Сәлимҗан китапханәсе

АУЧЫ ЕГЕТ

Борын-борын заманда булган икән, ди, бер карт аучы. Бу аучы үләр алдыннан бердәнбер малаен үз янына чакырып алган да аңа искереп бөтен ау мылтыгы, аннан соң кечкенә генә бер дәфтәр биргән. «Мә, улым, — дигән карт, — бу дәфтәрдә кайсы урманда нинди кош: корт бар, нинди җәнлек кайда ята — бөтенесе күрсәтелгән булыр. Ә фәлән урманда кояш нурын ала торган бернәрсә булыр, син, улым, аңа якын барма», — дигән. Карт шуларны әйтеп бетергән дә үлеп тә киткән. Атасы үлгәч, улы, мылтыкны алып, ауга йөри башлый.

Бер көн чыга бу, ике көн чыга, өч көн чыга. Чыккан саен, анасына кая куян, кая төрле кошлар атып алып кайта.

Көннәрдән-беркөнне анасы әйтә улына: «Улым, ди, атаң язып калдырган сүзләргә бер генә күз төшерер идең, нәрсә өйрәтеп калдырды икән ул?» — ди. Малай атасы калдырган дәфтәрне ачып карый, анда да шул: «Фәлән урманда кояш нурын ала торган нәрсә бар», — дип язып ук куйган була. Малай уйлап-уйлап тора да: «Барып карыйм әле мин шул урманга», — ди. Булган хәтле патронын ала да, яхшылап корып, атасыннан калган мылтыгын алып чыгып китә.

Ярый, урманга барып керә бу, йөри торгач, барып чыга бу бер зур аланлыкка. Карый, аланлык уртасында бер әйбер ята. Шул хәтле нурлы нәрсә бу, күзнең явын ала. Малай бу нәрсәгә карап тора, белми исәнлеген, белми үлгән икәнлеген, шулай да якын барырга курка бу. Уйлап-уйлап тора да: «Тукта, ди, мин моңарга атып карыйм әле, ни булса да булыр», — ди. Мылтыгын ала да атып җибәрә. Теге нәрсә кузгалмый да. Бер атты, ике, өч атты бу моңарга. Өченче атуында гына теге нәрсә уянды йокысыннан. Йокысыннан уянды да малайга таба килә хәзер шул зат. Малай, моннан куркып, актык өч патронын да атып бетерде. Соңгы патроны белән теге әйберне аяктан аударды. Аударды да малай кулына мылтык тотып китте шул җәнлек янына. «Менә мин сине хәзер йотам», дигән кебек, теге нәрсә тешләрен шакылдатып ята. Малай, барлык көчен җыеп, мылтыгының приклады белән тегене кыйный башлады — көчкә кыйнап үтерде. Малай үзенең яшьлеге белән ни туный белми, ни күтәрә алмый инде бу әйбере. Өстерәп алып кайтмакчы була, өстери дә алмый. Малай аптырап нишләргә белми торганда, моның янына каяндыр бер бабай килеп чыкты.

— Улым, — ди бабай, — нишләп торасың монда? — ди.

— Әй, бабай, ди, барлык патроннарымны атып бетердем, ни күтәрә алмыйм, ни туный белмим бу җәнлекне, — ди.

Бабай кыныннан пычагын алды да теге җәнлекне тунап тиресен малайга бирде.

— Әй, бабай, — ди малай, — рәхмәт яусын сиңа, син булмасаң, мин моның тиресен тунап ала белми идем, — ди. Шуннан соң болар саубуллашып аерылышалар. Егет бу кояш яктысын ала торган җанвар тиресен күтәреп алып кайтып китә. Юлда кайтканда, моңа патшаның сакчысы очрый да әйтә:

— Әһә, син әле патша урманында җәнлек атып йөрисеңме? Китер монда! — ди. Тирене ала да китә бу. Сакчы тирене алып кайтып патшага бирә.

Ярый. Патша үзенең вәзирләрен чакырып алып, әлеге тирене күрсәтә. «Яшь кенә егет булса да, нинди кыйммәтле җәнлек тоткан», — ди патша. Бу сүзләрдән соң вәзирләрдә көнчелек туа. «Бу яшь кенә нәрсәне патша хәзер үк мактый, үсеп җитсә, бу безгә көн күрсәтмәс», — дип сөйләшәләр, егетне үтерү юлын эзли болар. Шуннан соң арада бер карт вәзир торып әйтә:

— Әй, падишаһым-солтаным, ди, әгәр дә без, арслан-киек сөякләрен җыеп, сиңа бер өй эшләтсәк, шушы матур тирене шул төрле сөякләрдән эшләнгән өйнең обое урынына ябыштырып куйсак, сиңа бернинди дә үлем тимәс иде, — ди.

Патша әйтә:

— Шул хәтле арслан-киек сөяген каян алырга була соң аны? — ди.

Карт вәзир әйтә:

— Әнә шул кыйммәтле җәнлек тиресен китергән егеткә куш син бу эшне, ди, булдырса, шул егет кенә булдырыр аны, башка берәү дә булдыра алмас, — ди.

— Ярар алай булса, — дип, патша теге егетне чакыртып ала.

— Иә, егет, — ди патша, — син миңа бер өй салырлык арслан-киек сөяге табып китер, ди. Шуны табып китерә алмасаң, башыңны кистерәм мин синең, — ди.

Егет патшага каршы бер сүз дә әйтә алмый: «Ярар, ди, мин уйлап карармын, миңа бер генә атна срок бир», — ди. Патша риза була. Егет бик күңелсезләнеп өенә кайтып, әтисенең язып калдырган дәфтәрен укып карый. Анда кай җирдә арслан-киек барлыгы бәйнә-бәйнә әйтелгән икән. Шуларны укып танышканнан соң, егет патша янына бара. Патшага әйтә: «Менә, ди, фәлән-фәлән урмандагы фәлән кадәр җирне киртә белән әйләндереп алыгыз, ди. Урман эчендә су чыга торган бер чишмә бар икән, шуны бикләгез, ди. Урманга кырык мичкә спирт илтегез, миңа йөз солдат бирегез», — ди.

Ярый, патша хәзер егет әйткәннәрнең барысын да үти. Урман уртасында шундый бер уйсулык бар икән, көннең кызуында бөтен арслан-киек шунда су эчәргә җыела икән. Шул уйсулыкка су бирә торган чишмәне бикләтә дә егет, зур-зур тигәнәләр ясатып, шул тигәнәләргә кырык мичкә спиртне салдыра. Йөз солдат белән уйсулык янына барып яшеренеп ята бу. Көн уртасы килеп җитүгә, кызулык башлана. Арслан-киек җир тетрәтеп әлеге уйсулыкка килеп төшә. Су булмагач, тигәнәләр янына килеп, спиртне эчеп, бөтенләй хәлдән таялар болар. Егет киртә эчендә калган арслан-киекне кырдыра башлый. Хисапсыз күп арслан-киек кырыла. Егет солдатларга арсланнарны тунарга куша. Арслан-киек тиресен тунап, сөякләрен киптерергә тотыналар; кырык олау арслан-киек сөяге төяп алып кайтып китәләр болар. Егет кырык олау арслан-киек сөяген патшага илтеп тапшырып, өенә кайтып китте, ди. Бу хәлне күргәч, вәзирләр шаккаттылар моның эшенә: «Үтереп булмады бу егетне», — дип, бик каты кайгырыштылар, ди, болар.

Бер дә бер көнне вәзирләр патша янына җыелып әйтәләр:

— Менә, падишаһым-солтаным, диләр, озын гомерле булыр өчен, син ут патшасының кызын үзеңә хатынлыкка алырга тиешсең, диләр, шул кызга өйләнсәң, гомергә рәхәт торырсың, гомерең озын булыр, — диләр.

— Һи, — ди патша, — ул кызны кем белә дә, кем барып алып кайтып бирер икән... — ди.

— Әнә шул арслан-киек сөякләрен алып кайткан егет таба инде аны, — диләр вәзирләр.

Патша тагын егетне үз янына чакыртып ала да: «Егет, ди, син миңа ут диңгезе патшасының кызын алып кайтып бирсәң, бик яхшы булыр инде, ди. Алып кайтмасаң, башыңны кистерәм мин синең», — ди. Егет әйтә: «Ярар, ди, дөньяда бар нәрсә икән, алып кайтып бирермен, булмый икән, инде күз күрер әле анда, син миңа бер атна вакыт бир уйлап карарга», — ди. Егет өенә кайтып, атасыннан калган әлеге дәфтәрен карый. Карый торгач, тапты бу. Дөрес, шундый бер ут диңгезе, ут диңгезенең патшасы бар икән. Бер атна тулды дигәндә, бу патша янына барып әйтә: «Ярый, син минем көчне сынап карарга телисең икән, сынап кара инде алай булгач, мин кызны табарга тырышырмын, ди, безгә утта янмый, суда батмый торган бер көймә эшләргә кирәк. Ут диңгезенең патшасы безне ничәмә-ничә чакрым җирдән ут белән көйдерәчәк, патша сараена барып кергәнче, безнең көймәбез бер дә янмаслык булсын», — ди.

Ярый, патша шундый бер зур көймә ясатты: утта янмый, суда батмый торган көймә булды бу. Ничәмә-ничә еллык азык төяп, көймәне юлга чыгарга хәзерләп куйдылар. Шунда аучы егетнең башына бер уй төште: «Болар мине тикмәгә генә йөртмиләр, бу вәзирләр эшедер, алар минем башыма җитү өчен кушалар бу эшләрне», — ди. Шулай да нишләсен: «Ятып калганчы, атып кал, ди торган иде безнең әти», — дип, юлга чыгып китәләр болар ут диңгезенә карап.

Көн китәләр, төн китәләр, ай китәләр болар. Бик күп вакытлар баргач, барып җитәләр бер биек яр буена. Көймәне яр кырыена туктатып, тау башына менә егет. Карый, тау башында бер кеше сука сукалап йөри. Бу кеше янына барып сәлам бирде, исәнлек-саулык сорашты. Теге кеше һаман сукасы артыннан бара, әйләнеп тә карамады. Шуннан соң егет әйтте:

— Абзый, сукалавың сукалыйсың да бит, сукаң артыннан калган туфрагың кая китә соң синең? — ди. Теге кеше әйтә:

— Син, энем, үз юлыңда бул, ди, хәзер көлсәң дә, мин сиңа кирәк булырмын әле, — ди. Егет карый, теге кеше сукасы артыннан калган туфракны ашап бара икән. Егет моңа шаккатты. Шуннан соң көймәсе янына төшеп китәләр болар. Баралар-баралар, бара торгач, барып җитәләр тагын да матуррак бер биек яр буена. Көймәләр туктатып, тау башына менәләр. Ерактан күрсәтә торган торбасын алып карый, еракта бернәрсә күренә. Китә бу. Бара-бара, бер кеше янына барып җитә. Бу кеше җир тырмалап йөри икән. Җирнең бер башына баса, бер атлауда икенче башына чыгып җитә. Шулай, бер дисәтинә буе җирне бер генә атлый торган кеше икән бу. Егет бу кеше янына барып исәнлек-саулык сораша: «Ай-яй, абзый кеше, бик озын атлыйсың икән, ваграк атлап булмыймы соң?» — ди.

— Ярар, энем, — ди теге кеше, — син үз юлыңда бул, мин сиңа кирәк булырмын әле, — ди.

Аучы егет көймәсе янына төшеп, болар яңадан кузгалып китәләр.

Бервакыт боларга зур бер ут тавы күренә башлый. Егет: «Шушы икән инде ут диңгезе патшасының җире», — дип, көймәне шул ут тавына карап тотарга кушты. Ут тавына якынлаша башлау белән, тотындылар тегеннән ут яудырырга... Коточкыч ут яуды болар өстенә. Көймәләре утта янмаслык итеп эшләнгән бит инде боларның, шуңа ышанып, болар һаман алга бардылар. Шул ут ялкынын ярып барып җиттеләр, ди, патша сарае янына. Патша сараена якынлашулары булды, тегеләр дә ут яудырудан туктадылар, боларны батырга санап, музыкалар уйнап каршы алдылар. Көймәләрен ут диңгезе патшасының сарае янына китереп куйдылар да, ди, егет рөхсәт сорап, патша янына кереп китте. Патша янына кереп, егет үзенең гозерен сөйләде:

— Сезнең бик матур бер кызыгыз бар икән, шул кызыгызны фәлән патшага хатынлыкка дип алып китәргә килдек без,— ди.

Патша әйтә:

— Бик хуп, бик яхшы, ди, кызым буй җиткән, аны алып китәрлек һөнәрегез бар икән, көчегез җитәрлек икән, алып китәрсез, хәлегездән килмәсә, миңа үпкәләмәссез, ди, Ярар,— ди патша,— иртәгә хәтле ял итегез,— дип чыгарып җибәрде боларны.

Икенче көнне иртә белән аучы егет үзенең бер иптәшен алып патша янына килә.

Патша әйтә:

— Менә, ди, сезгә эш шул, ди: кырык казан, һәрбер казанында кырык үгез ите булыр, ди, таң атканчы, шуны ашап бетерә алсаң, кыз сезнеке, бетерә алмасаң, башыңны кистерәм,— ди.

Егетне кырык казан урнаштырылган бер сарайга бикләп куйдылар. Егет алай сугылды, болай сугылды, бер казанны ачып бераз ашап та карады — кая ул итне ашап бетерү. Бик күңелсезләнде: «Әй, ди, минем башым моннан кайтмас, ахры», — ди. Шулай да, өметен өзми бу, бер юлын табармын әле дип уйлый. Уйлана торгач, моның исенә теге сука сукалап йөрүче кеше килеп төшә. «Их, ди, ул булса, бу итләрне ике кабып, бер йотар иде»,— ди. Шулай гына дип әйтүе була, сарайның бер почмагын күтәреп, теге кешенең килеп керүе була. Килеп керә дә бу теге кырык казанны ачып карап чыга:

— Улым, итләре шушы гынамы? — ди.

— Шушыларны ашап бетерсәң дә ярар иде әле, — ди егет. Шулай дип әйтүе генә булды, тотынды теге ашарга: казандагы итне ике капты, бер йотты. Кырык казан итне күз ачып йомганчы ашап бетерде дә: «Ярый, рәхмәт, егет, ди, иртәгә тагын да искә төшер син мине», — дип чыгып китте. Менә ут диңгезенең патшасы килеп керде. Карый, ник кенә бер кисәк ит калсын! Патшаның исе китте:

— Бар, егет, ди, иртә белән тагын минем янга килерсең, — ди.

Икенче көнне иртә белән егет патша сарае янына килде.

— Без сиңа кырык мичкә аракы, кырык мич ипи бирербез, ди. Таң атканчы ипинең ашап, аракысын эчеп бетер, бетермәсәң, безгә үпкәләмә,— ди патша. Шуннан егетне теге сарайга илтеп бикләделәр. Егет сарай эчендә ары барды, бире барды, бер рюмка аракысын эчте, бер кисәк икмәген кисеп ашады, ә кырык мичкә аракы, кырык мич ипи шул көйгә калды. Егет аптырашта калып, уйга батты. «Әй, ди, кичәге абзый кеше булса, аңарга бәлки бу җитмәс тә инде»,— ди. Шулай дип кенә әйтүе булды, теге кеше сарайның бер чатын күтәреп килде дә керә.

— Улым, ди, барлык сыйлары шушы гынамы? — ди.

— Әй, абзый, ди,— шунысын ашап бетерсәң дә яхшы булыр иде әле, — ди.

— Ярый, ди, безгә бу бернәрсә дә түгел,— ди.

Шуннан теге кеше тотынды ашарга-эчәргә. Иң әүвәле бу бер мичкә аракыны эчеп бетерде, аннан бер мич икмәкне кабып җибәрде. Кырык мичкә аракыны кырык мәртәбә тотып эчте, кырык мич ипине кырык кына йотты. Барлык шул куелган ашамлык эчемлекне ашап бетергәч: «Ярый, улым, рәхмәт, туйдырдың»,— дип, саубуллашып чыгып китте. Теге кеше чыгып китү белән, егет ишекне дөбердәтергә тотынды. «Әй, сакчы, ди, ач ишекне, минем ашыйсым килә», — ди. Сакчы әйтә: «Ашыкма, ди, вакытсыз чәчәк тә атмый, сәгатең тулгач ачармын», — ди. Ярый, шуннан, вакыт җитү белән, патша ишекне ачып килеп керде. Карап йөри бу, ник кенә бер тамчы аракы, бер генә сынык ипине калсын тегенең. «Молодец,— диде патша, артык бер сүз әйтә алмыйча, башын түбән салып чыгып китте.

Егет чыкты сарайдан. Шәһәр буйлап йөрде-йөрде дә кайтып ятты. Иртә белән йокысыннан торып, тамак ялгады да янә патша янына китте. Патша янына керделәр.

— Менә,— диде патша,— актык эш инде бу сиңа, ди, шушы әби белән икегез берәр чиләк су алып кайтыгыз әле, ди, барасы җирегез йөз чакрымнан да артык булмас, ди. Сиңа тикле әби кайтса, җиңеләсең, син алдан кайтсаң, кыз сиңа була, — ди.

Ярый, икесе ике чиләк алып китәләр болар суга. Барып җитәләр. Чиләкләренә су тутырып алу белән, әби әйтә:

— Безрик кенә ял итик шушында, ди, аннары кайтырбыз, — ди.

Ял итәргә генә утырдылар ике, ул да булмады, әби әйтә: «Әйдә тор, вакыт җитте, кайтыйк», — ди. Әбинең торып йөгереп китүе булды, егет күзеннән сразу юк булды — шул хәтле куәт чаба икән теге карчык. Егет әйтә: «Әй, ди, теге җир тырмалап йөри торган кеше булса, уздырмас иде моны»,— ди. Шулай дип уйлавы гына була, теге тырма тырмалап йөри торган кеше каршысына килеп чыгып, егетне учына гына утыртып алып китте, ди. Күз ачып йомганчы егетне патша ишеге алдына китереп куйды. Килеп җитү белән, патшаның ишеген дөбердәтергә тотындылар болар. Патша: «Әһә, карчык кайткан икән», дип йөгереп чыкса, әлеге егет бер чиләк суын күтәреп ишек төбендә тора. «Ну, егет,— ди патша, — молодец», — ди. Әби егеттән өч сәгатькә соңга калып кайтты. Әбидән сорый патша:

— Ничек-ничек булды, ди, әллә бу егет сине бәреп-сугып калдырдымы? — ди.

Әби әйтә:

— Юк, ди, бәрмәде-нитмәде, ди, башта миннән артта калган иде, ди, кайчан гына узып киткәндер, анысын белми дә калдым, ди.

— Ярар, егет, син җиңеп чыктың,— ди, патша әйтә,— бер атна ял ит, кунак бул, шуннан соң туй ясап, кызны сиңа биреп җибәрергә туры килә инде. Аннан соң үз көнегезне үзегез күрерсез, — ди.

Бик әйбәт кенә иттереп егетне кунак иттеләр дә кыз белән егетне бик зурлап озаттылар.

Ай кайтты, ел кайтты болар. Юлда кыз әйтә егеткә:

— Әй егет, ди, әйт әле дөресен генә, ди, син кем өчен алып кайтасың мине? — ди.

Егет әйтә:

— Кем өчен алып кайтыйм, үзем өчен, — ди.

— Үзең өчен түгел, ди, вәзирләрнең сине үтертәселәре килә, шулар котыртуы буенча җибәртелгән кеше син, ди. Мине патшага алып кайтып бирәсе булма, син үзең патшаны юк итәргә тырыш,— ди кыз.

— Ничек итеп юк итәргә соң аны? — ди егет.

— Менә тыңла алай булса,— ди кыз, патша синең кайтасыңны белеп, тирән чокырлы бер бүлмә эшләтеп куйган булыр, ди. Ул сине шул бүлмәгә кертеп, юк итәргә теләр, син патшаның үзен шул бүлмәгә кертергә кара,— ди.

Егет кызның бу сүзләрен колагына салып куйды.

Озак та үтмәде, болар кайтып җиттеләр. Патшаның барлык гаскәре боларны каршы алырга чыккан, вәзирләр юри генә булса да баш орып каршы алдылар. Патша үзе, ялангач кылычын күтәреп егет каршысына килеп, кызны алып кайтуы өчен аны мактап сараена алып китте. Патша үзенең сараена чикле ике яклап часовойлар куйдырды. Сарай эченә килеп керү белән, патша: «Хуш киләсез, әйдәгез алдан»,— дип, егетне алдан җибәрде, ә үзе арттан гына килә.

Йә, егет,— ди патша,— ничә айлар, ничәмә-ничә еллар читтә йөреп аргансыңдыр, әйдә менә шушы бүлмәгә рәхим ит,— ди. Сарай эчендәге бер бүлмә ишеген ачып, егетне шунда кертеп харап итмәкче була бу.

Егет әйтә:

— Әй, падишаһым-солтаным, ди, мин күпме генә нужа күрсәм дә, миңа сездән алда керү тиеш түгел, әйдә, сез үзегез рәхим итегез, — ди. Шулай ди дә егет, бөтен көчен куеп, патшаны шул ачык ишеккә төртеп кертеп җибәрә. Патша егет өчен дип казыткан базга үзе барып төшә.

Егет белән кыз бу явыз патшадан котылуларына бик шатландылар. Вәзирләрне чакыртып алып, егетне азаплаулары өчен, аларга берәм-берәм җәзаларын бирделәр. Болар бергә-бергә гомер итә башладылар, ди. Кичә бардым, өченче көн кайттым.


Чыганаклар һәм искәрмәләр

(уку өчен монда басыгыз)

Чыганаклар

Әкиятнең тексты түбәндәге китаптан алынды:

[ТХИ-1977]
Томны төзүчеләр, искәрмәләрне хәзерләүчеләр Халидә Гатина, Хәмит Ярми (1977) Татар халык иҗаты, Беренче китап, Әкиятләр. Казан, Татарстан Китап Нәшрияты.

Әлеге китап — «Татар халык иҗаты» дигән унөч томлыкның беренче китабы. 12 том 1977—1988 елларында, 13 нче томы 1993-тә басыла. Түбәндәге Искәрмәләр һәм әкиятнең сюжетын Аарне-Томпсон кебек системалар буенча классификацияләүче «Әкият сюжетының типологик анализы» дигән бүлекләр дә шул китаптан алынды [Сәлимҗан].

Искәрмәләр

[ТХИ-1977] ачыкламасын уку

Бу китапка кертелгән әкият текстларының бер өлеше моңа хәтле төрле вакытларда, төрле җыентыкларда дөнья күргән булса да, төп өлеше әлегә кәдәр беркайда да басылмаган әсәрләрдән тора. Алар, нигездә, соңгы егерме ел дәвамында Урта Идел, Урал буйларына, Көнбатыш Себер өлкәләренә оештырылган фольклор экспедицияларе вакытында язып алынган әкиятләр. Берничә текст В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан Дәрләт университетының Фәнн китапханәсе каршындагы кулъязмалар бүлегеннән сайланды.

Мәгълүм булганча, фольклор әсәрләренең, шул исәптән әкиятләрнең дә, җанлы яшәешенә хас үзенчәлекләрнең берсе — аларның вариантлылыгы. Аерым әкиятләрнең дистәләгән вариантлары бар. Бу китаптагы «Камыр батыр», «Салам Торхан», «Аю, бабай, Төлке» һ. б. кайбер әкиятләр шуңа бер дәлил. Китапта андый текстларның һәммә вариантлары да түгел, ә сюжеты һәм әкиятченең сөйләү стиле, тел байлыгы ягыннан аеруча характерлы, үзенчәлекле булганнары гына бирелде. Текстлар бүлегендә вариантлар бирелмәгән очракларда теге яки бу әкиятнең моңа хәтле басылган яисә кулъязма хәлендә сакланучы вариантлары хакындагы мәгълүмат һәр әкият турындагы белешмә-аңлатма бүлегендә китерелде.

Белешмә-аңлатма бүлегендә шулай ук әкиятнең кайда һәм кайчан басылган булуы хакындагы мәгълүматлар бирелде.

Татар халык әкиятләрен башка халыкларның әкиятләре белән тарихи-чагыштырма планда, уртак яки охшаш сюжетларны ачыклау юнәлешендәге фәнни эзләнүләр әүвәл дә булган (К. Насыйри һәм В. Поляков, М. А. Васильев хезмәтләре). Шул традицияне дәвам итеп, бу китаптагы әкиятләрне башка халыкларның әкиятләре белән чагыштыру буенча шактый эш башкарылды. Нәтиҗәдә, татар әкиятләре белән охшаш сюжетлар, уртак мотивлар, геройлар тарихи-генетик яктан безгә кардәш булган төрки халыкларның әкиятләре хәзинәсендә генә түгел, тарихи-культура, күршелек мөнәсәбәтләре буларак, рус халык әкиятләре составында очравы да ачыкланды. Шуның белән бергә Кавказ халыкларының, фарсыларның әкият мирасында да татар әкиятләренә хас булган сюжетлар яшәвен күрсәткән мисаллар аз түгел. Әкиятләрне чагыштырма тикшерүнең нәтиҗәләре белешмә-аңлатмалар бүлегендә һәр текстка карата күрсәтеп барылды. Шуның өстенә татар әкиятләренең дөнья халыклары әкиятләре белән типологик якынлыгын гәүдәләндергән мәгълүматларны бергә туплау буенча да беренче адымнар ясалды. Ул мәгълүматлар искәрмәләрнең иң ахырында — әкият сюжетларының типологик анализ исемлегендә күрсәтелделәр.

Югарыда әйтеп үтелгәнчә, том өчен сайланган әкиятләр төрле өлкәләрдә, төбәкләрдә яшәүче һәм төрле диалектларда сөйләшүче татарлардан язып алынган.

Бу хәл, әлбәттә, әкиятләрнең тел, стиль үзенчәлекләрендә чагылыш тапкан. Әкиятче информаторларның теленә хас һәммә үзенчәлекләрне тулы хәлендә чагылдыру мөмкин булмады, билгеле. Алай да, һәрбер әкиятченең үзенә генә хас төп хикәяләү алымын мөмкин хәтле сакларга тырышылды. Иске җыентыклардан алынган текстлар хәзерге орфография нигезендә бирелде, аларның исемсез булганнарына, эчтәлегеннән чыгып, исем куелды.

Татарстан һәм күрше республика, өлкәләрнең район, авыл исемнәре әкият язылган вакыттагы административ бүленеш буенча күрсәтелде.

Томга урнаштырылган әкиятләр турындагы мәгълүматлар белешмә-аңлатмаларда рим цифрлары белән түбәндәге тәртиптә бирелделәр:

  1. Әкиятнең кайда, кайчан, кемнән, кем тарафыннан язылуы яисә нинди чыганактан алынуы.
  2. Әкият тексты басылган чыганаклар.
  3. Әкиятнең вариантлары.
  4. Башка халыклар әкиятләрендәге сюжетлар белән охшашлык, якынлыкны күрсәткән басма чыганаклар.

Белешмә-аңлатмалар бүлегендә файдаланылган чыганаклар исемлеге түбәндәге шартлы кыскартулар буенча бирелде.

Абага
Абага чәчәге. Татар халкының сатирик әкиятләре. Э. Касыймов. Казан, 1962.
Азерб.
Азербайджанские сказки. Н. Сеидов. Баку, 1960.
АС
Армянские сказки. А. И. Иоаннисиан. М., 1968.
Афанасьев
Народные русские сказки А. Н. Афанасьева. В трех томах. М. 1957.
Балинт
Kazani-tatar: Nyelvtanulmanyok Szövegek es forditas. Gvüjtotte es forditotta szentkatolanai Balint Gabor. Budapest, 1875.
БХИ, I
Башкорт халык иҗады. Әкияттәр. М. Минһаҗетдинов, Ә. Харисов. Беренсе китап. Өфө, 1976.
БХИ, II
Башкорт халык иҗады. Әкияттәр. М. Минһаҗетдинов, Ә. Харисов. Икенсе китап. Өфө, 1976.
БНС, 1973
Бурятские народные сказки. Волшебно-фантанстические. Е. В. Баранникова, С. Е. Бардаханова, В. Ш. Гунгаров. Улан-Удэ, 1973.
БНС, 1976
Бурятские народные сказки. Волшебно-фантанстические и о животных. Е. В. Баранникова, С. Е. Бардаханова, В. Ш. Гунгаров. Улан-Удэ, 1976.
Васильев
М. А. Васильев. Памятники татарской словесности. Сказки и легенды. Казань, 1924.
Витевский
Труды четвертого Археологического съезда в России. Том II. Сказки, загадки и песни нагайбаков Верхне-уральского уезда Оренбургской губернии. Казань, 1891, стр. 257—280.
Гульчечек
Гульчечек. Татарские народные сказки. Г. Баширов, Х. Ярми. М., 1952.
Иванов
М. Иванов. Татарская хрестоматия. Казань, 1841.
ИОАИЭ
Известия Общества археологии, истории и этнографии при Казанском университете. Казань, 1878—1929.
КДУ
Казан дәүләт университеты гыйльми китапханәсенең кулъязмалар бүлеге.
КНС, I
Казахские народные сказки. В трех томах. Том первый. Алма-Ата, 1971.
КНС, II
Казахские народные сказки. В трех томах. Том второй. Алма-Ата, 1971.
КНС, III
Казахские народные сказки. В трех томах. Том третий. Алма-Ата, 1971.
Катанов
Н. Ф. Катанов. Материалы к изучению казанско-татарского наречия. Часть первая. Образцы книжной и устной литературы казанских татар. Казань, 1898.
КС
Киргизские сказки. Дм. Брудный и К. Эшмамбетов. М., 1968.
Кукляшев
С. Кукляшев. Диване хикәят татар. Казан, 1889.
Кәлилә вә Димнә, 1889
Кәлилә вә Димнә. Икенче җилд. Казан, 1889.
Кәлилә вә Димнә, 1891
Кәлилә вә Димнә. Өченче җилд. Казан, 1891.
Мең дә бер кичә
Мең дә бер кичә. Казан, 1970.
Насыйров
К. Насыйров и П. А. Поляков. Сказки казанских татар и сопоставление их со сказками других народов. Казань, 1900.
Паасонен
Mischärtatarische Volksdichtung. Heikki Paasonen. Helsinki, 1953.
ПС
Персидские сказки. Н. Османов. М., 1959.
Радлов
В. В. Радлов. Образцы народной литературы тюркских племен. Часть IV. Наречия барабинцев, тарских, тобольских и тюменских татар. СПб, 1872.
Рәхим
Бикчәнтәй углы (Г. Рәхим). Халык әкиятләре. Казан, 1915.
СНД
Сказки народов Дагестана. Х. Халилов. М., 1965.
СНП
Сказки народов Памира. А. Л. Грюнберг и И. М. Стеблин-Каменский. М., 1976.
ТНС, 1957
Татарские народные сказки. Х. Ярмухаметов. М., 1957.
ТНС, 1964
Татарские народные сказки. Х. Ярмухаметов. М., 1964.
ТХИ, 1954
Татар халык иҗаты. Г. Бәширов, А. Шамов, Х. Ярми һәм Х. Госман. Казан, 1954.
ТХӘ, 1956
Татар халык әкиятләре. Г. Бәширов, Х. Ярми. Казан, 1956.
ТХӘ, 1958
Татар халык әкиятләре. Г. Бәширов, Х. Ярми. Казан, 1958.
Тукай
Г. Тукай. Әсәрләр. Дүрт томда. Казан, 1955, т. II.
ТС
Турецкие сказки. Р. Аганин, Л. Алькаева, М. Керимов. М., 1960.
УНС
Узбекские народные сказки. М. И. Афзалов. Ташкент, 1963.
ФФ
СССР Фәннәр академиясе Казан филиалы, Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты фольклор фонды.
Фәезханов
Г. Фәезханов. Хикәят вә мәкаләт. Казан, 1890, 1909.
ХИ, 1938
Халык иҗаты. Х. Ярми, А. Әхмәт. Казан, 1938.
ХИ, 1940
Халык иҗаты. Х. Ярми, А. Әхмәт. Казан, 1940.
ХӘ
Халык әкиятләре. Гомәр Разин (Г. Бәширов). Казан, 1940.
Яхин, 1900
Т. Яхин. Дәфгылькәсәл мин әссаби вә сабият. Казан, 1900.
Яхин, 1902
Т. Яхин. Саби вә сабияләр өчен мәргуб булган хикәяләр вә мәкальләр һәм олугларны тәнбиһ өчен гаҗаиб булган гыйбрәтләр. Казан, 1902.
[ТХИ-1977, 382-385 б.]