Бер авылда бер мунча була. Ул мунча җенле була. Шул авылда беркөнне бер йортта кызлар, егетләр белән бергә аулакта утыралар икән, ди, Шунда кызлар әйтә егетләргә:
— Кайсыгыз шул мунчадан таш алып килә, шуны яныбызда кундырабыз,— ди. Егетләр арасыннан берсе чыгып: «Мин барам», — дир. Бара бу егет мунчага. Башка егетләр ерактан гына карап торалар инде. Керә бу мунчага, тота ташны, Шул вакыт кемдер моның кулыннан тотып ала. Бу кычкыра хәзер: «Җибәр»,— дир. «Мине алсаң җибәрәм»,— дир ниндидер тавыш. Егет уйлый инде хәзер, «ярар, алам дип әйтим, җибәрер бу», ди.
— Ярар, алам, - дир егет.
— Әгәр алмасаң, барыбер үтерәм үзеңне,— дир теге. — Төнлә сәгать уникедә, йә көндез сәгать өчтә килеп аласың мине,— дир. Шулай дигәч җибәрә бу егетнең кулын. Ычкынып китә дә егет, өенә кайтып егыла бу хастага, Бик каты авырый бу. Моны өшкертеп тә карыйлар. Терелми бу. Егетләрдән сүз чыга: «Шулай-шулай, ул төнлә мунчада булган иде, шунда аңа ни дә булса булгандыр», дип. Шул вакыйга булып бер атна узгач, мунчадан килеп кычкыралар: «Барып ал, юкса терелә алмыйсың, үләсең»,— дип. Нишләсен инде бу егет, китә мунчага. Килә дә мунча тәрәзәсеннән кычкыра: «Алырга килдем, чык»,— дир. Мунчадан бик матур бер кыз килеп чыга, алтын-көмешкә киенгән, исең китәр. Кайталар болар икәү. Кайткач ук бу кыз эшләргә тотына, Бик тиз эшли бу, өйләрне җыештыра, бизи, идәннәр юа, ашарга пешерә. Бик тә булган инде бу кыз. Кич була. Кыз урынны аерым түши, үзенә бер җиргә, егеткә икенче җиргә.
— Ник бергә түшәмисең? — дип сорый егет.
— Безнең никах юк бит әле,— дир кыз.
— Соң, мулланы чакыртабыз да никах укытабыз, — дир егет.
— Юк инде, — дир кыз,— без аталар гадәтен бозмыйк, никахны егет ягында укымыйлар, кыз ягында укыйлар, — дир.
Ярар. Икенче көнне тарантас җигәләр болар, икәү утыралар, кучер алалар да китәләр. Мунчага килеп җиткәч, кучерны кире җибәрәләр, үзләре мунчага керәләр. Егеткә әйтә кыз:
— Кочакла мине арттан, дир, күзеңне йом, мин ач димичә ачма, — дир. Егет күзен йома, арттан кочаклый моны. Китәләр болар шулай кайдадыр очып. Бервакытны төрле тавышлар ишетелә, музыка уйный. Кыз әйтә моңа:
— Хәзер ач күзеңне, — дир.
Егет күзен ачып җибәрсә, бик матур бер шәһәргә килеп җиткәннәр болар. Шәһәр тулы халык, җырлыйлар, бииләр, кычкыралар, кияү килә дип. Кыз алып китә инде егетне. Үзе өйрәтеп бара моны: «Анда ашамлык-эчемлек күп булыр, син һәркайсына да сузылма, тыгылма, дир, мин алган җирдән генә кап»,— дир. Болар керәләр бер өйгә, утыралар. Өстәл тулы төрле азыклар-эчемлекләр, Кыз каян каба, егет тә шуннан гына каба, башка җиргә тыгылмый. Кич булгач, халык тарала да болар яталар. Икенче көн тагы туй, төрле ашамлык-эчемлекләр, бию-җырлаулар. Өч көн шулай туй була. Кичкырын яткач, кыз әйтә иренә: «Иртән сине бабаң алтын амбарына алып барыр, дир. Анда бик күп төрле байлыклар булыр, дир. Бабаң шул байлыклардан ал дип әйтер, дир. Син аларның берсен дә алма, дир, без ярлы кеше, безгә әнә теге сумка да ярар дип, шунда эленеп торган иске бер сумканы алып чык, дир. Аннары бабаң сине айгырлар амбарына алып барыр, дир, син ул атларның да иң начарын сайлап ал, дир. Йөгәннәрнең дә яхшысын алма, дир, начар нуктаны сорап ал, дир. Атның башына шул начар нуктаны кидереп кайт»,— дир.
Ярар. Икенче көнне бабасы моны ияртеп алып китә. Алып бара моны бер амбарга.
— Менә шул байлыктан ни теләсәң, шуны ал, дир. Амбарда ни генә юк, алтын-көмешләр, төрле бриллиантлар, бар да бар инде.
— Миңа акча да, алтын да кирәкми, — дир егет.— Әнә шул иске сумканы бирсәң ярар, — дир.
Бабасы моңа:
— Нишлисең соң ул сәләмә сумка белән, дир. Алтын-көмеш, теләсәң кайсын ал.
Егет берсенә дә риза булмый. Шулай дигәч, бабай моңа сумканы биреп чыгара, Киттеләр болар хәзер айгырлар япкан сарайга. Барып керделәр. Анда алтын йөгәннәр белән бәйләнгән унике айгыр тора. Бик яхшылар инде болар.
— Ал әнә шул айгырның җаның теләгәнен, — дир бабасы.
— Юк, бабай,— дир егет, минем ул айгырларны сакларлык сараем да юк, дир, азыгым да юк. Безгә — крестьянга — ярар, бир әнә шул алашаны, — дир. Шулай сөйләшә торгач, бирде моңа бабасы алашаны да.
— Атларның яхшысын алмадың, инде йөгәннең яхшысын ал,— дир бабасы.
— Юк инде, бабай, дир егет,— бу алашага алтын йөгән килешмәс, бир әнә шул начар нуктаны гына,— дир. Сорагач, бирә инде бабасы.
Шулай итеп, егет сумканы, алашаны начар нукта белән алып килә. Кичкырын ашыйлар-эчәләр дә яталар болар. Кыз әйтә иренә: «Егет, син бүген йоклама инде»,— дир. Бераз яткач, өйдәге халык йоклагач, кыз уята егетне. Алалар болар сәләмә сумканы, атланалар начар нукталы алашага. Кыз атлана алга, егет артка. Кыз әйтә: «Йом күзеңне», дир. Йома егет күзен, Китәләр болар яшен тизлеге белән очып. Бераз вакыт үткәч, кыз әйтә: «Ач күзеңне»,— дир. Егет күзен ачса, болар җир өстеннән баралар икән. Кыз аттан төшеп, җиргә ятып тыңлый, дөп-дөп иткән тавыш ишетелә: «Безнең арттан куып киләләр»— дир кыз. Болар тагы китәләр яшен тизлеге белән. Бервакыт куучылар кычкырган тавыш ишетелә башлый. Авылга якынаялар икән болар. Шуннан боларның арттан кумый башлыйлар. Килеп җитәләр болар авылга. Авыл кап-караңгы, бөтен халык йоклый. Авылның кырыенда гына бер тәрәзәдә ут яна. Киләләр болар шул өй янына да, карыйлар тәрәзәдән, бер хатын олан тирбәтеп утыра. Тәрәзә шакыйлар, кыз кунарга сорый болардан.
— И кызым,— дир хатын,— керер идегез дә бит, менә минем чирле кызым бар, дир, ул җылый, сез ял итә алмассыз, – дир.
— Ярар, абыстай, ничек тә түзәрбез инде, бергә йокларбыз шунда,— дир кыз. Шулай дигәч, хатын кертә инде боларны. Бишектә олан елый, һич туктамый. Ашадылар болар, эчтеләр. Олан һаман елый, Кыз сорый башлый инде, ник елый ул олан, дип.
Хатын сөйләп бирә инде:
— Шулай-шулай, дир, бу минем кызым, дир. Аңа хәзер унсигез яшь, дир, ашый башласа туйдырып булмый, зур кеше кебек ашый, үзе урыныннан да тора алмый, үзе үлми дә,— дир.
— Абыстай, дир кыз,— мин синең кызыңны тергезәм,— дир.
— И кызым, дир, ни әйттең иде дә бит, ни сорасаң шуны бирер идем,— дир хатын.
— Миңа берни дә кирәкми, — дир кыз,— тик мин синең кызың белән ни генә эшләсәм дә, бәйләнмә миңа,— дир.
Кыз хәзер хатынга бик кызу итеп пич ягарга куша. Хатын яга пичне, кыздыра. «Хәзер бер себерке китер», — дир кыз. Китерә бу хатын себеркене. Кыз бишектән баланы ала да, себерке белән кыйный башлый. Үзе нидер сөйләнә: үзеңнекен ал, безнекен бир, дип. Берничә мәртәбә шулай әйтә дә баланы пичкә ыргыта.
Абыстай: — Аһ, баламны харап иттең,— дип, кычкырып елап җибәрә.
Кыз аңа: — Елама, абыстай, дир, ул синең балаң түгел, дир. Синең балаң мин, дир. Бала вакытта мине җен алыштырган иде,— дир. Шулай итеп кыз адәм баласы була инде. Теге бабаларыннан алган сумкада акча беркайчан да бетми хәзер. Ат та бик яхшы булды. Болар бу авылда бераз торалар да, кызның әнисен алып, егет авылына кайтып китәләр. Әле дә булса шунда бергә-бергә торалар, ди.
Әкиятнең тексты түбәндәге китаптан алынды:
Әлеге китап — «Татар халык иҗаты» дигән унөч томлыкның беренче китабы. 12 том 1977—1988 елларында, 13 нче томы 1993-тә басыла. Түбәндәге Искәрмәләр һәм әкиятнең сюжетын Аарне-Томпсон кебек системалар буенча классификацияләүче «Әкият сюжетының типологик анализы» дигән бүлекләр дә шул китаптан алынды [Сәлимҗан].
[ТХИ-1977, 382-385 б.]Бу китапка кертелгән әкият текстларының бер өлеше моңа хәтле төрле вакытларда, төрле җыентыкларда дөнья күргән булса да, төп өлеше әлегә кәдәр беркайда да басылмаган әсәрләрдән тора. Алар, нигездә, соңгы егерме ел дәвамында Урта Идел, Урал буйларына, Көнбатыш Себер өлкәләренә оештырылган фольклор экспедицияларе вакытында язып алынган әкиятләр. Берничә текст В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан Дәрләт университетының Фәнн китапханәсе каршындагы кулъязмалар бүлегеннән сайланды.
Мәгълүм булганча, фольклор әсәрләренең, шул исәптән әкиятләрнең дә, җанлы яшәешенә хас үзенчәлекләрнең берсе — аларның вариантлылыгы. Аерым әкиятләрнең дистәләгән вариантлары бар. Бу китаптагы «Камыр батыр», «Салам Торхан», «Аю, бабай, Төлке» һ. б. кайбер әкиятләр шуңа бер дәлил. Китапта андый текстларның һәммә вариантлары да түгел, ә сюжеты һәм әкиятченең сөйләү стиле, тел байлыгы ягыннан аеруча характерлы, үзенчәлекле булганнары гына бирелде. Текстлар бүлегендә вариантлар бирелмәгән очракларда теге яки бу әкиятнең моңа хәтле басылган яисә кулъязма хәлендә сакланучы вариантлары хакындагы мәгълүмат һәр әкият турындагы белешмә-аңлатма бүлегендә китерелде.
Белешмә-аңлатма бүлегендә шулай ук әкиятнең кайда һәм кайчан басылган булуы хакындагы мәгълүматлар бирелде.
Татар халык әкиятләрен башка халыкларның әкиятләре белән тарихи-чагыштырма планда, уртак яки охшаш сюжетларны ачыклау юнәлешендәге фәнни эзләнүләр әүвәл дә булган (К. Насыйри һәм В. Поляков, М. А. Васильев хезмәтләре). Шул традицияне дәвам итеп, бу китаптагы әкиятләрне башка халыкларның әкиятләре белән чагыштыру буенча шактый эш башкарылды. Нәтиҗәдә, татар әкиятләре белән охшаш сюжетлар, уртак мотивлар, геройлар тарихи-генетик яктан безгә кардәш булган төрки халыкларның әкиятләре хәзинәсендә генә түгел, тарихи-культура, күршелек мөнәсәбәтләре буларак, рус халык әкиятләре составында очравы да ачыкланды. Шуның белән бергә Кавказ халыкларының, фарсыларның әкият мирасында да татар әкиятләренә хас булган сюжетлар яшәвен күрсәткән мисаллар аз түгел. Әкиятләрне чагыштырма тикшерүнең нәтиҗәләре белешмә-аңлатмалар бүлегендә һәр текстка карата күрсәтеп барылды. Шуның өстенә татар әкиятләренең дөнья халыклары әкиятләре белән типологик якынлыгын гәүдәләндергән мәгълүматларны бергә туплау буенча да беренче адымнар ясалды. Ул мәгълүматлар искәрмәләрнең иң ахырында — әкият сюжетларының типологик анализ исемлегендә күрсәтелделәр.
Югарыда әйтеп үтелгәнчә, том өчен сайланган әкиятләр төрле өлкәләрдә, төбәкләрдә яшәүче һәм төрле диалектларда сөйләшүче татарлардан язып алынган.
Бу хәл, әлбәттә, әкиятләрнең тел, стиль үзенчәлекләрендә чагылыш тапкан. Әкиятче информаторларның теленә хас һәммә үзенчәлекләрне тулы хәлендә чагылдыру мөмкин булмады, билгеле. Алай да, һәрбер әкиятченең үзенә генә хас төп хикәяләү алымын мөмкин хәтле сакларга тырышылды. Иске җыентыклардан алынган текстлар хәзерге орфография нигезендә бирелде, аларның исемсез булганнарына, эчтәлегеннән чыгып, исем куелды.
Татарстан һәм күрше республика, өлкәләрнең район, авыл исемнәре әкият язылган вакыттагы административ бүленеш буенча күрсәтелде.
Томга урнаштырылган әкиятләр турындагы мәгълүматлар белешмә-аңлатмаларда рим цифрлары белән түбәндәге тәртиптә бирелделәр:
- Әкиятнең кайда, кайчан, кемнән, кем тарафыннан язылуы яисә нинди чыганактан алынуы.
- Әкият тексты басылган чыганаклар.
- Әкиятнең вариантлары.
- Башка халыклар әкиятләрендәге сюжетлар белән охшашлык, якынлыкны күрсәткән басма чыганаклар.
Белешмә-аңлатмалар бүлегендә файдаланылган чыганаклар исемлеге түбәндәге шартлы кыскартулар буенча бирелде.
- Абага
- Абага чәчәге. Татар халкының сатирик әкиятләре. Э. Касыймов. Казан, 1962.
- Азерб.
- Азербайджанские сказки. Н. Сеидов. Баку, 1960.
- АС
- Армянские сказки. А. И. Иоаннисиан. М., 1968.
- Афанасьев
- Народные русские сказки А. Н. Афанасьева. В трех томах. М. 1957.
- Балинт
- Kazani-tatar: Nyelvtanulmanyok Szövegek es forditas. Gvüjtotte es forditotta szentkatolanai Balint Gabor. Budapest, 1875.
- БХИ, I
- Башкорт халык иҗады. Әкияттәр. М. Минһаҗетдинов, Ә. Харисов. Беренсе китап. Өфө, 1976.
- БХИ, II
- Башкорт халык иҗады. Әкияттәр. М. Минһаҗетдинов, Ә. Харисов. Икенсе китап. Өфө, 1976.
- БНС, 1973
- Бурятские народные сказки. Волшебно-фантанстические. Е. В. Баранникова, С. Е. Бардаханова, В. Ш. Гунгаров. Улан-Удэ, 1973.
- БНС, 1976
- Бурятские народные сказки. Волшебно-фантанстические и о животных. Е. В. Баранникова, С. Е. Бардаханова, В. Ш. Гунгаров. Улан-Удэ, 1976.
- Васильев
- М. А. Васильев. Памятники татарской словесности. Сказки и легенды. Казань, 1924.
- Витевский
- Труды четвертого Археологического съезда в России. Том II. Сказки, загадки и песни нагайбаков Верхне-уральского уезда Оренбургской губернии. Казань, 1891, стр. 257—280.
- Гульчечек
- Гульчечек. Татарские народные сказки. Г. Баширов, Х. Ярми. М., 1952.
- Иванов
- М. Иванов. Татарская хрестоматия. Казань, 1841.
- ИОАИЭ
- Известия Общества археологии, истории и этнографии при Казанском университете. Казань, 1878—1929.
- КДУ
- Казан дәүләт университеты гыйльми китапханәсенең кулъязмалар бүлеге.
- КНС, I
- Казахские народные сказки. В трех томах. Том первый. Алма-Ата, 1971.
- КНС, II
- Казахские народные сказки. В трех томах. Том второй. Алма-Ата, 1971.
- КНС, III
- Казахские народные сказки. В трех томах. Том третий. Алма-Ата, 1971.
- Катанов
- Н. Ф. Катанов. Материалы к изучению казанско-татарского наречия. Часть первая. Образцы книжной и устной литературы казанских татар. Казань, 1898.
- КС
- Киргизские сказки. Дм. Брудный и К. Эшмамбетов. М., 1968.
- Кукляшев
- С. Кукляшев. Диване хикәят татар. Казан, 1889.
- Кәлилә вә Димнә, 1889
- Кәлилә вә Димнә. Икенче җилд. Казан, 1889.
- Кәлилә вә Димнә, 1891
- Кәлилә вә Димнә. Өченче җилд. Казан, 1891.
- Мең дә бер кичә
- Мең дә бер кичә. Казан, 1970.
- Насыйров
- К. Насыйров и П. А. Поляков. Сказки казанских татар и сопоставление их со сказками других народов. Казань, 1900.
- Паасонен
- Mischärtatarische Volksdichtung. Heikki Paasonen. Helsinki, 1953.
- ПС
- Персидские сказки. Н. Османов. М., 1959.
- Радлов
- В. В. Радлов. Образцы народной литературы тюркских племен. Часть IV. Наречия барабинцев, тарских, тобольских и тюменских татар. СПб, 1872.
- Рәхим
- Бикчәнтәй углы (Г. Рәхим). Халык әкиятләре. Казан, 1915.
- СНД
- Сказки народов Дагестана. Х. Халилов. М., 1965.
- СНП
- Сказки народов Памира. А. Л. Грюнберг и И. М. Стеблин-Каменский. М., 1976.
- ТНС, 1957
- Татарские народные сказки. Х. Ярмухаметов. М., 1957.
- ТНС, 1964
- Татарские народные сказки. Х. Ярмухаметов. М., 1964.
- ТХИ, 1954
- Татар халык иҗаты. Г. Бәширов, А. Шамов, Х. Ярми һәм Х. Госман. Казан, 1954.
- ТХӘ, 1956
- Татар халык әкиятләре. Г. Бәширов, Х. Ярми. Казан, 1956.
- ТХӘ, 1958
- Татар халык әкиятләре. Г. Бәширов, Х. Ярми. Казан, 1958.
- Тукай
- Г. Тукай. Әсәрләр. Дүрт томда. Казан, 1955, т. II.
- ТС
- Турецкие сказки. Р. Аганин, Л. Алькаева, М. Керимов. М., 1960.
- УНС
- Узбекские народные сказки. М. И. Афзалов. Ташкент, 1963.
- ФФ
- СССР Фәннәр академиясе Казан филиалы, Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты фольклор фонды.
- Фәезханов
- Г. Фәезханов. Хикәят вә мәкаләт. Казан, 1890, 1909.
- ХИ, 1938
- Халык иҗаты. Х. Ярми, А. Әхмәт. Казан, 1938.
- ХИ, 1940
- Халык иҗаты. Х. Ярми, А. Әхмәт. Казан, 1940.
- ХӘ
- Халык әкиятләре. Гомәр Разин (Г. Бәширов). Казан, 1940.
- Яхин, 1900
- Т. Яхин. Дәфгылькәсәл мин әссаби вә сабият. Казан, 1900.
- Яхин, 1902
- Т. Яхин. Саби вә сабияләр өчен мәргуб булган хикәяләр вә мәкальләр һәм олугларны тәнбиһ өчен гаҗаиб булган гыйбрәтләр. Казан, 1902.