр инчү бирмәс дип уйлаганнар. Курчак уйнаткан урынны җенле дип әйткәннәр. Әгәр берәү курчак күрсә, артка карамый качкан. Кәләкә булырбыз, дип курыкканнар.

          Бараба Шагыр дигән кешедән чыккан. Барабаны казаклар җәфалаган, хатыннарын алып киткәннәр. Авыр сугыш барган. Зират артында • казак күмелгән урыннар бар. Әгәр берәр барабаның казакка көче җитмәсә, тәбәчәк эшләп, аның астына семьялары белән кереп, үзләренең өстенә тәбәчәк төшеп үлгәннәр.

          Шулай итеп бараба азайган. Патшага китәргә уйлаганнар, армиягә алмавын сорап. Ике көчле кеше китәргә булган. Чаңгы ясарга бер агачны чапсалар, кан чыккан. Агачны екканнар, чаңгы ясый башлаганнар. Җышкы табы елан булып җыргап тора иде. Чаңгы ясадылар. Чаңгыда алар туры очтылар, Күзнәчәүнең * угыллары бу кешеләрне күреп кенә калдылар.

          Мәскәүгә барып җиттеләр, патшага. Патша боларны күреп куркып китте: болар бик дәү булганнар. Патша армиягә алмаска сүз биргән. Тагы хат биргән. «Өйдә укырсыз», — дип әйткән, ди. Килеп өйләрендә укыдылар, патша «өч ел барабаны сугышка алмаска» дип язган булган. Ачуланды бараба. Яңадан киттеләр.

          Инде патша әйтә, ди:

          Сезләрне урыслар карар, — дип.—Новосибир, Омски буйларына ятар алар, - дип. Тагын кырык солдат биргән, әфисәрләре белән. Бер ел әйбәт торганнар. Икенче елны барабаның хатыннарына, ирләре ауга киткәндә, урыслар килә башлаганнар. Хатыннары ирләреннән куркып әйтмиләр икән. Соңыннан әйткәннәр.

          Шуннан бер көчле кеше камыш арасына яшеренгән дә, болар төзәп торган арада ягыдан аткан. Ун кеше үлгән. Икенчесен атканда утыз кеше үлгән. Инде «ни кылырга?» — дип уйлый башлаганнар. Бер батыр табылган: әфисәр башын капка салып, патшага алып барып, өстәленә ташлаган.

          Моны ни итәсең? — дигән.

          Патша шуннан соң Барабадан солдат алмаска сүз биргән.

          АЛЕМШАК

          Тарада Алемшак * атлы кеше булган. Ул үзе инородец икән. Алемшак, яхшы пар ат җигеп, бер мишәрне алып, Мәскәүгә киткән. Юлда кунган төштә алтын калдырып китә икән: «Мондый кеше узганны әйтмәгез», — дип. Барган Мәскәүгә повозка белән. Мәскәүгә барып җиткәч, Николай патшага * кергән. Кергәннән соң патшага:

          Инородецтан солдатка алу булмасын, — дип әйткән. Аннары Николай патша мишәр белән икәвенә кәгазь язып биргән:

          - Бу кәгазьне өеңә кайтып җитмичә ачма! — дигән.

          Алемшак кәгазьне алып чыккан да ертып укыган. Патша рөхсәтне өч кенә елга биргән икән. Алемшак әлеге кәгазьне тотып кире кергән Николай патшага. Николайның хезмәтчесе, моның кире кергәнен күреп, этләрне бушаткан. Алемшак этләрне дә алып аткан, хезмәтчеләрен дә алып аткан да, Николайга кергән. Мишәргә әйткән:

          Әйдә бергә керик, — дигән. Мишәр курыккан, кермәгән. Бу кергәндә Николай, кылычын тотып, ишек төбендә тора икән. Патшаның хатыны моны күреп әйткән:

          Сораусыз баш чапма, — дигән, кылычын тартып алган.

          Алемшак Николай патшага әйткән:

          Син нигә бу кәгазьне өч кенә елга кылып бирдең? Николай патша үзе төшкәнче инородецтан солдат алу булмасын, дип язып бир! - дигән. Патша шулай дип язып биргән.

          БАЙГАНАК БАҺАДИР

          Шагыр авыл аты бер Шагыр дигән бабайдан чыккан. Аның җиде улы, җиде кызы булган. Угылларының аты: Байганак, Янашкау, Нияз, Юлдаш, Көкәй...

          Байганак баһадир булган. Күзе чынаяктай, буе аргамактай булган. Байганакның моңа хәтле бер елкысы да булмаган. Ә Шагыр бабайның елкылары күп булган, алар Йикрәм ягында табында йөргәннәр, шундый күп булган. Елына ике тапкыр барып, аларны күреп йөриләр икән.

          Бервакыт Шагыр бабай киткәндә көн буран булган, барса - бер яман кыя елкысы колынлап куйган, ди. Колыны буранга башы белән тора.

          Минем улыма әйбәт елкы булмактыр, — ди Шагыр бабай.

          Ул елкысы үсеп җиткән. Аяклары баганадай булган. Бервакыт урманда Байганак, елкысы белән, ике киек үтергән. Берәвен алып кайтмакчы булган, берәвен калдырырга уйлаган. Тыңлап торса, балта тавышы ишеткән.

          Ул балта тавышына киткән. Барса — кәстәүләр утын чабып ята-

          лар. Бу Байганактан курыкканнар да, качып авылларына кайтканнар. Аталарына әйткәннәр: «Күзе чынаяктай, елкысының аягы баганадай бер кеше безгә: «Мин үтергән киекне барып алыгыз!» — диде».

          Аталары көлгән алардан:

          И шаллар, ул бит Шагыр бабайның улы Байганак.

          Бу Шагырның улы Байганакны Төмән ханы ишеткән. Җибәргән ике кеше бу авылга. Кешеләр килгәндә берәү дә өйдә булмаган, инәсеннән башка. Байганак та булмаган. Ул кешеләр әйткән инәсенә:

          Бир аның елкысын да, авызлыгын, да, — дип. Бу ике кеше алып киткән елкысын.

          Байганак кайткач, инәсе әйткән:

          Елкыңны ялтыравык киемле кешеләр алып китте, Дип.

          Ул әйткән:

          Алып китсә китсеннәр.

          Бер елдан соң аты үзе кайтып килгән, иярендә Байганакка шап-шай киемнәр дә булган, аннан җибәргәннәр икән.

          Бервакыт Шагыр бабай туйга барган бер авылга. Никах укылыр алдыннан өйгә бер кеше иңгән. Кешеләрдән сораган кычкырып:

          Кем монда Шагыр? - дип.

          Белгәннән соң әйткән:

          Менә акча уйныйк, минем акчам күп, — дип.

          Шагыр бабай моңа әйткән:

          Минем малым да күп, ашым да күп, байлыгым да күп. Җиде улым, җиде кызым, өч бичәм бар, синеке кебек кенә минем дә акчам бар, ә синең акчаң әзрәк, аның белән мактандың! Минем сабакларым бөтен Себер, Рәсәйгә таралыр, минем атым еракка ишетелер, минем исемем белән авыл атарлар. Ә синең акчаң хәзер бар, ә соңыннан булмас. Синең атың да бер җиргә дә ишетелмәс.

          Шунда ул кеше Шагырның алдына егылып сыктаган:

          Синең әйткәнең дөрес, мине гафу ит, — дигән.

          АЮКӨЙДЕРГӘН

          Кайчандыр бик күптән, моннан йөзләрчә еллар элек, Болгар дәүләте туфрагыннан хәзерге Татарстан республикасының Зөя елгасы буена, Кайбыч урманнары итәгенә дә төрле кабилә, төрле ыруг кешеләре күчеп килгән. Бу күченүчеләр арасында Багыш, Бигеш, Тәүгилде, Тутай, Шәмәк, Балтай, Дәвеш, Караборнаш, Бураш, Кормаш, Үтәмеш, Сатмыш, Барыш, Даныш, Каратай, Ишем, Бортас, Әҗем * исемле бабалар да булган. Алар үзләренең нәселдәшләре, яраннары белән бергә югарыда әйтелгән төбәкләрнең тынычрак, җайлырак почмакларын торак урын иткәннәр һәм шунда вак-вак авыллар булып урнашып калганнар. Заманнар үтү белән, бу авыллар һәм җир-суларның барысын да диярлек шул бабалар исеме белән атап йөртә башлаганнар.

          Мәгълүм ки, Апас районының көньягыннан Чирмешән исемле бер елга ага. Борынгы риваятьләрдән аңлашылганча, шул елганың югары агымындагы бер борылмасына Багыш исемле бер баба килеп, беренче нигез ташы салган.

          Аның нәселдәшләреннән Бигеш һәм Мәмәт бабалар исә Багыш баба торагының (хәзерге Багыш авылының) көньяк-көнбатышындагы исемсез бер кушылдык буена — кара урман эченә нигез корганнар, йөзәр еллык карт имәннәрне аударып, ышна ачып, игенчелек белән көн итә башлаганнар.

          Билгеле, әлегәчә кеше аягы басмаган куе урман эчендә кыргый җәнлекләр, аю, бүреләр дә күп булган. Аюларның берсе Мәмәт бабаның умарталыгына үчеккән. Ул, һәр килүендә берәр умарта оясын урталай аерып, балын ашап китә икән.

          Мәмәт бабаның тол карчыгы Гөлнар әби, бу бәладән котылу өчен, бер хәйлә уйлап тапкан: буш умарта оясына бал сылаган да шуны тирә-күршеләр булышлыгы белән коры салам өеме эченә урнаштырып куйган.

          Умарталыкка ияләшкән әлеге аю төнлә белән, бал исен сизеп, салам өеме астына кергән. Шуны гына көтеп торган кешеләр, аюның кергән урынын томалап, өемгә ут төрткәннәр. Бал ялап рәхәткә тиенгән аю ялкын эчендә көеп, пешеп харап була язган һәм, көч-хәл белән генә бәладән котылып, үкерә-үкерә качып киткән. Шуннан соң инде ул умарталыкка якын да килмәгән, бу авылны да ягалап кына уза торган булган.

          Бу хәбәр, әлбәттә, тиз арада бөтен тирә-күрше авылларга таралып

          өлгергән. Алар Гөлнар әбинең зирәк акылына хәйран калганнар, бу авыл кешеләренең ничек итеп аюны көйдергәнлеген кызыклы бер әкият итеп сөйләп йөргәннәр. Шушы вакыйгадан соң Мәмәт бабалар нигез корган бу торак урынны «аюны көйдергән авыл» дип (соңрак «Аюкөйдергән» дип), ә бу авыл урнашкан инеш буен Аюкөйдергән елгасы дип атап йөртә башлаганнар.

          Ләкин бу авыл утырган инеш буе тагын бер яктан бик тынгысыз булып чыккан. Идел яры белән Алатыр арасын тоташтыра торган олы юл авыл яныннан ук уза икән. Юлаучылар Бигеш бабалар торагына тынгы бирмәгәннәр. Өй саен кереп, хуҗаларның пешкән икмәкләрен ашап, азык-төлекләрен алып китә торган булганнар.

          Авыл кешеләренә инде, бабаларның иске нигезен ташлап, бүтән бер тынычрак урынга күчеп китүдән башка әмәл калмаган. Язгы көннәрнең берендә Бигеш, Мәмәт бабаларның оныклары, яңа нигез салу өчен җайлырак урын эзләп, исемсез бер инеш буена килеп чыкканнар.

          Инеш, Аюкөйдергән елгасы белән бер үк юнәлештә агып, Чирмешән елгасына коя икән. Бөтен тирә-юньне кара урман каплаган. Инешнең аргы як ярындагы калкулыкта түбәләре күккә сузылган карт имәннәр үсеп утыра, куе урман эченә моң таратып, тау битеннән чишмә сулары чыылтырап ага икән.

          Ләкин инешнең аргы ягына — чишмәле тау сыртына кичеп чыгарлык түгел. Язгы ташу әле басылмаган, инеш суы үз эзенә төшмәгән. Ул әле болганчык, шуңа күрә аның кайсы җире кичеп үтәрлек сай икәнен белеп булмый. Бераз сабыр итәргә, инеш суының чистарып-тонып җиткәнен көтәргә кирәк. Ил картлары моны күзәтеп торуны Сәйкә бабага тапшырганнар.

          Менә көтелгән көн дә килеп җиткән. Сәйкә баба: «Су кайтты, инеш тонды!» — дип хәбәр иткән. Сәйкә бабаның бу җылы сүзе, телдә еш кына батлана торгач, «Томбы»га әйләнеп, исемсез инешнең мәңгелек атамасына әверелгән. (Аюкөйдергән халкы бу инешне хәзерге көндә дә Томбы дип атап йөртә.)

          Бабалар, тонык сулы сай инешне җиңел кичеп, тау битенә үрелгәннәр. Ә аның итәгендә берсеннән-берсе тигез ераклыкта (әйтерсең араларын адымлап билгеләгәннәр) өч чишмә бар икән.

          Бабалар шуның як-ягыннан яңа нигез өчен урын сайлаганнар һәм аларны, җирле сөйләшкә хас булганча, беренче кизләү, икенче кизләү... дип атаганнар. (Авыл халкы хәзерге көндә дә бу чишмәләрне борынгыча беренче кизләү, икенче кизләү... дип атап йөртә.)

          Беренче кизләү сукмагының уң ягына — Сәйкә баба, сул ягына аның улы Минкә нигез салган. Ә икенче, өченче кизләү сукмаклары буена башка бабалар нигез корган.

          Бабалар эшне булдыра алган кадәр кызу тотканнар. Күченү мәшәкате дә зур булмаган. Чөнки иске нигездәге каралты-кураларны, яртылаш череп иңгән өйләрне сүтеп азапланасы, яңа нигезгә күчереп җәфаланасы юк. Анда да урман күккә үрелеп үсеп утыра бит. Кис тә аудар гына!

          Салынасы өйләрнең тәрәзә уемнарын каплар өчен карындыклар да кул астында гына. Сәйкә бабай карчыгы Бәсәбикә әби, аның замандаш-

          лары Тулганай һәм Таңсылу әбиләр аларны алдан ук әзерләп куйганнар.

          Яңа нигезгә күченүчеләр иске йортта бик күп иске-москыларын калдырып киткәннәр, ләкин авылның элекке атамасыннан аерыласылары килмәгән: борынгы бабаларының җылы истәлеге итеп, зирәк акыллы Гөлнар әбиләренә хөрмәт йөзеннән яңа нигезне дә Аюкөйдергән дип атаганнар. (Апас районының Чувашстан белән чиктәш көнбатыш почмагындагы кечкенә генә бу авылны хәзерге көндә дә шул мәзәккә тартым һәм әкияткә охшаш маҗаралы исем белән атап йөртәләр.)

          Бабаларның иске нигезендә бары тик җимерек каралты-куралар, ишелгән өйләр өеме генә тырпаеп калган. Алар, кайчандыр Бигеш бабалар, Айбикә әбиләр нигез корган, Мәмәт бабалар белән Гөлнар әбиләр гомер сөргән борынгы заманнарның өнсез тарихын искәртеп, узган-барганнарның күңеленә шом һәм сагыш салып торганнар.

          Бу вакыйгалардан соң исәпсез еллар, сансыз көннәр узган. Ләкин борынгы бабаларның оныклары аларның төп йортын онытмаган, нигез ташлары гына таркалып яткан иске авыл урынын Иске йорт дип атаган. Авыл халкы хәзерге көндә дә бу төбәкне «Иске йорт» дип йөри.

          БОРНАШ

          Хәзердә Зөя янында Борнаш дигән урыс авылы бар. Иске заманда мөселман авылы булгандыр. Болгардан килгән ике агай-эне ике кеше бар икән. Берсе Борнаш баба, берсе Сәед дигән кешеләр. Шул Борнаш баба дигәне анда килеп утырган бер авыл булган икән. Зөя каласы урыс кулына кергәч, алар Тәтеш өязенә күчеп киткәннәр. Хәзердә Тәтеш өязендә Борнаш дигән мөселман авылы шул Зөя яныннан күчкән Борнашдыр. Янә Сәед ага дигәне тагы үз алдына бер авыл булып утырган. Борындыктан килгәндә Сит дигән станца шул Сәед ага авылыдыр. Төхфәтулла мулла үзенең Әтнүк бабасыннан риваять кылган сүзләрдер.

          ӘҖӘЛЕ

          Хәзердә Әҗәл һәм икедер: берсе татар Әҗәлесе *, янә берсе урыс Әҗәлесе *. Ул Әҗәл мулласының углы атасыннан риваять кыладыр, ул риваять кыладыр икән шул Әҗәлнең Ишем мулладан: бу авыл Әҗәл яки Әҗәле дип аталуның сәбәбе шулдыр бу авылга иң әүвәл килеп урнашкан кешенең исеме Хаҗ Гали дигән кеше икән, Хаҗ Гали дигән кешене кыскартыбрак Аҗәли йөрткәннәр, шуннан Әҗәле булып калгандыр. Ул Хаҗ Гали исемле адәм, алты кеше белән Болгардан килеп, авыл булып утырганнар. Бу кешеләр элгәредән үк Болгардан килеп монда сату итәләр икән. Болгардан тире-яры алып килеп, монда киндергә кызыл мал алышып китәләр; Казан ханлыгы заманында Үтәк * каласында ярминкә буладыр икән. Бу Әҗәле авылы бик күптән бардыр. Моңа гуаһлык бирәдер: Әҗәл зиярәтендә бер таш бар, язылганына дүрт йөз елдан артык. Без Әҗәле мулласы һәм бөрадәрем Габделкави белән

          барып әүвәл бик яхшы тикшереп укыдык. Ташның бер кырыенда калган язуы бары: «Талибед-дөнья вәл-мәүти мотыйәтен» дигән сүз генә калган. Икенче кырыендагысын укырлык түгел. Ташның йөзенә язылганы башында ахырында язуы беткән; таш ярылып төшкән. Урта җирендә калганы ошбудыр: «Тарих сикез йөз сиксән алтыда Чура углы Дулгәнур фани сарайдин бәка дарины мәкам итти. Рәбигыләүвәл...» дигән сүзнең соңындагысы беленми, уалып җиргә баткан. Янә «Чура углы» дигән сүзенең алдында бер сүзнең бәгъзе хәрефләре генә калган, таныр хәл юк. Бу ташның язылганына 404 ел буладыр, 1469 нчы елларда язылгандыр. Әмма хәзердәге Әҗәле, элгәреге урыныннан күчеп, икенче җиргә-рәк утырган диләр. Иске Әҗәле урынында шул Хаҗ Гали коесы урыны бар хәзердә дә, диләр. Ләкин без барып карамадык. Ул Әҗәле авылы бара торгач байтак зураеп, ике йөз йортлап булганнардыр. Ничә урамнары бар икән. Аннан соң Казан ханлыгын урыс алгач, Әҗәле халкын урыслар, килеп-килеп, җәфа кылалар икән. Анда-монда узсалар, олау сорап, ат сорап, бирмәсәләр, көчләп алып, талап китәләр икән. Урысның бу җәфасына чыдый алмыйча, төрле авылларга таркалып беткәннәр. Бәгъзеләре урыс диненә кергәннәр. Хәзердә урыс Әҗәлесе шуннан калгандыр. Бикмәмәт мулла риваять кыладыр икән: шул тирәдә бер якын зиярат бар, мукшы зияраты дип атыйлар икән. Ул зияратка хәзердә дә дога кылырга баралар, барып коръән укыйлар икән. Ул зияратта изгеләрдән бәгъзе адәмнәр бар, имеш. Ул авыл мөселман авылы булган икән. Ул мукшы авылы Болгар таркалмастан элгәре һәм бар икән. Әҗәледә мулла булып торган адәмнәр тәхминән 1626 нчы елларда Әҗәледә берәү имам булып торган Җәмәд дигән кеше. Аннан соң Габдерәшид исемле кеше имам булган, 90 яшендә вафат булгандыр яки йөзгә кариб. Аннан соң Габдерәзәк мулла дигән кеше имам булган. Аннан соң Ишем дигән кеше имам булган, 95 ләрдә вафат диләр. Янә аннан Бикмәмәт мулла дигән кеше имам булган. Яхшы галим вә күп тәҗрибә иясе вә һәм мөхафәзәле кеше иде, диләр, сиксәннәрдә вафаттыр, бик күптән түгел. Аннан соң Әҗәленең үзендә имам булган кеше юктыр. Хәзердә Мамадышка табигъдыр. Бикмәмәт мулланың углы хәзердә Мамадышта имамдыр.

          МАМАДЫШ

          Моннан башка янә шул тирәдә өн-дүрт авыл бар; бер кешенең балаларыннан таркалгандыр. Ягъни биш авыл бер исем белән аталадыр. Берсе хәзердә Мамадыш * дигәннәре Мамадыш Әкил дип йөртәләр.


          Чыганаклар һәм искәрмәләр

          (уку өчен монда басыгыз)

          Чыганаклар

          Әкиятнең тексты түбәндәге китаптан алынды:

          [ТХИ-1977]
          Томны төзүчеләр, искәрмәләрне хәзерләүчеләр Халидә Гатина, Хәмит Ярми (1977) Татар халык иҗаты, Беренче китап, Әкиятләр. Казан, Татарстан Китап Нәшрияты.

          Әлеге китап — «Татар халык иҗаты» дигән унөч томлыкның беренче китабы. 12 том 1977—1988 елларында, 13 нче томы 1993-тә басыла. Түбәндәге Искәрмәләр һәм әкиятнең сюжетын Аарне-Томпсон кебек системалар буенча классификацияләүче «Әкият сюжетының типологик анализы» дигән бүлекләр дә шул китаптан алынды [Сәлимҗан].

          Искәрмәләр

          [ТХИ-1977] ачыкламасын уку

          Бу китапка кертелгән әкият текстларының бер өлеше моңа хәтле төрле вакытларда, төрле җыентыкларда дөнья күргән булса да, төп өлеше әлегә кәдәр беркайда да басылмаган әсәрләрдән тора. Алар, нигездә, соңгы егерме ел дәвамында Урта Идел, Урал буйларына, Көнбатыш Себер өлкәләренә оештырылган фольклор экспедицияларе вакытында язып алынган әкиятләр. Берничә текст В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан Дәрләт университетының Фәнн китапханәсе каршындагы кулъязмалар бүлегеннән сайланды.

          Мәгълүм булганча, фольклор әсәрләренең, шул исәптән әкиятләрнең дә, җанлы яшәешенә хас үзенчәлекләрнең берсе — аларның вариантлылыгы. Аерым әкиятләрнең дистәләгән вариантлары бар. Бу китаптагы «Камыр батыр», «Салам Торхан», «Аю, бабай, Төлке» һ. б. кайбер әкиятләр шуңа бер дәлил. Китапта андый текстларның һәммә вариантлары да түгел, ә сюжеты һәм әкиятченең сөйләү стиле, тел байлыгы ягыннан аеруча характерлы, үзенчәлекле булганнары гына бирелде. Текстлар бүлегендә вариантлар бирелмәгән очракларда теге яки бу әкиятнең моңа хәтле басылган яисә кулъязма хәлендә сакланучы вариантлары хакындагы мәгълүмат һәр әкият турындагы белешмә-аңлатма бүлегендә китерелде.

          Белешмә-аңлатма бүлегендә шулай ук әкиятнең кайда һәм кайчан басылган булуы хакындагы мәгълүматлар бирелде.

          Татар халык әкиятләрен башка халыкларның әкиятләре белән тарихи-чагыштырма планда, уртак яки охшаш сюжетларны ачыклау юнәлешендәге фәнни эзләнүләр әүвәл дә булган (К. Насыйри һәм В. Поляков, М. А. Васильев хезмәтләре). Шул традицияне дәвам итеп, бу китаптагы әкиятләрне башка халыкларның әкиятләре белән чагыштыру буенча шактый эш башкарылды. Нәтиҗәдә, татар әкиятләре белән охшаш сюжетлар, уртак мотивлар, геройлар тарихи-генетик яктан безгә кардәш булган төрки халыкларның әкиятләре хәзинәсендә генә түгел, тарихи-культура, күршелек мөнәсәбәтләре буларак, рус халык әкиятләре составында очравы да ачыкланды. Шуның белән бергә Кавказ халыкларының, фарсыларның әкият мирасында да татар әкиятләренә хас булган сюжетлар яшәвен күрсәткән мисаллар аз түгел. Әкиятләрне чагыштырма тикшерүнең нәтиҗәләре белешмә-аңлатмалар бүлегендә һәр текстка карата күрсәтеп барылды. Шуның өстенә татар әкиятләренең дөнья халыклары әкиятләре белән типологик якынлыгын гәүдәләндергән мәгълүматларны бергә туплау буенча да беренче адымнар ясалды. Ул мәгълүматлар искәрмәләрнең иң ахырында — әкият сюжетларының типологик анализ исемлегендә күрсәтелделәр.

          Югарыда әйтеп үтелгәнчә, том өчен сайланган әкиятләр төрле өлкәләрдә, төбәкләрдә яшәүче һәм төрле диалектларда сөйләшүче татарлардан язып алынган.

          Бу хәл, әлбәттә, әкиятләрнең тел, стиль үзенчәлекләрендә чагылыш тапкан. Әкиятче информаторларның теленә хас һәммә үзенчәлекләрне тулы хәлендә чагылдыру мөмкин булмады, билгеле. Алай да, һәрбер әкиятченең үзенә генә хас төп хикәяләү алымын мөмкин хәтле сакларга тырышылды. Иске җыентыклардан алынган текстлар хәзерге орфография нигезендә бирелде, аларның исемсез булганнарына, эчтәлегеннән чыгып, исем куелды.

          Татарстан һәм күрше республика, өлкәләрнең район, авыл исемнәре әкият язылган вакыттагы административ бүленеш буенча күрсәтелде.

          Томга урнаштырылган әкиятләр турындагы мәгълүматлар белешмә-аңлатмаларда рим цифрлары белән түбәндәге тәртиптә бирелделәр:

          1. Әкиятнең кайда, кайчан, кемнән, кем тарафыннан язылуы яисә нинди чыганактан алынуы.
          2. Әкият тексты басылган чыганаклар.
          3. Әкиятнең вариантлары.
          4. Башка халыклар әкиятләрендәге сюжетлар белән охшашлык, якынлыкны күрсәткән басма чыганаклар.

          Белешмә-аңлатмалар бүлегендә файдаланылган чыганаклар исемлеге түбәндәге шартлы кыскартулар буенча бирелде.

          Абага
          Абага чәчәге. Татар халкының сатирик әкиятләре. Э. Касыймов. Казан, 1962.
          Азерб.
          Азербайджанские сказки. Н. Сеидов. Баку, 1960.
          АС
          Армянские сказки. А. И. Иоаннисиан. М., 1968.
          Афанасьев
          Народные русские сказки А. Н. Афанасьева. В трех томах. М. 1957.
          Балинт
          Kazani-tatar: Nyelvtanulmanyok Szövegek es forditas. Gvüjtotte es forditotta szentkatolanai Balint Gabor. Budapest, 1875.
          БХИ, I
          Башкорт халык иҗады. Әкияттәр. М. Минһаҗетдинов, Ә. Харисов. Беренсе китап. Өфө, 1976.
          БХИ, II
          Башкорт халык иҗады. Әкияттәр. М. Минһаҗетдинов, Ә. Харисов. Икенсе китап. Өфө, 1976.
          БНС, 1973
          Бурятские народные сказки. Волшебно-фантанстические. Е. В. Баранникова, С. Е. Бардаханова, В. Ш. Гунгаров. Улан-Удэ, 1973.
          БНС, 1976
          Бурятские народные сказки. Волшебно-фантанстические и о животных. Е. В. Баранникова, С. Е. Бардаханова, В. Ш. Гунгаров. Улан-Удэ, 1976.
          Васильев
          М. А. Васильев. Памятники татарской словесности. Сказки и легенды. Казань, 1924.
          Витевский
          Труды четвертого Археологического съезда в России. Том II. Сказки, загадки и песни нагайбаков Верхне-уральского уезда Оренбургской губернии. Казань, 1891, стр. 257—280.
          Гульчечек
          Гульчечек. Татарские народные сказки. Г. Баширов, Х. Ярми. М., 1952.
          Иванов
          М. Иванов. Татарская хрестоматия. Казань, 1841.
          ИОАИЭ
          Известия Общества археологии, истории и этнографии при Казанском университете. Казань, 1878—1929.
          КДУ
          Казан дәүләт университеты гыйльми китапханәсенең кулъязмалар бүлеге.
          КНС, I
          Казахские народные сказки. В трех томах. Том первый. Алма-Ата, 1971.
          КНС, II
          Казахские народные сказки. В трех томах. Том второй. Алма-Ата, 1971.
          КНС, III
          Казахские народные сказки. В трех томах. Том третий. Алма-Ата, 1971.
          Катанов
          Н. Ф. Катанов. Материалы к изучению казанско-татарского наречия. Часть первая. Образцы книжной и устной литературы казанских татар. Казань, 1898.
          КС
          Киргизские сказки. Дм. Брудный и К. Эшмамбетов. М., 1968.
          Кукляшев
          С. Кукляшев. Диване хикәят татар. Казан, 1889.
          Кәлилә вә Димнә, 1889
          Кәлилә вә Димнә. Икенче җилд. Казан, 1889.
          Кәлилә вә Димнә, 1891
          Кәлилә вә Димнә. Өченче җилд. Казан, 1891.
          Мең дә бер кичә
          Мең дә бер кичә. Казан, 1970.
          Насыйров
          К. Насыйров и П. А. Поляков. Сказки казанских татар и сопоставление их со сказками других народов. Казань, 1900.
          Паасонен
          Mischärtatarische Volksdichtung. Heikki Paasonen. Helsinki, 1953.
          ПС
          Персидские сказки. Н. Османов. М., 1959.
          Радлов
          В. В. Радлов. Образцы народной литературы тюркских племен. Часть IV. Наречия барабинцев, тарских, тобольских и тюменских татар. СПб, 1872.
          Рәхим
          Бикчәнтәй углы (Г. Рәхим). Халык әкиятләре. Казан, 1915.
          СНД
          Сказки народов Дагестана. Х. Халилов. М., 1965.
          СНП
          Сказки народов Памира. А. Л. Грюнберг и И. М. Стеблин-Каменский. М., 1976.
          ТНС, 1957
          Татарские народные сказки. Х. Ярмухаметов. М., 1957.
          ТНС, 1964
          Татарские народные сказки. Х. Ярмухаметов. М., 1964.
          ТХИ, 1954
          Татар халык иҗаты. Г. Бәширов, А. Шамов, Х. Ярми һәм Х. Госман. Казан, 1954.
          ТХӘ, 1956
          Татар халык әкиятләре. Г. Бәширов, Х. Ярми. Казан, 1956.
          ТХӘ, 1958
          Татар халык әкиятләре. Г. Бәширов, Х. Ярми. Казан, 1958.
          Тукай
          Г. Тукай. Әсәрләр. Дүрт томда. Казан, 1955, т. II.
          ТС
          Турецкие сказки. Р. Аганин, Л. Алькаева, М. Керимов. М., 1960.
          УНС
          Узбекские народные сказки. М. И. Афзалов. Ташкент, 1963.
          ФФ
          СССР Фәннәр академиясе Казан филиалы, Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты фольклор фонды.
          Фәезханов
          Г. Фәезханов. Хикәят вә мәкаләт. Казан, 1890, 1909.
          ХИ, 1938
          Халык иҗаты. Х. Ярми, А. Әхмәт. Казан, 1938.
          ХИ, 1940
          Халык иҗаты. Х. Ярми, А. Әхмәт. Казан, 1940.
          ХӘ
          Халык әкиятләре. Гомәр Разин (Г. Бәширов). Казан, 1940.
          Яхин, 1900
          Т. Яхин. Дәфгылькәсәл мин әссаби вә сабият. Казан, 1900.
          Яхин, 1902
          Т. Яхин. Саби вә сабияләр өчен мәргуб булган хикәяләр вә мәкальләр һәм олугларны тәнбиһ өчен гаҗаиб булган гыйбрәтләр. Казан, 1902.
          [ТХИ-1977, 382-385 б.]

            #lang pollen

            Янә Танай авылын Тәүгилде Мамадыш диләр. Янә Салтыган авылы бар- дыр; аны Мамадыш Салтыган дип атаганнар; хәзердә Ышналы башы дигәннәре шул авылдыр. Янә анда Багай дигән урыс авылы бардыр; Багаево-Мамадыш диләр икән. Янә Арысланово дигән урыс авылы бар; хәзердә аны Мамадыш-Арысланово дип әйтәләр. Янә Гордеево дигән урыс авылын Мамадыш-Гордеево дип йөртәләр. Бу биш авыл ба- рысы да бер кешенең балаларыннан чыккандыр. Берәү — Җәмәт дигән кеше, үзенең биш углы, бер сеңлесе белән Болгардан килеп бер җиргә утырганнар. Бәгъзеләр риваять кылалар: бу кеше үзе Биләр шәһәреннән килгән кеше икән. Янә бер риваять бар, түбәндәрәк язылыр. Хасиле, ул Җәмәт Мамадышның җәмәгатьләре, бала-чагасы күбәеп, бәгъзе ба- лаларын аерып чыгаргандыр. Бер углы Мәмәткол атлы икән; ул углы бер авыл булып утырган; хәзердә Мамадыш Әкил дигәннәре шул авыл- дыр. Янә икенче углы Тәүгилде атлы булган икән; ул үз алдына бер авыл булган; хәзердә ул Танай авылыдыр, Тәүгилде Мамадыш дип йөртәләр. Өченче углы Габделхалик исемледер; ул һәм үз алдына бер авыл бул- гандыр; хәзердә ул Багай авылы дигән урыс авылыдыр. Янә дүртенче углы Арыслан атлы булган. Хәзердә Арысланово дигән урыс авылы бар; шул Арыслан дигән кеше авыл булып утырган. Янә бишенче углы Гор- деево дигән авылны ясаган кешедер. Ләкин бу углының исеме мәгълүм түгел. Бара торгач, бу өч авыл урыс авылы булып калганнардыр. Янә ул Җәмәтнең сеңелесе Сагындык исемле икән; хәзердә Сатлыган дигән авыл аннан калгандыр; хәзердә Ышналы башы дип йөртәләр. Әмма «Казанские ведомости»ның номерында бишенче углы Горди атлы икән, дип язсалар да, ул хатадыр; аның исеме мәгълүм түгелдер. Горди дигән сүз гөрли дигән сүздән бозылгандыр. Тавышы бик зурга күрә Гөрли дип атаганнар. Ул кешенең Мамадышта сөйләшкәне Әҗәледә ишетеләдер икән. Бик зур тавыш белән кычкырып сөйләшсә кирәк. Мамадыш белән Әҗәле арасы җиде чакрым; аның тавышы җиде чакрымнан аермачык ишетеләдер икән. Бикмәмәт мулла үзенең бабаларыннан шулай дип ри- ваять кыладыр икән. Иске заманда Мамадыш авылында кемнәр имам булып торгандыр, мәгълүм булганы юк. Ләкин элгәре бер заманда Кадер мулла дигән кеше имам булган. Аннан соң Мөхәммәтшәриф мулла бул- ган. Аннан соң Шәмсетдин мулла, хәзер дә сәламәт, туксаннарда бар- дыр, диләр. Янә яңа имам булгандыр - Әҗәленең Бикмәмәт мулла углы, Таҗетдин исемледер. Янә Мамадышта берәү бар - Гайнулла исемле; хәзердә мөәзин булып тора. Гайнулланың бабалары һәм Биләр шәһәреннән килгәндер. Атадан-бабадан мөәзин була килгәннәрдер. Аның бабалары кыргыз-казакъ нәселеннәндер. Гайнулланың атасы Хәбиб мөәзин булган. Аның атасы Корбангали диләр икән. Аның атасы Габид; аның атасы Кадер мулла; Мамадышта имам булып торган шул Кадер мулладыр. Аның атасы Сабыргуҗа, аның атасы Мәмсә, аның атасы Чу- пай, аның атасы Ути, аның атасы Барбулсын, аның атасы Байсар, бу Байсар баба үзе Биләр шәһәреннәндер. Янә Габиднең икенче углы бар икән - Хәлил дигән кеше; бик изге адәм булгандыр. Аның углы Мөхәм- мәдьяр исемле. Чүтидә имам булып торгандыр, хәзердә вафат.

            Танай авылында шул Мамадыш бабалар нәселеннән берәү Әҗе дигән кеше булгандыр. Аның углы Бимәт, аның углы Мөхәммәткол, аның углы Дәмин, аның углы Мулла Әмин исемле кеше булган. Ничә заман- нар ул авылда имам булып торгандыр. Аның углы мулла Мөхәммәтша һәм шул авылда имамдыр. Танай авылы зияратында һәм өч-дүрт таш бар; ләкин берәрсен укырга мөмкин булмады. Танай авылы мулласы Мөхәммәтша һәм бөрадәр Габделкави белән өчәү барып, укып, язып ал- дык. Ике ташны яхшы таныдык; ләкин ташның югары башында тәмам уалып төшкән вә һәм түбән башы җиргә баткан; ташының уртасы гына, ягъни тарихы һәм исеме генә калган. Берсендә язылган ошбу сүзләр: «Тарих тукуз йөз иллекдә * Уҗдага әфәнде углы Агдәүләт даре фәнадин даре бәкага рихләт кылды ». Әмма кайсы айда икәнен танып булмый. Ак Дәүләт дигән исем ишетелгәне бар; «каф» урынына «гаен» язылган- дыр, шул заманның мәхрәҗенә карап. Бу таш һәм, Шигале зияратын- дагы таш кебек, бары бер кеше кулы белән язылгандыр. Риваять кыла- лар: анда Уҗдага әфәнде дигән бер кеше бар икән, ул Уҗдага әфәнде голәмәдән булгандыр һәм мөдәррис икән; кайсы авылда дәрес әйткәндер, мәгълүм булынмады; яки сораша торгач беленер. Бу ташның язылга- нына 340 ел буладыр; 1533 нче елларда язылгандыр - Казанда ханнар заманында. Янә бер таш бар. Моның һәм уртасы гына калган; югары башы һәм түбән башы укырга мөмкин булмады. Бер хәрефе дә беленми, бары тарихы белән исеме калган. Бу рәвешчә: «Тарих тукуз йөз кырык өченчедә * җөмәдиел-ахырның башында Ямгужи углы Ирдинҗи» дигән сүз бик ачык беленә, әмма дөньядан үтте дигән сүзе укырлык түгел. Хәреф галәмәтләре бер дә калмаган. Баягы таш белән бер вакыттарак язылгандыр. Язылганына 347 ел буладыр; 1526 нчы елларда язылгандыр. Ямгужи чуваш исемедер; Ямгужи исемле чувашлар бу заманда да ише- теләдер. Исеме чувашча булган белән, чуваш кабере дип уйларга яра- мый. Ул замандагы мөселманнар чуваш белән бик катышкан. Чуваштан бик күп халык мөселман булган. Чувашка кыз биргәннәр, чуваштан кыз алганнар. Риваять кылалар: моннан мөкаддәм 150 ел яки артыграк ел- ларда урыс исеме белән аталган мөселманнар күп икән. Безнең гомере- бездә бәгъзе кешеләр бар урыс исеме белән. Шул сәбәпле әүвәлге ре- визия язылган елларда кайсы кешенең исеме урысча булганны керәшен дип әйтеп язганнар. Шундый халыкның 1727 нче елларда биргән кәгазь- ләренең решениесе хәзердә дә тәмам булганы юк. Ахры, бу авылларның Мамадыш дип аталуына сәбәп шулдыр. Ул Җәмәтнең балалары берсе агасы янына барганда юлда берәү очрап: «Кайда барасың?» — дигән. Ул әйткән: «Мәмәдәшләргә барам», ягъни туганнарым-имчәкдәшләрем катына барам, дигән икән. Шул сүздән чыккан Мәмәдәшләр авылы, ахры, Мамадыш авылы дип исем калган. Бәгъзеләр риваять кылалар: бу Җәмәт дигән адәм Мамадыш каласында кадим булган Бабадыш ба- баның нәселеннәндер. Иске заманда Болгарда «Мәмәдәш» дигән берәү- нең ләкабе булгандыр. Монда янә башка төрле риваятьләр бардыр.

            ЮГАРЫ ШЫРДАН

            Шырдан * булмастан элгәре иске заманда Бишбатман * мөселман авылы булгандыр. Ул заманда Болгардан берничә кешеләр Бишбатман- га килеп-китеп йөриләр икән. Зөя янында бер күл бар; хәзердә Шырдан күле дип атала. Болгардан биш-алты кеше чыгып, җәй көнендә һаман ул күл янында хайваннар ашатып, симертеп, кыш булса, Болгарга кай- тып китәләр икән. Аннан соң Болгар таркалгач, бу тарафны хуш күреп, монда күчеп килмәкче булганнар. Шул күл янына йорт-җир корсалар, тугры килмәгән; аның өчен: ул җирне яз көне су басадыр икән, дип Бишбатманга белешләре вә карендәшләре янына киңәшкә барганнар. Ул вакытта Бишбатманда Бикташ дигән бер кеше бар икән. Аның белән урын карарга чыгып, төрле җиргә ятып йоклап караганнар. Әүвәл Бура- бия урынына ятып йоклаганнар. Төшләрендә чиркәү авазы ишеткәннәр. Анда утырырга күңелләре тартмаган. Ул чагында Бурабия авылы юк икән. Бурабия яңарак булган урыс авылыдыр. Шырдан кыры элгәре Беловолга кырына тоташкан икән, дип сөйләшәләр. Аннан соң хәзерге Иске Йорт дип әйтәләр. Югары Шырдан кырында бер уйсу җир бар, шул җиргә ятып йоклап караганнар; аннан соң шул җиргә утырмакны мәслихәт күреп, шул алты кеше анда килеп утырганнар. Ул алты кеше- нең берсе үзенең ике углы белән килгәндер. Әмма үзенең исеме мәгълүм булып калмаган. Бер углы Бираш (Бәйраш?), икенче углы Атна Хуҗа дигән кешеләр икән. Хәзердә Иске Йортта Атна Хуҗа күле дигән чишмә бар, шул Атна Хуҗа казыган чишмәдер. Әмма Бираҗ белән Атна Ху- җаның аталары монда күчеп килгәч, озак тормаган — хаҗга китеп, шун- да вафат булып калган. Бик бай кешеләр икән. Ничәшәр мең баш жыл- кылары, сыерлары бар икән. Янә бер чишмә бардыр: Бираш кизләве дип йөртәләр; хәзердә ул кизләү Ачасыр кырында калгандыр. Шул Бираш баба казыган кизләү дип риваять кылалар. Янә ул Бирашның атасы бе- лән бертуган адәм бар икән, Әсгади исемле; бабалар башы дип йөртәләр икән, Ул Әсгади Бишбатманда торган. Аның нәселләре мәгълүм түгел. Бәлки аның нәселе Кошманда булырга кирәк, хәзердә бабалар нәселе Кошмандыр. Кошман хосусында бәяны килер. Бирашның балалары бул- ган. Ләкин берсенең генә исеме мәгълүмдер: Габдерәзак дигән бер углы бар икән; бик укыган, мулла кеше булган. Заманында Габдерәзак мулла диерләр икән. Безнең ерак бабабыз шулдыр. Ләкин безнең вакыйгаң ерак бабабыз Бираш булса да, Габдерәзакның гыйлеме, дәмуллалыгы вә шөһрәте сәбәпле, Габдерәзакка туктатылды. Ахры, ул кешеләр Иске Йорт урынында озак тормаганнар; хәзердәге Шырдан урынына күчеп килгәннәр. Урман эченә алан ясап, урманны ачып утырганнар. Хәзердә дә авылның югары башында бер куаклык бар Алан башы диләр; иске- дән калган исемдер. Шул Иске Йорт дигән җирдә бу вакытта бәгъзе йорт нәрсәләре табалар - балтадыр, пычактыр, шуның кебек нәрсәләр. Ул заманда Бишбатман белән Шырдан арасында бик калын урман бул- ган. Бишбатмандагы шул Бикташ исемле кеше Бирашлар катына килеп-китеп йөрергә үзенә урман эчендә юл ачкан; Бикташ юлы дигән юл хәзердә дә бар.

            Шырдан мулла [сы) Габденнасыйр мәрхүм сөйләгәне бар иде. Бу Урси баба үзенең бабасыннан риваять кыладыр икән: Габдерәзак мул- ланың дүрт углы булган — берсе Йосыф исемле икән, калган өч углының исеме мәгълүм түгел (түбәнрәк бәян кылыныр). Габдерәзак баба үзе- нең заманасында бик мәшһүр бай кеше булган икән. Чар Иван Казан- ны алган заманда, Габдерәзак баба сәламәт икән. Шул сәбәпле чар Иван дип халык телендә калган. Ул чар Иван дигәннәре Иван Василич Грозный булырга кирәк. Хәзердә дә бер-бер төрле бик кадимге иске нәрсә хосусында сөйләшкәндә әйтәләр: чар Иван заманыннан калган нәрсә, яки, чар Иван заманындагы нәрсә, диләр. Хәтта карчыклар ара- сында һәм бар, хатын кеше тәварихны төптә күрмәгән булса да. Янә Фәтхулла баба риваять кыладыр Урси бабадан вә һәм Рәки баба ри- ваять кыладыр Мәмәт бабадан: Габдерәзак мулла бик гайяр, бай кеше һәм мулла кеше икән. Үзенең заманасындагы тирә-як халкы арасында начальник булып торган; кычкырыш вә дәгъвалары булса, Габдерәзак бабага килеп хөкемгә торалар икән. Габдерәзак аларны килештереп хөкем итеп җибәрәдер икән вә һәркайсы аның хөкеменә риза булып ки- тәләр икән. Габдерәзакның ишек алды гыймарәте вә каралтылары бик зур булган; авылның югары башында чирек авылга чаклы күрсәтәләр. Ишек алдының егерме җирдән капкасы бар икән, диләр. Үзе тәкъва вә диянәтле адәм булгандыр. Бик картлыкның чигенә җитеп үлгәндер. Сабит Җәмил углы Мөхәммәдьяр бабадан, Мөхәммәдьяр баба ата- сыннан риваять кылып сөйләшәдер икән: Габдерәзак мулла патшалар белән таныш булган. Пидыр Иваныч * заманасында Габдерәзак баба мәшһүр кеше булып, Пидыр Иваныч аны тау як халкына баш итеп куйган, имана шикелле халыктан җыя торган ясакларны акчадан, иген- тарудан җыеп, Пидыр Иванычка җибәрәдер икән, һәрбер хәзинәгә тә- галлыклы эшләр, гошерләр булсын, хәзинәгә Габдерәзак аркылы ба- рыр икән вә янә моның кебек эшләр һәммәсе аңар тапшырылган икән. Вә янә риваять кылалар, Хәсән баба үзенең атасыннан ишетеп сөйләр икән: Габдерәзак бабага тирә-яктан гошер килгәндә юлларны, күпер- ләрне төзәтерләр икән; аңар китергән игенне бушатырга нәүбәт тимичә, күбесе кырда кунарлар икән. Габдерәзак баба авылның тышына бер кеше куяр икән, таяк белән нәүбәт тамгасы биреп торыр өчен. Гошер- ләрне, ягъни китергән игеннәрне бушатып тәмам булгач, артып калган тамга таяклары күп замангача шул урында ятыр икән. Хәзердә таяк ташлаган юл, диләр, шуннан калган исемдер. Бу Габдерәзакның ике углы бик гайяр кешеләр булып, Габдерәзак баба шул ике углын воен- ный киемнәр киендереп, шул заманда яңа патша ханлыкка утыргач, котлап урыс ханына ат мендереп бәхеш кылган, ягъни атлары, корал- лары, киемнәре белән тәмам баштанаяк военный кеше итеп җибәргән. Бервакытны урыстан Богдан дигән җанарал Казанга киләсе булгач, Габдерәзакка әмер булып, урман эченнән юл ачтырганнар. Хәзердә Бо- гдан юлы дигән исем шуннан калгандыр, Шырдан кырында. Аннан соң Габдерәзакның ул ике углы кайтып килмәгәннәр; Митри сугышында * һәлак булганнар. Урси бабадан риваять кылалар: Пидыр Иваныч белән Габдерәзак мулла дин тугрысында сөйләшкәндә, Габдерәзак мулла әйтәдер икән: «Әгәр урманны бер генә төрле агач итә алсаң, урыс йортын бер диндә итәрсең», — дип. Вә янә каршы тауда Габдерәзакның сал- дырып куйган ашлык сарайлары бар икән, хәзинәгә китәсе ашлыкларны асрар өчен. Урыс ханы тарафыннан аңар бирелгән берничә казаклар бар икән, каравыл өчен. Ул каравыл өчен бирелгән казакның нәселләре күптән түгел вафат булдылар. Без Габдерәзакка бирелгән казакның нәселләре, дип йөрерләр икән. Бер Чапи казак дигән адәм бар иде. Үзе- нең бабаларыннан риваять кыладыр икән: без Габдерәзак мулланың хан тарафыннан бирелгән казаклар нәселеннән, дип. Янә Фәтхулла баба ри- ваять кыладыр Урси бабадан, Урси баба сөйләр икән: бервакытны Габ- дерәзак мулланың өенә кунаклар җыелгач, сүз чыккан. Берсе әйткән: «Габдерәзак кебек бай кеше бу тирәдә юкдыр», — дип. Аңар каршы икенче бер адәм: «Юк, мин Ишморзаны Габдерәзактан баерак булыр дип беләмен», — дигән. Ул заманнарда янә бер Ишморза дигән бай кеше бар икән. Габдерәзак мулла моны ишеткәч, үзенең кешеләренә боерган: «Бар, әйтегез, малайлар вә хезмәтчеләр һәркайсы военный киемнәрен киеп, атларын атланып, ишек алдына җыелып саф ясап тезелеп торсын- нар», дигән. Габдерәзакның боерыгы буенча, барысы да җыелып кил- гәннәр; атларының дагалары һәм иярләренең өзәңгеләре һәммәсе көмеш- тән икән. Ничә батыр коллары бар икән. Ул заманның истилахынча, «чура коллар» дип әйтәләр икән. Авылдан бер яктарак Габдерәзак үзе- нең колларына торырга йортлар салдырган икән. Хәзердә Шурагыл ди- гән бер урын бардыр. Шырдан кырында. Шул «чура кол» дигән сүздән Шурагыл булгандыр. Янә Габдерәзак бабаның ишек алдында коесы бар икән. Габдерәзак коесы урыны, дип хәзердә дә әйтәләр. Ахыр ул заманда урыс ханнары арасында да тынычсызлыклар күп булып, Габдерәзак мул- ланың дошманлык вә көнчелек кылучылары күбәеп, ахыр көннәрдә фәкыйрьлеккә төшеп дәүләте киткән. Шул сәбәпле тәзкирәләре бер дә калмагандыр. Бик фәкыйрьлектә вафат булгандыр.

            Габдерәзакның бер углы Йосыф исемле икән. Аның углы Галкәй, аның углы Габделгазиз, Әбләрзи дип мәшһүрдер. Аның углы Әлмөхәм- мәд, бу Әлмөхәммәд һәм Мүки дип мәшһүрдер. Бу Мүки баба һәм үзе- нең заманасында бик мәшһүр гайяр кеше булгандыр. Урыс халкы ара- сында мәкъбүл, сүзе үткән кеше булгандыр. Шул заманада кайда угрылар бар, кайда ни нәрсә угырлана — һәммәсен шымчылап, сизеп

            торадыр икән. Берәүнең бер атымы яки башка төрле нәрсәсеме югалса, Мүки бабага килеп, Мүки баба кем угырлаганын шымчылап белеп, ул угырланган нәрсәне табып чыгарадыр икән. Угрылар, Мүки белмәсә ярар иде, дип куркып торырлар икән. Хасиле, бу заманның Маҗар Фазлый шикелле адәм булгандыр. Шул сәбәпле бәгъзе адәмнәр аның хакында «Мүки карак» дип ифтира кылалар.

            Ул Мүки баба үзе голәма катарәсеннән булмаса да, гыйлем әһеле белән дус вә әшнә булуы сәбәпле, углын яхшы укыткан. Углы бик мулла кеше вә диянәтле кеше булгандыр. Безнең Хөсәен бабабыз шул Әлмөхәм- мәд углыдыр. Хөсәен баба бик озак яшәмәгәндер. Нәхү гыйлеменә бик маһир кеше булгандыр; нәхү гыйлемендә аның язган китаплары: «Шәрхе мелла», «Мисбах», «Сарыф һәваи», «Гавамил» вә дәхи моның кебек китаплары хәзердә дә бардыр. Бәрәзәдә чагында Сәгыйд хәзрәт- тән тәгълим алгандыр. Бәрәзәдә язылган аның кулы белән «Кәшфел- әсрар» дигән китап 1190 нчы елларда, ягъни 1773 нче елларда язылган- дыр. Ул заманнар китап, коръән басыла торган басмаханәләр юк, халык кулында һәммәсе язган китап, коръән булгандыр. Хөсәен баба язуга оста кеше булгандыр. Риваять кылалар: Хөсәен баба коръән язучы иде; үзенең гомерендә берничә йөз коръән язгандыр диләр. Аның кулы белән язылган коръәннәр бәгъзе кеше кулларында хәзердә дә күренәдер. Күп еллар Шырданда имам булып торган адәмдер. 1805 нче елларда вафат- дыр вә һәм аның гыйлеменең әсәре хәзер дә баласының балаларында да күренәдер.

            Аннан соң аның углы пәдәребез мулла Габденнасыйр атлыдыр. Һәм үз заманасының атасыдыр. Ягъни һәрбер мөбтәля кешегә вә аннан ярдәм эстәп килгән адәмнәргә ата кебек шәфкатьчән булган адәмдер. Шул сәбәпле изгелекле вә изгелеге күп булган өчен Әбүлхәер ләкабе кушылсын. Бу Габденнасыйр мулла үзенең заманында гайяр, үткен, вә һәм бик зирәк адәм булгандыр. Вә һәм урыс телең кәмаһүә яхшы белгәндер. Бик галим кеше, хәтта замананың галлямәсе дип атасак та садыйк булыр. 1812 нче елларда Шырданга имам булыр өчен эшне йөртә башлагач, Сәли бабаның кызын никахлаган, соңында имам булуны тәрек кылып, дөнья мөгамәләсенә катышканлык сәбәпле, ясалган при- говоры мөфти мәхкәмәсендә шулай ятып калгандыр. Гәрчә указной мулла булмаса да, тирә-якта Насыйр мулла дип мәшһүр иде. Замананың галлямәсе иде. Әүвәл башта Мәчкәрәдә тәгълим алгандыр. Аннан соң Бәрәскәдә Сәгыйд хәзрәттән тәгълим алгандыр вә һәм Сәгыйд хәзрәт

            бистәгә килгәч, Сәгыйд хәзрәт белән Бәрәскәдән Казан шәһәренә кил- гәндер. Язуга бик оста иде. Хәзердә егерме бишләп үз кулыннан чык- кан китаплар бар. Фарси һәм гарәби язуга маһир иде. Хосусән ахыр көннәрендә күп китап язды вә һәм тасниф кылынмыш ничә риса- ләсе бардыр гарәп телендә. Бәгъзеләрнең «иҗтиһад заманы менка- риз» дигән сүзләрен рәд кылып язган рисаләсе бардыр. «Иҗти- һад заманы мөнкариз» дигән кешене бер дә яратмас иде. Һәр бәндәгә иҗтиһад лазем эш, дип балаларына һәр даим ишеттерер иде. Бала- лары һәм хәзердә шул мәзһәбтәдер. Вә янә кыз-хатын сабан туй ди- гән җирләренә чыгып, уен-көлке ясауны рәд кылып, бер кечерәк риса- ләсе бардыр, гарәп телендә. Вә һәм ошбу җиремездә җәй көннәрендә ястү намазы сакыйт дигән кешеләрне рәд өчен гыйшаның вөҗүбен исбат кылып язган бер рисаләсе бардыр. Ахыр көннәрендә тәкъва вә диянәт бабында фәриди гасыр иде. Үзенең вафаты соңында языл- мыш тәзкирәләреннән хисап кылынды. Ахыргы калган егерме биш ел гомерендә мең дә өч йөз мәртәбә Кәләме шәриф хәтем кылмыш- дыр, һичбер риясыз вә һәм зиядә мөтәшәрригъ адәм иде вә һәм башка мәнакыйбе күпдер. Монда барысын зикер кылмак мөмкин тү- гел - ахыр вәгъдәсе җитеп, мең дә сигез йөз дә җитмеш икенче елда мартның унсигезенче көнендә мәрхүм сиксән биш яшендә икән, рух порыфтухлары тәйран итте.

            Шырданда хәзер дә ике нәсел бар: Болгар нәселеннән түгел, дип риваять кылалар. Берсе чуваш нәселе, берсе чирмеш нәселе икән, диләр. Бәйри дигән кешенең анасы Торламастан килгән чуваш хатыны икән. Янә берсе Ишем дигән кешенең балалары чирмеш икән, диләр. Рәки баба Сәгыйд хәзрәттән риваять кыладыр, Сәгыйд хәзрәт әйтер икән: Шырданда зур ут булмас, иген биек булып китмәс, дип. Дөрес, моңар чаклы зур ут булганын әйтмиләр һәм иген-тару да бик ишелеп булганы юк.

            Шырданда имам булып торган адәмнәр: Габдерәзак мулладан соң бер заманнар, тәхминән 1650 нче елларда, Михаил Федоричлар * пат- ша булып торган заман булса кирәк, Шырданда ике агай-эне кешеләр булган: берсе Сәлам мулла, берсе Җәгъфәр мулла, диләр икән. Шул за- маннарда мөселманнарга дин тугрысында тыгызлык булган. Ул вакытта

            Җәгъфәр мулла имам булып торадыр икән. Шул заманның низамынча, солдат алырга набор булып, берәүне солдатка бирергә алып киткәннәр. Чукынып котылган да кайткан. Шулай итеп, унлап кеше чукынып сол- даттан котылганнар, Җәгъфәр мулла үзенең агасына, Сәлам муллага әйткән: «Инде, бөрадәр, әгәр дә болай карап торсак, бу бәдбәхет һәм- мәсе дә чукынып бетәрләр болар, мин үзем солдатка китим, син боларны дингә өйрәтеп имам булып тор», — дип. Җәгъфәр мулла үзенең ихтыяры белән солдатка китеп һәм хезмәтен тутырып кайткач, янәдән берничә заманнар имам булып торгандыр. Янә аннан соң имам Әхмәд мулла дигән кеше булгандыр, 1700 нче елларда. Аннан соң янә бер Җәгъфәр мулла дигән адәм имам булган. Аннан соң Хөсәен мулла имам булган- дыр. Аннан соң Әбсәлам мулла имам булган, чын исеме Габдесәламдер. Аннан соң Хөсни мулладыр. Аннан соң һибәтулладыр. Аннан соң хәзер- дә Габделкави мулла имамдыр. Баягы мәзкүр риваятьләр кара Хә- мид үзенең бабаларыннан риваять кылгандыр. Бу кара Хәмид дигән карт адәм мәзкүр солдатка киткән Җәгъфәр мулла нәселеннәндер.

            МУЛЛА ИЛЕ

            Бу Мулла Иленең * асылы бик күптәндер. Монда бер Муллагыл дигән кеше Болгардан килеп утыргандыр. Алар, әүвәл килгәндә, берничә кеше булып килгәннәр. Бәгъзесенең исемнәре мәгълүм түгел. Аларның берсе Муллагыл дигән кеше. Янә алар белән берәү бар икән, Шәехби дигән адәм. Ул үзенең бер углы белән килгән. Углы Теләш исемле галим булгандыр; Мулла Илендә дәрес әйткән, мәдрәсә ихъя кылган. Бу Шә- ехбинең атасы Тәмте дигән кеше. Асыл Кытайдан килгән кешедер. Бол- гар йортында Кытайдан, Һиндстаннан килгән кешеләр күп булгандыр. Болгар төзек заманда Болгар җирендә ярминкә булып, Һиндстаннан, Кытайдан сәүдәгәрләр килеп сату итәләр икән. Шул сәбәпле аннан кил- гән кешеләр бәгъзе сәбәпләр белән бу җирдә калганнардыр. Мулла Иле бик кадимге авылдыр. Янә аннан соң ике йөз ел чамасында, яки 1660 нчы елларда, Хуҗаштан байтак халык күчеп Мулла Иленә кушылгандыр вә һәм Өҗемнән күп мөселманнар анда күчкәннәрдер. Өҗем дигән авыл (хәзердә Мәҗен дип йөртәләр) Зөядән ерак түгел авылдыр. Хуҗаш хо- сусында бераз бәяны кичте.

            Мулла Илендә Тәмте балаларыннан бер мулла Ишмөхәммәд дигән адәм булган. Теләшнең углының углыдыр; яхшы галим, ке- ше вә һәм хафизе кәламулла икән вә һәм кыйраәт гыйлеменә бик маһир кеше булгандыр. Ничә ел Мулла Илендә дәрес әйткән. Ул за- манда Мулла Илендә иген белән сату итүчеләр, байлар күп булган. Вә һәм Мулла Илендә зур пристань булган; вә һәм Борындыкта пристань булган. Бәрле сулары, Гөбенә сулары бик зур су булган; вә һәм Зөя

            суында суднолар, баркалар йөридер икән. Бу авыллар Үтәк каласы ти- рәсендәге авыллар булганга күрә, Үтәк каласына игендер вә һәм башка төрле малдыр җыеп илтүчеләр, байлар күп булгандыр. Мулла Иле зия- ратында бер таш бар гәрчә бик күптәнге булмаса да, шул Тәмте бала- ларыннан килгән нәселдер. Бу таш казып язылгандыр, ошбу сүзләр: «1199 сәнә * мөхәррәм ае, тәүфик алладан, дөнья һәм анда булган нәрсәләр бетәчәк. Бу урында Габделхалик бине Габделбакый бине мулла Сәед бине Касыйм бине Ишмөхәммәд Хафиз бине Имбулат бине Иреҗмес бине мулла Теләш бине Шәехби бине Тәмти-Хытай әл-Болга- ри күмелгән». Вә янә моннан башка бер яңарак таш бар, шул югары- дагы кешеләрнең нәселеннәндер, 1850 нче елда вафат булган. Мулла Илендә мөкаддәмрәк бер Вәлид ишан дигән адәм бар икән. Аны монда тәфсыйлән язылмады, якындагы кеше булган өчен (ләкин черновойда бардыр). Вә янә Мулла Иле зияратында бер таш бар, бик күптәнге, бер хатын кешенең кабере булмак кирәк, ошбу рәвешчә язылгандыр: «Тарих тукуз йөз унда * Тәвәккәл гаялы Рәҗәб Солтан... Әсәд даре фәнадин даре бәкага рихләт кыйлды». Ләкин югарыда язылган аятьләре ашыгычлык белән язылмады. Бу таш Норлат зияратындагы таш иясенең, ягъни Тәвәккәлнең әүвәлге хатыны булырга кирәк. Ул Тәвәккәл исемле кеше Норлатта булып, әүвәлге хатыны Рәҗәб Солтан Мулла Иленә килеп вафат булгандыр. Бу ташның язылганына 380 еллар буладыр; 1493 нче елларда язылган булырга кирәк.

            БОРЫНДЫК

            Борындык * Исмәгыйль мулла риваять кыладыр Хәмид карттан. Элегрәк Борындыкта Хәмид дигән карт бар икән, йөз яшьләргә җитеп вафат булгандыр. Ул Хәмид карт үзенең бабаларыннан ишетеп сөйлидер икән: Болгар харап булган вакытларда Арыслан дигән бер адәм бар икән; үзе Болгарда вафат булгандыр. Аның ике углы, Болгардан күчеп, Зөя янына күчеп килгәннәр. Бер улына Борындык баба диерләр икән. Икенче углы Чулпан баба дип мәшһүрдер. Борындык исемле углы, килеп Зөя суы янына, Бәрле суы тамагына урман эченә урын ачып утыргандыр. Борындык авылы дип исем шуннан калган икән. Чулпан дигән углы янә урман эченә, бер чишмә янына килеп урнашкандыр. Чулпанка дигән шул Чулпан баба ихъя кылган авылдыр. Борындык бик күптәнге иске авылдыр һәм иске заманда бик бай авыл булгандыр. Фабрик һәм завод тотучы байлар күп булган. Зур мәдрәсәләр булып, дәрес әйтүче мөдәр- рисләр, галимнәр була килгән. Әмма ахыргы гасырларда голәма беткән; байлары бөлеп беткәннәр. Риваятьләрнең гуаһлыгы буенча, анда голәма- лар бетүнең, Борындык авылы фәкыйрьлектә калуның сәбәбе шулдыр. Борындыкта бер бик галим кеше булган икән, тәхминән 1720 нче елларда вафат булгандыр. Яки 1700 нче елларда. Мансур дигән бер гайяр кеше булган, Мансур ахун диерләр икән. Үзе асыл төп Түбән

            Шырдан кешесе икән. Каргалыга барып * тәгълим алган икән. Аннан кайтып, Борындыкта берничә заман дәрес әйткән. Нәхү гыйлеменә бик оста - маһир кеше булган. «Мансурия» дигән тәркип шәрхен тасниф кылган кеше шул Мансур ахундыр. Бәгъзеләрнең риваяте буенча, үзе мәд- рәсәдә укыганда тасниф кылгандыр. Вә һәм шул заманда Тәтеш өязендә Тилчәле дигән авылда Мортаза мулла дигән кеше (мөдәррис) бар икән. Фикъһедән дәрес әйткәндер. Тилчәледә мәдрәсәсе бар икән. Бервакыт- ны, Борындыкка килеп, берәүгә кунак булган. Мансур мулла соңгарак калып, Мансур мулла килүенчә мәсҗеттә камәт төшерелеп, мәсҗеттә имам булмагач, кайсы намаздыр, бер җәһрия намазда Мортаза мулла имам торган булса кирәк. Мансур мулла актыктан аңар икътида кыл- ган. Намаз тәмам булгач, Мансур мулла, үзенең белүенчә, Мортаза мулланың кыйраәтендә хата табып, кыйраәтне ялгыш укыды, дип на- мазын яңадан кайтарып укыган. Соңыннан Мортаза мулла моны белгән; кыйраәтемне яратмыйча, намазым кайтарды, дип Мансур муллага бик рәнҗегән. Аннан соң Мансур муллага бәддога кылып, хәтта бөтен Борындыктан бәрәкәт күтәрелсен, дип бәддога кылып киткән, имеш. Шуннан соң Борындыкта көннән-көн байлары беткән: яхшы дәрес әйтер- лек муллалар һәм булмаган. Борындык халкы һәммәсе фәкыйрьлеккә калганнар. Бара торгач Мансур мулланың үзенә һәм бәддога төшеп, ахыр гомерендә зина вә хәмер белән мөбтәля булып, бәгъзе эшләр өчен хибескә кереп, шунда һәлак булгандыр. 1670 нче елларда булыр- га кирәк тәхминән, дип һәм Кайбычның Габделҗаббар хәзрәт үзенең атасыннан риваять кылып сөйләде. Габделҗаббар хәзрәт хәзер дә бар. Ике-өч нәүбәт Өфедә казый булып торган адәмдер. Шул сәбәпле пади- шаһ хәзрәтләре җанибеннән медаль белән тәшриф боерылгандыр. Мансур мулладан соң Борындыкта имам булган кешенең исеме мәгълүм түгел. Әмма аннан соң Шәмгун мулла дигән кеше имам булган. Аннан соң имам булган Камьяр ахун; чын исеме Мөхәммәдьярдыр. Аннан соң имам булган Вахид мулла, аннан соң хәзер дә Исмәгыйль мулла имам- дыр. Атасы — Жуынчы карялек, мулла Төхфәтулла исемледер: халык арасында Токмәт мулла дип мәшһүр иде. Йөз яшенә җитеп вафат булган карт мулла бик күп эшләрдән хәбәрдар иде, дип риваять кылалар. Аның атасы Туктагыл исемле кеше булган. Йөз дә унбиш яшенә җитеп вафат булгандыр. Туктагылның атасы Әтнүк исемле кеше булгандыр. Риваять кылалар: яше хәтта йөз егермеләргә кариб булгандыр. Бу Әтнүк дигән


            Чыганаклар һәм искәрмәләр

            (уку өчен монда басыгыз)

            Чыганаклар

            Әкиятнең тексты түбәндәге китаптан алынды:

            [ТХИ-1977]
            Томны төзүчеләр, искәрмәләрне хәзерләүчеләр Халидә Гатина, Хәмит Ярми (1977) Татар халык иҗаты, Беренче китап, Әкиятләр. Казан, Татарстан Китап Нәшрияты.

            Әлеге китап — «Татар халык иҗаты» дигән унөч томлыкның беренче китабы. 12 том 1977—1988 елларында, 13 нче томы 1993-тә басыла. Түбәндәге Искәрмәләр һәм әкиятнең сюжетын Аарне-Томпсон кебек системалар буенча классификацияләүче «Әкият сюжетының типологик анализы» дигән бүлекләр дә шул китаптан алынды [Сәлимҗан].

            Искәрмәләр

            [ТХИ-1977] ачыкламасын уку

            Бу китапка кертелгән әкият текстларының бер өлеше моңа хәтле төрле вакытларда, төрле җыентыкларда дөнья күргән булса да, төп өлеше әлегә кәдәр беркайда да басылмаган әсәрләрдән тора. Алар, нигездә, соңгы егерме ел дәвамында Урта Идел, Урал буйларына, Көнбатыш Себер өлкәләренә оештырылган фольклор экспедицияларе вакытында язып алынган әкиятләр. Берничә текст В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан Дәрләт университетының Фәнн китапханәсе каршындагы кулъязмалар бүлегеннән сайланды.

            Мәгълүм булганча, фольклор әсәрләренең, шул исәптән әкиятләрнең дә, җанлы яшәешенә хас үзенчәлекләрнең берсе — аларның вариантлылыгы. Аерым әкиятләрнең дистәләгән вариантлары бар. Бу китаптагы «Камыр батыр», «Салам Торхан», «Аю, бабай, Төлке» һ. б. кайбер әкиятләр шуңа бер дәлил. Китапта андый текстларның һәммә вариантлары да түгел, ә сюжеты һәм әкиятченең сөйләү стиле, тел байлыгы ягыннан аеруча характерлы, үзенчәлекле булганнары гына бирелде. Текстлар бүлегендә вариантлар бирелмәгән очракларда теге яки бу әкиятнең моңа хәтле басылган яисә кулъязма хәлендә сакланучы вариантлары хакындагы мәгълүмат һәр әкият турындагы белешмә-аңлатма бүлегендә китерелде.

            Белешмә-аңлатма бүлегендә шулай ук әкиятнең кайда һәм кайчан басылган булуы хакындагы мәгълүматлар бирелде.

            Татар халык әкиятләрен башка халыкларның әкиятләре белән тарихи-чагыштырма планда, уртак яки охшаш сюжетларны ачыклау юнәлешендәге фәнни эзләнүләр әүвәл дә булган (К. Насыйри һәм В. Поляков, М. А. Васильев хезмәтләре). Шул традицияне дәвам итеп, бу китаптагы әкиятләрне башка халыкларның әкиятләре белән чагыштыру буенча шактый эш башкарылды. Нәтиҗәдә, татар әкиятләре белән охшаш сюжетлар, уртак мотивлар, геройлар тарихи-генетик яктан безгә кардәш булган төрки халыкларның әкиятләре хәзинәсендә генә түгел, тарихи-культура, күршелек мөнәсәбәтләре буларак, рус халык әкиятләре составында очравы да ачыкланды. Шуның белән бергә Кавказ халыкларының, фарсыларның әкият мирасында да татар әкиятләренә хас булган сюжетлар яшәвен күрсәткән мисаллар аз түгел. Әкиятләрне чагыштырма тикшерүнең нәтиҗәләре белешмә-аңлатмалар бүлегендә һәр текстка карата күрсәтеп барылды. Шуның өстенә татар әкиятләренең дөнья халыклары әкиятләре белән типологик якынлыгын гәүдәләндергән мәгълүматларны бергә туплау буенча да беренче адымнар ясалды. Ул мәгълүматлар искәрмәләрнең иң ахырында — әкият сюжетларының типологик анализ исемлегендә күрсәтелделәр.

            Югарыда әйтеп үтелгәнчә, том өчен сайланган әкиятләр төрле өлкәләрдә, төбәкләрдә яшәүче һәм төрле диалектларда сөйләшүче татарлардан язып алынган.

            Бу хәл, әлбәттә, әкиятләрнең тел, стиль үзенчәлекләрендә чагылыш тапкан. Әкиятче информаторларның теленә хас һәммә үзенчәлекләрне тулы хәлендә чагылдыру мөмкин булмады, билгеле. Алай да, һәрбер әкиятченең үзенә генә хас төп хикәяләү алымын мөмкин хәтле сакларга тырышылды. Иске җыентыклардан алынган текстлар хәзерге орфография нигезендә бирелде, аларның исемсез булганнарына, эчтәлегеннән чыгып, исем куелды.

            Татарстан һәм күрше республика, өлкәләрнең район, авыл исемнәре әкият язылган вакыттагы административ бүленеш буенча күрсәтелде.

            Томга урнаштырылган әкиятләр турындагы мәгълүматлар белешмә-аңлатмаларда рим цифрлары белән түбәндәге тәртиптә бирелделәр:

            1. Әкиятнең кайда, кайчан, кемнән, кем тарафыннан язылуы яисә нинди чыганактан алынуы.
            2. Әкият тексты басылган чыганаклар.
            3. Әкиятнең вариантлары.
            4. Башка халыклар әкиятләрендәге сюжетлар белән охшашлык, якынлыкны күрсәткән басма чыганаклар.

            Белешмә-аңлатмалар бүлегендә файдаланылган чыганаклар исемлеге түбәндәге шартлы кыскартулар буенча бирелде.

            Абага
            Абага чәчәге. Татар халкының сатирик әкиятләре. Э. Касыймов. Казан, 1962.
            Азерб.
            Азербайджанские сказки. Н. Сеидов. Баку, 1960.
            АС
            Армянские сказки. А. И. Иоаннисиан. М., 1968.
            Афанасьев
            Народные русские сказки А. Н. Афанасьева. В трех томах. М. 1957.
            Балинт
            Kazani-tatar: Nyelvtanulmanyok Szövegek es forditas. Gvüjtotte es forditotta szentkatolanai Balint Gabor. Budapest, 1875.
            БХИ, I
            Башкорт халык иҗады. Әкияттәр. М. Минһаҗетдинов, Ә. Харисов. Беренсе китап. Өфө, 1976.
            БХИ, II
            Башкорт халык иҗады. Әкияттәр. М. Минһаҗетдинов, Ә. Харисов. Икенсе китап. Өфө, 1976.
            БНС, 1973
            Бурятские народные сказки. Волшебно-фантанстические. Е. В. Баранникова, С. Е. Бардаханова, В. Ш. Гунгаров. Улан-Удэ, 1973.
            БНС, 1976
            Бурятские народные сказки. Волшебно-фантанстические и о животных. Е. В. Баранникова, С. Е. Бардаханова, В. Ш. Гунгаров. Улан-Удэ, 1976.
            Васильев
            М. А. Васильев. Памятники татарской словесности. Сказки и легенды. Казань, 1924.
            Витевский
            Труды четвертого Археологического съезда в России. Том II. Сказки, загадки и песни нагайбаков Верхне-уральского уезда Оренбургской губернии. Казань, 1891, стр. 257—280.
            Гульчечек
            Гульчечек. Татарские народные сказки. Г. Баширов, Х. Ярми. М., 1952.
            Иванов
            М. Иванов. Татарская хрестоматия. Казань, 1841.
            ИОАИЭ
            Известия Общества археологии, истории и этнографии при Казанском университете. Казань, 1878—1929.
            КДУ
            Казан дәүләт университеты гыйльми китапханәсенең кулъязмалар бүлеге.
            КНС, I
            Казахские народные сказки. В трех томах. Том первый. Алма-Ата, 1971.
            КНС, II
            Казахские народные сказки. В трех томах. Том второй. Алма-Ата, 1971.
            КНС, III
            Казахские народные сказки. В трех томах. Том третий. Алма-Ата, 1971.
            Катанов
            Н. Ф. Катанов. Материалы к изучению казанско-татарского наречия. Часть первая. Образцы книжной и устной литературы казанских татар. Казань, 1898.
            КС
            Киргизские сказки. Дм. Брудный и К. Эшмамбетов. М., 1968.
            Кукляшев
            С. Кукляшев. Диване хикәят татар. Казан, 1889.
            Кәлилә вә Димнә, 1889
            Кәлилә вә Димнә. Икенче җилд. Казан, 1889.
            Кәлилә вә Димнә, 1891
            Кәлилә вә Димнә. Өченче җилд. Казан, 1891.
            Мең дә бер кичә
            Мең дә бер кичә. Казан, 1970.
            Насыйров
            К. Насыйров и П. А. Поляков. Сказки казанских татар и сопоставление их со сказками других народов. Казань, 1900.
            Паасонен
            Mischärtatarische Volksdichtung. Heikki Paasonen. Helsinki, 1953.
            ПС
            Персидские сказки. Н. Османов. М., 1959.
            Радлов
            В. В. Радлов. Образцы народной литературы тюркских племен. Часть IV. Наречия барабинцев, тарских, тобольских и тюменских татар. СПб, 1872.
            Рәхим
            Бикчәнтәй углы (Г. Рәхим). Халык әкиятләре. Казан, 1915.
            СНД
            Сказки народов Дагестана. Х. Халилов. М., 1965.
            СНП
            Сказки народов Памира. А. Л. Грюнберг и И. М. Стеблин-Каменский. М., 1976.
            ТНС, 1957
            Татарские народные сказки. Х. Ярмухаметов. М., 1957.
            ТНС, 1964
            Татарские народные сказки. Х. Ярмухаметов. М., 1964.
            ТХИ, 1954
            Татар халык иҗаты. Г. Бәширов, А. Шамов, Х. Ярми һәм Х. Госман. Казан, 1954.
            ТХӘ, 1956
            Татар халык әкиятләре. Г. Бәширов, Х. Ярми. Казан, 1956.
            ТХӘ, 1958
            Татар халык әкиятләре. Г. Бәширов, Х. Ярми. Казан, 1958.
            Тукай
            Г. Тукай. Әсәрләр. Дүрт томда. Казан, 1955, т. II.
            ТС
            Турецкие сказки. Р. Аганин, Л. Алькаева, М. Керимов. М., 1960.
            УНС
            Узбекские народные сказки. М. И. Афзалов. Ташкент, 1963.
            ФФ
            СССР Фәннәр академиясе Казан филиалы, Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты фольклор фонды.
            Фәезханов
            Г. Фәезханов. Хикәят вә мәкаләт. Казан, 1890, 1909.
            ХИ, 1938
            Халык иҗаты. Х. Ярми, А. Әхмәт. Казан, 1938.
            ХИ, 1940
            Халык иҗаты. Х. Ярми, А. Әхмәт. Казан, 1940.
            ХӘ
            Халык әкиятләре. Гомәр Разин (Г. Бәширов). Казан, 1940.
            Яхин, 1900
            Т. Яхин. Дәфгылькәсәл мин әссаби вә сабият. Казан, 1900.
            Яхин, 1902
            Т. Яхин. Саби вә сабияләр өчен мәргуб булган хикәяләр вә мәкальләр һәм олугларны тәнбиһ өчен гаҗаиб булган гыйбрәтләр. Казан, 1902.
            [ТХИ-1977, 382-385 б.]

              #lang pollen

              адәм мулла Исмәгыйльнең бабасының атасы Борындык Мансур мулла белән һәм Кәвалның Рәхмәт хәзрәт белән бер замандарак булгандыр. Бу кыйссаны мәзкүр Токмәт мулла бик яхшы беләдер икән; мулла Исмәгыйль риваять кыладыр.

              БӘЧЕК

              Бу Бәчек * авылы дәхи күптәнге авылдыр. Иң әүвәл бу Бәчек авы- лына Болгар яки Биләр шәһәре тарафыннан өч кеше килеп утырганнар. Алар Бәчек баба, Әнчек баба, Янчек баба агай-эне булганнар. Олугсы Бәчек баба диерләр икән. Авыл аның исеме белән аталгандыр. Бу Бә- чек авылы кадим заманда зур авыл булган. Җирләре кечерәк булу сә- бәпле, бәгъзесе Әлмән авылына, бәгъзесе Кармыш авылына күчкәннәр. Элгәре заманда кеше теләсә кайда авылдан авылга күчеп йөргәннәр. Аннан соң 1782 нче елларда үз ихтыяры белән авылдан авылга күчүне мәныг кылынган. Хәзердә Бәчек авылы зияратында бер таш бар; күп сүзләре уалып төшкән, укырга мөмкин түгел. Без, мулла Нигъмәтҗан вә һәм Габделкави белән барып, укып язып алдык. Калган сүзләре бары ошбудыр: «Тарих тукыз йөз йетидә *» дигән сүз күренә вә һәм «Шәгъбан *бине Әсәд» дигән сүзе бар. Моның язылганына һәм дүрт йөз елга кариб, ягъни язылганына 383 еллар буладыр. 1490 нчы елларда язылгандыр; Казан алынмастан күп элгәредер. Риваять кылалар: Шәгъбан бине Әсәд дигән адәм Бәчек авылында бик зур голәмадан, кәрамәт иясе адәм булган, имеш, диләр. Хәтта бәгъзе картларның риваяте буенча, ул ташны ниндәен кеше язып куйганын белгән адәм юк. Гүяки таш шунда үзеннән-үзе булган, имеш, диләр. Илле җиденче ел Бәчек авылы- ның Сәйфулла мулла әткәмез мәрхүмгә сөйләгәне хәтеремдә калгандыр: кайда булса да бер җирдә мөдәррис булып дәрес әйткән адәмдер. Бик иске заманда Шырдан белән Бәчек авылы арасы тоташ бик зур урман булган. Адәм заты аяк баскан җир түгел, юл юк икән. Бәчек авылының берәү, Усман дигән кеше, Шырданнан кыз алган. Бәчек авылыннан туры юл ачкан. Имән башыннан имән башына карап, имәннәрне кисеп чыгып барган. Аннан соң ат белән йөрерлек юл ачкан. Шул сәбәпле -Бәчек авылы белән Шырдан арасындагы юлны хәзердә дә Усман юлы дип йөртәләр; искедән калган исемдер.

              КОШМАН

              Кошман* дигән - бер елганың исемедер. Бөрле суының җәнүб тарафында. Кошман авылының мөселман авылы булганына бик күптән түгелдер. Кошман авылы элгәре урыс авылы булгандыр. Моннан мө- каддәм ике йөз еллар чамасында Кошман мөселманнары Бишбатман авылыннан күчеп барганнардыр. Кошман урыслары Бишбатманга алар урынына килеп урнашканнар. Сәбәбе ни рәвешледер, тәхкыйк белгәнем юк. Вә һәм аннан соң Кошманның бәгъзе нәселләре Тәтештән килгән халыклардыр. Югарыда мәзкүр булган Кармыш бабаның балалары Бол- гардан чыккан адәмдер. Кармыш баба үзе Тәтештә булган. Ике углы бар икән; берсе Янкилде исемле, Кармыш авылы фасылында зикер ителде; янә бер углы Заид исемле булгандыр. Ул Заид исемле углы берничә заманнар Җуынчыда булган, аннан соң аның нәселе Кошманга килгәндер. Кармыш бабаның бабаларының бабасы Нәреш дигән адәм булгандыр. Аның углы Туктар баба, аның углы Кармыш бабадыр; аның углы Заид, аның углы Гомәр, аның углы Сәйфетдин, аның углы Фәх- ретдин, аның углы Шәрәфетдин хәзер дә Кошманда имамдыр. Аның углы Хәйретдиндер.

              КАБАН

              Болгар шәһәрен Аксак Тимер җимергәч, аның бөтен кешеләрен үтергән, авыл вә каралтыларын яндырган. Шулай да Болгар шәһәрендә Аксак Тимергә яраган берничаклы кешеләр калганнар икән. Бу кешеләр арасында асыл затлар да булган, бәкләр дә булган.

              Яңадан Болгар шәһәре рәтләнә башлаган.

              Болгарда кешеләр тора башлаганын ишетеп, Аксак Тимернең чи- рүе белән җау чапкан чорларда, урман араларына яшеренеп кенә тор- ган, кешеләр дә Болгар шәһәренә кайта башлаганнар.

              Берничаклы арада Болгар шәһәре тагы терелеп киткән. Сатуналу да башланган. Хан каберләренең һәм изгеләрнең кабер ташлары яңадан урыннарына утыртылган...

              Болгар шәһәренә авыллардан күп кешеләр ханнар һәм изгеләр кабе- ренә зиярәткә килә башлаганнар. Яңадан Болгарга, Бохара, Дагстан якларыннан галим вә мөҗтәһидләр җыела башлаган.

              Шулай инде эшләр яңарып, матур гына юлга куелганда, Бүләр һәм Болгар шәһәренә урыс князьләренең чапкыннары җау булган.

              Мөселман йортын таларга, җимерергә керешкәннәр. Бүләр, Болгар шәһәрләре, Кашан калалары яндырылган, кешеләре үтерелгән, халыкка зур авырлык булган. Бүләр һәм Болгар шәһәрендә үтерелмәгән кешеләр урман араларына качканнар.

              Шул чакта Болгар шәһәренең атаклы бәкләреннән Кабан исемле бер асыл зат үзенең бала-чага, туган-тумачалары белән чапкыннардан коты- лып, Чулман иделе аркылы чыгып, хәзерге Кабан күленең кояш чыгышы ягыннан читтәрәк булган бер кашлак урынга килеп тукталган... Бу каш- лак үзе куаклык булып, тирәләре калын кара урман белән чолганган булган. Бу кашлакның тирә-җүнендәге калын кара урманнарда аю, бүре, елан, аждаһа кебек ерткычлар бик күп булган. Шуның өчен бу урман- нарда торырга бик куркыныч булган.

              Кабан бикнең янында бер Алып та булган. Ул үзенең көче белән халыкны ерткычлардан саклаган. Алыпның аждаһа ерткычларны кыру- ыннан ул тирә тынычлап калган. Кабан бик әлеге Алып белән шунда берничаклы торгач, аларның янына урман араларында качып йөрүче бүтән мөселманнар килә башлаганнар. Шулай итеп кешеләр күбәйгән.

              Алып күп файдалар китергән. Бу урын авыл булып киткән. Монда күп еллар асыл зат Кабан баш булган, гомер иткән. Бу урынга беренче булып Кабан бик килеп утырганга күрә бу авыл Кабан дип аталган.

              Кабан бик күлнең читтәге камышларын кистергән, кырыйларындагы баткакларын кудырып, кешеләр файдаланырлык иттергән.

              Бу урын тау башында бик матур бер урын булган. Кабан бик мәс- җет салдырган һәм бакча үстергән. Бу күлнең тирәсендәге камышларын кистереп, баткаклыкларын кудыручы Кабан бик булганга күрә, Кабан күле дип аталган.

              Бу авыл, Казан ханнары заманында бик төзек булып, дача урынын тоткан. Җәй көнне Казан ханнары, Казан аксөякләре шунда хозурга чыгалар икән.

              Казанны Иван Грозный алгач, бу авыл яндырылып, халыгының исән калганнары урман эчләренә качып берничә еллар узгач, яңадан урыс патшаларыннан рөхсәт алып, хәзерге Лаеш кантонына кайтып утырганнар. Хәзерге Кабан авылы борынгы төзек, бай Кабан авылының калдыгы икән.

              РӘҖӘП

              Рәҗәп авылы - моннан биш йөз еллар алда корылган бер авыл. Аның беренче килеп утырган кешесе Рәҗәп атлы, шәһри Болгарның зур кешесе булган. Ул, үзенең агай-энесе белән шәһри Болгардан күчеп килеп, безнең Рәҗәп авылын нигезләгән.

              Рәҗәп баба килгәндә, безнең бу тирә кап-кара калын урман булган. Бу урманда һәртөрле ерткычлар, җәнлекләр аюлар, бүреләр, болан сыерлары көтү-көтү булып йөргәннәр. Ә урманның яшел агачларында чамасыз күп бал корты илләре булган. Җәй көннәрендә балны әнә шушы кыргый умарталардан алганнар. Аннары аны шәһри Болгар базарына илтей сата булганнар.

              Урманнарда көртлек, тиен кебек киек җәнлекләр дә аз булмаган. Безнең бабалар бу җәнлекләрне аулап, аларның тиреләрен шәһри Бол- гар базарына илтеп сатканнар. Әле без яшь чакларда шәһри Болгар ханнарын, шәһри Болгарның матурлыгын, байлыгын, андагы бакчалар- ны, базарларны катыштырып җырлый торган бәетләр укылып йөри иде. Соңыннан бер кеше бик матур итеп Болгар заманнарын искә төшерә торган хикәяләр сөйли иде. Кайбер кешеләр аларны җылап тыңлап утыралар да: «Әй, ул заманалар», — дип сагыналар иде. Ул заман хәл- ләрен яхшы белүче кешеләр еллар үткән саен азая бара. Язып-укылып йөри торган бәетләр, хикәяләр дә төрле сәбәптән бетә баралар.

              ШӘҺРИ БОЛГАРДАН ЧЫККАН ЯМБАКТЫ, МӨСЛИМ ҺӘМ РӘҖӘП АВЫЛЛАРЫ

              Безнең Болгар җирендә бик рәхәт, бик муллык булган. Басуларда иген-тару бик уңган, урманнарда җәнлекләр һәм төрле җиләк-җимеш, калын агачларда бик күп бал корты илләре булган. Алардан күп итеп бал ала булганнар. Көз көннәрендә шул урманнардан хисапсыз чикләвек җыйганнар. Суларында, инешләрендә бик күп су хайваннары булган.

              Шәһри Болгарда зур сәүдә булган. Аның базарында безнең бабай- лар ашлык, чикләвек, һәртөрле хайван тиреләре илтеп сата булганнар. Безнең шәһри Болгар илендә тормыш иркен һәм рәхәт булганга күрә, Болгар йортына бик еш җау чабулар булып торган... Юлбасарлар, зуррак көймәләргә төялеп, Болгар йортына чапкынлык итеп талап, ян- дырып, малларын-туарларын үзләре белән алып китә булганнар. Юлба- сарларның талау, үтерү, яндыруларыннан иза булган шәһри Болгарның ханы, олылары тынычлык эзләп, үзләренең нәселләре белән шәһри Бол- гарның тирә-җиренә, урман эчләренә таралып китеп, шунда тора башла- ганнар. Шул чорда Ямбакты баба, үзенең нәсел-ыруы белән шәһри Бол- гардан чыгып китеп, кара урман эченә Янбакты авылын корган, ди. Мөслим баба, үзенең туган-тумачалары белән шәһри Болгардан китеп, Ташбилге авылын корган, ди. Рәҗәп баба, үзенең иптәшләре белән шәһри Болгардан китеп, Рәҗәп авылын корган, ди.

              Ямбакты баба үзенең Алтынбикә исемле кызын Ташбилге Мөслим бабаның улына биргән, ди. Алар һәрвакытта Гәрәй хан каласы яныннан үтеп киткән яшерен урман юлыннан бер-берләренә катышып килеп йөриләр икән.

              ТАШБИЛГЕ

              Ташбилге авылы шәһри Болгардан күчеп килгән Мөслим баба вә аның кардәш кабиләсе тарафыннан моннан берничә йөз еллар алда корылган бер авыл икән.

              Мөслим баба бик галим һәм йөрәкле кеше булган. Аның игътибары шәһри Болгарның олуглары каршында да зур булган. Шәһри Болгар ханы да Мөслим бабаны олылый, хөрмәт күрсәтә торган булган.

              Ташбилгедә моннан берничә йөз еллар алда Мөслим баба нәселен- нән Хисаметдин Шәрәфетдин углы * дигән бер галим яшәгән. Хисамет- дин хәзрәт күп җирләрне йөргән, күп илләрдәге галимнәрдән укыган бер кеше булган. Ул китап язган. Шәкертләр тәрбия кылган. Аның мәд- рәсәсендә зур галимнәр чыккан. Хисаметдин хәзрәтнең «Тәварихы Бол- гария» исемле бер китабы әле дә халык тарафыннан яратып укыла тор- ган тарих китапларыннан санала.

              Хисаметдин хәзрәтнең һәм аның бабасы Мөслим бабаның үзенең дә каберләре Ташбилге авылының Изгеләр өсте басуы дип йөртелә тор- ган кырның Озын алан тау башы дигән тауның өстендә, Озын алан чокы- рына таба төшкәндә уң якта, көнчыгыш ягында.

              Моннан берничә еллар алда гына бу бабаларның кабер ташлары да сәламәт булган. Хәзерендә Олы Мөхәммәт дигән шул замандагы икенче бер зур галимнең кабер ташы гына ачык танырлык булып калган. Башкалары кайсы җыгылып, ватылып беткән, кайсыларын урыслар, кубарып алып, мунча ташларына, бусагаларга куеп бетергәннәр.

              ЯМБАКТЫ

              Ямбакты авылы шәһри Болгардан килеп утырган Ямбакты бабай нәселеннән үрчегән бер авыл. Бабайларның сөйләүләренә караганда, Ямбакты бабайдан бирле килә торган шәҗәрә дә Ямбакты авылы кеше- ләренең кулларында соңгы елларга чаклы сакланып килгән булган.

              Ямбакты баба заманында Биләр шәһәреннән, Болгар шәһәреннән, Суар шәһәреннән галимнәр, шәехләр аңа зиярәткә килгәннәр. Ул за- манда Биләрдән Ямбактыга, Ямбактыдан Ширбәтлегә, аннан Шәһри Болгарга йөри торган юл булган. Шулай ук Ямбакты авылыннан Гәрәй хан шәһәренә, аннан Ташбилге авылына кап-кара урман эченнән дошманнарга билгеле булмаслык итеп юл салынган. Бу юл тар, аннан тик атка атланып кына йөрерлек булган...

              НАРАТБАШ

              Борын замандагы бабайларның колактан-колакка сөйләп килүләре буенча, авылның башлануы XVI гасырның урталарында була. Авылның кыйбла ягында Зөя елгасы ага. Зөянең сул ягында, ике я өч чакрым чамасында, тау өстендә Фрол дигән зур гына рус авылы бар. Шул авыл- дан ерак түгел яр буенда урнашкан бер татар авылы булган. Иван Гроз- - ный Казанны алгач, имештер, татарларны куарга дигән карар чыгарган, ди. Шуннан соң татарларны җәберли башлыйлар, куалар. Теге авылдагы татарлар да аннан качарга мәҗбүр булалар *. Зөя елгасының көнбатыш ягында, Зөядән биш яисә алты чакрым чамасында, калкулык, урманлы - тигез җир була. Бик куе булмаган нарат, юкә урманнары була. Менә шунда унлап татар крәстиян хуҗалыгы килеп урнаша. Нарат урманы янында булганга, авылга Югары Наратбаш дип исем кушалар. Янә дә - монда дүрт йорт хуҗалык чувашлар да була. Алар электән булганмы, әллә шунда килеп утырганнармы, анысы мәгълүм түгел. Шул чувашлар- ның берсе XVII гасыр урталарында Рунгы дигән чуваш авылына күчеп Скитә. Бүгенге көндә дә Рунгы авылында нәселләре бар әле. Наратбашны - «иске йорт» дип атап йөртәләр. Ә инде калган өч хуҗалыкның берсе, - Сатты кушаматлы чуваш, XVIII гасыр башларында вафат була, калган ике хуҗалыкның да нәселе калмый.

              ИСКЕ ЙОМРАЛЫ

              Чал тарихы булган Иске Йомралы авылында революциягә кадәр тугыз буын кешеләре гомер кичергәннәр. Картларның телдән-телгә сөй- ләп калдыруларына караганда, авылның баштагы урыны хәзерге Иске - Йомралдан ярты чакрым төньяктарак, урманга якын гына урында, авыл аркылы ага торган инешнең югарырак агымында, хәзерге Юкә күле -тирәсендә булган. Авылның исеме Иске Йорт дип аталган. Картларның сөйләвенә караганда, Иске Йортның тарихы XVI гасырларның 50 нче елларында башлана (кайсыберләре 1545 ел дип төгәл датаны да атый- лар).

              Иске Йортның тарихи урыны бәхәссез, әле хәзердә дә ул урында чүлмәк, табак ватыклары, металл пычаклар табыла.

              Иске йортта өч семья — өч туган: Йомрал, Карабай һәм Тинкә ба- байлар яшәгәннәр. Урманга якын булганлыктан, Иске йорттагы бу ту- ганнарга тынычлык булмаган. Урманнан качкыннар килеп аларның мал-туарларын, ашлыкларын талап китә торган булганнар. Хәтта Йом- рал бабайның кызын урманга алып китеп көчләгәннәр. Шуннан соң бу өч туган урманнан ераграк китеп, бер-берсенә ярдәм итәрлек булып (ярдәм сорап кычкырганда, тавыш ишетелерлек итеп) хәзерге урынга күчеп утырганнар. Йомрал бабай семьясы хәзерге Иске Йомралы уры- нына, Карабай бабай хәзерге Карабай авылы урынына, ә Тинкә Идрәс Теньки урнашкан җиргә килеп утырганнар. (Урмандагы качкын- нар Иван Грозный вакытында көчләп чукындырудан качып килгән кешеләр булуы ихтимал.)

              Шулай итеп, өч авылның мөстәкыйль тарихы башлана. Иске Йорт- тагы бабайларның кәсебе игенчелек һәм терлекчелек булган. Өсләренә җилән, башларына такыя, аякларына чабата киенгәннәр.

              ОЛАШЧЫ

              Анда ике бабай булган, берсе Кильдураз, берсе Олашчы бабай. Олашчы бабай Кильдураз бабайның кияве булган, дипме сөйлиләр иде. Аларның кайдан килгәнен бер дә әйтәлмим.

              Минем ике улым бар иде, алар бервакыт кырга тартканнар, берсе әйткән Олашчы элек килгән дип. Бу турыда безнең авылда тарих (язып калдырылган документ) бар дип әйткәннәр иде, мин эзләп тә кара- ган идем, таба алмадым.

              Олашчы дүрт төрле кешедән катнашкан диләр: чирмештән, татар- дан, чуваштан, касимнан. Төп Олашчы Касимнан* килгән, төп Олаш- чыныкы хәзер берәү генә калган, Үәси Хәлимәсе.

              КАЗМА

              Безнең авылны татар Мәмәтхуҗасыннан килеп утырган халык дип әйәтәләр. Бер бабай: «Кая гына күчермәсеннәр, шунда утырам инде», — дип килгән, ди, имеш. Арба күчәре зирек булган икән. Менә шушы урын- га җиткәч, казылмага төшеп, күчәре сынган, ди. Шуннан калган инде ул Казылма дип атау.

              Бу авылның татар Мәмәтхуҗасыннан килгәнен бер карттан ишеткән идем. Бу турыда берәр төрле язу күренгәне юк.

              Бу авыл урыны чат урманлык булган. Моннан ерак түгел бер «Каен күпере» дип йөртелгән урын бар, әле без белгәндә дә саз иде. Ул сазлык- тан хатыннар ирләренә әбәт илткәндә, каенны кисеп, күпер салганнар, ди. Ул җир хәзер тигезлек, «Каен күпер» дип атап йөртәләр генә.

              Шунда якын саз бар иде, шуннан түмгәкләрдән кереп, тәкәрлек йомыркасы җыеп чыкканыбызны хәтерлим әле мин.

              БАКЫРЧЫ

              Бакырчы * авылы Чуел * өязендә бик кадимге, иске авылдыр. Валлаһе әгъләм, җиде-сигез йөз елдан бирле Бакырчы авылы бардыр. Кадимрәк Бакырчы авылында Динмөхәммәд мулла дигән кеше булган. 1838 нче елларда вафат; 95 яшенә җиткән кеше, бик карт кеше булган. Тәварих китапларын күп күргәндер. Аның бер китабы янында мин күрдем, унике бабага чаклы шәҗәрәсе бар. Иллешәр ел хисапласак та *, алты йөз еллар булыр. Кадимрәк халык күп яшәгәндер, бәлки мең елга карип булырга кирәк. Менә ул шәҗәрә: Динмөхәммәд Габдерә- шид углы, Чики углы, Дирбеш углы, Түки углы, Жиркеш углы, Бүки углы. Мәзкүр Динмөхәммәд мулла үзенең Габбас бабасыннан риваять кылып сөйләр икән: кадим заманда Бакырчы авылы бик караңгы урман эчендә Әрә суы буена утыргандыр, шуның өчен Әрә Бакырчысы дип ата- ладыр. Әмма Бакырчы авылы төп Болгардан килгән халык түгелдер. Бәлки соңыннан җыелган халыклар булса булыр. Иң әүвәл башта Ба- кырчы мукшы авылы булгандыр. Үзләре мукшы булсалар да, мөселман булганнардыр. Бакырчылык һөнәре белән тереклек кылалар икән; шул сәбәпле бу авылны Бакырчы авылы дип атаганнардыр; һәм хәзердә бакыр затлар, тимер затлар табыладыр икән, иске, кадимге нәрсәләр. Әрә суы белән җомычкалар, әдәм кулыннан чыккан нәрсәләр агып кил- гәнен күрсәләр, әйтәләр икән, анда да торучылар бар икән, дип. Иске заманда урманның аргы ягында авыл бар икәнен һәм белмәгәннәр, шулкадәр калын урман эчендә булгандыр. Хәзердә Бакырчы байтак зур авылдыр. Соңыннан төрле җирдән җыелып зурайганнар. Тәтеш өязендәге Бакырчының * асылы бу Бакырчыдан чыккандыр. Хәзердә Бакырчы зияратында кадимге бер бик иске таш бардыр, бу заманда бөтенләй уалып беткән. Әмма бакырчы зияратыннан аның тарихын язып алган Шырдан Габденнасыйр мулла *, 1855 нче елда. Ул вакытта таш- ның язулары укылырлык икән. Габденнасыйр мулланың китабы янында язылгандыр ошбу сүзләр: «Бакырчы зияратында зиярат гаһе Мөхәммәд Чәләби, вафаты һиҗрәт тарихы берлән 939 да *», янә икенче җиргә мәзкүр Габденнасыйр мулланың язып куйганы бар: «Бакырчы зияра- тендә хаҗи Мөхәммәдгали Чәләби, вафаты һиҗрәт тарихы берлән 939 нчы сәнәдә» дип; мәсихия тарихы белән буладыр 1522 нче елларда, Ка- зан алынмастан элгәрерәк. Әмма без Кармышның Нигъмәтҗан мулла вә һәм бөрадәрем Габделкави мулла белән 73 нче елда барып ташны укырга һичбер вәҗһен тапмадык, чөнки таш тәмам уалып таркалып беткән, җиргә кергән кадәресе генә калган. Габденнасыйр мулланың язып куйган тарихына бинаән, ул Мөхәммәд Чәләби үлгәненә 351 ел буладыр. Мәзкүр Габденнасыйр мулла сөйләшә торган иде, Бакырчы Динмөхәммәд мулла унынчы бабаларының сүзен бу көнге шикелле итеп сөйлидер, дип. Ләкин ул Динмөхәммәд мулла белән без мәҗлестәщ була алмый калдык, без кечкенә чагында вафат булгандыр. Мәзкүр Динмөхәммәд үзенең бабаларыннан риваять кылып сөйләр икән: Чуел өязендә хәзер дә Әҗбаба дигән чуваш авылы бардыр. Шул авылда Хаҗи Мөхәммәд Чәләби дигән адәм бар икән. Ул заманда Әҗбаба авылы мө- селман булгандыр. Мәзкүр Мөхәммәд Чәләби шул авылда ничә еллар дәрес әйтеп, ахыры хаҗга барган. Хаҗдан йөреп кайтканда Истамбулда калып шөһрәт тоткан, солтанга мәгълүм кеше булган. Ул заманда Ис- тамбулда солтан Сөләйман хан дигән адәмнең падишаһлыгы вакы- тыдыр. Солтан Сөләйман ул хаҗи Мөхәммәд Чәләбине Истамбулда бер мәдрәсәгә мөдәррис итеп куйган икән. Ничә еллар анда дәрес әйтеп, ахры «Хөббел ватан Мин әлиман» дип үзенең туган җиренә кайт- макны мәслихәт күреп, монда кайтып күрсә, авыл каралып, күбесе чуваш булып калганнар. Аннан соң ул Мөхәммәд Чәләби бу сәфәреннән йөреп кайткач, монда аны Хаҗи баба дип йөрткәннәр. Шул сәбәпле аның авылы Әҗе баба дип аталгандыр. Әҗе баба хаҗи бабаның мө- хәррәфедер. Аннан соң үзенә авыру тигәч, үзенең якыннарына васыять кылган: мин үлсәм, мине Бакырчы зияратына илтеп күмегез бу бәд- бәхетләр каралып беткәннәр — тәнем чуваш авылында калмасын дигән. Аннан соң вафат булгач, Бакырчы зияратына китереп куйганнар, мәзкүр Хаҗи баба дигән адәм Истамбулда байтак дәрес әйтеп могътәбәр голә- мадан булгандыр. Ничә тасниф кылынмыш китаплары бар, имеш, дип Динмөхәммәд мулла сөйлидер икән; әмма мәгълүм түгел. Истамбулда мөдәррис булып торганлык сәбәбле, чәләбилек дәрәҗәсен алгандыр. Чәләби бертөрле олуг дәрәҗә вә чинның исемедер.

              ТАУ ИЛЕ

              Бу Тау Иле * һәм күптәнге авылдыр. Мөхәммәдрәхим мулла риваять кыладыр Әсән мулладан: Тау Иленә иң әүвәл бер бик бай кеше килеп утырган. Ул кеше бохарлык бер сарт* икән. Байлыгы сәбәпле Тәвангәр баба дип йөрткәннәр. Тау Иленең элгәреге исеме Тәвангәр авылы дип йөртелгәндер; хәзердә Тау Иле дип йөртәләр. Ләкин бер биек тау итә- гендә утырганлыгы җәһәтеннән түгелдер, бәлки тәшәэм җәһәтеннән Тау Иле дип йөртәләр. Аның өчен: әгәр берәү Тәвангәр авылы дип атаса бертөрле зәхмәт күрә, имеш, дип шомланып, Тау Иле дип йөртәләр. Хәзердә бик фәкыйрь, кечкенә авылдыр. Ул авылга бер газиз бәддога кылган, диләр. Кайсыбер газиз килептер дә, аңар фатир бирмиләр. Ул кеше дога кылып киткән, илаһи утыз төтеннән артмагыз, дип. Янә моңар куәт Бикмөхәммәд мулла һәм үзенең бабасыннан риваять кылып сөй- *ләшәдер икән: Зөядән ерак түгел хәзердә бер авыл бар, Мәҗен дип йөртәләр. Әмма элгәре аның исеме Өҗем дип аталгандыр. Анда Өҗем дигән бер изге кеше булган икән: Иван Грозный Зөя бакчасына кала салганда сугыш булган. Яки бәгъзе риваятьтә, Казанда сугыш булганда, - бу Өҗем баба шунда барып сугышкан. Аннан Тау Иленә килгән, канлы киемнәре вә җәрәхәтләре белән фатир сораган. Тау Иле кешеләре фатир бирмәгәннәр, шул сәбәпле бәддога кылып киткән, имеш, диләр. Ул ва- кытта Норлат авылы бик кечкенә авыл булган, хәзердә мең иманага • җиткән. Әмма Тау Иле һаман йөз иманадан һич артканы юк, диләр. Тау Илендә иске замандарак берәү, Яркә дигән адәм, имам булып тор- • ган. Аннан соң Әхсән мулла имам булган, аннан соң Әсән мулла имам булган. Аннан соң Мөхәммәдрәхим мулладыр. Хәзердә Әсән мулланың углыдыр. Тау Иленең бер ягында ниһаятьсез биек таудыр. Шуның өчен. Тау Иле хосусында берәр мисраг бәетләр һәм ишетелгәне бар: Тау Иленен таулары, Өзелә камыт баулары, Камыт бавын ялгый-ялгый, Сызыла йөрәк майлары.

              КАРМЫШ

              Кармыш * авылы Чабаксар өязе. Бу Кармыш авылы хәзердә Чәнчас дигән чуваш авылы белән күршедер. Араларында бары чокыр гына бар. Кармыш авылының асылы бик күптән түгелдер. 250 ел яки 300 ел чамасындадыр. Аның өчен хәзердә алты-җиде бабага чаклы Кармышның шәҗәрәсе мәгълүмдер. Кадим заман Тәтештә бер Кармыш баба дигән адәм булган. Шул Кармыш бабаның Тәтештә чагында ике углы бар икән. Үзенең бер Янгилде исемле углы белән, Тәтештән күчеп, монда килгәндер. Бер углы Заид исемле икән. Ул углы берничә заман Җуынчыда торган, аның нәселләре хәзердә Кошман авылындадыр; бәяны анда язы- лыр. Бу Янгилде дигән углының чын исеме Җанкилде исемле булгандыр, Янгилде дип йөрткәннәр. Мәзкүр Кармыш баба, Тәтештән килеп, Чән- - час чувашларыннан бер өй салырлык урын сорап, монда йорт-җир тор- гызгандыр. Ничә елларга кадәр Тәтешкә барып-килеп йөргән. Тәтештә - дә һәм монда да ашлык чәчәдер икән. Җәмәгатьләре күбрәк заман Тә- тештә торганнардыр. Аннан соң Кармыш бабаның балалары күп булгач, ** монда өйләнгәннәр, хатын алганнар. Ул чагында чукынмаган чувашлар булган. Һәркайсы углына Чәнчастан чуваш кызларын алып биргән. Балалары җәмәгатьләре белән үрчеп күбәйгәч, һәркайсы үз алдына йорт-җир торгызганнар. Чувашлар җир һәм биргәннәр. Кармыш авылының асылы шуннандыр. Чәнчас белән Әлмән авылы Кармыш баба ки леп урнашмастан элгәре байтактан бар икән; кадимге иске авыллардыр. Кармыш баба монда күчеп киләсе булгач, ничә җиргә ятып йоклап кара- ган, кайда йокласа да, төшендә әнваг хәшарәтләр күргән. Янә Әлмән белән Кармыш арасында кырда йоклап караган. Һәрничек моннан хәерле урын тапмаган. Болар бары да Ишмөхәммәд мулла дигән адәмнән ри- ваять кылынгандыр. Менә Кармыш бабаларының шәҗәрәсе (Кармыш бабадан Янгилде балаларыннан таркалгандыр): әүвәл Актәби, аның углы Арыслан, аның углы Габдерәхим, аның углы Мөрсәлим мулланың углы Нигъмәтулла мулла, аның углы Мөхәммәдвәли, аның углы Нигъмәтҗан...

              КАРАУҖА

              Карауҗаның атасы Кара би булган. Кара би Казан янында Ка- равай авылында ил тотып яшәгән. Аның улы Карауҗа, Кече Карауҗа урынына килеп, авыл корып утырган.

              Берчакны боларга бер карт кереп су сораган. Хуҗалар су бирмәгән. Шуннан әлеге карт: «Алты өйдән артмагыз!»- дип теләк теләп чыгып киткән.

              Карауҗа бу эштән бик шөбһәләнеп калган һәм өч улын чакырып, аларга өч ук биргән: Шушы укларны атыгыз, алар кая төшсә, шунда барып нигез корырсыз! — дигән.

              Егетләр укларны атып җибәргәннәр. Укларның берсе Каратмән * авылы урынына килеп төшкән. Ул урынга Карауҗаның олы улы нигез корган. Аның исеме Кара Төмән икән. Икенче улының исеме Чура би булган. Аның угы хәзерге Зур Карауҗа авылындагы Чура би чокыры турысына килеп төшкән. Карауҗа Чура би исемле улы белән шул урынга килеп нигез корган. Өченче улының угы Күлбаш * авылы урынында бер күл башына төшкән, ул шул җиргә урнашкан.

              Карауҗа, Иван Грозныйга каршы сугышта, Казан ханына хыянәт итә. Хан, аның бу эшен сизеп, Карауҗаның авызына эретелгән алтын тутыра. Аның кабере Чура би чокыры дигән урында.

              Чура бинең улы Чура батыр була. Иван Грозный гаскәрләре Казан- ны алган вакытларда, Чура батыр* шушы Карауҗа авылы җирләре өчен сугышып үлгән.

              ШӘЙХЗАДӘ

              Казан ханы Минзәлә ягында яшәүче Нугай ханына бара торган нугай юлының нәкъ үзәгендә Чаллы шәһәрен төзегән. Нугай юлы дип йөртелгән бу тирәне нугайлардан саклау өчен төзелгән шушы шәһәргә хан бер кешесен би итеп куйган.

              Берникадәр вакыттан соң, Чаллы шәһәре үскән, баеган, кеше саны арткан. Шуңа күрә биләрнең берсе — Хаҗи яисә Гази Гәрәй - Казан- нан аерылырга уйлаган, үзен мөстәкыйль хан дип игълан иткән *. Бер- ничә ел үткәч Чаллының ханы булып Хафиз Гәрәй утырган, аның зама- нында Казан белән көчле сугыш башланган. Сугышның икенче елында


              Чыганаклар һәм искәрмәләр

              (уку өчен монда басыгыз)

              Чыганаклар

              Әкиятнең тексты түбәндәге китаптан алынды:

              [ТХИ-1977]
              Томны төзүчеләр, искәрмәләрне хәзерләүчеләр Халидә Гатина, Хәмит Ярми (1977) Татар халык иҗаты, Беренче китап, Әкиятләр. Казан, Татарстан Китап Нәшрияты.

              Әлеге китап — «Татар халык иҗаты» дигән унөч томлыкның беренче китабы. 12 том 1977—1988 елларында, 13 нче томы 1993-тә басыла. Түбәндәге Искәрмәләр һәм әкиятнең сюжетын Аарне-Томпсон кебек системалар буенча классификацияләүче «Әкият сюжетының типологик анализы» дигән бүлекләр дә шул китаптан алынды [Сәлимҗан].

              Искәрмәләр

              [ТХИ-1977] ачыкламасын уку

              Бу китапка кертелгән әкият текстларының бер өлеше моңа хәтле төрле вакытларда, төрле җыентыкларда дөнья күргән булса да, төп өлеше әлегә кәдәр беркайда да басылмаган әсәрләрдән тора. Алар, нигездә, соңгы егерме ел дәвамында Урта Идел, Урал буйларына, Көнбатыш Себер өлкәләренә оештырылган фольклор экспедицияларе вакытында язып алынган әкиятләр. Берничә текст В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан Дәрләт университетының Фәнн китапханәсе каршындагы кулъязмалар бүлегеннән сайланды.

              Мәгълүм булганча, фольклор әсәрләренең, шул исәптән әкиятләрнең дә, җанлы яшәешенә хас үзенчәлекләрнең берсе — аларның вариантлылыгы. Аерым әкиятләрнең дистәләгән вариантлары бар. Бу китаптагы «Камыр батыр», «Салам Торхан», «Аю, бабай, Төлке» һ. б. кайбер әкиятләр шуңа бер дәлил. Китапта андый текстларның һәммә вариантлары да түгел, ә сюжеты һәм әкиятченең сөйләү стиле, тел байлыгы ягыннан аеруча характерлы, үзенчәлекле булганнары гына бирелде. Текстлар бүлегендә вариантлар бирелмәгән очракларда теге яки бу әкиятнең моңа хәтле басылган яисә кулъязма хәлендә сакланучы вариантлары хакындагы мәгълүмат һәр әкият турындагы белешмә-аңлатма бүлегендә китерелде.

              Белешмә-аңлатма бүлегендә шулай ук әкиятнең кайда һәм кайчан басылган булуы хакындагы мәгълүматлар бирелде.

              Татар халык әкиятләрен башка халыкларның әкиятләре белән тарихи-чагыштырма планда, уртак яки охшаш сюжетларны ачыклау юнәлешендәге фәнни эзләнүләр әүвәл дә булган (К. Насыйри һәм В. Поляков, М. А. Васильев хезмәтләре). Шул традицияне дәвам итеп, бу китаптагы әкиятләрне башка халыкларның әкиятләре белән чагыштыру буенча шактый эш башкарылды. Нәтиҗәдә, татар әкиятләре белән охшаш сюжетлар, уртак мотивлар, геройлар тарихи-генетик яктан безгә кардәш булган төрки халыкларның әкиятләре хәзинәсендә генә түгел, тарихи-культура, күршелек мөнәсәбәтләре буларак, рус халык әкиятләре составында очравы да ачыкланды. Шуның белән бергә Кавказ халыкларының, фарсыларның әкият мирасында да татар әкиятләренә хас булган сюжетлар яшәвен күрсәткән мисаллар аз түгел. Әкиятләрне чагыштырма тикшерүнең нәтиҗәләре белешмә-аңлатмалар бүлегендә һәр текстка карата күрсәтеп барылды. Шуның өстенә татар әкиятләренең дөнья халыклары әкиятләре белән типологик якынлыгын гәүдәләндергән мәгълүматларны бергә туплау буенча да беренче адымнар ясалды. Ул мәгълүматлар искәрмәләрнең иң ахырында — әкият сюжетларының типологик анализ исемлегендә күрсәтелделәр.

              Югарыда әйтеп үтелгәнчә, том өчен сайланган әкиятләр төрле өлкәләрдә, төбәкләрдә яшәүче һәм төрле диалектларда сөйләшүче татарлардан язып алынган.

              Бу хәл, әлбәттә, әкиятләрнең тел, стиль үзенчәлекләрендә чагылыш тапкан. Әкиятче информаторларның теленә хас һәммә үзенчәлекләрне тулы хәлендә чагылдыру мөмкин булмады, билгеле. Алай да, һәрбер әкиятченең үзенә генә хас төп хикәяләү алымын мөмкин хәтле сакларга тырышылды. Иске җыентыклардан алынган текстлар хәзерге орфография нигезендә бирелде, аларның исемсез булганнарына, эчтәлегеннән чыгып, исем куелды.

              Татарстан һәм күрше республика, өлкәләрнең район, авыл исемнәре әкият язылган вакыттагы административ бүленеш буенча күрсәтелде.

              Томга урнаштырылган әкиятләр турындагы мәгълүматлар белешмә-аңлатмаларда рим цифрлары белән түбәндәге тәртиптә бирелделәр:

              1. Әкиятнең кайда, кайчан, кемнән, кем тарафыннан язылуы яисә нинди чыганактан алынуы.
              2. Әкият тексты басылган чыганаклар.
              3. Әкиятнең вариантлары.
              4. Башка халыклар әкиятләрендәге сюжетлар белән охшашлык, якынлыкны күрсәткән басма чыганаклар.

              Белешмә-аңлатмалар бүлегендә файдаланылган чыганаклар исемлеге түбәндәге шартлы кыскартулар буенча бирелде.

              Абага
              Абага чәчәге. Татар халкының сатирик әкиятләре. Э. Касыймов. Казан, 1962.
              Азерб.
              Азербайджанские сказки. Н. Сеидов. Баку, 1960.
              АС
              Армянские сказки. А. И. Иоаннисиан. М., 1968.
              Афанасьев
              Народные русские сказки А. Н. Афанасьева. В трех томах. М. 1957.
              Балинт
              Kazani-tatar: Nyelvtanulmanyok Szövegek es forditas. Gvüjtotte es forditotta szentkatolanai Balint Gabor. Budapest, 1875.
              БХИ, I
              Башкорт халык иҗады. Әкияттәр. М. Минһаҗетдинов, Ә. Харисов. Беренсе китап. Өфө, 1976.
              БХИ, II
              Башкорт халык иҗады. Әкияттәр. М. Минһаҗетдинов, Ә. Харисов. Икенсе китап. Өфө, 1976.
              БНС, 1973
              Бурятские народные сказки. Волшебно-фантанстические. Е. В. Баранникова, С. Е. Бардаханова, В. Ш. Гунгаров. Улан-Удэ, 1973.
              БНС, 1976
              Бурятские народные сказки. Волшебно-фантанстические и о животных. Е. В. Баранникова, С. Е. Бардаханова, В. Ш. Гунгаров. Улан-Удэ, 1976.
              Васильев
              М. А. Васильев. Памятники татарской словесности. Сказки и легенды. Казань, 1924.
              Витевский
              Труды четвертого Археологического съезда в России. Том II. Сказки, загадки и песни нагайбаков Верхне-уральского уезда Оренбургской губернии. Казань, 1891, стр. 257—280.
              Гульчечек
              Гульчечек. Татарские народные сказки. Г. Баширов, Х. Ярми. М., 1952.
              Иванов
              М. Иванов. Татарская хрестоматия. Казань, 1841.
              ИОАИЭ
              Известия Общества археологии, истории и этнографии при Казанском университете. Казань, 1878—1929.
              КДУ
              Казан дәүләт университеты гыйльми китапханәсенең кулъязмалар бүлеге.
              КНС, I
              Казахские народные сказки. В трех томах. Том первый. Алма-Ата, 1971.
              КНС, II
              Казахские народные сказки. В трех томах. Том второй. Алма-Ата, 1971.
              КНС, III
              Казахские народные сказки. В трех томах. Том третий. Алма-Ата, 1971.
              Катанов
              Н. Ф. Катанов. Материалы к изучению казанско-татарского наречия. Часть первая. Образцы книжной и устной литературы казанских татар. Казань, 1898.
              КС
              Киргизские сказки. Дм. Брудный и К. Эшмамбетов. М., 1968.
              Кукляшев
              С. Кукляшев. Диване хикәят татар. Казан, 1889.
              Кәлилә вә Димнә, 1889
              Кәлилә вә Димнә. Икенче җилд. Казан, 1889.
              Кәлилә вә Димнә, 1891
              Кәлилә вә Димнә. Өченче җилд. Казан, 1891.
              Мең дә бер кичә
              Мең дә бер кичә. Казан, 1970.
              Насыйров
              К. Насыйров и П. А. Поляков. Сказки казанских татар и сопоставление их со сказками других народов. Казань, 1900.
              Паасонен
              Mischärtatarische Volksdichtung. Heikki Paasonen. Helsinki, 1953.
              ПС
              Персидские сказки. Н. Османов. М., 1959.
              Радлов
              В. В. Радлов. Образцы народной литературы тюркских племен. Часть IV. Наречия барабинцев, тарских, тобольских и тюменских татар. СПб, 1872.
              Рәхим
              Бикчәнтәй углы (Г. Рәхим). Халык әкиятләре. Казан, 1915.
              СНД
              Сказки народов Дагестана. Х. Халилов. М., 1965.
              СНП
              Сказки народов Памира. А. Л. Грюнберг и И. М. Стеблин-Каменский. М., 1976.
              ТНС, 1957
              Татарские народные сказки. Х. Ярмухаметов. М., 1957.
              ТНС, 1964
              Татарские народные сказки. Х. Ярмухаметов. М., 1964.
              ТХИ, 1954
              Татар халык иҗаты. Г. Бәширов, А. Шамов, Х. Ярми һәм Х. Госман. Казан, 1954.
              ТХӘ, 1956
              Татар халык әкиятләре. Г. Бәширов, Х. Ярми. Казан, 1956.
              ТХӘ, 1958
              Татар халык әкиятләре. Г. Бәширов, Х. Ярми. Казан, 1958.
              Тукай
              Г. Тукай. Әсәрләр. Дүрт томда. Казан, 1955, т. II.
              ТС
              Турецкие сказки. Р. Аганин, Л. Алькаева, М. Керимов. М., 1960.
              УНС
              Узбекские народные сказки. М. И. Афзалов. Ташкент, 1963.
              ФФ
              СССР Фәннәр академиясе Казан филиалы, Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты фольклор фонды.
              Фәезханов
              Г. Фәезханов. Хикәят вә мәкаләт. Казан, 1890, 1909.
              ХИ, 1938
              Халык иҗаты. Х. Ярми, А. Әхмәт. Казан, 1938.
              ХИ, 1940
              Халык иҗаты. Х. Ярми, А. Әхмәт. Казан, 1940.
              ХӘ
              Халык әкиятләре. Гомәр Разин (Г. Бәширов). Казан, 1940.
              Яхин, 1900
              Т. Яхин. Дәфгылькәсәл мин әссаби вә сабият. Казан, 1900.
              Яхин, 1902
              Т. Яхин. Саби вә сабияләр өчен мәргуб булган хикәяләр вә мәкальләр һәм олугларны тәнбиһ өчен гаҗаиб булган гыйбрәтләр. Казан, 1902.
              [ТХИ-1977, 382-385 б.]

                #lang pollen

                Казан ханы Чаллыны алган, талаган һәм нигезенә хәтле җимергән Хафиз Гәрәй, үзенең гаиләсе белән, Бохарага качкан.

                Жимерелгән шәһәр халкының байтагы Хафиз Гәрәй белән киткән. башкалары яңа урынга күчкән. Тик бер өлеше генә җимерелгән нигездә калган. Бу урын хәзер дә Би йорт яисә Иске йорт дип атала. Шәйхзадә карт нәселе белән элекке шәһәрдән көнбатыштарак, чакрым ярым ераклыкта бер исемсез елга буенда яңа авылга нигез салган. Аны Шәйх- задә картның исеме белән, Шихазда дип атаганнар. Инде хәзер юкка чыккан авылның эзләре Котлыбүкәш * авылыннан Көчек авылына бара торган юл өстендә, исемсез елга ярында күренә. Шихазда янындагы юл- ның ике ягында борынгы, сөрелмәгән зират сакланган, анда хәзер дә кабер чокырларын чамалап була.

                Икенче карт Би-Әмир (Пимер) Чаллы шәһәреннән көньяк-көнчы- гышка дүрт чакрым ераклыкка киткән һәм, үзенең туганнары белән, урман эчендәге аланда, кечкенә елганың ярында урнашкан. Шулай итеп, ул нигезләгән авыл да, аның янындагы елга да картның исеме белән Пимер дип атап йөртелә башлаган. Пимер елгасы буенда, бүгенге көнгә хәтле борынгы Пимер авылының ачык эзләрен күрергә була. 1875 ел- да бу урынны сөрә башлаганнар, шуңа чаклы биредә казна печәнлеге булган.

                Бу авыллар төзелгәннән соң, күпмедер вакыт үткәч, каяндыр күчеп казаклар килгән һәм хәзерге Казаклар авылы урынына урнашкан. Алар Иске Йорт, Шихазда, Пимер * халкын җәберли башлаганнар. Үзара киңәш тоткач, бу өч авыл халкы, Казан юлы буйлап алтмыш чакрымга күчеп, Мишә елгасы буенда урнашкан һәм шул ук исемдәге авылларны нигезләгән.

                КЕНӘР

                Әүвәлге заманда Күшәр * якларыннан Исәнгол бабай, тугыз улы белән, буш җир эзләп, бу якларга килеп чыккан. Алар, урман эчләрендә йөреп, хәзерге Иске Кенәр авылы урнашкан урындагы бер аланлыкка юлыгалар. Бу җирне ошатып, ышна ачып, иген игеп көн итә башлыйлар. Бераз заманнар яшәгәч, ишәяләр һәм җир кытлыгы сизелә башлый. Шул вакыт Исәнгол бабай улларын Яңа Кенәр ягына җибәрә: «Авыл корырга яраклы урын булырга тиеш, барып карап кайтыгыз», — дип. Уллары барып, хәзерге Яңа Кенәр промкомбинаты тирәсенә килеп чыга- лар, бер алан һәм бер күл күрәләр. Бу турыда Исәнгол бабайга хәбәр итәләр. Бабай:

                Ул тирә ташлыкмы, абагалыкмы? *- дип сорый. Тегеләр:

                Юк, — дигәч:

                Арырак барып карагыз, ташлык, абагалы җир булырга тиеш, — ди

                Уллары барып, Яңа Кенәрнең Мәмсә очындагы бер ташлы елгага барып чыгалар һәм бу турыда Исәнгол бабайга хәбәр итәләр. Исән- гол бабай урынны яраклы табып, улын Яңа Кенәр урынына күчереп утырта. Яңа авылга нигез шулай салына.

                УРАЗЛЫ

                Әүвәл заманда бу тирәләрдә Уразай исемле стрелок була. Аның алтыннары күп була. Моны юлбасарлар белеп алалар да үтереп таш- лыйлар һәм, хатынына килеп: «Иреңне үтердек, алтынны бирмәсәң, үзеңне дә үтерәбез», — дип куркыталар. Хатын акчаларны идәнгә чәчеп җибәрә. Караклар алтынны җыеп китәләр. Ярыкларга төшкәне хатынга кала. Аның үлгән иреннән бер баласы калган икән. Бу хәлдән соң, бала- сын ияртеп, Казанга китә һәм иргә чыга. Яңа ирдән тагы алты баласы була. Алар бер заманны бу җиргә кунакка кайталар һәм, ошатып, шу- шында калалар. Шул җиде баладан үрчегән Уразлы инде бу.

                Иван Грозный, Казанны алгач, хан токымнарына әйтә, алтын белән язган язу биреп: «Теләсәгез, Яңа бистәдә торыгыз *, салым түләмәссез, солдат бирмәссез, — ди, — әгәр бүтән җиргә китәсегез килсә, бүтән теләсә кай җиргә китегез», — ди. Хан токымыннан булган өч туган, Яңа бистәдә бераз торгач, китәргә булганнар. Берсе Зөягә, берсе Үтәнгешкә, берсе Уразлыга килеп утырган. Уразлыга утырганы Вәлит исемле булган. Вәлит килгәнгә өч йөз еллап булыр дип әйтәләр.

                КАВАЛ

                Бу Кавал күптән килгән монда, алты йөз еллап бардыр. Менә шу- шыннан чыккан су Казан суына чыга. Дүрт кеше шул суның буе белән киткәннәр. Килә-килә безгә менеп җиткәннәр. Алар Казан каласы янындагы Каравайдан качып килгәннәр, Иван Грозный Казанны алгач. Килгәннәр дә, шушында дүрт кеше йорт салганнар. Картайгачтын болар киңәшкәннәр, үзебез үлгәнче исем куйыйк, дигәннәр. Кувал дигәннәр, куылып килгәннәр бит, әүвәле Кувал булган ул, аннары Кавалга үзгәргән.

                ЧУВАШИЛЕ

                Иван Грозный Казанны алгач татарларны куганмы? Әнә шул вакыт- та килеп утырганнар бу авылга. Хан булган, аның өч улы булган: Ка- ратмән хан, Айбаш хан, Жуаш хан. Өчесе өч авылны нигезләгән. Жуаш хан килгән монда, бозып яза торгач, Жуаш илен Чуашлигә үзгәрткән- нәр. Авыл икегә бүленгән булган: суның бер ягы — казак*, икенче ягы ясаклы * булган. Бу яктагылар лашман * эше эшләгәннәр, имән ташы- ганнар. Монда Ар кайнаткан дигән җир бар, анда ар халыклары килеп күмер яндырганнар, күмерне сатканнар. Ясак ягында унбер хуҗалык булган, лашманда — ун хуҗалык. Казаклар белән ясакларның җир кар- талары аерым иде. Лашманда җир күбрәк булган, азмы-күпме урманы булган, болыны да булган Идел буенда, көтүе дә аерым булган, зияраты гына бер булган ясаклар белән лашманнарның. Колхоз булгач, берләштек.

                САБА

                Саба авылына бабайлар Казан янындагы Колык исемле авылдан килеп, Шайтан елга исемле авыл булган урынга килеп утырганнар. Шалашлар корып шунда торганнар. Яз көне су буйлап йомычкалар агып

                килгәнне күреп, үзләре янында авыллар барлыгын белгәннәр. Килеп утыручылар Мәмәт баба белән Шәрип баба исемле булганнар. Мәмәт баба башта килгән урынны ташлап, хәзерге Саба авылы урынына күчеп утырган. Ул нигез корган урын хәзер күпер янындагы тау башында бул- ган, бер кырыеннан бик шәп чишмә дә агып тора. Мәмәт бабалар ша- лашлар ясап, анда агачтан савытлар кырып ятканнар. Шуннан авылга Саба исеме кушылган.

                КАТМЫШ

                Катмыш авылы Түбән Сөн авылыннан күчкән. Сөн кешеләре килем суын эчеп караганнар да, суы бик каты икән, бу авыл Катмыш булсын дип исем куйганнар. Шыгым, Шыкма дигән бабайлар беренчеләрдән булып күчеп утырганнар. Әлтирүк дигән чукынмаган чуваш, бурлак- лыктан Катмыш кешеләренә ияреп кайтып, Катмыш авылында өйләнеп, мөселманлыкка күчеп кала.

                1720 нче еллар тирәсендә җиде пуҗым, көнчыгышка таба китеп, Мөслим районы Катмыш авылына нигез коралар. Акай* да шушы Кат- мыш авылында туган һәм Мөслим Катмышын нигезләүче кешеләр белән булган. Әле дә безнең авылда «Ник кычкырасың, Акай явы чыкканмыни» дигән сүз бар.

                АШЫТБАШ

                Ашытбаш авылына XVII гасырның икенче яртысында Мәңгәр * авы- лыннан ике бертуган Тимерпулат һәм Акбулак дигән кеше килеп утыра- лар. Алар килгән чорларда бу урында Уразай дигән чирмеш торган була. Авыл нигездә шушы өч кешенең балаларыннан тора. Бүгенге көндәге Уразаев фамилияле кешеләр шул Уразай токымыннан икән. Болар ызгыш-талашсыз гына гомер иткәннәр.

                1765 елда Апаз *, Иябашларны * чукындырырга Өҗем * ягыннан яу килә. Ул вакытта авылда илле — алтмыш йорт була. Апаз ягыннан бер атка атланган кеше килеп: «Качыгыз, яу килә!»- дип авылга хәбәр сала. Бу хәбәрне ишетеп, авыл халкы урманга кача. Яу, «бу авылда төрле катнаш халык икән» дип, Ашытбашта күп туктап тормый, хәзерге Иябаш якларына юл тота. Авыл халкын, күрәсең, соңыннан килеп чукындырганнар. Әмма алар, кача-поса булса да, үз диннәрен тоткан- нар. Чукындыру кан кою белән барган. Арчага хәтле сузылган Кан ел- гасында чукынырга теләмәгән татарларның каны тулып аккан. Иябашта бер хатын кешеләрне такмаклап уятып йөргән:

                Уяныгыз, уянчы, Югары очта яу бар, Түбән очта туй бар.

                Унике мәчетле Миһербан авылы тар-мар китерелеп яндырылган. Халкы өч авылга бүленгән: Әзәк, Иске Иябаш, Яңа Кырлай *.

                Халыкны чукынырга мәҗбүр иткәч, «чукынам» дип кул күтәргән беренче кеше Әзәк исемле була. Шуннан ул торган авыл Әзәк булып киткән.

                1773 елда Пычак авылыннан Гомәр дигән кеше * килеп Ашытбашта Пугачев манифестын укыган. Авыл халкы бу Гомәрне бик яраткан Пугачев Арчада торган вакытта, анда тугыз олау азык-төлек төяп илткәннәр.

                КУРСАБАШ

                Бу авыл Курса суының башында булганга, Курсабаш дип исем бир- гәннәр Моннан өч йөз илле-өч йөз җитмеш еллар элек Му авылыннан Дәрәкә әби һәм Үрмәкә бабай, балалары белән, бу авылга нигез кора- лар Дәрәкә әби ике улына әйткән:

                — Шушы якка барып җир ачыгыз, арыш чәчегез, — дигән. Уллары барса, анда урман шаулап тора, ди. Болар эшләмичә, әби янына кире кайталар. Кайткач, әби сорый икән тегеләрдән, «күпме җир чәчтегез?»- дип. Уллары:

                — Әни, без җир чәчмәдек, чолык ясап йөрдек, — дигәннәр. Шуннан алар яңа урынга - Курсабашка күчеп утырганнар. Авылның җире күп булган. Бер заман үрәтник килеп: «Нигә бөтен җирегезгә дә налог тү- ләмисез»- дип бәйләнә башлаган. «Жирегез артык булгач, казнага би- регез», — дип, бер өлешен кисеп тә алганнар. Бабайларның түләр хәле булмагач, риза булганнар. Жирне Чүриле * урысларына биргәннәр, алар анда чиркәү салганнар.

                АРБОР

                Арбор * авылы моннан дүрт йөз еллар чамасы элек, XVI гасыр ур- таларында барлыкка килгән. Авылга беренче булып күчеп утыручылар Мәмсәдән, Кенәрдән, Бәләбәй * өязеннән, Алатырдан * булганнар. Алар хәзерге Садыйков Гайнаннар йорты янына утырганнар. Ул — шу- лар нәселеннән.

                Бу вакытларда Арборның тирә-ягы сазлыклар белән капланган куе урман булган. Килеп утырган кешеләр, урманны чистартып, йортлар салганнар. Елгадан йомычкалар агып килгәнне күрәләр дә, елга буйлап менеп, Садыйк посадкасыннан астарак бер төркем мари халкын очра- талар.

                Элек Арбор авылы төрле исемнәр белән йөртелгән: авылның бер очы «Мөниңгер», Ашрапов Ногман абыйлар тирәсендәге Дүрткүл ху- җалыгы - «Мещан», Рәхмәтуллин Сөнгать абыйлардан соңгы өлеше «Бикбулат» дип аталган. Бикбулатта башка чыгып күчкән кешеләр яшә- гән. Алар Арбордан күчкәннәр.

                Хәзерге вакытта авылда өч зират бар: Арбор, Мөниңгер һәм Бик- булат зиратлары. Арбор авылы кешеләре Мөниңгерләргә, Мөниңгер кешеләре, үз чиратында, Бикбулатларга үзләренә күмәргә рөхсәт бир- мәгәннәр, шуңа күрә өч зират барлыкка килгән.

                Мөниңгер авылы элек үзе аерым авыл булган. Аның җире Үтәгән дигән кешегә патша тарафыннан бүләк ителгән икән. Үтәгән үз заманы- ның күренекле кешесе саналган. Казан ханы янына җыелышларга йөр- гән. Анда баргач хан кызының иптәше Хәнәфә белән танышкан. Соңын- нан шул кызга өйләнгән. Үтәгән кушаматы аңа ниндидер бер хәрби за- дание үтәгән өчен бирелгән икән. Шуның өчен патша аңа биш йөз гектар чәчүлек, биш йөз гектар урман, биш йөз гектар болын җире биргән, имеш.

                КАДЫБАШ

                Иван Грозный Казанны алгач, 1586-1590 елларда бер төркем та- тарлар, хәзерге Киров өлкәсе Бисермән авылыннан урман һәм сулар аша үтеп, Кады елгасының урта агымында удмуртлар яши торган җиргә иске зират янына килеп урнашалар. Беренче булып Дусай исемле кеше, җир арчып, шунда урнашкан. Еллар үтү белән, удмуртлар янында та- тарлар арта барган, алар бер-берсе белән тату яшәмәгәннәр. Нәтиҗә- дә удмуртлар күчеп китеп, Казы Салья дигән аерым авыл төзегәннәр. Ә Кады елгасы — казыган дигән сүздән алынган, чөнки елганың суы җирне казып керә икән.

                ТАЗЛАР

                Өҗем искерәк авыл булса кирәк. Бер заманны Өҗемнәр урман эченнән төтен күтәрелгәнне күреп, «нәрсә бар икән», дип, барып кара- ганнар. Барсалар, өч кеше бура бурап яталар, ди. Өҗемнәр алардан:

                — Сез кем халкы? дигәч, тегеләр:

                — Без тазлар *! дип әйткәннәр. Өҗем кешеләре авылларына кайтканнар да:

                — Анда өч таз бура бурап яталар, — дигәннәр. Шуннан бу авылны Тазлар дип атый башлаганнар. Бу авылдан Яңа Тазлар (хәзер Байкал) * авылы күчеп чыккач, аны Иске Тазлар дип йөрткәннәр. Совет власте вакытында, «таз» сүзен кимчелек санап, Ташчишмә * исеме белән алыштырдылар.

                ТҮНТӘР

                Түнтәр авылы — Татарстанда Казаннан йөз чакрым артыграк ши- мальда зур гына атаклы авыл. Шәҗәрәсендә язылуынча, бу авылның беренче бабалары Янгол угыллары Янгырчы, Кушай, Кушандай, Күркә һәм Үкчи исемле алты туган * Түнтәрдән ун чакрым шәрекътә мәшһүр Себер юлы өстендәге Янгол иле авылыннан бу урынга күчеп килеп урнашканнар. Әүвәл вакытларда бу урыннарда кара урман булып, үз- ләренә җитәрлек урынны агачлардан әрчеп, өй-каралтылар ясап, биш- алты йортлы кечкенә генә авыл төзегәннәр. Төзелүенә өч йөз илле еллар булырга кирәк. Авылның шәҗәрәсе соңгы вакыткача Хәсәнетдин Фәт- хулла углында сакланып килгәндә, кемдер берәү карарга дип алып, шу- ның кулында шәҗәрә заигъ булган. Бу шәҗәрәдә мәзкүр алты баба- дан үрчегән нәселләр соң елларгача языла килгәнгә, нәсел саклауда ул бердәнбер васыять булган. Бу шәҗәрәнең югалуы авыл өчен зур заигъатдан буладыр. Имде алты бабадан үрчегән нәселләр бу көндә мең душка җиткән.

                Түнтәр авылы шул рәвештә урман эчендә корылып, як-ягы кап- кара урман булган. Бу авылның Түнтәр дип исемләнүендә ике төрле риваять бар. Берсе, әүвәл заманнарда бу тирәдә урнашкан ар авыл- лары, татарларның үз араларына килүләрен теләмәгәнгә, сукалаган җирләрен кирегә аударып, болары исә яңадан уңайга түнтәргәнгә, бер- берсенә: «Түнтәрегез, түнтәрешегез», — дип әйтеп, шуннан Түнтәр исеме булып калган дип сөйлиләр. Икенче риваятьчә: Болар, башлап күчеп килгәндә, авылның хәзерге урыныннан ике чакрым түбәндәге урынга урнашканнар. Бу урындагы әле дә сәламәт вишин агачын шул заманнан калган дип әйтәләр. Бу урын, хәзерге урынга караганда, зур авыл ур- нашырга, яраклырак. Монда урнашканда югары ягында авыл булыр дип уйламаганнар. Судан агып килгән чүпрәк шикелле нәрсәләрне күр- гәч, югарыда авыл булуын аңлап, югары таба эзләп барып, Күтәш дигән ар авылы күргәч, бу авылдан бер чакрым югары урынга күчкәннәр. Алар, үзләреннән югарыга татарлар урнашуын теләмәгәнгә, боларга комачаулык итеп, сукалаган җиргә сәнәкләрен кирегә аударып, болар янәдән уңайга түнтәреп, бер-берсенә түнтәрергә әйтешеп, шуннан Түнтәр исем булып калган, диләр. Авыздан-авызга сөйләнеп килгән бу сүзләр дәлил булып бетмәсә дә, шулай булуын гакыл ерак күрми.

                КАМАЙ

                Хуҗиәхмәт, Хуҗиәхмәтнең атасы Әхмәдиша, Әхмәдишаның атасы Мөхәммәди, (Бөкәмәй диләр инде элекке вакытта.) Бөкәмәйнең атасы була Аумәт, Аумәтнең атасы Каумәт. Каумәтнең теге ягында белмим инде. Безнең бу Камайга килгән Каргалы * дигән авыл булган икән, Ка- зан ягында. Каргалыдан өч баба килгән инде, берсе Исәнбәт, берсе Каргалы, Каргалы оч дип әйтәбез инде. Исәнбәт дигән баба әнә күпер- нең теге ягында булган, ди. Берсенең исемен белмим инде, хәтердә юк. Берсе менә Пуҗар тыкырыгыннан кереп киткәнме бер урам, шул урам булган инде, шуннан авыл булган: Бу төш бөтен урманлык булган, бер- кем дә булмаган монда, кара урманлык. Анда, олы магазин каршында, бер карчык бар иде, Шәңгәрәй карчыгы ди торганнар иде. Аның сөйлә- гәнен ишеткәнем бар үз колагым белән:

                — Менә без кыз чагында бу очка бер эз дә салынмады. Монда, наратлык арасында, салкын чишмә бар, дип әйтә торганнар иде. Анда кеше курыкты, бара алмады, - дип әйтә торган иде. Ул шушы чишмә икән. Менә шуннан төзелгән Камай инде бу, шул өч бабадан.

                БӘЙРӘКӘ

                1648 елны * хәзерге Бәйрәкә авылы урынына элекке Мамадыш өязе Кукмара авылыннан барлыгы унбер хуҗалык килеп урнашалар (шу- лардан берсе Балыклы авылыннан, берсе Сәрдек авылыннан булган). Бу кешеләр унбер генә баба булсалар да, җан хисабы байтак булган. Чөнки нәселдәге карт кеше үлми торып, аның балалары, бүленмичә, бергә яшәгәннәр. Мәсәлән, безнең бишенче бабай Собханкол карт, үзе- нең дүрт улы белән бергә яшәгән. Аның оныклары да, өйләнеп, күп ба- лалы кешеләр булып беткән булганнар. Шуның белән бергә, алар ху- җалык дип тә аталмаганнар. «Собхый җыены», «Колый җыены», «Кал- мәт җыены» дип йөртелгәннәр. «Явер» яки «Җәвер» дигән исем дә кулланылган: «Колый явере (җәвере)», «Ити җәвере» һ. б.

                Күчеп килүчеләр Кукмарада кысынкылыкка дучар ителгән кешеләр - булганнар яки чукындырудан куркып качканнар. Ул чагында Мамадыш тирәсендә көчләп чукындырулар, чукынмаган кешеләрне бәкегә тереләй тутырып, бала-чагаларны алып китүләр булган, диләр.

                Бу унбер кеше килеп утырганда, бу тирәдә фәкать Туйкә авылы - гына булган. Бәйрәкәнең көнбатышында чирмешләр яшәгәннәр. Чирмешләрнең олылары Рәкә бәй, Атнай, Әхмәтша исемле булганнар. Рәкә бәй чирмеш авылының хуҗасы булып саналган һәм, яңа күчеп килгән унбер хуҗалык та аның химаясенә кергәнлектән, авылга Бәй- рәкә исеме бирелгән *. Күчеп килгән кешеләр чирмешләр белән бик тату-дус яшәгәннәр. Кыз алышып, кыз бирешкәннәр. Чирмешләр үзләре дә, Казан алынганнан соң, Казан тирәсеннән күчеп килгән булганнар. Әйтүләргә караганда, Кукмарадан килүчеләр белән алар арасында электән танышлык булган.

                СУКАЕШ

                Казан ягында Сәрдәле * дигән авыл булган. Бу авылга яу килеп үткәндә, кораллары авылда калган. Авыл халкы бу сугыш коралларын салам эскерте астына яшергән. Икенче яу килеп, атларын салам эскерте янына бәйләгәннәр икән, атлар саламны ашап җимергәч, аннан бик күп сугыш кораллары чыккан. Моны күреп, «бу авыл безгә каршы сугыша икән» дип, авыл халкын кырып бетергәннәр. Өч кеше тегермәндә булган икән. Алар күп кенә атлар алып качканнар. Бара-бара шушы якка килеп чыкканнар. Урсай юлы Читән күпер янында кунып, бераз гомер иткәч, өчесе өч якка сәфәр кылганнар.

                Берсе - Сарлы ягына, икенчесе — башкортлар ягына, өченчесе – шушы Сукаеш ягына. Бу якка килгәне Әймәт исемле икән. Аның улы Якуп, Якупның уллары Ибнеәмин белән Әбүшахма булганнар. Ибнәй- дән туганнар: Әхмәтҗан, Тимербулат, Котлыбулат һәм Фәхертдин. Ша- һидан: Исмәгыйль, Габделхаликъ, Әхмәтҗан, Әхмәтвәли һәм Әхмәт- галиләр. Авыл күбрәк ике нәселдән хисаплана, ләкин бик дөрес итеп белүче юк.

                АКБУЛАТ

                Бирегә башта кырыклап йорт Кама аръягыннан Бигәнәй * ти- рәләреннән килеп чыкканнар. Бу ике йөз еллар чамасы элек булган. Бу кешеләр бик эре булганнар, башларына зур чалмалар бәйләп йөргәннәр, имеш. Кайда үлсәләр, аларны шунда күмә торган булганнар. Башындагы чалмасын кәфен иткәннәр. Алар арасында иң карты Абдулла ата исемле булган. Шул «Абдулла ата» үлгәч, авылны аның исеме белән йөртә башлаганнар. Шул исем, үзгәрә-үзгәрә, «Акбулат»ка әйләнгән, ди.

                АКТАНЫШ

                Актаныш авылы территориясенә кешеләр моннан 300-400 ел элек күчеп утырганнар. Авыл башта хәзерге Норкә урманының көньяк-көн- чыгыш өлешенә урнашкан булган. Аның исеме авыл эченнән ага торган Актаныш елгасы исеменнән алынган.

                Актаныш исеме кушылу турында халык арасында шундый хикәят яши. Бер кешегә каяндыр бер кунак килә. Өй хуҗасы үзенең ындыр та- багында ашлык суккан чак була. Килгән кеше, хуҗаның кечкенә малаен капка төбендә очратып, әтисенең кайда икәнен сорый һәм әтисен чакы- рып килергә куша. «Миңа синең әтиең таныш бит», — дигән сүзне дә әйтә.

                Малай әтисенә барып:

                — Синең бер ак танышың килгән, сине чакыра, — ди. Килгән кеше бу хуҗаның яхшы ук дус кешесе була, ул ак йөзле булган, күрәсең. Шуннан хуҗа кеше, дусты янына килеп, исәнлек-саулык сорашкан- нан соң:

                — Минем малай сине «ак танышың килгән, сине чакыра» дип әйт- те, - дип көлеп сөйләгән.

                Малайның бу сүзеннән шундагы башка кешеләр дә көлгәннәр һәм бу малайга «Ак таныш» кушаматы береккән.

                Ул вакытта елгада су тегермәне булып, шактый тирән буа була. Берникадәр вакыттан соң су коенганда шушы «Ак таныш» кушаматлы малай буада батып үлә. Бу вакыйгадан соң буага «Актаныш» буасы исемен кушалар, һәм шуннан соң бу исем елгага да күчә, елга исеменнән авыл да Актаныш исемен йөртә.

                КҮЗКӘЙ

                Хәзерге көннәрдә сабантуе үткәрелә торган мәйданның төньяк-көн- батышында зур гына һәм шактый тирән бер күл булган. Урманнар һәм әрәмәлекләр белән чолганып алынган шул күлнең көньяк яры буена, Чулман суының аръягыннан, хәзерге Әгерҗе районы Салагыш авылы тирәләреннән, чама белән мең алты йөзенче еллар тирәсендә дүрт гаилә килеп, хуҗалык корып урнашканнар.

                Күчеп килү белән урман төпләп җир әзерләргә керешкәч, килгән кешеләрнең өлкәнрәге чыбыкка эләктереп бер күзен чыгарган. Шуннан ул: «Күзкәем! Харап булды күзкәем!» — дип сөрән салган. Шуңа авыл исемен дә Күзкәй кушканнар.

                Кузкәй авылы башланып киткәнче үк, ул урнашкан урындагы күл- нең һәм инешнең каршыдагы ягында, хәзер Малтабар авылына таба якта, кешеләр яшәгән булырга тиеш. Яңа Байлар басуындагы хәзерге көндә дә сөрелми калдырыла торган иске каберлек урыны булу шуны раслый. Ул каберлекнең түбәнге өлешен электәрәк «Чирмеш зираты» дип йөртәләр иде, күрәсең, бу тирәдә марилар да яшәгәннәр. Алар Күз- кәй авылында да булганнар, соңыннан татарлашканнар.

                Октябрь революциясенә кадәр, күп кенә авыллардагыча, Күзкәйдә яшәүчеләрнең дә хокуксыз өлеше — «типтәре» булган. Типтәр * кешеләре җирсез, болынсыз булганнар, булса да чокырлы-чакырлы, ташлы һәм аз уңдырышлы урыннардан гына булган. Типтәр кешеләренең хуҗалык урыннары биш-алты сотыйдан артмаган. Алар һөнәрчелек белән көн ит- кәннәр: балта осталары, пычкычылар, тимерчеләр, калайчылар, чалгы- пычак ясаучылар, самовар төзәтүчеләр, көнлекчеләр һ. б.

                Типтәр сүзенең килеп чыгышына карата электәрәк картлар арасын- да мондый сөйләм йөри иде:

                Имеш, каяндыр килеп үз белдекләре белән җир чистартып, авыллар төзеп урнашкан кешеләрне бервакыт исәпкә алу һәм патша хөкүмәтенә тугрылыкка ант иттерү башланган. Патша хөкүмәтенә тугрылык һәм буйсыну билгесе — тәрегә баш ору булган. Мир җыенына җыйналган ха- лыкның бер төркеме үзе вәкил итеп сайлаган кешесенә: «Тип тәресе- нә!» — дип кычкырган. Теге йөгереп барган да тәрене тибеп еккан * шуннан «типтәр» башланып киткән *, имеш.

                ЯКТЫ КҮЛ

                Мин үзем бер җиргә дә чыгып йөргән кеше түгел. Шуңа күрә әти сүзен генә сөйлим.

                Безнең затыбыз килгән Идел буеннан — Актүбәдән *, мин унөч яшь- тә вакытта. Безнең авылга тагы Кылыччыдан * килгән бер тамыр, ан- нары Савраштан * килгәннәр, шулай ук Идел буеннан да бар, диләр. Күчеп утырулары Иван Грозныйдан соң булырга кирәк.

                Элек безнең тирәдә урман күп булган. Әйбәт күл, басулар булган, икмәк бик уңган. Якты күл электән үк, күчеп утырган чагында ук бул- ган. Ул күл шәп кенә иде, көчле яңгырлар вакытында балчык ишелеп кечерәйтте күлне.

                ЧАЛМАНАРАТ

                Чалманарат авылы исеме авылның төньягында үсеп утырган чалма- га охшаган наратлардан алынган, диләр. Буыннан-буынга килгән исәп- ләр буенча, авылга өч йөз еллар элек нигез салынган.

                Торалы исемле кеше Бүләр Түбә дигән җирдән хәзерге Чалманарат авылыннан бер-ике чакрым чамасы көнчыгыштагы Печмән елгасы буена күчеп килгән. Тирә-ягы урман булган. Ерткыч хайваннар йөдәткәч, То- ралы нәселе Ямалы ягына, соңыннан хәзерге Чалманарат урынына күч- кән. Авылның Шәбез елгасының уң ярына урнашкан өлеше үзе бер авыл булган. Ул Җәләй Түбә дип аталган. Соңыннан Чалманарат дип куш- каннар. Торалы нәселеннән Искәндәр, Исәргән, Габдрәшит, Фәтхетдин, Шәйхетдин, Шәрәфетдин, Тажетдин, Хатыйп (хәзер дә исән) исемнәре билгеле.

                Борынгы заманда авыл кешеләре аучылык, терлекчелек, соңрак игенчелек белән шөгыльләнгәннәр. Алар сугышларда да катнашкан бу- лырга тиеш. Чөнки Торалының уналты походта булуын искә алып сөй- лиләр,

                Чупанай Түбә кешеләре - башкорт һәм типтәр дигән төркемнәргә, ә Җәләй Түбәдәгеләр — вотчинникларга * һәм пропущинникларга * бү- ленгәннәр. Типтәрләр һәм пропущинниклар җирсезлектән интеккән.

                САРЛЫ

                Сарлы авылы Сарлы суы башында була, аннан күчеп, Ык аръягына Сарлы тамагына якынрак җиргә күчеп утыра. Ул җирне хәзер Зират асты диләр.

                Хәзерге Сарлы авылы тирәсендә ул вакытларда калмыклар торган. «Кырык кәҗә тавы» дигән җирдә калмыклар белән Сарлы кешеләре арасында каты сугыш булып, калмыклар киткән, ә Сарлы халкы хәзерге урынга күчеп утырган.

                Сарлы авылы өч төрле катлаудан торган: башкорт, типтәр, казан кешесе.

                1919 елда, Башкортстан ягында җирләре калу аркасында, Ыкның аръягында имана җирләре булган кешеләр, Яңа Сарлы авылын нигезләп, күчеп утыралар.

                СӨЛӘЙ

                Моннан өч йөз еллар элек Минзәлә елгасы буендагы Теләнче авы- лыннан бу якларга дүрт кеше килеп утырган. Алар Әлмөхәммәт, Сөләй- ман, Нәдершаһ һәм Исмәгыйль исемле булганнар. Монда килгәч, бу тирәдәге җирләрне үзара бүлешкәннәр. Әлмөхәммәткә хәзерге Әл- мәт җирләре, Нәдершаһка хәзерге Нәдер авылы һәм Зәйнең сулъягын- дагы җирләр, Сөләйманга хәзерге Сөләй җирләре, Исмәгыйльгә хәзерге Кама Исмәгыйле җирләре тигән. Бу авыллар башлап нигез салган шушы кешеләрнең исемнәре белән аталып йөртелә башлаганнар.

                Сөләй авылына баштарак Урал ягыннан башкортлар килеп төпләнеп калганнар. Мәсәлән, бу авылның Төхвәтуллин Нигъмәтулла, Сабитов Ногман, Гыйззәтуллин Шәйхелислам бабайларның бабалары Урал ягыннан күчеп килгән башкортлар булганнар. Соңрак бу авылга Казан ягыннан татарлар да күчеп килгән. Кешеләр тирә-яктагы калын урман- нарны кисеп төпләгәннәр һәм сөреп чәчү җирләренә әйләндерә барган- нар. Элек халыкның төп кәсебе игенчелек һәм терлекчелек булган.

                ЧӘТРӘН

                ...Фәтхулла бабай, Гали * белгәндә, инде карт кеше иде. Ул бөтен авылда бердәнбер суфи-мөрит. Эш эшләми. Аягына иске бер читек, аның өстеннән бик тупас, бер инәдән бәйләнгән оек, шулар өстеннән бик зур һәм бик авыр бер юкә башмак киеп, тупас, үз буеннан да озынрак бер таяк тотып, һәр көнне берәр йортка, шикәрле чәй эзләп китәр иде. Кабул итәр йортны Фәтхулла суфи гадәттә уңышлы сайлый, һәм бер ба- рып кереп чәйгә утырса, йорт иясе аны тиз генә озатырмын дип уйлама- сын. Ул, ике кат тирләп, уналты чынаяк чәй эчмичә чыгып китми.

                Фәтхулла бабай озак яшәде. Гали аны Чистайда укыган заманда да күрә алды. Фәтхулла бабайның сүзенә күрә Әмир ырулары, Мәһди ырулары, Галинең Гафур бабалары, ясаклы очлары (тик барысы да түгел) Фәтхулла бабай үзе — алар барысы да бер төптән - Исмәгыйль Чадаев балалары.

                Гали алып кайткан тәмле чәйне лимонлап эчеп, чәйдән йомшарган- ның соңында, җәелеп китеп Фәтхулла бабай болай сөйләде:

                «Исмаил бабай Чадаев Лискауда * булган. Анда аның имениесе дә, коллары да булган. Ул вакытта патша әйткән Исмаил бабайга:

                — Жирең, колларыңа ия булып калырга теләсәң, чукын. Чукынма- саң, князь булып калмыйсың, имениең, колларың кулыңнан алына. Шул ике якның берсенә риза булып кул куй, — дип. Исмәгыйль бабай бер ягына да кул куймаган, берничә кеше иярткән дә качкан. Менә бу Чәт- рәнгә * килеп төшкән. Патшаның түрәләре артыннан килеп, Исмәгыйль бабайны тотканнар һәм суктыра-суктыра үтергәннәр. Исмәгыйль ба- байдан калган ике улының берсе — Хәсән бабай - хокукыннан аеры- лырга кул куйган, Гает дигәне чукынырга риза булган һәм чукынган. «Без әнә шул Хәсән бабайдан калган нәсел, ясаклылар», — ди Фәтхулла бабай. Фәтхулла бабай «Лыскова»ның кайда икәнен дә белми. Вакый- ганың вакытын чама белән унсигезенче йөзнең урталарында күрсәтә, чукындыручы патшаның кайсы икәнен әйтә алмый.

                Чынлап, Иске Мәкәрҗәгә якын «Лыскова» дигән урын, анда Чадаев дигән помещик-князьләр бар икән. Мәшһүр Чаадаев * шулардан булган. Фәтхулла бабайның сөйләгәне җир документлары белән дә раслана. Һәрхәлдә, Галинең Чаадаевлардан булуы дөреслек тапкан бер хәбәр булып чыга.

                Чәтрән ул заманда урыска катнашмый. Иң якын урыс авылы җиде- - сигез чакрымда. Алар да калкулар, урманнар аръягында. Бер вакытта да чиркәү чаңнары тавышы Чәтрәнгә килеп җитми. Чәтрәндә торган кеше гомерендә дуңгыз күрмәскә мөмкин. Әллә ничә елда бер адашкан дуңгыз - килеп керсә, бүре үтергән кебек, малайлар аны күсәкләр белән кыйнап үтерәләр. Авылда бер генә урыс — тимерче тора. Ул татарча бик оста белә. Старшина — чуваш, ул да татарча белә. Башка урыс түрә килсә дә, старшина белән килә.

                Чәтрәннең ул замандагы муҗигы искиткеч авыл сөяр, читкә чыгып - йөргән кешегә җирәнеп карый. Аның җиңсәсе дә, чабатасы да, урагы да, җире дә «мөкаддәс». Билгеле вакытларда мулла кертеп, коръән укыту белән бөтен дин бурычлары да үтәлеп беткән була.

                ИШТИРӘК

                куркыныч төстә кораллы атлы гаскәр килү сәясәте билгеле булганнан соң, авылда булган барлык ирләр һәм хатын-кызлар үзләренең корал кисәкләрен алып, каршындагы тау өстенә менеп, дошманны көтеп тор-ганнар. Халыкның күзәтчеләре гаскәрнең су буйлап Каратай * тамагы буйлап килгәннәрен белдергәннән соң, авыл халкы Чирле елганың кояш чыгышы ягында тау битенә яшеренеп көтеп торганда, дошманнарның гаскәре чынлап та су буеннан килеп чыккан. Ләкин гаскәрнең аннан ки-лүе үзләре өчен уңышсыз булган. Чөнки алар бер дә искә-санга алмыйча гамьсез генә килгәндә, Шушма суының тау итәгенә терәлеп ага торган җиргә җиткәч тә, тау башындагы халык гаскәрнең алгы һәм арткы ягын бүлеп алып, өсләренә зур-зур хисапсыз күп ташлар тәгәрәтеп төшергән-нәр. Хәтта күп кенә атлар һәм кешеләр ранен булганнар, үлүләр дә бул-ган. Авыл халкына гаскәр бернинди зарар китерә алмыйча, чигенергә мәж-бүр булган. Тәртипсез рәвештә качып күздән югалгач, авыл халкы ты-нычланып, һаман да гаскәрне аскы юл белән килер дип уйлаганнар. Лә-кин гаскәр күпне күргән инде ул. Алар чигенсәләр дә, бик ерак китмичә, Кара бия елгасы чокыры, Кирәмәт буйларына тупланып, бу көндә дә «Яу юлы» дип йөртелгән урыннан текә тауны казып, куе нугыт чыбыгы, куе кылган үләне, сирәк кенә үскән үзән чыбыклары арасыннан тау кырыннан өскә менгәннәр. Шулай итеп авыл халкы аңсыздан, үзенең дошманнарына галиб булудан ваз кичәргә мәҗбүр булган. Карбузлар түбәсендә, Чирле елга тирәсендә, Улаклы елга башларында канлы су-гышларда күп кенә җаннар кырылган. Авыл халкы җиңелеп, бөтен халыкны куып, ерганак буена китереп кысрыклаганнар да, Шушма суына турап салганнар. Ирләрдән байтагы гына атларына атланып, Шушма суы аркылы чыгып, әрәмәгә кереп югалганнар. Шушы дәһшәтле вакый-гадан качып котыла алган кешеләр Иске Иштирәк, Бәкер авылы һәм Яңа Иштирәккә * килеп урнашканнар. Үзләренең иске авылларына урнашу мөмкинлеге калмаган, чөнки ул авыл яндырылган, көлгә әйләндерелеп бетерелгән, дип сөйләнә иде.

                Шулай итеп, бу иске авылдан өч яңа авыл барлыкка килгән.

                ЛАШМАН

                Мең сигез йөзенче еллар тирәсендә әлеге Беренче Май районының төньяк өлешендә тоташ кара урманнар булган. Патша егерме биш ел буена хезмәт итеп кайткан солдатларны шундый буш җирләргә күчерел утырта, шул буш җирләрдән урын бүлеп бирә торган булган.

                Кара урманга беренче мәртәбә аяк басып яши башлаган кешеләр әнә шул солдатлар, ди, инде.

                Елховой * авылыннан Вәлит исемле кеше, солдаттан кайткач, 1842 еллар тирәсендә, туганнары белән беренчеләрдән булып Лашман авы-лына төпләнә. Тигезлек, матур җирләр була бу төштә. Яшел урман ара-сыннан су агып чыга Кама башлангычы. Тирә-юнь авыллардагы кеше-ләр бу куышларда, алачыкларда яши башлаган кешеләрне «Вәлит авылы кешеләре» дип атаганнар.

                Бу җиргә килеп утырган кешеләргә һәр метр җирнең урманын ки-сеп, җирен чистартып, авырлыклар белән яшәргә туры килә.

                Лашман сүзе нужаны белдерә *. Бу авыл урынында бик күп көч салып, зур нужа, дәрт белән чистартканга шул яңа авылны Лашман дип атаганнар.

                КЕТНӘ

                Безнең Кетнәгә яу заманнарында килеп утырганнар инде, җиде йөз ничәнче елларда*. Иван Грозный вакытында киленгән монда. Элек Кугунур* килгән дип сөйлиләр иде. Бәрәңгеләр* Кетнәдән соңрак кил-гәннәр. Кетнәгә Казан ягыннан, Күәмнән күчкәннәр. Башта өч-дүрт йорт килгән. Әтнәдән *, Иске Тазлар * дигән авылдан, Кырлай * дигән авылдан да килгәннәр. Монда бер карчык булган, бик күп яшәп үлгән. Ул: «Монда кырык кына йорт булган», дип сөйләр иде, ди. Башта ун-бер йорт килгән, кырык йортка җиткәченнән үзләренә мәчет салып, мөстәкыйль тора башлаганнар. Башта Мазарбашына барганнар гает укырга да. Элгәреләр әйтмешләренчә, монда күченгәнгә өч йөз илле еллап бар инде. Бәрәңге бездән соңрак килгән. Ул авыллар бик таркау килгәннәр, сукмак белән килеп, ачыграк урыннарга утырганнар. Кетнә төбе дигән урында җиде генә өйле марилар торганнар, алар, татарлар килде дип, күчеп киткәннәр. Безнең кетнәләр шул мариларның төтеннәре исенә килгәннәр, ди, монда.

                МАЗАРБАШЫ

                Бу авылга татарлар күчкәннәр Татариядән, Сулабаштан *. Биредә башта марилар яшәгән. Монда Алашай дигән бер бабай килеп утырган. Шуннан авылга Алашайка дигәннәр. Тагын Мазар дигән бер мари да утырган булган, шуңа күрә бу авылны Мазарбашы дип тә йөртәләр. Янгелде, Туйморза дигән басу исемнәре дә мари сүзеннән калган.

                Иң элек Алашай бабай югары башка утырган, түбән якта сазлык булган, монда инде биек кенә тау булган. Алар терлекчелек белән шө-гыльләнгәннәр, шуңа күрә, терлекләргә су кирәк булгачыннан, түбәнгә дә төшеп утырганнар. Монда крәстияннәр государственный крәстияннәр * булганнар.

                ТОШТОЯЛ

                Тилликук Мари дигән авыл булган бу. Безнең бабайлар Мәңгәрдән килгәннәр, Олы Мәңгәрдән *. Мостафа белән Мортаза дигән кешеләр. Мариларны куганнар, алар Кушпайга * күчеп утырганнар. Маридан кал-ганнар бар да мөселманга чыгып, шуннан дәүәйгән авыл була бу. Бәрәң-ге күренмәгән моннан, Күгечара юлыннан йөргәннәр. Күгечара «зур әчеклек» дигән сүз, марича. Әтәч тавышы ишетеп, шуннан урман эченә юл салганнар, бу яктан теге якка ишетелмәле итеп ту-тут кычкыртып чыкканнар Бәрәңгегә, шулай туры юл салганнар, ике йөз илле ел булыр аңа, шуннан ары юк. Тоштоял марича «иске авыл» дигән сүз, килгәненә моннан дүрт йөз еллап бардыр. Төрле яклардан килгәннәр монда: бу

                авылга килгән Олы Мәңгәрдән, Бәрәңге килгән Норлаттан, Яңавыл килгән Ачасырдан *, Куян * авылы Өтәктән *. Бәрәңгегә дә дүрт йөз ел чамасы булыр.

                ШӨН

                Элек вакытта бу урыннар урманлык, сазлык булган. Мондагы халык Арча тирәсеннән килгән, Иван Грозный чукындырган вакытларда күчеп килгән, дип сөйлиләр иде бабайлар. Бу, примерно, өч йөз-дүрт йөз еллар элек булган. Төрле авылдан җыелганнар, безнең нәсел Мишә башыннан килгән. Суның теге ягында иске зират булган, монысы яңа зират, агач-ларын урман калын чакта ук калдырганнар. Өшен татарлары Пугачка * да катнашканнар, кешеләр җибәргәннәр аңа әйтергә, «без хәзерләнеп торабыз, безгә килсен», дип. Гражданнар сугышына да катнаштык без. Сугышлар монда да бик каты булды. Безнең авыллар бик булыштылар. Гражданскида мин дә кунный ардинарис булып йөрдем.

                НОКРАТ

                Ул олуг Сократ хәким * нәселе. Әүвәл Сократ хәким Искәндәр шаһ * берлә мәңгелек суы эстәгәндә бергә ирмеш. Олуг бабабаз Гыйффәт Сол-тан, аның углы Габделгазиз Солтан, аның углы Әлвар Солтан, аның углы Бирде Солтан, аның углы. Габдрахман Солтан. Аның углы Бажтан Солтан, Рум вилаятеннән килеп Жаекка, Сакмар* тамагында күп рузгар иткәннәр. Бажтан Солтанның углы Балым бик, аның углы Кал-дар бик, аның углы Күкчә Тархан, икенче Кара бикдер. Ак Идел буенда Нәкъсадә рузгар иткәннәр. Кара бикнең углы Ханбар бик. Аның өч углы бар ирде: бере Нар бик, икенче Ишем Солтан, өченче Кара бик. Килеп Өчпүләдә йорт иткәннәр. Ул Кара бик агаларына инчесе тартып китеп Калталы Иван * - Карт Иванга, Сар Иван Вачилийга * килеп, баш салып, аннан соң ул олуг бабабыз Кара биккә падишаһыбыз Кал-талы Иван Вачилий ярлыкаган, Нократ * җирен биргән.

                Ул Нократта һич мөселман юк ирмеш иде. Ул җирнең исме шәрифе Нократ улсын дип ат биргәннәр. Сократ хәкимнең ыруг нәселләре ул җирдә мәкам итдеге өчен падишаһдан биклек үтенеп, бабабыз Кара бикне падишаһ Калталы Иван ярлыкап Чүпче* суы буен башыннан та-магына тикле ары вә урысы берлән, татары вә чирмеше берлән крәстиян-га биргән. Ике як елгасы, торуг агачы берлә, ятур кискәсе берлә, йөге-рек камасы берлә, кондыз вә сусары, тиене берлә, киеге-кошы берлә, аюы-бүресе берлә, балыгы-чабагы берлә бирептер.

                ГАЙНӘ

                Бохарадан * өч туган семьялары белән килгәннәр Казан шәһәренә. Аннан, бер туганнары Казанда калган. Ике туган семьялары белән Кама Иделе буйлап менгәннәр дә, Толтүзгә * җиткәч, Тол суы буйлап менеп китмәкче булганнар. Ирменшаһ исемлесе Толтүздә нишләптер тукталып калган, ә Гайнетдин исемлесе Тол суы буйлап менеп киткән дә Тол башыннан бирерәк тукталып калган һәм шунда урнашкан. Шунда тора башлаган. Ул вакытта Толтүздән башлап бөтен тирә-як урман булган. Гайнетдин шунда йорт төзә башлаган. Ярый, ул төзә торсын, без килик Ирменшаһка. Гайни артыннан Ирменшаһ та Тол буена кил-гәндә яртылык юлда туктап калган. Ирменшаһ шунда торырга уйлаган һәм йорт төзә башлаган, семьялары урнашкан. Бер авылсыман җирдә көн күрә башлаган. Бу җирдә гел урман булгач, иген игәрлек булмаган. Ирменшаһ балык аулап, балык ашап, шуның белән тукланып торган. Тол суында балык аулаганда, Толдан йомычкалар, агач таплары агып килеп чыккач, Ирменшаһ «бу су буенда тагы да торучылар булырга ки-рәк», дип, шушы Тол суы буйлап менеп киткән. Бара-бара агасы Гай-нетдин янына барып чыккан да агасы белән кочаклашып, күрешеп та-нышканнар. Алар танышкан авылга «Танып» дип исем бирелгән. Ир-меншаһ тагын да семьясы янына кайткан. Ирменшаһ торган җиргә «Ирем» авылы дип исем биргәннәр. Көннәрдән бер көнне Ирменшаһ, Толда балык аулаган чагында, каты җил чыгыпмы, дулкын белән Ир-меншаһның кимәсе капланып, Тол суының уртасында Ирменшаһ суга төшеп китеп үлгән. Аның хатыны Тол кырыена килеп, җылый-җылый, Тол суына зарланып: «Мине ирсез калдырдың, тол калдырдың, инде исемең «Тол» булсын!» дип дога кыла. Тол дигән сүз шуннан кал-ган, ди.

                Гайнетдин исә охотник булган, тиен, куян һәм башка төрле хайван-нарны атып, шуның итен ашап, тиресен җыеп Кунгур ягына чыгып кит-кән. Бара-бара Кунгурга барып җиткән дә бу тиреләрне шунда саткан һәм анда сорашкан:

                Бу урманнарның, җирләрнең баш кешесе бармы? дип. Әйткәннәр:

                Бу җирләр бер падишаһ җире. Аның падишасы Чырдин * дигән җирдә, шул Кама суының башында яши, дигәннәр. Бу Гайнетдин Кун-гурдан кайткан да, киткән Чырдинга. Анда бүләккә бер күтәрәм чыра алып, ук белән җәяләрен тагып, Чырдинга барып кергән. Падишаһның капка төбенә барып утырган. Сораган:

                Мин падишаһ янына керер идем, дип. Падишаһтан рөхсәт бе-лән падишаһ янына кергән. Чырасын ташлап, җәясен һәм укларын бер урында калдырып, падишаһ янына кереп, падишаһ белән исәнләшеп, сөйләшергә башлаган.

                Менә мин шундый-шундый җирдә торам. Ул җирләргә сез хуҗа икәнсез. Безгә рөхсәт булса, без шунда урнашыр идек, нинди формада сез безгә рөхсәт бирәсез? дигәч, падишаһ:

                Тор, яшә, елга бер тиен бирерсең, дип договор язышканнар. Шуннан соң:

                Минем сезгә алып килерлек затлы бүләгем булмады, мин бүләк-кә сезгә чыра алып килдем, — дигән.

                Шуннан соң падишаһ хезмәтчесенә:

                Бар, менә ул алып килгән чыраны сарайга кертеп куй, — дигән. Теге хезмәтче чыгып чыраны күтәрә башлаган, кузгата алмаган. Шун-нан падишаһка кергән:

                Күтәрә алмыйм, — дигән. Падишаһ ул хезмәтчесенә тагы бер ип-тәш биргән.

                Икегез күтәреп кертеп куегыз, — дигән. Алар икесе ике баштан күтәрергә тырышканнар, юк, кузгата алмаганнар. Тагы да падишаһ янына кергәннәр.

                Юк, күтәрә алмыйбыз, ышанмасаң үзең чыгып кара, дип. Падишаһ әйткән:

                Берәү аны әллә ничә йөз чакрымнан күтәреп алып килгән, ә сез аны икәүләп тә күтәрә алмыйсыз, дип. Чыкса күрә: күтәрә алмый-лар. Шуннан соң Гайнетдингә үзенә кушкан:

                Алайса син үзең менә шул сарайга илтеп ташла инде, дигән. Гайни бер бармагына эләктереп сарайга идәнгә ташлаган. Әллә ничә потларны күтәрә торган сарай ырудасы сынып киткән. Шуннан соң падишаһ аңлаган, «бу буш кеше түгел икән», дип, Гайнетдин белән яңадан сөйләшә башлаган.

                Синдә һөнәрләр бар икән. Менә бер нәрсә: 40 сажин җирдән бал-дак эченнән угыңны чыгара алсаң, үзең торган җирдәге урманнарны сиңа бушка бирәчәкмен, дигән. Шулай иттереп балдак янына ике ягы-на сакчылар куеп, аттырган. Ук балдак эченнән чыгып киткәч, падишаһ кереп, элекке договорны җырткалап, яңадан договор төзегән.

                Шушы Тол суына нинди сулар төшәләр, шул суларның башла-рыннан барлык урман һәм җирләр сиңа ихтыяр булыр, бүлгесез, — дип, зимләмирләр җибәреп, үлчәп биргәннәр. Шуны «Гайнски участок» дип атаганнар, ә бу илнең үзен Гайнә дип йөрткәннәр.

                БАРДА

                Көзен каз өмәләре вакытында бер әби елгада казлар юа икән. Шул вакыт аның кулыннан казлары ялгыш ычкынып киткән. Әби кычкырырга тотынган:

                Казым акты, казым акты! дип. Тешләре булмау сәбәпле «ка-зым акты»сы «каҗым акты» булып чыга икән. Әбидән сораганнар:

                Ничә казың акты соң? дип. Әби җавап биргән:

                Бары да, бары да!

                Шуннан әби каз юган елга «Әҗмакты» дип атап йөртелә башлаган. Ә аның буена утырган авылга халык Барда * исемен биргән, имеш...

                СЫЗГЫ

                Бу авыл моннан дүрт йөз еллар элек урнашкан. Татарстаннан, Идел ягыннан агайлы-энекәйле кешеләр килеп төньяк-көнбатыш ягында урын коралар. Биек тау дигән тауның артында бу урын. Хәзер аның ташын чы-гаралар, шуңа биек түгел инде ул. Болар башкорт җирендәге Ака авылы турында ишетәләр. Шул авылны эзләп китәләр. Монда калын урман булган. Эзне югалтмас өчен агачка сызыклар сызып баралар. Шуннан Сызгы исеме калган.

                ӘЖИГОЛ

                Әҗиголга моннан дүрт йөз ел элек беренче булып чувашлар килеп урнашканнар. Илләрендә урын тапмый килгәннәр. Чувашлар бер дә кәсепкә омтылмаганнар. Ачка үлеп, кырылып беткәннәр. Аларның кү-мелгән каберләре хәзерге мәктәп янында, яр кырында. Аны «керәшен кабере» дип йөртәләр, бу дөрес түгел. Сыер, атлар чирләсә, шунда алып барып аунатканнар. Аунаткач, терелгән. Аунамаса, аягын бәйләп ек-каннар.

                Шуннан соң, болар таралгач, Казаннар килгән икәү. Ибәтуллин Мөхәммәди булган башлыграгы. Аның лавкасы хәзерге кибет урынында, үрдә, Югары Әҗиголда. Түбән Әҗиголның исеме Тирсә булган. Икенче кеше Тирсә исемле булган. Хәзер инде бер генә исем калган Әҗигол.

                Хөкүмәттән җир, урын сораганнар. Аларга әйткәннәр:

                Күпме әйләнеп чыксагыз, шулкадәр җир сезнеке булыр, — дигән-нәр. Мөхәммәди, Ака авылына биш чакрым гына җитмичә, күп җирне үтеп үзенә алган. Ә Тирсә ялкаурак булган. Жирне аз әйләнгән һәм аз алган. Шуңа күрә Әҗиголның Тирсә очын «Пропущенник» дип ата-ганнар, чөнки ул пропускать иткән. Татарча Әтәмбай (әйтер сүзне әйтә алмый, янәсе). Башкортлар безне әнә шулай «әтәмбай» дип үчекли-ләр иде.

                Ә Югары Әҗиголны «асаба кырык капчык» дип үртиләр иде. Анда Күңгердән башкортлар килеп урнашалар. Алар җир саталар да урыстан азык-төлек: ярма, он, кәртүк, суган алып кайталар иде.

                Әтәмбәйләр рус кулакларында хезмәт иттеләр. Бәрәңге утыртмый-лар, иген аз чәчәләр орлык юк. Кышның буена урыс кулакларыннан бурычка иген, ашарлык азык алалар иде дә җәй буе шуның өчен эшли-ләр иде. Кемнәр кулакта хезмәт иттеләр, шулар партизан булдылар со-ңыннан.

                Байда мин үзем дә сигез ел тордым. Корыкөн кайталар, урысатна көн иртүк китәләр. Әртә тавына менгәндә гармун уйныйлар, җырлыйлар. Җылыйлар: китәселәре килми.

                ҮЗБӘГӘРӘК

                Безнең авылның оештырылуына якынча йөз җитмеш ел була. 1808 елларда безнең якка Казан ягыннан килгәннәр. Алар килгәндә мон-дагы зиратта инде берничә кабер булган. Бу каберләрнең ияләре кем булганлыгын алар белмиләр. Әбиемнең әйтүенә караганда, безнең авыл-га берничә ыру килгән. Безнең ыруны әби Гайсә ыруы дип йөртә иде һәм үзен: «Без Болгарларның ундүртенче буыны», дип сөйли иде. Чувашлар да булган, ди, монда. Усманнар ыруы булган, диләр. Со-ңыннан безнең авылны Түбән авыл дип атап йөрткәннәр. Елганың тү-бән ягында урнашкан. Ә соңыннан аның көньяк өлешенә, Сәнәр елгасы буена яңа кешеләр килгәннәр. Аларны таулылар дип атыйлар. Аларның холыклары шул Кавказ халыкларына охшап торалар. Түбән авыл белән Яңа авыл халыкларының гадәтләре, холыклары, сөйләшүләре арасында да аерма бар.

                САФАКҮЛ

                Сафакүл районындагы җиде татар авылына * халык Минзәлә ягын-нан килгән дигән сүз бар. Иван Грозный Казан тирәсенә үзенең поме-щикларын урнаштыра башлагач күчкәннәр. Чүмләк дигән елга бар, шуның бер ягында татар авыллары, бер ягында башкорт авыллары.

                Татарлар күчеп килгән елларда биредә җир ияләреннән Абылтай дигән бер бай башкорт карты булган, аның дүрт улы булган, берсе Шә-фи дигән авылда утырган, берсе Әптекәй авылында. Алар җирне татар-ларга бирмәгәннәр.

                Шуннан татарлар аны чакырып атна буе кунак итәләр, бишбармак ашаталар. Башкорт кайтырга чыга хатыны белән. Дүрт-биш чакрым үткәч аны куып җайдаклар килә. «Бездә әйберләр югалды», дип, байны кузгатып эзлиләр. Кошовкадан, асларыннан төлке толып чыга *.

                Урлагансыз бит, — диләр.

                Юк, юк.

                Юк, урлагансыз, бай.

                Хәйләкәр икәнсез, мишәрләр*. Ярый, Чүмләкнең бер ягы сезгә булыр. Урлаган дип сөйләмәгез только, ә Чүмләкнең икенче ягына аяк та басмагыз, — дигән.

                МАНСУР

                Авыл картлары элек сөйли иде, безнең Мансур авылы XVIII йөздә барлыкка килгән дип. Иң беренче бу җиргә Мансур Тукаев һәм Габ-дулла Кирәевләр килеп утырганнар. Алар элекке Бирск * өязеннән кү-чеп килгәннәр. Алар патша каршында эш күрсәткән кешеләр булган. Бигрәк тә Габдулла Кирәевне шулай булган, имеш, дип сөйлиләр иде. Алар морзалар булган. Шул морзаларга Урал артында менә шушы җир-ләрне биргәннәр.

                Мансур Тукаев хәзер безнең өй утырган урында йорт төзегән. Ә Ки-рәев бездән ерак түгел урнашкан. Кирәевнең. Рәхмәтулла исемле энесе дә булган. Тукаевның Мәүлет исемле улы булган. Мин үзем Кирәевләр нәселеннән. Зиратта Мансур Тукаевның ташы да бар. Үзе үлгәч, Урал-

                дан таш китереп куйганнар. Анда «ул 1777 елда үлде», дип язылган. Тукаевлар үзләре дөя дә тотканнар. Дөя савып, кымыз ясаганнар.

                Безне «мишәрләр» дип атыйлар. Элекке заманда аларның җирләре бик күп булган. Гомумән, җиде авылның мишәр авылларының җир-ләре күп булган, диләр. Бу тирәдә Мансур авылы иң беренче корылган. Аннан соң башкалары. Башкортлар монда татарлардан соңрак кил-гәннәр.

                Иң беренче авыл төзелгәч тә, өч-дүрт еллар буе кыргызлардан бик җафа күргәннәр. Еш кына алар сыбай килеп үзләрен талап, мал-ларын куып алып китә торган булганнар. Соңга таба тынычланганнар.

                БАЙГУҖА

                1552 елның көзендә Иван Грозный Казанны яулап ала. Казан хан-бикәсе Сөембикәне, улы Үтәмеш белән, Мәскәүгә алып китәләр.

                Руслар ягында күптән түгел үлгән ханның туганнарыннан берсе Шаһгали сугышкан. Ул тол калган Сөембикәгә өйләнеп хан булырга теләгән икән, әмма Сөембикә моңа риза булмаган, аның үзенең хан бу-ласы килгән. Шаһгали ачуланып, татарлардан гаскәр җыйган да үзене-келәргә каршы сугыш башлаган. Шаһгалинең Казан кремлен алуда аеруча танылган батырлары арасында Байгуҗа, Гәрәй һәм Танып була. Бу өч батыр Мәскәүгә бүләк алырга баралар. Аларны патша кабул итә һәм бирем җирләрен биләү хокукы турында грамоталар бирә.

                Байгуҗа Мәскәүгә киткәндә, аның өендә алты яшьлек яраткан улы Уран кала. Байгуҗа Янаул тирәсеннән үзенә бирелгән җирләрне улы исеменә яздыра. Әмма әйләнеп кайтканда, улы инде үлгән була. Җир-ләрнең исеме исә сакланып калган: Уран җирләре. Ә 1560—1565 елларда нигезләнгән безнең авыл Байгуҗа дип атала башлаган. Байгуҗа бай хуҗа. Авылга нигез салучы, бөтен тирә-якка бердәнбер байны барысы да «Байхуҗа» дип йөрткәннәр. Аның чын исеме билгесез калган.

                Байгуҗаның писере һәм кучеры булган. Писер булып чукындырыл-ган чирмеш Ульян (яисә Урбан) хезмәт иткән. Ул Иске Орья авылына нигез салган (Ульян Урбан Уржа Орья). Писернең улы Зерун мөселман диненә күчкән. Авылның югары очында яшәүче Магазов, Ти-мершин, Гыйлемшиннар чыгышлары белән шуннан. Байгуҗаның кучеры Уракайдан Уракаево авылында яшәүчеләрнең нәселе киткән.

                Гәрәй белән Танып бирем җирләрен үз исемнәре белән атаганнар. Гәрәй җиренә Гәрәй елгасы буендагы кырлар, урманнар кергән: хәзерге Орловка, Әрлән, Сандугач, Кыргый, Гулдор, Варяштан алып Чуртан күленә хәтле.

                Танып җирләренә хәзерге Борай районында Танып елгасы буендагы җирләр кергән.

                Байгуҗага хәтле бу урыннарда Казан ягыннан күчеп килүчеләр яшәгән, Башкорт ягының кара урманнары эченә татар, мари, удмуртлар көчләп чукындырудан качып килгәннәр. Буа елгасы буенда Уртаул,

                Бәдрәш, Әмҗә авыллары булган. Соңгысы Ком, Сосновка дип тә йөртел-гән. Бәдрәш җирләренә качкын татарлар килеп урнашкан. Алар 1554-1560 елларда Аю тавында Айбүләк авылына нигез салганнар. Эткен авылында бик үз сүзле кешеләр яшәгән. Кантонныйга ясак түләмәгәч, укчылар отряды белән килеп, авылны яндырып, кешеләрен үтереп бетер-гәннәр. Авыл урынын сөреп, җир белән тигезләгәннәр. Бик әз кеше генә урманга качып котыла алган. Сады елгасында качкыннар Күчте авы-лына нигез салганнар. Айбүләк авылының күршесендә Ямбай авылы бар, аңа да Байгуҗага кадәр үк нигез салынган. Янаул авылы исә Уртаул-дан аерылып чыккан. Җитмеш тугыз яшьлек Байгуҗаны 1610 елда Әмҗә авылы халкы үтергән. Аның дүрт улы, ике кызы калган. Картның үлеме болай була:

                Үләр алдыннан ул җирләрен бүләргә һәм балаларына өләшергә уйлаган. Бер көнне иң ышанычлы кешеләрен писер Ульянны, кучер Уракайны һәм тагын берничә ярдәмчесен чакырып ала. Мәскәүдә ак патша бүләк иткән географик карталарын, указлар, патша әмерләрен арбага сала да, Уран җирләренең чикләрен билгеләргә китә. Байгуҗа карталардан карап, Кама буе көтүлекләрен үлчи башлагач, Әмҗә авылы халкы, «карт аларның кырларын үзенә ала», дип уйлаган. Шуннан кач-кын рус крепостнойларын яллап, Байгуҗаны үтерткәннәр. Карталар, әмерләр, указларны елгага Кама кушылдыгына ташлаганнар. Бу кә-газьләр шул хәтле күп булган имеш, хәтта елганы буган. Елга шуннан бирле Буа дип атала башлаган буылган, димәк. Байгуҗа карталарында исә аның исеме Уран булган.

                КЫСКА ЕЛГА

                Безнең бабайлар килгән вакытта Чәрмәсән буеннан килгәннәр. Болгар бабайлары булган. Элгәре җиде баба килгәннәр: Каржаудыдан Собханкол, Рахманкол. Субаевларның тамыры шулардан килә. Типтәр-ләр алар. Дилчем би, Янар би, Сафар би, Качкын би, Канзәфәр би болары башкортлар; Дистановлар шулардан киткән. Припущенный башкортлар болар, башкорт та түгел, типтәр дә түгел. Асаба * башкорт-лар бик күп җирле булганнар. Мәсәлән, Каңны Төркәй, Кобаулар нә-стәяшни башкорт алар, әтәмби түгел. Бүздәкләр, Бәләбәй мищәннәре, казанлы кешеләре чукындырудан качып килгәннәр. Мең җиде йөз егер-менче елны килгән дип тә сөйлиләр. Картлар ягыннан кардәш инде, күрә-сең, бер токымнан. Тимәбергә килеп керми, үзеңнеке булганга килеп керә бит инде. Казан татарлары элек төбәкәй чигеп, бар да һөнәрле эштә булганнар, җир булмаганга күрә.

                АКСӘЕТ

                Ата-бабайлардан ишетмеш буенча беләм: безнең авыл Иван Гроз- ный вакытында көчләп чукындырудан качып килгән, Ык буеннан. Бу төш иксез-чиксез тайга булган. Алар аучылар булганнар. Алты кеше кил- гәннәр. Аксәет, Исәнкарт, Кабан, Бикчәнтәй, чаңгы киеп Казан шәһәренә чаклы барган. Чапчак белән бал илткәннәр. Өчесе монда килеп төп- ләнгән. Аксәет, Акхуҗа (хәзер Яңа Чокыр), Җөрми авыллары. Җыела- җыела берничә нәсел булып китә. Биш йөз ел бар авыл килеп уты- руына. Мин белгәндә дә кара урман иде. Безнең авылда карындык белән ясалган тәрәзәләр иде. Кәрәчин лампы, чыра яндырып гомер иткәннәр. Шәмне үзләре эшләгәннәр, туң майдан.

                ТУЧЫБАЙ (ТУЙЧЫБАЙ)

                Туйчыбай авылына типтәрләр Казан ягыннан — Кама буенча кил- гәннәр. Башкортлардан рөхсәт алганнар утырырга. Типтәрләргә җир бирмәгәннәр, сатып алганнар. Төп кәсеп игенчелек һәм малчылык белән шөгыльләнгән. Чабата ясап көн иткәннәр. Сәйтәктә базар булган. Мең сигез йөз туксан бишенче елны җитмеш ике хуҗалык Шавйады авылына күчеп киткән. Туйчыбай бик бай кеше булган. Туй котлап кызларына бөтен җир-суын биргән. Шуңа күрә авыл Туйчыбай дип аталган. Иңче- күл җир исеме, әнә шул Иңче исемле кызына бүләк иткән бу җирне. Шул картның әллә егерме ике баласы булган, ди, шулай балаларын туйлап биргән, имеш, туй ясаган. Бу авыл урынында урман булган, елгасы бар Сүләңгеч исемле.

                МӨСЛИМ

                Бу авыл кайдан килгәнен картлардан ишетеп беләм: «Казан ягын- нан килгән безнең бабайлар», - дип сөйләделәр. «Анда да Мөслим авылы булган икән, шул Мөслим авылыннан килгәннәр», - дип. «Барысы да бер җирдән килмәгәннәр, төрле җирдән килгәннәр», - дип әйттеләр. Күпчелеге Мөслим авылыннан. Монда агачлык булган, урман булган, нәрсә бар, нәрсә югын да белмәгәннәр бит, килеп, әлеге үзебезнең Ык ел- гасына очраганнар.

                Бәрәч, монда елга да бар икән, - дип җибәргәннәр. Шуннан: — Моңа исем ничек бирәбез?

                — Ык дип бирик, ә авылга Яңа Мөслим бирергә кирәк, — дигәннәр. Шуннан биредә торып киткәннәр. «Монда су бар, суда балык та бар, агачлык, охотага да йөрергә мөмкин, шулайтеп тамак туйдырып китәргә мөмкин монда», дип туктаганнар. Берничә нәселдән тора бу авыл, моның кайсы елларда икәнен точно белгән кеше булмады. Хәзер шул ике йөз алтмыш, җиңмеш еллар булырга кирәк, монда килеп утырганына бу авылның. Килеп утырганда унсигез хуҗалык утырган булганнар.

                БАДРАК

                Кайсы әйтә биш йөз ел дип, — Бадрак тарихы языла килгән, тик ул югалган. Килүчеләр алар дүрт агай-эне булганнар. Иң зурысы Бадракка утырган, берсе утырган Бикмәткә, Иске Бикмәт диләр, берсе Каенлыкка, берсе Чалкакка. Ул пирвай килеп утырган Сикияэга, саз бар шундый. Шалаш корып яткан килгәч тә. Аннан соң суның бер ягына Силасау, бер ягына Бадрак утырган. Бадрак бабайның төп килеп утырган урыны Гиндуллин Фәтхелислам урыны, диләр. Мин белгәндә җир юк иде, түлке флант бирелгән. Җирне сатып алганнар, Рәвиз чыккач, боларны куа башлаганнар. Болар әйткәннәр:

                — Соң без шул гомердән тордык, безгә җир бир, — дигәннәр. Шун- нан алар күчеп утырганнар. Аларның күчеп утыруына ундүртенче елны кырык биш ел диләр иде, хәзер йөз дә сигез ел була. Типтәрләр төрле җирдән килгәннәр, иске закуннан качып килгән кешеләр булган. Бадрак бабай шалашта утырганда судан бер йомычка агып килә. Бадрак бабай менеп китсә, бер кеше чолок эшләп утырган. Шуннан Бадрак аңа ки- тәргә кушкан.

                — Мин бит кысык итмәем, бер үзем генә,— дигән теге кеше. Шун- нан Берләч булып киткән. Үләй авылы турында болай ишеткәнем бар. Болар ике агай-эне боярда хезмәт итеп торган. Бояр әйткән боларга: сез бик күп хезмәт иттегез, давай чукыныгыз, өйләнегез, хатын алып бирәм, җир бирәм, дигән. Боларның фамилиясе Үләйдер, шулай хисап итәм мин. Берсе риза булган чукынырга. Бирскиның бу ягында Үләй дигән урыс авылы бар, монысы да Үләй, тегесе дә Үләй, икесе дә берту- ган булган. Берсе чукынырга теләмәенчә кача. Шуннан килеп керә мон- да. Бадрак бабасына сөйләп бирә:

                — Шулай-шулай, мине чукындырырга иттеләр, мин качтым,— ди. Моны жәллиләр, җир ярып бирә, үзенең кызын бирә Бадрак бабасы. Аннан соң абхут чыга ул, зимләмир абхут ясап йөри: Үләй үзе урысча белә икән. Моны ишеткәч китә ул боярга:

                — Давай, мин җирне абхут итәм, зимләмир белән җибәр.

                Зимләмир белән абхут итә бу. Яңа Бикмәт кырыннан, Берләч кырын- нан, Калмык кырыннан, Силасау кырыннан, аннан урманга кереп китә, аннан Крищонка кырыннан, Әреләнбәк кырыннан, Биштим кырыннан Бикмәткә кадәр әйләндереп ала абхут. Эш бетә, падписать итәләр. Баралар боярга, күрсәтәләр.

                — Ә Бадрак кая калды? дигән бояр.

                — Эчтә калды.

                — Бадракны читтә калдырса Үләйнеке була җир, эчтә калдыр- гач — Бадракныкы була җир, — ди бояр. Аннан Үләй, җир бүлеп биреп, яңадан килешеп киткәннәр. Әле дә безне «Үлейски абхут» диләр.

                САРАШТЫБАШ

                Моннан ерак түгел Олы Боргын дигән авыл бар. Шул авылда бик күренекле, гыйлемле Басыйр дигән карт яшәгән. Менә шул укымышлы Басыйр карт, ямьле июнь айларында, Әхмәт дигән хәзрәтне кунакка чакыра. Июньнең бер матур көнендә өч ат җиктереп, хәзрәт белән оста- бикәне утыртып, Габделкәрим исемле кучер юлга чыгалар. Алар Олы Боргынга таба юл тоталар.

                Авылның көньягындагы Йөгәмәш авылын үтеп, алты километр кил- гәч, Ишембай тавын төшәләр дә, кечкенә болында тукталалар. Остабикә белән Әхмәт хәзрәт, ял итәргә дип, фаэтоннан төшәләр. Урман кырына килеп утыралар. Бу чакта кигәвеннәр күп була. Атлар да тик тормый башлаган. Габделкәрим «хәзрәтләр фаэтонга утырганнар» дип уйлый һәм атларны чаптырып, урман буйлап юлын дәвам итә. Бераз баргач, биек тауга килеп җитә. Тау менгәндә кучер атның аркалыгын төшерә, атны ял иттерә. Менә шуннан бирле бу тау Атъял тавы дип тарихка кереп кала.

                Боргын авылына килеп җиткәч, тройканы күрү белән өй хуҗалары капка ачалар. Кунаклар каршы алырга җыелганнар. Кучер сикереп төшә. Хәзрәт белән остабикәне төшерергә дип барса, ни күзләре белән күрсен, фаэтонда хәзрәт тә, остабикә дә юк.

                Габделкәрим сузып кына сөйли торган булган: — И-и-и, теге Ишембай тавында тукталган идек, шунда калгандыр, күрәсең. Чебен-черки күп иде, атлар тик тормый, — ди. Шуннан берничә кунакны ияртеп, сораша-сораша, дин әһелләрен эзләп китә. Юлда очра- ган кешеләр болардан: — Болай кемне эзлисез? — дип сорыйлар икән. Очраган бер кеше сораша.

                — Мулланы — үзебезгә баш кешене эзлибез, — диләр икән.

                Күпмедер юл үткәч, эзләргә чыгучылар остабикә белән хәзрәтне очраталар. Алар өч чакрым араны җәяү үткән булалар, кара урман эченнән җәяү. Шулай итеп кызык кына исем килеп чыга. Габделкәрим сорашты «башны» - мулла тапты «башны».

                Кара урман эченнән җәяү атлау ул вакытта Әхмәт хәзрәткә нык тәэсир итә. Ул, Кызылъяр авылына кайту белән, үзе аттан калган урын- да авыл төзү турында земство бүлеге аша эш йөртә. Земство башлык- лары хәзрәтнең үтенечен кире какмыйлар һәм урман эчендә авыл төзер- гә булалар. Урманны кисәләр. Бөтен ярлы халык җирне агачлардан чистарту эше белән мәшгуль була. Шуннан соң Кызылъяр авылыннан ярлы-ябагай, үсмер ятимнәрне теркәп, исемлек төзеп, авылга Сорашты- баш исеме биреп, күчерә башлыйлар. Исемлектә: Саттаров Шәйхетдин, Бикташев Хәким, Хөснетдинов Суфьян, Шәмсетдин карт, Гыйззәт карт, Миннегали, Мөлек, Әхтәметдин, Гыймади Вәлиевлар, Нигъмәтҗан, Габ- делкәрим, Шәйдулла, Госман, Исламгали, Шагый, Мөхәммәт, Нигъмәт- җан, өч туган Бикташевлар. Шулай итеп егерме яшь кеше: кайберләре егет, кайберләре балалары белән. Безнең монда дүрт туган килә. Монда килгән кешеләрнең атлары булмый. Төннәрен зур итеп учак якканнар.

                Бервакыт караңгы урман ягында ут күреп, күрше Максим авылында яшәүче удмуртлар шиккә төшәләр һәм разведка ясыйлар.

                Монда килгән халыкны куу максаты белән отряд төзиләр. Сораш- тыбашлар арасында дөнья күргән Суфьян, Шәйхетдин кебек кешеләр була. Алар максимлыларга каршы сугышыр өчен икегә бүленәләр: бе- рәүләр агач егып юлны бикли, икенчеләре сөйләштереп тора.

                Соңыннан максимлылар атларын ташлап качалар. Шулай итеп, Сораштыбашлар атлы булып калалар. Моннан соң да Сораштыбашка күп кенә һөҗүм итүләр була, ләкин балта, күсәк белән коралланган ке- шеләр бу һөҗүмне кире кайтаралар.

                Шуннан инде агачлардан өйләр салып, урманлык җирләрне әрчеп, беренче буразналар сызалар.

                ИСКЕ КАБАН

                Кешеләр, шушы авылга килеп утыргач та, аңа исем эзли башлый- лар. Озак кына уйлашканнан соң шундый карарга киләләр.

                Ауга чыкканда иң беренче нинди җәнлек очрый, шуның исемен бирергә. Икенче көнне ауга чыккач та аларга кабан дуңгызы очрый. Авылга «Кабан» дигән исем бирәләр. Бераздан бу авылның бераз халкы икенче урынга күчә. Анысын «Яңа Кабан» дип атыйлар. Ә бусы «Иске Кабан» булып кала.

                ТЕРЕГУЛОВКА

                Патша вакытында хәле җитә алган кешеләр үзләренә җир сатып ала торган булганнар. Җир сатып алган кешеләрнең кайберләре авылда гына калган, ә кайберләре авылдан аерылып, күчеп урнаша торган була- лар. Татарлар андый җирне хуторлар дип йөртә. Мәсәлән, Дәүләт ху- торы, Шәмси хуторы, Терегулов хуторы.

                Бер абзый шулай, үзенең өч улы белән сатып алган җиренә күчеп утыра. Дөнья көтәләр. Бермәлне чиновниклар килеп чыга монда, руслар булалар болар. Исеменең, фамилиясенең кем булуын сорыйлар. Аңламый бу. «Кемнәр белән күчеп утырдың?» — дип сорыйлар икән дип уйлый.

                — Өч улым белән, өч улым белән, — ди. Русча да әйтеп күрсәтә: — Три улымов, — дип. Тегеләр, аның фамилиясе шулай икән дип, «Триулымов» дип язып киткәннәр. Бу хуторга шундый исем бирелгән. Вакыт үтә, бу исем үзгәрә, гадиләнә бара. Башта Триулымов булса, аннары Терегуловка булган.

                ИБРАЙ

                Безнең-авылда читтән җыелган халык. Өч төрле: типтәр, алатыр, мишәр. Тәүдә бер акланга утырганнар, Үзәнбаш Ибрай булган авыл- ның исеме. Аңарга бер өч йөз еллар бар инде. Без Төмән халкыбыз. Ульянскидан, Суксу дигән җирдән картатайның әтисе килгән. Җирсез

                куылып килгән халык. Тормышлары бик хөрт иде, алама иде. Егерме ел байда йөрдем. Бераз җирне тартып алганнар да байларга сатканнар. Алатырның җире күбрәк, душка дүрт дисәтинә. Типтәргә өч әчменник кенә. Мишәр белән типтәр бергә булган инде. Иң тәү килгән кеше, ба- байларның әйтешеннән, икәү булганнар. Казан ягыннан килгән ике кеше. Ибраһим, Яңабай - икесе дә типтәрләр. Җирләре Төрөмбәт башкорт- ларыныкы булган. Шушы авылның утырышлары һәйбәт, ямьле булгач аннан күчеп утырганнар. Ике йөз илле еллар чамасы бар бу авылның башлап утыруына. Казан нисендә, Алатыр дигән авылдан, алатыр дигән халыклар килеп: «шушында утырыйк» дип, килеп кушылганнар. Ике йөз ел элек. Саратовтан да мишәрләр булган, соңгырак вакытларда килгәннәр.

                СОЛТАНМОРАТ

                Солтанморат авылының килүенә дүрт йөз ел чамасы, бабайлар сөй- ләвенчә. Баштан килгәннәр монда кыргыз бабайлар. Ике чакрым чама- сы тау кырына, су буена утырганнар. Аның үзенең агай-энесе җиде-сигез хуҗалыктан торган. Агачлык шәп булган. Көн битендәге ягында җиләк, теге ягында чия, шомырт, чикләвек күп булган. Кышын куян күп булган. Без белгәндә бар иде инде ташлар, язу-фәләне юк, Кыргызлы тавы, Кыр- гызлы зираты, Кыргызлы елгасы дип сөйлиләр әле дә. Уналты-унҗиде ел торганнан соң тагын бер кабилә татар килгән. Алар хәзерге ферма янына утырган. Алар килгәч, кыргыз киткән. Ферма янында, тауның нәкъ түбәсендә утырганнар, иске авыл тавы. Татар бабайларның киле- шен Бирскидан дип ишеткәләгән бар, Солтанморат исемле карт булган. Алатырлар, Бакайлар белән бер чорда килгәннәр. Җирләре аз. Авыл халкын башкортлар мишәр дип йөртәләр. Метрикаларда мишәр. Безнең бабайлар җирне сатып алып килеп утырмаган. Ул вакытта бер кем дә булмаган, буш булган. Сатып алган дигәнне ишеткәнем юк. Паружга килеп утырганнар.

                АКА

                Менә безнең бу Ака авылы мең дә җиденче елга кергәч салынган. Монда булган безнең Кесәкәй дигән бабай, шул килеп утырган. Кесәкәй бабай бу җиргә утырган вакытта урман булган, бер җирдә күренмәгән урман булган, шунда килеп утырган ул. Бабай килеп утырганда, бер хатыны булган, шуннан дүрт хатын алган. Дүрт хатыннан тугыз малай, алты кыз булган. Шуннан өйләр салынган, биш-алты өй салынган. Биш- алты өй салынгач, кала уртасы дип йөрткәннәр ул тирәне, түбәнге урам- да булган ул... Кесәкәй бабай үзе, төп нәселе килгән Бөре өязе Янакуш авылыннан. Шул якка хәбәр иткән килергә типтәрләргә, анда җирсез типтәр халкы булган. Ә үзе мишәр безнең бабай. Шуннан типтәрләрне китертеп утырткан монда. Авыл зураеп киткән, бер иллеләгән өй җыел- ган. Шуннан иген игә башлаганнар агачларны төпләп. Ул чакта җәнлек

                тә күп булган, җәнлек тә тотканнар. Монда чәчкәннәр арыш, арпа, солы, шуларны гына чәчкәннәр башта. Шуннан авыл зурая-зурая, си- гезенче йөзгә чыккан вакытларда авыл байтак кына булган инде. Күп кенә типтәр халыгы килгән. Безнең хәзерге авылда бер утыз пратсинты типтәр, калганы мишәр, биш пратсинт килгән Казан татарлары бар инде. Алар барсы да, бөтенесе дә татар булып язылып йөриләр инде: мишәр дә түгел, типтәр дә түгел, Казан татары дип тә әйтми. Элек Казан татар- ларын мещанин дип язып йөрттеләр. Базар булган инде авыл зурай- гачыннан. 1850 елларны базар ачылган. Базар ачылгач, төрле яктан сәүдәгәрләр килгән Акага, Казан кешеләре. Шулар килеп магазиннар, кибетләр ачып сату итеп торганнар. Аларның нәселләре калган инде хәзер мондагы кеше булып. XIX гасырның соңгы яртысында авыл бик баеган иде. Өч урында тирмән салдырганнар. Ашлык бу тирәдә күп игелгән. Казаннан килгән Хафиз бабай ашлык белән сәүдә иткән. Аш- лыкны Әй белән агызып, Уфимкәгә төшеп, шул көйгә әллә кая Питер- бургка кадәр алып барган. Шунда саткан, миллионщик булган. Ул 1918 елны картаеп үлде, аның йорты утыра әле дә, йорты калды колхозныкы булып. Ир балалары юк иде, кыз балалары бар да килеп китәләр монда кунакка читтән.

                ӨЧ ТИЕН

                Булган бер мосафир, ягъни ил гизүче. Китеп бара икән шулай юл буйлап, ни күрсен, юлда акча ята. Бик шатлана моңа ярлы мосафир һәм әйтә:

                — Күп җирләрдә булдым, озын юллар гиздем, тик бәхетне тапма- дым, — ди. - Бу өч тиен акча юкка гына булмас, ходай бирде аны миңа, — ди. — Бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына, шуннан да шәп җир булмас, — ди.

                Йорт салып, кәләш алып җибәрә. Авыл исеме шуннан торып калган.

                КОТЛЫМБӘТ

                Котлымбәт карьясе Пугачев бу җирләргә килүдән бер микъдар сәнәләр элгәре утырган булырга кирәк. Котлымбәт дип исем бирүләре, Котлы Әмәт намында бер адәм килеп утырып, Котлымбәт исемендә булып калган. Котлымбәт бабамыз Казан ягында Тау иле карьясендә туып үскән адәм булган. Аның бу җирләргә килеп утыруының сәбәбе бу рәвештә булган.

                Ләкин әүвәлдә Науруз бабаң тарихын зикер кыйлып язмыйча Кот- лымбәт бабамызның хәле килеп чыкмай.

                Науруз баба шулай ук Казан ягында тугып үскән адәм булып, аның әткәсе дә заманасында хөкүмәткә күп хезмәт итүче адәмләр җөмләсен- нән булып, шул заманда солдат хезмәте итүгә авылга ничә адәм кирәге өчен язу килеп, һәм шул тугрыда авыл картлары җыелыш ясап, хез- мәт итүгә җарардай егетләрне тәфтиш кыйлып, үзләре тотып җибәрер булганнар. Науруз бабаның әткәсе егетләрне сайлап хезмәткә җибәрү тугрысында авыл саен йөреп, күп хезмәт итүче булып йөргән вакытта, фани дөнья һич кемгә вафа кыйлмай, «көлле, нәфсүн заикатүл мәүтә» мууҗебенчә, кара җир кулына алган. Науруз бабаның әткәсе вафат бәгъдендә әүвәлдә килә торган солдат хезмәте хакында авылга ничә адәмгә язу килеп, мәзкүр авыл картлары җыелып тәфтиш кыйла баш- ладылар.

                «Менә Наурузны тотып бирәбез, аның атасы бу тугрыда күп адәм- нәрнең башына җитде» дип, баштан Наурузны җибәрмәкче булганнар. Мәзкүр җыелышта Науруз үзе дә булып, шул сүзне ишетү белән ка- ча башлап, аны күп адәмнәр артында тотарга чыгып, каршыда зур су тугры килеп, шул судан аркылы чыгып, кара урманга кереп котылып калган. Шул чыгудан үз авылына кайтмай үзенә күп иптәш җыеп, калын урманнарда торып гомер кичерә башлаганнар. Каю вакытларда юлда йөри торган сату кәрваннарына һөҗүм кыйлып, мал төшереп тора баш- лаганнар. Мәзкүр җыелган шәйкәләрендә егерме ике адәм булып һәр каюсы үзе кеби яшьләр булган. Науруз барына баш булып, хезмәткә кушкан урынга «баш өсте» дип, һич карышмай хезмәт итәр булганнар.

                Бундай адәмнәр кәрван һәм юлчыларга күп зыян китереп, болар хөкүмәткә ишетелеп, хөкүмәт шушы тугрыда, бундай адәмнәр хакында бик яхшы күркәм карар чыгарып:

                — Әгәр дә, шушындый адәмнәр үз ихтыярлары белән килеп буй- сыначак булсалар, үзләре теләгән урыннан җир-су бирелеп һәм үзен кабилә башлыгы итеп, утырган авыл һәркайсының үз исеменә булачак, — дигән. Хөкүмәт тарафыннан чыгарылган карарны ишетеп, зикер кый- лынган егерме ике адәм җыелып, шушы тугрыда күп сүзләр булган соңында, һәр кайсысының исемнәрен зикер кыйлып, хөкүмәткә үз ихты- ярлары белән буйсынырга приговор төзүгә карар кыйлынып, икенче көн приговор ясалып, мәзкүр приговорны Уфа губернасы тарафына алып бару өчен Науруз баба белән Котлымбәт бабамызны төбәп куелып, һәм арада көннәр күп үткәрмичә иртән торып, хәерле сәгатьтә тройка кара атлар җигелеп, Науруз баба түргә, Котлымбәт бабамыз кучергә утырып, бер заман Уфа шәһәренә барып керәләр.

                Губернатор капкасы ачык, ләкин капка төбендә ике якта жандар- лар тора. Науруз баба үзенең гайрәтле булуыннан, Котлымбәт баба-

                мызга атларны нык тотарга кушып һәм ачык капкадан рөхсәтсез чабып кереп тә китеп, губернатор ишеге төбенә барып тукталу белән жандарлар килеп тотып алулары булган, аларга тиз генә җавап биреп, губернатор- ның керүгә рөхсәт булып, Котлымбәт бабамыз атлар янында калып, Науруз бабай кереп тә киткән. Ләкин кергән вакытта бер жандар кулын- нан тотып, губернаторның тора торган кумытка җиткәннән соңында, кулыннан җибәрмәй торган вакытында губернатор килеп:

                — Җибәр кулыннан, сөйли торган сүзен сөйләсен! — дигәч, при- говорны губернаторга биреп, укый башлау белән, торып үз янына уты- рырга әмер булып, укыган вакытта һәр җөмләгә җитү белән: «бу эш дөрестме, Науруз?»— дип сорый барып, тәмамынча кадәрле шилә рә- вешдә укып, сорап, тәфтиш кыйлганнан соң:

                — Науруз, сабыр итегез, әбит хәзерләнә, иптәшегез бармы? — дип сораган:

                — Бар, икәү килдек, - дигәч:

                — Иптәшегез шушы приговорга кергән адәмнәрдәнме? — дип со- раган.

                — Дөрест, шушы приговордагы адәмнәрдән, — дию белән керергә рөхсәт булып, әбит һәм чәйдән соң губернатор әйткән:

                Науруз, сез сабыр итеп торыгыз, бу тугрыда мин сезнең хакта Оренбург губернаторына бик яхшы итеп үз кулым илән язу язып, ку- лыгызга бирәмен. Шул язу белән Оренбург губернаторына барып күре- неп, сезгә кайдан җир-су бирәчәген ул беләдер, план аның кулында, — дип үзе язып, мәзкүр язуны Наурузның кулына биреп, башыннан сыпырып чыгарып җибәрә.

                Алар тора торган үз ватаннарына кайтып, иптәшләре белән киңәш иткәннән соң, Оренбурга баруга Науруз белән Ягъкуб бабаны төбәп, бер көн хәерле сәгатьтә сәфәр чыгып, Оренбурга җитеп, мәзкүр кәгазь- не губернаторга биреп, укый башлау белән бонларга бик ачык вә күркәм йөз белән илтифат итеп язуны укыганнан соң:

                — Науруз, сез хәзер фәлән йортка барыгыз, анда сезгә ашамак һәм эчмәк, яту-тору өчен урын хәзер, расход безнең өстә, сезгә монда берка- дәр торырга тугры килә, — дип чыгарып җибәрә. Шуннан соң губернатор шушы турыда падишаһка гариза җибәреп, тиз генә ул гариза падишаһ- тан әйләнеп тә кайта. Падишаһтан килгән кәгазьне ачып укып караса- лар, анда буйлә рәвештә язган була: «Оренбургтан Казанга кадәрле олуг юл булачак. Мәзкүр юл буена аларның һәрберсен утыртырга тугры килә. Ләкин ике авыл арасы 15 чакрымнан ким булмасын! — дигән хә- бәр килә. Шушы хәбәрне укып ишетү белән, Науруз белән Ягъкуб чакы- рылып килеп, губернатор тора торган кәнцәләргә керәләр. Шундук урын бирелеп, губернатор падишаһтан килгән кәгазьне укып:

                — Сез хәзер падишаһның якын адәмнәреннән булып, һәр каюгызга җир-су бирелеп, һәр береңез бер кабилә башлыгы булуга әмер кыйлган. Падишаһның шушы күркәм васыятен кабул итеп тотуга сезне әмер кый- лам! — дигән сүзне ишетү белән, Науруз белән Ягъкуб ризалыкларын күрсәтеп китәләр дә, тора торган ватаннарына кайтып, иптәшләре белән киңәш кыйлганнан соң, бу эшкә һәр каюсы риза булып, Науруз белән Котлымбәт бабай янә сәфәр чыгып Оренбургка җитеп, губернаторга күренеп, боларны ачык йөз белән каршы алып, Науруз бабайны план буенча Казанга кадәре авыл утырту өчен өстенә йөкләтеп һәм Наурузга бер микъдар чин бирелеп, һәм шул баруларыннан кайтмаенча, аларга инженерлар бирелеп, план буенча төзелә торган олуг юл буена һәрберсен утырта килеп, Науруз бабай Оренбургтан чыгып, Сакмар буена җиткән- дә үзенә тору өчен урын билгеләп утыруга сораган. Ләкин анда утыру- ны мәгъкуль күрмәгәннәр.

                — Монда солдатның күп йөри торган юл өсте, сиңа тынлык бирмәс- ләр, — дигәч, инженерларның сүзен кабул итеп, үзенә насыйп урын шушы хәзерендә яши торган, үз исеменә куелган Науруз сахрасы насыйп бу- лып, шунда утырып яшәгән. Гомер итеп дөньядан кичкән.

                Шуннан соң килеп, безнең Котлымбәт бабамызга шушы яши торган үз исеменә куелган Котлымбәт сахралары насыйп булып, рәхәтлек бер- лән гомер кичеп дөньядан күчкән. Ләкин һәр берсенә падишаһ фәрманы буйлә рәвештә булган: нинди женестән булса да, килгән адәмнәрне кабул итәргә, утырырга рөхсәт бирергә.

                Һәм шуның өчен безнең Котлымбәт карьясендә дүрт-биш төрле нәсел- дән халык бар. Беренче — типтәр, икенче — башкорт, өченче — ар, дүр- тенче — чуваш нәселләре. Болар һәр кайсы, шушы урынга килеп, ислам диненә кереп утырган адәмнәр. Шушы елдан берничә Әшер һәм Ягъкуб бабайлар үзләренә насыйп булган урынга, олуг юл буенча Казанга ка- дәре утырганнар.

                Дусмәт - Дуст Өммәт намында. Дусмәт, Әшер һәм Ягъкуб ба- байларның каю тарафта тугып үсүләре мәгълүм түгел.

                Шушы олуг юл буена утырган адәмнәрнең каю вакытта килеп утыр- ганга ачык тарих булмаса да, сүзем башында, «Пугачев бу җирләргә килүдән әүвәл утырган булырга кирәк», дип киткән идем.

                Бу сүзнең дөрест булуын Науруз бабаның тарихыннан аңларсыз. Наурузның Яңабирде намында бик күркәм вә бик зирәк бер углы бу- лып, әткәсе кабилә башлыгы булып калып, хөкүмәткә бик зур эшләр күрсәткәнлектән, аңа капитан ләвазимы бирелеп яшәгән вакытта Пу- гачевның бу тарафка килеп җиткәнен ишетеп, яхшы атка атланып, Орен- бург шәһәренә барып керә. Шуннан күп заман да үтми, Пугачев гаскәре Оренбургка җитеп, шәһәрне камап ала. Ләкин күп вакыт мохасәрә кыйлганнан соң, шәһәргә керә алмай кире Җаек буена барып, Җаекта үзе урынына бер атаманын калдырып, Пугачев үзе гаскәре белән, шу- шы безнең олуг юл буена килеп, шушы тарафка килгән вакытта, Орен- бургтан мәзкүр Науруз бабаның углы Яңабирде бабай берлән күп гаскәр килеп, «Кеше кырылган» буенда ике гаскәр кара-каршы килеп, бик зур сугыш булып, күп адәмнәр кырылып, Пугачев артка чигәргә мәҗбүр

                булып, безнең сахрага килеп, бер микъдар көннәр карарланган. Кара- выл тавы исемләнеп калуга мәзкүр Пугачевның гаскәре каравыл торган тау һәм «Кеше кырылган буе» дип исемләнеп калуга мәзкүр ике гаскәр кара-каршы килеп күп адәмнәр вафат булганлыктан «Кеше кырылган буе» аталып калган.

                Пугачев бу җирләрдән үтеп, Казанны алу нияте берлән барулары 1774 нче ел, яз айларында булуы ачык тарихлар күрсәтә. Шаять соңын- нан зикер кыйлып язармын.

                Шушы зикер кыйлынмыш, Яңабирде бабайның тарихына караганда, Пугачев килүдән бер микъдар мокаддәм утырган булырга кирәк.

                Шушы язган тарихымыз Науруз карьясында, шушы без утырган җирләрнең язылган зур криб булып, шушында язылган вакыйгалар һәр каюсы дөрест булып, калын яшел кәгазьдә русча кәләмдә язылып, күп урыннары тузып, ертылып танымаслык дәрәҗәгә җитеп, мәзкүр криб берлән бергә тегеп, бер кнәгәдә булган.

                Науруз карьясында Мөфәззал намында сиксән яшендәге адәм ничә мәртәбә укып, тәфтиш кыйлып, укып чыгуын бәян кыйла. Ләкин шушы криб берлән һәр каюмызга хаҗәт булган сөекле тарихымызның юга- луына үзе сәбәп кыйлган: сөйләвенә караганда, моннан ничә еллар элек Науруз һәм Котлымбәт авылына бирелгән җирләргә урыс карьяләре утырган. Ләкин шушы чакта Науруз авылы адәмнәре, шул рәвешчә зур җыелыш ясап, киңәш итәләр: «Кулымыздагы криб берлән хөкүмәткә күрсәтеп гариза бирсәк, бездән соң яңа килеп, безнең җиргә утырган авылларны урыныннан күчерәмез, яисә күчмәгәнләрдән безнең җире- мезгә утырган һәр каю авыллардан бик зур дань түләтәмез», — дип. Шул фикер берлән Науруз халкы бик зур җыелыш ясап, күп мешавәрәт- тән соң югарыда зикер кыйлынмыш Мөфәззал нам адәмне җибәрергә булалар. Аларга шушы хакта приговор төзеп хөкүмәткә алып барып күренү өчен бер яхшы язу белгән руска хаҗәт төшә. Язуга ни кадәр со- раса да бирүгә разый булырга карар чыгарылып, шул бөтен Науруз авылы җыелган җыелышларында мәзкүр языла торган кәгазьне хөкү- мәткә алып барып күрсәтү өчен яхшы, ачык фикерле адәмнәрдән юга- рыда язылмыш Мөфәззал дигән адәм белән мәшһүр Касим мулла углы Аксак Хөсәенне төбәп, күңелләре тынычлап, җыелыштан таралалар. Хәзер һәрбер авырлыклар шушы ике адәм өстенә йөкләнеп кала.

                Бу адәмнәр, рус карьясенә барып, язуга оста вә фикере ачык булган рус табып, үзенең сораганын биреп яздыралар да, өйдә озак та тормый, икесе сәфәр чыгып, Самарга барып, җир тикшерелә торган мәхкәмәгә кереп, мәзкүр криб берлән хәзер язган гаризаларын бирәләр. Мәхкәмәдә булган адәмнәр укып карыйлар да:

                — Хәзер без аңладык, сез кайтыңыз, эшне яхшы тәфтиш кыйлып сезгә язу җибәрербез, үзеңез монда кабат килеп йөрмәңез, — дип, мәзкүр криб берлән гаризаны, крибкә беркетелгән газиз булган күркәм тарихны шунда алып калалар. Шуннан соң язу да килмәгән, соңыннан тәфтиш кыйлган адәм дә булмаган. Шулай итеп безнең газиз тарихымыз югалуга үзләре сәбәпче булганнар.

                Карыйм үткән гомерләрнең Тарихында ниләр барын, Көтәм рәхәт, көтәм тынлык, Көтәм шатлык хәбәрләрен.

                АБДРАХМАН

                Абдрахман авылының тарихы шундый: безнең шушы җиргә Пинзе губернасы, Красный Слабут * өязеннән Абдрахман бабай башлап килеп карап киткән. Аның чыгып китүенә сәбәп: ул крепостной боярда крестьян булып эшләгән. Аның дүрт баласы булып, бер малае помещикка конюх булып эшләгән. Боярның айгыры аны бәрдереп үтергән. Абдрахман бабай бояр белән ачуланышкан. Шушының соңында Абдрахман бабайга бояр егерме биш розгы бирергә әмер биргән. Абдрахман бабайны, егер- ме биш розгыдан соң, бакчасыннан мәхрүм итеп, җирсез калдырган.

                Шуның соңында Абдрахман бабай шушы помещик кулыннан чыгып ки- • тәргә булган, һәм ул чыгып китеп менә шушы элекке Самар губернасы, Баклан вулысы дигән урынга, Ык буена килеп җир тапкан. Бу җирләр элекке вакытта ерак булмаган Иске Шалты жире булган. Бу урыннан жиде километрда хәзерге Татарстандагы Яңа Шалты урнашкан булган. Өч километр югары якта Никулин дигән чуваш авылы урнашкан булган. * Алар килеп урнашкан вакытта бу җирдә урман булган һәм алар бик фә- кыйрь булганнар, йөргәннәр җәяү. 1832 елны чыгып киткәннәр. Шушы - елда килеп, моннан ун километр ераклыкта урнашкан хәзерге Татар- стандагы Хансияр * авылында кышлаганнар. 1833 нче елда шушы җиргә килеп, зимләнкә казып яши башлаганнар. Унике семья булган, шушы унике семьядан дүртесе ирсез хатыннар, ятимнәр булган. Шулай иттереп алар башта кул көче белән иген игеп, аның соңында килеп ат белән иген игеп, шунда яши башлаганнар. Аларның арасында һөнәрче булмаган. Бөтен эшләре иген игү белән мал асрау булган. Аның соңында алар шунда яшәп, җир эшләп, икмәк игүгә бик оста булганнар. Революциягә кадәр шушы авыл унике йорттан туксан йортка җитә.

                ЧАГАНЛЫ

                Безнең Чаганлыга килеп утыра Шаһбан исемле кеше: Шаһбан аенда * туган. Алар килә, Пенза губернасының Ләмберә * өязеннән, Тула авылыннан. Шаһбан дүрт малае белән килә монда: Рамазан, Рә- газе, Асан, Шәмгун. Дүрт малай белән килеп утыра. Менә шунда Чаган- лыга. Уйлыйлар: «Ну, нинди исем бирергә авылга? Шаһбан дип әйтсәк, монда Аюхановлар да килгән, аннан соң Усманов дигән дә килгән. Менә бу чокырда чаган үсә. Чаганлы исеме бирәбез!» Вот шуңа калган Чаган-

                лы исеме. Аннан монда әле килгән булган башкортлар, алар килгән Дүртиле * районыннан, берничә йорт. Аларның җире була суның теге ягында, безнеке бу якта. Мишәр дип йөртәләр безне, шуннан килгән халык без...

                УТАР

                Безнең нугайлар килә монда ничә йөз ел элек, сугыштан качып. Вич ыруы белән, бала-чага, дөнья мал-туарлары белән. Качып киләләр Кубань ублысыннан. Һаман килгәннәр шушылай Себер ягына. Киләләр и кунарга туктыйлар, шул казакъ халкына охшашлы халык. Кунган урыннары Кундырау булып чыга. Кунганнан соң бу урын бик ошаган, шунда торып калган алар. Кундырау менә монда утыра, ә безнең Сак- марның бу ягына чыккан нугайлар әнә шул авылдан чыга, казачество- дан. Элек казачество булды безнең бу тирәдә. Орембурский полоса Владивостокка хәтле вич китә казачество. Әнә шуннан качып, безнең бабайлар тагын бу якка чыга Утарга, Сакмарның бу ягына. Менә бу уң яры Сакмарның ыслабудный жир була...

                Жолтыйның түбән ягы — нугай. Алар хәзер дә теттереп нугайча сөйләп китәләр өлкәннәре. Яшьләре инде татар теленә күчәләр. Кунды- раудан күчеп чыккан безнең нугайлар менә шушында. Сарски вримәдә булган бер капитанның җире бу. Шул капитан миһербанлы булгандыр инде, әнә шул боларга подарить итә жирен. Шуңа болар бер ачык жир- гә генә килеп утыралар, нугайлар...

                Инде менә калган нугайлар Кундыраудан Чулпан дигән авылга күчтеләр.

                ӘҖЕ

                Менә бу Әҗе * авылының төзелүенә сәбәп булучы кеше Бурнашев фамилияле, читтән килгән бер татар мирзасы икәнлеге мәгълүмдер. Мәзкүр Бурнашевның каян килүе хакында ике төрле риваять бар. Аның берсе Бурнашевны, Алтын Урда дәүләтенең бетүе алдыннан, үз әтрәде белән Азиядән килеп чыккан итеп күрсәтә. Ул бу урында тора торган мордвалар белән сугышып аларны җиңгән дә, үзе шунда утырып калган. Бурнашевның Азиядән килгән бер кеше булуына нисбәтән, бу авыл да Ази, русча Азиева дип аталган, имеш. Бу Ази дигән сүз соңга таба бераз үзгәртелеп, Әҗе дип йөртелә башлаган. Икенче риваятькә караганда, Бурнашев Казан ханлыгы кул астындагы Борнаш авылыннан чыккан бер кеше икәнлеге беленә. Ул бервакыт Касыйм ханлыгы тарафыннан Ока суының уң ягындагы мишәр, мордва, рус авылларына наместник булып

                билгеләнгән. Аның һаҗәр исемле бик акыллы вә булдыклы хатыны бу- лып, безнең якка килгәч, бер бала калдырып үлгән икән *.

                Шуннан соң Бурнашев үзенә бурычлы булган мордва сәүдәгәренең бик матур кызын, мөселман диненә кертеп, үзенә хатынлыкка алган һәм аңардан тагын бер баласы булган, имеш.

                Худуй бабай Биришевның чукындырылудан куркып үз гаиләсе белән Үгрәүдән Әжегә качып килүе Иван Грозный заманында булганлыктан, Әҗенең башлап төзелүенә, һәрхәлдә, өч йөз илле еллардан да ким тү- гел, дигән бер хөкемне бирергә мөмкин.

                Әҗедәге хәзерге Бурнашевларга ерактагы баба булган Әлмөхәм- мәтнең берсе Рәжәп *, икенчесе Исәнгилде исемле ике баласы бар иде. Боларның һәр икесенең дә ир балалары булып, хәзерге Полтара Гәрәй, Шәмрәй, Мортаза гусар ыруглары вә башка шуларга кардәшлекләре булган Бурнашевлар - Рәҗәптән; Тимай, Чикмай, Васиг, Симай, Бәхти, Сафъян, Сусыр, Мәрҗи, Сапук, Хуҗа ыруглары вә башкалар Исәнгил- дедән таралганнар.

                Әҗенең эшлекле коммунистларыннан Ибраһим иптәш Бурнашев Әлмөхәммәткә Исәнгилде аркылы түбәндәге рәвештә барып тоташа: Ибраһимның атасы Рәхмәтулла, аның атасы Әбүшахман, аның атасы Бәхтияр, аның атасы Хәлим, аның атасы Муса, аның атасы Исәнбай, аның атасы Буранбай, аның атасы Исәнгилде, аның атасы Әлмөхәммәт, Бурнашев.

                Хәзерге вакытта Мәскәүдә торучы вә татар балалары тормышыннан берничә рисалә язып нәшер иткән мөхәррир Гариф Бурнашевның нәселе дә Әлмөхәммәткә Исәнгилде аркылы барып кушыладыр.

                Әҗенең башлап салынган урыны хәзерге Герәзни урамы булып, уртасыннан һәрвакыт бер чишмәнең суы агып торган.

                Әҗе авылы башта бик кечкенә булып, барлыгы берничә йорттан гына гыйбарәт икән. Андагы торучылар, үзләрендә гомуми каберстан юклык сәбәпле, байтак вакытка кадәр үлекләрен Касыйм каласындагы бистә дигән урынга илтеп күмгәннәр. Әҗенең чынлап зураеп китүе тирә- ягындагы татар авылларын көчләп чукындыра башлаганнан соңдыр. Бу вакыт Әже авылы бу эштән котылып калса да, аның тирәсендәге башка авыллар котыла алмаганнар. Хәзерге Исләй, Үкрәү, Саура, Ку- шаби, Әмәч, Мухин-Паләнә, Бидиш, Ирмеш, Пинка, Тимши, Новоселов- ка, Кансау шикелле рус авыллары элек татар авыллары булганнар. Менә Ашул вакыйгаларда кайбер гаиләләргә йорт-җирләрен ташлап, гомер- леккә үз авылларыннан качып китәргә һәм Әжегә килеп урынлашырга туры килде. Кайсылары исә, үз авылларыннан качсалар да, туры бу авылның үзенә үк килмәенчә, аның тирәсендәге тынрак урыннарда ка- чып-посып тора башладылар. Әженең туры үзенә качучылар Бадра- ковлар һәм Байчыговлар булып, алар Яна Саладан. Худуй Биришов үз гаиләсе белән Үгрәүдән килде.

                Бәйсеровлар, Такмактан качып килеп, элек Бичернаты янында утыр- ганнар. Урмановлар да, шулай ук чукындырылудан куркып, Үгрәүдән качып киткәннәр дә Әже тирәсендә урманнарда яшәгәннәр. Бераздан Сурка дигән җиргә урынлашып, Әҗегә күчкәнгә кадәр анда байтак ва- кытлар торганнар. 1911 елдагы жир өләшенүгә чаклы Урманов фами-

                лияле кешеләрнең җирләре күбесенчә Суркада иде. Элегрәк Суркада сукалаганда өй эчендә кирәк була торган әйберләр: савыт-саба сынык- лары вә башка шундый нәрсәләр табыла икән. Урманов фамилиясе Бур- нашевлардан кала Әҗедә иң күп халыклы фамилия булып, Октябрь революциясе корбаннарыннан коммунист Хәсән Урманов та бу фами- лиядән чыккан бер кешедер.

                Яртуковларның кайдан күчеп килгәнлекләре ачык билгеле булмаса да, аларның башта Уску астында Ярмаковски пустошь дигән урында, Канчуровларның елгачык янындагы Канчура кашларында торганлык- лары мәгълүмдер. Болар тора-бара шул урыннарын ташлап, йортларын Әҗегә күчергәннәр...

                Бик сирәк булса да, мордваларның бәгъзе берәүләре исламиятне дә кабул иткәләгәннәр. Мәсәлән, бер вакыт ирзә* бүлегенә мәнсуб бер кеше исламиятне кабул иткән дә Әҗедә тора башлаган. Хәзерге Ирзин фамилияле кешеләр шуңардан таралганнар. Менә шундый төрле фамилиягә мәнсуб булган читтән килеп утыручылар күбәйгәнгә күрә, Әже авылы бик зураеп, соңа таба бөтен губернада бердәнбер зур татар авылы булып әверелде.

                БОСТАН

                Мин бабаларымыздан ишетүемә бинаән, Бостан * халкы Әстерхан- нан, Әҗе халкы Үргәнчтән күчеп килгәннәр. Касыймда бервакытлар хан кытлыгы булгач, Кырым ханы, Миңлегәрәй * хан булырга кирәк, углы Дәүләтхан яки Дәүләтгәрәй * ханны Касыймга хан итеп күндерсә дә, ул зат килүе белән ни сәбәнтәндер Касыймны хуш күрми, хаж кылу бәһанәсе берлә Мәккә Мөкәрәмәгә * сәфәр иткән. Аннан Касыймга кайтмый, тугры Әстерханга юнәлгән. Бервакытлар Миңлегәрәй хан, мон- нан хәбәрдар булгач, углына мөрәҗәгать итеп:

                — Ни өчен Касыймны ташлап киттең? - дигәч, Дәүләтгәрәй:

                — Касыймда хан булып торырга күңелсез, зира ки мөселман бик аз, - димеш.

                Миңлегәрәй хан:

                — Әлбәттә Касыймны ташларга ярамас, Әстерханнан ни кадәр кү- чеп баручылар табылса, күчереп алып бар да, Касыйм ханлыгы тәшкил ит! дигән. Шуңа күрә Дәүләтхан, ике меңле өйдән гыйбарәт гаилә алып килеп, яңадан Касыймда ханлык мәснәденә муафикъ булмыш. Дәүләтхан вафат булгач, аның урнына углы Дуси - Дусмөхәммәт * хан булып торса да, бәгъзе бер күңелсез вакыйгалар чыгып, ханлыгын- нан ваз кичкән вә баягы Әстерханнан күчкән халык белән Бостан дигән карьягә килеп, имамәтчелек кыйлып торган. Бостан имамнары шул

                Дәүләтхан әүлядыннан, Дәүлиханов фамилиясеннән булып килә. Ул Дәүләтханов булып, соңыннан Дәүлиханов йөртелгән. Әмма югарыдагы Дусмөхәммәт урынына Шаһкол нәселеннӘН Фатыйма*, хан булып, • Касыйм ханлыгының ахыр дәверенә кадәр Шаһкол әүляденнән хан була.

                Бу вакыйгаларның хакыйкатькә якынлыгына галәмәтләр: Бостан халкының теле Әстерхан халкының теленә мөшәбһәтледер. Минем белүемчә дә, моннан кырык еллар мокаддәм киемнәре дә Әстерхан та- тарларының киемнәре тарызында иде, әмма хәзерендә башкачаланып бара.

                Әже халкына килгәндә, анлар хакында бу риваять бар: Үргәнечтә хан углы (Габделгазиз исемендә булса кирәк) атасыннан наразый бу- лып, ике мең нәфәр гаскәре белән, Русиягә качып килгән. Ул вакыт- ларда Мәскәү падишаһы Василий *, анларны кабул итеп, Касыйм янын- да байтак жир биреп (хәзер Әже карьясе тәшкил ителгән урын), шуны ватан кыйлуга әмер иткән. Ләкин бу урыннарда мөселман аз булып, кү брәк мордва-мукшы халкы булганлыктан, Василий падишаһның әмере белә монлар хатыннарын ислам диненә кертеп никахланганнар вә гаилә тәшкил иткәннәр вә Русия тәбәгасе булып калганнар.

                Бу да хакыйкатьтән бәгыйд түгел. Зира ки Әже халкының кыя- фәтләре дә, телләре дә Үргәнәч үзбәкләренең телләренә охшыйдыр. Мук- шы теленнән дә азрак алыш юк түгел. Янә хатын-кызларында мукшы хатыннары кия торган кызыл каймалы ак күлмәкләр була иде. Минем анам да Әҗедән булганлыктан, анамның әнисен кырык ел моннан элек күрдем. Туксан яшьләрендә иде. Аның сандыгыннан чыгартып, баягы мордва, күлмәкләрен тамаша кыла идек. Дәмулла Шиһабетдин әл- Мәрҗани * галиаррахманның да «Тарихы Болгар» * дигән әсәрендә дә ишарә бар.

                Янә шул әснадә Дусихан, Кырымнан Кырымның могътәбәр әдәм- ләрдән Тимгән исемле кешене җәлеп итеп, ул да Кырымнан Бостанга хәтле, бәлки Ханкирмәнгәчә * дә, канал казып килгән. Халә дә ул канау бар (сукалап бозарга да кайсыдыр падиша тарафыннан мәныг ителгән). «Крымская даруга» * дип атала. Тимер юллар йөрмәс борын, безнең халык шул юл белән Кырымга күп йөрүчәң булганнар. Баягы Тимгән шул җирдә истикамәт итеп, аның Чаныш дигән углы әүляды белән Бәләбәйгә * күченгән. Халә Бәләбәйдә Чаныш фамилиясендә дворяннар бар. Монда Чанышевлар булса да, христиан динендә князләр булып калганнар.

                Бостанның әүвәлге урыны Цна * суының җәнүб гарби тарафында Тимгәндә булса да, бәгъзе бер кысынкылык сәбәпле, суның икенче та- рафына күченеп, Бостан исеме биргәннәр. Тимгәндә фәкать христиан дине кабул иткәннәр генә калып, халә дә Тимгән атала. Ләкин йирләр әле дә булса Бостан милкендә күбрәк кыйсеме.

                Чаныш дип атала торган урманнары да бар, ди, һәм хәзерендә Бостан милкендә.

                АНДРЕЕВКА

                Бу авыл Монголиядән чыккан, диләр, дүрт йөз утыз сигез ел элек. Өлкәне Котлымәт була, сигез баба килә бер урынга. Шул сигез баба өстенә чувашлар килә. Каберләре әле дә бар. Аннан Казан ягыннан чукындырудан качып килгән татарлар да бар. Арада керәшеннәр дә бар иде. Алар, диннәрен кире кайтарырга сорап, патшага барып җитәләр. Патша, имеш, рөхсәт итә. Алар Буа ягыннан, Хуҗасан * дигән авылдан киләләр. Авыл урыны алан була. Тирә-якта кара урман була. Тау башында урман әзерли торган урын икән. Бу якларда аларны пристанщиклар дигәннәр. Идел буенда андыйларны лашман да, бурлак та дигәннәр...

                ИНДЕРКА

                Бу авыл моннан дүрт йөз еллар элек салынган. Монда элек безнең бабай Сафар Акчурин торган. Ул Сафар карт патшага хезмәт иткән, түрә булган. Хезмәттә торган вакытта ниндидер бер эш күрсәткән, әллә Казанга каршы сугышканмы шунда. Шуннан патша сорый моннан:

                — Сиңа нәрсә кирәк, ни телисең? - ди.

                — Миңа җир кирәк, — ди.

                Патша аңа шушы җирләрне бирә. Сордан алып Бистән кырларына хәтле. Сафар карт килеп утырганда, бу тирәдә беркем булмаган. Соңын- нан монда мукшылар да килеп утырганнар.

                Безнең токым болай килә: Сафар, аның улы Давыт, аның улы Иб- раһим, аның улы Шәмсетдин (1791-1896), аның улы Мостафа (1851 елда туган), аның улы мин Мөхәммәтҗан, 1890 елгы.

                Бу авылның тарихы бар иде, ул 1933 елларны янгынга эләкте. Авыл исеменә килгәндә эш шулай. Элек бу авылның исеме Трое булган. Совет чорында безнең авылның исемен алыштыралар. Авыл астында кечкенә генә бер елга бар, аның исеме Ендерка, 1930 елларда авыл исемен Ендерка дип куйдылар, шуннан Индерка дип исемләнеп киткән.

                КОТЫЙ

                Бу тирәлеккә күчкәннәр моннан дүрт йөз еллар элек. Тирә-яктагы җирләрне элекке рус патшаларыннан берсе * Арслан Палкаевка (ул пол- ковник булган диләр) бирә. Ул патшага яхшы службада була. Дворецта патша сорый:

                — Ни бирим бүләккә?

                Арслан сразу җавап кайтармый. Өч көн вакыт сорый уйларга. Уйлый бу: «Акча сорасаң бетә, кием сорасаң - туза, мал-туар мәшә- катьле, җир сорыйм», — ди. Патшага бара да әйтә:

                — Миңа суга батмый, утта янмый торган бүләк бир син, пади- шам, — ди.

                Теге аптырый хәзер. Нәрсә бу... уйлый, таба алмый, аннары әйтә:

                — Иртән кил, — ди.

                Иртәгесен килгәч, Арслан сорый:

                — Жир бир, — ди.

                — Күпме?

                — Өч ат арытырлык урын, ягъни бер ат арыгач, икенче ат белән, аннары өченче ат белән китәргә, круг буйлап, — ди. Патша риза була. Арслан, атлар узган эзгә алма агачлары утыртып, граница ясаттыра, ул алмагачлар колхозлашу заманында гына бетте, яңа границалар бүлү башлангач. Шул кругка Арслан Палкаев алты авыл * оештыра. - «Менә син монда, син монда урнаш», — дип, якыннарына өләшә. Безнең авылга иң әүвәл Котый дигән бабай килгән, аның белән биш-алты семья да күчеп килә. Бу як халкы шул төрле җирдән җыйнала: Тамбов губернасыннан да, Пенза ягыннан да. Монда бу авыллар урнашканчы буш урыннар булган...

                МАЗАРЛЫ

                Бу авыл 1712 елда килеп утырган. Каян килеп утыруы ачык билгеле - түгел, ләкин бабайлар болай сөйли иде: Безнең Мазарлы авылының Хантимер мирза исемле кеше исеменә Петр Беренчедән указ булган. «Бу татарларга, рус дәүләте сугышларында (Кырым сугышында булса кирәк) хезмәт курсәтүләре өчен, 182 кешегә үзләре теләгән төштән җир бирергә», — дигән. «Боларны бөтен түләүләрдән коткарырга», — дигән. «Илле ике семьяга иллешәр четверть кыр, мең купня чабарлык печән- лек җир бирергә», — дигән. «Калганнарына (йөз утыз хуҗалыкка) егерме биш четверть кыр, биш йөз купня чабарлык җир бирелсен», — дигән. Безнең бабайлар җир эзләп кереп, шушы Мазарлы авылы тирә- сенә килеп, җирне шушы тирәдән сайлап алганнар. Бу урында Әзәркә Том исемле чуваш авылы булган. Татарлар Петр Беренче указы буенча монда килеп утырганнар. Ләкин чувашлар, Петр Беренче указына буй- сынмыйча, морзаларны куып җибәргәннәр. Шуннан соң Хантимер морза үзенең бер иптәше белән яңадан Петр Беренче янына киткән. Петр Беренче Казан округы наместникларына «гаскәр, солдат алып, земләмир җибәреп, шул татарларга җирне алып бирергә», дип, указ бирә. Казан наместнигы гаскәр, земләмир биреп Хантимер морзаларны монда җибәрә. Алар, отряд белән килеп, мондагы чувашларны куып җибәрәләр һәм шушы урынга утыралар. Безнең авыл уртасында соңгы елларга хәт- ле чуваш зираты каберлекләре чыга иде. Төрле сөякләр, борынгы кием- нәр. Шуннан бу авылны Мазарлы * дигәннәр. Бу авылдан Дума авылы, Сарбай (Сулеймановка) һәм Тарлаку авылы аерылып чыккан. Ул авыл- да руслар һәм татарлар. Алар унике чакрымнан килеп Мазарлы җирендә чәчтеләр.

                ТОКАЙ

                Кайчандыр бу урынга өч нәсел килеп урнашкан. Алар Иван Гроз- ный Казанны алгач, Нижгардан * килгәннәр. Өч братның берсе Токай исемле булган. Токай белән бер бабай, жир сорап, Казанга баралар. Әби патша * аларга дүрт йөз кырык дүрт дисәтинә җир бирә. Соңрак авыл зураеп китә. 1902 елда авылда мәчет салына.

                Берничә йөз ел элек, Токай белән Чурачык арасында төрле сугыш- лар була. Авыл халкы берсен-берсе яратмый Шуннан соң Токай авылы халкы вафат булган бер кыз белән бер хатынны, ике авыл арасына ка- берлек казып күмәләр *. Чувашларның берсе, ачу итеп, бу каберлекнең бер тактасын алып кайта да яндыра. Шуннан соң чувашның сыеры үл- гән, үзе гарипләнгән, ди. Бу вакыйгадан соң чувашлар каберлеккә тимәс булганнар. Авыллар арасындагы ызгыш-талаш та беткән һәм алар тату яши башлаганнар.

                Бу якларда аерым каберлекләр шактый күп. Алар Иван Грозныйдан качкан Казан морзаларының каберлекләре.

                АБДУЛЛА

                Чүмбәли * авылыныкы, Мижгар * кешесе була Абдулла бабай. Бу авылга якынча ике йөз еллар чамасы. Алар өч ага-брат булганнар. Берсе Әсәнгә *, икенчесе Иртуганга * килгән. Менә безнең монда жир булма- ган, бөтен җир гел урман булган. Аны әбиләр-бабайлар сүләп калдырды- лар без малайларга. Ашлык чәчү өчен җирләр әз булгач, урманны арчый-арчый җиргә әйләндергәннәр. Монда зевирлек, дикий урман булган, аюлар, бүреләр булган. Фәкать ашлык белән генә кешеләр хәрә- кәтләнгәннәр. Монда агым су булган. Минем бабай үземә сүли иде, «бер дә төбенә җитәрлек түгел иде тирәннегенә», дип. Хәзер комга әйлә- неп калган ул җирләр. Тегендә сусыз елгаларның исемнәре элеккедән калган: Төлке елгасы, Каракош елгасы. Бу яктагы таулар Елан таулары аталалар. Тужы анда елгалык. Моны «Кала тау башы» диләр. Элекке заманда сугыш булган, зияратлар булган. Буа астыннан үлекләр чыкты бик күп. Элек зур сугыш үткәч калган монда үлекләр. Кемнәр сугышкан, аны беркем дә әйтә алмый.

                ЗЕЛЬНОЙ

                Башта безнең бабайларның берсе Мамалай хан булган, аның улы Галимҗан, аның улы Мәмәтәли, аның улы Нөркә булган. Менә шушы Нөркә карт Зельнойга килеп утырган. Нөркә карт Петербургны Швеция һөҗүменнән саклауда гына түгел, ә аны яулап алуда да зур батырлык күрсәтә, шуның өчен рус патшасы аңа:

                — Син үзең теләгән җиргә барып утыр, — ди. Нөркә карт патшага егерме биш ел хезмәт иткән кеше була. Шуннан ул бу урында яшәгән Одовский бояры җиренә килеп утыра. Ул вакытта бу җирләрдә калмык- лар боярга көтү көтеп йөриләр, имеш. Нөркә карт сугыш киемендә килеп:

                — Мин бу җиргә килдем, бу жир миңа бирелде, — дигән. Бояр, бик ачуланып, аны куып җибәрергә теләгән икән, Нөркә карт патша язуын чыгарып күрсәткәч, бояр каршы килә алмаган, баш ияргә мәҗбүр бул- ган. Шуннан соң Нөркә карт шушы җирләргә күчеп килеп тора башлаган. Аның әтисе Мәмәтәли Сембер губернасының Чыкал * авылында яшәгән.

                ИСӘНТИМЕР

                Кайчандыр бер карт шушы авыл урынына килеп туктый һәм тормыш корып җибәрмәкче була. Озак та үтми, каракалпаклар белән сугыш башлана. Бу карт үзенең туктаган җиренә бер тимер кадый да сугышка китә. Еллар үткәч, бу әйләнеп кайта, үзенең туктаган жирен эзләп таба. Караса, моның кадап киткән тимере исән, шул буенча торган. Бу карт үзенең гаиләсе белән шул җиргә өй салган, тормыш корып җибәргән; әлеге сакланган тимеренең күп еллар буена торуына соклана: «Бу авыл- *ның исеме Исәнтимер булыр», — ди. Менә шуннан бу авыл шулай аталып китә. Ә Иске һәм Яңа Исәнтимерләр соңрак салынган булса кирәк, бу җиргә урнашкан беренче авыл Урта Исәнтимер.

                ЯҢА УСМАН

                Безнең монда ике җәмгыять, ике староста яшәде: мишәрләр, баш- кортлар. Мишәрләр төп Пензадан килгән. Вупшым, мишәрләр кердем хокукында, основной хокукны башкортлар иметь итә иде. Мишәрләргә дә бер таяк, башкортларга да бер таяк жир. Жир урталай бүленә иде.

                Усманның килеп утыруына өч йөз илле еллар булыр, халык авызын- нан гына, картлар шуны сөйлиләр. Иң башта Иске авыл образовать ителгән, аннан Яңа авыл. Байтагын өчәү булган. Татарлар башта аеры- лып чыккан, аннан урыс, аннан чуваш.

                Французлар белән сугыш булган, имеш. Казна тавыннан бер склад тапканнар, шуңа «Казна тавы» дип аталган.

                Ике тау арасындагы текә тау «Торым тау» дип калдырылган. Шун- нан калган исем ул: шунда наблюдатель торган, карап торган.

                ЯҢА МАНСУР

                Яңа Мансур авылының килүенә йөз җитмеш-йөз сиксән еллар бу- лыр. Безнең авыл җире бер воякка бүләк итеп бирелгән булган. Алар өч брат килеп утырганнар. Олы братлары Төркия сугышында катнаш- кан. Шул хезмәтенә бүләк итеп, шушы авылны биргәннәр. Аның исеме Абдулла, фамилиясе Мансуров булган. Ул безнең кырда винокурен- ный завод корган. Хәзерге Абдул авылы урынында аның складлары булган.

                Иң башта Похвистнево башына — Иске йортларга килеп утырган- нар. Шуның янына инде төрле яктан күчеп килгәннәр. Безнең оч Саранск уездыннан (Пенза губернасы). Саратов губернасыннан килгән катырак мишәрләр дә бар.

                Әбиләр сөйлиләр иде: «Авыл тирәсе дремуч урман, кругом кач- кыннар, аларның шашкалары урманда агачка эленгән килеш тора иде», — дип. Суга хатын-кызлар үзләре генә бармаганнар, ирләр белән барганнар.

                Мәчәли * авылына, бездән илле-алтмыш еллар соң, Пенза белән Саратов якларыннан күчеп утырганнар, җир әзлектән.

                Ә Иске Мансур авылы безнең авылдан ике-өч чакрым ераклыктагы Воровская дорога Сыртовая дорога буена утырган. Бу юл Бөгелмәдән Куйбышевка бара. Шул юл янында элек караклар ул урынны «воровский чокыр» дип йөрткәннәр.

                БӘХТИЯР

                Мин бу авылда 1904 елдан 1910 елга кадәр мөгаллимлек иттем. Шул заманда Бәхтиярдә * Мөнәвәр Мөхәрдим угылы исемендә күп- төрле вакыйгада роль уйнап гомер иткән туксан яшьлек бер карт бар иде. Унике яшендә чагында аталары илә берлектә Пенза губернасыннан Бәхтияргә күчеп килгән. Шул бабай гомеренең соң көннәрендә авызын- нан язып калган сүзне бу урында язмакчы булам.

                Бабай:

                — Борында Сарай шәһәренең команданы Мамай хан * Москва князе илә сугышкач, татарларның бер кыйсме русларга әсир төшкән. Бонларга Москва князе Тамбов вилаятендә урын биреп җирләштергән.


                Чыганаклар һәм искәрмәләр

                (уку өчен монда басыгыз)

                Чыганаклар

                Әкиятнең тексты түбәндәге китаптан алынды:

                [ТХИ-1977]
                Томны төзүчеләр, искәрмәләрне хәзерләүчеләр Халидә Гатина, Хәмит Ярми (1977) Татар халык иҗаты, Беренче китап, Әкиятләр. Казан, Татарстан Китап Нәшрияты.

                Әлеге китап — «Татар халык иҗаты» дигән унөч томлыкның беренче китабы. 12 том 1977—1988 елларында, 13 нче томы 1993-тә басыла. Түбәндәге Искәрмәләр һәм әкиятнең сюжетын Аарне-Томпсон кебек системалар буенча классификацияләүче «Әкият сюжетының типологик анализы» дигән бүлекләр дә шул китаптан алынды [Сәлимҗан].

                Искәрмәләр

                [ТХИ-1977] ачыкламасын уку

                Бу китапка кертелгән әкият текстларының бер өлеше моңа хәтле төрле вакытларда, төрле җыентыкларда дөнья күргән булса да, төп өлеше әлегә кәдәр беркайда да басылмаган әсәрләрдән тора. Алар, нигездә, соңгы егерме ел дәвамында Урта Идел, Урал буйларына, Көнбатыш Себер өлкәләренә оештырылган фольклор экспедицияларе вакытында язып алынган әкиятләр. Берничә текст В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан Дәрләт университетының Фәнн китапханәсе каршындагы кулъязмалар бүлегеннән сайланды.

                Мәгълүм булганча, фольклор әсәрләренең, шул исәптән әкиятләрнең дә, җанлы яшәешенә хас үзенчәлекләрнең берсе — аларның вариантлылыгы. Аерым әкиятләрнең дистәләгән вариантлары бар. Бу китаптагы «Камыр батыр», «Салам Торхан», «Аю, бабай, Төлке» һ. б. кайбер әкиятләр шуңа бер дәлил. Китапта андый текстларның һәммә вариантлары да түгел, ә сюжеты һәм әкиятченең сөйләү стиле, тел байлыгы ягыннан аеруча характерлы, үзенчәлекле булганнары гына бирелде. Текстлар бүлегендә вариантлар бирелмәгән очракларда теге яки бу әкиятнең моңа хәтле басылган яисә кулъязма хәлендә сакланучы вариантлары хакындагы мәгълүмат һәр әкият турындагы белешмә-аңлатма бүлегендә китерелде.

                Белешмә-аңлатма бүлегендә шулай ук әкиятнең кайда һәм кайчан басылган булуы хакындагы мәгълүматлар бирелде.

                Татар халык әкиятләрен башка халыкларның әкиятләре белән тарихи-чагыштырма планда, уртак яки охшаш сюжетларны ачыклау юнәлешендәге фәнни эзләнүләр әүвәл дә булган (К. Насыйри һәм В. Поляков, М. А. Васильев хезмәтләре). Шул традицияне дәвам итеп, бу китаптагы әкиятләрне башка халыкларның әкиятләре белән чагыштыру буенча шактый эш башкарылды. Нәтиҗәдә, татар әкиятләре белән охшаш сюжетлар, уртак мотивлар, геройлар тарихи-генетик яктан безгә кардәш булган төрки халыкларның әкиятләре хәзинәсендә генә түгел, тарихи-культура, күршелек мөнәсәбәтләре буларак, рус халык әкиятләре составында очравы да ачыкланды. Шуның белән бергә Кавказ халыкларының, фарсыларның әкият мирасында да татар әкиятләренә хас булган сюжетлар яшәвен күрсәткән мисаллар аз түгел. Әкиятләрне чагыштырма тикшерүнең нәтиҗәләре белешмә-аңлатмалар бүлегендә һәр текстка карата күрсәтеп барылды. Шуның өстенә татар әкиятләренең дөнья халыклары әкиятләре белән типологик якынлыгын гәүдәләндергән мәгълүматларны бергә туплау буенча да беренче адымнар ясалды. Ул мәгълүматлар искәрмәләрнең иң ахырында — әкият сюжетларының типологик анализ исемлегендә күрсәтелделәр.

                Югарыда әйтеп үтелгәнчә, том өчен сайланган әкиятләр төрле өлкәләрдә, төбәкләрдә яшәүче һәм төрле диалектларда сөйләшүче татарлардан язып алынган.

                Бу хәл, әлбәттә, әкиятләрнең тел, стиль үзенчәлекләрендә чагылыш тапкан. Әкиятче информаторларның теленә хас һәммә үзенчәлекләрне тулы хәлендә чагылдыру мөмкин булмады, билгеле. Алай да, һәрбер әкиятченең үзенә генә хас төп хикәяләү алымын мөмкин хәтле сакларга тырышылды. Иске җыентыклардан алынган текстлар хәзерге орфография нигезендә бирелде, аларның исемсез булганнарына, эчтәлегеннән чыгып, исем куелды.

                Татарстан һәм күрше республика, өлкәләрнең район, авыл исемнәре әкият язылган вакыттагы административ бүленеш буенча күрсәтелде.

                Томга урнаштырылган әкиятләр турындагы мәгълүматлар белешмә-аңлатмаларда рим цифрлары белән түбәндәге тәртиптә бирелделәр:

                1. Әкиятнең кайда, кайчан, кемнән, кем тарафыннан язылуы яисә нинди чыганактан алынуы.
                2. Әкият тексты басылган чыганаклар.
                3. Әкиятнең вариантлары.
                4. Башка халыклар әкиятләрендәге сюжетлар белән охшашлык, якынлыкны күрсәткән басма чыганаклар.

                Белешмә-аңлатмалар бүлегендә файдаланылган чыганаклар исемлеге түбәндәге шартлы кыскартулар буенча бирелде.

                Абага
                Абага чәчәге. Татар халкының сатирик әкиятләре. Э. Касыймов. Казан, 1962.
                Азерб.
                Азербайджанские сказки. Н. Сеидов. Баку, 1960.
                АС
                Армянские сказки. А. И. Иоаннисиан. М., 1968.
                Афанасьев
                Народные русские сказки А. Н. Афанасьева. В трех томах. М. 1957.
                Балинт
                Kazani-tatar: Nyelvtanulmanyok Szövegek es forditas. Gvüjtotte es forditotta szentkatolanai Balint Gabor. Budapest, 1875.
                БХИ, I
                Башкорт халык иҗады. Әкияттәр. М. Минһаҗетдинов, Ә. Харисов. Беренсе китап. Өфө, 1976.
                БХИ, II
                Башкорт халык иҗады. Әкияттәр. М. Минһаҗетдинов, Ә. Харисов. Икенсе китап. Өфө, 1976.
                БНС, 1973
                Бурятские народные сказки. Волшебно-фантанстические. Е. В. Баранникова, С. Е. Бардаханова, В. Ш. Гунгаров. Улан-Удэ, 1973.
                БНС, 1976
                Бурятские народные сказки. Волшебно-фантанстические и о животных. Е. В. Баранникова, С. Е. Бардаханова, В. Ш. Гунгаров. Улан-Удэ, 1976.
                Васильев
                М. А. Васильев. Памятники татарской словесности. Сказки и легенды. Казань, 1924.
                Витевский
                Труды четвертого Археологического съезда в России. Том II. Сказки, загадки и песни нагайбаков Верхне-уральского уезда Оренбургской губернии. Казань, 1891, стр. 257—280.
                Гульчечек
                Гульчечек. Татарские народные сказки. Г. Баширов, Х. Ярми. М., 1952.
                Иванов
                М. Иванов. Татарская хрестоматия. Казань, 1841.
                ИОАИЭ
                Известия Общества археологии, истории и этнографии при Казанском университете. Казань, 1878—1929.
                КДУ
                Казан дәүләт университеты гыйльми китапханәсенең кулъязмалар бүлеге.
                КНС, I
                Казахские народные сказки. В трех томах. Том первый. Алма-Ата, 1971.
                КНС, II
                Казахские народные сказки. В трех томах. Том второй. Алма-Ата, 1971.
                КНС, III
                Казахские народные сказки. В трех томах. Том третий. Алма-Ата, 1971.
                Катанов
                Н. Ф. Катанов. Материалы к изучению казанско-татарского наречия. Часть первая. Образцы книжной и устной литературы казанских татар. Казань, 1898.
                КС
                Киргизские сказки. Дм. Брудный и К. Эшмамбетов. М., 1968.
                Кукляшев
                С. Кукляшев. Диване хикәят татар. Казан, 1889.
                Кәлилә вә Димнә, 1889
                Кәлилә вә Димнә. Икенче җилд. Казан, 1889.
                Кәлилә вә Димнә, 1891
                Кәлилә вә Димнә. Өченче җилд. Казан, 1891.
                Мең дә бер кичә
                Мең дә бер кичә. Казан, 1970.
                Насыйров
                К. Насыйров и П. А. Поляков. Сказки казанских татар и сопоставление их со сказками других народов. Казань, 1900.
                Паасонен
                Mischärtatarische Volksdichtung. Heikki Paasonen. Helsinki, 1953.
                ПС
                Персидские сказки. Н. Османов. М., 1959.
                Радлов
                В. В. Радлов. Образцы народной литературы тюркских племен. Часть IV. Наречия барабинцев, тарских, тобольских и тюменских татар. СПб, 1872.
                Рәхим
                Бикчәнтәй углы (Г. Рәхим). Халык әкиятләре. Казан, 1915.
                СНД
                Сказки народов Дагестана. Х. Халилов. М., 1965.
                СНП
                Сказки народов Памира. А. Л. Грюнберг и И. М. Стеблин-Каменский. М., 1976.
                ТНС, 1957
                Татарские народные сказки. Х. Ярмухаметов. М., 1957.
                ТНС, 1964
                Татарские народные сказки. Х. Ярмухаметов. М., 1964.
                ТХИ, 1954
                Татар халык иҗаты. Г. Бәширов, А. Шамов, Х. Ярми һәм Х. Госман. Казан, 1954.
                ТХӘ, 1956
                Татар халык әкиятләре. Г. Бәширов, Х. Ярми. Казан, 1956.
                ТХӘ, 1958
                Татар халык әкиятләре. Г. Бәширов, Х. Ярми. Казан, 1958.
                Тукай
                Г. Тукай. Әсәрләр. Дүрт томда. Казан, 1955, т. II.
                ТС
                Турецкие сказки. Р. Аганин, Л. Алькаева, М. Керимов. М., 1960.
                УНС
                Узбекские народные сказки. М. И. Афзалов. Ташкент, 1963.
                ФФ
                СССР Фәннәр академиясе Казан филиалы, Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты фольклор фонды.
                Фәезханов
                Г. Фәезханов. Хикәят вә мәкаләт. Казан, 1890, 1909.
                ХИ, 1938
                Халык иҗаты. Х. Ярми, А. Әхмәт. Казан, 1938.
                ХИ, 1940
                Халык иҗаты. Х. Ярми, А. Әхмәт. Казан, 1940.
                ХӘ
                Халык әкиятләре. Гомәр Разин (Г. Бәширов). Казан, 1940.
                Яхин, 1900
                Т. Яхин. Дәфгылькәсәл мин әссаби вә сабият. Казан, 1900.
                Яхин, 1902
                Т. Яхин. Саби вә сабияләр өчен мәргуб булган хикәяләр вә мәкальләр һәм олугларны тәнбиһ өчен гаҗаиб булган гыйбрәтләр. Казан, 1902.
                [ТХИ-1977, 382-385 б.]

                  #lang pollen

                  Күпмедер вакытлардан соң бу татарлар Пензага күчкәннәр. Бара тор- гач, анда да җир тыгызланып, мәгыйшәт авырлангач, хәзерге Бәхтияр урынына яңа җиргә күчтек, — ди.

                  Мин: Бабай! Бонда Сарай ханнарыннан соң сез утырганчы кемләр булган?

                  Бабай: Монда без килгәндә урманлык, агачлык иде һәм Заплавный илә Пиршиб ул вакытта кечкенә генә урыс авыллары иде. Алардан элегрәк калмыклар булган. Аларны кыргызлар Волганың аръягына (калмыцки степькә) куып чыгарганнар.

                  Хәзердә Бәхтиярдә икенче мәсҗеднең капкасы алдындагы мәйдан бераз калку булып, шуннан адәм сөякләре чыгадыр. Халык моны «кал- мыклар каберлеге» дип атыйдыр. Бу тарафта иске хан акчалары да күп очрый. Шунлардан ике данәсе миндә бар иде. Берене Казанда китап- ханәи исламиядәге акчалар коллекциясенә вә берене Зариф әфәнде Бәширигә * бирдем. Адәм сөякләренең баш тарафлары шәрекъта булды- гыннан җирле халык калмыкка хәмел итәләр.

                  Унтугызынчы гасырның башларында Пенза губернасында Качкару, Мәчәли, Туләтән, Ришитин, Кабилкин, Кикин * исемләрендә алты авылда главалык хезмәтендә егерме ике сәнә Бәхтияр Танаев исемле нөфүзле бер мөселман булган. Әһали фәкыйрь вә зарурәт эчендә калып, җирләр тыгыз булгач, бу Бәхтияр Танаев бабаның иҗтиһады илә, ул вакыттагы падишаһ Николай Павлович * хәзрәтләреннән хосусый рөхсәт алып, бу алты авылдан дүрт йөз сиксән җан әһали күчкәннәр. Иң элек боларны Заплавный исемендәге рус авылына кушмакчы булганнар (Әстерхан губернасы Сараев өязендә). Халыклар руслар илә бер авылда торырга күнмәгәч, аерым бер авыл булып утырганнар. Мөнәвәр бабай әйтә:

                  Арбалар илә Заплавный белән Пиришиб арасындагы тауның итәгенә килеп туктадык. Шунда Бәхтияр бабай үзе дә бар иде. Бабай як-ягына карады да:

                  Жәмәгать, мин китәм! Бу җир күңелемә охшамый, — диде. Халык бу сүздән ачуланды һәм:

                  Әүвәлдә бу җиргә син китердең, инде урнаштыручы да үзең бул, юкса без сине моннан җибәрмибез, шул арба көпчәгенә бәйләп куя- быз! — дигәч, Бәхтияр бабай башындагы папаханы алып җиргә орды.

                  Әгәр дә сезне урнаштырмасам, Бәхтияр булмыйм! — диде.

                  Шуннан соң Бәхтияр халкына үзләренә аерым җир вә су һәм Зай- миш киселеп бирелгән, вә шул бабай исеме илә авыл Бәхтияр авылы дип аталып калган *. Боларга җир бик киң бирелгән. Буе алтмыш чакрымга җитә, балыклы күлләре дә бик күп. Печән вә камыш җитеш- тергәң займиш та хисапсыз. Һәр ел күлләрен, балык тотар өчен, ике мең сумга күрше авыл русларына саталар. (Үз дәүләтләреннән үзләре файдалана алу шәрәфенә боларда һәмишә җитмәгәнләр әле.) Күлләр- дән башка сатыла торган җир вә Займишлары да күп булып, һәр ел ту- гыз мең сумлар җәмәгать файдасына килеп тора. Бу акча да правление, мәсҗедләр, мәктәпләр, пожарныйлар расходына тотылып, өстәвенә бер микъдар калдыра да киләләр.

                  Бәхтияр баба Пензадан күчеп килсә дә, Бәхтиярга крестьян булып язылмаган. Ул заманда купецтан солдат алынмадыктан, Царев * шәһә- ренә купец булып язылган, ләкин үзе гомерен Бәхтиярда кичергән, йөзгә кариб яшәгән. Үзеннән Габделгаффар, Габделсаттар, Мөхәмәтдин исемнәрендә өч углы калган. Бонлардан таралган нәселгә хәзер дә глава нәселе диләр. Глава нәселе бу көндә җир вә судан мәхрүмләр, сәбәбе: Бәхтияр бабаның купецлыкка чыгуыдыр.

                  АСКӘР

                  Бу авыл егерме биш ел служить иткән кешеләрдән төзелгән. Сугыш срогын үткәч, болар җир сорый патшадан. Патша:

                  Аласыгыз килсә, менә китегез Идел буйлап, — ди.

                  Идел буе белән килә-килә җыелган инде ун-унбиш кеше, бер пар- тия - авыл эзләп йөргән халык. Килә, килә Идел белән килеп, бер тар- мак китә болай борылып, уң якка. Килә, килә үзән буена туктыйлар. Менә монда. Бу җир бер тирәклек була, камышлык була тауның чите, яхшы җир. Болар шунда куналар, чәй эчәләр, йөриләр инде ары-бире кыдырып, тыншаялар. Вот шунда сүз куялар инде, монда килеп уты- рырга авыл булып. Шулай итеп авылны төзиләр. Аннан киләләр, мате- риал табалар, зат табалар. Агач таңкы булган, саман суга, саманнан, балчыкны изә дә, төзи башлыйлар. Төзеп күрә бит, көннән-көн арта башлыйлар, аннан-моннан килеп урап ала, сала бирә. Шулай итеп төзиләр авылны. Исем кирәк бит инде бу авылга. Солдат халкы бит инде болар борындагы, крестьян халкы. Яңа Аскәр дип исем куялар. Өчтүбә авылы да булган. Аларның үзләренең җире. Җирне кискән үзенә отдельно, штобы бер-берсенә мешать итмәскә. Алар инде зур авыл бул- маган. Җир күп булган. Безнекеләр алты авылдан килгәннәр. Менә Пенза губернасы булганмы анда. Без ул алты авылны белмибез.

                  УСМАНКА

                  Моннан бик күп еллар элек, Күчүм хан хөкем иткән заманда, хан режимыннан риза булмаган кешеләр күп булган. Шундый кешеләрнең берсе - хан режимыннан кыерсынып йөргән Усман дигән кеше — менә бу җирләргә килеп чыккан. Усман бик яхшы аучы булган. Асның, тиеннең күзенә генә тидереп аткан. Безнең бу җирләрдә ул вакытта адәм үткесез урманнар икән. Шундый урманнар уртасында гаҗәп матур алан- лык булган. Менә шушы безнең авыл урыны.

                  Усман үзе ярлы кеше булып, ханны, аның яраннарын бер дә сөймә- гән. Аңа, аның ише ярлыларга аучылык итәргә дә кыен икән: хан, аның кешеләре, яхшы ау җирләренә боларны җибәрмәгәннәр.

                  Усманга бу урын бик ошаган. Ул шунда ау аулаган, асны күп кыр- ган, мех әзерләгән. Чалгысы да булмаган, кулы белән үлән йолкып, балаган корган. Шунда яшәп, Усман рәхәт кенә ау аулый. Ас, тиен, төл- ке тиресен, киек-кошларны тирә-яктагы рус авылларына алып барып, ризыкка алыштырган. Ул вакытта руслар килеп, авыл-авыл булып утыра башлаганнар инде. Вот шуларга барып йөргән Усман. Ярлы кешегә кем булса да барыбер бит. Руслардан дуслары күп булган Усманның. Үзләре дә моның янына киңәшкә охота эше буенча килә башлаганнар. Кайткач берсеннән-берсе сорый икән:

                  Кая бардың?

                  Усманка янына.

                  Шуннан киткән «Усманка» дип. Усман кайтып семьяларын алып килгән. Үзе кебек ярлы иптәшләре дә күчеп килгәннәр. Шулай итеп, безнең авыл барлыкка килгән. Әле башта, «Усманка» дип атаганчы, бу авылны «Сартчыбалык» дип тә йөрткәннәр. Бу исемне Усман биргән. Якындагы күлдә барабалар сарсыт балык (сары балык) дип атаган балык күп булган. Ә русча — карась, Уфа яклары табан балык дип йөр- тә. Күлдә бик нык үрчи. Элекке язуларда Усманканың исеме Сартсыбалык дип тә очрый.

                  ОЛЫ УЫШ

                  Олы Уыш авылы урнында борын заманда агачлык, болынлык, саз- лык булган, бер генә адәм дә яшәмәгән. Авылдан ерак түгел, Кышлау дигән кыр бар. Менә шунда Габдулла дигән карт яшәгән. Ул монда балык тотып, ау корып гомер үткәргән. Бу картның бик матур кызы булган.

                  Ул вакытта бу якларда калмык халкы йөргән. Калмыклар кыз урлап китәләр икән. Бу карт бервакыт аудан кайтып килгән вакытта, моны калмыклар тотып ала.

                  Үзеңнең азат буласың килсә, кызыңны бирәсең, — диләр алар. Бу үзе ауга чыкканда кызын бикләп калдыра икән.

                  Яз көне икән. Карт биленнән алты аршинлы ефәк билбау белән бәй- ләнгән килеш чаңгыда бара. Көндез кар юешләнү сәбәпле чаңгы бик начар шуа икән. Юкса, карт чаңгыда шул кадәр җитез йөри икән, кош кебек. Әгәр дә кышкы көн булса, аны тота да алмаган булырлар иде.

                  Карт барган уңайга таягы белән җиргә шакый икән, ягъни ничек, чаңгы китәме, юкмы? Кич якынлаша, туңдыра башлый. Картның планы шундый икән: җир туңдыру белән ычкынып китәргә, калмыклардан алда килеп, кызын коткарырга.

                  Алдагы атта баручы калмык, үзе картны билбавыннан тотып, җыр- лап бара икән. Бервакыт карт кинәт бауны тартып җибәргән икән, кал- мык егылып киткән. Карт ычкынган да, чаңгысы белән җил төсле очып та киткән. Алты аршинлы билбау җилкән кебек карт өстендә җилфердәп бара икән. Моны куалар, җитү кая ул! Карт урманын да, чокырын да яхшы белгәнгә, тегеләр әйләнеп утыз чакрымны үткәнче, унбиш чак- рымны туры үтеп, кызны алып качырып та өлгергән. Калмыклар моны тота алмаганнар.

                  Олы Уыш авылы урынына кешеләр күчеп килгәннәр. Шулар арасындагы бер Урай Туктамәт дигән кешегә карт үзенең кызын биргән. Шулардан авыл үсеп киткән.

                  САВЫРГАЧ

                  Савыргач * авылында бер картның бик матур кызы булган. Көн- нәрдән бер көнне шул кызны иштәк * урлап киткән. Иштәк белән яшә- гәннәр болар. Шул иштәктән бер бала туган, ир бала.

                  Бала үскән. Иптәшләре белән уйнап ачуланышкан чакларда «нә- селсез», «бабасыз» кебек сүзләр ишетә икән. Бер көнне ул әнисеннән сораган. Әнисе, балам инде зур булды дип, улына үзенең хәлен сөйләп биргән.

                  Малай шуннан юлга чыккан. Олы юлда ат менгән бер кеше оч- раткан.

                  Борыл! — дигән малай.

                  Атлы кеше баруын дәвам иткән.

                  Борыл, — дигән кабат малай, тегенең атына сикереп менгән.

                  Син ник минем атка сикердең? — дигән теге кеше. — Мин Савыр- гачның баш кешесе булам.

                  Малай: Мин дә Савыргачныкы, — дигән. Шуннан үзенең хәлен сөйләп биргән. Бу кеше малайны авылга алып кайткан. Малай авыл халкына үзе һәм әнисе турында сөйләп биргән.

                  Егетләр, ирләр санай-укларын әзерләгәннәр дә малай белән урман- га киткәннәр. Иштәкне үтергәннәр һәм әлеге хатынны алып кайтканнар.

                  Хәзер дә Савыргач авылында ике төрле халык яши: берсе Иштәкләр токымы, берсе Савыргачлар токымы.

                  ЙӨГӘМӘШ ТАВЫ

                  Кара урманнар арасыннан егерме-утыз чакрым ераклыктан ук бер тау күренеп тора. Аны безнең якларда Йөгәмәш тавы дип йөртәләр. Бу тау шушы исемдәге авыл янына урнашкан. Моннан бик күп еллар элек бу тау түбәсендә бик матур, тирән күл булган. Бу күлдә җәен дә, көзен дә бер кыр үрдәге яшәгән, салкыннар җиткәч тә җылы якларга китмәгән. Көннәрнең берендә Йөгәмәш авылының бер аучысы бу тауга күтәрелә һәм үрдәкне ата. Өйгә алып кайтып чистарталар, казанга пеше- рергә салалар, ләкин көннәр буе кайнатсалар да, үрдәк пешми. Әле хә- зер дә, пешерергә салынган ит яки башка ашау әйберләре озак пешми торса, «Йөгәмәш үрдәге булды бу» дип сөйлиләр безнең якта.

                  Тау башындагы күлне хәзер күпме эзләсәң дә табып булмый, аның урынында куаклар белән капланган зур чокыр гына торып калган. Чөн- ки, күлдәге үрдәкне атканнан соң, су үзеннән үзе юкка чыккан. Күрәсең, бу үрдәк тауның иясе булгандыр инде, дип уйлыйлар.

                  КАРАТАУ

                  Борын заманда яшәгән, ди, карт белән карчык. Аларның бер уллары булган икән. Кояшка янган йөзе каралганнан каралганга күрә аны яшьтәшләре «Каракай» дип йөрткәннәр. Бик акыллы, зирәк һәм көчле егет булып җиткән бу. Ярышларда беренчелекне берсенә дә бирмәгән. Әтисенә, әнисенә бик зур ярдәмче булган бу Каракай.

                  Менә бервакыт болар яшәгән җиргә баскынчылар килә икән. Алар- ның уйлары, ирләрне үтереп, хатын-кызларны һәм балаларны әсир итү. Байлыкларын талау икән ниятләре. Кулларына корал тотарлык бөтен кеше баскынчыларга каршы чыга. Ике гаскәр бер-берсенә каршы килеп туктый. Бер як та сугышны башламый. Бер-берсенең көчләрен чамаларга тырышалар. Шул вакыт баскынчылар башлыгы алга чыга.

                  Әйдәгез, — ди, — өч батырны бер-бер артлы чыгарып, көч сына- табыз. Кемнең батырлары җиңсә, шул җиңүче була, — ди икән. Баскын- чылар ягыннан бер Алып килеп чыга. Болар кемне чыгарыр икән дип торганда, теге Каракай: «Мин чыгам», — дип, Алып алдына чыгып баса. Баскынчылар батыры кычкырып көлә. Каракай аның килгәнен көтеп то- ра да ажгырып моның өстенә ташлана. Бернәрсәгә игътибар итми килгән Алыпны аяк чалып ега да башын чабып өзә. Бар да аптырап кала, бик җиңел генә җиңгән кебек күренә аларга. Каракайның иң азаккы миз- гелдә яшен тизлеге белән читкә тайпылуын һәм шул вакытта аяк чалуын игътибарга алган кеше булмый диярлек. Шуңа күрә алыш җиңел тоела.

                  Баскынчылар икенче батырларын чыгаралар. Бу батырлары тагы да зуррак икән. Каракай монысына каршы тагы: «Мин чыгам», — ди. Элек- ке батырга кылыч белән чыкса, монысы белән сөңге сугышы башлана. Берәр мәртәбә ыргытышалар, тидерә алмыйлар. Икенче мәртәбә баскын- чыларныкы ыргыта, Каракай очып барган җиреннән сөңгене тотып ала да, күз иярмәс тизлек белән кире ыргыта. Баскынчыларның батыры үз сөңгесе белән җиргә кадала. Баскынчылар башлыгы нишләргә белми хәзер. Өченче батырларын чыгарырга әзерләнәләр бит тегеләр. Бу ва- кытны Каракай туган як чишмәсенең суын эчеп, анасы пешергән икмәкне ашап ала. Аңа яңадан көч кереп китә. Һәм өченче батырга каршы чыга. Моны да җиңә. Баскынчылар мондый хәлне күреп кире китәләр, ә Каракай - Кара батырга әйләнә. Бөтенесе дә аны батыр итеп таный- лар һәм ихтирам итәләр. Халык аны шатланып каршы ала. Бик күп су- гышларда катнаша һәм һәрвакыт Туган ил суы, Ана икмәге аңа көч бирә. Җиңелмәс батыр булып үлә ул. Аны Юрүзән * һәм Караидел * арасына күмәләр. Ул күмелгән җир зур, озын тауга әйләнә, дошман- нарга киртә була. Шулай итеп, аның кабере дә халыкка хезмәт итә. Тауның исемен исә Кара батыр хөрмәтенә Каратау дип йөртә башлаганнар.

                  МАМАЙ

                  Олы Тархан авылы кырында Мамай дигән җир бар. Ул урында Мамай поселкасы да булган иде, бетте. Бу урында борынгы заманда Мамай сугышы вакытында Мамайның * гаскәре торган. Ул гаскәр җиңелгән. Шунлыктан бездә уңмаган, булдыксыз кешеләрне «Мамай син» дип әйтү гадәте калган.

                  КАЛАТАУ ҺӘМ КАЛМЫК КҮЛЕ

                  Бу тауда калмыклар белән сугыш булган. Таудан түбәндә бер күл булган. Калмыкларга югарыдан бүрәнәләр тәгәрәткәннәр. Ышыкланып торыр өчен монда балчык өемнәре өйгәннәр. Шуннан бу тауны Калатау дип атый башлаганнар. Калмык күленең исеме дә шуннан калган.

                  ГАМБӘР САЗЛЫГЫ

                  Элекке яуда Гайнәямак авылыннан ерак түгел бер сазлыкта бер батыр кыз сугышкан, ди. Ул биек бер зирек башына утырып, дошманны якын җибәрмичә яу торган. Бу батыр кыз соңгы угынача аткан, ә дош- манны үткәрмәгән. Иң актыктан аны зирек башыннан атып төшергән- нәр һәм җәзалап үтергәннәр. Халык аны үлгән урынына зурлап күмгән. Бу Гамбәр исемле кыз булган. Кабер ташына да шулай язылган. Бу сазлык хәзер Гамбәр сазлыгы дип йөртелә.

                  МИҢГЕРӘ ТАВЫ

                  Ык суының уң ягында күтәрелеп торган биек тау Ул тау Урсай авылыннан күренеп тора. Аның исеменә бәйләп халы телендә шушы риваять йөри.

                  Борын заманда бер ханның Миңгерәбикә һәм Сөембикә исемле кыз- лары була. Шуннан боларның илләрен Иван Грозный яулап алып, чукындырырга тотынган.

                  Миңгерәбикә белән Сөембикә буйсынып чукынырга теләмәгәннәр. Үзләренең алтын дагалы атларын җиктереп, аларның күзләрен яулык белән бәйләп, атларын куа башлаганнар. Күзләре бәйләнгән атлары белән биек тау башына килеп чыкканнар да, текә ярдан атлары, тран- таслары белән ташланып үлгәннәр.

                  Халык аларны шул тау итәгенә җыеп күмгән.

                  КАРАВЫЛ ТАВЫ

                  Крестьяннарга җир өчен авыр ясаклар түләп торырга туры килгән. Аерым кешеләр ясак җыючылардан «Бүре елгасы», «Кычытканлы» чокыры кебек урыннарда качып та торганнар. Ә аларның килүен хәбәр итү өчен, авыл балаларын тау башына сакка куя торган булганнар. Соң- га таба бу тау үзе дә «Каравыл тавы» исеме алган.

                  ДАУЛЫ ЕЛГА

                  Бу елга буе элек Биектау авылы белән Чаллыныкы булган. Алар аны бүлешеп печәнен чапканнар. Шуннан бер заман монахлар килеп:

                  Безгә үгез тиресе хәтле генә печәнлек бирегез әле? — дигәннәр.

                  Биектаулар риза булгач, монахлар үгез тиресен телемләп телеп, бөтен печәнлек җирен әйләндереп алганнар. Шуның өчен ул елга «Даулы елга» булып калган.

                  ЯУЛЫКОМ (ЯУЛЫ КОМ)

                  Пугачев восстаниесе 1773-1775 елларда бара, ләкин аерым отряд- лар әле аннан соң да үзләренең көрәшләрен дәвам иткәннәр. Бу отряд- ларга каршы патша гаскәрләренә көрәшү җиңел була чөнки алар тар- калган көе, вак отрядлар булып кына көрәшәләр. Шундый отрядларның берсе Караидел елгасының уңъяк ярына килеп ялга туктый. Ялга тук- таган урын бик матур, тирә-ягы су белән уратып алынган, ләкин утрау түгел ул. Патша гаскәре килгәне күренә. Эз яздырырга инде соң. Каршы көрәшкә әзерләнәләр. Җир өеп валлар ясыйлар һәм шуның артыннан уклар һәм сөңгеләр ыргытып, пушкалардан атып каршы торалар. Сугыш бик каты була. Азатлык өчен көрәшүчеләр зур батырлыклар күрсәт- кәннәр, ләкин көчләрнең, коралның азлыгы сугыш нәтиҗәсен хәл итә.

                  Халык телендә бу җир «Яулыком» дип йөртелә. Биредә сугыш эзләрен әле дә табарга мөмкин.

                  КАРАБИКӘ БАСУЫ

                  Бездә Карабикә басуы дигән басу бар. Аның тарихы болай. Пу- гачев вакытында, яу килә дип, авыл кешеләре урманга кача. Алар ара- сында Карабикә исемле карчык та була, бик матур кызы белән. Урманда куыш ясап, шунда торалар болар. Сыерын да алып барган була карчык. Күлдән балык тота.

                  Бервакыт карчык кызын җитәкләп, урман арасыннан Озын Төбе дигән күлгә юнәлә. Күл кырые болынлык, басу була. Егетләр шунда тезелешеп печән чабалар. Егетләр: «Яу китте», — дигәч, карчык кызын алып, кире авылга - Карасуга кайта. Шул көннән әлеге басу Карабикә басуы дип атала.

                  САЛДЫБАШ

                  Бер елга буена утырган авылда шундый хәл була. Карт белән кар- чыкның кызлары булмый да булмый. Ә уллары бер-бер артлы дөньяга килә торалар. Менә инде җиденче малай да дөньяга килә. «Нигә шулай бер кыз бала бирмисең соң, ай бер аллам!»- дип, бу мескеннәр алладан сораганнар. Алла боларга бер кыз бала биргән. Кадербикә исемен кушканнар алар бердәнбер кызларына. Кадербикә чибәр, матур кыз булып үсә. Карт белән карчык шатланышып бетә алмыйлар. Кызны сорап килүчеләр дә күренә башлый. Кыз аларның берсен дә күрергә теләми. Чөнки аның яраткан егете була. Алар бер-берсен шулчаклы яраталар, хәтта алар бергә булганда кояш та елмаебрак карый, тал- ларда сандугачлар да тырышыбрак сайрый икән. Вәгъдәләр бирешәләр. Ата-аналары да каршы килми. Тик авыл баеның да күзе төшкән, ди, бу кызга. Ул аны үзенә кече хатынлыкка сората. Акча һәм бүләк ягыннан тормый. Картларның башлары бутала инде хәзер. «Алтын күргәч, фә- рештә дә азган», — диләр бит. Байга бирергә риза булалар. Кыз нишләргә белми, ялварып сорап та карый ата-анасыннан. Юк. Якын да килмиләр. Якты дөнья карая, киң кырлар тарая хәзер кызга. Сөйгән егетенә, мәхәббәтенә тугрылыклы булып калу, сөймәгән кешегә бармас өчен бары бер генә юл кала. Кыз ай яктысында суга китә. Суга китәр алдыннан әнкәсенә, әтисенә, туганнарына тутырып-тутырып карый. Өй эченә азак- кы тапкыр күз ташлый да, эченнән генә барысы белән дә бәхилләшеп чыгып китә.

                  Бу китүе аның азаккы китүе була. Кадербикә илтеп суга сала башын. Ай нишләргә белми күктә өзгәләнә, бу фаҗигане күрмәс өчен йөзен болыт белән каплый. Сандугачлар тына. Тик кәккүкнең генә моң- лы итеп сузып-сузып кычкырганы ишетелә башлый. Кызны, кайтмагач, эзләп чыгалар, әмма аның чиләкләре белән көянтәсеннән башка бернәр- сә дә тапмыйлар. Бик үкенәләр картлар, бик үкенәләр. «Бер кыз бала бирче, ходаем, дип сорадык, ә бәхетле булсын дия белмәдек», — диләр. Соң, соң була инде хәзер. Кыз инде суга салды башын. Бу елга да шулай Салдыбаш дип атала башлый.

                  МӘЛИКӘ ЧОКЫРЫ

                  Безнең авыл кырында Мәликә чокыры бар. Мәликә исемле хатын бер көнне утын алырга урманга киткән. Аның балалары да күп булган, ире дә үлгән булган.

                  Барган Мәликә урманга, утын төягән сәнәскәгә. Кайтып килешли юлда буран чыккан. Буран бик көчле булган. Бу хатын адашып йөри- йөри бер чокырга барып төшкән. Чокыр эчендә бик озак яткан, куллары, аяклары туңган һәм үлгән. Шунлыктан бу чокырның исеме дә Мәликә дип йөртелә.

                  КАЗАН ЮЛЫ

                  Мөслим районындагы Иске Карамал белән Усы авыллары арасында «Завод урманы» дип йөртелгән урман бар. Патша заманында Лыков дигән җир биләүче (Сембернеке булган) Сембердән алып Уфага кадәр булган урманны биләгән. Усы авылы янындагы урманда аның бакыр руднигы булган. Шуңа күрә бу урманны «Завод урманы» дип атап йөрт- кәннәр. (Завод урманы Туймазы ягында да бар. Анда сукно заводлары булган.) Шушы Усы авылына якын урында урман аша бик киң итеп, берничә чакрым озынлыкта агачларны кырып, юл ачканнар. Моны кеше- ләр «Казан юлы» дип атаганнар.

                  «Казан юлы» дигәч тә, кемнәрдер бу ачыклыкны Казан шәһәренә бара торган юл дип уйлаганнар. Ул исә бөтенләй башкача. Әнә шул рудниктан алынган бакыр рудасын эретеп кою өчен утыз ат белән сөй- рәтеп, зур чуен казан алып кайтканнар. Менә шул казанны өстерәтеп кайту өчен ачылган юлны «Казан юлы» дип атаганнар.

                  БУТАЙ ЕЛГАСЫ

                  Элек Бәрәзәдә Бутай дигән бер ярлы кешенең бер имана җире була да, бер кәҗәсе була. Налог түли алмый. Бер заман үрәтник килеп:

                  Налогыңны түләмәсәң, кәҗәңне китер, — ди. Бутай өенә кәҗәне алырга кайтып китә. Хатыны, «кәҗәне бирмим» дип, дау чыгара. Ике ут арасында калган Бутай, елга буена барып, агачка асылынып үлә. Шуннан соң елга аның исеме белән атала башлый.

                  ГЫЙЛЬМИЯН ТОБАСЫ

                  Гыйльмиян эшчән, акыллы кеше була. Семьялы кеше булган була инде ул. Байлар аны нахак бәла ягып бик нык рәнҗетәләр, дөньяда яшәрлеген калдырмыйлар. Шуннан ул бер көнне иртән тора дә, хаты- нына «хәзер кайтам» дип, чыгып китә. Бер көн юк, икенче көнне дә юк. Эзли башлыйлар һәм авылдан ерак түгел бер тобада табалар аның киемнәрен. Шуннан бирле инде кешеләр аны «Гыйльмиян тобасы» дип атаганнар.

                  СӘРБИ КҮЛЕ

                  Сәрби яшь вакытыннан ук ятим кала. Бер бай аны үзенә ала. Авыр, пычрак эшләрнең күбесе аның өстенә төшә. Өстендә һәрвакыт ертык киемнәр, ә тамагы су белән каткан икмәктән башканы белми икән. Кыйын- лыклар күреп булса да, Сәрби үсеп җитә һәм бай аны үзенең бер таны- шына сатып җибәрмәкче була, ди. Моны ишетеп калган кыз нишләргә дә белми. Кемгә барып баш тыгарга, сүз катарга? Беркемгә дә юк шул аның. Якында гына бер күл булган икән, кыз шунда атлый башлый һәм суга ташлана. Шул вакыттан бирле «Сәрби күле» булып китә бу күл.

                  БАТЫРША ҮЗӘНЕ

                  Столыпин реакциясе елларында Мусин дигән кулак хуторында ялчы булып бер Батырша исемле кеше эшләгән. Элек аны керәшен булган дип сөйләгәннәр. Ниндидер сәбәп белән ул үлгән. Картлар алдына бу кешене күмү мәсьәләсе килеп баскан. Дини йола буенча аны татар зиратына күмәргә ярамый. Шуңа күрә аны шундагы үзәнгә күмәргә баралар. Кә- фенләп, юып тормыйлар, бүреген, түбәтәен алалар да, киеме белән чо- кырга күмәләр. Тик соңыннан гына, бүрек эченнән чыккан «Коръән» бите буенча, аның христиан динен ташлаганлыгы билгеле була. Ул кү- мелгән үзәнне «Батырша үзәне» дип йөртә башлыйлар.

                  ӘДӘМИ ТАУ

                  Әдәми тауның * риваяте болай: абыйлы-сеңелле ике туган бер-берсенә гашыйк булганнар, имеш. Әтиләре йорттан кугач, алар, кеше аягы басмаган бер тауга килеп, куыш казыганнар да гомер буе шул куышта яшәп үлгәннәр. Шуннан тауның исеме Әдәми тау булып киткән, ди.

                  ГАЛИ ТУГАЕ

                  Яңа Иштирәктә тирә-якта дан казанган, арыслан йөрәкле, корыч беләкле көрәшче Гали батырны белмәүчеләр бар микән? Сабан туйла- рында беркемгә дә бил бирми, һәрвакыт батыр кала бу ир-егет.

                  Көндәше нинди генә көчкә, гәүдәгә ия булмасын, «әһ» дигәнче чөеп кенә аткан ул. Ләкин Чирмешән якларында дан тоткан бер баһадир бер сабан туенда, аяк чалып, хәйләләп, аркасын җиргә тидерә бит Галинең. Халык хәйләне сизмичә кала. Гали сөлгесен атып бәрә дә, гөжләп торган мәйданны ташлап кайтып китә, җиңелү тойгысы авырлыгыннан берничә атна өеннән чыкмый һәм башка көрәшмәскә ант итә. Көче ташып тор- ган ир-егет киләчәк буыннар хәтерендә калырлык изге эшкә тотына. Шушма * елгасы буендагы җирне яхшылап эшкәртә, бик күп тал үсен- теләре утырта, аларны күз карасы төсле саклап үстерә, мал-туардан саклый. Вакытлар үтү белән әле хәзер дә яз-җәйләрдә сандугачлар җы- рына күмелгән тугай үсеп чыга. Халык батырның исемен мәңгеләштерә — таллы тугайны Гали тугае дип атый.

                  АЮ ТЫКРЫГЫ

                  Безнең Бишмунча авылында аю тыкрыгы бар. Бу аю тыкрыгының килеп чыгуы шулай булган. Моннан бик күп еллар элек, кыш көне бу-лырга тиеш, Бишмунча авылы урамына бер аю килеп кергән. Аюның авылга килеп кергәнен белгәч, халык шау-шу куптарып, күсәкләр күтә-реп, аюны куарга чыгалар. Аю бу шау-шудан куркып, авылдан качып чыгып китә инде. Авылдан бер чакрым җир китеп, басу уртасына барып җиткәч, аю ике аягына баскан да, авылга карап бер пошкырган. Бөтен авыл халкы аюның пошкыруыннан куркып, борылып кайтып киткән. Шунда авылның Якуб исемле бер кешесе генә калган. Ул аюның артын-нан куып киткән. Бара торгач, дүрт чакрым җир баргачтын, аю бер сы-рынты өстенә баскан да моңарга каршы торган. Бу да, аюның каршы торуына каушап калмыйча, аюга каршы барып, аюның ике колагына ябышкан. Шуннан болар арасында сугыш киткән. Сугышканнар, сугыш-каннар, аюны Якуб җиңгән. Ул аюны үтергән дә сырынты өстенә ике аягына бастырып куйган. Үзе кайтып киткән. Өенә кайткач, ике малаена әйткән:

                  Барыгыз, малайлар, әнә шунда мин аюны үтердем, сез шуны ба-рып алып кайтыгыз, — дигән.

                  Малайлар киткәннәр. Барганнар, Тапканнар аюны. Бер илле адым җирдән карыйлар: аю ике аягына баскан, боларга каршы тора. Малай-лар куркалар да кайтып китәләр. Кайтып аталарына сөйлиләр инде бо-лар: «Аю терелгән, ике аягына басып тора», — дип..

                  Аталары көлә дә: Мин сезне, үземә ошадыгыз микән дип, батыр микәнсез дип, сынар өчен җибәргән идем, — ди. — Барыгыз, ул аю үлгән, барып алып кайтыгыз, — ди. Шуннан малайлары аюны барып алып кайталар. Якуб-ның аю үтергән җирен «аю куагы» дип йөртәләр Бишмунча авылы да, Тансуган авылы да. Бу аю үтергәннең бәете дә бар иде.

                  Аюны ике колагыннан алдым, Болгап торып салдым, Аю яман эшләде, Уң бармагым тешләде.

                  БАЛЛЫ ЕЛГА

                  Элек биредә караңгы елга шаулап утырган. Елга тирән, күп сулы икән. Байгуҗадан Садыбашка * барганда, елга аша матур рәшәткәле күпер булган.

                  Җәйнең эссе көннәренең берсендә безнең авыл егетләре Садыбашка чыгып киткәннәр.

                  Күпер төбендә алар су эчәргә елгага төшкәннәр. Су эчкәч, берсе икенчесеннән сораган:

                  Сизәсеңме, бу су баллы икән бит?!

                  Шуннан агымга каршы киткәннәр болар, бал агып төшә торган җирне эзләп. Куе урман эченә кереп киткәннәр, ди. Агач ботакларына эләгеп, киемнәре ертылып беткән, әйләнеп тә карамаганнар. Бал табыл-са, кием дә яңара, хәлләре дә рәтләнә бит. Мөәзин чишмәсе елгага кой-ган җирдә алар бер карама күреп алганнар. Аны кыргый бал кортлары сырып алган, алар мыжлап зур агач куышы тирәсендә очып йөриләр, егетләрне якын җибәрмиләр, ди. Бу гына мал табучы егетләргә киртә буламы соң?! Авылга чапканнар болар. Чиләк, тубал, дымарь, битлек-ләр күтәреп, яңадан елга буена килгәннәр. Чиләкләргә бал алып, корт анасын күче белән тубалга җыеп, дуслар Карлы тавы буена киткәннәр. Биредәге уйсулыкка бал кортларын урнаштырганнар. Уйсулыкны инде шул заманнан бирле Баллы бакча дип йөртәләр. Бал кортлары күптән булмаса да, елгасы да Балчыкты (бал чыкты), яисә җиңеләйтебрәк Балчыклы дип исемләнә.

                  ПОГАНЫЙ КҮЛЕ

                  Усманкадан алты километр ераклыкта Поганый дигән күл бар. Ул безнең авылдан көньяк-көнчыгышта урнашкан. Бу җирләрдәге халык Поганый күленә балык ауларга йөргән. Сары балык бик шәп булган анда. Күл балыклы булса да, анда узуы гаҗәп кыен икән. Чөнки каты зыбун, саз җәелеп яткан. Күл янына чыгу өчен атналар кирәк иде, дип сөйлиләр.

                  Шулай бервакыт безнең якның берәү бара икән улы белән ат-ар-бада. Сазны чыкканда русчалатып: «Погоняй, погоняй!!!» — дип, ашык-тыра икән. Ашыктырмас иде, саз арбаны суырып ала. Улы атны бар көченә куа, шулай чак чыгып җитәләр. Атасы һаман «погоняй!» дигәч, улы ачуы килеп:

                  Юк, әти, погоняй түгел, поганый ул, — ди. Имештер, шуннан әлеге күлнең исеме «Поганый күле» дип калган. Әле дә шулай дибез. Анда узуы хәзер дә җиңел түгел. Ә балыгы күп. Бу җирләрдә, менә быелгы кебек корылык булганда, күп күлләрнең суы кибә, балыгы үлә. Ә Поганый күле бер дә кипми, балыгы да бетми.

                  ЯНӘЛДЕ

                  Нуриман районының Караидел буйларына килеп ялга туктаган кешеләр иртән үзләренең атларын һәм малларын тапмаганнар. Бер көн эзләгәннәр, ике көн эзләгәннәр, бары тик өченче көнне генә бер елга та-магыннан тапканнар. Караиделгә койган була бу елга. Маллар бөтенесе дә рәхәтләнеп, тыныч кына ашап йөриләр, ди, бу җирләрдә гел торган кебек. Хуҗалары малларын куып алып кайтырга теләгәннәр. Куалар

                  икән, куалар икән, юк кына бит, маллар кайтырга уйламыйлар да. Гел кире монда әйләнеп киләләр икән. Шуннан бу кешеләр уйлашканнар: «Нигә, бик матур җир бит бу», — дигәннәр. Шул рәвешчә, маллар кеше-ләргә яшәргә урын табып биргәннәр, ә кешеләр: «Бу елга һәм җир үзлә-ренә ия тапты», — дигәннәр, елгага «Ияләнде» дип исем кушканнар. Соңыннан Янәлде булып киткән.

                  КӨРӘК УРАМЫ

                  Шушы урамда бер кеше яшәгән. Ул ярлы булган. Эш кораллары әле аз булган чакта, бу абзый ниндидер бер ерак авылдан ялтырап торган яңа көрәк сатып алып кайткан. Аннан соң аны, һәрбер өйгә кереп, һәр кешегә күрсәтеп йөргән. Әлбәттә, моңа кешеләр сокланып караганнар. Шуңа бу урам «Көрәк урамы» диелгән.

                  ЧИРМУРДА

                  Безнең якта Чирмурда дигән инеш бар. Аның исеме шуннан чыккан, имеш.

                  Өч брат, татар арбасы җигеп, кайтып баралар икән базардан. Кай-тышлый, бер инешне чыкканда, чумганнар болар арбалары белән. Берсе кычкыра икән:

                  Чир, - дип.

                  Икенчесе: Мур, — дигән.

                  Өченчесе: Да, - дип өстәп куйган.

                  Чирмурда дигән сүз шуннан соң бу елгага исем булып киткән, ди.

                  ЧУРАШ

                  Безнең якларны (Нуриман ягын) урманлы һәм сулы як диләр. Һәм бу дөрес тә. Урман бездә бихисап, елгаларның һәм вак елгаларның саны да байтак. Элек-электән сал агызганнар. Ул вакытларны әле кул көче белән, берничә кеше бер булып. Төн якынлашса, ярга чыгып ял итә тор-ган булганнар. Бер кичне бер төркем салчылар салларын ярга туктат-каннар. Аш пешереп ашаганнар да, икенче көнне ары киткәннәр. Әмма аш бутый торган калакларын җиргә кадаган килеш онытып калдырган-нар. Шуны эзләп кире килгән болар. Килсәләр — ни күрсеннәр, теге калак һаман тора, ди. Шуннан алар бу урынны Зур аш дип атыйлар (калакны шулай дип йөрткәннәр), аннары Сураш һәм хәзер Чураш дип йөртелә бу урын.

                  ХАН КЫЗЫ

                  Борынгы заманнарда Турай авылы тирәсендә зур сугыш булган. Шул вакытта, яу белән килгән ханзадәнең гаскәре җиңелеп, хан улы икенче ханга тоткынлыкка төшә.

                  Җиңүче ханның бер матур кызы була. Ул кыз, әлеге әсир егетне күреп, аңа гашыйк була. Алар аулакта сөйләшеп аңлашалар һәм бу җирдән егетнең туган иленә качарга ният кылалар. Кыз, егеткә кирәк әй-берләрне табып, атлар алып килә, болар качып китәләр. Кызның әтисе сизеп ала һәм качкын егет белән кыз артыннан батырларын җибәрә. Кыз һәм егет шулар кулыннан һәлак булалар. Шуннан соң хан кызның кабере өстенә таш куйдыра. Бу кабер ташы Турай авылының тау башында тора иде, соңгы елларда югалды.

                  ТАМЕРЛАН МАНАРАСЫ

                  Хәзерге Варна * авылы тирәсендә Тамерлан * хан белән икенче бер хан арасында зур сугышлар була. Бәрелешләрнең берсендә Тамерлан-ның гаскәрләре җиңүгә ирешә. Бик күп кешеләрне әсирлеккә алалар. Алар арасында шул җиңелгән ханның улы да була. Ул бик тә батыр һәм матур егет булган, дип сөйлиләр. Тамерлан хан, егетне җир асты зинданына ябып, янына сакчылар куйдыра.

                  Тамерлан ханның кызы бу егетнең матурлыгы, батырлыгы турында ишеткән була. Ул, аның зинданга ташлануын белеп, егет янына килмәкче була. Караңгы төннәрнең берендә килә бу зинданга. Ничек тә сакчылар-ны ризалаштырып, егет янына керә. Күрешәләр, сөйләшәләр. Бик оша-талар болар бер-берсен, гашыйк булалар. Шул төндә болар икесе качып китәргә уйлыйлар. Кыз, сакчылар белән сөйләшеп, зинданны ачтыра, һәм алар икәүләп качып китәләр. Төн узганчы качкыннар әллә ни ерак китә алмыйлар. Варна авылы янындагы Кисәнә күле буендагы камыш-лыкка барып яшеренәләр. Боларның ашарларына-эчәрләренә дә юк бит инде. Нишләргә? Егет китә азык-төлек юнәтергә. Кыз кала камыш-лыкта. Егет әйләнеп килсә, ни күрсен, кызның үле гәүдәсе генә ята. Киемнәре, тәннәре ерткаланган. Аны, егет юк чагында, ерткыч җанвар килеп чыгып, ерткалап ташлаган икән. Егет нишләсен, сөйгәненең гәү-дәсе янында елап утыра-утыра да үз ягына качып китәргә мәҗбүр булган. Китмәс иде, артларыннан эзәрлекләп килүче Тамерлан сугышчылары тотып алачак бит. Ярый, егет китә үз якларына таба качып. Ә Тамерлан ханның чапкыннары кызның гәүдәсен табып алып кайталар. Хан, кызы-ның үле гәүдәсен күреп, бик ачулана да, кайгыра да. Ачулана, чөнки ул дошманы белән качып киткән. Кайгыра, чөнки ул аның бердәнбер яраткан кызы. Кызны бик хөрмәтләп Кисәнә күле янында күмәләр. Ка-бер өстенә Тамерлан, кызының истәлеге итеп, матур бер манара төзде-рә*. Ул урында кирпеч ясарлык балчык булмаганга, гаскәрләр егерме-утыз чакрымлы озын бер рәтка тезелеп, кирпечне кулдан-кулга биреп ташыганнар, ди.

                  ШИКӘРЛЕ КҮЛ

                  Әле Мамай ханга * хәтле үк, бу якларда ярлы, әмма киң күңелле бер кеше яшәгән. Ходай тәгалә аңа улларына куанырга насыйп итмәгән: алар барысы да балигъ булганчы ук үлгәннәр, ди. Тик аның Гайшә исем-ле бер кызы гына калган.

                  Бу кеше Габдулла исемле булган. Ул күл буенда яшәгән һәм Актү-бәдән * далага баручы кәрваннарга юл өйрәтеп торган. Шуның өчен аңа товарлардан кечкенә генә өлеш бирелә булган. Кыргыз сәүдәгәрләре арасында юл күрсәтүчеләрне бүләкләү гадәте әле хәзергә хәтле яши, дип сөйлиләр.

                  Бер тапкыр, аккош ауларга, күл буена аучылар килгән. Алар ара-сында яшь хан матур һәм мәһабәт егет тә бар икән. Чая һәм батыр Гайшә, бай парча киемнәре һәм кыйммәтле коралыннан ханны танып, аңа баш игән.

                  Нигә сезнең күлдә аккошлар аз соң? - дип сораган яшь хан. Падишаһ! - дип җавап кайтарган кыз, — мин теләгәнең хәтле аккош ияләндерермен, тик син безгә ешрак кына кил!

                  Шул көннән соң Гайшә, узган сәүдәгәрләрдән шикәр сорап, аны күлнең ярларына ташлый башлаган. Бу тәмләткечне яраткан аккошлар көтүләре белән күлгә җыелганнар. Бервакыт яшь хан, үзенең вәгъдәсен исенә төшереп килгәч, кошларның күплегенә таң калган.

                  Ә бичара кыз нәни бала кебек шатланган, ул үзен яшь ханның сөйгәне итеп күз алдына китергән, гел аның турында гына уйлаган. Чыннан да, хан аны үзенә чакырткан, ә карт Габдуллага, күл буенда калып, киекләрен сакларга кушкан.

                  Хан Гайшәне үз сараена алган, әмма аны ханбикә итү турында уйламаган да.

                  Кәнизәкләр һәм коллар арасында, тынчу әсирлектә Гайшә елаган һәм сагышланган, ул ханбикә булу турындагы хыялының коточкыч ял-гышу икәнен аңлаган. Яралы йөрәгенең авыртуына түзә алмыйча, туган күленә, ялгыз калган әтисе янына качкан.

                  Әмма хан боерыгыннан уза алмаган бәхетсез ата, кызын күрә ал-мыйча, үлеп киткән икән.

                  Әтисенең үлгәнен белгән бичара Гайшә күлгә ташланган...

                  Соңыннан хан үз гаебен аңлаган:

                  Минем хатыннарым күп иде, — дигән ул. — Әмма мине тик берсе генә ярата иде!

                  МАЯН КҮЛЕ

                  Хәзерге Маян * буенда элек башкортлар яшәгән. Бай булганнар, маллары күп булган. Ә бер байның бик чибәр кызы булган. Маян исемле. Күчмә казакълар якын яшәгән. Кыз биләүдә чакта ук, әтисе кызын бер казакъ баеның улына ярәштереп куйган. Ә малай, биш яшьләрендә чәчәк белән авырып, бик ямьсез шадра булып калган. Кызга егетне бераз үскәч күрсәткәннәр. Кыз, ярәшелгән егетенең ямьсезлеген күргәч, һуштан язып егылган. Ул бер ярлы көтүче егет белән яратышкан һәм әтисенең бу көтүчегә бирмәсен аңлагач, ярәшелгән кешесеннән котылу юлын эзли башлаган.

                  Көннәрдән бер көнне, бик матур киенеп, дус кызларын җиләккә алып киткән бу. Барлык кыйммәтле әйберләрен таккан, күп итеп тәңкә-ләр алган. Кызлар җырлап-биеп күңел ачканнар. Маян исә сиздерми генә җиләкләр арасына тәңкәләрен сипкән. Шуннан кызлар: «Акча тап-тык! Акча таптык!»- диеп шатланышып, сикерешеп, мавыгып киткәннәр дә, Маянны бөтенләй онытканнар.

                  Ә Маян агачлар арасына кергән дә алып килгән хәнҗәре белән үзен-үзе үтергән. Кызлар моны югалтып эзли башлаганнар, тик үле гәүдәсен тапканнар. Аны кемдер үтергән дип уйлаганнар. Маянны бик әйбәтләп күмгәннәр. Ә төнлә аның каберенә сөйгән егете килгән дә Маянның кабере өстендә үзен-үзе пычак белән чәнчеп үтергән *.

                  Бу ике гашыйкның күз яшеннән күл хасил булган һәм аны гашыйклар хөрмәтенә Маян күле дип атаганнар.

                  НАЛОГ ӨЧЕН САТЫЛГАН КЫЗЛАР

                  ХІХ гасырның соңгы чирегендә берничә тапкыр ачлык еллар булып үткән. Хөкүмәт салымнарын үтәү бик авыр булган. Ул вакытта аны казна салу дип йөрткәннәр. Налогларын түләмәүчеләргә бик каты җә-залар күрсәткәннәр. Мал-туарларын, кием-салымнарын һәм башка әйберләрен тартып алганнар. Авыл башлыклары гына налогларны җыеп бетерә алмагач, волость башлыклары, кораллы көчләр белән авылга ки-леп, налогы түләнеп бетмәгән кешеләрне җыеп, налог таләп иткәннәр. «Түли алмыйм, бер нәрсәм дә юк!»— дигән кешеләрне җыен өенең идән астына ябып куя торган булганнар. Менә бу ябылучылар арасында семьясында фәкать кызлар гына булган Гайнулла агай да булган. На-логларын түләргә сүз бирүчеләрне идән астыннан чыгарып торганнар. Идән тактасы ачылгач, Гайнулла агай да башын тыгып:

                  Ике җиткән кызым бар, налогларымны түләгән кешеләргә кияүгә бирер идем, - дип, калтыраган тавыш белән өй эчендәге кешеләргә эн-дәшкән.

                  Шунда булган Саттар агай белән Сәйфелмөлек агайлар киңәшәләр

                  дә, кызларны үз улларына алырга булалар. Гайнулла агайга идән астын-нан чыгарга кушалар.

                  Саттар агай үзенең Җиһанша исемле улына Гайнулла агайның кече кызы Миңлесафаны, Сәйфелмөлек агай исә олы кызы Фәрхиҗамалны Баттал исемле улына хатынлыкка алырга булып, Гайнулла агайның налогын түләгәннәр. Гайнулла агай да налогын түләгән өчен кызларын кияүгә бирергә риза булып, мулладан никах укытканнар. Налог өчен сатылган бу кызларның балаларының балалары Нарат-Елгада әле дә бик күп.

                  ТУРГАЙ МОҢЫ

                  Борынгы заманнарда безнең халкыбызның көе хәзерге вакыттагы кебек булмаган, ә бәлки азәрбайҗан, төрек халык көйләренә охшаш яңгыраган.

                  Бу бик күптән булган. Болгар иленә дошман яуы һөҗүм иткән. Алар чәчәк аткан шәһәрләрне һәм авылларны җимергәннәр, ә барлык балаларны, яшь ирләрне һәм хатын-кызларны кырып бетергәннәр. «Бол-гарларның инде киләчәге юк!» — дип мыскыллап көлгәннәр дошманнар. «Бу кешеләр инде яңа токым үрчетә алмаслар», — дип уйлаганнар алар, исән калган карт-коры турында. Чөнки үзләре, күп микъдарда хәмер эч-кәнгә күрә, олы яшькә җиткәнче үк эшкә яраксыз хәлгә киләләр икән. Әмма дошманнарның әшәке хыяллары эшкә ашмаган. Хезмәт сөючән, тырыш, таза һәм бөтенләй диярлек хәмер кулланмаган болгар халкы үр-чеп, яңадан көчәеп киткән. Тик озак елларга халык күңелен караңгы кайгы баскан. Фаҗигале көннәрдә һәлак булган яшьләрнең хәтерен саклап, халык арасында җырлау һәм күңел ачу гөнаһ булып исәпләнгән. Әкренләп көйләр онытылган, уен кораллары югалган.

                  Еллар үткән. Яз көннәрендә җир сөрүче яшь болгар егетләре, кыр-ларда тургай җырларын ишетеп, аларга кушылып көйли торган бул-ганнар. Вакыт узу белән менә шул тургайлар моңы халкыбызның көенә әверелгән. Шуңа күрә халык җырларында тургайлар макталалар да инде.

                  ӘХМӘТСАФА

                  Әхмәтсафа үсеп буйга җиткәндә бик уңган егет була. Ул скрипкада уйнау, җырлау буенча авылда беренчеләрдән санала. Әхмәтсафа авылда Гөлзифа исемле кызны бик яратып йөри. Гөлзифа авылда иң матур, иң чибәр, бер кашык су белән йотарлык бер кыз була.

                  Гөлзифага авылның бай егетләре кызыгып йөриләр икән. Алар кызны кулга төшерергә бик тырышалар, ди. Ләкин Гөлзифа Әхмәтса-фаны гына ярата. Бу хәл авылның бай егетләре һәм кызлары арасында зур көнчелек тудыра. Алар Әхмәтсафа белән Гөлзифадан үч алырга те-лиләр.

                  Әхмәтсафа яшьләр арасында бик данлыклы була. Ул һәр көн дип әйтерлек кичләрен скрипкада уйнаган, яшь егетләрне җырлаткан.

                  Ул заманнардагы гадәтләр буенча, яшьләр, староста һәм муллалар

                  йорты яныннан узганда, уйнап яки җырлап узмаганнар, Әхмәтсафа исә бу гадәтне еш кына боза торган була. Шуңа күрә авыл байлары һәм дин әһелләре дә аны дошман күргәннәр. Шуның өстенә, чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, бервакыт волость старшинасын канга батканчы кыйнап, бер амбарга ябып, бикләп куялар. Ахырдан, «бу эштә Әхмәтсафаның да катнашы булган икән» дигән хәбәр тарала. Авыл кешеләре Әхмәтсафа-ның Зөбәер Зарифы белән бик дус булып йөрүен беләләр. Ә Зариф үзе яшерен оешмалар белән элемтә тоткан бер кеше була.

                  Менә бервакыт, җәйнең матур бер төнендә, тирән йокыда чагында, Гөлзифаның бер чәч толымын кисеп китәләр.

                  Бу эштә гаеплеләрне эзләп, барлык урыннарда тикшеренү уздыра-лар. Ахырдан, ул кискән дип, Сафага яла ягалар. Дин әһелләре Сафа-ның бөтен гөнаһыларын күрсәтеп, донос язалар.

                  Күп тә үтми, бу хакта суд була. Суд Әхмәтсафа Мөхәммәтлатыйф угылын гомерлек сөргенгә хөкем итә.

                  Шулай итеп, Сафаны сөргенгә җибәрәләр. Сафа үзе китсә дә авыл халкы аны онытмады. Аның уйнаган көйләре һәм җырлаган җырлары еллар буе халык авызыннан төшмәде.

                  ӘЙДҮКӘ

                  Себердәге Чаптар авылының Балык кушаматлы бае Тармакүл авы-лы баеның Батыш дигән кызын сораткан. Кыз ул байга барырга телә-мәгән, үзләрендә хезмәт иткән шагыйрь йөрәкле Әйдүкә исемле ярлы егеткә гашыйк булган. Кыз белән егет, сөйләшеп, килешеп, бергә качып киткәннәр. Асыл егет белән гүзәл кыз, казакъ далаларына китеп, ир белән хатын булып яшәгәннәр. Ләкин үз якларын сагынып, туган авыл-ларына кайтканнар. Кайту белән алар тозакка эләккән: байлар аларны зинданга ябып куйганнар. Тармакүл авылына унсигез пар ат белән ун-сигез түрә килеп, Әйдүкәне гомерлек каторгага хөкем иткәннәр. Әйдүкә үзенең искиткеч көчле, моңлы тавышы белән тирә-юньгә җырчы буларак та билгеле булган *. Бу турыда баш түрә дә ишеткән. Ул: «Сине бик яхшы җырчы дип әйтәләр, әйдә, бер җырлап кара», — дигән. Әйдүкә:

                  Ат бәйләгән, әй, кубагызга; Чаң бәйләгән, әй, дугагызга. Карап кынай торып исем китте, Алтын штоф укалый якагызга, —

                  дип башлап җибәргәч, баш түрә:

                  Син безне мактыйсың икән, — дигән.

                  Сез миңа җырларга рөхсәт иттегез, шуңа күрә мактау белән

                  башладым, — дип егет җырлавын дәвам иттергән. Соклангыч җыр каты күңелле баш түрәне дә йомшарткан. Ул Әйдүкәне каторгага җибәртми калдырган, хөкемен йөз чыбык суктыру белән алыштырган һәм егеткә куй тиресен яптырып, йөз чыбыкны бергә бәйләтеп суктырткан, имеш. «Күркәм егет» дигән ул. Шулай да хатынын аңа бирмәгәннәр, башка авылга кияүгә озатканнар. Батыш үз авылына картайгач кына кайткан. Әйдүкә белән Батыш Тармакүл зиратына күмелгәннәр.

                  АЮЧЫЛАР КӨЕ

                  Аның атасын Аю Ибрае дип йөртәләр иде. Бервакытны Рөстәм, ана-сы белән тары утаганда:

                  Ни өчен безне, әни, аю халкы дип йөртәләр? - дип сорады.

                  Бабаң, балам, аючы булган. Шуның өчен аю халкы дип йөртәләр, әле аючыларны төш тик кенә хәтерлим. Хәзер инде аючылар йөрми. Ә борын...

                  Анасы аңа аючылар турында сөйләп китте.

                  Элек Тулпан авылына һәр елны аю биетүчеләр килә булган. Ә көн-нәрнең берендә яз башы аючылар белән Галим атлы яшь бер аючы кил-гән. Зур, матур кара күзле, кара мыеклы, батыр гәүдәле егет булган. Ул бик матур җырлый белә икән. Үзе белән Тулпан авылы ишетмәгән көйләр, йөрәк өзгеч матур җырлар алып килгән. Авылда матурлыгы белән дан тоткан Бимкәй кызы Маһирә аны яраткан. Аю биеткәндә, ха-лыкка белдерми генә, Галимгә үз кулы белән чиккән яулыгын ыргыткан. Аючы Галим, яулыкны алу белән, билгесез бер матур кызның аңа яулык ыргытуын, ул кызның бик матур булырга тиешлеген әйтеп, халык алдын-да җыр җырлаган һәм күзе белән кызлар арасыннан шул матур кызны эзли башлаган. Маһирә халык арасында серен белдермәгән. Бары Шуар-ләйдән су алып килгәндә генә, Галимгә очрап:

                  Сезгә яулык ыргытучы кыз бик ямьсез. Сез аны юкка мактады-гыз, — дигән.

                  Галим: Мин күрмәсәм дә, ямьсез булса да, аны яратам, — дигән. Алар, Шуарләй суына аркылы ауган каенга утырып, төн уздырганнар.

                  Аючылар авылдан китү белән, Маһирә дә югалган.

                  Бер елдан соң бик ераклардан килүче Мөхәммәтҗан дигән кырык тартмачы мәшһүр аючы Галимнең ауга барганда аюлар авызыннан үлү хәбәрен, Маһирәнең туган илен сагынып җырлаган җырларын алып килгән. Шул көннән алып Тулпанда яңа җыр, йөрәк өзгеч аючылар көе җырлана башлаган.

                  Ә унбиш елдан, Тулпан авылына олаучыларга утырып, бер хатын белән унбиш яшьләрендә яшь бер егет килгән. Ул Тулпан авылында туктаусыз җырланган «Аючылар» көенең каһарманы — Рөстәмнең әбисе Маһирә булган, янындагы яшь егет, аюлар авызыннан үлгән аючы Галимнең улы Рөстәмнең бабасы Талмас булган.

                  МӘРЬЯМКӘЙ БЕЛӘН БУЛАТ

                  Алпай авылында чибәрләрдән чибәр сылу кыз үскән. Аның исеме Мәрьям булган. Аның матурлыгына сокланмаган кеше калмаган. Бөтен башкорт илендә аңа тиң кеше булмаган, диләр. Күрше егете Булат бе-лән Мәрьям кече яшьтән үк дус булган. Тик егет белән кыз кешегә очрашып-сөйләшеп йөрергә ярамаган, ул зур гөнаһ саналган. Мәрьям уңганлыгы һәм сылулыгы белән күп кешеләрне үзенә гашыйк иткән. Авылда яшәгән алтмыш яшьлек мулла да Мәрьямне өченче хатынлыкка алмакчы булган. Кыз артыннан яучы җибәргән. Мәрьямнең әтисе, го-мергә икмәккә туймаган ярлы булганлыктан, байлыкка кызыккан. Кия-вебез бай булса, тамагыбыз туймасмы, дип уйлаган ул. Әтисе кызын мул-лага көчләп бирмәкче булган. Унҗиде яшьлек Мэрьям Булаттан башка беркемгә дә барырга уйламаган. Ачы гарьлеккә чыдый алмыйча, агу эчеп, үзен-үзе һәлак иткән. Врачлар да аңа кабат савыгырга ярдәм итә алмаганнар. Әти-әниләре больницага килгәч, аларны кертмәгәннәр. Мәрьямнең үле йөзен күргәч, Булат та үзен-үзе чәнечә. Булатның ал ка-ны Мәрьямнең ал йөзенә тама. «Гөнаһ булса булыр», — диләр, Мәрьям белән Булатны бергә күмәләр. Халык саф мәхәббәт белән янучы кеше-ләрне онытмый. Булат белән Мәрьямгә багышлап җырлар чыгаралар. Булатның әти-әнисе бу кабергә тирәкләр утыртканнар. Бу агачлар янына хәзер яшь агачлар үскән. Булат белән Мәрьям вакыйгасын халык көйгә салган.

                  ЗӨЛӘЙХАБИКӘ

                  Зөләйха намында мирза кызларыннан бер туташ Казан шәһәрендә яшь кенә офицердан сабак укымыш. Шул әснадә мәзкүр яшь офи-церга мәхәббәт багламыш.

                  Шул көннән игътибаран кызга никадәр урыннардан яучылар килеп алырга сорасалар да, Зөләйхабикә барысына «бармыйм» дип кыска гына җавап бирмеш. Ләкин Зөләйхабикә һәрвакыт тирән уйда, күңеле басылган, һәркем берлә салкын гына ихтилятта булдыкыннан, әнкәсе кызының башында олуг бер исәп, тирән бер уй бар идекен аңламыш. Кызның һәрвакыт тәэсирле халәттә йөрүеннән, кемгә булса мәхәббәт баглап, шуның яшерен газабы вә яшерен януы берлә газап чигә торган-дыр, дип уйламыш.

                  Анасы, кызны кемгә дә бирергә белмәгәч, кызының серен белер өчен, «әллә фәләнгә биримме, яки фәләнгәме», дия һәр таифәнең исемен зикер кыйлып, бөтенесен әйтеп чыкмыш. Кыз һәр каюсын рәд кыйлып торганда: «Әллә офицерга бирәемме?»— дигәч, кыз сачрәп чыгып:

                  Әнкәем, җаным бул! Шуңар бирсәнә,— дия, барып әнкәсенең муенына сарылып егламыш. Кәнденең кемгә булган мәхәббәтен шул көннән игътибаран галәмгә белдермеш.

                  Менә бу эш халык арасына таралгач: кызының анасы булып, кыздан һәр таифәнең хасләтен сорап торган рәвештә итеп, махсус көй берлә халык боларга җыр чыгармышлар.

                  ТӘФКИЛЕВ КӨΕ

                  Борынгы Тәфкилев фамилияле бер мөфтинең урысча укый торган бик матур бер кызы бер француз җегетенә гашыйк булган була. Кыз француз җегетен, ата-анасы күрмәгән чакта, өенә дә китерә.

                  Бервакыт шулай, мөфти хәзрәт өендә кыз белән җегет күрешеп торган чагында, өстләренә мөфти хәзрәт үзе килеп керә.

                  Кыз, аптырауда калып, үзенең мәгъшукын зур пыяла шкаф эченә яшерә.

                  Алай да мөфти хәзрәт җегетне күрә. Таягын алып җегетне кыйнарга килә башлый.

                  Җегет исә, тиз генә шкафны ватып чыгып, тәрәзәдән сикереп кача. Шкафны ватканда, җегетнең битенә вә кулына пыялалар керә. Идәнгә җәелгән хәтфә паласлар өстенә каннар тама...

                  Минем исемдә шулкадәр генә калган.

                  Аннан соң җегет белән кыз арасында нинди мажаралар булгандыр, миңа мәгълүм түгел. Ләкин Тәфкилев көенең моңлылыгына караганда, җегет белән кыз арасында мотлак бер фаҗига булгандыр дип, фикергә килә.

                  ТӘФТИЛЕВ КӨΕ

                  Тәфтилевләр фамилиясеннән Гайшәбикә намында бер кыз, Уфа офицерларыннан бер яшь рус җегетенә мәхәббәт багламыш, мәзкүр җегет Гайшәбикә ханымга никахлану өчен, арада дин дигән бер нәрсәнең бар идекен сөйләмеш, Гайшәбикә ханым да:

                  — Синең мәхәббәтеңә минем динем дә мокабәлә кыйла алмый — дигән кебек итеп, иртидадка ризалык күрсәтмеш, чиркәүгә барып бик тантаналы рәвештә християниятне кабул кыйлмыш.

                  Соңрак чиркәүдән чыкканда, Гайшәбикә ханымга бик тирән уй төшеп, еглый-еглый чиркәү ишек алдындагы урындыкка барып ултырмыш. Һәм бик мөтәәссеф булып, бик кайгырып, шул урындыкта мәшһүр Тәфтилев көе берлә түбәндә язылачак җырны җырламыш:

                  Сары да елан, ай, туз башлы, сызгырадыр камыш буенча; Кара да кашлар, газиз башлар йөри икән язмыш буенча. Исем китә үземнең азуыма, Һич чара юк тәкъдир язуына.

                  Гайшәбикә ханымның иртидад хәбәре анасына мәгълүм булгач, Гайшәбикә шул җырны җырлап ултырган вакытында анасы чиркәү капкасыннан йөгереп килеп кереп, түзүдән хариж рәвештә ачу күрсәтеп, кызы Гайшәбикә ханымның муенындагы камирасыны өзеп алып, парә-парә сындырып салып таптамыш. Булә мөгамәләсе өчен, Гайшәбикә анасына суд хозурында атылырга хөкем кыйлына башлагач, анасы муллалардан фәтва сорап, үз-үзене кател кыйлмыш. Гайшәбикә ханым ахыр вәһләдә тәрек дин өчен вөжданан мөгаззәп булып «И ходай! кабахәтемне гафу кыйлсана» мәкамендә Тирсә дигән карьягә мәсҗед салдырган. Шул көннән игътибаран инсаннар күзеннән яшеренеп, калган гомерен Тирсә мәсҗеде астында ходага гыйбадәт берлә үткәрмеш. Алан кабере шул җирдәдер.

                  САК-СОК КӨΕ

                  «Сак-сок бәете» вә көенең нидән чыкканлыгы Сак-Сокның үз бәетләреннән дә күренә.

                  Бәетләрдән аңлашылдыгына караганда, бер ана үзенең ике баласын: «Сез Сак-Сок булсагыз иде», — дип каргый. Шул ук минутта балалар, Сак-сок дигән ике кош сурәтенә кереп, кара урманга очып китәләр.

                  Балаларны каргаганда аталары өйдә булмый бугай. Ул, кайткач: «Балалар кайда?» — дип, хатыныннан сорый. Хатын: «Каргап очырдым», — ди дә үкереп җылый башлый. Ире шелтә итә.

                  Балалар исә искән җилләр аркылы гына аталарына үзләренең хәсрәтле сәламнәрен җибәреп торалар. Менә бу — шуннан чыккан көй.

                  ҖИЗНӘКӘЙ

                  Бу көй бер кияүнең үзенең балдызына гашыйк булуыннан чыга. Кияү, хилафе шәргы рәвештә, балдызын да никяхлап алып, ике кардәшне бергә җыймакчы була.

                  Агач башы базыктыр, Балдыз алу языктыр; Язык булса - ни миңа, Язык казык башына... - җыруы шушыңар дәлаләт итә.

                  САКМАР КӨΕ

                  Оренбург баеның кызы укымышлы, ләкин ярлы бер җегетне сөя. Бай ата кызын бу җегеткә бирми инде. Аңардан котылу өчен, җегеткә яла ягып, полициягә тапшыра. Җегет төрмәдән кача да бай кызының кәнизәге аша кызга хәбәр бирә.

                  — Мин Сакмар буе башында сине көтәм, — ди. Кыз йөгереп болынга төшә. Җегет сөйгән кызына болай дип җырлый:

                  Сакмар су буенда Мәңге калырсың син уемда.

                  Шуннан Сакмар көен җырлый башлаганнар.

                  БӨДРӘ ТАЛ

                  Зөя елгасы ике авылны аерып тора икән. Бу ике авылның җегете белән кызы бик сөешкәннәр, ди. Боларга күрешеп сөйләшергә бер дә әти-әниләре ирек бирми икән. Беркөн кыз, җаен табып, сөйгәнен елга буена чакыра. Елганың ике ярында торып, гашыйклар су аша сөйләшә ди. Кыз җегетенә җырлый:

                  Ай, Зөя буе, бөдрә тал, Мәйлең булса, тартып ал.

                  Боларның җырын ишетеп, бик тиз отып алганнар, ди.

                  ӘЛЛҮКИ

                  Рәҗәл авылында ике туган басуга карабодай чәчәргә чыгып китәләр. Чәчү тиз генә бетми: төнгә үк калалар болар. Шул төнне күрше рус авылында караклар чиркәүне талыйлар һәм эзләрен яшерү өчен алтын тәңкәләрне юл буйлап чәчеп баралар. Алар тәңкәләрне карабодай чәчүчеләр янында да калдыралар. Иртәгесен эз буйлап килеп, урыслар. Мөхәммәтҗан белән Бәлкәйне (карабодай чәчүче туганнарның исемнәре шулай була) кулга ала. Поп, староста боларны каторгага озаттыра. Каторгада азап чигә торгач, беркөн туганнар, салга утырып, Себер елгалары буенча качып китәләр. Җиде ай адашып йөреп, теге рус авылына кайталар. Исәпләре старостадан үч алып, үтереп китү. Бер карчыкка фатирга керәләр. Карчык боларны бик яхшы тәрбия итә. Тегеләр уйларын сөйләгәч, ул:

                  Ай улларым, үч алмагыз, кан кою — гөнаһ. Язмыштан узмыш юк. Качып ялгыш эшләгәнсез. Кире китегез, — ди. Ике туган моңа риза булып Себергә китеп баралар. Йөрәкләре әрнүгә түзә алмыйча, авыл буйлап җырлап үтәләр болар:

                  Үтәдер дә гомер, ай үтәдер, Картайтып та әрәм итәдер. Картаю да газабына түзеп була, Илтеп гүр куйнына кертәдер. Әллүки, бәллүки, сарымсак, Күршә алмабыз инде, сагынсак.

                  Ике туганның хәсрәтле җырын халык бик тиз отып алган, ди. Ә туганнар һаман җыр суза:

                  Әллүки, бәллүки, без болай, Тәкъдир язган безгә шушылай.

                  ЮА ҖЫЕНЫ

                  Күгәй авылы урнашкач, халыкның күңел ачу бәйрәме булмаган, ә бәйрәм итүне чираттан уздырганнар: бүген берәүдә, иртәгә икенче хуҗалыкта, өченче көн тагын яңа хуҗалыкта ашап-эчеп күңел ачканнар. Бу эшне тәртиптә тоту өчен, агач таякка киртләр киртләп барганнар. Таяк авылга бер генә икән. Язгы кыр эшләре башланганчы шулай бәйрәм иткәннәр. Язгы сукага төшәр алдыннан, авылның егетләре бергә җыйналып, авылдан ерак кырга таякны илтеп ташлаганнар. Бу җир хәзер дә «Сөрән ташлаган» җир диеп йөртелә. Икенче язда яңа таяк алганнар, бәйрәм итүне яңадан башлаганнар. Бу тәртиптәге бәйрәм йоласын һәм таягын «Сөрән» диеп атаганнар.

                  Авыл үскән, зурайган, халыкка бу күңел ачу йоласы уңай булмый башлаган. Авыл халкы сөйләшеп, килешеп, Мулла Иле авылы халкыннан бәйрәм йоласы сатып алырга булганнар. Бу вакытта Мулла Иле авылында ике бәйрәм булган: Берсе Юа бәйрәме, икенчесе — Тикен бәйрәме.

                  Моның өчен бер төркем ирләр, атлар җигеп, мичкә белән сыра алып барып, Мулла Иле халкын сыйлаганнар һәм Күгәйгә кунакка чакырганнар.

                  Бергә сөйләшкәннән соң, Юа бәйрәмен Күгәйгә сатырга булганнар. Шуннан алып Мулла Иле авылында — Тикен, ә Күгәйдә Юа җыены үткәрәләр икән.

                  МӘРДИ ҖЫЕНЫ

                  Калинин районында Мәчти дигән авыл бар. Бу авылда алпавытлар күп булган. Берсе — атаклы алпавыт Мәрди булган икән. Ул Бүләк авылында җыен үткәрергә булып: «Җыенга җыелыгыз, мин акча таратам», — дип хәбәр иткән. Халык җыелгач, вак акча таратып, халыкны алдаган. Бер-ике ел шулай иткәч, халык шул урында җыен ядарга өйрәнә башлаган. Бу — Мәрди байга базар ачу, сәүдә эшләрен көчәйтү өчен кирәк булган.

                  БИКӘ ҖЫЕНЫ

                  Бикә җыенының килеп чыгуы шулай.

                  Борын-борын заманда бу тирәдә бер карт белән карчык яшәгән.

                  Карт бик күңелле кеше булмаган, ә Бикә карчык бик акыллы һәм бөтен эшне үзе алып бара торган булган. Аларның йортлары моннан ерак түгел, тау башында булган. Безнең җыен менә шул карчык исеменә аталып, «Бикә җыены» дип йөртелгән...

                  НАҖАР БӘЙРӘМЕ

                  Борын заманда Ык суы буенда бер авыл булган. Анда бик матур һәм акыллы Наҗар исемле кыз яшәгән. Бу кызга авылның бөтен халкы сөеп караган, ул яшьләргә үрнәк булып торган. Наҗар үз авылларындагы бер җырчы җегетне яраткан. Бу җегет, җырчы булуы белән бергә, белемгә омтылуы белән дә аерылып торган. Ул бу җирләрдән еракта зур шәһәрләр һәм андагы укытучы зур галимнәр турында авыл аша узучы кәрванчы сәүдәгәрләрдән ишетә. Аңарда шул галимнәрдән белем алу теләге уяна. Күп уйлана торгач, бер кәрванга ияреп, шул ерак илләргә белем алырга китәргә карар бирә. Бу турыда ул Наҗарга да әйтә. Наҗар аңа:

                  — Китмә, — ди, — мин синсез тора алмам, — ди.

                  Җегет кызга бер аккош каурые бирә.

                  — Бу каурыйны түшәмгә кыстыр, әгәр аннан кан тамса, мин үлгән булырмын, әгәр таммаса, өч елдан соң кайтырмын, — ди.

                  Шуннан соң җегет, кәрванга ияреп, ерак илләргә белем алырга китә.

                  Юлда барганда бер сәүдәгәр аны, «бу минем колым» дип, казакларга сата. Җегет казак бикләренең мөһер салынган колы, көтүчесе булып кала. Ләкин ул ямьле Ык буйларына кайту уен ташламый. Ат көтүендәге иң яхшы ике тайны ерак юлга кайтыр өчен хәзерли. Өч ел үткәч, караңгы төн уртасында, туган ягына кача.

                  Бу вакытта Наҗарның әтиләре, кызларын кияүгә бирергә йөриләр. Авылның йоласы буенча, кызларны атка атландырып чабыштыра торган булганнар. Кияү булырга теләгән кеше кызны ат өстендә куып тотарга тиеш була. Наҗарны да әтиләре шул көнгә хәзерлиләр. Наҗар бу бәйрәмне тагын бер елга кичектерүләрен сорый, ләкин әтиләре аны тыңламыйлар. Менә «Кыз куу» бәйрәме җитә. Бу бәйрәмгә Наҗарның сөйгәнен саткан сәүдәгәр дә килеп чыга. Авыл халкы, җегетнең туганнары сәүдәгәрдән аның кайдалыгын сорыйлар. Сәүдәгәр: «Ул җегет юлда барганда үлде», — дип ялганлый. Наҗардан башка моңа барысы да ышана.

                  Сәүдәгәр чабышта катнашырга һәм Наҗарны тотып, аңа өйләнергә уйлый. Ул үз көченә ышана, чөнки аның бик яхшы гарәп аргамагы була.

                  Наҗар сәүдәгәрнең начар кеше икәнен сизә, әтиләреннән ул сәүдәгәрне ярышта катнаштырмауны сорый. Әтиләре:

                  — Ул кунак кеше, без аны бу бәйрәмдә катнашудан тыя алмыйбыз, — диләр.

                  Менә ярыш көне җитә. Наҗар матур киемнәрен киенеп, кулына камчы алып, үзенең йөгерек аргамагына менеп атлана. Аның яшьле күзләре җегет кайтасы юлга төбәлгәннәр... Ярыш башлана. Сәүдәгәрнең аргамагы башкаларны калдырып алга чыга, кызга якынлаша. Наҗар, мәкерле сәүдәгәр кулына төшәргә теләмичә, аты белән тирән күлгә ташлана һәм һәлак була.

                  Шушы вакытта Наҗарның сөйгәне кайтып төшә, ул сәүдәгәрне танып ала һәм авыл халкына аның явызлыгын сөйли. Җегет сәүдәгәрне пычак белән кадап үтерә. Шуннан соң яшьләр җыелып гүзәл кыз истәлегенә «Наҗар бәйрәме» үткәрә башлаганнар.

                  КАСИМСКИ ИБРАЙ

                  Касим шәһәрендә Ибрай исемле яшь фабрикант булган. Аның бик матур сеңелесе бар икән. Ул аптекарьны яраткан. Әмма абыйсы, аптекарьның малы юк дип, аны аптекарьга бирмәгән, бер байга бирергә булган. Кыз: «Синнән бүтәнгә барганчы, миңа үлем артыграк, үлем даруы бир», — дип, аптекарьга барган. Аптекарь өч тапкыр эчәргә кушып, дару биргән. Никях вакыты җиткәч, кыз бер эчкән — авырган, кияүне чакырганнар, кыз икенче эчкән — хәле авырайган, кияү килүгә өченче эчкән — үлгән. Кызны җыйганнар. Төнлә аптекарь кабер сакчысына барып күп кенә акча биргән дә, кызны казып алган, өенә алып кайткан, аңа дару эчерткән. Кыз терелгән. Ул элекке дарулардан үлмәгән, бәлки һуштан язган гына булган икән.

                  Шуннан соң аптекарь белән кыз икенче шәһәргә китеп бергә тора башлаганнар. Күп тә үтмәгән, аптекарьны хәрби хезмәткә алганнар. Электән аптекарьның жалованиесенә генә торганга, ире хезмәткә киткәч, кыз бик читен хәлгә төшә, әйберләрен сатып бетерә. Бервакыт аңа бер карчык килеп керә, үзен бик игелекле кеше итеп күрсәтеп, кызны, «мин сине бик яхшы эшкә урнаштырачакмын» дип, Уфага барырга димли. Кыз риза була. Карчык, Уфага баргач, моны фәхешханәгә сатмакчы була, бу турыда хәбәр тарала. Касимски Ибрай да моны ишетә, кызны сатып алу өчен Уфага килә, кыз белән очраша. Кыз абыйсын бер күрүдә үк таный, абыйсы сеңлесен танымый. Кыз елый, сөйләшми. Кызны күндерү артыннан йөреп, Ибрай барлык байлыгын бетерә.

                  Бервакыт аптекарь хәрби хезмәтеннән Уфага кайта. Ул хатынының да, Ибрайның да хәлен белә. Шулай да Ибрайны очраткач (ә Ибрай моны хәрби киемендә танымый), Ибрайдан хәлен сораша: «Монда сез нәрсәгә болай аптырап йөрисез?» — ди. Ибрай бөтен хәлен сөйләп бирә.

                  — Мин кызны бер күрүдә сиңа ризалатам, — дип үзенең ярдәмен вәгъдә итә. Билгеләнгән вакытта бакчада аптекарь кыз белән Ибрайга каршы очрый. Гадәтенчә елап барган кыз аптекарьны күрү белән таный. Алар бер-берсен кочаклап алалар.

                  Шушы хәлдән соң аптекарь Ибрайга бөтен хәлне сөйләп бирә. Ибрай, үз сеңелесе артыннан йөргәнен аңлагач, шунда ук үз-үзен атып үтерә.

                  КЫЛАФ БЕЛӘН ТУРАНДЫК

                  Моннан берничә йөз ел элек Асхабад шәһәрендә Алтай патша яшәгән. Алтайның Кылаф исемле улы булган. Яшь шаһзадәгә унҗиде яшь тулганда, ул инде шул заманда иң күп таралган алты телдә сөйләшкән. Шуның өстенә ул бик акыллы һәм искиткеч көчле икән. Кылаф шул заманның бөтен фәннәрен дә белгән.

                  Көннәрдән бер көнне күрше Астрабад дәүләтенең патшасы Уранхан меңләгән гаскәре белән Асхабадка һөҗүм иткән. Шәһәрне талаган, Алтай патшаны һәм аның улы Кылафны әсир иткән. Алтай патша озак та үтми әсирлектә үлгән, ә Кылаф төрмәдән качкан. Кылаф, әтисенең үлеме өчен, Уранханнан үч алырга ант иткән.

                  Ул туган иленә кайткан. Кайчандыр гөрләп торган шәһәр урынында хәрабәләр генә калган: кешеләре йә әсирлеккә төшкән, йә үтерелгән. Яшь Кылаф югалып калмаган, атка утырып, Уранханга каршы сугышырга ярдәмчеләр эзләп киткән. Иксез-чиксез далалар буйлап озак сәяхәт иткән ул. Ниһаять, өч ай сәяхәт иткәннән соң, Шираз дигән шәһәргә килеп җиткән.

                  Кылаф бер карчыкта яши башлаган. Киң күңелле карчык аңа, фәкыйрь генә булса да, өстәл әзерләгән. Өстәл янында Кылаф Шираз патшасы турында сораштыра башлаган. Карчыктан ул Шираз патшасының исеме Алтынхан икәнен белгән. Патшаның унсигез яшьлек искиткеч гүзәл Турандык исемле кызы бар икән. Ул бик акыллы, горур икән. Күпме генә шаһзадәләр аның кулын сорасалар да, Турандык аларның барысын да кире каккан. Алтынхан үзенең кызын бик яраткан. Турандык моннан файдаланып, «үз ризалыгыннан башка кияүгә бирмәскә» дип, әтисен ант иттергән. Горур патша кызы ирләрне дошман күргән. Кияүгә сораучылар туйдырып бетергәч, Турандык, әтисе ризалыгы белән, болай дип игълан иткән: «Кем дә кем минем өч хикмәтле соравыма җавап бирсә, шуңа кияүгә чыгам, ә җавап бирә алмаганнарны астырырга боерачакмын».

                  Турандыкка мәхәббәт тоткан бик күп шаһзадәләр әнә шулай һәлак булганнар.

                  Карчыкның сүзләре курку белмәс Кылафны бик кызыксындырган. Ул ничек кенә булса да бу горур гүзәлне күрергә теләгән.

                  Патша кызын ничек күрергә була соң? — дип сораган Кылаф карчыктан.

                  Карчык әйткән:

                  Патша кызы атнаның бер көнендә хезмәтче кызлары белән бергә шәһәр читендәге бакчага бара. Аны бары тик шунда гына күрергә мөмкин.

                  Патша кызы бакчага барасы көнне, Кылаф хәерче карт булып киенгән дә кызны бакча капкасы янында көтеп торган. Менә ерактан кызлар күренгән. Кылаф игътибар белән карый башлаган. Арада берсенең йөзе челтәр белән капланган. Бу патша кызы була. Кылафның бәхетсезлегенә каршы, бакчага керер алдыннан кыз йөзен ачкан, һәм Кылаф, ук кадалгандай, артка чайкалып киткән: аның алдында пәри кызы төсле гүзәл басып тора икән. Турандык, хәерче картның аңсыз калганын күреп, го-

                  рур елмаеп, бакчага кереп киткән. Мескен Кылаф исә берничә минут аңга килә алмый торган, ул патша кызына үлеп гашыйк булган. Кылаф, шәһәргә кайтып, карчыкка үзенең мәхәббәте турында сөйләп биргән. Карчык аны бик кызганган, бу кеше сурәтле иблисне онытырга үгетли башлаган. Әмма Кылаф, ничек кенә булса да, бәхетен сынап карарга теләгән. Ул карчыкка әйткән:

                  — Мин йә патша кызы кулыннан үләм, йә аңа өйләнәм!

                  Икенче көнне Кылаф, матур киемнәрен киеп, әйбәт атына атланып, сарайга килгән. Турандык, аны тәрәзәдән күреп, нык итеп иренен тешләгән. Элек исә ул мондый шаһзадәләрне мыскыллы көлеп кенә каршы алган. Алтынхан яшь шаһзадәне шатланып кабул иткән. Әмма Кылаф аның кызына булган мәхәббәтен сөйли башлагач, шатлыгы кайгыга әверелгән. Ул кызына биргән анты өчен бик үкенгән, чөнки шуның аркасында күп кеше һәлак булган. Ул үз кызын дошман күрә башлаган. Кылафны чын күңелдән кызганып, аны тыярга тырышып караган патша. Әмма юкка. Икенче көнне зур җыен алдында ике кеше — Кылаф белән Турандык зиһен, акыл сынашырга тиеш булганнар. Кылаф сарайдан чыгып барганда, аны Турандык күреп алган һәм йөрәге җилкенеп куйган. Бу төндә өч кеше: Кылаф, Турандык һәм Алтынхан йокы күрмәгәннәр. Таң ата башлаган. Кылаф торган. Аның чырае качкан. Ул кабат-кабат догаларын укыган, алладан ярдәм сораган.

                  Ниһаять, билгеләнгән вакыт килеп җиткән, һәм Кылаф, яраткан атына атланып, сарайга киткән. Залга бик күп халык җыелган. Шаһзадәнең искиткеч акыллы йөзен күреп, җыелган халык шаулаша башлаган. Кызы белән хан да килеп кергән. Турандык битен челтәр белән каплап килгән. Барысы да хан алдында баш игәннәр. Алтынханның чырае агарган, ул халыкка сәлам биргән дә, кызына кул изәгән. Турандык тирә-юньгә күз ташлаган. Кылаф торган. Шаһзадә үзенә дәрт керүен сизеп алган. Шулчак Турандык сөйләп киткән:

                  Тыңлагыз, җегет. Мин сезгә өч сорау бирәм. Әгәр сез минем барлык сорауларыма да җавап бирсәгез, сезгә тормышка чыгармын, әгәр инде бер генә сорауга җавап бирмәсәгез дә, сез үләрсез.

                  Соңгы сүзне әйткәндә аның йөрәге шундый дулкынланып типкән, көч-хәл белән әйтеп бетергән. Үзен кулга алып, ул дәвам иткән:

                  Тыңлагыз! Кайсы ана, балалар тудырып, аларны дөньяга озата да соңыннан барысын да кире йота?

                  Зал тынып кала. Кылаф, дәртләнеп, җавап бирә:

                  — Ул — диңгез! Дөньядагы бөтен елгалар да аннан барлыкка килә һәм алар кабат диңгезгә коялар.

                  Ханның һәм җыелган халыкның йөзенә шатлык чыга. Патша кызының челтәр каплаган йөзен күреп булмый, әмма күкрәге бик күтәрелә.

                  — Дөрес, — ди ул. — Хәзер икенче сорау: нәрсәдән башка җанлы да, җансыз да тереклек итә алмый?

                  Барысының да күзләре шаһзадәгә төбәлә. Берничә мизгел үтүгә, Кылаф тантаналы итеп әйтә:

                  — Бу — кояш! Аннан башка бер нәрсә дә тереклек итә алмый!

                  Халык шатлана. Үләргә җитеп оялган Турандык кычкырып ук җибәрә:

                  Нинди коточкыч кыз бу! Әтисе Алтай өчен үч алмакчы булган бичара Кылафны гаепсезгә һәлак итәргә тели ул!

                  Кыз аның сүзләрен бик ачык ишеткән һәм, елмаеп, бүлмәдән чыгып киткән. Кылаф бер нәрсә дә сизмәгән. Төн буе ул йокламаган, ләкин аны үтерергә беркем дә килмәгән.

                  Иртә җиткән. Яңадан залга халык җыелган. Залда тынлык урнашуга, Турандык, урыныннан торып, кычкырып әйткән:

                  Шаһзадәнең исеме Кылаф, әтисенең исеме Алтай хан!

                  Бу җавап көтелмәгәнчә яңгыраган. Кылаф, ук кадалгандай, барып утырган. Төнлә булган хәлләр исенә төшеп, аларның Турандык тарафыннан эшләнгәнен хәзер генә аңлаган. Алтынхан ачуланып иреннәрен тешләгән. Турандык дәвам иткән:

                  Минем хәзер бу шаһзадәгә чыкмаска тулы хакым бар. Ләкин мин аны бер карауда яраттым, хәтта җавап бирә алмаса да, мин аны үтермәс идем. Инде мин аңа бик теләп чыгам, әгәр ул миннән баш тартмаса.

                  Кылаф үз колакларына ышанмаган. Залда патша кызыннан башка берәү дә аның күзенә күренмәгән. Гүзәл Турандыкның кабатлап аның ризалыгын соравына Кылаф көч-хәл белән:

                  — Мин бик бәхетле! — дип кенә җавап бирә алган.

                  Берникадәр вакыттан соң Алтынхан кызы белән Кылафның туе бер атнадан буласын халыкка игълан иткән. Кылафның бу атнадагы кичерешләрен сөйләп-аңлатып бетерә торган түгел.

                  Көннәр үтә торган. Туй көне якынлашкан. Шәһәр әләмнәр белән бизәлгән. Бөтен шәһәр бу көнне бәйрәм итәргә, беркем дә калмыйча, бар халык туйга килергә тиеш булган. Алтынхан өч йөз сарык суярга, төрле-төрле кваслар кайнатырга кушкан. Бу көн бар да тук һәм шат булган. Патша шәһәрдәге барлык хәерчеләргә унар алтын акча өләшкән. Турандык, көлемсерәп, Кылафка үзенең хәйләсе турында, аның исемен ничек белүе турында сөйләгән.

                  Күпмедер вакыт үткәч, Кылаф Алтынханга әтисенең язмышы турында сөйләгән һәм үзенә гаскәр бирүен үтенгән. Алтынхан бик теләп риза булган. Икенче көнне ул халыкка сугыш турында игълан иткән. Тиздән көчле гаскәр тупланган һәм ул Кылаф җитәкчелегендә Астрабадка һөҗүм иткән. Рәхимсез сугыш башланган.

                  Уранхан тар-мар ителгән һәм үз шәһәренең мәйданында асып куелган. Шуннан соң яңадан Асхабад дәүләте барлыкка килгән. Аның патшасы итеп тәхет варисы — Кылаф шаһзадә сайланган. Ул үзенең гүзәл хатыны Турандык белән озын һәм бәхетле гомер кичергән.

                  ЛЕГЕНДАЛАР

                  ҖИР НИЧЕК ЯРАЛГАН?

                  Әлек заманнарда дөнья тоташ судан гына торган. Кешеләр әле булмаган. Суда балыклар һәм су кошлары гына яшәгәннәр. Шунда бер үрдәк, су төбенә чумып, борыны белән бер кисәк балчык алып чыккан. Бу зурайган һәм шуннан җир хасил булган, ди.

                  КҮКНЕҢ КҮТӘРЕЛҮЕ

                  Борынгы заманнарда күк йөзе җиргә бик якын торган. Аңа сузылып кул белән кагылырга да мөмкин булган.

                  Шул заманнарда бер балалы хатын баласының артын салам белән чистарткан да пычранган саламны күккә кыстырып куйган.

                  Зәңгәр күк йөзе бу эшкә бик хурланган, ачуланган һәм, җирдән аерылып, югарыга менә башлаган. Күкнең болай эшләвенә кешеләр бик куркышканнар һәм күккә: «Китмә, күк, тукта!»— дип ялвара башлаган- нар. Ләкин күк аларны тыңларга да теләмәгән, үзенең җирдән еракла- шуын дәвам иткән. Күкнең болай китеп баруын күреп, эт белән мәче дә бик борчылганнар. Алар да күкнең җирне ташламавын үтенеп ялварган- нар. Күк, эт белән мәченең ялваруларын ишетеп, аларны кызганган һәм менүеннән туктаган, ләкин җиргә элекке якынлыгына кайтмаган.

                  Шуннан бирле кешеләр эт белән мәчене кадерләп үз йортларында тота башлаганнар, ди.

                  ЗӨҺРӘ КЫЗ

                  Булган, ди, бер карт белән карчык. Аларның Зөһрә исемле бик матур, бик уңган бердәнбер кызлары булган. Бервакыт карчык үлеп киткән. Үлгән вакытында кызына: «Синең үз гомереңдә бер үтенечең үтәлер», — дип әйткән, ди. Карчыкны җирләгәннәр. Күпмедер вакыт үткәч, карт яңа карчыкка өйләнгән. Бик усал булган ул карчык. Кызга бер дә көн күрсәтмәгән. Кызның әтисе өйдә булса, бер сүз дә әйтми икән, ә чыгып китсә — җәфалый башлый икән. Барлык авыр эшләрне кыздан эшләткән бу. Шулай бервакыт, эш булмагач, теге карчык иләк белән су ташырга кушкан кызга. Айлы төн икән. Күк йөзе аяз, ди. Йол- дызлар җемелдәшеп торалар, ди. Кыз шулхәтле интеккән су ташып, һич түзәр әмәле калмаган. Айга караган да: «Әй, ходаем, җирдә болай ин- тегеп яшәгәнче айга ашырыр идең мине», — дигән. Һәм айга ашкан. Җәбердән котылган. Әтисен сагынуын басалмый гел җиргә карап тора икән ул хәзер тулган ай вакытында.

                  ЗӨҺРӘ ЙОЛДЫЗ

                  Заманында Зөһрә исемле бик матур, бик акыллы, бик эшчән кыз булган. Аның булдыклылыгына, уңганлыгына, һәр эшне белүенә, кеше- ләргә карата игелекле булуына бөтен тирә-як исләре китеп сөйли икән. Ләкин ул үзенең матурлыгы, уңганлыгы белән бер дә ирәмсенмәгән, эреләнмәгән. Аның бик усал үги анасы булып, ул Зөһрәдән бик көнлә- шеп, һәрвакыт юк сәбәпләр белән аны тирги, ачулана, кыен эшләр куша икән. Иртәдән алып кичкә кадәр эшләгән Зөһрә. Юри, кешеләрнең җы- лан, ерткыч күп дип сөйли торган куркыныч урманнарга Зөһрәне коры утыннар җыярга җибәрә икән үги анасы. Зөһрә бер дә карышмый, үзенә кушылган эшләрне эшли, аңар һични булмый икән. Ничаклы ачуланса да, ничаклы эшләтсә дә, Зөһрә үги анасына бер дә усаллык кылмый икән. Күңеле һәрвакыт изгелектә генә булган. Кулыннан килгән эшләрне көн димәгән, төн димәгән эшләгән, ничек тә үги анасын ризалатырга тырышкан. Зөһрәнең шундый сабырлыгы, шундый түземлеге үги ананы бигрәк тә ачуландырган.

                  Шулай бер көнне, иртәдән кичкә кадәр эшләп бик арып кайткач, Зөһрәне үги анасы төпсез савытка су ташырга кушкан, үзе бик ачу- ланып:

                  — Әгәр дә таң атканчы тутырмасаң йортыма аяк басачак булма, кыйнап үтерермен, — дигән.

                  Зөһрә бер сүз дә әйтмичә көянтәсе белән чиләкләрен күтәреп суга киткән. Көн буе эшләүдән куллары талган, аяклары йөрүдән көчкә-көчкә генә атлыйлар, җилкәләре буш чиләкләр күтәргәнгә дә сызлана икән. Бик матур айлы кич булган. Ай күктән көмештәй ак якты нурларын җиргә коя, бөтен җир йөзе җиргә чумып иркәләнеп тын гына ята икән.

                  Яр буенда Зөһрә, бер аккан суга, бер күктәге айга, бер тирә-ягына карап, тирән уйга чумган. Туган әнисенең ягымлы сүзләре, җылы куены исенә төшкән. Шунда үзенең бәхетсезлеген уйлап, кайнар яшьләре бит буеннан җиргә тәгәрәгәннәр. Ул ялгыз үксеп-үксеп җылаган да, «уф»... дип сулап, чиләкләре белән су алган. Сулы авыр чиләкләр аның җилкә- ләрен тагын да авыррак басалар икән. Ул тагын айга караган. Ай һа- ман нурланып йөзә икән. Үзенең бәхетсезлегенә кызның җаны әрнегән, ләкин бәхетсезлеге өчен берәүне дә гаепләмәгән. Күңелендә үги анасына бер усал уе юк, тик аңар миһербанлык кына тели икән. Шунда бер йол- дыз атылып, дөнья тагын да нурланыбрак киткәндәй булган. Зөһрәнең күңеленә дә әллә нишләп җиңел була башлаган. Күңеле һәрвакыт ях- шылыкта булганга Зөһрәне бер якты йолдыз һәрвакыт күзәтеп торган икән, менә шул җиргә атылып аны нурларына чолгап күтәрә башлаган. Зөһрә үзе дә кайдадыр күтәрелгәнен сизгән, чиләкләре җиңеләйгәндәй булган. Аның йөрәгендәге авыр төен беткән, күңеленә бик йомшак, бик җиңел, бик рәхәт булган. Шунда озын керфекле күзләрен ачып җибәрсә, үзен ай уртасында күргән.

                  Сез әгәр дә тулган айга игътибар белән күзләрегезне текәп кара- сагыз, ай уртасында көянтәсенә чиләкләрен аскан Зөһрә кызның басып торганын әле дә күрерсез. Ә ай янында ялтырап яна торган йолдыз бу- лыр, бусы инде Зөһрәне күккә күтәргән йолдыз. Аны Зөһрә йолдызы дип йөриләр.

                  ЧЫРШЫ НИГӘ МӘҢГЕ ЯШЕЛ?

                  Болгар патшасы, бик картайгач, үзенең бер батырын мәңгелек суы алып кайту өчен боз диңгезе буена җибәргән. Батыр, бик күп урман- сулар үтеп, сазлыклар-күлләр кичеп, таулар-ташлар аша боз диңгезе буена барып җиткән. Аның эчендә бер утрау бар икән. Шул утрауда мәңгелек суы чишмә булып бәреп чыгып тора икән. Батыр шул чишмәгә хәтле барып, аннан үзенең капчыгына мәңгелек суы тутырып ала да кай- тырга чыга. Урманнар аша кайта торгач, ямьле Ашыт суы буйларына җитә. Ул вакытта бу җирләрдә кап-кара чыршы-нарат урманнары үсеп утырган була. Батыр озын юллар үтеп аргач, Ашыт буйларында ял итәргә була. Бер яшь кенә чыршы төбенәрәк ятып йоклый. Йоклаган чакта сулы капчыгын аяк очына куйган була. Шунда төшләнеп, аягы белән капчыгын тибеп аудара. Аның суы тирә-якта үскән чыршы-нарат- лар төпләренә түгелеп китә. Шул судан чыршы һәм нарат агачлары мәңге яшел булып калганнар, ә батыр, патша янына кайтмыйча, Ашыт буйларында яшәп калган.

                  НИ ӨЧЕН ЧЫРШЫЛАР ҺӘРВАКЫТ ЯШЕЛ ҺӘМ МАТУР?

                  Борын-борын заманда, моннан бик күп еллар элек, җир йөзендә бик матур кешеләр яшәгән. Алар һәрвакыт шат, таза булганнар. Ләкин аларның башына бик авыр кайгы килгән: кешеләр үлә башлаганнар. Яшь балалар да, таза, көчле ир-егетләр дә, картлар да үлгәннәр. Кеше- ләр бу афәттән ничек тә котылырга белмәгәннәр. Бу вакытта кешеләр арасында бик батыр егет яшәгән икән. Ул халыкның кайгы-хәсрәтенә карап түзеп тора алмаган. Ата-анасының фатихасын алган да тереклек суы эзләп чыгып киткән. Ай киткән, ел киткән, бик озын юллар, кара ур- маннар, биек таулар үткән, киң диңгезләр кичкән. Шулай йөри торгач, ул бер иркен сахрага килеп чыккан. Бу дию пәриенең патшалыгы икән. Йөри торгач бу бер матур сарай күргән. Егет туры сарайга карап юл тоткан. Аны анда бик гүзәл кыз каршы алган. Бу — дию пәриендә тоткынлыкта яшәүче кыз икән. Ул егеткә:

                  — Тиз генә кит моннан, — дип ялына башлаган. — Дию пәрие кайт- са, икебезне дә харап итәр, — ди икән.

                  Егет үзенең нинди эш белән йөрүен сөйләгән:

                  — Сусыз мин бер кая да китмим, — дигән.

                  Кыз моны бер чишмә буена алып барган. Чишмәнең тирә-ягы яшел үләннәр, матур чәчәкләр белән бизәлгән, агачларда кошлар сайрый икән. Бу тереклек чишмәсе була. Егет савытын тутырып су ала да, кыз белән саубуллашып, юлга чыга. Кыз, аерылганда, моңа көзге белән кайрак бирә. Алар тылсымлы көчкә ия икәннәр. Азмы-күпме юл үтә бу, хәзер сизә башлый: дию пәрие моны куа чыккан. Менә ул килеп тә җитә, менә-менә тотып та алыр. Егет шул вакыт артына борылып көзге таш-. лый, шул урында зур диңгез хасил була. Дию пәрие диңгезне чыкканчы байтак вакыт үтә, егет күп кенә юл ала. Дию пәрие тагын да куып җитә, егет тагын артына борылып кайрак ташлый, һәм ике арада биек тау хасил була. Егет тагын хәтсез юл ала, кешеләр кырына да кайтып җи- тәргә ерак түгел инде хәзер. Ләкин дию пәрие тагын куып җитә. Егет дию пәрие белән алыша башлый. Бик күп агачларны сындырып бетерә- ләр. Менә дию кылычы белән егетнең кулына суга. Егет кулындагы савыт төшеп ватыла, ә суы чыршылар өстенә түгелә. Менә шуннан инде чыршылар мәңге яшел, матур булып калалар.

                  НИ ӨЧЕН ТИРӘК АГАЧЫ ҖИМЕШСЕЗ БУЛЫП КАЛГАН?

                  Иң тәү башта тирәк агачы да башка җимеш агачлары шикелле җимеш бирәсе булган, буйга-сынга да алар белән бер чамада гына үс- кән, ди. Тик ул, ни өчендер, тиктомалдан үзалдына һаваланып китеп, минсенергә тотынган: «Мин башкалар ише генә түгел, мин алар белән тиң түгел», — дип, лыбыр-лыбыр сөйләнергә керешкән. Сөйләнә торгач, шуның белән күңелләре төрләнеп китеп, җилсез көндә дә җилферди баш- лаган. Менә шуннан, бер дә хәтәр эреләнеп, борынын тиешеннән артык күккә чөеп, тотынган, ди, үсәргә, тотынган, ди, үсәргә. Шулай киерелә- сузыла торгач, һәммә җимеш агачларыннан да биегрәк, калкурак булып киткән, ди.

                  Тик аның болай үз дәрәҗәсеннән чамасыз артык үсүе үзенә файдага булып чыкмаган, ди. Аның шулай: «Мин минме икән, мин кем икән?» — дип, үзенә үзе шаккатып торган чагында гына, агачларга җимеш-чикләвек өләшү башланган, ди. Алмагач үзенең алмасын, чик- ләвек агачы үзенең чикләвеген, шомырт, балан, миләшләр дә, бары да, бары да үз җимешләрен алып, җимешләнеп беткәннәр. Тик үзенә үзе ное киткән тирәкнең генә моны күрергә вакыты булмаган, башын-борынын югары күтәрү аркасында, җимеш өләшкәндә коры торып калган да куй- ган, имеш, ди.

                  Шуның өчен дә иске шагыйрьләрдән берсе әйткән: «Тирәктәй, син коры калма кирәктән», — дигән. Бу сүздә дә шулай корыга масаюга тирәкне мисалга китергәннәр шул инде.

                  ГӨЛҖИМЕШ НИК ЧӘНЕЧКЕЛЕ БУЛГАН?

                  Көннәрдән бер көнне менә дөньяга үсемлекләр, хайваннар яралган- нар. Кошлар да инде. Икенче көнне аларга кием-салым өләшенә баш- лаган, ди. Менә бөтен үсемлекләр дә үзләренә тиешле матур-матур чәчәк-яфрак, йон киемнәрен киенеп алганнар. Ул һәртөрле кош-корт, җәнлек-хайваннар да үзләренең төрле төстәге каурый-төкләрен тагынып беткәннәр. Инде көн дә кич булган, бары да үз төсен алган, тик гөлҗи- меш куагы белән сандугач кына алмый калган. Белмим, алар үзләре бик юаш, бик тыйнак булганмы, безгә дигәне калыр дип, үзләренә буласы купшы киемнәрен көтеп утыралар икән. Ул арада карасалар, менә сиңа мә, анда инде икесенә бары бер генә купшы кием калган, ди. Шундый матур, шундый асыл, ди. Тик моны кайсына бирергә? Анда алаймы уй- лаганнар, болаймы уйлаганнар, кайсы бу төнне йокламый чыкса, таң- да бу киемне дә шул алыр дигәннәр.

                  Сандугач әйткән:

                  — Дөньяда иң матур тавышлы, иң матур сайраучы кош мин булып мин булыйм да, иң нәфис кием дә минеке булмасын, имеш. Әлбәттә, мин киенермен, — дигән.

                  Гөлҗимеш аның бу һавалануын яратмаган:

                  — Кайсыбызга булыр бит әле. Бәлки, мин синнән дә матуррак бу- лырмын, — дигән.

                  Сандугач әйткән:

                  — Менә хәзер кич була, син төн буе йокларсың, ә мин төнлә йок- ламыйм, сайрыйм да сайрыйм гына. Шулай булгач, купшы кием дә минеке булыр, — дигән.

                  Гөлҗимеш моңа каршы бары:

                  — Ай-һай, бик һаваланасың, киемнән коры калмаган, — дигән дә тынган.

                  Шуннан...

                  Менә төн булган, ай да калыккан. Сандугач һаман сайраган да сайраган. Миңа буласын гөлҗимеш алмасын дип, көнләшеп керфек тә какмый саклаган. Тик бары таң алдыннан бер салкынча гына рәхәт җил аңа тиеп киткән. Тиеп тә киткән, бичара арыган сандугач бер генә тынга сайравыннан туктаган. Туктаган да төн белән таң арасында ул чак кына, тик бер генә тынга күзен йомып җибәргән, бу аның черем итеп алуы булган.

                  Шунда ук таң да сызылып киткән, сандугач та күзен ачып җибәр- гән. Караса, ни дип әйтеп әйтсен, янында гына басып торган әлеге йолкыш гөлҗимеш шундый киенгән, шундый матур булган, әллә нинди хуш исле, әллә нинди алсу-алсу чәчәкләргә генә күмелгән, ди, малай! Сандугач, мескенем, үзенең өстенә карап җибәрсә, ни булсын бизәк, ни булсын гөлләр... Өстендә әлеге шул бер сары күлмәк... Шунда ул гөл- җимешкә карап, бер аңа соклануыннан «ах!» иткән, бер көнләшүеннән «уф!» иткән. Бөтен эче аңа каршы үпкә-кинә белән тулып калган.

                  Тик ул үз күңелендә бер дә ачу сакларга яратмый икән, шундук аны гөлҗимешкә әйтеп тә салган:

                  — Әй, гөлҗимеш, син нихәтле генә гүзәл, нихәтле генә хуш исле булма, мин барыбер сиңа кунмам, баштанаяк чәнечкеле бул! Гөлең коелгач та, сине «эт чыбыгы» дип йөртсеннәр! — дигән.

                  Сандугач моны әйтеп кенә калмаган, ул эчендәге барлык үпкә- кинәсен ялкынлы җыр белән куак өстенә түгә дә түгә, һәрбер кинәсе гөлҗимешнең нечкә сабакларына энә булып кадала икән. Күз ачып йом- ганчы шул энәләрдән аның куагы баштанаяк чәнечкеле булып әверелгән.

                  Шуннан хәзер инде сандугач төннәр буе ачынып-ачынып сайрый. Гәүдәсе дә шул йокысызлыктан ябыгып, тәне дә шул сагыштан саргаеп калган. Һәр җәйне ул гөлҗимеш чәчәк атар төнне аның белән телгә килә:

                  — Төн йокламый саклармын үземә буласы киемне, барыбер синеке булмас, бу җәйне үзем киярмен, — дип бәхәсләшә икән.

                  Һәм ул төнозын саклый, йокламас өчен һаман сайрый да сайрый. Менә төн белән таң арасында ниткәндер бер татлы, рәхәт җил исеп китә дә, ул бары тик шул исеп киткәнче генә түзә алмый, җырыннан тук- тап, беркавым күз йомып ала икән.

                  Менә шуннан алып, кешеләр таң алды йокысын яки бик тиз йоклап ала торган бала йокысын «сандугач йокысы», диләр.

                  Хәйләкәр гөлҗимеш шуны гына көтеп тора, сандугач күзен ачканчы, ул яшерен генә аллы-гөлле чәчәк атып куя. Шул чәчәк киемнәрен киенгәндә, гөлҗимеш шулхәтле матур була, сандугач аңа сокланып туя алмый. Алай да ул аңа ничек кунсын? Аның әнә үзе дә йөзе: мин сиңа кунмам дип әйткән сүзе бар, күңелендә кинәсе бар, гөлҗимешнең саба- гында энәсе бар... Шунлыктан сандугач аңа тик читтән карап яна, сар- гая. Ул аңа ерактан гына гашыйк...

                  Шуннан бирле гөлҗимеш куагы үзе дә шулхәтле чәнечкеле булып калган, хәзер алма бакчасына бала-чага кермәсен өчен кырыйга, койма урынына аны утырталар. Ул, матурлыгы өстенә, чәнечкеле тимерчыбык хезмәтен дә үти. Гөлҗимеш кенә түгел, эт чыбыгы да ул...

                  УСАК ЯФРАКЛАРЫ

                  „Имештер, бик борынгы заманнарда усак яфраклары тирәк яфрак- лары төсле озынча булганнар. Яз көннәрендә, каен суы кебек, усак суы да ага торган булган. Бу усак суы каен суына караганда да татлырак, тәмлерәк, баллырак булган икән. Усакның болай ачы сулы түгәрәк яф- раклы булып калуына менә нәрсә сәбәп булган. Барыбызга да билгеле: Гали батыр яшәгән. Бу Гали батыр бик көчле дә, зирәк тә, гайрәтле дә каһарман бер баһадир булган, ди. Аның чибәрлеген күреп, хатын-кыз гына түгел, ирләр үзләре дә хәйран булалар икән, ди. Шушы Гали ба- тыр, Дөл-Дөл дигән атына атланып яуга чыкса, ат тоягы астыннан чаткылар очкан. Шушы Дөл-Дөлгә атланып зөлфөкарен кынысый- нан чыгарып бер селтәсә, әкияттәге тылсымлы таяк сыман, дошман- ны кырып сала торган булган. Күп яуларда җиңеп чыккан, шуңа күрә, каһарманлык даны җир йөзенә таралып, Гали бер атаклы яу башы булып танылган. Гали батырга сокланмаган кеше булмаган. Бик күп хатын-кызлар аңа гашыйк булганнар, ничек тә үзләренә каратыр өчен, Гали батыр диненә — ислам диненә кергәннәр икән. Уңышларыннан башы әйләнеп киткән Гали, сөекле хатыны Фатыйманы да онытып җибәреп, гүзәл кызларга күз сала башлаган. Өйдә Фатыйма ике угы- лын — Хәсән белән Хөсәенне кочып елап утыра икән, ди. Гали батыр өеннән читтә, күз күрмәгән җирдәрәк яр сөеп йөрсә, бер хәл иде, Фатый- ма хатын түзгән дә булыр иде. Әмма ләкин өстенә көндәш алып кайткач, бер төнне сабырлыгын җуйган. Хәсрәтен кемгә сөйләргә дә белмичә мөргән йөргән дә, бер агачка усак агачына туры килеп, агачны кочак- лап, кан-яшь коеп, бик үксеп елаган. Хәсрәтеннән чыккан кайнар сулы- шы усак агачының кайрысын яралаган, аның күз яшьләре агач төбе тамырына коелып күл булган. Фатыйманың күз яше тамырларга үтеп, усак агачын сулы иткән. Яфраклары да үзгәргән — Фатыйма йөрәгенә охшап калганнар. Хәсрәтле йөрәккә охшап, дерелдәп селкенеп торулары шуннан килә икән. Җилсез көннәрдә шаулашып-җырлап торуы Фатый- ма зары, Фатыйма ыңгырашуы, ди. Фатыйма, шулай гүзәл усак агачын кочып елаган-елаган да, агач төбенә утырып, бераз тынычланган. Эче бушап юанган икән. Юанса да, хәсрәте бетмәгән, эчен-тышын хәсрәтле сагыш биләп алган, ди. Шул агач төбендә үсеп утырган курайны өзеп алып курай уйнаган. Бу курай тавышы сагышлы-моңлы көйләр чыгарган. Фатыймага кадәр курайда уйнаучы булмаган икән. Менә шулай итеп, Гали батыр башка ярлар сөйгән дә, Фатыйманы зур хәсрәткә салган. Фатыйма исә усакны ачы сулы, вак кына йөрәк төсле яфраклы итеп үзгәрткән, ди.

                  ЯРКАНАТ НИЧЕК ИТЕП ДӨНЬЯНЫ САКЛАП КАЛГАН?

                  Бервакытны Җир, Җил, Су бер урынга килгәннәр дә зарлана баш- лаганнар. Барысы да үз кайгыларын сөйләгәннәр. Шуннан соң өчесе дә Кояшка үтенеч кәгазе җибәргәннәр.

                  — Әй бөек патша, — дип язган Җир, — ничәмә-ничә еллардан бирле мин һаман әйләнеп торам. Инде мин картайдым. Яшьлек вакытларым узды. Хәзер ял итәсем килә. Син миңа әйләнүемнән туктарга, тик кенә ятырга рөхсәт ит, — дигән. Шулай ук Җил дә Кояшка: «Мин инде җирнең бер башыннан икенче башына гел йөреп торып арыдым. Минем дә ял итәсем килә. Аның өстенә күп кешеләр мине йә йорт түбәләрен купта- руда, йә диңгездә давыл кубаруда гаеплиләр. Син миңа ял итеп, тик кенә торырга мөмкинлек бир», — дип язган. Су да гел-гел агып торуын- нан зарланган һәм тик торырга рөхсәт сораган. Кояш уйлап-уйлап тор- ган да әйткән:

                  — Мин моны үзем генә эшли алмыйм. Менә фәлән көнне, фәлән сәгатьтә куш имәнле алтын болында җир йөзендәге барлык тереклек ияләренең җыелышын җыярбыз. Әгәр алар рөхсәт итсә, миннән рөхсәт, — дигән. Җил, барлык җирләр буенча исеп, барлык тереклек иясенә хәбәр биреп чыккан. Менә билгеләнгән көн килеп тә җиткән. Кояш, бик эре генә итеп, үз урынына килеп утырган һәм тыңларга әзерләнгән. Бар җан ияләре дә җыелып беткәч, җыелышны башлаганнар. Бөтенесе дә Җирне, Җилне, Суны кызганганнар. Аларга тик торырга рөхсәт биргәннәр.

                  Озынборын урыныннан сикереп торган да бызылдый башлаган:

                  — Җилгә инде күптән туктарга вакыт. Кайбер вакытларны мине икешәр көн үлән астыннан чыгармый тота. Ә чыксам, шунда ук әллә кайларга очыртып алып китеп һәлак итә. Туктасын, — дигән.

                  Тынчып беткән буадан башын чыгарып, табан балыгы кычкырып җибәргән:

                  — Суга да туктарга вакыт. Чөнки безгә тыныч ләм төбендә дә бик рәхәт, — дигән. Шулай итеп Җирне, Җилне һәм Суны «туктасын» дип карар кабул иткәннәр. Җыелыш бетәр вакытта гына Кояш:

                  — Барыгыз да килеп беттеме? — дип сораган.

                  — Бөтенебез дә, бөтенебез дә, — дип кычкырган ябалак, — тик минем күрше ярканат кына килә алмады. Чөнки ул картайган, бөтенләй сукыр. Шуңа килә алмады, — дигән.

                  Кояш бөркетне ярканатны алып килү өчен җибәргән. Бөркет ярка- натны шунда ук китереп тә җиткергән.

                  — Ни өчен башта ук килмәдең? — дигән кояш.

                  — Мин бит инде бик карт. Сезгә кирәгем дә шул кадәр генә, — ди- гән, ярканат.

                  — Җир, Җил һәм Су турында ни әйтерсең? Туктарга куша- сыңмы? — дип сораганнар.

                  — Юк, — дигән ярканат, — алар берсе дә туктарга тиеш түгелләр.

                  Җир, Җил, Су өчесе дә берьюлы кычкырып җибәргәннәр:

                  — Ни өчен без туктамаска тиеш?

                  — Ә менә ни өчен, — дигән ярканат, — әгәр дә безнең Җиребез туктаса, дөньяда тереклек иясе калмас иде. Чөнки Җирнең бер ягында мәңгелек кыш һәм мәңгелек төн, ә икенче ягында мәңгелек кызу һәм көн булып торыр иде. Җимешләрнең бер ягы пешәр, икенче ягы пешмәс иде.

                  — Дөрес, — дип кычкырганнар барсы да.

                  Ярканат дәвам иткән:

                  — Әгәр дә Җил исми башласа, — дигән ул, — барлык җирдә коры- лык булып, бер генә бөртек үлән дә шытып чыга алмас иде. Чөнки Җил булмагач, болыт та килмәс, яңгыр да яумас иде. Аннан соң җирдән чык- кан начар исләр барсы да бер кая да китмәс, һава сафланмас иде. Шу- лай булгач яшәү дә мөмкин булмас иде.

                  — Дөрес, — дип кычкырган хәтта озынборынга кадәр.

                  — Ә миңа туктасам да мөмкинме? — дип сораган Су.

                  — Юк, алай ярамый, — дигән ярканат, — әгәр дә син акмый башла- саң, тынчырсың, пычранырсың һәм вакытлар узу белән кибеп тә бетәр- сең. Синдә яшәүче барлык тереклек ияләре үлеп бетәрләр. Шулай ук кешеләр дә су таба алмыйча кибегеп һәлак булырлар. Син булмагач, агачлар да, үләннәр дә корырлар.

                  — Дөрес, — дип кычкырган яшь чыршы белән карт каен барыннан да каты итеп.

                  Шуннан соң барсы да: «Җир мәңге әйләнеп торырга, Җил мәңге исеп торырга, Су мәңге агарга тиеш», — дип карар чыгарганнар. Ә Җир- нең, Җилнең һәм Суның ярканатка бик ачулары килгән.

                  — Мин синең тамагыңа агулы ук булып кадалырмын, — дигән Су.

                  — Көндез чыксаң, мин сине болгал җиргә бәрермен, — дигән Җил.

                  — Әгәр көндез чыксаң, мин сине пешереп үтерермен, — дигән Кояш.

                  Шуннан бирле, ярканат бары чык суын гына эчә, җил юкта, төнлә генә чыгып йөри, җиргә төшмичә агач башында гына яши икән, ди.

                  НИ ӨЧЕН ЯРКАНАТ ЯКТЫДА ОЧМЫЙ?

                  Алаймы булган, болаймы булган, имештер, бик борынгы бер заман- да кошлар белән дүрт аяклы хайваннар арасында бик каты сугыш бул- ган. Ул сугышны сөйли китсәң, адәм әйтеп, адәм ышанмас; ул, мин сиңа әйтим, бер яктан, тимер канат лачыннар, ыргак аяк бөркетләр, әләкче саесканнар, озын сыйрак челәннәр, йөк тартышкан тартайлар, түбәтәй тибүче бибекләр, мәче башлы ябалаклар димсез; ул, икенче яктан, яллы-яллы арысланнар, салпык аю, шыңшык бүреләр, әрсез әрлән, сасы көзән, хәтта ябалак башлы мәчегә хәтле берсе дә калмаган, ди. Шундый сугышалар, һавада йоннар да каурыйлар гына тузып оча, ди, малай.

                  Билгеле инде ярканат та шунда булган. Менә бермәлне кошлар җиңә башлагач, ярканат:

                  — Без җиңәбез, без! — дип, алар арасында тыз-быз килеп очып йөри башлаган. Ул да булмаган, менә бер заман дүрт аяклы хайваннар җиңә башлаганнар. Ярканат, хәерсезең, парашютта төшкән кебек, әллә каян алар янына очып килеп төшкән дә тиз-тиз генә бармак ярыларын җыеп төреп алган. Алган да:

                  — Без җиңдек! Без җиңдек! — дип, алар ягында кычкырып җәяү йөрергә керешкән.

                  Тизме булган, озакмы булган, менә бер заман бу куркынычлы канлы сугыш та беткән, ике арада куллар куешып, гомерлек килешү ясалган. Инде хәзер кем исән дә кем юк, кем ничек сугышкан — шуларны барлый башлаганнар. Барлагач, барысының да хәле билгеле булып чыга; тик шунсын гына белә алмыйлар менә ярканат кем ягында сугышкан? Берәүләр аны хайваннар ягында, ди, икенчеләре кошлар ягында дип тә әйтерләр. Менә бервакыт кошлар, хайваннар аны чакырталар. Ярканат килсә, күрә: бер якта хайваннар, икенче якта кошлар тезелешеп утырган. Менә аңардан сорыйлар:

                  — Син, ярканат, кошлар ягыннан сугышкансың икән, дөресме? — диләр.

                  Ярканат кошлар ягына карап әйткән:

                  — Кошлар ягыннан сугышмыйча, мин кем ягыннан сугышыйм? Ми- нем канатым бар ла, — дигән.

                  Кошлар әйткәннәр:

                  — Алай син канатлы да, кош та булгач, ни өчен хайваннар җиң- гәндә, «без җиңдек» дип, алар арасында дуылдап йөрдең соң?

                  Ярканат хайваннарга карап әйткән:

                  — Хайваннар ягында йөрмичә, мин кем ягында йөрим? Канатлы дигәч тә, мин кошмы әллә? Минем бит каурыйларым юк, бу бармак араларымдагы нәрсәне канат дип уйлый күрмәгез тагын, ул бары бара- бан ярысы гына. Әнә арагызда минем кардәшем тычкан да утыра, минем хайван икәнемне ул да әйтер.

                  Тычкан берни дә әйтмәгән.

                  Шуннан хайваннарның ярканатка бик ачулары килгән дә, әйт- кәннәр:

                  — Әһә, син, ярканат, алай булса, ике якка да көч биреп йөргән


                  Чыганаклар һәм искәрмәләр

                  (уку өчен монда басыгыз)

                  Чыганаклар

                  Әкиятнең тексты түбәндәге китаптан алынды:

                  [ТХИ-1977]
                  Томны төзүчеләр, искәрмәләрне хәзерләүчеләр Халидә Гатина, Хәмит Ярми (1977) Татар халык иҗаты, Беренче китап, Әкиятләр. Казан, Татарстан Китап Нәшрияты.

                  Әлеге китап — «Татар халык иҗаты» дигән унөч томлыкның беренче китабы. 12 том 1977—1988 елларында, 13 нче томы 1993-тә басыла. Түбәндәге Искәрмәләр һәм әкиятнең сюжетын Аарне-Томпсон кебек системалар буенча классификацияләүче «Әкият сюжетының типологик анализы» дигән бүлекләр дә шул китаптан алынды [Сәлимҗан].

                  Искәрмәләр

                  [ТХИ-1977] ачыкламасын уку

                  Бу китапка кертелгән әкият текстларының бер өлеше моңа хәтле төрле вакытларда, төрле җыентыкларда дөнья күргән булса да, төп өлеше әлегә кәдәр беркайда да басылмаган әсәрләрдән тора. Алар, нигездә, соңгы егерме ел дәвамында Урта Идел, Урал буйларына, Көнбатыш Себер өлкәләренә оештырылган фольклор экспедицияларе вакытында язып алынган әкиятләр. Берничә текст В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан Дәрләт университетының Фәнн китапханәсе каршындагы кулъязмалар бүлегеннән сайланды.

                  Мәгълүм булганча, фольклор әсәрләренең, шул исәптән әкиятләрнең дә, җанлы яшәешенә хас үзенчәлекләрнең берсе — аларның вариантлылыгы. Аерым әкиятләрнең дистәләгән вариантлары бар. Бу китаптагы «Камыр батыр», «Салам Торхан», «Аю, бабай, Төлке» һ. б. кайбер әкиятләр шуңа бер дәлил. Китапта андый текстларның һәммә вариантлары да түгел, ә сюжеты һәм әкиятченең сөйләү стиле, тел байлыгы ягыннан аеруча характерлы, үзенчәлекле булганнары гына бирелде. Текстлар бүлегендә вариантлар бирелмәгән очракларда теге яки бу әкиятнең моңа хәтле басылган яисә кулъязма хәлендә сакланучы вариантлары хакындагы мәгълүмат һәр әкият турындагы белешмә-аңлатма бүлегендә китерелде.

                  Белешмә-аңлатма бүлегендә шулай ук әкиятнең кайда һәм кайчан басылган булуы хакындагы мәгълүматлар бирелде.

                  Татар халык әкиятләрен башка халыкларның әкиятләре белән тарихи-чагыштырма планда, уртак яки охшаш сюжетларны ачыклау юнәлешендәге фәнни эзләнүләр әүвәл дә булган (К. Насыйри һәм В. Поляков, М. А. Васильев хезмәтләре). Шул традицияне дәвам итеп, бу китаптагы әкиятләрне башка халыкларның әкиятләре белән чагыштыру буенча шактый эш башкарылды. Нәтиҗәдә, татар әкиятләре белән охшаш сюжетлар, уртак мотивлар, геройлар тарихи-генетик яктан безгә кардәш булган төрки халыкларның әкиятләре хәзинәсендә генә түгел, тарихи-культура, күршелек мөнәсәбәтләре буларак, рус халык әкиятләре составында очравы да ачыкланды. Шуның белән бергә Кавказ халыкларының, фарсыларның әкият мирасында да татар әкиятләренә хас булган сюжетлар яшәвен күрсәткән мисаллар аз түгел. Әкиятләрне чагыштырма тикшерүнең нәтиҗәләре белешмә-аңлатмалар бүлегендә һәр текстка карата күрсәтеп барылды. Шуның өстенә татар әкиятләренең дөнья халыклары әкиятләре белән типологик якынлыгын гәүдәләндергән мәгълүматларны бергә туплау буенча да беренче адымнар ясалды. Ул мәгълүматлар искәрмәләрнең иң ахырында — әкият сюжетларының типологик анализ исемлегендә күрсәтелделәр.

                  Югарыда әйтеп үтелгәнчә, том өчен сайланган әкиятләр төрле өлкәләрдә, төбәкләрдә яшәүче һәм төрле диалектларда сөйләшүче татарлардан язып алынган.

                  Бу хәл, әлбәттә, әкиятләрнең тел, стиль үзенчәлекләрендә чагылыш тапкан. Әкиятче информаторларның теленә хас һәммә үзенчәлекләрне тулы хәлендә чагылдыру мөмкин булмады, билгеле. Алай да, һәрбер әкиятченең үзенә генә хас төп хикәяләү алымын мөмкин хәтле сакларга тырышылды. Иске җыентыклардан алынган текстлар хәзерге орфография нигезендә бирелде, аларның исемсез булганнарына, эчтәлегеннән чыгып, исем куелды.

                  Татарстан һәм күрше республика, өлкәләрнең район, авыл исемнәре әкият язылган вакыттагы административ бүленеш буенча күрсәтелде.

                  Томга урнаштырылган әкиятләр турындагы мәгълүматлар белешмә-аңлатмаларда рим цифрлары белән түбәндәге тәртиптә бирелделәр:

                  1. Әкиятнең кайда, кайчан, кемнән, кем тарафыннан язылуы яисә нинди чыганактан алынуы.
                  2. Әкият тексты басылган чыганаклар.
                  3. Әкиятнең вариантлары.
                  4. Башка халыклар әкиятләрендәге сюжетлар белән охшашлык, якынлыкны күрсәткән басма чыганаклар.

                  Белешмә-аңлатмалар бүлегендә файдаланылган чыганаклар исемлеге түбәндәге шартлы кыскартулар буенча бирелде.

                  Абага
                  Абага чәчәге. Татар халкының сатирик әкиятләре. Э. Касыймов. Казан, 1962.
                  Азерб.
                  Азербайджанские сказки. Н. Сеидов. Баку, 1960.
                  АС
                  Армянские сказки. А. И. Иоаннисиан. М., 1968.
                  Афанасьев
                  Народные русские сказки А. Н. Афанасьева. В трех томах. М. 1957.
                  Балинт
                  Kazani-tatar: Nyelvtanulmanyok Szövegek es forditas. Gvüjtotte es forditotta szentkatolanai Balint Gabor. Budapest, 1875.
                  БХИ, I
                  Башкорт халык иҗады. Әкияттәр. М. Минһаҗетдинов, Ә. Харисов. Беренсе китап. Өфө, 1976.
                  БХИ, II
                  Башкорт халык иҗады. Әкияттәр. М. Минһаҗетдинов, Ә. Харисов. Икенсе китап. Өфө, 1976.
                  БНС, 1973
                  Бурятские народные сказки. Волшебно-фантанстические. Е. В. Баранникова, С. Е. Бардаханова, В. Ш. Гунгаров. Улан-Удэ, 1973.
                  БНС, 1976
                  Бурятские народные сказки. Волшебно-фантанстические и о животных. Е. В. Баранникова, С. Е. Бардаханова, В. Ш. Гунгаров. Улан-Удэ, 1976.
                  Васильев
                  М. А. Васильев. Памятники татарской словесности. Сказки и легенды. Казань, 1924.
                  Витевский
                  Труды четвертого Археологического съезда в России. Том II. Сказки, загадки и песни нагайбаков Верхне-уральского уезда Оренбургской губернии. Казань, 1891, стр. 257—280.
                  Гульчечек
                  Гульчечек. Татарские народные сказки. Г. Баширов, Х. Ярми. М., 1952.
                  Иванов
                  М. Иванов. Татарская хрестоматия. Казань, 1841.
                  ИОАИЭ
                  Известия Общества археологии, истории и этнографии при Казанском университете. Казань, 1878—1929.
                  КДУ
                  Казан дәүләт университеты гыйльми китапханәсенең кулъязмалар бүлеге.
                  КНС, I
                  Казахские народные сказки. В трех томах. Том первый. Алма-Ата, 1971.
                  КНС, II
                  Казахские народные сказки. В трех томах. Том второй. Алма-Ата, 1971.
                  КНС, III
                  Казахские народные сказки. В трех томах. Том третий. Алма-Ата, 1971.
                  Катанов
                  Н. Ф. Катанов. Материалы к изучению казанско-татарского наречия. Часть первая. Образцы книжной и устной литературы казанских татар. Казань, 1898.
                  КС
                  Киргизские сказки. Дм. Брудный и К. Эшмамбетов. М., 1968.
                  Кукляшев
                  С. Кукляшев. Диване хикәят татар. Казан, 1889.
                  Кәлилә вә Димнә, 1889
                  Кәлилә вә Димнә. Икенче җилд. Казан, 1889.
                  Кәлилә вә Димнә, 1891
                  Кәлилә вә Димнә. Өченче җилд. Казан, 1891.
                  Мең дә бер кичә
                  Мең дә бер кичә. Казан, 1970.
                  Насыйров
                  К. Насыйров и П. А. Поляков. Сказки казанских татар и сопоставление их со сказками других народов. Казань, 1900.
                  Паасонен
                  Mischärtatarische Volksdichtung. Heikki Paasonen. Helsinki, 1953.
                  ПС
                  Персидские сказки. Н. Османов. М., 1959.
                  Радлов
                  В. В. Радлов. Образцы народной литературы тюркских племен. Часть IV. Наречия барабинцев, тарских, тобольских и тюменских татар. СПб, 1872.
                  Рәхим
                  Бикчәнтәй углы (Г. Рәхим). Халык әкиятләре. Казан, 1915.
                  СНД
                  Сказки народов Дагестана. Х. Халилов. М., 1965.
                  СНП
                  Сказки народов Памира. А. Л. Грюнберг и И. М. Стеблин-Каменский. М., 1976.
                  ТНС, 1957
                  Татарские народные сказки. Х. Ярмухаметов. М., 1957.
                  ТНС, 1964
                  Татарские народные сказки. Х. Ярмухаметов. М., 1964.
                  ТХИ, 1954
                  Татар халык иҗаты. Г. Бәширов, А. Шамов, Х. Ярми һәм Х. Госман. Казан, 1954.
                  ТХӘ, 1956
                  Татар халык әкиятләре. Г. Бәширов, Х. Ярми. Казан, 1956.
                  ТХӘ, 1958
                  Татар халык әкиятләре. Г. Бәширов, Х. Ярми. Казан, 1958.
                  Тукай
                  Г. Тукай. Әсәрләр. Дүрт томда. Казан, 1955, т. II.
                  ТС
                  Турецкие сказки. Р. Аганин, Л. Алькаева, М. Керимов. М., 1960.
                  УНС
                  Узбекские народные сказки. М. И. Афзалов. Ташкент, 1963.
                  ФФ
                  СССР Фәннәр академиясе Казан филиалы, Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты фольклор фонды.
                  Фәезханов
                  Г. Фәезханов. Хикәят вә мәкаләт. Казан, 1890, 1909.
                  ХИ, 1938
                  Халык иҗаты. Х. Ярми, А. Әхмәт. Казан, 1938.
                  ХИ, 1940
                  Халык иҗаты. Х. Ярми, А. Әхмәт. Казан, 1940.
                  ХӘ
                  Халык әкиятләре. Гомәр Разин (Г. Бәширов). Казан, 1940.
                  Яхин, 1900
                  Т. Яхин. Дәфгылькәсәл мин әссаби вә сабият. Казан, 1900.
                  Яхин, 1902
                  Т. Яхин. Саби вә сабияләр өчен мәргуб булган хикәяләр вә мәкальләр һәм олугларны тәнбиһ өчен гаҗаиб булган гыйбрәтләр. Казан, 1902.
                  [ТХИ-1977, 382-385 б.]

                    #lang pollen

                    икәнсең. Без мондый җәнлекне хайван рәтенә кертмибез, син безнең арадан кит! дигәннәр.

                    Кошлар да әйткәннәр:

                    — Синең безгә дә кирәгең юк. Син ни кош түгел, ни хайван түгел. Ике якка да сатылып йөрүчене без дә алмыйбыз, — дигәннәр.

                    Шулай итеп, ярканат берьюлы ике якның да ышанычын югалткан, ике як та аны үзенеке итеп танымаган. Инде хәзер аны нишләтергә? Ул киләчәктә дә ике яклы булып тагын шулай безне алдамасын, дип уйлашканнар да, кошлар аны күзәтергә үз араларыннан мәче башлы ябалакка тапшырганнар. Хайваннар аның артыннан күзәтеп торырга, киресенчә, теге ябалак башлы мәчене сайлап куйганнар, ди.

                    Менә шуннан бирле инде хәзер ярканатка көн беткән. Аңа хәзер ай яктысы да юк, кояш яктысы да юк. Ай ягыннан аны мәче башлы ябалак, көн ягыннан ябалак башлы мәче эләктерергә сагалап кына торалар. Шуңа күрә аңа хәзер көндез дә, төнлә дә чорма ярыгына кереп посып ятарга гына калган. Бары тик кояш батып эңгер төшкәч кенә, көн яктысы да, төн яктысы да юк чакта, мәче белән ябалакның күзләре бәйләнгән арада, ярканат поскан урыныннан чыгып бер ду итеп очып ала да ай калкуга, тагын чормага кереп олага.

                    ЯРКАНАТ ҺӘМ КОЯШ

                    Аллаһе тәгалә кояшка мәгърибтән мәшрикъкә йөрергә әмер биргән. Кояш иренеп кенә кузгалган, Җирнең бер кырыеннан икенче кырыена барырга көче җитмәсен үзе чамалый икән. Шул вакыт аңа ярканат әйткән:

                    — Ашык! Әгәр бер урында тукталыбрак торсаң, бөтен үләнне яндырырсың, шул арада башка урыннарда үлән череп бетәр. Сиңа алла шуңа күрә җирнең бер кырыеннан икенчесенә йөрергә кушты да, — дигән.

                    Кояш ачуланган һәм ярканатка әйткән:

                    — Көндез минем күземә күренәсе булма, югыйсә канатларыңны яндырырмын! — дигән.

                    КОШ ИСЕМНӘРЕ

                    Борын-борын заманда, әле җир өстендә кешеләр бөтенләй юк вакытта, дөньяда яшәүче кошларның берсенең дә исеме булмаган, ди. Кешеләр яши башлагач кына, кошларны бер-берсеннән аерып йөртү өчен, аларның авазларына — кычкыру тавышларына карап, исем кушканнар, ди.

                    Карга дигән сүз «кар-р-р, кар-р-р» дип кычкырудан, торна дигән сүз «тор-рыйк, тор-рыйк» дип торкылдаудан килеп чыккан, ди.

                    Ә менә сыерчык, тартар һәм бытбылдыкка исемнәр алынуы бигрәк тә кызыклы булган. Бик күп еллар элек, бер-береннән артык зур гәүдә

                    аермалары булмаган уртачарак зурлыктагы өч кош бергә яшәп, бергә көн иткәннәр, ди. Тормышлары алай начар булмаган, бергә тапканнар, бергә бетергәннәр, ди. Сайрашып та җырлашып дигәндәй, көн үткәргәннәр. Өчесенә бер сыерлары булган хуҗалыкларында, шуны савып сөтен эчкәннәр, ләкин сөттән башка һич тә тора алмаганнар.

                    Бу кошчыкларның бәхетсезлекләренә каршы, беркөнне сыерлары югалган, эзләп-эзләп тә таба алмаганнар. Шуннан нишләсеннәр, башка чара булмагач, актык тиеннәрен җыеп, базарга яңа сыер алырга киткәннәр. Болар яхшы гына сыер алып, кайтырга дип юлга чыкканнар. Кошларның берсе сыерның мөгезенә, икенчесе сыртына, өченчесе койрыкка кунганнар, ди.

                    «Бер бәхетсез – гел бәхетсез» дигәндәй, болар шул рәвештә сыер өстендә сайрашып, кырларны яңгыратып кайтып барганда, сыерлары-ниләре белән сазлыкка кереп баталар. Шуннан соң нишләргә? Мөгезгә утырган кош:

                    — Сыер, чык! Сыер, чык! Сыер, чык! — дип кычкыра башлый. Шул арада, сыер чыгарга дип тыпырчына башлау белән, коерык өстендә утырган кош:

                    — Тар-там, тар-там, тар-там, — дип ялгап җибәрә. Ләкин сыер кузгалган саен бата гына бара һәм ахырда бөтенләй сазлыкка чума. Шуннан сыртка кунган кош:

                    — Юк бул-дык, юк бул-дык, юк бул-дык! — ди дә, кошлар һавага күтәрелеп, өчесе өч якка очып китәләр. Шуннан бу кошларның беренчесен — сыерчык, икенчесен — тартар һәм өченчесен бытбылдык дип атап йөртә башлаганнар, ди.

                    КӘККҮК КАЯН БАРЛЫККА КИЛГӘН?

                    Ике кызның әниләре чирләп ята икән. Әтиләре намазга киткәч, бу кызлар кычкырышып, шау-гөр килеп уйнаганнар да уйнаганнар. Әниләре:

                    — Кызым, су бирегезче, — дип тилмереп су сораса да, бу балалар ишетмәгәннәр икән. Шулай итеп ята торгач әниләре: «И ходаем, кәккүк булсаемчы», — диюе булган — кәккүккә әверелеп очып йөри башлаган. Бу балалар әниләренең кошка әверелеп очып йөрүләрен күреп:

                    — Әнкәем, мә, су бирәбез, — дип елаша башлаганнар. Әтиләре намаздан кайтып ишек ачуга әниләре очып чыгып та киткән. Ике кыз аның артыннан су тотып йөгергәннәр. Чытырманлыклар, таулар үткәннәр. Елый-елый йөгергәннәр. Боларның күз яше тамган җирдән чылтырап чишмәләр агып киткән, аяк табаннары канап, үләннәргә тамган. Яланда кызыл яфраклар очратканыгыз бармы? Менә шул яфраклар аларның каннары тамганлыктан шулай кызарып калганнар, ди.

                    Шуңа күрә кәккүк балаларын карамый, йомыркасын чит кош оясына салып китә икән.

                    КАРЛЫГАЧНЫҢ КОЙРЫГЫ НИГӘ АЕРЫЛГАН?

                    Бик борын заманда, авыллар төзелмәс вакытта, ике йорт яшәгәннәр. Берсендә — ирле-хатынлы, берсендә әби генә булган. Әби боларга һәркөн бара торган булган. Әби сорый икән теге ирдән:

                    — Ни ясыйсың? — дип.

                    Ул ир Нух пәйгамбәр икән. Әйткән:

                    — Менә, әби, мин ясыйм зур көймә, тиздән туфан суы калка, шул туфан суында көймәдә йөзәбез без, — дигән.

                    Шуннан әби боларга көн саен кәҗәсенең сөтен хәергә китерә башлаган:

                    — Улым, мине дә көймәңнән калдырма, туфан суыннан гарык булып үлә күрмим, — дип.

                    Бервакыт туфан суы калыккан да Нух үзенең җәмәгате белән көймәсенә утырган, анда һәр җан иясен парлап алган. Нинди генә җан иясе булмасын, көймәгә төяп, йөзеп киткәннәр. Йөзә торгачтын, тычкан көймәне тишкән дә су керә башлаган. Елан, су кермәсен дип, шул тишеккә йомарланып яткан. Яткачтын, хезмәтем өчен дип, Нух пәйгамбәрдән ризык сораган.

                    — Ни телисең? — дип сораган Нух пәйгамбәр.

                    Елан әйткән:

                    — Нинди кан тәмле, шуны теләр идем, — дигән.

                    Шулай дигәч, Нух ала карганы җибәргән.

                    — Һәр җан иясен татып кара, кайсысы тәмлерәк икәнен бел, — дигән. Карга киткән дә, бер үләксә сарык күреп, үләксә ашарга ябышкан, ди. Әйләнеп кайтмаган. Аннан соң җибәргән черкине. Черки киткән кан татырга. Озак торгач, Нух пәйгамбәр, «бу кайтмады инде» дип, карлыгачны җибәргән.

                    — Син бар, — дигән, — алар икесе дә гаиб булды, — дигән.

                    Карлыгач очып бара икән, черкинең кайтып килгәнен күргән. Сораган:

                    — Татыдыңмы, кем каны тәмле?

                    — Бөтен каннарны татып чыктым, адәм каныннан да тәмле кан тапмадым, — дигән черки. Карлыгач әйткән:

                    — Кая әле, тәмле булса, телеңдә калыр, мин дә татып карыйм әле.

                    Черки авызын ачып, телен чыгарган икән, карлыгач телне кисәге белән чукып алган. Әйләнеп кайтканнар. Кайтканда карганың үләксә ашаганын да күргәннәр инде. Кайтып кергәч Нух пәйгамбәр сораган черкидән:

                    — Татыдыңмы?

                    — Без-без-без.

                    Телен чукып алган бит инде моның.

                    — Ул оялуыннан әйтми. Миңа юлда әйткән иде, «бака каныннан да тәмле кан булмады» дип. — Карлыгач шулай дигән икән, елан ачуыннан карлыгачка ташланып, койрыгын авызы белән өзеп алган. Шуңа күрә карлыгачның койрыгы аерылып калган, ди.

                    Еланга бака ите ашарга Нух пәйгамбәр дога кылган да, җир корыгач, үзенең кышлагына кайткан.

                    Әби килгән боларга кайтканнарын ишетеп:

                    — Син кайда йөрдең? Мин һәркөнне сөт китердем, син бер дә күренмәдең, — дигән.

                    — И әби, әби! Алты ел буе көймә белән йөрдек. Туфан суы калыкты бит.

                    — Әйтәм минем кәҗәмнең аягы чыланып кайта иде. Шул булдымыни? — дигән әби. Шулай итеп, әбинең биргән хәере туфан суыннан коткарып калган, имеш.

                    НИ ӨЧЕН БАКАЛАР БАКЫЛДЫК БУЛЫП КАЛГАННАР?

                    Иң элек дөньяда өч төрле җан иясе булган, ди:

                    Теллеләр, телсезләр, аннан тагын бакылдыклар. Өчесе дә суда яшәгән, имеш, болар.

                    Теллеләр беркөнне судан башларын чыгарып әйткәннәр:

                    — Телебез булгач, нигә суда торабыз? Сөйләшик дисәк, авызыбызга су тула. Әйдәгез, коры җиргә чыгабыз! — дигәннәр дә судан чыгып коры җиргә күчкәннәр.

                    Телсезләр:

                    — Безгә суда да ярый. Без сөйләшми дә тора алабыз! — дип, берберенә койрыклары белән ымлашканнар да балык булып суда калганнар.

                    Ә бакылдыклар менә бер заман су өстендә тавыш күтәргәннәр:

                    — Баксана тегеләрне, бак, бак! Теллеләре халык булып коры җиргә күчеп китте, телсезләре балык булып суда калды, ә без соң, без? Безнең телебез дә бар, үзебез дә шәп: суда да яши, корыда да сикерә! Шулай булгачтын? Безгә кайда торырга ди соң? — дип, бик каты бакылдашырга тотынганнар, ди.

                    Берләре:

                    — Без кемнән ким? Без дә корыга китәбез! — ди.

                    Икенчеләре:

                    — Юк, юк, суда торуга ни җитә? Суда калабыз! — ди.

                    Һәр көнне күл өстендә шушы тавыш. Хәтта төннәр буена шул бәхәсне хәл итә алмыйча бакылдашып чыгалар икән.

                    Шулай бу бакылдыклар ни коры җиргә бармыйча, ни тыныч кына суда калмыйча — әле булса яр буенда бака булып бакылдап яталар, имеш.

                    НИ ӨЧЕН БЕР ҮК ЛӘЙСӘН ЯҢГЫРЫ БАКА АВЫЗЫНДА ЭНҖЕГӘ, ЕЛАН АВЫЗЫНДА АГУГА ӘЙЛӘНӘ?

                    Яз җитү белән менә бервакыт, беренче башлап, күктән шифалы Ләйсән яңгыры килеп ява башлый. Ул яуганда, барлык җан-җанварлар башларын калкытып, авызларын ачып, шул яңгырның беренче тамчыла-

                    рын йотып калырга тырышалар икән. Шунда диңгез бакасы белән елан да, судан башларын чыгарып, авызларына тамчы көтеп торалар. Диңгез бакасының күңеле кешеләргә дә, барлык җан ияләренә дә гел яхшылыкта булгач, әйтә икән, ди:

                    — Әй шул шифалы яңгырның бер генә тамчысы булса да авызыма тамсачы! Шундый тамчы кебек түгәрәк-түгәрәк нәрсәкәйләр ясар идем, дөньяда аннан да матур, аннан да кыйммәтле нәрсә булмас иде, кешеләр аны муеннарына, маңлайларына тагарлар иде, — дип, яхшы теләктә тора икән.

                    Менә ләйсән ява, беренче тамчылары диңгез бакасының авызына тама, нияте изге булгач, тамчыларның тамган бере аның авызында бик кыйммәтле, эре-эре энҗегә әйләнә, кешеләр аны диңгезләргә чумып эзләп алып, калфакларына асылташ, муеннарына муенсалар итеп кадерләп кенә тагып йөртәләр икән.

                    Елан да шул вакыт авызын ачып көтеп тора. Ул да теләк тели. Ләкин аның күңеле явыз булгач, теләге дә явызлыкта:

                    — Әй шул ләйсәннең кодрәтле тамчылары минем авызыма гына тамсын иде! Мин дөньядагы җан ияләрен нишләтергә белер идем! Ачуымнан барын да кырып бетерерлек әчедән-әче бик әче бер нәрсәгә әйләндерер идем! Яу минем авызыма гына! Яу! — дип тели икән, ди.

                    Еланның да теләге кабул була. Ләйсәннең беренче тамчылары аның авызына да эләгә. Тамган бере әчедән-әче бик агулы зәһәр тамчыларга әйләнә. Ул шуның белән:

                    — Чагам, үтерәм! Барыгызны да бетерәм! — дип чыжылдый, ыжгыра икән дә, ләкин шуның өчен үзен генә күргән бер җирдә үтерәләр икән шул.

                    НИ ӨЧЕН ЧӘБЕРЧЕК КИЛМИЧӘ БОЗ КИТМИ ИКӘН?

                    Кайсыбер елны елгаларда боз бик иртә — апрель башларында ук китә башлый, әмма кайбер язны апрель буена да кузгалмый ята. Ул шулай боз җибәрүче чәберчек дигән кошны көтеп ята. Ник дисәң, боз җибәрү аның эше икән, ди.

                    Иртәме, соңмы, язның ничек килешенә карап, менә бер заман чәберчек кайтып төшә. Килү белән ул иң элек боз өстенә куна, куна да үзенең бер учка сыеп бетәрлек кечкенә гәүдәсе, сыгылмалы тәпиләре белән көяз-көяз сикереп басып йөри: ул шулай бозның калынмы, нечкәме икәнлеген чамалый икән. Йөргәндә аның сиртмә кебек озын койрыгы бозга тияр-тимәс кенә селкенеп бара. Шуннан ул бозның чамасын-ниен белгәч, менә бер заман кинәт кенә алга бер сикереп куна да койрыгы белән бозга суга, сугу белән боз шатырдап буйга ярыла да китә. Тагын суга — аркылыга ярыла. Өченче сугуда боз бөтенләй калшаеп чыга да кузгалып та китә.

                    Шуңа күрә чәберчек үзе дә мактанып әйтә икән, ди:

                    — Үзем кечкенә булсам да, койрыгым алтмыш пот! — ди икән. Булса да булыр. Ул хәтле елгаларның шулхәтле калын бозларын сугып ярырлык булгач, авырлыгы шуннан ким булмас та шул.

                    НИ ӨЧЕН МӘЧЕ ӨЙДӘ, ЭТ ТЫШТА ЯШИ?

                    Элекке заманда ялгызы гына бер йортта тора торган бер карт булган, ди. Аның өендә бер эт белән мәчедән башка берәү дә булмаган. Шуннан бу картның эче пошып, үзенә иптәш эзләргә чыгып киткән. Күп тә йөрмәгән, аңа юлда бер борча очраган. Ул картка үзен иптәшлеккә тәкъдим иткән. Карт кабул иткән. Борча белән бара икән, аңа бер чикләвек очраган, карт аны да иптәшлеккә алган. Аннан тагын аңа энә белән тукмак очраган, карт аларны да иптәшкә алган. Алган да барысы белән бергәләп, өенә кайтып киткән.

                    Кайткан кайтуын. Тик картның бу иптәшләре бик тынгысыз булып чыкканнар. Чикләвекне куеп карый, кайда куйса, шунда тәгәри, бер дә тик тормый икән. Ул тәгәрәүгә, әллә каян мәче атылып килеп чыга да аның өстенә ташлана икән. Тукмакны сөйи, кая сөяп куйса, шунда ава, ул авып төшүгә, «һау» дип, эт ыргып чыга икән. Энә дә тик тормый — кулга-башка кадалып кына тора. Борчаны әйткән дә юк, сикерә дә сикерә. Инде юкка чыкты дисәң, килә дә үзеңне тешли икән. Аны бер дә учта-кулда тотып булмый икән.

                    Менә кич тә булган. Карт һаман иптәшләре белән азаплана, бертөрле итеп тә аларны тынычландыра алмый икән. Арыган-талган да чикләвекне идәндәге ботак тишегенә утыртып куйган, аннан шул турыга киштәгә тукмакны сөяп куйган. Куйган да чикләвеккә әйткән:

                    — Менә сиңа төн йокларга урын, әгәр дә син шуннан бер яры кузгалсаң, өстенә дөп итеп тукмак төшәр дә башыңны ярыр. Борчаны өйгә җибәрәм, арыганчы сикерер дә туктар, энәне югалтмаска баш турыма бүрәнәгә кадап куйдым, мин үзем хәзер йокларга ятам, сез дә тыныч ятыгыз,— дигән.

                    Шулай карт утны сүндергән дә яткан. Менә ул йомылып кына татлы йокыга китеп бара икән, кинәт кенә аны борча тешләгән. Карт, кинәт уянып китеп, башын күтәрүе булган — ул турыда бүрәнәгә кадалган энә аның күзенә төртелмәсенме. Карт: «Абау!» — дип күзен тотып урыныннан атылып төшүгә, идәндә ботак тишегендә яткан чикләвеккә баскан икән, тәпие авыртуына чыдый алмыйча, «уф» дип, идәнгә егылган. Ул да түгел, киштәдәге тукмак туп итеп аның башына килгән дә төшкән, карт шунда ук, тынын да алалмыйча, башы ярылып үлгән, ди.

                    Бу тынгысыз яңа иптәшләр беренче кичне үк картның үлеменә сәбәп булгач, эт белән мәче хуҗаларын кызганып озак елаганнар. Елаган-елаганнар да, аннан бергәләшеп, ишек алдына тырнаклары белән җир казып, бу картны шунда алып чыгып күмгәннәр. Бу эш беткәч, хәзер картның калган малын бүлешергә тотынганнар. Аның бар калган малы шул үзе торган өй белән бер сынык икмәк булып чыккан. Ничек бүләргә? Мәче җылы ярата, — аның, азгынның, өйдән китәсе килми, эт комсыз, — аның икмәк сыныгын бирәсе килми.

                    Мәче:

                    — Ярый алай булса, икмәк сыныгын син ал да, үзең бар, тышта тор, мин өйдә калам, ашарыма шунда гычкан-фәлән булса да аулап торырмын, — дигән.

                    Эт, тамак колы, шуңа риза булган, ди. Бер сынык икмәкне алган да өйдән чыгып киткән. Шуның өчен мәче өйдә, эт тышта тора торган хайван булып калганнар, имеш.

                    НИ ӨЧЕН ЭТ БЕЛӘН ПЕСИ БЕР-БЕРЕНӘ ДОШМАН БУЛГАННАР?

                    • Элекке заманда бер этне хуҗасы бик начар карый башлаган: эт, бичара, бик ябыгып, арыкланып, эченнән үтә кылыч күренерлек булып калган, ди. Менә бервакыт аны шул авылның старостасы күргән дә бик кызганган, аны үз янына чакырып алып әйткән, ди:

                    — Син төннәр йокламыйча хуҗаның йортын саклыйсың, көндез аның терлекләрен көтәсең, быелга ачлыкта улап-улап яңгыр китердең. Бар, әйт, хуҗаңа, сине карамыйча, болай ач йөртмәсен; инде ул ашлыгым уңмаган дисә, менә мин синең кулыңа шушы кәгазьне бирәм, яңа ашлык өлгергәч тә сине ул яхшылап ашатып симертсен, анда да начар ашатса, аңа шушы фәрманны күрсәтерсең! — дип, староста аңа печать суккан кәгазь тоттырып җибәргән, ди. Эт шул кәгазьне алып киткән, авызында тотып та караган, кулында тотып та караган, кая куярга да белмәгән..

                    — Авызымда йөртсәм, чылана, өрсәм, авызымнан төшә, кулымда йөртсәм, ертыла, тукта, мин моны мәчегә биреп саклатыйм, — дигән дә аны чакырып чыгарган. Чыгарган да кәгазен күрсәтеп әйткән, ди:

                    — Мәче дус, менә бу миңа югарыдан төшкән зур кәгазь, минем аны саклар урыным юк, син өйдә торасың, шуңа күрә мин аны сиңа әманәт итеп куеп торам, көз хуҗабыз әвен суккач, мин аны үзем синнән сорап алырмын, син яхшы сакла, — дигән.

                    Мәче, шома гына, кәгазьне «ярый» дип алган да өйгә кереп киткән. Ләкин мәчедә эт кайгысы бармыни? Шул төнне салкын булгач, ул җылынырга дип мичкә кереп яткан икән, этнең боерыгын шунда онытып та калдырган. Иртән торуга мич яксалар, этнең кәгазе дә шунда янып көл булган, ди.

                    Менә җәй үткән. Яңгырлар явып, игеннәр төзәлеп уңып киткән. Өйдә икмәк тә аш-су пешеп тора, ди. Адәмнәр дә тук, мәче дә тук. Тик хуҗасы бу карт этне һаман да карамый, ул һаман да ач кала икән. Ник дисәң, аның хуҗасыннан икмәк дәгъва итәргә кулында кәгазе юк. Хыянәтче мәчедән сора-сорама, хәзер юньләп җавап та бирми, тыр-мыр итә дә үтә дә китә.

                    Шуннан бирле хәзер эт, мәчене күрсә, бердән аңа ташланып:

                    — Ыр-р, ыр-р!.. Безне ач калдыручылар! — ди икән.

                    Мәче:

                    — Пырых, пырых!.. Без бит тук!.. — дип, йоннарын торгызып, өйгә табан чаба бирә, ди.

                    Һәм шуннан бирле араларында дуслык та беткән, әле дә булса гомер буе ырлы-мырлы, этле-мәчеле булып яшәргә калганнар, ди.

                    ДӨЯ НИЧЕК, ҮЗ БУЕНА ЫШАНЫП, ӨЛЕШТӘН КОРЫ КАЛГАН?

                    Картлар арасында еллар турында сүз киткәндә:

                    — Быел нәрсә елы әле? Куй елымы, сыермы? — дип сөйләшкәнне, шуңа карап быел һаваларның ничек киләчәген дә алдан сынап куйганны ишеткәнегез бардыр инде, билгеле.

                    Елларны унике төрле җәнлек-җанвар, кош-корт исемнәре белән атап йөртү ул бик борынгы заманнардан калган. Менә ул исемнәр: Тычкан, Сыер, Барс, Куян, Ләү (Кәлтә), Елан, Елкы, Куй, Мичин яки Мачин (бертөрле маймыл сыман җанвар), Тавык, Эт, Дуңгыз.

                    Бу унике ел түгәрәгендә ни өчен тычкан кебек кечкенә бер җәнлеккә беренче баш урын бирелеп тә, дөя хәтле зур дөягә ел исеме бирелмәгән?

                    Аның хикәясен болай дип сөйлиләр:

                    Имештер, борын заманда кешеләр үзләренең ел хисапларын шулай төрле җан-җанварлар исеме белән атап йөртергә булгач, бу хәбәр тизлек белән терлек-җәнлекләргә барып җиткән. Җиткән дә алар арасында зур шау-шу купкан, ди. Югарыда исеме саналган унике җәнлек-җанвар бер җиргә җыелып даулаша башлаганнар. Ул чагында әле дөя дә алар арасында булган, ди. Алар бары да, кешеләрнең ел хисабында беренче урынны алып, ага булырга дип талашалар икән, ди.

                    Елкы әйтә икән:

                    — Мин кешене өстемә атландырып, ерагын якын итәм, кеше мине, ат булгач, эшкә дә җигә, менеп тә чаба. Кешегә миннән дә файдалы терлек юк, ел агасы мин булам, — ди икән.

                    Дөя әйтә икән, ди:

                    — Син кешенең йомышын үтәсәң, печән белән солысын ашыйсың, тамагың өчен кол булдың. Менә мине әйтсәң, син күтәрә алмаслык авыр йөкләр күтәреп, ничә айлык ерак юлларга чыгам; ачыктым дип печәнсолы сорап тормыйм, әремме, кара курамы — ни туры килсә шуны ашыйм, су табылса — эчеп, табылмаса — эчми чыдап, шулай юлымда йөрим; инде кешегә минем шулхәтле файдам тигәч, буйга да сезнең барыгыздан да озын булгач, ел агасы мин булмыйча кем булсын? — ди икән.

                    Юаш сыерның да әйтер сүзе бар икән, әйткән:

                    — Кеше минем сөтемне савып ала, ул сөттән эремчек-каймак, әйрән-катык, корт-май ясый, бу хәтле файдам тиеп торгач, ел агасы булу миңа лаек, — дигән.

                    Ул шулай дигәч, куй да сикереп торган.

                    — Менә минем тиремнән тун тегәләр, йонымнан киез басалар, күннән итек тегәләр, итемне ашыйлар, мөгеземнән пычак сабы ясыйлар, хәтта эчәгемнән дә думбырага кыл тартып уйныйлар, кешегә миннән дә файдалы терлек юк, ел агасы булу миңа тиеш, — дигән куй.

                    Эт бер дә тегеләргә сөйләргә бирми:

                    — Мин булмасам сезне кем саклый? Я бүре, я угры тотып алып китә дә барыгызны да суеп ашап бетерә. Сезне төн йокламыйча карап саклап торучы мин булмыйча, кем соң? Минем аркада гына исән-сау торасыз. Ел агасы мин булырга тиеш, — ди икән.

                    — Сез ни сөйлисез? Әгәр дә әтәч-тавык булмаса, кешеләр иртәнге эшләренә бара алмыйча йоклап калырлар иде, без аларга: «Тизрәк тор! Тизрәк тор! Эшеңә кит, булма хур!»— дип кычкырып, хәбәр биреп торабыз, үзләрен йомырка белән сыйлыйбыз, — ди икән.

                    Шулай бары да үзенең кешегә файдасын әйтеп шау килгәндә, тычкан ни дияргә дә белмичә аптырап тора икән, ди. Шуннан ул бер наянлык уйлап:

                    — Болай талаштан берни дә чыкмас, без елның килгәнен карапкүзәтеп торыйк, кайсыбыз алдан күрсә, шул ел башы булыр! — дип чыйкылдый, үзе астан гына дөягә күз кыса, ди. Дөя, гомере озын булгыры, тычканның хәйләсен сизмичә, үзенең буе озын булгач елның килгәнен алдан күрермен дип уйлап:

                    — Әйе шул, тычкан кечкенә булса да дөрес әйтә, кем элек күрсә, шул ел башы булыр, — дип, аның сүзен куәтли, ди.

                    Шул сүзгә бары да күнеп, бары да елның килгәнен күзәтеп-карап торалар икән. Тычкан, явыз, шул арада анда йөгергән, монда йөгергән, аннан кинәт дөянең өстенә атылып менеп, аркасындагы өркәченең башына ук менеп утырмасынмы!

                    Тычкан шул югары урыннан торып, елның килгәнен барыннан да элек күреп алган да калганнарына хәбәр биргән, ди. Шуның белән үзе дә елның башы булып калган. Башка хайваннар дөягә:

                    — Син тычканны үз аркаңа йөкләгән булгач, икегез дә бер исәптә, — дип, аны бөтенләй исемлектән сызганнар да, ул хәтта шушы хәтле зур буе, озын муены белән унике җанвар исәбенә керә алмыйча калган. «Дөя, буена ышанып, коры калган» дигән сүз дә шуннан калган, имеш.

                    КЕШЕ ГОМЕРЕ НИЧЕК КОРЫЛГАН?

                    Борын-борын заманда кешеләр, хайваннар яши башлаганда, барысы җыелып киңәшмә корганнар, ди. Кемгә күпме гомер бирергә киңәш иткәннәр. Адәмгә егерме яшь биргәннәр, «һич кайгысыз яшәргә» дип әйткәннәр. Атка кырык яшь куйганнар икән, ул: «Миңа кырык кирәкми, егермесе дә җитәр, мин кеше кулында йөрим», — дип әйткән. Шуннан адәмгә атның егерме яшен биргәннәр, ул кырык яшь гомерле булган инде.

                    Аннары этне китергәннәр дә аңа егерме яшь биргәннәр. Эт исә:

                    — Миңа унысы җитәр, мин һәрвакыт суыкта яшим, — дигән.

                    Адәм тагын этнең ун яшен алып, илле яшьле булган.

                    Инде маймылны китергәннәр.

                    — Сиңа да егерме яшь, — дигәннәр.

                    Маймыл каршы килгән:

                    — Мин һәрвакыт кыенлыкта яшим, унысы да җитәр, — дип.

                    Адәмгә тагын ун яшь өстәгәннәр. Инде аңа алтмыш яшь булган.

                    Хәзер песине китергәннәр дә:

                    — Сиңа егерме яшь, — дип әйткәннәр икән, песи:

                    — Миңа унысы җитәр: мин бит бирсәләр — ашыйм, бирмәсәләр — юк, кеше кулында яшим, — дигән.

                    Адәмгә янә ун яшь кушканнар да, ул хәзер җитмеш яшьле булган, ди. Шушылай бирелгән гомер буенча адәмнәр, хайваннар яшәп киләләр, ди.

                    Егерме яшькә кадәр адәм рәхәт, күңелле яши, ди. Егерме яшьтән соң, ат гомеренә керә: дөнья көтә, ат камытын тарта, күп эшли, ди. Кырык яшеннән соң эт гомеренә керә: аның балалары үскән була, ул аларга хөкемен «өреп» утыра, ди. Илле яшьтән соң маймыл гомеренә керә дә маймылга охшый башлый: күзләре чекерәя, эчкә бата, җилкәсе чыга, биле бөкрәя башлый, ди. Алтмыш яшьтән соң песи гомеренә керә: һәрвакыт йомшакны, җылыны, йокыны ярата, ди. Шулай итеп адәм җитмеш яшенә килеп җитә, ди. Адәмнең гомере әнә шулай корылган, ди.

                    АЛЫП ТАВЫ

                    Борын-борын заманда карт белән карчык булган. Аларның уллары да булган. Уллары кырга чыгып киткән, карт белән карчык өйдә сөйләшәләр икән:

                    — Җил идем, давыл идем, җиде көндә бер ыштан тегеп бетердем, — дип карчык сөйләнә. Шулай сөйләшеп торганда, уллары кырдан кайткан. Бер кесәсенә бер кеше белән атын салган, бер кесәсенә арбаларын, сукаларын тутырып кайтып кергән.

                    — Менә, әти, бер корт таптым, җир ертып йөри иде, — дип, әтиләренә кесәсеннән алып күрсәткән.

                    — Улым, кайдан алдың, шунда илтеп куй, бу корт түгел, шундый вак кавемнәр чыккан, без, эре нәселләр, бетәбез хәзер үлеп, — дигән.

                    Малай кире кесәсенә тутырып, каян тапкан шунда илтеп куйган. Безнең авылдан ерак түгел, Шалкан Көек чокыры дип йөртәбез. Анда Алып тавы бар. Шул чокыр буйлатып илтеп куйган бу. Ул чокыр бик тирән, бик ямьле, әле дә исән әле, чатлы-чатлы, хәзер колхоз көтүе йөри анда, элек зур-зур кибәннәр салып печән чаба торган идек, җиләкләр җыя торган идек. Егерме-утызынчы елларны җир җиләкләре күп була торган иде анда, без бәләкәй чакта.

                    Ул малай кайтканда Шалкан Көек чокырына утырган да, ике аягындагы чабатасын чишенеп, чабатага кергән туфракларын каккан. Алар хәзер дә исән, ике тау булып күренеп торалар. Без аларны Алып тавы дип йөртәбез. Берсе түгәрәгрәк, йоп-йомры, эшләпә формасында, зур ул. Берсе Шалкан Көек чокырына якынрак, үзалдына билгеле булып торалар инде.

                    ЗУР КЕШЕЛӘР

                    Элекке заманда кешеләр хәзерге озынлыкта гына булмаганнар, ди. Бик зур гәүдәле, көчле-куәтле булганнар. Чыршы урманнарын печән арасыннан йөргән кебек телеп кенә йөргәннәр. Кул-атларны кечкенә чокырчакырларны атлап чыккан кебек кенә атлап узганнар, ди.

                    Бервакытны, шул элекке заманда булган инде бу хәл, әлеге зур кешеләрнең малае уйнап йөри икән. Җирдә бер кечкенә генә кешегә охшаган бер җан иясе күргән. Бу кечкенә кеше аты, сукасы белән җир сөреп йөри икән. Малай бу кечкенә кешене аты, сукалары белән кулына алып, гаҗәпсенеп карап торган да кесәсенә салган. Аннан әтисенә кай-тып әйткән:

                    — Әти, мин уйнап йөргәндә, шундый-шундый уенчык кеше тап-тым, — дип, аңа күрсәткән.

                    Әтисе караган да әйткән улына:

                    — Улым, син аңарга тимә, уйнатып имгәтмә, каян таптың - шунда алып барып куй, бездән соңгы кешеләр шундый вак булырлар, — дигән.

                    Шулай дигәч, малай бу атлы, сукалы кешене табылган төшенә алып барып җибәргән, ди.

                    АЛПАМШАЛАР

                    Элек җирдә Алпамшалар яшәгәннәр. Алар шулкадәр зур булганнар ки, таудан-тауга атлап кына йөрер икәннәр.

                    Шундый берәүнең улы тау итәгендә ял итәргә утырган икән. Ул кыр-мыска кадәрле җан иясен күргән. Җан иясе безнең кебек кешеләр нәсе-леннән булып, сука белән җир сөрә икән. Зур кеше аны аты, сукасы белән кесәсенә салган да, кайтарып, әтисенә күрсәткән.

                    — Әти, шушы җан иясе җирне ертып йөри иде, тотып сиңа китер-дем, — дигән.

                    — Җибәр аны, улым, — дигән ата кеше, уч төбендәге җан иясенә карап. — Алар бездән соң яшәячәк кешеләр.

                    АЛЫП КЕШЕЛӘР

                    Алар карагай агачы кадәр озын булганнар.

                    Бер кеше ат белән сука сөреп йөри икән. Алып кеше аны кесәсенә салып алып кайткан да аталарына күрсәткән. Атасы:

                    — И балакаем, илтеп куй — каян алдың. Менә без бетәрбез, без беткәч шушындый бәндәләр чыгарлар, гомер кичерерләр кыямәт көненә чаклы, — дигән.

                    Улы илтеп куйган. Карагайларны, агачларны атлап кына йөри икән, үлән шикелле.

                    Элек әнә шундый кешеләр булган, ди.

                    АЛЫП БАБАЙ

                    Борын заманда Алып бабай булган. Ул сука сукалап ятканда, Тәңре Алыпка җир сөрүче кешене күрсәткән. Алып бабайның анасы исән бул-ган. Алып бабай сукачы кешене атлары-сукалары белән кесәсенә салган да, анасына алып кайтып күрсәткән. Анасы моны күреп:

                    — Улым, бар, кайдан алсаң, шунда илтеп куй, бездән соң булачак кешеләр болар. Алар мичтә әвен сугарлар, мич башында киптерерләр, шулай итеп ризык җыярлар, — дигән.

                    Алып бабай теге сукачыны илтеп куйган урынына, ул сукачы шуннан юкка чыккан. Алып бабай Адәмнән туган булган, ди.

                    САК-СОК

                    Яшәгән, ди, ир белән хатын. Аларның бер улы белән бер кызы бул-ган*, ди. Болар дус яшәмәгәннәр, вак-төяк аркасында да еш кына та-лашканнар, хәтта сугышканнар да. Бу хәл әниләрен бик борчыган. Ул аларны дус яшәргә үгетләсә дә, балалары аны тыңламаганнар.

                    Бер көнне ире урманга ауга киткәч, хатыны намаз укый башлаган. Балалар шул вакыт тимер ук табып, шуның өчен тарткалаша башлаган-нар, аннан сугышырга тотынганнар. Алар әниләренә намаз укырга кома-чаулаганнар. Әниләре чыгырыннан чыккан, аларны: «Сак-Сок булы-гыз!»— дип каргаган. Шул ук минутта балалар кошка әверелгәннәр. На-маздан соң әниләре кылган эшенә үкенеп елый башлаган. Балалары аның янына очып килеп, гафу итүен үтенгәннәр. Әниләре гафу иткән, ләкин балалары иске хәлләренә кайта алмыйча, кош булып калганнар.

                    Алар хәзер дә урманда яшиләр, тик бергә түгел икән. Араларында биек тау тору сәбәпле, алар бер-берләрен күрә алмыйлар, тавышларын гына ишетәләр икән.

                    Төннәрен аларның тавышларын ишетергә мөмкин икән. Берсе: «Сак!» — дип кычкыра. Икенчесе: «Сок!» — дип җавап бирә. Алар кеше күзенә күренмиләр.

                    Кайвакыт алар әниләренең каргышы турында, үзләренең кош булып әверелүләре турында җырлар җырлыйлар икән *.

                    ИГЕЛЕКСЕЗ УГЫЛ

                    Кайчандыр бик борынгы заманда безнең авылда шундый хәл булган.

                    Авыл кырыендагы җимерек өйдә ялгыз карчык яшәгән. Аның бер улы бар икән. Ул чибәр, гаять көчле булган, әмма усал юлбасарлык бе-лән шөгыльләнгән. Бервакыт олы юлда озак сукбайланып йөргәннән соң, эзәрлекләүдән качып, караңгы төндә әнисе ишеген шакыган. Әнисе, әрләп, керергә рөхсәт бирмәгәч, ачуы чыккан улы көч белән бәреп кер-гән дә, пычак күтәреп анасына ташланган. Әмма әнисе коточкыч каргау сүзләре әйтеп өлгергән һәм мәрхәмәтсез егет шул ук минутта биленә хәтле җиргә иңеп ташка әйләнгән.

                    Шул вакыттан алып әниләр сүз тыңламый торган балаларын кар-галган кеше сыны янына алып киләләр дә:

                    — Тыңламасагыз, сез дә шул хәлгә калырсыз, — дип әйтәләр икән.

                    КИЛЕН ТАВЫ

                    Әүвәл заманда Уфа елгасы буендагы авылда бер кыз яшәгән, ди. Үсеп буйга җиткән. Үзенең уңганлыгы, чибәрлеге белән дан казанган. Вакыты җиткәч, үзе теләгән егеткә кияүгә дә чыккан. Әмма кайнанасы бик усал икән моның. Ире өйдә юк вакытта төрле сылтау табып гел моны битәрли икән. Килен аның җәбер-золымына түзә алмаган. Бер көнне Уфа елгасына су алырга төшкән дә:

                    — Шул кадәр кимсетелеп яшәгәнче, таш булып катып калсамчы, — дип теләк теләгән. Шуннан Уфа елгасының биек ярына килеп җитүе булган, таш сынга әверелеп катып калган. Чыннан да, безнең авылдан ерак түгел Уфа елгасының ярында бер таш калкып тора. Ул чиләк-көянтә күтәргән кыз сынына охшап тора. Халык аны «Килен тавы» дип атый.

                    АНА ЙӨРӘГЕ

                    Борын-борын заманда булган, ди, бер ир. Ул үзенең хатынын бик яраткан, хатыны ни теләсә, шуны үти торган.

                    Көннәрдән бер көнне хатыны бу кешегә әйтә икән:

                    — Син мине яратам да яратам дисең, әгәр яратуың чын булса, бар, миңа анаңның йөрәген кисеп алып кил, шунда синең сүзеңә ышанырга булыр, — дигән.

                    Теге ир бу сүзләрне ишеткәч бик кайгырган, нихәл итсен, яраткан хатынының теләген үтәргә була. Җыена да китә бу газиз әнкәсе янына. Керә дә, караңгы төнне әнкәсенең йөрәген кисеп алып, учына йомарлап, йөгерә-йөгерә кайта яраткан хатыны янына. Юлда кайтканда абынып егылган, ди, бу. Шул вакытта кулындагы йөрәк телгә килеп:

                    — Улым, бик каты егылдың бугай, кай җирең авыртты? — дигән.

                    АНАНЫҢ БАЛАГА ШӘФКАТЕННӘН БАШСЫЗ ТӘНЕ ТЕЛГӘ КИЛЕР

                    Бер заманны дөньяда бер матур кыз булган, ди. Бер егет аңа га-шыйк булган. Шулхәтле яраткан, саргаеп кипкән, тәмам шашар дәрә-җәгә җиткән, әмма ләкин кыз, үзенең матурлыгына масаеп, шул дәрә-җәдә тәкәббер булган, ди, егетнең мәхәббәтеннән бары тик көлә генә икән, ди. Егет бик ялынып, бик ялварып йөдәткәч, кыз аңа ахырында беркөнне елмаеп көлгән дә:

                    — Яратам да яратам дисең, әйт алайса, кайсыбызны күбрәк яра-тасың: анаңнымы, минеме? — дигән.

                    Кызның беренче мәртәбә үзенә шундый матур елмаюын күргәч, егет тәмам исереп:

                    — Сине, — дигән.

                    Ничек яратасың?

                    Егет:

                    — Тәнемме бар, җаныммы бар - бар да синең иркеңдә,— дигән. Шунда бу салкын матур аңа әйткән:

                    — Ышанмыйм, алай мине анаңнан артык яратсаң, бар хәзер кай-тып, анаңны суй да башын минем алдыма китереп куй, — дигән.

                    Егет, яшен суккан кебек, аптырап катып калган. Аннары:

                    — Кызган мине! - дип аның каршына тезләнгән. Тик салкын матур аның саен йөзен югарырак күтәргән:

                    — Менә күрдеңме хәзер мәхәббәтеңнең буш сүз икәнлеген! — дип шаркылдап бер көлгән дә аңардан бөтенләй йөз чөереп, борылып юлына киткән.

                    Егет нишләргә дә белмәгән. Үзенең изүләрен ертып аерган:

                    — Юк, минем мәхәббәтем буш сүз түгел! Буш сүз түгел! — дип кычкырган да, тезләнгән җиреннән сикереп торып, өенә йөгергән.

                    Ул инде бу вакытта тәмам шашкан булган, кешеләр аның тилергән кыяфәттә шулай йолкына-йолкына кычкырып, өенә кайтып барганын күргәннәр.

                    Һәм ул шул төнне сөйгәненең капризы хакына үзенең ахмаклыгы белән дөньяда булмаган бер зур җинаять эшләгән: анасын суйган, башын кисеп алган, кулына күтәргән дә сөеклесе янына ашыккан. Чыгып бара икән, анасының гәүдәсенә сөртенеп егылган.

                    Егылып, «уф!» дияргә өлгермәгән, шунда ук анасының башсыз гәүдәсе телгә килеп, аңардан:

                    — Кайсы җирең авыртты, балам? — дип сораган, ди.

                    БИЛӘР ХАНЫ ХӘЗИНӘСЕ

                    Биләр патшасы бик бай булган. Аның сугышып алган хәзинәсе чиксез икән. Ул байлыкны үзеннән калган балаларының саклап тота алуларына ышанмаган. Шуннан соң ул бер биек багана куйдырган. Шул багана астына бер бүлмә ясатып, бөтен байлыгын шуңа төшереп, әфсен укып, бикләп куйган. Ул байлык хәзер дә шунда ята, ди.

                    Кайбер кешеләр, ул хәзинәне алырга ниятләп, җир астына төшкәлә-гәннәр. Алар хәзинәгә якынаю белән, хәзинә янында бер кара эт күренә икән. Ул эт хәзинәне урларга килүчеләргә ташлана, этнең коточкыч кыяфәте һәм тавышы каракларны борылып китәргә мәҗбүр итә икән. Шулай итеп, хәзинә алырга баручылар, эт тавышыннан куркып, кире кайталар икән дә, кайткач, гакылдан язалар икән, ди.

                    ӘЛМӘМӘТ ЧОКЫРЫ

                    «Әлмәмәт» дигән сүз Әлмөхәммәт дигән исемнән калган булса кирәк. Чөнки шул чокыр башындарак Әлмөхәммәт исемле бер бик бай кеше торган. Аның алтын-көмешләре, чиксез күп булып, мичкәгә тутырып ку-елган имеш. Бу авыл яу килү куркынычы астында кала башлагач, Әл-мөхәммәт үзенең бар байлыгын, дошманга калдырмас өчен, мичкәсе белән тәгәрәтеп, Кызыл ярдан Шушма суына салган. Күп заманнар

                    үткәннән соң, бу алтын шунда калып җенләнгән дә, теләсә нинди сурәткә кереп, җир өстенә чыгып йөри башлаган, имеш.

                    Мөхәммәткәрим бабай, яшьрәк вакытта, Кызыл яр өстенә эшкә баргач, аны судан бер кызыл үгез чыгып куган да шунда һушсыз булып егылган. Үзенең калган гомерен телсез-саңгырау булып үткәргән, дип сөйлиләр.

                    КӘРТ ТАВЫ

                    Кәрт тавы дигән җирдә хәзинә күмелгән. Хәзинә җир астында бер йөз илле-ике йөз ел ятса җенләнә, аны кемгә атап күмсәләр, ул хәзинә күмелгән урында кешеләргә шул нәрсә күренә башлый, имеш: йә төйнә-леп ташланган бала, йә сарык бәтие, йә сарык үзе. Ул өрәк, җен, бала тавышы чыгарып елый, йә сарык тавышы чыгарып бәэлди. Шул урында, ягъни хәзинә яткан җирдә күренгән әйберне (әйтик, сарыкны) чалсаң, ул хәзинәгә ия булырга мөмкин, имеш.

                    ИДЕЛНЕҢ АКБИКӘНЕ УРЛАВЫ

                    Ширбәтле елгасының ярында кайчандыр бер зур шәһәр булган. Анда үзенең сараенда бер бай һәм бәхетле хан яшәгән. Ханның хатыны бик оста һәм куркусыз сихерче булган. Ул Фатыйма дип аталган. Хан-ның Акбикә исемле бердәнбер матур кызы булган. Кызга бик күпләрнең мәхәббәте төшә, ләкин, сихерче Фатыймадан куркып, сарайга аларның берсе дә якын килә алмый. Тик баһадир Идел генә аңардан курыкмаган, һәм, үзенең көчен туплаган да, ул сарайдан Акбикә матурны урлап киткән. Әнисенең катгый рәвештә таләп итүенә карамастан, Идел аның кызын кире кайтарып бирмәгән. Шуннан соң Фатыйма урлаучыга (Иделгә) каты ачулана, аңа өрә, аның өстенә төкерә һәм каһәрләп, Иделне үз яныннан куып җибәрә. Хәзер инде Идел, Фатыймадан куркып, бүгенге көндәге юнәлешенә килеп урнашкан, ләкин ханның кызын кире кайтарып бирмәгән. Элекке урында Иделнең тик буш ярлары гына калган. Ширбәтле авылы янындагы биек ярлар әнә шул борынгы заман-нарда үз урыныннан күчкән Идел елгасының ярлары булып торалар, ди.

                    ИСКЕ КАМА

                    Каманың хәзерге тамагыннан өч чакрымлап ераклыкта аның әүвәлге эзе сакланган, шуны Иске Кама дип йөртәләр. Иске Каманың юнә-леше Иделгә янәшә булган. Шундый риваять бар: Кама тамагы тирәсен-дә, уң якта берничә татар авылы булган. Имеш, Иске Кама башланган урында бер егет суга баткан. Аның әнисе сихерче була. Ул улы баткан елгага ачуланып, аны каргап әфсен укыган да Камага кызган таба таш-лаган. Шуның аркасында Кама икенче юнәлеш алган һәм, Иделдән аерып торучы җирне ерып, турыдан Иделгә ага башлаган.

                    ТӨПСЕЗ КҮЛ

                    Безнең авылдан ерак түгел бик матур бер күл бар. Ул түм-түгәрәк, тирәсендә зифа камышлар үсә. Бер ягында калкулыкта иске зират. Язларын анда чия агачлары шау чәчәктә утыра.

                    Элек заманнарда күл урынында авыл урнашкан булган, дип сөйлиләр. Бай һәм тук тормышлы булган анда яшәүчеләр. Йортлары нык, биек коймалар томалап тора, ди, аларны. Бер заман авылга хәерче карт килеп кергән. Үзе ач, талчыккан, аякларын көчкә өстери икән. Бер кап-каны шакыган — җикеренгәннәр, икенчесендә җавап та бирмәгәннәр, өченчесендә эттән талатканнар. Карт авылдан көч-хәл белән чыккан да калкулыкка менгән, җан ачысы белән авылны каргаган. Шул ук минутта авылны җир йоткан һәм аның урынында күл хасил булган. Бу хәерче Хозыр Ильяс * булган, имеш. Шуннан калган бу түгәрәк күл. Аны «Төп-сез күл» дип йөртәләр, чөнки су кереп булмый, суыра, диләр.

                    Дөресме-юкмы, әмма кайберәүләр: «Хәзер дә иртәләрен күлдән тавышлар ишетелә, анда әтәчләр кычкыра», — дип сөйлиләр.

                    ТҮБӘН ОРНЫ СУ БАСУ

                    Ниндидер бер узгынчы карт бер байга кереп юынырга су сораган. Бай моңа су бирмәгән. Шуннан теге карт боларны каргап чыгып киткән. Кечкенә генә бер болыт килеп бик каты яңгыр яуган һәм авылны агызып киткән, имеш *.

                    Шунда байның хатыны ярга йөзеп чыккан, ди, аның кулында бер алтын тәңкәсе булган. Ул хатынның бик нык ашыйсы килгән, тик ашарга бернәрсә дә тапмаган. Озак эзләгәч, бер алабута табып ашаган да болай дигән:

                    — Алабута аш икән, алтын таш икән.

                    УРАЗЛЫНЫ ҖИР УБУ

                    Бәрәзә авылында карт бабайлар телендә сөйләнелгән, Өшкәтә авы-лында карт бабайлар телендә «бик дөрест» дип сөйләнелгән иске сүз — бабайлар сүзе бу. Өшкәтә белән Бәрәзә арасында зур елга бар. Өшкәтә-гә юл елга аркылы бара. Юлдан көньякта — югарырак — өч йөз сажин чамасы Өшкәтә якта, елга янында бик тирән, коры, сусыз чокырлар күп, сулылары да бар. Бу урында бер авыл булган. Аның исеме Уразлы бул-ган, диләр. Бу авыл үзе мөселман авылы булган, диләр. Хикәят кылалар: кичтән авылларына бер саилче килеп йокларга фатир сорап йөргән. Һич берәү кертмәгән, мәгәр бер ялгыз карчык, рөхсәт кылып керткән. Ләкин ул саилче карчыкта төн йокламаган, чыгып киткән. Карчыкка әйткән:

                    — Син иртәгә өйлә җитми өеңнән чыкма, тавыш-гауга ишетсәң дә,— дигән.

                    Иртән кояш чыгып күтәрелгәндә, хайваннар бакыра, этләр улап өрә, әтәчләр кычкыра башлаган. Адәмнәр тавышы күтәрелгән. Шул арада тузаннар очып, авылны җир упкан. Карчык тәрәзәдән генә карап утырган. Мәгәр бу карчык кына өе белән сәламәт калган, диләр.

                    РӘҖӘП БАБАЙ ЧИШМӘСЕ

                    Рәҗәп бабай Шәһри Болгардан үзенең нәселе-ырулары белән чыгып китеп, хәзерге Рәҗәп авылының көнчыгыш ягына, авылдан дүрт чакрым чамасы читтә, ул чакта кара калын урман булган бер урынга килеп туктаган икән.

                    Ул сау-сәламәт шул урынга килеп җитүенә бик сөенеп, ходага шөкер сәҗдәсе кылмакчы булып, тәһарәт алырга су эзләгән. Аңар Хозыр галәйһиссәлам килеп сәлам биреп:

                    — Инде синең туктый торган урының шунда, — дип әйткән. Шуннан соң Рәҗәп бабай, ходага зарилык теләп, шул җирдән чишмә чыгаруын сораган, ди. Хода, аның теләген кабул итеп, кара урман эченнән чишмә чыгарган, ди. Бу чишмәнең суы бик саф, көмеш кебек ялтырап, кыйбла ягына таба ага башлаган. Рәҗәп бабай шуннан, беренче мәртәбә тә-һарәт алып, намаз укып, ходага шөкер сәҗдәсе кылган, ди. Менә шуның өчен бу чишмә Рәҗәп баба чишмәсе дип аталган, ди. Бу чишмәдән хасил булган елга да Рәҗәп елгасы дип аталган, ди.

                    РАБИГА КҮЛЕ

                    Рабиганың җитмеш шәкерте булган. Алар Болгардан Биләргә барып йөргәннәр. Рабига, хаҗга барырга җыенганда, тәһарәт алырга су таба алмаган. Шуннан ходай тәгаләгә ялварып сораган икән, шунда ук саф сулы бер тирән күл барлыкка килгән, ул күлне хәзер дә Рабига күле * дип йөртәләр.

                    Күл суында тәһарәтләнеп, хаҗга җыенганда гына, Кәгъбәтулла * үзе аның янына килгән, ди.

                    ЯХЪЯ ХӘЗРӘТ

                    Яхъя хәзрәт * Шекә авылыныкы булган. Аның пәриләре булган, имеш. Ул көндез, Уфага барып, өйлә намазын укып кайта торган булган.

                    Бер заманны Яхъя хәзрәтнең хатыны авырган, кыш көне, һәм әйтә икән:

                    — Их, кура җиләге ашыйсым килә! — дип.

                    Яхъя хәзрәт моны ишеткән һәм:

                    — Мин сиңа кура җиләге табармын, бер кешегә дә әйтмә! — дигән. Яхъя хәзрәт шулай дип тырыс тотып идән астына төшеп киткән һәм бе-раздан, тутырып кура җиләге җыеп менгән.

                    Хатыны бик куанып ашаган һәм тазарган. Хатын бу серне саклый алмаган. «Берәүгә дә сөйләмә!» — дип, бер карчыкка сөйләгән.

                    Шуннан икенче көнне Яхъя хәзрәт хатынына әйткән:

                    — Син серне чишкәнсең икән, мин иртәгә үләм. Мин бер дога кылып калдырам, авылда кырык елдан соң ут чыгар, — дигән.

                    Кырык ел үткәч, Шекә авылы буйдан-буйга янып чыккан. Шуннан кешеләр әйткәннәр:

                    — Яхъя хәзрәтнең догасы беткән икән, — дип.

                    Яхъя хәзрәт мунчага кергән вакытында хатынына бер дә аягын күрсәтми торган булган. Беркөнне хатыны, мунчага кергәч, аның аягын күргән. Аның тәпие җен тәпие икән, кып-кызыл булган. Шуннан Яхъя хәзрәт хатынының бу эшен яратмыйча:

                    — Минем гомеремне кыскартуга сәбәп булдың, — дигән.

                    Яхъя хәзрәт үзенә хезмәткә диюләрне яллаган, ди. Ләкин бу диюләргә ул бер дә эш җиткерә алмаган. Шуннан соң аның диюләре:

                    — Эшең булмагач, нигә безне ялладың, — дип, Яхъя хәзрәтне кыйнап киткәннәр, ди.

                    Бер вакытны, Яхъя хәзрәт кырынып утырганда, аның пычагы төшеп югала. Ул аны эзләп-эзләп карый, таба алмый. Көннәр үтә, пычак һаман табылмый. Көннәрнең берендә Яхъя хәзрәт үзенең җеннәренең җые-лышын җыя. Җыелышка бөтен җеннәр диярлек җыелган, тик бер карт җен генә килми калган. Яхъя хәзрәт аның артыннан бер җенне җибәрә:

                    — Бар, нигә килмәгән, белеп кил! — ди. Анысы барса, теге карт җен чирләп ята, ди.

                    — Минем күзем күрми, — дигән ул. Шуннан Яхъя хәзрәт барып бу җеннең күзен ачып караса, шунда үзенең пычагы ятканын күргән. Бу карт җен аның кырынганын өстәл астында карап утырган булган. Шул чакта кырына торган пычак аның күзенә кереп китеп, Яхъя хәзрәт пы-чагын таба алмаган икән.

                    Яхъяның Фатиха исемле кызы булган. Ул кызын бер кичне Троиц-кига кунакка алып киткән, иртән китерергә үзенең шәкертләренә кушкан. Яхъяның шәкертләре Фатиханы Шекәнең Шәм түбәсе дигән җиргә хәтле алып кайтканнар, ләкин Шәм түбәсенә җиткәч кенә әтәч кычкырып җи-бәргән. Шәкертләр:

                    — Хәзер безгә ярамый, бар үзең кайтып җит инде, — дип, Фатиханы Шәм түбәсе өстенә төшереп калдырганнар. Шуннан ул Шекәгә җәяүләп кайткан, ди.

                    Яхъя хәзрәт бервакыт кунаклар җыйган. Кунаклар өйдә ашап-эчен утыралар икән. Шул вакытны Яхъя хәзрәт аларның атларын төз лапас түбәсенә мендереп куйган. Кунаклар атларын карарга чыккач, аларны төз лапас түбәсендә күреп бик гаҗәпкә калганнар.

                    Кунаклар бүлмәдә утырганда эссе, тынчу була башлагач, йортның тәрәзәләре үзләреннән-үзләре ачылып киткән. Кунаклар хуҗаның бу хикмәтләренә бик гаҗәпләнгәннәр, ди.

                    УРАЗБӘХИ

                    Кече Салтык авылында Уразбәхи, Морадбәхи, Әнәсбәхи исемле изгеләр яшәгән. Уразбәхинең хатыны бервакыт кыш көне:

                    — Кура җиләге ашыйсым килә, — дигән. Уразбәхи, шөшлесен тотып, идән астына төшеп китә һәм бераздан чыгып әйтә:

                    — Бар, идән астына төш, ләкин чыккач берәүгә дә ни күргәнеңне сөйләмә, — ди. Хатыны идән астына төшеп, туйганчы кура җиләге ашап менә. Бераз вакыт үткәч, бу серне бер дус хатынына сөйли. Шуннан соң Уразбәхи әйтә:

                    — Син серне чишкәнсең, хуш, ди, чалмасын сала да чыгып китә. Бу вакытта өч кеше изге нарат янында кабер казыйлар икән. Кече Сал-тыкның бер кешесе килеп чыгып:

                    — Кемгә кабер казыйсыз? — дип сорый.

                    Тегеләр:

                    — Уразбәхигә, — дигәч, аптырап:

                    — Исән кешегә нинди кабер ул? — дип китеп бара. Уразбәхи бераз-дан үзе килеп кабергә кереп ята да үлә. Шуннан «Изге кабере» дигән исеме тарала.

                    ИБРАҺИМ БАБАЙ ҖИЛӘГЕ

                    Ибраһим бабай * бик кызык кеше булган. Аның могҗизаларыннан берсе булган мондый хәл турында халык болай сөйли.

                    Хатыны балага узгач, иренә үзенең кура җиләге ашыйсы килүен белдерә. Кыш көне булган. Ибраһим бабай шунда ук идән астына төшә дә таягын җиргә кадый. Шул моментта ук таяк кадаган җирдә кура җиләге куагы үсә дә башлый. Ул җиләкләрне җыеп тәлинкәгә тутыра да, идән астыннан алып чыгып, хатынына бирә. Бабай хатынына бу хәлне беркемгә дә сөйләмәскә куша. Тиздән шул хәлгә боларның күрше хатыны да төшә. Иренә биргән вәгъдәне бозып, бабайның хатыны әлеге вакыйганы күршесенә сөйли. Ул хатын да бабайга шул ук үтенеч белән мөрәҗәгать итә. Бабай бу хатынның да соравын үти. Шуннан соң бабай китапларын ала, чапанын кия, чалмасын чала да өйдән чыгып Иске авыл (Ертуганово *) елгалары ягына таба юнәлә һәм шуннан юк була.

                    ӘБЕЛКАСЫЙМ БАБА

                    Карашәмнең * Әбелкасыйм баба Тау Илендә булган, аны ярат-мыйча, караңгы төндә кара шәм яндырып, хәзерге Карашәм авылы янына барып утырган. Шуңа күрә аны Карашәм дип атаганнар. Бер заман бу бабай үлгән. Шуннан бабайны күмәргә кабер янына килгән-нәр. Шулвакыт ул кабыгы белән күтәрелеп очып киткән. Күмүчеләр ар-тыннан барганнар. Ул Ислам кырына килеп төшкән һәм аны шунда күм-гәннәр. Аны хәзер Касыйм баба кабере дип, изге санап зиярәт кылалар.

                    Анда шулай ук изге Гайшәбикә тутай, Зөһрә тутай, Әбелхарис бабай каберләре бар.

                    ТИМЕРШӘЕХ

                    Тимершык авылы Тимершәех дигән сүздән кыскартылган. Дөнья яратылганда Тимершәех дигән бер кеше бирегә беренче булып килеп җайлашкан. Буе да, иңе дә алтмыш метрлы баһадир икән. Мәчет мана-расына менеп, шуннан сөнге бәргән:

                    — Кая барып төшсә, шуннан чишмә чыгар, — дигән. Ул чишмәне хәзер Изгеләр чишмәсе * дип йөртәләр. Икенче кат сөңге бәргән:

                    — Кая барып төшсә, мине шунда күмәрсез, — дигән. Мингәр кырына барып төшкән. Шунда күмгәннәр.

                    МӘҺДИ ТАШЫ

                    Авылдан ике чакрым ераклыкта зур таш бар. Бу ташны Мәһди ташы дип йөртәләр. Имеш, кайчандыр бер вакыт алла Мәһди дигән дин белге-чен җиргә сөреп төшергән. Төшүгә Мәһди шушы таш өстендә тәһарәт алган һәм намаз укыган, имеш. Минем бала вакытта барганым һәм күр-гәнем бар иде: таш өстендә аермачык булып зур гына аяк эзләре, тез-ләнгән урыннар, маңгай урыны һәм шунда ук — күзләргә туры килә тор-ган турыда — зур гына ермаклар сакланган иде. Имеш, Мәһди бик нык елаган да шунда чишмә бәреп чыккан. Таш өстендә тагын таяк урыны, комган урыны да бар иде.

                    Картлар хәзер дә анда яңгыр теләнергә баралар. Чишмәсенең суы изге су дип исәпләнә.

                    КИСЕК БАШЛЫ ӘУЛИЯ

                    Карадуван * авылыннан ерак түгел, почта юлы буенда иске язулы бер кабер ташы бар. Бу ташны ике йөз еллар элек Вятка губернасын-дагы * Бәрәскә авылы сәүдәгәрләре куйган, дип сөйлиләр. Бу кабер ташы турында шундый хикәят сакланган: Бохарадан өч кеше чыгып бө-тен җирдә ислам дине таратып йөргәннәр. Бервакыт Казаннан Караду-ванга бара торган юлда, хәзер Фонглен урманы дип аталган урманда,


                    Чыганаклар һәм искәрмәләр

                    (уку өчен монда басыгыз)

                    Чыганаклар

                    Әкиятнең тексты түбәндәге китаптан алынды:

                    [ТХИ-1977]
                    Томны төзүчеләр, искәрмәләрне хәзерләүчеләр Халидә Гатина, Хәмит Ярми (1977) Татар халык иҗаты, Беренче китап, Әкиятләр. Казан, Татарстан Китап Нәшрияты.

                    Әлеге китап — «Татар халык иҗаты» дигән унөч томлыкның беренче китабы. 12 том 1977—1988 елларында, 13 нче томы 1993-тә басыла. Түбәндәге Искәрмәләр һәм әкиятнең сюжетын Аарне-Томпсон кебек системалар буенча классификацияләүче «Әкият сюжетының типологик анализы» дигән бүлекләр дә шул китаптан алынды [Сәлимҗан].

                    Искәрмәләр

                    [ТХИ-1977] ачыкламасын уку

                    Бу китапка кертелгән әкият текстларының бер өлеше моңа хәтле төрле вакытларда, төрле җыентыкларда дөнья күргән булса да, төп өлеше әлегә кәдәр беркайда да басылмаган әсәрләрдән тора. Алар, нигездә, соңгы егерме ел дәвамында Урта Идел, Урал буйларына, Көнбатыш Себер өлкәләренә оештырылган фольклор экспедицияларе вакытында язып алынган әкиятләр. Берничә текст В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан Дәрләт университетының Фәнн китапханәсе каршындагы кулъязмалар бүлегеннән сайланды.

                    Мәгълүм булганча, фольклор әсәрләренең, шул исәптән әкиятләрнең дә, җанлы яшәешенә хас үзенчәлекләрнең берсе — аларның вариантлылыгы. Аерым әкиятләрнең дистәләгән вариантлары бар. Бу китаптагы «Камыр батыр», «Салам Торхан», «Аю, бабай, Төлке» һ. б. кайбер әкиятләр шуңа бер дәлил. Китапта андый текстларның һәммә вариантлары да түгел, ә сюжеты һәм әкиятченең сөйләү стиле, тел байлыгы ягыннан аеруча характерлы, үзенчәлекле булганнары гына бирелде. Текстлар бүлегендә вариантлар бирелмәгән очракларда теге яки бу әкиятнең моңа хәтле басылган яисә кулъязма хәлендә сакланучы вариантлары хакындагы мәгълүмат һәр әкият турындагы белешмә-аңлатма бүлегендә китерелде.

                    Белешмә-аңлатма бүлегендә шулай ук әкиятнең кайда һәм кайчан басылган булуы хакындагы мәгълүматлар бирелде.

                    Татар халык әкиятләрен башка халыкларның әкиятләре белән тарихи-чагыштырма планда, уртак яки охшаш сюжетларны ачыклау юнәлешендәге фәнни эзләнүләр әүвәл дә булган (К. Насыйри һәм В. Поляков, М. А. Васильев хезмәтләре). Шул традицияне дәвам итеп, бу китаптагы әкиятләрне башка халыкларның әкиятләре белән чагыштыру буенча шактый эш башкарылды. Нәтиҗәдә, татар әкиятләре белән охшаш сюжетлар, уртак мотивлар, геройлар тарихи-генетик яктан безгә кардәш булган төрки халыкларның әкиятләре хәзинәсендә генә түгел, тарихи-культура, күршелек мөнәсәбәтләре буларак, рус халык әкиятләре составында очравы да ачыкланды. Шуның белән бергә Кавказ халыкларының, фарсыларның әкият мирасында да татар әкиятләренә хас булган сюжетлар яшәвен күрсәткән мисаллар аз түгел. Әкиятләрне чагыштырма тикшерүнең нәтиҗәләре белешмә-аңлатмалар бүлегендә һәр текстка карата күрсәтеп барылды. Шуның өстенә татар әкиятләренең дөнья халыклары әкиятләре белән типологик якынлыгын гәүдәләндергән мәгълүматларны бергә туплау буенча да беренче адымнар ясалды. Ул мәгълүматлар искәрмәләрнең иң ахырында — әкият сюжетларының типологик анализ исемлегендә күрсәтелделәр.

                    Югарыда әйтеп үтелгәнчә, том өчен сайланган әкиятләр төрле өлкәләрдә, төбәкләрдә яшәүче һәм төрле диалектларда сөйләшүче татарлардан язып алынган.

                    Бу хәл, әлбәттә, әкиятләрнең тел, стиль үзенчәлекләрендә чагылыш тапкан. Әкиятче информаторларның теленә хас һәммә үзенчәлекләрне тулы хәлендә чагылдыру мөмкин булмады, билгеле. Алай да, һәрбер әкиятченең үзенә генә хас төп хикәяләү алымын мөмкин хәтле сакларга тырышылды. Иске җыентыклардан алынган текстлар хәзерге орфография нигезендә бирелде, аларның исемсез булганнарына, эчтәлегеннән чыгып, исем куелды.

                    Татарстан һәм күрше республика, өлкәләрнең район, авыл исемнәре әкият язылган вакыттагы административ бүленеш буенча күрсәтелде.

                    Томга урнаштырылган әкиятләр турындагы мәгълүматлар белешмә-аңлатмаларда рим цифрлары белән түбәндәге тәртиптә бирелделәр:

                    1. Әкиятнең кайда, кайчан, кемнән, кем тарафыннан язылуы яисә нинди чыганактан алынуы.
                    2. Әкият тексты басылган чыганаклар.
                    3. Әкиятнең вариантлары.
                    4. Башка халыклар әкиятләрендәге сюжетлар белән охшашлык, якынлыкны күрсәткән басма чыганаклар.

                    Белешмә-аңлатмалар бүлегендә файдаланылган чыганаклар исемлеге түбәндәге шартлы кыскартулар буенча бирелде.

                    Абага
                    Абага чәчәге. Татар халкының сатирик әкиятләре. Э. Касыймов. Казан, 1962.
                    Азерб.
                    Азербайджанские сказки. Н. Сеидов. Баку, 1960.
                    АС
                    Армянские сказки. А. И. Иоаннисиан. М., 1968.
                    Афанасьев
                    Народные русские сказки А. Н. Афанасьева. В трех томах. М. 1957.
                    Балинт
                    Kazani-tatar: Nyelvtanulmanyok Szövegek es forditas. Gvüjtotte es forditotta szentkatolanai Balint Gabor. Budapest, 1875.
                    БХИ, I
                    Башкорт халык иҗады. Әкияттәр. М. Минһаҗетдинов, Ә. Харисов. Беренсе китап. Өфө, 1976.
                    БХИ, II
                    Башкорт халык иҗады. Әкияттәр. М. Минһаҗетдинов, Ә. Харисов. Икенсе китап. Өфө, 1976.
                    БНС, 1973
                    Бурятские народные сказки. Волшебно-фантанстические. Е. В. Баранникова, С. Е. Бардаханова, В. Ш. Гунгаров. Улан-Удэ, 1973.
                    БНС, 1976
                    Бурятские народные сказки. Волшебно-фантанстические и о животных. Е. В. Баранникова, С. Е. Бардаханова, В. Ш. Гунгаров. Улан-Удэ, 1976.
                    Васильев
                    М. А. Васильев. Памятники татарской словесности. Сказки и легенды. Казань, 1924.
                    Витевский
                    Труды четвертого Археологического съезда в России. Том II. Сказки, загадки и песни нагайбаков Верхне-уральского уезда Оренбургской губернии. Казань, 1891, стр. 257—280.
                    Гульчечек
                    Гульчечек. Татарские народные сказки. Г. Баширов, Х. Ярми. М., 1952.
                    Иванов
                    М. Иванов. Татарская хрестоматия. Казань, 1841.
                    ИОАИЭ
                    Известия Общества археологии, истории и этнографии при Казанском университете. Казань, 1878—1929.
                    КДУ
                    Казан дәүләт университеты гыйльми китапханәсенең кулъязмалар бүлеге.
                    КНС, I
                    Казахские народные сказки. В трех томах. Том первый. Алма-Ата, 1971.
                    КНС, II
                    Казахские народные сказки. В трех томах. Том второй. Алма-Ата, 1971.
                    КНС, III
                    Казахские народные сказки. В трех томах. Том третий. Алма-Ата, 1971.
                    Катанов
                    Н. Ф. Катанов. Материалы к изучению казанско-татарского наречия. Часть первая. Образцы книжной и устной литературы казанских татар. Казань, 1898.
                    КС
                    Киргизские сказки. Дм. Брудный и К. Эшмамбетов. М., 1968.
                    Кукляшев
                    С. Кукляшев. Диване хикәят татар. Казан, 1889.
                    Кәлилә вә Димнә, 1889
                    Кәлилә вә Димнә. Икенче җилд. Казан, 1889.
                    Кәлилә вә Димнә, 1891
                    Кәлилә вә Димнә. Өченче җилд. Казан, 1891.
                    Мең дә бер кичә
                    Мең дә бер кичә. Казан, 1970.
                    Насыйров
                    К. Насыйров и П. А. Поляков. Сказки казанских татар и сопоставление их со сказками других народов. Казань, 1900.
                    Паасонен
                    Mischärtatarische Volksdichtung. Heikki Paasonen. Helsinki, 1953.
                    ПС
                    Персидские сказки. Н. Османов. М., 1959.
                    Радлов
                    В. В. Радлов. Образцы народной литературы тюркских племен. Часть IV. Наречия барабинцев, тарских, тобольских и тюменских татар. СПб, 1872.
                    Рәхим
                    Бикчәнтәй углы (Г. Рәхим). Халык әкиятләре. Казан, 1915.
                    СНД
                    Сказки народов Дагестана. Х. Халилов. М., 1965.
                    СНП
                    Сказки народов Памира. А. Л. Грюнберг и И. М. Стеблин-Каменский. М., 1976.
                    ТНС, 1957
                    Татарские народные сказки. Х. Ярмухаметов. М., 1957.
                    ТНС, 1964
                    Татарские народные сказки. Х. Ярмухаметов. М., 1964.
                    ТХИ, 1954
                    Татар халык иҗаты. Г. Бәширов, А. Шамов, Х. Ярми һәм Х. Госман. Казан, 1954.
                    ТХӘ, 1956
                    Татар халык әкиятләре. Г. Бәширов, Х. Ярми. Казан, 1956.
                    ТХӘ, 1958
                    Татар халык әкиятләре. Г. Бәширов, Х. Ярми. Казан, 1958.
                    Тукай
                    Г. Тукай. Әсәрләр. Дүрт томда. Казан, 1955, т. II.
                    ТС
                    Турецкие сказки. Р. Аганин, Л. Алькаева, М. Керимов. М., 1960.
                    УНС
                    Узбекские народные сказки. М. И. Афзалов. Ташкент, 1963.
                    ФФ
                    СССР Фәннәр академиясе Казан филиалы, Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты фольклор фонды.
                    Фәезханов
                    Г. Фәезханов. Хикәят вә мәкаләт. Казан, 1890, 1909.
                    ХИ, 1938
                    Халык иҗаты. Х. Ярми, А. Әхмәт. Казан, 1938.
                    ХИ, 1940
                    Халык иҗаты. Х. Ярми, А. Әхмәт. Казан, 1940.
                    ХӘ
                    Халык әкиятләре. Гомәр Разин (Г. Бәширов). Казан, 1940.
                    Яхин, 1900
                    Т. Яхин. Дәфгылькәсәл мин әссаби вә сабият. Казан, 1900.
                    Яхин, 1902
                    Т. Яхин. Саби вә сабияләр өчен мәргуб булган хикәяләр вә мәкальләр һәм олугларны тәнбиһ өчен гаҗаиб булган гыйбрәтләр. Казан, 1902.
                    [ТХИ-1977, 382-385 б.]

                      #lang pollen

                      ниндидер юлбасарларның олаучыларга һөҗүм иткәннәрен күрәләр һәм олаучыларны якларга ташланалар. Әмма бу сугышта юлбасарлар бер изгенең башын кисәләр. Изге, башын култык астына кыстыра да алга таба китә. Иптәшләре аннан башын алырга телиләр, ләкин ул бирми, шуннан алар аның ике кулыннан тоталар да юл буйлап китәләр. Алар шулай сигез чакрым үтәләр, аннан соң башсыз кеше юлдан читкә өч адым атлый да егылып үлә. Иптәшләре аны шул урында күмәләр, ә үз-ләре кире Бохарага кайтып китәләр.

                      Берникадәр вакыттан соң шул ук юл буенча Себергә ристаннар бара икән. Каберлеккә җиткәч, ристаннарның берсе әйткән:

                      — Һай, һай! Монда нинди тәмле ис килә!

                      — Моннан ерак түгел төрле чәчәкләр һәм үләннәргә бай болыннар бар, шуңа күрә һава да нәфис, — дигән аңа иптәшләре.

                      — Юк, — дигән теге ристан, — монда бер әүлия күмелгән, ул ту-рыда миндәге китапта язылган. Алар өчәү булганнар. Берсе монда үлгән, ә икесе Азиягә киткәннәр. Монда күмелгәненең исеме Искәндәр булган, — дигән.

                      КИСЕКБАШ

                      Казан шәһәре Иван Грозный тарафыннан алынгач, бер бәк (икенче төрле сөйләүчеләр буенча, бәк нәселеннән чыккан мулла) Казанда үте-релә. Берәүләр: «Аның башын патша фәрманы буенча кискәннәр», — диләр. Икенчеләр: «Ул сугыш вакытында үлгән», - диләр. Шуннан бу кисекбаш Казаннан тәгәрәп киткән, ә аның артыннан гәүдәсе дә бара икән. Ниһаять, кисекбаш, хәзерге каберлек янына җиткәч, туктаган. Шунда ук гәүдәсе дә туктаган икән. Шуңа күрә мәетне шул урынга күм-гәннәр. Аның кабере хәзер дә шунда, ди.

                      КӘРАМӘТ ИЯСЕ

                      Бу хәл Бәрәкә хан вакытында булган. Бер кәрамәт иясе хаж сәфәренә китеп бара икән. Миястән бер алтмыш чакрым ераклыкта бер тау бар. Шул тау астында ял итеп утырганда, моның янына басма-чылар килеп чыга. Басмачылар моның бар булган малын алалар да ба-шын кисәләр. Кәрамәт иясе шуннан соң киселгән башын җирдән күтәреп ала да, аны култык астына кыстырып, берни булмагандай, тауга менеп китә. Басмачылар куркышып качалар.

                      Шулай тау башына менеп җитә бу һәм егылып үлә. Аның кабере дә хәзер шул тау түбәсендә икән.

                      ХӘЛФӘ БАБАЙ

                      Хәлфә бабай башта Казанда торган була. Анда аны җәберли башлаганнар. Ул тау башына менгән дә: «Таягым кая төшсә, шунда барып торам», — дип, таягын ыргыткан. Таяк очып киткән. Хәлфә бабай очкан таяк артыннан бара икән. Таяк очып килеп Чаллы авылына килеп төшкән һәм аның иясе дә шул авылда төпләнеп калган.

                      Хәлфә бабай, инде өйләнгән булса да, Бохарага укырга барырга була. Хатынына әйтә:

                      — Мине биш ел көт, кайтмасам тагын ике ел көт, аннан соң да кайтмасам, кияүгә чыгарсың, — ди. Хатыны көтә биш ел да, тагын ике ел да көтә, тик ире кайтмый. Шуннан соң ул икенче иргә кияүгә чыга.

                      Хәлфә бабай Бохарада унбиш еллап укып кайта. Кайтса, хатыны күрше авыл мулласына кияүгә чыккан була. Аның хатынын күрәсе килә һәм әлеге мулланың йортына юлаучы кыяфәтендә килеп керә. Хатыны аны танымый. Хәлфә бабай:

                      — Рөхсәт итсәгез, өегезгә коръән укыр идем, — ди.

                      Хатын «укы» дип, ризалык бирә. Теге үзенең моңлы тавышы белән укып җибәрә. Хатын элекке ирен шунда гына танып ала һәм елап:

                      Җитте, җитте, белдем, — ди.

                      Хәлфә бабай шулчак:

                      Кайтып кердем гөлдәй булып, Чыгып киттем көлдәй булып, — ди дә чыгып китә.

                      Хәлфә бабай үз авылы Чаллыны бик яраткан. Аның хакында ул шундый хикмәтле сүзләр дә әйткән ди:

                      Кала тавын хан корыр, Әйләнәсе яу булыр.. Тез тиентен кан булыр, Чаллы кыры сау булыр.

                      ӨЙ ИЯСЕ (ӨЙ АНАСЫ)

                      Өй иясе өйләргә ияләшә торган, идән астын бик сөя торган, идән астындагы тормышны бик ярата торган, үзенең яраткан урыны булган идән астыннан төн урталарында гына чыга торган, өйне яратса, бик ты-рышып карый торган, карт төсле озын чәчле, бик игелекле яранты (мәх-лук) ул.

                      Өй иясе өйне киләсе бәлаләрдән, киләсе казалардан саклый; йортка киләсе афәтне алдан белә; бәла киләсе булса, төннәрдә йокламый үткә-рә, төн буе пошынып йөри; ут казасы буласы икән, ул бер дә тик тора ал-мый, аһ-ваһ килеп өй эчендә әле ары, әле бире чабып йөри; төнлә белән ут казасы булса, шунда йоклаган кешеләрне ничек тә уятырга тырыша: әле аякларыннан тарта, әле бер-бер әйбер шакылдата, ди.

                      Өй иясе төнлә торып йә башын тараса, йә иләк белән идәнгә он иләсә яхшылыкка була: бу өйгә байлык килә; җыласа, бакырса — яман-лыкка була: моннан соң бу өйгә афәт ирешә, ярлылык баса. Өй иясе кай чагында җеп җерли, тик үзен бер дә күреп булмый. Өй иясе кабада җер-ләп бетерелмәгән түтәм калса гына җерли, ди. Өй иясе җерләп киткән кабада аннан калган түтәмне берәү җерләсә, аңа авыру йога, ди. Шуңа күрә дә түтәм калдырмаска кирәк икән, ди. Кичкә бетерми калдырсаң, кабаның аркасына әйләндереп салырга кирәк, ди. Ул чагында өй иясе килеп ябышмый, ди.

                      Өй иясен баксаң, яхшы асрасаң, ул күп игелек китерә, кайбер чакта аның күңелен табу бик файдалы да була. Өй иясенең күңелен табар өчен якшәмбе сәдакасы бирергә кирәк, ди. Ул шуннан күп хезмәт итә, ди.

                      Аның күңелен калдырырга бер дә ярамый, ди: аның күңеленә оша-маган бер эш эшләнсә, өйдә торучы кешеләргә кычу, чир, төрле авыру-лар йога, ди; мәче шикелле өйдә тора торган хайваннар үлә башлый, ди. Идән астына шакшы су түккәнне өй иясе бер дә яратмый, ди. Бик күңе-ле кала, ди, шакшы су түккән кеше шеш авыруына мөбтәля була икән, ди. Мондый чакта өй иясенең күңелен табар өчен ботка пешерергә кирәк, ди, шунсыз авырудан котыла алмыйсың икән, ди.

                      Өй иясе үзенә каршы килгәнне бер дә яратмый. Ул берәүнең йә чәчен, йә сакалын үрсә, үзе сүтелгәнгәчә сүтмәскә кирәк, әгәр сүтсәң, кыркып ташласаң, йә үләсең, йә зәгыйфь булып каласың, йә бүтән бер бәлагә юлыгасың, ди.

                      Башка чыга башласаң (аерыла башласаң) да, өй иясен хәтердән чыгармаска кирәк, аның күңелен табып китәргә кирәк. Башка чыккан угыл, яңа өйгә чыккач игелек күрим дисә, бер дә ансыз ярамый. Башка чыккан угыл яңа өйдән икмәк алып, атасыннан ризалык сорап, иске өйгә кереп идән астына төшәргә тиеш; анда өч шәм яндырып, өй иясеннән яңа йортта тынычлык, байлык, бәхет сорап, бер уч туфрак алырга кирәк. Аннан чыгып яңа йортка җиткәнче юлда кешедер, хайвандыр затына очрамастан кайтып җитәргә кирәк.

                      Әгәр юлда кеше очраса йә хайван очраса, кулындагы туфракны ташлап, яңадан кайтып туфрак алып, кешедер, хайвандыр очрамастан өенә алып кайтып, яңа өйнең идән астына сибәргә кирәк. Туфрак алып кайтканда берәү юлда очраса, туфракның игелеге тими, ди. Әгәр берәү дә күрмәгәндә алып кайтып яңа өйнең идән астына сипсәң, яңа тормы-шың тыныч була, ди, байлык килә, ди, бәхет ишеге ачыла, ди.

                      Өй иясен бик аз кеше генә күрә ала икән. Ул берәүгә дә күренмәскә тырыша, әллә ничек аңсыздан гына күрүчеләр була икән. Моны Балта-чәви Лаиш өязе авылының түбән очның Мөхти бабай сөйли торган иде.

                      — Үз күзем белән күрдем, — ди торган иде, — бер тапкыр, — ди, — аяз кичне йокымнан уянып китсәм, ни күзем белән күрим алдымда берәү тора, гәүдәсе әдәм гәүдәсе. Мин моның өй иясе икәнен белеп ал-дым да, үзем, ул сизмәсен дип йокламышка сабыштым, өй иясе бу чакта эскәмиядә киерелеп утырган, жерли дә җерли, орчык тавышы бөтен өй эченә ишетелә, үзе бөтенләй киенгән күк ак, башы озын чәч белән булыр-га кирәк, бөтенләй томаланган, битен күпме күрәсем килсә дә күрә ал-мадым, миңа аркан утырган иде. Шуннан соң минем уянганны сизде булырга кирәк, тиз генә урыныннан торды, орчык-кабасын күтәрде дә, китеп, мич артына кереп югалды.

                      Картлар күп сынаган, күпне күргән була; бер сизенсә, икенчеләп тә бик тиз төшенеп алалар. Шул ук кеше сөйләгәне бар:

                      — Безнең, — ди, — бер ак мәче бар иде. Ул бик яхшы торды, бик иркен йөрде, тук иде, гамь-гасәсе юк иде. Аннан соң кара мәче алдык. Өйгә чыккач менә кара мәчемез көннән-көн арыклана, көннән-көн сык-рана, көннән-көн сыза башлады; ит ашатып карыйбыз - юк, симерми, ни белән генә сыйлама, алга бармый, ак мәче кебек көрәйми, без моңа исемез китә иде. Шуннан соң, «моны өй иясе борчымыймы икән» дип, күңелемезгә килә иде.

                      Менә бер тапкыр төн уртасында басудан кайтып керсәм, мич башын-да нидер кыштыр да кыштыр кыштырдый. Аннан карадым, моннан карадым, беркем дә юк. Идәнгә карасам, мәчем идәндә изелеп ята, тын алыр хәле калмаган, өй иясе борчып бетергән. Шуннан соң кара мәчене күршеләргә бирдек, үземез ак мәче алдык. Шушы ак мәчемез бөтенләй башкача булды: тукланды, симерде, бер дә борчылмый, шат уйнап кына торды...

                      АБЗАР ИЯСЕ (ЙОРТ АНАСЫ)

                      Йорт анасы (абзар иясе) ишек алдында, йә булмаса ат абзарында тора. Йорттагы терлекләрне баш-күз итә. Ул кай чагында кеше кыяфә-

                      тендә, кай чагында бер-бер терлек сурәтендә кешегә дә күренә. Аны ерактан гына, төнлә генә күреп була. Йорт анасы терлекне генә карый, бигрәк тә ул атларны ярата. Сөйгән атының ялын тарый, читтән аңа җим алып килә, кай атларны ул бер дә яратмый, яратмаган атын төн буе борчып, җөдәтеп бетерә. Төн буе аңа атланып йөри, аның алдындагы җимне алып китеп, үзе сөйгән ат алдына илтеп сала. Йорт анасы сөйми торган атлар арыкланып, боегып бетәләр, бик өшәнәләр. Мондый атлар-ны, бөтенләй юкка чыкмас борын, ул йорттан читкә озатудан яхшысы юк, шунда гына котылсаң котыласың.

                      Абзар иясенең күңелен калдырырга бер дә ярамый. Ара-тирә генә булса да аның күңелен таба торырга кирәк. Аның кәефен бер бозсаң, ул бөтен йорттагы терлекләрне үтереп бетерә икән. Йорт анасы ат та-гарагын пычратканны барыннан да бигрәк яратмый икән. Йорт анасы бер борчылып китсә, аны ипкә китерү өчен, аның атына атап, бутка пе-шерергә кирәк, ди.

                      Йорт анасын мин үзем дә күргәнем бар, кешеләрдән дә ишеткәнем бар. Безнең бер ак атымыз бар иде. Урак өсте җитәрәк, көлтә кертергә кирәк булыр дип, икенче туры ат алдык. Менә шул яңа туры атымыз көннән-көн ядаулана, арыклана бара. Алган чакта симез, нык, уйнап кына тора торган ат, безгә килеп бер атна-ун көн торгач, бөтенләй эштән чыгып бетте. Карап торырлыгы калмады. Ничаклы аерым ашатып сый-лап карасак та, ат кыяфәтенә кертеп булмады. Менә бер тапкыр, төнлә кайтып, ишек алдына керсәм, ат абзарында иң озын кеше шикелле бер карагай тора, ат чырылдый... тиз генә өйгә йөгереп кердем дә ут алып чыктык, ни күзең белән күрәсең, әлеге яңа туры атымызны йорт анасы тагаракка чалкан салган, тагарактагы туры атка салган кибәкнең ба-рысы да ак ат алдына күчкән.

                      Берәү сөйләгәне бар:

                      — Безнең, әти барында, ике көрән атымыз бар иде. Әти үлгәннән соң, боларның берсен бик картайганнан, йөккә ярамый башлагач, чалдым да аның урынына кара туры ат алдым. Хикмәт, шул кара туры ат көннән-көн арыклана, ябыклана барды, тора торгач бөтенләй эшлектән чыкты. Безгә килгәндә яллары үрелгән иде, безгә килгәч яллары сүтелеп тә, кырылып та бетте, бөтенләй ялсыз калды. Бер елдан бу атны ярты ха-кына саттым да аның урынына яңадан көрән ат алдым. Менә бусы кил-гәндә начар гына иде. Безгә килгәч тә бөтенләй җан керде, таный алмас-сың, шулай төзәлде... Йортымызга кара терлек кертергә ярамый иде. Йә үлә, йә имгәнә иде. Шул безнең йорт иясе кара терлекне яратмый икән. Хәзер инде кара терлекне капкамнан да эчкә атлатмыйм...

                      ЙОРТ ИЯСЕН НИЧЕК АЛДАГАННАР

                      Мин яшь чакта ирем белән яңа йортка күчтем. Күчкәннең икенче көнендә торсам, почмактан орчык белән зебер-зебер җеп эрләгән тавыш ишетелә, эрләүче үзе күренми. Шуннан мин моның йорт иясе икәнен белеп сөендем инде. Йорт иясе өйдә шулай җеп эрләп утырса, ул өйгә бәхет-муллык тели дигән сүз, дип сөйлиләр иде бит электән үк. Тик йорт иясе никтер атыбызны яратмады. Һәркөн иртән ат ап-ак күбеккә батып хәлсезләнгән була иде. Ирем беркөн саклап, күреп торган. Йорт иясе атны төнлә абзардан алып чыккан да койрыгына ябышып, атны арты белән хәлдән тайдырганчы чаптырган. Ирем белән киңәштек тә атны иске өебезгә алып барырга булдык. Арбасына пумала салдык. Иске өйгә барып пумаланы абзар почмагына сөяп калдырдык. Атны чаптырып өйгә алып кайттык. Шуннан соң гына ат хәл алды. Тазарып, матурланып китте. Йорт иясе аны борчымый башлады. Ә хәзер аның күренгәне юк.

                      МАЛ ТИРЛӘҮНЕҢ СӘБӘБЕ

                      Абзар иясе яраткан атының ялын уникешәр толым итеп үрә иде. Инде атны яратмаса, аны җәфалый. Атлар бик нык тирләгән була ир-тәнгә. Шуның билгесе инде бу. Абзар иясе яратмаса, сыер да тирли. Безнең сыерның һәр йоныннан тамчы-тамчы тамып торыр иде иртә белән. Сеңлемә биреп җибәрдем, анда тирләми башлады сыер.

                      БИЧУРА

                      Бичура хатын затыннан була. Буе аршин ярым, иңе аршин була. Башына өрпәк салып йөри, бәрәңге базларында, идән асларында, ташландык мунчаларда тора. Бичура бар кешенең дә өенә ияләшми. Бичура ияләшкән өйләрдә аңа үзенә аерым бүлмә калдырулар да булгалаган.

                      Бичура төнлә, өйгә кереп, аш табакларын, юмый калдырылган ашлы савыт-сабаның барысын да ялап чыга. Кайчагында, савыт-сабада күңеленә ошамаган бер нәрсә очраса, кулына эләккән бер әй-берне төрлесен-төрле якка ыргыткалап, бәреп, ватып, сындырып чыгып китә икән. Күңелен табар өчен бичурага үзенә аерым бер табак, берничә кашык алып, табакка калдык ашлар салып, кеше йөрми торган бүлмәгә кертеп, тирәсенә кашыклар тезеп төнгә куялар. Иртәгесен табак коп-коры булып, ашның барлыгын бичура ашаган, ялаган була. Шулай сыйласаң да, кайбер чакта чирләп китеп, шушы үзенә куелган табак белән кашыкларны ыргытып бәреп чыгып китә икән. Андый чакта бигрәк котырып китеп, шундагы барлык әйберне дә кырып китә икән. Шуңа күрә бичура ияләшкән өйдә бик сак торырга кирәк. Аның теләгәнен белеп кенә эш итәргә кирәк була.

                      Бичура өйдәге ир кешеләрне, бигрәк тә ялгыз тора торган егетләрне, тол ирләрне шаяртырга бик ярата: йә йоклаганда килеп муеныннан буа, йә аңсыздан төчкереп куркыта, йә тикмә тиккә өстенә утын агачы ыр-гыта, йә киез итек белән, йә кирпеч белән бәрә. Бичураның кайбересе шулай бик шаяручан булып китә дә, өйдә торырлык калмагач, бөтенләй өйне дә ташлап китәләр.

                      Бер мулланың йорты бар икән, хатыны юк икән. Ялгыз кайта да түшәккә берүзе ята икән. Менә моны бичура йөдәтә башлаган. Төн ур-тасы гына җитә дә мич башыннан бер нәрсә шап итеп төшә икән. Мулла торып эзли икән, эзли икән - өйдә бер кем дә булмый икән. Төн саен

                      шул эш була башлагач, мулла бөтенләй йөдәгән, аптыраган, ди. Мулла-ның бер мылтыгы бар икән, беркөн шуны яраштырган да мендәр астына куйган. Төнлә яткан да бичураның ыргытканын көтеп торган.

                      Төн уртасы гына җиткән - мич башыннан бер кирпеч мулланың түшәгенә килеп төшкән. Шуннан мулла тиз генә мылтыкны алган да мич башына төзәп аткан. Моның белән дә бичурага берни дә булмаган, мулланың түшәгенә тагын бер әйбер килеп төшкән. Мулла тагын аткан, тагы бер әйбер төшкән. Шулай итеп мулла ата торган. Мулла өстенә мич башыннан киез итекләр, читекләр, утын агачлары, оеклар, иске бүрек-ләр, чыралар явып кына торган. Мулла аптырагач туктаган. Шуннан соң мич башыннан:

                      — Хәзрәт, син укымышлы кеше, фәлән доганы укып атсаң, эшең пешә, - дип, хатын-кыз тавышы ишетелгән. Шуннан соң мулла мыл-тыгын алган, ди, яраштырган, ди, мич башына төзәп, доганы укып, атып җибәргән, мич артында ыңгырашкан тавыш ишетелгән дә шуның белән беткән, ди. Мулла исә әле дә тыныч тора, ди, тыныч йоклый, ди...

                      Бичураның кайбер яхшылары да очраштыргалый икән. Алар барысы да йокыда буып, өскә әйбер ыргытып, шаярып кына тормый икән.. Бичу-ра кайбер кешеләргә ияләшсә, өй хуҗасы байый икән. Ни кирәк бул-са, бичура барын да табып китерә икән. Бичура бар чагында бай гына торган кешеләр, яхшы бичура китсә, бөтенләй ярлыланып калалар икән.

                      Борын-борын чакларда бер мулла бар икән. Менә шул муллага бичура ияләшкән. Шуннан мулла көннән-көн байый башлаган: акчасы да арткан, терлекләре дә күбәйгән. Терлекләре тук икән, эре икән, күрек-ле икән. Карап карасаң, төнлә белән бичура күршеләренең акчасын ур-лый икән дә муллага китерә икән. Күрше басуларыннан, күрше ындыр-ларыннан, келәтләреннән, амбарларыннан солы урлап килә икән дә мулланың атларына да, терлекләренә дә ашата икән. Менә мулла тора торгач бик баеп киткән, бичурадан бик туйган да бичураны өйдән куарга уйлаган. Күрше авылда бер имче карчык бар икән, шул карчыкны мулла чакыртып китергән дә имләп, йортны өшкертеп бичураны куарга куш-кан. Имче карчык өшкергән, имләгән дә киткән. Нәкъ шул кичне мулла-ның йортына ут капкан, барлык каралтылары, сыерлары, куйлары, иген-нәре, өйләре янып беткән, мулла үзе күлмәкчән чыгып котыла алган... Йортка ут төртүчесе дә беленмәгән, ишек алдында ут белән йөргән кеше дә булмаган. Мулланың йорты янып беткән, күршеләренең бер казыкла-рына да, бер чыбыкларына да ут капмаган.

                      БИЧУРА ДА КҮЧЕНГӘН

                      Кешеләр бичура өчен аш пешереп чормаларына куялар. Югары Орда бер кешенең бичурасы була, ул бичурадан туя һәм йортын таш-лап, төянеп китмәкче була. Бөтен әйберләрен төяп бетереп, арбасы яны-на килгәч: «Инде бер әйбер дә калмады бугай», — дип үз-үзенә сөйлән-гәндә, арбага менеп утырган бичура:

                      — Чормада гөбе калды әле, — дип әйткән, ди. Шулай итеп, бичура ияләнгән иясеннән калмый күчеп барган, ди.

                      Бичура сүгенгәнне, хөрмәтсезләгәнне, ашатмаганны яратмый, ди, начарлык эшли, ди.

                      Бичуралар ике төрле була: баетучы һәм бөлдерүче. Эше үрчемле кеше турында: «Аңа бичуралары булыша, ахры», — дип әйтәләр.

                      ШҮРӘЛЕ

                      Шүрәле кара урманнарда гына тора. Ул барыбер кешегә охшый, тик кешедән аермасы: бармаклары бик озын да, тырнаклары бик каты да бик озын. Аның бер-бер бармагы берәр сөям буйлыгы; тырнаклары берсе-берсе адәм бармагы буенда була. Капчык күк имиләре була. Алар-ны ул иңбашы аркылы аркасына салып йөри.

                      Шүрәле кешене адаштырырга, кара урман эченә алдап кертергә бик ярата. Ул нәкъ кеше кебек кычкыра да кеше аның янына таба китә. Ул тагы кычкыра. Кеше, менә җитәм дип, тавыш килгән якка бара. Шулай итеп шүрәле тавышына алданган кеше урман уртасына кереп китә дә адаша. Шүрәле алдаган кайбер кешеләр урман уртасында адашып калып һәлак тә булалар икән.

                      Шүрәле ялгыз кеше янына гына килә икән. Ике кеше булса якын килергә, күренергә курка икән. Берәүнең янында эте булса, аның янына әллә нигә дә якын килми икән, эттән ул бик курка, ди.

                      Шүрәле күбрәге кеше күзенә яз көннәрендә, кояш чыкканда, йә кояш баеган чагында күренә. Шүрәле берәү-берәүгә күренсә, үзенең атын атый, кешегә күренсә ул, юлдан язганга йә адашканга сабышып, кешедән юл сорый. Ул очраганда, кешесенә карап, йә җылый, йә көлеп-көлеп сөйләшеп китә дә, ничек булса да кешене үз ягына аудара.

                      Шүрәле үзе син сораган сүзгә каршы бер сүз дә әйтми, үзе бик күп сорашырга ярата. Шүрәлегә очрасаң, тешләреңне күрсәтергә бер дә ярамый. Тешләреңне күрде исә, озын бармаклары белән кытыкларга тотына, ул бер кытыклый башласа, үтергәнче кытыклый, ул үзенең тимер кеби каты, бик озын бармаклары белән кытыклап уйнауны бик ярата. Инде бик күп кешеләрне, терлекләрне кытыклап үтергән, ди, ул.

                      Шүрәле, кемгә генә очрамасын, кемне генә күрмәсен: «Кытыклы-мытыклы уйныйк әле», — дип сорый, ди. Арка ягыңнан килсә, бик ерак булса да: «Әй, тукта әле, кети-кети уйныйк әле», — дип кычкырып, ар-тыңнан чаба, ди. Кеше белән бер уйный башласа, кети-кетисен бер дә туктатмый уйный да уйный бирә, кеше ничек кычкырмасын, ничек кенә бакырмасын, бер дә аңа-моңа карамый, ди, уйный, уйный, ди, актыгында кеше үлеп тә кала, ди.

                      Шүрәле куа башласа, агымсуга таба чабарга кирәк ди. Су аркылы йә сикереп, йә йөзеп чыгарга кирәк. Шүрәле шуннан соң суга якын килә дә, су аркылы күчә алмый, аптырап кала. Ул суга батудан бик курка икән, шуннан соң: «Бу суның башы кая?»- дип кешедән сорый, ди. Уң-ган кешеләр шуннан аңарга суның түбән ягын күрсәтәләр икәң дә шүрә-ле су агымына таба чабып китә, ди. Бара, бара, бара да, бары диңгезгә

                      җитә дә, аптырап тагы баягы урынга кайта да, кадалып кала, ди. Суның чыккан ягын күрсәтсәң, бик тиз чабып китә дә, суның башындан әйләнеп килеп җитә дә, кытыклап үтерә, ди.

                      Элек чакларда шүрәле бик күп кешене кытыклап үтергән, кешеләр моны ничек тә бетерергә юлын тапмыйлар икән. Менә бер бик усал егет урманга киткән, янына бер эт тә алып киткән булган. Тик юлда барганда бер куян чабып киткән икән, эт шул куян артыннан киткән. Егет нитикле кычкырса да, ничек итеп кенә чакырса да, эт әйләнеп тә карамаган. Шул куян артыннан киткән. Куркудыр-нидер, ул-бу булыры егетнең исенә дә кереп чыкмаган. Менә урманга кереп киткән, бер бик калын агач кисеп, ботакларын арчып, арба буена чаклап кисеп кенә тора икән, янына шү-рәле килеп чыккан да:

                      — Йә әле, егет, кети-кети уйныйк әле, — дип сораган.

                      Егет тоткан да: Шүрәлекәем, бик яхшы, иң элек кыса-кыса уйныйк әле, соңыннан кети-кети уйнарбыз, — дигән. Шүрәле:

                      — Атың ничек? — дип сораган.

                      Егет: Атым Былтыр була, — дигән.

                      Шуннан: Ярар, алайса, иң элек кыса-кыса уйныйк, аннан кети-кети уйнар-быз, - дип, шүрәле егетнең сүзенә күнгән дә: - Кыса-кысаны ничек уйныйлар, мин аны белмим, — дигән.

                      Егет әйткән: Син карап тор, мин өйрәтермен, — дигән.

                      Шүрәле: Ярый, алайса, — дигән.

                      Егет тоткан да агачның башын балта белән ярган, бер чөй ясаган да агачның ярыгына суккан, агачның ярыгы авызын ачкан икән, егет шүрәлегә:

                      — Менә шуның авызына бармагыңны тыгып тор, — дигән.

                      Шүрәле бармагын куйган. Егет балта белән чөйнең очына бер генә бәргән икән, чөй атылып та киткән, агач ярыгы шап итеп ябылып китеп, шүрәленең бармагын да кысып алган. Шуннан соң менә кычкыра, ди, менә бакыра, ди, менә җылый, ди, менә җалына, ди. Егет бер сүз дә дәшми, атына утырган да чапкан, ди. Җыелган, ди, шүрәлеләр, сора-ганнар, ди: «Кем кысты?»- дип. Теге шүрәле:

                      — Былтыр кысты, Былтыр, — дигән, ди. Бүтәннәре Былтыр кысты дигән саен:

                      — Җүләр, соң былтыр кысканга быел кычкыралармы, җүләр, җү-ләр! - ди-ди көлгәннәр генә, ди. Егет исә моны карамаган, чапкан, ди. Кайткан да, шүрәлене алдаганын сөйләгән, шуннан соң бүтәннәр дә шулай итә башлаганнар, ди. Үзләрен: «Мин — Былтыр», — дип әйтәләр, ди. Иң элек кыса-кыса уйнап алдап китәләр, ди. Шүрәлеләр әле дә булса шул сүзгә алданалар, ди. Шулай кыса-кыса уйнарга кызыгып, кы-тыклый-мытыклый уенын уйный алмый калалар, ди.

                      Шүрәле ат өстендә йөрергә дә бик ярата, ди. Урманга якын ат көтүе күренсә, шуннан берсен сайлап ала да, атланып китә дә, үтергәнче чаба, ди. Ат тирләп кайтса, аңа шүрәле атланып чапкан икәне әллә каян билгеле була, ди. Ат көтүенә шүрәле ияләшсә, атларының аркасына сумала сөртеп җибәрәләр икән. Ул атка шүрәле атлана да, ди, шунда ябышып кала, ат өстеннән аерылмый, ябышкан килеш авылга кайтып килә дә шүрәлене шунда табып алалар, ди. Шүрәлене ат өстен- нән алып йә казыклар белән кыйнап үтерәләр икән, йә мунчага ябалар да ут төртәләр, йә янып торган учакка ташлыйлар икән дә шунда янып үлә икән. Тик бер ягы ярамый — шүрәле үтергән авылда шуннан соң бер йорт та артмый, ди. Бик ярлы тормыш белән тора башлыйлар, ди, бик интегәләр, ди.

                      Бер кара урман янында унбиш өйле бер авыл бар икән. Шул авыл- ның ат көтүенә шүрәлеләр ияләшкән атланалар да китәләр, йөдәтеп бетергәннәр.

                      Авыл кешеләре моннан ничек итеп тә котылырга юл тапмагач, бер бик яхшы атның сыртына сумала сылап җибәргәннәр. Күп тә үтмәгән, ни күзләре белән күрсеннәр, атка берәү атланган, чабып йөри. Ат үзенең өстендә ят кеше икәнен сизгән дә туп-туры кайтып килгән, иясенең аб- зарына кереп киткән. Җыелган авылның бар кешеләре дә ни әйтергә дә белми, тик карап торалар, ди. Ат өстендәге нәрсәне кем дияргә дә бел- миләр, гәүдәсе хатын гәүдәсе, чәче кыска, үзе төкле, озын имиләрен иң- башына салган, үзе атның башына аркасы белән кирегә таба атланган да ябышкан, кузгала да алмый, башы кечкенә, күзләре бик зур, җылый да җылый, кычкыра да кычкыра...

                      Син кем? дип сорыйлар, эндәшми.

                      Шуннан соң кешеләр: «Моны нишләтәбез дә нишләтәбез?» — ди-ди сөйләнә торгач, җыелышып, бу шүрәлене яндырырга сүз куешалар. Ут ягалар да, шүрәлене ат өстеннән кубарып алып утка илтәләр. Утка ташлаганда шүрәле боларга ялына башлаган, җылап-җылап ялынса да җибәрмиләр, тоталар да утка аталар. Шуннан соң шүрәле боларны каргый-каргый янып үлә. Менә шушы шүрәленең каргышы авылга төшә.

                      Бу авылның кешеләре әле дә булса ярлы тормыш белән торалар, ди. Берәүнең дә ике өе юк, берәүнең дә иске игене калмый, кем генә күпме генә акча тапмасын, бер тиененә чаклы эчә дә бетерә, ди. Иртәгене искә дә китермиләр, киләсе көн өчен бер дә уйланмыйлар. Бик әшәке тормыш белән торалар да торалар, ди. Үзләре тормышларының уңайсызлыгын сизмиләр дә. «Барыбер безне шүрәле каргаган, барыбер төзәлә алмый- быз инде, шүрәле безне дә, үземезне дә, бар ыругымызны да каргап китте, безгә дә көн юк, безнең балаларымыз да көн күрмәсләр инде», — ди-ди торалар да торалар, ди. «Барыбер безне шүрәле каргаган – эш- ләсәк дә уңмыйбыз инде», — диләр дә яталар да яталар, ди.

                      Тагын бер авылда шулай бер шүрәлене атка сумала сылап тоткай- нар икән. Бик озак маташканнар. Берни дә итә алмаганнар, нитикле кыйлансалар да, ничек кенә каты суксалар да, шүрәле күзен дә йоммый, ди, берни дә булмаган кеби тора да тора, ди.

                      Шуннан соң бик йөдәгәч, куллары талып беткәч, бик биек яр бар икән – шуннан ташларга уйлаганнар. Ярдан ыргытып җибәргәннәр икән, шүрәле бер дә исе китми-нитми ике аягын гына югары таба кү- тәргән дә, шуган да төшкән, шуннан яңадан тотып алганнар, бер агачка бәйләгәннәр дә, агач төбенә ут куеп яндырганнар. Шул чагында шүрәле боларны бик каты каргаган. Шул авылда әле дә булса бер йорт арткан саен янгын була, ди, йә яңа йорт, йә иске йорт, йә бар авыл янып бетә ди. Бер өй дә артырга ярамый, ди. Ат исә шүрәле янып бетәр-бетмәс чабып киткән дә югалган, ди. Әле дә булса таба алмыйлар, ди.

                      Бер тапкыр бер бабай киткән урманга, утын кисәргә. Ул чагында урман әлеге кебек булмаган, бик зур булган да бик куе булган. Бабай утын кисә икән. Ерактан бер тавыш ишетелгән, бабайны янына чакыр- ган. Бабай безнең куркаклардан булмаган. Тоткан да шул чакырган якка таба киткән. Күпме генә бармасын, тавыш ерагая гына барган. Кояш иңеп караңгы төшә башлагач, бабай сизенгән дә иске урынына кайтмакчы булган. Күпме генә барса да, иске урынына җитә алмаган, әйләнә дә бер урынга чыга, әйләнә дә бер урынга кайтып килә икән. Төн буе йөргән, беркая да чыга алмаган. Икенче көн төш чагында гына урманнан чыгып бер авылга киткән. Ул авылга барса, ул үз авылыбыз түгел икән. Әллә нинди бездән унбиш чакрым ят авыл булып чыккан.

                      Кичкә таба бабайның атасы белән анасы кайгырыша башлаганнар. Туганнарыбызны, күршеләребезне чакырганнар да, җыелышып, урманга бабайны эзләргә киткәннәр, барып карасалар, бабайның утын кискән урынын тапканнар, тик үзен ничаклы кычкырып-кычкырып карасалар да, ничаклы эзләп-эзләп баксалар да таба алмаганнар. Шуннан соң, күрше авылга туганнарына кунакка киткәндер дип, кайтып киткәннәр.

                      Бабайның анасы изге карчык икән, күңеле сизгән дә иртә белән мулланы чакырырга, бабай исән-сау кайтса, корбан чалырга нәзер иткән. Икенче көн бабайның анасы мулланы чакырып фатыйха гына кыйлдырган икән, бабай да кайтып кергән. Бабай ул көнне бер сүз дә сөйли алмаган. Киндер кеби ап-ак агарган, төсе киткән, әллә нинди авыру кеше кеби сәлперәп торган да яткан. Икенче көнне генә көндез уянып, үзен шүрәле алдаганын, алдап урман уртасына, тыгызлыкка алып кергәнен, ничаклы күрергә тырышса да, шүрәленең үзен күрә алмаганын сөйли алган.

                      БЫЛТЫР КЫСТЫ

                      Булган, ди, бер егет. Ул урманга утынга барган, шүрәле килеп чыга да әйтә:

                      — Абзый, әйдә кытый-кытый уйныйк, — ди.

                      — Без уйнарбыз, элек менә шушы бүрәнәне минем арбага кисеп салыйк әле, — ди.

                      Егет бүрәнәне ала да:

                      — Син ярыгыннан тотып күтәр, — ди. Шүрәле ярыгыннан тоткан иде, чөйне бәреп чыгара да, шүрәленең кулы кысылып кала. Шүрәле кулы кысылгач:

                      — Син кайсы авыл? — дип кычкыра.

                      Егет әйтә:

                      — Мин кайсы авыл түгел, былтыргы егет, — ди дә китә.

                      Шуннан шүрәленең иптәшләре килгәч сорыйлар:

                      — Кем кыстырды? Дип.

                      Теге әйтә:

                      — Былтыргы егет кыстырды, — ди.

                      Былтыр кыстырганга быел кычкыралармыни, — диләр.

                      ШҮРӘЛЕ ЯППАР

                      Бер кич шулай Мөхәмәтдин бабай белән сөйләшеп утырабыз.

                      Беләсеңме, балам, нигә безне кайвакытны «Шүрәлеләр» дип йә «Шүрәле Яппар» дип йөртәләр?

                      Авылга килеп урнашканнар гына безнең картәтәйләр. Көн дә кич авыл халкы атларын төнгелеккә кырга җибәргән. Ә минем картәтәйнең атлары гел тиргә батып, манма су булып кайта икән. Картәтәй төрлечә кыландырып караган атларны, шулай булса да атлар һаман тирләп кайтканнар. Карт тоткан да беркөнне атларына сумала буяп җибәргән. Иртән ни күрсен, ажгырышып атлар кайтып килә икән. Картәтәй чак кына капканы ачып өлгергән. Ишек алдына кергән атлар нишләргә белмиләр икән. Ныклабрак караса, карт ни күрсен, ат өстендә бер шүрә- ле кызы утыра, ди. Чәче таралган, маңгаенда мөгезе, төскә бик ямьсез, олы имчәкле, ди. Карт күсәк тоткан да керешкән тегене «сыйларга». Әй ялына, ди, шүрәле кызы, әй ялына, ди.

                      — Яппар абзыкаем, зинһар җибәр, ялгышлык белән генә, бүтән интектермәм, бүтәннәргә дә кушмам, — ди икән. Карт һаман «сыйлый» икән. Теге чак котылып качкан, ди, һәм бүтән бу якларда күренмәгән. Атлар да бүтән алай кайтмаганнар. Менә шуннан бирле безне «Шүрәлеләр» дип йөртәләр инде.

                      ШҮРӘЛЕ КУАКЛЫГЫ

                      Бер кешенең Айбат ачыклыгындагы җәйләүдә елкы көтүе булган. Өер айгыры булган көтүне алып йөрүче. Шул айгыр көннән-көн бетеренә башлый. Бу кешенең исеме Вәтәй икән. Ул сукыр карт булган. Уллары бу турыда әйтәләр Вәтәйгә. Карт әйтә:

                      — Күрәсең, айгырны шүрәле менеп чаба төннәр буе, — ди.

                      Киңәшәләр: ничек эләктерергә шүрәлене? Вәтәй айгырның аркасына сумала сөртеп җибәрергә куша төнгә. Уллары шулай эшлиләр. Икенче көн иртә белән барсалар, көтү янында айгыр йөри икән, ә аның өстендә шүрәле утырган. Ябышкан да төшә алмый, ди. Өзгәләнә, тарткалана торгач, кубарылып төшкән дә качкан бу шүрәле. Үзе әйткән:

                      — Вәтәй, бик артка үткәрдең бит, — дигән. Аның тиресе ат өстенә ябышып калган. Шуннан соң ул башка күренмәгән. Шул уңай белән бу агачлыкны «Шүрәле куаклыгы» дип атаганнар, ди.

                      ШЫГАЛЫ АСТЫ

                      Бу «Шыгалы асты» дигән урында элек Шыгалы авылы булган. Анда Шыгалы хан торган. Аның йортының капкалары чуеннан булган. Чуен капкаларның шыгырдап ябылган-ачылган тавышлары еракларга ишетелеп торган.

                      Шыгалы авылына шүрәле ияләнеп, аның атларын бик җәфалый башлаган. Авыл халкы бу шүрәлене тоту өчен бер атның сыртына сума- ла сылап җибәргән. Шүрәлә шул сумалага ябышып эләккән. Аны авыл халкы тотып алып, кыйнап, яндырып үтергән.

                      Шүрәле Шыгалы авылын каргый-каргый янган.

                      Авыл халкы бу каргаудан хәвефләнеп, Олы Мәңгәр һәм Яңа Мәң- гәр авылларына күчеп беткәннәр. Аннан ике зират калган. Берсе бөтен- ләй сукаланган. Икенчесе исән, канау белән әйләндерелеп алынган. Хә- зер дә берничә нарат агачы үсеп утыра әле.

                      ШҮРӘЛЕ КАРГАГАН АВЫЛ

                      Карабай авылыннан бер агай, тышаулап, атын кырга җибәрә икән. Шулай беркөн иртән барса атын алырга — ат шыбыр тиргә баткан. Агай- ны тәмам аптырашта калдыра бу хәл. Җитмәсә, көнозын сабан сөрәсе бар. Хәл икенче көнне дә кабатлана.

                      Агайның хәтеренә олыларның сүзләре килә. «Тукта әле, — ди агай, — кызык итим әле үзеңне бер». Агай атның сыртына сумала буяп җибәрә. Иртән атын алырга бармакчы булып, ишек алдына чыга.

                      — Әй, капкаңны ач, атыңны алып кайтып киләм, — дип кычкыра берәү. Барып ачса капканы, ни күзе белән күрсен, ат өстендә шүрәле утыра. Чатырдап сумалага ябышкан.

                      Халык җыела. Шүрәлене балта түтәсе белән дөмбәсләргә тотыналар. Чабып кына үтерерләр иде, бер тамчы шүрәле каныннан тагын әллә ничәү ярала. Үрле-кырлы сикерә, ди, шүрәле. Соңыннан елый-елый:

                      — Авылыгыз алты йорттан артмаса ярар иде, ходаем, — дип каргый- каргый, Кыйбла тауга менеп китә. Авыл шуңа һаман алты-җиде йорттан артмый, имеш.

                      АЛТЫ ЙОРТТАН АРТМАСЫН, ҖИДЕ ЙОРТКА ҖИТМӘСЕН

                      Бер авылда көтүгә җибәргән ат тирләп-пешен кайта. Авылларында Шәмсетдин дигән карт була, аңа киңәш итәләр. Карт: «Атка шүрәле атланып йөри торгандыр», — ди дә сыртына сумала ябыштырып җибә- рергә куша. Иртәгесен атның кайтыр юлында хатыннар табагачлар бе- лән чыгып саклап торалар. Алар саклаган юлдан кермичә, ат, икенче юлдан кайтып килә, җилкәсенә шүрәле малае атланган, ди, сумалага ябышып, төшә алмый икән бу. Хатыннар йөгерешеп баралар да акыртып кыйный башлыйлар. Шул вакытта теге Шәмсетдин карт килә дә:

                      — Туктагыз, балалар, шүрәлене алай кыйнап үтерергә ярамый, — дип, бик кызу мунча яктыра да мунчада шүрәле малаен төтенгә тончык- тырып үтерә. Шүрәле үлгән чакта:

                      — Авылыгыз алты йорттан артмасын, җиде йортка җитмәсен, — дип каргый. Шуннан соң пожар чыгып, авылларында булган алтмыш йорттан алтысы гына калып, янып бетә, ди. Авыллары һаман алты йорттан артмый, ди.

                      ЭТТӘН КУРЫККАН

                      Әти мәрхүм сөйли торган иде. Безнең авылда Персиян Сатдин (Сәгъдетдин) — аны Әрмән Сатдин дип тә йөриләр иде — исемле кеше булган. Шул, ике улы белән төнлә урманда кунганда, шүрәле күргәнен сөйләгән.

                      — Кискән агачларыбызны саклап, урманда, кунабыз. Ай якты- сында бер нәрсә шатыр-шотыр ботак таптап яныбызга килә. Озын, ябык, бөтен өстен йон баскан.

                      — «Һәм-һәм»ең бармы? — ди бу миңа әйтә.

                      — Юк, - мәйтәм.

                      — «Чух-чух»ың бармы? — ди.

                      — Юк.

                      Малай артта этне яшереп тота. Эт сикерергә генә тора. Килә бу минем өскә.

                      — Кети-кети уйныйбызмы? — ди. Шунда этне ычкындырып җибә- рәбез дә тегенең аягы кая тия, кая юк, — элдертә генә!

                      Иртәгесен йокыдан торсак, артыннан бер буй агачлык тоташ түшә- леп калган. Бу шүрәле булган. Ул эт белән чыбыркыдан курка икән.

                      ТӨНГЕ ОЧРАШУ

                      Әүвәл заманда бер егет урманга барган утынга. Урманда утын кисә икән. Шунда буран чыккан, кич булган, егет кайтырга курыккан. Хәзер егет уйлаган, «инде мин нишлим», дип. Ул урманда шүрәле барлыгын ишеткән булган. Бер агач башына менеп утырырга булган төн чыкканчы, «мине шүрәлеләр күрмәсен», дип. Утыра икән агач башында егет, бер шүрәле килеп чыккан. Моның кулында ямый торган чабатасы бар икән. Егет утырган агач төбендә кискә булган. Шүрәле шул кискәгә килеп утырган да чабатасын ямый башлаган. Шул вакыт ай яктысын болыт каплаган. Хәзер, болыт каплагач, шүрәлегә караңгы булды ич, чаба- тасын ямый алмый ич. Шүрәле югары карап:

                      — Ай, яктырт! Ай, яктырт! — дип әйтә икән. Шүрәленең югары каравы булган, егет куркуыннан агач башыннан аның өстенә егылып төшмәсенме! Болар куркуларыннан икесе ике якка чаба башлаганнар. Шүрәле уйлый икән: «Өстемә болыт төште», — дип, егет шүрәледән кача, ди.

                      ТАЗ БЕЛӘН ШҮРӘЛЕ

                      Элек заманда утынны балта белән генә кискәннәр, пычкы булмаган, ди. Алай бик читен булган, ди. Шуннан соң бер таз кеше юка тимерне алган да, ди, аңа тешләр ясаган, шуннан пычкы булган, ди.

                      Утын кисәргә дип урманга баргач, иптәш тапмаган да утынны шүрә- ле белән кискән, ди, бу. Утын киселгән. Моңа шүрәле бик гаҗәплән- гән дә:

                      — Бу әмәлне ничек уйлап чыгардың? — дип, Таздан сораган, ди.

                      Таз әйткән:

                      — Мин, — дигән, — шундый әмәлләрне күп беләм. Минем арка ка- шый торган әмәлем дә бар әле. Мин бер кашысам, бер ел буена тән кычытмый, — дигән.

                      Шүрәле моңа ышанмаган, ди. Таз әйткән:

                      — Әйдә тәннәрне кашып карыйк, — дигән.

                      Шүрәле күнгән дә Тазның аркасын кашый башлаган, ди. Таз һаман:

                      — Кычытуы бетмәде әле, кычыта әле, — дип кычкыра икән, ди. - Шуннан Таз әйткән: — Син тәндәге кычытуны бетерә алмадың, инде мин синең аркаңны кашып карыйм әле, — дигән. Таз бер тактага берничә үткен кадак кагып тырма кебек итеп эшләгән дә, ди, шуны шүрәленең җилкәсенә куеп, түбән таба тартып төшерә икән, ди. Ахыры шүрәле, авыртканга чыдый алмый, торып качкан, ди.

                      ШҮРӘЛЕНЕ НИЧЕК АЛДАРГА

                      Көннәрдән бер көнне кызлар көтүләре белән урманга җиләккә кит- кәннәр. Көн бик эссе булган. Алар урманда бик озак йөреп, тырыс ту- тырып җиләк җыйганнар. Эсседән, бөркүдән тамаклары кипкән. Шун- нан бер кыз якында күл барлыгын әйткән. Алар күлгә су эчәргә киткән- нәр инде. Баралар болар юл буйлап, кинәт кенә ирләр тавышы ишетәләр. Кызлар башта куркалар да карап-карап та тирә-юньдә кеше күрмәгәч, тагын китәләр. Тиздән нәрсәдер сизәләр, чөнки шактый озак барсалар да, күл юлын табалмыйлар, урманның исә очы-кырые күренми. Күл инде күптән булырга тиеш кебек, ул һаман юк. Карый торгач, күрәләр: һаман да шул кузгалып киткән урыннарында басып торалар икән. Үзләрен шүрәле алдап йөрткәнен аңлагач, кызлар бик куркышканнар. Яңадан тирә-юньнән эзләп, юлны тапкан кебек булалар. Тагын озак баргач, карасалар — һаман иске урында торалар. Бик озак бер тирәдә әйләнеп йөриләр болар. Куркып, елаша башлыйлар. Ниһаять, берсе төшенә: бөтен киемен салып, кире ягы белән кия, башмакларын да алыштыра сулын уң аягына, уңын сул аягына кия. Шуларны киеп бетерүгә, карасалар — нәкъ юл буенда басып торалар. Шүрәле, киемен әйләндереп кигән кыздан куркып, аларны адаштырудан туктаган, ди.

                      ЯРЫМТЫК

                      Элек шүрәле булган. Җиләккә барганда да кешеләр тоз алып китә торганнар иде. Шүрәлеләрнең култыгына сибәр өчен. Шүрәле булма- ганда да бер-берсенә:

                      — Ачыны китер, ачыны, — дип, куркыту өчен юри әйтәләр икән. «Ачы» яисә «тоз» дигән сүзне ишетсә, килми икән.

                      Имиләре зур булган, аларның аслары яшь ит булып йөри икән. Шунда тоз тидерсәң, үлә икән ул шүрәле. Аны бездә ярымтык дип йөр- тәләр.

                      Бер ярымтык, бер атны тотып, төне буе чабып йөргән икән, ирмәк итеп.

                      Хуҗа, иртә белән атын табып, аның ашамаганын, арыганын күргән дә икенче көнне моны каравыллап торган: «Нәрсә бу, кем моңа атланып йөри икән?» — дип. Төне буе күзәтеп торгач, ярымтык атланганын күр- гән. Арба майлый торган дегетләр бик каты була торган иде, элек. Атына сылаган да, җибәргән төнгә. Ярымтык килеп атланган икән, арты ябышкан:

                      — Иһи-һии! Атка артым ябешти-и, — дип кычкыра, ди, бу.

                      Ярымтык кеше булып та йөргән ул. Бер кеше транжа яра икән. Ярымтыкка бүрәнә ярыгын күрсәтеп:

                      — Әнә шунда кулыңны тыгып тор әле, — дигән.

                      Ярымтык:

                      — Исемең кем? — дип сораган.

                      Такта яручы:

                      — Былтыр, — дигән. Үзе ярыкка ярымтыкның кулын кыстырып калдырган.

                      Ярымтык:

                      — Былтыр кыстырды! — дип кычкыра башлаган.

                      Былтыр кыстырганга быел кычкырып торасың, — дип көлгән, ди, аннан бу кеше.

                      Ярымтык, имештер, безнең авылда яшәгән ул элек, кеше булган. Кемдер сихерләгән дә, ярымтыкка әверелгән, авылга кайта алмыйча төрле үләннәр ашап йөргәч, ярымтыкка әйләнгән инде. Мөгезсез. Ялан- гач кеше. Йонлы түгел. Кош та булып йөри, ди. Андый чакта кош оясына кереп йоклый, ди. Тау куышларында да яшәгән. Әгәр кешене тотса, кытыклап үтергән. Шүрәле — Казанча, ярымтык — безнеңчә. «Ярымтык» дип кычкырып көлгәнгә, кешене дә көлдергәнгә әйткәннәр инде. Ярыл- ганчы көлгән бит. Зур авызлы, ямьсез булган.

                      ҖИЛ

                      Күләт авылының Мәрьям исемле кечкенә кыз иптәшләре белән җи- ләк җыярга урманга киткән булган. Бер заман җил чыккан. Бу кыз читтәрәк йөри икән. Җил аны уратып алган да, ул югалган. Өч көн адашып йөргәч, эзләп тапканнар. Бер тал төбендә утыра икән. Үзе телсез калган, ди. Бер җидедән соң гына сөйләшә башлаган.

                      — Бер ак сакаллы баба килде яныма, мине күтәрергә теләде, аннан күзләрем күрми башлады, — дигән.

                      МӘЦКӘЙ

                      Әүвәл күп ашаучы, күп су эчүче кешеләрне мәцкәй дип атыйлар иде безнең якта. Хатын, карчык затыннан була инде алар. Мәцкәй төнлә морҗадан ут булып оча, имеш. Шуңа мич капкачын япмый йокларга ярамый, диләр. Ут шары сиңа таба тәгәрәп килсә, аңа агач сәнәк белән кадарга кирәк икән. Иртән торуга мәцкәй дип йөртелгән хатынның тәне тимгел-тимгел күгәреп чыга, диләр иде.

                      Мин белгәндә берничә шундый кеше дөньядан үтте. Исемнәрен атарга ярамый: каргышлары төшә.

                      БАТЫР ГӘРӘЙ

                      Яшәгән, ди, бер карт белән карчык. Урта хәлле кешеләр булган болар. Аларның Батыр Гәрәй исемле уллары булган. Җәйнең бер кө- нендә ул урманга атларны тышауларга киткән. Аңа бары тик алтынчы яшь кенә була, урманда адаша бу. Кичкә хәтле урманда йөргән, юлны табалмаган. Кич җиткән, әти-әниләре малайның юклыгын искәргәннәр, «кая югалыр икән Батыр Гәрәй» дип, бик курыкканнар. Менә карт белән карчык урманга улларын эзләргә китәләр. Күпме генә йөрсәләр дә, юкка гына — малайны таба алмыйлар. Иртән карт авыл старостасына бу хәлне барып әйткән.

                      Староста шунда ук җыен җыйган һәм авыл кешеләренә Батыр Гә- рәйне эзләргә кушкан. Кешеләр җыелып урманга киткәннәр, иртәдән кичкә хәтле йөреп, малайны таба алмый кайтканнар. Өч көн үткән, дүртенче көндә карт улын эзләргә үзе киткән. Урман буйлап улының исемен кычкырып, аны чакырып йөргән. Әмма аңа җавап булмаган. Шуннан карт бер малай күреп, аны улының исемен әйтеп чакырган. Бу аның малае булган. Алар шатлыктан сүз әйтә алмый торганнар. Бер- никадәр вакыттан соң аңнарына килеп өйләренә кайтып киткәннәр. Өйгә кайткач күршеләре җыелганнар. Батыр Гәрәйдән сораштыра баш- лаганнар. Әмма малай бернәрсә дә сөйли алмаган.

                      Барысы да таралгач, карчык улын ашатырга керешкән. Батыр Гә- рәй, акын җыеп, үзе белән ниләр булганын сөйләп биргән. Атларын тышаулап йөргәндә, аның күзенә җиләкләр чалынган. Аларны җыя-җыя юлын югалткан. Юлны табарга тырышса да, барып чыкмаган, баткак- лыкка кереп киткән, камышлар арасында йөргән. Кич җиткәч, Батыр Гәрәй куркып елый башлаган. Елый-елый йокыга киткән. Йокы аралаш

                      ул үзен кемдер уятканын сизгән. Күзен ачса — аның алдында ак киемле, ак сакаллы бер карт басып тора икән. Ул Батыр Гәрәй янына килеп, аны кочаклап, үзе артыннан барырга кушкан. Батыр Гәрәй тыңлаган. Бер шалашка килеп җиткәннәр. Карт малайга ипи ашаткан, ике ботаклы чыбык биргән дә әйткән:

                      — Әгәр синең белән берәр куркыныч хәл булса, син шушы чы- быкны селке, — дигән.

                      Карт Батыр Гәрәйгә шалаштан чыкмаска кушкан, ә үзе аны төнгә ялгызын гына калдырып, каядыр киткән. Икенче көнне карт тагын Батыр Гәрәй янына килгән, ашаткан, аның белән сөйләшеп, кичәге сүзләрен кабатлаган да, яңадан каядыр киткән. Шулай өч көн үткән. Дүртенче көнне карт яңадан Батыр Гәрәй янына килгән, ашаткач, кочаклаган да әйткән:

                      — Бүген кич әти-әниеңне күрерсең, — дигән.

                      Шуннан карт малайга биргән чыбыгын кире алган, аны үпкән дә сиздерми генә китеп барган.

                      Батыр Гәрәй әтисен көтә башлаган. Чыннан да, әтисе килеп аны өенә алып киткән.

                      УБЫР

                      Убыр кешенең үзе белән бергә була торган, ияләшкән кешенең үзендә була торган бер нәрсә ул. Убыр күбрәге хатын-кызга ияләшә. Убыр ияләшкән кешегә «убырлы кеше» диләр. Убырлы кеше баш түбә- сеннән билгеле була. Убырлы кешенең баш түбәсендә кечкенә генә бер чокыр сыман урын була, шуңа күрә андый кешегә: «Түбәсе тишек, бу убырлы икән»,— диләр.

                      Убырлы кеше йокыга киткәч кенә убыр аннан аерылып китә дә, морҗадан ут булып очып китә. Убыр, уттан ясалган йомгак күк булып, морҗадан чыгып китә дә, теләсә дуңгыз булып, теләсә кара мәче, кара эт булып аулакта йөри-йөри дә, иясенә тагы кайтып килә. Убырның мор- җадан чыгып йөрергә яратканын белгән сынаулы кешеләр морҗаны то- малап калдырырга кушалар.

                      Убыр ир кешеләрнең исәнлек-саулыгы өчен куркынычлы түгел: ул үзе ирләрдән курка, ирләр күзенә күренүдән бик саклана да. Убыр кешеләргә бик күп явызлык тидерә. Бигрәк тә хатын-кызга явызлык тидерергә бик ярата. Шуның өчен дә убырны тотарга, аны үтерергә бик тырышалар. Убырны тоту да, үтерү дә бик җиңел булмый, бик кыен була. Аның өчен: убырны тота башласаң, ул шунда ук вак кына чаткы- ларга бүлгәләнә дә, очып күздән югалып китә ала.

                      Убырны тотарга юлын белсәң, бик җиңел икән. Аның име: күлмә- геңне сүтеп ятарга кирәк икән. Шуннан соң аяк очыңа килә дә ялына башлый икән. Сиңа, үзеңә, бала-чагаңа, ыру-тамырыңа, иптәшләреңә, үз күргәннәреңә, боларның терлекләренә кимчелек китермәскә сүз бирә икән. Мондый чагында убырны кыйнасаң, бу убырның иясе йокысыннан уянгач сызлана, имрәнә башлый, ди. Убырны кыйнаулар, сугулар барысы да шул убыр иясенә кайтып тия икән.

                      Инде убыр, эт я мәче булып, келәт асларындамы, баздамы йөргәнен сизсәң, энә белән күзен кадарга йә булмаса бер-бер җиренә яра ясарга кирәк, шул чагында иртә белән шул яра әлеге убырның иясендә килеп чыга икән. Шуннан соң, убыр иясе беленгәч, беркем дә аның янына бармый да, килми дә, үзенә дә якын китерми, аның белән бер йомыш та йомышлашмый, йөрешми башлый.

                      Моннан башка убырны тотарга тагын бер юл бар. Ике аерылы шо- мырт сәнәге йә булмаса ике аерылы агачны аласың да, аерыларын ике якка сындырып аерасың. Шуннан соң убыр кеше булып алдыңа килә дә, тезләнеп: «Мине кичерсәнә», — диеп ялына башлый.

                      Шунда инде аны бик нык кына киссәң, икенче якын да килми.

                      Ник соң ул тикле убырдан куркалар дисәң, ул убыр ияләшкән кеше- ләр бик кансыз булалар. Үзләрендә бар нәрсәгә бер дә күзләре туймый торган, төнлә белән чыгып кеше нәрсәсен урлый торган булалар. Убыр йөкле хатыннар өчен барыннан да бигрәк куркынычлы. Убыр яңа туган баланы алмаштырып китәргә бик үч була. Шуның өчен дә бала туганда хатын янында ирләрдән бер кеше булырга кирәк. Ир кеше булса, убыр якын да килми, куркып кача.

                      Убыр, хатын-кызга кылган кебек үк, терлекләргә дә явызлыгын тидерә. Бозауларны, тайларны, кәҗә бәтиләрен, бәрәннәрне алмаштырып куя. Хатыннарны, терлекләрне имәргә бик ярата. Терлекләрнең сөтен убыр имсә, ул терлек йөкле булса - йөген сала, йөкле булмаса — авы- рый, сыза, актыгында үлеп тә куя.

                      Убыр кешеләргә дә төрле чирләр чыгара. Тәннең бер җирен суырса, имсә, шул урынга чуан чыга, йә сыткы чыга, бирчәеп кала. Йә имеп куйса, кулсыз, аяксыз да калдыра ала. Кайчагында кешене суырса, ул кеше үз-үзеннән кычкыра башлый, сөйләнеп йөри башлый. Мондый кешегә тирләп кайткан аттан тиз генә камытын салдырырга кирәк тә, кычкыра торган кешенең муенына салырга кирәк. Шул чагында ул кеше аны болай иткәннең кем икәнен әйтеп бирә.

                      Убыр күбрәге хатын-кызга ияләшә дә, ничек булса да актыгында сизелми калмый. Шуңа күрә андый хатын-кызларга якын килмәс була- лар. Ул, убырлы карчык булып, йә авылның ташландык бер җирендә ялгыз гына бер кечкенә генә өй сыман нәрсә корып тора башлый. Йә ил- дән ерак урман эчендә юлдан язганнарны үзенә тартып китерә торган булып, багучылык кыла, им-том итә башлый.

                      Убырлы кеше үлсә дә, аның явызлыгы бетми. Убыр үзе ияләшкән кеше белән гүренә дә барып керә. Анда ул аны котыртып тора. Убырлы кеше үзенең гүреннән чыга да, йә берәү-берәүне бозып, йә имләп китә, йә бер-бер әйбер урлап, йә бер явызлык тидереп китә. Убырлы кешенең гүрендә җир өстеннән авызына җиткәнче озын тишек була, убырлы кеше шул тишектән сулыш алып тора. Моннан котылдыру өчен ат тумалагы белән шул тишекне тутырырга, аннан соң өстән имән казык кагып куярга кирәк. Йә булмаса гүрне казып төшеп, убырлы кешенең аркасына имән казыгы кагып куярга кирәк. Шуннан соң аның явызлыгы кемгә дә тими башлый.

                      ТОКЫЙ ЧОКЫРЫ

                      Токый кушаматлы Хәмәкәй бабай үлгәч, убыр булып, ут булып авылга Иске Кормашка өенә кайта. Ишек-тәрәзәләр бисмилла әйтеп ябылганлыктан, аннан керә алмый, моржадан керә. Ул кайтып керүгә, өйдәге бар кеше гырлап йоклый башлый.

                      Минем хатынның әтисе минем бабай аларның өенә эшкә әйтергә барган да, дөбердәткән. Ишек ачучы булмаган, берәүне дә уята алмаган. Капкадан кире чыгып барганда күрә: моржадан тубал кебек ут атылып чыга да югары очка - зияратка таба тәгәрәп китә. Шуннан соң гына өй хуҗасы уяна. Ул чыгып: «Кем бар анда, нәмә эшләп йөри?»- дип эндәшә. Бабай берни әйтми кайтып китә.

                      Тәгәрәп йөргән тубал кебек утны күреп, авыл халкы — хатын-кызлар, бала-чагалар, карт-коры бик курыкканнар. Шуннан соң аның каберен ачып, ләхетен чатлык агач белән кадаклап куялар. Алай да җиңә алмыйлар - убыр һаман чыга. Хәзер мир җыены карар чыгара: казып алып яндырырга.

                      Шуннан соң казып алалар да Әшмышты чокырына алып килеп, әрдәнә өеп, керосин сибеп,ут төртеп яндыралар. Шуннан андый утның йөргәне булмаган, диләр. Әлеге чокыр Токый чокыры дип йөртелә башлый.

                      АЛБАСТЫ

                      Албасты бер явыз көч була. Ул ташландык өйләрдә, тирес түгелгән елгаларда, басуларда, болыннарда тора.

                      Албасты күзгә кеше булып, кибән булып, чүмәлә булып, туйра булып, бик зур печән йөге булып күренә. Албасты кешене килеп баса да изә, шуннан канын эчә башлый. Албастыга бастырылган кеше үзенең йөрәге типкәнен сизә башлый, тын ала алмый, буыла башлый.

                      Албасты йоклаган кешене буарга да бик ярата. Ул килеп буа башлагач, кеше бастырыла башлый, ни чаклы кычкырмакчы булса да, кычкыра алмый. Бары тик бик каты куркып китсә, албасты төшеп китә дә, кеше кычкырып уянып китә.

                      Албасты кайчагында, бик зур чүмәлә булып, юлда барган кешегә ияреп тә бара. Албасты эт өргән тавышны, әтәч кычкырган тавышны бер дә яратмый, ишетте исә качып юк була.

                      Берәү каладан кайтып бара икән. Бер белгән авылына ике-өч чакрым гына калгач, юлның ике ягында кинәттән бик биек ике печән чүмәләсе килеп чыккан. Берсенең янында ут бар, ди. Менә бу кеше, бу ни булды дип, аптырап киткән. Атын куа башлаган. Ат күпме чапса да бу ике чүмәләдән уза алмый. Барганнар, барганнар, бер дә чүмәләдән уза алмаганнар. Менә бу кеше аягүрә торып атын кыйный-кыйный куып чаба башлаган. Чүмәләләрдән бер дә уза алмаган. Актыгында барып чыккан бер урманга. Ул тирәдә бер дә урман булмаска тиеш икән. Шуннан соң бу кеше чүмәләнең албасты икәнен белгән дә бик курыккан. Тагын атын, куа башлаган. Урман эченнән кыңгырау тавышлары, сыер мөгрәгән, ат кешнәгән тавышлар, җырлаган тавышлар ишетелә башлаган. Барган, барган урманның очы да юк, чите дә күренми. Бер дә чыга алмаган. Әйләнеп караса, әлеге ике чүмәлә әле дә янында тора. «Инде ни булса булыр» дигән дә, арбасына бөгәрләнеп яткан да, атын үз иркенә җибәргән. Менә кинәттән әтәч кычкырган тавыш ишетелгән. Торып караса, чүмәләләр дә юк, бер авыл да якында гына тора. Куанычыннан ни эшләргә белмәгән. Аты җиңеләеп киткән. Кыйнап чаба алмаган атны тартып тотып булмый, чаба, ди. Менә озак та үтми, әйләнеп авылларына да кайтып җиткәннәр.

                      ӨРӘК

                      Өрәк көчләп үтерелгән кешенең үлгән урынында я булмаса кеше каны агызылган җирдә була. Өрәк күбрәге көчләп үтерелгән кешенең гүре өстендә күренә. Кешеләргә ул күп усаллык тидерми. Аның йә йөренгәнен генә, йә ачы тавыш белән моңланып җылап утырганын гына ерактан күрәләр: Өрәк күбрәге, көчләп үтерүчегә килеп, ишеген йә тәрәзәсен кагып, үзен үтерергә сорап, үтерүченең теңкәсенә тия. Үтерүче кайчагында шулай өрәк йөдәткәч миңгерәеп, тинтәк булып та кала. Өрәк бурыч ияләренә килеп тә бик нык йөдәтә. Өрәк үзе бер дә явызлык тидерми. Ул бары тик ис итмәгәндә килеп чыгып куркыта гына. Өрәк якын килсә, әшәке сүзләр белән сүгенергә генә кирәк. Ул шуннан якын килми. Сүгенүдән башка аны бер нәрсә белән дә куркытып булмый.

                      Бер хатын төнлә белән арбасына утырып ялгыз үзе кисенте буйлап бара икән. Бер күпергә җиткән. Күпер өстендә, күпер читенә таянып, ап-ак киемле карт тора. Кулында озын таяк. Баягы хатын, аны-моны уйламаган, шунда килеп кергән. Күпердәге карт моңа:

                      — Абыстай, арбаңа мине дә утыртсана, — дип сораган. Хатын каршы эндәшми генә үткән дә киткән. Байтак киткәч исенә төшеп әйләнеп караса, карт әле дә шунда тора икән. Кинәт ул бик зур ут йомгагы булган да, тәгәрәп моның артыннан җитеп, бер матур гына, кечкенә генә кызга әверелгән дә, арбага менеп тә утырган. Хатын атны куып карый, ат тарта алмый. Арбада шул кечкенә кыздан башка бер әйбер дә булмаса да, ат алтмыш батман йөк тарткан күк тарта башлаган.

                      Күпме кыйнаса да, ат алга бара алмаган. Шуннан хатын укына башлаган, күпме укынса да кыздан айный алмаган. Шуннан соң кызны сүгә башлаган. Алай да кыз төшмәгән. Кулындагы чыбык белән кыйный башлаган. Кыз шуннан соң: «Җиңгә, исән-сау кайтмассың», — дип куркыта башлаган. Шуннан хатын арбадан төшеп кыйный башласа, кыз төшә икән. Ничек яңадан арбасына утырса кыз сикерә дә менә икән. Ничек итеп тә булдыра алмагач, хатын тоткан да атын туарып, кире якка борып, атның башын арбага таба борып җиккән икән кыз югалган да киткән. Шуннан бераз гына торган да хатын, яңадан атны әйләндереп җиккән дә авылына кайтып киткән.

                      СУ БАБАСЫ

                      Җир өстендәге кыр вә дә төрле җирләргә ияләнеп, төрле урыннарга баш булып тора торган әйберләр күк үк, суда ия булып, су астындагыларга башлык булып торучылар да бар: алар - су бабасы, су иясе, су анасы. Болар суның күлләрнең, диңгезләрнең, иделләрнең иң тирән җирендә торалар. Алар су коенырга төшкән кайбер кешеләрне үзләренә тартып та алалар. Болар бик сирәк кенә кеше күзенә кеше булып та күренәләр. Су анасы кайчагында, басмага чыгып утырып, ай яктысында үзенең озын чәчләрен алтын тарак, көмеш тарак белән тарый. Боларның ачуларын китерсәң, алар шушы үзләре торган суда каты дулкыннар ясыйлар. Шундый суда коенган кешеләрнең кайберләрен үзләренә тартып алалар. Кайберләренең тәннәренә сулы кабырчыклар чыгаралар. Мондый авыру булса, су ияләренең күңелен табарга кирәк. Моның өчен тоз белән он алып, болгаштырып бер уч алырга да, шушы коенган җиргә барып сибәргә кирәк, я булмаса шушы тозлы онны авыру чыккан урынга чүпрәк белән бәйләп, суга тыгып торырга кирәк. Боларны эшләгәндә:

                      Каян килдең, шунда кит; Ияңә шуны илтеп бир, - диеп өч тапкыр әйтергә кирәк.

                      Бер судан, я булмаса бер чишмәдән, бер коедан яңа башлап су ала башлаганда, йә булмаса бер судан беренче тапкыр су эчсәң дә, су ияләренең күңелен табарга тиеш. Моның өчен ир кеше булса - сакалыннан бер төк йолкып, хатын булса толымыннан бер чәч йолкып, шул суга ташларга кирәк.

                      Су бабасы бер тирә-як суларының иң зурысында гына, иң тирән җирендә генә торып, шул тирәдәге суларның барына да баш булып тора. Шул тирә-як суларының барына да боерык таратып кына тора. Ул инде бик картайган, бүтән су ияләре аны олуглап кына, ни кушса шуны эшләргә көтеп кенә торалар. Ул бик кирәк чагында гына, бик зур йомышларда гына эшләргә карый, боерыклар чыгара.

                      СУ ИЯСЕ

                      Су иясе нинди генә су булмасын шунда тора. Кирәк кечкенә елга булсын, кирәк чишмә булсын, кирәк күл булсын, тикшереп тормый, кая эләксә шунда тора бирә. Су иясе бабасына бер дә ошамаган: ул аз гына җүләрсымак итеп эш эшли. Аны шуңа күрә күп санга алмыйлар. Ул бик юк кына эшкә ачулана да, йә тегермән буаларын ерып җибәрә, йә булмаса бер җирдә балыкчыларның балык тотканын күрә дә, ул тирәдән бар балыкны куып җибәрә, йә булмаса су якынындагы кешеләрне, терлекләрне тотып су астына тарта да шунда буып үтерә.

                      Су иясе кайчагында базарларга чыгып йөри, анда тәмле ашамлыклар, татлы җимешләр сатып алып, шунда ашый, аның акчасы бик күп, ди.

                      Су иясе бик аңгыра була икән. Ул бер нәрсәне дә абайлап бетерә алмый, ди. Бер тапкыр бер агай су янында ашап-эчеп ял итәргә утырган да, чабаталарын чишеп кагып куйган да, кашынып утыра икән. Судан су иясе килеп чыккан.

                      Ни эшләп утырасың, агай? - ди икән.

                      Агай әйткән: Комнан аркан ишеп утырам, — дигән.

                      Су иясе: Ул аркан белән ни эшләмәкче буласың? — дигән.

                      Агай әйткән: Менә шушы күлне күккә асып куеп киптермәкче булам, — дигән.

                      Шуннан соң су иясе бик курыккан да: Безнең тора торган урыныбызны бетерә күрмәсәнә, ни теләсәң шуны бирәм, күпме акча теләсәң, шул тикле акча табып китерәм, тик оябызны гына туздыра күрмә! - диеп елаган.

                      Агай әйткән: Ярар алайса, менә шушы бүрек тулганчы акча китерсәң, киптермәм, калдырам, — дигән.

                      Шуннан соң су иясе күл төбенә акча алырга киткән. Агай исә шул арада бер тирән чокыр казып, аның өстенә бүрегенең түбәсен тишеп тотып торган. Су иясе килеп чыккан да акчаны бүреккә салган. Акча бүрекнең төбенә дә ягылмаган. Шуннан яңадан китеп алып килеп салган, алай да тулмаган. Әллә ничә тапкыр төшеп-төшеп чыгып акча салгач кына чокыр да, бүрек тә тулгач кына, су иясе тынычлап күл төбенә төшеп киткән.

                      Су иясе, бик җүләрсымак кына итеп, хатыныннан көнләшә, ди. Хатыны яшь кыз булып, су читенә ай яктысына чыгып, алтын тарак белән озын чәчен тарый башласа, менә тотына, ди, ачуланырга, менә тотына, ди, судагы бар җәнлекләрне куарга, менә тотына су тегермән буаларын ерырга. Шул чагында су коенган кешене очратса, бер дә су астына тартып алып үтерми калмый, ди. Ул, хатынымның йөзен ирләр күрә, дип бик курка, ди, коена торган ирләрдән бик көнләшә, ди.

                      СУ АНАСЫ

                      Су анасы ай яктысында бик еш басмага чыгып чәчен тараганга күрә, аны еш күреп була, ди. Аның гәүдәсе кеше гәүдәсенә охшаса да, бик үк зифа түгел: толымы җиргә җиткән - бик озын, башы бик зур, озынча; күзләре бик зур, тум кара, атылып чыгып тора, кашлары юк (шуңа күрә, кашы бик аз кешегә дә «су анасы» диләр), күкрәге бик киң дә, алга бик калкып тора, тәне бакыр сыман кызыл була, ди.

                      Су анасы читкә чыгып чәчен тараганда, кинәттән килеп чыксаң, бик куркып, тарагын онытып суга чумып китә икән. Шуннан тарагын алып китсәң, төннәрне бер дә йокы бирми: «Тарагымны бирсәнә», — ди-ди, килеп сорап йөдәтә, ди. Яңадан шул су читенә илтеп куйсаң гына туктый, ди. Шуның өчен дә, төнлә суга барсаң, тамак кыра-кыра барырга кирәк, ди.

                      Су анасы балалар канын имәргә бик ярата, ди. Ул коенырга төшкән балаларны алып китә дә, су астында канын имеп үтереп ташлый, ди. Аңар бала биргән кешене бик ярата, ди. Ирләрне үзенә чакырып кунак итәргә дә бик ярата, ди. Бер тапкыр су анасы бер тегермәнчегә килгән дә:

                      Йә бер бала бир, йә үзең кунакка кил, — дигән, ди.

                      Тегермәнче бик курыккан да, бала да бирмәскә, үзе дә бармаска уйлаган.

                      Шуннан су анасы: Алай исә мин синең тегермән буаңны ерып йөдәтермен, — дигән.

                      Тегермәнче әйткән: Йөдәтсәң йөдәтерсең, мин бала бирә алмыйм, — дигән.

                      Шуннан соң су анасы бик ачуланып киткән. Икенче көнне әллә ничә ел нинди зур ташуда да ерылмаган буа яңгырсыз-нисез, ташусыз-нисез чакта ерылган да киткән. Шуннан яңадан буганнар, яңадан ерылган. Тагын буган, тагын ерылган. Актыгында тегермәнче бер аучыга, акча биреп, бала китерергә кушкан. Аучы унбиш яшәр бер бала алып килгән дә, үрдәк эзләп йөреп бер үрдәк аткан. Шуннан балага кереп алырга кушкан. Бала чишенеп кереп киткән. Су билдән генә булса да, батып югалган. Икенче көнне баланың гәүдәсен әллә кайдан ерактан, су астыннан табып алганнар.

                      Менә шуннан соң су анасы тегермәнчегә килеп: «Игелек күр» — дигән. Үзенә кунакка чакырган. Тегермәнче баш тарткан. Шуннан су анасы көненә утызар-егермешәр тапкыр килеп чакыра башлагач, тегермәнче барырга күнгән. Шуннан су анасы, суга якын җиткәч, тегермәнчегә күзен йомарга кушкан. Тегермәнче күзен йомган. Күп тә үтмәгән, күзен ачарга кушкан. Күзен ачып караса, су астында пыяладан ясаган өйдә булганын күргән. Өй ханнар сараена охшаш бизәлгән икән. Су анасы шуннан соң ни теләсә шуның белән сыйлап озатып җибәргән.

                      ТИМКА КҮЛЕ

                      Королево дигән рус авылыннан ерак түгел гаҗәеп матур күлдә су кызы яшәгән, Кич түгәрәк ай калкып, табигать сихри моңга төренгәч, ул ярга чыккан. Су кызы бик матур, үзе сагышлы булган. Озын чәчләреннән су агып тора икән. Авыл ягына карап кемнедер көткән. Юксынган. Су кызын кешеләр дә бик кызганганнар, тик ярдәм итә алмаганнар. Ә су кызы һәр кичне ярга чыккан. Бик озак көткән ул, аннан акрын гына юк булган. Тимка исемле авыл кешесе күлгә баткач, ул ярга чыгудан туктаган. Су кызы аны үзенеке иткән, кире кайтармаган, диләр.

                      ЯТИМ КЫЗ ҺӘМ СУ АНАСЫ

                      Бер кешенең була ятим кызы. Бу ятим кызны үги әнисе җибәрә бик иртә суга. Бу хәзер китә суга. Бара. Су басмасыннан җылый-җылый, азап чигеп, су алганда моңар килеп чыга су анасы. Хәзер бу кызга әйтә:

                      Мин сиңа бер нәрсә күрсәтәм, тукта, тукта! — дип. Бу кыз суны тулар-тулмас ала да йөгерә. Су анасы һаман да моның артыннан йөгерә. Тавышка халыклар йөгереп чыга. Бу кызны куып кайтканын күреп, су анасын тотып алалар.

                      Хәзер бу су анасын ябып куялар бик нык иттереп, котылмаслык иттереп. Су анасы кызның күңеленә бик каты яратулык сала. Бу кыз су анасын бик каты ярата башлый, су анасын күрми түзә алмый. Бу кыз су анасын ничек тә булса коткарырга тырыша. Моны сизеп, авыл халкы аның үзен дә ябып куя.

                      Бу кызның була бер ир туганы. «Безне коткар!»- диеп, бу кыз абыйсына ялвара. Бу ир туганы боларны төндә чыгарып җибәрә. Хәзер болар моңа икесе дә кулларын биреп, су буена китеп баралар. Су анасы бик күп еллар бу кызны су буенда яшереп саклый. Кич, иртә, таң вакытларында бу кызның ерлаган тавышы авыл халкына ишетелеп тора.

                      Шуннан соң авыл халкы бу кызны котылдырмакчы була. Шуңар төрле юллар эзли башлыйлар. Күп уйлаганнан соң, бу суны агулыйлар. Шуннан соң су анасы күренеп йөри башлый. Су анасы суны агулаган кешеләрнең малларына зарар китерә, сыерларын сава, бозау салдыра.

                      Күп кенә еллар шулай азаплаганнан соң, суны икенче ярдан ярдыра. Су икенче урыннан ага башлый. Су анасы үзе дә шунда күчә. Бу кыз шул утырган җирендә кала. Су анасы аны югалта. Шуннан соң бу кыз үз өенә кайтып тора башлый.

                      ШАХТА ИЯСЕ

                      Шахта иясе сызгыра, мәче булып кычкыра, яшь бала булып җылый, аю булып үкерә, эт булып улый. Забой ишеләсе булса, шахта иясе шахтерга: «Кит! Кит! Кит!» — дип кычкыра. Шахтер шул сүзләрдән соң китүе белән, забой гөрселдәп ишелә. Шахтер шахта иясен гел тыңларга тиеш. Тыңласа, шахта эшендә җиңеллек була, шахта иясе аңа булыша. Ләкин, шахтер шахта иясенең шахтада булуын һәм эштә булышуын беркемгә дә әйтмәскә тиеш. Әгәр шахтер моны әйтсә, шахта иясе ул кешене бастырып үтерә.

                      ШАХТЕРНЫҢ АДАШУЫ

                      Бер шахтер электровозны көтмичә кайтырга чыккан. Ул бара-бара алдында ут күргән, алда шахтер бара дип белгән, шул ут артыннан барган да барган. Бу ут ерак булган. Ут артыннан бара торгач, ташландык штрекка барып чыккан. Ут һаман күренгән, шахтер ут артыннан һаман барган, һаман барса да, утны куып җитә алмаган. Шахтер, лампочкасы белән карап, ташландык штрекка килеп чыкканын сизгән. Аю тавышына охшаган бер ят тавыш ишетелгән. Шахтер, шахта иясенең адаштыруын белеп, тамагын кырган да, кире борылган. Шуннан соң шахта эчендә һәрвакыт тамак кырып йөрергә кирәклеген белгән.

                      КЫРЫК ЕЛ ТЫНЫЧ ЭШЛӘГӘН

                      Бер шахтер кырык ел хәвеф-хәтәрсез эшләгән. Шахтада авария буласы булмаса, шахта тыныч, әгәр дә авария буласы булса, шахта гүли икән. Бу карт шахтер шахтага эшкә төшкән саен тыңлап карый икән. Әгәр дә шахта гүләмәсә, шахтер эшли, гүләсә — эшләми торган булган. Гүләсә: «Шахта иясе порода төшү турында хәбәр итә», — ди икән. Бу карт шахтер, үлгәнче: «Менә шуңа күрә дә мине порода басмый», — дип йөргән.

                      ШАХТА ИЯСЕНЕҢ АЧУЫ

                      Бер шахтер бик күп эшләгән. Ул, башка шахтерлар шикелле, күмерне азапланып чапмаган, кәйләсен күмергә акрын гына бәреп торган, күмер үзлегеннән ишелгән. Ул күмерен бер вакытта да үзе төямәгән, яңадан эшкә килгәндә аның күмер чаба торган урыны әзер булган, ташларны, породаларны җыештырасы булмаган, эшне һәрвакыт чиста забойда башлаган. Аның өчен шахта иясе эшләгән. Аның иптәшләре:

                      — Син ничек болай бездән күп эшлисең, армыйсың да, чапкан урының да чистартып тормыйсың, кай арада өлгерәсең? - дип сорыйлар икән. Шахтер башта бу серен беркемгә дә белдермәгән. Соңыннан серен якын бер дусына ачкан, шуннан соң шахта иясе ачуланган. Бу шахтер икенче көнне эшкә төшкәч, аның алдына күмер арасыннан бер бик зур бака килеп чыккан да күзләрен акайтып карап торган. Озак та үтмәгән, бака югалган, һәм шахтер эшли башлагач та, аның өстенә порода ишелеп төшкән. Шахтерга: «Ялгыштың!» — дигән сүз ишетелгән.

                      Шахтер: «Шахта иясе миңа ачуланды», — дип, эшкә икенче забойга төшкән. Яңа забойда эшләве аңа инде бик авыр булган.