Сәлимҗан китапханәсе

АЛТЫН БАЛЫК

Әүвәл заманда бер фокыйрь кешенең бердәнбер улы булган. Бу егет күлгә ау салып, балык тотып, ата-апасын шуның белән туйдыра торган булган.

Көннәрдән беркөнне бу егет күлгә ау салган. Моның авына эләккән, ди, алтын балык. Алтын балыкны егет өенә алып кайткан. Бу егетнең алтын балык тотып кайтуын патша ишетеп, егетне үз янына чакыртып ала да:

— Йә, улым, син алтын балык тоткансың,— ди.

Егет әйткән:

— Тоттым,— дигән,

— Ул балыкны миңа китереп бир,— дигән патша.

Егет, теләсә-теләмәсә дә, балыкны патшага китереп биргән. Патша, бер зур тазга су салдырып, балыкны шул таз эченә җибәрткән. Алтын балык суда йөзеп йөри башлагач, бөтен бүлмә яп-якты булып тора икән, ди. Патша таздан күзен алмый, туктаусыз шуңа карап утыра, ди.

Балыкчы егетнең алтын балык тотып, патшага китереп бирүен ишетеп, патшаның вәзирләре бик тә көнләшкәннәр: «Бу бала зураеп җитсә, безнең башка җитәр»,— дигән вәзирләрнең берсе. Аңа каршы икенче вәзир әйткән: «Бу егетне, дигән, ничек тә булса яшь вакытында үтерергә кирәк»,—- дигән. Бу егеттән ничек итеп котылу турында киңәшеп утырганнар да, шулай бер сүзгә килгәннәр: «Без патшага: «Алтын балыкка алтын су кирәк, ә алтын су фәлән патша кулында. Алтын балыкны тоткан егет алтын су да табып китерсен», — дип әйтербез», дигәннәр. Патша янына кергән бу ике вәзир.

— Алтын балыкка алтын су кирәк, падишаһым-солтаным,— дигәннәр болар.

— Ул алтын суны кайдан алырбыз, кайдан табарбыз?— дигән патша.

Тегеләр әйткәннәр:

— Әлеге алтын балыкны тоткан егет алтын суны да табып китерер, — дигәннәр.

Патша егетне үз янына чакыртып алган.

— Йә, улым, дигән, син алтын балыкны тоттың, дигән, фәлән патшаның кулында алтын су булыр, син шул алтын суны да алып кайт,— дигән,

Егет әйткән:

— Ярар, китерермен, — дигән,

Кайткан бала өенә, атасы-анасы янына. Атасы-анасы әйткән:

— Патша сиңа ни йомыш кушты? — дигән.

— Патша миңа, дигән, алтын су табып китерергә кушты, — дигән егет.

— Әй балам, син аннан кайта алмассың, — дип, атасы-анасы бик елаган.

— Юк, кайтырмын, — диде дә егет, торды да чыгып китте, ди, бу алтын суны эзләргә.

Китте, китте, ди, бу, бик күп җирләр, бик күп илләр үтте. Юлда бер җирдә туктап утырды, ди, бу ашарга. Бу ашап утырганда, моның янына бер карт килеп чыкты, ди.

— Балам, син кая киттең? дип сорады, ди, бу карт.

— Мин, бабай, алтын су эзләп барам.

— Алтын суны эзләсәң, монда күп утырма, юлында бул, ди моңа карт. Анда синең юлында булыр бер дәрья. Ул дәрьяга килер бер пароход, ди. Ул пароходка бәхетле кеше утырса, пароход дәрьяны бер сәгатьтә чыга, ә бәхетсез кеше утырса, бер елдан чыга, ди. Тиз бул, улым, пароход килеп җиткәнче, барып җитәргә тырыш, — ди.

Егет тора да йөгерә. Барып җитеп, пароходка кереп тә китә бу. Егет кереп утыру белән, пароход кузгалып китә. Бер сәгать эчендә пароход дәрьяның икенче ягына чыгып җитә дә яр буена барып туктый. Пароход йөртүчеләр шаккаталар, ди, бу эшкә: «Бер елда чыга торган пароход бер сәгать эчендә чыкты, берәр бәхетле кеше утырган булгандыр»,— дип уйладылар, ди, алар. Пароходтан сикереп төшеп, бу егет китте, ди, бер сукмак белән.

Бара, бара, ди, бу. Бара торгач, карт әйткән сүзләр исенә килеп төште, ди, моның: «Син пароходтан чыгып, уңга киткән бер сукмак белән бара торгач, бер елгага җитәрсең. Елганың яры биек булыр, ул ярдан аска төшәрсең» — дигән карт.

Барып җиткән, ди, бу шул биек ярлы елга буена. Уңайлырак җирен табып, яр астына төшкән. Ярдан төшүгә егет талчыгып, хәлсезләнеп киткән. Бераз торгач, суга карый да суда бик матур бер кыз күрә. Башын күтәребрәк караса, елганың икенче як ярында бик матур бер кыз басып тора икән, ди.

— Бу якка чык,— дигән, ди, теге матур кыз.

Егет әйткән:

— Ничек чыгыйм? — дигән.

— Сикереп чык, бер сажинны сикерә аласыңдыр бит,— дигән.

Сикергән бу, сикереп суның аръягына чыккан. Сикереп чыгуы булган, әлеге кыз бу егетне килеп кочаклап алган.

— И туганым, син икәнсең, зурайгансың икән, — дигән.

Бу кыз егетнең туган апасы булган. Бу кызны, бала чагында, пәриләр урлап киткән булган икән, ди. Бу кыз бик күп еллар пәри кулында аш пешерүче булып торган икән, ди.

Кыз торган шул пәридә. Пәри патшасының бер Чулак вәзире булган. Бу вәзир һәр көнне кызга ике кадак ит китереп бирә икән дә, ди, кыз шул иттән аш пешерә торган булган.

Бу пәри патшасының патшалыгында гел кыз заты булган, ир заты бер дә булмаган Кыз әйткән энесенә: «Алар сине дә үтерерләр, дигән, нишләргә икән?» — дигән. Уйлана торгач, энесенә хатын-кыз киемен киендереп алып кайткан. Кыз кайту белән, Чулак вәзир кызга ике кадак ит алып килеп биргән. Апасы бу итне пешерим генә дип торганда, энесе апасы янына килеп: «Тукта, апай, бу итне мин пешереп карыйм әле», дигән. Итне пешергән. Чулак вәзир килеп итне үлчәгән. Ит ике кадак урынына өч кадак булып чыккан. Чулак вәзир бу хәлне патшасына барып сөйләгән.

— Бу ни хәл бу, безнең ике кадак итебез өч кадак булып чыкты ләбаса, — дигән.

Патша аңа:

— Син тагын ике кадак ит алып биреп кара, сынап карыйк, — дигән.

Чулак вәзир ит алып барды. Тагын әлеге егет пешерде итне. Чулак итне алырга килде. Итне үлчәде — ит өч кадак чыкты. Шуннан соң патшага шик төште. Чулак вәзирне чакырып алды да әйтте:

— Ул кыз безгә бик күптәннән бирле аш пешерә торган кеше, аның болай артык чыгарганы юк иде, ул үзе пешерә микән, әллә аның өчен итне башка берәү пешерә микән? — дип сорады.

Чулак вәзир әлеге кыз янына барып, аннан сорады:

— Дөресен әйт, итне кем пешерде? — диде.

Кыз әйтте:

— Сез мине урлап алып килгәндә, мин йөкле идем. Минем бер кыз балам туды, шул бала үсте, хәзер инде аш пешерә башлады, — дип җавап бирде.

Моны патшага килеп әйттеләр. Патшага шик төште.

— Алайса, — диде ул,— бөтен халыкны су керергә алып барыгыз, бер адәм дә калмасын,— диде.

Хатын патша белән Чулак вәзир егетне күзәттеләр. Патша әйтте Чулакка:

— Бу егетне нишләтәбез, үтерәбезме? — диде.

Чулак әйтте:

— Мин бу егетне үтерүне кабул итмим, диде. Без барыбыз да кызлар, без картайгач, бу дөнья кемгә калыр, диде. Ошатсаң, диде, сине аңа хатынлыкка бирик,— диде. Егет күркәм булгач, хатын патша ризалык бирде. Егет хатын патшага өйләнде.

Пәри патша белән тора башлагач, егетнең башына бик зур кайгы төште. Бу егет алтын су турында уйлый башлады, ди. Уйлануыннан ябыкты, саргайды, ди, бу егет. Пәри патша, моны сизеп, Чулак вәзиргә әйтте:

— Минем иремә бер уй төште, ни өчен кайгыра икән, син аннан сорап кара әле, — диде.

Чулак егеттән сорады:

— Син монда бик әйбәт җирдә, кадер-хөрмәттә торасың, бик ябыктың, нинди кайгың бар?— диде.

Әлеге егет әйтте:

— Мин фәлән патшага алтын балык тотып биргән идем. Патша миңа алтын су алып килергә кушты. Менә минем шул алтын суны табасым килә, тапмасам, ата-анама яхшы булмас, — диде.

Чулак вәзир моны патшага барып әйтте. Хатын патша уйланды: «Ул аны кайдан табар икән?» — диде. Чулак торып әйтте:

— Аны табу бик җиңел булмас, шулай да мин табып бирә алсам кирәк,— диде.

Хатын патша шатланды, табып бир инде, диде.

Чулак китте. Күз ачып йомганчы бер турсык алтын су алып та килде.

Суны алып кайткач, әлеге егеткә әйтте:

— Адәм затына ышаныч юк, син китсәң, кире кайтмассың, — диде.

Егет әйтте:

— Кайтырмын, — диде.

— Ант ит, диде Чулак. Егетне ант иттерделәр. Чулак үзенең җилкәсенә атландырып егетне очырып алып китте үз шәһәренә. Алып барып җиткерде. Җилкәсеннән төшерде дә Чулак, егеткә бер кыл бирде.

— Мин сиңа кирәк булган чакта менә бу кылны яндырсаң, мин шунда ук килеп җитәрмен,— диде.

Егет өенә кайтты, ата-анасы каршы чыгып алдылар.

Егетнең кайтуын әлеге патша ишетте дә, ишетү белән, үзенә чакыртып алды:

— Йә, егет, китердеңме алтын суны? — диде.

— Китердем,— ди егет.

— Китерсәң, суны алып кил монда, — диде патша.

Егет суны алып килде. Китерү белән, бу суны алтын балык йөзеп йөргән тазга салдылар. Балык алтын суда йөзә башлагач, бүлмә тагын да яктырыбрак китте.

Патшаның ике вәзире моны күреп көнләштеләр. Болар тагын бер хәйлә корып, бу егетне бер пәри патшасына алтын канатлы кош алырга җибәрергә булдылар. Бу турыда сөйләшеп патшага әйттеләр.

— Фәлән патшаның өендә бер алтын канатлы кош бар. Ул бик матур итеп сайрый торган кош, синең күңелеңне ачар, — диделәр.

— Ул тутый кошны ничек итеп кулга төшерербез? — диде патша.

Әлеге вәзирләр әйттеләр:

— Алтын суны табып китергән егет тутый кошны да табып китерер, диделәр.

Патша егетне чакырды. Егет килде.

— Йә, егет, ди, син алтын балык тоттың, алтын суны табып китердең, инде бер пәри патшасының кулында алтын канатлы кош бар икән, син миңа шуны китереп бир,— ди.

— Ярый, китерермен, — диде егет.

Егет өенә кайтты. Ата-анасы әйтте:

— Йә, балам, патша сиңа ни боерды, ни йомыш кушты? — диделәр.

— Патша миңа пәри патшасы иленнән алтын канатлы кош алып килергә кушты,— диде.

Ата-анасы кайгырыштылар:

— Харап итә икән сине, балам,— диделәр.

Егет:

— Кайгырмагыз, мин исән-сау кайтып җитәрмен, — диде.

Шулай итеп, китте егет. Әлеге кылны көйдергән иде, Чулак килеп җитте. Бу егетне җилкәсенә утыртып, очыртып алып та китте. Алып барды егетне үзенең хатынына. Барды, хатыны янында кунак булды. Бер-ике көннән соң егет тагын күңелсезләнә башлады. Хатын патша, моны күргәч, әлеге Чулакка тагын әйтте:

— Минем ирем нигә күңелсезләнә икән? — диде.

Чулак егеттән:

— Нигә күңелсезләнәсең? — дип сорады.

— Миңа патша: «Пәри патшасының кулында алтын канатлы кош бар, шуны табып алып кил», дип әйтте, — диде.

Чулак моны патшага әйтте. Хатын патша:

— Ул алтын канатлы кош минем апам кулында, ул апам белән мин әтидән калган малны бүлгәндә ачуланышкан идем. Шул вакыттан башлап, без бер-беребезгә йөрешмәскә, күрешмәскә сүз куешкан идек. Кошны аның кулыннан алуы кыен булыр, — диде.

Чулак әйтте:

— Мин аның хәйләсен дә табармын, кошны да алып кайтырмын, диде. Мин аңа: «Синең сеңелең бер адәм затка кияүгә чыкты, ул сине туйга чакыртты», дип әйтермен,— диде.

— Ярар, алай булса, хәйләсен тапсаң, бар, — диде хатын патша.

Чулак китте. Җен патшаның апасы янына барды, исәнләште.

— Менә мин бик зур йомыш белән килдем. Синең сеңелең бер адәм затка кияүгә чыкты, ул сине туйга чакырды, син киявеңә бүләккә алтын канатлы кошыңны алып бар, — диде.

Шулай диде дә, Чулак үзе кайтып китте. Кайту белән, хатын патша янына барып апасының туйга киләчәген әйтте. Болар аш-суларын хәзерләделәр, апасы өчен аерым сарай да хәзерләтте хатын патша.

Бер заманны апасы килеп төште. Каршы чыгып алдылар, күрештеләр, елаштылар болар. Апасы үзе өчен салынган сарайга кереп утырды. Сөйләштеләр, сораштылар.

— Мин сине кияүгә баргансың икән дип ишеттем, дөресме, киявең кайда, өйдәме? — диде апасы.

— Кияү өйдә, сөенче бирсәң, кияүне күрсәтәбез, — диде Чулак вәзир.

— Мин бернәрсә дә алып килмәдем, кияүгә бүләккә дип алтын канатлы кошны гына китергән идем, шуны бүләк итсәм, ни булыр? — диде.

— Ярар, баш өсте, кошны бирсәң, без сиңа кияүне күрсәтәбез, — диде Чулак.

Апасы алтын канатлы кошны бирергә разый булды. Шуннан соң кияүне күрсәттеләр. Апасы кияү белән күреште, аңа кошны бүләк итте. Кияүне күргәч, апасы, адәм заты да мондый матур булыр икән дип, сокланып карады, кияүгә ул да гашыйк булды.

Тутый кошны кулына төшереп алгач, егет өенә кайтмак булды. Аннан соң әлеге Чулак вәзир бу егетне үзенең шәһәренә алып барып куйды. Моңа янә бер кыл бирде:

— Мин кирәк булсам, диде, шушы кылны көйдер, мин шул минутта ук килеп җитәрмен,— диде.

Егет өенә кайтып китте. Өенә кайтып җитте, ата-анасы белән күреште. Алар бик шатландылар. Егет атасыннан сорады: «Мине патша көтәме?» дип. Атасы әйтте:

— Безнең патша үлде, халык сине көтә, — диде.

Шуннан халык егетне патша итеп сайлады. Егет, патша булгач, үзен азаплаган вәзирләрне урыннарыннан алып, алар урынына яхшы вәзирләр куйды, ата-аналарын үз янына алды.


Чыганаклар һәм искәрмәләр

(уку өчен монда басыгыз)

Чыганаклар

Әкиятнең тексты түбәндәге китаптан алынды:

[ТХИ-1977]
Томны төзүчеләр, искәрмәләрне хәзерләүчеләр Халидә Гатина, Хәмит Ярми (1977) Татар халык иҗаты, Беренче китап, Әкиятләр. Казан, Татарстан Китап Нәшрияты.

Әлеге китап — «Татар халык иҗаты» дигән унөч томлыкның беренче китабы. 12 том 1977—1988 елларында, 13 нче томы 1993-тә басыла. Түбәндәге Искәрмәләр һәм әкиятнең сюжетын Аарне-Томпсон кебек системалар буенча классификацияләүче «Әкият сюжетының типологик анализы» дигән бүлекләр дә шул китаптан алынды [Сәлимҗан].

Искәрмәләр

[ТХИ-1977] ачыкламасын уку

Бу китапка кертелгән әкият текстларының бер өлеше моңа хәтле төрле вакытларда, төрле җыентыкларда дөнья күргән булса да, төп өлеше әлегә кәдәр беркайда да басылмаган әсәрләрдән тора. Алар, нигездә, соңгы егерме ел дәвамында Урта Идел, Урал буйларына, Көнбатыш Себер өлкәләренә оештырылган фольклор экспедицияларе вакытында язып алынган әкиятләр. Берничә текст В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан Дәрләт университетының Фәнн китапханәсе каршындагы кулъязмалар бүлегеннән сайланды.

Мәгълүм булганча, фольклор әсәрләренең, шул исәптән әкиятләрнең дә, җанлы яшәешенә хас үзенчәлекләрнең берсе — аларның вариантлылыгы. Аерым әкиятләрнең дистәләгән вариантлары бар. Бу китаптагы «Камыр батыр», «Салам Торхан», «Аю, бабай, Төлке» һ. б. кайбер әкиятләр шуңа бер дәлил. Китапта андый текстларның һәммә вариантлары да түгел, ә сюжеты һәм әкиятченең сөйләү стиле, тел байлыгы ягыннан аеруча характерлы, үзенчәлекле булганнары гына бирелде. Текстлар бүлегендә вариантлар бирелмәгән очракларда теге яки бу әкиятнең моңа хәтле басылган яисә кулъязма хәлендә сакланучы вариантлары хакындагы мәгълүмат һәр әкият турындагы белешмә-аңлатма бүлегендә китерелде.

Белешмә-аңлатма бүлегендә шулай ук әкиятнең кайда һәм кайчан басылган булуы хакындагы мәгълүматлар бирелде.

Татар халык әкиятләрен башка халыкларның әкиятләре белән тарихи-чагыштырма планда, уртак яки охшаш сюжетларны ачыклау юнәлешендәге фәнни эзләнүләр әүвәл дә булган (К. Насыйри һәм В. Поляков, М. А. Васильев хезмәтләре). Шул традицияне дәвам итеп, бу китаптагы әкиятләрне башка халыкларның әкиятләре белән чагыштыру буенча шактый эш башкарылды. Нәтиҗәдә, татар әкиятләре белән охшаш сюжетлар, уртак мотивлар, геройлар тарихи-генетик яктан безгә кардәш булган төрки халыкларның әкиятләре хәзинәсендә генә түгел, тарихи-культура, күршелек мөнәсәбәтләре буларак, рус халык әкиятләре составында очравы да ачыкланды. Шуның белән бергә Кавказ халыкларының, фарсыларның әкият мирасында да татар әкиятләренә хас булган сюжетлар яшәвен күрсәткән мисаллар аз түгел. Әкиятләрне чагыштырма тикшерүнең нәтиҗәләре белешмә-аңлатмалар бүлегендә һәр текстка карата күрсәтеп барылды. Шуның өстенә татар әкиятләренең дөнья халыклары әкиятләре белән типологик якынлыгын гәүдәләндергән мәгълүматларны бергә туплау буенча да беренче адымнар ясалды. Ул мәгълүматлар искәрмәләрнең иң ахырында — әкият сюжетларының типологик анализ исемлегендә күрсәтелделәр.

Югарыда әйтеп үтелгәнчә, том өчен сайланган әкиятләр төрле өлкәләрдә, төбәкләрдә яшәүче һәм төрле диалектларда сөйләшүче татарлардан язып алынган.

Бу хәл, әлбәттә, әкиятләрнең тел, стиль үзенчәлекләрендә чагылыш тапкан. Әкиятче информаторларның теленә хас һәммә үзенчәлекләрне тулы хәлендә чагылдыру мөмкин булмады, билгеле. Алай да, һәрбер әкиятченең үзенә генә хас төп хикәяләү алымын мөмкин хәтле сакларга тырышылды. Иске җыентыклардан алынган текстлар хәзерге орфография нигезендә бирелде, аларның исемсез булганнарына, эчтәлегеннән чыгып, исем куелды.

Татарстан һәм күрше республика, өлкәләрнең район, авыл исемнәре әкият язылган вакыттагы административ бүленеш буенча күрсәтелде.

Томга урнаштырылган әкиятләр турындагы мәгълүматлар белешмә-аңлатмаларда рим цифрлары белән түбәндәге тәртиптә бирелделәр:

  1. Әкиятнең кайда, кайчан, кемнән, кем тарафыннан язылуы яисә нинди чыганактан алынуы.
  2. Әкият тексты басылган чыганаклар.
  3. Әкиятнең вариантлары.
  4. Башка халыклар әкиятләрендәге сюжетлар белән охшашлык, якынлыкны күрсәткән басма чыганаклар.

Белешмә-аңлатмалар бүлегендә файдаланылган чыганаклар исемлеге түбәндәге шартлы кыскартулар буенча бирелде.

Абага
Абага чәчәге. Татар халкының сатирик әкиятләре. Э. Касыймов. Казан, 1962.
Азерб.
Азербайджанские сказки. Н. Сеидов. Баку, 1960.
АС
Армянские сказки. А. И. Иоаннисиан. М., 1968.
Афанасьев
Народные русские сказки А. Н. Афанасьева. В трех томах. М. 1957.
Балинт
Kazani-tatar: Nyelvtanulmanyok Szövegek es forditas. Gvüjtotte es forditotta szentkatolanai Balint Gabor. Budapest, 1875.
БХИ, I
Башкорт халык иҗады. Әкияттәр. М. Минһаҗетдинов, Ә. Харисов. Беренсе китап. Өфө, 1976.
БХИ, II
Башкорт халык иҗады. Әкияттәр. М. Минһаҗетдинов, Ә. Харисов. Икенсе китап. Өфө, 1976.
БНС, 1973
Бурятские народные сказки. Волшебно-фантанстические. Е. В. Баранникова, С. Е. Бардаханова, В. Ш. Гунгаров. Улан-Удэ, 1973.
БНС, 1976
Бурятские народные сказки. Волшебно-фантанстические и о животных. Е. В. Баранникова, С. Е. Бардаханова, В. Ш. Гунгаров. Улан-Удэ, 1976.
Васильев
М. А. Васильев. Памятники татарской словесности. Сказки и легенды. Казань, 1924.
Витевский
Труды четвертого Археологического съезда в России. Том II. Сказки, загадки и песни нагайбаков Верхне-уральского уезда Оренбургской губернии. Казань, 1891, стр. 257—280.
Гульчечек
Гульчечек. Татарские народные сказки. Г. Баширов, Х. Ярми. М., 1952.
Иванов
М. Иванов. Татарская хрестоматия. Казань, 1841.
ИОАИЭ
Известия Общества археологии, истории и этнографии при Казанском университете. Казань, 1878—1929.
КДУ
Казан дәүләт университеты гыйльми китапханәсенең кулъязмалар бүлеге.
КНС, I
Казахские народные сказки. В трех томах. Том первый. Алма-Ата, 1971.
КНС, II
Казахские народные сказки. В трех томах. Том второй. Алма-Ата, 1971.
КНС, III
Казахские народные сказки. В трех томах. Том третий. Алма-Ата, 1971.
Катанов
Н. Ф. Катанов. Материалы к изучению казанско-татарского наречия. Часть первая. Образцы книжной и устной литературы казанских татар. Казань, 1898.
КС
Киргизские сказки. Дм. Брудный и К. Эшмамбетов. М., 1968.
Кукляшев
С. Кукляшев. Диване хикәят татар. Казан, 1889.
Кәлилә вә Димнә, 1889
Кәлилә вә Димнә. Икенче җилд. Казан, 1889.
Кәлилә вә Димнә, 1891
Кәлилә вә Димнә. Өченче җилд. Казан, 1891.
Мең дә бер кичә
Мең дә бер кичә. Казан, 1970.
Насыйров
К. Насыйров и П. А. Поляков. Сказки казанских татар и сопоставление их со сказками других народов. Казань, 1900.
Паасонен
Mischärtatarische Volksdichtung. Heikki Paasonen. Helsinki, 1953.
ПС
Персидские сказки. Н. Османов. М., 1959.
Радлов
В. В. Радлов. Образцы народной литературы тюркских племен. Часть IV. Наречия барабинцев, тарских, тобольских и тюменских татар. СПб, 1872.
Рәхим
Бикчәнтәй углы (Г. Рәхим). Халык әкиятләре. Казан, 1915.
СНД
Сказки народов Дагестана. Х. Халилов. М., 1965.
СНП
Сказки народов Памира. А. Л. Грюнберг и И. М. Стеблин-Каменский. М., 1976.
ТНС, 1957
Татарские народные сказки. Х. Ярмухаметов. М., 1957.
ТНС, 1964
Татарские народные сказки. Х. Ярмухаметов. М., 1964.
ТХИ, 1954
Татар халык иҗаты. Г. Бәширов, А. Шамов, Х. Ярми һәм Х. Госман. Казан, 1954.
ТХӘ, 1956
Татар халык әкиятләре. Г. Бәширов, Х. Ярми. Казан, 1956.
ТХӘ, 1958
Татар халык әкиятләре. Г. Бәширов, Х. Ярми. Казан, 1958.
Тукай
Г. Тукай. Әсәрләр. Дүрт томда. Казан, 1955, т. II.
ТС
Турецкие сказки. Р. Аганин, Л. Алькаева, М. Керимов. М., 1960.
УНС
Узбекские народные сказки. М. И. Афзалов. Ташкент, 1963.
ФФ
СССР Фәннәр академиясе Казан филиалы, Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты фольклор фонды.
Фәезханов
Г. Фәезханов. Хикәят вә мәкаләт. Казан, 1890, 1909.
ХИ, 1938
Халык иҗаты. Х. Ярми, А. Әхмәт. Казан, 1938.
ХИ, 1940
Халык иҗаты. Х. Ярми, А. Әхмәт. Казан, 1940.
ХӘ
Халык әкиятләре. Гомәр Разин (Г. Бәширов). Казан, 1940.
Яхин, 1900
Т. Яхин. Дәфгылькәсәл мин әссаби вә сабият. Казан, 1900.
Яхин, 1902
Т. Яхин. Саби вә сабияләр өчен мәргуб булган хикәяләр вә мәкальләр һәм олугларны тәнбиһ өчен гаҗаиб булган гыйбрәтләр. Казан, 1902.
[ТХИ-1977, 382-385 б.]