Борынгы заманда булган бер бай, Ул бик тә эчкече булган. Бу үзенен магазиннарын, малларын бөтенләй эчеп бетергән. Моның бер баласы мәдрәсәдә укый икән. Мәдрәсәдә укый торган бала атасының болай эчүен бер дә белми йөргән. Бай бөтен әйберләрен сатып эчеп бетергән дә беркөнне үзалдына сөйләнеп утыра икән: «Акча биреп торучы булса, муеным кистерергә дә риза», — ди икән, моның шулхәтле эчәсе килгән
Шулвакыт моңарга килеп керә бер карт. Бу карт әйтә:
— Синең ни гозерең, ни сүзең бар? — ди,
Бу әйтә:
— Минем сүзем, гозерем шушы: бик эчәсем килә. Бүген акча биреп торган кешегә хәтта бугазымны да кистерер идем, — ди.
Карт әйтә:
— Син, ди, менә бу мал өчен үзең белмәгән әйберне бир,— ди,
— Ярар, ни сорасаң, шуны бирәм,— ди.
Бу килеп кергән карт дию пәрие икән. Шул карт хат яза: «Мәдрәсәдә укый торган балаң миңа барсын, миңа хезмәт итсен. Балаң бармаса, үзеңне дә, җәмәгатеңне дә һәлак итәм», — дип, Хатны конвертка тыга да шүрлеккә куя. Үзе байга әйтә:
— Син моны бер дә укыма. Кемгә кирәк, шул кеше аны алып укыр, — ди. Шуннан соң бу байга бер күн янчык бирә. Күн янчыкта бераз акча бар. Карт әйтә: «Күн янчыкта акча һич тә бетмәс, кирәк чагында син аны селке генә», — ди.
Бу акчалы янчыкны ала да китә эчәргә. Нихәтле акча кирәк булса, селкегәч, янчыктан шулхәтле акча чыга. Янчык төбендә бераз гына акча кала. Шулай итеп бу рәхәтләнеп эчеп йөри. Эчеп йөри-йөри, өч ел вакыт узып китә. Өч елдан соң бала уку йортыннан кайта. Бала кайтканнан соң, өй эчендә эзләнеп йөргәндә, шүрлектән бер хат таба. Хатны ачып укый. Хатка язылган: «Син, бала, шушы хатны уку белән, минем тарафка сәфәргә чык. Атаң сине миңа сатты. Фәлән хәтле урман, фәлән хәтле су чыгарсың, Шунда булыр минем тормышым. Бармасаң, атаңны да, анаңны да һәлак итәрмен!» — дип.
Хатны укыганнан соң, малай әйтә:
— Әти, син мине дию пәриенә саткансың икән. Менә дию пәрие хаты. Әгәр дә мин бармасам, ул сине дә үтерә, әнине дә үтерә. Мин барыйм, мин генә һәлак булырмын, — ди.
— Ярый, улым, бар,— ди, Бала жәл булса да озатып чыгарып җибәрә.
Бала җәяүләп өч ай бара. Өч ай барганнан соң, дию пәриенең шәһәренә барып җитә. Шәһәрнең кырыенда бер кечкенә генә өй бар. Өс бар, чоланы юк. Шул өйгә барып керсә, «матур гына» бер карчык утырып тора, Шундый «матур» ул: аскы тешләре борын тишегенә җиткән, өске тешләре иягенә җиткән. Бу егет карчыктан курыкса да, әйтә:
— Мин синең гозереңә килдем, син кем буласың?— ди карчыкка,
Мин дию карчыгы булам, бала. Син адәм баласы икән, ди, Син, бала, кая барасың?— ди
— Мине әти диюгә саткан, шунда барам,— ди.
— Әй, балам, әҗәлең җиткән икән, дию сине ашар, ди. Алай да булса, бала, сиңа бер акыл өйрәтим әле, ди: шәһәр кырыенда алты өй бар. Шуларның бирге кырыендагысына кер әле; менә мин сиңа хат бирим, ди. Карчык хат язып бирә.
Егет шул хатны ала да чыгып китә. Кырый өйгә барып керә. Кырый өйдә тора бер кыз. Хатны шул кызга бирә. Кыз хатны алып укый. Хатка язылган: «Син бу баланы исән-сау калдырырга тырыш. Ничек булса да диюгә ашатма!» — диелгән. Шунда кыз әйтә:
— Син кая барасың? — ди.
— Мине әти дию пәриенә саткан икән, шунда барам,— ди.
Кыз әйтә:
—Ул дию пәрие мине дә бала чагында ук сатып алган. Минем дә туган илем бар: атам-анам, мине сагынып елый торгач, сукыр калганнар. Син миңа иптәш бул, без моннан бергәләп котылыйк. Син анда, диюнең өенә барып кергәч: «Бабай, исәнме!»— дип әйт. Шуннан соң: «Әти мине сиңа саткан икән, килдем. Ул итсәң — ул булам, кыз итсәң— кыз булам», дип әйт,— ди.
Егет чыгып китә. Дию пәриенә барып керә.
— Исәнме, бабай? — ди.
— Килдеңме, улым?— ди дию.
— Килдем. Әти мине сиңа саткан икән. Ул итсәң — ул булам, кыз итсәң — кыз булам, — ди.
Дию пәрие әйтә:
— Адәм баласы минем хезмәтне итә алмас, улым, — ди.
— Ник итмәскә, итәрмен, — ди егет.
— Ярый, эшләп кара, ди. Менә фәлән җирдә минем урманым бар. Буе кырык чакрым, ине кырык чакрым. Шуны, ди, бүген кисеп бетер, ди. Шуның яныннан ага бер су, ди. Урман агачыннан шул суга тегермән кор, ди. Минем амбарымда бодай бар. Шул бодайны бүген тартып бетер. Бүген төнлә шул оннан күмәч пешереп бетер, ди. Шул тегермән янына, канау буена, утырт алмагач. Мин баруга, алмалары пешеп торсын, яфраклары, кул чапкан шикелле, шаулап торсын, — ди.
Егет әйтә:
— Ярый, бир балта, ди.
Балтаны ала да чыгып китә. Кызның өенә бара. Бара да йөзтүбән ятып елый: «Дию шундый эш куша, мин аны булдыра алмыйм»,— ди.
Кыз әйтә:
— Ник елыйсың, ди, дию кушканны гына эшли алмаска, син адәм баласы бит, — ди.
Егет сүзен бер дә әйтә алмый, елый. Кыз әйтә:
— Әйт миңа, эшләрлек хезмәттер,— ди, Егет сөйләп бирә.
Кыз әйтә:
— Ят та йокла, эшең эшләнер, — ди. Кыз пәриләрне куша. Таң атканчы, барысы да эшләнеп бетә.
Шуннан соң кыз әйтә:
— Егет, тегермән янына барып ят, ди,
Егет, биленә балтасын кыстырып, тегермән янына барып ята. Иртә белән дию килеп караса, егет йоклап ята. Бу кушкан эшләр барысы да эшләнгән. Дию кычкыра: «Тор!» — ди.
Дию бер кычкырды, егет йоклаганга салышып ята. Икенче кычкырды, егет тормый. Өченче кычкыруда егет сикереп торды. Егет сикереп торгач, карт әйтте: «Хәзер бар теләгән җиреңә, кич минем яныма килерсең», диде.
Егет кыз янына китте. Кызга хәлләрне сөйләде. Аннары соң кыз:
— Иә, егет, ятып йокла, ял ит,— диде,
Егет ятып йоклагач, кич булды,
Кыз аны уятты:
— Бар инде дию янына, — диде,
Егет теге дию янына барып керде:
— Бабай, бүген нинди эш әйтәсең?— диде,
Дию әйтте:
— Минем фәлән төштә алты баш атым бар, аларны фәлән җиргә алып барып су эчереп кайт,— диде.
— Бир йөгән,— диде егет; йөгәнне алды. Егет моны кечкенә эш дип белеп, бик куанды, үзе генә башкарырга булды. Кыз янына барды.
Кыз әйтте:
— Дию сиңа бүген авыррак эш кушкандыр, — диде.
Егет әйтә:
— Юк, бүген сиңа әйтмичә дә башкарам, ди. Абзарда алты баш ат бар, шуларны күлдә эчереп кайт дип әйтте, ди.
Кыз әйтә:
— Иң авыр хезмәт шушы инде. Алты ат дигәнең — алты кыз. Шуларның берсе мин. Калганнары — минем апаларым. Хәзер син абзар ишегеннән кер дә ишек артына кач. Качмасаң, апаларым үзеңне тибеп, тешләп үтерерләр. Иң актыктан койрыгымны чәнчеп мин чыгармын, миңа йөгән кигер дә менеп атлан,— ди,
Абзарга барды, ишеген ачып җибәрде. Биш ат чыгып китте. Бу ишек артына качып калды. Иң актыктан бер ат чыга койрыгын чәнчеп. Егет моңарга йөгән кигезде дә менеп атланды. Шуннан чыгып киттеләр. Бара-бара, болар тимерче янына барып җиттеләр. Тимерче янына барып җиткәч, кыз әйтте:
— Бар, егет, тимерчедән бер чүкеч, берничә дага кадагы алып чык,— диде. Егет сикереп төште дә тимерчедән чүкеч алды, дага кадаклары алды. Шуларны кесәсенә тутырды да менеп атланып китте.
Барган чагында кыз әйтте егеткә:
— Хәзер бик усал айгыр булып, дию үзе чыгар. Ул килер дә синең өскә сикерер, сине егып төшермәкче булыр. Шул чагында мин аны тибеп егармын. Мин аны тибеп еккач, син төш тә башына тирәли кадак как. Кадакны күмелгәнче как, миенә җитсен. Миенә җиткәнче каксаң, дию үләр, ул үлсә, икебез дә котылырбыз, үлмәсә, икебезне дә үтерер, — ди.
Шул вакытта дию бик усал айгыр булып килеп чыкты. Егетнең өстенә сикергәндә генә, кыз аны тибеп екты. Егет, тиз генә сикереп төшеп, диюнең башына кадак кагарга тотынды, ләкин кадакны кертеп җиткерә алмады. Шуннан менеп атланып, күлгә алып барып атларга су эчерде, Аннары алып кайтып, абзарга япты. Дию кайтты да хәбәр итте: «Теге тимер мунчаны кыздырып ягыгыз. Егет кайсы кызны яратса, шуның белән мунча керсен, алар мунчага кергәч, ишекне бикләп алыгыз. Алар шунда үләрләр»,— ди.
Егет йөгәнне диюгә илтте:
Бабай, атларны эчердем, — диде. Дию башын бәйләгән. Егет сорый:
Бабай, сиңа ни булды? — ди.
— Башым авырта, улым,— ди.
— Бабай, тагын ни эшең бар? —ди егет.
— Иртәгә килерсең, әйтермен, — ди дию.
Егет кыз янына кайтты. Кыз әйтте:
— Илттеңме йөгәнне? — ди.
— Илттем,— ди,
— Диюне күрдеңме? — ди кыз.
— Күрдем,— ди.
— Соң, нишләгән? — ди.
— Дию башын бәйләгән, ди.
— Соң ни эш әйтте? — ди.
— Иртәгә килерсең дип әйтте, —ди.
Кыз бүтән сүз әйтми. Егет икенче көнне дию янына барды.
Дию әйтә:
— Килдеңме, улым? — ди.
— Килдем, бабай, ни эш кушасың? — ди.
— Син, улым, һәр ни эшне башкарасың икән. Кайсы кызны яратасың, шуның белән мунчага кер, — ди.
Егет: «Бу миңа үзем яраткан кызны бирә икән», — дип, куанып чыгып китте.
Кыз янына кергәч, шатланып сөйләде:
— Дию әйтте: «Кайсы кызымны яратсаң, шуның белән мунча кер», дип әйтте, — ди.
Кыз әйтә:
— Әй, бик авыр хезмәт әйткән икән, юкка куанасың. Ул дию адәм баласын шул мунчада пешереп ашый. Ул мунчаның ишек тоткасына гына куйсаң да, кургашын эри, ди. Әлегә хәтле егет мин сине ташламадым, ди, инде син мине ташлама. Әйдә сезнең җиргә качыйк. Югыйсә, дию мине дә, сине дә үтерә,— ди. Егет белән кыз очып китәләр болар җиренә кайтырга.
Дию әйтә карчыгына: «Мунчада теге адәмне карап кайт әле!» —ди Карчык барып караса, анда бернәрсә дә юк. Кайта да әйтә: «Алар качканнар!» — ди. Карт бер диюве җибәрә: «Качканнар икән, бар шуларны тотып алып кайт!» — ди. Кыз моны сизә. Кыз әйтә егеткә: «Син бул көтүче, мин булыйм көтү», — ди. Кыз була көтү, егет була көтүче, Эзләргә чыккан дию болар янына килеп җитә дә кычкыра: «Син монда бер егет белән кызны күрмәдеңме?» — дип. Көтүче әйтә: «Юк, мин үз эшемдә, көтү көтәм, бер кешене дә күрмәдем», — ди. Шуннан Теге дию борылып кайтып китә.
Кайткач хәлне сөйләп бирә: «Бер көтү белән көтүчене генә күрдем, тегеләр юк!» — ди. «Һәй, —ди карт дию,— белмәгәнсең. Кыз булган көтү, егет булган көтүче, ди. Бар, ди, — икенче бер куәтле диюне җибәрә, — көтүен дә, көтүчесен дә алып кайт», — ди. Кыз моны да белә. Икенче дию чыкканны күргәч, кыз әйтә:
— Безне куаларга тагын бер дию чыкты. Мин булам бер зур авыл, син мәчет башына мен дә мәзин булып азан әйт! — ди. Кыз булды авыл белән мәчет, егет булды мәзин. Мәзин булып манарадан азан әйтеп тора. Теге дию килеп җитә дә мәзиннән сорый:
— Бер кеше дә үтмәдеме бу юлдан? — ди.
— Юк, үтмәде, ди егет. Шуннан бу дию дә борылып кайтып китә.
Кайткач диюгә әйтте: «Куып барганда, бер зур авылга тап булдым. Мәзин азан әйтеп тора иде. Күрмәдеңме дип сорадым мәзиннән дә, мәзин «күрмәдем» дип әйтте», — ди.
Дию әйтте:
— Берсе булган авыл белән мәчет, берсе булган мәзин, Барысын бергә күтәреп кайтырга иде, йөрисез шунда, — ди. Аннары: «Сездән булмады инде, үзем барам», дип чыгып китә. Кыз моны да белә. Кыз әйтә егеткә:
— Дию үзе куа чыкты. Безнең өч көнлек юлны өч сәгатьтә килә. Мин булыйм күл, син бул бака да күлгә төш, ди.
Озакламый дию килеп җитә. Дию күлне дә, баканы да күрә. Күрә дә әйтә:
— Берсе булган күл, берсе булган бака. Тукта, алып кайтыйм әле үзләрен, — ди. Дию күлнең суын эчеп бетерергә тотынды да, ат тоягы эзләрендә генә калды су. Дию сулу алып җибәрә дә, күл тагын күл була. Дию өч тапкыр шулай азапланса да, күл суын эчеп бетерә алмады, ди: Шуннан дию булдыра алмыйча, кайтып китте, ди.
Дию киткәч, бака — егет булды, ди, күл — кыз булды, ди, Шуннан егет җиренә кайтып киттеләр, ди. Җитәкләшеп шәһәргә кайтып җиттеләр, ди. Егет әйтә кызга:
— Болай җәяү кайтырга килешми. Син тыкрык буенда торып тор. Хәзер тарантас белән килеп алам мин сине, ди.
Шул чагында кыз әйтә егеткә:
— Син хәзер өеңә кайтасың. Сеңелләрең, «абый, исәнме!» дип каршы килерләр. Син аларны кочаклама, үпмә. Кочаклап үпсәң, мине онытырсың, — ди.
— Ярар, ярар,— дип, егет өенә кайтып җитә.
Шуннан соң егет өенә кайтып керә. Алты яшендә сеңелесе бар икән.
Шул: «Абый кайтты», — дип йөгереп килә дә абыйсын кочаклый. Ата-анасы да моны күрә. Алар да бик шатланышалар. Анасы: «Улымны өйләндерик», — дип, килен турында да кайгырта башлый. Егет шунда тегене тарантас белән алып кайтырга тиеш булуын оныта. Болар инде яучы җибәреп маташалар башка җиргә.
Егет хәзер тегенең барын да белми, бөтенләй онытты, Теге кыз егетне көткән, көткән дә, килмәгәч бер фәкыйрь генә йортка фатирга кергән. Ул фәкыйрь кешенең ашарына да юк икән. Бу кыз палас сугарга тотына. Бу кыз паласны суга да, фатир хуҗасы фәкыйрь карт аны базарга чыгарып сата. Болар шуның белән көн итәләр. Бу кыз суккан паласны күреп, бөтен байларның исләре китә. Палас шундый соклангыч була.
Бер дә беркөнне, ястү намазыннан кайтканда, мулла бу кызларның тәрәзәсеннән килеп карый. Кызның палас сугып яткан чагы була. Мулла әйтә: «Бу ай-яй матур икән. Моны хатынлыкка аласы иде. Иртә намазына барганда кереп сөйләшим әле»,— ди. Иртә намазына барырга чыккач, мулла бу кыз янына барып керә. Бу кыз мичкә ягып ята икән. Мулла барып керә дә кызга әйтә:
— Син, кыз, монда каян тап булдың?— ди.
— Каян тап булганымны әйтермен, эшем бар. Мә, мичне бутый тор әле, ди. Мулла кисәүне алгач, кисәүне ташлама кели дә, кисәү кулыннан төшми. Бу паман бутый. Намазны да оныта. Мәчет картлары мулланы көтсә дә, мулла килми.
Картлар:
— Бу мулла авыру-сырхау микән әллә? — диләр.
Картлар мәчеттән чыккан чагында, мулланың кулыннан кисәү төште. Мулла: «Ай-һай, мин мәчеткә дә соңга калдым»,— дип йөгереп урамга чыкты. Картлар мулланы күрделәр дә:
— Бу асрау кыз янга ияләшкән икән, шуның өчен намазга килмәде, — диләр. Мулла өйлә намазына килгәч, әйттеләр:
— Син иртә белән фәлән йорттан чыктың, Намазга килмәдең, — диләр.
Мулла әйтә:
— Мин тәһарәткә кысталган идем. Тәһарәт яңартырга дип кергән идем, ди.
— Ярый, ярый, бик яхшы, — диделәр.
Икенче көнне, иртә белән намазга барганда, тәрәзәдән карады да мулла тагын узып китә алмады. Өйгә керде. Кыз палас сугып ята. Барып керде дә кызга әйтте:
— Кичәге көндә дә мин синең белән сөйләшә алмаган идем. Йә, бүген сөйләшик, — диде.
Кыз әйтә:
— Әнә шул правиләне алып бир әле, аннары сөйләшербез, — ди.
Мулла правиләне тоткан иде дә, правилә моның кулыннан төшми, ди. Мәчеткә барасыны да онытты, ди. Мәчеттә бүген дә мулланы көттеләр-көттеләр, ә мулла килмәде.
Картлар намазны укып мәчеттән чыктылар: «Мулла авырыймы икән әллә?» — дип сөйләштеләр.
— Авырыйдыр шул, кичә дә фәлән картларга аран килеп җиткән, ди.
диделәр. Ул да түгел, картлар мәчеттән чыккан вакытта, мулланың кулыннан правилә төште.
— Намазга соңга калам, дип йөгереп чыккан иде, картлар намаздан кайталар.
Мулла картларга тагын:
— Тәһарәт яңартырга кергән идем, дип җавап бирә.
Өч көнгә хәтле мулланың шуннан чыгуын күрделәр дә:
— Моның сүзе ялган икән, башка эшләре дә ялган икән. Моны куып җибәрик,— дип киңәштеләр дә мулланы куып җибәрделәр. Өч ай эчендә шушы кыз хакында өч мулланы алыштырдылар.
Диюдән исән кайткан егеткә бүтән бер кызны килештеләр. Аңарга кич атна көн туй булырга тиеш.
Егетнең атасы әйтте:
— Туйга килгән һәр кеше савым алып килсен: юка, төче коймак булса да ярый, бәлеш салып алып килсәгез дә ярый, — диде.
Шул сүзне ишеткәннән соң, теге кыз фатирда тора торган карт әйтте:
— Карчык, без нәрсә алып барабыз инде? — диде,
Кыз әйтте:
— Аптырамагыз, мин үзем бәлеш пешерермен,— диде.
Әүвәле ирләр мәҗлесе булды. Карт бүләккә алып барды бер палас. Шуннан соң хатыннар мәҗлесенә карчыгы бер бәлеш күтәреп китте. Бәлеш алып баручы ул гына түгел икән. Китергән бер бәлешне мәзин хатыны кисә-кисә халыкка ашата. Бу карчыкның бәлешен кисәргә чират җитте. Бәлешне мәзин хатыны алдына китереп куйдылар. Ничәмә генә бәлеш кискән булса да, мәзин хатыны бу бәлешне кисә алмады.
— Мин моны кисә алмыйм,— диде. Шуннан бәлешне икенче кешегә бирделәр. Ул да кисә алмады. Өченче кешегә бирделәр, ул да кисә алмады.
Бу бәлешне алып килгән карчык бу табында түгел икән, фәкыйрьләр табынында икән.
— Бу бәлешне кем алып килгән, үзе кисен, — диделәр. Карчык шуны ишеткәч бик курыкты. Шуннан, пычак тотып, бәлеш янына китте. Бәлеш янына барып җитте, ди, бәлешне кисте, ди. Бәлешнең эченнән килеп чыкты, ди, ике күгәрчен. Күгәрченнәр очып чыгалар да киштәгә куналар. Күгәрченнең берсе: «Оныттың, оныттың»,— дип сайрый, ди; берсе: «Онытмадың, онытмадың», — дип сайрый, ди. Егет шул күгәрченнәргә карап тора да теге кыз исенә төшә:
— Кара әле, мин кызны фәлән җирдә калдырган идем, күгәрченнәр сайрагач, исемә төште. Мин аны барып алыйм әле. Сез ашка гына туй ясагыз, кызга ясамагыз. Минем хатыным бар. Мин аны оныткан идем, — ди. Шуннан туйны ясадылар ашка гына, кызга түгел.
Егет тарантасны җигә дә кызны барып ала. Бу кызына яңадан туй ясыйлар. Туй бик шәп була,
Туй үтте, егет хатынлы булды. Шуннан соң җитте иген чәчә торган вакыт. Егетнең атасы әйтә:
— Улым, сабан ашлыгын чәчәргә вакыт җитте, — ди.
— Ярар, — ди егет. Хатынына киңәш итә: «Әти шулай әйтте», дип.
Хатыны әйтә:
— Миңа әйтмичә эшләмә, — ди.
Халык сабан сукасын өч көн сукалады. Атасы әйтә:
— Сез ничек сабанга чыкмыйсыз, халык өч көн сукалады, безнең чәчү соңга кала,— ди.
— Ярар, әти, чәчәрбез,—ди улы. Егет хатыны белән киңәш итеп карый. Хатыны әйтә:
— Атны җик, кырны карап кайтырбыз, — ди. Болар үзләренең җирләре кая, барысын да карап кайталар. Җирләрендә «алка» тамга да бар икән.
Кич булды. Төн уртасында егетнең хатыны чыгып сызгырды. Килде, ди, пәриләр, килде, ди, пәриләр, һич исәбе-хисабы юк. Теге кыз аларга: «Бер сәгатьтә чәчеп бетерегез, безнең тамга «алка», — дип әйтте, ди. Тегеләр барып, боларның җирләрен бер сәгатьтә чәчеп бетерделәр, ди. Еллар бик коры иде, ди, халык өч көн алдан чыкса да, бодайлары тишелми тора икән. Кыз тагын чыгып сызгырды да, ди, тагын пәриләр килде, ди. Теге кыз аларга: «Фәлән күлдән безнең җирләргә су китереп сибегез. Безнең җирләр суга туйган булсыннар», — дип әйтте, ди. Пәриләр суны сиптеләр. Боларның бодайлары бик шәп булып тишелде, ди. Өч көн алдан чәчкән кешеләрнең бодайлары бик начар тишелде, чүп басты, ди.
Егет кырга чыгып бодайларны карады. Бодайлар шәп, ләкин бераз чүп чыккан. Кайта да әйтә:
— Хатын, ди, бодай җирләренә бераз чүп чыккан, — ди.
Хатыны әйтә:
— Кайгырма, кайгы түгел ул,— ди.
Кич була. Төн уртасында кыз тагын чыгып сызгыра. Килә җыелышып пәри кызлары, Кыз әйтә: «Безнең тамга «алка». Бодай җирләрен бер сәгатьтә утап бетерегез», — ди. Тегеләр барып, бер сәгатьтә утап бетерделәр.
Арышлар өлгерә. Халык арыш урагын урырга чыкты.
Атасы әйтә:
— Халык арыш урагын ура, уракка чыгарга иде, — ди.
— Ярар,— ди малае. Тагын хатынына әйтә:
— Халык өч көннән бирле урак ура,—ди.
Кыз тагын төнлә чыгып сызгыра, пәриләр җыелышып киләләр.
Кыз әйтә:
— Безнең тамга «алка», Безнең җирләрне барып урыгыз, чүмәләгә дә куегыз,— ди. Тегеләр барып бер сәгатьтә урып та бетерделәр, чүмәләгә дә куялар.
Халык арыш урагын бетереп, сабан урагына тотына. Сабан урагын өч көн уралар, ә болар төшми торалар.
Атасы әйтә:
— Бодайларны урасы иде инде, — ди.
— Ярар, әти,— ди малае.
Шуннан соң хатыны белән киңәш итә дә, хатыны, ярар, ди. Төн уртасында хатыны чыгып сызгыра, пәриләр җыелышып киләләр.
— «Алка» тамга — безнең җир, урыгыз,— ди. Тегеләр бодайны да барып тиз генә урып бетерәләр. Бу зурат куярга әйтмәгән булган, көлтәне җыймый гына кайталар.
Шуннан соң кыз белән егет киңәш итәләр суктырырга. Бер бөртеген дә төшермичә, ашлыкны амбарга, саламын, бер саламын да төшермичә, көлтәләтә ындырга китерергә булалар. Хатын төн уртасында чыгып сызгыра да пәри егетләре киләләр. Бу тегеләргә әйтте ничек эшләргә икәнен. Пәри егетләре, бер орлыгын да әрәм итмичә, бер саламын да югалтмыйча, таң атканчы, сугып куйдылар. Орлыгын амбарга, көлтәсен ындырга ташыдылар.
Халык гаҗәпләнгән болар эшенә. Болар шулай яхшы гына гомер иттеләр, ди.
Әкиятнең тексты түбәндәге китаптан алынды:
Әлеге китап — «Татар халык иҗаты» дигән унөч томлыкның беренче китабы. 12 том 1977—1988 елларында, 13 нче томы 1993-тә басыла. Түбәндәге Искәрмәләр һәм әкиятнең сюжетын Аарне-Томпсон кебек системалар буенча классификацияләүче «Әкият сюжетының типологик анализы» дигән бүлекләр дә шул китаптан алынды [Сәлимҗан].
[ТХИ-1977, 382-385 б.]Бу китапка кертелгән әкият текстларының бер өлеше моңа хәтле төрле вакытларда, төрле җыентыкларда дөнья күргән булса да, төп өлеше әлегә кәдәр беркайда да басылмаган әсәрләрдән тора. Алар, нигездә, соңгы егерме ел дәвамында Урта Идел, Урал буйларына, Көнбатыш Себер өлкәләренә оештырылган фольклор экспедицияларе вакытында язып алынган әкиятләр. Берничә текст В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан Дәрләт университетының Фәнн китапханәсе каршындагы кулъязмалар бүлегеннән сайланды.
Мәгълүм булганча, фольклор әсәрләренең, шул исәптән әкиятләрнең дә, җанлы яшәешенә хас үзенчәлекләрнең берсе — аларның вариантлылыгы. Аерым әкиятләрнең дистәләгән вариантлары бар. Бу китаптагы «Камыр батыр», «Салам Торхан», «Аю, бабай, Төлке» һ. б. кайбер әкиятләр шуңа бер дәлил. Китапта андый текстларның һәммә вариантлары да түгел, ә сюжеты һәм әкиятченең сөйләү стиле, тел байлыгы ягыннан аеруча характерлы, үзенчәлекле булганнары гына бирелде. Текстлар бүлегендә вариантлар бирелмәгән очракларда теге яки бу әкиятнең моңа хәтле басылган яисә кулъязма хәлендә сакланучы вариантлары хакындагы мәгълүмат һәр әкият турындагы белешмә-аңлатма бүлегендә китерелде.
Белешмә-аңлатма бүлегендә шулай ук әкиятнең кайда һәм кайчан басылган булуы хакындагы мәгълүматлар бирелде.
Татар халык әкиятләрен башка халыкларның әкиятләре белән тарихи-чагыштырма планда, уртак яки охшаш сюжетларны ачыклау юнәлешендәге фәнни эзләнүләр әүвәл дә булган (К. Насыйри һәм В. Поляков, М. А. Васильев хезмәтләре). Шул традицияне дәвам итеп, бу китаптагы әкиятләрне башка халыкларның әкиятләре белән чагыштыру буенча шактый эш башкарылды. Нәтиҗәдә, татар әкиятләре белән охшаш сюжетлар, уртак мотивлар, геройлар тарихи-генетик яктан безгә кардәш булган төрки халыкларның әкиятләре хәзинәсендә генә түгел, тарихи-культура, күршелек мөнәсәбәтләре буларак, рус халык әкиятләре составында очравы да ачыкланды. Шуның белән бергә Кавказ халыкларының, фарсыларның әкият мирасында да татар әкиятләренә хас булган сюжетлар яшәвен күрсәткән мисаллар аз түгел. Әкиятләрне чагыштырма тикшерүнең нәтиҗәләре белешмә-аңлатмалар бүлегендә һәр текстка карата күрсәтеп барылды. Шуның өстенә татар әкиятләренең дөнья халыклары әкиятләре белән типологик якынлыгын гәүдәләндергән мәгълүматларны бергә туплау буенча да беренче адымнар ясалды. Ул мәгълүматлар искәрмәләрнең иң ахырында — әкият сюжетларының типологик анализ исемлегендә күрсәтелделәр.
Югарыда әйтеп үтелгәнчә, том өчен сайланган әкиятләр төрле өлкәләрдә, төбәкләрдә яшәүче һәм төрле диалектларда сөйләшүче татарлардан язып алынган.
Бу хәл, әлбәттә, әкиятләрнең тел, стиль үзенчәлекләрендә чагылыш тапкан. Әкиятче информаторларның теленә хас һәммә үзенчәлекләрне тулы хәлендә чагылдыру мөмкин булмады, билгеле. Алай да, һәрбер әкиятченең үзенә генә хас төп хикәяләү алымын мөмкин хәтле сакларга тырышылды. Иске җыентыклардан алынган текстлар хәзерге орфография нигезендә бирелде, аларның исемсез булганнарына, эчтәлегеннән чыгып, исем куелды.
Татарстан һәм күрше республика, өлкәләрнең район, авыл исемнәре әкият язылган вакыттагы административ бүленеш буенча күрсәтелде.
Томга урнаштырылган әкиятләр турындагы мәгълүматлар белешмә-аңлатмаларда рим цифрлары белән түбәндәге тәртиптә бирелделәр:
- Әкиятнең кайда, кайчан, кемнән, кем тарафыннан язылуы яисә нинди чыганактан алынуы.
- Әкият тексты басылган чыганаклар.
- Әкиятнең вариантлары.
- Башка халыклар әкиятләрендәге сюжетлар белән охшашлык, якынлыкны күрсәткән басма чыганаклар.
Белешмә-аңлатмалар бүлегендә файдаланылган чыганаклар исемлеге түбәндәге шартлы кыскартулар буенча бирелде.
- Абага
- Абага чәчәге. Татар халкының сатирик әкиятләре. Э. Касыймов. Казан, 1962.
- Азерб.
- Азербайджанские сказки. Н. Сеидов. Баку, 1960.
- АС
- Армянские сказки. А. И. Иоаннисиан. М., 1968.
- Афанасьев
- Народные русские сказки А. Н. Афанасьева. В трех томах. М. 1957.
- Балинт
- Kazani-tatar: Nyelvtanulmanyok Szövegek es forditas. Gvüjtotte es forditotta szentkatolanai Balint Gabor. Budapest, 1875.
- БХИ, I
- Башкорт халык иҗады. Әкияттәр. М. Минһаҗетдинов, Ә. Харисов. Беренсе китап. Өфө, 1976.
- БХИ, II
- Башкорт халык иҗады. Әкияттәр. М. Минһаҗетдинов, Ә. Харисов. Икенсе китап. Өфө, 1976.
- БНС, 1973
- Бурятские народные сказки. Волшебно-фантанстические. Е. В. Баранникова, С. Е. Бардаханова, В. Ш. Гунгаров. Улан-Удэ, 1973.
- БНС, 1976
- Бурятские народные сказки. Волшебно-фантанстические и о животных. Е. В. Баранникова, С. Е. Бардаханова, В. Ш. Гунгаров. Улан-Удэ, 1976.
- Васильев
- М. А. Васильев. Памятники татарской словесности. Сказки и легенды. Казань, 1924.
- Витевский
- Труды четвертого Археологического съезда в России. Том II. Сказки, загадки и песни нагайбаков Верхне-уральского уезда Оренбургской губернии. Казань, 1891, стр. 257—280.
- Гульчечек
- Гульчечек. Татарские народные сказки. Г. Баширов, Х. Ярми. М., 1952.
- Иванов
- М. Иванов. Татарская хрестоматия. Казань, 1841.
- ИОАИЭ
- Известия Общества археологии, истории и этнографии при Казанском университете. Казань, 1878—1929.
- КДУ
- Казан дәүләт университеты гыйльми китапханәсенең кулъязмалар бүлеге.
- КНС, I
- Казахские народные сказки. В трех томах. Том первый. Алма-Ата, 1971.
- КНС, II
- Казахские народные сказки. В трех томах. Том второй. Алма-Ата, 1971.
- КНС, III
- Казахские народные сказки. В трех томах. Том третий. Алма-Ата, 1971.
- Катанов
- Н. Ф. Катанов. Материалы к изучению казанско-татарского наречия. Часть первая. Образцы книжной и устной литературы казанских татар. Казань, 1898.
- КС
- Киргизские сказки. Дм. Брудный и К. Эшмамбетов. М., 1968.
- Кукляшев
- С. Кукляшев. Диване хикәят татар. Казан, 1889.
- Кәлилә вә Димнә, 1889
- Кәлилә вә Димнә. Икенче җилд. Казан, 1889.
- Кәлилә вә Димнә, 1891
- Кәлилә вә Димнә. Өченче җилд. Казан, 1891.
- Мең дә бер кичә
- Мең дә бер кичә. Казан, 1970.
- Насыйров
- К. Насыйров и П. А. Поляков. Сказки казанских татар и сопоставление их со сказками других народов. Казань, 1900.
- Паасонен
- Mischärtatarische Volksdichtung. Heikki Paasonen. Helsinki, 1953.
- ПС
- Персидские сказки. Н. Османов. М., 1959.
- Радлов
- В. В. Радлов. Образцы народной литературы тюркских племен. Часть IV. Наречия барабинцев, тарских, тобольских и тюменских татар. СПб, 1872.
- Рәхим
- Бикчәнтәй углы (Г. Рәхим). Халык әкиятләре. Казан, 1915.
- СНД
- Сказки народов Дагестана. Х. Халилов. М., 1965.
- СНП
- Сказки народов Памира. А. Л. Грюнберг и И. М. Стеблин-Каменский. М., 1976.
- ТНС, 1957
- Татарские народные сказки. Х. Ярмухаметов. М., 1957.
- ТНС, 1964
- Татарские народные сказки. Х. Ярмухаметов. М., 1964.
- ТХИ, 1954
- Татар халык иҗаты. Г. Бәширов, А. Шамов, Х. Ярми һәм Х. Госман. Казан, 1954.
- ТХӘ, 1956
- Татар халык әкиятләре. Г. Бәширов, Х. Ярми. Казан, 1956.
- ТХӘ, 1958
- Татар халык әкиятләре. Г. Бәширов, Х. Ярми. Казан, 1958.
- Тукай
- Г. Тукай. Әсәрләр. Дүрт томда. Казан, 1955, т. II.
- ТС
- Турецкие сказки. Р. Аганин, Л. Алькаева, М. Керимов. М., 1960.
- УНС
- Узбекские народные сказки. М. И. Афзалов. Ташкент, 1963.
- ФФ
- СССР Фәннәр академиясе Казан филиалы, Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты фольклор фонды.
- Фәезханов
- Г. Фәезханов. Хикәят вә мәкаләт. Казан, 1890, 1909.
- ХИ, 1938
- Халык иҗаты. Х. Ярми, А. Әхмәт. Казан, 1938.
- ХИ, 1940
- Халык иҗаты. Х. Ярми, А. Әхмәт. Казан, 1940.
- ХӘ
- Халык әкиятләре. Гомәр Разин (Г. Бәширов). Казан, 1940.
- Яхин, 1900
- Т. Яхин. Дәфгылькәсәл мин әссаби вә сабият. Казан, 1900.
- Яхин, 1902
- Т. Яхин. Саби вә сабияләр өчен мәргуб булган хикәяләр вә мәкальләр һәм олугларны тәнбиһ өчен гаҗаиб булган гыйбрәтләр. Казан, 1902.