Сәлимҗан китапханәсе

КАМЫР БАТЫР

Борын-борын заманда, кәҗә команда, әби-бабай тумас борын, әти белән икәү генә торган чагында, бар иде бер карт белән карчык. Аларның балалары юк иде, шуңа кайгылары бик зур иде.

Бер заман болар исәпләделәр, уйладылар да камырдан бер бала сыны ясап куйдылар. Әби чыгып китте сыер саварга, бабай чыгып китте утын ярырга.

Керсәләр, исләре китте, акыллары таралды: камыр сыны, малай булып, кәҗә бәтиләре белән уйнап йөри.

Камыр малай төн үсә, көн үсә, ай үсәсен көн үсә, ел үсәсен ай үсә. Бабай ясап бирде, ди, моңа шартаяк. Малай бер таянган иде, ди, шартаяк шарт итеп сынды, ди. Бабай төшеп китте, ди, тимерчегә, ясатты, ди, моңа тимер шартаяк. Малай бер көнне урамга чыга — бер малайның аягын сындырып керә, икенче көнне чыга — икенче малайның муенын сындырып керә, ди.

Шуннан соң авыл халкы җыелып бабайга әйтәләр:

— Малаең малай төсле түгел, балаларны имгәтеп бетерә, теләсәң кая куй! — диләр.

Чыгып китә малай дөнья гизәргә. Көн китә, атна китә, ай китә, ел китә, бер саплам җир китә. Барып керә, ди, бу бер карурманга. Очрый, ди, моңа бер аягын тышаулаган кеше.

Камыр батыр сорый моңардан:

— Нишләп тышауладың бу аягыңны? — ди.

Теге кеше әйтә:

— Миңа болай да таманга туры килә әле, ди. Аягымны ычкындырсам, мин күккә очам, минем арттан кош-корт та очып җитә алмый, ди.

Камыр батыр моны үзе белән ияртеп китә, ди.

Баралар-баралар, ди, бара торгач, очрый, ди, боларга борын тишеген бармагы белән кысып утырган бер кеше.

Камыр батыр сорый моңардан:

— Нишләп болай борын тишегеңне кысып утырасың? — ди.

Теге кеше әйтә:

— Миңа болай да таманга туры килә әле, ди. Югыйсә, дөньяда зилзилә куба, бер борын тишеге белән өрдереп тә, биш ташлы тегермән әйләндерәм мин, — ди.

Камыр батыр моны да үзе белән ияртеп алып китә.

Баралар-баралар, ди, болар. Очрый, ди, боларга эшләпәсен кырын гына салган ак сакаллы бер бабай.

Камыр батыр сорый моңардан:

— Нишләп болай эшләпәңне кырын гына салдың? — ди.

Теге бабай әйтә:

— Миңа болай да таманга килә әле, ди. Мин эшләпәмне турыга кисәм, күз ачмаслык буран чыга, басып кисәм, җир йөзенә ике илле боз ката, ди.

Камыр батыр монысын да үзе белән ияртеп китә, ди.

Баралар-баралар, ди, болар, очрый, ди, боларга ук төзәп торучы тагын бер кеше.

Камыр батыр сорый моңардан:

— Нәрсә атасың син болай? — ди.

Ук төзәп торучы әйтә:

— Ә-ә-ә-нә күрәсеңме, теге тауның кабыргасында, моннан алтмыш чакрым җирдә бер чебен утыра. Шул чебеннең сул күзен атып чыгараем, — ди.

Камыр батыр моны да үзе белән ияртеп китә, ди.

Тагын китәләр, ди. Беравык баргач, очрый, ди, боларга туфрак белән уйный торган сакаллы бер кеше.

Камыр батыр сорый моңардан:

— Нишләп болай уйныйсың? — ди.

Сакаллы кеше әйтә:

— Бу яктан сугам — бу якка тау өям, бу яктан сугам — бу якка тау өям, — ди.

Камыр батыр монысын да үзе белән ияртеп китә.

Барып җитәләр болар бер байга, сорыйлар моның кызын. Бай бик кире була, төрле хәйләләр кора.

— Минем кызым бай кызы, патша кызыннан ким түгел, ди. Әйдә миннән булсын яхшылык, ди. Йөгерешчемне узсаң, бирсәм бирермен инде, — ди.

Китәләр йөгерешкә. Аягын тышаулаган егет алтмыш чакрым җирне бер-ике сикерүдә барып җитә дә, бай йөгерешчесе килеп җиткәнче дип, тау өстендә йоклап китә. Байның йөгерешчесе йөгереп мәйданга якынлашып килгәндә, теге һаман йоклаган була, ди, әле.

Камыр батыр әйтә:

— Ай-һай, ди, бай малае җиңә бит, ди. Ат әле тегеңәргә, — ди.

Алтмыш чакрымнан чебеннең сыңар күзен атып алучы кеше атып җибәрә, йөгерешченең колак яфрагын чеметтереп ала. Йөгерешче уянып китә дә мәйданга бай йөгерешчесеннән алда килеп җитә, ди.

Хәзер бай алай итә, болай итә, боларны алдап чуен мунчага яба, ди. Әрдәнә-әрдәнә утын өйдерә, ут төртә, боларны яндырып үтермәкче була. Болар мунча эчендә пешә башлыйлар, ди. Камыр батыр бабайның эшләпәсен туры кидерә — мунча эчендә күз ачмаслык буран кузгала, ди. Алай да пешә башлыйлар, ди. Камыр батыр бабайның эшләпәсен бастырып кидертә — мунча стенасына ике илле боз ката, ди.

Икенче көнне бай мунча ишеген ачып җибәрсә, шаккатып ботын чаба: болар барысы да исән!

Камыр батыр әйтә бу байга:

— Башымны катырма син минем, ди. Алыштанмы, салыштанмы? — ди.

— Алыштан да булыр, — ди бай әйтә, — салыштан да булыр. Минем сиңа бирә торган кызым юк, көчең җитсә алырсың, — ди.

Китте алыш, китте егып салыш. Шундый алыштылар, шундый салыштылар — тигез җирләр түмгәк булды, түмгәк җирләр тигезләнде. Көн сугыштылар, төн сугыштылар, кич сугыштылар, бик озак сугыштылар. Бер борын тишеге белән өрдереп биш ташлы тегермән тарттыручы кеше борын тишеген сызгырттырып җибәрә – байның егерме кешесе очып китә.

Туфрак белән уйнаучы бер яктан сугып җибәрә — утыз кеше күмелә, икенче яктан сугып җибәрә — утыз кеше күмелә. Камыр батыр күсәге белән бер селтәнә, утыз-кырык кеше кырылып бетә, ди.

Бай түзә алмаган, кызын бирергә булган, ди. Кызны Камыр батырга биргәннән соң, утыз көн уен итеп, кырык көн туй итеп, тумаган ала биянең итен пешереп, бик каты сыйлаганнар, ди.

Туйларында мин дә булдым, аш-суның чиге юк, бәлешләрнең төбе юк, мичкә-мичкә бал куйганнар, үзләре чүмеч белән чумыралар, миңа сабы белән генә эләкте.


Чыганаклар һәм искәрмәләр

(уку өчен монда басыгыз)

Чыганаклар

Әкиятнең тексты түбәндәге китаптан алынды:

[ТХИ-1977]
Томны төзүчеләр, искәрмәләрне хәзерләүчеләр Халидә Гатина, Хәмит Ярми (1977) Татар халык иҗаты, Беренче китап, Әкиятләр. Казан, Татарстан Китап Нәшрияты.

Әлеге китап — «Татар халык иҗаты» дигән унөч томлыкның беренче китабы. 12 том 1977—1988 елларында, 13 нче томы 1993-тә басыла. Түбәндәге Искәрмәләр һәм әкиятнең сюжетын Аарне-Томпсон кебек системалар буенча классификацияләүче «Әкият сюжетының типологик анализы» дигән бүлекләр дә шул китаптан алынды [Сәлимҗан].

Искәрмәләр

[ТХИ-1977] ачыкламасын уку

Бу китапка кертелгән әкият текстларының бер өлеше моңа хәтле төрле вакытларда, төрле җыентыкларда дөнья күргән булса да, төп өлеше әлегә кәдәр беркайда да басылмаган әсәрләрдән тора. Алар, нигездә, соңгы егерме ел дәвамында Урта Идел, Урал буйларына, Көнбатыш Себер өлкәләренә оештырылган фольклор экспедицияларе вакытында язып алынган әкиятләр. Берничә текст В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан Дәрләт университетының Фәнн китапханәсе каршындагы кулъязмалар бүлегеннән сайланды.

Мәгълүм булганча, фольклор әсәрләренең, шул исәптән әкиятләрнең дә, җанлы яшәешенә хас үзенчәлекләрнең берсе — аларның вариантлылыгы. Аерым әкиятләрнең дистәләгән вариантлары бар. Бу китаптагы «Камыр батыр», «Салам Торхан», «Аю, бабай, Төлке» һ. б. кайбер әкиятләр шуңа бер дәлил. Китапта андый текстларның һәммә вариантлары да түгел, ә сюжеты һәм әкиятченең сөйләү стиле, тел байлыгы ягыннан аеруча характерлы, үзенчәлекле булганнары гына бирелде. Текстлар бүлегендә вариантлар бирелмәгән очракларда теге яки бу әкиятнең моңа хәтле басылган яисә кулъязма хәлендә сакланучы вариантлары хакындагы мәгълүмат һәр әкият турындагы белешмә-аңлатма бүлегендә китерелде.

Белешмә-аңлатма бүлегендә шулай ук әкиятнең кайда һәм кайчан басылган булуы хакындагы мәгълүматлар бирелде.

Татар халык әкиятләрен башка халыкларның әкиятләре белән тарихи-чагыштырма планда, уртак яки охшаш сюжетларны ачыклау юнәлешендәге фәнни эзләнүләр әүвәл дә булган (К. Насыйри һәм В. Поляков, М. А. Васильев хезмәтләре). Шул традицияне дәвам итеп, бу китаптагы әкиятләрне башка халыкларның әкиятләре белән чагыштыру буенча шактый эш башкарылды. Нәтиҗәдә, татар әкиятләре белән охшаш сюжетлар, уртак мотивлар, геройлар тарихи-генетик яктан безгә кардәш булган төрки халыкларның әкиятләре хәзинәсендә генә түгел, тарихи-культура, күршелек мөнәсәбәтләре буларак, рус халык әкиятләре составында очравы да ачыкланды. Шуның белән бергә Кавказ халыкларының, фарсыларның әкият мирасында да татар әкиятләренә хас булган сюжетлар яшәвен күрсәткән мисаллар аз түгел. Әкиятләрне чагыштырма тикшерүнең нәтиҗәләре белешмә-аңлатмалар бүлегендә һәр текстка карата күрсәтеп барылды. Шуның өстенә татар әкиятләренең дөнья халыклары әкиятләре белән типологик якынлыгын гәүдәләндергән мәгълүматларны бергә туплау буенча да беренче адымнар ясалды. Ул мәгълүматлар искәрмәләрнең иң ахырында — әкият сюжетларының типологик анализ исемлегендә күрсәтелделәр.

Югарыда әйтеп үтелгәнчә, том өчен сайланган әкиятләр төрле өлкәләрдә, төбәкләрдә яшәүче һәм төрле диалектларда сөйләшүче татарлардан язып алынган.

Бу хәл, әлбәттә, әкиятләрнең тел, стиль үзенчәлекләрендә чагылыш тапкан. Әкиятче информаторларның теленә хас һәммә үзенчәлекләрне тулы хәлендә чагылдыру мөмкин булмады, билгеле. Алай да, һәрбер әкиятченең үзенә генә хас төп хикәяләү алымын мөмкин хәтле сакларга тырышылды. Иске җыентыклардан алынган текстлар хәзерге орфография нигезендә бирелде, аларның исемсез булганнарына, эчтәлегеннән чыгып, исем куелды.

Татарстан һәм күрше республика, өлкәләрнең район, авыл исемнәре әкият язылган вакыттагы административ бүленеш буенча күрсәтелде.

Томга урнаштырылган әкиятләр турындагы мәгълүматлар белешмә-аңлатмаларда рим цифрлары белән түбәндәге тәртиптә бирелделәр:

  1. Әкиятнең кайда, кайчан, кемнән, кем тарафыннан язылуы яисә нинди чыганактан алынуы.
  2. Әкият тексты басылган чыганаклар.
  3. Әкиятнең вариантлары.
  4. Башка халыклар әкиятләрендәге сюжетлар белән охшашлык, якынлыкны күрсәткән басма чыганаклар.

Белешмә-аңлатмалар бүлегендә файдаланылган чыганаклар исемлеге түбәндәге шартлы кыскартулар буенча бирелде.

Абага
Абага чәчәге. Татар халкының сатирик әкиятләре. Э. Касыймов. Казан, 1962.
Азерб.
Азербайджанские сказки. Н. Сеидов. Баку, 1960.
АС
Армянские сказки. А. И. Иоаннисиан. М., 1968.
Афанасьев
Народные русские сказки А. Н. Афанасьева. В трех томах. М. 1957.
Балинт
Kazani-tatar: Nyelvtanulmanyok Szövegek es forditas. Gvüjtotte es forditotta szentkatolanai Balint Gabor. Budapest, 1875.
БХИ, I
Башкорт халык иҗады. Әкияттәр. М. Минһаҗетдинов, Ә. Харисов. Беренсе китап. Өфө, 1976.
БХИ, II
Башкорт халык иҗады. Әкияттәр. М. Минһаҗетдинов, Ә. Харисов. Икенсе китап. Өфө, 1976.
БНС, 1973
Бурятские народные сказки. Волшебно-фантанстические. Е. В. Баранникова, С. Е. Бардаханова, В. Ш. Гунгаров. Улан-Удэ, 1973.
БНС, 1976
Бурятские народные сказки. Волшебно-фантанстические и о животных. Е. В. Баранникова, С. Е. Бардаханова, В. Ш. Гунгаров. Улан-Удэ, 1976.
Васильев
М. А. Васильев. Памятники татарской словесности. Сказки и легенды. Казань, 1924.
Витевский
Труды четвертого Археологического съезда в России. Том II. Сказки, загадки и песни нагайбаков Верхне-уральского уезда Оренбургской губернии. Казань, 1891, стр. 257—280.
Гульчечек
Гульчечек. Татарские народные сказки. Г. Баширов, Х. Ярми. М., 1952.
Иванов
М. Иванов. Татарская хрестоматия. Казань, 1841.
ИОАИЭ
Известия Общества археологии, истории и этнографии при Казанском университете. Казань, 1878—1929.
КДУ
Казан дәүләт университеты гыйльми китапханәсенең кулъязмалар бүлеге.
КНС, I
Казахские народные сказки. В трех томах. Том первый. Алма-Ата, 1971.
КНС, II
Казахские народные сказки. В трех томах. Том второй. Алма-Ата, 1971.
КНС, III
Казахские народные сказки. В трех томах. Том третий. Алма-Ата, 1971.
Катанов
Н. Ф. Катанов. Материалы к изучению казанско-татарского наречия. Часть первая. Образцы книжной и устной литературы казанских татар. Казань, 1898.
КС
Киргизские сказки. Дм. Брудный и К. Эшмамбетов. М., 1968.
Кукляшев
С. Кукляшев. Диване хикәят татар. Казан, 1889.
Кәлилә вә Димнә, 1889
Кәлилә вә Димнә. Икенче җилд. Казан, 1889.
Кәлилә вә Димнә, 1891
Кәлилә вә Димнә. Өченче җилд. Казан, 1891.
Мең дә бер кичә
Мең дә бер кичә. Казан, 1970.
Насыйров
К. Насыйров и П. А. Поляков. Сказки казанских татар и сопоставление их со сказками других народов. Казань, 1900.
Паасонен
Mischärtatarische Volksdichtung. Heikki Paasonen. Helsinki, 1953.
ПС
Персидские сказки. Н. Османов. М., 1959.
Радлов
В. В. Радлов. Образцы народной литературы тюркских племен. Часть IV. Наречия барабинцев, тарских, тобольских и тюменских татар. СПб, 1872.
Рәхим
Бикчәнтәй углы (Г. Рәхим). Халык әкиятләре. Казан, 1915.
СНД
Сказки народов Дагестана. Х. Халилов. М., 1965.
СНП
Сказки народов Памира. А. Л. Грюнберг и И. М. Стеблин-Каменский. М., 1976.
ТНС, 1957
Татарские народные сказки. Х. Ярмухаметов. М., 1957.
ТНС, 1964
Татарские народные сказки. Х. Ярмухаметов. М., 1964.
ТХИ, 1954
Татар халык иҗаты. Г. Бәширов, А. Шамов, Х. Ярми һәм Х. Госман. Казан, 1954.
ТХӘ, 1956
Татар халык әкиятләре. Г. Бәширов, Х. Ярми. Казан, 1956.
ТХӘ, 1958
Татар халык әкиятләре. Г. Бәширов, Х. Ярми. Казан, 1958.
Тукай
Г. Тукай. Әсәрләр. Дүрт томда. Казан, 1955, т. II.
ТС
Турецкие сказки. Р. Аганин, Л. Алькаева, М. Керимов. М., 1960.
УНС
Узбекские народные сказки. М. И. Афзалов. Ташкент, 1963.
ФФ
СССР Фәннәр академиясе Казан филиалы, Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты фольклор фонды.
Фәезханов
Г. Фәезханов. Хикәят вә мәкаләт. Казан, 1890, 1909.
ХИ, 1938
Халык иҗаты. Х. Ярми, А. Әхмәт. Казан, 1938.
ХИ, 1940
Халык иҗаты. Х. Ярми, А. Әхмәт. Казан, 1940.
ХӘ
Халык әкиятләре. Гомәр Разин (Г. Бәширов). Казан, 1940.
Яхин, 1900
Т. Яхин. Дәфгылькәсәл мин әссаби вә сабият. Казан, 1900.
Яхин, 1902
Т. Яхин. Саби вә сабияләр өчен мәргуб булган хикәяләр вә мәкальләр һәм олугларны тәнбиһ өчен гаҗаиб булган гыйбрәтләр. Казан, 1902.
[ТХИ-1977, 382-385 б.]