Борын заманда бер авылда карт белән карчык торганнар. Боларның ир балалары булмаганга, ярлылыкта гомер кичерәләр икән. Һәрвакыт аллага ялварып, үзләренә бер ул бирүне сорыйлар икән. Көннәрдән бер көнне бер карт килгән дә:
— Әгәр дә ходай бала бирсен дисәгез, камыр изегез дә, шул камырдан бала кыяфәтле нәрсә әвәләп, мич юллыгына куегыз, иртә белән торгач, шул камырны актарып карагыз, — дигән.
Картлар, бу сүзгә бик сөенешеп, теге карт кушканча, камыр әвәләгәннәр дә төнгә мич юллыгына куеп калдырганнар. Иртәгесен торып, камырның тышын ватып карасалар, ни күзләре белән күрсеннәр: камыр эчендә бик матур, бик таза бер ир бала ята икән. Картлар, бик куанышып, баланы тәрбия кылырга тотынганнар. Бала бик тиз үсә башлаган.
Малай, зураеп, башка малайлар белән уйнарга чыга башлагач, авылдагы балаларның ата-аналары һәммәсе аннан зарланырга тотынганнар. Камыр батыр уйнаган чагында иптәш малайларын имгәтеп бетерә икән. Кулларыннан ныгытыбрак тотса, куллары сына; аякларыннан тотса, аяклары сына икән. Ул шундый көчле булган.
Ахырда, авыл халкының зар елавына чыдый алмый, аталары Камыр батырны бер җиргә дә чыгармый, өйдә генә асрый башлаганнар. Шулай, Камыр батыр үсеп зур гәүдәле таза егет булган. Инде аны өйдә асравы читен була башлаган. Ул, ишекләрне ватып чыгып, көчен кая куярга белмәгәнгә, тик торганда авыл халкын кыерсыта икән.
Ахыры беркөнне атасы аны чакырган да:
— Улым, халык синнән бик зарлана. Син бу авылдан кая булса да китеп, үзеңә бер-бер һөнәр өйрәнеп кайт, үз көнеңне үзең күрерсең,— дигән.
Камыр батыр, атасының сүзен тыңлап, авылдан чыгып киткән. Байтак җир киткәч, аңар үзе төсле зур гәүдәле икенче бер батыр очраган. Камыр батыр аны туктаткан:
— Син ни атлы?— дип сораган.
Теге:
— Исемем Тимер батыр,— дип җавап биргән.
Камыр батыр аңар:
— Әйдә, Тимер батыр, көрәшәбезме?— дигән.
Тимер батыр риза булып, көрәшергә тотынганнар. Камыр батыр тегене күз ачып йомганчы бөтереп җиргә салган. Шуннан соң алар, дус булып, икесе бергә киткәннәр.
Бара торгач, боларга өченче батыр очраган. Исеме Бакыр батыр икән. Аның белән элек Тимер батыр көрәшеп караган. Ега алмаган. Аннан соң Камыр батыр тотынган икән, хәзернең эчендә Бакыр батырны күтәреп җиргә салган.
Шуннан өч батыр, дуслашып, гомер буе бер-берсеннән аерылмаска сүз биреп, бергә киткәннәр. Бара-бара, зур бер урманга барып җиткәннәр. Бер уңайлы, кош-корты күп урынны сайлап алып, йорт салганнар да бергә-бергә көн күрә башлаганнар. Һәр көнне чиратлашып икесе ауга китә, берсе өй сакларга, аш пешерергә өйдә кала икән.
Көннәрдән беркөнне өй сакларга Тимер батыр калган. Камыр батыр белән Бакыр батыр ауга чыгып киткәннәр. Тимер батыр казанга аш салган. Аш кайнап чыккач кына, берәү ишек кага башлаган. Батыр ишекне ачса, күрә: ишек төбендә Үзе бер карыш-сакалы биш карыш бер карт басып тора. Тимер батыр әйткән:
— Әйдә, бабай, рәхим ит, кунак булып чыгарсың, — дигән.
Карт әйткән:
— Керер идем дә, буем җитми шул, бусагадан күтәреп кертсәнә, — дигән. Аны бусагадан күтәреп керткән. Бабай йөзлек янына килгән: — Инде менгереп утырт, — дигән.
Тимер батыр аны йөзлеккә менгереп утырткан да кечкенә җамаяк белән алдына аш китереп куйган. Карт аның белән генә туймаган:
— Казаны белән китер, — дигән.
Тимер батыр аның алдына ашны казаны белән китереп куйгач, күз ачып йомганчы ашап бетергән дә, Тимер батырны бер якка сугып егып, үзе чыгып качкан. Бу бер җен карты икән.
Тимер батыр ашны яңадан пешереп, иптәшләре кайткач, аларга булган эшне сөйләргә хурланганга, эчтән генә тынып калган.
Икенче көнне өйдә калырга кизү Бакыр батырга булган. Ул аш пешергән дә, кичәге шикелле, теге Үзе бер карыш-сакалы биш карыш карт килеп, бөтен ашны ашап бетереп, үзен кыйнап чыккан. Бакыр батыр да, бу эшкә хурланып, иптәшләренә бер әйбер дә сөйләмәгән.
Өченче көнне чират Камыр батырга тигән. Гадәттәге вакытта Сакалы биш карыш тагын килеп җиткән. Ул ишек шакылдаткач, Камыр батыр ачкан да тегене күргән.
— Ни кирәк сиңа, бабай? — дип сораган.
Карт әйткән:
— Бусагадан күтәреп керт!— дигән.
Камыр батыр әйткән:
— Керәсең килсә, үзең дә керерсең әле!— дигән.
Карт бусага аркылы сикереп кергән. Йөзлек янына килеп:
— Күтәреп утырт!— дигән.
Камыр батыр:
— Утырасың килсә, үзең дә утырырсың!— дигән.
Карт, үзе сикереп менеп утырып, аш сораган. Камыр батыр җамаяк белән китергәч:
— Бу гына аз, казаны белән китер!— дигән.
Камыр батырның моңа бик ачуы килеп, сакалыннан чорнап тотып, бер идәнгә, бер түшәмгә бәрә-бәрә, бик каты кыйнаган. Кыйнаган-кыйнаган да, кыйнап туйгач, урманга алып чыгып, сакалыннан бер каенга бәйләп куйган. Иптәшләре кайткач, әйткән:
— Сез югында әллә нинди бер кыяфәтсез карт кереп йөдәтә башлаган иде, мин аны бик кыздырып, сакалыннан каенга бәйләп куйдым. Әйдәгез, барып карыйк, — дип, каен янына алып киткән.
Карасалар, күрәләр: җен карты сакалын өзеп качкан, бары каенга бәйләнгән сакалы гына җилбердәп тора. Киткән юлы буенча каны тамып барган икән. Батырлар шул кан эзе буенча аны эзләргә киткәннәр. Байтак баргач, кан эзе җир астына төшә торган бер тишеккә барып туктаган. Батырлар: «Кемгә җир астына төшеп җенне үтерергә?» — дип, киңәш итәргә тотынганнар. Тимер батыр белән Бакыр батыр икесе дә курыкканнар:
— Безнең төшәр хәлебез юк, — дигәч, Камыр батыр:
— Алайса үзем генә төшәм, — дип, биленә озын бау бәйләгән дә, бауның очын иптәшләренә тоттырып, төшеп киткән.
Җир астында Камыр батыр картны эзләгән-эзләгән дә таба алмаган. Актарынып йөри торгач, бер ишекне ачып җибәрсә: бер бүлмә тулы көмеш, энҗе, мәрҗән, төрле-төрле асыл ташлар, ди. Бу пәринең хәзинәсе икән. Камыр батыр бу малларны бауга бәйләп биргән. Иптәшләре җир өстенә тартып чыгарганнар. Аннан соң тагын икенче бер ишекне ачса: бик матур бер кыз утыра, ди, ул кызны теге җен карты урлап шушында ябып куйган икән. Батыр кызны алып чыккан да, бау белән тартып менгергәннәр. Ул арада Тимер батыр белән Бакыр батыр, бу кадәр малны, матур кызны күргәч: «Камыр батыр чыкса, һәммәсен үзенә алыр, безгә бер нәрсә дә бирмәс»,— дип куркып, бауны тартып алганнар да Камыр батырны җир астында калдырып качканнар. Камыр батыр түбәннән кычкырган, кычкырган — җавап бирүче булмаган. Ул, башка берәр җирдән чыгарга булмасмы дип, эзләнергә тотынган.
Моңар кадәр ачмаган бер ишекне ачып караса, намазлык өстендә тәсбих тартып бер карчык утыра, ди. Камыр батыр аннан:
— Әби, монда нишләп утырасың?— дип сораган.
Карчык аңа үзенең хәлен сөйләп биргән. Яшь чагында җен карты аны урлап, гомере буе шунда ябып асраган икән. Камыр батыр аннан юл сораган. Изге карчык аңа юл күрсәткән.
— Менә, улым, шушы юл белән бар. Бара-бара, бер якты җиргә барып чыгарсың. Анда бер зур агач күрерсең. Шуның башында Сәмруг кош оя ясаган булыр. Һәр елны бер вакытта аждаһа елан килеп аның балаларын ашап китә икән, әгәр син, барып җитеп, еланны үтереп, Сәмругның балаларын коткара алсаң, бәлки ул сине җир өстенә алып чыгып куяр, кара аны, тизрәк бара күр; инде аждаһа килергә бары өч кенә көн калды, шуңар чаклы барып җитәргә тырыш,— дигән.
Камыр батыр, аңар рәхмәтләр укып, карчык күрсәткән юлдан киткән.
Ул шул юлдан өч көн, өч төн туктамый барган, дүртенче көнне әлеге әби әйткән яктылыкка килеп чыккан. Сәмруг оя ясаган зур агачны табып, аның төбендә еланның килүен көтеп яшеренеп торган.
Бу вакыт Сәмруг кош каядыр киткән икән. Менә бераз вакыттан ажгырып аждаһа килеп тә җиткән. Ул агачка сарылу белән, Камыр батыр, яшеренгән җиреннән чыгып, кылычы белән аның башын өзеп тә төшергән. Ояга менеп, куркышкан кош балаларына еланның үлгәнен сөйләп биреп, үзенең җир өстенә чыгарга теләгәнен белдергән. Кош балалары:
— Безнең әни бик усал ерткыч кош, адәм балаларын бер дә яратмый. Ул сине, килү белән, белмичә харап итеп ташламасын, Шуның өчен без сине башта аңар күрсәтми торыйк,— дип, Камыр батырны ояның бер кырыена яшергәннәр.
Бер заман Сәмруг очып килгән дә: «Фу! Адәм исе килә!» — дип, ачуланып як-ягына каранырга тотынган. Балалары аңар эшнең ничек-ничек булганын, бер кеше килеп еланны үтергәнен сөйләп биргәннәр. Сәмруг, дошманы үлгәнгә бик шатланып:
— Кая ул кеше? Күрсәтегез! — дигәч, Камыр батыр яшеренгән урыныннан чыккан. Кош, аңар бик күп рәхмәтләр укып:
— И адәм баласы, миннән ни телисең? Ни генә сорасаң да эшләрмен,— дигән.
Камыр батыр әйткән:
— Мине җир өстенә чыгарып, тора торган урыныма илтеп куйсаң, бик яхшы булыр иде,— дигән.
Сәмруг кош әйткән:
— Баш өсте! Минем сыртыма утыр да күзеңне йом, үзем әйткәнче ачма,— дигән.
Камыр батыр утыргач, Сәмруг кош аны очыртып алып киткән. Өч көн, өч төн очканнар. Сәмруг җиргә килеп кунган да:
— Инде күзеңне ач!— дигән.
Камыр батыр күзен ачып җибәрсә, үзен урмандагы өйләре янында күргән. Шунда ук иптәшләре Тимер батыр белән Бакыр батыр, алып кайткан малларны бүлеп бетереп, кыз өчен ду күчереп, канга батып сугышып яталар икән. Кинәт, исән-сау килеш кайткан Камыр батырны күргәч, икесе дә сугышуларын онытып, бик куркышып, аның аягына егылганнар:
— Малны да, кызны да үзең ал. Зинһар өчен безне үтерә күрмәсәнә, кичерсәнә!— дип ялварырга тотынганнар.
Камыр батыр, аларның үзенә каршы эшләгән әшәкелекләре өчен чын күңелдән үкенүләрен күргәч, рәхиме килеп, кылган явызлыкларын кичергән. Аның өстәвенә, хәзинәне дә өчесе арасында уртак бүлеп, кызны үзенә хатынлыкка алып, элекке шикелле рәхәт гомер сөрә башлаганнар.
Әкиятнең тексты түбәндәге китаптан алынды:
Әлеге китап — «Татар халык иҗаты» дигән унөч томлыкның беренче китабы. 12 том 1977—1988 елларында, 13 нче томы 1993-тә басыла. Түбәндәге Искәрмәләр һәм әкиятнең сюжетын Аарне-Томпсон кебек системалар буенча классификацияләүче «Әкият сюжетының типологик анализы» дигән бүлекләр дә шул китаптан алынды [Сәлимҗан].
[ТХИ-1977, 382-385 б.]Бу китапка кертелгән әкият текстларының бер өлеше моңа хәтле төрле вакытларда, төрле җыентыкларда дөнья күргән булса да, төп өлеше әлегә кәдәр беркайда да басылмаган әсәрләрдән тора. Алар, нигездә, соңгы егерме ел дәвамында Урта Идел, Урал буйларына, Көнбатыш Себер өлкәләренә оештырылган фольклор экспедицияларе вакытында язып алынган әкиятләр. Берничә текст В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан Дәрләт университетының Фәнн китапханәсе каршындагы кулъязмалар бүлегеннән сайланды.
Мәгълүм булганча, фольклор әсәрләренең, шул исәптән әкиятләрнең дә, җанлы яшәешенә хас үзенчәлекләрнең берсе — аларның вариантлылыгы. Аерым әкиятләрнең дистәләгән вариантлары бар. Бу китаптагы «Камыр батыр», «Салам Торхан», «Аю, бабай, Төлке» һ. б. кайбер әкиятләр шуңа бер дәлил. Китапта андый текстларның һәммә вариантлары да түгел, ә сюжеты һәм әкиятченең сөйләү стиле, тел байлыгы ягыннан аеруча характерлы, үзенчәлекле булганнары гына бирелде. Текстлар бүлегендә вариантлар бирелмәгән очракларда теге яки бу әкиятнең моңа хәтле басылган яисә кулъязма хәлендә сакланучы вариантлары хакындагы мәгълүмат һәр әкият турындагы белешмә-аңлатма бүлегендә китерелде.
Белешмә-аңлатма бүлегендә шулай ук әкиятнең кайда һәм кайчан басылган булуы хакындагы мәгълүматлар бирелде.
Татар халык әкиятләрен башка халыкларның әкиятләре белән тарихи-чагыштырма планда, уртак яки охшаш сюжетларны ачыклау юнәлешендәге фәнни эзләнүләр әүвәл дә булган (К. Насыйри һәм В. Поляков, М. А. Васильев хезмәтләре). Шул традицияне дәвам итеп, бу китаптагы әкиятләрне башка халыкларның әкиятләре белән чагыштыру буенча шактый эш башкарылды. Нәтиҗәдә, татар әкиятләре белән охшаш сюжетлар, уртак мотивлар, геройлар тарихи-генетик яктан безгә кардәш булган төрки халыкларның әкиятләре хәзинәсендә генә түгел, тарихи-культура, күршелек мөнәсәбәтләре буларак, рус халык әкиятләре составында очравы да ачыкланды. Шуның белән бергә Кавказ халыкларының, фарсыларның әкият мирасында да татар әкиятләренә хас булган сюжетлар яшәвен күрсәткән мисаллар аз түгел. Әкиятләрне чагыштырма тикшерүнең нәтиҗәләре белешмә-аңлатмалар бүлегендә һәр текстка карата күрсәтеп барылды. Шуның өстенә татар әкиятләренең дөнья халыклары әкиятләре белән типологик якынлыгын гәүдәләндергән мәгълүматларны бергә туплау буенча да беренче адымнар ясалды. Ул мәгълүматлар искәрмәләрнең иң ахырында — әкият сюжетларының типологик анализ исемлегендә күрсәтелделәр.
Югарыда әйтеп үтелгәнчә, том өчен сайланган әкиятләр төрле өлкәләрдә, төбәкләрдә яшәүче һәм төрле диалектларда сөйләшүче татарлардан язып алынган.
Бу хәл, әлбәттә, әкиятләрнең тел, стиль үзенчәлекләрендә чагылыш тапкан. Әкиятче информаторларның теленә хас һәммә үзенчәлекләрне тулы хәлендә чагылдыру мөмкин булмады, билгеле. Алай да, һәрбер әкиятченең үзенә генә хас төп хикәяләү алымын мөмкин хәтле сакларга тырышылды. Иске җыентыклардан алынган текстлар хәзерге орфография нигезендә бирелде, аларның исемсез булганнарына, эчтәлегеннән чыгып, исем куелды.
Татарстан һәм күрше республика, өлкәләрнең район, авыл исемнәре әкият язылган вакыттагы административ бүленеш буенча күрсәтелде.
Томга урнаштырылган әкиятләр турындагы мәгълүматлар белешмә-аңлатмаларда рим цифрлары белән түбәндәге тәртиптә бирелделәр:
- Әкиятнең кайда, кайчан, кемнән, кем тарафыннан язылуы яисә нинди чыганактан алынуы.
- Әкият тексты басылган чыганаклар.
- Әкиятнең вариантлары.
- Башка халыклар әкиятләрендәге сюжетлар белән охшашлык, якынлыкны күрсәткән басма чыганаклар.
Белешмә-аңлатмалар бүлегендә файдаланылган чыганаклар исемлеге түбәндәге шартлы кыскартулар буенча бирелде.
- Абага
- Абага чәчәге. Татар халкының сатирик әкиятләре. Э. Касыймов. Казан, 1962.
- Азерб.
- Азербайджанские сказки. Н. Сеидов. Баку, 1960.
- АС
- Армянские сказки. А. И. Иоаннисиан. М., 1968.
- Афанасьев
- Народные русские сказки А. Н. Афанасьева. В трех томах. М. 1957.
- Балинт
- Kazani-tatar: Nyelvtanulmanyok Szövegek es forditas. Gvüjtotte es forditotta szentkatolanai Balint Gabor. Budapest, 1875.
- БХИ, I
- Башкорт халык иҗады. Әкияттәр. М. Минһаҗетдинов, Ә. Харисов. Беренсе китап. Өфө, 1976.
- БХИ, II
- Башкорт халык иҗады. Әкияттәр. М. Минһаҗетдинов, Ә. Харисов. Икенсе китап. Өфө, 1976.
- БНС, 1973
- Бурятские народные сказки. Волшебно-фантанстические. Е. В. Баранникова, С. Е. Бардаханова, В. Ш. Гунгаров. Улан-Удэ, 1973.
- БНС, 1976
- Бурятские народные сказки. Волшебно-фантанстические и о животных. Е. В. Баранникова, С. Е. Бардаханова, В. Ш. Гунгаров. Улан-Удэ, 1976.
- Васильев
- М. А. Васильев. Памятники татарской словесности. Сказки и легенды. Казань, 1924.
- Витевский
- Труды четвертого Археологического съезда в России. Том II. Сказки, загадки и песни нагайбаков Верхне-уральского уезда Оренбургской губернии. Казань, 1891, стр. 257—280.
- Гульчечек
- Гульчечек. Татарские народные сказки. Г. Баширов, Х. Ярми. М., 1952.
- Иванов
- М. Иванов. Татарская хрестоматия. Казань, 1841.
- ИОАИЭ
- Известия Общества археологии, истории и этнографии при Казанском университете. Казань, 1878—1929.
- КДУ
- Казан дәүләт университеты гыйльми китапханәсенең кулъязмалар бүлеге.
- КНС, I
- Казахские народные сказки. В трех томах. Том первый. Алма-Ата, 1971.
- КНС, II
- Казахские народные сказки. В трех томах. Том второй. Алма-Ата, 1971.
- КНС, III
- Казахские народные сказки. В трех томах. Том третий. Алма-Ата, 1971.
- Катанов
- Н. Ф. Катанов. Материалы к изучению казанско-татарского наречия. Часть первая. Образцы книжной и устной литературы казанских татар. Казань, 1898.
- КС
- Киргизские сказки. Дм. Брудный и К. Эшмамбетов. М., 1968.
- Кукляшев
- С. Кукляшев. Диване хикәят татар. Казан, 1889.
- Кәлилә вә Димнә, 1889
- Кәлилә вә Димнә. Икенче җилд. Казан, 1889.
- Кәлилә вә Димнә, 1891
- Кәлилә вә Димнә. Өченче җилд. Казан, 1891.
- Мең дә бер кичә
- Мең дә бер кичә. Казан, 1970.
- Насыйров
- К. Насыйров и П. А. Поляков. Сказки казанских татар и сопоставление их со сказками других народов. Казань, 1900.
- Паасонен
- Mischärtatarische Volksdichtung. Heikki Paasonen. Helsinki, 1953.
- ПС
- Персидские сказки. Н. Османов. М., 1959.
- Радлов
- В. В. Радлов. Образцы народной литературы тюркских племен. Часть IV. Наречия барабинцев, тарских, тобольских и тюменских татар. СПб, 1872.
- Рәхим
- Бикчәнтәй углы (Г. Рәхим). Халык әкиятләре. Казан, 1915.
- СНД
- Сказки народов Дагестана. Х. Халилов. М., 1965.
- СНП
- Сказки народов Памира. А. Л. Грюнберг и И. М. Стеблин-Каменский. М., 1976.
- ТНС, 1957
- Татарские народные сказки. Х. Ярмухаметов. М., 1957.
- ТНС, 1964
- Татарские народные сказки. Х. Ярмухаметов. М., 1964.
- ТХИ, 1954
- Татар халык иҗаты. Г. Бәширов, А. Шамов, Х. Ярми һәм Х. Госман. Казан, 1954.
- ТХӘ, 1956
- Татар халык әкиятләре. Г. Бәширов, Х. Ярми. Казан, 1956.
- ТХӘ, 1958
- Татар халык әкиятләре. Г. Бәширов, Х. Ярми. Казан, 1958.
- Тукай
- Г. Тукай. Әсәрләр. Дүрт томда. Казан, 1955, т. II.
- ТС
- Турецкие сказки. Р. Аганин, Л. Алькаева, М. Керимов. М., 1960.
- УНС
- Узбекские народные сказки. М. И. Афзалов. Ташкент, 1963.
- ФФ
- СССР Фәннәр академиясе Казан филиалы, Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты фольклор фонды.
- Фәезханов
- Г. Фәезханов. Хикәят вә мәкаләт. Казан, 1890, 1909.
- ХИ, 1938
- Халык иҗаты. Х. Ярми, А. Әхмәт. Казан, 1938.
- ХИ, 1940
- Халык иҗаты. Х. Ярми, А. Әхмәт. Казан, 1940.
- ХӘ
- Халык әкиятләре. Гомәр Разин (Г. Бәширов). Казан, 1940.
- Яхин, 1900
- Т. Яхин. Дәфгылькәсәл мин әссаби вә сабият. Казан, 1900.
- Яхин, 1902
- Т. Яхин. Саби вә сабияләр өчен мәргуб булган хикәяләр вә мәкальләр һәм олугларны тәнбиһ өчен гаҗаиб булган гыйбрәтләр. Казан, 1902.