Бер патшаның өч улы бар икән, кырык итлек алтын-көмеше бар икән. Бер көннәрдә ике итлеге югалып китте, Кайда киткәнен белмәде. Икенче көнне янә берәү югалды.
Патшаның өлкән улы әйтте:
— Мин төнлә каравыл торам, — диде.
Өлкән улы төне буе каравыл торып, төн уртасында йоклап китте. Таң белән торып караса, тагын бер итлек юк. Өлкән улы кайтты, атасы янына кереп әйтте:
— Мин, атам, төн йокламадым, шулай да тагын бер итлек юк булды.
Икенче көнне уртанчы улы атасына килеп әйтте:
— Бу төнне мин каравыл торыйм, — диде.
Атасы:
— Ярый, — диде.
Уртанчы улы төнлә итлек янында каравыллап торды. Төн уртасында йоклап калды. Иртә торса, тагын бер итлек юк булды. Атасыннан йоклаганын яшерде.
Өченче төндә кече улы каравыллап торды. Төн уртасында бер яктан бик зур бер кош очып килде. Итлек башына кунды, тырнаклары белән тотып, итлекне күтәреп очты. Кече улы мылтыгын кулына алып, баягы итлекне күтәргән кошны атты. Итлек төшеп утырды, кош очып китте. Бер зур канат каурые төшеп калды.
Иртән кече улы атасына керде. Кошның җиргә төшкән йонын атасына күрсәтте. Өч улы аталары белән акыллаштылар да: «Бу кошны эстәргә кирәк!» — диделәр. Аталары улларына бу кошны эзләргә рөхсәт бирде.
Өч ул чыгып китте бер юл белән. Бара-бара болар юл өстендә торган бер баганага барып җиттеләр. Бу баганадан өч юл аерылды. Баганага: «Унга киткән кеше — бик бай булыр, урта юл белән киткән кеше — урта бай булыр, сулга киткән кеше әйләнеп кайтмас», — дигән хат язылган иде.
Өлкән улы әйтте:
— Мин сезнең өлкәнегез, мин унга китим, — диде.
Уртанчы улы әйтте:
— Мин уртанчы улмын, миңа урта юл да ярый, — диде.
Кече улы әйтте:
— Ходай әмереннән чыгып булмас, шулай булгач, мин сулга китим, — диде.
Шушы җирдән болар өчесе өч юлга аерылдылар: олысы — уңга, уртанчысы — урта юл белән, ә кечесе «Кире кайтмас!» дип язылган сул юл белән китте.
Өлкәне бара-бара бер җирдә казан асты. Ашын пешереп, ашап-эчеп кенә утырган иде, алдына сор бүре йөгереп килде. Өлкән ул торып кулына агач алып, бүрене куып җибәрде. Бүре аңа әйтте: «Шушы җирдән китә алма бул, алдыңдагы ашың бетеп, чарыгыңны аша!» — диде. Өлкән ул шул ашап утырган урынында торып калды.
Шуннан соң бүре китте урта юлга. Урта юлда уртанчы энесенә җитте. Уртанчы энесе казан янында ашап утыра иде. Ул да бүрене күсәк белән куды.
Бүре әйтте:
— И егет, моннан ары барма, ашың бетсә, чарыгыңны аша, — диде.
Уртанчы энесе аның сүзен алды, шул җирдә торып калды.
Бүре качты, кече эне киткән сул як юлга йөгерде. Кече ул агалары кебек казан янында булып, бүрене күргәч, казанының яртысын бүрегә салып бирде. Бүре килеп ашады.
Бүре әйтте:
— Кая барасың? — диде.
Егет әйтте:
— Төн саен өебезгә бер кош килеп, итлегебезне алып китте, менә шул кошны эзләп барамын, — дип әйтте.
Бүре әйтте:
— Алда бер авыл бар, анда торган халыкның бер кошы бу, — диде. — Шул авыл читендә бер тирәк агач бар, бу тирәкнең өстендә бер алтын тах булыр, аның өстендә шул кош утырыр. Шул тирәк янында җиде кеше каравыл торыр, ә тирәк янында ут янып ятыр, — диде.
Бу егеткә әлеге бүре кәгазь бирде:
— Менә бу кәгазьне шул утка ташла, шуннан соң теге кошны эзләп кит. Мин сиңа янә очрармын. Агачның өстендә утырган кошны ал, тахны алма, — дип, бүре китте.
Бу егет кошны эзләп китә бирде. Бара-бара бер зур авылга барып җитте. Авыл янында бер тирәк агач тора икән, бу тирәк өстендә алтын тахта әлеге кош утыра икән. Егет шул агачка якын бер җирдә кунды. Төн җиткәч, егет тирәк янына барып, янып торган утка кәгазен ташлады. Егет кәгазьне утка ташлаганда, ут янында утырган каравыллар каты йокыга китә. Егет, агач башына менеп, кошны күтәреп алып төште. Эчтән генә «мин моның тахын да алыйм», дип уйлап, яңадан агач башына менеп китте. Агач башына менеп, теге тахка кулы тиюе булды, тахтан гүелдәп тавыш чыкты. Бу тавышка каравылчылар йокысыннан уянып килеп тотып алдылар:
— Син нинди угры кешесең?!
Егет әйтте:
— Бу безнең итлегебезне урлап киткән кош иде.
Каравыллар әйтте:
— Бу ханыбызның кошы, без инде сине ханга алып барабыз, — дип, ханга алып бардылар.
Хан торды, каравыллар әйттеләр:
— Менә бу егет синең кошыңны урлады.
Хан әйтте:
— Син андый карак кеше икәнсең, моннан ары бер шәһәргә бар, анда бер хан бар. Аның җиде аргамагы бар икән, шул аргамакларын урлап кил. Шуннан мин сиңа бу кошымны бирермен, — ди.
Егет «барыйм», диде. Хан егетне сыйлап, ашатып чыгарып җибәрде.
Егет китте, ярты юлга җитте. Ярты юлда баягы бүре килеп җитте:
— Кая барасың? — диде.
Егет әйтте:
— Хан мине кош урлаганда тотты, җиде аргамакны урлап килсәң, кошымны бирәм, — дип җибәрде.
Бүре әйтте:
— Әй, егет, ник тахына тидең? Әйттем сиңа тимә дип. Инде син барсаң, ханның шәһәренә җитсәң, анда җиде аргамакның җиде сарае булыр, җидесен җиде кеше тотып йоклый. Мин сиңа инде бер кәгазь бирим. Бу сарайлар янында бер ут янып торыр, бу кәгазьне утка ташла да, сарайга кереп, атларның тезген бауларын кисеп алып чык, тезгеннән тартсаң, каравыллар уянып китәр.
Бүре китте. Егет тә үз юлына китте. Төндә хан шәһәренә барып керде. Җиде аргамакның сараена барып җитте. Янында ут яна. Егет бүре биргән кәгазьне утка ташлады, каравылчылар катырак йокыга талды. Егет алты аргамакның тезген бауларын кисеп алды, калган аргамакның тезген бавын кисмәде, тартып алды. Тартып алуга каравыллар уянып торып, килгән егетне тотып алдылар. Ханга алып килделәр моны.
Хан егеткә әйтте:
— Моннан ары бер ханның алтын думбрасы бар. Аны алып килсәң, мин сиңа җиде аргамакны бирәм.
Егет әйтте:
— Ярый, мин, алып килим.
Хан сыйлады, хөрмәтләде. Егет китте. Ярты юлда тагы бүрегә очрады.
Бүре әйтте:
— Кая киттең, егет, тагы? — диде.
Егет әйтте:
— Мин баягы ханның җиденче аргамагының тезген бавын тартып алдым. Мине тоттылар, ханга тапшырдылар. Инде хан мине фәлән шәһәрдәге ханның алтын думбрасын урларга җибәрде.
Бүре әйтте:
— Нигә минем сүземне ташладың?! Инде син бар, мин сиңа бер кәгазь бирим. Ул шәһәргә барып кун, ханның өе кайда икәнлеген кешеләрдән сорашып бел, думбрасы ни җирдә икәнен бел. Думбра яткан җиргә төнлә бар, бу кәгазь белән шул йортның ишеген ышкы, ишек үзе ачылыр, этләре булса, сиңа өрмәс.
Шулай диде дә бүре китеп тә барды.
Егет бара-бара теге шәһәргә барып җитте. Бу шәһәрнең эчендә бер өйдә кунды.
Өй хуҗасыннан сорады:
— Ханның өе кайда? Ханның алтын думбрасы кайда тора? — диде.
Ул кеше әйтте:
— Ханның думбрасы бер сараенда, — дип әйтте.
Бер көн кунгач, төнлә торып сарайга барды. Кәгазьне сарайның ишегенә ышкыды. Ишек ачылып китте. Эчендә тагын бер өй бар икән. Бу өйнең ишегенә дә кәгазьне ышкыды, ул да ачылып китте. Караса, бер думбра тора. Һәйбәт алтыннан бүткән.
Баягы, бүре әйткән икән, — думбраны кулыңа алсаң, кылына тимә, — дигән. Егет думбраны алып чыкты, думбраны чиртеп бакты. Тавыш чыкты, каравыллар бу тавышка уянып килде. Тоттылар бу егетне, ханга илттеләр.
Хан әйтте:
— Син, егет, нигә минем думбрамны урлыйсың? Син үзең ыспай егет икәнсең, ни өчен болай урлашып йөрисең?
Егет әйтте:
— Мин угры түгелмен, теге шәһәрнең ханы мине урларга җибәрде.
Хан әйтте:
— Син андый карак икәнсең, моннан ары бар! Бер шәһәрдә бер хан бар, шул ханның кызын урлап кил. Алып кайта алсаң, думбраны сиңа бирермен.
Егет:
— Ярый, — диде. Хан егетне сыйлап ашатты.
Баягы егет чыгып китте. Ярты юлда әлеге бүрегә очрады.
Бүре әйтте:
— Әй, егет, ни булды? Син кая китәсең?
Егет әйтте:
— Әй, бүрем, сүзеңне алмадым. Мин думбраны алдым, сарайдан чыктым, чиртеп карадым, тавышы гүләп китте, мине тоттылар. Инде хан миңа боерды: «Кыз урлап кил, думбраны сиңа бирәм», — диде. Мин инде кыз урларга барам.
Бүре әйтте:
— Син бар инде, иртәгә ул ханга җитәрсең. Хан нышана аттырырга хөкем кылган: кем дә кем шул нышанага тидерсә, кызымны бирермен дип әйткән. Инде син бу кәгазьне ал! Шушы кәгазь белән мылтыгыңны ышкысаң, син тидерерсең, — диде.
Егет, шул шәһәргә барып җитеп, бер кешегә кереп кунды. Икенче көне патша цәмбәр суктырды, нышана атырга дигән хөкем чыгарды. Халыкның барысы да җыелды, егет тә барды.
Җыелган кешеләр чират белән ата башладылар. Бу егеткә чират җитте. Нышананың нәкъ уртасын яра атты. Хан егетне өенә алып килде, туй ясады. Туй ясаганда егетне кызның өенә алып керттеләр. Өч көннән соң егет кызны бер повозкага утыртып алып китте. Егет кызга, кыз егеткә гашыйк булып: «Инде без ничек аерылышырбыз»,— дип елаштылар.
Урта юлга җиткәндә боларга әлеге бүре очрады.
Бүре әйтте:
— Кая, кызны күрим, сылумы? — диде.
Егет повозканы ачып кызны күрсәтте. Бүре карады, шундый сылу кыз икәнен күрде. Бүре кызның йөзенә өрде «Өф!» дип, кыз шом шикелле булып китте.
Бүре әйтте:
— Болай алып барсаң, хан кызны алмас, — диде.
Егет кызны ханга алып барды. Хан өйдән чыгып килде кызны күрергә. Караса, повозка эчендә бик ямьсез бер кыз икән.
Хан әйтте:
— Бу кыз миңа кирәкми, минем кәнизәкләремнең дә күбесе моннан артык сылу, — диде. — Бу кызны да үзеңә ал, кызга барган өчен думбрамны тик бирим, мондый шом шикелле кыз миңа кирәкми! — диде.
Егет думбраны алып, кыз белән аргамак иясенә китте. Урта юлга җиткәндә баягы бүре янә килде.
Бүре әйтте:
— И егет, ни булды? Хан кызны алмадымы? — диде.
Егет әйтте:
— Мондый шом шикелле кызны ник алсын! Юк, яратмады, кызны эзләп барган өчен думбраны миңа тик үк бирде, — диде.
Бүре әйтте:
— Кая, думбраны күрим, — диде.
Бүре думбраны алып чиртеп карады, бу думбра бик әйбәт тавышлы икән. Хан аны күреп алмасын дип, бүре думбрага өрде, думбраны шом тавышлы итеп куйды. Егет шом тавышлы думбра белән ханга барды. Егет хан өенә җиткәндә хан думбраны күрергә дип өеннән чыкты. Егет ханга думбраны күрсәтте. Хан чиртте, думбрадан ямьсез бер тавыш чыкты.
Хан:
— әй, бу думбра бик начар икән, аны алмыймын, кирәк булса үзеңә ал! Юл йөргәнең өчен җиде аргамагымны мин сиңа тик бирим, — диде.
Егет думбраны алып, җиде аргамакны җитәкләп алып чыгып китте.
Урта юлда тагы баягы бүре очрады.
Бүре әйтте:
— Хан думбраны алдымы? — диде.
Егет:
— Юк, алмады, — диде. — Җиде аргамагын тик биреп җибәрде.
Бүре аргамакларга карады, өрде, аргамаклар ямьсез атларга әйләнде.
— Менә шушы хәлдә алып бар, бу хәлдә хан алмас аларны, — ди.
Егет ханга җитсә, хан чыкты, аргамакларны күрде.
— Ә, яман икән, — диде. — Миңа кирәк түгел, үзеңә ал, — диде. — Юл йөргән өчен кошымны алып кит! — диде.
Инде егет кошны алып, кызны алып, думбраны алып, җиде аргамакны җитәкләп алып, өенә кайтып китте. Әлеге юл чатындагы язулы баганага барып җитсә, абыйлары кайтып җитмәгәнен белеп, аларны эзләргә китте. Йөри торгач, болар янына барып чыкты. Болар үзләренең казаннары янында ачыгып, чарыкларын кимереп утыралар икән. Егет агаларын әлеге язулы багана янына алып кайтты. Анда калган җиде аргамакны, кошны, думбраны һәм кызны алып, өйләренә кайтып киттеләр. Юлда баягы бүре очрады. Бүре аргамакны, кызны, думбраны өрде, әүвәлге шикелле бик әйбәт сылу булдылар.
Бүре әйтте:
— Инде хуш бул, егетем, мин кайту ягын карыйм, син дә өеңә кайт!
Бүре чабып китте, егет өенә кайтты. Атасы каршы чыгып алды. Атасы белән уллары күрештеләр, киленчәкне өйгә керттеләр. Халыкка туй бирделәр.
Әкиятнең тексты түбәндәге китаптан алынды:
Әлеге китап — «Татар халык иҗаты» дигән унөч томлыкның беренче китабы. 12 том 1977—1988 елларында, 13 нче томы 1993-тә басыла. Түбәндәге Искәрмәләр һәм әкиятнең сюжетын Аарне-Томпсон кебек системалар буенча классификацияләүче «Әкият сюжетының типологик анализы» дигән бүлекләр дә шул китаптан алынды [Сәлимҗан].
[ТХИ-1977, 382-385 б.]Бу китапка кертелгән әкият текстларының бер өлеше моңа хәтле төрле вакытларда, төрле җыентыкларда дөнья күргән булса да, төп өлеше әлегә кәдәр беркайда да басылмаган әсәрләрдән тора. Алар, нигездә, соңгы егерме ел дәвамында Урта Идел, Урал буйларына, Көнбатыш Себер өлкәләренә оештырылган фольклор экспедицияларе вакытында язып алынган әкиятләр. Берничә текст В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан Дәрләт университетының Фәнн китапханәсе каршындагы кулъязмалар бүлегеннән сайланды.
Мәгълүм булганча, фольклор әсәрләренең, шул исәптән әкиятләрнең дә, җанлы яшәешенә хас үзенчәлекләрнең берсе — аларның вариантлылыгы. Аерым әкиятләрнең дистәләгән вариантлары бар. Бу китаптагы «Камыр батыр», «Салам Торхан», «Аю, бабай, Төлке» һ. б. кайбер әкиятләр шуңа бер дәлил. Китапта андый текстларның һәммә вариантлары да түгел, ә сюжеты һәм әкиятченең сөйләү стиле, тел байлыгы ягыннан аеруча характерлы, үзенчәлекле булганнары гына бирелде. Текстлар бүлегендә вариантлар бирелмәгән очракларда теге яки бу әкиятнең моңа хәтле басылган яисә кулъязма хәлендә сакланучы вариантлары хакындагы мәгълүмат һәр әкият турындагы белешмә-аңлатма бүлегендә китерелде.
Белешмә-аңлатма бүлегендә шулай ук әкиятнең кайда һәм кайчан басылган булуы хакындагы мәгълүматлар бирелде.
Татар халык әкиятләрен башка халыкларның әкиятләре белән тарихи-чагыштырма планда, уртак яки охшаш сюжетларны ачыклау юнәлешендәге фәнни эзләнүләр әүвәл дә булган (К. Насыйри һәм В. Поляков, М. А. Васильев хезмәтләре). Шул традицияне дәвам итеп, бу китаптагы әкиятләрне башка халыкларның әкиятләре белән чагыштыру буенча шактый эш башкарылды. Нәтиҗәдә, татар әкиятләре белән охшаш сюжетлар, уртак мотивлар, геройлар тарихи-генетик яктан безгә кардәш булган төрки халыкларның әкиятләре хәзинәсендә генә түгел, тарихи-культура, күршелек мөнәсәбәтләре буларак, рус халык әкиятләре составында очравы да ачыкланды. Шуның белән бергә Кавказ халыкларының, фарсыларның әкият мирасында да татар әкиятләренә хас булган сюжетлар яшәвен күрсәткән мисаллар аз түгел. Әкиятләрне чагыштырма тикшерүнең нәтиҗәләре белешмә-аңлатмалар бүлегендә һәр текстка карата күрсәтеп барылды. Шуның өстенә татар әкиятләренең дөнья халыклары әкиятләре белән типологик якынлыгын гәүдәләндергән мәгълүматларны бергә туплау буенча да беренче адымнар ясалды. Ул мәгълүматлар искәрмәләрнең иң ахырында — әкият сюжетларының типологик анализ исемлегендә күрсәтелделәр.
Югарыда әйтеп үтелгәнчә, том өчен сайланган әкиятләр төрле өлкәләрдә, төбәкләрдә яшәүче һәм төрле диалектларда сөйләшүче татарлардан язып алынган.
Бу хәл, әлбәттә, әкиятләрнең тел, стиль үзенчәлекләрендә чагылыш тапкан. Әкиятче информаторларның теленә хас һәммә үзенчәлекләрне тулы хәлендә чагылдыру мөмкин булмады, билгеле. Алай да, һәрбер әкиятченең үзенә генә хас төп хикәяләү алымын мөмкин хәтле сакларга тырышылды. Иске җыентыклардан алынган текстлар хәзерге орфография нигезендә бирелде, аларның исемсез булганнарына, эчтәлегеннән чыгып, исем куелды.
Татарстан һәм күрше республика, өлкәләрнең район, авыл исемнәре әкият язылган вакыттагы административ бүленеш буенча күрсәтелде.
Томга урнаштырылган әкиятләр турындагы мәгълүматлар белешмә-аңлатмаларда рим цифрлары белән түбәндәге тәртиптә бирелделәр:
- Әкиятнең кайда, кайчан, кемнән, кем тарафыннан язылуы яисә нинди чыганактан алынуы.
- Әкият тексты басылган чыганаклар.
- Әкиятнең вариантлары.
- Башка халыклар әкиятләрендәге сюжетлар белән охшашлык, якынлыкны күрсәткән басма чыганаклар.
Белешмә-аңлатмалар бүлегендә файдаланылган чыганаклар исемлеге түбәндәге шартлы кыскартулар буенча бирелде.
- Абага
- Абага чәчәге. Татар халкының сатирик әкиятләре. Э. Касыймов. Казан, 1962.
- Азерб.
- Азербайджанские сказки. Н. Сеидов. Баку, 1960.
- АС
- Армянские сказки. А. И. Иоаннисиан. М., 1968.
- Афанасьев
- Народные русские сказки А. Н. Афанасьева. В трех томах. М. 1957.
- Балинт
- Kazani-tatar: Nyelvtanulmanyok Szövegek es forditas. Gvüjtotte es forditotta szentkatolanai Balint Gabor. Budapest, 1875.
- БХИ, I
- Башкорт халык иҗады. Әкияттәр. М. Минһаҗетдинов, Ә. Харисов. Беренсе китап. Өфө, 1976.
- БХИ, II
- Башкорт халык иҗады. Әкияттәр. М. Минһаҗетдинов, Ә. Харисов. Икенсе китап. Өфө, 1976.
- БНС, 1973
- Бурятские народные сказки. Волшебно-фантанстические. Е. В. Баранникова, С. Е. Бардаханова, В. Ш. Гунгаров. Улан-Удэ, 1973.
- БНС, 1976
- Бурятские народные сказки. Волшебно-фантанстические и о животных. Е. В. Баранникова, С. Е. Бардаханова, В. Ш. Гунгаров. Улан-Удэ, 1976.
- Васильев
- М. А. Васильев. Памятники татарской словесности. Сказки и легенды. Казань, 1924.
- Витевский
- Труды четвертого Археологического съезда в России. Том II. Сказки, загадки и песни нагайбаков Верхне-уральского уезда Оренбургской губернии. Казань, 1891, стр. 257—280.
- Гульчечек
- Гульчечек. Татарские народные сказки. Г. Баширов, Х. Ярми. М., 1952.
- Иванов
- М. Иванов. Татарская хрестоматия. Казань, 1841.
- ИОАИЭ
- Известия Общества археологии, истории и этнографии при Казанском университете. Казань, 1878—1929.
- КДУ
- Казан дәүләт университеты гыйльми китапханәсенең кулъязмалар бүлеге.
- КНС, I
- Казахские народные сказки. В трех томах. Том первый. Алма-Ата, 1971.
- КНС, II
- Казахские народные сказки. В трех томах. Том второй. Алма-Ата, 1971.
- КНС, III
- Казахские народные сказки. В трех томах. Том третий. Алма-Ата, 1971.
- Катанов
- Н. Ф. Катанов. Материалы к изучению казанско-татарского наречия. Часть первая. Образцы книжной и устной литературы казанских татар. Казань, 1898.
- КС
- Киргизские сказки. Дм. Брудный и К. Эшмамбетов. М., 1968.
- Кукляшев
- С. Кукляшев. Диване хикәят татар. Казан, 1889.
- Кәлилә вә Димнә, 1889
- Кәлилә вә Димнә. Икенче җилд. Казан, 1889.
- Кәлилә вә Димнә, 1891
- Кәлилә вә Димнә. Өченче җилд. Казан, 1891.
- Мең дә бер кичә
- Мең дә бер кичә. Казан, 1970.
- Насыйров
- К. Насыйров и П. А. Поляков. Сказки казанских татар и сопоставление их со сказками других народов. Казань, 1900.
- Паасонен
- Mischärtatarische Volksdichtung. Heikki Paasonen. Helsinki, 1953.
- ПС
- Персидские сказки. Н. Османов. М., 1959.
- Радлов
- В. В. Радлов. Образцы народной литературы тюркских племен. Часть IV. Наречия барабинцев, тарских, тобольских и тюменских татар. СПб, 1872.
- Рәхим
- Бикчәнтәй углы (Г. Рәхим). Халык әкиятләре. Казан, 1915.
- СНД
- Сказки народов Дагестана. Х. Халилов. М., 1965.
- СНП
- Сказки народов Памира. А. Л. Грюнберг и И. М. Стеблин-Каменский. М., 1976.
- ТНС, 1957
- Татарские народные сказки. Х. Ярмухаметов. М., 1957.
- ТНС, 1964
- Татарские народные сказки. Х. Ярмухаметов. М., 1964.
- ТХИ, 1954
- Татар халык иҗаты. Г. Бәширов, А. Шамов, Х. Ярми һәм Х. Госман. Казан, 1954.
- ТХӘ, 1956
- Татар халык әкиятләре. Г. Бәширов, Х. Ярми. Казан, 1956.
- ТХӘ, 1958
- Татар халык әкиятләре. Г. Бәширов, Х. Ярми. Казан, 1958.
- Тукай
- Г. Тукай. Әсәрләр. Дүрт томда. Казан, 1955, т. II.
- ТС
- Турецкие сказки. Р. Аганин, Л. Алькаева, М. Керимов. М., 1960.
- УНС
- Узбекские народные сказки. М. И. Афзалов. Ташкент, 1963.
- ФФ
- СССР Фәннәр академиясе Казан филиалы, Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты фольклор фонды.
- Фәезханов
- Г. Фәезханов. Хикәят вә мәкаләт. Казан, 1890, 1909.
- ХИ, 1938
- Халык иҗаты. Х. Ярми, А. Әхмәт. Казан, 1938.
- ХИ, 1940
- Халык иҗаты. Х. Ярми, А. Әхмәт. Казан, 1940.
- ХӘ
- Халык әкиятләре. Гомәр Разин (Г. Бәширов). Казан, 1940.
- Яхин, 1900
- Т. Яхин. Дәфгылькәсәл мин әссаби вә сабият. Казан, 1900.
- Яхин, 1902
- Т. Яхин. Саби вә сабияләр өчен мәргуб булган хикәяләр вә мәкальләр һәм олугларны тәнбиһ өчен гаҗаиб булган гыйбрәтләр. Казан, 1902.