Сәлимҗан китапханәсе

БАТЫР ЕГЕТ

Бер авыл бае була, ди. Бу кеше, диңгез буенда печән чабып, эскертләр куя. Бер вакытны моның эскертләре бик югала башлый. Моның була өч улы. Олы улына әйтә бу:

— Әй улым, син ул эскертләрне саклар идең, кая китә икән безнең ул эскертләр? — ди.

— Ярар, әткәй, - ди олы улы.

Улы чыгып китә. Шушындый караңгы төн. Барыр иде, куркадыр да бер каравыл куышына кереп йоклый. Иртә торып караса, бер эскерт юк. Бу шуңа кайтып китә. Өйгә кайткач, әтисе сорый:

— Улым, каравылладыңмы? — ди.

— Әй әткәй, ди, тагын бер эскерт югалды бит, – ди.

— Их, сездән буламы соң, – ди.

Уртанчы улы:

— Үзем барам, әткәй, — ди.

Китә уртанчы улы. Анысы да шулай курка да каравыл куышына кереп йоклый. Иртә белән барып караса, яңадан бер эскерт юк.

Кече малае Таз була. Ул сикереп төшә дә:

— Сездән буламы соң, үзем барыйм әле!

Атасы әйтә:

— Синнән буламы соң, йөрмә, ди.

Алай булса да китә бу. Алды бер аркан. Барып җитте диңгез буена. бер эскерт башына менеп ятты. Бу менеп яткач, яктыра башлады. Бервакытны өч айгыр килеп чыктылар, шул кадәр матурлар, исең китәр. Болар эскертне ашый да башладылар. Бу — беренче чыккан айгырны муенына җибәреп, тотып алды. Айгыр никадәр тайпылса да, җибәрмәгәч, телгә килде: «Әй Таз, ди, син безнеке, без синеке, ди. Без диңгез патшасының атлары булабыз»,— ди. Шулай иткәч, Таз боларны кая куйыйм икән дип, бер зур гына таган белән өчесен дә эскерт астына кертеп арканлады, як-якларын томалап калдырды. Бу кайтты да атасына әйтте:

— Әти бүген эскерт югалмады,— ди.

— Менә, улым, малатчина,— ди атасы.

Абыйлары бик әрләнделәр. Бу, көн дә барып, атларга азык биреп кайта, абыйлары хәзер шикләнә башладылар. Кая бара икән бу, хәзер артыннан барыйк әле, диләр. Артыннан барсалар, күрделәр моның эскерткә кергәнен. Качып тордылар да, Таз киткәч кенә атларны моннан алып чыгып, моннан ерак та түгел бер шәһәр бар иде, шунда илтеп, боларның өчесен дә саттылар. Таз иртә торып барып караса, атлар юк. Кая киттеләр икән дип эзләп йөри-йөри дә, барып чыга бу бер шәһәргә. Шәһәр базарына барып керсә, тегендә сөйләшәләр: «Ай-яй, патша нинди атлар алган», — дип. Таз, бу сүзне ишетү белән, китә теге патша янына. Патша янына керә дә:

— Мине хезмәткә алсана, мин карар идем ул атларыңны,— ди.

Патша:

— Яхшы, ди.

Патша моны, риза булып, атлар карарга куя. Бу өч атны гына карап тора. Бу атлар бик чиста булалар. Бүтән атлар начар булганга, патша ачулана. Тазның абыйлары килеп үзара киңәш итәләр: «Таз тагын патшага эшкә кергән бит, моны нишләтик инде»,— диләр. Хәзер болар сөйләшәләр моны үтерергә. Патшага әйтәләр:

— И падишаһым-солтаным, безнең Таз, диңгез патшасының атларын гына түгел, кызын да алып кайтып бирәм әле, дип мактанган, диләр.

Шул сүзләрдән соң патша Тазны дәштерә дә әйтә:

— Син нәрсә анда, диңгез патшасының атын гына түгел, кызын да алып кайтып бирәм, дип мактанып йөрисең, ди, булдыра аласың икән, алып кайт, ди. Алып кайтмасаң, башыңны кисәм, — ди.

Таз елап чыгып китә моның яныннан. Чыга да үзенең айгырлары янына бара: «Әй, айгырлар, ди, сезне үземнең башыма гына тотканмын икән»,— ди. Айгыр телгә килә дә: «Син сора аңардан, ди, ун төрле ефәк, ди, бар да төрле булсыннар, ди. Аннары сора миңа атланып барырга, ди, шул айгырга атланып барам дип, ди, без аны эшләрбез, — ди.

Таз патшага керә дә:

— Мин ул эшне эшләрмен. Миңа ун төрле ефәк бир, аннан соң, ди, мин шул атка атланып барыйм,— ди.

Патша, моңарга риза булып, ун төрле асыл ефәкләр бирә. Үзе теләгән атына атланып китә. Ат әйтә хәзер: «Син шушы ефәкләрне шушы диңгез буендагы будкаларга элеп чык, ди. Кич булгач, диңгез патшасының кызы күңел ачарга чыгар, ди. Патша кызы арттан йөрер, алда йөри торганнары кәнизәкләр булыр, ди. Без шунда качып торырбыз, ди. Син шул вакытта патша кызын тотып ал, ди. «Булды», дигәч, мин сине алып та китәрмен,— ди.

Менә бер заман кич кызлар көймә белән килделәр. Диңгез патшасы кызының исләре китте, бу нинди ефәкләр, ди. Кәнизәкләр алдан баралар, бу арттан бара әкрен генә. «Бусы матур, бусы матур, дип барганда, Таз патша кызын барып тотуга, «булды», дип кычкыра да, ат күтәрелеп тә китә. Хәзер патша кызын алып качтылар болар. Диңгез патшасының кызын патшага алып кайтып бирде. Тик кыз патшаны якын да җибәрми.

— Падишаһым-солтаным, ди, шундый батыр егет икән ул, ди, мин болай гына бармыйм әле сиңа хатынлыкка, ди. Минем туйга кияргә бернәрсәм дә юк, ди. Ул егет батыр булса, ди, минем өйдә бер сандык балдакларым калды, шуларны алып кайтып бирсен, ди. Аннан соң күз күрер, — ди.

Патша әйтә:

— Ярар. — ди.

Патша Тазны чакырта да:

— Йә әле, Таз, ди, кызны алып кайттың, инде кызның балдакларын да алып кайтып бир, – ди.

Бу сүздән Таз бик кайгыра инде, аларны ничек алып кайтырмын икән инде, ди. Таз ат янына чыкты да елый башлады. Айгыры әйтә: «Нигә елыйсың?» — ди. «Менә патша кызның балдакларын алып кайтырга куша»,— ди. «Бер дә елама, ди. Син патшадан мең аршин тасма сора, ди. Барып җиткәч, ул тасманы миңа чорнарсың, ди. Тик мине генә сора, ди, миңа атланып барырга, ди, шул айгырга атланып барам дип, ди, без аны эшләрбез, — ди.

Егет патшага керде дә:

— Мин алып кайтырмын, ди, тик миңа мең аршин тасма бир, ди, шул айгырны атланып барырга бир,— ди.

Патша әйтә:

— Әйдә, бар,— ди.

Тазга мең аршин тасма бирделәр, шул айгырны бирделәр. Ат әйтә: «Диңгез буена баргач, мине чорна шул тасма белән, минем һич тә йоным калмасын өстә, ди. Анда, ди, шундый арслан белән сугышырга туры килә, ди. Кыз ишек төбендә арслан тора, ди, аны җиңмичә, керергә һич мөмкин түгел, ди. Әгәр без сугышкан вакытта диңгездә кан күренсә, өмет итмә, мин үлгән булырмын, ди. Без анда бик каты сугышырбыз»,— ди.

Шулай итеп, айгыр төшеп китә диңгез төбенә. Таз моны карап тора инде, диңгез төбеннән әллә никадәрле ак күбек күтәрелә. Хәзер тегендә айгыр сандыкны авызына капкан. Айгыр диңгез төбеннән чыга да, Таз шул атка атланып очып та китә. Шунда пәриләр боларның артларыннан куып киләләр, тик артыннан куып җитә алмыйлар. «Ярый Таз, бәхетең инде, диләр, синдә икән безнең айгыр, диләр. Әгәр дә ул булмаса, без синең башыңны җыя идек,— диләр.

Шулай итеп, кызның балдагын да алып кайтып бирде. Кыз әйтә:

— Иллә дә батыр егет икән, ди, минем шул эшләремне эшләде бит,— ди. Хәзер кыз патшага әйтә: — Өч казан сөт кайнаттыр, ди. Шул сөтләргә Таз сикереп төшеп чыксын, — ди.

Патша Тазны дәшә дә әйтә:

— Вот эш менә шулай, ди. Кызның әйберләрен алып кайттың, ди. Хәзер менә өч казан сөт кайнаттырам, сиңа шуларга төшеп чыгарга туры килә, ди.

Таз бик каты елап чыга тагы айгыр янын:

— Их, айгыр, бәхил бул, мин хәзер үләм инде, ди. Өч казан кайнап торган сөткә төшерәләр, — ди.

Айгыр әйтә:

— Бер дә кайгырма, ди. «Мин төшәрмен, айгыр карап торсын», дип сора син,— ди.

Шулай иткәч, Таз патшадан сорый:

— И падишаһым-солтаным, мин барыбер үләм инде, минем үлгәмемне айгырым карап торсын, – ди.

— Ярый алайса, карап торсын, ди, миңа нәрсә, – ди.

Хәзер казанда сөт кайнап тора инде, Таз алып чыкты атны. Диңгез патшасының кызы да чыкты, бер-берсенә карашып торалар болар. Таз, чишенеп, беренче казанга төшим дигәндә генә, ат пошкырып җибәрә дә, сөт суына. Аннан егет уртанчыга төшкәндә ат яңадан пошкыра, сөт тагы суына. Өченчегә сикереп төшкәндә, ат тагы салкыная. Таз сөт казаннарына кереп чыккач, башындагы тазлары бетеп, шулкадәр матур егет булып чыкты. Хәзер диңгез патшасының кызы әйтә инде патшага:

— Менә, падишаһым-солтаным, нинди егет иде, хәзер нинди матур егет булды, ди. Хәзер син дә төш, яшәреп чыгарсың, – ди.

Патша әйтә:

— Тазга берни булмады, миңа ни булсын, ярар, – ди.

Яңадан өч казан сөт кайнаталар. Беренче казанга сикереп төшә дә шунда ук бетә патша. Шуннан соң кыз әйтә:

— Әһә, кеше көченнән файдаланып, мине ансат кына алмакчы иде,— ди. Тазга әйтә: — Егет икәнсең, — ди.

Хәзер диңгез патшасының кызы Тазга кияүгә чыга. Башланды бер заман туй. Ашамлык-эчемлек бик чамасыз күп, мине дә чакырганнар иде, барып җитү булмады, хәзер барсаң да соң инде, туй беткән, кызыгы да юк.


Чыганаклар һәм искәрмәләр

(уку өчен монда басыгыз)

Чыганаклар

Әкиятнең тексты түбәндәге китаптан алынды:

[ТХИ-1977]
Томны төзүчеләр, искәрмәләрне хәзерләүчеләр Халидә Гатина, Хәмит Ярми (1977) Татар халык иҗаты, Беренче китап, Әкиятләр. Казан, Татарстан Китап Нәшрияты.

Әлеге китап — «Татар халык иҗаты» дигән унөч томлыкның беренче китабы. 12 том 1977—1988 елларында, 13 нче томы 1993-тә басыла. Түбәндәге Искәрмәләр һәм әкиятнең сюжетын Аарне-Томпсон кебек системалар буенча классификацияләүче «Әкият сюжетының типологик анализы» дигән бүлекләр дә шул китаптан алынды [Сәлимҗан].

Искәрмәләр

[ТХИ-1977] ачыкламасын уку

Бу китапка кертелгән әкият текстларының бер өлеше моңа хәтле төрле вакытларда, төрле җыентыкларда дөнья күргән булса да, төп өлеше әлегә кәдәр беркайда да басылмаган әсәрләрдән тора. Алар, нигездә, соңгы егерме ел дәвамында Урта Идел, Урал буйларына, Көнбатыш Себер өлкәләренә оештырылган фольклор экспедицияларе вакытында язып алынган әкиятләр. Берничә текст В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан Дәрләт университетының Фәнн китапханәсе каршындагы кулъязмалар бүлегеннән сайланды.

Мәгълүм булганча, фольклор әсәрләренең, шул исәптән әкиятләрнең дә, җанлы яшәешенә хас үзенчәлекләрнең берсе — аларның вариантлылыгы. Аерым әкиятләрнең дистәләгән вариантлары бар. Бу китаптагы «Камыр батыр», «Салам Торхан», «Аю, бабай, Төлке» һ. б. кайбер әкиятләр шуңа бер дәлил. Китапта андый текстларның һәммә вариантлары да түгел, ә сюжеты һәм әкиятченең сөйләү стиле, тел байлыгы ягыннан аеруча характерлы, үзенчәлекле булганнары гына бирелде. Текстлар бүлегендә вариантлар бирелмәгән очракларда теге яки бу әкиятнең моңа хәтле басылган яисә кулъязма хәлендә сакланучы вариантлары хакындагы мәгълүмат һәр әкият турындагы белешмә-аңлатма бүлегендә китерелде.

Белешмә-аңлатма бүлегендә шулай ук әкиятнең кайда һәм кайчан басылган булуы хакындагы мәгълүматлар бирелде.

Татар халык әкиятләрен башка халыкларның әкиятләре белән тарихи-чагыштырма планда, уртак яки охшаш сюжетларны ачыклау юнәлешендәге фәнни эзләнүләр әүвәл дә булган (К. Насыйри һәм В. Поляков, М. А. Васильев хезмәтләре). Шул традицияне дәвам итеп, бу китаптагы әкиятләрне башка халыкларның әкиятләре белән чагыштыру буенча шактый эш башкарылды. Нәтиҗәдә, татар әкиятләре белән охшаш сюжетлар, уртак мотивлар, геройлар тарихи-генетик яктан безгә кардәш булган төрки халыкларның әкиятләре хәзинәсендә генә түгел, тарихи-культура, күршелек мөнәсәбәтләре буларак, рус халык әкиятләре составында очравы да ачыкланды. Шуның белән бергә Кавказ халыкларының, фарсыларның әкият мирасында да татар әкиятләренә хас булган сюжетлар яшәвен күрсәткән мисаллар аз түгел. Әкиятләрне чагыштырма тикшерүнең нәтиҗәләре белешмә-аңлатмалар бүлегендә һәр текстка карата күрсәтеп барылды. Шуның өстенә татар әкиятләренең дөнья халыклары әкиятләре белән типологик якынлыгын гәүдәләндергән мәгълүматларны бергә туплау буенча да беренче адымнар ясалды. Ул мәгълүматлар искәрмәләрнең иң ахырында — әкият сюжетларының типологик анализ исемлегендә күрсәтелделәр.

Югарыда әйтеп үтелгәнчә, том өчен сайланган әкиятләр төрле өлкәләрдә, төбәкләрдә яшәүче һәм төрле диалектларда сөйләшүче татарлардан язып алынган.

Бу хәл, әлбәттә, әкиятләрнең тел, стиль үзенчәлекләрендә чагылыш тапкан. Әкиятче информаторларның теленә хас һәммә үзенчәлекләрне тулы хәлендә чагылдыру мөмкин булмады, билгеле. Алай да, һәрбер әкиятченең үзенә генә хас төп хикәяләү алымын мөмкин хәтле сакларга тырышылды. Иске җыентыклардан алынган текстлар хәзерге орфография нигезендә бирелде, аларның исемсез булганнарына, эчтәлегеннән чыгып, исем куелды.

Татарстан һәм күрше республика, өлкәләрнең район, авыл исемнәре әкият язылган вакыттагы административ бүленеш буенча күрсәтелде.

Томга урнаштырылган әкиятләр турындагы мәгълүматлар белешмә-аңлатмаларда рим цифрлары белән түбәндәге тәртиптә бирелделәр:

  1. Әкиятнең кайда, кайчан, кемнән, кем тарафыннан язылуы яисә нинди чыганактан алынуы.
  2. Әкият тексты басылган чыганаклар.
  3. Әкиятнең вариантлары.
  4. Башка халыклар әкиятләрендәге сюжетлар белән охшашлык, якынлыкны күрсәткән басма чыганаклар.

Белешмә-аңлатмалар бүлегендә файдаланылган чыганаклар исемлеге түбәндәге шартлы кыскартулар буенча бирелде.

Абага
Абага чәчәге. Татар халкының сатирик әкиятләре. Э. Касыймов. Казан, 1962.
Азерб.
Азербайджанские сказки. Н. Сеидов. Баку, 1960.
АС
Армянские сказки. А. И. Иоаннисиан. М., 1968.
Афанасьев
Народные русские сказки А. Н. Афанасьева. В трех томах. М. 1957.
Балинт
Kazani-tatar: Nyelvtanulmanyok Szövegek es forditas. Gvüjtotte es forditotta szentkatolanai Balint Gabor. Budapest, 1875.
БХИ, I
Башкорт халык иҗады. Әкияттәр. М. Минһаҗетдинов, Ә. Харисов. Беренсе китап. Өфө, 1976.
БХИ, II
Башкорт халык иҗады. Әкияттәр. М. Минһаҗетдинов, Ә. Харисов. Икенсе китап. Өфө, 1976.
БНС, 1973
Бурятские народные сказки. Волшебно-фантанстические. Е. В. Баранникова, С. Е. Бардаханова, В. Ш. Гунгаров. Улан-Удэ, 1973.
БНС, 1976
Бурятские народные сказки. Волшебно-фантанстические и о животных. Е. В. Баранникова, С. Е. Бардаханова, В. Ш. Гунгаров. Улан-Удэ, 1976.
Васильев
М. А. Васильев. Памятники татарской словесности. Сказки и легенды. Казань, 1924.
Витевский
Труды четвертого Археологического съезда в России. Том II. Сказки, загадки и песни нагайбаков Верхне-уральского уезда Оренбургской губернии. Казань, 1891, стр. 257—280.
Гульчечек
Гульчечек. Татарские народные сказки. Г. Баширов, Х. Ярми. М., 1952.
Иванов
М. Иванов. Татарская хрестоматия. Казань, 1841.
ИОАИЭ
Известия Общества археологии, истории и этнографии при Казанском университете. Казань, 1878—1929.
КДУ
Казан дәүләт университеты гыйльми китапханәсенең кулъязмалар бүлеге.
КНС, I
Казахские народные сказки. В трех томах. Том первый. Алма-Ата, 1971.
КНС, II
Казахские народные сказки. В трех томах. Том второй. Алма-Ата, 1971.
КНС, III
Казахские народные сказки. В трех томах. Том третий. Алма-Ата, 1971.
Катанов
Н. Ф. Катанов. Материалы к изучению казанско-татарского наречия. Часть первая. Образцы книжной и устной литературы казанских татар. Казань, 1898.
КС
Киргизские сказки. Дм. Брудный и К. Эшмамбетов. М., 1968.
Кукляшев
С. Кукляшев. Диване хикәят татар. Казан, 1889.
Кәлилә вә Димнә, 1889
Кәлилә вә Димнә. Икенче җилд. Казан, 1889.
Кәлилә вә Димнә, 1891
Кәлилә вә Димнә. Өченче җилд. Казан, 1891.
Мең дә бер кичә
Мең дә бер кичә. Казан, 1970.
Насыйров
К. Насыйров и П. А. Поляков. Сказки казанских татар и сопоставление их со сказками других народов. Казань, 1900.
Паасонен
Mischärtatarische Volksdichtung. Heikki Paasonen. Helsinki, 1953.
ПС
Персидские сказки. Н. Османов. М., 1959.
Радлов
В. В. Радлов. Образцы народной литературы тюркских племен. Часть IV. Наречия барабинцев, тарских, тобольских и тюменских татар. СПб, 1872.
Рәхим
Бикчәнтәй углы (Г. Рәхим). Халык әкиятләре. Казан, 1915.
СНД
Сказки народов Дагестана. Х. Халилов. М., 1965.
СНП
Сказки народов Памира. А. Л. Грюнберг и И. М. Стеблин-Каменский. М., 1976.
ТНС, 1957
Татарские народные сказки. Х. Ярмухаметов. М., 1957.
ТНС, 1964
Татарские народные сказки. Х. Ярмухаметов. М., 1964.
ТХИ, 1954
Татар халык иҗаты. Г. Бәширов, А. Шамов, Х. Ярми һәм Х. Госман. Казан, 1954.
ТХӘ, 1956
Татар халык әкиятләре. Г. Бәширов, Х. Ярми. Казан, 1956.
ТХӘ, 1958
Татар халык әкиятләре. Г. Бәширов, Х. Ярми. Казан, 1958.
Тукай
Г. Тукай. Әсәрләр. Дүрт томда. Казан, 1955, т. II.
ТС
Турецкие сказки. Р. Аганин, Л. Алькаева, М. Керимов. М., 1960.
УНС
Узбекские народные сказки. М. И. Афзалов. Ташкент, 1963.
ФФ
СССР Фәннәр академиясе Казан филиалы, Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты фольклор фонды.
Фәезханов
Г. Фәезханов. Хикәят вә мәкаләт. Казан, 1890, 1909.
ХИ, 1938
Халык иҗаты. Х. Ярми, А. Әхмәт. Казан, 1938.
ХИ, 1940
Халык иҗаты. Х. Ярми, А. Әхмәт. Казан, 1940.
ХӘ
Халык әкиятләре. Гомәр Разин (Г. Бәширов). Казан, 1940.
Яхин, 1900
Т. Яхин. Дәфгылькәсәл мин әссаби вә сабият. Казан, 1900.
Яхин, 1902
Т. Яхин. Саби вә сабияләр өчен мәргуб булган хикәяләр вә мәкальләр һәм олугларны тәнбиһ өчен гаҗаиб булган гыйбрәтләр. Казан, 1902.
[ТХИ-1977, 382-385 б.]