Әүвәл заманда бер фәкыйрь урманнан утын күтәреп алып кайтып сата икән дә шуның белән көн итә икән. Ул бер дә алып кайта, ике дә алып кайта. Шулай ташый торгач, бу беркөнне юан агач төбенә утыра. Ярлы кеше бик уйлана бит ул. Уйланып утыра. Туфракны алай да казый, болай да казый. Көн күрмеше авыр, шулай уйланып утыра.
Шулай уйланып, туфрак казып утырган чагында, моның кулына бер тимер тоткыч очрый. Уйлый: «Бу нинди тимер?» — ди, ипләбрәк карый. Казый, казый бу, зур капкач булып чыга. «Бу, ди, караклар малыдыр, ахры, моны караклар куйгандыр», — ди. Таш белән, агач белән каера-каера ача бу капкачны. Ача да бер таяк тыгып җибәрә. Таяк йомшак кына бер нәрсәгә тия. Шуны алып карый. «Бу, ди, бал кебек нәрсә икән», — ди. Таякка бармагын тидерә дә бармагын ялап карый. Бал булып чыга бу. Капкачны ябадыр да өенә кайтып китә.
Өенә кайта. Бер чиләк ала. Урманга барып, шул чиләккә бал тутырып, янә капкачны ябып куя. Бер авылга барып, балны сата, яхшы гына файда күрә. Утын сатмый инде хәзер. Шулай бал сатып йөри-йөри бара бу. Аннары күршесенә кереп әйтә:
— Бер нәрсә таптым, бер кешегә дә әйтмә. Әйдә киттек, — ди.
Куш чиләкләр алалар, чүлмәкләр алалар да китәләр.
Барып җитәләр. Теге күршесенең ике күзе дүрт була. Балны чыгаралар гына. Төяп, өйгә кайтып китәләр. Балны кая куярга да урын юк инде. Балны кырып алып кайттылар. Тегендә тәмам бетте. Шуннан күршесе дә туктады, үзе дә туктады.
Ярлының тагын акчасы бетте. Балы булмаса да шунда барасы килә ярлының: «Тагын булмасмы?» — ди. Беркөнне тагын чыгып китте. Ярар, барып җитте. Тәвәккәлләп төпкә төште. «Бер хикмәт бардыр анда», — ди. Төшсә, кулына кырыйда ишек тоткасы кебек бер тотка очрады. Тоткычны тапкач, бу уйлый: «Монда ни булса да бардыр», — ди. Тәвәккәлләп ачты. Ачса, ни күрсен: дөнья кебек якты җир. Шунда түбә-түбә еланнар яткан. Еланнар уртасында, карават кебек нәрсәдә ак җәймә. Шуның өстендә бер Ак елан. Еланнар теге кешене йотарга башларын калкыталар. Шул вакытта Ак елан: «Тик торыгыз!» дигән кебек, койрыгын бутап куя. Шул карават кебек нәрсә янында бер ак таш бар. Ялтырап тора, бик әйбәт. Еланнар шул ташны барып ялыйлар.
Теге кешенең карыны бик ачыкты. Карыны ачыкканга һич тәкать тота алмый инде. Ничә көннәр ач ятты. Ак елан койрыгын болгый теге кешегә, шунда таба килергә. Бу кыймылдарга куркып утыра: «Кыймылдасам, еланнар йотар», — дип. Шул чагында Ак елан телгә килә:
— Егет, ди, минем ашарга дигән балымны алып саттың, файда иттең. Тагын монда кердең, ди. Җәмәгатең бардыр, балаларың бардыр, сагынырлар, ди. Инде син моннан кайта алмыйсың; шушында безнең белән гомер итәрсең, — ди.
Теге елап җибәрде. Ак елан әйтә:
— Курыкма, мин сиңа тидертмәм, ди. Карының ачса, шушы ташны килеп яла. Ашыйсың да килмәс, эчәсең дә килмәс, — ди.
Аптырагач, бу курыкса да барып ялый инде. Ялагач, моның эчәсе дә килми, тамагы да тук.
Бу бер көнне хатынын, балаларын искә төшереп елый. Ак елан моны җәлли. Шул чагында егет Ак еланга әйтә:
— Син, ди, кем буласың соң, бу еланнардан бер дә курыкмыйсың? — ди. Телгә килгәч, сөйләшергә була бит инде.
Ак елан әйтә:
— Мин аларның патшасы, ди. Минем исемем Шаһмара, — ди.
Егет әйтә:
— Миңа моннан чыгарга булмасмы, зинһар, тыңласана сүземне, — ди.
Шаһмара әйтә:
— Мин сине чыгарыр идем, син минем гомерем кыскаруга сәбәп буласың. Син мине кешегә сөйләрсең. Кешегә сөйләвең — минем үлүем, — ди.
Теге егет әйтә:
— Әйтмим, ди, ант эчә, каргана, — шушында ничек күрдем, шулай калыр, — ди.
Шулай дигәч, Шаһмара бер еланга кушты: «Бар, чыгар моны», — ди, койрыгы белән ишарә ясый үзенчә. Тагын әйтә егеткә: «Кешегә әйтсәң, минем гомерем бетә. Әйтәсе булма, рәнҗермен», — ди.
— Әйтмәм, — диде егет, карганды, елады. Шуннан егет елан койрыгына ябышты да, елан үзен өскә алып чыкты. Аннары елан кире эчкә кереп китте. Егет өенә кайтып керде. Җәмәгатьләре елаштылар, куаныштылар. Ничә айлар югалып торган кеше кайткач, бик шатлык булды.
Шул шәһәрнең патшасына авыру тия. Патша сихерчеләрне дәштерә. Дәштерә дә, сихерчеләр:
— Бу авырудан тергезү өчен Шаһмараны күргән кеше кирәк, — диләр.
Патша әйтә:
— Нәрсә соң ул Шаһмара? Мин аны белмим, — ди.
Бер сихерче әйтә:
— Шаһмара ул Ак елан — еланнар патшасы, — ди.
Патша әйтә:
— Аны күргән кеше күп булыр, аны каян белербез соң? — ди.
— Аны үзебез белербез. Ясат бер мунча. Бөтен кешене шунда керт. Аны шуннан белербез. Шаһмараны күргән кешенең тәне ала булыр, — диләр сихерчеләр.
Патша мунча салдыра, яктыра. Тәмам булгач, кешеләрне тиген генә чабынырга өнди. Булган кеше керә. Тиген мунчага охота керәләр инде. Мунчага кергән һәммә кешенең исемен язалар. Соңыннан: «Син мунча кердеңме?» — дип, эзләп кертә башлыйлар. Шаһмараны күргән фәкыйрьне дә китереп тоталар:
— Син мунча кердеңме? — дип сорыйлар.
— Кердем, — ди.
Книжкадан карыйлар:
— Исемең ничек? — диләр.
— Фәлән, — ди.
Книжкада исеме юк. Моны көчләп мунчага алып керделәр. Салды күлмәкне. Каралы-аклы буй-буй тәнле бу. Белделәр моны сихерчеләр, шулай да сорыйлар:
— Синең тәнең ник болай? — диләр.
— Мин кечкенәдән шулай, — ди теге.
Сихерче әйтә:
— Юк, синең тәнең кечкенәдән үк болай түгел. Син еланнар патшасы Шаһмараны күргәнсең, тәнең шунлыктан ала, — ди.
— Юк, елан патшасы түгел, еланны да күргәнем юк минем, — ди. Еланнар патшасын үтерәсе килми, ялганлый бу.
Әйтмәгән өчен патша моны төрмәгә яптырды. Бу кеше төрмәдә өч көн ач ятты. Көн саен килеп сорыйлар:
— Күргән булсаң, әйт син, — диләр. Теге әйтми. Болай булмады, моны төрмәдән чыгардылар.
Сихерче әйтә:
— Тәненә берне-берне генә энә кадарга кирәк, әйтер ул, — ди.
Алып килделәр. Бер энә кададылар. Бик каты кычкырды бу. Икене кададылар. Тагын бик каты кычкырды бу. Әйтми әле үзе. Өченчене кадаганда әйтте:
— Күрдем, — диде.
— Ник әлегә хәтле әйтмәдең? — ди сихерче. — Нихәтле көннәр үткәрдең, әллә кайчан әйтү кирәк иде. Кай төштә күрдең? — ди.
Теге әйтә:
— Урманда күргән идем дә качты бит ул, патша икәнен дә белмәдем, — ди.
Сихерче сораша:
— Кайсы урманда, кайсы төштә? — ди.
Теге әйтә:
— Белмим, кай төштәдер, бик күптәннән инде, — ди.
Сихерче әйтә:
— Алай булса, әйтмәсәң, машина белән кулыңны кысабыз, машина белән тырнакларыңны суырып алабыз, — ди.
Теге әйтми. Машинага утырттылар. Кулын кыстылар. Машина бер кулының тырнакларын суырып-суырып алды. Теге әйтмәде. Икенче кулын кыстырдылар. Егет чәнчә бармагын суырып алганда әйтте:
— Шушылай-шушылай, шушында күрдем, ләкин кеше алып бармыйм, үзем генә алып киләм, — ди. Алтын тәлинкә алды да хуплап алырга китте бу. Урманга барып җиткәч, капкачны ачты. Түбән төшми инде, өстән генә кычкырды бик каты:
— Шаһмара! — дип.
Шаһмара, моның тавышын ишетеп, су аккан кебек акрын гына чыгып килә:
— Әй, егет, гаһдең, каргануың шушымы? — ди. Әле гомер итә идек. Сиңа ышанып гомерем бетте менә, — ди.
Шаһмараны күргәч егет елады:
— Бер дә әйтми идем. Өч көн төрмәдә яттым. Тәнемә энәләр кададылар. Бер кулымның тырнакларын суырганда да әйтмәгән идем. Үлем әчесе авыр икән, икенчесенекен суырганда, түзә алмадым, әйттем инде, — ди.
Шаһмара әйтте:
— Ярар инде, минем гомерем беткәнгә сәбәптер, ди. Рәнҗемим, минем өчен бик зур җәфалар күргәнсең икән, — ди. Шуннан Шаһмара егеткә акыл өйрәтә башлады: — Менә син, ди, мине пешерергә алып китәсең. Пешерергә сиңа кушалар, ди. Кайткач, мине, ди, өч бүлеккә кис. Әүвәле кайнаган суын аерым куярга кушарлар, әүвәле үзең эч, дип әйтерләр, ди. Икенче кат кайнаганын тагын аерып куярга кушарлар, ди. Өченче кат кайнаганын тагын аерып куярга кушарлар, ди. Шулай аерып-аерып куярсың. Ләкин, ди, әүвәл кайнаганы белән актыктан кайнаганын алмаштырып куй. Актыктан кайнаганын әүвәле кайнады, дип әйт, — ди.
Егет Шаһмараны алып кайтты. Аңа Шаһмараны пешерергә куштылар. Егет Шаһмараны өчкә кисте. Моңа өч савыт бирделәр, өч рәт кайнатырга куштылар. Егет беренче кайнаганын да алып куйды, икенче кайнаганын да алып куйды, өченче кайнаганын да алып куйды. Шуннан тиз генә беренче кайнаганы белән өченче кайнаганының урыннарын авыштырып куйды.
Килде теге сихерче:
— Кайнаттыңмы? — ди.
— Кайнаттым, — ди.
— Әүвәле кайнаганы кайсы? — ди.
— Менә, — дип күрсәтте.
— Икенче кайнаганы кайсы? — ди.
— Менә монысы, — ди.
Егет аларның урыннарын елан әйткәнчә, авыштырып куйган иде. Үзе ни өчен икәнен дә белми әле.
— Менә монысын мин эчәм, монысын син эчәрсең, — ди сихерче. Сихерчегә, өченчесе дип, беренчене эчерде бу. Сихерченең шунда ук корсагы шартлады. Бу үзе өченче тапкыр кайнаганын эчте дә казанда кайный торган Шаһмара кисәкләренең сүзләрен аңлый башлады.
Казанда Шаһмара кисәкләре сөйләшә, ди. Баш кисәге әйтә, ди:
— Мине ашаса, патшаның башы төзәлер, — дип әйтә, ди.
Корсак кисәге әйтә, ди:
— Мине ашаса, эче төзәлер, — дип әйтә, ди.
Койрык кисәге:
— Мине ашаса, аяклары төзәлер, — дип әйтә, ди.
Атларның, сыерларның, бөтен хайваннарның телен белер өчен, сихерче шул өченче кайнаганны эчмәкче булган икән, каһәр. Хәзер теге фәкыйрь бөтен хайваннар телен аңлый инде.
Әүвәле Шаһмараның башын ашатканнар патшага, аның башы төзәлгән. Аннары урта кисәген ашатканнар, аның эче төзәлгән. Койрыгын ашатканнар, аның аягы сәламәтләнгән. Элеккедән дә тазара төшкән патша.
Актык чиге, шул фәкыйрь үзе табип булып калган. Бөтен авыруларны дәвалый белгән, хайваннар телен дә белгән.
Әкиятнең тексты түбәндәге китаптан алынды:
Әлеге китап — «Татар халык иҗаты» дигән унөч томлыкның беренче китабы. 12 том 1977—1988 елларында, 13 нче томы 1993-тә басыла. Түбәндәге Искәрмәләр һәм әкиятнең сюжетын Аарне-Томпсон кебек системалар буенча классификацияләүче «Әкият сюжетының типологик анализы» дигән бүлекләр дә шул китаптан алынды [Сәлимҗан].
[ТХИ-1977, 382-385 б.]Бу китапка кертелгән әкият текстларының бер өлеше моңа хәтле төрле вакытларда, төрле җыентыкларда дөнья күргән булса да, төп өлеше әлегә кәдәр беркайда да басылмаган әсәрләрдән тора. Алар, нигездә, соңгы егерме ел дәвамында Урта Идел, Урал буйларына, Көнбатыш Себер өлкәләренә оештырылган фольклор экспедицияларе вакытында язып алынган әкиятләр. Берничә текст В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан Дәрләт университетының Фәнн китапханәсе каршындагы кулъязмалар бүлегеннән сайланды.
Мәгълүм булганча, фольклор әсәрләренең, шул исәптән әкиятләрнең дә, җанлы яшәешенә хас үзенчәлекләрнең берсе — аларның вариантлылыгы. Аерым әкиятләрнең дистәләгән вариантлары бар. Бу китаптагы «Камыр батыр», «Салам Торхан», «Аю, бабай, Төлке» һ. б. кайбер әкиятләр шуңа бер дәлил. Китапта андый текстларның һәммә вариантлары да түгел, ә сюжеты һәм әкиятченең сөйләү стиле, тел байлыгы ягыннан аеруча характерлы, үзенчәлекле булганнары гына бирелде. Текстлар бүлегендә вариантлар бирелмәгән очракларда теге яки бу әкиятнең моңа хәтле басылган яисә кулъязма хәлендә сакланучы вариантлары хакындагы мәгълүмат һәр әкият турындагы белешмә-аңлатма бүлегендә китерелде.
Белешмә-аңлатма бүлегендә шулай ук әкиятнең кайда һәм кайчан басылган булуы хакындагы мәгълүматлар бирелде.
Татар халык әкиятләрен башка халыкларның әкиятләре белән тарихи-чагыштырма планда, уртак яки охшаш сюжетларны ачыклау юнәлешендәге фәнни эзләнүләр әүвәл дә булган (К. Насыйри һәм В. Поляков, М. А. Васильев хезмәтләре). Шул традицияне дәвам итеп, бу китаптагы әкиятләрне башка халыкларның әкиятләре белән чагыштыру буенча шактый эш башкарылды. Нәтиҗәдә, татар әкиятләре белән охшаш сюжетлар, уртак мотивлар, геройлар тарихи-генетик яктан безгә кардәш булган төрки халыкларның әкиятләре хәзинәсендә генә түгел, тарихи-культура, күршелек мөнәсәбәтләре буларак, рус халык әкиятләре составында очравы да ачыкланды. Шуның белән бергә Кавказ халыкларының, фарсыларның әкият мирасында да татар әкиятләренә хас булган сюжетлар яшәвен күрсәткән мисаллар аз түгел. Әкиятләрне чагыштырма тикшерүнең нәтиҗәләре белешмә-аңлатмалар бүлегендә һәр текстка карата күрсәтеп барылды. Шуның өстенә татар әкиятләренең дөнья халыклары әкиятләре белән типологик якынлыгын гәүдәләндергән мәгълүматларны бергә туплау буенча да беренче адымнар ясалды. Ул мәгълүматлар искәрмәләрнең иң ахырында — әкият сюжетларының типологик анализ исемлегендә күрсәтелделәр.
Югарыда әйтеп үтелгәнчә, том өчен сайланган әкиятләр төрле өлкәләрдә, төбәкләрдә яшәүче һәм төрле диалектларда сөйләшүче татарлардан язып алынган.
Бу хәл, әлбәттә, әкиятләрнең тел, стиль үзенчәлекләрендә чагылыш тапкан. Әкиятче информаторларның теленә хас һәммә үзенчәлекләрне тулы хәлендә чагылдыру мөмкин булмады, билгеле. Алай да, һәрбер әкиятченең үзенә генә хас төп хикәяләү алымын мөмкин хәтле сакларга тырышылды. Иске җыентыклардан алынган текстлар хәзерге орфография нигезендә бирелде, аларның исемсез булганнарына, эчтәлегеннән чыгып, исем куелды.
Татарстан һәм күрше республика, өлкәләрнең район, авыл исемнәре әкият язылган вакыттагы административ бүленеш буенча күрсәтелде.
Томга урнаштырылган әкиятләр турындагы мәгълүматлар белешмә-аңлатмаларда рим цифрлары белән түбәндәге тәртиптә бирелделәр:
- Әкиятнең кайда, кайчан, кемнән, кем тарафыннан язылуы яисә нинди чыганактан алынуы.
- Әкият тексты басылган чыганаклар.
- Әкиятнең вариантлары.
- Башка халыклар әкиятләрендәге сюжетлар белән охшашлык, якынлыкны күрсәткән басма чыганаклар.
Белешмә-аңлатмалар бүлегендә файдаланылган чыганаклар исемлеге түбәндәге шартлы кыскартулар буенча бирелде.
- Абага
- Абага чәчәге. Татар халкының сатирик әкиятләре. Э. Касыймов. Казан, 1962.
- Азерб.
- Азербайджанские сказки. Н. Сеидов. Баку, 1960.
- АС
- Армянские сказки. А. И. Иоаннисиан. М., 1968.
- Афанасьев
- Народные русские сказки А. Н. Афанасьева. В трех томах. М. 1957.
- Балинт
- Kazani-tatar: Nyelvtanulmanyok Szövegek es forditas. Gvüjtotte es forditotta szentkatolanai Balint Gabor. Budapest, 1875.
- БХИ, I
- Башкорт халык иҗады. Әкияттәр. М. Минһаҗетдинов, Ә. Харисов. Беренсе китап. Өфө, 1976.
- БХИ, II
- Башкорт халык иҗады. Әкияттәр. М. Минһаҗетдинов, Ә. Харисов. Икенсе китап. Өфө, 1976.
- БНС, 1973
- Бурятские народные сказки. Волшебно-фантанстические. Е. В. Баранникова, С. Е. Бардаханова, В. Ш. Гунгаров. Улан-Удэ, 1973.
- БНС, 1976
- Бурятские народные сказки. Волшебно-фантанстические и о животных. Е. В. Баранникова, С. Е. Бардаханова, В. Ш. Гунгаров. Улан-Удэ, 1976.
- Васильев
- М. А. Васильев. Памятники татарской словесности. Сказки и легенды. Казань, 1924.
- Витевский
- Труды четвертого Археологического съезда в России. Том II. Сказки, загадки и песни нагайбаков Верхне-уральского уезда Оренбургской губернии. Казань, 1891, стр. 257—280.
- Гульчечек
- Гульчечек. Татарские народные сказки. Г. Баширов, Х. Ярми. М., 1952.
- Иванов
- М. Иванов. Татарская хрестоматия. Казань, 1841.
- ИОАИЭ
- Известия Общества археологии, истории и этнографии при Казанском университете. Казань, 1878—1929.
- КДУ
- Казан дәүләт университеты гыйльми китапханәсенең кулъязмалар бүлеге.
- КНС, I
- Казахские народные сказки. В трех томах. Том первый. Алма-Ата, 1971.
- КНС, II
- Казахские народные сказки. В трех томах. Том второй. Алма-Ата, 1971.
- КНС, III
- Казахские народные сказки. В трех томах. Том третий. Алма-Ата, 1971.
- Катанов
- Н. Ф. Катанов. Материалы к изучению казанско-татарского наречия. Часть первая. Образцы книжной и устной литературы казанских татар. Казань, 1898.
- КС
- Киргизские сказки. Дм. Брудный и К. Эшмамбетов. М., 1968.
- Кукляшев
- С. Кукляшев. Диване хикәят татар. Казан, 1889.
- Кәлилә вә Димнә, 1889
- Кәлилә вә Димнә. Икенче җилд. Казан, 1889.
- Кәлилә вә Димнә, 1891
- Кәлилә вә Димнә. Өченче җилд. Казан, 1891.
- Мең дә бер кичә
- Мең дә бер кичә. Казан, 1970.
- Насыйров
- К. Насыйров и П. А. Поляков. Сказки казанских татар и сопоставление их со сказками других народов. Казань, 1900.
- Паасонен
- Mischärtatarische Volksdichtung. Heikki Paasonen. Helsinki, 1953.
- ПС
- Персидские сказки. Н. Османов. М., 1959.
- Радлов
- В. В. Радлов. Образцы народной литературы тюркских племен. Часть IV. Наречия барабинцев, тарских, тобольских и тюменских татар. СПб, 1872.
- Рәхим
- Бикчәнтәй углы (Г. Рәхим). Халык әкиятләре. Казан, 1915.
- СНД
- Сказки народов Дагестана. Х. Халилов. М., 1965.
- СНП
- Сказки народов Памира. А. Л. Грюнберг и И. М. Стеблин-Каменский. М., 1976.
- ТНС, 1957
- Татарские народные сказки. Х. Ярмухаметов. М., 1957.
- ТНС, 1964
- Татарские народные сказки. Х. Ярмухаметов. М., 1964.
- ТХИ, 1954
- Татар халык иҗаты. Г. Бәширов, А. Шамов, Х. Ярми һәм Х. Госман. Казан, 1954.
- ТХӘ, 1956
- Татар халык әкиятләре. Г. Бәширов, Х. Ярми. Казан, 1956.
- ТХӘ, 1958
- Татар халык әкиятләре. Г. Бәширов, Х. Ярми. Казан, 1958.
- Тукай
- Г. Тукай. Әсәрләр. Дүрт томда. Казан, 1955, т. II.
- ТС
- Турецкие сказки. Р. Аганин, Л. Алькаева, М. Керимов. М., 1960.
- УНС
- Узбекские народные сказки. М. И. Афзалов. Ташкент, 1963.
- ФФ
- СССР Фәннәр академиясе Казан филиалы, Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты фольклор фонды.
- Фәезханов
- Г. Фәезханов. Хикәят вә мәкаләт. Казан, 1890, 1909.
- ХИ, 1938
- Халык иҗаты. Х. Ярми, А. Әхмәт. Казан, 1938.
- ХИ, 1940
- Халык иҗаты. Х. Ярми, А. Әхмәт. Казан, 1940.
- ХӘ
- Халык әкиятләре. Гомәр Разин (Г. Бәширов). Казан, 1940.
- Яхин, 1900
- Т. Яхин. Дәфгылькәсәл мин әссаби вә сабият. Казан, 1900.
- Яхин, 1902
- Т. Яхин. Саби вә сабияләр өчен мәргуб булган хикәяләр вә мәкальләр һәм олугларны тәнбиһ өчен гаҗаиб булган гыйбрәтләр. Казан, 1902.