Сәлимҗан китапханәсе

АК БАЙТАЛ

Борын-борын заманда булган, ди, бер урта хәлле крестьян, Бултан, ди, моның өч улы. Шуларның кечесе тиле булган, ди.

Менә бер заман көз көне агайның ашлык кибәннәре югала башлаган. Төн үтүгә бер кибән юк була икән, ди.

— Болай булмый, игенне сакларга кирәк, оланнар, — ди карт.

Башта олы малайны җибәрә бу. Олы малай, аны-моны карамый, бер кибән төбенә ятып йоклый. Таң аткач торып бакса, тагын бер кибән юк. Кайткач әтисе тетмәсен тетә инде моның. Чират хәзер уртанчы малайга. Бусы да, алны-артны белешмичә, абыйсы кебек үк ятып йоклый. Шулай итеп, уртанчы малай да кибәне урлата.

Өченче көнне киткән, ди, теге кече малай, Тиле. «Ни булса, шул булыр» дип, кибән башына ук менеп яткан бу. Чыдаган бу, йокламаган, алай да таң алдыннан йокы баса башлаган. Бер заман малай ят тавыш ишетеп сискәнеп киткән; нидер шарт та шорт итеп салам ашый башлаган. Төбеннән бетереп килә, ди. Тиле күтәрелеп бакса, өч байтал икән. Өчесе дә тау хәтлеләр, зурлар, өчесе дә ап-ак, яңа яуган кар кебек. Курка бу. Курыкмас җиреңнән куркырсың: тегеләр капкан саен бер көлтәне йота бирәләр. Шарт та шорт! Кибән торган саен утыра бара. Малай аптырап тормый, сикерә дә иң зур байталның ялына ябыша. И китә чабып, байтал, и китә! Дөньяны тузан болыты каплый, җир дер селкенә. Тегеләй итенә, болай итенә байтал, малайны бәреп төшермәкче була — төшерә алмый. Малай бик нык ябышкан тегеңә. Таң атканчы шулай йөриләр болар.

Ахырда ат телгә килә:

— Җитәр, булды инде, ди, ихтыярыңа буйсынам, батыр егет икәнсең, теләсәң кая илт,— ди.

— Өйгә алып кайтам мин сине,— ди Тиле.

Алып кайта атны өенә. Әтисе дә, ике абыйсы да шаккаталар бу эшкә: гомерләренә мондый байталны күргәннәре дә, ишеткәннәре дә юк. Тилене бөтен дөнья бетереп мактыйлар, тамагы туйганчы ашаталар. Атка дисәң, сокланмаган кеше юк инде. Бөтен авылга, бөтен губернага бер ат, дан тотардай. Тик ашарына бик күп кирәк, әкәмәт. Бер-ике айда боларның кышка дигән бар азыкларын ашап бетерде бит бу. Үзе, җитмәсә, бер Тилене генә тыңлый, Тилегә генә буйсына. Башка берәүне дә якын җибәрми.

— Болай эш чыкмас, хәерчегә калганчы сатыйк без моны, — ди әтиләре.

Олы малайлары да шуны ук әйтә:

— Булмаса сатыйк,— ди.

Тиле риза түгел: «Аны сатып ни файда, сукага булса да җигәрбез әле», ди, байталны ычкындырасы килми.

Тилене тыңлап тормыйлар, байталны сатарга булалар. Әмма ышансагыз ышаныгыз, ышанмасагыз юк, якын тирәдә мондый атны алырдай кеше чыкмый. Алырга байлыклары җитми — ат тегенди-мондый гына түгел бит, көненә бер бөтен кибәненне сыптыра да куя.

Ак байталны Петровскига да, Сарытауга да илтеп карадылар, ди, ия табылмады, ди. Уйлый, киңәшә торгач, аталары әйтә:

— Без аны патшага Петербурга илтеп багыйк, ди. Патшаның байлыгы җитәрлек аның, мондый байталга кызыгыр ул,— ди.

Ул заманда патша булып Миколай торган икән, ди. Шулай итеп көннәрдән беркөнне болар юлга җыена башлыйлар. Тиле мич башында ята, уйлап та бирми.

— Әйдә, Ак байталны алып чык, атлан да китәбез патша хәзрәтләре янына, — диләр моңа.

Тиле әйт:

— Барыгыз, миңа монда да әйбәт, ди. Белә ул Ак байталны тегеләр тыңлата алмаганны.

Әтисе чыбыркысын билбавыннан гына тартып чыгара

— Әле син шулаймыни? — ди, җикеренә.

— Ярый, алайса, барсам барырмын, сез чыга торыгыз, куып җи-тәрмен,— ди Тиле.

— Кара аны, алдашсаң, кирәгеңне алырсың, — ди ике абыйсы.

— Мин алдаша торганнардан түгел, курыкмагыз, — ди Тиле.

Тегеләр пар алаша җигеп чыгып китәләр, Тиле мич башында ятып кала. Бер атнадан бу да Ак байталга атланып чыгып китә. Ат шәп, аяклары җиргә тими, кош кебек оча. Егет шул сәгатьтә тегеләрне куып та җитә, узып та китә. Тегеләр Мәскәүгә дә җитмәгән әле. Шулай, Ак байтал белән чабып барганда, бер җирдә нидер җем-җем итә. «Ни хикмәт икән бу?» — ди егет. Атны туктата да төшеп әкрен генә хикмәтле нәрсә янына килә. Ни күрсен: Сәмруг кошы! Үләксә ашап ята, Тиле җай гына килеп чыга да, шалт кына тегенең койрыгына ябыша. Сәмруг кошы тилпенеп очып китә, моның кулында каурый йолкынып кала. Шуннан соң тагын алга китә малай, Озак та үтми, Петербурга барып керә бу. Үзегез дә беләсез, кала зур, патша каласы. Егетнең атына шаккатмаган кеше калмады. Чит патшалыклардан килүчеләрнең дә исе-акылы китте. Тиле аны-моны әйтмәде, әтисе килгәнне көтте. Бер-ике көннән, пар алашаларын куалап, тегеләр дә килеп җитте.

Ак байталга патша яман да кызыга бит. Чит илләрдән килүчеләр дә сорый. Агайның атны читкә җибәрәсе килми, Миколай патша да байталны ычкындырырга теләми. Шуннан сорый бу безнең крестьян агайдан:

— Атыңны сатасыңмы? — ди.

— Сатамын, патша хәзрәтләре.

— Өч мең алтын,— ди агай, уллары белән киңәшкәч.

Ул заманда өч мең алтын бөтен бер дәүләт бит инде. Алай да патша акчаны кызганмады, бирде. Кызганырга, аты бик шәп шул, дөньяда булмаган ат. Аннан соң патшага акча җәлмени, тир түккәнмени ул акча өчен.

Атны хәзер патша сараена алып китәләр. Үзгә атлар янына ябарлык түгел: Ак байтал бик усал. Патшаның ат караучылары якын да җибәрә алмый, байтал китерми. Патша әйтә крестьянга:

— Инде атыңны саттың, хәзер аны карарга берәр улыңны да калдыр, ди.

Агай нишләсен, патша сүзенә каршы килә алмый, Тиле улына әйтә:

— Патша хәзрәтләренә хезмәткә син калырсың, Ак байталны үзең карарсың, — ди.

— Патша миңа кызыл күлмәк белән оек-чабата алса, калам, — ди Тиле. Ак байталыннан бер дә аерыласы килми инде моның.

— Алырмын, алырмын, — ди патша.

Болар авылларына кайтып китәләр. Кече малай патша сараенда кала. Кала да атны бик шәпләп тәрбияли башлый. Теге Сәмруг кошның каурые белән бер генә сыпыра, ат ялт итә, саф көмеш төсле елкылдап тора. Үзгә ат караучылар шакката моңа. Аларныкы бөтенләй ямьсез күренә хәзер. Патша боларны орыша һаман:

— Әнә, Тиленеке нинди шәп, сезнеке карарлык түгел, әрәм тамаклар, ди. Карый белмәсәгез, аскакка астырырмын әле, — ди.

Үзе, патша хәзрәтләре, зур бәйрәмнәрдә Ак байталны мәйданга чыгарып күрсәтә икән. Атланмыйча гына, атланырга курка икән.

Көннәрдән-беркөнне ат караучылар Тиленең хәйләсен сорашалар:

— Син атыңны ни белән болай ялтыратасың? — диләр.

Тиле, ахмак нәрсә, әйтә дә сала боларга:

— Сәмруг кошның каурые белән,— ди.

Ат караучылар, көнләшеп, моны патшага җиткерәләр. Миколай шул ук минутта егетне чакыртып китерә:

— Син, Тиле, Сәмруг кошның каурыен кай төштән алдың? — ди.

Тиле сөйләп бирә: «Фәлән-фәлән төштә үләксә ашаган җирендә йолкып алдым»,— ди.

Миколай патша әйтә хәзер:

— Минем әмерем шул сиңа: тотып китер,— ди.

Тиле әйт:

— Юк инде, патша хәзрәтләре, теләсәң нишләт, тотып китермим, куркам, ди. Син әле миңа кызыл күлмәк белән яңа чабата да алмыйсың,— ди.

— Алырмын, — ди патша.

— Алсаң да бармыйм, миңа Сәмруг кошы кирәкми, үзең бар,— ди бу.

— Син әле шулаймыни? — ди Миколай патша, бәбәкләрен агарта,— Хәзер солдат чакыртып аттырам үзеңне,— ди.

Тиле нишләсен? «Ярый алайса», ди, күнә. Аннары чыга да Ак байталны кочып елый, аһ-зарын сөйли: «Ничек тотыйм мин аны»,— ди.

Ак байтал телгә килә дә әйтә моңа:

— Бер дә кайгырма, дускай, чуп эш ул, ди. Мин әйткәнне яхшылап тыңласаң, тота алырсың, ди. Син бер ат алып кит, ди, теге кырга җиткәч, атны чалып, тиресен туна, эчен бушат та кереп ят, ди. Сәмруг кош үләксә чукырга килгәч, шунда эләктерерсең,— ди.

Егеткә хәл керә инде. Бер алаша ала да чыгып китә. Көн бара, төн бара, өченче көнгә барып җитә әлеге җиргә. Алашаны чала, тиресен туный, эчен бушата да кереп ята. Тып-тын ята. Менә төн җитә.

Таң алдыннан дөнья селкенә, җир тетрәнә башлый. Җил-давыл куба, яшен яшьни. Сәмруг кошы үләксәгә килеп куна да чукырга тотына: Шул чакны Тиле сикереп чыга да Сәмруг кошны аякларыннан эләктереп ала. Кош алай итенә, болай итенә, ычкына алмый.

Тиле Сәмруг кошны патшага алып кайта. Патшаның түбәсе түшәмгә тия, ят патшалар каршында мактана бу. Шунда бер көнне моңа уй төшә: «Бу тиле миңа җен байталларын да тотып бирә алмас микән, ди, боерып карарга кирәк», ди. Патша ауга йөргәндә, ерак болында җен байталларын күргән икән, шуңа кызыга икән.

Чакырта бу Тилене.

— Син, Тиле, миңа фәлән-фәлән җирдән кырык баш җен байталы тотып китер. Сиңа әмерем шул, — ди.

— Үзең кызыл күлмәк белән яңа чабата да алмадың, үзең йомыш кушасың,— ди Тиле.

— Кайгырма, бар да булыр, — ди патша.

— Булмасаң, бармыйм, үзең бар, миңа бер байтал да җиткән, — ди Тиле.

— Әле син шулаймыни? — ди патша,— Хәзер солдат чакыртып аттырам үзеңне, — ди.

Тиле теләсә дә, теләмәсә дә риза була.

— Ак байтал белән бәхилләшергә рөхсәт ит алайса, — ди. Патша рөхсәт итә.

Тиле чыга да байталның муенын кочып үкси-үкси елый:

— Харап булдым, патша хәзрәтләре үләргә җибәрә, — ди.

Ак байтал әйт:

— Ни булды, дускай, ни кайгы төште башыңа? — ди.

Тиле сөйләп бирә патшаның ни кушканын.

— Кайгырма, дус,— ди Ак байтал,— патша сиңа авыр эш кушкан, тик, мин дусың барында, алай ук авыр булмас, ди. Патшага әйт, кырык мичкә дегет әзерләтсен, кырыгар потлы дагалар койдырсын. Миңа атланып барырсың, — ди.

Тиле патша янына килә дә әйтә:

— Патша хәзрәтләре, кырык мичкә дегет әзерләт, кырык потлы дүрт дага койдыр, мин Ак байталга атланып китәм, — ди.

Патша Тиле сораганны эшләргә куша. Хезмәтчеләр кирәк нәрсәне әзерлиләр, атны кырыгар потлы дагалар белән дагалыйлар. Тиле кырык мичкә дегетне Ак байталга төяп чыгып китә. Юлда Ак байтал әйтә егеткә:

— Дегетне өстемә ябыштыр, катлам-катлам булсын, ди.

Тиле дегетне Ак байталның бар җиренә сылап, ябыштырып чыга. Барып җитәләр. Урман читендәге агач янында Ак байтал әйтә егеткә:

— Син хәзер төш. Мине шунда көт, мин өч көннән кырык байталны куып китерермен, кайтмасам бәхил бул, ди, Патша янына барма, ул сине үтерер,— ди.

Ак байтал болын буйлап чабып китә. Җир дөбердәп, урман шаулап кала.

Тиле көтә. Бер көн үтә, ике көн үтә, Ак байтал күренми. Тиле кайтып китәм дигәндә, тавыш ишетә. Җир өсте доңгдоң итә, күк йөзе ялтырап-ялтырап китә, ди. Тегендә Ак байтал җен атларын китерә икән. Үзе арттан килә. Ак байталга сыланган дегет умырылып-умырылып төшкән. Бик каты сугышкан теге, көчкә җиңгән.

Кырык баш җен байталын Тиле янына китереп бастыра бу. Китерә дә: «Утыр тизрәк, киттек»— ди. Болар тузан туздырып, дөнья җимереп китәләр хәзер.

Барып керәләр Миколай патша каласына, Петербурга. Бөтен шәһәр ду килә. Мондый атларны беркемнең күргәне юк, хәйран калалар. Ябып куялар үзләрен патша абзарларына. Патша дөнья бетереп мактана инде: «Мондый байталлар үзгә бер патшада да юк», ди.

Бер заман патшага уй төшә: «Бу егет җен атларын алып кайткач, аларның хуҗасы җен патшасының кызын да алып кайтыр», — ди. Җен патшасының кызы дөньяда иң матур кызлардан була.

Патша Тилене чакырта да:

— Сиңа, Тиле, әмерем шул, ди, җен патшасының кызын алып кил, ди. Атларын алып килгәч, анысын да булдырырсың,— ди.

— Юк инде, ди, Тиле. Кызыл күлмәк белән чабата да алмадың, бармыйм, үзең бар, миңа ул кыз кирәкми, — ди.

— Син әле шулаймыни? — ди патша.— Хәзер солдат чакыртып аттырам үзеңне, — ди.

Тиле мескен нишләсен? Тагы риза була. Тагы аты янына чыга да моң-зарын сөйли, кайгысын уртаклаша.

Аты әйт:

— Монысы тагын да авыррак икән, ди. Патша бик авыр эш кушкан, — ди. Алай да аптырама, эшләрбез без аны,— ди.

Китәләр болар диңгез буена. Җен патшасы диңгез төбендә тора икән. Кызы шунда. Теге кырык баш байтал җен патшасы кызыныкылар икән.

Ак байтал әйт:

— Син мине өч тәүлек көтәрсең, чыкмасам, беткән булырмын, кайтмасам, бәхил бул, патша янына барма, үтерер үзеңне, —ди.

Тиле яр читендә утырып кала, ат диңгезгә чума. Егет көтә моны. Үтә бер көн, ике көн, өч көн. Менә бер заман диңгездә давыл куба. Су таулары күтәрелә, күз ачкысыз җил-давыл өрә. Диңгез төбеннән Ак байтал калкып чыга. Җен кызын чәченнән капкан. Артыннан җеннәр өере куа килә.

Ак байтал әйтә Тилегә:

— Кочакла кызны, ычкындырма, атлан үземә, киттек тизрәк, тизрәк, — ди.

Тиле атлана да кош булып очалар болар. Җеннәр куып тота алмый. Кайтып керәләр Петербурга. Миколай патшаның түбәсе түшәмгә тия. Мондый чибәр кызны ул төшендә дә күрмәгән. Тик җен кызы ашыкмый, әйтә патшага:

— Кем дә кем кырык байталны савып, шул казанда кайнаганда өч тапкыр чумып исән калса, мин шуныкы, — ди.

Миколай патша аптырашта кала. Аптырамаслык та түгел, теге байталлар беркемне яннарына җибәрмиләр. Азыкны да койма аша гына салалар. Аларны ничек саварга кирәк? Ә патшаның кыз куенына керәсе бик килә. Чакыра бу Тилене:

— Шулай-шулай, син теге җен бияләрен савып чык, сөтен казанга салып кайнат та, шуңа өч тапкыр чумып чыгарсың, минем әмерем шул, — ди. Патша уйлый инде: «Бу Тиле исән калса, үзем чумармын», — ди. Тиле әйтә:

— Үзең кызыл күлмәк белән чабата да алмадың, һаман алдыйсың, әмереңне үтәмим,— ди.

— Бусын үтәсәң, кызыл күлмәк тә, яңа чабата да булыр, үтә генә, — ди патша.

Тиле әйт:

— Булса булыр, булмаса юк, тереләтә үләсем килми минем, үзең эшлә,— ди.

— Әле син каршылашасыңмыни? — ди патша, аяк тибеп.— Хәзер солдат чакыртам...— ди.

Тиле елый башлый:

— Алайса Ак байталым белән генә бәхилләшим, — ди.

— Бар, бәхилләш,— ди патша.

Тиле чыгып, күз яшьләрен түгә-түгә, Ак байталга сөйләп бирә: «Бәхил бул инде, патша тереләтә әҗәлгә кертә бит»,— ди.

Ак байтал әйтә моңа:

— Мин барында син курыкма, әҗәлгә кермәссең, коткарырмын, ди. Моннан ары патша үзеңә йомыш куша алмас, — ди.

— Алайса нишлим инде? — ди, Тиле әйтә.

— Син,— ди Ак байтал,— бер дә курыкма. Җен байталлары янына кер, мин аларга күзләремне акайтып карап торырмын. Алар дер калтырап куркып торырлар. Син аларны бик әйбәт савып чыгарсың. Казанда сөт кайнагач, син: «Ак байталым минем әҗәлне карап торсын», — диярсең. Патша каршы килмәс. Шунда мин өч тапкыр өрәрмен, мин өргәндә син чумарсың... Курыкмыйча чум, берни булмас, — ди.

— Ярый,— ди Тиле.

Чиләкләрен ала да иртәгесен тотына җен байталларын саварга. Ак байтал бәбәкләрен агартып карап тора бер читтә. Җен байталлары дер калтыраналар, куркалар.

Астын ягып җибәрәләр. Бер заман сөт кайнап та чыга. Шунда Тиле әйтә патшага:

— Хәзер мин чумам, минем әҗәлне Ак байталым карап торсын иде, ичмаса, алып чыгыймчы үзем,— ди.

Патша әйт:

— Бар, алып чык, тиз бул,— ди.

Тиле Ак байталны алып чыга. Алып чыга да тегене сыйпаштыра, кочаклый-нитә, янәсе саубуллаша. Халык бик күп җыелган була, бар да ни буласын карап торалар.

Тиле казан янына басуга, Ак байтал өреп куя, малай чума. Берни булмый моңа, ат тагын өрә, бу тагын чума. Бик матурланып, зиһенләнеп китә бу. Тиле өч кат чумып, берни булмагач, шунда җен кызы Миколай патшага әйтә:

— Менә кем икән ул минем киявем,— ди.

Патша әйт:

— Сине Тилегә бирәсем юк. Хәзер үзем чумам, мин дә шундый ук адәм баласы ич,— ди.

Патша, шулай диюгә, казанга сикереп тә төшә! Тик аһа ул чыгу! Бөтен җире пешә, сөякләре дә калмый. Шулай итеп, Тиле җен кызын алып, патша тәхетенә менеп утыра. Бу бик әйбәт патша булып, җәбер-золымны бетереп, гомер иткән, ди, имеш.


Чыганаклар һәм искәрмәләр

(уку өчен монда басыгыз)

Чыганаклар

Әкиятнең тексты түбәндәге китаптан алынды:

[ТХИ-1977]
Томны төзүчеләр, искәрмәләрне хәзерләүчеләр Халидә Гатина, Хәмит Ярми (1977) Татар халык иҗаты, Беренче китап, Әкиятләр. Казан, Татарстан Китап Нәшрияты.

Әлеге китап — «Татар халык иҗаты» дигән унөч томлыкның беренче китабы. 12 том 1977—1988 елларында, 13 нче томы 1993-тә басыла. Түбәндәге Искәрмәләр һәм әкиятнең сюжетын Аарне-Томпсон кебек системалар буенча классификацияләүче «Әкият сюжетының типологик анализы» дигән бүлекләр дә шул китаптан алынды [Сәлимҗан].

Искәрмәләр

[ТХИ-1977] ачыкламасын уку

Бу китапка кертелгән әкият текстларының бер өлеше моңа хәтле төрле вакытларда, төрле җыентыкларда дөнья күргән булса да, төп өлеше әлегә кәдәр беркайда да басылмаган әсәрләрдән тора. Алар, нигездә, соңгы егерме ел дәвамында Урта Идел, Урал буйларына, Көнбатыш Себер өлкәләренә оештырылган фольклор экспедицияларе вакытында язып алынган әкиятләр. Берничә текст В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан Дәрләт университетының Фәнн китапханәсе каршындагы кулъязмалар бүлегеннән сайланды.

Мәгълүм булганча, фольклор әсәрләренең, шул исәптән әкиятләрнең дә, җанлы яшәешенә хас үзенчәлекләрнең берсе — аларның вариантлылыгы. Аерым әкиятләрнең дистәләгән вариантлары бар. Бу китаптагы «Камыр батыр», «Салам Торхан», «Аю, бабай, Төлке» һ. б. кайбер әкиятләр шуңа бер дәлил. Китапта андый текстларның һәммә вариантлары да түгел, ә сюжеты һәм әкиятченең сөйләү стиле, тел байлыгы ягыннан аеруча характерлы, үзенчәлекле булганнары гына бирелде. Текстлар бүлегендә вариантлар бирелмәгән очракларда теге яки бу әкиятнең моңа хәтле басылган яисә кулъязма хәлендә сакланучы вариантлары хакындагы мәгълүмат һәр әкият турындагы белешмә-аңлатма бүлегендә китерелде.

Белешмә-аңлатма бүлегендә шулай ук әкиятнең кайда һәм кайчан басылган булуы хакындагы мәгълүматлар бирелде.

Татар халык әкиятләрен башка халыкларның әкиятләре белән тарихи-чагыштырма планда, уртак яки охшаш сюжетларны ачыклау юнәлешендәге фәнни эзләнүләр әүвәл дә булган (К. Насыйри һәм В. Поляков, М. А. Васильев хезмәтләре). Шул традицияне дәвам итеп, бу китаптагы әкиятләрне башка халыкларның әкиятләре белән чагыштыру буенча шактый эш башкарылды. Нәтиҗәдә, татар әкиятләре белән охшаш сюжетлар, уртак мотивлар, геройлар тарихи-генетик яктан безгә кардәш булган төрки халыкларның әкиятләре хәзинәсендә генә түгел, тарихи-культура, күршелек мөнәсәбәтләре буларак, рус халык әкиятләре составында очравы да ачыкланды. Шуның белән бергә Кавказ халыкларының, фарсыларның әкият мирасында да татар әкиятләренә хас булган сюжетлар яшәвен күрсәткән мисаллар аз түгел. Әкиятләрне чагыштырма тикшерүнең нәтиҗәләре белешмә-аңлатмалар бүлегендә һәр текстка карата күрсәтеп барылды. Шуның өстенә татар әкиятләренең дөнья халыклары әкиятләре белән типологик якынлыгын гәүдәләндергән мәгълүматларны бергә туплау буенча да беренче адымнар ясалды. Ул мәгълүматлар искәрмәләрнең иң ахырында — әкият сюжетларының типологик анализ исемлегендә күрсәтелделәр.

Югарыда әйтеп үтелгәнчә, том өчен сайланган әкиятләр төрле өлкәләрдә, төбәкләрдә яшәүче һәм төрле диалектларда сөйләшүче татарлардан язып алынган.

Бу хәл, әлбәттә, әкиятләрнең тел, стиль үзенчәлекләрендә чагылыш тапкан. Әкиятче информаторларның теленә хас һәммә үзенчәлекләрне тулы хәлендә чагылдыру мөмкин булмады, билгеле. Алай да, һәрбер әкиятченең үзенә генә хас төп хикәяләү алымын мөмкин хәтле сакларга тырышылды. Иске җыентыклардан алынган текстлар хәзерге орфография нигезендә бирелде, аларның исемсез булганнарына, эчтәлегеннән чыгып, исем куелды.

Татарстан һәм күрше республика, өлкәләрнең район, авыл исемнәре әкият язылган вакыттагы административ бүленеш буенча күрсәтелде.

Томга урнаштырылган әкиятләр турындагы мәгълүматлар белешмә-аңлатмаларда рим цифрлары белән түбәндәге тәртиптә бирелделәр:

  1. Әкиятнең кайда, кайчан, кемнән, кем тарафыннан язылуы яисә нинди чыганактан алынуы.
  2. Әкият тексты басылган чыганаклар.
  3. Әкиятнең вариантлары.
  4. Башка халыклар әкиятләрендәге сюжетлар белән охшашлык, якынлыкны күрсәткән басма чыганаклар.

Белешмә-аңлатмалар бүлегендә файдаланылган чыганаклар исемлеге түбәндәге шартлы кыскартулар буенча бирелде.

Абага
Абага чәчәге. Татар халкының сатирик әкиятләре. Э. Касыймов. Казан, 1962.
Азерб.
Азербайджанские сказки. Н. Сеидов. Баку, 1960.
АС
Армянские сказки. А. И. Иоаннисиан. М., 1968.
Афанасьев
Народные русские сказки А. Н. Афанасьева. В трех томах. М. 1957.
Балинт
Kazani-tatar: Nyelvtanulmanyok Szövegek es forditas. Gvüjtotte es forditotta szentkatolanai Balint Gabor. Budapest, 1875.
БХИ, I
Башкорт халык иҗады. Әкияттәр. М. Минһаҗетдинов, Ә. Харисов. Беренсе китап. Өфө, 1976.
БХИ, II
Башкорт халык иҗады. Әкияттәр. М. Минһаҗетдинов, Ә. Харисов. Икенсе китап. Өфө, 1976.
БНС, 1973
Бурятские народные сказки. Волшебно-фантанстические. Е. В. Баранникова, С. Е. Бардаханова, В. Ш. Гунгаров. Улан-Удэ, 1973.
БНС, 1976
Бурятские народные сказки. Волшебно-фантанстические и о животных. Е. В. Баранникова, С. Е. Бардаханова, В. Ш. Гунгаров. Улан-Удэ, 1976.
Васильев
М. А. Васильев. Памятники татарской словесности. Сказки и легенды. Казань, 1924.
Витевский
Труды четвертого Археологического съезда в России. Том II. Сказки, загадки и песни нагайбаков Верхне-уральского уезда Оренбургской губернии. Казань, 1891, стр. 257—280.
Гульчечек
Гульчечек. Татарские народные сказки. Г. Баширов, Х. Ярми. М., 1952.
Иванов
М. Иванов. Татарская хрестоматия. Казань, 1841.
ИОАИЭ
Известия Общества археологии, истории и этнографии при Казанском университете. Казань, 1878—1929.
КДУ
Казан дәүләт университеты гыйльми китапханәсенең кулъязмалар бүлеге.
КНС, I
Казахские народные сказки. В трех томах. Том первый. Алма-Ата, 1971.
КНС, II
Казахские народные сказки. В трех томах. Том второй. Алма-Ата, 1971.
КНС, III
Казахские народные сказки. В трех томах. Том третий. Алма-Ата, 1971.
Катанов
Н. Ф. Катанов. Материалы к изучению казанско-татарского наречия. Часть первая. Образцы книжной и устной литературы казанских татар. Казань, 1898.
КС
Киргизские сказки. Дм. Брудный и К. Эшмамбетов. М., 1968.
Кукляшев
С. Кукляшев. Диване хикәят татар. Казан, 1889.
Кәлилә вә Димнә, 1889
Кәлилә вә Димнә. Икенче җилд. Казан, 1889.
Кәлилә вә Димнә, 1891
Кәлилә вә Димнә. Өченче җилд. Казан, 1891.
Мең дә бер кичә
Мең дә бер кичә. Казан, 1970.
Насыйров
К. Насыйров и П. А. Поляков. Сказки казанских татар и сопоставление их со сказками других народов. Казань, 1900.
Паасонен
Mischärtatarische Volksdichtung. Heikki Paasonen. Helsinki, 1953.
ПС
Персидские сказки. Н. Османов. М., 1959.
Радлов
В. В. Радлов. Образцы народной литературы тюркских племен. Часть IV. Наречия барабинцев, тарских, тобольских и тюменских татар. СПб, 1872.
Рәхим
Бикчәнтәй углы (Г. Рәхим). Халык әкиятләре. Казан, 1915.
СНД
Сказки народов Дагестана. Х. Халилов. М., 1965.
СНП
Сказки народов Памира. А. Л. Грюнберг и И. М. Стеблин-Каменский. М., 1976.
ТНС, 1957
Татарские народные сказки. Х. Ярмухаметов. М., 1957.
ТНС, 1964
Татарские народные сказки. Х. Ярмухаметов. М., 1964.
ТХИ, 1954
Татар халык иҗаты. Г. Бәширов, А. Шамов, Х. Ярми һәм Х. Госман. Казан, 1954.
ТХӘ, 1956
Татар халык әкиятләре. Г. Бәширов, Х. Ярми. Казан, 1956.
ТХӘ, 1958
Татар халык әкиятләре. Г. Бәширов, Х. Ярми. Казан, 1958.
Тукай
Г. Тукай. Әсәрләр. Дүрт томда. Казан, 1955, т. II.
ТС
Турецкие сказки. Р. Аганин, Л. Алькаева, М. Керимов. М., 1960.
УНС
Узбекские народные сказки. М. И. Афзалов. Ташкент, 1963.
ФФ
СССР Фәннәр академиясе Казан филиалы, Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты фольклор фонды.
Фәезханов
Г. Фәезханов. Хикәят вә мәкаләт. Казан, 1890, 1909.
ХИ, 1938
Халык иҗаты. Х. Ярми, А. Әхмәт. Казан, 1938.
ХИ, 1940
Халык иҗаты. Х. Ярми, А. Әхмәт. Казан, 1940.
ХӘ
Халык әкиятләре. Гомәр Разин (Г. Бәширов). Казан, 1940.
Яхин, 1900
Т. Яхин. Дәфгылькәсәл мин әссаби вә сабият. Казан, 1900.
Яхин, 1902
Т. Яхин. Саби вә сабияләр өчен мәргуб булган хикәяләр вә мәкальләр һәм олугларны тәнбиһ өчен гаҗаиб булган гыйбрәтләр. Казан, 1902.
[ТХИ-1977, 382-385 б.]