Сәлимҗан китапханәсе

БАЛЫКЧЫ БЕЛӘН ГЫЙФРИТ

Әүвәл заманда булган бер Балыкчы кеше. Балык тотып, сатып, хатынын-балаларын тәрбия итә торган булган.

Бер дә беркөнне, балыкка баргач, кармагын салган иде, моның кармагына эләкте, ди, бик авыр бер нәрсә. Шундый авыр, аран өстерәп чыгарды кырыйга. Өстерәп чыгарса, бер чуен сандык килеп чыкты.

Чуен сандыкның тышкы ягына үзеннән калкытып язу чыгарган. Йозагы-мазары юк. Каты гына итеп элеп куелган. Бу уйлады, язуын карады. Сандык фәлән елдан бирле су төбендә яткан, бик озак яткан инде.

Ачты сандыкны. Сандыктан болыт шикелле төтен, ә төтен арасыннан Гыйфрит килеп чыкты. Чыккач ук әйтте: «Егет, мин сине ашыйм»,— диде. Балыкчы бик ялынды: «Балаларым бар, син мине ашасаң, аларны кем тәрбияләр?» — диде. Гыйфрит әйтә: «Мин, ди, фәлән вакытта чыгарырлар, дип көтеп яткан идем. Шул вакытта чыгармадылар. Шунлыктан кем чыгарса да ашармын дип ант иткән идем»,— ди.

Балыкчы бик кайгырды. Шунда Балыкчының үзенә бер фикер төште. Ул уйлый: «Моны, ди, кире сандыкка ябып булмасмы», — ди, күңеленнән уйлый.

Шуннан Гыйфриткә әйтә:

— Син, ди, сандыктан чыктым дип әйтәсең дә, мөчәң бик зур, ди. Син сандыктан чыкмагансың, төтен аркасында күрми калганмын. Син читтән килгәнсең. Син сыярлык сандык түгел бу, ди.

Теге җавап бирә:

— Сандыктан чыктым мин, — ди.

Балыкчы әйтә:

— Кереп кара яңадан, ди, сыярсыңмы, юкмы? Аннары ышанырмын,— ди.

Ярар. Теге әйтә:

— Ышанмасаң, хәзер керәм,— ди.

Гыйфрит кечкенә генә булды да сандыкка кереп ятты. Кереп ятты да Балыкчы сандыкны ябып куйды. Гыйфрит эчтән кычкыра:

— Ач, чыгар инде, — ди.

— Чыгармыйм,— ди теге әйтә, — чыгарсам ашыйсың, шуңарга чыгармыйм, ди. Мин сине чыгардым, ә син мине ашарга теләдең. Инде хәзер чыгармыйм, ди. Мин синең сандыгың өстенә язу язып калдырам: «Кем ачса, шуны ашыйсың», дип, бер кеше дә ачмасын,— ди.

Теге Гыйфрит ялына инде, ант итә, каргана:

— Сүземә хуҗа, чыгар, ди, бик озак яттым инде, ди. Чыгарсаң, мин сиңа дүрт күл күрсәтермен. Шуннан балык тотарсың, бик кыйбатлы балыклар, ди. Гомереңне балык тотып уздырырсың,— ди.

Ярар. Бу чыгарды моны. Әүвәл томан кебек төтен чыкты җир йөзенә, аннары Гыйфрит килеп чыкты. «Шушы күлләрдән тотарсың», — дип дүрт күл күрсәтте. «Аннан тоткан балыкны патшалар гына ашар», диде. Шундый бәяле балыклар булган. Гыйфрит күлләрне күрсәтте дә саубуллашып китте.

Бу кеше, Гыйфрит күрсәткән күлгә барып, балыклар тотты. Бу балыкларны моңардан патша малае сатып алды. Бик кыйбат түләде моңарга. Балыкны пешерүчеләр кулына бирде. Пешекче моны әрчеде — әйбер итте, плитага таба өстенә куйды. Шул чагында кухня чатыннан чапаннан, чалмадан бер карт килеп чыкты. Шул чапанлы әйтте: «Әй вәгъдәсез балыклар»,— диде. Балыклар башларын калкыттылар да: «Вәгъдәбезгә хәзер»,— дип, кара күмер булып көйделәр.

Пешекчеләр бик кайгырды. Инде балыклар хәзер патша алдына илтерлек түгел. Янә дә теге Балыкчыны эзләп таптылар: «Тизрәк шундый балык китер», — дип, балык сорадылар. Балыкчы тагын балыкларын сатты да китте. Дүрт повар килделәр, әрчеп табага салдылар: «Көйдермик инде»,— диләр, дүртәү саклыйлар. Әлеге яшел чапанлы янә дә күзләренә күренде: «И вәгъдәсез балыклар, вәгъдәгездә тормыйсыз»,— диде. Балыклар башларын калкыттылар да: «Вәгъдәбездә торабыз», диделәр, кара күмер булып көйделәр. Бу ни гаҗәп, дип, поварлар аптырап калдылар.

Янә дә Балыкчыдан китерттеләр. Балыкларны куырырга әрчеп салгач, тагын яшел чапанлы күренде: «И вәгъдәсезләр»,— дип кычкырды. Балыклар: «Вәгъдәбездә торабыз», — диделәр дә тагын кара күмер булып көйделәр. Шуннан соң патша малаен дәштеләр: «Бер гаҗәп балыклар, көя дә китә, һич куырып булмый. Өч рәт көеп китте инде, ни дә кылып булмый», — диләр поварлар.

Ярар. Балыкчыны дәштеләр. Аңардан сораша патша малае: «Син, ди, бабай, моны кайсы судан тотасың?» — ди. «Фәлән җирдә үзегезнең җирдә бер күл, аннан ары бер күл, аннары тагы ике күл — барысы дүрт күл бар»,-- ди Балыкчы. Патша малае тыңлап тора да әйтә: «Ник очрамаган икән, ди. Шул күлләрне дә белмәгәч, дөньяда торуыма ни сан», ди. Патша малае шул күлләрне эзләргә чыгып китә.

Чыгып китте. Йөрде-йөрде эзләп, таба алмады. Таба алмады да, ул җирләрне ташлап, далага чыгып китте. Барды-барды да бер бакчага барып керде. Бакчада сандугачлар сайрый, төрле чәчәкләр, алмагачлар үсеп утыра — бер сахра инде. Яхшы чәйханәләр бар. Йөрде, йөрде, һичберкемне күрмәде. Бакчаның кешесе юк. Шуннан кычкырды бик каты аваз белән: «Бу бакчаның хуҗасы бармы, кеше бармы монда?»,— дип. Кычкырды да әкертен генә бер тавыш ишетте: «Кеше бар, ләкин мин йөри алмыйм, үзең монда кил»,— ди.

Ярар. Барды тавышка. Бер юан агач янына килде. Юан агачта оя бар. Шул ояда берәү бар. Аның ярты тәне таш, яртысы адәм.

Патша малае әйтә:

— Син ник болай булдың? — ди.

— Хатыным сихерләде, ди. Әйе, ди, шуның өстенә көн дә кырык камчы суга. Камчы сугып кан чыккан җиргә тоз сибеп китә, – ди.

— Ул хатының кая йөри?— ди патша малае.

— Аның бер авырып ята торган сасы Гыйфрите бар, шуның янында ул,— ди.

— Кай тирәдә ул? — ди.

— Ерак түгел, шул тирәдә, Тавышларын ишетәм, үзем бара алмыйм,— ди.

Барды патша малае шул якка. Күрде, бер гәүдә ята, яраксыз гәүдә. Күзе белән күрде дә агач төбенә качты. Хатын юк, авыру Гыйфрит үзе генә ята әле. Хатын кайтып җитте Гыйфрит янына. «Әй, җаным, ике күзем», — ди. Хатын шуңарга әйтә: «Ичмасам кырык сүземә дә бер сүз әйтә алмыйсың», — ди. Аяк табаннарын үбә шул хәшәрәтнең. Кочаклап, үбә шуны хатын. Шулай иттерде дә ашарга утырды.

Теге бакалар, тычканнар пешергән, ди. Хатын шуны мактый-мактый ашый: «Мин, ди, теге иремдә мондый тәмле нәрсәләр ашаганым юк иде»,—- ди. Кочаклап үпте дә, бер әйләнеп килим, дип, хатын китте.

Патша малае барды Гыйфрит янына, аның күкрәк авызына менеп утырды: «Шушымы синең эшең», ди. Утырды-утырды да, алмаз пычагын алып, Гыйфритне суйды, бетерде. Шуннан, өстерәп, кырыйга ерак илтеп ташлады. Гыйфритнең киемнәрен киде дә аның урынына килеп ятты.

Хатын кайтты.

— Әй, җаныкам,— дип кочаклады, сөйде, — ничек кенә дәва итим икән, ничек кенә терелтим икән сине,— ди. Теге әйтә:

— Мин терелер идем дә, син үзең авыру, мин үзеңнән терелмим, ди.

— Ике күзем, нәрсәдән терелмисең? — ди.

Теге әйтә:

— Әнә, ди, иреңне таш иттереп сихерләгән, шуны бетер, ди. Аннары шәһәрне сихерләп күл ясагансың, Шуны кире шәһәр яса, ди. Аннары терелермен, — ди.

Хәзер теге ирен сәламәтләндерде, ире аякка йөри башлады. Күлләре дә шәһәр булды. Гыйфрит дип белеп сөйли инде хатын. «Эшләдем, җаныкам, барын да эшләдем, терел инде»,— ди. Патша малае тора сикереп. Хатын, Гыйфрит терелде, дип куана. Патша малае тота да бу Гыйфрит хатынын чала. Шуннан патша малае үз киемен киенә дә бакчадан теге кешене эзли.

Теге кешене эзләп тапты, аны үзе белән алып кайта патша малае. Сөйләшеп кайталар. Алып кайта да аны бер урынга куя. Ул кеше үзенә балык сатучы булып чыга. Аны сандыктан чыккан Гыйфрит сихерләгән булган; ул Гыйфрит аның хатынына ияләшкән булган икән.


Чыганаклар һәм искәрмәләр

(уку өчен монда басыгыз)

Чыганаклар

Әкиятнең тексты түбәндәге китаптан алынды:

[ТХИ-1977]
Томны төзүчеләр, искәрмәләрне хәзерләүчеләр Халидә Гатина, Хәмит Ярми (1977) Татар халык иҗаты, Беренче китап, Әкиятләр. Казан, Татарстан Китап Нәшрияты.

Әлеге китап — «Татар халык иҗаты» дигән унөч томлыкның беренче китабы. 12 том 1977—1988 елларында, 13 нче томы 1993-тә басыла. Түбәндәге Искәрмәләр һәм әкиятнең сюжетын Аарне-Томпсон кебек системалар буенча классификацияләүче «Әкият сюжетының типологик анализы» дигән бүлекләр дә шул китаптан алынды [Сәлимҗан].

Искәрмәләр

[ТХИ-1977] ачыкламасын уку

Бу китапка кертелгән әкият текстларының бер өлеше моңа хәтле төрле вакытларда, төрле җыентыкларда дөнья күргән булса да, төп өлеше әлегә кәдәр беркайда да басылмаган әсәрләрдән тора. Алар, нигездә, соңгы егерме ел дәвамында Урта Идел, Урал буйларына, Көнбатыш Себер өлкәләренә оештырылган фольклор экспедицияларе вакытында язып алынган әкиятләр. Берничә текст В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан Дәрләт университетының Фәнн китапханәсе каршындагы кулъязмалар бүлегеннән сайланды.

Мәгълүм булганча, фольклор әсәрләренең, шул исәптән әкиятләрнең дә, җанлы яшәешенә хас үзенчәлекләрнең берсе — аларның вариантлылыгы. Аерым әкиятләрнең дистәләгән вариантлары бар. Бу китаптагы «Камыр батыр», «Салам Торхан», «Аю, бабай, Төлке» һ. б. кайбер әкиятләр шуңа бер дәлил. Китапта андый текстларның һәммә вариантлары да түгел, ә сюжеты һәм әкиятченең сөйләү стиле, тел байлыгы ягыннан аеруча характерлы, үзенчәлекле булганнары гына бирелде. Текстлар бүлегендә вариантлар бирелмәгән очракларда теге яки бу әкиятнең моңа хәтле басылган яисә кулъязма хәлендә сакланучы вариантлары хакындагы мәгълүмат һәр әкият турындагы белешмә-аңлатма бүлегендә китерелде.

Белешмә-аңлатма бүлегендә шулай ук әкиятнең кайда һәм кайчан басылган булуы хакындагы мәгълүматлар бирелде.

Татар халык әкиятләрен башка халыкларның әкиятләре белән тарихи-чагыштырма планда, уртак яки охшаш сюжетларны ачыклау юнәлешендәге фәнни эзләнүләр әүвәл дә булган (К. Насыйри һәм В. Поляков, М. А. Васильев хезмәтләре). Шул традицияне дәвам итеп, бу китаптагы әкиятләрне башка халыкларның әкиятләре белән чагыштыру буенча шактый эш башкарылды. Нәтиҗәдә, татар әкиятләре белән охшаш сюжетлар, уртак мотивлар, геройлар тарихи-генетик яктан безгә кардәш булган төрки халыкларның әкиятләре хәзинәсендә генә түгел, тарихи-культура, күршелек мөнәсәбәтләре буларак, рус халык әкиятләре составында очравы да ачыкланды. Шуның белән бергә Кавказ халыкларының, фарсыларның әкият мирасында да татар әкиятләренә хас булган сюжетлар яшәвен күрсәткән мисаллар аз түгел. Әкиятләрне чагыштырма тикшерүнең нәтиҗәләре белешмә-аңлатмалар бүлегендә һәр текстка карата күрсәтеп барылды. Шуның өстенә татар әкиятләренең дөнья халыклары әкиятләре белән типологик якынлыгын гәүдәләндергән мәгълүматларны бергә туплау буенча да беренче адымнар ясалды. Ул мәгълүматлар искәрмәләрнең иң ахырында — әкият сюжетларының типологик анализ исемлегендә күрсәтелделәр.

Югарыда әйтеп үтелгәнчә, том өчен сайланган әкиятләр төрле өлкәләрдә, төбәкләрдә яшәүче һәм төрле диалектларда сөйләшүче татарлардан язып алынган.

Бу хәл, әлбәттә, әкиятләрнең тел, стиль үзенчәлекләрендә чагылыш тапкан. Әкиятче информаторларның теленә хас һәммә үзенчәлекләрне тулы хәлендә чагылдыру мөмкин булмады, билгеле. Алай да, һәрбер әкиятченең үзенә генә хас төп хикәяләү алымын мөмкин хәтле сакларга тырышылды. Иске җыентыклардан алынган текстлар хәзерге орфография нигезендә бирелде, аларның исемсез булганнарына, эчтәлегеннән чыгып, исем куелды.

Татарстан һәм күрше республика, өлкәләрнең район, авыл исемнәре әкият язылган вакыттагы административ бүленеш буенча күрсәтелде.

Томга урнаштырылган әкиятләр турындагы мәгълүматлар белешмә-аңлатмаларда рим цифрлары белән түбәндәге тәртиптә бирелделәр:

  1. Әкиятнең кайда, кайчан, кемнән, кем тарафыннан язылуы яисә нинди чыганактан алынуы.
  2. Әкият тексты басылган чыганаклар.
  3. Әкиятнең вариантлары.
  4. Башка халыклар әкиятләрендәге сюжетлар белән охшашлык, якынлыкны күрсәткән басма чыганаклар.

Белешмә-аңлатмалар бүлегендә файдаланылган чыганаклар исемлеге түбәндәге шартлы кыскартулар буенча бирелде.

Абага
Абага чәчәге. Татар халкының сатирик әкиятләре. Э. Касыймов. Казан, 1962.
Азерб.
Азербайджанские сказки. Н. Сеидов. Баку, 1960.
АС
Армянские сказки. А. И. Иоаннисиан. М., 1968.
Афанасьев
Народные русские сказки А. Н. Афанасьева. В трех томах. М. 1957.
Балинт
Kazani-tatar: Nyelvtanulmanyok Szövegek es forditas. Gvüjtotte es forditotta szentkatolanai Balint Gabor. Budapest, 1875.
БХИ, I
Башкорт халык иҗады. Әкияттәр. М. Минһаҗетдинов, Ә. Харисов. Беренсе китап. Өфө, 1976.
БХИ, II
Башкорт халык иҗады. Әкияттәр. М. Минһаҗетдинов, Ә. Харисов. Икенсе китап. Өфө, 1976.
БНС, 1973
Бурятские народные сказки. Волшебно-фантанстические. Е. В. Баранникова, С. Е. Бардаханова, В. Ш. Гунгаров. Улан-Удэ, 1973.
БНС, 1976
Бурятские народные сказки. Волшебно-фантанстические и о животных. Е. В. Баранникова, С. Е. Бардаханова, В. Ш. Гунгаров. Улан-Удэ, 1976.
Васильев
М. А. Васильев. Памятники татарской словесности. Сказки и легенды. Казань, 1924.
Витевский
Труды четвертого Археологического съезда в России. Том II. Сказки, загадки и песни нагайбаков Верхне-уральского уезда Оренбургской губернии. Казань, 1891, стр. 257—280.
Гульчечек
Гульчечек. Татарские народные сказки. Г. Баширов, Х. Ярми. М., 1952.
Иванов
М. Иванов. Татарская хрестоматия. Казань, 1841.
ИОАИЭ
Известия Общества археологии, истории и этнографии при Казанском университете. Казань, 1878—1929.
КДУ
Казан дәүләт университеты гыйльми китапханәсенең кулъязмалар бүлеге.
КНС, I
Казахские народные сказки. В трех томах. Том первый. Алма-Ата, 1971.
КНС, II
Казахские народные сказки. В трех томах. Том второй. Алма-Ата, 1971.
КНС, III
Казахские народные сказки. В трех томах. Том третий. Алма-Ата, 1971.
Катанов
Н. Ф. Катанов. Материалы к изучению казанско-татарского наречия. Часть первая. Образцы книжной и устной литературы казанских татар. Казань, 1898.
КС
Киргизские сказки. Дм. Брудный и К. Эшмамбетов. М., 1968.
Кукляшев
С. Кукляшев. Диване хикәят татар. Казан, 1889.
Кәлилә вә Димнә, 1889
Кәлилә вә Димнә. Икенче җилд. Казан, 1889.
Кәлилә вә Димнә, 1891
Кәлилә вә Димнә. Өченче җилд. Казан, 1891.
Мең дә бер кичә
Мең дә бер кичә. Казан, 1970.
Насыйров
К. Насыйров и П. А. Поляков. Сказки казанских татар и сопоставление их со сказками других народов. Казань, 1900.
Паасонен
Mischärtatarische Volksdichtung. Heikki Paasonen. Helsinki, 1953.
ПС
Персидские сказки. Н. Османов. М., 1959.
Радлов
В. В. Радлов. Образцы народной литературы тюркских племен. Часть IV. Наречия барабинцев, тарских, тобольских и тюменских татар. СПб, 1872.
Рәхим
Бикчәнтәй углы (Г. Рәхим). Халык әкиятләре. Казан, 1915.
СНД
Сказки народов Дагестана. Х. Халилов. М., 1965.
СНП
Сказки народов Памира. А. Л. Грюнберг и И. М. Стеблин-Каменский. М., 1976.
ТНС, 1957
Татарские народные сказки. Х. Ярмухаметов. М., 1957.
ТНС, 1964
Татарские народные сказки. Х. Ярмухаметов. М., 1964.
ТХИ, 1954
Татар халык иҗаты. Г. Бәширов, А. Шамов, Х. Ярми һәм Х. Госман. Казан, 1954.
ТХӘ, 1956
Татар халык әкиятләре. Г. Бәширов, Х. Ярми. Казан, 1956.
ТХӘ, 1958
Татар халык әкиятләре. Г. Бәширов, Х. Ярми. Казан, 1958.
Тукай
Г. Тукай. Әсәрләр. Дүрт томда. Казан, 1955, т. II.
ТС
Турецкие сказки. Р. Аганин, Л. Алькаева, М. Керимов. М., 1960.
УНС
Узбекские народные сказки. М. И. Афзалов. Ташкент, 1963.
ФФ
СССР Фәннәр академиясе Казан филиалы, Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты фольклор фонды.
Фәезханов
Г. Фәезханов. Хикәят вә мәкаләт. Казан, 1890, 1909.
ХИ, 1938
Халык иҗаты. Х. Ярми, А. Әхмәт. Казан, 1938.
ХИ, 1940
Халык иҗаты. Х. Ярми, А. Әхмәт. Казан, 1940.
ХӘ
Халык әкиятләре. Гомәр Разин (Г. Бәширов). Казан, 1940.
Яхин, 1900
Т. Яхин. Дәфгылькәсәл мин әссаби вә сабият. Казан, 1900.
Яхин, 1902
Т. Яхин. Саби вә сабияләр өчен мәргуб булган хикәяләр вә мәкальләр һәм олугларны тәнбиһ өчен гаҗаиб булган гыйбрәтләр. Казан, 1902.
[ТХИ-1977, 382-385 б.]