Сәлимҗан китапханәсе

БАЛЫКЧЫ КАРТ

Элек заманда булган, ди, бер ир белән хатын. Алар бик фәкыйрь булганнар, ди. Торырга йортлары да булмаган, су читендә салаш корып, шунда гына торалар икән. Ире балык тота икән дә шуның белән көн кичерәләр икән. Балык эләккән көнне тамаклары тук, балык эләкмәгән көнне тамаклары ач була икән.

Көннәрдән-беркөнне бу бабай ау сала. Тартып чыгара, балык бер дә эләкми. Аптырый бабай: «Бүген ашарлык та эләкмәде ичмасам»,— ди.

Бабайның бервакыт эчәсе килә дә, су буена ятып су эчә бу. Озын гына сакаллы була ул. Шуннан, су астыннан бернәрсә килеп, бабайга күренмичә генә, аның сакалыннан тота. Бабай башын күтәрим дисә, башын җибәрми теге бабайның. Бабай әйтә:

— Минем белән уйнама, мин синең белән уйнарлык кеше түгел, җибәр мине! — ди.

Бу — дию икән.

— Дөньяда юк нәрсәне бирәм дип әйт. Бирәм димәсәң, суга батырам мин сине,— ди.

— Дөньяда юк нәрсә — нәрсә ул? — ди бабай.

— Шулай булса да бирәм дип әйт, югыйсә батырам, — ди дию.

Бабай, аптырагач:

— Ярар, бирермен алайса, — ди.

Шуннан соң гына дию бабайның сакалын җибәрә. Бабайның салган авы бар иде; дию, суларны актарып китереп, балыкны тутырды бабайның авына. Бабай авын тартып чыгарыйм дисә, чыгара алмый: авы бик авыр. Дию су астыннан килә дә бабайның авын яр читенә чыгарып ташлый. Үзе бабайга күренми. Бабай караса, ни күзе белән күрсен — ауга балык бик күп эләккән.

Балыклар арасында бик гаҗәп бер балык бар, бик матур. Бабай, гомер-гомергә балык тотып та, мондый балыкны күргәне юк икән.

— Тукта, балыкларны базарга алып барып сатыйм, ә бу кызык балыкны карчык белән кыздырып ашарбыз, — ди. Балыкларны базарга алып барып сата, акчасына чәй, шикәр, ризык алып кайта.

Хатыны:

— Нихәл, карт, бүген ризыклык бармы? — дип каршы ала.

Бабай кереп утыра, утырганнан соң әлеге гаҗәеп балыкны чыгарып бирә кесәсеннән:

— Менә, сиңа әйтәм, аудан алып кайттым, кыздырып китер, — ди.

Хатыны балыкны әйбәтләп кыздырып китерә. Бабай белән хатыны ашыйлар балыкны. Шуннан соң боларның бер ир балалары туа. Бик матур, мәхәббәтле була, ди. Бала булганнан соң, бабайның бәхете гел алга китә. Көн дә балык күп керә, көннән-көн килере арта бара. Бала бер, ике, алты, җиде, ун яшенә җитә.

Көннәрдән-беркөнне, боларның тәмле йокысы вакытында, берәү өй артыннан килеп кычкыра:

— Бабай, өйдәме син? — ди.

Бабай әйтә тегеңәр:

— Монда нишләп йөрисең тәмле йокы вакытында? — ди.

— Дөньяда юк нәрсәне алырга килдем,— ди теге.

Бабай әйтә:

— Ул нинди сүз, мин аны кайдан алып бирим? — ди.

— Бирерсең, бабай, мин бүген китәм, иртәгә тагы килермен, шул юк нәрсәне алмыйча куймам мин,— ди теге.

Китә бу шунда. Иртәгесен тагын килә. Кычкыра:

— Бабай, өйдәме син? — ди.

— Кичә килдең, бүген килдең, нишләп йөрисең? — ди бабай.

Теге әйтә:

— Дөньяда юк нәрсәне алырга килдем,— ди.

Бабай әйтә:

— Мин белмим аны, ди, юк нәрсә — ул нәрсә соң? — ди.

Теге әйтә:

— Юк, мин әйтмим, үзең белерсең, вакыт җитте, ди. Иртәгә балык тотарга чыккач, шунда уйлап белерсең, — ди.

Шуннан, бабай иртәгесен тора, бик хафалана бу эшкә. Кулын иягенә куеп, уйланып утыра; күңелендәге уйларын актара. Хатыны суга киткән була, малае уйнарга чыгып китә. Бабайның бервакыт исенә килеп төшә: «Минем бердәнбер ялгыз балам өчен йөри икән бу, ди. Миннән шуны көтә икән»,— ди. Бабай җылый башлый. Әби кайтып керә:

— Нишләп җылыйсың? — ди.

— Әнә төннәрен мине сорап килгән кеше ул безнең балабызны алырга йөри, балабыз безнең кулдан китәчәк, шуңар җылап утырам, — ди.

Әби белән бабай, «ялгызыбыздан аерылабыз икән» дип җылый башлыйлар.

Болар җылап утырган вакытта, малай кайтып керә.

— Нишләп җылыйсыз? — дип сорый.

— Безнең җылау шуның өчен, — ди атасы,— теге, дөньяда булмаган нәрсәне сорап килүче сине алырга йөри икән ул, ди. Бүген кич ул тагын киләчәк, синнән аерылабыз инде,— ди.

Улы әйтә атасына:

— Ул килсә: «Сиңа биреп җибәрмим, юлын өйрәтеп кит, малай үзе барыр», дип әйт,— ди.

Өченче көнне теге кичен тагын килә:

— Бабай, син өйдәме? — дип кычкыра.

— Нишләп йөрисең? — ди, бабай әйтә.

— Теге юк нәрсәне алырга килдем, — ди.

— Ярый, ди, мин аны эзләп таптым, янына үзе барыр, юлын өйрәтеп калдыр, — ди.

Шуннан теге юлын өйрәтә:

— Фәлән җирдәрне, фәлән җирләрне узгач, карурман булыр. Шул карурманны чыгар, чыкканнан соң биек таш койма булыр, аның капкасы булыр, ди. Ул капканы ачып чыгар. Чыгуга икенче якты дөнья булыр, шул минем өемә җиткәнче алып барыр, — ди.

Шуннан соң, иртәгесен улы китә, атасы-анасы белән бәхилләшә инде бу. Моны җылап озатып калалар.

Бара-бара урманга барып чыга. Аны чыккач, таш койма күрә. Капкасын ачып чыга, чыкса — бөтенләй икенче дөнья. Шунда юл күрә, шул юл белән китә. Бер-ике көн барганнан соң, таш күрә. Шул таш кырыннан үтә икән юл. Таш турына барып җиткәч, бер кыз килеп чыга моның каршына. Бу кыз әйтә:

— Кая барасың, җегет? — ди.

Бу әйтә:

— Фәлән диюнең хезмәтенә барамын, — ди.

— Әй, җегет, анда барма, барсаң харап булырсың, ди. Мин сине коткарырмын, син мине ал, атаң-анаң янына кайтырсың,— ди.

— Мин синең кебекләрне әллә нихәтле күргән. Кыз юклыктан чыкмадым,— ди җегет.

— Ярый, җегет, йөрәкле икәнсең, кайтып алыр булсаң, мин барырмын,— ди.

Бу китә, китеп ике генә көн үтә, моңа тагын бер таш күренә. Ул ташка барып чыкса, тагын бер кыз килеп чыга. Бусы теге, элек очраткан кыздан да матуррак. Ул кыз да сорый:

— Кая барасың, чибәр җегет? — ди.

— Фәлән диюнең хезмәтенә, — ди.

— Әй, җегет, харап булырсың, мине ал, мин сине коткарырмын,— ди.

— Син үзеңне матурга санап чыктыңмы, синең кебекләр белән өй түгел, абзар тулар иде — ди җегет.

— Ярый, җегет, йөрәкле икәнсең, бар инде, — ди.

Аннан да узып китә.

Ике-өч көн баргач, тагы бер таш күрә. Шуның яныннан узганда, теге ике кыздан да матуррак тагын бер кыз килеп чыга.

— Җегет, кая барасың? — ди.

Бу әйтә:

— Фәлән диюнең хезмәтенә барам,— ди.

— Әй, җегет, анда барсаң, харап булырсың, син мине ал,— ди.

Бу тагы, алмыйм дип, бераз узып китә дә, уйга төшеп: «Тукта, кайтып алырга кирәк, ялан миңа болай туры килмәс»,— ди. Кайтып әйтә:

— Әйткән сүзеңдә торсаң, мин сине алырмын, — ди.

— Барамын, ди. Бармасам, синең каршыңа чыкмас та идем,— ди.

Шулай, болар бер-беренә разый булып, ир белән хатын булып китәләр.

Иртәгесен торалар, ашыйлар-эчәләр.

Кыз әйтә:

— Бар инде, ди, сине чакырган кеше безнең әти ул, ди. Нинди хезмәт кушса да, һичбер каушама-нитмә, минем янга кайтырсың,— ди.

Җегет чыгып китә.

Бара-бара, диюнең өенә барып җитә. Биек коймалы йорт икән. Капкасын ачып керә. Капканы ачып керсә, хезмәтче диюләр ишек алдын себереп йөриләр тузан туздырып. Җегет хезмәтче диюләрдән сорый:

— Хуҗагызның өе кайда, күрсәтегез, — ди.

— Әнә, каршыда бер сарай бар. Шуның ишеген ачып кер, шунда яңадан бер ишек булыр, шуны да ачып керсәң, шунда булыр ул, — диләр.

Шунда барып керә. Кушканча керсә, дию, караватында яңа гына торып, битен-күзен тырмап утыра икән. Бу сәлам бирә:

— Нихәл, бабай? — ди.

Теге әйтә:

— Исән килдеңме, улым? — ди. Менә, улым, мин сиңа өч төрле хезмәт кушармын, ди. Шуларны мин әйткәнчә эшләп чыксаң, минем өч кызым бар, шуларның берсен алып, атаң-анаң янына кайтып китәрсең. Бүген беренче йомышны кушармын. Бер төн эчендә бер дисәтинә сазлык җирнең урманын кисәрсең, утын итеп өярсең, урынын сукаларсың, тырмаларсың, анда бодай чәчәрсең, бодайны урырсың, тегермәндә тарттырырсың, шул оннан миңа иртәнге чәйгә биш потлы күмәч пешереп китереп куярсың, — ди.

Бу:

— Ярар, дип, кайтып китә хатыны янына.

Кыз сорый:

— Әти нинди йомыш кушты? — ди. Җегет шундый, шундый эшләр кушты, дип әйтеп бирә инде моңа.

Кыз әйтә:

— Һич кайгырма, бар да булыр, аша-эч тә ятып йокла,— ди. Бу ятып йоклый.

Төн урталарында кыз чыга да бармагындагы балдагын салып сызгыра; җыела диюләр, җыела диюләр:

— Нишләргә, абыстай? — диләр.

Кыз атасының әйткән сүзләрен диюләргә әйтә:

— Бүген төн эчендә эшләп, иртәнге чәйгә биш потлы күмәч китереп куярсыз, – ди.

Шунда диюләр төрлесе-төрле яктан, кайсы ат җигеп, кайсы тырма, сәнәк, кайсы сука китереп, кереп китәләр урманга. Урманга барып та җитәләр, кисә дә башлыйлар, утын итеп саженга салып өяргә дә керешәләр, сазлык җирне киптерәләр, сукалап тырмалыйлар, бер яктан чәчәләр, тишелеп чыга, икенче яктан өлгереп тә җитә. Урып сугалар да, тегермәндә тартып, әйткән вакытка биш потлы күмәчне китереп утырталар моңа. Шуннан кыз килеп җегетне уята:

— Тор, күмәч пеште, алып бар,— ди. Күмәч бик матур, кабарып пешкән, килмәгән җире юк. Күмәчне ашъяулыкка төреп, күтәреп алып җитә дию янына. Барып кергәннән соң күмәчне өстәлгә куя бу, Дию йокысыннан гына торып килә икән.

— Алып килдеңме, улым? — ди.

— Алып килдем, бабай,— ди.

— Чиш ашъяулыгыңны, күрим, күмәчең уңганмы икән? — ди. Күмәч тегермән ташы хәтле — зур. Пешми калган җире юк, бик шәп пешкән. Дию карты ышанмый: «Бер төн эчендә барын да эшли алды микәнни?» — ди.

Шуннан дию китә моның эшләгән эшен карарга. Китсә, үз кушканыннан да артыграк эш күрә. «Адәм баласының кулыннан да мондый эш килер икән!» ди, гаҗәпсенә. Шуннан дию карты моңар икенче эш куша:

— Иртәгә кил, ди, минем бер аргамагым бар, шуны диюләр эчерә-сугара алмыйлар, ди, бик усал, — ди.

— Ярар,— дип, җегет кайтып китә кыз янына. Кайтканнан соң сорый кыз:

— Әти нинди эш кушты? — ди.

— Атаң шундый эш кушты: бер аргамагы бар икән, аны диюләр дә эчереп кайта алмыйлар икән, шуны күл буена алып барып, эчереп кайтырга кушты, — ди.

Кыз әйтә:

— Алай түгел ул, ди. Син баргач, үзе айгыр булып сарайга ябыла ул, сине үтерергә тели ул. Бүген син йоклама, бер потлы чукмар яса, бер потлы камчы үр, ди. Шул камчы белән чукмарны күтәреп барырсың, капкасын ачарсың, ул син килеп керүгә авызыннан ут чәчеп торыр, сине бетерергә теләр ул, ди. Аның тамак астында бер алкасы булыр, син ничек тә булса шул алкасыннан эләктереп ал, ди. Шул алкасыннан эләктереп алсаң гына җиңә алырсың, ди. Шуннан өстенә сикереп атланырсың. Кырык аршынлы коймадан сикереп алып чыгу белән, юл башында күтәреп җиргә ормакчы булыр. Шунда син ике колак арасын чукмар белән тукмарсың, ди. Аннары бер уңга, бер сулга борып, синең аягыңны кабып, җиргә ормакчы булыр, шунда камчы белән як-ягын тукмарсың,— ди.

Җегет иртәгесен китә дию катына. Барып җитә.

Җегет диюләрдән сорый:

— Мин айгырны сугарырга алып бармакчы булам, конюшни кайда? — ди. Абзарда айгыр дөньяны җимерердәй булып дулап йөри.

— Әнә анда дәбердәтә. Сак бул, тешләмәсен,— диләр. Шуннан җегет барып конюшни капкасын ачып җибәрә. Авызыннан утлар чәчеп, моны таптарга тели дию. Җегет тиз генә, бер күз карау белән, тамак астындагы алкага тотына. Нукта киертеп алып чыга да сикереп атлана өстенә. Кырык аршынлы койма өстеннән сикереп алып чыгып китә дию. Айгыр күтәреп ташларга теләсә, бу чукмар белән ора. Әле уңга, әле сулга башын боргалый башласа, камчы белән сыдыра. Шуннан дию чыдый алмый, күлгә дә барып җитмичә, егылып үлә. Җегет, нуктасын салдырып, диюләргә алып кайтып бирә дә әйтә:

— Шундый усал айгырыгыз су буена да барып җитмәде, үлде. Үләксәсен барып җыегыз! — ди.

Диюләрнең исләре китә моңа: «Адәм баласында да мондый батырлык бар икән!» дип.

Шуннан кайта бу кыз янына.

Кыз сорый:

— Сугара алдыңмы? — ди.

— Күлгә барып җитәрәк, үтердем мин аны,— ди.

— Үлмәс әле ул, иртәгә син барганчы, кайтып утырыр әле ул,— ди кыз.

Иртәгесен җегет барса — дию сараенда йоклап ята.

— Нихәл, килдеңме, улым? — ди. Тәки айгырны үтергәнсең икән. Бик батыр икәнсең, ди. Инде ике эшне эшләдең, өченчесен дә эшләрсең, ди. Бүген әйтеп җибәрәм, иртәгә килерсең. Моннан уңга кереп киткәч, бер мәйдан булыр. Иртәгә шул мәйданда диюләрнең җыены була. Моннан ерак түгел минем өч кызым тора. Җыенга шуларны телефон биреп чакырырмын, ди. Мин телефон биргәч, өчесе дә бертөсле күгәрчен булып очып төшәрләр шул мәйдан уртасына, ди. Шул күгәрченнәр арасыннан кечесе кайсысы икәнен танырсың, шул кызымны сиңа бирермен, аннан атаң-анаң янына кайтып китәрсең,-- ди.

Шуннан, җегет тагын кыз янына кайта.

Кыз җегеттән сорый:

— Әти нинди эш әйтте? — ди. Җегет шулай, шулай дип әйтте дип сөйләп бирә.

Кыз әйтә:

— Кайгырма, ди. Иртәгә барырсың. Мәйданга халык җыелгач, әти безгә телефон бирер, шунда без өчебез өч күгәрчен булып мәйдан уртасына килеп төшәрбез, ди. Өчебез бертөсле үк булырбыз. Син танысын дип, мин синең кырыңнан узып китәрмен дә, шунда бер каурыемны калкытып куярмын. Син мине шуннан танырсың, ди.

Җегет йоклап торып иртәгесен китә әлеге мәйданга. Барса, бөтен халык җыелган. Мәйдан гөрләп тора. Шунда дию телефон бирә.

— Өч кызым, өчегез дә күгәрчен булып мәйданга килегез! — ди.

Иә, өч кыз күгәрчен булып очып киләләр. Килеп мәйдан уртасына төшәләр. Шуннан теге күгәрчен, моның яныннан үткәндә, бер каурыен калкытып куя инде.

Шуннан бу җегет:

— Менә кече кызың, — дип күгәрченне тотып алып, диюгә илтеп тапшыра.

Шунда дию әйтә:

— Ярар, кызымны бирәм, ди, ләкин туй итмичә бирмим, — ди. Ә үзе шунда да ышанмый җегеткә. «Боларның сүзләре бер булгандыр, югыйсә мин кушкан эшне адәм баласы эшләргә мөмкин түгел иде, ди. Без боларны үтерик»,— ди.

Бер тимер сарайга ябып куя боларны. Сарай тирәсенә утыннар китереп өя дә ут төртә. Яна хәзер. Сарай кыза башлый. Чыгар җир юк, тыштан йозаклап алды.

Кыз әйтә:

— Харап булабыз бит, ди. Безне көйдерәләр хәзер, ди. Сарай түбәсендә инә сыешлы бер тишек күрәм, шуннан чыгып булмас микән?— ди.

Җегет әйтә:

— Ничек булсын инде,— ди.

Кыз әйтә:

— Мин инә булырмын, син җеп булырсың да, шул тишектән чыгып китәрбез, — ди. Кыз инә булып, җегетне җеп итеп саплап, сарай түбәсеннән чыгып китәләр болар.

Шуннан болар кайту юлына төшкәч, бервакыт баш дию әйтә үзенең диюләренә:

— Сарай ишеген ачыгыз, үләксәләрен, көлләрен дөньяга очырыгыз,— ди.

Сарайның ишеген ачып карасалар, җилләр искән, — кыз да юк, җегет тә юк.

Дию әйтә:

— Әйттем бит, сүзләре бер булган дип! Барыгыз, хәзер үк табып китерегез! — дип, өч-дүрт диюен эзләргә җибәрә.

Чыгып китә диюләр.

Кыз бервакытны:

— Безне эзләргә чыкмадылар микән?— дип, җиргә ятып тыңлый. Тыңласа, артларыннан куа чыкканнарын белә.

— Харап эш, безне куа чыкканнар, ди. Инде нишләргә? — ди. Кыз тылсым белән үзен юлның бер ягына кызыл чәчәк, егетне юлның уң ягына сары чәчәк итә. Диюләр килеп тә җитәләр, узып та китәләр.

Кайткач, дию болардан сорый:

— Табып алып кайттыгызмы? — ди.

— Юк, без бер җирдә дә күрмәдек, — диләр.

— Юлда бер-бер нәрсә күрмәдегезме? — ди дию.

— Юлның бер ягында сары чәчәк, икенче ягында кызыл чәчәктән башка бернәрсә дә күрмәдек, — диләр.

— Менә шулар инде, ди. Шуларны тамырыннан йолкып, төпләп алып кайтыгыз,— ди. Тагы чыгып китәләр куарга.

Җегет белән кыз бер таш койма буена килеп җиткәч, кыз тагы ятып тыңлый. Тыңлый да:

— Тагын безне куа чыкканнар, — ди.

— Инде нишлик? — ди җегет. Кыз чиркәү була, җегетне чиркәү кагучы карт итеп куя. Җегеткә әйтә: «Син, алар килгәндә, бер сүз дә әйтмә, кагуыңны гына бел»,— ди.

Тегеләр килеп җитәләр. Сорыйлар карттан:

— Шундый-шундый кешеләрне күрмәдегезме? — диләр. Ә карт даң-доң итеп һаман чаң кага.

— Моның эше беткән икән, — дип сөйләнеп диюләр кайтып китәләр.

Дию тагы сорый болардан:

— Кая, алып кайттыгызмы? — ди.

— Юк, диләр болар. — Таба алмадык,– диләр.

— Соң юлда берәр нәрсә күрмәдегезме? — ди.

— Таш койма янында бер иске чиркәү, шуның чаңын кагып торучы бер карттан башка бернәрсә дә күрмәдек.

— Шулар инде, ди. Үзем чыкмыйча булмый, сездән булмады инде, — ди.

Инде үзе чыгып китә кыз белән җегетне эзләргә. Кыз бервакытны тагы җиргә ятып тыңлый. Тыңласа, атасының куа чыкканын белә.

— Харап эш, әти үзе эзләргә чыккан, ди. Ул безне җир астыннан да табачак, безне кызганмый инде ул,— ди, кыз әйтә җегеткә. — Мин күл булам, сине балык итәм, ди. Әти килеп җитәр дә, күлдән ятып су эчәргә теләр. Сине тотып ашарга теләр. Син тоттырма,— ди.

Шуннан, болар берсе күл, берсе балык була. Менә бервакыт кызның атасы килеп тә җитә. Күл янына килеп су эчә башлый. Эчә-эчә, су бер дә кимеми. Суны эчеп бетереп, балыкны тотып ашамакчы була. Суны эчә-эчә, балыкны тота алмый. Су бер заман моның колак тишекләреннән ага башлый. Суның һаман артып торуына дию аптырый, ди. Бернәрсә дә булдыра алмагач:

— Берегез күл булып, берегез балык булып гомер итегез, —дип, әфсүн укыйм дигәндә генә, кыз тиз генә үзе дә:

— Безне бер-беребездән аерганчы, үзеңнең аягыңны җир йотсын! — дип, әфсүн укып өшкерә дә, диюнең аягын җир йота. Шунда диюнең аягы җиргә тездән ары бата.

Хәзер ялына инде дию:

— Мине харап итмәгез, аяк астыгызда туфрак булырмын, ди. Кыз атасының сүзләренә ышанмый, бу безне барыбер харап итәр дип, тораташка әйләндерә. Шуннан дию тораташ булып, кулын сузып катып кала.

Кыз әйтә җегеткә:

— Синең авылыңда көнкүрешең ничек соң? — ди.

Җегет әйтә:

— Атам-анам картайган. Су читендә салашта гына торабыз. Безнең кебек фәкыйрь кеше авылда да юк,— ди.

— Алай булгач без әти йортына барып, алтын-көмешләрен, малларын алып кайтсак, безгә гомерлек булыр, — ди.

Кире диюнең йортына барып, үзләренә тиешле малларын алып, авылларына кайтып китәләр. Болар кайтып кергәч, җегетнең ата-анасы шатланып каршы алалар. Авылның күркәм урынында йорт салып, шунда әле дә булса рәхәт гомер кичерәләр, ди.


Чыганаклар һәм искәрмәләр

(уку өчен монда басыгыз)

Чыганаклар

Әкиятнең тексты түбәндәге китаптан алынды:

[ТХИ-1977]
Томны төзүчеләр, искәрмәләрне хәзерләүчеләр Халидә Гатина, Хәмит Ярми (1977) Татар халык иҗаты, Беренче китап, Әкиятләр. Казан, Татарстан Китап Нәшрияты.

Әлеге китап — «Татар халык иҗаты» дигән унөч томлыкның беренче китабы. 12 том 1977—1988 елларында, 13 нче томы 1993-тә басыла. Түбәндәге Искәрмәләр һәм әкиятнең сюжетын Аарне-Томпсон кебек системалар буенча классификацияләүче «Әкият сюжетының типологик анализы» дигән бүлекләр дә шул китаптан алынды [Сәлимҗан].

Искәрмәләр

[ТХИ-1977] ачыкламасын уку

Бу китапка кертелгән әкият текстларының бер өлеше моңа хәтле төрле вакытларда, төрле җыентыкларда дөнья күргән булса да, төп өлеше әлегә кәдәр беркайда да басылмаган әсәрләрдән тора. Алар, нигездә, соңгы егерме ел дәвамында Урта Идел, Урал буйларына, Көнбатыш Себер өлкәләренә оештырылган фольклор экспедицияларе вакытында язып алынган әкиятләр. Берничә текст В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан Дәрләт университетының Фәнн китапханәсе каршындагы кулъязмалар бүлегеннән сайланды.

Мәгълүм булганча, фольклор әсәрләренең, шул исәптән әкиятләрнең дә, җанлы яшәешенә хас үзенчәлекләрнең берсе — аларның вариантлылыгы. Аерым әкиятләрнең дистәләгән вариантлары бар. Бу китаптагы «Камыр батыр», «Салам Торхан», «Аю, бабай, Төлке» һ. б. кайбер әкиятләр шуңа бер дәлил. Китапта андый текстларның һәммә вариантлары да түгел, ә сюжеты һәм әкиятченең сөйләү стиле, тел байлыгы ягыннан аеруча характерлы, үзенчәлекле булганнары гына бирелде. Текстлар бүлегендә вариантлар бирелмәгән очракларда теге яки бу әкиятнең моңа хәтле басылган яисә кулъязма хәлендә сакланучы вариантлары хакындагы мәгълүмат һәр әкият турындагы белешмә-аңлатма бүлегендә китерелде.

Белешмә-аңлатма бүлегендә шулай ук әкиятнең кайда һәм кайчан басылган булуы хакындагы мәгълүматлар бирелде.

Татар халык әкиятләрен башка халыкларның әкиятләре белән тарихи-чагыштырма планда, уртак яки охшаш сюжетларны ачыклау юнәлешендәге фәнни эзләнүләр әүвәл дә булган (К. Насыйри һәм В. Поляков, М. А. Васильев хезмәтләре). Шул традицияне дәвам итеп, бу китаптагы әкиятләрне башка халыкларның әкиятләре белән чагыштыру буенча шактый эш башкарылды. Нәтиҗәдә, татар әкиятләре белән охшаш сюжетлар, уртак мотивлар, геройлар тарихи-генетик яктан безгә кардәш булган төрки халыкларның әкиятләре хәзинәсендә генә түгел, тарихи-культура, күршелек мөнәсәбәтләре буларак, рус халык әкиятләре составында очравы да ачыкланды. Шуның белән бергә Кавказ халыкларының, фарсыларның әкият мирасында да татар әкиятләренә хас булган сюжетлар яшәвен күрсәткән мисаллар аз түгел. Әкиятләрне чагыштырма тикшерүнең нәтиҗәләре белешмә-аңлатмалар бүлегендә һәр текстка карата күрсәтеп барылды. Шуның өстенә татар әкиятләренең дөнья халыклары әкиятләре белән типологик якынлыгын гәүдәләндергән мәгълүматларны бергә туплау буенча да беренче адымнар ясалды. Ул мәгълүматлар искәрмәләрнең иң ахырында — әкият сюжетларының типологик анализ исемлегендә күрсәтелделәр.

Югарыда әйтеп үтелгәнчә, том өчен сайланган әкиятләр төрле өлкәләрдә, төбәкләрдә яшәүче һәм төрле диалектларда сөйләшүче татарлардан язып алынган.

Бу хәл, әлбәттә, әкиятләрнең тел, стиль үзенчәлекләрендә чагылыш тапкан. Әкиятче информаторларның теленә хас һәммә үзенчәлекләрне тулы хәлендә чагылдыру мөмкин булмады, билгеле. Алай да, һәрбер әкиятченең үзенә генә хас төп хикәяләү алымын мөмкин хәтле сакларга тырышылды. Иске җыентыклардан алынган текстлар хәзерге орфография нигезендә бирелде, аларның исемсез булганнарына, эчтәлегеннән чыгып, исем куелды.

Татарстан һәм күрше республика, өлкәләрнең район, авыл исемнәре әкият язылган вакыттагы административ бүленеш буенча күрсәтелде.

Томга урнаштырылган әкиятләр турындагы мәгълүматлар белешмә-аңлатмаларда рим цифрлары белән түбәндәге тәртиптә бирелделәр:

  1. Әкиятнең кайда, кайчан, кемнән, кем тарафыннан язылуы яисә нинди чыганактан алынуы.
  2. Әкият тексты басылган чыганаклар.
  3. Әкиятнең вариантлары.
  4. Башка халыклар әкиятләрендәге сюжетлар белән охшашлык, якынлыкны күрсәткән басма чыганаклар.

Белешмә-аңлатмалар бүлегендә файдаланылган чыганаклар исемлеге түбәндәге шартлы кыскартулар буенча бирелде.

Абага
Абага чәчәге. Татар халкының сатирик әкиятләре. Э. Касыймов. Казан, 1962.
Азерб.
Азербайджанские сказки. Н. Сеидов. Баку, 1960.
АС
Армянские сказки. А. И. Иоаннисиан. М., 1968.
Афанасьев
Народные русские сказки А. Н. Афанасьева. В трех томах. М. 1957.
Балинт
Kazani-tatar: Nyelvtanulmanyok Szövegek es forditas. Gvüjtotte es forditotta szentkatolanai Balint Gabor. Budapest, 1875.
БХИ, I
Башкорт халык иҗады. Әкияттәр. М. Минһаҗетдинов, Ә. Харисов. Беренсе китап. Өфө, 1976.
БХИ, II
Башкорт халык иҗады. Әкияттәр. М. Минһаҗетдинов, Ә. Харисов. Икенсе китап. Өфө, 1976.
БНС, 1973
Бурятские народные сказки. Волшебно-фантанстические. Е. В. Баранникова, С. Е. Бардаханова, В. Ш. Гунгаров. Улан-Удэ, 1973.
БНС, 1976
Бурятские народные сказки. Волшебно-фантанстические и о животных. Е. В. Баранникова, С. Е. Бардаханова, В. Ш. Гунгаров. Улан-Удэ, 1976.
Васильев
М. А. Васильев. Памятники татарской словесности. Сказки и легенды. Казань, 1924.
Витевский
Труды четвертого Археологического съезда в России. Том II. Сказки, загадки и песни нагайбаков Верхне-уральского уезда Оренбургской губернии. Казань, 1891, стр. 257—280.
Гульчечек
Гульчечек. Татарские народные сказки. Г. Баширов, Х. Ярми. М., 1952.
Иванов
М. Иванов. Татарская хрестоматия. Казань, 1841.
ИОАИЭ
Известия Общества археологии, истории и этнографии при Казанском университете. Казань, 1878—1929.
КДУ
Казан дәүләт университеты гыйльми китапханәсенең кулъязмалар бүлеге.
КНС, I
Казахские народные сказки. В трех томах. Том первый. Алма-Ата, 1971.
КНС, II
Казахские народные сказки. В трех томах. Том второй. Алма-Ата, 1971.
КНС, III
Казахские народные сказки. В трех томах. Том третий. Алма-Ата, 1971.
Катанов
Н. Ф. Катанов. Материалы к изучению казанско-татарского наречия. Часть первая. Образцы книжной и устной литературы казанских татар. Казань, 1898.
КС
Киргизские сказки. Дм. Брудный и К. Эшмамбетов. М., 1968.
Кукляшев
С. Кукляшев. Диване хикәят татар. Казан, 1889.
Кәлилә вә Димнә, 1889
Кәлилә вә Димнә. Икенче җилд. Казан, 1889.
Кәлилә вә Димнә, 1891
Кәлилә вә Димнә. Өченче җилд. Казан, 1891.
Мең дә бер кичә
Мең дә бер кичә. Казан, 1970.
Насыйров
К. Насыйров и П. А. Поляков. Сказки казанских татар и сопоставление их со сказками других народов. Казань, 1900.
Паасонен
Mischärtatarische Volksdichtung. Heikki Paasonen. Helsinki, 1953.
ПС
Персидские сказки. Н. Османов. М., 1959.
Радлов
В. В. Радлов. Образцы народной литературы тюркских племен. Часть IV. Наречия барабинцев, тарских, тобольских и тюменских татар. СПб, 1872.
Рәхим
Бикчәнтәй углы (Г. Рәхим). Халык әкиятләре. Казан, 1915.
СНД
Сказки народов Дагестана. Х. Халилов. М., 1965.
СНП
Сказки народов Памира. А. Л. Грюнберг и И. М. Стеблин-Каменский. М., 1976.
ТНС, 1957
Татарские народные сказки. Х. Ярмухаметов. М., 1957.
ТНС, 1964
Татарские народные сказки. Х. Ярмухаметов. М., 1964.
ТХИ, 1954
Татар халык иҗаты. Г. Бәширов, А. Шамов, Х. Ярми һәм Х. Госман. Казан, 1954.
ТХӘ, 1956
Татар халык әкиятләре. Г. Бәширов, Х. Ярми. Казан, 1956.
ТХӘ, 1958
Татар халык әкиятләре. Г. Бәширов, Х. Ярми. Казан, 1958.
Тукай
Г. Тукай. Әсәрләр. Дүрт томда. Казан, 1955, т. II.
ТС
Турецкие сказки. Р. Аганин, Л. Алькаева, М. Керимов. М., 1960.
УНС
Узбекские народные сказки. М. И. Афзалов. Ташкент, 1963.
ФФ
СССР Фәннәр академиясе Казан филиалы, Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты фольклор фонды.
Фәезханов
Г. Фәезханов. Хикәят вә мәкаләт. Казан, 1890, 1909.
ХИ, 1938
Халык иҗаты. Х. Ярми, А. Әхмәт. Казан, 1938.
ХИ, 1940
Халык иҗаты. Х. Ярми, А. Әхмәт. Казан, 1940.
ХӘ
Халык әкиятләре. Гомәр Разин (Г. Бәширов). Казан, 1940.
Яхин, 1900
Т. Яхин. Дәфгылькәсәл мин әссаби вә сабият. Казан, 1900.
Яхин, 1902
Т. Яхин. Саби вә сабияләр өчен мәргуб булган хикәяләр вә мәкальләр һәм олугларны тәнбиһ өчен гаҗаиб булган гыйбрәтләр. Казан, 1902.
[ТХИ-1977, 382-385 б.]