Сәлимҗан китапханәсе

Унөч

Бер кешенең булган, ди, унөч улы. Кечесенә кушкан бу Унөч дигән ат. Көннәрдән беркөнне әтиләреннән эшкә китәргә рөхсәт сорыйлар. Әтиләре рөхсәт бирә, болар китәләр. Йөриләр, йөриләр болар, йөри торгач, гел икенче патшалык җиренә чыгып китәләр. Яллапалар бу патшага утын кисәргә. Хезмәт хаклары кеше башына бер тиен ярым була. Абыйлары көне-төне урман кисәләр, ә безнең Унөч патша йортында кала. Пешекченең юынтык суларын түгә, бәрәңге әрчи, утын кисә, ашый-эчә бу туйганчы, тазара. Абыйлары моннан көнләшә башлыйлар.

— Без монда чебен-чырак, озынаяк арасында азап чигәбез, ул симереп ята, — диләр болар. — Әйдәгез, Унөчне булдыра алмастай берәр эшкә кушыйк.

Болар патшага кереп әйтәләр:

— Безнең Унөч дию пәриенең айгырын алып кайтып бирә ала, җибәр шунда, — диләр.

Патша Унөчне чакыра да әйтә:

— Син, ди, шундый-шундый батыр икәнсең, дию пәриенең айгырын алып кайтып бир әле, ди. Югыйсә сиңа асылу да киселү, — ди.

Унөч елап-елап чыгып китә. Бара торгач, очрый бу бер әбигә. Әби сорый моннан:

— Улым, нигә болай елыйсың? — ди.

— Әй, әби, ничек еламыйсың, миңа патша дию пәриенең айгырын алып кайтырга кушты. Алып кайтмасаң, асылу да киселү сиңа, диде. Мин ул айгырны ничек алып кайтыйм? — ди.

Әби әйтә:

— Елама, улым, елама. Менә сиңа бер көзге, менә сиңа бер тарак. Барырсың да керерсең. Сине күрүгә, айгыр кешнәр дә акырыр. Шул вакыт син печән астына керерсең. Дию пәрие чыгар, ул кереп киткәч, айгырны барып тотарсың.

Унөч, боларны ишеткәннән соң, сөенә-сөенә чыгып китә.

Барып керә дию пәриенең айгыры янына. Айгыр бик яман кешнәргә тотына. Безнең Унөч елт печән астына. Килеп чыга дию пәрие. Карый, беркем дә юк. Дию пәрие керә дә китә. Унөч чыга да айгырны тотмакчы була. Айгыр тагын кешнәргә тотына, дию пәрие тагын килеп чыга. Карый, бернәрсә юк. Дию пәрие бик каты ачулана:

— Нәрсәгә шулхәтле акырасың, беркем дә юк бит! — ди. — Алдакчы икәнсең син. Моннан соң кешнәсәң дә чыкмам инде, — ди.

Унөчкә шул гына кирәк тә инде. Айгырны тотып атлана да чыгып чаба бу. Дию пәрие сизә бит моны. Иң шәп атларына атлана да куа чыгып китә. Дию пәрие куып җитә генә дигәндә, таракны ыргыта бу. Тарак калын урман була. Дию урманда буталып яткан арада, тагын байтак юл ала безнең Унөч. Икенче тапкыр куып җитәм дигәндә, ыргыта бу көзгене. Көзге була бик зур ләрья. Дию пәрие бу дәрьядан чыга алмый, теге якта Унөчкә бармак явап кала.

Хәзер безнең Унөч патшага айгырны алып кайтып бирә дә, котылдым дип, тыныч кына яши инде.

Шулай рәхәт генә торганда, абыйларының башына тагын бер исәп төшә. Тагын патшага кереп әләклиләр:

— Безнең Унөч сиңа дию пәриенең юрганын алып кайтып бирәм дип әйтә бит, — диләр.

Патша Унөчкә әйтә:

— Син миңа дию пәриенең юрганын алып кайтып бирәм дип әйтәсең икән. Озакка сузма, тизрәк алып кайт, — ди.

Унөч тагын чыгып китә елый-елый. Юлда тагын теге әби очрый.

— Ник елыйсың, улым? — ди.

— Әй әбекәем, — ди Унөч, — ничек еламыйсың? Патша миңа дию пәриенең юрганын алып кайтырга куша бит, — ди.

Әби әйтә:

— Елап эш чыкмас, улым, ди, елама син, ди. Менә сиңа бер капчык. Шул капчыкка кырмыска түмгәген тутыр да дию пәриенең өй эченә аудар, — ди.

Безнең Унөч китте шулай капчыгына кырмыска тутырып. Барып җитте дию пәриенең йортына. Йорты читәннән үргән икән. Читән ярыгыннан өйалдына керде дә, сиздермичә генә өй ишеген ачып, капчыкның авызын чиште. Бөтен өй эченә кырмыска тулды. Дию пәриенең йоклар-йокламас яткан чагы икән, менә тотынды хатынына ачуланырга: «Юрган борчалап беткән, йокы мазасы бирми, көне буе тик ятасың, шуны да карамыйсың», — ди, юрганны тибеп төшерә. Тик алай гына котыла алмый бу. Моны кырмыска бөтенләй сарып ала. Шуннан соң ул ачуланып юрганны өйалдына чыгарып ташларга куша.

Безнең Унөчкә шул гына кирәк тә бит. Ул юрганны элә дә, әйдә патша сараена. Моның абыйлары бик гаҗәпләнәләр. «Бу нинди утта янмас, суда батмас малай булды бу!» — диләр. Патшага кереп әйтәләр:

— Безнең Унөч сиңа бу юлы дию пәриенең үзен алып кайтып бирәм дип шапырына, — диләр.

Патша тагын моны чакыра да әйтә:

— Син миңа дию пәриен алып кайтып бирәм дип әйтәсең икән, андый ниятең булгач, озакка сузма инде син аны, — ди.

Унөч тагын чыгып китә елый-елый. Тагын моңа әлеге әби очрый.

— Ник елыйсың, улым? — ди.

— Әй, әбекәем, ничек еламассың, — ди, Унөч әйтә, — миңа патша дию пәриенең үзен алып кайтырга куша бит, — ди.

Әби әйтә:

— Елап эш чыкмас, улым, ди, елама син, ди. Менә сиңа балта. Дию пәриенең урманына бар да агач кисә башла. Дию пәрие чыккач, әйтерсең: «Унөч үлгән, шуңа табут ясыйм», — диярсең. Ул да сиңа булышыр. Син шунда аны табутка кертергә тырыш, — ди.

Безнең Унөч сөенә-сөенә чыгып китте. Дию пәриенең урманына барып җитте дә шак-шок агач кисә башлады. Килеп чыкты дию пәрие. Кычкыра моңа:

— Нишлисең? Нигә рөхсәтсез минем урманымны кисәсең?

Унөч әйтә:

— Син кычкырма, Унөч үлгән бит. Шуңа табут ясыйм, — ди.

Дию пәрие моңа бик шатлана. «Мин дә ясашам!» — дип, балталар, пычкылар алып чыга. Болар икәүләшеп табут ясарга тотыналар. Табутны бик нык итеп ясыйлар. Ясап бетергәннән соң, Унөч әйтә:

— Беләсеңме, Унөч синнән куәтлерәк бит. Син кереп тибрәнеп кара әле. Сиңа түзмәсә, Унөчкә түзми дә түзми инде ул, — ди.

Дию пәрие керүгә, табутны шартлатып кадаклап куя бу. Дию пәрие эшне сизеп ала да менә тотына акырырга, менә әрләшә. Тик барыбер табутны ватып чыга алмый. Унөч табутны арбага сала да кайтырга чыга. Дию пәрие һаман тавышлана, һаман тыпырчына:

— Юл өстендә минем түтәй бар. Ул сине барыбер җибәрмәс, ул синең үзеңне бетерер, — ди.

Унөч моны ишеткәннән соң атларын, үгезләрен туктата да дию пәриенең түтәе өенә барып керә. Исәнләшә, хәл-әхвәл сораша.

— Менә, әби, мин күзсезләргә күз куеп йөрүче, бер күзлеләрне ике күзле итүче, — ди.

Дию пәриенең түтәе бер генә күзле икән, моңа бик куана.

— Шулаймыни, ди, миңа тагын бер күз куй алайса, — ди.

Безнең Унөч карчыкның чәчләреннән бик нык итеп баганага бәйләп куя. «Син, түтәй, күз куйганда, тыпырчынма, күз кую уен эш түгел ул», — ди. Тимерне кыздыра да карчыкның сыңар күзенә китереп баса, карчыкның күзе чәчрәп чыга. Карчык чәчләрен умырып баганадан ычкына да кармаланып Унөчне эзләргә тотына. Унөч тә бик хәйләкәр егет бит. Ишек алдында карчыкның кәҗә тәкәсе йөри икән, Унөч шуның астына кереп ябыша. Әлеге карчык ары сугылып, бире сугылып тузынып йөри-йөри дә, Унөчне тапмаган ачудан, кәҗә тәкәсен капка аркылы тотып ыргыта.

Табутны тарттырып кайтып китә Унөч патша сараена. Патшаны чакырып чыгара да әйтә:

— Менә, синең кушуың буенча, дию пәриен алып кайттым, хәзер табутны ачып чыгарам, — ди.

Патшаның коты чыга:

— Юк, юк, чыгарма, кирәкми! — ди.

Унөч әйтә:

— Син үзең алып кайтырга куштың бит, хәзер чыгарам, — ди.

Патша хәзер ялына башлый:

— Унөчкәем, зинһар чыгара күрмә. Кызымны бирәм, ярты патшалыгымны бирәм, дию пәриен генә чыгарма, — ди.

Шулай итеп, патша Унөчкә кызын биреп, ярты патшалыгын бирде, ди. Абыйлары үзләренең көнчелек белән энеләрен харап итәргә йөрүләренә бик үкенгәннәр, калган гомерләрен үзара бик тату яшәгәннәр.

Бүген бардым, кичә кайттым, уйнадык-көлдек, ашадык-эчтек, мыеклар майланды, Тамакка эләкмәде.


Чыганаклар һәм искәрмәләр

(уку өчен монда басыгыз)

Чыганаклар

Әкиятнең тексты түбәндәге китаптан алынды:

[ТХИ-1977]
Томны төзүчеләр, искәрмәләрне хәзерләүчеләр Халидә Гатина, Хәмит Ярми (1977) Татар халык иҗаты, Беренче китап, Әкиятләр. Казан, Татарстан Китап Нәшрияты.

Әлеге китап — «Татар халык иҗаты» дигән унөч томлыкның беренче китабы. 12 том 1977—1988 елларында, 13 нче томы 1993-тә басыла. Түбәндәге Искәрмәләр һәм әкиятнең сюжетын Аарне-Томпсон кебек системалар буенча классификацияләүче «Әкият сюжетының типологик анализы» дигән бүлекләр дә шул китаптан алынды [Сәлимҗан].

Искәрмәләр

[ТХИ-1977] ачыкламасын уку

Бу китапка кертелгән әкият текстларының бер өлеше моңа хәтле төрле вакытларда, төрле җыентыкларда дөнья күргән булса да, төп өлеше әлегә кәдәр беркайда да басылмаган әсәрләрдән тора. Алар, нигездә, соңгы егерме ел дәвамында Урта Идел, Урал буйларына, Көнбатыш Себер өлкәләренә оештырылган фольклор экспедицияларе вакытында язып алынган әкиятләр. Берничә текст В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан Дәрләт университетының Фәнн китапханәсе каршындагы кулъязмалар бүлегеннән сайланды.

Мәгълүм булганча, фольклор әсәрләренең, шул исәптән әкиятләрнең дә, җанлы яшәешенә хас үзенчәлекләрнең берсе — аларның вариантлылыгы. Аерым әкиятләрнең дистәләгән вариантлары бар. Бу китаптагы «Камыр батыр», «Салам Торхан», «Аю, бабай, Төлке» һ. б. кайбер әкиятләр шуңа бер дәлил. Китапта андый текстларның һәммә вариантлары да түгел, ә сюжеты һәм әкиятченең сөйләү стиле, тел байлыгы ягыннан аеруча характерлы, үзенчәлекле булганнары гына бирелде. Текстлар бүлегендә вариантлар бирелмәгән очракларда теге яки бу әкиятнең моңа хәтле басылган яисә кулъязма хәлендә сакланучы вариантлары хакындагы мәгълүмат һәр әкият турындагы белешмә-аңлатма бүлегендә китерелде.

Белешмә-аңлатма бүлегендә шулай ук әкиятнең кайда һәм кайчан басылган булуы хакындагы мәгълүматлар бирелде.

Татар халык әкиятләрен башка халыкларның әкиятләре белән тарихи-чагыштырма планда, уртак яки охшаш сюжетларны ачыклау юнәлешендәге фәнни эзләнүләр әүвәл дә булган (К. Насыйри һәм В. Поляков, М. А. Васильев хезмәтләре). Шул традицияне дәвам итеп, бу китаптагы әкиятләрне башка халыкларның әкиятләре белән чагыштыру буенча шактый эш башкарылды. Нәтиҗәдә, татар әкиятләре белән охшаш сюжетлар, уртак мотивлар, геройлар тарихи-генетик яктан безгә кардәш булган төрки халыкларның әкиятләре хәзинәсендә генә түгел, тарихи-культура, күршелек мөнәсәбәтләре буларак, рус халык әкиятләре составында очравы да ачыкланды. Шуның белән бергә Кавказ халыкларының, фарсыларның әкият мирасында да татар әкиятләренә хас булган сюжетлар яшәвен күрсәткән мисаллар аз түгел. Әкиятләрне чагыштырма тикшерүнең нәтиҗәләре белешмә-аңлатмалар бүлегендә һәр текстка карата күрсәтеп барылды. Шуның өстенә татар әкиятләренең дөнья халыклары әкиятләре белән типологик якынлыгын гәүдәләндергән мәгълүматларны бергә туплау буенча да беренче адымнар ясалды. Ул мәгълүматлар искәрмәләрнең иң ахырында — әкият сюжетларының типологик анализ исемлегендә күрсәтелделәр.

Югарыда әйтеп үтелгәнчә, том өчен сайланган әкиятләр төрле өлкәләрдә, төбәкләрдә яшәүче һәм төрле диалектларда сөйләшүче татарлардан язып алынган.

Бу хәл, әлбәттә, әкиятләрнең тел, стиль үзенчәлекләрендә чагылыш тапкан. Әкиятче информаторларның теленә хас һәммә үзенчәлекләрне тулы хәлендә чагылдыру мөмкин булмады, билгеле. Алай да, һәрбер әкиятченең үзенә генә хас төп хикәяләү алымын мөмкин хәтле сакларга тырышылды. Иске җыентыклардан алынган текстлар хәзерге орфография нигезендә бирелде, аларның исемсез булганнарына, эчтәлегеннән чыгып, исем куелды.

Татарстан һәм күрше республика, өлкәләрнең район, авыл исемнәре әкият язылган вакыттагы административ бүленеш буенча күрсәтелде.

Томга урнаштырылган әкиятләр турындагы мәгълүматлар белешмә-аңлатмаларда рим цифрлары белән түбәндәге тәртиптә бирелделәр:

  1. Әкиятнең кайда, кайчан, кемнән, кем тарафыннан язылуы яисә нинди чыганактан алынуы.
  2. Әкият тексты басылган чыганаклар.
  3. Әкиятнең вариантлары.
  4. Башка халыклар әкиятләрендәге сюжетлар белән охшашлык, якынлыкны күрсәткән басма чыганаклар.

Белешмә-аңлатмалар бүлегендә файдаланылган чыганаклар исемлеге түбәндәге шартлы кыскартулар буенча бирелде.

Абага
Абага чәчәге. Татар халкының сатирик әкиятләре. Э. Касыймов. Казан, 1962.
Азерб.
Азербайджанские сказки. Н. Сеидов. Баку, 1960.
АС
Армянские сказки. А. И. Иоаннисиан. М., 1968.
Афанасьев
Народные русские сказки А. Н. Афанасьева. В трех томах. М. 1957.
Балинт
Kazani-tatar: Nyelvtanulmanyok Szövegek es forditas. Gvüjtotte es forditotta szentkatolanai Balint Gabor. Budapest, 1875.
БХИ, I
Башкорт халык иҗады. Әкияттәр. М. Минһаҗетдинов, Ә. Харисов. Беренсе китап. Өфө, 1976.
БХИ, II
Башкорт халык иҗады. Әкияттәр. М. Минһаҗетдинов, Ә. Харисов. Икенсе китап. Өфө, 1976.
БНС, 1973
Бурятские народные сказки. Волшебно-фантанстические. Е. В. Баранникова, С. Е. Бардаханова, В. Ш. Гунгаров. Улан-Удэ, 1973.
БНС, 1976
Бурятские народные сказки. Волшебно-фантанстические и о животных. Е. В. Баранникова, С. Е. Бардаханова, В. Ш. Гунгаров. Улан-Удэ, 1976.
Васильев
М. А. Васильев. Памятники татарской словесности. Сказки и легенды. Казань, 1924.
Витевский
Труды четвертого Археологического съезда в России. Том II. Сказки, загадки и песни нагайбаков Верхне-уральского уезда Оренбургской губернии. Казань, 1891, стр. 257—280.
Гульчечек
Гульчечек. Татарские народные сказки. Г. Баширов, Х. Ярми. М., 1952.
Иванов
М. Иванов. Татарская хрестоматия. Казань, 1841.
ИОАИЭ
Известия Общества археологии, истории и этнографии при Казанском университете. Казань, 1878—1929.
КДУ
Казан дәүләт университеты гыйльми китапханәсенең кулъязмалар бүлеге.
КНС, I
Казахские народные сказки. В трех томах. Том первый. Алма-Ата, 1971.
КНС, II
Казахские народные сказки. В трех томах. Том второй. Алма-Ата, 1971.
КНС, III
Казахские народные сказки. В трех томах. Том третий. Алма-Ата, 1971.
Катанов
Н. Ф. Катанов. Материалы к изучению казанско-татарского наречия. Часть первая. Образцы книжной и устной литературы казанских татар. Казань, 1898.
КС
Киргизские сказки. Дм. Брудный и К. Эшмамбетов. М., 1968.
Кукляшев
С. Кукляшев. Диване хикәят татар. Казан, 1889.
Кәлилә вә Димнә, 1889
Кәлилә вә Димнә. Икенче җилд. Казан, 1889.
Кәлилә вә Димнә, 1891
Кәлилә вә Димнә. Өченче җилд. Казан, 1891.
Мең дә бер кичә
Мең дә бер кичә. Казан, 1970.
Насыйров
К. Насыйров и П. А. Поляков. Сказки казанских татар и сопоставление их со сказками других народов. Казань, 1900.
Паасонен
Mischärtatarische Volksdichtung. Heikki Paasonen. Helsinki, 1953.
ПС
Персидские сказки. Н. Османов. М., 1959.
Радлов
В. В. Радлов. Образцы народной литературы тюркских племен. Часть IV. Наречия барабинцев, тарских, тобольских и тюменских татар. СПб, 1872.
Рәхим
Бикчәнтәй углы (Г. Рәхим). Халык әкиятләре. Казан, 1915.
СНД
Сказки народов Дагестана. Х. Халилов. М., 1965.
СНП
Сказки народов Памира. А. Л. Грюнберг и И. М. Стеблин-Каменский. М., 1976.
ТНС, 1957
Татарские народные сказки. Х. Ярмухаметов. М., 1957.
ТНС, 1964
Татарские народные сказки. Х. Ярмухаметов. М., 1964.
ТХИ, 1954
Татар халык иҗаты. Г. Бәширов, А. Шамов, Х. Ярми һәм Х. Госман. Казан, 1954.
ТХӘ, 1956
Татар халык әкиятләре. Г. Бәширов, Х. Ярми. Казан, 1956.
ТХӘ, 1958
Татар халык әкиятләре. Г. Бәширов, Х. Ярми. Казан, 1958.
Тукай
Г. Тукай. Әсәрләр. Дүрт томда. Казан, 1955, т. II.
ТС
Турецкие сказки. Р. Аганин, Л. Алькаева, М. Керимов. М., 1960.
УНС
Узбекские народные сказки. М. И. Афзалов. Ташкент, 1963.
ФФ
СССР Фәннәр академиясе Казан филиалы, Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты фольклор фонды.
Фәезханов
Г. Фәезханов. Хикәят вә мәкаләт. Казан, 1890, 1909.
ХИ, 1938
Халык иҗаты. Х. Ярми, А. Әхмәт. Казан, 1938.
ХИ, 1940
Халык иҗаты. Х. Ярми, А. Әхмәт. Казан, 1940.
ХӘ
Халык әкиятләре. Гомәр Разин (Г. Бәширов). Казан, 1940.
Яхин, 1900
Т. Яхин. Дәфгылькәсәл мин әссаби вә сабият. Казан, 1900.
Яхин, 1902
Т. Яхин. Саби вә сабияләр өчен мәргуб булган хикәяләр вә мәкальләр һәм олугларны тәнбиһ өчен гаҗаиб булган гыйбрәтләр. Казан, 1902.
[ТХИ-1977, 382-385 б.]