Татар халык иҗаты. Мәкальләр һәм
әйтемнәр
- Авызыңны ач та айны әйт, күзеңне ач та көнне әйт.
- Аем туры бакканда йолдызларга йодрык *.
- Ай белән кояш берәр генә була *.
- Ай бер тулышканнан соң кире кайтыр.
- Ай гел болыт артында гына тормый.
- Ай кимендә артыр, тулысында кайтыр.
- Ай — мөгезле, алтын канатлы.
- Ай нурны кояштан ала.
- Ай симерсә йолдызлар арык.
- Ай — тулгач кителә.
- Ай тулса, йолдызлар сыегая.
- Ай шәүләсе — галәмгә, шәм шәүләсе — төбенә.
- Ай якты да, җылытмый.
- Ай яктыртканда, йолдыз күренми.
- Ай яктысы, ни хәтле генә якты булса да, кояшныкына җитә алмый.
- Ай ярыкта куян арык.
- Ай һәрвакыт тулы тормый, чокыр һәрчак сулы булмый.
- Айга карап адашсаң, атыңны Тимерказыкка бәйлә *.
- Айга күлмәк киертмиләр *.
- Айга сикермә, егылып төшәрсең.
- Айны итәк белән каплап булмый.
- Айның балкуыннан элек табы күзгә төшә.
- Айның йөзе тулы булып күп тормас.
- Акбузат йолдыз, Күкбүзат йолдыз, Тимерказык бер ялгыз *.
- Батып барган кояш туып килгән айга кырын карый, имеш.
- Бер күктә ике ай булмас.
- Ерактагы кояш җылы була, якынга килгәч чак була *.
- Йолдыз җемелдәгән саен күз йоммыйлар.
- Йолдызны күз бик күрә дә, кул җитми.
- Кая барсаң да, бер кояш.
- Кич караңгы булган саен, йолдыз яктырак була.
- Кое төбеннән караучыга күк бәләкәй, энә тишегеннән караучыга дөнья
бәләкәй.
- Койрыклы йолдыз көн дә тумый.
- Кояш барда йолдыз күренми.
- Кояш барына да бертигез карый.
- Кояш бик зур да, аны капларга кечкенә болыт та җитә.
- Кояш йолдызлардан нур алмый.
- Кояш каралмас, алтын тутыкмас.
- Кояш кермәгән өйгә врач керер.
- Кояш та тапсыз булмый.
- Кояш чыккач ай кирәкми.
- Кояш югында ай да яктырта.
- Кояш юк — көн юк, көн юк — тереклек юк.
- Кояшка балчык атма, пычрагы үзеңә төшәр.
- Кояшка күп караган - күзсез калыр *.
- Кояшны балчык белән сылый алмассың.
- Кояшны култыгыңа яшерә алмассың.
- Кояшның кадере баегач сизелә.
- Кояшның нуры сиңа җитсә дә, синең кулың аңа җитмәс.
- Кызарып чыккан кояшны болыт каплый.
- Кыш кояшы айда бер күренер.
- Көйдерсә дә, көн яхшы *.
- Күк ялынып та бирми, жир соратып та тормый.
- Күк үзенең яхшылыгын җиргә төшерә.
- Күк җиргә яхшылык яудырса, жир күккә тузан туздыра.
- Күккә карама, авызыңа чәүкә кунар.
- Күккә карап йөрсәң абынырсың, җиргә карап йөрсәң җилегерсең.
- Күккә карап, җирне уйла.
- Күккә төкерсәң, битеңә төшәр *.
- Күкнең баскычы юк.
- Күкнең кошын җирнең җиме һәлак итә.
- Күктәге айның нуры китмәс.
- Күктән ни яуса да, җир кабул итәр.
- Күләгәдә таш та мүкләнә.
- Таң атса, Чулпан калкыр.
- Тулган айның күңеле һәрвакыт шат.
- Тулган ай - тураган ит *.
- Түбәң күктә булса да, аягың җирдә булыр.
- Читтәге кояш җылы була, уртасына барсаң, кыздыра.
- Чулпан калыкты — ай батты.
- Чыкмаган кояшка кызынма.
- Ярканат яратмый дип, кояш чыкмый тормый.
- Яхшыга да бер кояш, яманга да бер кояш.
- Яшь ай кимүдән курыкмас.
- Яңа ай, тотылса да, тоелмый калыр.
- Жидегән йолдыз җиде әйләнә, Тимерказык урынында.
- Жидегән йолдызның койрыгы таңга сызылыр.
- Жыен йолдыз җыелса да яктылыгы айдай юк.
- Жир белән күкнең тоташканы юк.
- Җирдән бизеп күккә чыгып булмый.
- Жирнең чиге бар, күкнең чиге юк.
- Һавага карап йөрмә — абынырсың.
- Ай бирде, кояш күпсенде.
- Ай кебек калкыды, кояш кебек балкыды.
- Ай кояш булса, кеше өстенә чыгып карамас иде.
- Ай күргән, кояш алган, жил очырып киткән.
- Ай күрде, кояш алды - безгә нәрсәсе калды?
- Айга-көнгә сикерү.
- Айның ундүртенче кичәсе кебек.
- Аның өенә кояшның койрыгы терәлмәгән.
- Бер кояшта киндер киптергәннәр.
- Йолдыз санау *.
- Кеше өстенә ай белән кояшны да чыгармас иде.
- «Кояш, баерсың да баерсың, мин үлгәч баерсың».
- Кояш бер сиңа гына түгел.
- Кояш куянга атланган чак *.
- Кояшында мин кызынмадым.
- Кук бер синең баш турында гына түгел.
- Күк чүпрәккә төйнәп күк читенә асарсың *.
- Күккә баксам - күк ерак, җиргә баксам - жир каты.
- Күккә менсәң — аягыңнан тартыр, җиргә керсәң — колагыңнан тартыр.
- Күктән көткән, җирдән тапкан.
- Күктән төшкән күк төймә.
- Мин карыймын кояшка, кояш карый Кодашка.
- Өстенә кояш чыгармый *.
- Жиденче кат күктә хис итү.
- Жир белән күк арасы.
- Һава белән туенып тору.
- Авыр таш, кузгатсаң, җиңеләя.
- Арттан атылган таш тубыкка тия.
- Ашусыз булса — таудан биз, үткелсез булса — судан биз.
- Басыйм дисәң, җир күп.
- Баткак бакага килешер.
- Баткан тайганнан көлгән.
- Башыңа төшсә, түмгәккә дә сәлам бирерсең.
- Бер тауга кара, бер ташка кара.
- Биек тауның башы якын, төбе ерак күренә.
- Биек тауның томаны да биек.
- Биек тауның түбәсен күр дә төбенә барма.
- Искә алмаган түмгәк чана аудара.
- Йөгең авыр булса, комлы тауга да сәлам бирерсең.
- Йөргән таш шомарыр, яткан таш мүкләнер.
- Кара ташны юсаң да агармый.
- Кара җир астында кара елан да туйган.
- Кара җирнең карыны киң.
- Каты таш ватылыр, каты агач шарт сынар.
- Каты җиргә казык кермәс.
- Коры җиргә никадәр су сипсәң дә, юеш булмас.
- Коры җирдә чана да шумый.
- Кечкенә таш баш ярыр.
- Кешегә баз казыма, үзең төшәрсең; казысаң, тирәнрәк казы - чыга
алмассың.
- Кешегә таш атсаң, үз маңгаеңа тияр.
- Кирәк таш кулга эләкми.
- Кирәк ташның авыры юк.
- Ком бар җирдә тал бар.
- Ком җыелса — чүл була, су җыелса күл була.
- Комга су төтми.
- Комнан аркан ишмиләр.
- Комны күпме әвәләсәң дә берекмәс.
- Кырык ел яңгыр яуса да, мәрмәр ташка су үтмәс.
- Күренгән тау ерак булмас.
- Күренмәс түмгәк ат өркетә.
- Күрмәгән җирнең күле — сөт, күмәче бал.
- Күрмәгән җирнең чокыры күп.
- Мәрмәр тапкан тилмермәс.
- Озын түмгәк чана аудара.
- Олы ташны кече таш белән оралар.
- Орсаң, таштан ут чыга.
- Сазлык җир — җәйләүгә, кыска җеп бәйләүгә ярамый.
- Татыр, татырда мал ятыр.
- Тау арада җил тими.
- Тау башында томан күп.
- Тау белән тау бер түгел.
- Тау, бик зур булса да, үзенә кычкырганны яратмый: тавышны кире
кайтара.
- Тау билгесе таш булыр.
- Тау булгач, чокыры булыр.
- Тау кыясыз булмас.
- Тау менмәгән тауны белмәс, тау янында тауны күрмәс.
- Тау нихәтле биек булса да, кичүе булыр.
- Тауга карап, тау булма.
- Тауга карап, тау булмассың, түмгәккә карап, уба булмассың.
- Тауга карап таш атма.
- Тауга карасаң, тау биек.
- Тауга менгәч, сусавыңнан ни файда.
- Тауга менәргә сәләт кирәк, төшәр өчен сәбәп кирәк.
- Тауга менүе кыен, төшүе ансат.
- Таудан таш артмый.
- Таудан тәгәрәгән таш чокырда гына тукталыр *.
- Тауны тәкә сөзеп җимерә алмый.
- Таш белән атканга аш белән ат.
- Таш төшкән җиренә авар.
- Таш төшкән җирендә мүкләнсен.
- Таш чүлмәккә бәрелсә дә, чүлмәк ватыла; чүлмәк ташка бәрелсә дә,
чүлмәк ватыла.
- Таш ярам дип, баш ярма.
- Таш яңлыш тияр, чүлмәк дөрес ватылыр.
- Ташка борчак бәрүдә файда юк.
- Ташка талау тими.
- Ташка язмаганны сөйләмә.
- Ташка яңгыр яуса да, күгәрми.
- Ташны таш белән ваталар, тимерне тимер белән игиләр.
- Ташны ташка чаксаң, уты беленер.
- Ташны ташлыйсы җиңел, күтәрәсе авыр.
- Таштан юкә суя алмассың.
- Тишекле таш җирдә ятмас.
- Тозлы җирдә чүп үсми.
- Тузандайны тубалдай итмә.
- Тузаннан да тау туа.
- Туфрак алтын булмас.
- Туфракка су катышмыйча, балчык булмас.
- Туфракка ябышсаң, туфрагың алтын булсын; ташка ябышсаң, ташың көмеш
булсын *.
- Тын сазда корт күп була.
- Тәгәрәгән ташка үлән үсмәс.
- Түбән җирдә бер түбә үзен тауга санаган.
- Урал таудай тау булмас, Урал аша су булмас.
- Уралның бер ташы тимер, бер ташы алтын.
- Уралның уравы күп.
- Ышанган тауда киек юк.
- Ышанган таш баш яра.
- Чапма ташка, балтаң ватылыр.
- Чаңсыз чакта чаң куптарма.
- Чирәптән. чүлмәк, чүпрәктән — күлмәк.
- Чокырны икене казы, үзеңә дигәнен — тирәнрәк.
- Ялгыз таш - - кала булмас *.
- Япанга чыксаң, япанча ал.
- Яраксыз табылган таш өй почмагына китә.
- Ярылмаган таш булмас...
- Яткан таш астыннан су да акмый.
- Үз җирең бер карыш булса да яхшы.
- Үз җирендә теләсә ни эшләсәң дә ирекле.
- Жир — анасы, мал — баласы.
- Жир астыннан йөргән еланны да сизәләр.
- Жир бастырыгы — тау, тау бастырыгы — таш *.
- Жир чокырсыз булмас, урман киексез булмас.
- Жире байның иле бай.
- Жире барның җиме бар.
- Жире юкның иле юк.
- Жиренә күрә җимеше.
- Жирле — җирендә, җикән күлендә.
- Жирнең колагы бар: ялгыз калганда да сөйләмә, ишетер.
- Һәр калкуның бер чокыры бар.
- Һәр җирнең үз тозагы белән тоталар.
- Һәркем үз менгән тавын, биек булсын, ди.
- Аңа тау да тагу түгел.
- Аңа әйткәнче бер ташка әйтсәң, таш җанланыр иде.
- Аңарчы тигез җирләр түмгәккә әйләнер әле.
- Канатлы очып җитмәс җир, кайгаклы җитеп басмас жҗир.
- Кара җиргә куып чыгару.
- Килдем тау аша, күп сөйләшмим — тешем камаша *.
- Комнан аркан ишү.
- Куенында таш саклау..
- Муенга тагылган таш булдың.
- Ослан тавы күренә *.
- Ослан тавы хәтле тау җиңел булды, бер уч туфрак авыр булды.
- Тау астына көлеп чаба, үргә таба елап менә.
- Тауга каршы сикерү.
- Тауны талкан итү.
- Таш астында көн күрер.
- Таш астыннан чыккан.
- Таш өстендә таш калмау.
- Ташка тамга салган *.
- Таштан юкә сую.
- Ташына ут капкан *.
- Тереләй җир астына керерлек булу.
- Тәбәнәк булса да, тавым бар.
- Төз җирне түмгәк итү *.
- Төтен тавы тоттыру.
- Ул комның исәбенә чыга.
- Урамдагы ташны күзлеген салып карый.
- Жиде кат җир астын күрү.
- Жиде кат җир астына керсә дә, эзләп табу.
- Жир безне басканчы, без җиргә басып калыйк.
- Жир тишегенә кергән.
- Жир ярылса, жир тишегенә керерлек булу.
- Алмаз таш туфракта ятса да, күргән кеше алмый калмас.
- Алмаз җирдә ятмас, ятса да хур булмас.
- Алмазны алмаз белән кисәләр.
- Алмазны балчык арасына ташласаң да, алмаз булыр.
- Алтын саз төбендә дә ялтырый.
- Алтын туфракка аралаш чыгар.
- Алтын черемәс, тимер тузмас.
- Алтын чыккан җирне билдән казы.
- Алтынга бакыр катнаштырсаң, бозарсың.
- Алтынны ала белгән бүлә дә белер.
- Алтынны коя белмәгән эретер, тирене или белмәгән черетер.
- Алтынчының бер органы — тимерченең мең органы.
- Асыл таш зур булмас.
- Асыл ташта корт булмас, уч төбендә төк булмас.
- Бакыр зур булса да, комган төбе ямыйлар, алтын кечкенә булса да,
күкрәккә кадыйлар.
- Бакырдан көмеш чыкмас.
- Бакырны ни кадәр юсаң да, алтын булмас.
- Бармаган җирдә бакыр бар, барсаң тимер табылмас.
- Бармаган җирдә бакыр бар, күрмәгән җирдә көмеш бар, алмаган җирдә
алтын бар.
- Башта бир фонтан, шуннан соң мактан.
- Бер алтын гына картаймый.
- Бикле сандыкта җәүһәр ятыр.
- Бриллиант кара таштан чыгар *.
- Булат булатны тишми.
- Ватык гәрәбәдән туфрак яхшы.
- Гәрәбәнең агы да гәрәбә, сарысы да гәрәбә.
- Гәүһәр кечкенә булса да, бәясе зур.
- Гәүһәр җирдә ятмас.
- Гәүһәрне мыскаллап үлчиләр.
- Дәрья төбендәге энҗедән тау башындагы таш артык.
- Иске тимерне сакласаң, алтын булыр.
- Ислемай кибетенә керсәң, исе йогар; тимерче алачыгына керсәң, корымы
йогар.
- Калайны күпме шомартсаң да, көмеш булмас.
- Калын сандал чүкечтән курыкмас.
- Кара алтын — жир мае, аның белән ил байый.
- Кара май ак май ашата.
- Кара тимер кайрау белән корыч булмас.
- Кургашны көмеш дигәннәр, эрегән дә төшкән.
- Көч түкми нефть чыкмый.
- Күк тимер кайрау белән алмаз булмас *.
- Суык тимер сузылмый: тимерне кызуында сугалар.
- Тимер — агачның патшасы.
- Тимер белән камыр басып булмый.
- Тимер булса, алтын да табыла.
- Тимер дә картая.
- Тимер нечкә җирдән сына.
- Тимер тапкан тилмермәс.
- Тимере бар тилмермәс, каены бар кайгырмас.
- Тимергә көя төшми.
- Тимерне кызуында сук, балыкны уйнаганда тот.
- Тимерне тимер көрәп чыгара.
- Тимерне тимергә салып таптыйлар.
- Тимернең ике башы да кызу.
- Тимерче балтага туймас.
- Тимерче кулында тимер балавыз кебек эрер.
- Тимерче күмерчегә оер.
- Тимерче пычакка котаймас.
- Тимерче тимерне бөксә дә ирке, сукса да ирке.
- Тимерче шакылдауны тавышка санамас.
- Тимерчегә күмерче юлдаш,
- Тимерчедә пычак унике кочак.
- Тимерченең балтасы юк, сатучының акчасы юк.
- Тутык тимерне ашый.
- Ышкылмыйча асылташ та ялтырамый.
- Элпә йөз кат ялтыраса да, якут нуры артык булыр.
- Энҗе бөртеге зур булмый.
- Энҗе энә түгел югалмас.
- Энҗене эт муенына такмыйлар.
- Энҗенең эт муенында кадере юк.
- Эшләгән тимер ялт итәр, эшләмәгәнен тут басар.
- Эшләгән җиз ялтырар, эшләмәгәнен — черер.
- Яхшы таш үзен белдерер.
- Жизне ялтырату белән алтын булмас.
- Җәүһәр кадерен җәүһәрче белер.
- Җәүһәрне искегә төрмиләр.
- Җәүһәрнең кыйммәте зур, үгетнең кыйммәте юк.
- Алтын эчендә йөзү.
- Коеп куйган кургашын.
- Типсә тимер өзәрлек, басса бакыр өзәрлек.
- Чүкеч белән сандал арасы *.
- Эш күп — күмер аз, оста күп - тимер аз.
- Агар суның кадере юк.
- Агыйделнең аръягында — бер энәгә бер сыер, барып карасаң чүп тә
юк.
- Агым судан чиста булмассың.
- Агымга каршы йөзеп булмый.
- Аккан су кире кайтмас.
- Аккан су тынчымас.
- Аккан суга монтар юк.
- Акмаган күл кортлый.
- Аулак күлгә бака хуҗа.
- Ашыккан су диңгезгә җитмәс.
- Бата торган - еланга да тотына.
- Батсаң, таза суга бат.
- Бер болганмый су да тонмый.
- Бер су белән генә торып булса, балык кармакка капмас иде.
- Бер тамчы су, диңгезгә төшсә, кипми.
- Бер тамчыдан диңгез артмас, бер тамчыдан кимемәс.
- Бер тамчыдан диңгез булмый.
- Бик шәп аккан чишмәнең башы якын була, имеш.
- Болагы булмаса, үзән дә кибә.
- Боз ватып, су бир.
- Болганган су тирән күренер.
- Болганчык суда балык тотарга яхшы.
- Буасы булса, балыгы булыр.
- Бәкедән күпме бу чыкса да, казан булмас.
- Дәрьядагы балык сатылмас.
- Диңгез баштан болганыр.
- Диңгез вак елганы да кире какмый.
- Диңгез кайда, чырылдак су шунда ага.
- Диңгез төбендәге энҗедән тау башындагы таш артык.
- Диңгез чырылдакны тарта.
- Диңгез янында кое казымыйлар.
- Диңгезгә барсаң, бүрегеңне онытма.
- Диңгезгә керсәң, чишмәдән су алырга онытма.
- Диңгездә булмаган — куркыныч күрмәгән.
- Диңгездә су кыйбат.
- Диңгезне аршин белән үлчәмиләр.
- Диңгезне макта, корыны тапта.
- Диңгезне шырпы белән болгатып булмый.
- Диңгезнең дә чиге бар, елганың да яры бар.
- Диңгезнең суы ни эчелмәс, ни кичелмәс.
- Дулкын җил астына ята.
- Елга күпме боргаланса да диңгезгә төшәр.
- Елгада су артканчы, баканың күзе маңгаена менәр.
- Елганың башы комлы булса, тамагы да комлы була.
- Ерактагы су белән сусын канмый.
- Ерганаклар Идел ясар, аларны Идел ашар.
- Идел башыннан болгана, тамагыннан тона.
- Идел бер, чишмәсе мең.
- Идел кичмичә аягыңны киптермә.
- Идел күрми итек чишмиләр *.
- Идел суы, бал булса да, илгә җитмәс.
- Идел суы да барып алмыйча килми.
- Идел ташымый ком утырмый.
- Идел янына барсаң, итек чылана.
- Ике чишмәне бергә кушсаң, берсе корый, имеш.
- Ишек алдыннан аккан суның кадере юк.
- Йөзсәң, югарыга йөз.
- Йөзә белмәгән суга китәр.
- Кайда диңгез — шунда яңгыр.
- Кайда су чыкса, коены шунда казыйлар.
- Кечкенә елга ташыса кичү бирмәс.
- Кечкенә чишмәләрдән зур елгалар була.
- Кешегә кое казысаң, үзең буе казы.
- Кешегә кое казысаң, үзең төшәрсең.
- Килегә салып су төймиләр.
- Кое төптә булса да, сусаганны сугара; тау-таш өстә торса да, башка
яный.
- Коега су салмыйлар.
- Коега таш ташлау җиңел, алуы авыр.
- Коега төкермә, кайтып су эчәрсең *.
- Коеда да су бетә.
- Коры елгага су керсә, үкерә дә бакыра.
- Куе суның акканы яхшы.
- Кул пычранса, су белән юарсың, су пычранса, ни белән юарсың?
- Күл бакасыз булмый.
- Күл булса, бака борынын тыгар.
- Күл тамчыдан җыела.
- Күл тирән булган саен балыгы күп.
- Күл шайтансыз булмый.
- Күлгә төкереп суы артмас.
- Күлгә чумсаң, карап чум.
- Күлеңә күрә чумарсың.
- Күлсез балык булмый.
- Күп елгадан Идел дә болгана.
- Нократның бер ташы көмеш, берсе бакыр *.
- Сай елга шалтырап ага, тирән елга — тавышсыз.
- Сай суны болгатырга вак балыкларның да көче җитә.
- Сайда йөзгәннең арты күренә.
- Су, ага-ага, юлын табар.
- Су агып китә, ком һаман кала.
- Су ашыкса да, таш ятыр.
- Су башындагы — саф су эчәр, койрыгындагы - куерык су эчәр.
- Су башыннан болгана.
- Су да бер тулгач таша.
- Су күрмичә, итегеңне салма *.
- Су синең артыңнан бармаса, син суның артыннан бар.
- Су суга кушыла, май майга кушыла.
- Су суга тартыр, диңгезнең суы артыр.
- Су сөренеп юл таба.
- Су тегермәнне дә вата *.
- Су төбендә асыл таш, су тулкытсаң чыгадыр.
- Су утны үчерер.
- Су чокыр җиргә җыелыр.
- Су эчендә үрт булмас.
- Су язып май төшмәс.
- Су һәр нәрсәне агарта, йөз карасын агарта алмый.
- Суга баткан - саламга ябышкан.
- Суга батканның яңгырдан куркуы юк.
- Суга кергәнче йөзәргә өйрән.
- Суга сусаучы иске чишмәне әрчер.
- Суга сөялмә.
- Суга төшкән җебеми чыкмас.
- Суга якын торган кеше яхшырак йөзә белә.
- Суда балык адашмас.
- Суда көймә эзе беленми.
- Судан боз булыр, боздан су булыр*.
- Сулы җирдә үрдәк бакылдый.
- Суны ут алмас, алтынны тут алмас.
- Суны учта саклап булмый.
- Суның агымына карап йөзәсең.
- Суның башы болактан.
- Суның кадере чишмә корыгач беленә.
- Сусыз бакча — анасыз бала.
- Сусыз җиргә йорт корма, утсыз җиргә ил корма.
- Сусыз җирдә кысла да балык.
- Суы булган җир кадерле, җире булган ир кадерле.
- Суы чыксын, суы тәмле булсын! — «Энә белән казыдыңмы?» — дип
сорамаслар.
- Ташкыны кайтса да, юшкыны калыр.
- Ташу барганда гөрләвек белән дә уйнама.
- Ташыган диңгез дә кайта.
- Ташыган су белән тегермән тартмый.
- Тегермәнне эшләткән дә су, ваткан да су.
- Тездән суга билдән тәүбә *.
- Тиз аккан тиз туктар.
- Тирән елга тавышсыз ага.
- Тирән сулар болганмый.
- Томырык күлдә корт уйнар.
- Тонык күлдә корт була, корт булмаса, чурт була.
- Торган су исләнә.
- Тымызык елга көймәне алып китәр.
- Тымызык күлдә балык уйнар.
- Тыныч күлдә җеннәр күп үрчи.
- Төкермә иске коега, яңасын казыйсы булыр.
- Түгәрәк күлдә балык күп.
- Уй бар җирдә су бар.
- Черек бау белән коега төшмә.
- Чулманны чуманга утырып кичмиләр.
- Шартта-мартта ни дә юк, тымызык күлдә корт уйный.
- Шаулаган судан курыкма, шым судан курык.
- Эчмәм дигән коедан өч әйләнеп су эчәрсең.
- Эчмәс җирдә су бар, якмас җирдә ут бар.
- Югын барда чебен бар, чебен барда чирем бар.
- Яман елга ташыса кичү бирмәс.
- Яхшы суны ерак түкмиләр *.
- Яңа күлнең суы суык.
- Үзең эчәсе коега бер вакытта да чүп салма.
- Жаек баштан жил иссә, яз булса да кыш булыр.
- Жиренә күрә чишмәсе.
- Жәйнең күрке яр булыр, ярның күрке тал булыр.
- Аның күле тирән.
- Аның тирәсендә талкан коры, су салкын.
- Араларын су белән дә, ут белән дә аерып булмас.
- Араларыннан су да үтми.
- Ару суны куерта.
- Аңа диңгез тубыктан.
- Аңа ышан суга таян.
- Баскан эздән су чыгара.
- Батмастан күбеккә тотыну.
- Батып барганда саламга тотыну.
- Бер кашык су белән йотарлык.
- Болак суы эчмәгән.
- Диңгез ташыса, тубыгына җитми.
- Диңгездән бер тамчы.
- Диңгездән чыктым, коега баттым.
- Елганың яры тулган.
- Идел күреп сусыз үлгән.
- Идел суы илле батман.
- Идел чыкканчы балтасын бирә, Идел чыккач сабын да тоттырмый.
- Ике тамчы су кебек.
- Инештә су бетмәсә, бездә җыр бетмәс.
- Исенә төшкәч, Идел кичәр.
- Коры елгага батыру.
- Күлне күккә аса.
- Пычрак суда кер юа.
- Салкын су белән майлау.
- Салкын су сипкән кебек булды.
- Су күрмичә чабуын күтәргән.
- Су чыкмаган җирдә кое казу.
- Су янына икмәксез утырганы юк.
- Суга кереп коры чыгар.
- Суга салган тоз кебек югалган.
- Суга сәнәк белән язылган.
- Суга төшерми, утка пешерми.
- Суга төшкән күк булды.
- Суга төшсә — тау күргән, өйгә кергән морҗа күргән *.
- Суда батмый, утта янмый.
- Суда чакта үгезем, судан чыккач — мөгезем.
- Судан сүзсез, тигәнәктән тәбәнәк *.
- Сусыз юа, җилсез киптерә.
- Суы юк эчәргә, күпере юк кичәргә.
- Тояк суы эчкән кеше.
- Төпсез коега төшерү.
- Чишмәне Иделгә түккән.
- Чулманда * икән чурагай..
- Шешә суы түгел инеш суы да җитмәс.
- Авыр басканчы, җиңел калкадыр.
- Авыр күтәргән ачы кычкырган.
- Авырның азы да күп.
- Аз булса җитәр, күп булса бетәр.
- Аз булсын, яхшы булсын.
- Аз йөкләгән күп ташыр.
- Аз китерсәң сүгәрләр, күп китерсәң түгәрләр.
- Аз күпкә буйсыныр.
- Аздан күп була, күптән юк була.
- Азның чиген белмәгән күпнең чиген белмәс.
- Ак белән кара - икесе ике юлдан бара.
- Ак булмаса да, пакь булсын.
- Ак булса да, чак булсын.
- Ак - күңелгә як.
- Ак нәрсә кер күтәрми.
- Ак төс — шат төс.
- Акка кара тиз йога.
- Акка кара төшсә югалмый.
- Акны күп таушалдырсаң, карага әйләнер.
- Акның аты бар, караның таты бар.
- Акта кара юк, карага чара юк.
- Ал да — бизәк, гөл дә — бизәк.
- Асыл нәрсә зур булмый.
- Аты бер булса да, заты башка.
- Аша кызыл тиз аный, зәңгәресе яхшырак.
- Бакма төсенә, бак эченә.
- Буяучыдан: «Кайсы төсне бигрәк сөясең?» — дигәнгә,— «Алтын сарысы
белән көмеш агын», — дигән.
- Бәләкәйнең зуры булганчы, зурның бәләкәе булу яхшы.
- Вактан эре җыела.
- Зат затына тарта.
- Зур нәрсәне кечкенә белән үлчиләр.
- Ике бер урынында, бер юк урынында.
- Исемсез, җисемсез нәрсә булмас.
- Иске яңага урын бирер.
- Иске яңаны асрый.
- Искегә тисәң исерерсең.
- Искегә тисәң, исең китәр.
- Искегә тимә, исе чыгар.
- Искегә яңа үлчәвеч, яманга яхшы үлчәвеч.
- Искесе юкның яңасы да булмас.
- Искесез яңа булмас, ямансыз яхшы булмас.
- Ише килмәсә, төсе килми.
- Иңе барның буе бар, буе барның сыны бар.
- Иңе килсә — буе килми, буе килсә — иңе килми.
- Кара — матур булмаса да, матур — кара буладыр.
- Кара төс караңгы төс.
- Кече булсаң - зур булырсың, зур булсаң - хур булырсың.
- Ким артыр, тулы кайтыр.
- Кимнең ташуы бар, ташуның кайтуы бар.
- Кисәге булса, исәбе булыр.
- Киң булсаң, ким булмыйсың.
- Киң киңәшеп ертылыр, тар тартышып ертылыр.
- Киң тар булмас, юк бар булмас.
- Киң җирдә тар утырсаң, тар җирдә киң утырырсың.
- Киңлектә тарлык юк.
- Кызыл Хозырны алдар *.
- Кәкре белән бөкере икесе дә бер.
- Кәкрене турайта алмассың.
- Кәкренең шәүләсе дә кәкре.
- Күпкә китсә, чүпкә китә.
- Күпне көткән аздан коры калыр.
- Күпне күр дә фикер ит, юкны күр дә шөкер ит.
- Начар йокыңны ачар.
- Начарны күрмәс борын яхшының кадере юк.
- Нәрсә аермаган кешедән ерак кач.
- Нәрсә белән нәрсә арасы - җир белән күк арасы.
- Нәрсәнең исеме җисеменә муафыйк булсын.
- Нәрсәнең ишеге ябык, эче караңгы.
- Нәрсәнең нәрсәлеге эш иткәндә беленер.
- Нәрсәнең тышы якын, эче ерак.
- Нәрсәнең тышыннан эчен белеп булмый.
- Нәрсәнең төсе янындагы нәрсәгә күчә, ди.
- Озын булса киртә булыр, кыска булса - тәртә булыр.
- Озын янында кыска беленер.
- Озынсыз кыска булмас.
- Сынык бөтен булмас.
- Тар җирдә тәгам ашаганчы, киң җирдә таяк ашаганың яхшы.
- Тарчылык булмыйча, киңчелек булмый.
- Тулы булса, төгәл булыр.
- Тышын күреп, эченнән бизмә.
- Төсе бардан түңелмә.
- Чүп булып күп булганчы, аз булып үз булсын.
- Эче барның тышы бар, тышы барның төсе бар.
- Эченә салмасаң, тышына чыкмас.
- Юан сузылганчы, нечкә өзелер.
- Яшел төс — яз күрке, сары төс көз күрке, ал да гөл - җәй күрке, ак төс
- кыш күрке.
- Яңа булды дип, искене ташлама.
- Яңа чакта җан күк.
- Яңадыр да буяудыр, искедер дә сипледер.
- Яңаны күреп абынма, искене күреп түңелмә.
- Яңалык таш яра.
- Әйберне тану - файдасын табу.
- Әйберне әйбергә катсаң - заты беленер, ташны ташка чаксаң уты
беленер.
- Жете кызыл тиз уңа.
- Жисеме булса, исеме булыр.
- Һаман ал да гөл булмый.
- Һәр кызылга кызыкма.
- Һәр кәмальнең бер зәвалы бар.
- Һәрнәрсә үз асылына кайта.
- Һәрнәрсәнең йөзе бар, йөз астында үзе бар, үлчәве бар, саны бар, кирәк
булса тагы бар.
- Һәрбер кара нәрсә шакшы булмас, һәрбер ялтыраган яхшы булмас.
- Җиңелне эзләгән авырга каба.
- Җиңелне җил күтәрер, авыр урынында калыр.
- Ак белән караны аера белмәү.
- Ак димәү, кара димәү.
- Акка кара белән язылган.
- Акны кара дип әйтү.
- Акны карадан аера белү.
- Алы булды, гөле кирәк.
- Боларның асылы бер, заты башка.
- Кечкенә булса да, эче төш кенә.
- Кеше «ак» дисә, ул «кара» дияр.
- Кәкрене кыекка саплау.
- Сөттән ак, судан пакь.
- Тар җирдә тагу булу.
- Тыгыз җирдә тыгынчык.
- Тышы бизәк, эче тизәк.
- Тышы гөл кебек, эче көл кебек.
- Тышы ефәк, эче кибәк.
- Тышы мамык, эче кабык.
- Эресе эре, вагы вак - ашарга нәрсә юк.
- Адашканны артындагы белер, ялгышканны янындагы белер.
- Ал биргәнче җан бир.
- Алга бар — артыңа кара.
- Алга карасаң, абынмассың. -
- Алда барганга урын күп.
- Алда барма, артта калма.
- Алды барның арты бар.
- Алдыңа бер карасаң, артыңа биш кара.
- Алдыңа кара — кая барганыңны белерсең, артыңа кара каян чыкканыңны
белерсең.
- Алдыңда ышанычың, артыңда таянычың булсын.
- Алдыңда җитәкчең булсын, артыңда терәкчең булсын.
- Алдыңны-артыңны белеп йөр.
- Алтмыш адым атлаганчы, алты тапкыр артыңа кара.
- Алыс булса — кешнәмә, якын булса — тешләмә.
- Алыска салырсың якыннан алырсың.
- Алыстан арбаланганчы, якыннан дурбала.
- Артта калган чаба-чаба талган.
- Артын кайгырткан арымас.
- Артыңда ни барын белмәсәң - тотылырсың, алдыңда ни барын күрмәсәң
егылырсың.
- Артыңны уйламыйча югары үрмәләмә: егылып төшсәң, башың ярылыр.
- Биек күтәрелгән егылудан курка.
- Биектән дә биек бар.
- Бишкә урын табыла, бергә урын табылмый.
- Ерак белән якынны йөргән белә.
- Еракка куйсаң, якыннан алырсың.
- Ерактагы чап була, килә-килә чак була *.
- Ерактан арба белән китергәнче, якыннан капчык белән китер.
- Ерактан — ишетеп беленә, якыннан күренә.
- Ерактан караган күбрәк күрә.
- Ерактан киңәшмә, якыннан сөйләшмә.
- Ерактыр да — якындыр, якындыр да — ялкындыр.
- Изге урын буш булмас.
- Күренгәннең алыслыгы юк, күтәргәннең авырлыгы юк.
- Сулда солтан булса да, уңга бар.
- Тар җирдә тамаша булма, киң җирдә корыкчы булма.
- Түбәнгә карап шөкер ит, югарыга карап фикер ит *.
- Түбәннән югарыга ун ел менәләр, югарыдан түбәнгә ун көн дә җитә.
- Урынына куйсаң, урыныннан алырсың.
- Урынында бар уңадыр, урынында юк югалыр.
- Уңагайга — сулагай.
- Уңга киткән уңар, сулга киткән туңар.
- Югары куйсаң — пешә, түбән куйсаң төшә.
- Югары менгән саен, алга ераграк карарга кирәк.
- Югары менгәч, түбән карама.
- Югары менми менгән түбән караса түнгән.
- Югары менү морат, аста калу - оят.
- Югары очкан түбән кунар.
- Югары урын барда түбән утырма.
- Югары ятсаң - жил алыр, түбән ятсаң - сил алыр.
- Югарыга карап куан, түбәнгә карап юан.
- Югарыга карап уйла, түбәнгә карап эшлә.
- Югарыга карап үрнәк ал, түбәнгә карап гыйбрәт ал.
- Югарыга үрмәлиләр, түбәнгә тәгәриләр.
- Югарыдан егылган сау калмый.
- Якындагын ерактан барып сора.
- Яныңдагы чакмасын, читтән чаккан берни түгел.
- Өстә булганны аста көт.
- Үз урынын белмәгән урынсыз калыр.
- Алдындагын алты ай эзләгән.
- Алдың — Казан өлгесе, артың - Мәскәү көзгесе.
- Алдыңда — ялтырый, артыңда — шалтырый.
- Алдыңнан артың матур.
- Алдыңнан артың яхшы - юлларыңа ак җәймә.
- Арттан караганда алда, үзе һаман анда.
- Артыңнан бер чиләк ком.
- Астан кереп, өстән чыккан.
- Астан уеп, өстән җую.
- Асты — тәпи, өсте тәти *.
- Астыннан кисеп, өстеннән ямый.
- Бер адым алга, ике адым артка *.
- Бер алдына, биш артына төшү.
- Берсе уңга ишә, берсе сулга ишә.
- Дүрт ягың - кыйбла.
- Еракта — кешнәшер, якында тешләшер.
- Ерактан әйләнеп сөрдерә.
- Ике арада, бер турыда калу.
- Кырындагын кырык ел эзләгән.
- Ни ылтара, ни пылтара калган ике уртада.
- Сул ягы белән торган.
- Уңга да юк, сулга да юк.
- Уңны белми, кирене куймый.
- Югары булып күктә юк, түбән булып җирдә юк.
- Өрмәгән урынга утыртмас.
- Өскә куйсаң — аз, аска куйсаң — таз.
- Өстәгесен уя, астагысын суя.
- Үнәре үргә тарта, арт саны түнгә тарта.
- Авыл башы - манара, акыл башы — замана.
- Азагын күрсәтмәсәң, башын башлама.
- Азак килгән алдан китәр.
- Ай да килгән аяулы, көн дә килгән кисәүле.
- Ай да килгәнгә аяк, көн дә килгәнгә таяк.
- Ай үткән соң көн сана, ел үткән соң ай сана.
- Айлар да тигез түгел: берсе озын, берсе кыска.
- Айлы төн адашмаска яхшы.
- Айның утыз көне бар, утыз төне бар.
- Алдан барган алланган, соңга калган алданган.
- Алдан килгән урын өчен, соңыннан килгән тамак өчен.
- Алдан җилкенгән соңыннан җебенгән.
- Алды барның арты бар, февральнең марты бар.
- Апрель кергәч эт биеклеге кар ява.
- Апрель туса, яз була.
- Атна кичнең килеше чәршәмбедән билгеле.
- Ахшамнан соң көн тумас.
- Баткан көннең аткан таңы бар.
- Башы барның соңы бар, әүвәле барның ахыры бар.
- Бер бүгенгенеке ике иртәгенекеннән яхшы.
- Бер елга куян тиресе дә чыдый.
- Бер елда ике яз булмый.
- Бер елны бүдәнә симерсә, икенче елны тартар симерә.
- Бер каз килү белән яз булмас.
- Бер карлыгач белән яз булмый *.
- Бер кара тургай килеп, яз башын китерми.
- Бер кичкә кер мичкә.
- Бер кырпак белән кыш булмас.
- Бер көн артка калсаң, биш көн артка калырсың.
- Бер көнгә кичексәң, бер ай куып җитә алмассың.
- Бер көннең ни арысы, ни биресе.
- Борынгыны әйтми соңгы искә төшми.
- Борынгының борыны сынган, ди.
- Борынгының кешесе бу көнгенең кечесе.
- Бу чакта йомырка тавыктан күп белә.
- Бу чакта бияләй эчендә бармак кыймылдатканны беләләр.
- Булса унбер сентябрь, җәйдән инде бит сыпыр.
- Былтыр кысканга быел кычкырмыйлар.
- Былтыр үлгән күсе - быел чыккан исе.
- Былтыр үлгән ябалак быел башын күтәргән.
- Былтыргы эш үткән эш.
- Былтыргыны кар баскан.
- Былтырны шүрәле дә эзләп тапмаган.
- Бүген белән көн бетми.
- Бүген белән көн узмый, таңда белән ел узмый.
- Бүген үлгәнче таңда үл.
- Бүгенге хисап иртәгә ярамый.
- Бүгеннең иртәгесе бар.
- Вакыт акча түгел, югалтсаң таба алмассың.
- Вакыт акчадан кадерлерәк.
- Вакыт акчадыр: гафил булма, качадыр.
- Вакыт белән якут табып була, якут белән вакыт табып булмый *.
- Вакыт комны ташка, ташны комга әйләндерә.
- Вакытлы эш вакытында яхшы.
- Вакытның дилбегәсе юк.
- Вакытның кыйммәте алтыннан артык.
- Вакытын югалткан малын югалткан.
- Вакытың үтте бәхетең китте.
- Заман бер төсле генә тормый.
- Заман кош кебек: очып киткәч кире кайтмый.
- Заман кубызына биетә.
- Заман сиңа буен куймас, син заманга буең куй.
- Заман сиңа иярмәсә, син заманга ияр.
- Заман әкрен бара, һәр эшен бетереп бара.
- Заман үзе өйрәтә.
- Заман үзенекен ала.
- Заман үтми, гомер үтә.
- Замана бозык булыр, юллар төзек булыр.
- Замана көчленеке.
- Заманага оемый хәлең юк.
- Заманасына күрә дуңгызны җизни диярсең.
- Заманны бернинди җәүһәргә дә алмашып булмый.
- Заманны заман белән сатып алып булмый.
- Заманның ялына ябыш.
- Заманына күрә заңы.
- Заманың ничек булса, бүркеңне шулай ки.
- Заманың төлке булса, син тазы бул.
- Ел белән ел шай түгел, яз белән көз — җәй түгел.
- Иртә барсаң ит пешәр, соңга калсаң бит пешәр.
- Иртә килгән урын өчен, соңга калган тамак өчен.
- Иртә кичтән хәерлерәк.
- Иртә торган эшеннән куанган.
- Иртә торган үкенмәс.
- Иртә торганга ике өлеш.
- Иртә торганның эше үрчи, төн йокламаганның юлы үрчи.
- Иртә торсаң эш бетәр, соңга калсаң көч бетәр.
- Иртә уңмаган кич уңмас, кич уңмаган һич уңмас.
- Иртә чыккан юл алыр.
- Иртә чыксаң алдыңнан көн чыга, кич чыксаң — алдыңа төн чыга.
- Иртә чәчкән уңар, буразнасы тулар.
- Иртәгә аш калса дәүләт, эш калса Михнәт.
- Иртәгәге койрыктан бүгенге үпкә артык *.
- Иртәгәге тавыктан бүгенге йомырка артык *.
- Иртәгәге өчен ишәк кайгырган.
- Иртәгәгә ышанып, бүгенге көнеңне кулдан ычкындырма.
- Иртәгәне алдан киртәлә.
- Иртәгәсен исәпләмәгән — тәүбәсез үлгән.
- Кавәс тумый кыш булмый, җәүза тумый җәй булмый.
- Кантарда калфак кимә, яз көне бүрек кимә.
- Каз килсә — яз килә.
- Кара көзнең кары ятмас.
- Караңгы кичтә күләгә булмый.
- Караңгы төннән соң якты көн килә.
- Караңгыда күз кыскан беленми.
- Караңгыда тырнак кисмиләр.
- Караңгыда ялтыраганчы, яктыда калтыра.
- Караңгылык барын да бергә җыя.
- Караңгылык яктылык белән бетә.
- Караңгының канат асты киң.
- Караңгының күзе юк, көндезгенең сүзе юк.
- Кешегә калган көн таң атмаган төн.
- Киләсе көннең билгесе юк, үткән көннең кайгысы юк.
- Кич булмыйча бүгенге көнне мактама.
- Коралай килми — кыш җитми, коралай китми Яз җитми.
- Кичәге гаҗәпкә бүген берәү дә гаҗәпләнми.
- Кунмыйм дигәнне караңгы кундырыр, адашмыйм дигәнне буран
адаштырыр.
- Кыш бавыры бик озын.
- Кыш бетте дип тун сатма, янә кыш бар.
- Кыш — кыямәт, яз — җәннәт.
- Кыш көне җиде җилән кигәнче бер тун ки.
- Кыш көне эт тә: «Жәйгә чыксам сөяктән сарай салыр идем», — дип әйтер,
ди.
- Кыш рәхәт чанага, җәй рәхәт арбага.
- Кыш туңсаң, җәй җылынырсың.
- Кыш хәстәрен күрмәгән кысылыр да кашыныр.
- Кыш җитсә, буран туздырыр; җәй җитсә, кояш кыздырыр.
- Кыш — үги ана, яз үз ана.
- Кышка каршы тиен дә запас җыя.
- Кышкы көн — бер карыш.
- Кышкы көннең җылынуына ышанма.
- Кышкы көннәр җәйне әйтер, җәйге көннәр җайны әйтер.
- Кышны кышсынмаган язны язсынмас.
- Кышның гамен җәй уйла.
- Кышның корсагы киң.
- Кышның күзе караңгы: ни кисәң дә ярый.
- Кышның сапламы озын.
- Кыштан баш тартсаң, ач калырсың.
- Көз бай булма, яз бай бул.
- Көз килеше җәеннән билгеле.
- Көз кычкыра: «Уңдырам», — дип, ә яз әйтә: «Тукта әле, мин нәрсә
әйтермен», — дип.
- Көз көне - яшь кияүләр акылы, яз көне - яшь киленнәр акылы.
- Көзге катык — көмеш кашык, язгы катык — ярты азык.
- Көзге көн - арткы акыл, язгы көн ярты акыл.
- Көзге көн кияү акылы, язгы көн — яшь килен йөзе.
- Көзге көн ул бала кебек: әле көлә, әле җылый.
- Көзге көннең көлүе, көлүе дә җылавы.
- Көзге көннән язгы төн яхшы.
- Көзге юлга кием ал, язгы юлга азык ал.
- Көзгә - хәл үзгә.
- Көзен купынасы бер тиен, язын золотнигы золотой.
- Көн белән көн бер булмый.
- Көн дә килгән - көл чүмече, ай да килгән — ай табагы.
- Көн көнгә охшап тумас, көн саен кояш булмас.
- Көн күрмәгән көн күрсә, көндез чыра яндырыр.
- Көн күрәсең килсә, көндез йоклама.
- Көн озаймый, төн кыскармас.
- Көн туганчы ни тумас.
- Көн — эш өчен, төн — ял өчен.
- Көн яз булган, ит - аз булган.
- Көндез йөрсәң кеше күрә, төнлә йөрсәң эт өрә.
- Көндез таш ват, төнлә тыныч йокла.
- Көндез ут яндырмыйлар.
- Көндезге эш кичке эштән көләр.
- Көне беткән көндә үлә.
- Көннең килеше тумышыннан билгеле.
- Көннең киче иртәсеннән билгеле.
- Көтәчәк - җитәчәк, узган кайтмый.
- Күз өчен яз яхшы, авыз өчен көз яхшы.
- Күрми күргән көндез чыра яндырыр.
- Күзмә күпер суга, Микула кадак кага.
- Майдан соң курмы уртак.
- Майсыз чәчәк ярылмас.
- Март аенда урамда чыпчык эчәрлек су була.
- Март ишектән бактырыр, сәнәк-көрәк яктырыр.
- Март, мартның көне шарт.
- Март: «Хут урынында булсам, сыерның мөгезен сындырыр идем», — дип
әйтә, ди.
- Март чыкмый дәрт чыкмас.
- Март әйтә, имеш: «Көндез-көндез көләрмен, иртә-кичен бөгәрмен ».
- Мартта — шарт, апрельдә — шапырыла.
- Микула җитми җәй булмый, Микула җитми кыш булмый.
- Мизгеле җитми таң атмас.
- Мәленә күрә әмәле.
- Минутында тотмасаң, сәгатендә тоталмассың.
- Октябрь кара бия, ноябрь ала бия.
- Октябрь ни арба, ни чана.
- Питраудан соң кошлар сайравы бетә, җәйнең яртысы үтә.
- Питраудан соң сандугачның теле бетә, үләннең тәме бетә.
- Покрау үтте КЫШ җитте.
- Саз булса да яз булсын.
- Санаулы көн тиз үтә.
- Сары сулар акмый кыш булмый, яңгыр сулар акмый яз булмый.
- Сентябрьдә син дә бер, мин дә бер.
- Сентябрьдә син дә бер, мин дә бер, ай, май!
- Сентябрьдә син дә бер, мин дә бер, апрель аптырата.
- Сентябрьдә әти дә бер, мин дә бер; мартта - әти алда, мин артта.
- Сентябрьнең ундүртендә чикмән төшә, тун менә.
- Соңга калган үкенү файда бирми.
- Соңга калганга сумала.
- Сәвердә сулар сәер була.
- Сәвердәге явым — савып торган савым.
- Сөмбелә туса, су суыныр.
- Тавына күрә төлкесе, заманына күрә көлкесе.
- Таң атмыймын дисә дә, көн куймый; көн батмыймын дисә дә, төн
куймый.
- Таңның яманы — кичнең аманы.
- Таңы атмаган төн булмас.
- Теләмә озын җәй, телә җылы җәй.
- Туксанның бере туса, тулыксаган Идел катар.
- Тәңре көне тарыдан да күп.
- Төн кара булган саен йолдыз яктырак яныр.
- Төн карыны бер колач.
- Төннең колагы йөз дә бер, йөз дә бере дә бик үткен була, ди.
- Төннең күзе юк.
- Төннең тынычлыгы — көннең куанычы.
- Урак ае - тавыкларның сусыз ае, балаларның үксез ае.
- Февральдә суык: «Сыерның мөгезен сындырыр идем дә, көнем кыска», — дип
әйтә, ди, имеш.
- Февральдә сыер мөгезен сындырырлык суыклар була.
- Хут мартка: «Селәгәең җый, әй селәгәй», — дип әйтә, ди.
- Хут туды ут туды.
- Хут көне — ут көне.
- Хутта ут итә, хәмәлдә әмәлеңне корыта.
- Хәмәл туды — хәл булды.
- Хәмәлдә хәл китә.
- Элжен көн суга бер кашык салкын кушыла икән.
- Энем кырлач «агам кырлачтан уздырыйм» дип тырыша, ди.
- Энем кырлач әйткән: «Агам кырлачны уздырам, яшь киленнәрнең көянтәсен
сындырам».
- Челләдә туның ташлама, кыш үзең бел.
- Челләдә черем итсәң, кыш рәхәт йокларсың.
- Эт елының игенен дуңгыз елны урырсың.
- Яз башының чуагы каты кыздыра.
- Яз башының җиле ярдай атаңны егар.
- Яз берәүне аздырыр, берәүне малдан яздырыр.
- Яз кайгысын кыш кайгырт, кыш кайгысын яз кайгырт.
- Яз киреләнсә кыштан яман.
- Яз көне ут: «Кая сикереп төшим икән?» дип кенә йөри, ди.
- Яз көненең суыгы яман була.
- Яз сөрсәң, көз урырсың.
- Яз уңмаган көз уңмас.
- Яз — языл, кыш кысыл.
- Яз яме чәчкә белән, көз яме көлтә белән.
- Яз япанчаңны, кыш азыгыңны онытма.
- Яз үлмәсә, көз үлмәс.
- Яз җитсә чебенгә дә җан керә.
- Язгы көн ел туйдыра.
- Язгы көн көендерә, көзге көн сөендерә.
- Язгы хезмәт көзге хөрмәт.
- Язгы юынтык кышка катык булыр.
- Язга чыккач чегән тунын сата.
- Язның байлыгы — кояш, көзнең байлыгы — уңыш.
- Язның пычрагы да ямьле була.
- Язы булгач, сазы да булыр.
- Ялангачка яз яхшы, киемлегә көз яхшы.
- Январьның көне кыска, февральнең ае кыска.
- Яхшы көн иртәдән үк күренә.
- Яхшы көнгә түзмәгән яман көнгә түзмәс.
- Яңа елда ярлы да бай була.
- Өенә күрә җиһазын кыл, заманына күрә рәвешен кыл.
- Өч көн дигән өч ел көткән.
- Үткән көннең билгесе юк, киткән көннең кайтуы юк.
- Үткән эшкә салават, бүгенгесе виноват.
- Үткәнгә үкенеп файда юк.
- Үткәндәге сүткән — өстенә үлән үскән.
- Үткәннәрдән гыйбрәт ал, киләчәккә үрнәк бул.
- Үтә якты күзне ала.
- Җәй дип колакчын калдырма.
- Җәй кунак Симән көне озата.
- Җәй көне чанаңны, кыш көне арбаңны әзерләп куй.
- Җәй көне бияләй, кыш көне майка сатып ал.
- Җәй көне дип яфрак ашап булмый.
- Җәй көне йоклама, кыш көне өлгерерсең.
- Җәй көне җәел.
- Җәй эшләсәң, кыш ашарсың.
- Җәй ярлылар өчен, кыш байлар өчен.
- Җәйге челләдә туның калдырма, кышкы челләдә үзең белерсең.
- Җәйге эшләпә җилләтә, кышкы эшләпә тирләтә.
- Җәйгә чыккан җан үлмәс.
- Җәйгә чыксаң кышны уйла, кышка керсәң җәйне уйла.
- Җәүза тумый җәй булмый.
- Җәүһәрне сатып алып була, вакытны сатып алып булмый.
- Һич булмаганчы кич булсын.
- Һәр айның аты башка, һәр атнаның көне башка.
- Һәр заманның үз гореф-гадәте.
- Һәр кичәнең көндезе бар.
- Һәр нәрсәнең вакыты бар.
- Һәр таңның киче бар, һәр кичнең таңы бар.
- Ак җәймәле көн туу.
- Алда көн бетмәгән.
- Атнада җиде җомга.
- Атнасына алты ял.
- Барырсың узган буш көнгә.
- Бүген бар, иртәгә юк.
- Бүген болай, таңда әллә ничек.
- Бүген монда, иртәгә анда, иртәгесен күрербез таңда.
- Дерен-дерен, дерендә, ике көннең берендә.
- Елкы елың алдында.
- Елына күрә җылы шулпа.
- Кара көнгә калу.
- Кыш булганын колагы туңганнан белгән.
- Кыш көне кулыннан кар ала алмассың.
- Кыш уртасында кура җиләге.
- Көн узсын, йон тузсын.
- Көндез шырпы белән эзләү.
- Көне ай кебек, ае ел кебек.
- Көнем калды азга, аздан калды тазга.
- Көнем өчен көл тартамын.
- Көнен күрсен, көлдә аунасын.
- Көннекен көнгә аудару.
- Мамай заманындагыларны белә.
- Мондый көндә яхшы кешенең эте дә йөрмәс.
- Ничә җәйләр, ничә кышлар.
- Нух пәйгамбәр заманыннан.
- Раштуада бер көрәк кар бирмәс.
- Сәгате ай, ае ел күк.
- Таң белән атып, көн белән батып.
- Төн чыкканчы йон чыкмас.
- Төштән соңга калган.
- Челлә чагында катып үлгән.
- Яз җиткәнне җилкәсе җылынгач белгән.
- Яз җитсә кызам, кыш җитсә сызам.
- Язган булса язга килер, язмаган булса көзгә килер.
- Яренгә кем бар, кем юк.
- Җиде төн уртасы.
- Җәен өйдә боз киптереп, кышын суган саталар.
- Җәй алмаска, кыш бирмәскә.
- Җәй бар, кыш бар, ашыгып ни эш бар.
- Җәй җәйләдем, кыш кышладым, мич башыннан төшмәдем.
- Алды болыт булса, арты аяз.
- Артка калган болыт яумый үтәр.
- Ачлыкка түзеп була, суыкка — юк.
- Аяз-аяз көннәрдә җиләк җыяр аппагым, болыт-болыт көннәрдә урак урыр
аппагым.
- Аяз көннең яшененнән курык.
- Батканга яңгыр куркыныч түгел.
- Бер болыттан боз да явар, кар да, яңгыр да явар.
- Болыт ала булса, яңгыр чала булыр.
- Болыт күләгәсенә таяныч юк.
- Болыт җилгә каршы йөрми.
- Болытсыз яңгыр булмас.
- Буран булса, сунар юк, яңгыр булса тузан юк.
- Былтыргы кар быелга калмас.
- Вак яңгыр чылата.
- Вак яңгырны җил туктатыр.
- Давыл алды тын була.
- Давыллы болытның явымы аз.
- Давыллы көннең ышыгы бар, явымлы көннең йокысы бар.
- Давылны явым басар.
- Дәрьяга яңгыр яуганнан ни файда.
- Иртәңге яңгыр төшкә хәтле.
- Қар астыннан карга тизәге дә табылмас.
- Кар башын кар ашый.
- Кар башына кар җитәр.
- Кар күп булса, иген уңар.
- Кар матур да, аякны туңдыра.
- Кар, нихәтле күп яуса да, язга калмас.
- Кар яуганда салкын булмый, кар киткәндә суыта.
- Кар яуды — эз басылды.
- Кара болытны кара урман тартыр.
- Кара суга кар ятмас.
- Кара суык кардан яман.
- Кара җиргә кар яуса, карны күрү бер зәвык; кара җирдән кар китсә,
җирне күрү бер зәвык.
- Карга килсә, кар китәр.
- Кардан гөмбә эзләмә.
- Қарның базга салганы да бетә.
- Кары калын кышның үләне калын булыр.
- Кары эресә дә, бозы кала.
- Қаты давыл тиз туктар.
- Килмәгән болыт, яумаган яңгырга чиләк тотмыйлар.
- Килмәгән болыттан куркып чатыр кормыйлар.
- Кояшлап яуган яңгырдан түңел.
- Кызуы да пешерә, суыгы да пешерә.
- Кыйбладан җил торса - карың китәр, төньяктан җил иссә җәең китәр.
- Кырау яңгырны качыра.
- Көзге бозның көзге калынлыгына да ышан, язгы бозның ястык калынлыгына
да ышанма.
- Көзге яңгыр — майлы яңгыр.
- Көн суыгы колакка көч, юл бозыгы — аякка көч.
- Күк күкрәмичә «алла» димиләр.
- Күкрәгән болытның явымы аз.
- Күп тамчыдан күл булыр.
- Ләйсән рәхмәт яңгыры.
- Ләйсән суын җиде ел сакласаң, энҗегә әверелә, имеш.
- Саламга ышанып бозга утырма.
- Соңгы тамчыдан савыт тулар.
- Суык белән эт сәләмәгә үч.
- Суык төлке тунлы кешегә сәлам бирә, ертык тунлы кешенең куенына керә,
имеш.
- Суыкка туңмаган җылыны кимәс.
- Тама-тама күл булыр, тузан-тузан тау булыр.
- Тама-тама күл булыр, таммый торса чүл булыр.
- Тамчы кечкенә генә таш тишә.
- Тамчы тама-тама күл була.
- Тамчы тамса да, диңгезгә су файда.
- Тамчы-тамчы тамласа, каты таш та тишелә.
- Тамчы тамып таш тишә.
- Тамчыга таш чыдамас.
- Тамчыда кояш чагыла.
- Тамчыдан качкан явымга юлыгыр.
- Тамчыдан чиләк тулар.
- Тамчысыз диңгез булмый.
- Томан төбе чык булыр.
- Томан төшә — җимешләр пешә.
- Тора-тора да, тагын бер китереп ора.
- Тыштагы буран буран түгел, өйдәге буранга чыдап булмый.
- Узган болытны тотып булмый.
- Хәерсез болыт диңгезгә явар.
- Чык суы матур булса да, сусын кандыра алмассың.
- Чыксыз үлән үсмидер.
- Шаулап яуган яңгыр яннан үтәр, сибәләп яуган яңгыр җаннан.
- Шаулы яңгыр тиз үтәр.
- Шәп яуган яңгыр җиргә сеңми.
- Явым теләсәң, давылына да чыда.
- Явымлы көн — тамчыдан.
- Яландагы җилне кем тоткан.
- Ярыктан кергән җил усал була.
- Яумаган яңгырга ябынчык корма.
- Яумасаң да, күкрә.
- Яфрак кыштырдаган белән җил булмый.
- Яшен яшьнәгәндә зур агачка сыенма.
- Яшене алдан булыр, күкрәве арттан булыр.
- Яшене хәтәр булса да үтәр, артыннан күкрәве яман.
- Яңгыр артыннан юаныч.
- Яңгыр көтсәң, кар явар.
- Яңгыр явып яр тулмас, асыл кош талга кунмас.
- Яңгыр яуганда чиләгеңне тотып кал.
- Яңгыр яуса — җиргә май.
- Яңгыр үткәч, артыннан ябынча белән йөгермиләр.
- Яңгырга чыланган тамчыдан курыкмас.
- Яңгырда чапсаң, корыда печән җыярсың.
- Яңгырдан качып, дәрьяга төшкән.
- Яңгырдан соң кием бөркәнүдә файда юк.
- Яңгырдан соң тузан да басыла.
- Яңгыры булсын димә, шифасы булсын диген.
- Әйләндергән болыт яумый куймас.
- Әкрен яңгыр үтә чылата.
- Үткән болыттан яңгыр көтмә.
- Җан тынычы яңгыр, байның йөрәген яндыр.
- Җил алдан булса — битең туңдырыр, арттан булса туның туздырыр.
- Җил булмаса, агач башы селкенми.
- Җил исми яфрак селкенми.
- Җил иссә, агачка агач та бәрелә.
- Җил йотып торып булмый.
- Җил кай якка иссә, камыш шул якка борылыр.
- Җил кайдан болыт шуннан.
- Җил кайсы яктан иссә, болыт шул яктан килер.
- Җил каруы яңгыр.
- Җил тими, үлән башы селкенмәс.
- Җил чәчсәң, давыл урырсың.
- Җил өрмәгәнче каен башы кыймылдамый.
- Җил өрми, камыш бөгелми.
- Җил җелеккә үтәр.
- Җил җилләми, томан ачылмый.
- Җилгә каршы төкермә, битеңә төшәр.
- Җилгә каршы төкермә — кире битеңә кайтачак; җилгә каршы җикермә —
сүзең җилгә китәчәк.
- Җилгә сәнәк белән каршы тормыйлар.
- Җилгә тузан иярер.
- Җилгә төкергән үзенә төкергән.
- Җилдән килгән җәл түгел.
- Җилдән килгән җилгә киткән.
- Җиле булгач, бураны булыр.
- Җилле яңгыр тиз туктый, җирән ат тиз арый.
- Җилне төтен кумый, җил төтенне куа.
- Җилнеке давылга.
- Җилнең эше суырмак, утның эше куырмак.
- Җилсез кура тирбәнмәс.
- Җылы сөяк сындырмый, салкын җанны тындырмый.
- Җәйге яңгыр өлешле була.
- Араларыннан җил дә үтми.
- Аса-көсә айбатакка җил-көн үтмәсен.
- Аяз көндә яшен сугар.
- Аяз көнне бар, болытлы көнне юк.
- Аяз көнне яшен суккан кебек булу.
- Аҗаган кайнаган урын.
- Бер караганда ал да гөл, бер караганда җил-давыл.
- Бурый буран, елый олан, бармый ат, кыйный карт.
- Кар өстенә бәс.
- Кара болыт булып йөрү.
- Килә дә ява, килә дә ява, ияләнде бер болыт.
- Кызыл кар яуганда.
- Кызыл кар яуса, куянга койрык үссә.
- Кыш көне кар бирмәс.
- Көн явым — ят та юрганың ябын.
- Миңа дисә: ни эссе түгел, ни суык түгел.
- Нинди җилләр ташлады?
- Салкынга өшетми, кайнарга пешерми.
- Сафура бураннары кубару.
- Сиңа җил дә юк, яңгыр да юк.
- Суык туңдырып йөрү.
- Төкерек җиргә төшмәслек салкын.
- Хәтерне буран сылаган.
- Чыландык та киптердек, яңгыр безне нишләтсен.
- Шома боздан шуу.
- Явымнан качып, яшенгә эләктек.
- Яумаган яңгырга балаган кору.
- Яумаган яңгырга ябынчык.
- Яңгырдан ышык кына.
- Үрмә, мине күрмә.
- Җил белән симертү.
- Җил дә тими, җар да тими.
- Җил искән якка аву.
- Җил кай якка иссә, шул якка борылу.
- Җил кайсы яктан исә, ул да шул яктан кисә.
- Җил ягына кабык сөяп кую.
- Җил ягына салам кыстыру.
- Җил-яңгыр тидермәү.
- Җилгә җиленләп, бозга бозаулап.
- Һавада болыт, син аны оныт.
- Абага чәчәге ут булыр, атып җиткәнче юк булыр.
- Ай айның үләне башка.
- Ак алабута — ачлык елның бодае.
- Аксыргак бар җирдә ат үлмәс.
- Актамыр атка булган үчен сабаннан алыр.
- Актамыр сабан аударыр.
- Актамырны ат яратыр.
- Алабута — ачлык елның икмәге.
- Алабута — аш икән, алтын - таш икән.
- Алабута орлыгы булганчы солының саламы бул.
- Баялычтан ут ал.
- Бер чәчкә белән яз булмый.
- Бер чәчкә яланны матурламый.
- Бер үк чәчәктән корт — бал җыя, елан - агу җыя.
- Берәү печәнне чалгы белән чаба, берәү дуга белән чаба.
- Бетеше яман камышны су эчендә үрт алыр.
- Богылың булса, кош кунар.
- Быламыттан чәй булыр.
- Бүтәгәгә бүз тургай ияләнер.
- Вакытсыз ачылган гөл тиз сулар.
- Гөл булса, гөлгә куан, гөле булмаса, бөресенә куан.
- Гөл сабагын терәшкән чыра да гөлгә төренә.
- Гөл тикәнсез булмый.
- Гөл төбенә кычыткан үсми.
- Гөл чәчкәсеннән билгеле.
- Гөл янында торган яфрактан гөл аңкыган.
- Гөлдән — тигәнәк, тигәнәктән гөл чыкмас.
- Гөлен яраткач, тикәнен дә ярат.
- Гөленә карама, төбенә кара.
- Гөлнең үскән җирендә бәһасе булмас.
- Гөмбә яңгырдан туймас.
- Елына бер балтырган ашамаган кешенең эче кортлар, имеш.
- Иерле җирдә ир үлмәс, андызлы җирдә ат үлмәс *.
- Камыш, суда утырса да, бар үләннән элек корый.
- Камыш судан туймас.
- Камышны үз күлеңнән ал.
- Камышы күренсә, чишмәсе табылыр.
- Каудан җиргә үрт салма.
- Корыган камыш ерактан тавыш бирер.
- Кулга чалгы тотып аяз көн көтмиләр.
- Кылган башы юкка кымшанмый.
- Кырмавык үзенә тигән һәркемгә ябыша.
- Көчләп ачкан чәчәкнең исе булмас.
- Күбәдән чүмәлә, чүмәләдән кибән.
- Матур гөл чәнечкеле була.
- Матур чәчәк тиз коела.
- Матур чәчәкне кырау тиз ала.
- Мәлсез чәчәк ярылмас.
- Олы юлга үлән үсми.
- Паңгы булдыңмы — кер кызауга.
- Печән чабып җыелмый, тарап җыела.
- Печән чапмак - биемәк, урак урмак - уйнамак, май көбә-Ләмәк - җан
бирмәк *.
- Питрауга чаклы үләннең шифасы чәчәктә, питраудан соң - тамырда.
- Роза чәнечкесез булмас.
- Сарана төбендә суган ятыр.
- Сары мәтрүшкә алтмыш төрле авырудан, көрән мәтрүшкә җитмеш төрле
авырудан дәва.
- Сырланның, үзен өзсәң дә, тамыры кала.
- Сәбәбе булган — сәнәге сынган.
- Сәнәге кыйбат түгел, җәпләкәсе кыйбат.
- Тигәнәк арасына кермәгәнгә тигәнәк иярми.
- Тигәнәк арасында үскән чәчәктән саклан.
- Тигәнәк булып аякка кадалганчы, гөл булып якага кадал.
- Тигәнәк чәчеп бодай ура алмассың.
- Тигәнәк әрекмәннән ерак китми.
- Тигәнәккә күз тими.
- Тик торганнан чыкан чакмый.
- Тикәнсез гөл булмас, зәһәрсез бал булмас.
- Тилемзәк җигән аекмас.
- Тырмавычны белмәсәң, тешенә баскач белерсең *.
- Туздырма тузны колагың чукракланыр.
- Умырзая, яфрагыннан алда, чәчәген күрсәтер *.
- Умырзаяның гомере бер көн.
- Унҗиде сәгать суккач, үләннең шифасы тамырга төшәр.
- Чабучылар начар булса, печән аз чыга.
- Чалгы тавышы чыга башласа, яңгыр ява башлый, ди.
- Чалгысыз печән чабылмый.
- Чәнечкесенә түзсәң, гөлен өзәрсең.
- Чәчкәле гөл кадерле була.
- Чәчкәсенә алданып, чәнечкәсенә кадалма.
- Чәчәк булган җирдә бал була.
- Чәчәк чүплек башында да үсә.
- Чәчәк җыйган чәнечкедән курыкмый.
- Чәчәкне вакытында җыялар.
- Чүмәлә көенә кибәнгә үрелмә.
- Чүп җыйсаң — чүмәлә, чүмәлә җыйсаң — богыл.
- Шайтан таягы чүплек башында.
- Шайтан таягына кырау тими.
- Шиңгән үләнне ашаган мал шиңгәк булыр.
- Эргәзембай яз күрке.
- Эт эчәгесенең очы-башы булмас.
- Яшь үләндә арык мал да уйнаклый.
- Яңа чалгы каты чаба.
- Яңгыр яуганда чапсаң да, матур көндә җый.
- Яңгырда чапсаң, корыда печән җыярсың.
- Әрекмәнем: кызу капса яулығым, баш авырса — саулыгым.
- Әрем төбенә гөл үсмәс.
- Үзең гөмбә икәнсең, туз чиләккә кер дә ят.
- Үлән башыннан корыр.
- Үләнле җирне үрт алмас.
- Үсемлекнең тереклеге су белән.
- Үсәсе чәчәк таптауда да үсә.
- Жир маеның лайласы җиде төрле сызлауга шифа.
- Һавадан печән чапма.
- Һәр гөл үз сабагында чәчәк ата.
- Һәр гөлнең үз исе бар.
- Абага чәчәк атканда *.
- Астың үлән, өстең су — тагы да сиңа ни кирәк?
- Баскан җиреңә үлән бетте*.
- Гөмбә белән шалканны аера алмау.
- Ку үләнгә үрт салу.
- Көлдән гөл булган, гөлдән көл булган.
- Печән юлы белән барасың*.
- Суга сәнәк белән язган.
- Сәнәк белән көрәкне аера алмау.
- Сәнәк-көрәк кулдан китте *.
- Сәнәктән көрәк булган.
- Тилебәрән орлыгы ашаган.
- Урак белән печән чабу.
- Эскерттән ишек эзләү *.
- Әрем белән тәрем булып яшиләр.
- Үлән арасыннан ут йөртмәк.
- Үләннән ашак, судан тонык.
- Һәммәсе дә бердәй, бакчадагы гөлдәй.
- Амбарың белән мактанма, ашлыгың белән мактан.
- Амбарыңда булса, кесәңдә булыр.
- Атны макта, трактор белән эшлә.
- Аты бар атланмас, жире бар атланыр.
- Ашлаган җир аш бирә, ашламаган җир таш бирә.
- Ашлаган җир икмәк ашата.
- Ашлык — ил байлыгы.
- Ашлык туйган саен башын түбән ияр.
- Ашлык - хуҗалыкның нигезе.
- Ашлыкны арба өйгә кертә, чана базарга илтә.
- Ашлыкның да отчыгы була.
- Ашлыкның йозагы салам, акчаның йозагы — саран.
- Басуда балык булмас.
- Башын ал да, саламына ут төрт *.
- Бер башак — башак кына, йөз башактан капчык тула.
- Бер көн алдан чәчсәң, бер атна алдан урырсың.
- Бер көн эшләсәң, бер ай ашарсың; бер ай эшләсәң, бер ел ашарсың
*.
- Берәү — сука белән, җидәү - кашык белән.
- Булыр ашлык шытымыннан билгеле.
- Буш башак башын югары тота.
- Буш көлтәне сукмыйлар.
- Буш тегермән җилсез дә әйләнә.
- Бүген — кибәк, иртәгә — кирәк.
- Данны басудан эзлә.
- Егыла башласаң, җиргә ябыш.
- Иген камылыннан билгеле.
- Иген сугучы кояш сорый, күмер сатучы яңгыр тели.
- Иген төбе - кинәнеч.
- Иген чәчкәндә еласаң, сукканда шатланырсың.
- Иген чәчү — туй итү түгел.
- Иген үсмәс дип, җирдән түңелмә.
- Игенеңне яшел урма, урагыңның теше сынар.
- Игенле байның исе бар, игенсез байның нисе бар.
- Игенне иң элек бурага салдым диген, аннары уңыш алдым диген.
- Игенне җир уңдырмый, тир уңдыра.
- Игеннең җаен иккән белер, арбаның җаен җиккән белер.
- Игенче орлык чәчә — җирдән ризык юлын ача.
- Игенче - кырда, балыкчы суда.
- Игенче явым теләгән, чүлмәкче аяз теләгән.
- Игенче явымда тынар, балыкчы давылда тынар.
- Игә белгән иген ашар.
- Иксәң иген, ашарсың тиген.
- Иренчәк игенчедән илгәзәк мәзәкче узган.
- Качып китсәң дә, чәчеп кит.
- Кем дә кем иген игә ул җырлап яши, кем дә кем сату итә — ул чирләп
яши.
- Кем чәчкән, шул урсын.
- Киртәле кибәнгә мал тими.
- Кыр эшне ярата.
- Кырга барганда мактанма, кайтканда мактан.
- Кырда калган — кар астында.
- Кырда кунак сыйламыйлар.
- Кырда эзе булмаганның ашъяулыкта күзе булмас.
- Кырдагы - ашлык түгел, амбардагы — ашлык.
- Кырдагы — кырда, өсәктәге - кесәдә.
- Көз чәчсәң көлгә чәч, яз чәчсәң сазга чәч *.
- Көз җир сөр, кыш кар сөр.
- Милчәнең канаты зур да — оча алмый *.
- Начар сөргән җирне чүп басар.
- Начар чәчүченең игене дә начар була.
- Ни чәчсәң шуны урырсың, җил чәчсәң буран урырсың.
- Ничек чәчсәң шулай җилгәрерсең.
- Орлык кибәксез булмас.
- Орлыгын ашаган кеше — өметен ашаган кеше.
- Сабан төбе - сары алтын.
- Сабанда килешкән ындырда сугышмас *.
- Сабанда сайрашмасаң, уракта ыңгырашырсың.
- Сабанда тирләмәсәң, ындырда чирләрсең.
- Сабанчы яңгыр тели, юлаучы — коргак.
- Сабанчыга җир - ана, ялкауга үги ана.
- Сакла саламны — килер заманы.
- Соң чәчкән соң урыр.
- Сука тотып кулың кабармыйча, мичкә ягып ипиең кабармас.
- Сукадан тугарып атны бирмиләр.
- Сусыз тегермән тартмый.
- Таза орлык таза иген үстерер, начар орлык кырга чүп-чар ту-тырыр.
- Тарлан җирне саз йотмас.
- Тегермән ташына эләккән он булыр.
- Тегермән ташыннан курыксаң, онсыз утыр.
- Тегермән тик торса, ташы ярыла.
- Тегермәннең аскы ташы тузмый.
- Тегермәнсез он булмый, яргычсыз ярма булмый.
- Тир тамган җир уңдырышлы була.
- Тирес түксәң җиреңә, ындырың тулыр игенгә..
- Тиресне калын түшәсәң, амбарың буш калмас.
- Тук башак аска иелә, буш башак өскә үрелә.
- Туфракны җир иткән — изгелек күргән, җирне туфрак иткән - ачтан
үлгән.
- Уракчының уңмаганы уракка сылтар.
- Уракчының җилкәсенә карама, көлтәсенә кара.
- Учлап чәчсәң, йөкләп җыярсың.
- Уңган игенне уруы рәхәт.
- Чикерткәдән курыккан иген икмәс.
- Чәчкән - җыяр, чәчмәгән — елар.
- Чәчмәгән ашлык үсми *.
- Чәчмәгән җиргә урак күтәреп барып булмый.
- Чүп чәчсәң, таза ашлык алалмассың.
- Чүпле орлык чәчкәннең кырын кырлык басар.
- Ыңдыр тулы кибән кесә тулы акча.
- Ындырда илле кешегә эш табыла, тиле кешегә генә эш та-былмый.
- Эшләгән тегермәннең суы туңмый.
- Юл буенда үскән орлык өлгерми.
- Язын иген икмәгән әтәмбигә моң булыр.
- Яхшы орлыкның игене дә яхшы булыр.
- Яхшы җиргә төшкән орлык югалмас.
- Яңа урак тешкә каты була.
- Әнә килә трактор, сука бабай карап тор.
- Өйдәге исәп кырга ярамый.
- Өсәккә кермәсә, исәпкә кермәс.
- Үз чәчкәнеңне үзең ур.
- Жир ертканны ярата.
- Жир карынына көл салган, көленнән күмәч алган.
- Жир кемнеке - икмәге шуныкы.
- Жир туймаса ил туймас.
- Җиргә төшкән үсәр, түшәккә төшкән үчәр.
- Жиргә чәчкән гөл булыр, утка төшкән көл булыр.
- Жирдәген — бармак белән, судагын — кармак белән.
- Жирдән аерылган җилгә оча.
- Жире - коргаксык, кулы -- коры капчык.
- Жирең нинди булса, икмәгең шундый була.
- Жирең яхшы булса, амбарың ашлык белән тулыр.
- Жирне бер кат туйдырсаң, ул сине ун кат туйдырыр.
- Жирне сөйгән ач булмас.
- Башакка бар, башка юк.
- Дошман тегермәненә су кою.
- Иске кибәнем исән булсын *.
- Кеше вырыхын суыра, үзенекен җил алмый *
- Кеше уракта, без эштә.
- Қибәгеңне туздырма, күзгә керер.
- Мөшкә башында булу *.
- Саламга тук, башакка юк.
- Саламны печәннән аера алмау.
- Салпы ягына салам кыстыру.
- Синең урагың урган, печәнең өйгән.
- Суккан көлтә булгансың.
- Урак та урасы бар, тамак та кырасы бар.
- Ураклары урылган, зуратлары куелган.
- Уракны күп урадыр идем, кырыгызның көе юк.
- Чәчкән бакыра, үзе акыра.
- Ындыр артлатып кына йөрү.
- Эш бетте, көлтә җыясы гына калды.
- Яз - игенче, кыш — теләнче.
- Әвен сугып кайту *.
- Әвене янган кеше сымак кылана.
- «Жил тегермәне икәнен беләм, суы кайдан керә?» — дим.
- Җирдән салам селкетми.
- Алай диеп болай булмый, арпа чәчеп бодай булмый.
- Арпа алтмыш көндә өлгерә, бодай туксан көндә өлгерә.
- Арпа бирсәң атка бир, катыр-котыр чәйнәсен.
- Арпа-бодай аш булды, алтын-көмеш таш булды.
- Арпа иккән бодай урмас.
- Арпа әйтер: «Кырык биш көндә тишелеп чыгармын», — диер.
- Арыш анасы агу.
- Арыш анасы арыштан алда өлгерә.
- Арыш башаксыз булмас, арпа кылчыксыз булмас.
- Арыш булса, башы бер карыш булсын.
- Арышы булсын, басуы табылыр.
- Арыш кибәге алдан оча, бодай кибәге төпкә төшә.
- Арыш саламы алты елдан алтын булыр.
- Арыш унике көн баш чыгара, унике көн серкәдә утыра, унике көн эч
иңә.
- Арыш уңса ун булып, тары уңар мең булып.
- Арыш чәчсәң, ипи ашарсың.
- Арыш чәчсәң көлгә чәч, солы чәчсәң суга чәч *.
- Арышны көлгә чәчсәң гөл булыр, солыны грәзгә Чәчсәң князь булыр.
- Арышның баш чыгарган җиреннән урак йөри.
- Арышның хисабын суккач беләләр.
- Арышы булса, үлчәве табылыр.
- Атың барда арыш чәч.
- Бакра чәчкән бодай урмас.
- Бер бодай ашаган гел бодай ашар.
- Бер тарыдан ботка булмас, ботка булса йортка булмас *.
- Бер уч көнбагыш ашасаң, ике уч кабыгы чыгар.
- Бодай башак биргәнче урак бәһагә чыгар.
- Бодай иләп арпа төшмәс.
- Бодай кибәнен арыш саламы белән ябалар.
- Бодай чәчсәң, башагын җый, шалкан чәчсәң, тамырын җый.
- Бодай чәчсәң бодай урырсың, арыш чәчсәң арыш урырсың.
- Борчак, күпме генә сикерсә дә, табаны вата алмый.
- Борчак чәчсәң, арасына сарык кереп ятарлык булсын *.
- Борчак үз кузагын оныта.
- Борчакның яхшысы читкә чәчри.
- Кемнең тарысы шуның тавыгы.
- Киндер ыстаны киендерә, чүпләме күзне сөендерә.
- Киндер сугуның ние бар, атасы да кагасы.
- Киндер чәчсәң, күлмәк киярсең.
- Киндердән киндер дә була, киндераш та була.
- Киндердән сүс чыгар, сүс чыкмаса чүбек чыгар.
- Коры борчак бүрәнәгә ябышмый.
- Кырдагы бодай - алтмыш пот, кайткач-суккач — алты пот.
- Мәк җиде ел булмаган да, аңа карап ачлык булмаган.
- Мәкнең бер сабагы дару, бер сабагы агу.
- Пәҗи килегә кермичә, мае чыкмас.
- Саламга үскән арышның башы булмый.
- Солы чәчеп бодай көтмиләр.
- Талкышны күпме талкысаң да, талкыш булыр.
- Тармадан тула басмыйлар.
- Тары чалгы кайраган тавышка үсә, ди*.
- Тары ярмасы сөттә җитмеш җиде кисәккә ярыла.
- Ташлык җиргә тары чәч.
- Тиле бодайда баш булмас.
- Тургайдан курыксаң, тары икмә.
- Уңган бодайга кырау тими.
- Чәчелгән тарыны чүпләү читен.
- Чүбек чәйнәп май чыкмас.
- Үсмәгән бодайга үтмәгән урак.
- Житен талкымыйча йомшармас.
- Житен: «Тырмага ияреп тишелеп чыгар идем дә, кешедән оялам», — дип
әйтә, ди.
- Житен чәчсәң, эт ялап алырлык булсын.
- Арпа эчендә бер бодай.
- Башын карабодай белән япкан *.
- Бирдем бодай, килдем сорай.
- Бодай буласы җиргә борай булып калган.
- Бодай күрсәтеп арпа саткан.
- Борчак саламы белән кыршылган*.
- Көлдән борчак чүпли.
- Менә сиңа тары — хәзинәдә бары.
- Ташта борчак үстерү.
- Учагыңда борчагың.
- Чергән борчак атып йөрмә.
- Ярмам арыш, җаным тыныч.
- Ачы кабакка эт тә тими.
- Ачы торманың сирәге яхшы *.
- Бакча - байлык бер айлык, тагы да килер гидайлык.
- Бакча иясенә түтәл юк, өй иясенә бүкән юк *.
- Берәүгә торма кирәк, берәүгә хөрмә кирәк.
- Буш карбызда орлык күп.
- Бәрәңге ашаган тук булыр, тез буыны юк булыр.
- Бәрәңге балына чебен җыелмый.
- Бәрәңге: «Мин патшалар авызына да керәм!» — дип әйтер, ди.
- Бәрәңге төн озайгач үсә.
- Бәрәңге — ярты икмәк.
- Бәрәңге әйткән: «Илтүен илтермен, кайтуыңны үзең кай-гырт», —
дигән.
- Бәрәңге әйткән: «Кырык биш көндә карыныңа керермен», — дигән.
- Бәрәңгене буяу белән алма итеп булмый.
- Ике карбыз бер култыкка сыймас.
- Кабак баштан ярылыр.
- Кабак бик зур да, поты бер тиен.
- Кабак карбызга әйткән: «Мин олы», — дигән. Карбыз әйткән: «Син олы
булсаң, мин баллы», — дигән.
- Керән тормадан татлы булмас.
- Керән угычыннан бәрәңге суы чыкмый.
- Кичә аунаган кабак бүген капка аша баккан.
- Кишер — эчеңә килешер.
- Кәбестә аркасында суган да су эчә *.
- Мич башында шалкан пешми.
- Сарымсак ашамаганның авызыннан ис килмәс.
- Сарымсак хаҗга барып кайтса да татлыланмас.
- Сарымсакны кияүгә биргәннәр, өч көн сасымаган.
- Сарымсакны серкәгә салып тотсаң да, сигез ел исен саклый.
- Сирәк торма төпле була.
- Суган кабыгы сигез кат.
- Суган сирәк булса, башы олы булыр.
- Суганның татлысы юк.
- Тиле суган сабакка уңар.
- Торма: «Мин бал белән тәмле», — дигәч, бал аңа: «Мин син-нән башка да
тәмле!» — дигән.
- Черегән суганны бауламыйлар.
- Черегән суганны сасытма.
- Шалканны ефәккә төргәннән бәясе артмас, энҗене ыштырга төргәннән бәясе
кимемәс.
- Ярык карбызда тәм булмас.
- Жимеш юк җирдә чөгендерне дә әфлисун диләр.
- Жир алмасы җилектерми
- Акча җимеше түгел, бакча җимеше *.
- Бакчачының бакчасы, утап кына баксачы.
- Бер керән ашап, ике атна кикергән.
- Кавын утырттым, гәрәнкә үсте *.
- Қарбыз кабыгы ташлау *.
- Кирәкле кишер яфрагы.
- Куыш карбыз тибү.
- Кәбестә кебек беркатлы инде ул.
- Пешкән шалқан, төшкән-калган.
- Суган бавын үрү *.
- Суган суы суыру.
- Суган тураганда елый.
- Торма ачуын тоздан алу.
- Торма өстенә тоз.
- Шалкан кабыгы кию.
- Эре бәрәңге ашаган.
- Агач белән агач тиң түгел.
- Агач бер җирдә яшәрә.
- Агач бер җирдән төпләнә.
- Агач кайсы якка кыек булса, шул якка авар.
- Агач нинди генә биек булса да, тамыры җирдә булыр.
- Агач урманнан ерак үссә дә, шунда таба сыгыла.
- Агач утырткан ага булган.
- Агач хәтта үзен кисүчегә дә күләгә бирә.
- Агач чыбык чакта бөгелә.
- Агач яфрагы белән матур.
- Агач яшь вакытында яхшы бөгелер.
- Агач үз ихтыяры белән урманын ташламый.
- Агач үз урынына егыла, таш бик ерак тәгәри.
- Агачка карап агач булмассың.
- Агачка асылынсаң, асылын асылына *.
- Агачны яшьлектә бөк.
- Агачны үстерергә илле ел, кисәргә биш минут кирәк.
- Агачның аскы ботаклары өскеләрен күтәрешә.
- Агачның асылын корт ашар.
- Агачның башын киссәң төбе калыр.
- Агачның биегенә, имәннең ныгына асылын.
- Агачның корты эченнән булыр.
- Агачның тамырына балта чабып, яфрагы белән дус булма.
- Агачның яфрагы төбенә төшә.
- Агачта ботак бетмәс.
- Агачтан юкә суелмый.
- Агачтан яфрак төшми тормый.
- Асылсаң асыл асыл агачка, егылсаң егыл мамык түшәккә *.
- Бер агачның шаулавы илгә яңгыр яудырмас.
- Бер агачта ике кайры булмас.
- Бер агачта мең чәчәк үсә.
- Бер шыгырдаган агач гомер буе шыгырдый.
- Ботаксыз агачның күләгәсенә барма.
- Ботаксыз агачның күрке юк.
- Вакыт җиткәч агач та чери.
- Иелгән агачка үрмәләү җиңел.
- Иелгән агачны кисмиләр.
- Йомшак агачны корт басар.
- Карт агач бөгелмәс.
- Карт агач үзеннән-үзе корыр.
- Қаты агач шарт сынар, черегән агач кырык ел чыдар.
- Қаты агачны йомшак корт ашар.
- Каюлы агач озак чыдый.
- Каюлы агачның каюы чыкмый булмый.
- Кечкенә агачның ботагы зур була.
- Корт баскан черек ботакны кисеп ташлыйлар.
- Коры ботак тиз сынар.
- Қыеш агачның ботагы туры булмас.
- Кыйшык агач төзне бозар.
- Кәкре үсеп картайган агачны төз итеп булмый.
- Күмәк агач давылдан курыкмас.
- Тамыры ерак агачның гомере озак.
- Тамыры нык агач давылдан курыкмас.
- Тик торган агачка берәү дә килеп орынмый.
- Тотынган агачыңның тамыры нык булсын.
- Туры агачның күләгәсе дә туры була.
- Тәбәнәк агач ботакка беткән була *.
- Хур күргән агачың гүр өстеңә күләгә булыр *.
- Черек агачны корт баса.
- Чүлгә кое казыган — бер саваплы, сазга күпер салган — ике саваплы,
юлга агач утырткан — өч саваплы.
- Шыгырдавыклы агач озак чыдар, шыгырдамаган тиз сынар.
- Шәрә агачтан шык көтмә.
- Ялгыз агач урман булмас, ялгыз кирпеч курган булмас *.
- Ялгыз агач янтык үсәр.
- Ялгыз агач җилдә тиз сына.
- Ялгыз агачны кар басар.
- Ялгыз агачны жил борган, күмәк агач җилне борган.
- Яман агачка асылынганчы, яхшы агач үзеңне бассын.
- Үзенә качкан кошны куак та бирмәс.
- Һәр агачка таянылмас.
- Агач арасыннан урман күрмәгән.
- Агачтан сандугач кына ясамый.
- Ике агач арасында адашу.
- Яфрак астына керү *.
- Байтирәкнең чайкалуы җилдән.
- Бер каенның күләгәсе бөтен илне капламас.
- Бәрмәчлектән йөзем булмас.
- Зирек хәлен зирек белер.
- Имән агач — каты агач, каен агач - чырагач.
- Имән агачының иелгәне — сынганы.
- Имән бик каты агач та, аның да яфрагы саргая.
- Имән каты җиргә төпләнер.
- Имән күмере исле булыр.
- Имән чикләвеге алмагач төбенә тәгәрәми.
- Имәндә алма үсмәс.
- Каен агач тал булмас, каен суы бал булмас.
- «Каен агачы бар җирдә авыру бар микән?» — дип әйтәләр, ди, каен агачы
юк җирләрдә.
- Каен тузы юеш булмый.
- Каен тузына масаер, имән үзенә масаер.
- Каен төбенә тал чыкмый.
- Қаенның тузын макта, имәннең үзен макта...
- Каены бар кайгырмае, тимере бар тилмермәс.
- Карагайның көле күп, имәннең күмере күп.
- Карама агачы каршы агач.
- Карышып үскән караманы турайталмассың.
- Кечкенә имәндә ботак күп була.
- Корыган тирәк су янында да яшәрмәс.
- Куба тал шарт сынар, сары тал йөгенеп калыр.
- Нарат - башыннан, имән - төбеннән корый.
- Нарат төз карап үсәр, өянке өяләп үсәр.
- Озын тирәкнең күләгәсе төбенә төшмәс.
- Сыгылмалы тал сынмас, сыгылмас имән сынар.
- Тал ком ярата, усак дым ярата.
- Тал судан туймас.
- Талны чыбык чагында бөгәләр.
- Тик торган караулы тирәккә тимиләр *.
- Тирәк, башын югары күтәргән өчен, җимештән коры калган.
- Тирәк, ни юан булса да, пычкыдан котылмас.
- Тирәк төптән авар.
- Тирәкнең, тамыры черемичә, яфрагы саргаймый.
- Тубылгы агач зур булмас, тубылгыдан өй булмас.
- Усак агачында алма үсми.
- Усак яфрагы көндәшле хатыннар шикелле: җилсез көндә дә кыймылдап
тора.
- Чатлы-ботлы — карама булыр, шарт-шорт янган — усак бу-лыр.
- Черек каен бакадан да курка.
- Чикләвек агачы эчтән чери.
- Чикләвек ашыйсың килсә, тешеңне жәлләмә.
- Чикләвек җыйганда җиләккә бармыйлар.
- Юкәдә җиде хасият *.
- Юкәнең чәчәге — бал, кабыгы — юкә, череге — дару, агачы — сөян.
- Ялгыз каенга кош кунмас.
- Яшь каенга терәлеп, карт каен кырык ел яшәгән.
- Ватылмый торган чикләвек.
- Ике тирәк бер төптә, ике төймә бер җептә.
- Карама көленә утырту.
- Кеше чикләвек җыярга барганда ул җиләк җыярга бара.
- Кәкре каенга терәтү.
- Нарат урманында үскән агач.
- Тузга язмаганны сөйли.
- Чикләвегемнең төше юк, сезнең кебек кеше юк.
- Шәрәле имән ауды *.
- Юкә агачка атландыру.
- Юкәдә икән чикләвек.
- Агач җимеше белән матур.
- Агач, җимеше күп булган саен, ныграк иелер.
- Агачны кем утыртса, җимеш шуныкы.
- Агачның алмасы еракка төшмәс.
- Агачта җимеш арткан саен, ботагы күтәрелми.
- Агачы кыек булса да, алмасы тәмле була.
- Аланда үскән балан әче була.
- Алма агачыннан ерак төшми *.
- Алма агачының алмасы төбенә төшә.
- Алма ничек пешкән — эргәсенә шулай коелып төшкән.
- Алма теләсәң, агачыннан күз алма.
- Алма — төбенә төшми кая төшсен.
- Алма янында яткан бәрәңге алма тәмәйткән, бәрәңге янында яткан алма
бәрәңге тәмәйткән.
- Алма яратсаң, гөлен сакла.
- Алмагачны ашласаң, тәмле алма ашарсың.
- Алмалары булмаса, алмагач гаепле түгел.
- Алманы үстерү кыен, черетү ансат.
- Алманың асылын аю ашый, чикләвекнең төшен корт ашый *.
- Алманың кызылына алданма.
- Алмасын ашарсың — агачын кисмә.
- Ашамас җирдә җимеш күп.
- Аяз елны алма күп, явым елны гөмбә күп.
- Бакча булдырмый алма булмас.
- Балан бал белән тәмле, бал балансыз да тәмле.
- Бер агач ике төрле җимеш бирмәс.
- Бер черек алма бөтен йөкне черетә.
- Буласы җимеш чәчәгеннән билгеле.
- Вакыты үткәч, кура җиләге җыярга барма.
- Қызыл алманың эче кортлы булучан.
- Кулың җиткән ботакның алмасын өз.
- Миләш дигән җимеш авыздан — су, күздән яшь китерер, имеш.
- Миләштән бәлеш салмыйлар.
- Пешкән алма үзе өзелеп төшә.
- Сау алма саптан төшми.
- Сусыз агачта сусыл җимеш пешмәс.
- Таза алмагачта да черек алма булгалый.
- Тиз пешкән җимеш тиз чери.
- Чәчәге коелгач, җимеше булыр.
- Чәчәк күрсәтмәгән агачтан җимеш көтелмәс.
- Шомырт чәчәк аткан вакытта кызлар җилкенә, балан чәчәк аткан вакытта
балык сикерә.
- Яфрак астында пәрдәле җимеш торыр.
- Яфракка карап, алма санама.
- Яхшы агач яхшы җимеш бирә.
- Өлгергән өрек сабагында тормый.
- Өч көн үтте чия чәчәге шиңде.
- Җиләк бердән җыйнала.
- Җиләк җиләккә карап пешә.
- Җиләкне вакытында җыялар.
- Жимеш ашыйсың килсә, чәчәген өзмә.
- Жимешен аша, бакчасын сорама.
- Жимешен аша, ботагын сындырма.
- Жимешле агач зур булмый.
- Жимешле агачка терәк куялар.
- Жимешнең асылын эт ашый *.
- Жимешсез агач — утын, яңгырсыз болыт - төтен.
- Жимешсез агачка балта чабалар, җимешле агачка таш аталар.
- Жимешсез агачка таш атмыйлар.
- Жиренә күрә җимеше.
- Һәр җимешнең үз корты бар.
- Һәр җимешнең үз мизгеле бар.
- Алма пеш, авызыма төш.
- Алма белән алма кебек яшәү.
- Алмалары суга туенган.
- Алмалыда бер көн, салмалыда бер көн.
- Аңа бит алма — шалкан, ком талкан.
- Зәңгелә кач, идел кич, иске авызга яңа аш*.
- Кеше бакчасына таш ату.
- Кипкән җимеш күк куырылган.
- Миләш диеп капкан идем, балан булып чыкты бу.
- Пешмәгән җимештән катмаган как.
- Яңа җимеш, иске авыз *.
- Бер агачтан унау үскән, ун агачтан урман үскән.
- Кара урманның карыны киң.
- Кәкре агачсыз урман булмас.
- Урман авызы тар булыр.
- Урман артындагы күренә, борын астындагы күренми.
- Урман астын күрмә, борын астын күр.
- Урман белән су — кырның күрке.
- Урман бүресез, тау куянсыз булмас.
- Урман киексез булмас.
- Урман — колак, кыр — күз.
- Урман чытыры белән ямьле.
- Урман – ярты тун, кулыңа тукмак тотсаң — толып.
- Урман үстергән ачлык күрмәс.
- Урманга ботак илтмиләр.
- Урманга кер, ботакка кадалма.
- Урманга кергәнче чыгар юлыңны кара.
- Урманга себерке белән кермә.
- Урманга утын ташылмый, коега су салынмый *.
- Урманда агач күп булыр, башын кискән бер булыр.
- Урманда агач күп, сайлый башласаң яраклысы юк.
- Урманда вәзир юк.
- Урманда ни аваз кычкырсаң, шул ишетелер.
- Урманлы юл — бер кат тун.
- Урмансызлык — уңайсызлык.
- Берсе урманга, берсе тугайга киткән.
- Урман чытырман, качсам тоттырмам.
- Урманда урынсыз, кырда койрыксыз.
- Урманы үсмәгән, агачы кисмәгән.
- Агач киссәң озын кис, чаба-килә кыскарыр *.
- Агач корыса, утын булыр.
- Агач үлеме балтадан.
- Агачны ега белмәгән үз өстенә аударыр.
- Агачны екмыйча ботап булмый.
- Агачны кинәт бөксәң шарт сынар.
- Алтмыш талдан бер кәрзин.
- Балта агачны кисмәс иде, агач сабы булмаса.
- Балта белән су кисмиләр.
- Балта гомер буе баш исә дә, кискәндә аяуны белми.
- Балта да ботакка очрый.
- Балта да чапкан төштән генә кисми.
- Балта, кечкенә булса да, зур агачны ега.
- Балта ни гөнаһ эшләсә, сабы да шуны эшли.
- Балта остасының йомычкасы күп булыр, тимерченең акчасы күп булыр.
- Балта остасының юньле балтасы булмас, чабата ясаучының юньле чабатасы
булмас.
- Балта остасының үз йорт тирәсе һаман җимерек.
- Балта сораганга көрәк тоттырмыйлар.
- Балта чапкан чакта йомычка чәчрәми булмас.
- Балта чапкан җирдә эз кала.
- Балта чапканчы кискә ял итә *.
- Балта үзе кисә алмый, балта остасы кисә.
- Балтага имән дә башын игән.
- Балтасы суга төшкән сабын да атар.
- Балтасыз, тактасыз кура корып булмый.
- Балтасыз урманга барма.
- Балтачының балтасы китек, пыялачының тәрәзәсе ватык.
- Бер чабуда агач егылмас.
- Ботагыннан чөй ясап, агачын яралар.
- Ботаклы агачны ышкылаудан ни файда.
- Бүрәнәне уртасыннан тотма — сындырырсың.
- Бүрәнәнең юан башы кем җилкәсендә булса, шуңа авыр.
- Дегет чиләге агармас.
- Егылган агачка балта чабучы күп булыр.
- Зиректән дуга бөгелмәс.
- Ибне адәм кисә торыр — урман халкы үсә торыр.
- Имән җиде ел суда ятса, таш булыр.
- Кабык зур булса да, бәһасе бер тиен *,
- Кайрысында кипкән агач чатнамый.
- Карама кабыгыннан как ясап булмас.
- Карт агачтан тугым бөгелмәс.
- Каршы агачка — каты чөй.
- Кеше өстендә бүрәнә дә җиңел, үз өстеңдә кура да авыр.
- Кирәкмәгән балтасап җиде елдан соң кирәк була, ди.
- Кирәкмәгән китек балта боз чабарга яраган.
- Корыган агачтан дуга бөгә алмассың.
- Кул пычкысы бүген миндә, иртәгә синдә хезмәт итә.
- Кыртышы чергән бүрәнәнең үзәге дә тиз черүчән.
- Кәкре агачны төзәйтүдән төзен кәкрәйтү җиңелрәк.
- Кәкре агачтан кәкерчек, чатлы агачтан чата.
- Күп тукмасаң, ботаклы утын да ярыла.
- Пычкы сораганга - ышкы, ышкы сораганга пычкы тоттыр-мыйлар.
- Сапсыз балта агач чабарга ярамас.
- Сапсыз балта суга китәр.
- Судан алганчы балтасы да жәл түгел, судан алгач сабы да жәл *.
- Сукага балта булышчы.
- Сумалага утырганның арты сумалага ябышыр.
- Сыймас җиргә чөй какма.
- Такта тар булыр, бәясе бар булыр; кабык киң булыр, бәясе ким
булыр.
- Ташаяк мунчаласын үзең сүт *.
- Таяк бирә тай көче *.
- Таяк ике башлы.
- Таякның кемгә төшәсен бел.
- Тимер балта булдыра алмаганны кайчакта юкә чөй булдыра.
- Тимәгән бүрәнәгә китереп чапмаслар.
- Тирәк, ни базык булса да, пычкыдан котылмас.
- Тоткан җирдән чыбык сынмый.
- Тугыз балта бер сәкедә ятыр, ике каба ятмас.
- Төз агачтан ук чыгар, кәкредән — җәя.
- Төз янында кыеш агач ятмас.
- Урман кискән җирдә йомычкасыз булмас.
- Урманга кергән саен утын күбәя.
- Утынчының күзе агачта.
- Утырган җирдән утын кисмиләр.
- Уңнан-сулдан балта оргач, агач ничек аумасын.
- Чаба-юына чакка кала.
- Чыбыгы тисә иелгән казыгы тисә калкыр.
- Чыбык вакытында бөкмәсәң, зурайгач бөгә алмассың *
- Чыбык тоткан җирдән сынмый, бөккән җирдән сына.
- Чыбыкны пеше чакта бөгәләр.
- Чыбыркы юктан чыбык та ярый.
- Чөе қайда, тукмагы шунда.
- Чөенә күрә тукмагы.
- Чөйне чөй белән чыгаралар.
- Шырпылы агач кулга кас.
- Ышкы артыннан балта.
- Юан булса да, ялгыз агачтан өй булмый.
- Юкә чөй тумран яра.
- Юкәнең агачы юкә түгел, кабыгы юкә.
- Ялгыз агач өй булмас, ялгыз таш кала булмас.
- Яраклы түмәр җирдә ятмас.
- Яткан агач ял табар, йөргән аяк мал табар.
- Яңа чөй иске чөйне этәрә.
- Өйне эшләгән балта тышта кала.
- Үткен балта тиз кителә.
- Үтмәс балта сөяк чабарга ярый *.
- Һәр агачтан кашык булмас.
- Аркылы яткан агачны буйга алып салмый.
- Балта биреп, шөшле алдым.
- Балта сабы бик кыска.
- Балта сабын тотам дигәнче, балтасын суга төшергән.
- Балтасы суга төшкән.
- Барысы да бер чыбыктан сөрелгән.
- Бер урманда утын кискәннәр.
- Бере тукмак, бере чөй, берен ал да берен төй.
- Бутау мунчаласы ясау *.
- Ике такта арасында калу.
- Икесе дә бер очтан кискән.
- Йомычканы йомыш итеп йөри.
- Кабык сугып, чәүкә очыру.
- Сыймаган җиргә чөй кагу.
- Тамырына балта чабу.
- Таякка таяк ялгап бирүче.
- Тукмак тисә тик торыр, чыбык тисә сикерер.
- Тумырган да сөягән, балта-пычак тимәгән.
- Төп башына утырту.
- Төптән куркып, түмгәккә абынган.
- Урманга барган, балтасы калган.
- Урманны үтеп, утын күрмәгән.
- Чыбыктан чыбыркы булган.
- Чөй өстенә тукмак.
- Чүмке балтаңны чапма.
- Шөшле урынына балта бирү.
- Юкә чөй кагу.
- Әлеге дә баягы, шул бер каен таягы.
- Терпе өстенә тукмак.
- Үзе утырган ботагын кисүче.
- Үтмәс балта белән юнган.
- Жөенә чөй кагу *.
- Ата алмаганга аң очрар.
- Аучы белән балыкчы беркайчан да баемас.
- Аучы козгын ауламас, үрдәк аулар.
- Аучы ничә әмәл белсә, аю шунча юл белә*.
- Аучы үзе йөрмәгән урманны ауга бай саный.
- Болан куган аучы тауны күрми.
- Буран булса, сунар юк, яңгыр булса, тузан юк.
- Ерткыч, тырнагыннан билгеле.
- Ерткычына күрә капканы.
- Киеккә үлем сәгате җитсә, туп-туры аучыга чабар.
- Киектән курыксаң, урманга барма.
- Сунарчыга эз кирәк, эз танырга күз кирәк.
- Тозакчы күренмәс, җимен күрсәтер.
- Тотылмаган киекнең йонын йолкымыйлар.
- Уңмаган аўчының эте кыек чабар.
- Читлеккә эләккәч, ерткыч та юашлана.
- Юньсез сунарчы арба белән куян тотар.
- Яхшы аучының мылтыгы тутыкмый.
- Әллә аучы этен асрый, әллә эте аучыны асрый.
- Һәр җәнлеккә тозак бар.
- Корган капкан, үзе капкан.
- Сукыр аучы кыек атып туры тидергән төсле.
- Ана арыслан, баласы өчен, утка керер.
- Арыслан айга менмәсә дә, сикерүе дан.
- Арыслан, айга менәмен дип, аягын сындырган.
- Арыслан ат өеренә баш булса, арыслан өере булыр, арыслан өеренә ат баш
булса, ат өере булыр.
- Арыслан ау тапмый кайтмас.
- Арыслан ачта төлке тук.
- Арыслан баласы арыслан булыр.
- Арыслан, бауда торса да эт булмас, арыслан булыр.
- Арыслан белән юлбарыс бер-берсен ерактан күрсә кире китәр, якыннан
күрсә һөҗүм итәр, имеш.
- Арыслан бер вакытта да юлбарыс белән күсегә бер төсле карамый.
- Арыслан, картайса, тычкан өнен күзәтер *.
- Арыслан киек баласын ау белән тоталар.
- Арыслан киек үз каршысында тау барга кайгырмас.
- Арыслан көче төлкегә хас түгел, төлке хәйләкәрлеге арысланга төс
түгел.
- Арыслан күләгәсендә тиен туеныр.
- Арыслан оясында яткан сарыктан саклан.
- Арыслан серен юлбарыс белмәс.
- Арыслан сунар тапмактан гаҗиз калмас, карчыга чыпчык авызыннан җим
алмас.
- Арыслан тешен күрсәтсә, көлә дип уйлама.
- Арыслан юлбарыстан качмас.
- Арыслан үз көче белән туяр.
- Арыслан үлгәннән соң, азу тешен тычканнар кимерә, ди*.
- Арысланга атлансаң, камчың кылыч булсын.
- Арысланга тимер зынҗыр гарьлек түгел.
- Арысланнан арыслан туа.
- Арысланны — тырнагыннан, куянны колагыннан таныйлар.
- Арысланның, айга менәм дип, биле биртелгән.
- Арысланның иркәге дә арыслан, тешесе дә арыслан.
- Арысланның уеннан төлкенең муены өзелә.
- Арысланның ятканыннан билгеле.
- Арысланның үлеге тычканның тереге.
- Бәйле арысланга куян да ташлана.
- Читлектә арыслан да ачуын баса.
- Эт иснәгән судан арыслан эчмәс.
- Эттән калганны арыслан җимәс *.
- Үлгән арысланнан тере тычкан артык.
- Үлгән арысланны куян да барып типкән.
- Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар.
- Ач аю уйнамас.
- Ашамаган аю биеми.
- Аю артына чуан чыккан, ялый-ялый җаны чыккан.
- Аю — базында батыр.
- Аю баласын алга алсаң да иш булмас.
- Аю белән бүре гомергә дус булмас.
- Аю белән танышсаң, мылтыгыңны калдырма.
- Аю бии, чегән акча ала.
- Аю гомергә кул юмас.
- Аю да балны ашаган-ашаган да артына сылаган.
- Аю илә сыер туган түгел.
- Аю кыш буе йоклый, «йокым туйды» дими.
- Аю күрмиенчә айга сикермиләр *.
- Аю тора торган урын кыйммәт түгел, тавык тырмаша торган урын
кыйммәт.
- Аю урманны саклый, урман аюны саклый.
- Аюга атаган бүрегә була..
- Аюга да кырык елга бер бәйрәм була, ди.
- Аюдан курыккан бүрегә юлыккан.
- Аюдан курыккан урманга бармас.
- Аюдан курыксаң — урманга барма, бүредән курыксаң — сарык асрама.
- Аюны аю ашамас, бүрене бүре ашамас.
- Аюны да биергә өйрәтәләр.
- Аюны сыйпаган белән сыер булмас.
- Аюны тукмап бүре итеп булмый.
- Аюны үтермәс борын тиресен сатмыйлар.
- Аюны үтерсәң, үләксәсеннән курыкма.
- Аюныкын бүрегә ходай язган күрергә.
- Аюның йөрәген май басар, майдан йокы басар.
- Аюның үзен аю мае белән майлыйлар.
- Балның тәмен аю да белә.
- Балның яхшысын аю ашар.
- Бер өнгә ике аю сыймас.
- Бии белмәгән аюга урам тар.
- Биисе килмәгән аюга көй килешми.
- Бәйләмәгән аю биеми.
- Кеше түгел аю да кулга ияләшә.
- Көчсез аю тавышы белән куркытыр.
- Күп аю өн казымас.
- Тотылган аю биергә өйрәнә.
- Өйрәтелмәгән аю биеми.
- Үтермәгән аюның тиресен тунамыйлар.
- Аю дисәң өне юк, бүре дисәң җоны юк.
- Аю куып, куян тоткан.
- Аю хезмәте күрсәтү *.
- Безнең әти — аючы, эшләмичә баючы.
- Болан атланганчы ботак атлан.
- Боланга ияргән сачәккә аунар, дуңгызга ияргән балчыкка аунар.
- Боланның — башы, филнең теше кыйммәт.
- Боланның мөгезе кыйммәт.
- Боланның үз мөгезе үзенә авыр түгел.
- Үлгән боланның башы белән тере боланны куркытма.
- Жирле боланны тирле колан куалаган *.
- Артында йөз эт һауламаган бүре бүре буламыни *?
- Ач бүре арысланга ташланыр.
- Ач бүре тотылмас, тук бүре котылмас.
- Бала чагында бүре баласы да сөйкемле.
- Бар бүре дә бер төсле улый.
- Бер юлдан йөргән бүреләр берен бере ашамый *.
- Бүре азыгы борынында.
- Бүре аркасында кош туя.
- Бүре арыгын белгертмәс, эткә сыртын кабартыр.
- Бүре, ач булса да, җилкәсен көдрәйтер
- Бүре ачка түзәр, коллыкка түзмәс.
- Бүре баласын бүреккә салсаң, башы тәгәрәр.
- Бүре баласын бүреккә салсаң, урманга карар.
- Бүре баласын бүреккә салып асрасаң да иш булмас.
- Бүре баласын күпме бүреккә салсаң да, урманга карап ула-вын
куймас.
- Бүре баласын ничек тәрбияләсәң дә, куй булмас.
- Бүре баласын салсаң табакка, тәгәрәп төшә тагаракка.
- Бүре баласын тотарга өйрәтсә, сарык баласын качарга өйрәтә.
- Бүре бер күзе белән йоклый.
- Бүре бер эздән йөрер.
- Бүре бәйләүгә күнмәс, дуңгыз әйдәүгә күнмәс.
- Бүре бәрәнне кызганган: тотып ашаган.
- Бүре дә күршесенә тими *.
- Бүре дә тук булсын, куй да бөтен булсын.
- Бүре дә юлдашына касд кылмас, яхшы вә яман булса да, ялгыз ташламас
*.
- Бүре екса — эт тә туя, кош та туя, ә козгынныкы агач ба-шында *.
- Бүре йонын алыштырыр, бүрелеген алыштырмас.
- Бүре караңгыны ярата.
- Бүре картайса да, бер куйлык көче кала.
- Бүре картайса, этләр көлкесе була, имеш.
- Бүре карчыгадан качмас.
- Бүре колагы ауда.
- Бүре көтүче булмас.
- Бүре күзе бәрәндә, бәрән күзе үләндә.
- Бүре күп - ит аз.
- Бүре оясы сөяксез булмас.
- Бүре санаулы сарыкны да ашый.
- Бүре, сарык туны кисә дә, бүре булыр.
- Бүре сарыкка: «Мин сине ашамас идем, син мине ашарсың», — дигән.
- Бүре: «Сарыкларны буш көтәр идем», — дип сораган.
- Бүре тире суя, бүренең дә тиресен суялар.
- Бүре тиресе янында сарык тиресенең йоны коелыр, имеш.
- Бүре тиресен ябынып бүре булып булмас.
- Бүре туе кан белән.
- Бүре туйган җирендә ятмый.
- Бүре улый дип буран туктамый.
- Бүре утлагында ишәк җәйләмәс.
- Бүре, ябагасын койса да, холкын үзгәртми.
- Бүре өненә кермичә балаларын тоталмассың.
- Бүре үз ризыгын үзе табар.
- Бүре җыелып мең булмас.
- Бүрегә азык бирсәң, тешен сындырып бир.
- Бүрегә бүрек кидермиләр.
- Бүрегә кунакка барсаң, этеңне калдырма.
- Бүрегә мәрхәмәт итсәң, сарыкка золым итәрсең.
- Бүрегә юлдаш кирәкми.
- Бүредән бүрек ташлап котылмыйлар.
- Бүредән курыккан көтү көтмәс, тычканнан курыккан иген икмәс.
- Бүредән курыккан урманга бармас.
- Бүреләр белән яшәсәң, бүре булып уларсың.
- Бүрене аяклары туйдыра.
- Бүрене кулга ияләндереп булмый.
- Бүрене күпме ашатма, һаман урманга таба бага.
- Бүрене сөяк белән алдый алмассың.
- Бүрене телгә алсаң, каршыңа чыгар, ди.
- Бүрене теше туйдыра.
- Бүренеке уртак, козгынныкы агач башында *.
- Бүренең авызы ашаса да кан, ашамаса да кан *.
- Бүренең арты да улый.
- Бүренең әҗәле эттән булыр.,
- Бүренең өлкәне уламыйча кечкенәсе уламый.
- Ике бүре сугышканда берсенең карыны ача, ди.
- Йоны бик еш коелса да, бүренең холкы үзгәрми.
- Карт бүре көрт ера *.
- Карт бүредән эт тә көлә.
- Кеше бүредән саклана, бүре — кешедән.
- Котырган бүре утка керер.
- Көтүгә ияләшкән бүре бөтен көтүне буар.
- «Мин үлгәч, сарык үсмәсен», — дигән бүре.
- Санаган малны бүре алмый *.
- Сарыкның ничә сум торганын бүре каян белсен.
- Табышлы бүре өненә керә, табышсыз бүре камауга эләгә.
- Тамак тук булса, бүре уламый.
- Танымаган бүре ашаганчы, таныган эт ашасын.
- Таулы җирдә бүре бар.
- Эт булып кол булганчы, бүре бул да азат бул.
- Эттән курыксаң, бүре булма.
- Ялан җирнең бүресе күп.
- Ярык юк димә бүрәнә астында, бүре юк димә бүрегең ас-тында.
- Өйдә торып бүре куркытма.
- Үле бүренең башы белән тере атаңны куркытма.
- Һәр кара нәрсә бүре булмый *.
- Аның бүресе улый *.
- Бүренең туны яхшы да бит, минем өчен тегелмәгән.
- Бүрәнә аркылы бүре куган.
- Бүрәнә ярыгыннан бүре күрә.
- Корсакта бүреләр улау.
- Орды бүрене койрыкка *.
- Сарык тиресе ябынган бүре күк.
- Эчтә бүре асрау.
- Атып бүре үтерә.
- Җыен сарык арасында бер бүре.
- Керпе баласын «йомры гынам, йомшак кынам» дип сөя, имеш.
- Керпе баласын «йомшагым» дияр, аю баласын «аппагым» дияр *.
- Керпенеке шырпылы.
- Керпенең аягын күреп булмый.
- Атның киеге — колан, кәҗәнең киеге коралай.
- Қолан башына эш төшсә, колынына карамас.
- Колан кайда симерсә, төген шунда түгәр.
- Колан кактан җирәнсә, как таба алмый чүлдә үләр.
- Колан кодыкка егылса, кыр бакасы колагына чыга, имеш *
- Колан коега төшкәндә, гөберле бака айгырлык кылыр *.
- Колан — кырда, кондыз — суда.
- Колан тоягына ком терәк, кош аягына җил терәк.
- Тауда туган коланның ике күзе ташта булыр.
- Аткан саен куян булмый.
- Бер елга куян тиресе дә чыдаган.
- Бер курыккан куян кырык көн төсеннән чыкмас *.
- Бер куянны ике кат тунамыйлар.
- Биш тиенлек куян, ун тиенлек зыян *.
- Ике куян кусаң, берсен дә тотмассың.
- Ике куянны берьюлы кумыйлар.
- Ике куянның койрыгын тоталмассың.
- Иртәгәгә калдырган өчен куянның койрыгы үсмәгән.
- Йөк өстендә куян тотмыйлар.
- Койрыгыннан ныграк кыссаң, куян да шырпы кабызыр.
- Коры елны куян күп.
- Куян алдан ычкынса, эт куып җитми.
- Куян бала тапкан, куяр җирен тапмаган *.
- Куян баласын, «куян базарында күрешербез» дип, ташлап китә, ди.
- Куян белән уйнама — чарчарсың, ут белән уйнама — қөярсең.
- Куян да баласын «Кушколак пәһлеван» дип йөртәдер, ди.
- Куян да «батырым», керпе дә «йомшагым» дигән.
- Куян койрыгын тапкан, куяр жирен тапмаган.
- Куян күләткәсеннән дә куркыр.
- Куян табыш артыннан киткән, койрыксыз кайткан.
- Куян тауга үпкәләгән, тауның исендә дә юк.
- Куян тиреләре базарда: «Исәнме, менә тагын күрештек», — дип әйтерләр,
ди.
- Куян тозакны онытса да, тозак куянны онытмый.
- Куян тотасың килсә, бурзай ал.
- Куян туны эт өрсә дә ертыла, имеш.
- Куян: «Урманга керсәм бет ашый, кырга чыксам эт ашый», — дип әйтә,
ди.
- Куян эзе белән барсаң, тычкан эзе белән кайтырсың.
- Куян, үз койрыгын күргәч, «кудылар, тоттылар!» дип, йөрәге ярылып
үлгән, ди.
- Куянга күптән койрык әйткәннәр дә, әле дә юк.
- Куянга эт куа башлаганчы гына куркыныч.
- Куянны этсез куып булмый.
- Куянның өе урманда, мәченең өе — ӨЙДӘ.
- «Мин куяннан да куркучы бар икән!» — дигән куян.
- Соры куян таш астында, ак куян куак астында.
- Төлке белгән хәйләгә куян да оста, тик нишләсен: койрыгы кыска.
- Чыда-чыда дигәч, бер елга куян тиресе дә чыдый.
- Шашынган куян аучы өстенә менәр.
- Өркетмә куянны, арыслан итәрсең *.
- Жирле куянны җирле эт тотар.
- Алырсың аннан, куянга койрык үссә.
- Атмаган куян, асмаган казан.
- Базарда очрашкан куян тиреләре кебек очрашырбыз әле.
- Бу куянны атсам, тиресен тунап сатсам, бер тай алып кайтсам, килер
көзгә ат булыр.
- Ике куянны бер юлы ату.
- Куян булып китү, елан булып кайту.
- Куян шулпасының шулпасы.
- Куянны тотканчы куырдык.
- Сөрелмәгән җир өстендә тумаган куян баласы.
- Бар төлке дә үз койрыгын мактар.
- Башта булыр төлкесе, соңыннан чыгар көлкесе.
- Бер төлке җиде бүрене җитәкли.
- Йокычан төлке тавык алдамас.
- Қабып йотар алдыннан төлке дә тавыкны мактый.
- Карт төлкене урманнан куып чыгара алмассың.
- Кыюсыз төлке ачка үләр.
- Монда бүреләр өчен дау бара, анда төлке иркенләп кетәк аудара.
- Томанлы көн төлке узар, буранлы көн бүре узар.
- Төлке арысланны тәү күргәндә куркуыннан чак җаны чык-маган, икенче
күргәндә «әссәламәгаләйкем!» дигән, өченче күргәндә алдап киткән, ди.
- Төлке бүредән туграк тора.
- Төлке дә йөземгә буе җитмәгәч: «Пешмәгән әле», - дип әйтте, ди *.
- Төлке йотар, арыслан костыра белмәс.
- Төлке койрыгына ышаныр.
- Төлке никадәр качса да, барыр жире күрекче кибетендә.
- Төлке саклы бакчага керми.
- Төлке — тиресе белән, былбыл өне белән кадерле.
- Төлке тиресе өчен гаепле *.
- Төлке төнлә йөрер, көндез йоклар.
- Төлке төшендә дә тавык саный.
- Төлке әйткән: «Үзем өчен әйтүем түгел, әмма тавыксыз кетәк утка
чыксын!» — дигән, ди.
- Төлке өнендә ятканчы, кырда сине арыслан ашасын *.
- Төлке өч ел арысланга очрамаса, арысланга әйләнә, ди.
- Төлке үз өнен тизәкләгәч, бурсык оясына күчә.
- Төлкегә баш булганчы, арысланга койрык булу хәерлерәк.
- Төлкегә: «Кыздырган тавык ашар идеңме?» — дигәннәр. «Кешенең көләсен
китермәгез әле», — дигән, ди.
- Төлкене алдамыйлар, тотып тиресен генә туныйлар.
- Төлкене койрыгы саклый.
- Төлкенең кызыллыгы үз башына.
- Төлкенең уены күп булса да, иң яхшысы - качу.
- Төлкенең хәйлә туны кызыл.
- Төлкенең хәйләкәрлеге кетәк тирәсеннән күп узмый.
- Төлкенең тәҗрибәлесе капкынга ике аягы белән эләгер.
- Хәйләкәр төлке койрыгыннан эләгә.
- Һәр җирнең төлкесен үз тозагы белән аула.
- Без үзебез төлкече, түлке адәм көлкесе.
- Кара төлке булу *.
- Син төлке булсаң, мин койрыгы.
- Төлкене көлкегә калдырырлык *.
- Төлкенең өстенә барып чыга торган көн *.*
- Баш маймыл ни кыланса, калган маймыллар бар да шуны кыланыр, ди.
- Йомран койрыксыз булмый.
- Қабан кабанның карынын ярмас.
- Канат булмаса, тиен койрыгы белән оча.
- Каплан — песинең агасы.
- Кондызга койрык ялганып тора.
- Маймыл, кеше ни эшләсә, шуны эшли.
- Маймыл ни хәтле шыксыз булса, шул хәтле күбрәк кыланыр.
- Сусар ауга киткән, тиресе кайткан.
- Сыртланнан ашалганчы арысланнан ашал.
- Тигәнгә ә - тиен башы, тимәгәнгә — куян башы.
- Юлбарыс арысланны басса, тәү башлап басар.
- Ярканат теләге белән төн йөрми.
- Ярканат төнне көтә, сандугач таңны көтә.
- Ярканат яратмый дип, кояш чыкмый тормый.
- Ярканатның көндез күрмәвенә кояш гаепле түгел.
- Әрлән урлап киченер, тотсаң биткә сикерер.
- Әрләннең әрен кузгатма.
- Ѳерле суыр өн казымас.
- Жофарны яшерсәң дә исеннән беленер *.
- Йомран тишегенә су салгач чыккан шикелле.
- Тисә — тиенгә, тимәсә — ботакка.
- Жордай юртак, еландай елдам булу.
- Алдан чыккан колактан соң чыккан мөгез узар.
- Асылы кара тирене юган белән ак булмас.
- Ашавына карап мал үсәр, ярына карап тал үсәр.
- Ашаган малда өмет бар.
- Аягы булса, тоягы табылыр.
- Баш кая — койрык анда.
- Бер кылдан аркан ишеп булмый.
- Бер тиредән тун тек мул тек.
- Бер хайван артыннан бар хайван китәр.
- Береккән көтү бүредән курыкмый.
- Дүрт аяклы хайван да сөртенә...
- Иләми күн булмас, тиресез тун булмас.
- Итче ак сарыкны да суя, кара сарыкны да суя.
- Итче итнең муенын үзе ашый.
- Йон тамакка тормый, эчне пошыра.
- Йонны ятышына таба сыпырган яхшы.
- Йонсыз җылы табылмас.
- Кассап күп булса, хайван мордар китәр.
- Кассапчыга мал кайгы, карт ишәккә җан кайгы.
- Качаган мал кашкырга җим.
- Кечкенә малны макта, өлкәнне сакла.
- Койрык булганчы баш бул.
- Койрык дулап баш булмас.
- Колактан уза мөгез үсәр.
- Кылны артык нечкәртсәң өзелә.
- Кылыгын белмәгән малга якын барма.
- Кәҗәдә җан кайгысы, итчедә май кайгысы.
- Көтү ташлаган малны бүре алыр.
- Көтүдә куйчы күп булса, куй әрәм үләр.
- Көтүче белән бүре бервакытта да килешә алмый.
- Көтүче нинди, көтү шундый.
- Көтүче ялкау булса, көтүне тәкә көтәр.
- Мал арыгын симертсәң, авызың-борының май булыр.
- Мал - бакканныкы, ут — якканныкы.
- Мал да ашаган җиренә кайта.
- Мал иясе — таз торна.
- Мал, иясенә охшамаса, харам булыр.
- Мал иясенә охшар, имеш.
- Мал казасы эткә яхшы.
- Мал колыннан, акча тиеннән.
- Мал көрлеге көтүчедән..
- Мал торган җирен онытмас.
- Маллыгыннан данлыгы.
- Малны тапкан баксын, утынны чапкан яксын.
- Малның җаен баккан белер, утынның җаен яккан белер.
- Малсыз кеше жансыз кеше.
- Малчы кулы майда булыр.
- Малчы мал карар, балчы бал карар.
- Малың булса, көтүче табыла.
- Малың мал булсын дисәң, азыгың мул булсын.
- Мөгезең зур булса, агач камыт кидерәләр икән.
- Начар токымнан яхшы нәсел көтмә.
- Орып — мөгез чыкмый, торып — мөгез чыга *.
- Сигезне суйганчы симезне суй.
- Тамгалы мал югалмас.
- Терлек-туарның йортта кунганы яхшы.
- Терлекне кул белән генә сөймә, азык белән дә сөй.
- Тиресен суйган йон үсмәс.
- Торлактагы мал кулдагы мал, аулактагы мал — юлдагы мал.
- Тояк төшәр, мөгез үсәр.
- Туар булса - тун булыр, бодай булса — он булыр.
- Туар иясен таба.
- Тәкә симергәнче итче күз салмас.
- Төс бирмәгән малны асрама *.
- Утлавыгы бернең көтүе бер.
- Хайван башта желек тутыра, аннан ит җыя, аннан соң гына май җыя
башлый.
- Хайван мәеле белән йөри.
- Хайван мөгезеннән табар.
- Хайванда арыклык гаеп.
- Харам мал төс бирми.
- Хажтарханда мал бер акча, килә-килә мең акча.
- Шәп мал аякланып туа.
- Өндәүгә килмәсә, йөндәүгә килер.
- Язган мал үз аягы белән кире кайта.
- Яхшы терлек тешәвен белгертми, тешәгәндә ябыкмый.
- Үләр мал кое тирәсендә йөри.
- Үләсе мал сазга керә.
- Жанлы мал ярты мал.
- Араларына кыл да сыймый.
- Аяк урынына тояк.
- Башы-аягы бер казан.
- Башы-тоягы бер тиен.
- Бөтенегез бердәй иләнмәгән күндәй.
- Ике койрыклы булу.
- Йонны тискәре якка сыйпау.
- Калган көтү калган инде.
- Койрыгы бозга каткан *.
- Койрыгын да күрми калу.
- Койрык астына су керү.
- Койрыкка таш бәйләнгән.
- Койрыкны бот арасына кыстыру.
- Койрыкны сыртка салу.
- Койрыкны яшереп йөрү *.
- Кусаң тибешә, бавыннан тартсаң буыла.
- Кыл да сыймый, кисап та тукрамый*.
- Кыл өстендә калу.
- Кылны кырыкка яру.
- Кырык ел көтү көтеп, чыбыркы шартлата белмәгән.
- Мөгезен саклыйм дип, колагыннан язган.
- Суймыйм дигән уем юк, суяр идем куем юк.
- Сур мөгезе кергән *.
- Авылдаш атлар ерактан кешнәшер, якыннан тибешер.
- Авыр йөкне ат тартыр.
- Адымлы ат — алымлы ат.
- Азыклы ат арымас *.
- Акбүз атка җиз камчы.
- Аксак булса да - үз атың.
- Ала ат барда куәт бар.
- Алама ат менгәнче, йөгер үзең дигәнчә.
- Алама атка менгәнче, йөгер кеше күргәнче.
- Алдыннан килсәң тешләр, артыннан килсәң тибәр.
- Алмаган ат, тумаган тай, атланып билен сындырма.
- Арканлы ат казыгына уралыр.
- Арканлы аттан тышаулы ат су сорамый.
- Арыган атка йөгән дә йөк.
- Арык ат, симерсә, җир казып чабар.
- Арык ат тешли.
- Арык атка камчы авыр, көр атка таш та җиңел.
- Ат азгыны тайга иярер.
- Ат - айлык юлын, дөя — еллык юлын уйлый.
- Ат алганчы сарай җиткер.
- Ат алмас борын йөгән эзләмә.
- Ат алсаң, арба кирәк.
- Ат алсаң сынап ал, акча алсаң санап ал.
- Ат арымаса, камыт арымас.
- Ат атның аягына басмас.
- Ат аунаган җирдә төк калмый булмас.
- Ат ачуын — тәртәдән.
- Ат аяган ат менәр, тун аяган тун кияр.
- Ат аяган җиргә карар, кош аяган күккә карар.
- Ат аягы эзенә су җыела.
- Ат аягын дагалатканда бака да ботын сузган *.
- Ат аягын кызганган җәяүлектән котылмас.
- Ат аягын тай басар.
- Ат аяктан тузмый, тамактан туза.
- Ат басканны җир белә.
- Ат башы белән уйнаганчы, атаң башы белән уйна.
- Ат башы тоткан арымас.
- Ат башына көн килсә, авызлыгы белән су эчәр.
- Ат белән ишәк ярышмас.
- Ат белән тибешкән тайның аягы сынар.
- Ат бер юлга күнеп алса, йоклаган килеш тә йөри.
- Ат булганчы тай таман.
- Ат булса — мәйдан табыла, ат булмаса - мәйдан ябыла.
- Ат бүләккә чабар, эт сөяккә чабар.
- Ат дагасыз булмас.
- Ат дога белән йөрми, дуга белән йөри.
- Ат дорба төбен искәми туймас.
- Ат дүрт аяклы, алай да абына.
- Ат егылса көлмиләр, дөя егылса көләләр *.
- Ат иясен таный.
- Ат иясенә килгәч аксамасын.
- Ат кадерен белмәсәң, җәяүлек бирсен җәзаңны; аш кадерен белмәсәң,
ачлык бирсен җәзаңны.
- Ат камытка муенын үзе суза.
- Ат кемнеке — менгәннеке, тун кемнеке — кигәннеке.
- Ат кергән җиргә дуга керә, дуга бар җирдә дага бар.
- Ат, кешегә ярыйм дип, муенына камыт таккан.
- Ат куркытырга тибә, тай үтерергә тибә.
- Ат күреп, аягың аксамасын.
- Ат күрмәгән, ат күрсә, абзарда атланып йөрер.
- Ат менмәгән ат менсә чаба-чаба үтерер, тун күрмәгән тун күрсә
кага-кага туздырыр.
- Ат мулла да, песи дә түгел: яшерә белми.
- Ат су янында сызгырмасаң да эчәдер, ләкин сызгырсаң, күңеллерәк
эчәдер.
- Ат суйган көнне ашка итне күп салалар.
- Ат сөренми җир танымас.
- Ат танымасаң, ала ат ал.
- Ат тапсаң, ияр табыла.
- Ат тарталмаганга арба гаепле булмый.
- Ат тартмаса, арба бармас.
- Ат тартмый, азык тарта.
- Ат тауга җитсә, адымын кызулата.
- Ат типкәнне ат күтәрә, тай типкәнне тай күтәрә.
- Ат типмәс димә, эт капмас димә*.
- Ат тирләсен, чирләмәсен.
- Ат тозга килә.
- Ат тоягы чабата түгел, тишелсә ямап булмый.
- Ат урлангач абзар ныгытмыйлар.
- Ат чаба дип, эт чаба, эт чаба дип, бет чаба.
- Ат чаманына менгәнче ике табаныңа ялын.
- Ат эзен колын таптар.
- Ат эшли, сыер ашый.
- Ат эшләр — тирен чыгарыр, эт ятыр телен чыгарыр.
- Ат югалтсаң, йөгәнең ташла.
- Ат юк дип, сыер менмиләр.
- Ат яманы тай белән уйнар.
- Ат янына сыер җикмә.
- Ат яхшы булганда юл кыска булыр.
- Ат яхшы булса, чыбыркы кирәкмәс.
- Ат яхшы түгел, җим яхшы, җим өстенә дим яхшы.
- Ат яхшы, җил каршы.
- Ат яхшысы — арканда, начарлары тарханда.
- Ат яхшысы — атка иярер, начар ат тайга иярер.
- Ат яхшысы тездән билгеле.
- Ат әйләнеп казыгын табар, су әйләнеп ярыгын табар.
- Ат әйләнеп тияген табар, су әйләнеп улагын табар.
- Ат әйләнер-әйләнер, казыгына бәйләнер.
- Ат үзен үзе туйдыра.
- Ат үлеме - эткә бәйрәм.
- Ат үлсә, ияре калыр.
- Ат җитмәс, эт җитәр.
- Атка атланган — атасын белмәс.
- Атка да бер улак, сыерга да бер улак.
- Атка менгән кешенең тай менеп такымы тулмас.
- Атка мендем - атакка мендем.
- Атка менмәгән егылуны каян белсен.
- Атка менсәң - ат яхшы, җиргә төшсәң - җир яхшы.
- Атка сукканда камчы авыртмый.
- Атка ышанма, иделгә таянма.
- Атлар су эчкәндә тайлар боз ялый.
- Атлы — батыр, атсыз — ятыр.
- Атлы — көнле.
- Атлы тәртә төзәтер, атсыз киртә төзәтер.
- Атлының аягы да армый, туны да тузмый.
- Атны алсаң, абзарга каратып ал, казанга каратып алма.
- Атны йөгәненнән башка сатмыйлар.
- Атны камытка үлчәп алмыйлар, камытны атка үлчәп алалар.
- Атны камчы йөртми, капчык йөртә.
- Атны коры чыбык белән кусаң, ат корый.
- Атны туйдыр арпа белән, сине туйдырыр казы, карта белән.
- Атны урлаткач, абзарны бикләмиләр.
- Атны чыбыркы белән кума, солы белән ку *.
- Атны ярга батканда кыйнамыйлар.
- Атның аламасы кеше тибеп үтерә.
- Атның башын нукта кисәр.
- Атның бер аягы ак булса — бер йөз сум, ике аягы ак булса — ике йөз
сум, өч аягы ак булса - өч йөз сум, дүрт аягы ак булса егер-ме биш
сум*.
- Атның даны егет кулында.
- Атның даны зур, дөянең табаны зур.
- Атның кечкенәсен макта, зурысын җик.
- Атның күрке ял булыр.
- Атның, тамагы туйса, тоягы тузмый.
- Атның яме — ашавы белән дә кашавы белән.
- Атсыз ир канатсыз кош.
- Атсыз чана йөрми.
- Атта да гаеп, тәртәдә дә гаеп.
- Атта үт юк, кошта сөт юк.
- Аттан ала да туар, кола да туар.
- Аттан ат туа, эттән эт туа.
- Аттан ат тумыйча, эттән аргамак тумас.
- Аттан егылганга дөя кирәк.
- Аттан егылганга ырым, дөядән егылганга — кабер.
- Аттан егылгач: «Мин үзем дә төшә идем!»
- Аты бар җигә белер, җиккәч китә белер.
- Аты барның канаты бар, сыеры барның сые бар.
- Аты барның хуты бар.
- Аты булса, йөгәне табылыр.
- Аты булса, камыты булмый.
- Аты салынкының үзе дә салынкы.
- Аты симезнең юлы тигез.
- Аты юк абзар киртәләгән.
- Аты юк арба ярашкан.
- Аты чаман - чабар юлы яман.
- Аты чаман, чаман булса да чаба юлы яман.
- Аты юкның юлы юк.
- Аты яман алга чабар.
- Атым ач торырга өйрәнгәч кенә үлеп китте *.
- Атым бик чаман, аның да югы яман.
- Атым чаман булса да, сырты аман.
- Атым яхшы дип, чыбыркыңны куйма.
- Атын алдырган абзарын бикләгән.
- Атын урлаткач, сараен бикләүдә файда юк.
- Атына көче җитмәгән тәртәсен кыйнар.
- Атына күрә тәртәсе.
- Атың арыса - абруең китәр, карының ачса — кадерең китәр.
- Атың арыса чабып кал, утының бетсә ягып кал *.
- Атың барда арыш чәч.
- Атың барда бер чап, утының барда бер як.
- Атың барда җир таны, ашың барда ир таны.
- Атың булсын мең тәңкәлек, чыбыркың булсын дүрт акчалык.
- Атың симез булса, аягы сигез була.
- Атың югалмас борын абзарыңны биклә.
- Атың — яхшы булса — бу дөньяның пырагы.
- Атыңнан элек йөгәнеңне әзерлә.
- Атыңны йөреп торганда камчыла.
- Атыңны көченә күрә йөкләт.
- Атыңны урласалар, йөгәнен чыгарып ташла *.
- Ашаган ат арымый, күп кешегә тарымый.
- Ашаган атның теше ак.
- Ашаган атның тоягы тузмый.
- Барасы килмәгән ат тәртәгә тибә.
- Барган атны каулау яхшы.
- Барган атның башына сукмыйлар.
- Белгән атка бер камчы, белмәгән атка мең камчы.
- Белмәгән атның сыртыннан әйлән.
- Бер абынган өчен ат муенын өзмиләр.
- Бер ат арканда ашый, бер ат тарханда ашый.
- Бер ат аркасында мең ат су эчкән.
- Бер атка ике камыт кигезмиләр.
- Бер корчаңгы ат ун атны бозар.
- Булыр-булмас ат кеше үтерер.
- Буш турпышага ат килмәс.
- Бәләкәй атка арба юлы тар күренер.
- Бәхетсез ат басмам дигән төшнең уртасына баса.
- Бүләк атның тешенә карамыйлар.
- Дагалы ат таймас.
- Дүрт аяклы ат та сөртенә.
- Елкы колыннан үсәр.
- Елкы малның патшасы.
- Ике ат башы бер казанга сыймас.
- Ике ат бер казыкка бәйләнмәс.
- Ир канаты ат булыр*.
- Ирекле ат баудагы аттан җим сораган.
- Йөгәнсез ат үз иркендә.
- Йөремсез ат җан кыйнар.
- Йөремтәк атны кешәнлиләр.
- Кайнар ат тиз аручан була.
- Кайтыр юлга чыккач ат та елдамлана.
- Кайчакта дагалы ат та абына.
- Карт ат буразнаны бозмый.
- Карт атның тарамышы кырык көн чәйнәргә җитә, ди.
- Карт атын мактаган кеше кара җәяүгә калган.
- Кечкенә атны макта, олы атны җик.
- Кеше аты тирчән, кеше киеме керчән.
- Кеше атына менгән тиз төшәр.
- Кешәнле ат кирәгеннән ары йөрмәс.
- Кирәкле ат көтүдә, сөекле ат кешәндә.
- Китәр атның юлы күп.
- Колагын яткырган аттан саклан.
- Корчаңгы ат ияр салдырмас *.
- Корчаңгы атны чебен дә талый.
- Кыртый ат белән ерак барып булмый.
- Көр ат көрлегеннән чапса, арык ат аңа карап чаба.
- Күмәк ат арасында бер атның аксаганы беләнмәс.
- Күндәм ат күп җигелә.
- Күндәм ат чыбыркы күләгәсенә буйсына.
- Менгәшмә, менгәштеңме — артың авыртса да эндәшмә.
- Мәелле ат су эчәр, мәелсез ат су кичәр.
- Начар атка кыңгырау такмыйлар.
- Олы атның тире чыкканчы, кече атның җаны чыга.
- Орынчак атта ял юк.
- Саламда торган ат саламга барырга гына ярый.
- Серен белмәгән атның авызлыгын салдырма.
- Симез ат, артык туйса, лапшык булыр.
- Сукыр атка кутыр ат иярер.
- Сыйланган атның теше каралмас.
- Сыналмаган атның артыннан үтмә.
- Сөймәгән печәне атның алдында торыр.
- Сөренмәс ат булмас.
- Талаулы ат - иясенә яу.
- Тарткан атка йөкне күбрәк төйиләр.
- Тешләшкән атның артыннан үт, тибешкән атның алдыннан үт.
- Тешләр ат колагын шомартыр.
- Тәртә арасына кергәч, чыгымчы ат та юашлана.
- Усал атым үз атым.
- Хуҗаның каравы атка дәва.
- Хәлдән таеп егылган атка бүре куркыныч түгел.
- Чапкан атка каршы барма.
- Чыгымчы ат белән камчы телендә сөйләшү яхшырак.
- Чыгымчы ат тәртә сындыра.
- Чыгымчы ат күпердә таяк ашый.
- Чыгымчы ат үрдә туктый.
- Чыгымчы атка авыр йөк яхшы.
- Юаш атның тибүе каты булыр.
- Ябулы атта ял торыр, ял тормаса, җан торыр.
- Ялгыз атның тузаны чыкмый.
- Ялкау атны ял баса.
- Ялына тотынып кала алмасаң, койрыгына тотынып кала алмассың.
- Яман ат башын чайкап ашар, ярты җимен җиргә чәчәр.
- Яман ат, камчыласаң да, үргә чапмас.
- Яман атка менгәнче, җәяү йөре талганчы.
- Яман атка ял бетсә, янына турсык бәйләтмәс.
- Яман атны яхшы баксаң, толпар булыр.
- Яман атны җиккәннән яхшы ат белән үлгәнең артык.
- Ярсу ат тиз арыр.
- Яхшы ат алдыннан сөренмәс, артыннан сөренер.
- Яхшы ат аягыннан калыр.
- Яхшы ат богаусыз йөрмәс, алама ат тышау да күрмәс.
- Яхшы ат бәйгедә үләр.
- Яхшы ат ерактан алдыра.
- Яхшы ат ирнең данын тарата.
- Яхшы ат, картайса да, йөрешен куймас.
- Яхшы ат кыңгыраусыз булмас.
- Яхшы ат та бер сөрлегә.
- Яхшы ат тәртә арасында үлә.
- Яхшы ат ябусыз йөрмәс.
- Яхшы ат үзенә камчы тидермәс.
- Яхшы атка бер камчы, яман атка мең камчы.
- Яхшы атка дилбегә кагу да җитә.
- Яхшы атка кыңгырау тагучы күп була.
- Яхшы атны макта, яман атны җик.
- Яхшы атның башы кашка *.
- Яхшы атның башын нукта кисәр.
- Яшенә күрә бәһасе, атына күрә чанасы.
- Яңа атның көче сабанда күренә.
- Үшән ат менсәң, ике үкчәң чи булыр.
- Үшән ат тиз тирли.
- Үшән атка камчы кяр итмәс.
- Җиккән атың җилдәй булсын.
- Җәяү йөрмичә, ат кадерен белмәссең.
- Агач атка атландыру.
- Алар ат булганчы, үзең эт булырсың әле *.
- Ары барса — ат яны, бире барса — бия яны.
- Асау ат кебек йөрисең.
- Ат ачуын тәртәдән алу.
- Ат бара, сыер бара.
- Ат белән чыпчык куу.
- Ат кебек ашыйм, ат кебек эшлим.
- Ат курыкмаслык булса ярый *.
- Ат чапканга бот чапкан.
- Ат юк, арба юк, аннан калган бар да юк.
- Ат яныннан бозау эзләгән.
- Атлылар аттан төшеп, җәяүләләр ятып карарлык түгел *.
- Атта да бар, тәртәдә дә бар.
- Аттан төшсә дә, өзәңгедән төшми.
- Аттан иңеп, җәяүгә калу.
- Аты бармагач, тәртәсен кыйный.
- Аты бар — чанасы юк, дәрте бар — чарасы юк.
- Атына түгел, чанасына кыңгырау таккан.
- Без дә кеше булырбыз: атка кешән салырбыз.
- Ике ат — бер тиен.
- Йөз кешегә - йөз ат, ялгызыма - бер ат.
- Азнаган айгырны өердә сына.
- Айгыр куйсаң өнледән куй, кучкар куйсаң йонлыдан куй.
- Айгыр өерен ташламас.
- Айгырны нидән салсаң, атны шуннан алырсың *.
- Айгырың ала булса, колының кола булыр.
- Айгырың үлмәс борын амбарыңны биклә.
- Атың айгыр булса, ят та кайгыр, атың ак та булса, утыр да макта.
- Бөләсең килсә, айгыр асра.
- Ике айгырны бер сарайга япмыйлар.
- Тәртәдән ашкан айгыр яман.
- Язгы айгыр яткан җирдән кешни.
- Яхшы айгыр табын ташламас.
- Җигә белгән айгыр җигәр.
- Алаша кибәннән өрекмәс.
- Алаша да әйтә ди: «Алтмыш ирне тартыр идем, алты хатынны тартмас
идем», — дип.
- Алашаны атка санама.
- Алга киткәндә алаша да тайлый.
- Ашарга карт алаша, тартырга — тай.
- Карт алаша - тарт алаша.
- Карт алаша әйләнеп үз койрыгын күргәч, тай кебек бер тып басып куя,
ди.
- Карт алашаны камыт сукмый.
- Тумаган туры алашаның сөяген сындырмыйлар.
- Аргамак алын бирмәс.
- Аргамак ат юл башлар.
- Аргамак атның билгесе — казылык җыймас, ял җыяр.
- Аргамак егылса алдына егылыр.
- Аргамак менгән арымас.
- Аргамак сыйпау сөймәс, алаша мактау сөймәс.
- Аргамакка авыр булса, арбага җигелер.
- Аргамакның билгесе — эчен эчкә тартканы.
- Аргамактан ат туса, ал аягы ак булыр.
- Ат та йөгерек булсын, җир дә тигез булсын.
- Ат юргалар, иясе дан алыр.
- Атның солтаны юрга.
- Бер менсәң дә юрга мен.
- Йөгерек атка дала кадерле.
- Йөгерек атка камчы кирәкми.
- Йөгерек атка ял бетмәс.
- Йөздән юрга чыгар, меңнән толпар чыгар.
- Камчылатып чапкан атның йөгереккә саны юк.
- Көнең бер көн булса да, юрга менеп үт.
- Солы ашамас аргамак яфракка моң булыр.
- Толпар — тарбануыннан, шоңкар талпынуыннан билгеле.
- Толпарга тиң ат булмас.
- Толпардан — тояк, шоңкардан кыяк калыр.
- Толпарның утлавы бер булса да, атлавы башка.
- Тулпар, аягы кызса, канатланып очар.
- Чабыш аты чапмый түзә алмый.
- Чабышка чыккан аргамакның аягын тышауламыйлар.
- Чабышкы алын бирсә, ялын кис.
- Чабышкы, сабан туенда чапмый торса, тамактан калыр.
- Чабышкыга чабышкы янында чыбыркы кирәкми.
- Юрга атны дилбегәсез йөртмиләр.
- Юрганың кадере җилгәндә беленер.
- Юртак атка юл кыска.
- Юртак атның тоягы ике.
- Җаена сыпырсаң — юрга булыр, кирегә сыпырсаң чыгымчы булыр.
- Җилдерми йөгерек басылмый.
- Ат биядән туа.
- Байтал бия булганчы, башыңа чал иңә.
- Байтал чабып бәйге алмас.
- Байтал яманы ике айгырны тибештерер.
- Бер тәңкәгә бия булмас.
- Бия каян юртса, колын да шунда.
- Бия колынын типсә дә биртә типмәс.
- Бия күп булса, колын күп.
- Бия эштә тирли, колын бушка тирли.
- Биясенең серен иясе белер.
- Биясенә атлансаң, тае үзе ияреп кайтыр.
- Иясенә күрә биясе.
- Карт бияне төпкә җигәләр, яшь бияне кырга җигәләр.
- Колынлы биядән кое суы артмас.
- Комсыз ту бия ашаса да туймас.
- Корчаңгы биядән юрга туар.
- Кысыр биядән колын төшертмә.
- Нинди иясе, шундый биясе.
- Тайлы биядән күл курка.
- Тумаган тайдан кысрак бия артык.
- Чиләктән җирәнгән бия ач калыр.
- Ялгыз биядән саба тулмас.
- Авызы йомшак колын биш бияне имәр.
- Алтмыш колын ат булмас.
- Анасы типкән колынның тәне авыртмас.
- Ат булыр колынның түше яссы булыр.
- Булыр колын бәендә уйнар.
- Колын асрасаң, ат менәрсең.
- Колын егылса, колагына кырмыска өелер.
- Колыннан елкы булыр.
- Колынның яхшысы атка иярер.
- Торлаксыз үскән колын мизгелсез юшап, мизгелсез утлар.
- Ат басканны тай да басар.
- Бер тай әйткән: «Тагын да ныграк чабар идем, җир җимерелер дип
куркам!» — дигән.
- Табаны кызганчы тай узар, табаны кызгач ат узар.
- Тай алсаң, биясенә кара.
- Тай артыннан йөргән — тайлыккан.
- Тай ат булганчы, иясе эт була.
- Тай атка җиткерер, ат моратка җиткерер.
- Тай бияне тыңламаса, бүре ертыр.
- Тай дулап ат булмас.
- Тай менсәң, тупланга кермә.
- Тай типсә, аттан яман.
- Тай типсә нык тибәр.
- Тай ябага димәгез, язга чыкса — ат була, кабык морҗа димәгез, төтен
чыгарса була *.
- Тайның яхшысы атка иярер, атның начары тайга иярер.
- Талаулаган тайдан биз.
- Тумаган тайга атланма, билен сындырырсың.
- Тумаган тайга нукта үрмиләр.
- Тумаган тайга каеш камыт.
- Тумаган тайга — тимер ыңгырчак.
- Ябаганы мактау белән тулпар булмас, ябалакны сыйпау белән шоңкар
булмас.
- Ялы бар дип ябагадан айгыр куйма.
- Яшь тай тибүчән була.
- Башыма тай типмәгән.
- Кешенең аты узганда, аның тае узган.
- Тай биреп котырткан, ат биреп туктата алмаган.
- Тумаган тайга йөгән ясау.
- Тумаган тайны дагалау.
- Байыйсың килсә — дуңгыз асра, бөләсең килсә — айгыр асра.
- Бәхетле чучка борынында бер өем тизәк белән туа, ди.
- Дуңгыз ай белән көнне аермас.
- Дуңгыз башын табакка салсаң тәгәрәп төшәр.
- Дуңгыз белән талашканчы, тамырлык җирдән урап үткәнең хәерлерәк.
- Дуңгыз борынын чөйгән белән күкне чөймәс.
- Дуңгыз да дуңгызны яратмый.
- Дуңгыз котырса, үз җенесен ашый, ди.
- Дуңгыз кылыннан киез итек басып булмый.
- Дуңгыз күзе йолдыз күрмәс.
- Дуңгыз муенына энҗе такмыйлар.
- Дуңгыз мөгезле булса, һәркемне сөзәр иде.
- Дуңгыз тукмактан туймас.
- Дуңгыз әллә кайчан үлсә дә, «хор-хоры» ишетелер.
- Дуңгызга ай тотылды ни, көн тотылды ни.
- Дуңгызга дага какмыйлар.
- Дуңгызга талау тими.
- Дуңгыздан бер кыл.
- Дуңгыздан кыл йолка белү дә һөнәр.
- Дуңгызны кондыз итәр хәл юк.
- Дуңгызны кыйнап кәҗә ясамыйлар.
- Дуңгызны өстәл артына утыртсаң, аякларын өстәлгә куяр.
- Дуңгызны жизни дип әйтмиләр.
- Дуңгызның ите харам булса да, акчасы хәләл.
- Дуңгызның сөймәгән ризыгы алдына килер.
- Дуңгызның тизәк ашамаса күңеле булмый.
- Заманасына күрә дуңгызны кондыз диярсең.
- Ил аулак булса, дуңгыз түбәгә чыгар.
- Талымлы дуңгызны ашату кыен.
- Тирес эзләгән чучка тизәккә юлыгыр.
- Чучканы алтын белән дагаласаң да, ат булмас.
- Ярый әле дуңгызга ходай мөгез бирмәгән.
- Алла булып башлады, дуңгыз булып очлады.
- Аның дуңгызы да боламык ашый.
- Битенә дуңгыз тиресе каплаган.
- Дуңгызны җизни дип әйтмәгән *.
- Алтмыш көн атан булганчы, алты көн бура бул.
- Бер дөядә ике өркәч, бере шилсә беренең көче юк.
- Берәүдән дәвә, берәүдән дога.
- Дөя авыр йөк ташый, үзе чәнечке ашый.
- Дөя дулап күккә менмәс.
- Дөя ике мөгез сорады, ике колактан коры калды.
- Дөя кинә саклар.
- Дөя кәгъбәгә бару белән хаҗи булмас.
- Дөя күп булса, йөк сыймый.
- Дөя юлында йөк калмас.
- Дөя үз бөкресен күрмәс.
- Дөяне кесәгә яшереп куеп булмый.
- Дөянең телен кәрванчы белә.
- Дөясе булганның капка башы биек булыр.
- Егылсаң нардан — әҗәлең әллә кайдан.
- Йөк авырын нар күтәрер.
- Нар дөя назлы була.
- Соңгы дөянең йөге авыр *.
- Тәвәгә менеп чокырга качма *.
- Тәвәгә: «Муеның кәкре», — дигәч, «Ә кай җирем төз соң әле, бер муеным
гына төз булырга!» — дип җавап биргән, ди.
- Тәвәнең өлкәне күпердә таяк ашар.
- Тәвәче белән күрше булсаң, капкаң биек булсын.
- Төймәдәйдән тәвәдәй бул.
- Төя, акрын китсә дә, күп юл алыр.
- Төя качып йөктән котылмас.
- Төя, муенына ышанып, елдан коры калган *.
- Төя төягәннән курыкмас.
- Төя хуҗасына үчексә, өстенә косар.
- Төягә ут кирәк булса, муенын озайтыр.
- Төядән: «Сиңа тау менү авырмы, тау төшүме?» — дип сораганнар. Төя:
«Аркаңда йөк булгач, тигез җирне дә шайтан алсын!» дигән, имеш.
- Төянең койрыгы җиргә җиткәнен кем күргән?
- Төянең үзе нинди булса, йөге дә шундый.
- Чүккән төягә суккан юк.
- Инә күзеннән дөя күрү.
- Инәдән дөя ясау.
- Алла, ишәкнең кем икәнен белгәнгә, мөгез бирмәгән.
- Ат абынса да, ишәк гаепле.
- Ат белән юлга чыккан ишәкнең вай хәленә.
- Ат булмаганда ишәк тә ярый.
- Атның атагы зур булса да, көтүен ишәк көтәр *.
- Иртәге өчен ишәк кайгырыр.
- Ишәгенә күрә тышавы.
- Ишәк алга тарта, койрыгы артка тарта.
- Ишәк, атлас кисә дә, һаман ишәк булыр.
- Ишәк, ашсыз калса да, эшсез калмас.
- Ишәк бакырганда сандугач сайрамас.
- Ишәк, барга саналса да, малга саналмый.
- Ишәк зәгъфран кадерен белмәс.
- Ишәк — ише белән, дуңгыз — тушы белән.
- Ишәк ишәклегенә барыр.
- Ишәк ишәкне бурычка кашыр.
- Ишәк йөккә килмәсә, йөкне ишәккә илт.
- Ишәк, картайган белән, көтү башы булмас.
- Ишәк колагы белән мактаныр.
- Ишәк мактанып толпар булмас, карга мактанып шоңкар булмас.
- Ишәк, симерсә, иясен тибәр.
- Ишәк тиресен төрен дә арыслан эшен эшлә.
- Ишәк туе кырык елга бер була.
- Ишәк түшәк кадерен белмәс.
- Ишәк, хөкүмәт казнасын ташыса да, барыбер ишәк булып калыр.
- Ишәк эзе каткакта калмый, баткакта кала.
- Ишәк юргалап бәйге алмас.
- Ишәк янына атны бәйләсәң, ишәклеге йогар.
- Ишәк җиде төрле йөзә белсә дә, су янына килгәч, җидесен дә
онытыр.
- Ишәккә алтын ияр салсаң да, һаман ишәк.
- Ишәккә иснәргә мәтрүшкә биргәннәр капкан да чәйнәгән.
- Ишәккә менгәннең аягы тынмас.
- Ишәккә мөгез чыкса, екмаган затын калдырмас иде.
- Ишәккә ни түшәк, ни ястык.
- Ишәккә: «Сине оҗмахка кертәбез», — дигәннәр икән, ишәк: «Анда шайтан
таягы бармы соң?» — дип сораган, ди.
- Ишәккә түшәк җәйсәң, тәгәрәп төшәр.
- Ишәкне кыйнап кына ат итеп булмый.
- Ишәкне туйга чакырганнар. Ул: «Утын ташыргамы, су ташыргамы?» - дип
сораган.
- Ишәкне утка өндәсәң, тирескә чабар.
- Ишәкнең акырмаганы булмас.
- Ишәкнең башын табакка салсаң, тәгәрәп төшәр.
- Ишәкнең иярен алыштырып кына холкын алыштырып булмый.
- Ишәкнең ите харам, көче хәләл.
- Ишәкнең үз бакыруы үзенә ямьле.
- Ишәктән егылу аттан егылудан яманрак.
- Йөк астында ишәк бакырмый.
- Йөкләмәгән ишәк урыныннан кузгалмый.
- Карсак ишәккә һәркем менә *.
- Типмәгән ишәкнең үлеме чебеннән булыр.
- Уңган ишәк аттан йөгерек булыр.
- Үлгән ишәк үтерә тибәр, үлгән елан үтерә чагар.
- Ишәк төчкергәндә туу *.
- Иштең ишәк чумарын.
- Маңгаена ишәк типмәгән.
- Ат белән ишәк кавышкан, ике арада качыр туган.
- Бер камчы мең качырны өркеткән.
- Качырга: «атаң кем?» дигәч, «ат» дигән.
- Качырдан ат та тумас, ишәк тә тумас.
- Качырның фамилиясе юк.
- Арык кәҗә тартышкак.
- Бер кортлы кәҗә бөтен читәнне җимергән.
- Бер корчаңгы кәҗә алты тәкәне сөзештерер.
- Бер кәҗә ике күршене сугыштырыр.
- Бүрегә сәлам бирү кәҗә эше түгел.
- Йон уңаена сыпырсаң, кәҗә дә койрыгын селкетә.
- Качаган кәҗә бүрегә тансык.
- Кемгә нәстә, кәҗәгә кәбестә.
- Кирәк булса — кәҗәне җиңги, тәкәне җизни диярсең.
- Кортлы кәҗа ышкынмыйча торалмый.
- Корчаңгы кәҗә саф чишмәдән генә су эчәр.
- Куй кытлыгы вакытында кәҗәгә Габдрахман патша диерләр.
- Кутанда куй кырылса, кутыр кәҗә баш булыр.
- Кычынган кәҗә күрше читәнен аударыр.
- Кәбестә бакчасына кәҗәне каравыл куймыйлар.
- Кәҗә агач кимерә, тычкан турап симерә.
- Кәҗә асраган каргыштан чыкмас.
- Кәҗә асрап ни файда, дуңгызга җитү кайда.
- Кәҗә: «Бакча буеннан үтмәсәм, тамагым туймый», — дип әйтә, ди.
- Кәҗә бар җирдә каза була, ди.
- Кәҗә белән кәбестә дус түгел.
- Кәҗә булса, сарыкка юл ачыла.
- Кәҗә бүре белән тартышкан: мөгезе белән тоягы калган.
- Кәҗә дә койрыгын үзе күтәрә *.
- Кәҗә дә торнадан «ыштаның юк» дип көлгән.
- Кәҗә киреләнсә - басма уртасында.
- Кәҗә койрыгын күтәргән дип, сарык та койрыгын күтәргән.
- Кәҗә койрыгына кырмавык ябышмый булмый.
- Кәҗә кыйнап кәбестә үстереп булмый.
- Кәҗә кыш көне «әрмәк» кенә дип кычкыра, ди.
- Кәҗә кәбестә турарга оста.
- Кәҗә мөгезе күккә тимәс, дөя койрыгы җиргә җитмәс.
- Кәҗә сарык койрыгыннан көлә, имеш.
- Қәҗә сауганнан сыер сауган сөт сорап килгән.
- Кәҗә — тауда, мамыгы – сыртында.
- Кәҗә тиресен кирәгәгә тарт, күнчегә сат.
- Кәҗә, тынычлыктан туйса, көтүченең чыбыркысын чәйни, имеш.
- Кәҗә — ярлының сыеры.
- Кәҗә үзе затсыз булса да, күне затлы.
- Кәҗә, җаны чыкса да, койрыгын үрә тотар.
- Кәҗәгә дигән таяк оҗмахтан чыккан.
- Кәҗәгә сызлавык чыкса, ул аны агачка ышкый.
- Кәҗәдә чуан тормый.
- Кәҗәне макта, сыерны сау.
- Кәҗәнең аркасына бакча иясе сәнәк белән суккач, ул: «Һай, хәтерләрем
юклыгы, шушы кеше бакчасына кермәм дип әйткән идем!» — ди икән.
- Қәҗәнең ашамаган әреме башын авырттырыр, имеш.
- Кәҗәнең бакчага бер күз салуы да зыян.
- Кәҗәнең бер исеме кәҗә, икенчесе — каза *.
- Кәҗәнең маллыгы юк.
- Қәҗәнең сөте агып торган болак, эче тулы ылак, ите тамагыңа бап,
тиресе аягыңа кап, мөгезе пычагыңа сап, эчәгесен аршинга тарт, скрипкачыга
сат.
- Кәҗәнең туганда ук сакалы була *.
- Кәҗәнең әҗәле җитсә, көтүченең таягына ышкыныр.
- Кәҗәсе кыйбат түгел, мәҗәсе кыйбат *.
- Кәҗәсенә күрә сакалы.
- Күпме кымыз бирсә дә, кәҗә бия булмас.
- Мөгезсез кәҗә үзен: «Мин — куй!» – дия икән.
- Мүкләк кәҗә мөгез сорыйм дип, колагыннан коры калган, ди.
- Сыерың булмаса, кәҗәгә дә «апай» әйтерсең.
- Сөтсез кәҗә бакравык.
- Урлап ашамаса, кәҗәнең тамагы туймый.
- Хикмәт мөгезендә түгел, кәҗәсендә.
- Чыда дигәч, кәҗә дә чыдый.
- Әрсез кәҗә әрем ашап та туеп кайтыр.
- Ак кәҗә синеке, карарагы минеке *.
- Бүген монда, иртәгә кәҗә авылында.
- Кактым-суктым кәҗәне, таптым үземә бәлане.
- Кәҗә билеты бирү...
- Кәҗәгә акчасы җитми, сыер сатулаша.
- Кәҗәгә тәрилкә, бүген безгә ярминкә.
- Қәҗәне кәбестә сакларга кую.
- Муеныңнан кәҗә мае чыгарырмын.
- Ак куй күргәч тә, эче тулы май дип белмә.
- Ак сарыкны да аягыннан асалар, кара сарыкны да аягыннан асалар.
- Аксак сарык төштән соң бакыра.
- Аксак сарык ятып симерер.
- Аксак сарыкның авызына җил түнтәргән түңгәләк төшәр.
- Арык булса да - сарык булсын, аз булса да - каз булсын.
- Ашык уйнаган азар, туп уйнаган тузар, куй багып койрык ашаган барыннан
да узар.
- Бер бәрән — сарыкның имчәген, икенчесе койрыгын имәр.
- Бер куй аркасында мең куй су эчә.
- Бер куй хакында мең куй туяр.
- Бер куйдан ак та туа, кара да.
- Бер сарык курыкса, мең сарык кубар.
- Бер юньсез сарык бөтен көтүне тарата.
- Берәүнең мең куе бар, берәүнең бер өе бар.
- Бәйле сарык җирендә утлар.
- Ике куйның башы бер казанга сыймас.
- Имә белгән кузы ике ананы имәр, имә белмәгән кузы үз анасын имә
алмас.
- Кара куйдан ак туган, башын әллә кая куйган.
- Кара сарыкны күпме юсаң да агармый.
- Куй кузыдан үсә.
- Куй «кыркырга бәйлиләр» дип әйтә икән, кәҗә «суярга бәйлиләр» дип әйтә
икән.
- Куй күрмәгән куй күрсә, җитәкләп йөреп утлатыр.
- Куй үз бәрәненең аягына басмас.
- Куйга койрык йөк түгел.
- Куйны бүрегә ышанмыйлар.
- Куйны кырыкканда тәкә калтырый.
- Куйның күз яшеннән курыккан бүре ачка үләр.
- Кысыр сарык күп бакырыр.
- Көтү борылганда аксак сарык алга чыга.
- Көтүдән аерылган куйны бүре ашый.
- Көтүдән калган бәрән бүрегә тап булыр.
- Күп куйда аксак та була, туксак та була.
- Сарык булмасаң, бүре дә ашый алмас.
- Сарык игез бәрән тапса, үлән башы аеры үсә, имеш.
- Сарык көтүче өчен түгел, көтүче сарык өчен *.
- Сарыкка эт тиресе кидерсәң дә, бүредән куркыр.
- Сарыклар курыксын дисәң, бүре булырга кирәк.
- Сарыкның егылганы да күренми, дөянең сөренгәне дә күренә.
- Сарыкның карыны туяр, күзе туймас.
- Сарыкның үлеме кассаптан.
- Сарыктан кәҗә тумый, кәҗәдән сарык тумый.
- Симезлеккә куй гына түзә.
- Сөтле куй көтүдән аерылмас.
- Төркстанда куй бер сум, килә-килә унбер сум.
- Югалган куйның койрыгы зур булыр.
- Ялгыз бәрән бакравык була.
- Үзең сарык булгач, көтүчең Сарбай булганга үпкәләмә.
- Үзең сарык булсаң, бүреләр яныңда ук булыр.
- Үлгән сарыкка бүре куркынычы юк.
- Бары — бар, югы — юк; сарык исән, бүре тук.
- Сарык арасына бүре кергән.
- Сарык биреп сөйләтә алмыйм, сыер биреп туктата алмыйм.
- Сарык янында батыр, батыр янында сарык.
- Үгиләгән сарык кебек.
- Башбаштак тәкәгә болын тар.
- Бер кәҗә тәкәсе мең сарыкны суйгакка кертер.
- Ике тәкә башы бер казанга, мөгезе булмаса, сыя.
- Ике тәкә башы бер казанга сыймас сөзешерләр *.
- Кәҗә тәкәсе түрә булырга яратыр.
- Кәҗә тәкәсен беркем дә көтү башы иткәне юк — үзе алдан.
- Сөзешкәндә мөгезсез тәкә җиңелер.
- Тау башындагы тәкәгә тау астындагы арыслан сәлам бирер.
- Тау тәкәсе тик торса ач кала.
- Тәкә асраган шулпа эчәр.
- Тәкә булсын, сөт бирсен.
- Тәкә булыр кузының маңгай алды дүң булыр.
- Тәкә бүредән куәтле түгел, тәкә менгән тау куәтле.
- Тәкә ите им булыр, кәҗә ите җил булыр *.
- Тәкә сөзеп тау түнтәрмәс.
- Тәкә тәкәгә: «Барыбер бүген суялар, әйдә сөзешеп калыйк!» дигән,
ди.
- Тәкәләр сөзешкәндә кәҗәләр ял итә.
- Тәкәнең мөгезен тәңрегә җиткәнен кем күргән?
- Тәкәнең, тауга менмәсә, тоягы кычый, ди.
- Һәр мөгезле кучкар түгел, һәр канатлы — шоңкар түгел.
- Ул гына алланың кашка тәкәсе *.
- Син генә кашка тәкә, мин генә аксак бәбкә түгел.
- Агыйделнең аръягында бер энәгә бер сыер.
- Ашаган җиренә сыер да кайта.
- Бер былчырак сыер бөтен көтүне былчырата.
- Бер сыер асра, берәгәйлене асра.
- Бер сыер тугай пычратмас.
- Бер сыерны да бер көтәсең, мең сыерны да.
- Бер сыерны сауган белән май чыкмас.
- Бер сыерның койрыгы мең сыерны пычратыр.
- Бер сыерның тизәгенә ун сыер таеп егылган.
- Берәү мөгез тота, икенчеләр сыер сава.
- Бозавы үлгән сыерда сөт булмас.
- Бохарада бер энәгә бер сыер, барып карасаң чүп тә юк.
- Буаз сыер богылда, кысыр сыер саламда.
- Ике сыер ышкынса, арада чебен үлә *.
- Инәге булса, чиләге булыр.
- Ишек алдыңда сыерың булса, табыныңда маең булыр.
- Қара сыер туганын танымас.
- Кара сыердан да ак бозау туган.
- Карт сыер бозавы кадерле була.
- Карт сыер үзенең бервакыт тана булганын белмәс.
- Күпме генә акырса да, сыер сыер инде, ат булмый.
- Күтәрәм дип сыердан бизмә, тибешкәк дип аттан бизмә.
- Мөгрәп килгән сыерның мөгезен бәреп сындырма.
- Мүкләк сыер сөзешкәк, аксак бия тибешкәк.
- Мүкләк сыер сөтле була.
- Мүкләк сөзсә нык сөзәр.
- Сигез сыер асраганчы симез сыер асра.
- Суясы сыерга да су эчер.
- Сыер алганчы чүлмәк ал.
- Сыер алсаң савып ал, сөтен-маен кабып ал.
- Сыер алсаң танып ал, танымасаң таргылын ал.
- Сыер ашаудан туймас.
- Сыер аягын бозау таптамый.
- Сыер, басса, сытам дип баса, ди.
- Сыер басу таптаган өчен чөйдәге бозау тиресен кыйнамыйлар.
- Сыер дулап ат булмый.
- Сыер дуласа аттан яман.
- Сыер елына өч кенә туя, ди.
- Сыер, кайда су эчсә, шунда болгата.
- Сыер көтүчесен белер, хуҗасын белмәс.
- Сыер мөгезенә кар эләкми *.
- Сыер савынга ярый, ат сугымга ярый.
- Сыер сары булмыйдыр, дөя туры булмыйдыр.
- Сыер су эчәр — сөт булыр, елан су эчәр агу булыр.
- Сыер сыйпаганны белмәс.
- Сыер — ярты әңкә.
- Сыер үги бозау имезә.
- Сыер үз йорт тирәсендәге чирәмне ашамый.
- Сыер җиксәң, ат йөрешен көтмә.
- Сыер җиленендә сөт ачымый.
- Сыерга ияр килешмәс.
- Сыерга камыт кидермиләр.
- Сыерга коры су биреп, сөт көтмә.
- Сыерга тозлы су күрсәтмә: ач калып, сөт бирмәс *.
- Сыерга ябу килешми.
- Сыерга ял үсмәс.
- Сыердан май саумыйлар.
- Сыерлар су эчкәндә, бозаулар боз ялый.
- Сыерлар су эчкәндә, бака сыйрагын тыга.
- Сыерлар тоз ялаганда, бозаулар боз ялый.
- Сыерлы кеше — сыйлы кеше.
- Сыерлының сые бар, сыерсызның ние бар.
- Сыерлының төсе гөлдәй, сыерсызның төсе көлдәй.
- Сыерны баткан җирендә кыйныйлар.
- Сыерны яхшы күрсәткән артындагы танасы.
- Сыерның сөте җиленендә түгел, тагарагында.
- Сыерның сөте җиленендә, җилененнән алда телендә.
- Сыерның тубыгына су тисә, сөте кими.
- Сыеры бар ачка үлмәс.
- Сыеры барның сые бар.
- Сыйлы көнең сыер белән.
- Сыйлы көнең — сыерлы көнең.
- Сөзгеч сыер мүкләк була.
- Сөзә торган сыерга алла мөгез бирми *.
- Сөзәм дигән сыерның мөгезе сынган.
- Сөмсез сыер үз ыруын танымас.
- Сөт бирмәгән сыерны иткә суялар.
- Сөтле сыер базарга барып җитмичә кала.
- Сөтле сыер көтүдән аерылмас.
- Сөтле сыер ябык булыр.
- Сөтсез сыер күбрәк мөгри.
- Типсә дә, чиләк тутырып савым бирә торган сыер типсен.
- Усал сыер акырып уза, юаш сыер кибән боза.
- Хуҗаның күзе төшсә, сыер симерә.
- Юаш сыер йөндәүгә яхшы.
- Яман сыер мөгрәп йортка бүре чакыра.
- Яман сыер ябуын җияр.
- Яман сыер ярда бозаулар *.
- Яман сыер сукмакчыл.
- Әстерханда сыер бер акча, килә-килә мең акча.
- Үгез мөгезле сыерның сөте булмас.
- Үзе китеп үзе кайткан сыер - солтан.
- Үлгән сыер сөтле була, калган сыер бетле була *.
- Үшән сыер куерык су эчәр.
- Аягына сыер басмаган.
- Бозлавыкта бозау ташлар, җәйләүдә җилен башлар.
- Кара сыерның сөте *.
- Кысыр сыерны бозаулату.
- Сыер биреп кушсаң, ат биреп тә туктата алмассың.
- Сыер колагына телефон сузма.
- Сыерга ияр салу.
- Сыерым юк киртәдә, кайгым юк иртәгә.
- Берәүнең бозавы үлсен дисәң, үзеңнең үгезең үләр.
- Бозавы туйса, анасы боз ялап туя.
- Бозавын сатып алганда сыеры турында сораш.
- Бозау анасыннан алга узып йөрсә, бүре ашар.
- Бозау, дуласа, тайны уза.
- Бозау үгез булганчы, иясе дуңгыз булыр.
- Бозауны кем сыйпаса, шуның кулын ялар.
- Имгән бозау имгәксез булыр.
- Имгән бозау мөгрәми.
- Имә белгән бозау ике сыерны имгән.
- Көтүдән калган бозау бүрегә азык.
- Мөгезсез бозау бүредән дә курыкмый, мөгез чыккач көчектән дә
курка.
- Мөңрәмәгән бозауга имчәк бирмиләр.
- Сыеры нинди бозавы шундый.
- Уртак үгездән ялгыз бозау артык.
- Өйдә үскән бозау яланда үгез булмас *.
- Үгез астыннан бозау эзләмиләр.
- Үгез аягы булганчы бозау башы булса изге *.
- Үксез бозау ашка тисә, борыны канар.
- Ат яныннан бозау эзләгән.
- Бозау агачка арты белән менгәндә була.
- Ике бозауга кибәк аера алмый.
- Җилгә җиленләп, бозга бозаулап.
- Тана бозау тарлауда, үгез бозау үләндә.
- Тана бозау тумас борын арты бүзләми.
- Тана күзен сөзсә, үгез җебен өзә.
- Тана сыер җиленләгәндә белми, бозаулаганда белә.
- Тана чыкмый сыер керми.
- Таналының тамагы тук.
- Тар җирдә тана башы, слачыкта бозау башы.
- Арык үгезгә пычак юк.
- Бер үгезгә бер юкә мунчак җитәр.
- Бер үгезнең мөгезенә суксаң, мең үгезнең тоягы шакылдар.
- Берәү үгез суя, берәү мөгезен тота.
- Берәүгә үгезе кыйбат, берәүгә мөгезе кыйбат.
- Булмаган үгезне көтеп бозаудан мәхрүм калма.
- Иртәгә дигән үгезнең мөгезе чыкмаган.
- Карт үгез абзар юлын караңгыда да белер.
- Котырган үгезгә юл бир.
- Котырган үгездән качу беркемгә дә оят түгел.
- Мүкләк үгезне дә үчектерергә ярамый.
- Сау үгезгә черек салам зыян итми.
- Судан җирәнгән үгез сусап үләр.
- Сыер бозаулаганга үгез уынып үкергән.
- Тиз йөрсә үгез үләр, бушка йөрсә арба ватылыр.
- Утлак җирдә үгез симерер.
- Чалмаган үгезгә казан асмыйлар.
- Үгез боендырыкка муенын үзе бирер.
- Үгез булмагае черт булсын, савып эчәргә сөт булсын *.
- Үгез булсын - сөте булсын.
- Үгез гомере буе сабан сөрә, ник сөргәнен белми.
- Үгез дуласа, арба вата.
- Үгез судан җирәнер, су үгездән җирәнер.
- Үгез сука сукалый, бозау тырма тырмалый.
- Үгез теләгәндә мөгез эләгә.
- Үгез туса - ит булыр, тана туса — сөт булыр.
- Үгез үгезгә сылтый, үгез мөгезгә сылтый.
- Үгез үлгән курада кутырлы кәҗә баш була.
- Үгез үшәнгә күрә көтүгә тәкә баш.
- Үгез җиксәң ашыкма, җай йөргәнгә пошыкма.
- Үгезгә килгән көн бозауга да килер.
- Үгезе үлгән уртактан аерылган.
- Үгезне көнендә симертеп булмый.
- Үгезне сөзәргә, балыкны йөзәргә өйрәтмиләр.
- Үгезне үзеннән чыгарма.
- Үгезнең азганы бозау арасында.
- Җирнең катылыгын үгез үгездән күрә.
- Аларның үгезләре дә бозаулаган вакыт.
- Аның үгезе дә сөт бирә.
- Аның үгезе дә тешене бозаулый.
- Аңа үгез сау да сөт бир.
- Кызыл үгез аны сөзгән.
- Кызыл үгез җибәрермен.
- Лашман үгезе күк акыра *.
- Үгез савып сөт бир, арба ватып утын бир.
- Үгез үлсә — ит, арба уалса — утын.
- Үгезем юк урамда, кайгым юк буранда.
- Үгезне мөгезеннән эләктерү.
- Дөядән биек фил бар *.
- Зур фил дә кечкенә тычканнан курка.
- Фил бик масаймасын дип, алла тычканны яраткан, имеш.
- Фил, күперне борыны белән төртеп, тазалыгын карый: борынына чыдаса,
үзенә чыдый, ди.
- Филнең башы - тере булса да, үле булса да мең тәңкә.
- Азгын мәченең авызы пешкән.
- Ач песидән тычкан котылмас.
- Зыянчы песи күзен елтыратыр.
- Ишектәге песигә «перес!» дисәң, түрдәге песигә тияр.
- Йоклап яткан мәче авызына тычкан үзе килеп керми.
- Карак мәче син таяк алганчы сизенеп качар.
- Карт мәче иркәләгәнне яратмый.
- Қиштәдәге казылык өзелеп төшә дип, песи ачка үлгән.
- Күп йоклаган мышык тычкан тотмый.
- Май ашаган песи төгеннән билгеле.
- Мыштым мәче майны күбрәк ашый.
- Мышык канатлы булса, тургай көн күрмәс иде.
- Мышык югында — тычканга бәйрәм.
- Мәче асрамаган тычкан асрар.
- Мәче баласын көлгә болгап ашар.
- Мәче битен юа — колак арты кап-кара.
- Мәче булмаган җирдә тычканнар хуҗа.
- Мәче иткә буе җитмәгәч, «сөрсегән» дияр, имеш.
- Мәче күмәр — эт ачар, бүре күмәр — төлке ачар.
- Мәче майны сакламый.
- Мәче: «Мич башында калаем, сәндерәдә сараем», — дип җырлый, имеш.
- Мәче сычкан оясына керә алмас.
- Мәче, теге дөньяда хуҗасының хөрмәтен танар өчен, күзен йомып ашар,
имеш.
- Мәче тырнагында сандугач сайрамас.
- Мәче урлар, эт түләр.
- Мәче уңайга сыпырсаң мырлый, кирегә сыпырсаң тырный.
- Мәче әйтә ди: «Хуҗасы сукыр булса иде, балалары күп булса иде», -
дип.
- Мәче, үзе йокласа да, күсене күрә.
- Мәче үзе уйнаш итәр, үзе каравыл салыр.
- Мәчегә уен, тычканга кыен.
- Мәчедән артканны эт җыяр.
- Мәчедән мәче туар, ул да булса сычкан куар.
- Мәчене түбәдән атсаң да, дүрт аягы өстенә төшәр.
- Песи аркасы белән җиргә төшми.
- Песи белән уйнаган тырнавына түзсен.
- Песи сөт салып ала белмәсә дә, чүлмәкне аудара белә.
- Песи тычкан алдында — арыслан, арыслан алдында — тычкан.
- Песи тычканнан качмас.
- Песи уңган булса, тычкан да елгыр булыр.
- Песи, югары аскан итне ала алмагач, «бүген уразамын», дигән.
- Песи үз балаларын җиде кат яшерә.
- Песинең тычкан сөзәсе юк: аңа мөгез ни эшкә?
- Сыйпаганны песи дә ярата.
- Тәүфыйклы песи дә каймак ашый.
- Урлашкан песи син таяк алганчы ук ни өчен икәнен белә.
- Хуҗасы янында булса, мәче дә эт баса.
- Ялкау мәче янында тычканнар уйнар.
- Аның мәчесе дә куян тота.
- Араларында үлгән мәче ята *.
- Араларыннан кара мәче үткән.
- Бер мәчегә ике эт ябышкан.
- Дөрес, мәче: дүрт аягы, сигез тырнагы *.
- Каймак эчкән мәче кебек.
- Койрыгы пешкән мәче кебек порсалану *.
- Май ашаган мәче кебек күзләрне уйнату.
- Мәче төчкергән саен исең китмәсен.
- Песием, «перес», аягың-кулың дөрес, тычкан тотарга кереш.
- Суга төшкән песи кебек йөрү.
- Таба ялаган мәче шикелле карана.
- Табаны пешкән мәче төсле кая басарга белми.
- Такы-токы, мәче боты *.
- Эчтә мәче кычкыру.
- Акыллы тычкан ике тишек тишәр.
- Бер тишеккә ышанган тычкан тиз тотылыр.
- Былтыр үлгән күсе, быел чыккан исе.
- Икмәк әйләнәсенә тычкан да җыела.
- Кибән астында тычкан үлми.
- Койрыгына бассаң, тычкан да чыелдый.
- Күселәр гаделлегенә калганчы песинең золымы яхшырак.
- Сукыр тычкан бер башы өч мең тишек ясар.
- Сукыр тычканга карт песи дә арыслан булып күренә.
- Тегермәндә туган тычкан күк күкрәгәннән курыкмас *.
- Тычкан да кышка азык әзерли.
- Тычкан, казына торгач, мәчене китереп чыгарган.
- Тычкан каргышы мәчегә төшми.
- Тычкан кибәннән курыкмый.
- Тычкан мөгезле булмас.
- Тычкан песи бәйләп куйган җепне кимерер.
- Тычкан таш тауны да тишә.
- Тычкан теше үткәнне кимерер.
- Тычкан, тишегенә сыймаса, койрыгына тубал тага, имеш *.
- Тычкан өчен мәче дә зур ерткыч.
- Тычкан үлгән җиренә җыелыр.
- Тычканга йон чыккан саен катырак чиный.
- Тычканга үлем, мәчегә көлке.
- Тычканнан курыккан иген икмәгән, бүредән курыккан көтү көтмәгән.
- Тычканның койрыгына бассаң, «түтәй!» дияр.
- Тычканның үләсе килсә, мәче белән уйный.
- Әҗәле җиткән тычкан мәче койрыгын тешләр.
- Үз оясы алдында тычкан да арыслан.
- Һәрбер күсе үз койрыгын үзе сөйри.
- Кибәнгә тычкан керде *.
- Песине җиңеп, тычканнан җиңелгән.
- Тычкан башы ярылырлык *.
- Тычкан таяк белән йөргән чак *.
- Авыл эте авылына таба өрә.
- Авыл эте ала булыр, бүре килсә берегер.
- Авыл эте талашыр, бүре килсә ярашыр.
- Авыл эте, яман булса, бүре белән дус булыр.
- Авыл этенең койрыгы югары.
- Авыл этсез булмас.
- Авылга җитә эт узар.
- Азган эт үз оясына кереп өрер.
- Ак эт бәласе кара эткә.
- Ак эт, кара эт — бар да эт.
- Ак эт урлаган, кара эт тамга алган.
- Акбайга җилдән куркып өрү дә - эш.
- Аксак эт, йөри алмаса, ятып өрер *.
- Аксак эт сау эттән сауга Көтә.
- Аксак эт төштән соң өрер.
- Аксак эткә коры ашык, сукыр эткә ул да юк.
- Акыллы эт юкка тешләми.
- Акылсыз эт көндез өрә.
- Алама эт койрыкка үсәр.
- Алырсың эт авызыннан сөяк.
- Анасына өргән эт бүре авызына төшәр.
- Арка ишле эт бүрене җиңәр.
- Артына кем типкәнне эт тә онытмый.
- Астыртын эт өрми тешли.
- Ау этенең өргәне гаеп, йорт этенең өрмәгәне гаеп.
- Ач эт ипигә дә килә, бәрәңгегә дә килә.
- Ач эт каты тешләр.
- Ач эт таяктан курыкмас.
- Ач эт тук эткә өрмәс.
- Ач эткә аш бирсәң, тук эт шыңшый.
- Ач этнең койрыгын тук эт өзеп алган.
- Аш кадерен эт тә саклый.
- Ашыккан этнең көчекләре сукыр туган.
- Баудагы эт ауга ярамас.
- Бер курыккан эт өч көн өрер.
- Бер сөяк ике эткә җитми.
- Бер эт белеп өргән, дүртесе белми өргән.
- Бер эт күреп өрсә, икенчесе аның койрыгын күреп өрә.
- Бер эт түрә булса, ун эт койрыгын күтәрер.
- Булмасны эт тә кумас.
- Буш кулны эт тә яламый.
- Бәйдәге эт явыз була, хуҗасыннан кансыз була.
- Бәйләнгән этне котырту җиңел.
- Бәхете кире киткәннең эте карак киткәч өрер.
- Бүре катында үскән эт куй ашар.
- Гадел сакчылыкны эттән өйрән.
- Гармунга җырлыйм дип, Акбай да шыңшыган.
- Дошман якадан тотса, эт итәктән тота.
- Ике эт бер сөякне пайлашмый.
- Ике эт талашканда, өченче эт, син катышма.
- Ил ятмый эт тынмас.
- Искәрмәс эт каты тешли.
- Итче эте төгеннән билгеле.
- Иясен сыйлаганның этенә сөяк сал *.
- Йорт эте куянны куып җибәрсә, тоттыга сана.
- Қазанның капкачы китсә, этнең ояты китә.
- Казанның өсте ачык булса, эткә намус.
- Кара эткә зур сөяк.
- Кара этнең ояты ак эткә тия.
- Карт эт күндәм була.
- Картайган эт юкка өрми.
- Каты өргән эт тешләмәс.
- Кече этнең картайганчы көчек исеме калыр.
- Кечкенә этнең койрыгы озын була.
- Килмешәк эткә хәерче дә хуҗа.
- Койрыгын кисеп эттән куян ясый алмассың.
- Койрыгын кыскан эттә өмет юк.
- Койрык болгаган этне сугарга кул бармый.
- Коткар судан этне, үзеңне тешләсен.
- Котырган эт айга сикерә.
- Котырган эт актыгында үзен-үзе тешли, имеш.
- Котырган эт иясен тешләр.
- Котырган эт тешен күрсәтмәс.
- Котырган эт үз койрыгын үзе чәйни.
- Котырган эт һавага карап өрер.
- Котырган этнең койрыгын колагына җиткәнче өзәләр.
- Куркак эт капка астыннан өрер.
- Куркак эт корыга өрә.
- Куркак эт кырга чыкмас.
- Куркак эт тотканын җибәрмәс.
- Куркак эт өреп җиңәр.
- Курыккан эт койрыгын бот арасына яшерү белән үзен яшерә алмас.
- Куштан эт бүре киткәч өрә.
- Көтүче эте ашамый да, ашатмый да.
- Көчләп алып барган эт ау ауламас.
- Күмәк эт арыслан үтерә.
- Күрше эте күршегә өрми.
- Майлаган каешка эт үч.
- Мал казасы эткә яхшы.
- «Маһ!» дигәч эт тә килә.
- Муеныннан богаулаган эт ауга ярамый.
- Мосафир этнең койрыгы кысык.
- Симез эт күп өрмәс.
- Сукыр эт аксак төлкене тотарга өмет итә.
- Таңнан торган эттән курык.
- Тегермән ташы яларга өйрәнгән эт шул гадәтен ташлый алмас.
- Тере эт үлгән арысланнан яхшырак.
- Тешләгән эткә йә таяк, йә сөяк кирәк.
- Тимерче тимерлегендә үскән эт күк күкрәүдән курыкмый.
- Туй пылавыннан эт карыны туймас.
- Тук эт йорт саклар, ач эт авыл йөрер.
- Уртак малны эт җыймас.
- Усал эт арттан килеп өрми кабар *.
- Усал эт теленнән язар, хәйләкәр төлке койрыгын өздерер.
- Утлы кисәү эләккән эт яшен яшьнәгән саен дерт итәр, ди.
- Уңган эт койрыгына чебен кундырмас.
- Хуҗасы кай якка мыегын борса, эте шул якка койрыгын борыр.
- Хуҗасы кемне кабул итсә, эт шуңа койрык болгар.
- Ырылдаган этнең янына барма.
- Эт — авызы җитмәгән ашка борынын сузар.
- Эт авызына бер сөяк.
- Эт авызына кергән белен ертылмый чыкмас.
- Эт авызына кергән сөяк май булып эри, ди *.
- Эт авызына таяк тыкма.
- Эт авызына энҗе ташлама.
- Эт авызында таш та яньчелә.
- Эт авызыннан беленне алып булмый.
- Эт айга өрер, айның нуры китмәс.
- Эт алдында баш имиләр.
- Эт амбар саклый, мәче казан саклый.
- Эт артыннан койрык калмый.
- Эт арыгын белгертми, бүрегә каршы сыртын кабарта.
- Эт ачуын беттән.
- Эт ашаганчы бүре ашасын.
- Эт ашы - кара боламык.
- Эт ашыйсын бет ашый.
- Эт аягын эт басмый.
- Эт - аягын яламый туймый.
- Эт баласы тора азар.
- Эт баласын ырылдап сөяр.
- Эт барында таяк булмый, таяк булганда эт туры килми.
- Эт батырга өрер, куркакны тешләр.
- Эт башмак ташый, үзе яланаяк.
- Эт башта сөяк йотса, соңыннан кайгыра.
- Эт башын эт ашый.
- Эт белән бүре, туган булса да, тума дошман.
- Эт белән бүренең дошманлыгы: берсе алыр өчен, икенчесе бирмәс
өчен.
- Эт белән дус булсаң, яныңда таягың булсын.
- Эт белән дуслашсаң, таягыңны ташлама.
- Эт белән кода булсаң, сөяк белән кунак итәр *.
- Эт белән мәче дус булмас.
- Эт белән уйнасаң өрерсең.
- Эт белән эт булганчы, мәче белән кодагый бул.
- Эт белән эт булма.
- Эт бер сөренгәндә кырык сөренер.
- Эт, бергә булса, юлбарыска өрә.
- Эт булмаган җирдә төлке йөрер.
- Эт булсын да өрмәсен!
- Эт буранлы көндә котырыр.
- Эт бүген тук, иртәге өчен уе юк.
- Эт, бүрегә әйләнсә, бүредән яман.
- Эт бүредән курыкмас, песидән куркыр.
- Эт бүрене күргәнче генә аксый.
- Эт дигәннең бите юк.
- Эт догасы кабул булса, күктән сөяк явар иде.
- Эт дуңгыз алдындагын ашарга да тарсынмый.
- Эт егылса, кем дә күрми.
- Эт ирләр янында, мәче хатыннар янында.
- Эт итен эт ашамый.
- Эт иярткән - иптәшле.
- Эт иясен таламый.
- Эт йоны җитсә калтырар.
- Эт йөгереген төлке сөйми*.
- Эт йөрсә сөяк таба.
- Эт каргышы белән бүре үлгән.
- Эт каргышы бүрегә җитмәс.
- Эт каргышы бүрегә төшмәс, сычкан каргышы мәчегә төшмәс.
- Эт картайса аза.
- Эт кемгә өрә, мәче шуңарга мыраулый.
- Эт килсә, сөяк килә.
- Эт кодасы бер ындыр.
- Эт койрыгы белән мактана.
- Эт койрыгын болгар, койрыгы этне болгар.
- Эт койрыгына су тими йөзми.
- Эт корсагына сары май килешмәс *.
- Эт корсагына җылы су.
- Эт, котырса, иясен кабар.
- Эт котырса үз башына.
- Эт котырып өрү белән айның яктылыгы кимемәс.
- Эт, кунакка килсә, койрыгын яшерә.
- Эт куркуыннан түмгәккә дә өрә.
- Эт, курыкканыңны белсә, ныграк өрер, ди.
- Эт көче җиткәнен талый.
- Эт күзе төтен белмәс.
- Эт күп булса, бүрене җиңә.
- Эт күңеле бер сөяк.
- Эт муенына энҗе асма.
- Эт, ник өрәсең? Син өргәнгә мин өрәм.
- Эт, нихәтле алдан чапса да, өйгә хуҗасы артыннан керә.
- Эт олакса — төнгә таба.
- Эт очраганда таш булмый, таш очраганда эт булмый.
- Эт — оясына өрмәс.
- Эт — оясында көчле.
- Эт печән ашамас, сарыкка ирек бирмәс *.
- Эт печәнгә ята да, үзе дә ашамый, башкага да ашатмый.
- Эт сабыйга тимәс.
- Эт симез, ашарга ярамый.
- Эт, симерсә, иясен кабар *.
- Эт, симерсә, күп өрмәс.
- Эт сөяген чебеннән дә кызгана.
- Эт сөяк йотар, арты ертылмас.
- Эт талашыр, авызын-борынын ялашыр.
- Эт талашыр-талашыр, иснәшер дә ярашыр.
- Эт талашыр, тиресе ертылмас.
- Эт тау күләгәсендә чабар, тауны үз күләгәсе дип санар.
- Эт тешенә — эт теше.
- Эт тешли белә, аңа мөгез нәрсәгә?
- Эт, тешләргә итмәсә, тешен күрсәтми.
- Эт, туенда аягы сынмаса, ул туйны туйга санамый.
- Эт туйган җирдә ит ятыр.
- Эт тә ашатканда койрык болгар.
- Эт тә, ит эләкмәгәч, «сасы» ди.
- Эт тә куянны «бурычыңны түлә!» дип куган.
- Эт тә «җәйгә чыксам, сөяктән сарай салыр идем» дип әйтә, ди *.
- Эт, түрә булса, сөяк җыярга приказ чыгарыр.
- Эт түләве бер көчек.
- Эт түнгәккә чылатырга иренми.
- Эт хуҗасына таянып өрер.
- Эт чаба дип, бет чаба.
- Эт ырлашмый танышмас.
- Эт - эткә, эт койрыкка.
- Эт этлеген итми калмас.
- Эт этлеген итмәсә, эче күгәрә.
- Эт этлеген итәр — итәкне ертып китәр *.
- Эт этне таба.
- Эт этне туктатып иснәми китмәс.
- Эт этне, җиңсә, җилкәсеннән талар.
- Эт этсез булмас.
- Эт, эш тапмаса, авызы белән чебен тотар.
- Эт югында куян да мактана.
- Эт юк илдә песиләр өрә.
- Эт янында сөяк ятмас.
- Эт яхшыга да өрә, яманга да өрә.
- Эт өере берекмәс.
- Эт өреп картая.
- Эт өрер, бүре йөрер.
- Эт өрер, җил очырыр.
- Эт өрми торса, башы авырта.
- Эт өрмәсә, авызы кабара, ди.
- Эт, өрмәсә, исемем югалыр дип курка.
- Эт өрә, өрә дә туктый.
- Эт үз башына котыра.
- Эт үз койрыгын үзе күтәрмәсә, аны кем күтәрер.
- Эт үз оясына өрсә, кутыр булыр *.
- Эт үз оясында батыр.
- Эт үз оясында ирекле.
- Эт үз теленнән корчаңгы булыр, ди.
- Эт, үзенә булышлык тойса, бүрене ертыр.
- Эт үлгәнгә бүре еламас.
- Эт үлсә, иясеннән сөйрәтәләр.
- Эт үләр алдыннан бер котыра.
- Эт үпкәләр, иясе белмәс.
- Эте җидене балаласа да, савып эчәр сөт бирмәс.
- Эте булса — таягы юк, таягы булса — эте юк.
- Этенә әйтсәң, кунагына тия.
- Этеңне, артыңнан калмасын дисәң, ач тот.
- Эткә бал сый түгел, үләксә сый.
- Эткә иман юк, койрыгы кәкре.
- Эткә йомыш кушсаң, сөяк сөйрәп китерер.
- Эткә каргыш төшми.
- Эткә сөяк белән атсаң шыңшымас.
- Эткә сөяк сары май.
- Эткә типсәң, егеткә тия.
- Эткә эт булып өреп булмый.
- Эткә эт ямьле, кошка кош ямьле.
- Эткә, өргән өчен, икмәк бирәләр.
- Эткә өсләтергә этең булсын.
- Эткә — өсси, куянга — кач!
- Этне ауга барганда гына ашатмыйлар.
- Этне илчегә җибәрсәң, илгә бәла китерер.
- Этне иркәләсәң, авыз ялар.
- Этне ияртмә, ияртсәң сукма.
- Этне ияртсәң, үзең сыймассың.
- Этне кем үтерсә, тиресен шул туный.
- Этне күп ашатсаң, хуҗасын тешли.
- Этне кыйнап, ишәк итә алмассың.
- Этне түрә итсәң, бүре булыр.
- Этне хуҗасы хакына сыйлыйлар.
- Этне эт белән талаталар.
- Этне үзең талама, эттән талат.
- Этне үтерәсе булганда «котырган» диләр.
- Этнекен этчә аша.
- Этнең акылсызы коймакка нәфесен сузар.
- Этнең аягын тикмәгә сындырмыйлар.
- Этнең баласы анасының эчендә өрә.
- Этнең башын табакка тартсаң, ул тагаракка бара, имеш.
- Этнең баҗасы күп, кодасы юк.
- Этнең дусы бетми, ди.
- Этнең йонын уңайга сыйпа.
- Этнең койрыгы башын болгый.
- Этнең койрыгы да үзенә табан кәкре.
- Этнең койрыгын кем киссә, иясе шул була.
- Этнең койрыгын киссәң дә, куй булмас *.
- Этнең күзе тизәккә төшәр.
- Этнең табаны кычытса, кәрванга иярер.
- Этнең тамагы кайда туйса, иле шунда.
- Этнең — теше, дуңгызның тиресе чыдам.
- Этнең тешен майлы коймак сындыра.
- Этнең тизәге дару булса, коега тышка чыгар.
- Этнең чапканын да, юыртканын да белмәссең.
- Этнең ырылдашканы - исәнләшкәне.
- Этнең ыруы юк.
- Этнең эче пошса, койрык астын ялар.
- Этнең эше — бичараны талау.
- Этнең, өрә-өрә, борыны шешәр.
- Этнең, үләксә ашамаса, башы авырта.
- Этнең үпкәсе озакка бармас.
- Этнең җизнәсе күп булыр.
- Этсез авылда мулла таяксыз йөрер.
- Этсез куян тотып булмый.
- Эттән калган сөяктән җилек көтмә.
- Эттән сөяк артмас.
- Эттән эт туа, коштан кош туа.
- Эттән этлек көт тә тор.
- Эшсез эт койрыгын ялый.
- Юаш эт өрми тешләр.
- Юаш эткә таяксыз якын барма.
- Юлыңда эт ятса, әйләнеп үт.
- Юньсез эт үз хуҗасына өрер.
- Ялгыз этнең өргәне беленмәс.
- Яман эт бүрегә өрер, песидән өркер.
- Яман эт итәккә ябыша.
- Яман эт койрыгын кискәнгә ялыныр.
- Яман эт койрыкка үсә.
- Яман эт көндез өрер.
- Яхшы эт сөяген күрсәтми.
- Яхшы эт читкә китеп үләр.
- Өерле эт аксагын белдермәс.
- Өмәле этнең койрыгы өрә.
- Өргән бер этнең авызына сугып булмый.
- Өргән эт тешләми, астыртын эттән саклан.
- Өрмәгән эт сиздермәстән кабар.
- Өрмәсә, хуҗа этне асрамый.
- Өрә белмәгән эт авылга бүре китерә.
- Өрә белмәгән эт өенә кунак китерә.
- Үз оясында эт тә — юлбарыс.
- Үнәрсез этнең койрыгы озын була.
- Һәр ишарәткә чапкан эт тиз арыр.
- Һәр эткә таш атсаң, ташның мыскалы мең алтын булыр.
- Авызында эт балалаган.
- Авызыннан чыкканны эт җыймас.
- Артыннан котырган эт капса да пыжламый.
- Белеп өрәсең, эт булсаң, урамнан кермәссең.
- Биредә Алабай, аргы якта ялагай.
- Ерактан каты өрә, якыннан койрыгын кыса.
- Капка астыннан кергән, түргә менеп өргән.
- Капкасыннан эт бакмый, төнлегеннән җил какмый *.
- Катык сөртсәң, эт яламас.
- Койрыклы эт тә койрыгын болгамый *.
- Мине ызгытканчы этне ызгыт.
- Мине яратсаң, этемне дә ярат.
- Миннән ирек, эттән койрык.
- Печән өстендәге эт кебек.
- Эт артыннан койрык, мәче артыннан йөгерек.
- Эт ассаң муеныңа, җиргә тимәс *.
- Эт - баш, сыер аяк.
- Эт белән мәче дуслыгы кебек.
- Эт белән мәче шикелле.
- Эт белән эзләсәң дә табарлык түгел.
- Эт булдым, койрык кына кирәк *.
- Эт дисәң йоны юк, хайван дисәң сыны юк.
- Эт дисәң — койрыгы юк, сыер дисәң — мөгезе юк.
- Эт каешы булып беткән.
- Эт күк талаша, мәче күк ялаша.
- Эт сугарып йөрү.
- Эте дә баш, бете дә баш.
- Эткә печән чабып йөрү.
- Эткә салган сөяктәй.
- Эттән алып эткә салу.
- Эттән котылган куян кебек.
- Эттән әрсез, Алабайдан кадерсез.
- Эшләгәнемне эт ашый, аркамны бет ашый.
- Үзең беләсең, эт күк өрәсең.
- Бер тигәнәдән ике көчек ашамый.
- Бәләкәй көчек аюдан курыкмый.
- Кечкенә көчек һаман кискас.
- Кеше артыннан көчек кенә йөри.
- Көче җиткәнгә көчек тә ябыша.
- Көчек аюга ябыша, чеби төлке белән сугыша.
- Көчек тилермичә үлми.
- Көчек эт булганчы, эт карт була.
- Көчек өрә, олы этне кыйныйлар.
- Көчекне дә башыннан сыйпыйлар.
- Көчекнең аласы да, карасы да бер була.
- Олы эт алдында бала эт койрыгын кыса.
- Тимәгәнгә тиле көчек тә тими.
- Эт бар җирдә көчек бар.
- Эт ничек өрсә, көчек шулай өрә.
- Эте тик тора, көчеге өрә.
- Агач башына әүвәл нинди кош кунса, кырына шул кунар.
- Асрый белгән кешегә асыл кош, белмәгәнгә - кара кош *.
- Асыл кош — аягыннан, сак балык — саңагыннан.
- Асыл кош иягеннән асылына.
- Асыл кошның баласы алдына куймый аш җимәс.
- Бала кош очар, кунар агачын тапмас.
- Бала кош очарын белер, кунарын белмәс.
- Бала кошның авызы зур булыр.
- Балалар асраганда кош та төксәрә.
- Балалы коштан җим артмый.
- Бер канат белән очылмый.
- Гарип кошның баласы күп булыр.
- Гарип кошның оясы һәркайда.
- Исәпләмәгән кош урманда ботак тапмас.
- Йортта озак асралган кош мәңгегә очалмас.
- Канатсыз туган оча алмас.
- Қанаты бәйле кош очмас.
- Канаты бәйсез азат кош җирдәге тозакка үзе төшәр.
- Килеп кунмыйча, очып китмә.
- Кош баласы, күп очса да, кунарга оя тапмас.
- Кош баласы, оясында ни күрсә, очканында аны күргәй *.
- Кош бара-бара төз китәр.
- Кош канаты белән очар, койрыгы белән кунар.
- Кош кунмаган агач юк.
- Кош күктә, тозак җирдә.
- Кош, оясында ни күрсә, очканда да шуны кыла *.
- Кош сайравыннан билгеле.
- Кош та сайламыйча куакка кунмый.
- Кош читлектән кая очса да, бар җир дә аңа оҗмах күренер.
- Кош эзләгән күккә карар, ат аяган җиргә карар.
- Кош җиктән җиренә кунар.
- Кош һавада сынала.
- Кошлар да кушы белән.
- Кошларга иректә очу алтын читлектә торудан артыграк.
- Кошны канаты очыра.
- Кошны кош белән аулыйлар.
- Кошның да туган оясы бар.
- Кошның кошы бала өчен капкынга эләгә.
- Кошсыз куак — котсыз куак.
- Кошына күрә тозагы.
- Кулга өйрәнгән кош далада адашыр *.
- Кулда асралган кош ерак очмас *.
- Кулыңдагы кошны очырып, һавадагы торнаны эзләмә.
- Куркак кош оясын олы юл өстенә ясый.
- Курыккан кош куактан өркер.
- Көчсез кошның оясы бөркет янында булыр.
- Күзәми очкан кош кунарга агач тапмас.
- Очар кош үзен ауга тоттырыр.
- Очасы кош ботакның очына кунар.
- Ояны ана кош ясый.
- Талпынган кош очмый калмас.
- Теләмәгән агачына кош та оя ясамый.
- Тозакчы үзе күренмәс, җимен генә күрсәтер.
- Түбән очкан кош югары кунар, югары очкан кош түбән кунар.
- Уйламый очкан кош кунарга тал тапмас.
- Читлек, алтын булса да, читлек булыр.
- Читлеккә өйрәнгән кош иректә башын югалтыр.
- Чыкмаган канат белән очып булмый.
- Өметле кош күкәйдә дә җырлый.
- Җим белән кош очар, азык белән ат туяр.
- Һәр кош канатына күрә оча.
- Һәр кош очып лачын булмый.
- Һәр кош үз көтүендә яхшы.
- Һәр кош үз оясын үзе корыр.
- Һәр кош үз оясына карап оча.
- Һәр кош үз оясында ирекле.
- Һәр кошның да ите ашалмас.
- Һәр кошның койрыгы канатына күрә була.
- Һәр кошның үз тавышы үзенә хуш.
- Авыз белән кош аулап йөрү.
- Ике канат, бер койрык *.
- Йортыгызда очкан кош та күренми.
- Қанат алырга бардык, койрыксыз кайттык.
- Канатсыз очып китмә.
- Тарландагы тартай, кырдагы куян.
- Тисә кошка, тимәсә бушка.
- Өстеннән кош та очырмау*.
- Аккош аягына су йокмас.
- Аккош күрсәң атып ал, былбыл күрсәң сатып ал.
- Аккош очар күл күреп, былбыл очар гөл күреп *.
- Аккош ялгыз яшәмәс.
- Аккош, ярыннан калса, үзен таш кыяга орыр, имеш.
- Аккош һәр күлгә төшмәс.
- Байгыш байгышны яклар.
- Байгыш та үз баласына лачын дип исем кушкан.
- Байгыш чыпчык аулар.
- Байгыштан байгыш туар.
- Башыңа кунса, байгыш та сәмруг булыр*.
- Бер ел бүдәнә симерә, бер ел тартай симерә.
- Бытбылдык үз атын үзе сатар *.
- Бытбылдыктан бер пот май чыккан да, аның да үзенә күрә бер үлчәве
булган, ди.
- Бытбылдыкның төне юк, һәрвакытта: «бытбылдык».
- Бүдәнә симереп батман булмас.
- Бүдәнәнең унике пот мае бар.
- Бүрәнәгә басты бүдәнә, бүдәнәне басты бүрәнә: бүрәнә дә гаепле, бүдәнә
дә гаепле.
- Җәйгә чыкса, бытбылдык күкәй сала, тартайның көчәнеп арты тала.
- Һәр бытбылдык үз сазын мактый.
- Азга бөркет кунган, күпкә дуңгыз туйган.
- Ата бөркет аерым очар, бала бөркет парлап очар.
- Бөркет биектән курыкмас.
- Бөркет бәрән ауласа өлгесе, тычкан ауласа — көлкесе.
- Бөркет картайса тычкан аулар.
- Бөркетнең канаты очканда ныгый.
- Бөркетнең оясы биек ташта булыр.
- Кошларны җыйсаң бөркет җый, кышкы туның төлке итәр.
- Каракош басып ашар.
- Каракош та кояштан ары күтәрелә алмый.
- Каракошка ут тигән, каерылып караса үз йоны *.
- Каракошның күзләре үткен булса да, тамыры черегән агачка оя ясый.
- Аксак карга башкалардан элек очар.
- Ала карга азанчы, кара карга казанчы.
- Ала карга алдан кычкырып харап итә, калҗасын төлке алып китә *.
- Ала карга гына ата-анасына ошый.
- Ала карга көз көне бер авыл җир очып бара икән дә, «ерак киттем бугай»
дип, кире әйләнеп кайта, ди.
- Ала каргада аласың булсын, курыкма.
- Ала каргада аласың булсын, кыш кайтмаса, яз кайтыр.
- Асыл буяуга төшкән белән карга каргалыктан чыкмас.
- Балалы каргадан чүп тә калмый.
- Бер карга кыш ясамас *.
- Былтыр үлгән карга быел сасыган.
- Идел каргасы Идел ибенә, Жаек каргасы Жаек җаена очар.
- Ике карга бер-берсенең каралыгына гаҗәпләнгән.
- Ике карга талашса, бер козгынга җим төшәр.
- Иртә торган карга ашап туя, соң торганы борынын кыра.
- Иртә торган карганың авызы-борыны май була.
- Йөз каргага бер таш җитә.
- Қаз кебек кычкырамын дип, карганың арты ертылган, ди.
- Қазынган карга кар астыннан калҗа тапкан, казынмаган кар астында катып
үлгән.
- «Кар» дисәң каргага барып тия, «тор» дисәң - торнага.
- Кара карга гына картаймый.
- Кара карганы сабынлап юсаң да агармас.
- Карга баласы төп чукыр.
- Карга баласына: «Бер чукы да, биш артыңа кара», — дип әйтә, ди.
- Карга баласының авызын таш белән томаламасаң, карылдаудан
туктамас.
- Карга белән кунышсаң, борының тизәктән котылмас.
- Карга ит ашаса да кычкыра, тизәк ашаса да кычкыра.
- Карга, казга охшыйм дип, ботын каерган *.
- Карга казганыр, тилгән кинәнер.
- Карга кайда кычкырса, оясы шунда була.
- Карга «кар-кар» дигәндә, тартар да «тар-тар» ди.
- Карга кар теләсә, яңгыр явар.
- Карга карга берлә очар.
- Карга карганып ышандыра.
- Карга карганың күзен чыгармас *.
- Карга каргаса үз башына.
- Карга кардан курыкмас, көртлек көрттән курыкмас.
- Карга карылдаса кышны чакырыр, каз каңгылдаса язны чакырыр.
- Карга карылдау белән генә җил килмәс.
- Карга каңгылдап каз булмас.
- Карга килсә, кар китәр.
- Карга кычкыру белән яңгыр килмәс.
- Карга кунса - көтүе белән.
- Карга күзе төшкән орлык шытмас.
- Карга күке баласын күпме ашатса да, «кәккук» дип кычкырыр.
- Карга мең карылдаса да, яз булмас.
- Карга, ни хәтле канатын кыеп очса да, карчыга булмас.
- Карга, ни хәтле югары күтәрелмәсен, барыбер үләксәгә кунар.
- Карга, саескан йөрүен йөрим дип, үз йөрүен оныткан, имеш.
- Карга теләге белән кар яумый.
- Карга, тутый кош йөрешен йөреп, үз йөрешен оныткан.
- Карга чебеш ала, тавык очынып кала.
- Карга, юлбашчы булса, үләксәгә алып барыр.
- Карга өч йөз ел яшәсә дә, карга булып үләр.
- Карга үз аты белән кычкыра.
- Карга үзен кош санар.
- Карга үзенең баласын «аппагым» дип сөяр, керпе үзенең баласын
«йомшагым» дип сөяр *.
- Карга үзенең баласына: «Зариф зирәктән туган», — дип әйтә, ди.
- Kapгa үстерсәң, күзең чукыр *.
- Каргадан карга туа, козгыннан козгын туа.
- Каргадан карчыга тумас *.
- Карганы бал белән сыйласаң да, тизәк чукымый туймас.
- Карганы каргап биздерә алмассың.
- Карганы патша иткәннәр дә, «кар-р» дип кычкыра белмәгән барлык
кошларның да күзен чукыган, ди.
- Карганы читлеккә япмыйлар.
- Карганыкы көн дә каркылдау.
- Карганың бар дөньясы агач башында, балалары тирәдә.
- Карганың бер күзе укта, бер күзе чүптә.
- Карганың «карык» дигәне үзенә ямь *.
- Карганың кем күзен чукыган - аңа шул яхшы.
- Куркакланган карга күләгәгә кунмас.
- Сандугач сайрый дип карга да кычкырган.
- Тизәк ашаган карга да кыш чыга, бодай ашаган күгәрчен дә кыш
чыга.
- Турыдан карга гына оча.
- Чукыган карга ач калмас.
- Ялгыз карга каркылдап яу китермәс.
- Ят карганың тавышы тансык булыр.
- Әҗәле җиткән карга бөркет белән уйный.
- Үзең карга булгач, кая барсаң да кара йомырка саласың.
- Үзәге янган карга таш чукыр.
- Ала каргадай алдан олы кычкыру.
- Безгә дә карга утырыр әле *.
- Бер карга туярлык ите юк.
- Каз урынына карга.
- Карга мие эчкән *.
- Карга җимгә төшмәс борын.
- Каргага аттым — бозауга тиде.
- Тавис каурыйлары таккан карга.
- Тутый кош каурыена төренгән карга.
- Бер карлыгач килеп яз булмый, бер саескан килеп кыш булмый...
- Карлыгач — йортка, сандугач бакчага кунар.
- Карлыгач сандугачка иярә алмас.
- Карлыгачның койрыгы җәпле, еланның — теле.
- Карлыгачтан көнне сора, сандугачтан төнне copa.
- Очканда карлыгач узар, сайраганда сандугач узар.
- Бер чебеш алган карчыга икенчесенә янә кайтыр.
- Ике карчыга сугышкан, киекчегә йон файда.
- Каргы карчыганың азганы.
- Карчыга авызыннан ит кире чыкмый.
- Карчыга каргадан курыкмас.
- Карчыга күгәрчен белән дус түгел.
- Карчыга очуыннан танулы.
- Күрше авылның карчыгасы — үз авылыңның каргасы.
- Очарга ирек бирмәсәң, яхшы карчыга да берни тотмас.
- Чит илнең карчыгасын үз илеңнең каргасы талый.
- Чөймәгә бирсәң, карчыга бир канжыгаңны буш итмәс.
- Үлгән карчыгадан тере саескан артык.
- Козгын баласы анасыннан да узган.
- Козгын карганы «кара» дип хурлаган.
- Козгын каркылдаган саен кауга какмыйлар.
- Козгын яу башлар, яуга карга иярер.
- Козгын юл башларга оста булыр.
- Козгынга да үз баласы былбыл күренер.
- Козгынныкы агач башында, карганыкы уртак *.
- Үләксә исен козгын алдан сизәр.
- Көртлек, кар астына башын яшергән белән, артын күрмиләр дип
уйлый.
- Көртлек әйткән ди: «Көрткә чумсам да, кышны чыгармын».
- Озанлы җир үләнле җир.
- Тозагың кормас борын көртлеген ашый башлама.
- Үз туенда көртлек тә бии.
- Күгәрчен баласы, күрексез булса да, үскәч күгәрчен була, ди.
- Күгәрчен булып туган кош карга булып үлми.
- Күгәрчен күгәрчен белән аулана.
- Күгәрчен күгәрченне «гөлдер бу-у» дип мактаган.
- Күгәрченнең бодае һәркайда.
- Ут чыкса — күгәрчен су ташый, чыпчык чүп ташый, имеш.
- Күгәрчен сөте генә юк.
- Пар күгәрченнәрдәй гөрләшеп торалар.
- Алдан кычкырган күкенең башы таз була *.
- Иртә кычкырган күкенең башы авырта *.
- Күке баласын карга асрар, туйдыралмый күзе чыгар.
- Күке гыйшык тота, баласын карга карый.
- Күке кычкырмый җәйнең яме булмый.
- Куке күкәйне үзе салган, баласын каргага тапшырган.
- Күкегә оя кирәкми.
- Ике лачын сугышса, ябалакка йон булыр.
- Лачын кошка һава кадерле.
- Лачыннан ни файда бар очалмаса *.
- Үлгән лачыннан тере карчыга артык.
- Ләкләк, гомере үтәр әләкләп.
- Ләкләк тә булдымы кош: яз килер дә кыш китәр.
- Ләкләкнең килешен сорама, китешен сора.
- Песнәк диңгезне яндыра алмый.
- Песнәкнең үзенә күрә бизмәне, бүдәнәнең үзенә күрә бакрачы.
- Эшләки, эшләки, эшләмәсәң хаста ки, дип әйтә ди эшләки кошы.
- Саескан бер ботакта озак утырмас.
- Саескан, кеше йөрүен үртәп, үз йөрүен оныткан.
- Саескан сагыз чәйни, карганың күзе кайный.
- Саескан сайрау белән сандугач булмас.
- Саескан саклыгыннан үлми, соклыгыннан үлә.
- Саескан, сандугач кебек сайрармын дип, шыкырдык булып калган.
- Саескан, туры очса да, кыек яшәр *.
- Саескан тутый телен әләкләп сакау калган.
- Саескан чукыган белән тук булмас.
- Саескан, үзе бур булгач, оясының түбәсен каплаган.
- Саескан җиргә бер кунганда кырык сикерер.
- Саесканның койрыгы үзеннән шәп.
- Туры очкан саескан төшеп урлап май эчкән.
- Абзарыннан саескан оча *.
- Арттан тере саескан очыру *.
- «Алтын оям, үз җирем!» — дип әйтте, ди, бер сандугач.
- Бака кычкыра башлагач, сандугач телдән калыр.
- Бакчасыз йортка былбыл кунмас.
- Былбылга бер гөл дә җитәр, үгез бөтен бакчаңны таптар.
- Былбылны алтын читлеккә япсаң да, үз тал-тирәген сагынып сайрар
*.
- Былбылның өне бар, тургайның тубыр теле бар.
- Былбылның өне татлы, тутыйның теле татлы.
- Оясыз сандугач сайрамый.
- Сандугач булсаң сайрый да бел.
- Сандугач, кечкенә булса да, мактаулы кош.
- Сандугач сайраганда тургай тик тора.
- Сандугач сайрап җиңәр, карга кычкырып җиңәр.
- Сандугач та үзе бала чыгарган тигәнәлеген сагынып сайрый, ди.
- Сандугач - читлектә, карга --- иректә.
- Сандугач шәп сайраган өчен читлеккә эләгә.
- Сандугач юк елны карга дан тотар.
- Сандугач үз кадерен үзе белер.
- Сандугачлар да, — тигәнәк башы, ди, йортлары --- «үз илем, үз җирем»
дип сайрыйлар, ди.
- Сандугачлар язда гына сайрыйлар.
- Сандугачны сайрарга өйрәтмиләр.
- Сандугачны сүз белән туйдырмыйлар.
- Сандугачны өйгә җибәрсәң, мәчеңне читлеккә яп.
- Сандугачның күзе тирәктә, карганыкы тизәктә.
- Өй артында куагың булса, сандугач кунагың булыр.
- Йокым — сандугач йокысы *.
- Сандугач күк сайрый.
- Сыерчык бала чыгарганчы гына сайрый.
- Сыерчык, диңгез артына китсә дә, үзе туган ояга кайта.
- Сыерчык теле ачылмаган балага тел алып килә.
- Сыерчык сыердан курыкмас.
- Тавис — каурые белән матур *.
- Тавис киенер дә ясаныр, аккош коеныр да сыйпаныр.
- Тавис койрыгына ышаныр.
- Тавис кошы койрыгына баккан кинәнгән, аягына бакса җирәнгән, ди.
- Тавис, тәпие ямьсезлеген күргәч, койрыгы белән каплаган.
- Тависның күлмәге ефәк булса да, аягы ыштыр булыр *.
- Бер тартарга дөнья тар.
- Қарга теләген теләшкән тартай үзенә давыл китергән.
- Тартар гомере «тарт-тарт!» дип үтәр.
- Тартар теленнән табар.
- Тартарның теле башына җитәр.
- Ана торна күкәй салганда, торыллык ботын ера.
- Йөз чыпчык чырылдавыннан бер торнаның торылдап куюы артык.
- Торна да кыйбланы ташлап туган җиренә кайта.
- Торна каурыен салган — аяклары да томшыгы калган.
- Торна күзе тарыга төшкән.
- Торна күкәй салганда карганың арты ертылган.
- Торна оятын оятлап, ябалак урман түренә качкан.
- Торна торган суына кайта.
- Торнадан курыккан тары икмәс.
- Һавадагы торнага авызың ачып торма, ага!
- Һавадагы торнадан кулыңдагы чыпчык йег.
- Һавадагы торнаны тотам дип, кулыңдагы чыпчыкны җибәрмә *.
- Торна күкәе сымак ике генә.
- Торна тәпи алып килү *.
- Һавадагы торнага кулымны тотып тормага.
- Һавадан торна санау.
- Тукран башы авырткач «чукымам, чукымам» дисә дә, авыртуы беткәч
«чукырмын, чукырмын» дип әйтә, ди.
- Тукран, башы авыртмыйча, тукылдавын куймас.
- Тукран кич тәүбә итәр, иртән онытыр.
- Тукран тәүбә итәр, тәүбәсе кырын китәр.
- Тукран тәүбәсе туклык бирмәс.
- Тукранның балтасы борынында.
- Урманда тукран да солтан, ди.
- Сарыкка сыенган тургай да сау кала.
- Туксансыз тургай чырламас.
- Тургай килгән - тугыз көн кар калган.
- Тургай котырса бөркеткә чабар, эт котырса иясен кабар.
- Тургай, яңгыр тисә, баласын яшерә, рашкы тисә, үз башын яшерә.
- Тургайның юашлыгын чебеннәрдән сора *.
- Таң алдындагы тургай күк тәкелдәдең.
- Тутый аягын күреп хурланды, буен күреп сырланды.
- Тутый сөйли белсә, күркә тик тора белә.
- Тутый сөйләшергә өйрәнер, кеше була алмас.
- Тутыйны читлеккә теле кертә.
- Тере тутый тоту *.
- Тутый кош белән чыпчыкны бер өйдә тоту.
- Аучы чыпчыкка тозак кормас.
- Ил өстендә чыпчык үлми.
- Илен-җирен сөйгән чыпчык үз җирендә үлмәс.
- Иртә торган чыпчык тешен арчый.
- Иртәнге чыпчык тешен казыр, соңгы чыпчык күзен казыр.
- Карт чыпчыкны кибәккә алдый алмассың *.
- Кулдан ычкынган чыпчыкны яңадан тота алмассың.
- Сугышканда чыпчыклар кешедән курыкмыйлар.
- Чыпчык дулап киртә җимерә алмас.
- Чыпчык — илендә, җикән күлендә.
- Чыпчык кыбырдамый торалмый.
- Чыпчык, симерсә дә, батман килми.
- Чыпчык та тутый кош кызын сораган, ди.
- Чыпчык та әйтә «үз чытырым» дип.
- Чыпчык утырмас, утырса да тик тормас.
- Чыпчык «чыбыгым» ди, карга «каеным» ди, имеш.
- Чыпчыкка муеннан, каргага тездән.
- Чыпчыкның да үзенә күрә моңы бар.
- Чыпчыкның да үзенә күрә бизмәне бар.
- Чыпчык биреп каз алмакчы була.
- Чыпчык пыр иткәндә, йөрәге шыр итә.
- Чыпчык чүпләп бетермәс.
- Чыпчыкка йон чыккан чак *.
- Асыл шоңкар, каз алса, канатын канга тигезмәс.
- Ике шоңкар талашса, бер каргага җим булыр.
- Кыягы бөтен шоңкар юк.
- Очкан кошның барысы да шоңкар түгел.
- Шоңкар юкта ябалак мәйдан тотар.
- Шоңкардан кош куркыр, тургайдан корт куркыр.
- Былтыр үлгән ябалак быел башын күтәргән.
- Былтыр үлгән ябалакның быел исен чыгарма.
- Чырайсыз ябалакны урман да куган, авыл да куган.
- Ябалак асрап кош чөйгән ауга чыгып котаймас.
- Ябалак елый, урман йоклый.
- Ябалак күрмәгәнгә кояш гаепле түгел.
- Ябалак оятыннан карчыга ояла.
- Ябалакка көннән төн якты.
- Ябалакның планын куян белмәс *.
- Ябалактан — йон, бүдәнәдән - май.
- Ябалактан карчыга тумый.
- Өке йоны белән, былбыл — өне белән.
- Үзе ябалак булса да, үзен лачын атаган.
- Ябалак кыйнаган нәрсә *.
- Ябалак шулпасы чөмергән *.
- Язгы ябалак, көнче күбәләк.
- Акчарлак килми яз булмый.
- Акчарлак суда булыр.
- Дөя кошы башын комга тыгып кына аучыдан яшеренә алмый.
- Дөя кошын да арбага җигәләр.
- Кенәри үзе читлектә, күңеле иректә.
- Кычыткан чыпчыгы: «Үз өем, үз илем!» - дип сайрый икән. Моның өе кайда
дип карап торсалар, кычыткан арасында кычыткан ефәгеннән үргән оясына
кереп киткәнен күргәннәр.
- Сиртмә койрык: «Минем койрыгым сиксән пот», — ди, имеш*.
- Торымтайдан очкыр кош булмас, тургай ташлап каз алмас.
- Тәвә кошы, «оч» дисәң – «мин тәвә», «йөк тарт» дисәң, «мин кош» ди
икән.
- Шәүлегән су чыгарган, карга кинәнгән.
- Әтәлге, мактанса, «тычкан тоттым!» дияр.
- Әтәлгәне куй, карчыганы чөй.
- Үз урманында чупай да купай.
- Һәрбер көелте үз сазлыгын мактый.
- Күгәрченнәр арасындагы чәүкәләр кебек.
- Тилгән мие ашаган.
- Чәүкә мие эчкән.
- Һөдһед тоткан күк булган.
- Аерылган каз тупланган каргага җим булыр *.
- Алдан очкан ата каз, арттан очкан ана каз.
- Ана каз йомырка басканда, ата каз янында биер.
- Ана каз каңгылдамаса, ата каз бармас.
- Ата-аналы казга унике бәбкә дә аз.
- Балалы казга җим тимәс *.
- Бәбкә чыкса - каз булыр, яңгыр яуса яз булыр.
- Каз артыннан тавык Идел аша очмас.
- Каз арыкласа да, карга булмас.
- Каз - бергә, козгын аерым очар.
- Каз - каз белән, үрдәк үрдәк белән очар.
- Каз какылдаудан туймас, үрдәк бакылдавын куймас.
- Каз канаты каләм булыр *.
- Каз канатына су йокмас.
- Каз килсә — яз килә.
- Қаз китә дип, карга да киткән *.
- Каз тиресен иләсәң дә, каеш булмас.
- Каз өчен тавык җәл түгел.
- Каз үзе чүлдә булса да, күзе күлдә булыр*.
- Каз үрдәкне талый, үрдәк тавыкны талый.
- Казга кайсы казанга салсалар да барыбер.
- Казны канатыннан бәйләсәң, күпме талпынса да очалмас.
- Оясын пычраткан каз басып торыр.
- Сәгать уникене суккач, каз йомырка сала башлый.
- Утырган каз урынын белә.
- Ялгыз казның тавышы чыкмый *.
- Яхшы каз оясын пычратмас.
- Аңарда каз зиһене бар.
- Каз кайда пешәр, койрыгы кая төшәр.
- Мактанма, каз, — һөнәрең аз.
- Кабарыну — күркә гадәте.
- Кызыл күрсә, күркәнең гайрәте килер.
- Күперенү күркәгә генә килешә.
- Күркә кызылга үч.
- Күркә җилгә симерә.
- Күрше авылның күркәсе үз авылыңның үрдәге.
- Алмаган тавык, салмаган йомырка, чебешләрне сата башлама.
- Ана тавык «кырт-кырт» килеп торыр.
- Аңгыра тавык көшел өстендә ач йоклый.
- Аңгыра тавык чүплек башына йомырка салыр.
- Балалы тавык гаугалы халык.
- Берәүнең чебешен үтерсәң, тавык түләрсең.
- Бүленгән тавыктан бүленмәгән күкәй артык.
- Дүрт аяклы тавык юк.
- Инкубатор чебеше ата-анасын танымас.
- Инкубатор чебеше әрсез булыр.
- Йомырка кырлы булмас.
- Йомырка салган тавык үзе кытаклый.
- Йомыркадан җөй эзләмә.
- Кайчагында тавык та әтәч булып кычкыра.
- Кап-кара тавык та ап-ак йомырка сала.
- Кеше тавыгы каз кебек, йомыркасы баш кебек.
- Кеше тавыгы күркә булып күренә, имеш.
- Кешенең чебешен ашасаң, казыңны бирерсең.
- Киләчәк тавыктан килгән күкәй яхшы.
- Кирәгеңне тырнап-казынып табарга тавыктан өйрән.
- Қызыл йомырка көнендә кыйммәт *.
- Қысыр тавык күп кытаклый.
- Қыткылдаган тавыкның барысы да күкәй салмас.
- Күкәй салмас тавык көн элгәре кытаклый.
- Күкәйдәге бәбкә су сорый.
- Күп кытаклаган тавык йомырканы аз сала.
- Күпме кыркылдаса да, тавык очып тау ашмый.
- Қүрше тавыгы күршегә күркә булып күренә.
- Мал башы — тавык.
- Мая башы — бер күкәй.
- Мая булса, күкәй булыр.
- Соңга калган йомыркадан сукыр чебеш чыгар.
- Сукыр тавык юлга чыкса, буран булыр.
- Сукыр тавыкка бакра да бодай *.
- Сукыр тавыкның төшенә тары кергән, чүпләп бетерә алмагач тагы
кергән.
- Сырлы күкәй сабан туенда гына була.
- Тавык белгәнен кычкырыр.
- Тавык белән ят, әтәч белән тор.
- Тавык, бер күкәй салганчы, бөтен мәхәлләне аякка бастырыр.
- Тавык берәр бөртек чүпләп тә тук тора.
- Тавык берәр йомырка сала.
- Тавык, йомыркасы артына җиткәч, урын эзли.
- Тавык канат какса да очалмас.
- Тавык «кикрикүк» дигән белән әтәч булмас.
- Тавык кош түгел.
- Тавык кытакламаса, күкәй саласын кем белә.
- Тавык көл тибәр үз башына сибәр.
- Тавык, күкәй салмас борын, оя басмый.
- Тавык күкәй салмас борын чебешен ашамыйлар.
- Тавык күп җирдә чүп күп.
- Тавык очса — тамга куна, лачын очса тауга куна.
- Тавык сала, карга ала.
- Тавык симерсә, арты бөрешә.
- Тавык та йомырка салганчы гына кытный.
- Тавык та маясыз салмый.
- Тавык та тырнап туена.
- Тавык та үргә карап су эчә.
- Тавык, тауга менгәч, әтәч булып кычкырган, ди.
- Тавык тибенсә, чүп чыга.
- Тавык төшенә тары керә, ашамаса тагы керә *.
- Тавык төшенә тары кергән, таң атканчы ашап бетергән.
- Тавык чүпли-чүпли күзеңне чыгарыр.
- Тавык чүпләнеп тамак асрый.
- Тавык үз кетәген мактый.
- Тавыкны күкәй өйрәтми.
- Тавыкның азганы әтәч булып кычкырыр.
- Тавыкның астына күкәй куймасаң, чебеш кайдан килсен.
- Тавыкның ерак сәфәре — ындыр.
- Таң атырын тавык белер, көн батарын кәккүк белер.
- Таңдагы тавыктан бүгенге йомырка артык.
- Тоз ашаган тавык әтәч булып кычкырыр.
- Тонган йомыркадан бәбкә чыкмас.
- Тырнанмаган тавыкның тамагы туймый.
- Уртак тавыктан ялгыз йомырка яхшы.
- Ут эчендә тоткан йомырка сытылмый.
- Хәтерсез тавыкның чебиләрен карга ташыр.
- Чебешне қөз саныйлар.
- Чебешне яз санамыйлар, көз саныйлар.
- Чебиле тавык тилгәннән курка.
- Үләсе килгән чебеш кое кырыенда йөрер.
- Үскән чебеш тавык артыннан йөрми.
- Жөйсез йомырка була, сөяксез бәрәңге була.
- Аннан әйбер алганчы, тавыктан сөт саварсың.
- Аның тавыгы юргалый.
- Ике тавыкка азык аера алмый.
- Йомыркадан әле яңа гына чыккан.
- Йомыркадан жөй тапкан, беләүдән тут тапкан.
- Кичә йомыркадан чыкты, бүген кабыгыннан җирәнә.
- Койрыгы кискән тавык кебек.
- Күкәй эчендәге сары кебек *.
- Суга төшкән чебеш кебек.
- Тавыгы йомырка салмаган, чебешләрне сатарга уйлый.
- Тавык кетәгенә кертү.
- Тавык мие эчкән.
- Тавык түгел, йолкып ашамаслар.
- Тавык чүпләп бетергесез.
- Тавыкка күз салып, сарыктан колак каккан.
- Тавыкны күкәй өйрәтә.
- Әтәчнең бүксәсе дә сул якта булыр.
- Бер куразны җиде кеше суймый.
- Булыр әтәч йомырка эчендә үк кычкырыр.
- Вакытсыз кычкырган әтәчне суеп ашыйлар.
- Ике әтәч сугышканда тавыклары кытаклар.
- Иртә кычкырган әтәчнең түбә чәчен йол.
- Карт әтәч кычкыручан була.
- Кечкенә булсаң да, әтәч бул.
- Куразга «кычкыр» дип әмер бирмиләр.
- Кырык ел тавык булганнан бер көн әтәч булганың артык.
- Соң кычкырган әтәчнең тавышы ягымсыз.
- Сугышчан әтәч беркайчан да симез булмый.
- Тавык кытаклый дип, әтәч тә кытаклаган.
- Торна күк атлыйм дип, әтәчнең чаты аерылган.
- Туйга да шул әтәч башын өзәләр, үлек ашына да.
- Әтәч кычкырса: «Хатыным күп, түшәгем юк», — дияр, имеш.
- Әтәч синнән зирәк булмасын, син әтәчтән зирәк бул.
- Әтәч чүплек башын бакчага алыштырмас.
- Әтәч - үз чүплегендә патша.
- Әтәч үлгән, күзе чүплектә калган.
- Әтәчкә дә чебеш туйдырырга туры килә.
- Әтәчнең күрке ---- кикреге дә койрыгы.
- Үз чүплегендә әтәч тә батыр.
- Аның әтәче дә кубыз уйный.
- Аның әтәче дә күкәй сала.
- Йомыркадан чыкканчы әтәч булган.
- Кызыл әтәч җибәрү.
- Ни бугазга, ни хуразга.
- Әтәч белән сука сөрү.
- Әтәч булып кычкыру *.
- Әтәч булып җитмәгән, читәнгә менеп: «Кикрикүк!»
- Өченче әтәчкә кадәр.
- Җыен тавыкка бер әтәч.
- Аптыраган үрдәк алдына да, артына да йөзәр.
- Аптыраган үрдәк күлгә арты белән чумар.
- Аптыраган үрдәк койрыгы белән шуа.
- Артына су кергәч үрдәк кенә йөзә.
- Аткан саен киек үрдәк эләкми.
- Аткан саен үрдәккә тими.
- Балалы үрдәк күлдән китмәс.
- Башчы үрдәк алдан очар.
- Берәүнең үрдәген ашасаң, казыңның аягыннан тотып тор.
- Бөтен дөньяны су алса, үрдәккә ни гамь бар *.
- «Йорт башыңны сат та мине ашат!» — дип әйтә, ди, үрдәк.
- Йөзә белмәгән үрдәк суга кермәс.
- Кире киткән үрдәк күлгә арты белән чума.
- «Күзәеннең морҗасы исән әле, менеп ашап төшим әле», — дип йөри, ди,
үрдәк.
- Курыккан үрдәк башын ташлар да артын ярыр.
- Күгәл күленә күрә чумар.
- Симертергә ябылган үрдәк ашаудан туймый.
- Янтыклы җирдә суна бар.
- Үрдәк алсаң, каз бирерсең.
- Үрдәк, ашаганда, хуҗасының өй кыегына карап ала, ди: «Ашасам, өй кыегы
да бар әле», - дип.
- Үрдәк ашаганда: «Бөлдерим, бөлдерим, өй түбәсен төшерим, дранчага
калдырыйм», — дип ашар, имеш, ди.
- Үрдәк баласы күкәйдә үк суны белә.
- Үрдәк баласын суда йөзәргә өйрәтмиләр.
- Үрдәк биргән каз көтәр.
- Үрдәк бирсәң, каз алырсың.
- Үрдәк бәбкәсе, тавык астында туса да, суга тартыр.
- Үрдәк йомыркасын тавык басар, бәбкәсе суга качар.
- Үрдәк, ничаклы ыспайланса да, аккош була алмый.
- Үрдәк очса, каз калыр *.
- Үрдәк: «Ризыгымның өйдәгесен тавык ашый, судагысын балык ашый», — дип
кайгырыр, имеш.
- Үрдәк суда үлми..
- Үрдәк: «Судагы качмас, өйдәге качар»,- ди, имеш.
- Үрдәк теләген теләшкән тавыкның оясын су басар.
- Үрдәк: «Хуҗаның түбәсе такта, саламга калганчы ашыйм әле», — дип әйтә,
ди.
- Үрдәк, үзенә ышанмаса, әкәлә йотмый.
- Үрмәкүч тозагына үрдәк эләкмәс.
- Үшән үрдәк алдан очар.
- Аларның үрдәге дә каз кебек.
- Үзем тук, үрдәгем ач.
- Үрдәгенә каз кую.
- Үрдәк биреп каз алган.
- Агым су бал татыр, ак чабагы май татыр.
- Агым суда - ак балык.
- Агым суда аҗау йөзәр, салкын суда бәрде йөзәр.
- Алабуга көче җиткәнне йотар.
- Ач балык җимне кармагы белән йотар.
- Балыгына күрә кармагы.
- Балык агымны ярата, бака — тоныкны.
- Балык ашаган — ит эстәмәс.
- Балык ашаган тук булыр, тез буыны юк булыр.
- Балык ашыйсың килсә, судан курыкма.
- Балык баштан үсә, койрыктан түгел.
- Балык башы - байлар ашы, койрыгы-ялы — ялчы ашы.
- Балык башыннан бозыла *.
- Балык — башыннан, тирәк үзәгеннән чери.
- Балык бирсәң, бәйләп бир, башын-күзен чәйнәп бир.
- Балык кармакны кабам дип капмый, жим кабам дип каба,
- Балык койрыгы белән сугыща.
- Балык сөяксез булмый.
- Балык тирәнгә омтыла, кошлар биеккә оча.
- Балык томшыгы ташка тими калмас.
- Балык тоталмаган суны яманлаган.
- Балык тотасың килсә, суалчан казы.
- Балык яңгырдан курыкмас.
- Балык әйтә, ди: «Үлсәм дә коры җирдә ятмам», — дип.
- Балыкка арык, тараканга ярык.
- Балыкка да баш кирәк.
- Балыкка кармақсыз бармыйлар.
- Балыкка әппәр итмиләр
- Балыкны йөзәргә өйрәтмиләр.
- Балыкны тотуыннан тотам дигәне артык.
- Балыкның байлыгы итәк-җиңең кипкәнче.
- Балыкның батасы юк.
- Балыкның ауга эләккәч кенә акылы башына килер.
- Балыкның сырты көнгә көймәс.
- Балыкның тереклеге су белән.
- Балыкчы балыкка суалчанны файда өчен ашата.
- Балыкчы балыкчыны ерактан күрә.
- Балыкчы көтә яр башында, үлем көтә яр астында.
- Балыкчы күлен мактый.
- Балыкчы суда булыр.
- Балыкчының арты юеш, тамагы ач.
- Балыкчының балыгы идел төбендә.
- Балыкчының кулы ак, малчының йөзе ак.
- Балыкчының күзе кармакта.
- Башта эләкмәгән балыкка соңыннан үкенмә.
- Бер балык башын кырыкка бүлеп булмый.
- Берәү судагы балыкка карап ярты икмәген ашаган.
- Бик югары үрләгән балык чишмәгә эләгер.
- Вак балык көтүе белән йөри.
- Диңгез турында балыкчыдан сора.
- Дәрьядагы балык сатылмас.
- Елымның төбе суда.
- Ике балык берексә, бер чабак чаклы булыр.
- Итәк чыланмый балык тотылмый.
- Иң зур балык һәрвакыт тоткач китә.
- Кайда балык шунда балыкчы.
- Кармакка эләккән балык казанга керми калмас.
- Качкан балык зур була.
- Коеда балык булмас.
- Комкорсак комлы суда булыр.
- Коры кармакка балык капмый.
- Кушбаш балыкның башы булганчы, җәен койрыгы булганың артыграк.
- «Көмеш кармакка» кибет балыгы кабар.
- Күктә Чулпан булудан суда чуртан булу артык.
- Күлнең данын балык чыгарыр.
- Олы балык кече балыкны йотар.
- Сазан балыкның башын аша, җәен балыкның койрыгын аша.
- Салган саен кармакка балык эләкми.
- Су ташканда балык тәкәббер була.
- Су чабагы судан туймас.
- Суда балык адашмас.
- Сусыз җирдә балык тормас.
- Суына күрә балыгы.
- Сыерның арт саны булганчы, балык томшыгы булуың артык.
- Ташбашның томшыгы ташта.
- Ташлы суда ташбаш булыр.
- Тотмаган балыкны сатмыйлар.
- Тымызык күлдә табан ятыр.
- Чабак кояштан сикереп чыкмакчы була да, бер илле житми кала.
- Чабак, сикерсә, — чуртан авызына.
- Чабак өстән китәр, чуртан астан килер.
- Чабакның үзеннән бигрәк чупырдавы кыйммәт.
- Чуртан күзенә чүп төшми.
- Чуртан - тирәндә солтан.
- Чуртан тотканчы чабак кояшка бер сикереп калыр.
- Чуртан чурагайны йотмас.
- Чуртанны диңгез өстери.
- Чуртанның, авызы булса да, теле булмас.
- Чуртанның, үзе үлсә дә, теше үлмәс.
- Чыракчыны чуртан күрмәс.
- Шамбы шома, кулдан тота да шуа *.
- Яр җимерелсә, җәен үлә.
- Әгәр тавышы булса, балык та җырлар иде.
- Үрләгән балык мурдага.
- Жир тормышын балык белмәс.
- Җәен койрыгы жигән йотлыкмас.
- Һәркем үзенә җайны карый җәен дә лайны карый.
- Ауга эләккән балык шикелле.
- Балык кебек симез.
- Балык та түгел, ит тә түгел.
- Болганчык суда балык тота.
- Вак балыклар арасында йөзгән чабаклар түгел без.
- Йөр инде: тотарсың коры җирдән җәенне.
- Комга ташлаган балык сымак.
- Кипкән балыкка әйләнү.
- Минем боерыгым белән, чуртанның койрыгы белән *.
- Моннан эләкмәсә, тегеннән эләгә *.
- Ничә чәйнәсәң дә, бер балык башы.
- Судагы балыкны чыгарырлык.
- Чабак күк кенә калган.
- Чуртан кушуы буенча *.
- Өтерге белән балык тоту *.
- Агулы елан өчен агусыз тузбаш еланны үтерәләр.
- Алла сакласын, бака чакмасын: бака чакса, имен тапмассың.
- Аптыраган сөлек юкә агачын тешләр.
- Арбавын белсәң, кара елан да карышмый.
- Ат дагалаганда бака ботын кыстырган.
- Ач сөлек ачы тешләр.
- Бака бакылдамый тормас.
- Бака — баткагына, балык күленә.
- Бака баткактан курыкмас.
- Бака бер сикерер, ике сикерер, өченчесендә базга төшәр.
- Бака да: «Бакылдамый торсам, ярылам», — дигән.
- Бака да: «Кергән күлем тирәнрәк булсын», — дигән.
- Бака да: «Комырыгым, томырыгым оҗмах», — дигән, ди.
- Бака, елан бер күлдә, икесе дә бер телдә.
- Бака, ике сикерсә, өченчесендә чокырга эләгә.
- Бака кашыгын тут басмас.
- Бака күл буенда гомере буе: «Булыр, булыр!» дип кычкыра, ди.
- Бака күлгә төшсә, су артыр.
- Бака күленә елан төшкән.
- Бака күпме генә сикерсә дә - үз баткагында.
- Бака, күпме өрелсә дә, үгез булалмый *.
- Бака рәхәте су белән.
- Бака сисә, күлгә файда.
- Бака судан чыкмас, бакага йон чыкмас.
- Бака теле белән елан теле бер.
- Бака туе баткакта.
- Бака чүлдә, күзе күлдә.
- Бака үз күлендә ирекле.
- Бакага да баш кадерле.
- Бакаларга челән хан.
- Баканы күлгә сал, күлнең суы артыр.
- Башы авырткан елан юлга аркылы яткан.
- Башы булгач, бака була.
- Бер кысла бөтен күлне болгар.
- Бүрәнә арасында елан була.
- Егылганны елан чагар.
- Елан агуы еланга үтми.
- Елан аягын күрсәтмәс.
- Елан бавыры белән ил гизәр, койрыгы белән кое казыр.
- Елан баласын агач башына менеп таба, ди.
- Елан бар җирдә тычкан булмый, тычкан булган җирдә елан булмый.
- Елан белән дус булсаң, агуланырсың.
- Елан берсен-берсе ашый.
- Елан бугазына кергән кире чыкмас.
- Елан булсын да чакмасын, эт булсын да капмасын!
- Елан, дошманын җиңә алмаса, үзен чагар.
- Елан еланнан башка ни тудырсын.
- Елан еланны чакмый.
- Елан еланның койрыгына басмас.
- Елан елып керер, чагып чыгар.
- Елан кабы җитмеш төрле авыруга им *.
- Елан, кабыгын салса да, елан йөрәген үзенә калдыра.
- Елан картайса, өстенә бака атланып йөрер.
- Елан койрыксыз булмас.
- Елан кәкре йөрсә дә, өненә төз керер.
- Елан, туган баласын ашамас өчен, агач башына менеп балалый икән.
- Елан теле белән кәлтә теле бер.
- Елан чаккан кеше киндерәдән куркыр.
- Елан эзен елан белер.
- Елан ягада торган кешегә тими.
- Елан өере белән йөрер, өненә ялгыз керер.
- Елан өчкә өзелсә дә, кәсәрткелек хәле бар.
- Елан үз баласын үзе ашый.
- Елан үз кәкресен белмәс, дуңгыз үз бөкресен белмәс *.
- Елан үзе үлсә дә, агуы калыр.
- Елан үлгәч турая.
- Елан үтерсәң, баласын куйма.
- Елан, жеп кебек булса да, бәйләүгә ярамый.
- Елан жир астында, чаян таш астында.
- Елан җылыга ияләшә.
- Еланга да юл кыек.
- Еланга төк беткән саен, калтыравык булыр.
- Еланга төкерсәң, зәһәреннән үләр.
- Еланга ярдәм итсәң — кулны чагар *.
- Еланга яхшы булса, бакага начар.
- Еланнан да дару ясыйлар.
- Еланнан курыккан ала җептән атламас.
- Еланны аждаһага әйләнгәнче үтереп кал *.
- Еланны кем үтерсә, шуңа савап.
- Еланны коткарсаң, иң элек сине чагар.
- Еланны коткарсаң, иң элек тешен суыр.
- Еланны сөт белән туендырсаң да, зәһәре кимемәс.
- Еланны өненә кергәндә койрыгыннан тартып алырмын димә.
- Еланны үтерергә дошманыңа куш.
- Еланның агуы башында,
- Еланның агы да елан, карасы да елан,
- Еланның агына тисәң, карасы коткармас *.
- Еланның баласы да елан.
- Еланның баласы — елан, чаянның баласы — чаян.
- Еланның башы ашаса, койрыгы тук.
- Еланның башын киссәң, койрыгы селкенер.
- Еланның башын дошманың өзсен.
- Еланның башын өзмәсәң, койрыгын өзүдән файда юк.
- Еланның башыннан бигрәк койрыгы уйный.
- Еланның елтырагына ышанма.
- Еланның койрыгы уйнар, башы белән чагар.
- Еланның койрыгы өзелсә дә, үзе үлми.
- Еланның койрыгын кем киссә, шул жизни.
- Еланның койрыгына басма, башына бас.
- Еланның серен елан белә, коланның серен колан белә.
- Еланның, симергән саен, күзе ялтырый.
- Еланның сөймәгән үләне оясының төбенә үк үсәр.
- Еланның тешен сындырсаң да, агуы кала.
- Еланның тышы йомшак булса да, эче зәһәр.
- Еланның түше шома, эче агу.
- Еланның өненә басма, йөзеңә ыргылыр.
- Еланның үз мөгезе үзенә авыр түгел.
- Еланның, үзе үлсә дә, койрыгы үлми.
- Еланның һәр көне аяк астында, алай да мең яши.
- Зәңгәр бака үз сазын танымас.
- Йоклаган еланны уятма.
- Йоклаган еланны үтермиләр.
- Йоклаган еланның койрыгына басма.
- Йортлы еланны йортсыз елан куалаган.
- Каз артыннан барам дип, бака ботын аерган, ди.
- Кара бака судан чыкмас, өсте-башы агармас.
- Кара елан каны җитмеш төрле имгә ярый.
- Кое бакасы диңгезне күрми.
- Койрыгын кем кискәнне елан онытмас.
- Койрыгына бассаң, елан да ысылдый.
- Кәлтәнең койрыгын киссәң, яңадан үсәр.
- Күзең бакага төшсә, күл буеннан кайтмассың.
- Күлгә бака сикерсә, су күтәрелә.
- Күп йөргән еланның аягы күренер.
- Оясын актарсаң, агусыз елан да тешләр.
- Сандугач сайрый дип, бака кычкырган.
- Сиңа тимәгән елан үз юлы белән йөри бирсен.
- Сусыз җирдә кысла да балык.
- Сөлек сау канны иммәс.
- Сөлекнең телен асраган белер.
- Сөлектә сөяк юк.
- Таш астында кәлтә, кибән астында - тычкан, бастырма астында чыпчык
үлми.
- Ташбака акрын бара, шулай булса да бара.
- Ташбака кая барса да, сарае үзе белән.
- Ташбака куянны узган *.
- Ташбака үз кабырчыгына карап: «Үз өем, үз ташпулатым!» — дигән.
- Туңган елан эреткән кешесен чагар.
- «Узган эшне кума, хатын, баккакау-баккакау», — дип бака да әйткән,
ди.
- Уйламаган җирдән елан чагар.
- Ун кеше арасына төшкән елан сау калыр.
- Урдалы елан белән уйнама.
- Чаян ачыргаланса, үзен үзе чагар.
- Чаян явызлыктан чакмый, табигате шулайга чага.
- Эчеңнән елан туса, ал да билеңә бу.
- Юлда яткан еланның гомере кыска.
- Үзеңне чакмаган елан мич башында кышласын.
- Үзеңә тимәгән елан мең яшәсен.
- Үлгән еланның башын калкытма.
- Һәр баканың үз күлендә үз ирке.
- Һәр еланга таяк табылыр.
- Анда елан мөгезе генә юктыр.
- Бака туе ясау.
- Безне чаккан елан җир өстендә йөрмәсен.
- Елан аягын кискән.
- Елан кабыгын салу *.
- Еланнан авыруга дару сорау.
- Кысланың кайда кышлаганын күрсәтү *.
- Күлен танымаган күк бака.
- Синнән игелек күргәнче, еланның тәпиен күрерсең.
- Урталай суккан елан сымак кая барырга белми.
- Эчендә кара елан ята.
- Жир астында йөргән еланны да белә.
- Җирдә елан кебек ишелү *.
- Ана корт гайрәтле булса, умарта куәтле булыр.
- Анасыз корт бал җыймас, бал жыйса да, мул җыймас.
- Анасыз корт балавыз сузалмый.
- Анасыз корт ил булмас, ил булса да, жим булмас.
- Бал корты бал алыр чәчәген белә.
- Бал корты берсе өчен берсе үләр.
- Бал корты чәчәк тирәсендә йөрер.
- Бал корты янында балга батарсың, тирес корты янында тирескә
батарсың.
- Бал кортының балы бар, балга хәтле назы бар.
- Бал тәмле дә, корт чага.
- Балны башлап балчы авыз итә.
- Балчы корт карар, балын корт табар.
- Балчы кулыннан бал тамар, савынчы кулыннан сөт тамар.
- Бер бал кортына кизәнсәң, унысы сиңа ташланыр.
- Бер корт анасын тоткан бөтен күчен тотар.
- Бер корт бер пот бал бирмәс.
- Бер корт күп бал ашамый.
- Елан агу тапкан чәчкәдән бал корты бал табар.
- Зәхмәтсез бал җимәсләр.
- Ике ана корт бер умартага сыймас.
- Корт, белә торып үлемгә барса да, дошманын чакмый калмый.
- Корт бик чага да, балы тәмле.
- Корт күчсә — иле белән.
- Корт чакмыйча бал булмый.
- Корт үзенә бал җыймый.
- Кортның анасы кая кунса, күче шунда сарыр.
- Кортның анасын эләктер, иле тубалга үзе керер.
- Кортның чагуы да файдага.
- Көчле умарта гүләвеннән билгеле.
- Күчле корт бал ашый, күчмә коңгыз үләксә ашый.
- Малчы мал карар, балчы бал карар.
- Суга батучы умарта корты саламга ябышып калган.
- Тик торганда корт чакмый.
- Умарта, кечкенә булса да, бал ташый; карга, зур булса да, тирес
ташый.
- Умартага таш атма: бөтен корты чыгып үзеңне чагар.
- Умартада ике ана бергә тора алмый.
- Читтә сарган корт иле кем тапса шуныкы.
- Өй артында корты барның өй эчендә коты бар.
- Үрмәкүч пәрәвез сузарга оста, корт балавыз сузарга оста.
- Аерылып чыккан корт кебек *.
- Умарта оясы кебек шаулый.
- Ак кандала кызарганчы эчәр, кызыл кандала канганчы эчәр.
- Акрын-акрын алтмыш адым дип, бет алтмыш чакрым юл йөрер, ди.
- Алла һәлак итим дигән кырмыскасына канат үстерер.
- Ат басып үтәр, кырмыска торып басар.
- Ат кигәвене корт түгел, бал җыймый.
- Ат тоягы астында кырмыска үлмәс.
- Балак бете башка менсә, әтәч булып кычкырыр.
- Балактагы бет башка үрмәли.
- Балга батып үлү чебенгә куркыныч түгел.
- Балга чебен ябышучан була.
- Бер борча өчен юрган ярмыйлар.
- Бет-борча ашап бетерми, әмма җанны тындырмый.
- Бетеннән бигрәк ябешкәге ачы тешли.
- Беткә ачу итеп тунны утка якмыйлар.
- Бетне таякка җибәр аякка менәр.
- Беттән күреп, борчасы талый.
- Бик сикергән борчаны уып ташлыйлар.
- Борча өчен бет үлә.
- Бушка ятып бет туеныр.
- Бүгенге чикерткә кичәге чикерткәне чикылдарга өйрәткән.
- Бүре булышкач, черки дә атны җиңгән.
- Кайда кутыр булса, кара чебен шунда кунар.
- Кандала да үз баласына: «Тәтием, син бик хуш исле», — дигән, ди.
- Кандала, кан эчәр өчен, ярыкта яшәргә дә риза.
- Кандала кунак итен «каз ите» дип ашый, имеш.
- Қандаладан бет туа, беттән - эт.
- Кара чебен сау җиргә күзен салмас.
- Карышлавык карышлап йөреп ашар.
- Катыра торган таракан оятсыз була.
- Копшангы: «Хуш, сау булыгыз, мин Һиндстанга киттем», — дип очкан икән
дә, тик юлда ат тизәге күргәч, шунда кунып калган, имеш.
- Корт агачны эчтән ашый.
- Кортлар, тизрәк бал җыегыз, чебен агагызның ашыйсы килгән!
- Кыерсытсаң, кырмыска да тешли.
- Кыргаяк кешенең миен ашый, имеш.
- Кырмыска да савын эчкән*.
- Кырмыска кайчан яңгыр буласын белеп эш итә.
- Кырмыска кандаланы кырыр.
- Кырмыска кышлык йорт салыр, йортсыз бака катып үләр.
- Қырмыска мәйдан тотар, кем дә белмәс.
- Қырмыска оясына таяк төртмә.
- Қырмыска тәвәккәл булыр.
- Қырмыска чикерткәне җиңәр.
- Қырмыска үзеннән ничә кат авыр чыбыкка көче җитә.
- Қырмыскадан гыйбрәт ал — яздан кышны каршыла.
- Қырмыскалар да буа ера ала.
- Қырмыскалар зур түгел, күмәкләшкәч тау өя.
- Қырмысканы аягыңа кундыр — ул синең башыңа менәр.
- Қырмысканың амбары буш булмый.
- Қыш күренгән чебеннең безелдәве дә тансык.
- Көзге чебен ачы тешләүчән була.
- Күбәләк тә яшеренер урын таба.
- Күмәк кырмыска дөяне үтерер.
- Сагызак, күпме безелдәсә дә, бал җыймас.
- Сагызакның җиде еллыгы, чакса, кеше үтерә.
- Таракан дулап кына мич башын җимерә алмый.
- Тирес кондызының да чәчәккә менеп балдан авыз итәсе килә.
- Ут чыгасы өйнең тараканы алдан күчә, имеш.
- Фил колагында черки дә герой.
- Чебен дулап ат булмас.
- Чебен дулап тәрәзә вата алмый.
- Чебен кутырга ябыша.
- Чебен үләр җиренә җыела, ди.
- Чебенгә чукмар күтәрмә.
- Чебенле җиргә черки оялый.
- Чебенле җирдә тизәк ятмас.
- Чебенне күп кусаң, борыныңа кунар.
- Чебеннең сукыры күзгә керер.
- Чебеннән курыккан чыбылдыгын бергә йөртер.
- Черки: «Көндез маем эри», — дип, төнлә генә чыга, имеш.
- Черки черелдәп җиңәр.
- Черкигә ага юк *.
- Черкинең талавыннан бигрәк безелдәве яман.
- Чикерткәдән курыккан иген икмәс.
- Чикерткәнең аты ни дә боты ни.
- Чирленең хәлен чебен бетерер.
- Чүплек чебененә сәлам бир, чүпкә әйләнеп калмасын.
- Шөпшәнең оясын туздырсаң, уртага алып талый.
- Яфрак корты, ясмыктай булса да, бакчаңны корытыр.
- Яңа өйнең кандаласы очлы була, ди.
- Үз өендә кырмыска да Сөләйман *.
- Үзенең юктан юк икәнен урман бете дә белмәс.
- Үләсе күбәләк утның күзенә керер.
- Үрмәкүчкә дә чебен ауларга тозак кирәк.
- Җыен кырмыска чаянны җиңәр.
- Ашка таракан төшү.
- Бет ачуын туннан алу.
- Бетен сыгып, канын эчә.
- Беткә ачу итеп, тунын утка яккан.
- Ботыннан тотып селексәң, бете юк.
- Бөедән куркып дөягә менү.
- Какса китмәс кара чебен, сукса китмәс чирә чебен.
- Күзен алган кигәвен кебек.
- Күңелгә таракан керү.
- Пәрәвез оясы кору.
- Пәрәвезгә эләккән чебендәй.
- Талпан булып кадалу.
- Таракан катырырлык суык.
- Таракан санап яту.
- Тәнеңне бет ашый, малыңны эт ашый.
- Чебен дә үтәрлек түгел.
- Чебен очканы ишетелерлек.
- Чебен тисә чер итәр, тукмак тисә тик торыр *.
- Чебенгә күсәк күтәрү.
- Чебеннән фил ясау.
- Үрмәкчедән күрмәкче.
- Жанны борча ашау.
- Агачның башын киссәң, төбе калыр; икенең берсе үлсә, берсе калыр;
ялгызның үзе үлсә, кеме калыр? Менгән аты, кигән туны ятка калыр.
- Адашсаң, ил белән адаш.
- Аерылган ил азар, кушылган ил узар.
- Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар.
- Аерылганны кар басар, бүленгәнне буран басар.
- Аз да җитә, күп тә бетә, бергә булганга ни җитә.
- Ак бүкәнне чатыр димә, күчмәлегә утыр димә.
- Алтау ала булса, аулаганы китә.
- Алтын-көмеш яуган җирдән туган-үскән ил артык.
- Асыл кеше алтын дип үлмәс, халкым дип үләр.
- Атасын югалткан - бөлгән, илен югалткан үлгән.
- Ашны бергә пешерсәң, куе була.
- Багучысы юк мал уңмас, башлыгы юк ил уңмас.
- Байлык терәк түгел, берлек терәк.
- Башсыз илдә бәрәкәт булмас.
- Бер кешедә бер акыл, халыкта мең акыл.
- Бергәнеке — берәгәйле.
- Бердә түгел, илдә көч.
- Бердәм илдә бәрәкәт бар, гаугалы илдә һәлакәт бар.
- Берегүдә бәрәкәт, аерылуда һәлакәт.
- Берек булсаң, терек булырсың.
- Береккән бөрешмәс.
- Береккәннән яу өреккән.
- Берлек барда тереклек бар.
- Берлек кайда көч шунда.
- Берлек юк җирдә көрлек юк.
- Берлектә — көч.
- Берләшкән узар, аерылышкан тузар.
- Бернең бәласе меңгә, меңнең бәласе төмәнгә.
- Бернең көне ил белән, илнең көне җир белән.
- Берәү бар - меңгә торыр, меңәү бар — бергә тормас.
- Берүзең тау күчерә алмыйсың.
- Биләнчек башы биш тирәк, билге тек тә ил утырт.
- Бишнең башы булганчы, алтының аягы бул.
- Болыт берексә — күк күкрәр, халык берексә — җир тетрәр.
- Бурый-бурый кар яуса, буран атны үтерер; аз кешене күп кеше ничек тә
җайга китерер.
- Бәрәкәт — ил уртасында.
- Бәхетең, ирдән булмаса, илдән булсын.
- Бөтен халык берьюлы суласа, давыл кубар.
- Ватан барыннан да газиз.
- Ватан белән ата-ананы чит җирдә таба алмассың.
- Ватан ләззәте иң татлы ләззәт.
- Ватан өчен җан фида.
- Ватанга хезмәт үзеңә хезмәт.
- Ватаны юк — жыры юк сандугач.
- Гыйбрәт аласың килсә, чит илгә бар.
- Иген кибәксез булмас, ил тинтәксез булмас.
- Идел кичми ил булмас, куркак егет ир булмас.
- Ике кеше тартылса, бер кешелек урын булыр.
- Ике кешенең берсе өстен, бер кешенең бүрке өстен.
- Ике киңәш бер булса, илле егет йөз була.
- Ике кормас, берле тормас.
- Ике тинтәк, берексә дә, ил булмас.
- Икәү булсаң, береңә киңәш; берәү булсаң, бүркеңә киңәш.
- Ил авызын иләк белән япмассың.
- Ил авызын тутырырга илле батман кирәк.
- Ил агасыз булмас, тун якасыз булмас.
- Ил агымы белән су агымы бер.
- Ил аткан таш еракка барып төшәр.
- Ил аулак булса, дуңгыз түбәгә чыгар.
- Ил бай булса, ярлылыгың сизелмәс.
- Ил бай булсын, ир җай булсын.
- Ил барда ир хур булмас, ир барда — ил хур булмас.
- Ил белән килгән бетәр, үзеңә килгән гомергә китәр *.
- Ил белән киселгән бармактан кан чыкмый.
- Ил белән күргән - туй.
- Ил бетмәсә, ир бетми; ил бетсә, ир дә кирәкми.
- Ил - буаз, итәк — киң.
- Ил иле белән булганда, иләмән үзе белән була.
- Ил - иләте белән, бай келәте белән.
- Ил — иргә, ир илгә таяна.
- Ил йомышы - олы йомыш.
- Ил йөргән дөнья күргән.
- Ил кадерен белмидер ил эчендә яманнар; җир кадерен белмидер җир
икмәгән әдәмнәр.
- Ил какса, мир кага.
- Ил кичкән күпердән кич, ул эчкән чишмәдән эч.
- Ил күрүе илле тиен, җир күрүе җитмеш тиен.
- Ил күрүе илле сум, баруы-кайтуы йөз сум.
- Ил сүзе диңгез дулкыны.
- Ил сүзен тоткан ир булыр.
- Ил телен алмаган имгәккә калыр.
- Ил терәге ир, ир терәге - хатын.
- Ил терәге — яучыл ир белән юньчел хатын.
- Ил тимәсә, илле ел торыр.
- Ил төкерсә — күл булыр, бер төкерсә — ни булыр?
- Ил төкерсә күл булыр, төкермәсә – чүл булыр.
- Ил эче алтын бишек.
- Ил эчендә исәр үлмәс.
- Ил язмышы ир өстендә, ир язмышы күкрәк көчендә.
- Ил яманы - маңгыт, кош яманы — аңгыт.
- Ил әман булса, без дә әман.
- Ил өрсә, буран кубар.
- Ил өстендә илле алтын.
- Ил өстендә илле, берсеннән-берсе җилле.
- Ил өстендә илле карга.
- Ил өстендә иләмән, юл өстендә юламан.
- Ил өстендә чыпчык үлми.
- Ил өстеннән берәр җеп — бер ятимгә күлмәклек.
- Ил өстенә энә какмакчы булсаң, үз өстеңә без кагып кара.
- Ил өчен яшәмәгән кеше үзе өчен дә яшәми.
- Илгә илеңчә кер, суга билеңчә кер.
- Илгә каза теләгән кадалып үләр.
- Илгә кушылсаң — ир буласың, илдән аерылсаң — хур буласың.
- Илгә таянган Идел кичәр.
- Илгә чыккан иллене кунган.
- Илгә чыксаң, иллене күрәсең.
- Илдә булса үлмәссең, илсез көн күрмәссең.
- Илдә илле төрле кеше бар.
- Илдә йөргән ил таныр, кырда йөргән җир таныр.
- Илдә яшисең икән — илеңә хезмәт ит.
- Иле иркеннең көне иркен.
- Иле ныкның биле нык.
- Иле юкның икмәге юк, икмәге юкның түшәге юк.
- Иле юкның җире юк, тормышының юне юк.
- Илен белмәгән — игелексез, халкын белмәгән холыксыз.
- Илен белмәгәннән игелек көтмә.
- Илен сатып ашаган ике генә көн яшәгән.
- Илен сөйгән мәңге яшәр, илен саткан бер көн яшәр.
- Иленнән аерылганның канаты каерылган.
- Иленә кайтканның ояты юк.
- Илеңдә булса, иренеңә тия.
- Илеңне яу басса, йортыңны кар басар.
- Илле — иле белән, җикән - күле белән.
- Илне килештерүче — тунга төймә тегүче.
- Илнеке — диңгез, аны ашаган дуңгыз.
- Илнекеннән ике илле дә калма.
- Илнең, бере үлсә, бере калыр; ялгызның, үзе үлсә, кеме калыр.
- Илнең колагы илле.
- Илнең күрке тынычлык.
- Илнең төтене дә тәмле.
- Илнең утына ян, бозына туң.
- Илнең эше ирнең муенында, ирнең эше илнең муенында.
- Илчегә үлем юк *.
- Ир бакканны ил баккан, ир какканны ил каккан *.
- Ир егет үзе өчен туа, иле өчен үлә.
- Ир илгә, ил иргә таяна.
- Ир илендә кадерле.
- Иргә таянма, илгә таян.
- Ирдән китсәң дә, илдән китмә.
- Иртәнге киңәш кичкә ярамый, кичтәгесе һич тә ярамый.
- Исең барда илеңә кайт.
- Ишленең мең хатасы жуелыр, ялгызның бер хатасы мең булыр.
- Ияләштерү илчедән, ялыктыру ялчыдан.
- Иң зур сагыш - Ватан сагышы.
- Йорттан аерылган илне яу чабар.
- Йөзәүнең йөзен ертма.
- Кайда бердәмлек шунда көч.
- Кайда ил — шунда иблис.
- Кап авызын бәйләсәң дә, халык авызын бәйли алмассың.
- Кеше белән күргән кайгы ялгыз башыңа куанудан хәерле.
- Кеше илендә иш булалмыйсың.
- Кеше йортында йөреп солтан булганчы, үз йортыңда йөреп олтан бул.
- Кеше киңәшен ишет, үз акылың белән эш ит.
- Кеше — туган җирендә булмас, туйган җирендә булыр.
- Киңәш — эшнең орлыгы.
- Киңәшкән үкенмәс.
- Киңәшле ил азмас, киң кием тузмас.
- Киңәшле җыен таркалмас.
- Кырык мирнең көен көйләгәнче бер сабанның артын чөйләрсең.
- Кырыклының кыры иркен.
- Қырын-кырын ятсаң, кырык кеше бер сәкегә сыя.
- Кәрван кичәр ут калыр, халык кичәр йорт калыр.
- Көн күрмәк кеше белән.
- Көтү ташлаган малны бүре алыр, ил ташлаган ирне гүр алыр.
- Күл - балыгы белән данлы, ил — халыгы белән данлы.
- Күмәк көче булса, киез казык җиргә керер.
- Күмәк, күтәрсә, күлне күчерер.
- Күмәкләшкән — яу кайтарган.
- Күп авыз бер булса, бер авыз юк булыр.
- Күп куркыта, тирән батыра.
- Күп типкән җирдән күл чыгар.
- Күп эзләсә, юк табылыр.
- Күпкә кисәк атма.
- Күпләр көлеп күл кичкәндә ялгыз елап ярда калган.
- Күпнең сүзе — тимер талкы.
- Күптән качкан күзсез калыр.
- Күптән куян да качып котыла алмас.
- Күпчелек кайда - көч шунда.
- Күпчелек әз орса да үтерә, әз бирсә дә тутыра.
- Мал - туйган жирен, ир туган илен онытмас.
- Мир төкерсә, күл итәр.
- Миргә ашаткан икмәк югалмый.
- Орышмый аерылган елашып күрешер.
- Рәхәт булса да торган җир, сагындыра туган ил.
- Савылдан килгән авылдагын куган.
- Саяк йөрсәң, таяк жиярсең.
- Син тимәсәң, ил тимәс.
- Су болганыр да тонар, ил болганыр да тынар.
- Сусыз җиргә өй корма, утсыз җиргә ил корма.
- Суы булган җир кадерле, иле булган ир кадерле.
- Тау бүресез булмас, ил угрысыз булмас.
- Тау күчсә дә, халык күчми.
- Тау тауга кушылмас, ил илгә кушылыр.
- Тауга карап тау булма, илгә каршы яу булма.
- Таянма билеңә, таян илеңә.
- Туган илдән туйган юк.
- Тугаң илең — туган анаң, чит ил - үги ана.
- Туган илнең кадерен читтә йөрсәң белерсең.
- Туган илнең эте дә якын.
- Туган илнең җире җәннәт, суы ширбәт.
- Туган туфракка баскан эз суынмый,
- Туган җиргә туың тек.
- Туган җирдәй җир булмас, туган илдәй ил булмас.
- Туган җирдән туйган җир яхшы.
- Туйган җиргә караганда туган-үскән ил якын.
- Тырышкан ил узар, тырышмаган тузар.
- Төстән килгәннең төсе башка.
- Ул каргаса — бер бәла, ил каргаса -- мең бәла.
- Халык авызы — капка.
- Халык алдында ат койрыгын кисмә: кайсы «озын булды», кайсы «кыска
булды» дип бәхәс чыгарырлар.
- Халык белән хаклыкка карышма.
- Халык иелсә дә сынмый.
- Халык купса, син дә тор.
- Халык күзе җир астындагы еланны да күрә.
- Халык күп җирдә акыл күп.
- Халык күплеге эшкә ярар, киңәшкә ярамас.
- Халык сүзен тыңлап бетерә алмассың.
- Халык тынычлыгын бозучы үз башына йөри.
- Халык яндырган чыракны сүндерергә өргәннең сакалы көяр.
- Халык әйтмәс, халык әйтсә хата әйтмәс.
- Халыкка ошаса, тәкмәч ат.
- Халыкны болгатучы үзенә ук атучы.
- Халыкның ачуы яман, күңеле киң.
- Халыкның бер йорты бар, ул да булса — туган ил.
- Халыкта барда каллап ачка үлмәс.
- Чакмы-чокмы, үз илеңнән чыкма.
- Чит илдә бай булганчы, үз илеңдә гидай бул.
- Чит илдә яшәп түрә булганчы, үз илеңдә яшәп чабан бул.
- Чит җирдә мал да җирси.
- Читкә китсәң, йортыңны-җиреңне торгызып кит.
- Читне макта, илеңдә тор.
- Читнең чите юк уртасына чыгып булмый.
- Читтә йөргән тарыгыр, туган илен сагыныр.
- Читтәгенең чите китек.
- Ырулы ил оялы каз.
- Эш күрсәткән ирне ил онытмас *.
- Эш сәбәпсез булмас, ил сәләтсез булмас.
- Ягадан килгән яңалыкта яхшы.
- Ялгыз башың бер кайгың.
- Ялгыз йөреп юл тапканчы, күп белән йөреп адаш.
- Ялгыз калган - ялкынсыз янган.
- Ялгыз кеше барлы булса да зарлы.
- Ялгыз кеше кипкән күл балыгы.
- Ялгыз кеше - сансыз кеше.
- Ялгыз тормыш шайтан ормыш.
- Ялгыз ял күрмәс, күмәк ару белмәс.
- Ялгызга яла күп булыр.
- Ялгызлык таштан да каты.
- Ялгызлык яман юлдаштан хәерлерәктер.
- Ялгызлык ят илдә беленер.
- Ялгызлыкны яуга бирсен.
- Ялгызның көче бетәр, эше бетмәс.
- Ялгызның сүзе үтми, җәяүленең туфрагы тузмый.
- Ялгызның өне чыкмас.
- Ялгызның җәясе дә югалыр, күмәкнең угы да югалмас.
- Үз илем - алтын бишек, башка илнең төбе тишек.
- Үз илем үземә кадерле.
- Үз илең гөлстан, кеше иле — гүрстан.
- Үз илеңдә карлыгач булсаң да, чит илдә карга буласың.
- Үз илеңдә салма аша, кеше илендә әлбә аша.
- Үз халкын сөймәгән башка халыкны да сөймәс.
- Үз җиреңдә ни эшләсәң дә ирекле.
- Үзен таныган илен таныр, илен таныган күршесен таныр.
- Үлем турында уйлама, илең турында уйла *.
- Үсәр ил батыр тудырыр, үчәр ил тузан туздырыр.
- Жиккән атың тай булса да, торган җирең бай булсын.
- Жир түгәрәк булганчы ил түгәрәк булсачы.
- Жире барны жир тартыр, жир тартмаса ил тартыр.
- Жиреннән аерылган җиде ел елар, иленнән аерылган үлгәнче елар.
- Жиреңдә җиләк бул.
- Һәр кешедән берәр җеп фәкыйрьгә күлмәк була.
- Һәр чәчәкнең үз исе, һәр халыкның үз төсе.
- Һәркемгә үз иле газиз.
- Аерылсагыз айга җитәрсез, бүленсәгез көндә бетәрсез.
- Бер без түгел, ил белән.
- Бергә чакта талашыр, аерылгачтын ялашыр.
- Икмәк — илдән, су күлдән.
- Ил күргәнне күрербез.
- Ил өстендә иләмән йомыркасы *.
- Илгә барса илгәзәк, өенә барсаң бик мәзәк.
- Илдә юкны пешер, хатын.
- Илдән кайтмас илдәтнә.
- Илдән-көннән иртәрәк.
- Илнең авызын тыгарга илле ыштаным юк.
- Итенмешең илдән аерым.
- Озын илнең очына, кыска илнең кырыена.
- Сөягем тиягемә кайтсын.
- Үз илендә йөри җиңен салып, чит илдә мескен, гарип.
- Абзар сатып алма, күрше сатып ал.
- Авыл — авыз, урман — колак, кыр — күз.
- Авыл чите ил чите түгел *.
- Авыл этсез булмас, йорт сөтсез булмас.
- Авылга әйтсәң - аша, күршегә әйтсәң куша.
- Авылда бер бәрәкәт, шәһәрдә тугыз бәрәкәт.
- Авылны макта, шәһәрдә тор.
- Авылы барның кавеме бар.
- Авылы башканың кавеме башка.
- Авылы кайда каугасы шунда.
- Авылыңда ни барны башка авылдан сора, өендә ни барны күршедән
сора.
- Авыр кузгалса, авыл кузгала.
- Астраханьда сыер бер акча, килә-килә мең акча.
- Ашагының аты узганчы, авылның эте узсын.
- Башка авылның йомычкасы, безгә килсә, утын була.
- Башка авылның яхшысы үз авылыңның шакшысы.
- Башы күренсә дә — башка авыл.
- Берәү, азрак шәһәрдә торып кайткач, печән кибәннәрен: «Бу нинди
чәүмәлчекләр?» дип сораган, ди.
- Бохара җирдә алтын бар, барсаң - бакыр да юк.
- Бохарада бер алтынга биш дөя.
- Бохарада малы барның карыны тук.
- Бөтен авыл сукыр булса, син дә бер күзеңне йом.
- Даланың бие булганчы, баяуның колы бул.
- Даланың бие булганчы, каланың эте бул.
- Ерак кардәштән тату күрше яхшы.
- Казиледән килеп казык каккан, Биләрдән килеп биләгән *.
- Кала хәлен беләсең килсә, салага бар.
- Калага барган кешедән өч көнгәчә гакыл сорама.
- Каладагы ишетмәс, саладагы ишетер.
- Каланы макта, салада тор.
- Каланың капкасы кырык.
- Каланың күләсәсе саладан әйләнә.
- Қаланың уртасында, авылның читендә тор.
- Кенәргә кайту Бохарадан кайтудан авыр *.
- Кулыңдагын нык тот, күршең белән тату тор.
- Қырык өйдән кырпулык.
- Қырык өйдән кырык бер сохари.
- Көлмә күршеңнән үтәр башыңнан.
- Күрше абзар арты күршегә күренә.
- Күрше капкасын какма, үзеңнекен сындырырлар.
- Күрше кибәненә сәнәк белән күрсәтмә.
- Күрше күрше башына тузан какмый.
- Күрше күршегә һәрвакыт кирәк була.
- Күрше күршедән иртә торырга өйрәнә.
- Күрше күрә кыланыр.
- Күрше тавыгы каз хәтле, йомыркасы баш хәтле.
- Күрше тавыгы күрекле, әтәчләре бүрекле.
- Күрше тавыгы күршегә күркә булып күренә.
- Күрше уты сине жылытмый.
- Күрше хакы тәңре хакы.
- Күршегә күрше керми тормый.
- Күршегә, онга кермәсәң дә, көлгә керерсең.
- Күршегә һич кермәгән — әче көлгә кергән.
- Күршедән күрмәк күчермәк.
- Күршелек кардәшлектән якын.
- Күршелек хакы кырык өйгәчә.
- Күршеләр төн йокламый чыкканны туйчылар белмәс.
- Күршеләргә туй килсә, син дә капкаң ачып куй.
- Күршеләре белән тату яшәмәгән кешене берәү дә хөрмәтләми.
- Күршеләре яхшы булса, аксак кыз да кияү табар.
- Күршенең кузысы кучкар хәтле.
- Күршенең тавыгы — каздай, хатыны — кыздай..
- Күршенең тузаны күзгә керми.
- Күршесен яман күргәннең күзе чыгар.
- Күршесенә ышанган ач кунган.
- Күршесенә өмете булган шәмсез ятыр.
- Күршең аркылы оҗмахка кергәнче, туры тәмугка керүең артык.
- Күршең бай булса да, жигәреңә тай булсын.
- Күршең бай булса, капкаң бикле булсын.
- Күршең бай булса, коесыннан су алма.
- Күршең бай булса, тавыгың тук булыр.
- Күршең белән ызгышсаң, кемгә керерсең?
- Күршең белән яман торыйм дисәң, кәҗә асра.
- Күршең ни эшләсә, син дә шуны эшлә.
- Күршең сукыр булса, сыңар күзеңне йом.
- Күршең яман булса, теш сызлау белән бер.
- Күршең яхшы булса, жаның тыныч.
- Күршең үзеңнән яхшы булсын.
- Күршенне дус тот, читәнеңне еш тот.
- Күршеңнең башы авыртса, син эчеңне тот.
- Күршеңә бер сыер теләсәң, үзеңнеке ике булыр.
- Күршеңә бәла килү сиңа җиңеллек түгел.
- Мәскәү бер көндә корылмаган.
- Пычакны әүвәл үзеңә када, авыртмаса, күршеңә када.
- Сала бай булса, кала бай була.
- Сала эшләмәсә, кала эшләми.
- Салада бул салача, калада бул калача.
- Суына күрә балыгы, авылына күрә халыгы.
- Туганыңа чапмыйсың, күршеңә чабасың.
- Төрле авылда төрле әттәхият.
- Урам күзсез булмас, урман колаксыз булмас.
- Урын сайлама, күрше сайла.
- Утка тисәң сүнә, күршеңә тисәң — күчә.
- Утсыз ян, утсыз көй: уты чыкса — күршеләр янар.
- Читнең егетенә булганчы, авылның этенә булсын.
- Шәһәр кызы киенгәнгә авыл кызы сөенгән.
- Шәһәр — үзе бер мәһәр.
- Шәһәрдә — дәүләт, авылда — җәннәт.
- Шәһәрне бак, шәһәрне бак, әйләндер дә кесәңне как.
- Шәһәрнең корымы да — шикәр.
- Шәһәрнең тавыгы булганчы, авылның әтәче бул.
- Ят авылның карчыгасы — үз авылыңның чыпчыгы.
- Ят авылның яңа итеге үз авылыңның иске чабатасына да тормый.
- Яхшы күршеңнән сораганчы, яман өеңне актар.
- Өй сатып алма, күрше сатып ал.
- Өйдә утырып шәһәр алып булмый.
- Өеңдәге хәлне күршеңнән сора.
- Үз капка алдыңның карын күрше капкасына көрәмә.
- Үзеңдә булмаса, күршеңдә булсын.
- Үзеңдә булган нәрсәне күршеңнән сорама.
- Үзеңнекен бирмәсәң бирмә, күршеңнекенә тимә.
- Үзеңнең кемлегеңне беләсең килсә, күршеңнән сора.
- Агай-эне, авыл-күрше.
- Алдың — Казан өлгесе, артың Мәскәү сөлгесе.
- Анда түгел, монда эш, Мәңгәр янында Мөндеш.
- Безгә Себер ни, Сембер ни.
- Безнең авылның көне бик озын, кечкенә авылның елы хәтле бар.
- Безнең тавык күкәй салганны бөтен мәхәллә ишетә, күршенең байталы
колынласа да, һич тавыш чыкмый.
- Ват каласын, юл өстенә салмасын *.
- Икесе кешенеке, өчесе күршенеке *.
- Ишетмәсәң ишет: Қышкар артында Кишет.
- Қалада эш сөймәс, салада кибән сөймәс.
- Киттек әйдә Чиләбегә, ничу монда чиләнергә.
- Күршегә кереп торасы түгел.
- Күршедә пешәр, безгә дә төшәр.
- Күршеләр паен да салгансың *.
- Оренбур-Каргалы — бар да тимер арбалы.
- Нөркинеке бер көй.
- Орлыгы Бохарада түгел.
- Савыл арасы түгел, авыл арасы *.
- Салада торсак, печән ашамыйбыз ләбаса.
- Сау булып тор әлегә, сәлам диген Галигә, бара калсаң Шәлегә.
- Түбән авыл этләре өрү *.
- Шәһәргә килсә — дустын танымый, далага чыкса атын танымый.
- Үзем күптән оҗмахлы, күршем өчен кайгырам.
- Үзендә умач умаган, күршесенә кереп токмач кискән.
- Життек, Жәмилә, Казанга.
- Авызың тулы кан булса да, дошман алдында төкермә.
- Аерылмас дустыңа онытылмас сүз әйтмә.
- Аз кайгыны аш баса, күп кайгыны дус баса.
- Акыллы дошман надан дустан яхшырак.
- Акыллы дошманнан курыкма, ахмак дустан курык.
- Акылсыз дустан акыллы дошман артык.
- Акылсыз кеше бәлагә калса гына дусын хәтерли.
- Алтын - таш булмас, алабута — аш булмас, дошман яуда иш булмас.
- Алыстагы дошманнан андып йөргән дус яман.
- Ара өзек булса, дуслык төзек була.
- Артыңдагы дошманың — алдыңдагы дустың.
- Ат алсаң — тешен кара, дус булсаң - эшен кара.
- Ахмак дустың булганчы акыллы дошманың булсын *.
- Аш - ашка, дус башка.
- Ашаганда дус күп, башка төшсә берсе дә юк.
- Ашны күрсәң кадер тот, дусны күрсәң гадел тот.
- Балык сусыз торалмый, кеше дуссыз торалмый.
- Белгән җирдә баш кадерле, белмәгән җирдә тун кадерле.
- Белексез дустыңнан белекле дошман артык *.
- Белеше кайда — йомышы шунда, танышы кайда — табышы шунда.
- Белешең булса, баргач бәлеш ашарсың.
- Белешми эндәшү сыналмаган бозга керү.
- Бер иске дус яңаның икесеннән артык.
- Бер күргән - белеш, ике күргән - таныш, өченче күргән — кардәш.
- Берәү җан дусың, берәү мал дусың.
- Бозылышкан дус дошманнан яман.
- Буласы дуска ышанып иске дустан аерылма.
- Бүре юк димә куак астында, дошман юк димә бүрек астында.
- Гаепсез аш эзләмә - ач калырсың, гаепсез дус эзләмә ялгыз
калырсың.
- Дошман алдында, эчең еласа да, тышың көлсен.
- Дошман берне биш итә.
- Дошман боерса — барма, дус боерса - калма.
- Дошман дустан ярала.
- Дошман зәгыйфь күренсә дә хур тотма, көчле күренсә дә курыкма.
- Дошман, кырмыска булса, фил булып күренер.
- Дошман көлгәнче син бөл.
- Дошман күп булганда качуда файда юк.
- Дошман серемне белмәсен дисәң, дустыңа да сереңне әйтмә.
- Дошман сәгате сукканчы үз сәгатең суксын.
- Дошман сүзе төтен түгел, күзгә керми.
- Дошман теле белән куштан теле бер булса, җиңеп булмый, ди.
- Дошман теле төерле, айкый гына күңелне.
- Дошманга ашыңны бирсәң, башыңа менәр.
- Дошманга саесканнан сак бул, ябалактан уяу бул.
- Дошманнан төк йолыксаң да файда.
- Дошманны дус итә белү - һөнәр, дусын дошман ясаган үләр.
- Дошманны куй дип уйлама, бүре дип уйла.
- Дошманны көч белән җиңүгә караганда акыл белән җиңү файдалырак.
- Дошманны шикәр белән үтер.
- Дошманны ындыр артында көтмиләр.
- Дошманның азы да күп.
- Дошманның көлгәне – сереңне белгәне.
- Дошманның көлгәненә ышанма.
- Дошманның күзе дүрт.
- Дошманның күңелендә булсаң да, күзендә булма.
- Дошманның үз ташы белән үз башына ат.
- Дошманың бер булса, унга сана: аның да дуслары бар.
- Дошманың кырмыскадай булса да, арысландай күр.
- Дошманың күп булса, үзеңнән күр.
- Дошманың тычкан булса да, көчең арысландай булсын.
- Дошманыңа әйтергә ярамаганны дусыңа да әйтмә: аның иртәгә дошман булуы
бар.
- Дошманыңа үлем теләгәнче, үзеңә гомер телә.
- Дошманыңны сөендермә, дусыңны көендермә.
- Дошманыңның җеназасын күреп сөенмә.
- Дус - акчадан кыйммәт.
- Дус алдавы дошман ялганыннан яманрак.
- Дус артында мактар, дошман алдыңда мактар.
- Дус аткан таш баш ярмый.
- Дус - башка, дошман аякка.
- Дус беленер авырлыкта, ир беленер батырлыкта.
- Дус белән аша, эч, итмә алыш-биреш.
- Дус белән дус булганга шатлан, дошман белән дус булудан саклан.
- Дус биткә карар, дошман аякка карар.
- Дус битлеген кигән дошман хәтәр.
- Дус булсаң, дуслыгыңны күрсәт: бүрәнәнең авыр башын күтәр.
- Дус дус булсын, хисабың дөрес булсын.
- Дус дус өчен мал бирер, яу килгәндә җан бирер.
- Дус дуслык итәр, дуслык башка җитәр.
- Дус - дусының көзгесе.
- Дус - игез, дошман сигез.
- Дус-ишле булыйм дисәң, кинә тотма.
- Дус килгән көн бәйрәм көн.
- Дус көйдереп әйтер, дошман көлдереп әйтер.
- Дус көлгәндә беләнми, бөлгәндә беленә.
- Дус күзе башта, дошман күзе аякта.
- Дус күргәннән түңелмә.
- Дус күңелне күтәрә, мал үлемне күтәрә *.
- Дус серен дус белер.
- Дус тотсаң, гаебе белән тот.
- Дус турында дустан сорыйлар.
- Дус хисабы күңелдә.
- Дус хәлеңә керер, дошман бавырыңа керер.
- Дус үпкәләсә, дошман кинәнер.
- Дуска керсәң утырып чык, дошманга керсәң басып чык.
- Дуслар акчаң барда күп була.
- Дуслар арасындагы шелтәләшү дуслыкны яңарта.
- Дуслар белән ашау ашның ләззәтен арттыра.
- Дуслар талашсалар да ялашалар.
- Дуслар — узганны, гашыйклар алдагы көнне сөйлиләр.
- Дуслар хәтерен калдырсаң, дошман хәтерен табарсың.
- Дуслар эзләмәгән кеше үзенә дошман.
- Дусларның йөзе дә аз, дошманның берсе дә күп.
- Дусларның теле каты тоелса да, күңеле йомшак була.
- Дусларын онытканның үзен дә онытырлар.
- Дусларын сатканны таш бәйләп суга сал.
- Дуслык агач, күрешү җимеше.
- Дуслык ашаганда беленми, эшләгәндә беленә.
- Дуслык каза вакытында беленә.
- Дуслык — фикердәшлек белән, туганлык кардәшлек белән.
- Дуслык җебе ачык йөз.
- Дуслыкны акчага сатмыйлар.
- Дусны табу җиңел, саклавы авыр.
- Дусны шәм яндырып эзлә.
- Дусны үзгә, дошманны ялган эзгә юлыктыр.
- Дусның дуслыгы өч көннән түгел, өч елдан соң беленер.
- Дусның суы — дусына бал.
- Дусның таягы ачы булыр.
- Дуссыз баш тозсыз аш кебек.
- Дустым күп дип йөрерсең, эшең төшкәч белерсең.
- Дустың бирсә ком, аны да учыңа йом.
- Дуетың нинди кадерең шундый.
- Дусы күп кеше дала кебек киң, дусы юк кеше уч төбе генә.
- Дусы күпне яу алмый.
- Дусым дип сереңне әйтмә, дусыңның да дусы бар.
- Дусын сакламаган дошманга эләгер.
- Дусының хатасын яшергән дуслыгына тап төшергән.
- Дусың авырса, син дә ыңгыраш.
- Дусың дус булып калсын дисәң, аңа баш булма, иш бул.
- Дусың өчен сөен, үзең өчен көен.
- Дусыңа ат бирмә, бирсәң «җай йөр» димә.
- Дусыңа барып чәч тара, дошманыңа барып тырнак кис *.
- Дусыңа күз яшеңне, дошманыңа тешеңне күрсәт.
- Дусыңнан аерыласың килсә, бурычка бир.
- Дусыңны коткар, ул сиңа булыр кучкар!
- Дусыңның кем икәнен беләсең килсә, бурыч бир.
- Дәүләт кадере беткәч беленә, дус кадере үлгәч сизелә.
- Дөнья бетәр, дошман бетмәс.
- Елан йоклар, дошман йокламас.
- Зәңгелә тән җимерә, дошманлык өй җимерә.
- Ике дошманның кәҗәләре дә аерым йөри.
- Ике яңа дустан бер иске дус яхшырак.
- Икейөзле дустан дошман яхшы.
- Ил өстендә илле дустың булсын.
- Илдә илле дустың булсын, кырда кырык дустың булсын..
- Иптәш иптәш өчен утка керер.
- Иптәшең үзеңнән яхшы булсын.
- Иске дошманга сер салма, яңа байдан бурыч алма.
- Иске дус дошман булмас, яңа дустан файда булмас.
- Иске дус — иярләгән ат.
- Иске дусның бересе яңа дусның йөзесе.
- Иске китән бүз булмас, иске дошман дус булмас *.
- Исәпле дус аерылмас.
- Исәпләшкән дуслар орышышмас.
- Иш ише белән, дуңгыз — түше белән.
- Иш — ише белән, тычкан — тишеге белән.
- Иш ише белән, хиш хише белән.
- Иш — ише белән, Хуҗа — ишәге белән.
- Иш ишен табар, су — тишеген табар.
- Иш ишен эзли, җил — тишеген эзли.
- Иш — ишенә тартыр, ишәк — абзарына тартыр.
- Иш янына ишмәт, тун янына бишмәт.
- Иш янына куш сыя.
- Ише булмыйча кушы булмый.
- Ише килмәсә, төсе килми.
- Ише күпнең көче күп.
- Ишле ише белән, карама - куышы белән.
- Ишле ишен табар, имән кушын табар.
- Йөз дус аз, бер дошман күп.
- Йөз сум акчаң булганчы йөз дустың булсын.
- Йөз табыштан йөз таныш артык.
- Кара көндә дус булган арага кылыч чапса да аерылмас.
- Кесә дусы — кесә бушаганчы.
- Кечкенә дошман зур пошман китерер.
- Кеше белән белешкәнче, белешләре кем икәнен бел.
- Кешенең иң зур дәүләте чын дусы.
- Кешенең кемлеген беләсең килсә, иптәшләренә кара.
- Кичәге дошман дус булмас.
- Коры ботка — су белән, коры дуслык — сүз белән.
- Корымнан корым йогар, начар дустан сөрем йогар.
- Кош — канат белән, кеше дуслык белән көчле.
- Кычкырып килгән дошманнан көлеп килгән дус яман.
- Көрсенмә дошманыңа көч кертерсең.
- Көчсез калып изелгәнче, көчәнеп из дошманны.
- Күп дус эзләгән дуссыз калыр.
- Күпме дошман булсаң да, дус булырга да бер юл калдыр.
- Күңелгә ятмаганны дус итмә.
- Матурлык — бер көнлек, дуслык гомерлек.
- Мең дус аз, бер дошман күп.
- Сер дусы күп булыр, серне тоткан бер булыр.
- Сереңне дусыңнан сакласаң, дошманың да белмәс.
- Симез — табакта, дус киңәштә беленә.
- Син курыкмасаң, дошман качар.
- Синнән көч чыкканны белсә, дошманга көч керер.
- Су туктар, дошман туктамас.
- Таныган җирдә буй сыйлы, танымаган җирдә тун сыйлы.
- Танымас — танышын да танымас.
- Тар җирдә танышкан киң җирдә күрешер.
- Телсез дус эзләсәң, дуссыз калырсың.
- Тернәгең дә булсын, тырнагың да булсын.
- Тернәкле әдәм түрәне кол итәр.
- Тимер сынса эретеп коярсың, дуслык сынса коялмассың.
- Төлкене койрыгы яклый, дусны дус яклый.
- Төшкә ни кермәс, дошман ни димәс *.
- Урманда — куш тирәк, дөньяда дус кирәк.
- Чын дус алдыңда мактамас, артта мактар.
- Чын дус йөз елдан соң да дус булыр.
- Ызгыш дошманлыкның башы.
- Ышанма дусыңа, ут ягар куышыңа.
- Элек күреш, аннан белеш.
- Этсез куян тотып булмый, дуссыз гомер итеп булмый.
- Эчке дусы — эчке дошман.
- Якын күргән дустыңның атын алма, таен ал.
- Ялагай дус елмагай.
- Ялган дус - мәче: алдан юата, арттан тырный.
- Яман дигән дусың яхшы дошманнан артык.
- Яман дус өрми капкан эт кебек.
- Яман дустан ялгызлык яхшы.
- Яхшы дус кара көндә билгеле булыр.
- Яхшы дустыңа барма, яман йортыңа бар.
- Яхшы күргән дустыңа яхшы күргән малың бир: күрә-күрә сөенсен; яман
күргән кешеңә яман күргән искең бир: кия-кия көенсен.
- Яхшылыгы тимәгән дусның яманлыгыннан саклан.
- Яңа дуслар тап, искесен ташлама.
- Әдәм бер дуссыз, бер дошмансыз булмас.
- Әйбернең яңасы яхшы, дусның искесе яхшы.
- Әйт дусыңны --- әйтермен кем икәнлегеңне.
- Ѳеңдә аш бетсә, яныңнан дуслар китәр.
- Үги дошман үз булмый, иске күлмәк бүз булмый.
- Үзеңнән яман белән дус булма.
- Һәр көлгәнне дусым димә, һәр ачуланганны дошманым димә.
- Агылый белән тагылый.
- Алды дошман, арты пошман.
- Биргәндә дус, алганда дошман.
- Гриш-гриш, барыбыз да бер иш.
- Дошман сигез, без унике.
- Дус бар, дошман бар.
- Дус булырга теләсәң, кунак-кунак уйнарбыз; эт булырга теләсәң,
тотарбыз да тукмарбыз.
- Дустан дошман күп.
- Ике арада битараф.
- Ишәй белән кушай.
- Танышканга тел бирмәс, йөрешкәнгә юл бирмәс.
- Әмәк белән Жәмәк, көрәк белән сәнәк.
- Җитәк белән Тотак.
- Азамат ирнең баласы өстенә яу килсә дә моңаймас.
- Алпарына күрә тулпары.
- Алтын черемәс, яу арымас.
- Алып анадан туар, аргамак биядән туар.
- Алып ир атын яшермәс.
- Алыплар алышмый танышмас.
- Алышкан яуга аркаңны күрсәтмә.
- Аман кычкырганга кылыч юк *.
- Арасы башканы яу кушар, өере башканы бау кушар.
- Аргамак ат юл башлар, ага егет кул башлар.
- Ат тауда, егет яуда сынала.
- Ата алмаган атыннан күрер.
- Ата алмаган җәя сайлар.
- Ата алмаганның угы алты колач китәр.
- Аткан ук кире кайтмас *.
- Атсаң тидерә ат, атмасаң кулың тарт.
- Аяп орган авыртмас.
- Барымта карулы, кире кайтарулы *.
- Батыр бер үлгәнче, куркак мең үләр.
- Батыр: «Дошман күрдем», — ди, куркак: «Нигә тудым», — ди.
- Батыр егет — яу күрке, чичән егет — дау күрке.
- Батыр «илем!» диеп ут кичкәндә, куркак «билем» диеп мичкә керер.
- Батыр йөзендә яра — бизәк өстенә бизәк.
- Батыр ярасыз булмас, ярасы дәвасыз булмас.
- Батыр яуда беленер, телчән дауда беленер *.
- Батыр - яуда, мәргән --- ауда, телчән дауда.
- Батырмын дип кем әйтми, яу килгәндә өне юк.
- Батырны яу тудыра.
- Белексез яу мантымас.
- Бер агачтан уклык та чыгар, сөңге саплык та чыгар.
- Бер кораллы мең коралсызны җиңгән.
- Бер сук берәгәйле сук.
- Бер ук ике кешене үтерми.
- Берәү кылыч булса, берәү кын булсын, берәү кызу булса, берәү тын
булсын.
- Бозга сөянмә, яуга сыенма.
- Бу дөньялар үтәр-китәр, татулыкка ни җитәр.
- Бурыч багындыра, кылыч табындыра.
- Бөркет күңеле тауда, солдат күңеле яуда.
- Давылсыз көнне дау барын онытма, ваемсыз көндә яу барын онытма.
- Дары белән ут бер җирдә булмый.
- Ерактагы ауны күргәнче, якындагы яуны күр.
- Елга бер тапкыр корылмаган мылтык та ата, ди.
- Иелгән башны кылыч кисмәс.
- Ике таяк тотып сугышма, берсе үзеңне кыйнар.
- Ил теләр аманлык, дошман теләр яманлык.
- Ир егет өйдә туар, яуда үләр.
- Ис китмәгән яу яман, искәрмәгән дау яман.
- Иң элек йөрәгеңә ышан, аннан коралыңа ышан.
- Қайта чапкан яу яман, кайтып килгән кыз яман.
- Кайчагында качу — җиңүгә юл ачу.
- Кача белү дә бер һөнәр.
- Качкан да «алла», куган да «алла» ди.
- Качкан яуга хатын батыр.
- Качкан яуның улҗасы яуда калган.
- Качканда да, куганда да «тота» дип йөгер.
- Качканны кума.
- Качканның батырлыгы аякта, сугышканның йөрәктә.
- Келәмгә биргесез алача бар, булышканга биргесез арача бар.
- Кемгә — война, кемгә — файда.
- Кизәнгәч сук.
- Кичүсез елга юк, батыр җиңмәс дошман юк.
- Корал сәлам бирдерә, башың җиргә идерә.
- Кул тигәндә ор да сук.
- Куш кылыч кынга сыймас.
- Кылыч кисәр, кул мактаныр.
- Кылыч кында килешә.
- Қылыч кында торса тутыга.
- Қылыч күтәргән кылычтан үтәр.
- Қыска мылтыкның шартлавы яман.
- Кәкре җәядән туры ук.
- Күзәттә күзең эленсә, дошман кулына үзең эләгәсең.
- Маллы кеше — тупланда.
- Мең кешегә бер башчы, ун кешегә бер ашчы.
- Мич башында үлүдән сугышта үлү артык.
- Мылтыкның шартлавы шарт түгел, тиюе шарт.
- Мәйданда еккан батырдан яуда еккан батыр олы.
- Мәргән, кәкре атса да, туры тидерер.
- Мәргәннең угыннан беленми, тидерүеннән беленә.
- Олы ташка тотынган ормас.
- Ор, ор да койрыгың бор.
- Ора алмаган олы күсәк күтәрер.
- Ора алмаган тора алмаганга ябышкан.
- Ора белмәгәннең орысы чыгар.
- Орыш бар җирдә ырыс тормый.
- Поскын яуны постырыр.
- Сапсыз кылыч чабарга ярамас.
- Сапсыз сөңгедән саплы сәнәк яхшырак.
- Саклының сагы ятыр, саксызның башы юлда ятыр.
- Солдатның ятыр ястыгы бөтен җирдә түшәүле.
- Солдатның ятыр ястыгы юк, түшәнер түшәге юк.
- Солых турында сүз барганда сугыш кылычыңа таянма.
- Соңгы угыңны бушка атма.
- Сугудан төртү яман.
- Сугып тимерне генә йомшарталар.
- Сугыш беткәч батыр күбәя.
- Сугыш корбансыз булмый.
- Сугыша белмәгән тырнашыр.
- Сугышка чукмарсыз бармыйлар.
- Сугышта алтыннан тимер кыйбат.
- Сугышта арка биргәннән күкрәк биргән артыграк.
- Сук — елаганны, орыш тыңлаганны.
- Сәламәтлек бер алтын, тынычлык мең алтын.
- Сөңгеле яуга тимер калканың әзер булсын.
- Татулыкта бәрәкәт.
- Тибәгәнгә тибәрмә, кабаганга кабарма.
- Тимәгәнгә тимә, тигәнне тиген калдырма.
- Типсәң типкәнгә тип, юкса бүкәнгә тип.
- Туп белән чебен атмыйлар.
- Тупка каршы тупның җавабы бар.
- Туры ук тәмеккә тияр, кәкре җәя кулда калыр.
- Тыныч көндә сугыш хәтәрен онытма.
- Тыныч торасың килсә, кешене тыныч тот.
- Тез чүгеп яшәүдән басып үлү яхшырак.
- Төбәгәннең төбен төшерергә кирәк.
- Төзәмичә мәрәйгә тидерә алмассың.
- Угын аткач, җәясен яшермә.
- Ук — аткач җиргә төшә.
- Ук җитмәс җиргә кылыч сузма.
- Укчы тидерә алмаганга ук гаепле түгел.
- Уң кул урар, сул кул турар, урта кул ук атар.
- Чигенү — хурлыклы үлем.
- Чукмарны ора алмаган үзенә тигезер.
- Чыда, казак, атаман булырсың *.
- Чын батыр тар җирдә кул башлар, чын чичән тар җирдә сүз башлар.
- Чын батыр яу кыйраганда кул башлар, чын чичән теш кыжраганда сүз
башлар.
- Шымчы колагын шыңкайтыр.
- Шымчы шына кагарга оста булыр.
- Шырпы кулга кас, кылыч канга кас.
- Явын аямаган яуны җиңәр, малын аямаган дауны җиңәр.
- Ялгыз батыр яу түгел.
- Ялгыз кеше яу алмас *.
- Яман дан белән үлгәнче, яуда кан белән үлгәнең артык.
- Ярагы барның җаны урынында, ярагы юкның җаны угында.
- Ярдан очсаң да, яуга бирелмә.
- Ятып калганчы атып кал.
- Яу качса, батыр күбәя.
- Яу килә дип азыгыңны төгәтмә, ил күчә дип утыныңны төгәтмә.
- Яу киткәч, кылычыңны төпкә чап.
- Яу түнгәндә батыр булыр, дау түнгәндә акыл булыр.
- Яу узгач, кылыч айкамыйлар.
- Яу юк димә яр астында, бүре юк димә бүрек астында.
- Яу юкта ярак күп, яу килгәндә таяк та табылмас.
- Яу якадан алганда, эт итәктән алыр.
- Яу ялварганыңа карамас.
- Яуга барсаң - барың бар, дауга барсаң - берең бар.
- Яуга барсаң — Тамьянда киңәш тот, дауга барсаң — Сарайлыда киңәш тот
*.
- Яуга төшмим дип ярдан очма.
- Яуга, жаныңны бирсәң дә, сереңне бирмә.
- Яудан коры кайтканчы, яралы кайт.
- Яудан курыккан — яуга дус.
- Яудан соң кем дә батыр.
- Яуны аяган — яралы.
- Яуны санап сугышмыйлар.
- Яуның тышында булма, эчендә бул.
- Яхшы сугарсың яман тияр.
- Әгәр кылыч булмаса, золымлык бигрәк күп булыр иде.
- Әүвәл атканның авызы канар, соң атканның чунтае тулыр.
- Өйрәнгән яу сугышырга уңай.
- Үзең кормаган мылтыкны атма.
- Үткен кылыч кынысын кисәр.
- Жанын аяган яу җиңә алмас.
- Жәяңне бик киермә – сындырырсың.
- Һәр солдат генерал булырга тырыша.
- Алафасы олы, кабыргасы коры.
- Атачак угын аткан, җәясен чөйгә аскан.
- Безгә йодрык белән суксаң, үз йодрыгың авыртыр.
- Берне сугып икегә тию.
- Бәрсәм бәрәкәтең очар.
- Килмәгән яудан курку.
- Зур күтәреп бәләкәй суккан.
- Кушсаң тыңлый, суксаң елый.
- Қыек атып туры тидердем.
- Қырым чирүе хәтле *.
- Сакка сагайдак асу.
- Сугышка барып чукмарын оныткан.
- Сукса үтерер, капса бетерер.
- Суксаң үлә, сукмасаң биттән көлә.
- Сукты да, күпте дә.
- Сөңгеле Сөләйман булдың инде *.
- Тисә тияккә, тимәсә ботакка.
- Тыныч башым, тыныч колагым.
- Чыккан җирдән сөңге буе *.
- Элеп алып, селкеп салу.
- Яу артыннан йодрык күтәргән.
- Яудан аяр жаным юк, судан аяр туным юк.
- Әле дә яхшы сукмады, кыртыш белән тукмады.
- Үзе сугып, үзе каравыл кычкырган.
- Жәя соң чиккәчә тартылу *.
- Өтәргә дип барды, өтелеп кайтты.
- Авыз ачып кешедән теләнгәннән тауга барып тере аю тоту җиңелрәк.
- Аксөяк эш сөймәс.
- Акыллы карачы кара җирдән каек йөртер.
- Акыллы хөкемдарда халык тыныч яшәр.
- Акырган башлык түгел, акылы бар башлык.
- Алаңгасар алман би, алымсаклы яман би *.
- Алпавытка юләр тансык.
- Артында патшаны да сүгәләр.
- Асыл азмас, атлас тузмас.
- Асыл асыл булмый бәд асыл асыл булмас.
- Асыл сөяк зур булмас, кая барса да хур булмас.
- Асыл түрә сүзеңә карар, алымсак түрә күзеңә карар.
- Ат иярдән, кол боярдан качар.
- Атадан качкан ул башсыз, хуҗадан качкан кол башсыз.
- Атадан тумый ул булмас, сатып алмый кол булмас.
- Атаң булса да кол, син иреккә омтыл.
- Атаң колы булса да, гадел бигә башың и.
- Ач теләнчене тук теләнче кыстаган.
- Ач утыр, теләнчелеккә сарылма.
- Бай башына кол җитәр.
- Бай — саңгырау, түрә — сукыр.
- Бай үзе эшне ярата, шикәрне вак тарата, шатырдатып капкан чакта ак
чыраен каралта.
- Байга малай кирәк, малайга ялчы кирәк.
- Байдан батрак артмый.
- Байның улы сыңар күзле булса, ялчысы тома күзсез.
- Байның — ызгышы, патшаның сугышы бетмәс.
- Байның эше, ялчының тамагы.
- Балыкчы күлен мактый, көнлекче көнен мактый.
- Барма ханга, үзе килер малга, барма бигә, үзе килер өйгә.
- Барың чарва булсаң, кол булырсың, барың туйчы булсаң, ку
булырсың.
- Башлык башлыкның борынын киссә дә, башын ашамый.
- Башлык башсыз булса да башлык.
- Башбаштакка закон юк.
- Башлык булсаң башлы бул, җыерылмас кашлы бул.
- Башлыкка баш органчы, ике кулыңа башыр.
- Бер ишектә ике теләнче булмас.
- Бер кеше тәхеткә менсә, кырык кеше атка менә, ди *.
- Бер кол ике хуҗага хезмәт итми.
- Бер кол кулыннан кырык кол туйган.
- Бер колга: «Азат булдың», — дигәннәр. «Алай булгач, акча табам да кол
сатып алам!» - дигән.
- Бер көн патшалык ул да патшалык.
- Бер түрәгә дау килсә — түрәләр сөенер, күп түрәгә дау килсә — түрәләр
берегер.
- Берәү алла колы, берәү бәндә колы.
- Берәүләр түрә, берәүләр түрә янында көн күрә.
- Берәүнең башына таж, берәүгә — таш.
- Би белгәнне кол белә, кылыйм дисә ирке юк.
- Би — биргәннең тешен ачып карамас.
- Би булмаган би булса, менмәгән тауның башын калдырмас.
- Би булмый хан булмыйлар.
- Би ватса каза, асрау ватса җәза.
- Би икәү булса, дау дүртәү.
- Би әйткәнне кол әйтер, кол авызыннан ишетелмәс.
- Бигә бирем яхшы.
- Бикләр белән алышып булмас, тирәк белән көрәшеп булмас *.
- Бикә бизәнгәнче туй бетә.
- Бикәләр түр өчен талашыр.
- Билдәмәсе бикәгә, түшләре түрәгә.
- Биле биләнгәнче, бисез басып китә.
- Бинең авызы кыек булса да, сүзе туры.
- Биргәнне биләр ярата.
- Бирә белсәң, боерык бар, бора белсәң, койрык бар.
- Боерган кушкан, йөгергән куштан.
- Боертып кол эшләр, боертмый ир эшләр.
- Бохар ханына: «Халык бик ачка үлә», - дип хәбәр иткәч, «Нигә пылау
ашамыйлар?» - дип сораган, имеш.
- Бу дөньяның бикләре кыямәтнең этләре.
- Бурлакка башын кояштан яшерергә зурат бар.
- Бәк көләр, бергә көлгән бөләр.
- Бәндәгә бәндә булганчы, аллага бәндә бул.
- Бөлгән бояр эчеп үләр.
- Бүген — әмир, иртәгә – фәкыйрь.
- Бүз алашам арыса, Бүре ханга җиталмам, энем-углым күп туды, күп туса
да кол туды, ханга гарызым әйталмам *.
- Бүләк биргән өчен бер түрә дә беркемне дә төрмәгә япмый.
- Бүре ачка түзәр, коллыкка түзмәс, әдәм коллыкка түзәр, ачка
түзмәс.
- Вәлиәхеткә — тәхет, калганнарга бәхет.
- Гадел башлык халык өчен, залим башлык — тамак өчен.
- Гаделлеге булмаса, ханы корсын, хакка борып әйтмәсә, заңы корсын.
- Гаделсез булса, би уңмас, хатынсыз булса, өй уңмас.
- Елан койрыксыз булмас, би боерыксыз булмас.
- Ерак дип ханга тел тидермә, кулы җитәр; начар дип ирне тиргәмә, каруы
җитәр.
- Закон кирпеч калыбы: һәркемне үз үлчәвенә суга.
- Залим түрәдән ерак кач.
- Залимның золымыннан, патшаның хөкеменнән саклан.
- Зимагур белән тавык икесе дә, кайда ни тибенеп тапса, шуны ашар.
- Зимагурның гомере кәркешен урап үтәр.
- Зимагурның үлгәне бер елдан соң билгеле.
- Золымның кылычы озын.
- Ике ерткыч бер яланга сыяр, ике патша дөньяга сыймас.
- Ике эт талашканга бер теләнче куанган.
- Ил - башсыз булмас, олыс — хансыз булмас.
- Ил түр башы түрәнеке.
- Илен танымаган илгә баш булмас.
- Ир ике сөйләсә үзенә бәла, хан ике сөйләсә иленә бәла.
- Ишәккә йөгән орып качыр булмас, куравычка тун кидереп хатын
булмас.
- Йорт салынып беткәнче саилче ишектән керер.
- Йөгерек җитми, боерык җитә.
- Канлы булма, канунлы бул.
- Каерымсыз булса ханнан биз, үткелсез булса — судан биз, ашусыз булса —
таудан биз, файдасыз булса — байдан биз.
- Кайсы ыру көчле - ханны шул куя, кайсы ыру үчле — канны шул коя.
- Калак тотса, хан кызының кулы кабара.
- Калган күлгә — бака хан, бай хатынына ялчы таң.
- Кануның кан булмасын, күңелеңдә елан тормасын.
- Кар башын кар ашар, хан башын хан ашар.
- Кар башына кар җитә, би башына кол җитә.
- Кара кешенең хан булганы — ходай булганы.
- Карагай башы ку булыр, хан билгесе ту булыр.
- Карадан чыккан хан яхшы.
- Кем боерса, шул солтан; кем йөгерсә, шул куштан.
- Кеше, баеса, үзеннән күрер, бөлсә колыннан күрер.
- Кеше кешесе булганчы, этнең көчеге бул.
- Кешене хөкем итсәң, үзең хөкем ителерсең.
- Кол ашаганын мактар.
- Кол булу җиңел, хөр булу авыр.
- Кол булып эшләсәң, би булып ашарсың.
- Кол гаебе бер колач.
- Кол дип егет асылын хур тотма, колына тормас байлар бар.
- Кол ишеген теләр, олан бишеген теләр.
- Кол кайгысы бер качмак, би кайгысы бер чапмак.
- Кол, котырса, коега кармак салыр.
- Кол кызылга кызыгыр.
- Кол хатасыз булмас, гөнаһ тәүбәсез булмас.
- Кол хуҗасыннан борын аш җимәс, би патшасыннан борын аш җимәс.
- Кол үзенә хуҗа сайламый, хуҗасы сайлый.
- Колга кайчан да бер үлем.
- Колга кол дисәң, өлгесе килер, биккә кол дисәң, көлкесе килер.
- Колдан туган кол булмас, яман туган кол булыр.
- Колдан хәрәкәт, мәүладән бәрәкәт.
- Коллаучыга кыз ошатып булмас.
- Колны баш итсәң, тавышы белән таш манара ега, ди.
- Колны, мактансын дисәң, алыска сат.
- Колның — бер күзе, ялчының ике күзе сукыр.
- Колның куйга барганы - туйга барганы.
- Ком җыелып таш булмас, кол җыелып баш булмас.
- Комы юк су булмас, биге юк ил булмас, якасы юк тун булмас, законы юк
йорт булмас.
- Куыш өйдән ханыш чыгар.
- Көлгән түрәдән ерак кач.
- Көнлекле кеше үлмәс, көнсез кеше көн күрмәс.
- Көнлекчегә көн узсын да, чабатасы тузсын.
- Көң кулында көмеш бар, ул да булса бикәгә.
- Күп сөйлидер залим би, аз сөйлидер гадел би.
- Мал исеп китә торган җил, түрәлек күчә торган күләгә.
- Малчының инчесе булыр, патшаның илчесе булыр.
- Мең башны кискән бер башны ялгый белмәс.
- Мирза үлеме тамактан, суфи үлеме шәһвәттән.
- Мужикның җаны алланыкы, тәне патшаныкы, аркасы — боярныкы, шуннан
калган азаплары — бар да үзенеке.
- Начар арба юл боза, начар түрә ил боза.
- Начар җитәкчедән яхшыга рәхмәт, яманга нәләт юк.
- Патша азса алла булыр.
- Патша ерак, алла — биек, кемгә зарың сөйләрсең.
- Патша залим булса — йорт тузар, патша галим булса — йорт узар.
- Патша казнасында ни юк булса, хәерче капчыгында шул бар.
- Патша канга туймас.
- Патша килә, патша: кесәңне капша, балаңны базда сакла.
- Патша сараеның яңа хәбәре — урамның иске хәбәре.
- Патша талап ала, хәерче теләнеп ала.
- Патша эше баш өстендә, үзеңнеке куенда.
- Патша әмере өч көн йөрер.
- Патша җәзасы кичекмәс, алланыкы кичегер.
- Патшадан курыкма, губернаторыннан курык.
- Патшадан солдат артмас.
- Патшалык - гаскәр белән, гаскәр — мал белән, мал - рәгыять белән,
рәгыять — гаделлек белән.
- Патшалык — яу белән, яу-мал белән.
- Патшаны күргән күз санатыннан курыкмас.
- Патшаның агы да патша, алы да патша.
- Патшаның капчыгы тулмас.
- Патшаның култыгы киң, корыгы озын.
- Патшаның әмере бакчаның әреме.
- Патшаң сукыр булса, бер күзеңне кысып үт.
- Сарыктан - йон, кешедән - имана.
- Солтан көнне төн дисә, кояшны ай димәк кирәк.
- Солтан үз сөяген хурламас.
- Суда солтан булсаң, вәзирең чуртан булыр.
- Сыер кемнеке булса, бозау аныкы; би кемнеке булса, ил аныкы.
- Ташта тамыр юк, түрәдә бавыр юк.
- Телне, пычак белән түгел, закон белән кисәләр.
- Теләнгәннән теләнгән артык.
- Теләнеп алган тезгә җитмәс.
- Теләнче бер генә булса, шикәр өстендә генә тотарлар иде.
- Теләнче оятын кесәсенә салган, ул да ертыгыннан төшеп калган.
- Теләнчегә бер кыяр биргәннәр дә, «кәкре икән» дигән.
- Теләнчегә якты чырай бирсәң, ямаулык сорар.
- Теләнчедән капчык сорама.
- Теләнчене эт тә яратмый.
- Теләнченең, капчыгы тулса да, күзе туймас.
- Теләнченең мең дә бер өе бар.
- Теләнченең теләгән ашын кем бирсен.
- Тирәк чайкалса — жилдән, бинең би булуы илдән.
- Тугры бидә туган юк, туганлы бидә иман юк.
- Туры эшләсәң дә, түрәгә ярамассың.
- Туры әйтсәң бәк ярсый, чыбык тотсаң эт ярсый.
- Төрмә бик таза да, берәү дә кереп ятарга теләми.
- Төрмәдә төшкә хәтле төш, төштән соң закон сөйлиләр.
- Түрдә утырганы түрә булмас, артында торганы түрә булыр.
- Түрә — боерыгына, төлке - койрыгына, ярлы беләгенә ышаныр.
- Түрә куштансыз булмас.
- Түрә дәгъвәкәр булса, йөгенеп булмас, түбә тайгак булса, чыгып
булмас.
- Түрә симерсә, кыргын килә.
- Түрә түрәне яклар.
- Түрәгә тел тидермә — телсез калырсың.
- Түрәгә ут төртсә дә гаеп юк, кара кешегә шәм кабызса да гаеп.
- Түрәнең сүзе сүз, ни әйтсә шул төз.
- Түрәнең түрен күрмәссең, еланның аягын күрмәссең.
- Түрәнең урыны йомшак була.
- Түрәнең урыны түрдә, байлар белән бергә.
- Фәрештәгә власть бирсәң, аңа да мөгез үсә, ди.
- Хаким халыкка ия, халык җиргә ия.
- Халык кан түгәр, хан дан алыр.
- Хан баласы ханга охшар, балабан шоңкарга охшар.
- Хан йомышы каракка төшкән.
- Хан йорты канчык йорты, би йорты бичә йорты.
- Хан кайгысын халык чигәр, халык кайгысын кем чигәр.
- Хан килә, хан килә, хан артыннан кан килә.
- Хан кызы, салкын энә тотып, кулына суык тидергән.
- Хан кызының кубыз тотып кулы кабарган.
- Хан күп булса — яу күп, би күп булса — дау күп.
- Хан урлый, халык юллый.
- Хан хакына этенә илтифат.
- Хан янында урлашу җиңел.
- Хан ярлыгы ике булмас.
- Ханнан — казык, бидән - тукмак.
- Ханның алдыннан, атның артыннан узма.
- Ханның алдыннан сәҗда, артыннан йодрык.
- Ханның да бер дугасы җитмәгән.
- Ханның эше карачыга, байның эше уракчыга төшәр.
- Хатын азса — ир башына, түрә азса - ил башына.
- Хуҗаның карыны тук, колы белән эше юк.
- Хәерче өч көн торса, йортыңа хуҗа була.
- Хәерчегә бер капка бикле булса, унысы ачык.
- Хәерчегә капчыгын яшереп торасы юк.
- Хәерчегә көлеп карасаң, күлмәгенә ямаулык сорар.
- Хәерчегә он бирсәң, капчык сорар.
- Хәерчегә пожар куркыныч түгел.
- Хәерчегә пылау да аш.
- Хәерчегә ямаулык бирсәң, энә сорый.
- Хәерчегә хөллә бир, теләнчегә теллә бир.
- Хәерчегә җил каршы: арттан онын туздыра, алдан тезен туңдыра.
- Хәерчеләрнең ярлысы — саран бай.
- Хәерчене теләнче күрә алмый.
- Хәерченең бәртек чәен җил очыра.
- Хәерченең көне ялчы көненнән яхшырак була.
- Хәерченең кырык йортка кергәч ояты кача.
- Хәерченең лакее булмый.
- Хәерченең, теләнеп ашамаса, тамагы туймый.
- Хәйләсез би булмас.
- Шайтанга туры кешедән файда юк, патшага ярлы кешедән файда юк.
- Ырдый-бырдый баш булса, алабута аш булыр.
- Эшче эшли аткан ук күк, байга иртә төшкән чык күк.
- Эшчегә унбиш тиен, остага бер тәңкә.
- Эшчегә эш, хуҗага көмеш.
- Юк кеше тәхеткә менсә, төнлә кояш таптырыр, ташка тары чәчтерер.
- Якасы юк тун булмас, законы юк ил булмас.
- Ялгыз тирәк өй булмас, бирәм дигән би булмас.
- Ялчы кабердә ял итәр.
- Ялчы таба, бае каба.
- Яман түрә җан алыр.
- Яман юлдаш яуга алдырыр, яман би дауга калдырыр.
- Ясамаган юсыкка кысылма.
- Ясаклы - йозаклы.
- Ясаклыга ятыш юк, йомышлыга йөреш юк.
- Ясаклының арты кадаклы.
- Яхшы булса - бидән, яман булса колдан.
- Яхшыга көн юк, яманга хөкем юк.
- Яңгыр явып җил иссә, ялчыларның насыйбы.
- Әдәмгә кол булганчы, койрык так та эт бул.
- Өйдә утырган түрә бүрәнә аша бүре күрә.
- Үзен зур тоткан түрәнең соңы хур булыр.
- Үләнле җирдә мал симерә, даулы җирдә түрә симерә.
- Жир түбәсез булмас, ил түрәсез булмас.
- Жир чигәсе тау, ил чигәсе хан, дау чигәсе — җан *.
- Һәр җирнең бер түрәсе бар, һәр түрәнең төрмәсе бар.
- Һөнәрле кол үлмәс, үлмәсә дә көн күрмәс.
- Андый гына хан кызында да була.
- Ашау байдан, үлем ходайдан *.
- Биктимер байга кергән, бае ялга кергән.
- Боермак сездән, йөгермәк бездән.
- Болай да хәерче, өстәвенә эт тә тешләде.
- Бу патшаның тәхете ни дә, бәхете ни.
- Законы йодрыгында, җавабы кулында.
- Иткәнем коллык, күргәнем — хурлык.
- Куркытмага хуҗам юк, биетмәгә бикәм юк.
- Падишаһым, солтаным, иске чабата олтаным.
- Сатсам — пулым, асрасам - колым.
- Син дә би, мин дә би, иләнмәгән тире ки.
- Син түрә дә, мин түрә, безнең эшне кем күрә.
- Хәерче кесәсендәге шикәр кебек шомарган.
- Ыгыр-шыгыр көн үтсен, байның күңеле үссен.
- Я тәхет, я ләхет.
- Әби патшадан калган *.
- Авызындагы тешенә бакма, кулыннан килер эшенә бак.
- Авыр эш бавырга төшә.
- Авыр эш калач ашата.
- Авыр эшкә беләк бар, кыю эшкә йөрәк бар.
- Авыр эшне күмәк кул җиңгән.
- Агач беленә җимешеннән, әдәм — кылынмышыннан.
- Агач — җимеше белән, кеше — эше белән.
- Агачны яфрак бизәсә, кешене хезмәт бизи.
- Аз вәгъдә, күп эш.
- Аз кулны ашта күр, күп кулны эштә күр.
- Аз сөйлә, күп эшлә.
- Азакка дигән эш казык башына кала.
- Ай-вай, эшләгән кеше нидән бай.
- Акча беткәнгә кайгырма, эш беткәнгә кайгыр.
- Акчаң беткәнгә кайгырма, эшең беткәнгә шатлан.
- Алдынгы эшче данлыклы кеше.
- Алтын — көмеш янында, әдәм эш янында таныла.
- Алтын утта сыналыр, әдәм эштә сыналыр.
- Алтын чикмән — теләгәнең, алтын кесә эшләгәнең.
- Арбам сынды дип күчтән калма, башым авырта дип эштән калма.
- Армый эшлә, сары май тешлә.
- Артель ачка үлми.
- Артельнең өйрәсе куе.
- Аша карының туйганчы, эшлә тирең тамганчы.
- Ашаганда колагың селкенеп торсын, эшләгәндә йөрәгең җилкенеп торсын
*.
- Ашаганың белән мактанма, эшең белән мактан.
- Ашамый тамак туймый, эшләми ризык булмый.
- Ашы тизнең эше тиз.
- Ашына күрә табагы, эшенә күрә табары.
- Бакырдан көмеш булмый, бакырынып эш булмый.
- Барын да эшлим дигән берен дә эшли алмас.
- Башка килмәс эш булмый.
- Башкарылмаган эш җир каны булып ята.
- Башланган эш - беткән эш.
- Башланган эш юлда калмый.
- Башланмаган эш очланмас.
- Башлаучы булса, кушлаучы булыр.
- Башлый белсәң бетерә бел, эшеңне җиренә җиткерә бел.
- Башчы башлык итәлсә, ун көнлек эш бер көндә эшләнер.
- Бер гүзәл эш мең гүзәл сүздән яхшырак.
- Бер имгәнсәң, бер кинәнерсең.
- Бер калган эш кырык елга калыр.
- Бер эшлә, берәгәйле эшлә.
- Бергәләп эшләгән эш ырамлы була.
- Берәү бар - аз эшли дә үз эшли, берәү бар - күп эшли дә чүп эшли.
- Берәүнең кулыннан эшен алсаң, авызыннан ашын алырсың.
- Беткән эшкә башчы күп.
- Бетмәгән эш - пешми калган җимеш.
- Биш әйткәнче бер эшлә.
- Булмастайга төмсенмә дә, көрсенмә дә.
- Бүгенге эшен иртәнгә калдырган кешенең эше һич бетмәс.
- Бүгенге эшне таңга калдырма.
- Бүренең көче тешендә, кешенең көче эшендә.
- Данны эзләүче түгел, эшләүче таба.
- Данның төбе хөрмәт, хөрмәтнең төбе хезмәт.
- Дөньяда мөмкин булмаган эш юк.
- Зур эштә, җаның чыкса да, даның калыр.
- Игелекле эшнең иртә-киче юк.
- Ике уйла, бер эшлә.
- Иртәгә калган эш киртәдән качкан мал.
- Иртәгәге эшеңне бүген эшлә.
- Иртән сөрән салсаң, төш җиткәнче эш бозылыр.
- Қабат эшләнгән эш сабак булыр.
- Қазганган каз ите ашаган, казганмаган кара ипи дә тапмаган.
- Казынган казна табар.
- Кайда яхшы эш шунда яхшы исем.
- Калган эш — төштән кире.
- Калган эшкә кар явар.
- Қара эшкә ак көмеш.
- Қарама кешенең сүзенә, кара эшенә.
- Карап торып тук булмассың.
- Кем эшләми, шул ашамый.
- Кечкенә генә эш зур эшсезлектән яхшырак.
- Кеше эше кешегә хәйран.
- Кеше эше - ярты эш, үз эшең – бөтен эш.
- Кеше эшенә карап тамак туймый.
- Кеше яраткан эшен яхшы эшли.
- Кешемен дип йөрерсең, башыңа эш төшсә белерсең.
- Кешенең акылын үлчи торган үлчәү - аның эше.
- Кешенең кемлеген төсеннән белеп булмый, эшеннән белеп була.
- Кешенең кешелеге сүз белән түгел, эш белән.
- Кешенең эше һич бетмәс.
- Кешенең яхшы эшенә көнчелегең килсә, аңардан уздырып эшлә.
- Кичке эш кичегер, иртәнгесе ашыгыр.
- Кичке эш таңга көлке.
- Киңәшсез эш тарыкмый.
- Кол кебек эшләсәң, хан кебек ашарсың.
- Колхозың алда булса, авызың балда булыр.
- Колхозың бай булса, тормышың җай булыр.
- Кошның матурлыгы төсе белән, кешенең матурлыгы эше белән.
- Кулалмашка кул талмас, эшләгәннән кул калмас.
- Кыймылдаган кыл ярыр.
- Қыйналмый берәү дә сый алмый.
- Қылмышына күрә бәһасе.
- Кәсеп иткәнгә насыйп иткән.
- «Көн үтсен»гә эшләмә, «булсын»га эшлә.
- Көчең барда эшлә, тешең барда тешлә.
- Көчең җитәрлек эшне барын да қылма.
- Көчләп эшләттергән эшкә сан түгел.
- Күмәк кулга эш төтмәс.
- Күмәк эш үрчемле булыр.
- Күмәк эш ирмәк эш.
- Күмәк эшләр тырышып, ялгыз эшләр черәшеп.
- Күп эшләсәң эш көне, тук булырсың кыш көне.
- Күңел биреп эшләгән эш өлге булыр, күңел бирми эшләгән эш көлке
булыр.
- Матур эшләсәң, матур ашарсың.
- Маңгай тире эшнең сыйфатын яхшырта.
- Меңне сөйләгәннән берне эшләп күрсәтү артыграк.
- Михнәтсез эш булмас.
- Михнәтсез эш, тозсыз аш — икесе дә бер.
- Мич башында ятып икмәк булмас.
- Ни эзләсәң — шуны табарсың, ни тапсаң шуны кабарсың.
- Ни эшләсәң, шуны ашыйсың.
- Озакка киткән эш хәерле була.
- Очлап чыккан — эшен бетергән, очламаган — көчен бетергән.
- Плансыз эш тозсыз аш.
- Син эшне сөйсәң, эш тә сине сөяр.
- Сөйләп күрсәткәнче, эшләп күрсәт.
- Сүз күп җирдә эш аз була.
- Сүздә мактанма, эштә мактан.
- Табасына күрә тәбәсе, хезмәтенә күрә бәясе.
- Таудай таләбең булганчы, түмгәктәй эшең булсын.
- Теленә салынган эшендә абынган.
- Телең белән дау куптарганчы, эшең белән тау актар.
- Телең сөйләгәнне кулың белән эшлә.
- Теләп эшләнгән эш бервакытта да авыр булмый.
- Тешең төшкәнче телгә алырлык эшең булсын.
- Тик йөрмәсәң, тук булырсың *.
- Тик торганга шайтан таягын тоттырган.
- Тик торганнан ямау салганың артык.
- Тик торганның күңеле котырган.
- Тик торганчы буш эшлә.
- Тик торганчы тун итәген уа тор.
- Тик утырып, китәрсең котырып.
- Тик яткан тиле була.
- Тир түгеп эшлә, кунак кебек яшә.
- Тирләп эшләсәң, аш тәмле була.
- Тол әмәлнең башы көлкенеч, ахыры үкенеч.
- Төтене күп - уты аз, шау-шуы күп — эше аз.
- Түшенә карама, эшенә кара.
- Узган эштән төш яхшы.
- Уйламый эшләгән авыртмаган башка таяк алган.
- Уйламый эшләрсең — беләгеңне тешләрсең.
- Хезмәт итсәң хөрмәт күрерсең.
- Хезмәт иясе — хөрмәт иясе.
- Хезмәт төбе - хәзинә.
- Хезмәте каты — җимеше татлы.
- Хезмәтнең яңгыры — тир, алмасы — алтын.
- Хезмәтсез яшәү караклык белән бер.
- Хыйтланмыйча судан этләй дә тота алмассың.
- Хыял коткармый, эш коткара.
- Хәләл ризык күкрәк көче белән табыла.
- Шөгыльле — шөгылен күрсәтер, шөгыльсез фигылен күрсәтер.
- Элек хезмәт, аннан хөрмәт *.
- Элек эшлә, аннан сөйләрсең.
- Элек җиңелән эшләсәң, соңыннан авыры кала.
- Эч пошуның дәвасы эш.
- Эш акылны таба, акыл эшне.
- Эш арасында эш эшләнер.
- Эш аю түгел, башка сикермәс.
- Эш батыры — ил батыры.
- Эш башына юньсез кеше куелса, эш кирегә китәр.
- Эш беләктә түгел, теләктә.
- Эш бергәләп эшләгәндә генә ырый.
- Эш бәрәңге ашау түгел, кайчак бәрәңге дә җиксетә.
- Эш бүре түгел тешләмәс.
- Эш бүре түгел урманга качмас.
- Эш кешене төзәтә, ялкаулык боза.
- Эш көне күпнең авызы-борыны май.
- Эш көне күпнең дәрәҗәсе биек, эш көне юкның һич ние юк.
- Эш майлы бәлеш түгел.
- Эш сөйгән кешегә көн дә урак өсте.
- Эш сөйгән сөенгән, рәхәтенә тиенгән.
- Эш сөйгәнне ил сөйгән.
- Эш сөймәскә эш кушсаң, атаңнан артык акыл өйрәтә.
- Эш сөймәсәң, суган суы суырырсың.
- Эш тапмаган ыштаныннан бет баккан.
- Эш эшләнгәч ирмәк, бетми калса ИМГӘК.
- Эш эшләгән интекмәс, эшләмәгән көн итмәс.
- Эш үтермәс.
- Эш үткәч, терсәкне тешләп булмый.
- Эше барның көче бар.
- Эше күпнең ашы күп, эше юкның ашы юк.
- Эше юк күпер башында ат өркеткән.
- Эше юк чебен үтерер.
- Эше юк әтәч булып кычкырыр.
- Эше юкның ашы юк, ашы юкның көче юк.
- Эше әче булса, ашы тәмле булыр.
- Эше җиңел - ашы җиңел.
- Эшен яхшы башлаган кешенең ярты эше эшләнгән дип була.
- Эшенә күрә — ашы.
- Эшең булмаган эшкә тыгылма.
- Эшең калса иртәгә, чуан чыгыр җилкәңә.
- Эшең каты булса, телеңә йомшак булыр.
- Эшкә киткән көч икеләтә кайтыр.
- Эшкә мавыккан кешенең эче пошмый.
- Эшкә тарыма, тарысаң арыма.
- Эшкә теләк булса, беләк чыдар.
- Эшле кешегә иң зур җәза тик тору.
- Эшле килер — эш арттырыр, эшсез килер - эш калдырыр.
- Эшлегә көн җитми, эшсезгә көн үтми.
- Эшлисе килмәгәннең эче авыртыр.
- Эшләгән ашаган, эшләмәгән какшаган.
- Эшләгән ашар, эшләмәгән каушар.
- Эшләгән ашый, эшләмәгән башын кашый.
- Эшләгән башка таяк тими.
- Эшләгән күккә ашкан.
- Эшләгән савыгыр, эшләмәгән ябыгыр.
- Эшләгән — тешләгән, эшләмәгән кешнәгән.
- Эшләгән туңмас, эшләмәгән уңмас.
- Эшләгән үлмәс, эшләмәгән көн күрмәс.
- Эшләгәннең авызы ашка тияр, эшләмәгәннең башы ташка тияр.
- Эшләмичә ашап булмый, ашамасаң яшәп булмый.
- Эшләмичә хак сорама.
- Эшләмәгән - ашамый.
- Эшләмәгән иренен тешләгән.
- Эшләмәгән тешләмәс.
- Эшләмәс борын табыш бүлмиләр.
- Эшләмәсәң план белән, ашарсың грамм белән.
- Эшләмәсәң эш көне, ни ашарсың кыш көне.
- Эшләнмәгән эштән шайтан көлгән.
- Эшләп алган — отып алган.
- Эшләп аша, күп яшә.
- Эшләп ашасаң, арыш ипиеннән дә күмәч тәмә килә.
- Эшләп ашасаң, тәмле булыр.
- Эшләп баю гаеп түгел, көчләп баю гаеп.
- Эшләп ки, эшләмәсәң тилчәң ки.
- Эшләп үлмәссең, чирләп үләрсең.
- Эшләп үскән ныгыган, эшләмичә кем уңган.
- Эшләпә кию гаеп түгел, эшләмәү гаеп.
- Эшләргә өйрәнмәгән хуҗалык итә белмәс.
- Эшләсәң эш карышмый.
- Эшләсәң эш төтми, тик торуга җитми.
- Эшне акыл белән башла, зиһен белән тәмам ит.
- Эшне башлаганда ахырын уйла.
- Эшне башлаганчы тәвәкәллә.
- Эшне башлама, башласаң ташлама.
- Эшне башларга ашыкма, тәмамларга ашык.
- Эшне башлау яртысын эшләүгә тигез.
- Эшне сөйсәң үз анаң, сөймәсәң үги анаң.
- Эшне эшләгән кеше өстенә өяләр.
- Эшне эшләп чыксаң — эш, эшләнмәсә оятыңа көч.
- Эшне ярты юлда калдырганчы башламаганың яхшы.
- Эшнең ахырын уйлаучы үкенмәс.
- Эшнең башы гына авыр.
- Эшнең башы михнәтле булса, төбе хикмәтле була.
- Эшнең башы хәерле булса, төбе дә хәерле булыр.
- Эшнең кадерен белгән җирдә эшләү яхшы.
- Эшнең очы — жаныңның тынычы.
- Эшнең ояты юк.
- Эшнең пычрагы юк.
- Эшсез бәхет табылмый, табылса да тагылмый.
- Эшсез кеше — акмас су.
- Эшсез килеп эшленең эшен калдырыр.
- Эштән качкан — кеше икмәгенә авыз ачкан.
- Эшсезгә аш юк.
- Эштә ашыккан күп тая, күп тайган күп егыла..
- Ялгызның көче бетәр, эше бетмәс.
- Яман-яхшы булса да, беткән эшнең моңы юк, бетергән ирнең киме юк.
- Яратмаган эш авыр була.
- Яратып эшләгән эш куаныч китерә.
- Яхшы эш үз-үзен мактый.
- Әйтмәсен кеше, әйтеп торсын эше.
- Әйтү башка, эшләү башка.
- Өйләдән калсаң да, өмәдән калма.
- Өлгергән эш өлгеле.
- Үзеңә ышанып эшкә тотынсаң, эшең юлда калмас.
- Үткән эш кире кайтмый.
- Үткән эш үткән, өстенә үлән үскән.
- Үткән эшкә салават, калганына бәрәкәт.
- Үткән эшкә үкенмә, гомерең зая үтәр.
- Үткән эшкә үкенмә, үкенсәң дә җиткезмәс.
- Үткән эшкә үкенү файда бирми.
- Үткән эштән алдагы эш яхшырак.
- Жимешне вакытында аша, эшне вакытында эшлә.
- Җиңел эш бармак башында, авыр эш йөрәк башында.
- Һәр эшкә аерым вакыт билгелә — шат яшәрсең.
- Һәр эшнең ахырын уйлап эшлә.
- Һәрбер эш план белән, ат сукалый ызан белән.
- Һәркем үз эшен үзе белер.
- Аз эшли, аз эшләсә дә күп тешли.
- Ай-һай синең йөрешең, бардыр синең бер эшең.
- Аның эш ком тибә.
- Аның эше тауга каршы тәгәри.
- Аш дигәндә --- ашыгыр, эш дигәндә башын кашыр.
- Аш дигәндә - җан-фәрман, эш дигәндә — юк дәрман.
- Аш янында ат кебек, эш янында эт кебек.
- Ашка дисәң Зәбидә, эшкә дисәң юк өйдә.
- Ашаганда мин телсез, эшләгәндә мин өнсез.
- Башлаганда эшне үзем генә башлаган идем, өмә белән дә бетереп
булмый.
- Бүген табып, иртәгә кабып.
- Гали үз эшендә, Вәли үз эшендә.
- Исеме олы, эше коры.
- Кайда эш анда кеш, кайда аш - анда баш.
- Кулы берне эшли, теле икенчене сөйли.
- Кулы эштән бушамый, эше эшкә охшамый.
- Кырык эш кырылып ята.
- Миннән киткәнче, иясенә җиткәнче генә эшләү *.
- Нечкә билле, эшкә җилле.
- Сиздем эшеңне, коярмын тешеңне.
- Син дә эштә, мин дә эштә, икебез дә фәрештә.
- Телгә килсә очынган, эшкә килсә кычынган.
- Тик торган да юк, эш кырган да юк.
- Тик торганда тыракай *.
- Тик торганчы тиген эш булыр.
- Тик тормый, бик ормый.
- Тик тә тормыйм, бик тә кырмыйм.
- Тирләмәдем-пешмәдем, утыз ел лашман эшләдем *.
- Тирләмәдем-пешмәдем, эшләдем дә эшләдем.
- Төкерек төшкәнче эшләп бетерә.
- Ул эш булса, үлеш була *.
- Уты сүнмәс, эше үрчемәс.
- Шундый-шундый эшләр, тора-бара нишләр.
- Эш бетте, көлтә җыясы гына калды.
- Эш бетте, энә башка яньчелде.
- Эш булмаганда эш булсын, сүз булмаганда сүз булсын.
- Эш булсын дигән кеше юк, гомер үтсен дигән кеше күп.
- Эш дигәндә мин бармам, аш дигәндә мин калмам.
- Эш узган, кием тузган.
- Эш хутта, койрык сыртта.
- Эш эздән, ыштан тездән.
- Эше бетмәс, җаны тынмас.
- Эшем дә юк, кешем дә юк, авызымда тешем дә юк.
- Эшкә булса — уф табаным, ашка булса китер табагым.
- Эшкә кушсаң — эч-баш, егет килсә пеш баш.
- Эшкә кушсаң - бүсерем дә касыгым, аш дигәндә — кая минем кашыгым.
- Эшкә чакырса бармам, ашка чакырса — калмам.
- Эшләгәнне эт ашый, аркамны бет ашый.
- Эшләп түгел, кешнәп ярый.
- Эштә эшләки, сүздә сандугач.
- Өч тиен акча эшләгән, бәрәңгене шикәр дип тешләгән.
- Үз эшем үземә җиткән, ыкчырым теземә җиткән.
- Акыл күпкә җиткерер, һөнәр күккә җиткерер.
- Аләт барда куәт бар.
- Арыслан — тешеннән, останың кулы - эшеннән.
- Башта үзең өйрән, аннан кешене өйрәт.
- Белгән белгәнен эшләр, белмәгән бармагын тешләр.
- Белгән һөнәр иңсәне басмый.
- Белеп сөйләүдә бер хикмәт булса, белеп эшләүдә мең хикмәт.
- Белмичә кылган эшнең файдасыннан зарары күбрәк булыр.
- Белмәгән эшкә үрелмә, үрелеп тозакка эленмә.
- Белмәгән эшнең кабыргасын ярып булмый.
- Белмәс кешегә эш юк, эшсез кешегә аш юк.
- Гаугага катышма, белмәгән эшкә атылма.
- Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз.
- Ипле кеше иленнән китми.
- Кеше-меше, эш белгәне - кеше.
- Кешедән күчергеч ал, эшеңне үзең бел.
- Корал эшләр, кул мактаныр.
- Коралда кырык кешенең көче бар.
- Коралсыз кул сапсыз сәнәк.
- Коралсызның кулы ике, кораллының унике.
- Коралын тапкан - таш кискән, әмәлен тапкан — су кичкән.
- Кулда корал ярты эш, эшләсәң бөтен эш.
- Кулыңнан килмәгән эшкә тотынма.
- Күнеккән кулда һөнәр бар.
- Күп эшләгән оста булмас, солын белгән оста булыр.
- Күңелең булса, һәр эш җайга салына.
- Ни өйрәнсәң, шуны куарсың.
- Начар останың коралы үтми.
- Оста барда кулың тый, остаз барда телең тый.
- Оста коралыннан билгеле.
- Оста кулда балта да - пәке.
- Оста кулда һөнәр бар.
- Оста кулын бозмас.
- Осталы ил узар.
- Осталык иң зур байлык.
- Останың пычагы булмас.
- Останың чүкече мең алтын.
- Син бер эшне яхшы белсәң, икенче кеше бүтән эшне яхшырак белә.
- Сөт бирмәгән сыерны иткә суялар, эш белмәгән кешене эштән куалар.
- Сүз белгәннән эш белү яхшырак.
- Тасылын белгән таш сыккан.
- Филнең теше, останың эше кыйммәт.
- Чарасы юк эш өчен кайгыруда мәгънә юк.
- Чарасына керсәң, булмый торган эш юк.
- Шәкерт булмый оста була алмассың.
- Шәкерт эшне күп бозар, бер көн остадан узар.
- Эш белмәгән эш астында үләр.
- Эш иплегә ипле, ипсезгә юлы бикле.
- Эш кыйммәт түгел, эшне белү кыйммәт.
- Эш остадан курка.
- Эшең торса бер тәңкә, өйрәнүең — мең тәңкә.
- Эшен белгән кешегә көйледер лә бу дөнья, эшен белмәгән кешегә кыендыр
ла бу дөнья.
- Эшли белмәгән кулга шырпы керер.
- Эшли белсәң - эш үзеңне өйрәтер, эшли белмәсәң — йөдәтер.
- Эшләгәнең атаң илә анаңа, өйрәнгәнең үзеңә.
- Эшләгәнең кеше өчен булса, өйрәнгәнең үзең өчен булыр.
- Эшләгәнең — өеңә, өйрәнгәнең — үзеңә.
- Эшне остасыннан өйрәнмәгән яхшы белмәс.
- Эшне эшләргә кем белми, тик җае туры килми.
- Эшнең башы корал.
- Эшнең мәгънәсен белеп эшләгән җиңәр, сүзнең мәгънәсен белми сөйләгән
җиңелер.
- Эштә акыл да кирәк, такыл да кирәк.
- Яхшы кулда корал эшли.
- Өйрәнгән җирдә калмас.
- Өйрәнмичә хезмәт юк, хезмәт итми хөрмәт юк.
- Өйрәнчек остадан узган.
- Өйрәнчеккә — бәрәнчек.
- Үз кулыңнан килгән эштә башкалардан ярдәм сорама.
- Үзе эш белмәгән кешене өйрәтергә оста булыр.
- Һәр эшкә тасыл кирәк.
- Һәр эшнең дә җае бар, ботканың да мае бар.
- Һәр эшнең рәте бар.
- Һәр эшнең чамасы бар, һәр дәрьяның көймәсе бар.
- Һәр эшнең үз остасы бар.
- Һәрбер эшкә җай кирәк, тәбикмәккә май кирәк.
- Һөнәр алды — ирлек, бәхет алды берлек.
- Һөнәр ашарга сорамый, үзе ашата.
- Һөнәр иясе бай булмас, бай булмаса да ач булмас.
- Һөнәр кулдагы алтын беләзек.
- Һөнәр тамагына сорамый, кулга ябышып йөрми *.
- Һөнәр: туйдырыр, ат мендерер, тун кидерер.
- Һөнәр утта янмый, суда батмый торган хәзинә.
- Һөнәре юк — тере үлек.
- Һөнәрле бул - бай бул, һөнәрсез бул ач бул.
- Һөнәрле булу гәүһәрле булудан мең артык.
- Һөнәрле ир хур булмас, дус-дошманга зар булмас.
- Һөнәрле — ком өстеннән көймә йөргезә.
- Һөнәрле кул үлмәс *.
- Һөнәрле кулда гәүһәр бар, һөнәрсез кулда хәтәр бар.
- Һөнәрле үлми, чирле үлә.
- Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс.
- Һөнәрле үргә йөзәр.
- Һөнәрленең кулы алтын, акыллының акылы алтын.
- Һөнәрне зиһен өйрәтә.
- Һөнәрне күтәреп йөрисе юк.
- Һөнәрне остадан күрмәгән өйрәнә алмас.
- Һөнәрне өйрән, өйрән дә җирән.
- Һөнәрне өйрәнер өчен дә һөнәр кирәк.
- Һөнәрсез гомер - баласыз кеше кебек.
- Һөнәрсез кеше - кулсыз кеше.
- Һөнәрсез яшәү кәҗә савып гомер итү белән бер.
- Белмәгән эше юк, кинәндергән төше юк.
- Боткам пешә май белән, эшем бара җай белән.
- Кеше алдында мин оста, икәү калсак ул оста *.
- Эшләгән эше юк, тик торган төше юк.
- Эшләмәгән эше юк, рәхмәт дигән кеше юк.
- Эшләмәгән эше юк, җан тындырган төше юк.
- Авырсынган азапка очрар.
- Авыру бер үләр, иренчәк көн дә үләр.
- Аз эшне авырсынсаң, күп эшкә тарырсың.
- Аз ялкаулык күпкә китәр, аз кимчелек зурына илтәр.
- Алдын-юлдын ике ашар, сузылып яткан бер ашар.
- Алдыңа эш килгәндә ялкауланма.
- Аяз-аяз көннәрдә өйдә торыр Әкмәли, буран-буран көннәрдә кырга чыгар
Әкмәли.
- Бака лайлы җир эзли, ялкау жайлы җир эзли.
- Бер тырышлык -- икеләтә уңыш.
- Бикәрдән ил бизәр.
- Булган аягы белән, булмаган таягы белән.
- Булган кешенең көрәге утын кисә.
- Булдыклы кеше таштан икмәк чыгарыр.
- Булдыксыздан һөнәр чыкмас, күңелсездән көлке чыкмас.
- Булдыксызны агач башында эт кабар.
- Булмаганга булышма.
- Булмаганның югыннан билгеле.
- Булмасны эт тә кумас.
- Булмастайны балга буясаң да эт яламас.
- Булыр-булмас кеше ат үтерер.
- Булыр әдәм ун яшендә баш булыр, булмас әдәм кырыкка җитсә дә яшь
булыр.
- Булырдай кечкенәдән «мин баш» дияр, булмастай үлгәнче «мин яшь»
дияр.
- Булырдайның — сүзеннән, булмастайның күзеннән.
- Былазау кузгалганчы эшлекле эшләп ара.
- Дөньяда иң кызганыч — эшкә ялкау кеше.
- Игелексез игә килмәс, юньсез юньгә кермәс.
- Игелексез ике бозауга кибәк аерып бирә алмаган, ди.
- Икмәге юк ач, ялкау кеше ялангач.
- Иренгән ике атлар.
- Иренгән ике тычкан җиккән.
- Иренгән ике эшләгән, һаман эше пешмәгән *.
- Иренгән ике эшләр, пычрак бармагын тешләр.
- Иренгәннең ирене икмәккә тимәс.
- Иренгәннең йөрәгенә мүк үсәр.
- Иренмәгән иртәгесе эшен бүген бетергән.
- Иренчәк икенде җиткәч эшкә тотына.
- Иренчәк иркә булыр.
- Иренчәк «иртәгә эшлим» дияр.
- Иренчәк йокычан булыр.
- Иренчәк кеше --- утырып та арый.
- Иренчәк кеше - чигенчәк, илгәзәк кеше – күңелчәк.
- Иренчәкне эшкә күндерсәң, туктарга иренер.
- Иренчәкнең ирене коры.
- Иренчәкнең кулы жҗитмәс.
- Исәргә иш юк, ялкауга эш юк.
- Ижтиһад иткән морадына җиткән.
- Йорттотмас ауга чыкса - артыннан гауга чыгар.
- Қайда йөрсәң дә тырыш бул, тырыш кеше хур булмас.
- Кулыннан килмәгән күркә асрарга керешер.
- Кулыңнан бер килсә, бишне кыл.
- Қыбырсык әйләнгәнче көн узып китәр.
- Май чүлмәге — тышыннан, булыр кеше — эшеннән.
- Матурлык туйда кирәк, эшчәнлек көн дә кирәк.
- Олы ялкау бәләкәй ялкауны эшкә кушар.
- Пышлыккан мич башында кыш чыккан.
- Сигез көн гомергә тугыз көн тырышлык кирәк.
- Сәләткә сәбәп кирәк.
- Сәләтле кулда сәгать бар.
- Сәләтлене сәнәк тотуыннан ук белеп була.
- Сәләтсез сәнәк сындырыр, көчсез көрәк сындырыр.
- Талантсызны күпме талкысаң да сүз чыкмас.
- Тырыш бала – эх, яхшы; ялкау бала - фу, шакшы.
- Тырыш! — табарсың.
- Тырыш талмас, талса да аска калмас.
- Тырыш эшкә тырышыр, ялкау ашка сырышыр.
- Тырышка эшең төшсә — «хуп» дияр, булдыксызга йомышың төшсә — «юк»
дияр.
- Тырышкан ил узар, тырышмаган тузар.
- Тырышкан кеше ач калмас.
- Тырышкан кеше тау кичәр.
- Тырышкан табар, ташка кадак кагар.
- Тырышкан табар, ялкау айга карар.
- Тырышкан тешләр, тырышмаган нишләр.
- Тырышкан хур булмас.
- Тырышканга дәүләт бар, башкаларга гыйбрәт бар.
- Тырышканның даны чыга, иренгәннең җаны чыга.
- Тырышканның тукмагы ташка чөй кага.
- Тырышлык бәхет китерер, ялкаулык ачтан үтерер.
- Тырышлык зурлык, ялкаулык хурлык.
- Тырышлык һәр авырлыкны җиңә.
- Тырышлыкның иң зур дошманы — ялкаулык.
- Тырышмау - гафләт.
- Тырышны таш бәйлә дә батыр — ул барыбер калкыр.
- Тырышның тире чыкканчы ялкауның җаны чыгар.
- Тырыштан тир кипми, ялкаудан чир китми.
- Тырыштан тир тамар, ялкаудан яшь тамар.
- Төшлек гомерең булса, кичлек тырыш.
- Ударник тырышып эшләр, ялкау бармагын тешләр.
- Уңган кеше баскан җирендә ут чыгара.
- Уңган кеше кулына туфрак учласа алтын итәр.
- Уңган кеше кылны кырыкка ярыр.
- Уңган кеше шул булыр: хезмәт көне мең булыр.
- Уңган эшен бетерер, юньсезне эше бетерер.
- Уңган кешенең эшеннән билгеле.
- Уңганнан тир кипмәс, ялкаудан чир китмәс.
- Уңганның кулы алтын, юньсезнең кулы салкын.
- Уңмаган уен бозар, тинтәк җыен бозар.
- Уңмаганга олан сылтау.
- Уңмаганны кума.
- Уңмаганның угы кыек китәр.
- Уңмаганның эте кырын карап йөгерер.
- Уңмасның уты янмас.
- Фәкыйрьлек ялкау кеше өендә аяк бөкләп утыра.
- Эзләгән бал агачы тапкан.
- Эшкә тырышмаган эш башына менәргә тырышыр.
- Эшлекленең эше бетәр, эшлексезнең көне үтәр.
- Эшләгән кеше имәндәй, ялкау кеше яфрактай.
- Эшләргә иренгән ашарга көсәнгән.
- Эшләренә иренгән ашарына сөренгән.
- Эшлеклене мал басар, эшлексезне йокы басар.
- Эшчән бәхетне эшендә күрер, ялкау бәхетне төшендә күрер.
- Эшчән бәхетне эштән эзләр, ялкау бәхетне читтән эзләр.
- Юньле үзеннән күрер, юньсез кешедән күрер.
- Юньсез бер көн мамык тазартса, өч көн сакалын тазартыр.
- Юньсез итеген майлар, итеге итәген майлар.
- Юньсез кешенең эшкә саны юк.
- Юньсез мактаныр, юньле сакланыр.
- Юньсез юхалыкны да булдыра алмас.
- Юньсезгә майлап бирсәң, «юеш» дип әйтер, ди.
- Юньсезне син табакка тартсаң, ул тагаракка тартыр.
- Юньсезне эшкә куш, артыннан үзең эшлә.
- Юртактан тир кипмәс, юбалгыдан чир китмәс.
- Я иренчәк үләр, я күңелчәк үләр.
- Ялкау акрын барса да, ярлылыкның артыннан тиз җитәр.
- Ялкау, ач ишекне! Кисәүне алып бир!*
- Ялкау байдан ярлы туар, ялкау ярлыдан хәерче туар.
- Ялкау бер эш эшли белә чалкан ятып мышный белә.
- Ялкау ир мич терәүлегенә ярар.
- Ялкау йомшак урын булмаса катыга ятарга да риза.
- Ялкау кайда - сүз шунда.
- Ялкау кеше тере мәет кебек.
- Ялкау кеше — ярты кеше, уңган кеше — алтын кеше.
- Ялкау киндерәсен ураганчы, тырыш эшен бетерер.
- Ялкау кәркешен ураганчы, караңгы төн таң аткан.
- Ялкау тик ята, аның рыскалы арта.
- Ялкау төшкә кадәр йоклар, кичкә хәтле иснәр.
- Ялкау уйларга да иренә.
- Ялкау утырып йоклый, ятып эшли.
- Ялкау энәне озын саплар.
- Ялкау эшне бик эшләр иде дә, вакыты юк.
- Ялкау ялга туймас, эшчән эштән туймас.
- Ялкау ята белмәс, ятса тора белмәс.
- Ялкау яткан җирдән әвен сугар.
- Ялкау өмә итәр, тәмле тамак өмәгә барыр.
- Ялкау өмәгә йөрүне ярата.
- Ялкау үзе йокласа да, бәхете йокламый.
- Ялкау үшәнгә әйләнә.
- Ялкауга кояш та вакытында чыкмый.
- Ялкауга көн дә бәйрәм.
- Ялкауга мал бетмәс, сыерга ял бетмәс.
- Ялкауга эш кушсаң, ул сиңа акыл өйрәтер.
- Ялкауга ял табыла.
- Ялкауга ял итәргә дә авыр.
- Ялкауга ял җитмәс, эшчәнгә эш төтмәс.
- Ялкауга — янтау.
- Ялкауга яңгыр иң беренче төшә.
- Ялкауга: «Әйдә эшкә барыйк», — дигәч, «Хәлем юк», — дигән. «Кил
ашарга», — дигәч, «Қайда минем тәти кашык?» — дигән.
- Ялкаулык — байлыкның кызы, ярлылыкның анасы.
- Ялкаулык гомерне кыскарта торган агу.
- Ялкаулык ярлылыкның ачкычыдыр.
- Ялкауның атын алма -- йөремсез булыр.
- Ялкауның башында план күп була.
- Ялкауның кулы куеныннан чыкмас.
- Ялкауның көн дә башы авырта.
- Ялкауның тирагы иртә килмәсә кич килә.
- Ялкауның эше дә таркау.
- Ялкауның ятып торуы да эш.
- Ялкауның җиренә бодай чәчсәң, билчән үсә.
- Ямаудан көлмә, ялкаудан көл.
- Ямьсез көзгене яманлый, булдыксыз коралны хурлый.
- Ярлылык гаеп түгел, ялкаулык гаеп.
- Ярлылык тырыш кешенең, тәрәзәсеннән караса да, ишегеннән керә
алмас.
- Ярлылыкка дару юк, ялкаулык белән кушылса.
- Ятаган чыкса яу булыр.
- Үзе салынкының аты абынкы.
- Үзе өчен тырышкан — кеше өчен дә тырышыр.
- Үшән яхшы булмас, тычкан мөгезле булмас.
- Житез кеше жир астыннан җиз энә табып алыр.
- Житезгә йөз өлеш, жебегәнгә бер өлеш.
- Жиңелне юньсез дә булдыра.
- Жыбыткының эше дә җыбыткы.
- Һәр авыруга дәва бар, ялкаулыкка дәва юк.
- Былазау белән этләч пар килгәннәр инде.
- Тырышның тырыш инде.
- Тырыштым — таудан аштым.
- Уңганлыгы ялкаулыгы белән генә беләнми.
- Уңса да үзе, туңса да үзе.
- Я уңасың, я туңасың.
- Ялкау тамыры юанайган.
- Ялкауга ял килде.
- Үзе кылалмый, кылган кешене күралмый.
- Һәммә кеше корт тапкан, безнең Әхмәт тик яткан.
- Аз йокла, күп эшлә.
- Ай саен бәйрәм булмас, көн саен туй булмас.
- Асылсаң — биеккә, егылсаң — мәйданга.
- Ат булса, мәйдан табыла, ат булмаса, мәйдан ябыла.
- Бал татлы, балдан бала татлы, баладан йокы татлы.
- Батырлыгыңны мәйданга сынат.
- Батыр, бирешсә дә, көрәшми мәйданны бирмәс.
- Берәүләргә көн дә бәйрәм, көн дә туй, берәүләргә көн дә сагыш, көн дә
уй.
- Бәйрәм ашы — кара-каршы.
- Бәйрәм көнне кырык коймак бер тиен.
- Бәйрәм җитсә таптырыр, ат урынына чаптырыр.
- Бәйрәм-ярәм яратмаган бәйрәмгәчә үлсен.
- Ике көрәшкәннең берсе егылыр.
- Ирмәк куган - бәлагә, хезмәт куган - казнага.
- Йоклаган йокы тапкан, йокламаган елкы тапкан.
- Йоклаган көлке алыр, йокламаган төлке алыр.
- Йоклаганга өлеш юк.
- Йокы белән үлем тиң.
- Йокы кәрчемә кебек: биш сәгать эчендә ойый, алты сәгатьтә ачый.
- Йокы мәчегә тансык.
- Йокы симертә, акча тилертә.
- Йокы тамак туйдырмый.
- Йокы — ялкауның бәлеше.
- Йокы ястык теләми *.
- Йокы үлем карендәше.
- Йокының батманын йокласаң, почыгы кала.
- Йокының поты да, мыскалы да бер бәя.
- Қазынган казна табар, йоклаган йокы табар.
- Кеше бәйрәме чыпчык күк, үз бәйрәмең аю күк.
- Кешегә бәйрәм, хайванга әйрән.
- Кызыкның төбе сызык.
- Көн дә бәйрәм арт ачар, ел да бәйрәм бит ачар.
- Көн — эшләргә, төн йокларга.
- Көрәшә белмәсәң көрмәкләшмә.
- Көч белән көрәшәләр, сол белән егалар.
- Күзкәләкнең күзе юк, күзе булса үзе юк.
- Күп уен яхшы булмас, аю кашка булмас.
- Күп уйнаган бер елар.
- Мәйданда бер ат чабып тузаны очмас.
- Сабан туе атлыныкы, туй тунлыныкы.
- Таң йокысын йоклаган бәхетен йоклаган.
- Типтереп яшәүнең башы көлкенеч, ахыры үкенеч.
- «Тор-тор!» дан хәбәр килсә, йокыдан әмәл китәр.
- Туп уйнаган тузар, ашык уйнаган азар.
- Тәян фарсит итәр идек, туры килми чамага.
- Төшкә ни иңми, күңелгә ни килми.
- Төшкә ышанган төшеп калган.
- Уен бер, мәзәк ике.
- Уен да уен, юкә үбеш тә уен.
- Уен карын туйдырмас.
- Уен кебек җиңел эштән соң дуены була.
- Уен-көлке — яшьлек күрке.
- Уен төбе имгәкле.
- Уен төбе — уймак.
- Уен-уен унике, уен очында бер пике.
- Уен уенга, уен тияр муенга.
- Уенга алданып, туемнан калма.
- Уенда узган җыенда узар.
- Уеннан уймак була *.
- Уеннан — уймак, табадан - коймак.
- Уенның очы — ике, бер очы — пике.
- Уеныңны кайда уйнасаң, елавың шунда булсын.
- Уйна да көл, исәплә дә бел.
- Уйнавын уйна, эшең турында да уйла.
- Уйнаган кеше уендагын әйтә.
- Уйнарсың уен кебек, утырырсың - чуен кебек.
- Хезмәт ит тә мактан, уйнап көл дә шатлан.
- Эш беткәч, уйнарга ярый*.
- Эше юк кешегә көн дә бәйрәм.
- Эшкә — вакыт, уенга — сәгать *.
- Эшләгән алыр, йоклаган калыр.
- Эшләп акча тап, рәхәтләнеп ят.
- Эштән соң — ирмәк, эш бетмәсә --- имгәк.
- Өндәге төштә.
- Җыенда ят кеше булмас.
- Аяк өсте йоклап йөрү.
- Безнең урамда да бәйрәм булыр әле.
- Бәйрәмдә ачка үлгән, челләдә катып үлгән.
- Ике ятып бер төшемә керә.
- Көн дә бәйрәм, көн дә туй, көн дә ширбәт, көн дә куй.
- Олы бәйрәм, кече туй.
- Сезнең илдә көн дә бәйрәм, көн дә туй, безнең илдә көн дә сагыш, көн
дә уй.
- Сигез көнгә тугыз бәйрәм.
- Ул йоклаганда хет туй уйна.
- Элеккедәй эшем юк, бәйрәмдәгедәй ашым юк.
- Әле бит бу уены, шуннан соң булыр дуены.
- Адашкан кешегә эт өргән тавыш сандугач сайравыннан да • ләззәтлерәк
тоела.
- Адашкан кешедән юл сорамыйлар.
- Адашканда гаеп юк, кайтып өен тапкан соң; ачылганда гаеп юк, алдан үзе
япкан соң *.
- Адашканда йолдыз ай кебек, карын ачканда коры талкан да май
кебек.
- Адашканны артыңдагы белер, ялгышканны янындагы белер.
- Адашмасны томан адаштырган, кунмасны караңгы кундырган.
- Адашмыймын дигән кеше каш белән, күз арасында адашыр.
- Адым-адым атласаң, озын юл да үтелә; тамчы-тамчы тамласа, каты таш та
тишелә.
- Алдан аягын киенгән алга чыгар.
- Алдыңа кара, башыңны и дә атыңны куала.
- Алдыңны-артыңны белеп йөр.
- Алтмыш адым атлаганчы алты тапкыр артыңа кара.
- Алты яшәр юлдан кайтса, алтмыш яшәр күрешә килер *.
- Аптырамый ашык, юлың булыр ташлык.
- Арткы олауның йөге авыр була.
- Ат йөреп юл ала, кеше белеп юл ала.
- Ат чанада беленер, ир сәфәрдә беленер.
- Атласаң - тау кыясы аша үтәрсең, утырсаң — таудан тәгәрәрсең.
- Атлының юлы бер булса, җәяүленең сукмагы — жиде.
- Аты чаман, чаман булса да бара, юлы яман.
- Аягың кыек булса да, юлың туры булсын.
- Аяк арса да таяк армый.
- Бара алмаган тора алмаганга ябышкан.
- Бара-бара бәйрәм кала бара *.
- Барам дигән бара алмаган, калам дигән кала алмаган.
- Барганда мактанма, кайтканда мактан.
- Барма турыдан, бар корыдан.
- Бармаганда барырсың, барганда калырсың.
- Бер кергән чыкмый калмас.
- Бер көнлек юлга чыксаң, өч көнлек азыгың булсын.
- Бер юлга чыккач, кеше һаман алга китә.
- Бер юлда йөргән кешене бүре ашамый.
- Болак күперен чыкканчы теләнчегә бер тәңкә, чыккач - бер тиен дә
жәлке.
- Егылган сөренгәннән көләр.
- Егылганга йодырык.
- Егылганны түбәләмиләр.
- Егылып үлгәнче тыгылып үл.
- Ерак белән якынны йөргән белер.
- Ерак сәяхәтләр берәр адымнан башлана.
- Ерак юл атны сыный, авыр юл ирне сыный.
- Ерак юлга чыкмыйча, атыңның яхшы-яманлыгын белмәссең.
- Ерак юлны барсаң иртә барырсың, якын юлны барсаң кичкә барырсың.
- Ике күчү бер бөлүгә тора.
- Икендедә ил ташлама.
- Исән чакта йөреп кал, яхшыларны күреп кал.
- Итсәң хәрәкәт булыр бәрәкәт.
- Йортта әкренләп әзерләнсәң, юлда иркенләп йөрерсең.
- Йөгергәнче үрмәләп йөрергә өйрән.
- Йөргән адашса да барып җитәр.
- Йөргән аякка йөрмә эләгә.
- Йөргән боерганны ашый.
- Йөргән йөрәкле булыр.
- Йөргән саен күрә барырсың, күргән саен күнә барырсың.
- Йөргән юлдан таба, утырган кайдан таба?
- Йөргәнгә йөрем бирсен, калганга түзем бирсен.
- Йөргәнгә йөрмә эләгә, йөрмәгәнгә юкә эләгә.
- Йөргәннең юлы үтә, утырганның көне үтә.
- Йөреп чәчәгән торып тыныга, торып чәчәгән утырып тыныга, утырып
чәчәгән ничек тыныга?
- Йөри белмәгән юл бозар, сөйли белмәгән сүз бозар.
- Йөри белсәң — сәйран, белмәсәң сәргердан.
- Йөрмәгән-күрмәгән энә күзен үтмәгән.
- Йөрмәгән-тормаган кеше инәнең карыныннан тумаган кеше.
- Қайда егыласымны белсәм, алдан салам түшәп куяр идем.
- Качканда да, куганда да «тота» дип йөгер.
- Калганны көтеп юлдан калма.
- Керүеңнән алда чыгуыңны уйла.
- Кешенең йөреше нинди — эше дә шундый булыр.
- Килә белгәнне китә белер.
- Киткән кеше юл алсын, калган кеше сулу алсын.
- Киткәнгә юл яхшы, калганга өй яхшы.
- Киткәннең балтырын кара, кайтканның куенын кара.
- Кичүне кичкәч макта.
- Кыбырдаган кыр ашкан.
- Кыңгыр булса да юл булсын.
- Кәрван артка әйләнсә, аксак алда булыр.
- Кәрван кичәр, ут калыр.
- Көнлек юлга чыксаң атналык азык ал.
- Күп бәрәкәт - күп хәрәкәт итүдә.
- Күп йөргән азар, күп сөйләшкән язар.
- Күп йөргән күп ишетә.
- Күп сикергән базга, күп уйлаган — тазга.
- Күп торганнан сорама, күп йөргәннән сора.
- Күп яшәгән ни белгән, күп йөргән шул белгән.
- Күпер салган ил кичергән, кое казыган ил эчергән.
- Күпер салган — савап алган.
- Күпер салган үзе кичәр, кое казыган үзе эчәр.
- Күперне чыкканчы шайтанга да әти дисең.
- Мең чакырымлык юл бер адымнан башлана.
- Морҗаң күренмәсә, мосафир буласың.
- Нинди күпер салсаң, шундыйдан үтәрсең.
- Олы юлдан барган кеше таюдан котылыр.
- Сикәлтәсез юл булмас, капкан саен бал булмас.
- Сорашкан тауны ашкан, сорашмаган юлны адашкан.
- Сукмак юлга алып барыр, юл халыкка алып барыр.
- Сыгылмалы басма сынмас, сыгылмас күпер сынар.
- Такыр юлдан йөргәннең эзе калмый.
- Тау нихәтле биек булса да, юл аңа да менә.
- Туры барган лай капкан, әйләнеп барган май капкан.
- Туры турыдан китәр.
- Туры юлдан баручы армый да, азмый да.
- Туры юлдан олы юл яхшы.
- Туры юлны кыр куяныннан сорамыйлар.
- Туры юлны күрә торып кәкредән китмә.
- Турыдан барам дип, сазга баталар.
- Төяүчедә дүрт кесә, олаучыда биш кесә.
- Узган кешене тотып булмый, калган кешене көтеп булмый.
- Утырып акыл җыялар, йөгереп куян куалар.
- Уңылган юлны күп кума.
- Хәрәкәттә — бәрәкәт.
- Черек басмага басма — батарсың.
- Читтә йөргән ачылыр.
- Чыккан юлың арба юлы булса, кергән юлың тычкан юлы булыр.
- Эзләгән эз табар.
- Эт өрер, кәрван йөрер.
- Юл азабы - гүр азабы.
- Юл азагы - юл башы.
- Юл азыгы юача.
- Юл белгән кәрванга кушылмас.
- Юл белән йөрсәң юртып йөр, юртып йөрсәң юл ырар.
- Юл — йөрү белән, бурыч бирү белән кими.
- Юл кешесенең юлда булуы яхшы.
- Юл куган казнага очрар, сүз куган бәлагә очрар.
- Юл уравын белмәгән юлда елап утырыр.
- Юлаучы юлда калмый.
- Юлаучы — юмарт, өзәңге бавы унике кат.
- Юлаучыга энә дә йөк.
- Юлаучының йомышы тау менгәч исенә төшәр.
- Юлаучының тапканы юлда бетәр.
- Юлга алган икмәк авыр түгел.
- Юлга чыксаң алдагы кешене җитәргә тырыш, арттагын көтмә.
- Юлга чыксаң, кышкы киемеңне калдырма.
- Юлга чыксаң, таягың булсын.
- Юлда йоклаганда бер күзең ачык булсын.
- Юлдагы кеше - худта, өйдәге кеше утта.
- Юлдагылар май имә, өйдәгеләр кан имә.
- Юлдан чыкма адашырсың.
- Юлны яхшы белгән арымас.
- Юлның гаебен ир ачар, итек гаебен су ачар.
- Юлсыз урманга кереп булмый.
- Юлчы аяз тели, игенче яңгыр тели.
- Юлчы юлында, таягы кулында.
- Юлчыга сусын бирү — юсын.
- Юлы таза кешене караңгыда йөрсә дә эт капмас.
- Юлы уңның эше уң.
- Яз дип юлга чыксаң, кышны күз уңына ал.
- Ятсаң ята бирәсең, торсаң бара бирәсең.
- Яхшы юл — ярты юл.
- Яхшы юлда алаша да юргалап караган.
- Әдәм йөрми җир танымас.
- Әйләнгәчтән юл туры, пычрактан юл коры.
- Өйдә яткан күгәрә, читтә йөргән шомара.
- Өйдәге белән юлдагы бер түгел.
- Өйдәге исәп юлга ярамый.
- Өшеп барганчы пешеп бар.
- Үзе егылган еламас.
- Житкән аягын тыгар, җитмәгән таягын тыгар.
- Җитә алмаган җир тырнар.
- Җәяүле атлыга юл бирер.
- Җәяүлегә янчык авыр.
- Җәяүлек башыңа төшкәч, якын җиргә дә җитә алмассың.
- Җәяүлек юлга чыксаң, аш җәймәңне калдырма.
- Җәяүнең сукмагы тар, алай да турылыгы бар.
- Җәяүнең сукмагыннан арба йөрмәс.
- Җәяүнең чаңы чыкмый, ялгызның өне чыкмый.
- Һәркем юлына күрә китәр.
- Абынса, егылып ятыр.
- Баскан эзеннән ут чыга.
- Бер басасы җиргә мең баса.
- Беребез путьсез, беребез юлсыз.
- Бу кешенең юлы җир астыннан йөри.
- Йөз юл, мең хата.
- Йөрү — олау, ашау пылау.
- Казанга каенсардан юл туры.
- Кара җәяүгә калу.
- Ката-бата, елап кайта.
- Кая җитте — шунда туктар.
- Керүең олы юл булса да, чыгуың тычкан юлы булды.
- Килгән юлың тап-такыр.
- Күперне күп үтү.
- Саламга абынып егылырга тору.
- Тар юл, тайгак кичү.
- Тегеләй иттем, болай иттем җитәсемә барып җиттем.
- Туп-турыдан туп пошел, кәкерегә не ходи.
- Төн китте, көн китте, тәртә буе җир китте.
- Юл өстендә юкә өй.
- Юлыма күрә йөрешем, үземә күрә өлешем.
- Әз хәрәкәт, күп бәрәкәт.
- Җәяүлегә таяк булу.
- Арбалыга юлдаш булма, юргалыга юлдаш бул.
- Ат - юлда, кеше юлдашлыкта сынала.
- Ашны сеңгәч макта, юлдашны белгәч макта.
- Ахмак кеше белән бергә юлга чыкма.
- Бер сәфәр ир картайтмас, яман юлдашын ияртмәс.
- Бергә-бергә юл кыска.
- Булыр-булмас кешедән юл сорама.
- Бүре толыбы бар кеше юлдашының туңганын белмәс.
- Залим белән юлдаш булма.
- Ирне юлдашына карап беләләр.
- Йорт салганчы күрше әзерлә, юлга чыкканчы иптәш әзерлә.
- Кемнең кем икәнен жиде көнлек юлга чыккач белерсең.
- Кемнең яхшы-яманын юлдаш булгач белерсең.
- Кешене юл бозмый, яман юлдаш боза.
- Кордаш тапкан кол азмас, юлдаш тапкан ир азмас.
- Кулавызсыз юлга кергән юлдан язар.
- Куркак юлдаш дошманнан яман.
- Сәфәргә чыксаң, әүвәл юлдаш тап *.
- Сөйләшеп барсаң, юл ырамлы була.
- Тайгакта таяк та юлдаш.
- Таяксызга таяк бул кара төндә, маяксызга маяк бул олы юлда.
- Чит кеше юл күрсәтсә дә азык бирмәс.
- Юл белмәгән юлдашын адаштырыр.
- Юл күрсәтүчегә акча булса, юл бик тигез була.
- Юл юлдашны таптырыр, юлдаш юлдан саптырыр.
- Юл юлдашсыз булмый.
- Юламаның юл өстендә.
- Юлга чыкканда юлдаш белән чык.
- Юлга чыкканда жеккә йөрмә.
- Юлга чыкканчы юлдаш сораш, өй салганчы күршеңне сораш.
- Юлга чыксаң, юлдаш ал, яныңа җәүһәр таш ал.
- Юлга чыксаң, юлдашың үзеңнән яхшы булсын.
- Юлга чыксаң янып чык, иптәшеңне танып чык.
- Юлда тимерчегә очрасаң, сүзеңне урак-пычактан башларсың.
- Юлда кушылган юлдаш түгел.
- Юлдан кал, юлдаштан калма.
- Юлдаш тапмаган юлыннан язар.
- Юлдашлының юлы киң.
- Юлдашны юл аера.
- Юлдашның күбе яхшы, күбеннән бере яхшы.
- Юлдашы күпнең кулдашы күп.
- Юлдашы яманны яу алыр.
- Юлдашы яхшының улҗасы яхшы.
- Юлдашын ташлаган юлда калыр.
- Юлдашың белемле кеше булса, юл кыска булыр.
- Юлдашың начар булса, сиңа да йогар.
- Юлдашың яман булса, ерак йөреп төн катма.
- Юлдашыңа бүре булма.
- Юлдашыңның бер күзе сукыр булса, ике күзеңне йомып тор.
- Юлдашыңның югын табыш, табылса икеңә дә яхшы.
- Юлы булыр егеткә юлдан юлдаш кушылыр.
- Юньсезгә юлсыз юлдаш.
- Юрга менгән юлдашына карамас.
- Юргалы белән юлдаш булма, тинтәк белән авылдаш булма.
- Юргалы белән юлдаш булсаң, юлда калырсың.
- Ялгызга юл озак.
- Яман айгыр өерен яуга алдырыр, яман егет юлдашын дауга калдырыр.
- Яман юлдаштан ялгызлык яхшы.
- Яман белән юлдаш булсаң — ярга егылырсың, яхшы белән юлдаш булсаң —
малга юлыгырсың.
- Яман юлдаш башта ашыңны ашар, аннан башыңны ашар.
- Яман юлдаш яу булыр, бөтен эше дау булыр.
- Яман юлдаштан ерак бул.
- Яман юлдаштан кәкре таяк яхшырак.
- Яман юлдашың булса, яныңда пәкең булсын.
- Яманга юлдаш булсаң, җәзасын үзең күрерсең.
- Яхшы белән юлдаш булсаң шатланырсың, яман белән юлдаш булсаң
картаерсың.
- Яхшы белән юлдаш булсаң - эшең бетәр, яман белән юлдаш булсаң - башың
бетәр.
- Яхшы белән юлдаш булсаң җитәрсең син моратка, яман белән юлдаш булсаң
калырсың син оятка.
- Яхшы юлдаш юлга күндерер, яман юлдаш юлдан дүндерер.
- Яхшы юлдаш ярпайтыр, яман юлдаш картайтыр.
- Үз башыңны дауга бирсәң дә, юлдашыңны яуга бирмә.
- Үзең юаш булсаң да, юлдашың батыр булсын.
- Җәяүле атлыга юлдаш түгел.
- Ал тәгәрмәч кайдан йөрсә, арт тәгәрмәч шуннан йөрер.
- Алама көпчәк күп шыгырдый.
- Алгы көпчәк кайдан тәгәрәсә, арты шуннан тәгәридер.
- Алтын ияр атка тисә, алтынын ал да утка як.
- Арба ауса жир тигез күренә.
- Арба борылыштан алда шыгырдый.
- Арба булганчы, ат бул.
- Арба ватылгач, юл күрсәтүче күп булыр.
- Арба дуласа да алашаны уза алмый.
- Арба көпчәге дә бер эздән генә бармый.
- Арба утынга барырга ярамаса, үзе утынга ярый.
- Арба юлыннан чыкмас.
- Арбага утыр, көпчәккә уралма.
- Арбалы кеше ишеккә сыймас.
- Арбалыга Каргалы ерак түгел.
- Арбаны дегет тота.
- Арбаны — кыш, чананы җәй әзерлиләр.
- Арбаның алды-арты бер эздән барса, атка җиңел була.
- Арбаның яман жире юлның яман җиренә туры килгәндә беленә.
- Арбасы ватылгач елаган, аты үлгәч көлгән.
- Арбаңа карап йөк сал, атыңа карап юлга чык.
- Аркан ишсәң, бау булыр, арбаң-чанаң сау булыр.
- Арканны җепкә ялгамыйлар.
- Ат тапканчы ияр тап иярле атка атланыр.
- Атка ачу итеп тәртәне сындырмыйлар.
- Атка ияр йөк булмас.
- Ашыккан арба акрын тәгәри.
- Бавы бар дорба эленер, бавы юк дорба җирдә ятып калыр.
- Белмәгән көймәне җил алыр.
- Бер ияргә икәү атланып булмый.
- Бер көн арба көймәдә, бер көн көймә арбада.
- Биек көймә дулкыннан курыкмас.
- Буш арбаның дыңгыры күп.
- Буяулы ишкәктән чыпта җилкән артык.
- Бәләкәй тәгәрмәч алдан тәгәри.
- Ватыласы арба кырык көн алдан шыгырдый.
- Дагасының көмешенә мактанма, атыңның йөрешенә мактан.
- Дегет лагунын арбага таксаң хаҗга да бара*.
- Дегет чиләге арбага тагылып йөри йөри дә, барыбер ватыла.
- Дегеткә тамагы туймаса арба да шыңшый.
- Дүрт тәгәрмәч бергә әйләнгәндә генә яхшы.
- Зур корабка — киң диңгез *.
- Зур җилкәнне каты җил генә өреп тутыра ала.
- Ике койрыкчы бер көймәне батырыр.
- Ике көймә койрыгын тотып булмый.
- Ике көймә койрыгын учлаган кеше суга китәр.
- Ир коралы камчыдыр, кулда барда кадере юк.
- Ишә белгән агымга каршы ишкәк салыр.
- Ишә белмәсәң, көймәгә кермә.
- Ияр аркасы угылга калыр *.
- Йөгәнең булмаса, ат алма.
- Йөз тәңкәлек атың булсын, мең тәңкәлек чыбыркың булсын.
- Йөктән төшкән - югалган.
- Каекчы көймәчегә юл бирер.
- Каемы килсә, каек арбага менә.
- Каештан: «Ничә яшькә тикле чыдыйсың?» дип сорагач: «Минем яшемне
майдан сора», — дигән.
- Какшаган көпчәккә ышанып юлга чыкма.
- Кем арбасына утырсаң, шуның җырын жырла, кем чанасына утырсаң, аның
чаңын как.
- Кем арбасына утырсаң, шуның жырын жырларсың, һич булмаса аның көенә
сызгырырсың.
- Кемнең көймәсендә — шуның көендә.
- Кеше арба белән барганда син чана белән барма.
- Кеше чанасы белән шуарга яхшы.
- Кешеләрне көймәдә чыгарсаң, ярга җиткәнче чыгар.
- Кешенең юкәсен өзсәң, каешын да өзәрсең.
- Кыңгырауның эче буш.
- Кәкре көймә туры сәфәр.
- Көймә белән елганы кичеп булса да, туктатып булмый.
- Көймә ишкәнне ярдан карап тору җиңел.
- Көймә килсә — каек качар, катаргы килсә — көймә качар.
- Көймә коры җирдә кырык кешене күтәрә.
- Көймә турылыгына карама, юл турылыгына кара.
- Көймәгә менгәннең җаны уч төбендә, атка менгәннең җаны йөрәк төбендә
*.
- Көймәдә көймәче белән орышышма.
- Көймәле килсә, каеклы качар.
- Көймәнеке кичүгә.
- Көймәнең ныклыгы давыл чыккач беленә.
- Көймәсенә күрә ишкәге, гөбесенә күрә пешкәге.
- Көймәче су эчәсе килсә дә куркыныч түгел.
- Көймәң киң булганчы, күңелең киң булсын.
- Күчәрдәге көпчәкне тәртәгә такмыйлар.
- Көпчәк суга кем белмәс — кигиләре килешмәс.
- Майлаган арба тиз йөрер.
- Майламаган арба шыгырдый.
- Майламасаң каеш та өзелә.
- Майламыйча - арба, жайламыйча чана йөрми.
- Мең тәңкәлек атны өч тиен тормаган чыбыркы белән кыйныйлар.
- Начар көпчәк күбрәк шыгырдый.
- Олы дулкын күргәч тә ишкәкне кулыңнан ташлама.
- Ояңа карап канат как, дугаңа карап кыңгырау так.
- Тал дуга талдырып җигүгә яхшы.
- Тауга таба — майла, тау астына хет майлама, хет майла — көпчәк шулай
дип шыгырдый, имеш.
- Тибенгедән тир китмәс.
- Тимерле чана аумас, таш күперне су алмас.
- Тәгәрмәч әйләнгәндә күчәренә көч төшә.
- Тәртә дулап ат була алмый.
- Тәртәңне зиректән каерма — тиз сынар.
- Утырган арбаңнан бигрәк көпчәкләрен сакла.
- Хуҗалыкта иске аркан өзеге дә эшкә ярый.
- Чана төбе буш йөрми.
- Чананың, кая китсә дә, эзе билгеле.
- Чананың, табаны тузса да, кысасы кала.
- Чанасына күрә тәртәсе.
- Чыбыркы белән балта сабын сындырып булмый.
- Чыбыркының очы нечкә булыр.
- Эшләгән арба ватыла.
- Юкә өзсәң, каеш түләрсең.
- Юкәне нихәтле майласаң да, каеш булмас *.
- Ябу астында ял калыр, ял калмаса йон калыр.
- Яман арба юл бозар.
- Ярдан торып ишәргә өйрәтмә.
- Ярык көймә ярда ятыр.
- Әллә юкә өзелә, әллә каеш өзелә.
- Жепне җыйсаң, аркан була.
- Җилкәнгә карап җил исми.
- Җилкәне юк тал каек җилгә каршы баралмас.
- Алай тартсаң арба ватыла, болай тартсаң ат үлә.
- Аның тәртәсе кыска.
- Аның чанасы аумый.
- Арба күреп аягы аксады.
- Арба уалса утын, үгез үлсә — ит.
- Арбага таккан дегет чиләге булдың инде.
- Арбасы суга ауды *.
- Беребез арбадан, беребез чанадан сөйли.
- Безгә кайчан да көймә килми.
- Бәрә тәртәгә, тия чәркәгә.
- Дилбегәңне тыя төш.
- Дирбиясы төзек, кайдан тотсаң аннан өзек.
- Каеш биреп юкә алу.
- Көймәсе комга терәлгән.
- Күпер башында күчәр башлары эләгешкән *.
- Күпер башында тәртә очлары орынган.
- Озын аркан, киң тышау булып йөрмә *.
- Сөртмәгән арба кебек шыгырдый.
- Тезгенне кулдан ычкындыру.
- Тезгенне үз кулыңа алу.
- Тирескә ишмә, уңайга иш, бәреп бәбәген тиш.
- Тәгәрмәче шәп әйләнә.
- Тәгәрмәчкә таяк тыгу.
- Тәгәрмәчләре суга баткан.
- Тәртә арасына кертү.
- Тәртә аша сикерү.
- Тәртә башы белән орыну.
- Тәртә төртсәң, үсеп чыгарлык.
- Төпсез көймәгә утырту.
- Чанасының төбе тишек.
- Чигә чөй кагу *.
- Өзелмәс аркан, сүтелмәс төен булды *.
- Авызы кыек булса да, бай баласы «сөйкемле».
- Авызы кыек булса да, бай кызы кияү сайлар.
- Авызы кыек булса да, бай сөйләшсен.
- Аең-көнең уртак булсын, малың уртак булмасын.
- Азын капмый ярлы үләр, күбен йотмый бай үләр.
- Аз малың, күп куанычың булсын.
- Азапсыз килгән мал затсыз була.
- Ай бәгърем, вай бәгърем, малың беткәч юк кадерең.
- Акылсыз бай булудан акыллы ярлы булу артык.
- Акылсыз кулындагы мал тишек кесә шикелле.
- Артык байлык - башка имгәк.
- Арыклыктан ат үлмәс, ярлылыктан ир үлмәс.
- Ат азгыны тайга иярә, ярлы малы байга иярә.
- Ач кадерен тук белмәс, ярлы кадерен бай белмәс.
- Ачлыкта бай баласы алдан үләр.
- Бай артыннан бара-бара, бака ботын аерган.
- Бай ахыры вай.
- Бай бай өчен тырышыр, ярлы ярлыга булышыр.
- Бай байга багар, су сайга агар.
- Бай баласы байга охшар, бәйләнмәгән тайга охшар.
- Бай баласы бака булса да ярка.
- Бай баласы лайладай, ярлы баласы яркадай.
- Бай баласы унбишкә җитсә — баш, ярлы баласы утызга җитсә дә яшь.
- Бай баласы ярлы булыр *.
- Бай барда ызан сызма, түрә барда түргә узма.
- Бай белән бай бертуган.
- Бай белән даулашма, бүре белән талашма.
- Бай белән даулашма, көчле белән көрәшмә *.
- Бай белән дуслашма, көчле белән судлашма.
- Бай белән кода булсаң, телләнеп мазаңны алыр; ярлы белән кода булсаң,
теләнеп мазаңны алыр *.
- Бай белән куйның койрык төбе симез бар гаебен дә май каплый.
- Бай белән күрше тору сызлаган тешкә кәнфит ашаган кебек.
- Бай белән тилегә күк — муеннан, диңгез — тубыктан.
- Бай бикәсе бизәнер, бизәнер дә төзәнер.
- Бай бирәчәген мал белән, ярлы тир белән түли.
- Бай булганда барын бирмәс, ярлы кеше карап тормас.
- Бай булдым дип кабарма, ярлы булдым дип бөрешмә.
- Бай булсаң, барың белән битеңне сөрт, ярлы булсаң җиңең белән тиреңне
сөрт.
- Бай булсаң өрелмә, ярлы булсаң ярылма.
- Бай булуы авыр, әмма тук булу авыр түгел.
- Бай бөлгәнче кырык ел, ярлы баеганчы – кырык ел *.
- Бай бөлгәнче ун ел узар, ярлы баеганчы аягын сузар.
- Бай — дәрья, угъры - кашык.
- Бай, ертык киенсә дә, - бай.
- Бай ике булса, даулары дүрт була.
- Бай капкасы тимерле, өзә, йолка киемне.
- Бай каргышы ярлыга төшмәс.
- Бай кеше берне суйса, ярлы икене суяр *.
- Бай кешегә каберең якын булмасын.
- Бай кешедә нәфсе көчле була.
- Бай кешенең кызын алсаң, атасы-анасы белән мактаныр.
- Бай кешенең әтәче дә кубыз уйный.
- Бай киде — котлы булсын! Ярлы киде — каян алдың?
- Бай кунагы дерен-дерен, ярлы кунагы берәм-берәм.
- Бай көндез уттан, төнлә карактан куркыр.
- Бай мактанса бер йотлык, батыр мактанса бер уклык.
- Бай мактанса табылыр, юк мактанса чабылыр.
- Бай малны кызганганда, ярлы җанны кызганмый.
- Бай малын сөйләр, ярлы моңын сөйләр.
- Бай рәхмәтен ишеткәнче ярлының җаны чыгар.
- Бай сакалы көрәк кебек, ярлы сакалы чөй кебек.
- Бай, суярга бәрән тапмый, ярлының ялгыз бәрәнен сораган.
- Бай сүзе сүз - эт койрыгыннан төз.
- Бай табышын сөйләгәндә ярлы төшен сөйли ди.
- Бай тапса — кунакка, ярлы тапса — тамакка.
- Бай туза-туза, ярлының гомере уза.
- Бай түшәге ---- тигәнәк, ярлыныкы мамык *.
- Бай, ханга җитсәм, дияр; ярлы, байга җитсәм, дияр.
- Бай ярлыга мохтаҗ, ярлы акчага мохтаҗ.
- Бай ярлыга моңдаш булмас, бүре куйга юлдаш булмас.
- Бай ярлыдан көлгән, бер айдан үзе бөлгән.
- Бай, ярлыланса, ярлы хәлен аңлый; ярлы, баеса, сәламең дә алмый.
- Бай — ярлының азығы, ярлы — байның казыгы.
- Бай ярлының хәленнән ни белсен.
- Бай әдәмнән бәла дә куркыр.
- Бай өйдә ята, арты тирмән тарта.
- Бай өстендә яңа кием күрсәләр «мөбарәк булсын!» диләр, ярлы өстендә
күрсәләр «кемнеке?» диләр..
- Байга барымта юк, ярлыга карымта Юк.
- Байга бирәчәгең, ярлыдан алачагың булмасын.
- Байга бөлмәк әҗәл, фәкыйрьгә үлмәк әҗәл.
- Байга инанма, суга таянма.
- Байга кергәнче пайга кер.
- Байга көн дә бәйрәм, ярлының гомере хәйран.
- Байга мал ардаклы, ярлыга бала ардаклы.
- Байга мал арты белән керә.
- Байга мал бирү — диңгезгә су түгү.
- Байга сыенма.
- Байга сәлам әйт, ярлыга үзем барырмын.
- Байга ут кирәк булса, ярлының кулын соскы итәр.
- Байга файда, ярлыга — кайда?
- Байга хаҗәтеңне әйтмә.
- Байга ялынам дип, ярлының йөз сумлык хакы чыккан.
- Байга ялынганчы ике кулыңа ялын.
- Байга ярлы дус түгел.
- Байгыш туйганчы бер ашаса да баедым дияр.
- Байда күрсә: «Хакы күпме?», ярлыда күрсә: «Кемнеке?»
- Байда тиле күп була, байлык белән беленми.
- Байдан акмаса да тама.
- Байдан - бия, ярлыдан кәҗә.
- Байдан май тамса, ярлыдан тоз тамар.
- Байдан тау куркыр, ярлыдан куян да курыкмас.
- Байдан тияр, балдан тамар.
- Байдан хакымны алам дип, ярлы актык кәҗәсеннән язган, ди.
- Байлар ачны тук санар.
- Байлар байда, ике кулы майда, ярлыларга май кайда, кул ярыгына сөртсә
дә файда.
- Байлар бал эчкәндә ярлы су эчкән.
- Байлар кояшы жылытмый, яндыра гына.
- Байлар кыек сөйләсә дә туры күренер, ярлы туры сөйләсә дә кыек
күренер.
- Байлар туе яз була *.
- Байларга көн дә бәйрәм, көн дә туй, ярлыга көн дә хәсрәт, көн дә
уй.
- Байларның коймасы биек була.
- Байлыгын яшергән бөләр, авыруын яшергән үләр.
- Байлык аздыра, ярлылык туздыра.
- Байлык аерса, фәкыйрьлек кушар.
- Байлык акыл тудыра*.
- Байлык батырайта, ярлылык кәкрәйтә.
- Байлык белән акыл теләсә ни гаепне каплый, ярлылык белән наданлык аны
ачып ташлый.
- Байлык — бер айлык, ярлылык, «тота белсәң», — мәңгелек *.
- Байлык, бушлык, ялгызлык кешене аздыра, юлдан яздыра, тормышын
туздыра.
- Байлык бүген синдә кунак, иртәгә — миндә.
- Байлык зурлык түгел, юклык хурлык түгел.
- Байлык кадерен бөлгәндә, җанның кадерен үлгәндә белерсең.
- Байлык кешенең күңелен ташка, күзен акка әйләндерә.
- Байлык морат түгел, ярлылык оят түгел.
- Байлык ни дидермәс, ачлык ни жидермәс *.
- Байлык хәзинә җыюда түгел, булганны белеп тотуда.
- Байлык яраштыра, ярлылык талаштыра.
- Байлыкны җыйсаң мәшәкать, югалтсаң үкенеч.
- Байлыкның кадере беткәч беленер.
- Баймын диеп мактанма, ярлылык бар.
- Байны басып, ярлыны чәнечкән.
- Байны мал басар, ярлыны бала басар.
- Байны яманларсың, байга барырсың.
- Байны ярлы күтәрә.
- Байныкы базарлык, ярлыныкы - казанлык.
- Байныкы куенында, ярлыныкы -- күңелендә.
- Байның, авызы кыек булса да, сүзе туры.
- Байның алачагы күп, ярлының бирәчәге күп.
- Байның алды тар, арты киң.
- Байның алты йорты бар, бар булса да өе тар.
- Байның арбасы таудан тауга ашырыр, ярлының арбасы тигез җирдә
шашырыр.
- Байның ашы бал, ярлының ашы ут.
- Байның ашын байгыш кызганган.
- Байның баеганнан байыйсы килә.
- Байның бакыр казаныннан үзеңнең чуен казаның яхшырак.
- Байның бар малы ятар, ярлының барнагылы йөгерер.
- Байның бармагы үзенә кәкре.
- Байның башын бөгү кыен.
- Байның бер юклыгы булыр, ачның бер туклыгы булыр.
- Байның биек баскычы, менә алмыйдыр ач кеше.
- Байның бите туңганчы, ярлының «ите» туңган, ди.
- Байның бозавы, ярлының баласы кадерле.
- Байның бура төбендә дә бер икмәклек он була.
- Байның даны акыл күплеге белән түгел, алтын күплеге белән.
- Байның егылганы ярлының атка менгәне.
- Байның ишегеннән дә керә, тишегеннән дә керә.
- Байның ишек алдын саклаучы этләр үзеннән усалрак була.
- Байның килене булганчы, ярлы кызы булсамчы.
- Байның колы булганчы, ярлының улы бул.
- Байның кулы сынса — җиң эчендә.
- Байның кулы уйный, ярлының күзе уйный.
- Байның кызы бай кебек, өйрәнмәгән тай кебек, ярлы кызы, җан кисәгем,
йомарлаган май кебек.
- Байның көне ярлы белән.
- Байның күңеле малда.
- Байның малы иркә, ярлының улы иркә.
- Байның малы йөрсә, ярлының җаны йөри.
- Байның малы фәкыйрьнең каны.
- Байның малын аяма.
- Байның малын биргән, юкның көнен биргән.
- Байның малын саный-саный ярлының шәме янып беткән.
- Байның мең сарыгы арасында ярлының бер ятим бәрәнен бүре алган.
- Байның меңен күрмәсләр, ярлының берен күрерләр.
- Байның морҗасы кыек булса да, төтене туры.
- Байның мәчесе дә куян тота.
- Байның пычагы майда йөзә.
- Байның сыен бай күрер, ярлы хәлен ярлы белер.
- Байның тавыгы да юрга.
- Байның туе булса, ярлының туны тузар.
- Байның тәмле ашы — фәкыйрьнең канлы яше *.
- Байның түрендә, ярлының гүрендә.
- Байның түшәге баг мамык, ярлыныкы кырмавык.
- Байның чишмәсеннән су эчмә.
- Байның эче тәпәндәй, җилкәсе тумардай.
- Байның эше фәрман белән, юкның эше дәрман белән.
- Байның эше, ярлының көче.
- Байның «юкмын» дигәненә, ярлының «тукмын» дигәненә ышанма.
- Байның ялганы да дөрес.
- Бал — балчык, мал — кылчык.
- Барлы - барлы белән, ярлы — ярлы белән.
- Бары тигез бай да юк.
- Барын биргән — байга сан *.
- Бер байның йортында ике тычкан талашыр.
- Бер бөлгән ике бөлмәс.
- Бер ярлы кеше әйткән: «Бу ни гаҗәп, бай кесәсенә акча җырлап керә,
минем кесәгә елап керә дә, шундук дулап чыга», — дигән, ди.
- Берен җими ярлы үләр, меңен җими бай үләр.
- Берәү баеса, унау бөлә.
- Берәү мал җыя, берәү капчык тегә.
- Берәү этләнмичә берәү мал тапмый.
- Берәүгә - мал кайгы, берәүгә — баш кайгы.
- Берәүнең бөлүе - икенченең көлүе.
- Бетмәгән малдан өмет, чыкмаган җаннан өмет.
- Бирмәсә дә бай яхшы, җимәсәң дә май яхшы.
- Болытның кадере юк ай катында, фәкыйрьнең кадере юк бай катында.
- Бохарада малы барның карыны тук.
- Бушлай килгән мал булмас.
- Бушлай килгән мал бушлай китә.
- Бөлә башлаган байның эте дә чыгып кача.
- Гидай атка менсә: «Қайдан мендең?», бай атка менсә: «Котлы
булсын!»
- Гидай туйса, киң кияр.
- Гидай ырым итәр, ырымы кырын китәр.
- Дәүләт кадере беткәч беленер.
- Дәүләт күгәрчен.
- Дәүләт килгәндә җеп белән тартсаң да килә, киткәндә аркан белән дә
тотып булмый.
- Дәүләткә кызыкма, ярлылыкка боекма.
- Дөнья байлыгы дөньяда калыр.
- Дөнья малы ансат табылмый.
- Дөнья малы тозлы су: эчкән саен эчәсене китерә.
- Дөньяда мал жыймак — олы ташны биек тауга мендермәк.
- Еланның тәпиен күрмәссең, байның әпәен күрмәссең.
- Ерак җирдән кайткан мал кадерле була.
- Запас мал эчне тишми.
- Зәхмәтсез мал җыймаслар.
- Ике бай арасында бер ярлы байый, имеш.
- Илдә бәйрәм: байда- мәйдан, ярлыда әйрән.
- Илдән биздергән дә мал, җиһан гиздергән дә мал.
- Иске бай кызганчак булса, яңа бай мактанчык була.
- Иске байдан йорт калмас, яңа байдан чүп калмас.
- Иске байның бөлгәне, яңа байның көлгәне.
- Исрафчан бай ярлы булыр.
- Ишле байгыш байны басар.
- Иясез мал йөгәнсез ат.
- Кадерен белмәгән байлыктан кадерен белгән ярлылык артык.
- Казгансаң - мал табыла, йөрәккә кан савыла.
- Кайткан малда бәрәкәт бар.
- Камчы белән бай, үлем белән ходай.
- Кар башын кар ашый, ярлы башын бай ашый.
- Каршыда бай булса, языгы ярлыга.
- Кесәгә хәрәкәт, малга бәрәкәт.
- Кесәңдә малың булмаса, телендә балың булсын.
- Кеше байлык өчен түгел, байлык кеше өчен.
- Кеше малы белән мактанма.
- Кешенең юлдан чыгуы: берсе малга кызыгу, икенчесе теленә салыну.
- Кинәт баеган кешегә күрше йорты кетәк булып күренә, ди.
- Китәсе мал китмичә, киләсе мал килмәс.
- Китәсе малның киртәсе юк.
- Киңчелек булмый тиңчелек булмый.
- Көн күрмәгән көн күрсә, көндез чыра яндырыр; мал тапмаган мал тапса,
кешене күзгә алмам, дир.
- Көчеңә бийәнмә, байлыгыңа куанма.
- Күләгәсе юк таудан биз, файдасы юк байдан биз.
- Мал - бавыр ите.
- Мал белән бала - дөнья зиннэте.
- Мал белән товар иясен табар.
- Мал бетерү бет үтерү, мал табу - борча тоту.
- Мал бирмәк — жан бирмәк.
- Мал бөртекләп җыела.
- Мал гарипкә тансык.
- Мал иясе — таз торна.
- Мал кырау, баш катау.
- Мал малга җиткәнче газраил җанга җитәр.
- Мал табылмый ял табылмас.
- Мал тапкан мал таныр.
- Мал тапканны мактама, тота белгәнне макта.
- Мал өчен үз жанын аямаган - кеше җанын аямас.
- Мал үтеп барышлый ял итәргә туктаган юлчы.
- Мал җыярга йөз ел, таратырга ярты көн.
- Маллы белән даулашма.
- Маллының малына каза, малсызның башына.
- Малны бетерергә тәүфыйк кирәкми.
- Малны күпме жыйсаң да, үзең белән теге дөньяга алып китә
алмассың.
- Малны мал таба.
- Малны таба белмәгән тота да белмәс.
- Малны табуы бер кыен, тота белү — ике кыен.
- Малны тапкан баксын, утынны чапкан яксын.
- Малны тота бел, ашны йота бел.
- Малны шайтан бирер, алла алып калыр.
- Малсыз булганчы жансыз бул.
- Малсыз кеше канатсыз лачын шикелле.
- Малы азның гаме аз.
- Малы барның җаны бар, малы юкның җаны юк.
- Малы бернең җаны бер.
- Малы беткән кешенең эте өрүчән, аты йөремчән була.
- Малы күпнең хисабы күп.
- Малы юкның вафасы юк.
- Малының рәхәтен күрә белмәгән бай көн дә ярлы.
- Малың булса, утыртырлар уртага, малың булмаса, каптырмыйлар шурпа
да.
- Малың булса — хәлең булыр, хәлең булса — малың булыр.
- Михнәтсез тапкан мал исәпсез китәр.
- Насыйп мал иясенә кайта.
- Сорама байдан, сора шәфкатьледән.
- Табылдык малга ия күп.
- Табылмаган мал тау чаклы.
- Тапканыңа куанма, жуйганыңа елама.
- Тапмаган малга ышанып, кулдагын бетерү ахмаклык.
- Тау билгесе таш белән, бай билгесе аш белән.
- Түләүсез малның кадере булмый.
- Уртак малны эт җыймас.
- Файдасы юк байдан киң күңелле ярлы артык.
- Фәкыйрьлек гаеп түгел, ялкаулык гаеп.
- Фәкыйрьнең дусты кояш.
- Фәкыйрьнең күңеле тулы, кесәсе буш.
- Хатын белән хатын талашса, яшьлеге белән картлыгын әйтер; бай белән
ярлы талашса, барлыгы белән юклыгын әйтер.
- Хисаплы мал жуелмас.
- Хисаплының малы исәпле.
- Хәләл мал кире кайта.
- Хәрәм малның хәере юк.
- Чыгасы мал чыкмыйча, керәсе мал керми.
- Чыгасы малга иясе яучы.
- Эзләгән корт бал табар, эшләгән кеше мал табар.
- Юк кешенең акчасын усал товар бетерер.
- Юк әзерләп җиткергәнче бай ашап туя.
- Ябага тайның бете ачы, ярлы кешенең теле ачы.
- Ябагайга ябага тай.
- Яз киярен кыш кигән ярлы каян баесын.
- Яман әдәмгә мал төшсә, якынын танымас.
- Яр җимерелсә җәен үләр, яла ябылса ярлы үләр.
- Ярлы ат менсә: «Кем аты?», тун кисә: «Кем киеме?» — диярләр.
- Ярлы баеганчы бер гомер, бай бөлгәнче бер гомер.
- Ярлы, баеса, каты басар.
- Ярлы — башы белән, бай кесәсе белән уйлый.
- Ярлы башын тырнап елаганда, бай корсагын сыйпап җырлар.
- Ярлы беләгенә ышаныр.
- Ярлы белән барлы бер җиргә сыешмый.
- Ярлы булсаң да вай, бай булсаң да вай.
- Ярлы булсаң да гарьле бул.
- Ярлы булсаң, туеңны гаеттә яса *.
- Ярлы булсаң, турылыгың байлык.
- Ярлы булыр кешегә казалы мал тап булыр.
- Ярлы булырга акча кирәкми.
- Ярлы кесәсендәге бер тиен «байга китәм!» дип, баш күтәргән, имеш.
- Ярлы кесәсенә кергән акча шешәгә кергән чебен кебек дулый, ди.
- Ярлы кеше акчасы торна булып кычкыра.
- Ярлы кеше акчасын яман товар бетерер.
- Ярлы кеше белән кода булганчы, бай кеше белән барымталы бул.
- Ярлы кеше – зарлы кеше.
- Ярлы кеше, кулына ярым акча керсә, ярдан сикерә.
- Ярлы кеше чирле кеше.
- Ярлы кеше — ябага ат: кеше күзенә ямьсез күренер.
- Ярлы кеше ямана да куана, бай кеше байлыгына таяна*.
- Ярлы кеше ярык чүлмәк.
- Ярлы кешегә юлга чыгу билбавын бәйләү генә.
- Ярлы кешенең ашы булса, салырга савыты булмый.
- Ярлы кешенең итәгенә салсаң бодае чәчелә.
- Ярлы кешенең тамагы да янчыгы.
- Ярлы киеме бер булыр, бер булса да мул булыр.
- Ярлы көне — ялыныч.
- Ярлы малы ярдан очар.
- Ярлы тавык ашаса — яки тавык хәстә булган, яки үзе хәстә булган
булыр.
- Ярлы тапканда, бай сагынганда.
- Ярлы уйга бай булыр.
- Ярлы хәлен бай белмәс, чирле хәлен сау белмәс.
- Ярлы юеш күлмәген өстендә киптерә.
- Ярлы ямаган да куанган, бай ясанган да бизәнгән.
- Ярлы ярма тапкан, кая куйса шунда аккан.
- Ярлы үлгәндә мулла гел авыру була.
- Ярлыга арыш икмәге дә шикәр.
- Ярлыга пылау да аш.
- Ярлыга унда да яр, сулда да яр.
- Ярлыга ялынма, байга сыенма.
- Ярлыда: «Такта чәем, якты чыраем», байда: «Бөртек чәем, төртеп
эчерәем».
- Ярлылык, оят булмаса да, — бәхет түгел.
- Ярлылык, сине кайтаен, жандай дуска ят иттең; карыйлык, сине кайтаен,
әйтер сүзгә мат иттең.
- Ярлылык яман китерә, азгынлык иман бетерә.
- Ярлылыкны ямау белән генә каплый алмассың.
- Ярлылыкның азы да күп.
- Ярлылыктан яхшы нәрсә юк, ятып ашар аш булса.
- Ярлылыктан ачы җимеш юк.
- Ярлының, аты булса, печәне булмый, печәне булса, аты булмый.
- Ярлының байга ялынам дип йөз сумлык хакы чыкты.
- Ярлының бәйрәме яңа күлмәк кигәндә.
- Ярлының дәрманы юк, байның вөжданы юк.
- Ярлының кара бодаен күсе ашагач, ышанмаганнар, байның сука тимерен
ашаганга ышанганнар.
- Ярлының кесәсенә акча ыңгырашып керә, җырлашып чыга, ди.
- Ярлының кәҗәсе ялгыз бәти китерер.
- Ярлының уты якты янар.
- Ярлының утыны юк икәнен кар каян белсен.
- Ярлының ярты калачы булса, ятып йокысы килмәс.
- Ярлының ястыгы җир, юрганы болыт.
- Ятимгә ярты кашык, ярлыга ярык кашык.
- Өч көн яшәсәң дә мал кирәк.
- Үз малыңны азсынма, кеше малын күпсенмә.
- Үзең тапмаган малның кадере булмас.
- Үзең тырышып тапмасаң, ата малы бер айлык.
- Үкереп килгән дәүләт кычкырып китәр.
- Үлгән дә үлгән, бөлгән дә үлгән.
- Үлегә дә мал кирәк, терегә дә мал кирәк.
- Жан карендәш булса да, мал карендәш түгел.
- Жан көче белән тапкан мал жаннан газиз.
- Һәлак булыйм дисәң, я мал җыйна, я надан кал.
- Һәр кешедән берәр жеп - фәкыйрьгә күлмәк була.
- Ашау-эчү байларча, өстә кием юкарак.
- Бай баесынга түгел, кояш баесынга *.
- Бай-бай итсен, байлар итсен, көтү көтсен, йон тетсен.
- Бай бул, тегермән сал, онны сатып ал.
- Бай булсын, абзары тулы тай булсын, ул тайларны симертсен, абзарларын
җимертсен.
- Бай булып күргәнем юк, ярлы булып үлгәнем юк.
- Бай узганда бүрек салган, ярлы узганда көлеп калган.
- Байлыгыбыз бик көчле: бер көянтә, бер шөшле.
- Байлык зур, олтан каты.
- Байлык куәтле, фәкыйрьлек белән генә беленми.
- Байлыкка чама юк, җигәргә чана юк.
- Без бөлгәннән кем көлгән.
- Безгә куркыныч түгел: бөләсе юк, байыйсы гына бар.
- Бездә Әндри казнасы юк.
- Болай да ярлы, өстенә кабырганы сындырдым.
- Быел итек бастырдым, ул да булды тездән үк, без бай дип үк
мактанмыймын, икмәк бетте көздән үк.
- Кыш ач, җәй ялангач.
- Ни тапты — шуны капты.
- Шайтан ярлы, без бай.
- Я дәүләт башка, я козгын кашка.
- Ярлы башым гарьле башым.
- Ярлылыкның солын алдык байдан артык торабыз.
- Ятыш-торыш байларча, өстә-башта юкарак.
- Әтрәк-әләм, чүп салам.
- Үзе ярлы, йөзе якты.
- Бар - бакыр, юк — алтын *.
- Бар барын әйтер, юк зарын әйтер.
- Бар - барынча, юк — хәленчә.
- Бар башын сыйлый, юк яшен.
- Бар булсаң ашма, юк булсаң шашма.
- Бар булсаң юкмын димә, юк булсаң тукмын димә.
- Бар вакытта ят яхшы, юк вакытта үз яхшы.
- «Бар» дигән сүз бал күк татлы, «юк» дигән сүз әйрән күк ачы.
- Бар нәрсә балдан татлы.
- Бар нәрсәнең зыяны булмый.
- Бар нәрсәнең кадере юк.
- Бар сөештерер, юк төештерер.
- Бар тырышкак, юк орышкак.
- Бар янында бар яхшы, май янында бал яхшы.
- Бар өстенә бар - май өстенә бал.
- Бар өстенә бар сыяр.
- Барга бәла күренмәс.
- Барга бәрәкәт кунган, юкка чебен кунган.
- Барда -- каксык, юкта - таксык.
- Барда капчык, юкка — тансык.
- Барда кыйбат беленми, юкта эзләп табылмый.
- Бардан бал тамар.
- Бардан юньчел артык.
- Барлы ярлы булмый.
- Барлык сөйдерә, юклык көйдерә.
- Барлык та өйрәтә, юклык та өйрәтә.
- Барлык тар иткән, юклык пар иткән.
- Барлык тырыштырыр, юклык орыштырыр.
- Барлык яраштырыр, юклык талаштырыр.
- Барлык ярәштерә, юклык чәкәштерә.
- Барлык өйрәтә, юклык йөдәтә.
- Барлыкның соңы белән юклыкның соңы бер.
- Барлыкта тарлык юк, киңлектә кимлек юк.
- Барлының базары янында.
- Барны юкка чыгарган юкны бар итмәс.
- Барның акылы табыла, юкка гына һөнәр юк.
- Барның бары да бар, юкның өе дә тар.
- Барның барлыгы тияр, юкның тарлыгы тияр.
- Барның биргәнен алырсың, юкның ниен алырсың.
- Бары белән байсымак.
- Бары белән бәйрәм булыр.
- Барына — барча, югына юкча.
- Барына — бәрәкәт.
- Барына канәгать кыл, югына сабыр ит.
- Бер югыңны бар итим дигәнче, бер барыңны юк итәсең.
- Бер юк бер юкны таба.
- Бернәрсәсе юкның югалтудан кайгысы юк.
- Берсе булса, берсе булмый.
- Булган әйбер тамагына сорамый.
- Булса булсын, булмаса корсын.
- Булса һәркем тук, юкка чара юк.
- Булыр-булмаска ышанма, кулыңа төшкәннән аерылма.
- Булыр-булмасныкы тулыр-тулмас калыр.
- «Булыр»дан «юк» артык.
- Запас эчне тишми.
- Ни юк булса, шул тансык.
- Ничә барлар юк булган, ничә юклар бар булган.
- Сусыз җирдә балык тормас, юксыз җирдә дәүләт тормас.
- Тар булса да, бар булсын.
- Хәлле кеше - — хәленчә, барлы кеше - барынча.
- Хәлле хәленчә, юк — дәрманынча.
- Юк бар булмас, киң тар булмас.
- Юк булганчы чүп бул.
- Юк дип көенмә, бар дип сөенмә: бардан юк булыр, юктан бар булыр.
- Юк дип җиргә кермә, бар дип күккә очма.
- «Юк» дисәң югаласың, «бар» дисәң уңаласың.
- Юк кадерен бар белмәс, ач кадерен тук белмәс.
- Юк ялганчы итә.
- Юкка кем булса да тук.
- Юкка син дә тук, мин дә тук.
- Юкка суд та юк.
- Юкка төшкәнче утка төш.
- Юкка һәркем юмарт.
- Юклык таштан каты.
- Юклык юмарт ирнең кулын бәйли.
- Юклык өйрәтә, байлык боза.
- Юклык җәясен саттырыр.
- Юклыкка йөгерек тә җитә алмый.
- Юкны кирәк таптыра, актык атны саттыра *.
- Юкны юк итсәң, бар булыр.
- Юкны юкка кушканнар, тагын юк чыккан.
- Юкның аты юк *.
- Юкның бер дәрте бар, барның - мең дәрте.
- Юкның колагы сак *.
- Юкның күңеле юрга теләр.
- Юктан бар булган кеше менәргә тау тапмас, бардан юк булган кеше
керергә тишек тапмас.
- Юктан бар булган — тәңре илә тиң булган, бардан юк булган үлем илә тиң
булган.
- Юктан бар булыр, бардан бал булыр.
- Үзеңдә юк - үзгәдә юк.
- Һәр нәрсәнең бар чагында кадере юк.
- Бар булсаң күрә алмас, юк булсаң бирә алмас.
- Бар да әзер: камыт Казанда, арба базарда.
- Бар дигән даны бар, каткан-коткан туны бар.
- Бар чагында бал да май, юк чагында кыты да мыты.
- Бар чагында бүре күк, юк чагында шүре күк *.
- Бар чагында порам, юк чагында алай да торам.
- Бар чагында ун ашамаган, юк чагында күршегә чыкмаган.
- Барга сөенми, юкка көенми.
- Бары бергә, югы уртак.
- Бары-югы бәрабәр.
- Барын-югын белмидер, бал телидер күңелем.
- Барына шөкер, югына төкер.
- Барында — бәйрәм, югында — әйрән.
- Булганда «мияу» ди, булмаганда «сийау» ди.
- Булганнан булмавы артык.
- Булса — бохарый, булмаса - сохарый.
- Булыр-булыр — «булыр»ның уңган елы быел.
- Синең бар булганың минем юк булганым.
- Югын бар итү, барын бал итү.
- Юк шөкергә тук шөкер.
- Юкны бушка бушату.
- Юктан гына кодагый.
- Юктан юкамыш пешерү.
- Агачак кан тамырда тормый, чыгачак акча янчыкта тормый.
- Ак акча кара көн өчен.
- Акча аккош: муенын суза да оча.
- Акча акчаны таба *.
- Акча алача түгел, өйдә суга алмассың.
- Акча байныкы, янчык тайныкы.
- Акча бакчада үсми.
- Акча бакыр, санарга такыр.
- Акча барда бар да дус та, бар да яр *.
- Акча башны ашый.
- Акча белән җүләр дә байый.
- Акча белән шайтанны да мәчеткә кертеп була.
- Акча беткәч, ахмак та кесәсен карый.
- Акча булса, гакыл табылыр.
- Акча гарипкә тансык.
- «Акча» дигәнне чукрак та ишетә.
- Акча калада кала.
- Акча кадере - беткәч беленер.
- Акча кадерен бай белер.
- Акча кесәдә түгел, башта.
- Акча кешегә акыл бирә.
- Акча кешене кешегә ят итә.
- Акча кешене сикертә *.
- Акча кошы кулдан төшми, кулдан-кулга оча.
- Акча, кысып тотсаң үлә, йомшак тотсаң очып китә.
- Акча күн ягы белән килә, иләк ягы белән китә.
- Акча күргәч күзең тонмасын.
- Акча күрсә, фәрештә юлдан таяр.
- Акча күңел аздыра.
- Акча көчсезгә көч, телсезгә — тылмач.
- Акча, ничек килсә, шулай китәр.
- Акча санаганны ярата.
- Акча санаудан туймый, ди.
- Акча - санаулы, акчалы ---- танаулы.
- Акча саранны таный.
- Акча тапканчы исәп тап.
- Акча тау аркылы юл сала.
- Акча таш астында, таш аждаһа башы астында.
- Акча таш кистерә.
- Акча тиеңнән, сарык бәрәннән үсә.
- Акча чыкканны ир тоймас, тир чыкканны тире тоймас.
- Акча чыкмый, акча керми.
- Акча эт түгел хуҗаны танымый.
- Акча өчен мулла да намаз боза.
- Акчага арыслан сөте дә табып була.
- Акчага мохтаҗ кешегә акыл өйрәтмә.
- Акчага сат, акчага сатылма.
- Акчалы сайланыр.
- Акчалының кулы уйный, акчасызның күзе уйный.
- Акчалының эше күп, бакчалының ашы күп.
- Акчалының жаны ике, акчасызның — бер *.
- Акчаны берәү дә суга атмый.
- Акчаны зурлыйм дип үзеңне хурлама.
- Акчаны табуы мең бәла, саклавы ике мең бәла.
- Акчаны тоту рәхәт, калдыгын санау кыен.
- Акчаны чөйгән саен кошлы ягы төшмәс *.
- Акчаны, юлдан тапсаң да, санап ал *.
- Акчаны юләр дә таба, аны тота белергә кирәк.
- Акчаның башы - аһ, соңы - чаһ.
- Акчаның дуслыгына ышанма, авыргач та сине ташлый.
- Акчаның күзе юк.
- Акчаның күзенә ак төшкән.
- Акчасы акның йөзе ак.
- Акчасы барның сүзе уң, акчасы юкның сүзе соң.
- Акчасы булса, букчасы булыр.
- Акчасы күп залим кеше, акчасы юк — галим кеше.
- Акчасыз торып була, икмәксез торып булмый.
- Акчасыз эш пешми, ярмасыз бәлеш пешми.
- Акчасыз ялга туймас, акчалы йокыга туймас.
- Акчасызның кулы кыска.
- Акчасын биргәннең сыбызгысы уйнар.
- Акчаң беткәнгә кайгырма, көчең белән эшең бетмәсен.
- Акчаң булмаса, кесәң ертыклыгыннан ни зыян.
- Акчаң булса бер букча, җан тынычлыгы юк ла.
- Акчаң булса, тота бел.
- Акчаң булса сөярләр, акчаң беткәч төярләр.
- Акчаң киттеме дип сорамыйлар, эшең беттеме дип сорыйлар.
- Алты акчам бар ат алырмын, җиде акчам бар — жир алырмын.
- Алтын азса, җиз булыр.
- Алтын ачкыч ачалмаган йозак юк.
- Алтын бик кечкенә - байлар янчыгында, бакыр бик зур - хәерчеләр
капчыгында.
- Алтын гомер торса да төсен югалтмый.
- Алтын дип язган акылыннан язган.
- Алтын зур булмас, тәмле күп булмас.
- Алтын кечкенә булса да, кадере зур.
- Алтын кешене эзләми, кеше алтынны эзли.
- Алтын киткәч, акыл бирүче күп.
- Алтын ком арасында ятыр.
- Алтын кулны пычак кисмәс.
- Алтын-көмеш күп җирдә фетнә чыга.
- Алтын-көмеш җирдә ятмас.
- Алтын кыйммәтен сарраф белер.
- Алтын күзнең явын ала.
- Алтын күп булса да ашарга ярамый.
- Алтын пычракка төшсә дә бәһасен жуймас.
- Алтын сарысы сарыга сабыштыра.
- Алтын тоткан алтынны таныр, күрми күргән җизне дә алтын санар.
- Алтын туфракка аралаш чыгар.
- Алтын төпкә бата, тирес өскә калка.
- Алтын чүплектә дә ялтырый.
- Алтын чермәс, дау армас.
- Алтын чыккан җирендә кадерле.
- Алтын чәчсәң, алтын урырсың.
- Алтын юкта җиз дә ныграк ялтырый.
- Алтын янында тимер дә ялтырый.
- Алтын әдәмнең акылын алыр.
- Алтын өстенә акыл ике алтын.
- Алтын үзе чермәсә дә күп башларны чертә.
- Алтын җем итә, табынганны җен итә.
- Алтынга бакыр катыштырсаң бозарсың.
- Алтынга исе киткән - акылыннан читкә киткән.
- Алтынга табынган акылдан абынган.
- Алтында тузан тормас.
- Алтынны пычракка буяу белән кадере китмәс.
- Алтынны саррафтан сора, җәүһәрне коемчыдан.
- Алтынны таштан эзлә, акылны баштан эзлә.
- Алтынны тимер таба.
- Алтынны тота белмәгән җиз итәр.
- Алтынны тоткан кеше генә таный.
- Алтынның бөтен кадере дә аның аз булуында.
- Алтынның кулда барда кадере юк.
- Алтыны барда җүләрне дә акыллы диләр.
- Алтының булса, көмешең табылыр.
- Барнагыл да барнагыл дип, Барнаулга бармагыл.
- Бер тиен акча белән мунча салып булмый.
- Бер тиен бер акча, ике тиен күп акча.
- Бер тиен кергән баеган, бер тиен чыккан бөлгән.
- Бер тиенне күпме шомартсаң да алтын булмый.
- Бер тиеннең бәясен белмәгән бер тәңкәне күрмәс.
- Берәү акча таба, берәү янчык тага.
- Берәү акча жыя, берәү капчык тегә.
- Бию белмәс саз сайлар, акчасы юк кыз сайлар.
- Бу дөньяның хурлыгы — бар да акча юклыгы.
- Бәла башы бер акча.
- Дөнья куласасы акча көче белән әйләнә.
- Ике тиен чыгармый бер тиен кермәс.
- Ишек йөрткән тупсадыр, эшне йөрткән акчадыр.
- Кесәдә бер тиен дә югында әлбә ашыйсы килә.
- Кесәңдә йөз мең булса, әтәчкә атланып очып була.
- Кешенең мең тәңкәсеннән үз бер тиенең яхшы.
- Кулыңа төшкәнче акчаны әрәм итмә.
- Мал колыннан үсә, акча - тиеннән.
- Патша акчаны үзе суктырса да җиңә алмый.
- Сары алтын өчен кара күз чыккан.
- Саф алтынга төшеп калу куркыныч түгел.
- Тамчы-тамчы күл була, тиен-тиен сум була.
- Телләнең тезгене юк, нократның нуктасы Юк.
- Тиген килгән тәңкәдән тир чыгарган тиен артык.
- Тиен — агачтан агачка, тиен кулдан-кулга сикерә.
- Тиен тәңкәне саклый.
- Тиен тәңкәне җыя, тәңкә тиенне жуя.
- Тирләмичә акча табылмый.
- Тишекле тәңкә җирдә ятмас *.
- Тотарга акчаң булсын, алырга мал табылыр.
- Фәлән җирдә алтын бар, барсаң бакыр табылмас.
- Хәерсез бер тәңкәдән хәерле бер тиен артык.
- Хәрам акча кесә тишә.
- Чын алтын уттан курыкмый.
- Эш акчада, гөл бакчада.
- Юк акчага янчык текмә.
- Юк бул, ярлы бул, кулыңда акчаң булсын *.
- Явым белән җир күгәрер, акча белән ир үңгәрер.
- Үз акчасы булмаган кеше кесәсендәген санар, ди.
- Һәр ялтыраган алтын түгел *.
- Акча бездә бер букча, ефәк бездә мунчала.
- Акча бездә күп түгел, кирәгенә юк түгел, килә тора, китә тора,
кирәгенә җитә тора.
- Акча безне тапмый, без акчаны табабыз.
- Акча керсә, уч табанын үбүчән.
- Акчам юк — акылым юк.
- Акчасын биргән, патшасы үлгән.
- Анда акча бетсә, коеда су бетәр.
- Ат башыдай алтын бирсәләр дә кирәкми.
- Бакча җимеше түгел, акча җимеше.
- Безгә ике тиен бер акча.
- Бездәге акчаны тавык та чүпләп бетермәс.
- Бер акчага йорт та ала, сыер да ала, дөягә дә күз сала.
- Бер тиен биреп сөйләтеп булмас, ике тиен биреп туктатып булмас.
- Бер тиен белән керәләр, ярты тиен белән чыгалар.
- Бер тиен өчен җан сата.
- Ике тиен — бер акча, аңардан да сдача.
- Иске бер тиен кебек ялтырау.
- Иске бер тиендәй чәчрәп чыгу.
- Күзеңә кырып салырга сукыр бер тиен дә юк.
- Сиңа биргән акчаны багор белән су төбеннән эзләргә.
- Тишекле бер тиен кебек әйләнеп кайту.
- Хәзинә таптым чүпкә аттым, алтын таптым - бакырга алмаштым.
- Хәзрәтеңә хәзер акча, җитмәгәненә бакыр акча.
- Үз бер тиене бер тиен.
- Авызга килгән сүз арзан, авылга килгән бүз арзан.
- Аз файдадан күп зыян.
- Акча сезнеке, мал — безнеке.
- Акчасыз базарга барганчы, кәфенсез гүргә кер.
- Аласы әйбер алтын булып күренер.
- Алган нәрсә алган, алмаган нәрсә ялган.
- Алган нәрсә алганда кала.
- Алдың — оттың, саттың йоттың.
- Алтмышныкы бетә, алтыныкы кала.
- Алтыга алып бишкә сат, атың булсын сәүдәгәр.
- Алу өйрәтми, сату өйрәтә.
- Алучы юк — сатучы нишләсен, сатучы юк алучы нишләсен.
- Алучы яхшыны сорый.
- Алып үкенгәнче, сатып үкен.
- Алырга барсаң, бар да «рәхим ит», сатканда берәү дә әйләнеп
карамый.
- Алышу алдашу.
- Арзан алдым дип мактанма, акчамны әрәм иттем дип мактан.
- Арзан зарарсыз булмас, кыйммәт файдасыз булмас.
- Арзан товар кыйммәткә төшә.
- Арзанның бер сәбәбе була, кыйммәтнең бер хикмәте була.
- Арзанның буявы тиз уңа.
- Арзанның күбеннән асылның азы артык.
- Арзанның шурпасы татымас.
- Асламчысыз базар булмый, ясамыйча товар булмый.
- Асыл товар зур булмас.
- Асыл товарны мыскаллап кына саталар.
- Базар акчаны ярата.
- Базар арзан булса, алучыдан оят кача; базар кыйммәт булса, сатучыдан
оят кача.
- Базар арка-җилкәңне язар.
- Базар барда малың сат, бәхетеңә күрә табыш тап.
- Базар керткән баеган.
- Базар уртак, бәхет башка.
- Базар юлына үлән үсмәс.
- Базарга бай барса - мал алыр, ярлы барса — чабата алыр.
- Базарга барасың куанып, кайтасың юанып.
- Базарга бармас борын хәлвәсен кабып карама.
- Базарга барсаң баш аша, ашамасаң таш аша *.
- Базарга чыксаң, күзең үзеңдә булсын.
- Базарга һәркем барыр, үзенең кирәген алыр.
- Базарда атаң белән анаң гына юк.
- Базарда ике тиле: берсе сатучы, берсе алучы.
- Базарда һәркем үзенекен сөйләгәнгә, тавыш бетми.
- Базымсыз базар бозар.
- Бар җирендә бал арзан.
- Башта кесәңне кара, аннан сатулаш.
- Бер алучы өчен кибет ачмыйлар.
- Бер башыңа базар корма.
- Бер булсын, берәгәйле булсын.
- Бер кеше килмәгәннән базар тукталмый.
- Бизмән теле бер генә *.
- Бизмән туры булганга бер генә телле.
- Бизмән җансыз булса да, һәркемне ышандыра.
- Биш чыкмый, алты керми.
- Бишкә урын бар, бергә урын юк.
- Бәясе арзан дип кирәкмәгән әйбер алма.
- Гаделлек белән сәүдә ит, җитезлек белән файда ит.
- Зарар күрмичә файда күреп булмый.
- Зарар файдадан соң йөрер.
- Зыян күргән җиреңнән файда көтмә.
- Игенем күп булды дип куанма, базарың булсын.
- Ике бер урынында, бер юк урынында.
- Ике булганчы бер булсын да берәгәйле булсын.
- Ике сигез уналты икәнне кем дә белә.
- Ике сыңар — бер пар.
- Ике ярым бер бөтен.
- Икене бергә сана, берне юкка сана.
- Икенең бере игезнең сыңары.
- Иртәнге сәүдә - сәүдә, кичке сәүдә гауга.
- Исәп — кырык сигез кисәк.
- Исәбенә күрә хисабы, килесенә күрә кисабы.
- Исәп-хисапсыз колхоз йозаксыз амбар.
- Исәпкә кермәсә, хисапка кермәс.
- Исәпленең малы төгәл.
- Ит күрсәтеп үпкә сатып булмый.
- Итек кисәң кунычы кала, сату итсәң — бурычы кала.
- Итә белмәсәң сату чыгар эчеңә кату.
- Йөктә җиңел, бәядә авыр.
- Кәбабен-шәрабен — өф-өф, исәбен-хисабын - ах-вах.
- Кара бай- терлек бәясен, теллә бай теллә бәясен сөйләр.
- Кая барсаң да, аршын дүрт сөям.
- Кергән файда, чыккан зыян.
- Керем бар җирдә чыгым бар.
- Кибет сатмый, егет сата.
- Кирәкмәгәнне алсаң, кирәгеңне сатарсың.
- Кирәкмәсне алсаң, кирәгеңә зар булырсың.
- Кирәкнең кыйммәте юк.
- Куйны курадан, ашлыкны бурадан сат.
- Куркак сәүдәгәр файда күрмәс, зарар да күрмәс *.
- Куркып сәүдә иткән файда итмәс.
- Куян базарга үзе килмәсә, тиресе килә.
- Кыйбат ташның авырлыгы юк.
- Кыйммәт булса хикмәте бар, арзан булса гыйльләте бар.
- Кырылмаса - кырык булыр, өзелмәсә — йөз булыр.
- Кәҗә талга туймас, сәүдәгәр малга туймас.
- Мал табылыр, исәп кирәк.
- Малны алганда ялгыз да алып була, сатканда әти белән дә сатып
булмый.
- Малны күрсәтеп саталар.
- Малсыз базарга бару — кәфенсез мазарга бару.
- Малың алтын булганчы, базарың алтын булсын.
- Малыңның бәһасен белмәсәң, базарга чыгарма.
- Никадәр санасаң да, йөзнең яртысы илле.
- Нишләтсәң дә, ике җирдә ике дүрт була.
- Нәрсә арзанланган саен алучының инсафы китә, нәрсә кыйммәтләнгән саен
сатучының инсафы китә.
- Нәрсә күп булса, бәясе төшәр.
- Нәрсәне танымасаң, кыйммәт бәялесен ал.
- Оста сатучы тартып үлчәр.
- Очсыз алган тәмле ашамас.
- Очсыз саткан тиз сатар.
- Очсыз чалбар төпсез булыр.
- Очсызның арты тынычсыз.
- Очсызның тозы татымас.
- Санамыйча сигез димә.
- Санарга санлы булсын, сыйфатка затлы булсын.
- Саткан вакытта бер күз ачык булса да ярый, алган вакытта ике күзең дә
ачык булсын.
- Сатмас товар - мең алтын.
- Сату-алу эшенә алдау кермичә калмый, ди.
- Сатучыда тарак бар — алмасаң да карап кал *.
- Сатуы барның катуы бар.
- Сатып алу бет үтерү, сата белү — борча тоту.
- Сиксән чыкмыйча, туксан керми.
- Син уйлыйсың алтыга, ул каладыр яртыга.
- Спекулянт битенә иске ыштыр каплаган.
- Спекулянт кытлык елның бүсере.
- Сусыз җирдә балык тормас, исәпсез йортта байлык тормас.
- Сәүдәгәр - базар, мулла мазар эзләр.
- Сәүдәгәр базар юлыннан кайтмас.
- Сәүдәгәр булам дисәң, көтәргә алып бурычка сат.,
- Сәүдәгәр санавы белән байый.
- Сәүдәгәргә юлдаш булсаң, малын сөйләр *.
- Сәүдәгәрнең зарары алда, файдасы-табышы артта.
- Сәүдәгәрнең иманы акча.
- Сәүдәгәрнең кыйбласы Мәкәрҗә.
- Сәүдәдә дуслык юк, сәламдә бурычлык юк.
- Сәүдәдә я эшең әйләнә, я башың әйләнә.
- Таразыга — җиңел, түләүгә авыр.
- Тиген тигәнәкле була.
- Тигенне яратмасаң, хакын түләп ал.
- Товар товар янына килгәч аерыла.
- Товарны күрсәткәч мактыйлар.
- Товарны танысаң, кыйбат бәя биреп ал.
- Товарына күрә базары.
- Толыкманы тугыз пот, алыкманы алты пот.
- Тугыз иде — ун булды, туксан иде - йөз булды.
- Тугызга менгән сигезгә төшмәс.
- Тугызы булгач, уны булыр.
- Түләүсез малның кадере булмый.
- Унны тот, берне от.
- Утызны алам дип, унны ычкындырма.
- Учетсыз оешма - ишексез өй.
- Файда белән зарар бер арбада йөри.
- Файда белән зарар — кардәшләр.
- Файда — тире белән майда.
- Хаклы нәрсә затлы нәрсә.
- Хакны базар әйтә.
- Хисабын хак йөрткәннең йөзе ак.
- Хисап белмәгән ишәк.
- Чаманы чанага салмыйлар.
- Чиләгенә күрә капкачы, сәүдәсенә күрә акчасы.
- Шайтан бутаганны алла чишәр, бухгалтер бутаганны кем чишәр.
- Эш файда итүдә түгел, сәүдә итүдә.
- Эшең беткәч базарда торма.
- Юнь юнең бетерер.
- Юньле юнең жетерер, иске исең китәрер.
- Яхшы малны алучы күп.
- Яхшы сәүдәгәр бар малын да берьюлы чыгарып салмый.
- Яхшы товар арзан булмый, арзан товар яхшы булмый.
- Яхшы товар үзен-үзе мактый.
- Ѳеңдәге исәпне базардагы хак бозар.
- Өч, өчтән соң көч.
- Өчкә киткәч, көчкә китә.
- Өчкә тулмый көч булмый.
- Өчтә көч.
- Өчәрләгән өзелмәс.
- Үтмәс ярлык буйга хурлык.
- Жиде тапкыр үлчә, бер тапкыр кис.
- Һәр нәрсәнең бәясе күп булган саен арзаная.
- Һәр нәрсәнең үз батманы бар.
- Һәркем үз аршыны белән үлчи.
- Һәркемнең үз тугызы тугыз.
- Акча белән башма-баш.
- Алганда үзем генә алдым, сатканда әти белән дә сатып булмый.
- Алдым көрәк, куйдым терәп; алдым сәнәк, куйдым сөяп.
- Алдым тире, саттым кире.
- Алдым файда итәргә, белмим кайда итәргә.
- Алмыйсың, сатмыйсың - базарда ни эшең бар?
- Аның базары төште.
- Артыкны сату түгел, актыкны сату.
- Базар бай, кесә ягы ай-вай.
- Баксаң багардай, базардагы товардай.
- Базарга барганда мин баймын, акчам санасам - гидаймын.
- Барыр җире базар түгел, чыгар җире таза түгел.
- Батман бирсәң — күп булыр, подаука бирсәң аз булыр, почык бирсәң
тамандыр.
- Бер булган да шыр булган.
- Бергә бишне кушу *.
- Бишкә алып бергә сату.
- Буласы булган, базарын торган.
- Дарым-шарым, тәңкә ярым.
- Ике исәп бер хисап, ике кулыңа бер кисап.
- Ике сигез — бер тигез.
- Ике Сәкыйм бер Мөстәкыйм.
- Ике сөям бер карыш.
- Иллегә берсе тулмаган.
- Исәп йомры, уч төбе буш.
- Исәп кирәк, хисап кирәк: йөз пот мамыкка ничә ат кирәк.
- Исәп кирәк, уй кирәк: уналты пот бодайга ничә олау йөк кирәк.
- Исәпкә бар, санга юк.
- Итәк астыннан сата.
- Иңе тар булса да, буе озын *.
- Йөзгә бер тулмаган.
- Кавынны бушлай биргәч алмаган, кабакны акча түләп алган.
- Кул сугып алыш, чыгарып салыш.
- Кырык-кырык дия иллегә тутырды.
- Күпмегә алсам, шуңа сатам.
- Менә сиңа мал - үзең сайлап ал.
- Ни килде - буш килде *.
- Ничек итсә итте, Мәкәрҗәгә китте.
- Он сатсам — жил чыга, тоз сатсам яңгыр ява.
- Потың бер тиен.
- Саныйм утыз, була тугыз.
- Счет төймәсеннән төшеп бара.
- Тирең базарга чыгар *.
- Туксан тугыз ярымлы.
- Ун белән тугызны аермый.
- Уникедән берсе юк.
- Унны тугызга алмаштырып йөрү.
- Файдасы эздән, зыяны тездән.
- Файдасын файда, кара сыер кайда.
- Хак ярым хак, пот ярым борчак.
- Чама чамага туры килмәү.
- Чама чамадан артмый.
- Эрбет базарына китте *.
- Ярсаң ике, томырсаң өч булырлык *.
- Әтәм-сәтәм, суган сатам.
- Үз аршының белән үлчәмә.
- Үз тугызын тугызлау.
- Үз туксаны туксан, кешенеке сиксән тугыз.
- Үз туксаны туксан, кешенең йөзе дә сиксән.
- Үзендә батманы, кешедә почыгы.
- Жиде Гәрәй җиде төштә, җидесе дә җиңел эштә.
- Жиңел-җиңел җидегә төйим дә, тугызарлап тырмалыйм*.
- Һәм зиярәт, һәм тиҗарәт.
- Авыруың булса булсын, бурычың булмасын.
- Аз биргән җаныннан бирер, күп биргән малыннан бирер.
- Аз булса да, күп итеп ал.
- Ала белсәң бирә дә бел.
- Алам дигәннең авызы яман.
- Алам дип, абруеңны жуйма.
- Алачак белән бирәчәк бетми.
- Алачак ике күзне чыгарыр, бирәчәк ике бөерне чыгарыр.
- Алачак яфрактан күп булса, бирәчәк туфрактан күп.
- Алган ---- аз, биргән — күп.
- Алган белән биргән бер түгел.
- Алган чакта карчыга, биргән чакта җан чыга.
- Алганда ата малыдай, биргәндә бизмән юк.
- Алганчы биререңне уйла.
- Алмак бирмәк белән ярашыр.
- Алмак күрке бирмәк.
- Атап алган бүләкне бүлешмиләр.
- Алыйм дигәннең күзе яман, бирим дигәннең сүзе яман.
- Алып алты булмас, җыеп җиде булмас.
- Алырга өйрәнгән авыр бирер.
- Алырмын дигән - алдан кергән.
- Алырмын дигәннең адымыннан билгеле.
- Алыш-биреш мыскал белән.
- Араң өзек булса, кардәшлек якын була.
- Балга органга — бер өлеш, «Һуп!» дигәнгә — ике өлеш.
- Башлый белсәң, бетерә бел; ала белсәң, бирә бел.
- Бер бирмәсәң, мең биргәнең югала.
- Берәү бар: күрмәккә бар, үрнәккә юк; берәү бар: алмакка бар, бирмәккә
юк.
- Берәүгә бурычлы булсаң, аның колы булырсың.
- Бетеп бирсәң, көтеп алырсың.
- Биргән арта, бирмәгән тарта, соңыннан котырта.
- Биргән батыр түгел, сораган батыр.
- Биргән бигә яраган, бирмәгән нигә яраган.
- Биргән кул өстә, алган кул аста.
- Биргән кулның аласы килә.
- Биргән юмарт түгел, алган юмарт.
- Биргәнгә биш тә күп, алганга алты да аз *.
- Биргәнеңне аз диген, алганыңны күп диген.
- Биргәннең битенә карама.
- Биреп яман булганчы бирми яман бул.
- Бирергә ашыкма пошыкмассың.
- Бирмәгән — бер яман, биргән - мең яман.
- Бирмәгәнне биреп оялт.
- Бирмәкнең алмагы бар, алмакның салмагы бар.
- Бирмәснең ашы пешмәс, казаны уттан төшмәс *.
- Бирмәснең сылтавы күп.
- Бирсәләр ал, суксалар кач.
- Бирсәң алырсың, иксәң урырсың.
- Бирсәң битәрләмә, битәрләсәң бирмә.
- Бирсәң дә бирдем димә, сорарга килдем димә.
- Бирсәң — туйдыр, суксаң — тойдыр.
- Бирә-бирә бирәнгә сабышырсың.
- Бирәсе бар онытыр, аласы бар онытмас.
- Бурыч алып дуслык югалтма, бурыч биреп дошман күбәйтмә.
- Бурыч ашаганчы борыч аша.
- Бурыч бирү белән кими.
- Бурыч кичексә, аягына баса *.
- Бурыч — эче борыч.
- Бурыч өйгә борча булып керә, үсеп дөя булгач, ишектән чыгалмый.
- Бурычка алган бөлгән, бурычка биргән — баеган.
- Бурычка алып, башыңа кайгы алма.
- Бурычка биргән битәрләр, бурычка алган карганыр.
- Бурычка бирү ансат, алу кыен.
- Бурычка бирүченең хәтере алучыныкына караганда үткенрәк була.
- Бурычлы булып йокыдан торуга караганда, ач булып йокыга яту
яхшырак.
- Бурычны үтәү - үзе бурыч.
- Бурыччы бурычлының исәнлеген тели.
- Бурычын бирмәгән икенче алмас.
- Бәйрәмдә бурыч түлисе булганга ураза ае кыска.
- Бәләкәй бүләк олы бүләкне чакыра бара.
- Бүлешкәнче килешкән яхшы.
- Бүлә белсәң - бүләк.
- Бүләге кыйммәт түгел, биргәне кыйммәт.
- Бүләк алган — хакын югалтыр.
- Бүләк атның тешенә карамыйлар.
- Бүләк биргән бүләк көтә.
- Бүләк һәркемнән алынмас.
- Бүләкнең кечкенәсе булмый.
- Ике биргән бер көтә, бер бирмәгән ни көтә.
- Йөккә кергәнче юкка кер.
- Қайда өлешең, шунда көмешең.
- Каксаң - ачарлар, сорасаң бирерләр.
- Карыз, карызны бирү - фарыз.
- Кем бирсә иллелек аның сүзе иң элек.
- Кеше биргән бүләкне кешегә бүләк итмә.
- Кеше кешегә бирми, үзенә бирә.
- Кешегә бирәсең булмасын, аласың булсын.
- Кешегә бирү югалту түгел.
- Куйган нәрсәң булмаса, алыр нәрсәң дә булмас..
- Кулың белән бирсәң, аягың белән йөреп алырсың.
- Көтәсенә йон тетмиләр.
- Күп бирүдән тизрәк бирү яхшы.
- Күп соралмаса, әз бирелмәс.
- Күчтәнәч күп булмый.
- Мә аягың, бир табагым.
- «Мә» дигәндә алмасаң, соңыннан «бир» дияргә туры килә.
- «Мә» дигәннең мәгънәсе бар.
- Сатып алганың бүләктән арзанга төшәр.
- Сораганга бирәләр.
- Сораганчы сораучыга оят, сораганнан соң бирмәүчегә оят.
- Сорап биргәнче сугып бир.
- Copay - сырхау, бирмәсә — үлем.
- Сәдака алып кына кеше баемас.
- Сәдакаңны бирмәсәң бирмә, этеңне бәйдән ычкындырма.
- Төймәдәй бүләк төя йөге хөрмәт.
- Төя дә бүләк, төймә дә бүләк.
- Энәсе үткәннең җебе үтәр, бүләге үткәннең сүзе үтәр.
- Эчәге биргән куй алыр, һич бирмәгән ни алыр.
- Яңа баеганнан бурычка алма.
- Ойрән сорап килгәнсең — чиләгеңне яшермә.
- Әйткән - юлда, биргән - кулда.
- Әҗәт алганда үпкә юк.
- Әҗәт кайчысы дуслык җебен кисәр.
- Әҗәт көлеп килә, елап китә, ди.
- Әҗәт — назад.
- Әҗәткә алып баемассың.
- Өйсәң күп, өләшсәң — аз.
- Өлеш гел көмеш булмый, бакыры да була.
- Өлеше барның өмете бар.
- Өлешең булмаса, керешең булмасын.
- Өлешеңә чыккан көмешең.
- Өлешчегә ала каз.
- Өлешчегә өч өлеш, өләшә белмәсә бер дә юк *.
- Өләшкәндә тартынасың, бүлешкәндә ярсынасың.
- Өләшкәнче үлешмә.
- Өләшә белгәнгә өч үрдәк, белмәгәнгә -- бүдәнә.
- Өләшү белән бүлешү бер түгел.
- Үз өлешеңне ташлап кеше көмешенә үрелмә.
- Үрдәк биргән каз көтәр.
- Үтечкә алган атка менгән тиз төшәр.
- Алачагым да юк, бирәчәгем дә юк.
- Алачагына - лачын, бирәчәгенә — карга *.
- Алганда баш ия, алгач артын әйләнә.
- Алты алышым юк, биш бирешем юк.
- Бер кулы белән бирә, икенчесе белән ала.
- «Бир» дигәнне ишетмәс, «мә» дигәнне ишетер.
- Бир дә тизрәк кабагын тык.
- Биргәнеңә — бирәем, бирмәгәнгә - серәем.
- Бирсәләр — бирәеш, бирмәсәләр серәеш.
- Бирдем борай, килдем сорай.
- Бирсәң биреп ашый, бирмәсәң тартып ашый.
- Бурычым юк — борчуым юк.
- Йөзе белән кайтару.
- Үзе бирә алмый, биргәнне күрә алмый.
- Үзем алам, үзем елыйм.
- Ай-һай минем үз өем, киң сараем, бүз өем *.
- Ачкыч йозагы белән, борчак кузагы белән.
- Ачык ишек барында кереп кал.
- Ачык ишеккә сорамый керәләр.
- Ачык ишеккә кеше керә.
- Ачык ишекне ватып кермиләр.
- Ачык йозакка ачкыч орма.
- Бай булмасаң, бай төшәрлек өең булсын.
- Башсыз өй башны басар.
- Башсыз өйдә бака уйный.
- Бердәм өйдә бәрәкәт бар, бердәмсез өйдә һәлакәт бар.
- Берең тар сайгактан йөрсә, берең киң сайгактан йөри *.
- Берәү, патша йортын күреп кайткач, үз өенә ут төрткән, ди.
- Бик йортны тота.
- Биксез йозакка ачкыч кирәкми.
- Болдыр ягына кәрниз ясамыйлар.
- Булмас йортка бөкере.
- Бураның аскы бүрәнәсенә иң авырлык.
- Бурасына күрә түбәсе.
- Гүрдә ятканчы түрдә ят.
- Заманасына күрә өе, өенә күрә көе.
- Ике хуҗалы өйдә чүп тездән булыр.
- Ил илгә сыяр, өй өйгә сыймас.
- Иске йортның кадерен яңасында беләсең.
- Ишеге яманның түрендә утырма.
- Ишек арасына бармак тыкма.
- Ишек ачык булса да, сорап кер.
- Ишек ачылган саен кунак көтмиләр.
- Ишек барда тәрәзәдән йөрмә.
- Ишек тишектән көлә.
- Ишек тупсасыз булмас.
- Ишек тәрәзәдән көлә, ди: «Бу нинди тишек?» Дип.
- Ишектән арт белән чыгып киткәндә ал белән кайтып керәсеңне
онытма.
- Ишектән кереп тәрәзәдән чыкмыйлар.
- Иясез йорт мисез баш кебек.
- Йорт тотуы — йон тетүе түгел.
- Йорт хуҗалыгы чабата ясау түгел.
- Йорт җилкә өстендә *.
- Йорт җиткерү йон теттерү түгел.
- Йортның корты бар.
- Йортның эргәсе авыр.
- Йортта кашык-аяк шалтырамый булмый.
- Кабык алачыгым, туз чиләгем, үз өй генәм булса иде.
- Кагылган ишек ачылмый булмас.
- Кайда тишек — шуннан ишек.
- Кайтып керер ишегеңне каты япма.
- Кар яугач көрәк кирәк, иске өйгә терәк кирәк.
- Каргалган йортка каракура үсәр.
- Кемнең өендә, шуның көендә.
- Кечкенә өйнең ишеге-түре юк.
- Кеше кермәгән өй гүр белән тиң.
- Начар булса да, үз йортың булсын.
- Нигезен кыек салсаң, түбәсен Тимерказык йолдызына хәтле меңгерсәң дә
кыек булыр.
- Нигезең нык булса, җаның тыныч булыр.
- Олы йортка ни қирәк, кече йортка шул кирәк.
- Стенага артың белән менә алмассың.
- Стеналарның колаклары, ишекләрнең күзләре бар.
- Сусыз җиргә өй салма.
- Тавык оясы хәтле булса да үз өең булсын.
- Тавышлы йортта бәрәкәт булмас.
- Тар өйгә таган, биек өйгә баган.
- Тирә-ягын яу булсын, йортың эче сау булсын.
- Тишек өйдә тамчы уйный, арык атта камчы уйный.
- Тишек өйне җил таба.
- Томырык өйдә тын тарыгыр.
- Торсаң — йортың, үлсәң каберең киң булсын.
- Туган өйгә тугыз кил.
- Түбәгә салам япсаң, төшмәскә ант итеп менә, ди.
- Түбәгә чыксаң каушамый чык.
- Түгәрәк өйнең түре юк.
- Түр кемнеке булса, мендәр шуныкы.
- Түрнең урыны йомшак була.
- Хуҗасыз өй таркалыр.
- Чатыры нинди булса, ятыры шундый була.
- Читкә китәсең килсә, йортыңны-җиреңне торгызып кит.
- Читтә кыйналган өенә кайтыр, өендә кыйналган кая кайтыр.
- Чормада кирәкле әйбер аз була.
- Ызгыш бар өйдә тормыш булмас.
- Яңа өй салмыйча, искесен сүтмә.
- Яңа өй салсаң, өч ел тавык асрама.
- Яңа өйне утынга якмыйлар.
- Өе барның көе бар, көе барның өе бар.
- Өе барның өереннән билгеле.
- Өем дигән — өй зурлыгы таш күтәрә.
- Өем үземнеке, димә — өй артында кеше бар.
- Өен яхшы өймәгәннең өе башына ишелер.
- Өендә рәхәт тапмаган урамда тапмас.
- Өенә кайтканның гаебе юк.
- Өең нинди, көең шундый.
- Өең тар булса, дөнья киңлеге беленмәс.
- Өеңдәге хәлне күршеңнән сора, күршеңдәге хәлне башка авылдан
сора.
- Өеңә килгәндә өйдәй үпкәңне әйтмә.
- Өй бар җирдә су бар.
- Өй дигәнгә өйсәң дә җитмәс.
- Өй дә өй, аннары гына була өй.
- Өй иясен басмый.
- Өй корган уңар, өйсез кеше туңар.
- Өй күтәрүнең ние бар, мүклисе дә чутлыйсы; киндер сугуның ние бар,
атасы да кагасы*.
- Өй салмыйча мал булмый.
- Өй салуның ние бар: өйдең — өй, кактың — чөй.
- Өй хәбәре базарда.
- Өй эчендә ничәүсең, бер-береңә мичәүсең.
- Өй эчендәге серне читкә сөйләмә.
- «Өй-өй» ди-ди өянәкле булырсың.
- Өй җимергәннең өе булмас.
- Өйгә кергәч, кире чыгып аяк кырмыйлар.
- Өйдә утырып шәһәр алып булмый.
- Өйдәге тавышны тышка чыгарма.
- Өйдән чыкканга эт өрмәс.
- Өйдәш белән торганчы көндәш белән тор.
- Өйдәш керсә — сүз чыга, тавык керсә — чүп чыга.
- Өйдәш — көндәш.
- Өйле көләр, өйсез бөләр.
- Өйне сала башлаганчы нигезен ныгыт.
- Өйне салганда нигездән башла, сүткәндә — түбәдән.
- Өйне чутай да чутлый, түбәсен ябалмый.
- Өйнең җылысы нигезендә.
- Өрлексез өй салмыйлар.
- Үз куышың — җан тынычың.
- Үз түреңдә үз иркең.
- Үз түреңдә үзең түрә.
- Үз өең үзеңә ирек, утыр түшеңне киереп.
- Үз өең, үлән түшәгең.
- Үз өеңдә ашың булсын, кеше өендә кашың булсын.
- Үз өеңдә әүлия юк.
- Үз өендә үз булмасаң, үзгә җирдә үз булмассың.
- Һәр ишекнең үз ачкычы.
- Һәр өйнең үз гадәте бар.
- Һәркем үз ишек төбен себерә.
- Һәркем үз өендә абзый.
- Аның ишегеннән дә керә, тишегеннән дә керә.
- Ачмаган ишеге юк, кермәгән тишеге юк.
- Ачык ишек, якты чырай.
- Ачык та тишек, тәрәзә дә ишек.
- Балчык белән сылаган, кура белән терәгән.
- Бусагамны төшерде инде керә-чыга.
- Ватык булса да тәрәзәсе, олы аның дәрәҗәсе.
- Гуринчасы биеккә карама, үрәсе сыек.
- Илгә чыкса — илгәзәк, өенә барсаң — бик мәзәк.
- Ипләгән дә сипләгән.
- Исән бул, иске өеңә түшәм бул, яңа өеңә матча бул, тараканга патша
бул.
- Ишегенең кайсы якка ачылганын белмәү.
- Ишек кискән, тәрәзә тишкән.
- Ишеккә сыймыйсыңмы, керергә кыймыйсыңмы?
- Йорты янса да ашыкмас.
- Йортым читән булса да, сортым бүтән.
- Кырык өйнең түбәсен ачу.
- Путалак тактасы тулмый *.
- Пыяла белән түбә ябу *.
- Салкын өй, салам түшәк.
- Тугыз өйнең түбәсен тишүче.
- Төп башында йорты, казык башында казаны.
- Түбә тактасы санап яту.
- Түбәсе тишек — шыбырдап су үтә.
- Түбәсе салам белән ябылган.
- Түбәң калай — яңгыр үтми.
- Түшәмгә төкереп ята.
- Түшәмдә таракан санау.
- Түшәмнән туфрак кою *.
- Уз түрдән, утыр түбән.
- Өе биек, өйрәсе сыек.
- Өе кабык, эче мамык.
- Өем читтә, ишегем чыпта.
- Өендә юк өйрәлек, кешедә кыла түрәлек.
- Өенә күрә капкасы, савытына күрә капкачы.
- Өй почмагына ут капса да кайгырмый.
- Өй түбәсе япкан, эченә ут капкан.
- Өй түбәсенә менеп төшү *.
- Өйлек дип чөйлек алган.
- Үзегезне белегез, сәндерәгезгә менегез.
- Үзенә өй кормаган, илгә шәһәр корырга тотынган.
- Һавадагысын аударып, түбәдәгесен түнтәреп.
- Асылсаң асыл асыл тармакка, егылып төшәрсең йомшак түшәккә.
- Бер борча өчен юрган ярмыйлар.
- Бер кадакка күп элеп булмый.
- Бер төк белән түшәк булмый.
- Бер чыраның яктысына кырык кеше утыра.
- Бер өйнең лампасы икенчегә яктыртмый.
- Идәндәге чүп түргә чыгар.
- Ике утыргыч арасында утырып калма.
- Иске себерке идән себерергә ярый.
- Иске себеркене чыгарып ташлыйлар *.
- Йомшак җәйгән какка ауната белер.
- Каршыдагы чөй күзне андый.
- Кечкенә карават та дүрт аяклы була.
- Кеше өендә идән себермә.
- Кырын-кырын ятсаң, кырык кеше бер сәкегә сыя.
- Көндез чыра яндырган кичен караңгыда утырыр.
- Көпә-көндез фонарь яндырмыйлар.
- Күзгә элмәгән чүп күзгә төшәр.
- Мамыгын бушаткач, юрганым бар дип хыялланма.
- Мендәрне күп салма, картаерсың.
- Себерке килсә, чүп качар.
- Сүнәр алдыннан шәм нык кабына.
- Түшәге бар түшәнер, икмәге бар күшәнер.
- Черек такта чөй тотмас.
- Чүбе булса, себеркесе булыр.
- Чүп өстенә чүмәлә.
- Шәм, башкаларга хезмәт итеп, үзе янып бетә.
- Шәм төбенә якты төшмәс.
- Шәм, үзе янмаса, күбәләкне яндырмый.
- Шәмнең яме шәмдәл белән.
- Юрганыңа карап аягыңны суз *.
- Янмаган чыраның яктысына туймассың.
- Ястыкка түшәк ияртмә.
- Яткач — урын алама, торгач — кием алама.
- Яңа себерке чиста себерә.
- Өе барның көе бар, киеме барның чөе бар.
- Өеңдәге чүпне читкә чыгарма.
- Үзең торасы җирне үзең себер.
- Йошак җәеп катыга яткыра.
- Йонсыз мендәргә яткыра.
- Себеркесе жир себерми.
- Сәкеләре ак кына, сәке арасы корт кына.
- Түшәктән тәгәрәмәскә түмгәк, җеннән курыкмаска иптәш.
- Утыр урыннан — сәке түреннән.
- Чүпкә дә санамау.
- Чүпсез җирдән чүп чыгарып йөри.
- Шәм белән эзләсәң дә тапмассың.
- Ястанганың яфрак, түшәнгәнең туфрак.
- Ястыгым җир, юрганым күк.
- Өйдә идән себерә белмәгән илдә түшәм себергән.
- Өстәлләренең бер аягы түнде микән*.
- Үзе ятып йоклаган, сәке башы кортлаган.
- Жаны ястык күрде *.
- Жәймә түгел җәяргә, ука түгел чукларга.
- Агач, кәкре булса да, туры янар.
- Бер агач мичтә дә янмас, ике агач далада да сүнмәс.
- Бер агачтан мең шырпы ясап була, бер шырпы белән мең агачны яндырып
була.
- Бер бөртек шырпы бер авылны бетерер.
- Биттә ут янмый, мичтә ут яна.
- Былтыр көйгән, быел исе чыккан.
- Ике кисәү башы кырда да төтенләнә.
- Ике учакка бер кисәү, ике атка бер мичәү.
- Ирекле баштан утка кермиләр.
- Карак керсә стеналар кала, уттан берни калмый.
- Каудан җиргә ут куйма, керер куыш тапмассың.
- Кемнең итәгенә ут төшсә, шул яна.
- Кисәү агачың озын булса, кулың пешми *.
- Кисәү белән төрткәннең көеге бетми.
- Коры утын белән чи утын да яна*.
- Коры чакмактан ут чыгар.
- Корымнан корым йогар.
- Кыскыч барда утка бармагың тыкма.
- Кәкре утын да туры яна.
- Көл астында ут торыр.
- Көлне үз күмәчең өстенә тартма.
- Мич башында җиләк пешми.
- Мич башыннан егылып төшүнең дә рәте бар.
- Мич янмаса, моржадан төтен чыкмый.
- Мичкә ут керде — өйгә кот керде.
- Мичкә якмый төтен чыкмый.
- Мичкә яксаң, мич була, таң ата да кич була.
- Мичнең кадере кыш җиткәч.
- Мичтә пешмәгән кояшта пешмәс.
- Морҗасы кыек булса да, төтене туры чыксын.
- Олы утынның уты күп.
- Очкын — төшкән җирен ягар.
- Очкыннан пожар була.
- Пожар беткәч насос кирәкми.
- Тай ябага димәгез, язга чыкса ат була; кабык морҗа димәгез, төтен
чыкса йорт була.
- Тере күмер — тиле күмер.
- Тиз янган тиз сүнгән.
- Тик торган пияшкә берәү дә кагылмый.
- Тычкан утын күргәч тә ут бар диеп уйлама.
- Төтен белән дөнья бөтен.
- Төтен төбе ут булыр.
- Төтене куе чыкканның шурпасы да куе була.
- Төтене күпнең кызуы юк.
- Төтәмәгән морҗа булмас.
- Ут — авызлы, урак — телле.
- Ут белән дары бергә уйнамас.
- Ут белән су — телсез яу.
- Ут белән уйнама — көярсең, куян белән уйнама — чарчарсың.
- Ут белән шаярма, су белән дусланма, җилгә ышанма.
- Ут дигәннән авыз көймәс *.
- Ут кына тимерне йомшарта.
- Ут тамагына утын тормас.
- Ут төтенсез булмый *.
- Ут — төшкән җирен көйдерә.
- Ут утыннан туймас, жир — яңгырдан.
- Ут чыкканда су булмый.
- Ут чыкканда җил астына качма.
- Ут чыккач кое казырга тотынмыйлар.
- Утка барган уелган, суга барган җуелган.
- Утка барган утыз авыз сүз сөйләшкән.
- Утка кем «пөф» дисә, шуның сакалы көяр.
- Утка кергән — кич кунган.
- Утка кулы пешкән көлне бияләй белән тоткан.
- Утка салсаң, таш та шартлый.
- Утка төкермә, авызың кутырлар.
- Утны бәләкәй чагында сүндерәләр.
- Утны итәк белән илтә алмассың.
- Утны кем тотса, шуның кулы көя.
- Утны күз яше белән сүндерә алмассың — су кирәк.
- Утны күргәч, мамыктан төтен чыга.
- Утны очкын чагында бас.
- Утның көчен казан белер.
- Утның тезгене юк.
- Утның тышында көйгәнче эчендә көй.
- Утның уены булмас.
- Утсыз җирдән төтен чыкмый.
- Уттан ерак торган хәерле.
- Уттан калмый, бурдан кала.
- Уттан курыккан төтеннән сакланыр *.
- Уттан — ялкынга.
- Уты барның суы да була.
- Уты сүнсә дә кисәве кала.
- Уты-ялкыны бер көн булсын.
- Утын бетсә ут сүнә.
- Чакма чакмый ут чыкмас.
- Янган җирдән көйгән ис.
- Янгын сүндерергә таза су эзләмиләр.
- Янгынга күрек белән бармыйлар.
- Янгыннан соң су күп булыр.
- Янгынны сүндергәнче булдырмау яхшырак.
- Яндырмасаң утын янмас.
- Янып торган утлы күмер, көлгә салсаң, «лып» сүнәр.
- Яхшы моржадан ут чыкмый.
- Яшь агачтан коры агач тизрәк кабына.
- Үгет белән ут сүнмәс.
- Үз утына кан койган, кеше утына май коймас.
- Үзеңнең яккан утыңа үзең җылынырсың.
- Авызыннан ут чәчә.
- Аның морҗасы төтен кайтармый.
- Артына ут капса да кыймылдый торган түгел.
- Артына ут якканнармыни.
- Артыңнан бер чиләк көл.
- Астан ут җибәреп яту.
- Баскан җирдән ут чыгару.
- Ике ут арасында калган.
- Ике ут белән уйнау.
- Итәк астыннан ут йөртү.
- Карама көленә утыру *.
- Кече морҗасына ут капкандай кабалану.
- Көлдән төймә төю.
- Көлеңне күккә очырырмын.
- Күкерт кебек кабыну.
- Мичен яккан, үзе яткан.
- Морҗадан төтен чыгару *.
- Морҗасыннан чыгып төнлегенә капкан.
- Нибар ут минем өскә.
- Тубал белән ут төште *.
- Төнлегеннән җил өрми, ишегеннән кеше керми.
- Төптә уты бар.
- Төтен булып очу.
- Төтене кыек чыгу.
- Төтене күп, ялкыны аз.
- Төтеннең кайсы якка авышканын шәйләү.
- Төтеннән котылам дип утка төшү.
- Ул нәкъ усак утыны кебек: төтене күп, җылысы юк.
- Урынын ут алган.
- Ут белән су арасында калу.
- Ут уйната торган кеше.
- Утка керосин сибү.
- Утка салсаң — утта янмый, суга салсаң — суда батмый.
- Уттан котылу, суга төшү.
- Уты сүнгән, әйрәне түнгән.
- Уты сүнмәс, эше үрчемәс.
- Энә калынлыгы ут, җеп калынлыгы төтен.
- Әвененә ут капканмыни.
- Үзе ут төртеп, үзе «пожар» дип кычкырган.
- Үзеңне тереләй утка салу.
- Жиде якка ут чәчү *.
- Абзар зур булса, бура була; өй зур булса, кура була.
- Актыктан кем керә, капканы шул ябар.
- Аты юк киртә төзәткән.
- Ачык капкадан ат та керә.
- Багана ауса, койма да ава.
- Баскыч башына берәр атлап менен җитәрсең.
- Баскычка берәр атлап менсәң, югары менәрсең.
- Баскычның ике башы бар.
- Бер йортка — ике бикәнең тавыгы сыймас.
- Бер таштан койма булмас *.
- Бер тиен акча белән мунча салып булмый.
- Берәүгә берәү — баганага терәү.
- Бушка сарай салмыйлар.
- Ишек алдыннан дау килгәнче өй артыннан яу килсен.
- Йорт ихатасыз булмый.
- Каен себеркесе хан кызын терелткән *.
- Казык какмаган кеше казыкны үзе үсеп чыккан дип уйлый.
- Казыкны кергән җиргә кагалар.
- Кайда базың, шунда казын.
- Какма кеше капкасын, кагарлар үз капкаңны.
- Какма кеше капкасын — үз калкаңны кагарлар; такма кешегә исем үзеңә
исем тагарлар.
- Капка төбе такыр була.
- Каралты салудан элек түбәсен хәзерлә.
- Карасаң — каралты, карамасаң — таралды.
- Кемгә кем ошый, баганага терәү ошый.
- Кеше абзарына кеше хайваны керми, керсә — яхшылык күрми.
- Кеше капкасын ачып керсәң, ябып та чыга бел.
- Кеше капкасына ук атма, ук атсаң да пычратма.
- Койманың колагы бар.
- Кунаклау өчен элек колга корырга кирәк.
- Куш казык киртәне тота.
- Куш казыксыз читән дә булмый.
- Кәкре казыкка бөкре тукмак.
- Мунча кергән тирләми чыкмас.
- Очсыз казык җиргә кермәс.
- Салам да парлы казыкка эләгеп кала.
- Сарае барның сагышы бар.
- Сарай эче буш булмас.
- Соң килгән капканы ябар, элек килгән капканы ачар.
- Ташка казык керми.
- Терәү булмаса, багана да тормый.
- Тукмагы зур булса, киез казык җиргә керер.
- Хуҗалыкта кәкре кадак та кирәк була.
- Черек баскычтан менмә — түнәрсең, черек басмага басма — батарсың.
- Ялгыз казыкка читән үрмиләр.
- Әүвәл мунча, аннан алыча.
- Жил капка җилгә дә ачыла.
- Жил капкада җил тормый.
- Жәпле казык җиргә кермәс.
- Аларның капка баганасы белән безнең капка баганасы бер урманда
үскән.
- Арт белән киртә җимерү.
- Баганага сәлам бирү *.
- Бер пар салды — барыбызга да чабынырга җитте *.
- Дүрт казык каккан, күк белән япкан.
- Икесе дә бер багана төбен таптый.
- Иске мунча, иске таз.
- Их, татар мунчасы, пары кызу булсачы.
- Казык башына утырту.
- Казык сугып, карга очырып йөри.
- Каккан казыгы да юк.
- Капка ачыла башлау *.
- Капка баганалары бертуган.
- Капкасыннан эт бакмый, төнлегеннән җил какмый.
- Келәтеннән озын бастырыгы *.
- Коры мунчала белән юу.
- Куначасы да юк, аңа чебен дә кунмый *.
- Минем капкам кыңгыраулы, какмасаң да шалтырый.
- Очсыз казык, башсыз багана.
- Себеркесез мунча чабындыру.
- Тоз багана булып кату *.
- Чыжым баганасы кебек.
- Чыксам абзар, керсәм өй.
- Шау-шуы олы, амбары коры.
- Эссе мунча, суык таш.
- Яксам мунчам, чыксам бакчам.
- Аркавын атсаң, буен алырсың.
- Асыл азмас, атлас тузмас.
- Асыл асыл булмый, бәз асыл булмас.
- Атлас кисәң, бүзең онытма.
- Атлас суга батмас.
- Атлас тун базарында кыйммәт үтәр.
- Бик каты сузсаң, җеп тә өзелә.
- Буеңа карап кием кис.
- Бүз — күлмәк булыр, сүз — имгәк булыр.
- Бүзче белгәнен тукый, мулла белгәнен укый.
- Бүзче билбауга ялчымас.
- Ефәк йомшак — кылыч кисми *.
- Ефәкне утка якын куярга ярамый.
- Инәсез торып була, энәсез торып булмый.
- Иске бүздән комач чыкмый.
- Йомгакның очы була.
- Кабасы кайда, орчыгы шунда.
- Кайда нечкә, шуннан өзелә.
- Капчык тузса югыч була, ефәк тузса югычка да ярамый.
- Кара тула юган саен карала, ак тула юган саен агара.
- Кешегә карап кием кисмиләр.
- Киез җәйгән — бер почмагына үзе утырыр.
- Кием киссәң, киң кис — кисә-кисә тараер.
- Кием кисәң, камка ки: эче тузмый тышы уңмас.
- Килгән җире киләп жебедәй, килмәгән җире киле сабыдай.
- Киндер станы киендерә, чүпләме күзне сөендерә.
- Киндердән киндер дә була, киндераш та була.
- Кирәкмәгән киерге иртәгә кирәгер.
- Қиштә артында җеп чермәс.
- Кул теккәнен буй йөкләр.
- Кулың белән тукыганны иңең белән күтәрерсең.
- Кыска жеп, урауга җитсә дә, бәйләүгә җитмәс.
- Начар постауга йон иярә.
- Нечкә эрләгәнне көтүе озак.
- Ничек киссәң, шулай тегәрсең.
- Сүтеп теккән нык торыр.
- Тегем тегү дуга бөгү түгел.
- Тегенче үзенә текмәс.
- Тегүче боза, үтүк төзәтә.
- Тегүченең туны ертык, балтачының өе тишек.
- Тегүченең төймәсе булмас.
- Теккәнне сүтәрсең, кискәнне нишләрсең.
- Тукмагың кайда, сукмагың шунда *.
- Төен бер кул белән бәйләнми дә, бер кул белән чишелми дә.
- Төенне кул белән чишеп булса, тешне ходка җибәрмә.
- Холыксыз кешегә кием теккәндә жеп очы чуалыр, ди.
- Энә кая – җеп шунда.
- Энә, кечкенә булса да, нык чәнчә.
- Энә күзеннән дөя үтми.
- Энә күзеннән сынар.
- Энә үзе ялангач — бөтен дөньяны киендерә *.
- Энәдән куркып лом йотма.
- Энәдән энә туа, шөшледән шөшле туа.
- Энәне катыктан тотып булмый.
- Энәне очлы ягы белән бирмиләр.
- Энәсез җөй булмас, тиресез йон булмас.
- Үзе чиракның жебе чирак.
- Жеп нечкә җирдән өзелер.
- Жеп очсыз булмый.
- Жеп жегәрлә, киндер сук, шуннан башка нәрсә юк.
- Жепне җыйсаң, аркан була.
- Жиде кат үлчә, бер кат кис.
- Житен киндер ай яктысында агара, имеш.
- Жөйче җөен җөйләгәндә көйче көен көйләр.
- Жөйчедән җеп сорама, тимерчедән тимер сорама.
- Актык тәрәшлесенә ябышкан *.
- Алтылы да бишле, бездә киндер ишле.
- Бер кояшта киндер киптерү.
- Ике энә бер җептә, ике имән бер төптә.
- Йомгакның очы чыгу.
- Йомгакның очын югалту.
- Киләп сарып йөрү.
- Киндерне башлау белән бетерү кебек *.
- Көтәсенә җон тетәм.
- Сүс түгел — чүбек.
- Тышлык биргәч, эчлеген сорый.
- Шүре белән өрсәң дә, шуннан артык тазармый.
- Энә белән кое казый.
- Энә белән җеп кебек.
- Энә күзеннән үткәрү.
- Энә күзеннән үтәрлек ул *.
- Энә төртерлек тә урын калмау.
- Энә чәнчер урын юк.
- Энә өстендә утыру.
- Энәдән курка, бүрәнәне йота.
- Энәне бүрәнә итү.
- Энәсе белән кинәсе тел очында.
- Энәсеннән җебенә кадәр.
- Эрләмәгән-сукмаган, Шаһи сиңа ыштанлык.
- Үз өендә ыштан кисмәгән, кеше өендә чикмән кискән.
- Жебен тартып карау.
- Жир астыннан җиз энә табып ала торган кеше.
- Агач күрке — яфрак, әдәм күрке — чүпрәк.
- Агач — җирнең, кием ирнең зиннәте.
- Ак кием кер тотмый.
- Алка, нихәтле кыйммәт булса да, колак боясе тормый.
- Алтын сырга колакны уяр, алтын итек аякны уяр.
- Ат — май белән, кеше — кием белән.
- Ашаган күренми, кигән күренә.
- Балдак бармакка күрә.
- Балдакны атсыз бармак кия.
- Бер бөртек гәрәбәдән муенса булмый.
- Бизәнгән бит — бизәк, бизәнә белмәсәң — тизәк.
- Бизәнү белән генә ямьсез чибәр булмый.
- Бик бизәнгән — биздергән.
- Бик чишелсәң, суык тияр.
- Йөзеге барда Сөләйман, йөзеге юкта сөмәйгән*.
- Йөзек кашы зур булмый.
- Йөзек кемнең кулында булса, шул Сөләйман *.
- Казаңына күрә учагы, биленә күрә кушагы.
- Каралты — түбә белән, әдәм — кием белән.
- Кат-кат кигән катып үлгән.
- Керләнмәслек ак булмас, сөренмәслек ат булмас.
- Керне юган саен кере чыга.
- Кеше белән уртак кием кимә.
- Кеше киеме керчән, кеше аты тирчән *.
- Кеше киеме кичкә кадәр.
- Кешене кием күркәмләми, киемне кеше күркәмли.
- Киелмәгән кием тузмый.
- Қием кемнеке булса, кесәсендәге нәрсә дә аныкы.
- Кием, кешене бизәсә дә, гүзәл итмәс.
- Қием матур итә, ат батыр итә.
- Кием тузсын, тән түзсен.
- Киемгә хезмәт итмә, кием сиңа хезмәт итсен.
- Киеме яман — кеше артында торыр.
- Киеме яманны эт кабар.
- Киемен күр дә хәлен күр.
- Киемеңә карап каршы алалар, акылыңа карап озаталар.
- Киемне кешесенә карап кисәләр.
- Киемне кию белән, киюдән бигрәк җыеп кую белән.
- Киендерсәң, бүкән төбе дә чибәрләнә.
- Киендерсәң, киндер таягы да кияү була.
- Килбәт — киемдә.
- Кимәгәнне киярсең, кигәннәр өстеңнән төшмәсен.
- Коры көяз — киеме аз.
- Кыланган кызыл кияр, яранган яшел кияр *.
- Кырык юлбасар бер ялангачны чишендерә алмый.
- Кышлык киемне тектергәнче боз китә, җәйнекен тектергәнче боз
тота.
- Көяз туңмас — калтырар, сөякләре шалтырар.
- Көязнең артына кулы җитми.
- Көязнең кулы җитмәс, назлының эше бетмәс.
- Пакь кием кадер арттырыр.
- Пөхтә кигән — матур кеше, шапшак кигән — шапшак кеше.
- Сабын керне куркытыр.
- Сабын куыгы тиз шартлый.
- Сабын, сары булса да, ак юа.
- Су китәр, таш калыр; сөрмә китәр, каш калыр.
- Тишек мунчак җирдә ятмас.
- Тузган булса да юган булсын.
- Туй үткәч кына якмыйлар.
- Тәнгә тән саулыгыннан да яхшырак кием юк.
- Хәтта яхшы көзге дә әйбернең артын күрсәтми.
- Чулпы чылтыравы — мәхәббәт тавышы.
- Ыспай туңмас — калтырар, борын асты ялтырар.
- Ыспай ялтырар, эчтән калтырар.
- Эш көнендә кешелеген кигән ял көнендә эш киемен кияр.
- Юа башласаң, кер балалый.
- Юмыйча кер китмәс.
- Ялангач билгә — каеш бау.
- Ялангач судан тайчанмас.
- Ялангачка өч учак та бер киемне алыштыра алмый.
- Ялангачка яңгыр ни!
- Ялангачның төшенә бер кисәк киндер керә.
- Яман кием яшь кызны әбидәй, әбине пәридәй итәр.
- Яхшы сыйны кешегә куй, яхшы киемне үзең ки.
- Әйберне саклап кисәң, көн дә яңа әйбер киярсең.
- Өеңдә салам ашасаң да, тышка чыкканда фасоныңны югалтма.
- Өйлеге юк кешелеген кияр, кешелеге юк кешеңекен кияр.
- Өртенә белми өртенгән — ят җирләре күренгән.
- Өс — нур, тамак — гүр.
- Өскә кигән күренә, тамакка киткән күреңми.
- Өскә — киемлегең, тамакка — туемлыгың булсын.
- Үзең киясе киемне үзең сайла.
- Үзең койты булгач, көзгене хурлама.
- Үзең нинди — көзге шундый.
- Үткәндә аша, килешкәндә ки.
- Беләзегең алтын, йөрәгең салкын.
- Йөзек үтә тарткан *.
- Күп юынсаң, карын мае дип, карга күтәреп китмәсен.
- Сабын куыгы очыру.
- Сабын суына утырту.
- Эчтән азыксыз, тыштан киемсез.
- Өсте комач, тамагы ач.
- Өсте цебер, күңеле көр.
- Ачкан ябар, ерткан ямар.
- Берәүнең искесе — берәүнең кышкысы.
- Берәүнең яңасыннан үзеңнең искең яхшы.
- Ертык зурайса, ямаулык җитмәс.
- Ертык киемне җил табар.
- Ертык киемнең ямарлыгы калмаса, үзе ямауга китәр.
- Ертык сүтектән көләр, тишек икесеннән дә көләр.
- Ертык тишекне тикшерә, ә үзен кем тикшерә.
- Ертык тишектән көләр.
- Ертык ямаусыз булмас.
- Ертыкны япсаң да күренә, ямасаң да беленә.
- Зур ертыкны бәләкәй ямау капламый.
- Иске кием ямаусыз булмас.
- Иске киемне баплаганың — яңа киемне саклаганың.
- Иске киемнең җылысы юк.
- Иске ямаган саен ертыла.
- Искене ипләп ки.
- Искене күпме ямасаң да — иске.
- Искең барда итәгеңне яп.
- Кызарып тәнем күренгәнче аларып ямавы күренсен.
- Тишек түгел җиргә ямау салмыйлар.
- Тишеккә тыгын, ертыкка — ямау*.
- Яласаң туярсың, ямасаң киярсең.
- Ямавы табылмас киемне кимә.
- Ямасаң яңа була.
- Ямауга калса, яманга калыр.
- Ямаулы кигән ярлы булмый.
- Ямаулы кием җылы була.
- Яңа булып тансык түгел, иске булып капчык түгел.
- Яңа кием булды дип, искене хур күрмә.
- Һәр ертыкка ямау бар, һәр сүтеккә сылтау бар.
- Жөе күпнең көе күп.
- Жөйсез ямау булмас.
- Астан кисеп, өстән ямый.
- Кырык корама, йөз ялгау.
- Ямый белмәсә дә, ерта белә.
- Асыл төймә зур булмый, аны таккан хур булмый.
- Ат яхшысы — ала аяк, тун яхшысы — төлке аяк.
- Ачлыктан запас оның булсын, салкыннан запас туның булсын.
- Аяз көнгә карама, япанчаңны ала чык.
- Бакасыз күл булмас, якасыз тун булмас.
- Бер тиредән тун тегелми.
- Берәүләрнең ике тун, берәүләрнең ите тун.
- Беткә ачу итеп тунны утка якма.
- Бишмәт кигән бишне белсә, тун кигән тугызны белер.
- Ертык күлмәкне никадәр җөйләсәң дә эзе кала.
- Ертык тунннан ияр чыгар.
- Ике тирәк бер төптә, алтмыш төймә бер җентә.
- Иске тун эт өрсә дә ертыла.
- Итәгеңне җыймасаң, аягыңа уралыр.
- Итәк кисеп җиң ялгама.
- Итәк, кырыксаң, җиң булыр.
- Иясенә күрә чикмәне.
- Кигән ыштанны кем күрә, күшәгәне — ил күрә.
- Киндер күлмәккә туйган ялангач түгел.
- Кесә сай — кул кыска.
- Кесә төбе мая.
- Кесәң такыр — сүзең бакыр.
- Китән күлмәк киштәдә, киндер күлмәк киртәдә.
- Киң кискән тун тузмый.
- Киңәш белән кискән тун тар булмый.
- Куендагы — юлдагы, кесәдәге — кулдагы.
- Куеннан түгелсә — кунычка.
- Купай туны эт өрсә дә ертылыр, имеш.
- Кырык кат чабадан бер кыптыр тун артык.
- Кырык катлы чикмәнең булганчы кырык төкле туның булсын.
- Күлмәк-ыштанны өйдә юган яхшы.
- Күлмәк эчендә кеше бар.
- Күлмәк якасы алдан керләнер.
- Күлмәксезгә чуклы бау килешми.
- Күрүк кигән күркәм булыр.
- Күтәреп бәйләсәң, әти туны да таман.
- Тишекле төймә җирдә ятмый.
- Тугыз бөртекле генә булса да, тун булсын.
- Тузган тун жил тотмас.
- Тун кадерен белмәгән утка җылынып утырыр.
- Тун кигән туңган, чикмән кигән уңган.
- Тун кидергәч, түнгәк тә туй кодасы булыр.
- Тун кимәгән тун кисә, кага-кага туздырыр.
- Тун матурлыкка түгел, җылылыкка.
- Тун югында чикмән дә җылыта.
- Тун җылысын иясе белер.
- Туны юкның көне юк.
- Туныңны беренче елны үзең ки, икенче елны улыңа бир, өченче елны
дошманыңа бир.
- Тышта туңган өйдә толып салмый утырган.
- Төймәдән тәвәдәй файда юк.
- Чикмән буйга карап киселә.
- Чыбыклаган тун җылыга килә *.
- Чыптадан чикмән тегә алмассың.
- Ыштаны бөтен кеше теләгәнчә чүгәли *.
- Ыштаны юк ычкыры белән мактана.
- Ябынча кадере яңгырда беленер.
- Якалы тун ямарга яхшы.
- Ямаулы чикмән яңгырда яхшы.
- Яумаган яңгырга чикмән ябынма.
- Үз күлмәгең үз тәнеңә якын.
- Үзенә буй булмаган үзгәгә җиң булмас.
- Житешкән җиде җилән кияр.
- Һәркем үз буена карап тун печә.
- Астан толып, өстән тун.
- Аша, туным *.
- Башка — ыштан, аякка — бүрек.
- Бер карауда кесәңә дә керә, эчеңә дә керә.
- Беткә ачу итеп тунын утка яккан.
- Бишмәтенең җиңе юк, ыштанының төбе юк.
- Вакытым узган, туным тузган.
- Зәңгәр төймәм кемдәдер, минем күңелем шундадыр *.
- Ике күлмәкне бер иткән, бер күлмәкне юк иткән.
- Исең киткән иске чикмәнгә, яңасы да бездә өч тәңкә.
- Иске төймә, яңа тун.
- Иске чалбарга яңа бөрмә.
- Итәге бар, җиңе юк, сөяп куяр җире юк.
- Итәге-җиңе тулган.
- Итәк астыннан эш йөртү.
- Итәк белән җитәк *.
- Итәк кисеп, җиң ялгау.
- Итәк-җиңне җыештырып йөрү.
- Итәктән тартсаң — җиңгә, җиңнән тартсаң итәккә җитми.
- Кем дә белә ятасын ябынып чикмән якасын.
- Кесә төбе тап-такыр.
- Кесәгә тыкмаган, күзе чыкмаган.
- Кесәдә җил уйнау.
- Кесәдән йодрык күрсәтү.
- Курка торган күлмәк тузган.
- Күк төймәң күк тә, агы юк.
- Күлмәге белән генә ике кат.
- Күлмәгемнең итәге юк, җиңе юк, рәхәтемнең чиге юк.
- Күлмәк эчендә туган*.
- Күлмәккә төзәп, күләгәгә тидерү.
- Күлмәксезгә чуклы бау.
- Күлмәксездән күлмәкле булган, башын әллә кая куйган.
- Күлмәктән тирлегем якын, тирлегемнән тирем якын.
- Никадәр йөрсә дә, итәге — алты, җиңе җиде булмас.
- Толыптан тун чыкты.
- Туңамын туным юкка, өшимен эшем юкка.
- Төймә генә төйми инде.
- Төймәдән дөя ясау.
- Утлы күлмәк кию.
- Шүре тунын киде.
- Ыштансыз билгә каеш бау.
- Әдрәс бишмәт, теләсә нишләт.
- Өстә кесәбикә бөтен җире бизәк, күлмәк тә юк, башкасы нигә кирәк.
- Җитмәсенә җиң булдым, булмасына буй булдым.
- Жиңе озын, итәге кыска.
- Жиңе җиң, итәге итәк — тагын ни кирәк.
- Жиңем яман булса да, якам яхшы.
- Жәйгә чыкса — чикмәннән, кышка керсә — җиләннән.
- Баш күпме үссә дә, бүрек өстен.
- Баш үссә, бүрек тә үсә.
- Башыңа кигән бүркең өстеңә кигәнеңнән яхшы булсын.
- Башыңны бүрекле йөрт, бүрекне күрекле йөрт.
- Бер бүреккә ике баш сыймас.
- Бүрек күрек өчен генә түгел, җылылык өчен.
- Бүрек — әдәмгә күрек.
- Бүрекнең күрке тунның гаебен каплый.
- Бүрекленең сүзе бер.
- Бүрекченең ирке бар кайдан колак чыгарса.
- Бүрекченең йомышы күрүкчегә төшәр.
- Бүркенә карама, бүрек астын кара.
- Калфакны кантарда киеп булмый.
- Кызыл яулык кызга килешә.
- Кырма бүрек — баш күрке, көмеш йөзек — кул күрке.
- Кыңгыр заманга кырын бүрек.
- Кыңгыр калфакны кию белән.
- Күрекленең башы бүрекле.
- Пальто белән чалма килешми.
- Тазның гаебен бүреге каплый.
- Тар бүрек башны кысар.
- Тәти бүрек эләкмәде, бәти бүрекне мин яратмыйм.
- Яңа бүрек булганда, иске бүрек — чормага.
- Яңа бүреккә ышанып иске бүрекне мичкә якма.
- Үз бүркем үз күземә төшә.
- Бүреге башыннан акыллырак.
- Бүрек белән киңәшү.
- Ике әнкә, бер чөнкә, эләбез дә чөябез *.
- Күркем барда бүркем юк, бүркем барда күркем юк.
- Түбәтәй җыеп калу *.
- Чабак колакчын киертү *.
- Аягында итеге барга бөтен җир өсте күн.
- Аягыңдагы итегең тар булса, дөньяның киңлегендә ни файда.
- Бастым — киез булды, киердем — киез итек.
- Башмак алтыннан булса да, аты һаман башмак булыр.
- Башмак балчыксыз булмас, арпа кылчыксыз булмас.
- Башыңа төшкәч, башмак тукырсың.
- Башыңа төшсә, башмакчы булырсың.
- Без капчыкта ятмас *.
- Бер ташлаган чабатаны яңадан кимиләр *.
- Бияләй аркылы бармак янама.
- Бияләй үзе шапылдамый.
- Бу чакта бияләй эчендә бармак кыймылдатканны да беләләр.
- Ике аяк бер кәвешкә сыймас.
- Ике сыңар — бер кием.
- Ике чабата бер кием, теләсәң кайсын киен.
- Иске калушның кадере юк.
- Итеге тишекнең чабатасы тишек.
- Итеге яман түргә чыга алмый, җиңе яман аш эчә алмый.
- Итек алсаң — кунычы кала, ит алсаң — бурычы кала.
- Итек аша аяк кушып булмый.
- Итек кидем дип, чабатаны чыгарып ташлама.
- Итекченең итеге сүтек, тимерченең балтасы китек.
- Катлап кигән чабата нык була.
- Күрми күргән күн итеген башына кигән.
- Күрми күргән күн итеген киеп үлгән.
- Күрми күргән чабатасын түргә элгән.
- Оегыңны карап ки: эчендә чаян ятмасын.
- Тегелмәгән итегеңне мактама.
- Тишек башмак кемгә хаҗәт.
- Чабата аякка килешә дип биткә кимә.
- Чабата бер башлагач үзе үрелеп бетә.
- Чабата гына парлап йөри.
- Чабата маллар таба.
- Чабата үрүнең дә рәте бар.
- Чабата җиде юкәдән үрелә, ди.
- Чабатаны ерак ташлама — итек тузса, алып киярсең.
- Чабатаны кайтаруын гына кайтар, тезүен кем дә тезәр.
- Чабатасына күрә киндерәсе.
- Чабатачының ашы үрә, ярый һөнәренә күрә.
- Читегедер өч тәңкә, чигешедер биш тәңкә.
- Шөшле сораганга балта тоттырмыйлар.
- Юкәңне хәзерләмичә чабатага керешмә.
- Юньсез итекче безне гаепләр.
- Ялангач аякка һәр башмак таман.
- Үлчәүсез чабата да тукый алмассың.
- Артыңнан иске чабата.
- Безгә без булмый безгә шөшле булмас.
- Бер аягында ката, икенчесендә чабата.
- Бияләй эченнән йодрык күрсәтү.
- Гаеп бездә түгел, шөшләдә.
- Иске чабатага яңа киндерә үргән *.
- Кыл чабата киендерү *.
- Кырык ел чабата ясап, чабатага олтан сала белмәгән.
- Кәвешләре бер магазинда булган.
- Көн уздырып, чабата туздырып.
- Олтырагына да тормау.
- Олтырагың булып хезмәт итәрмен.
- Судан чыгып җитмәгән, чабатасын киптерә.
- Тирес чабата туку *.
- Төрттек-тарттык — баш саптык, кактык-суктык — олтан кактык.
- Чабата кайтарып йөрү.
- Чабата кесәмдә берәү калган икән.
- Чабата ярминкәсе ясау *.
- Чабатага баш сапма *.
- Чабатага калып, җибәрермен салып.
- Эчле-тышлы бияләй *.
- Авыз күнгән ачы катык күнмәгән каймактан яхшырак.
- Аз аш, күп ният.
- Аз ашның хәсрәте дә аз.
- Аз булсын, тәмле булсын.
- Аз кап — май кап.
- Азыгы мул хуҗаның кышы кыска булыр.
- Ак ашаган — тартышкан.
- Ак сөт булса, ачлык юк.
- Акчасыз торып була, икмәксез торып булмый.
- Алла ризыкны бирә, авызга үзе салмый.
- Алмасаң да, чәй яхшы; ашамасаң да, май яхшы.
- Аптекада тозның кадагы кырык тиен.
- Арзанлы итнең тозлыгы — татылмый.
- Арпа-көрпә аш булмый.
- Артык тозлау аздан яман.
- Арык итнең шулпасы тәмсез була.
- Арык иттән симез котлет пешереп булмый.
- Арыш — ачы икмәк, бодай — төче икмәк.
- Арыш икмәге һәрнәрсәгә баш.
- Арыш ипиенең көче күп.
- Ачы булсаң, тоздай бул; татлы булсаң, балдай бул.
- Ачы белән төзәтәләр, тәмле белән бозалар.
- Ачы белән төчене татыган белер, ерак белән якынны йөргән белер.
- Ачыга төче керми.
- Ачымаган — төче, пешмәгән — чи.
- Ачыны күрмиенчә төчене белмәссең.
- Ачыны сөймәгән татлыны ашамас.
- Ачыны татымаган татлыны ашамас, начарны күрмәгән яхшының кадерен
белмәс.
- Ачыны төче итеп булмый, төчене ачытып булмый.
- Ачысы булмаганның төчесе булмас.
- Аш артыннан — чәй шартыннан.
- Аш бар өйдә бәрәкәт бар.
- Аш белән атканга таш белән атма.
- Аш булса, казан табыла.
- Ашап туйгач икмәк белән авызыңны сөртмә.
- Ашасаң ботка, китәрсең ходка.
- Ашасы җирдә аш бар, эчәсе җирдә су бар.
- «Аш» дигәндә аттан төш *.
- Аш иясе белән тәмле.
- Аш кадерен ач белер, тун кадерен ялангач белер.
- Аш кадерен белмәсәң, ачлык бирсен җәзаңны.
- Ашка уртак — башка тукмак.
- Ашлы табактан аша атлама.
- Ашны бергәләп пешерсәң куе була.
- Ашны кире кагуга караганда таш белән ору артыграк.
- Ашның тәме тоз белән, мәҗлес яме сүз белән.
- Ашның өресе аска төшми.
- Ашсыз өйне эт тә яратмый.
- Аштан олы булып булмый.
- Ашы бар, кашыгы юк.
- Ашы юк алтын аяктан әйрәне бар тустак яхшы.
- Ашык итен ашаган алты ел ач булыр, тубык итен ашаган тугыз ел тук
булыр.
- Ашына күрә табагы, балына күрә калагы.
- Ашыңа ни салсаң, кашыгыңа шул чыгар.
- Бавырга буе җитмәгән: «Мин бүген ураза», — дияр.
- Бал айнымас, сары май сасымас.
- Бал — ару, җитмеш төрле сырхауга дару.
- «Бал, бал» димәк белән авыз татлы булмас.
- Бал «бал» дисәң бер кими, бармак тисә икенче кими.
- Бал балчык ашатыр, балан камыр ашатыр *.
- Бал белән балта йотарсың.
- Бал белән бозалар, тоз белән төзәтәләр.
- Бал белән май ашадым — авызымда юк, ал белән гөл кидем — иңемдә
юк.
- Бал белән май чабата ашата.
- Бал капкан авыз япкан, ачыккан авыз ачкан.
- Бал-май белән авызланганның теле татлы була *.
- Бал сөрткәч пычакны да ялыйлар.
- Бал татлы дип бармак йотып булмый *.
- Бал тоткан бармак ялый, каймак тоткан кашык ялый *.
- Бал тәмле дә, ике кашык белән ашарга ярамый.
- Балга тоз сипмиләр.
- Баллы кеше — маллы кеше, сыерлы кеше – сыйлы кеше.
- Балны бармак бетерә.
- Балы булса чебене булыр.
- Балын им дә балавызын ташла.
- Бар ит тә казы булмый, бар эт тә тазы булмый.
- Баш биргәнгә аш бир.
- Беленеңне белеп из *.
- Бер батман серкәгә караганда бер тамчы бал белән күбрәк чебен
тоталар.
- Бер кеше дә үз әйрәнен ачы димәс.
- Бер кискән икмәк ябышмас.
- Бер калҗа ит өчен кәҗәңне суйма.
- Бер пешкән икмәк бер күәшнә камырдан артык.
- Бер стакан чәй ярты юлдан калдырган.
- Бер чынаяк чәйнең кырык ел хәтере бар.
- Бер җәем токмач белән туй үтми.
- Беренче белен төерле була.
- Берәүгә аш кайгы, берәүгә баш кайгы.
- Берәүгә — таба ашы, берәүгә — табагачы.
- Берәүләрнең теше ачыдан камашканда, берәүләрнеке төчедән камашыр.
- Берәүнең куесы, берәүнең сыегы.
- Берәүнең ризыгын берәү җимәс.
- Боерган аш теш сындырып керә *.
- Боламыкка май кирәк, һәрнәрсәгә җай кирәк.
- Борчаклы өйрә бер чара, ашап-ашап туймас бай чура.
- Борыч, ачы булса да, ашның тәменә дару.
- Борыч орлыгы, вак булса да, үзен таныта белә.
- Борычы күп боламыкка сипкән.
- Ботка ашаганның буыны нык, өйрә ашаганның буыны сыек.
- Ботка — муллалар ашы, үрә — түрәләр ашы, чумара — чуртлар ашы, бәрәңге
— мылтык ташы.
- Ботка пешерсәң, маең җитәрлек булсын.
- Боткасын пешергәч маен жәлләмә.
- Булмагач булмый икән базарда төче күмәч.
- Бәлеш булса, белеш була.
- Бәлеш табадан зур булмый.
- Бәлешнең төбе, чананың түре.
- Бөтен дөньяга бер бәлеш пешереп булмый.
- Гайшә ризыгы атына, Фатыйма ризыгы — атына.
- Гел бер ипи генә ашасаң, ул да җиләтә.
- Дөньяда таш каты, ташны эреткән аш каты.
- Елына күрә җылы шулпа.
- Ике кеше пешергән аш я тозсыз, я тач тоз була.
- Икмәге күп дуңгыз асрар, акчасы күп тегермән салыр.
- Икмәге таза кеше урамда ашар *.
- Икмәгең таза булса, жиде юл чатына чыгып аша.
- Икмәк корсак артыннан йөрми, корсак икмәк артыннан йөри.
- Икмәк кыйммәт акча юкта.
- Икмәк-тоз — карулы.
- Икмәк югы ямандыр, каты-коты кимертер.
- Икмәк юкта теләнче кыстар.
- Икмәк юлда йөк түгел.
- Икмәк әйләнәсенә тычкан да җыела.
- Икмәкне катыкка манган ач булмый.
- Икмәксез эскәтер — хикмәтсез чүпрәк.
- Ип-жай булса, ит-май була.
- Ипи катысыз пешми.
- Ипи кискәндә чыккан көч кермәс.
- Иписез, тозсыз аш — ярты аш.
- Иске серкә савытны боза.
- Исләнгән итне чебен табар.
- Ит ашадың дәрт алдың, шулпа ашадың — шифа алдың.
- Ит ашасаң, бер көн тук булырсың.
- Ит, ашасаң, тешкә керә, ашамасаң — төшкә керә.
- Ит дигәч исең китә, ашасаң — эчең китә.
- Ит икмәк белән ярашыр.
- Ит — иткә, мае — җилеккә.
- Ит — иткә, шулпа — биткә.
- Ит итне үстерер, май итне үстермәс.
- Ит калса иртәгә ярый.
- Ит бозылса тоз сибәр, тоз бозылса ни сибәр.
- Ит күп ашау картайта, катык күп ашау картлыкны туктата.
- Ит күрмәгәнгә үпкә тансык, үпкә күрмәгәнгә шулпа тансык *.
- Ит күрсәтеп үпкә сатып булмый.
- Ит сөяген итчегә кире илтмиләр.
- Ит сөяксез булмый.
- Ит — табыш, тураганда бер кабыш.
- Ит тапмаган үпкәгә кинәнгән.
- Ит туравы бер табыш, ун турамга бер кабыш.
- Ит тураганга — сөйгәне, карап торганга — тигәне.
- Ит яманы картадыр, зат затына тартадыр.
- Ит — әдәм корычы, читән төбендә бер очы.
- Ит өчен шеш көяр.
- Ит үзеннән-үзе кортлый.
- Итек алсаң — кунычы кала, ит ашасаң — бурычы кала.
- Итнең иң тәмлесен тураучы ашар.
- Итнең төбе бот булыр, йотның төбе юк булыр.
- Иттән богыл куймыйлар, сөяктән ызба куймыйлар.
- Қазыга туйгач, карта сасы булыр.
- Қайда аш, анда яраш.
- Кайда коймак, шунда кунак.
- Каймак — ачы, сөт — төче, салма бирсәң — камыр, бәрәңге бирсәң —
тамыр.
- Калган азык кара көнне яктырта.
- Капкан саен бал капмыйлар, кайчан-кайчан кара ипи дә ярый.
- Камыр курына күрә.
- Камыр пешерү — кода төшерү *.
- Камырга — чүпрә, катыкка — оеткы.
- Капкан саен калҗа булмый, бәрәңгесе дә эләгә *.
- Кар ак булса да, аны ашап булмый; ипи кара булса да, ансыз яшәп
булмый.
- Кара икмәккә туйган ач түгел.
- Кара ипине җиксенсәң, кара көнгә калырсың.
- Карта ашыйсың килсә, атыңны суй.
- Картаерга ашыксаң, карт ит аша.
- Карын тирәсендә май җиллерәк була.
- Каты серкә кабын бозар.
- Катык бирсәң, «ачы» диләр; каймак бирсәң, «төче» диләр.
- Катык түгелсә, оеткысы калыр, әйрән түгелсә, нисе калыр.
- Катыклы аш ир кешегә ишектән чыкканчы гына.
- Кашыгына тигән май сабына да тияр.
- Керән тормадан төче булмас.
- Кеше ашы тәмле була.
- Кеше ашының тозын татыма.
- Кеше икмәге белән мәңге торып булмый.
- Кеше кулындагы калҗа зур күренер.
- Кеше пешергән ашны кашык тыгып болгама.
- Кеше салмасына катык булма.
- Кеше өйрәсен суытып йөрмә *.
- Кеше өчен күмәч сатып алма.
- Кешенең боткасыннан үзеңнең өйрәң яхшы.
- Кешенең майлы пылавыннан үзеңнең каткан икмәгең яхшы.
- Коймак кунак яклы, кабартма хаҗәен яклы.
- Купың яман булса да, эчендә ашы булсын.
- Кызыл ит бетәр, кызыл бит калыр.
- Қызыл ит кыя кискәнче.
- Қымыз барда кызык бар.
- Қымызга пешкәк кирәк, ишәккә күсәк кирәк.
- Қымызны эчәсең килмәсә болгатма.
- Кәнфит ашап теш чыкмас.
- Кәнфит тамак туйдырмый.
- Көйгән икмәк ачысы күңелдән китми.
- Көн саен майлы ботка булмый.
- Көнлек азык корсакта, айлык азык аркада.
- Күңел тапмак бер калҗа, күңел калмак бер калҗа.
- Май ботканы бозмас.
- Май ачы булса, пылау да ачы булыр.
- Май ашаганның йөрәге талмый.
- Май белән иске чабата да үтә.
- Май булмый җай булмас.
- Май тамакка утырмый.
- Май уклау йоттыра.
- Майламый пәрәмәч пешми.
- Майлы иттән чыр күп чыга.
- Майсыз коймак табага ябыша.
- Майсыз таба купмас.
- Майсыз табадан коймак купмый.
- Миннәтле аштан карынның ачлыгы яхшы.
- Мә ашың, бир ашым.
- Озак кайнаган аш тәмле була.
- Озак торгач бал да чымырдап ачый.
- Озак ятса, камыр өсте дә кайрак була.
- Олы кабартма авызны каплый.
- Оны булса, мае булмый, мае булса, балы булмый.
- Оят өлеше — табада камыр.
- Пешкән аш беткән аш.
- Пешкән ашка су катма.
- Ризыгың булмаса, Кытайга барып та чәй эчә алмый кайтырсың.
- Ризык күктән капчык белән дә иңми, янчык белән дә иңми.
- Ризыклы — ашка, язулы — яшькә.
- Сагыз чәйнәп май чыкмас.
- Сагыз яңак талдыра, чикләвек эш калдыра.
- Сагызны чәйни белмәгән черетер.
- Салган шикәр күренми.
- Самовар чәйнең алдын эч, кара чәйнең төбен эч.
- Сарымай — күп кешегә тарымай, ак май — кунаклардан артмай.
- Сауга ризык табыла.
- Серкә үзен бал санар.
- Су эчермәскә сөт бир *.
- Сузсаң, сары май да сузыла.
- Су мазасы боз белән, ашның тәме тоз белән.
- Сөт белән катык — йөрәккә ятык.
- Сөт тоткан каймак ялар.
- Сөткә каймак көнендә утырмый.
- Сөткә су кушсаң, аеру кыен була.
- Сөттән ак бул, судан пакь бул.
- Сөяк янындагы ит тәмле була.
- Тавышлы табыннан фәрештә качар.
- Талашлы табынга шайтан ияләшер.
- Тамактан үткән бар да аш.
- Тарта торгач он булыр.
- Татлы — тешкә дошман, ачы — ашказанына дус.
- Татлыны ачыту җиңел, ачыны татлы итү кыен.
- Тату аш татлы булыр.
- Тау билгесе таш булыр, бай билгесе аш булыр.
- Таңдагы казы белән картадан бүгенге үпкә белән бавыр яхшы.
- Телне бал белән кисәләр.
- Тиген ашның тозлыгы юк.
- Тиген серкә балдан татлы.
- Тоз ашаган су эчәр.
- Тоз ашамаган кешенең күзе жете була.
- Тоз белән боз дус булмый.
- Тоз сипкәч, торма да төчерә.
- Тоз өчен борычны мактыйлар.
- Тоздай ачы булма, балдай татлы булма.
- Тозлы аш ике туйдырыр.
- Тозның тәмен борын сизмәс.
- Тугыз көнлек гомереңә ун көнлек азык җый.
- Тәгам — тоз белән, тоз — үлчәү белән.
- Тәмлегә талым кирәкми.
- Тәмлене яратсаң, ачысын да ярат.
- Төкерсәң ашыңа, ут чыгар каршыңа.
- Төшлек гомерең булса, кичлек ашарга әзерлә.
- Ут якмыйча юача пешермә.
- Утсыз юка да кабармый.
- Хәтер калмак бер калҗа, хәтер тапмак мең калҗа.
- Хәрам аш карын ярып чыга.
- «Чыкмый, чыкмый дип әйтәсең, чеметеп-чеметеп саласың, сал бер уч,
чыгармын нибуч!» — дип әйтте, ди, чәй.
- Чәе булса, шикәре табылыр.
- Чәеңне сал учлап, эчәрсең тынычлан.
- Чәй ике генә кешене ярата.
- Чәй көлдерер, кесәне бөлдерер *.
- Чәй тегермән ташын күтәрә.
- Чәй — түгел борыч, чәйне салсаң сал бер уч, төшүе килсә, пешүе
килер.
- Чәй эчеп беткәч, шикәр китермиләр.
- Чәй яны — семья җаны.
- Чәйне чәйнисе юк.
- Чәйнәмә сагызны, өзә алмассың.
- Чүпрә — кабара да күперә.
- Шикәр, тәмле булса да, икмәкне алыштыра алмый.
- Шикәрне кайсы ягыннан кимерсәң дә тәмле.
- Шикәрнең теше булса, үзен үзе ашар иде.
- Шулай ул, шулай ул, майламасаң шумай ул.
- Шулпа тимәс җирдән калҗа өмет итмә.
- Шөкер дигән көн бар: бер салмалык он бар.
- Эрегән май агар.
- Эркете булгач, саркыты да була.
- Эчәкне күп әйләндерсәң исе чыгар.
- Язмаган ризык авыздан кире төшәр.
- Ярма суда — алтыга, сөттә уникегә ярыла *.
- Яхшы аш начар кашыкны да алтын итә.
- Яхшы ашка кыстау кирәкми.
- Яхшы ризык яман хәсрәтне баса.
- Яу килә дип азыгыңны ташлама, ил күчә дип утыныңны ташлама.
- Әдәм чакырса бармам, аш чакырса калмам.
- Әдәм үлмичә ризыгы төкәнмәс.
- Әйрән эчкән котылган, чиләк ялаган тотылган *.
- Хәлвә күрсә, мулла коръәнен оныта.
- Хәлвәне хаким ашый, таякны ятим ашый.
- Әйрән эчкән ярлы бар, чәй эчкәннән ким түгел.
- Әлү кагына шикәр төреп ашама.
- Өеңдә аш бетсә, яныңнан дуслар китәр.
- Өйрә ашасаң да, ботка ашадым, диген.
- Өмет үлмәсә, ризык кимеми.
- Үз икмәгең кеше калачыннан татлырак.
- Үз өендә салма өзмәгәнне, кешегә барып токмач кисә.
- Үз өендә селте кайната белмәгән — кеше өендә әлбә пешергән.
- Үз өендә өйрә пешерә белмәгән — кеше өендә ботка пешерер.
- Үзең бер кайнап чыкмыйча ашың кайнамый.
- Үзең ипи киссәң ипи кисәрләр, калач киссәң калач кисәрләр.
- Үзең тапкан картаны үпкәгә алыштырма.
- Үзеңнең боткаңнан кешенең өйрәсе тәмле.
- Үпкәне күпме кайнатсаң да, өресе чыкмас.
- Җәен әйрәнсез булма, кышын юргансыз булма.
- Һәр нәрсәнең үз чымырткысы.
- Авыз эчендә ботка пешерү.
- Авызына салган сары майны йота белми.
- Авызында ашы, күзендә яше.
- Аз гына ашым, гаугасыз башым.
- Акка тук, печмәгә киндере юк.
- Алдына аш куйган, ике кулын буш куйган.
- Алдында пылавы, йөрергә олавы.
- Аның пычагы май өстендә.
- Ачы катык кебек кабару.
- Аннан ит тә юк, йон да юк.
- Аннан он суы да, тоз суы да юк.
- Аны әйт, моны әйт, камыр булса салма сал.
- Аның өчен ике калач бер тиен, бер келиндер өч тиен.
- Астан өйрә, өстән ботка.
- Асты ачыткы, өсте бал, ахирәт, син карап ал.
- Ачык чырай — кайнар чәй.
- Аш пешерсә — апара, бите-кулы кап-кара.
- Аш та су, баш та сыйрак.
- Аш түгел — суынмый, ашлык түгел — коелмый *.
- Ашасаң азык түгел, ташласаң язык түгел.
- Ашка таракан төште.
- Ашка түгел, күәскә *.
- Аштан олы түгелсең.
- Ашым аш, суым су түгел.
- Ашыңа тозлык түгелмен.
- Ашыңны ашар, күзеңне тишәр.
- Аңа май кирәк, миңа тәм кирәк.
- Бал да май эчендә йөзү.
- Бал каптырганда бармак тешли.
- Балавыз булып эрү.
- Бездә күп каты-коты, сездә ул да такы-токы.
- Бер карасаң үрәле, икенче карасаң шүрәле.
- Бер кулында аш, бер кулында таш.
- Бер яктан сала, икенче яктан ала *.
- Борынына борыч кермәгән.
- Борычтан яман әчемен, шикәр сипсәң төчемен.
- Ботка пешереп алган урының түгел.
- Ботка түгел, җыбыткы.
- Боткалык дип тора идем, өйрәлек тә калмады.
- Булган-булган ботка булсын.
- Бәлеш! — эче дөге, тышы арыш.
- Горячий, үзе кара, үзе чи.
- Изрәгән арыш боламыгы.
- Икмәк череткеч булды бер.
- Ипи салган көнне ачтан үлгән.
- Ипи-тоз, якты йөз.
- Казанга сыймас кабырга.
- Кайсы сарыкта, кайсы казда, әле төшмәгән базга *.
- Камыр белән сыламаган — эт ашамас әле.
- Каты-коты, мәче боты.
- Катыгы-сөте миңа, сыегы-саркыты сиңа.
- Кесәле өйдә, сүге тышта.
- Кеше ашына катык булу.
- Кеше өендә ботка пешерә.
- Коры квас, сай чүмеч...
- Коры ярма, шау кибәк.
- Кәрче-мәрче, орлык пәрәмәче.
- Көн дә бәлеш, көн дә туй.
- Күмәче көлгә төшкән *.
- Лаеш шулпасы эчмәгән *.
- Май булса, сөтен кешедән алып була да, ботка пешерер идем, ярма
юк.
- Май эчендә бөйрәк кебек *.
- Майлап ташласаң эт ашамас.
- Минем күңелем Микидә, Мики күңеле ипидә.
- Мичтә бәлеш, авызы чалыш.
- Моның белән ботка пешереп булмый.
- Ни он түгел, ни камыр түгел.
- Ни өйрә дә ни ботка.
- Он-тоз өйдә, иләк-чүмеч чөйдә.
- Оны кешедән, тозы күршедән.
- Пешереп куйган ди сиңа.
- Салма савытыңа менеп төшәрмен.
- Сары май эчендәге балавыз кебек.
- Серкәсе су күтәрми.
- Су сорасаң сөт бирә торган кеше.
- Су янына утырып сусыз икмәк ашаганы юктыр әле аның.
- Суган суы эчмәгән.
- Сөт кайнаганчы түзгән, суынганчы түзмәгән.
- Такта чәем — ачык чыраем, бөртек чәем — төртеп очыраем.
- Тансыкка тары боткасы.
- Теләп алган картаң.
- Тоз түгелсең — эремәссең.
- Төбенә тоз кою *.
- Төелгән микән борае *.
- Умач сораганга токмач тоттырган.
- Умач-урт итим микән, чумар-чурт итим микән.
- Чепере май, чирек май, иртәгә дә калсын, вай.
- Чи пещерер, тиз төшерер.
- Чәеннән Арча кыры күренә.
- Эч шурпасын, ник куркасың.
- Эчтән умач уа, тыштан җәймә җәя.
- Ярамаган каз ите, аңар тагын куян ите.
- Ярма булса, ботка пешерер идем, май юк.
- Ярый безгә, майлы күзгә әйрән каткан сөтле умач.
- Әйрәнле ашым, жылы мич башым.
- Әле чисең, пешәрсең, бу хәлеңнән төшәрсең.
- Әллә пешмәгән, әллә төшмәгән.
- Өйрәледә бер кич, боткалыда ике кич.
- Өйрәләре сыек икән, түбәләре кыек икән.
- Өйрәндек чәй эчәргә, оныттык җеп эрләргә.
- Үзем райда, әпәем крайда.
- Үзендә юк өйрәлек, кешедән көтә боткалык.
- Үзенең әйрәне юк, кешенең кымызын эзли.
- Авызы бар ачка үлмәс.
- Авызыңа кергәнне чәйнәргә иренмә.
- Авызыңа салганны йота бел.
- Аз аша — асыл яшә.
- Аз аша — таза аша.
- Аз ашаган күп ашар, күп ашаган аз ашар.
- Аз ашаган май ашар, күп ашаган лай ашар.
- Аз ашадым дип бервакытта да үкенмәссең.
- Аз кап, күп чәйнә.
- Азлап капкан җиңел йотыла.
- Азлап капсаң тук булырсың, зур капсаң тыгылырсың.
- Ай да тәмле ашаган көлгән, көн дә тәмле ашаган бөлгән.
- Алган сыныкны калдырмыйлар.
- Алдыңа куйган ашны хурлама.
- Арзан керешермен, ашавым белән кыйммәткә төшерермен.
- Атны ат саклый, ачны ач саклый.
- Ач, ач яныннан тизрәк кач.
- Ач булдым дип егълама, күп ачның бер туклыгы булыр; тук булдым дип
куанма, күп тукның бер ачлыгы булыр.
- Ач булсаң яхшы ашарсың, ялангач булсаң яхшы киярсең *.
- Ач калмаган аш кадерен белмәс, җәяү йөрмәгән ат кадерен белмәс.
- Ач карынга вәгазь сөйләмә.
- Ач карынга ни бармый.
- Ач кеше уенын онытыр.
- Ач кешегә аш кирәк, тук кешегә баш кирәк.
- Ач кешегә «көт» дигән сүз авыр.
- Ач кешегә чәчәк исеннән чәлпәк исе тәмлерәк.
- Ач кешенең ачуы яман.
- Ач күзенә йокы кермәс.
- Ач күп ашар, ачулы күп сөйләр.
- Ач сугышыр, тук килешер.
- Ач — төшендә оча, тук — бастырыла.
- Ач узар, ялангач узмас.
- Ач урамга чабар, ялангач өйгә чабар.
- Ач хәтерен тук белмәс, авыру хәтерен сау белмәс*.
- Ач чагында ашаганны тук чагында онытма *.
- Ач чагында биргән көлчә тук чагында биргән калачтан артык.
- Ач әйткән: «Тулы капчык ипидән буш корсак авыррак».
- Ач җиһанда нан юк санар.
- Ачка бар аш та тәмле.
- Ачка бер кашык аш алтыннан қыйммәт.
- Ачка казан астырма, туңганга ут яктырма.
- Ачка кем аш бирсә, шул карендәш.
- Ачка киңәш биргәнче күмәч бир.
- Ачка тугыз юрган япканнар, алай да йоклый алмаган.
- Ачка үлгәннең куеныннан ипи эзләмә.
- Ачкүз олы кашык эләктерер.
- Ачкүз туяр, кашыгын куймас.
- Ачкүз өйдә утырыр, күңеле нәүрәпкә төшеп менәр.
- Ачкүзнең кашыгы куенында.
- Ачлык ни җидермәс, туклык ни дидермәс *.
- Ачлыкта алтыннан бер йотым ярма артык.
- Ачлыкта комагай алдан үләр.
- Ачлыктан ачы нәрсә юк.
- Ачлыктан корсак ярылмый.
- Ачны туйдыр, сусаганны кандыр.
- Ачны тук белмәс, ярлыны бай күрмәс.
- Ачны хәерче кыстар.
- Ачның акылы йөрмәс.
- Ачның күзе икмәктә, тукның күзе хикмәттә.
- Ачның күңелен тук өзә.
- Ачның уе икмәктә, ялангачның — бишмәттә.
- Ачның ходасы — бер кисәк икмәк.
- Ачтан акыл сорама.
- Ачтан камыр бастырма, туктан икмәк кистермә.
- Ачтан тәгам пешертмә, ялангачтан кием кистермә.
- Ачтыр — бүредер, ялангачтыр — шүредер.
- Ачык авыз ач калмас.
- Ачыксаң да чама белән аша.
- Ачынган йоклар, ачыккан йоклый алмас.
- Аш ашка, урыны башка, булса табакта, тормас тамакка *.
- Аш янында күп сөйләсәң, ач калырсың.
- Аш ясаучы аш ясады, кемгә боерган, шул ашады.
- Аша, ашаганнан үлмәссең, Габдулла биясе түгелсең *.
- Ашаган авыздан салынып тормый.
- Ашаган белмәс, тураган белер.
- Ашаган белән мал бетми.
- Ашаган кеше янында аш үтә.
- Ашаган саен артмас.
- Ашаган тамакка ни бармый.
- Ашаган тамакка таш пулат киткән.
- Ашаганга аз, ашатканга күп.
- Ашаганга аш бирә, елаганга яшь бирә.
- Ашаганда дус күп, башка төшсә, берсе дә юк.
- Ашаганда гаугалама.
- Ашаганда түшәм күренми.
- Ашаганнан үлмәссең, күп яхшылык та күрмәссең.
- Ашаганны аркылы йоттырма.
- Ашаганны аш ит, таш итмә.
- Ашаганны аш әйтми, теш әйтә.
- Ашаганның биле нык.
- Ашамаса тамак яман, йокламаса кабак яман.
- Ашамый тамак туймый.
- Ашамыйм дигән алтмыш коймак ашаган*.
- Ашап алаша булмассың.
- Ашап туймаганны ялап туймассың.
- Ашап үлмиләр, чирләп үләләр.
- Ашар — тамак, йотар — йоткылык.
- Ашар өчен яшәмә, яшәр өчен аша.
- Ашарга өйрәнмичә ашка барма.
- Ашарына юк тәмле ашар, кияренә юк яхшы кияр.
- Ашасаң — тештә, ашамасаң — төштә.
- Ашатсаң ашарсың, ашатмасаң катарсың.
- Ашмацы бармак яласа да туяр.
- Ашый белмәгәнгә ашатма.
- Ашыйм дигәннең авызы яман.
- Ашыйсы килгәннең эче авырта, йокысы килгәннең — башы.
- Ашыйсы килү — гыйшыктан яман.
- Барында батып ашаган, югында сатып ашаган.
- Бер авызыңа ике кашык тыга алмассың.
- Бер ачлыкның бер туклыгы бар.
- Бер ашап туйган кешегә бал да бер, боламык та бер.
- Бер көн карыны ачканнан кырык көн акыл сорама.
- Берсен кап, берсен йот, өченчесен әзер тот.
- Берәү ашаганга берәү тук булмый.
- Берәү ашап туя, берәү яланып кала.
- Берәү туеп сикерә, берәү туңып сикерә.
- Берәүнең түшен җисәң, үзеңнең очаңны сайла.
- Бирән бирмәгәнеңнән өмет итәр.
- Бирәнгә биргәнең җитмәс.
- Бирәнгә биргәнче, ачка бир.
- Бирәннең биле дә биртелми, эче дә ертылмый.
- «Бу ни гаҗәп, бу ни хикмәт: бер ашауга бөтен икмәк!» — дип әйткән, ди,
бер кеше.
- Булсын ашап туярлык, калганын алып куярлык.
- Гуж тамак гаеттә үләр.
- Иртәгә дигән уй белән бүген тамак туймый.
- Иртәнге ашны ташлама, кичке ашны башлама.
- Йоткылык кибән йоткан.
- Йотлыккан йортын мактый.
- Капкан белми, тапкан белә.
- Қапма тәмлене, телеңне тешләрсең.
- Карап торып карын туймый.
- Карын туйганда картаның исе чыга.
- Карыны ач казанга карар.
- Карыны ачка кара сабын май булып күренгән, ди.
- Карыны тук ачны танымас.
- Карыны яман бәйрәмдә үләр.
- Карының туймастай җирдә ачлыгыңны белдермә.
- Качып-посып каз ашаудан тынычлап ачы суган ашавың яхшырак.
- Кешегә барып казы ашаганчы өеңә барып су эч.
- Кешедә ашаган — бусагасыннан чыкканчы.
- Кичке карын кичерер, иртәнгесе кичермәс.
- Комагай кылкыннан яза, қыдырма аягыннан яза.
- Комагай қылтамакка қалыр.
- Комагай күктә ярты ай күргәч: «Түгәрәк қалач булсае», — дигән.
- Комагайга қара боламык та аш.
- Комагайга кое суы да җитмәс.
- Комагайның борыны кырык көн алдан кычытыр.
- Комсыз комганга тыгылыр.
- Комсызга коймак артыннан ипи кис.
- Көн дә туйсаң — бөләрсең, атнага бер туйсаң — үләрсең.
- Күз — матурны, тамак тәмлене ярата.
- Күктәге фәрештәләр генә ашамый торалар.
- Күмер ашаган күп яшәгән, ак ашаган аз яшәгән *.
- Күп ашасаң — аз ашарсың, аз ашасаң — күп ашарсың.
- Күп ашасаң, бал да ачы була.
- Күп ашау белән тыныч йокы икесе бергә туры килә алмый.
- Күпкә киткәч, майлы ботка да туйдыра.
- Миннәт белән коймак ашаудан миннәтсез таяк ашау артык.
- Ни пешерсәң, шуны ашарсың.
- Оялмаган боермаганны ашар.
- Пешергән кеше ашның исе белән туя.
- Сайланчыкка сай тустак.
- Сау карында балта сабы да сенә.
- Саулык теләсәң, күп ашама.
- Сигез капма, симез кап.
- Сох симермәс, угыры баемас.
- Суга ман, сынык аша — үзеңнеке булсын.
- Сукыр тамак май сорый.
- Суны эчкәндә чишмәсен онытма.
- Суны өреп эчсәң дә, шулпа булмас.
- Сусагач қына кое қазырга керешмиләр.
- Сөткә авызы пешкән — суны өреп эчкән.
- Талымлыга аш килешмәс.
- Талымсызга салма тия, талымлыга талма тия.
- Талымсызга тозсыз умач.
- Тамагым — қунагым.
- Тамагыңа кирәк булса, тамаша төрле қыланырсың.
- Тамақ барда тәмуг бар.
- Тамақ барын да адаштыра.
- Тамақ булмаса, тәмуг булмас иде.
- Тамақ — гүр, өс — нур.
- Тамақ табаққа батырыр.
- Тамақ тамақны көнли.
- Тамақ туқлық — күңел хушлық.
- Тамақ тәмуққа кертер.
- Тамақ түгел, тәмугтыр.
- Тамақсау кешенең тамагы шешәр.
- Тамақсауның үлеме — тамақтан, угрыныкы — таяқтан.
- Тар корсақ арпа икмәге белән дә туқ була.
- Тар табында чәй эчкәнче, киң табында су эч.
- Тегермән — су белән, кеше ашау белән куәтле.
- Тере кеше ач булмас.
- Тишек тамақ тиқ тормый.
- Туйган дигән тугыз қат килгән.
- Туйганнан ары төймә хәтле дә үтми.
- Туйганыңны туйганчы бел.
- Туйгач бал да ачы була.
- Тук кеше бер арыса, ач кеше ун арый.
- Тукка бәрән койрыгы да каты, ачка тәкә мөгезе дә йомшак.
- Туклыкка түзмәсәң, хурлыкка түзәрсең.
- Туклыкта ачлыкны истә тот.
- Туктан токмач кистермә, ачтан салма өздермә.
- Туяр алдыннан туя бел, кашыгыңны куя бел.
- Тәмлегә дә талым бар.
- Түтәнәгә алма — шалкан, ком — талкан, чыпчык тизәге — канәфер.
- Түтәнәгә булса — бохари, булмаса — сохари.
- Түтәнәгә түп тә талкан.
- Уймак хәтле авызга алты таба коймак сыйган, ди.
- Урлап ашаган йокмас.
- Учлап эчкәннең сусыны канмас.
- Чәйнәгән синеке түгел, йоткан синеке.
- Чәйнәгәнеңнән йотканың артык.
- Чәйнәми ашаган — чәчәләп үлгән.
- Шулпасын эч, табагын безгә калдыр.
- Ымсынганга ымсын ашы.
- Эч шулпасын — тик хурласын, аша салмасын — сөйләргә калмасын.
- Эчәсе килгәндә су да ширбәт күренер.
- Янган белән йотканга берни төтмәс.
- Ярты корсак ятырга җиңел.
- Ятып ашасаң азык тавы да җитмәс.
- Ятыр корсак бушамас, бушаса да сорамас.
- Ятыр корсак батыр, ашамый да ятыр.
- Ятыр корсак янтаймас.
- Ятыр корсак ятыр, озакламый таң атыр.
- Ятыр корсак ятыр, ярты әпәйне тартыр.
- Ятыр корсакка җылы су да аш.
- Яңак ашыйм дип яңак ватып булмый.
- Өч ел ачлык булса да, аш остасы ачыкмый.
- Үз икмәгеңне үзеңнән урлап ашарга калма.
- Үзеңнән ачның табагын ялама.
- Үтмәгәнне ашасаң үтләрсең.
- Жирәнчәк аш җимәс.
- Жот йортсыз калыр.
- Жот кешегә кот кунмас.
- Аз ашыйм — авырмас башым.
- Ач карынга ачы суган.
- Ач карынга каты чәй.
- Ач карынга суык су.
- Ач тамагым, тыныч колагым.
- Ачка тук булып йөри.
- Ачка өйрәнеп тә беткән, үлеп тә киткән.
- Аша, аша, ашның актыгы булмас, ашавыңның актыгы булыр.
- Аша, аша! — булмассыңмы алаша.
- Ашаган үтми, қапқанны көтми.
- Ашап туйгач, «исәнме, қуда!»
- Ашау белән яшәү.
- Ашау-эчү байларча, өстә кием юкарак.
- Ашау үтми, қуйган төтми.
- Ашын ашаган, яшен яшәгән.
- Башқа кешенең ашавы миңа туқлық түгел.
- Ике қабып бер йоту.
- Қаләмфер дә үтми, ярты ипи дә төтми.
- Қарыны туқ, күзе ач.
- Қулым қамыр, қарыным ач.
- Күңеллек түгел, туемлық *.
- Менә хәзер аша инде сасыган тавық башын.
- Пешкәнче көткән, суынганчы үлгән.
- Синдә ашау қайғысы, миндә тутаң қайғысы.
- Тавықны суярга қурқам, итен ашарга қаршы түгел.
- Тамагымны сыйламыйм, жанымны қыйнамыйм.
- Тамақ туқ, өс бөтен, авыздан чыга төтен.
- Тамаққа таш утыру.
- Тамыры туйганчы эчү.
- Таптым исә қаптым.
- Татлы жидереп, ачы қостыру.
- Торсам ашыйм, ятсам башым *.
- Туемлық түгел, күремлек *.
- Туйдық, яманлықны қуйдық.
- Туймас тамақ, үлмәс жан.
- Тәмлегә талымым юк, тәмсезгә комағайлығым юк.
- Шулай итеп, чат май итеп, суға манып ашадық.
- Шуны тот дисәләр, йот димәделәр ич.
- Өеңә кереп ашыңны ашый, урамға чыгып башыңны ашый.
- Үзе туйган, күзе туймаган.
- Үзе фурмы, үзе нурмы — ашыйсың да бетерәсең.
- Үзе жимәс, кешегә бирмәс.
- Үзем туқ, үзәгем ач.
- Авызга кергән аракы әрне сыгып чыгара.
- Аек яшәгәннең акылы төгәл.
- Аекның күңелендә, исерекнең телендә.
- Ай да эчкәннең карыны шеш, көн дә эчкәннең борыны шеш.
- Акылыңа аракы түрә булмасын.
- Аракы авызга черки булып керә, аждаһа булып чыга.
- Аракы — акча түләп алган агу.
- Аракы акылны утсыз да яндыра.
- Аракы аш булмас, бавырга таш булыр.
- Аракы бер стакан эчкәч әйтә икән: «Иптәшем қалды, аны да алып кер!» —
дип.
- Аракы — гөнаһның анасы.
- Аракы керсә, оят қачар.
- Аракы стаканында батучылар диңгездә батучылардан күбрәк.
- Аракы сүзне озайта, гомерне қысқарта.
- Арақы эчкән азыққа интеккән, тәмәке тартқан кәгазьгә интеккән.
- Арақы эчкән әҗәле җитми үләр.
- Арақы эчү, қарта уйнау, йоқысыз төн — өч ағу.
- Арақы — явызлықның башы.
- Арақы ярты ақыллы кешенең бөтен ақылын, бөтен ақыллы кешенең ярты
ақылын ала.
- Арақы әдәмне әдәм итмәс, әрәм итәр.
- Арақыға сәлам бирсәң, ақылың белән саубуллаш.
- Арақыны алдый алмассың.
- Арақының биргән көче авыз җимерергә ярый.
- Ачыны эчкәннең төче сүзенә ышанма.
- Бер йотым аракының бәласе қырық елға барыр.
- Бер кеше дә үзе теләп тиле булмый, эчкән кеше генә була.
- Бер тамчы суга батып чебен үләр, бер стакан аракыға батып жебен
үләр.
- Беренче стаканны син эчсәң, икенчесе сине эчә.
- Берәүләр қайғыдан саргая, берәүләр — тәмәкедән.
- Бурычка эчкән — ике исергән.
- Дөньяда хур буласың килсә, аракы эч.
- Илерткән дә аракы, тилерткән дә аракы.
- Исергәнне төртәсе юк — үзе авар *.
- Исерек ақчасын эчми, ақылын эчә.
- Исерек дустан аек дошман артық.
- Исерек кеше белән мәҗлестә утырғанчы айнық кеше белән чучка көткәнең
артық.
- Исереккә диңгез тубықтан.
- Исереккә дөнья — җәннәт, айнығач — тәмуг.
- Исереккә үгет ни дә дегет ни.
- Исерекләр арасында аек — үлекләр арасында терек кебектер.
- Исерекнең дусы күп булыр, өенә барсаң юқ булыр.
- Исерекнең юлы тар.
- Исеректә акыл исе булмас, аракы исе генә булыр.
- Исерткеч яман түгел, исерү яман.
- Күп типтергән — үзен киптергән.
- Мәелең булса — мәйханә, акылың булса — чәйханә.
- Суга таянма, исереккә ышанма.
- Тилегә буш килгәнне исерек түләп алган, ди.
- Тахилгә генә тавык та эчкән, ди.
- Тәмәке белән бергә тартучы да яна.
- Тәмәке бетмәс, тартучы бетәр.
- Тәмәке тартсаң, каты тарт: тизрәк өзелсен.
- Тәмәке теләнергә өйрәтер.
- Тәммәт тәмам, тәмәке — хәрам*.
- Төбенә кадәр чөмергән мәхрүм калган гомердән.
- Хәмер эчмәк — һәрбер явызлыкның ачкычыдыр.
- Челемченең эче дә яна, кесәсе дә яна.
- Шайтан үзе керә алмаган җиргә аракысын җибәрә, ди.
- Шешә төбен күргән гомер йөзен күрмәс.
- Эчеп исергән — акылын биздергән.
- Эчкече уйнар, аракы чынлар.
- Эчкече эчкеченең кодасы.
- Эчкән кеше мескен була.
- Эчсәң акылыңны эчмә.
- Эчсәң буена сендер.
- Эчәрсең йөзем суын, түгәрсең йөзең суын.
- Эчү бер кайгыны басса, ун кайгының ишеген ача.
- Әт-тәмәке * — трава, аны тартмак — рава.
- Бер тиенлек эчеп, биш тиенлек исергән.
- Кистем кискә, аракысы бер мичкә.
- Төнлә исерек, көндез мәлҗерек.
- Эчтем шәрап, булдым харап.
- Артык кашык тамакка терәлә.
- Артыңа бер тубал тагылгач, тартмый хәлең юк.
- Ауган чиләк тәгәрәп капкачын тапкан.
- Ауса да, тәгәрәсә дә — ләгәннеке бер тавыш.
- Аш бетте — кашыкның бәясе төште.
- Аш пешкәндә — кашык, сусаганда чүмеч қыйммәт.
- Аш табагы белән татлы *
- Аш ташыганда чүмеч кыйммәт.
- Ашаган табагыңа төкермә.
- Ашның тәмен қашық белмәс.
- Ашы бар, савыты юк; аты бар, қамыты юк.
- Ашына күрә табагы, балына күрә қалагы.
- Батман алсаң сайлап ал, эчен-тышын байқап ал.
- Бер қазанда аш белән ботка бергә пешми.
- Берәүнең дә сандыгы буш булмый.
- Бизәкле күнәк қыйбат була *.
- Бикле сандықта җәүһәр ятыр.
- Ботқа барда қашық юк, қашық барда ботка юк.
- Булат пычақ қап төбендә ятмый.
- Булат пычақ қынсыз қалмас.
- Буш қапчық басып тормый.
- Буш қашық авызга бармас.
- Буш мичкәнең тавышы шәп булса да, файдасы юк.
- Буш савыт қаты шалтырый.
- Буш торба белән ат тотылмас.
- Ватық чүлмәк эшкә ярамый.
- Заманы үтсә, таш киленең дә төбе төшә.
- Илдә йөргән иләкнең төбе тиз төшәр.
- Иләгенә күрә қысасы.
- Иләк белән су ташып булмый.
- Иләк чулпыга: «Синең тишегең туғыз», — дигән.
- Иләкнең, төбе тузса да, қысасы қала.
- Иләкченең иләге юк, чиләкченең — чиләге.
- Иләктә су тормый.
- Иске қазан ашны тәмлерәк пешерә.
- Иске он қапчығын қаққан саен тузан тузар.
- Қазан астын яғучыға өйрә юк.
- Қазан қапқачын япмыйча қайнамас.
- Қазан, қара булса да, барын да туйдыра.
- Қазан қорымнан қурқмас.
- Қазан сосқан берәү, қашық тотқан жидәү.
- Қазан янында йөргән кеше юан була *.
- Қазанга ни салсаң, чүмечкә шул керер.
- Қазанга салмағанны қашық белән эзләмә.
- Қазанга яқын барсаң, қарасы йоғар.
- Қазанда булса, чүмечкә керә.
- Қазанда қоры су қайнаса да ямь.
- Қазандағы хәлләрне чүмеч яхшы белә.
- Қазанның, қайнап чыгуы озақ булса да, пешерүе тиз.
- Қазанның шаһиты чүмеч.
- Қазанчы қайнамаса, қазан қайнамас.
- Қазаны нинди — қыны шундый *.
- Қаплаулы қазан қаплаулы қалсын.
- Қапчықның авызына қарама, төбенә қара.
- Қашығыңа қарап авызыңны ач.
- Қашық ашағанда қадерле.
- Қашықтан авызга хәтле ерак юл бар.
- Кече қазанның өресе әйбәт була.
- Кеше береңә — пычақ, береңә балта бирә *.
- Кеше қазанында аш қайната алмассың.
- Кешене син қойсаң чиләктән, кеше сине иләр иләктән.
- Килегә салып су төймиләр.
- Килсә — киле сап, килмәсә — балта сап.
- Кипкән кисмәккә қыршау киертмә.
- Қисмәгенә күрә қыршавы.
- Қисмәкнең ярығын томалый алмассың.
- Китек пәке беләсәң дә үтмәс.
- Қоры қашық авыз ерта, баллы қашық авыз ера *.
- Қоры табаққа амин тотмыйлар.
- Қыршаусыз мичкә булмас.
- Көянтә суға бара, җилкәгә суға бара.
- Май чүлмәге майда уалыр, күмер чүлмәге күмердә уалыр.
- Май чүлмәге тышыннан билгеле.
- Май чүлмәгенә гел май салырлар.
- Майлы қашық авыз ертмый.
- Олы қазанда қайнаған аш тәмле була.
- Олы қазанда қайнаған чи қалмый.
- Олы қазанның төбе жылынғанчы, кече қазанда пешереп ашыйлар.
- Пычағы бар сөйгәнен жияр, пычагы юк тигәнен жияр.
- Пычақ белән уйнама, пычақ озая, диләр.
- Пычақ қыны эчендә кисмәс.
- Пычақ, ни хәтле үткен булса да, үз сабын үзе юнмый *.
- Пычақ очыннан сынар.
- Пычақны әүвәл үзеңә қада, авыртмаса күршеңә қада.
- Сабында да бар, қашығында да бар.
- Савыт-саба шалтыраса, өйгә тәртип керә.
- Савыты ни формалы булса, суы да шул формалы.
- Син иләсәң он иләгеннән, сине иләрләр қыл иләгеннән *.
- Сирәк иләк көн дә кирәк, нечкә иләк бәйрәмдә кирәк.
- Сырлы аяқның сыры китсә дә сыны китми, ди.
- Таба қазанга: «Син қарасың», — дигән, ди.
- Таба майлаган саен шомара.
- Табагач урын сорамый.
- Табагачка кисәү тақма.
- Табагачың булғач, табаң ничек булмасын.
- Табақ-савыт шалтырамый тормый.
- Табасына күрә тәбәсе.
- Тагараққа күпме чумсаң да, артың күренә.
- Тақтә чиләкне тақтә қапқач белән қаплыйлар.
- Тар қазан — ташқалақ.
- Турбы тулғанда кизәк табылды.
- Тулы тустағанга су кермәс.
- Төбе күренмәгән чиләктән су эчмә.
- Төпсез килегә сынық кисап.
- Төпсез чиләктә су тормас.
- Фәлән җирдә қазан бар, барсаң — бақрач табылмас.
- Хуҗа қулындағы чүлмәк шыңрамый гына ватыла.
- Чатнаған чынаяқ йөз ел тора.
- Чатнаған чынаяқ чиртеп қарауға билгеле.
- Чиләге булса, қапқачы табылыр.
- Чиләгенә күрә қапқачы, қапқасына күрә тақтасы *.
- Чиләк яртылай булса суы чәпчер, тулы чиләк чәпчемәс.
- Чиләкче суны сосқыдан эчә.
- Чуен да бер тишелә.
- Чуманның, төбе тузса да, қысасы қала.
- Чуманыңа күрә чум.
- Чүлмәк қазанга иптәш түгел.
- Чүлмәк мең көн ватылмый, бер көн генә ватыла.
- Чүлмәк ташқа бәрелсә дә, таш чүлмәккә бәрелсә дә, вай чүлмәккә.
- Чүлмәкне ватмастан элек сақла.
- Чүлмәкне диңгезгә чумырсаң да эченә сыйғаннан артыгын алмас.
- Чүлмәкнең эчендә ни барын белеп булмый.
- Чүлмәкче мөгезне теләсә қаян чыгара.
- Чүлмәкче ун көн ясағанны таяқ бер суғуда көл итә.
- Чүмеч белән қазан да суғуша.
- Чүпрәкчедән күрмәкче чүлмәкче дә килмәкче.
- Эче қуыш нәрсәнең тавышы көчле була.
- Эченә салмасаң тышына чықмас.
- Юғалған пычақның сабы алтын.
- Ябулы қазанның ташуы яман.
- Ялгызның, тамағы җитсә дә, табағы җитмәс.
- Ярық чүлмәк дерелди.
- Яңа иләк чөйдә булыр.
- Яңа чиләкнең суы салқын була, ди.
- Өй пычағының қыны булмас *.
- Өйдә табақ-савыт күп булса, абыстае мақтал.
- Өч тернәкле таймас таған, дүрт тернәкле аумас таған.
- Өчаяқның бер аяғы сынса, қалған икесе сынмавыннан файда юқ.
- Өчаяқның өч аяғы да уттан китмәс.
- Үги қазан үргә қайнай.
- Үз қазанында үзенчә пешерә.
- Үз қапчығың артта, кешенеке алда.
- Үз савытында булмағанга салып булмый.
- Үз өендәге су чүлмәге кеше өендә май чүлмәге булып күренер.
- Үзең таба булғач, артың пешкәнгә үпкәләмә.
- Үзең ясаған чүлмәкне вату авыр түгел.
- Үзләре теләгәнгә алаплап, үзләре теләмәгәнгә қалақлап.
- Үткен пәке тиз кителә.
- Үтмәс пычақ қул кисәр.
- Үтмәс пычақ ипи кисәргә ярый.
- Һәр қашықның да қалҗасы бер булмый.
- Һәр савытқа бер қапқач бар.
- Һәркемнең үз қашығы үзенә тансық.
- Алап суғып, ат өркетеп.
- Асулы қазан, яғулы ут.
- Бер қашық су белән йотарлық.
- Бер табақтан ашый торған кешеләр.
- Буынсыз җиргә пычақ салу.
- Ике яқлы пычақ.
- Иләк белән су ташый.
- Иләктәген чиләккә, чиләктәген чүлмәккә *.
- Қазанга салып қайнатсаң да, шуннан артық тазармый инде.
- Қайнаған қазан шикелле қайнашасың.
- Қайнар табага бастыру *.
- Қапчық төбен селкү *.
- Қашыққа да эләкми, авызга да тими *.
- Кеше өендә май чүлмәге, үз өендә чүп чүлмәге.
- Майлы таба ярату *.
- Майсыз табада қуыру.
- Мин тартам табаққа, ул китә тағараққа.
- Пычаққа пычақ килү.
- Саплаягы белән бирә, сабы белән төртә.
- Сирәк иләктән үтмәгәнне бүре күздән үткәрү *.
- Сусыз қашық белән суырып йотарлық.
- Сөткә тықмаған ақ қашық.
- Тубал киеп чәчеп йөрү.
- Төпсез кисмәккә су ташыту *.
- Төпсез чуманга утырту.
- Төшеп қалған буш шешә *.
- Уқлау йотқандай төз қатқан.
- Чуенның ундүртенче кичәсе.
- Чуманы бар — төбе юк.
- Чүлмәкчедән күрмәкче.
- Ярық тағарақ янында қалу *.
- Аз булса да аш булыр, қунақ күңеле шат булыр.
- Ай да қунақ бит ача, көн дә қунақ арт ача.
- Айда килгәнгә аяқ, көн дә килгәнгә таяқ.
- Айлаган қунақ қунақ саналмый.
- Ақылсыз қунақ өй хуҗасын қыстар.
- Алдан килгән урын өчен, арттан килгән тамақ өчен.
- Атлы қунақ — алты қаза, җәяүле қунақ — ярты қаза.
- Атсыз қунақ тыныч йоқлар.
- Ашқа килсәң элек кил, үз қадереңне белеп кил.
- Ашқа барсаң, қазаныңа ашың салып бар.
- Ашның бәрәкәте қунақ белән.
- Ашың булмасын, жылы йөзең булсын.
- Ашыңнан бигрәк қашың булсын *.
- Балалы қунақ килсә, баласын қара, баласыз килсә, үзен қара.
- Барынча аш, югынча қаш.
- Баштан қул узмый, қунақ қулын сузмый.
- Бер көн сыйлағанга қырық көн сәлам.
- Бәхетленең қунағы да дерен-дерен булыр, ди.
- Вақытсыз қунақ гаепсез була *.
- Иртә килгән қунақны қайтыр диеп беләсең, кич килгән қунақны қунар диеп
беләсең.
- Қазан қայնəй алты ай, қунақ көтә жиде ай.
- Қаршы алу, озатып қалу — қунақның бер хөрмәте.
- «Кил» димәк бар, «кит» димәк юқ.
- Килгән қунақның язығы юқ.
- Килгәнне өеңә керт, алдына тоз-икмәк қуй.
- Қунақ туймадым димәс, суймады дияр *.
- Қунақ туймаса да рәхмәт әйтер.
- Қунақ — хуҗаның гөлчәчәге.
- Қунақ яман булса, хуҗа артта ашар.
- Қунақ яратмаған кеше баласына суға.
- Қунақ өй иясенең ишәге.
- Қунақ өстенә қунақ — қутфыр өстенә чуан.
- Қунақ өч көн қунақ, аннан ары муйнақ.
- Қунаққа «ашамыйсыңмы?» дигәнче «ашама» диген.
- Қунаққа барсаң, ач та барма, туқ та барма.
- Қунаққа барсаң, қазаныңны юып қит.
- Қунаққа барсаң, қунақ көт.
- Қунаққа барсаң, сәгатькә қарама: қайтыр вақытны хуҗаның чырае
күрсәтер.
- Қунақлы йорт — хөрмәтле йорт.
- Қунақлы өйгә қот қуна *.
- Қунақнықы — ике кич, өченче кич — сәдақа, дүртенче кич —
оятсызлық.
- Қунақның алдына аш қуй, ике қулын буш қуй.
- Қунақның алтынын алма, алқышын ал.
- Қунақның аты да қунақ.
- Қунақның башқа этен сыйлыйлар.
- Қунақның иң қадерлесе бер кич-ике кич, өчкә китсә — хуҗаға көч, дүрткә
китсә — дуга белән ыңғырчақ, суған белән сарымсақ.
- Қунақның килүе үзеннән, китүе хуҗадан.
- Қунақның қолағы озын.
- Қунақның көне өч, аннан соң өй иясенә көч.
- Қунақның күңелен килгәндә бер тап, киткәндә бер тап.
- Қунақта яхшы, өйдә яхшырақ.
- Қунақчыл йортта қунақ бар.
- Қунақчыл кешенең табыны буш булмый.
- Қыстамақ бар, көчләмәк юқ.
- Көн дә килгән — көл чүмече, ай да килгән — өй табағы.
- Көрәге булса, қунақның күңеле булыр.
- Көтелмәгән қунақ — қараңғы төн.
- Көтеп алған қунақ қадерле була.
- Көткән қунақ шатлық китерә.
- Мақтап йөргән қунақ аш алдыннан килә.
- Мал қый белән, қунақ сый белән.
- Мәҗлес яме қунақ белән, табын яме қоймақ белән.
- Сагынып қунақ йөри, чақырып эт йөри.
- Сорап сыйлама, суғып сыйла.
- Сирәк барсаң, сөекле булырсың.
- Сирәк килгән қунақ қадерле була.
- Сыерга су күрсәтмә, сөмсезгә сый күрсәтмә.
- Сыйлағанда су эч.
- Сыйларға сыең булмаса, сыйпарға телең булсын.
- Сыйласаң сыйланырсың.
- Сыйлы қунақ сыенда, сыеннан соң өендә.
- Сыйны сорап алмыйлар.
- Сыйсыз җирдә қунақ тормас.
- Сөмсез қунақ килә белер, китә белмәс.
- Табын җәелмәсә бер гаеп, җәелсә — ун гаеп.
- Талымсыз қунақ таққа қалыр.
- Тешсез қунаққа қуырған борчақ.
- Туқ қунақны сыйларға яхшы.
- Төнге қунақ төнлек ябуы.
- Хуҗа күңелсез булса, қунақ өйгә сыймас.
- Хуҗасы тарсынса, қунағы тартыныр.
- Хуҗасы ыжламый самовары чыжламый.
- Чакырган җиргә бар, қуған җирдән қайт.
- Чакырганга бар, чаққаннан қач.
- Чакырганга бармасаң, чақыручыға зар булырсың.
- Чакырганның аты олы, чақырмағанның хақы олы.
- Чакырмаған қунақ — юынмаған таяқ.
- Чакырмаса бару юқ, чақырганнан қалу юқ.
- Чакырылмаған қунақның вақыты үтми.
- Чакырмый килгән қунаққа рөхсәтсез китәргә ярый.
- Чакырусыз килгән қунақ салусыз урынға утырыр.
- Чакырып алған қунақ — ярты қунақ, чақырмый килгән қунақ — бөтен
қунақ.
- Чакырып килгәннең аты зур, сөеп килгәннең хақы зур.
- Чырай сытып аш биргәнче елмаеп агу бир.
- Чәй чынаяғы өч булыр, өчтән ары хуҗаға көч булыр.
- Чөйгә — чөй, сыйға — сый.
- Эткә суқсаң, қунаққа тия *.
- Этле қунақ өйгә сыймас.
- Ярты булсын қыраен, ачық булсын чыраең.
- Яхшы қунақ килсә, хуҗа да туқ була.
- Яхшы қунақ чақырганчы килә.
- Әдәпле қунақ китәр вақытын үзе белер.
- Әдәпсез хуҗаға қунақ булып килмә.
- Әче балы — қунаққа, баллы сүзе — хуҗаға.
- Өндәлмәгән қунақ энә өстенә утырыр, чақырылмаған қунақ чәнечкегә
утырыр.
- Өндәүлегә ике мендәр, өндәүсезгә бите мендәр.
- Өндәүлегә — иренмә, өндәүсезгә — күренмә.
- Өндәүсез қунақ өнәмсез.
- Өч көн қунақ бул, өч көннән соң ераҡ бул.
- Үрдәк белән сыйлағанны қаз белән сыйла.
- Һәр табындаш туғандаш түгел.
- Алдыңа табақ қуйдым, қулıңа пычақ бирдем.
- Атна торса, юл тапмас, өенә қайтса ямь тапмас.
- Қара бодай ярғанда да, қунаққа барғанда да *.
- Килгәндә қиткәли йөр.
- Килсәм қунақ, қитсәм ераҡ.
- Кунак килгән киченә борай салған миченә.
- Кунакка дигәч әзер тора, уракда дигәч кулы чулак.
- Кунакны озаттык, инде ашарға утырыйк.
- Рəхмəт сыйга-хөрмəткә, кич килермен калган үрдәккә.
- Рəхмəт, сыйладыгыз, көн дә шулай кыланыгыз.
- Рəхмəт, сыйладыгыз, тавык кына суймадыгыз.
- Син дә кунак, мин дә кунак, атка печəн кем сала.
- Сые бар, хөрмəте юк *.
- Сыйлаганда мактар, сыең беткәч таптар.
- Табын такыр, сəке тар.
- Туңаякка бер аяк.
- Уз түрдəн, утыр җирдəн, ал кашык, аша балчык.
- Утыр, кунагым, алты ай; кайна, самоварым, җиде ай.
- Утыр, кунак, аша коймак — ипи юк.
- Чакырып сыйлап булмады, тотып кыйнап булмады.
- Үзе кунак чакырган, үзе баланга киткəн.
- Үзем тук, кунак тук, аша, туным!
- Авырткан башка тимер таяк *.
- Акылсыз баш аякка тынычлык бирми.
- Акылсыз баш иясеннəн каз көттерер.
- Акылсыз башка алтын бүрек файда бирмəс.
- Акылсыз башның җәзасын аяк татыр.
- Алтын өйдән баш кыйбат.
- Алтынны таштан эзлә, акылны баштан эзлә.
- Ахмак баш аякка тынгы бирмәс.
- Бармагың сыймаган җиргә башыңны тыкма.
- Баш авыртса, җан курка.
- Баш белән таш ярып булмый.
- Баш бетмәсә, мал бетмәс.
- Баш биргәнгә аш бир.
- Баш булса — мал, аш булса казан табылыр.
- Баш кая керсә, тән шунда була.
- Баш китсә, аяк котылмас.
- Баш күмер чүлмәге түгел, базарда сатылмый.
- Баш органның муены сынмас.
- Баш сау булса, башка бүрек табылыр.
- Баш та баш, шалкан башы да баш.
- Баш — чәчсез, урман кошсыз булмас.
- Баш эшләмәсә, аякка ял булмый.
- Баш ярылса — бүрек эчендә, кул сынса — җиң эчендә.
- Баш өчен сакал корбан.
- Баш җылысы балтырга.
- Башка зыян килмәсә, малга каза килми.
- Башка киләсе малга килсен.
- Башлыга баш тиресе маядыр.
- Башны — салкында, корсакны — ачлыкта, аякны җылыда сакла.
- Башны ташка орсаң — таш ярылмый, баш ярыла.
- Башта ми булмаса, ике кулга көч төшә.
- Баштан колак узмас.
- Баштан хәл китсә, аяк йөрмәс.
- Башы булганның ашы була.
- Башы булса, чәче үсәр.
- Башы сауның малы төгәл.
- Башың авыртса, яулык эчендә булсын *.
- Башың буш булгач кәшәмир яулыктан ни файда.
- Башың бөтен чагында баш белән уйлап кал.
- Башың диванага калса, баганага сәлам бирерсең.
- Башың үзеңә баш булсын.
- Башыңа сырхау төшсә, кесәңә кырау төшә.
- Башыңа төшсә, ата казга да сәлам бирерсең.
- Башыңа төшсә, башмакчы булырсың.
- Башыңа төшәсе таягыңны үзең бел.
- Башыңда миең булмаса, аягыңа авырлык.
- Башыңны бик күтәрмә, баскыч башына бәрерсең.
- Бер башка караганда ике баш яхшырак.
- Беркемнең дә башы ике түгел.
- Берәүгә баш кайгы, берәүгә мал кайгы.
- Иелгән башны кылыч кисмәс.
- Кара сакалың кая барсаң да калмас.
- Кеше башында чәч алырга өйрәнәләр.
- Кызлар, чәчен тарап битен юса, гөлләр күк була, хатыннар кызлар күк
була.
- Күкне йолдыз бизәр, ирне сакал бизәр.
- Күрмәгәнгә күсә таң, күсәләргә сакал таң.
- Күсә картайганын белмәс.
- Күсәдән көләр өчен үз сакалың яхшы булырга кирәк.
- Мал кыйммәт түгел, баш кыйммәт.
- Мал казасы баш казасы түгел: мал табыла, баш табылмый.
- Маңгае киңнән түңелмә, иңсәсе киңгә үрелмә.
- Маңгаең белән таш койманы җимерә алмассың.
- Маңгай тире эшнең сыйфатын яхшырта.
- Мең алтын ташың булганчы бер акыллы башың булсын.
- Муен булса, камыт табыла.
- Муенга элмәк — тияккә ялау.
- Мыегы җитмәгән сакалыннан урлар.
- Мыек бөтереп кенә тамак туймый.
- Мыекка үпкәләп йөргәндә сакал чыкты.
- Олы баш белән ярыктан үтәсе кыен.
- Сакал кешене түрә итмәс.
- Сакал кисеп, мыек ялгап булмый.
- Сакал кәҗәдә дә бар, мыек мәчедә дә бар.
- Сакалга карама, акылга кара.
- Сакалга чал төште күңелгә гамь төште.
- Сакаллы кеше — санлы кеше.
- Сакаллы юләрнең сакалы чүбек, мие - күбек.
- Сакалсыз кешегә һәркем үз сакалыннан бер бөртек бирсә, ул сакаллы
була.
- Сакалына күрә эскәге, сабасына күрә пешкәге.
- Тау күрке таш, баш күрке чәч *.
- Таш каты, таштан бигрәк баш каты.
- Тел өчен баш җавап бирә.
- Тиле башка бүрек файда итмәс.
- Хикмәт сакалга карап йөрми.
- Чалны күреп бабай димә.
- Чәч агару чир түгел.
- Чәч кенә булсын, таравын төрлечә итеп була.
- Яланбашның языгы юк.
- Ялгыз башым — җан тынычым.
- Яңгыр яуганда бала башы жәл, боз яуганда үз башың жәл.
- Үзеңнең чәчең ятның башыннан кадерлерәк.
- Һаваны — йолдыз, ирләрне — сакал, хатын-кызны чәч нурлый.
- Һәрбер башның үз авыруы бар.
- Алар нигә мыеклы да, без нигә кыеклы.
- Алла биргән баш, Хәтифә теккән бүрек.
- Анда баш бар — колаклары белән.
- Аяк кермәс җиргә баш керү.
- Баш кашырга да вакыт юк.
- Баш күккә тию.
- Баш та, күз дә.
- Баш очына болыт җыелу.
- Баш ярылып, күз чыкмаган.
- Башка тай типмәгән.
- Башлары кайда, аяклары кайда икәнен белмиләр.
- Баштан сөрем чыгып тору.
- Башы баш түгел, башы карга оясы.
- Башы керсә аягы кермәгән.
- Башы өзелсә, култык астына кыстырып йөгерер.
- Башым кайда сараем шунда.
- Башым эчтә, аягым тышта.
- Башына карасаң, бүрегең төшәрлек.
- Башында җил уйный.
- Башыннан бәз кискән *.
- Башың казык башында булган икән.
- Башың түгәрәк икән дә, колакларың мишәйт итә.
- Башыңа чәйнәп яп.
- Бездә ни юк, башта ми юк.
- Бер чәчең ике булганда.
- Беткән баш беткән, муен калса җиткән.
- Беткән баш беткән ярты юлга җиткән.
- Бетте баш, калды муен сузылып.
- Бугазга бугаз килү.
- Бугазына сөяк булып кадалу.
- Ишеткәннәрне ияк кагу белән уздыру.
- Ияк асты тишек *.
- Маңгай белән таш тишү.
- Муенга камыт кию.
- Муенына тышау да җитәрлек түгел.
- Муенына эт ассаң, җиргә тимәс *.
- Мыек та селкетмәү.
- Ни ашы да, ни башы.
- Сакаллы сабый, йонлы кукы.
- Сакалы озын, акылы кыска.
- Сакалыма кер кундырма.
- Сакалымда жаным калды *.
- Тәртә бугазлы, салам сыйраклы.
- Түбәңнән керер, табаныңнан чыгар.
- Чәч тә баш*.
- Чәче белән җир себерә.
- Чәчен тарап үрә белмәгән.
- Чәчең дә җитмәс.
- Чәчләр чәчкә бәйләнү.
- Чәчләр үрә тору.
- Үзе баш, үзе түш.
- Ашыккан күзгә ак төшә.
- Аяган күзгә чүп керә.
- Баккан күзгә тыю юк.
- Баш күзеннән ни файда, күңел күзе күрмәсә.
- Бер кешедә дүрт күз булмый.
- Бер колагың йокласын, икенчесе тыңласын.
- Бер күзгә төртсәң, икенче күздән яшь чыгар.
- Бер күзең бер күзеңә дус түгел.
- Бер күргән бер гомер.
- Бер тапкыр күрү йөз тапкыр ишетүдән артык *.
- Ике колак бер сүзне тыңлар өчен.
- Ике күз белән күрү бер күз белән күрүгә тиң түгел.
- Ике күз бер вакытта йомылыр.
- Ирексезләп ачкан күзнең нуры юк.
- Ишеткән белән күргән бер түгел.
- Ишеткән бер сүзгә ышанучы ялганчы.
- Ишеткән имеш, күргән көмеш.
- Ишеткән колакның языгы юк.
- «Ишеттем» дип әйтмә, «аңладым» дип әйт.
- Йөрәкнең серен күзнең нуры фаш итәр.
- Каш илә күз бергә торырлар.
- Каш төзәтәм дип күз чыгарма.
- Кашың күзеңә, күзең үзеңә.
- Керфек күзгә терәлеп торса да, күз күрми.
- Кеше колагы киез, кисеп алырга бик тиз, үз колагың яфрак, кисеп алырга
катырак *.
- Кеше колагын кискәндә үзеңнеке авыртмый.
- Кеше күзендәге чүпне күргәнче борын астыңдагы бүрәнәне күр.
- Кеше үз күзенә үзе чүп салмый.
- Колагың кисек булса, чәчең белән каплый бел.
- Колагыңа ышанма, күзеңә ышан.
- Колагыңны кызганып, башыңны кистермә.
- Колак белән ишет, күзең белән эш ит.
- Колак ике булса да, бер сүзне ишетер өчен.
- Колак, күпне белсә дә, колак килеш калыр.
- Корсагың белән тыңлама, колагың белән тыңла.
- Колак күзгә ышанса, күз күзгә ышаныр.
- Колак күздән элегрәк гашыйк булыр.
- Корыткан да күз, терелткән дә күз.
- Күз бар диңгез төбендәге мәрҗәнне күрер, күз бар — борын төбендәге
бүрәнәне күрмәс.
- Күз берне күрсә, күңел меңне күрә.
- Күз бәрәңгедә дә бар.
- Күз — дәрья.
- Күз кайда булса, күңел шунда.
- Күз каравы сүздән күбрәк аңлата.
- Күз карар, кул эшләр.
- Күз куркак, кул батыр *.
- Күз кызыга, күңел керми.
- Күз кермәгән ят булыр.
- Күз күрмәсә, күңел сөйми.
- Күз күрүгә туймас, колак ишетүгә туймас.
- Күз күрүе ерак, күңел күзе аннан да ерак.
- Күз күрә торып кул җитмәве яман.
- Күз — күңелнең көзгесе.
- Күз — матурны, тамак тәмлене ярата.
- Күз – хайванны казанга, әдәмне кабергә кертә.
- Күз жҗиңел төшкән җирдән күңел тиз кайта.
- Күздә чакта сөйдерә, күздән киткәч көйдерә.
- Күздән ерак булса, күңелдән ерак булыр *.
- Күздән ерак, күңелгә якын.
- Күздән төшкән телдән төшәр, телдән төшкән күңелдән төшәр *.
- Күзе күрмәснең күңеле сизмәс.
- Күзе сүнгәннең өмете сүнгән.
- Күзе усалдан кырга кач.
- Күзе юкның юлы юк, юлы юкның күзе юк.
- Күзенә ышанмаган кулы белән капшар.
- Күзең авыртса кулыңны тый, эчең авыртса — тамагыңны тый.
- Күзеңне йомма, авызыңны йом.
- Күзеңне тиз ач, авызыңны чамалап ач.
- Күзнең күргәне бер, күрмәгәне мең.
- Күп торганнан сорама, күп күргәннән сора.
- Күп яшәгән ни белгән, күпне күргән шул белгән.
- Күргән күргәнен сөйләр, белгән белгәнен сөйләр.
- Күргән күреп калсын, күрмәгән торып калсын.
- Күргәнең күрешкәнең.
- Күргәнең сигез, күрмәгәнең тугыз.
- Күргәнне ишеткән җиңгән.
- Күргәннең күңеленнән китми.
- Күрер күзнең кыйммәте сукыр янында билгеле булыр.
- Күрмәгән күзгә борыны аркылы күпер салсаң да күрмәс.
- Күрмәгәннең күрәсе килер, күргәннең качасы килер.
- Күрмәмешкә салынсаң, дөяне дә күрмәссең.
- Күрәсең килмәгәндә кибән дә күренми.
- Мең ишет, бер сөйлә.
- Озын колак алдан ишетер.
- Сул күзең уң күзеңә каравыл булсын.
- Тишек колак ни ишетмәс.
- Уң колакны сул яктан тарткач яхшырак.
- Уң күз сулын яратмаганга ике арага борын үсеп чыккан.
- Уң күзең күргәнне сул күз күрмәсен.
- Яман күздән таш чатный.
- Үз күзең үлек тергезә.
- Үзе юкның күзе юк.
- Үзең ни әйтсәң, колагың шуны ишетер.
- Үзең бүкән булсаң, күзең ботак тишеге.
- Һәр күргәнгә кул җитмәс.
- Һәр нәрсәне алдан күрерлек күзлек ясалмаган.
- Алсу күзлек аша карау.
- Без күрмәгән аз булыр, Бохардагы таз булыр.
- Бер колактан керде, икенче колактан чыкты.
- Ике колагыңны дүрт җирдән тыгарлык булу.
- Ике күз дүрт булу.
- Ике күзгә бер танык.
- Ике күзе ут булды.
- Ике күзем агарды.
- Кара күзлектән үткәрү.
- Кашың кара, күзең кара, үз җаеңны үзең кара.
- Кашың-күзең кара, калганын үзең кара.
- Кашың күзеңә, күзең үзеңә.
- Керфеге кер күтәрми.
- Кеше-кара күргәнче, кара көчек өргәнче.
- Кеше күзендәге чүпне күрү.
- Колагым киез, корсагым тигез.
- Колагыма эш ясама.
- Колагымны саңгыраулатып, күземне сукырайтып, ишетәсен ишетми, күрәсен
күрми яшим.
- Колагына тамга итеп киертү *.
- Колагына чүбек тыккан.
- Колагыңны кисеп кулыңа тоттырыр.
- Колак-борын кискән күк *.
- Колак итен ашау.
- Колак ишетмәгән, күз күрмәгән.
- Колак чияңнән божыр очар! *.
- Колак яныннан гына уздыру.
- Колаклар үрә тору.
- Колакка ком тутыру.
- Күз алдында күз көеге.
- Күз алмасы кебек саклап тоту.
- Күз ачып йомганчы.
- Күз дә каш урынына күрү.
- Күз-колакны үткен тоту.
- Күз күрсә дә, кул җитми.
- Күз чыгарып каш ясау.
- Күз явын алырлык.
- Күз өстендә каш булу.
- Күзгә карап җан ашау.
- Күзгә кергән чүп булу.
- Күзгә кибәк тутыру.
- Күзгә кырып салырга да юк.
- Күзгә төтен җибәрү.
- Күзгә күренде, кулга тимәде.
- Күзгә төртсәң дә күренмәү.
- Күздә, кашта, йөрәк башта, эшем синдә генә.
- Күзе ут уйный.
- Күзенә ак-кара күренмәү.
- Күзеңә керерлек булып тора.
- Күзләр күмергә әйләнү.
- Күзләр шар кебек булу.
- Күзләре берсе чәршәмбегә, берсе дүшәмбегә караган.
- Күрер күз күрмәс булу.
- Мин теләдем каләм каш, миңа булды пеләш баш.
- Минем колак: берсе — ишек, берсе - тишек.
- Мыяу-мыяу мәчем бар, колак кисәр кайчым бар.
- Сиңа карый, мине күрә.
- Чылпыгын алам дип күзен чыгарган.
- Ышанма күзеңә, ышан үземә.
- Ышанма күргән күзеңә, ышан минем сүземә.
- Үз колагыңа үзең ышанмау.
- Үзем урдыкта, күзем ишектә.
- Авыз ашый, күз ояла *.
- Авыз бер, колак ике: сөйлә бер, тыңла ике.
- Авызы зур бөрер, күзе зур сөрер.
- Авызы пешкән салкын суны да өреп эчкән *.
- Авызын ач, теше булса кач.
- Авызында теше беткәннең кулында көче беткән.
- Авызың ашка пешсә, сөтне дә өреп кабарсың.
- Авызың белән чәчкәнне кулың белән җыеп ала бел.
- Авызың кыек булса, көзгегә үпкәләмә.
- Авызың ни әйтсә, колагың шуны ишетер.
- Авызың тулы кара кан булса да, кеше алдында төкермә.
- Авызыңда ботка кайнатма.
- Авызыңны күккә ачма, карга оялар.
- Авызыңны ябып тор, акыллыны тыңлап тор.
- Авызыңны жөйләп куй.
- Ачык авыз капчык тишеге.
- Ашаган авыз ояла.
- Ашарга тешең бетсә, эшләргә көчең бетәр.
- Бер авызың пешкәч икенче өреп кабарсың.
- Бер авызыңны тыя алмасаң, жыя алмассың ел буе.
- Бер илле авызга илле капкак.
- Бер төкергән төкерекне кире йотып булмый *.
- Бер төкерек юк була, күп төкерек күл була.
- Борын астын күрмичә борынчыктагыны күрмә.
- Борын булмаса, ике күз бер-берсен чукыр.
- Борын төбеннән урман авызы тизрәк күренә.
- Борын югары менгән саен баш түбән төшәр.
- Борынның өсте күренә, асты күренми.
- Борынын чөйгән абынмый калмас.
- Борыныңны бик күтәрмә, егылып канатырсың.
- Борыныңны бик күтәрмә, эләкмәсен агачка.
- Борыныңны күккә чөймә, чиләк элеп куярлар.
- Иләк авызга чиләк капла.
- Иләк сорарга да авыз кирәк.
- Ит кунмаган авызга пылдыр-пылдыр сүз бирә, ди; мие юк башка бадырайган
күз бирә, ди.
- Йомык авыз белән чебен тотып булмый.
- Йоткан авыз, күргән - күз.
- Йөрәгеңне югары тотсаң да, борыныңны түбән тот.
- Йөткерәсең барга алдан авызыңны ачып куйма.
- Какшаган тешкә тел төртелә.
- Кешенең авызына капка, кулына каравыл булып булмый.
- Күп авыз бер булса, бер авыз юк була.
- Олы авызга олы кашык.
- Селкенгән теш төшми калмас.
- Табан астындагын күргәнче танау астындагын күр.
- Теш барда тешләргә юк.
- Теш бетте көч бетте.
- Теш – кала, тел бәла.
- Теш телне тешләр.
- Тешең барда аша, көчең барда эшлә.
- Тешең барда сызгыр, борының барда төчкер.
- Тешең барда таш чәйнә, көчең барда көл чәйнә.
- Тешләсәң, өз.
- Тешсез авыз — ташсыз тегермән.
- Тешсезнең теле чыгучан була.
- Тыймаган авызда бәла бар.
- Төкереп дәрьяны таштыра алмассың.
- Төкермә түшәмгә, үз башыңа төшмәсен.
- Түбән төкерсәм сакалым бар, югары төкерсәм - мыегым бар.
- Эрегән авыздан чергән сүз чыга.
- Югары төкерсәң, битеңә төшәр.
- Үз борын астын күрмәгән урман астын тикшерер.
- Үз борының белән тук буласың*.
- Үз тешләрең үз телеңне тешләве яман.
- Үзем дигәч, авыз ябыла.
- Авыз балга тигәндә, борын җиргә тиде.
- Авыз-борын кыйшаймау.
- Авыз колакка җитү.
- Авызга су кабу.
- Авызда чебен уйнату *.
- Авызны чөйгә элү *.
- Авызы ашка тигәндә, борыны бозга тия.
- Авызы белән кош кына тотмый.
- Авызы белән кош тота, теле белән төймә төя.
- Авызы - иске тегермән кавызы.
- Авызы колакта, колагы еракта.
- Авызын акайтып, күзен йомган *.
- Авызын ачса, үпкәсе күренә *.
- Авызын ачып, «ә» дип әйтә алмый.
- Авызына йөзек яшергән.
- Авызына каз мае капкан.
- Авызына капкан бармагын да тешләми.
- Авызына сумала чапкан.
- Авызында ашы, күзендә яше.
- Авызыннан кош очыра.
- Авызыннан төтен чыга.
- Авызыннан утлар чәчә.
- Авызыннан чыкканны эт җыймас.
- Авызыңда «көш!» дип әйтергә телең булмаса, карга күтәреп китәр
иде.
- Акылыңнан элек авызың кычкыра.
- Ачык авыз, йомык күз.
- Аңарчы тешләрең саргаер әле.
- Борын асты кипмәгән.
- Борын астын җыя белми.
- Борын астындагы бүрәнәне күрми, урман артында очкан кошны күрә.
- Борын астындагын күрми, урман астындагын күрә.
- Борын аша карау *.
- Борын белән боз тишү.
- Борын төртергә дә урын юк.
- Борын яфраклары тараю *.
- Борынны борып ташлыйсы килә.
- Борыны белән багана аударып йөри.
- Борыны белән боз яра, карыны белән кар яра.
- Борыны болытны каера.
- Борыны гына утырып калган.
- Борыны күкне сукалый.
- Борыны түшәмне тишә инде.
- Борыныннан кыссаң, җаны чыгарга тора.
- Борыныңа борыч кермәгән әле.
- Ирененнән сөте кипмәгән.
- Кабык ирен, без танау *.
- Сезгә авыз ашаганда гына кирәк шул.
- Танау астындагын күрми, тау артындагын күрә.
- Теш арасыннан каерып та алып булмый.
- Теш булмаса, урт белән чәйнәрбез.
- Теш корты булсаң, сулыш алырга да ирек бирмәс идең.
- Тешне аркылы тешләп түзү.
- Тишек авыз, сирәк теш.
- Төкерек җиргә төшмәслек *.
- Төкереккә тайган нәрсә *.
- Урам авыз инде ул.
- Ут авызлы, урак телле.
- Ак кеше — чак кеше, кара кеше таза кеше, сары кеше сыек кеше, кызыл
кеше матур кеше, чуар кеше — ямьсез кеше.
- Ак матур чак матур, кара матур бик матур.
- Ачык йөз — ишекләр ачкычы, биек таулар баскычы.
- Ачык йөз нур өстенә нур.
- Ачык йөзле кешедән игелек көт.
- Ачык йөзне ачасы юк.
- Битең матур булмаса, көзгегә үпкәләмә.
- Гөл чәнечкесез булмас, гүзәл назсыз булмас.
- Гүзәл дә кимчелексез булмый.
- Йөз белән йөз бер түгел.
- Йөз матурлыгы бизәк, ата байлыгы - кырау.
- Йөз матурлыгы - елмаю белән.
- Йөз җанның көзгесе.
- Йөзе ачыкның күңеле ачык.
- Йөзе күркәмнең холкы да күркәм.
- Йөзе ямьсез көзгене яманлар.
- Йөзең кыек булса, көзгене гаепләмә.
- Йөзне күргәч йөз ояла.
- Йөзне табакка куймыйлар.
- Казан кайда — сүз шунда, сылу кайда - күз шунда.
- Кара кеше кызганчы сары кеше яна башлый.
- Кара кешенең ачуы килгәнче сары кешенең җаны чыгар *.
- Кара товар үтемле, кара кеше сөйкемле.
- Караңгы чырайлы кешедә ачык холык булмый.
- Кешенең үзенә күрә йөзе.
- Кызыл ит бетәр, кызыл бит калыр.
- Күрекле дип күбәләкне кочмыйлар.
- Күреклегә куян кабы да килешә *.
- Күреклегә күз иярер, көрмәклегә сүз иярер.
- Күрикленең башы бүрекле.
- Күркәм кешегә күмер кабы да килешә, сылу кешегә солы кабы да
килешә.
- Күркәмгә күз иярә, көрпә тунга чуп иярә.
- Матур ачылыр, ямьсез качыныр.
- Матур һәркемнең йөрәгенә ятыр.
- Матурлык йөз гаепне каплый.
- Матурлык йөзгә яккан буяу, тик тиз китәр.
- Матурлык күлмәк белән сәдәптә түгел, оят белән әдәптә.
- Матурлык морат түгел, ямьсезлек оят түгел.
- Матурлык - тиз шиңә торган чәчәк шикелле.
- Матурлык туйда кирәк, татулык көн дә кирәк.
- Матурны эзләмә, күңелгә ятырны эзлә.
- Сипкелле - сөйкемле.
- Суык колактан алыр, сылу йөрәктән алыр.
- Сылу күңел аздырыр, алтын юлдан яздырыр.
- Тышкы матурлык белән масайма, эчке матурлык белән масай.
- Төс-битне табага салып йөртмиләр.
- Төсе бардан төгәнмә.
- Төсе килешмәгәннең эше килешми.
- Фәкыйрь булса да, матур булсын.
- Чибәр дигәнне чырсыз да яратыр.
- Чибәр кешене чикмән белән дә таныйлар.
- Чибәр кулыннан су эчсәң дә файда.
- Чибәрлек белән чиркәү салдырып булмый, матурлык белән манара мандырып
булмый.
- Чибәрлекнең чиге юк.
- Чибәрләр дә күп, исәрләр дә күп.
- Чибәрне кем дә сөяр.
- Читек аяк талдырмас, матур хәтер калдырмас.
- Шадра йөрәк яндыра, шома хәтер калдыра.
- Эчке матурлык күктәге ай кебек, тышкы матурлык болан муенындагы энҗе
кебек.
- Ягымлының шадрасы күренми, сөйкемленең сипкеле беленми.
- Ямьсезгә матур дисәң зураен китәр, матурга ямьсез дисәң –– черәеп
китәр.
- Ямьсезнең көзгесе начар, булдыксызның коралы начар.
- Яңылмас яңак булмас, сөренмәс тояк булмас.
- Әчәчкә дә күз тия, ди.
- Үз битен аямаган кеше битен чиядәй кылыр.
- Үзең койты булгач, көзгене хурлама.
- Һәр матурның да бер гаебе табыла.
- Аның битен юмаган *.
- Ачык чырай, кайнар чәй.
- Бит белән җир себерү.
- Битендә шайтан борчак суккан *.
- Битеннән басып керү.
- Битенә катык сөртсәң, көчек яламас.
- Битенә җил булып та тимә.
- Йөз каралыгы китерү.
- Йөз суы түгү.
- Йөзем кара, телем кыска.
- Йөзгә ыштыр каплаган булу.
- Килбәтен күргәч, өрәк өркер.
- Күрергә чибәр, тәртәгә тибәр.
- Теләсәң — төсең бар, эшләсәң — көчең бар.
- Тыштан ал да гөл, эчендәген үзең бел.
- Тышы мамык, эче кабык.
- Тышы мут, эче ут.
- Төсең-битең җир булган, әвенең янды мәллә.
- Чибәрлеккә бик чибәр, күрсәң гайрәтең чигәр.
- Читкәрәк кит: читтән матур күренәсең.
- Чыраем яман булса да, ыраем яхшы.
- Яңагы яңакка ябышкан.
- Авыр басканчы, җиңел калкыр.
- Авыр купса, давыл кубар.
- Агачак кан тамырда тормас.
- Алтын төймә зур булмый, кечкенә кеше хур булмый.
- Арык кеше -- алчак, базык кеше басымчак.
- Арык белән симезнең бавыры бер *.
- Бавыр тартмаса да, бөер тарта.
- Берәүнең буе кыска, берәүнең уе кыска.
- Билеңне биш җирдән бәйләп йөр.
- Билеңне бу, битеңне ю.
- Билеңнән биек сикерә алмыйсың.
- Буең җитмәстәйгә сузылма.
- Буй белән су буйламыйлар *.
- Буй белән түгел, уй белән.
- Буй эшләми, кул эшли.
- Буй үстергәнче акыл үстер.
- Гәүдәдән баш китмәс, авыздан аш китмәс.
- Кан тартмаса, бавыр тартыр.
- Канга кан белән җавап.
- Канга — кан, тиенгә — тиен.
- Канны кан белән юмыйлар, су белән юалар *.
- Карының белән кар ярып, борының белән боз ярып булса да, юлыңны
тап.
- Кече казан ташучан, кече кеше ачучан.
- Кечкенә кеше телгә беткән була.
- Кечкенә кеше җиргә якын була.
- Кеше каны җирдә ятмас.
- Килбәте нинди күләгәсе шундый.
- Коры буй бүрәнәдә дә бар.
- Коры буйда хикмәт юк.
- Куй, симерсә, койрыгын күтәрә; кеше, симерсә, борынын күтәрә.
- Куәтнең кадере баһадирлык белән.
- Көр кеше көяз кеше.
- Көрлеккә түзмәсәң, хурлыкка түзәрсең.
- Көч чыкмыйча көч керми.
- Көче барның ходай белән ни эше бар.
- Көч җитмәсә, әмәл кирәк.
- Көче җитмәгән зур күтәрер.
- Көчең барда эшлә, тешең барда тешлә.
- Көчең белән мактанма, эшең белән мактан.
- Көчең җитмәгәнгә көчәнмә.
- Көчеңне сынамыйча сәнәк күтәрмә.
- Көчкә түрә юк.
- Көчле ат җигәр, көчсез — эт җигәр.
- Көчле белән көрәшмә, маллы белән даулашма.
- Көчле кеше алып та ега, чалып та ега.
- Көчле кешедән тау курыккан.
- Көчле күккә менгәндә көчсез җиргә иңәр.
- Көчсез көчәнә, көчле күтәрә.
- Көчсезлек көнчелек тудыра.
- Көчсезнең ачуы көчле.
- Күләгәңә карап күчергеч ал.
- Озын кешенең акылы тубыгында була, имеш.
- Озынныкы еракта, кысканыкы йөрәктә *.
- Озынның бөгеләсе килми, кысканың үреләсе килми.
- Олы кеше солы төше, бәләкәй чикләвек төше.
- Пеленә карама, фигыленә кара.
- Пелләнмәгән телләнгән.
- Симез кеше утырган урынында оер.
- Симез күркәм, бай чичән.
- Симез тән арык җан.
- Симез ябыкканчы арык үләр.
- Симерү белән авырсаң — такта яр.
- Сөягем тиягемә кайтсын.
- Тере тәннең ямаулыгы үз өстендә.
- Терлекнең арыклыгы, кешенең симезлеге гаеп.
- Тир чыкканны тире тоймый.
- Тәбәнәк кеше табаннан тузган.
- Тәбәнәк кешегә бер тәпән чумар *.
- Тәне сауның жаны сау.
- Төядәй буең булганчы, төймәдәй уең булсын.
- Файдасыз буйдан файдалы бүрәнә артык.
- Юан нечкә булганчы нечкә өзелә.
- Үз күләгәң үлгәнче үзеңнән калмый.
- Үз сөягең үзеңә авыр түгел.
- Үз утына кан койган кеше утына май коймас.
- Жан рәхәте тән белән, тән рәхәте мал белән.
- Авызымда тешем бар, күкрәгемдә көчем бар.
- Арка йонын кабарту.
- Арка тиресен тунау.
- Арка-җилкә тигез килгән, борын тия теңкәгә.
- Аркага арка куеп яшәү.
- Аркадан килеп пычак кадау.
- Аркамны бет ашый, эшләгәнемне эт ашый.
- Аркаңа уклау тыкканмы, бөкерәя алмыйсың.
- Бил астында бер корсагы.
- Буе-сыны килбәтсез, сөйләр сүзе хикмәтсез.
- Гәүдәсе бар, башы юк.
- Ике сөяк-сандырак *.
- Ите сиңа, сөяге миңа *.
- Кабыргалары күренеп тора.
- Как сөяккә калу.
- Китеп күләгәсе күмелеп тормады.
- Канга тоз салу.
- Канын эчеп, җелеген суырган.
- Кеше җилкәсе белән эш күтәрү.
- Кешегә буй өләшкәндә мич астына качып калган.
- Кәкре кабыргалы *.
- Көч сыныйм дип кеше үтергән.
- Күз алдымда күләгәдәй булып торма.
- Маена чыдый алмый.
- Нечкә билле, эшкә җилле.
- Нәзек сөяк түгел ул.
- Пычак кадәр буе бар, туксан төрле уе бар.
- Син дә коры қалма, ату кендегең канар *.
- Син килмәсәң, эчем күгәрә.
- Сусыз мунчала белән арканы ышкыма.
- Сыртны җиргә салырга теләмәү.
- Сөйкемле сөягең булу.
- Тездән буе, терсәктән җиңе.
- Тиресе сөягенә ябышкан.
- Тисә тәнгә, тимәсә читәнгә.
- Тышы тәти багана, эчендә юк мәгънә.
- Тышы ут, эче мут.
- Тышы ялтырый, эче калтырый.
- Тәнендә карга чукырлык та ите юк.
- Хәле җилкә кашытырлык булу.
- Чиртсәң егылырга тору.
- Чиртсәң каны чыгарлык.
- Элеп киптергән кебек.
- Эче эчкә ябышкан.
- Эчен ярсаң, әлиф чыкмас.
- Эчендә кара елан ята.
- Эчендәге - тышында.
- Эченнән энә үтәрлек.
- Эченә-бавырына керү.
- Эчкә кара мәче керу.
- Эчтә бүре улау.
- Эчтә утын кисәләр.
- Эчтә эт балалары өрә башлады.
- Өрсәң очып китәрлек.
- Үзе нәзек, үзәге нык.
- Үтәсеннән көн күренә.
- Үңәчеңнән күмәч кисәрмен.
- Жиде кат тиресен тунау.
- Җилкә биетеп йөрү.
- Җилкә чокырымны күрми торам, сине дә күрми торырмын әле.
- Җилкәсе чокырлы.
- Алдан аягын киенгән алга чыгар.
- Алла бер кулны икенче кулга мохтаҗ итмәсен.
- Атны аягы туйдыра, кешене кулы туйдыра.
- Аягы зур сыйганын кияр, аягы кечкенә сөйгәнен кияр.
- Аягы яман түрне болгар.
- Аягың былчырак булса, баскан саен эз калыр.
- Аягың «ләп» итсә, авызың «чәп» итәр.
- Аягың ләпелдәмәсә, авызың чәпелдәмәс.
- Аяк арбадан яхшы — киттең дә бардың.
- Аяк атламый баш йөрми.
- Аяк бармаса, кул алып кайта алмый.
- Аяк йөгерсә ашка, авыз йөгерсә башка.
- Аяк кайда баш анда.
- Аяк сыйса, баш сыяр.
- Аяк тайса да, баш таймасын.
- Аякка суккач, башка тимәс.
- Аяктан кергән авыру бөтен тәнгә таралыр.
- Балта белән агач арасына бармак тыкма.
- Бармагы керсә, башы керә.
- Бармагына ышанган кашыксыз калган.
- Бармак белән икмәк кисмиләр.
- Бармак белән каткан җирне казып булмый.
- Бармак тыккан кулын да тыгар, кулын тыккан аягын да тыгар.
- Бармаклар да барысы да тигез түгел *.
- Баткан аяк чыланган.
- Батырмын дисәң, тезең нык булсын.
- Башын карама, аягын кара.
- Без өстенә утырсаң да, тез өстенә утырма.
- Беләк бер, бармак башка.
- Бер аягың өйдә калсын.
- Бер аяк белән атлап ерак китә алмассың.
- Бер бармагыңны бөкләсәң, бишесе бөгелер.
- Бер бармак белән битне каплап булмый.
- Бер бармакка ике балдак киертмиләр.
- Бер бармакны тешләсәң, бөтен кулың авырта.
- Бер кул белән чәбекәй ителми.
- Бер учтан тавыш чыкмый.
- Беркемнең дә үз аягына үзе балта чабасы килми.
- Биш бармакка эләккән ычкынмый.
- Биш бармакның кайсын тешләсәң дә тигез авырта *.
- Буш кулны эт тә яламый.
- Ике бармак арасына ит үсми.
- Ике кул бер баш өчен.
- Ике кулың - бер колач.
- Ит белән тырнак арасына кермә.
- Йодрык белән закон кертеп булмый.
- Кашымага тырнак кирәк.
- Кемнең кулында, шуның авызында.
- Кеше йодрыгын күрмәгән үз йодрыгын батмандай санар.
- Колач белән колач бер түгел.
- Кул артка бөгелми, үз ягыңа бөгелә.
- Кул коралы бармак, бармак башы тырнак.
- Кул кулга сукканда ике арада чебен үләр.
- Кул кулны белә, ат юлны белә.
- Кул кулны юар, ике кул битне юар *.
- Кул тотынса, эш карышмый.
- Кул эшли, акыл эшләтә.
- Кулдан кулга, аннан олы юлга.
- Кулны кара-каршы юсаң агара.
- Кулны сузмасаң, сәндерәдән дә ала алмассың.
- Кулы ачыкның юлы ачык.
- Кулы белмәгән куна сайлаган.
- Кулы белән эшләгән иңе белән күтәрер.
- Кулы кыймылдаганның авызы да кыймылдар.
- Кулы кычыткан эшне пыжыткан.
- Кулы уйнаганның авызы уйнар, кулы уйнамаганның күзе уйнар.
- Кулы эшләрнең авызы тешләр.
- Кулында барның авызында бар.
- Кулыннан эшен алса, авызыннан ашын ала.
- Кулың белән биргәнне аягың белән алырсың.
- Кулың күтәрә алмаган чукмарны билеңә такма.
- Кулың майлы булса, башыңа сөрт.
- Кулың пакь булса, йөзең ак.
- Кулың тирле булса кешегә бирмә.
- Кулыңа төшкәннән аерылма.
- Кулыңнан бер килсә, бишне кыл.
- Кәкре аяк аяк, туры аяк — таяк.
- Кәкре бармак үзенә тарта.
- Күп йөргән аякка чүп иярә.
- Табаннан кергән түбәдән чыгар*.
- Терсәк бик якын да, тешләп булмый *.
- Тынгысыз аяк җанга тынычлык бирми.
- Тырнагың булса, башыңны кашы.
- Тырнак астыннан кер эзләмә.
- Тырнак иттән аерылмас.
- Уч җәелсә юмартлык, уч йомылса — йодрык.
- Учыңны язсаң бер бармагыңны бөкми калдырма.
- Уң ботыңны чеметсәң, сулы да авыртыр.
- Уң кул башлар, сул кул ярдәмгә килер *.
- Уң кул сул кулны җәрәхәтләми.
- Уң кулың белән ярдәм бирсәң, сул кулың белмәсен *.
- Уң кулың нишләгәнне сулың белсен.
- Уң кулыңа сул кулың арачы булсын.
- Чәбәк ике кулдан чыга.
- Энә текми, кул тегә.
- Яткан агач ял табар, йөргән аяк мал табар.
- Үз кулыңны үзеңнән уздырма.
- Үз терсәгеңне үзең тешли алмассың.
- Үз үкчәңә үзең басмыйсың.
- Житкән аягын тыгар, җитмәгән таягын тыгар.
- Житмәс җиргә кул сузма.
- Җиңең кыска булса булсын, кулың озын булмасын.
- Һәркемнең бармагы үзенә таба кәкере.
- Аягы алдан йөрсә, кулы артка.
- Аягы бар, кулы бар, бара торган юлы бар.
- Аягы баскан җирне күзе күрми.
- Аягы буразнадан чыкты *.
- Аягы җиргә тими.
- Аягым аяк, кулым кул.
- Аягым белән бармадым, кулым белән алмадым.
- Аягын тыккач, таягын да тыгасы.
- Аягың ат, кулың камчы.
- Аягың калмас, кулың корымас *.
- Аяк астын тикшермичә урман астын тикшерә.
- Аяк астында туфрак булу.
- Аяк итемне ашап кына йөрдем.
- Аяк кермәс җиргә баш керү.
- Аяк табанын ялау.
- Аяк үрә йоклату.
- Аякка тартсаң башка юк, башка тартсаң аякка юк.
- Аяклыга юл бирмәс, авызлыга сүз бирмәс.
- Бармагы үз ягына бөгелә.
- Бармак та бер, таяк та бер.
- Бармакка бармак сукмау.
- Бармакка урарлык та юк.
- Бармакка урасаң килеп җитми.
- Бер аягы җирдә, бер аягы гүрдә.
- Бер аягын атлаганчы икенче аягын эт ашый.
- Бер аяк анда, берсе монда булу.
- Бер аякка басып бару.
- Бер кулы майда, берсе балда.
- Бер кулында аш, бер кулында таш.
- Бер җиңнән ике кул чыгарып эшләү.
- Бот күтәреп ята.
- Бохарага барса, аны аягын җиргә тидермәсләр иде *.
- Дилбегәне үз кулыңа алу.
- Дөньяга аягы белән килгән.
- Еллаган, айлаган да табанын майлаган.
- Ике аягы бер урам *.
- Ике аягын бер кунычка тыгу.
- Ике бармак арасыннан чыгару.
- Ике кулга бер эш.
- Ике кулга дүрт эш.
- Ике кулыңа шәм тотып эзләсәң дә таба алмассың.
- Йодрык үзебезгә таба борыла.
- Йодрыкны кесәдә йөртү.
- Кисеп ташлаган тырнагына да тормау.
- Кул арасына керә башлады.
- Кулы белән төймә генә төйми.
- Кулы илә ашый, корсагы илә эшли.
- Кулы кулга йокмый.
- Кулы эшли, теле юа.
- Кулы үз урынында.
- Кулым ачык, йөзем ак.
- Кулым тулы май булды, авызым тулы тоз булды, күзем тулы яшь
булды.
- Кулым тынса, җаным тынмый.
- Кулыннан гөл генә таммый.
- Кулыннан кош туймый.
- Кулыннан сыгылганны ялаучы.
- Кулың менә терәк, эшең әнә терәк, тотын җәһәтрәк.
- Мин аннан сул кулымны селектем.
- Пыяла бармак, көмеш тырнак.
- Син дигәндә аяк идәндә.
- Табаннар таш булу.
- Табаныңны ярып тоз сибәр.
- Тагын ике аягы булса, ат булыр иде.
- Таягы керсә, аягын да кертмәкче була.
- Тез астына сугу.
- Тырнак астына алу.
- Тырнак белән чиртсәң аварга тора.
- Тырнаклары сука кебек.
- Урта бармак шикелле.
- Уч төбендә генә йөртерлек.
- Учына салып, уртына коя.
- Учыннан акканны ялаучы.
- Шүрәле бармак, жиз тырнак.
- Өйрәнерсең, аягыңа кара сыер баскач.
- Абруй ирнең куәте.
- Авыруга дәва бар, дәртсезгә дәва юк.
- Аздан күңел була, аздан хәтер кала.
- Агач беленә җимешеннән, әдәм кылынмышыннан.
- Ак күңелленең аты армас, туны тузмас.
- Акчаң булмаса да, вөҗданың булсын.
- Акылның кадере әдәп белән, куәтнең кадере сәләт белән.
- Алтын өйдән җан яхшы, агай-энедән мал яхшы.
- Алтын җирдә ятмас, яхшы исем илдә ятмас.
- Алтынның — заты, яхшының аты югалмый.
- Ардаксызның аркасы туза.
- Ат айда сыналыр, әдәм елда сыналыр.
- Ат йөгерек түгел, күңел йөгерек.
- Ат тагылса өзелер, дан тагылса өзелмәс.
- Ат үләр ияре калыр, әдәм үләр — даны калыр.
- Ат житмәс җиргә дан җитәр.
- Атың качкын булсын, йөрәгең ялкын булсын.
- Атың чыкканчы, җаның чыксын.
- Аю беләгенә ышаныр, кеше - йөрәгенә ышаныр.
- Аю өнендә көчле, куркак өендә көчле.
- Баглы күңелдә дәрт юк.
- Базык булганчы базымчан бул.
- Байлык белән торылмый, холык белән торыла.
- Балык тирәнне эзли, әдәм яхшыны эзли *.
- Бар кеше дә батыр булмый.
- Батыр бер үләр, куркак мең үләр.
- Батыр булган көтүдә бүре куркыныч түгел.
- Батыр булсаң, батырлығыңны кирәкле урында күрсәт.
- Батыр булсаң — йөрәктән, көчле булсаң беләктән.
- Батыр да батыр, качарга курыккан да --- батыр.
- Батыр даны ил телендә, куркак уе гел үлемдә.
- Батыр — илнең казыгы.
- Батыр ирдән иң усал бүре дә кача.
- Батыр кулыннан алтын коелыр.
- Батыр куркак булудан курка.
- Батыр туса - ил бәхете, яңгыр яуса җир бәхете.
- Батыр ут булыр, куркак юк булыр.
- Батыр ялгыз калудан курыкмас.
- Батырга батман да авыр түгел.
- Батырга каян да юл такыр.
- Батырдан үлем дә курка.
- Батырлык кыяфәттә түгел, йөрәктә.
- Батырлыкта матурлык.
- Батырның ризыгы киң була.
- Батырның ярты һөнәре Тәвәккәллек.
- Башланган гадәт ташланмас, яңадан гадәт башланмас.
- Башың карт булса да, йөрәгең яшь булсын.
- Башың таз булса да, күңелең аяз булсын.
- Беләгеңә таянма, йөрәгеңә таян.
- Бер сынаганны ике сынасаң, шайтан көләр.
- Бер сынаганны мең сынамыйлар.
- Билгесез эштә тәвәккәл коткара.
- Бозылган илне батырлар төзәтер.
- Бәндә бәндәгә сыенмыйча бәндә агачка сыенмас.
- Бәндәгә ай белән кояш та ярамый.
- Вөждан хасталыгы тән хасталыгыннан куркынычрак.
- Вөждансыз кеше үзәксез агач шикелле: үзлегеннән аварга тора.
- Вөжданы пакь йөзе ак.
- Гадәт китмәс, чир китәр.
- Гайрәт иткән таулар тишкән.
- Галим булмак җиңелдер, әдәм булмак читендер.
- Гарьлеләр торып торганчы гарьсезләр ашап туяр.
- Гомер картайса да, күңел картаймас.
- Дан килә, күтәрә белмәсәң, китә дә белә.
- Даныңны жуйганчы башыңны жуй.
- Дәртен белгән дәрманын белер.
- Дәртсез баш карга куркылыгына ярый.
- Дөнья йорты тар булса да, күңелең киң булсын.
- Ике жан бер булса, ике сер бер була.
- Ир бай түгел, күңел бай.
- Ирек бирсәң йөрәккә — утырырсың көрәккә.
- Исем кешене бизәми, кеше исемне бизи.
- Исемеңне ташка язма, ил йөрәгенә яз.
- Ишектән кергәч күрек уза, түргә менгәч холык уза.
- Йөрәгендә барның беләгендә бар.
- Йөрәгең тимердән булса, хәнҗәрең агачтан булса да ярый.
- Йөрәк белән алдырмасаң, тел генә ярдәм итмәс.
- Йөрәк чакма таш түгел, һәрвакыт ут чыгармас.
- Йөрәк яна, төтене башка каба.
- Йөрәк җәймә түгел, алга җәеп булмый.
- Йөрәксездән ерак кач.
- Йөрәктән чыкмаган йөрәккә керми.
- Кадер белмәгәннең кадере юк.
- Кадерең барда кадерлән, кадерең беткәч үләргә әзерлән.
- Кайда шик - шунда куркыныч.
- Казан карасы китә, намус карасы китми.
- Калган күңел чыккан жан.
- Капкасына күрә терәге, кешесенә күрә йөрәге.
- Карама беләккә, кара йөрәккә.
- Карар иткән үгез жиккән, Каф тавына җиткән.
- Каты йөрәк бер яшәсә, изге йөрәк мең яшәр.
- Кеше алдында кем дә гөл, кеше артында намус бел.
- Кеше булган кешенең кеше белән эше бар, кеше булмаган кешенең кеше
белән ни эше бар.
- Кеше булу кыен түгел, кешелекле булу кыен.
- Кеше карбыз түгел, чиртеп белә алмыйсың *.
- Кеше күңеле казанда кайнап торган су шикелле.
- Кеше күңеле кара урман, күралмыйсың ни барын.
- Кеше күңеле караңгы төн.
- Кеше күңеле төпсез диңгез.
- Кеше үз кадерене белми кадирун кадерене белмәс, былбылдан үзгә кошлар
гөлстан кадерене белмәс.
- Кеше күңелендәген тукмаклап булмый.
- Кеше холкын күзәт, үзеңнекен төзәт.
- Кешедән оялмаган кешенең йөзе олтан.
- Кешене урын аруландырмый, кеше урынны аруландыра.
- Кешенең кечесе булганчы этнең көчеге бул.
- Кешенең холкы күркәм булса тереклеге хуш була, холкы явыз булса —
тереклеге буш була.
- Кешенең хөрмәтлелеге үз кулында.
- Киемдәге керне юып бетерәсең, күңел керен бетерү читен.
- Килмешәк өч көн килеп торса, йорт минеке дияр.
- Киемең киң булганчы күңелең киң булсын.
- Киемеңне яңа чагында, намусыңны яшьтән сакла.
- Кич курыккан көндез чыра яндырыр.
- Куркак ашта батыр, кыю эштә батыр.
- Куркак гомергә батырлык турында сөйләр.
- Куркак кеше аулакта батыр була.
- Куркак кеше үз күләгәсеннән дә курка.
- Куркак уйлаганчы тәвәккәл су аша үтәр.
- Куркак югалтканны батыр табар.
- Куркак һәр көн үлә, батыр бер тапкыр үлә.
- Куркакка һәркем хужа.
- Курку булмаган җирдә әдәп булмый.
- Курку — йөрәкнең йомшаклыгы.
- Курку күзгә чүп төшерә.
- Курку төбе диңгез батасың да китәсең. тәвәккәл төбе көймә утырасың да
кичәсең.
- Курку үлемнән коткармый.
- Куркуын җиңгән батыр булыр.
- Курыккан башлап йодрык күтәрә.
- Курыкканга кураз күренә, барып карасаң, чеби дә юк.
- Курыкканга куш ишетелер.
- Курыкканга куш, койрыгы белән биш.
- Курыкканга куян да аю булып күренә.
- Курыкканга төймә дә тәвә.
- Курыкканга чыпчык бүдәнә, салам бүрәнә булып күренә.
- Курыкканны куркытучы күп.
- Курыкканны күп кусаң, батырланыр.
- Курыкканны этләр дә абалый.
- Курыксаң — эшләмә, эшләсәң курыкма.
- Кыюлык тау ашыра, гайрәт диңгез кичерә.
- Кыюлык ярты бәхет.
- Кыюның бәхете алдан йөрер.
- Көч беләктә түгел, йөрәктә.
- Күз - дәрья, күңел пыяла: сакламасаң төшә дә уала.
- Күз күңелнең айнәсе.
- Күзе сукырга юлдаш бул, күңеле сукырга юлдаш булма.
- Күләгәңнән курыксаң, күлгә керә алмассың.
- Күрекле - берне, холыклы меңне ияртә.
- Күркәм кием тән зиннәте, күркәм холык җан зиннәте.
- Күркәм холык гомернең чәчәге.
- Күңел — баерак, диңгез саерак.
- Күңел бала кебек: күргән бер нәрсәне тели.
- Күңел кайда күз анда.
- Күңел каралыгын бернинди сабын да агарта алмый.
- Күңел кере әйтсәң бетәр, күлмәк кере юсаң китәр.
- Күңел киң булса, тар җиргә дә сыясың.
- Күңел киң дәрья анда ни булмас.
- Күңел куркак, кул батыр.
- Күңел кәсасе бер түгелсә тулмас.
- Күңел күзе күрмәсә, маңгай күзе ботак тишеге.
- Күңел пыяла сарай кебек ватылса төзәлми.
- Күнел тау артында, гомер елга астында.
- Күңел төзек булса, эш төзек булыр.
- Күңел урынында булса, жан жаенда..
- Күңел чобар, күз сыңар.
- Күңел юкка күмер юк.
- Күңел ярлылыгы кесә ярлылыгыннан начаррак.
- Күңел ят булмаса, кеше ят түгел.
- Күңел ят булса, үз дә — ят.
- Күңел яхшы туфрак шикелле аңа нәрсә чәчсәң дә үсә.
- Күңелгә килгән алга килә.
- Күңелдә булса телгә килә.
- Күңелдә юкны күз күрми.
- Күңеле ачыкның юлы ачык.
- Күңелдән күңелгә туры юл.
- Күңеле тарның өе тар.
- Күңеле яхшы ашка, күңеле яман орышка.
- Күңелең иркен булса, бәхетең киң булыр.
- Күңелең киң булса, бөтен илгә бер шырпы җитә.
- Күңелең киң булса, өем тар дип курыкма.
- Күңелен рәхәт булсын дисәң, вежданыңны саф тот.
- Күңелен саф булса, көннәрең шат булыр.
- Күңелен сөймәгән кешедән ярдәм сорама.
- Күңелең якын булса, ерак жир якын була.
- Күңелеңне киң тот.
- Күңелеңә карап - көнең.
- Күңелне сындыру тиз, чәчәкне сулдыру тиз.
- Күңелсезгә күлмәк киертмиләр.
- Күңелсездэн көлке чыкмас.
- Мал белән бай булма, күңелең белән бай бул.
- Матурлыгың белән мактанма, батырлыгың белән мактан.
- Меңнең төсен таныганчы берәүнең атын бел *.
- Мич башында батырланма, кырда курыкма.
- Намус акыллыыга каты, юләргә уен.
- Намус жаннан кадерле.
- Намуслы йөз ояла.
- Намусны су юа алмый.
- Намусы таза кеше ишек шакудан курыкмый.
- Намусыңны яшьтән үк сакла.
- Начар холык өчен акыллыны да җүләр диләр.
- Начарлыктан тыйган әдәп, һәлак иткән гадәт.
- Нияте яман кешенең казаны тишек була.
- Олылык зур эшләр булдыру белән генә табыла.
- Олылык гәүдәдә түгел, акылда.
- Олылык бишмәт белән түгел, һиммәт белән.
- Омтылган ирешер, омтылмаган черәшер.
- Онытчак бүркен югалтыр, куркак башын югалтыр.
- Оялган кешенең азыгы тар.
- Оялган оя төбендә калган.
- Оялган — туйдан буш калыр.
- Оялмаган боермаганны ашаган.
- Оялмаган кеше өчен оятлының йөзе кызарыр.
- Оялсаң, ач калырсың.
- Оялчан кешенең ризыгы тар була.
- Оялыш күздә, күрек авызда.
- Оят булмаган җиргә бәла килә.
- Оят юкта иман юк.
- Оят үлемнән каты.
- Оятлы кызарыр, оятсыз агарыр.
- Оятлы өйле-атлы.
- Оятның теше булмаса да кимерә.
- Оятсыз кулы кырык колач.
- Оятсызлык йөз ерта.
- Оятсызлык төтен шикелле күзгә керә.
- Оятсызның бите киездер ите.
- Пычак ярасы китә, намус карасы китми.
- Судан курыккан тагаракка төшеп үлгән.
- Сыер баткан җиргә әдәм батмый.
- Таләп кирәк, таләптән элгәре әдәп кирәк.
- Таң йолдызы сүнә, дан йолдызы сүнми.
- Теләге булган терсәген тешләр.
- Теләгең саф булса, тормышыңда тап булмас.
- Теләгеңә барып житим дисәң, аңа бара торган күперне дә үзең сал.
- Тәвәккәл таш йотар.
- Тәвәккәл таш яра, таяк баш яра.
- Тәвәккәл тәвә еккан, тәвәккәлсез катып калган.
- Тәвәккәл тәүдә чыгар.
- Тәвәккәл үлемнән көлгән.
- Тәвәккәлгә көн дә бер, төн дә бер.
- Тәвәккәлдә тау көче бар.
- Тәвәккәллек белән батырлык бер чишмәдән чыгар.
- Тәрәзәсенә карама, дәрәҗәсенә кара.
- Тәүфыйк изге юлдаш.
- Төкәнмәс хәзинәм булганчы оялмас йөзем булсын.
- Төсең кара булса да, күңелең ак булсын.
- Уйлы уйлап торганчы тәвәккәл эшен бетерер.
- Уйчы уйлый торыр, тәвәккәл уел кичәр.
- Холкы бозык кешенең фикере дә бозык була.
- Холкы киңнең тереклеге киң.
- Холкы күркәм, күңеле яхшы булмаган кеше чын кеше була алмый.
- Холкы начардан дуслары качар.
- Холыкны дәвалау җәрәхәтне дәвалаудан авыррак.
- Холыксыз кеше койрыксыз көймәгә охшый.
- Хурлык үлемнән яман.
- Чыгымчы ат тәртә сындырыр, холыксыз кеше өен туздырыр.
- Чын батыр аяк чалмый.
- Чын күңелдән елагач сукыр күздән яшь чыгар.
- Шикле шикләнер, чикмәнен бөркәнер.
- Югарыга үрмәлиләр, түбәнгә тәгәриләр.
- Юсык кеше аякка карамас, күзгә карар.
- Яман ат белән торганнан яхшы ат белән үлгән яхшырак.
- Яман атың чыкканчы кара күзең чыккан артык.
- Яман гадәт йогышлы була.
- Яманлык белән намың чыкканчы яхшылык белән җаның чыксын.
- Ярты икмәгең булса да, жаның тыныч булсын.
- Яхшы исем малдан артык.
- Яхшы ният ярым дәүләт.
- Әдәм көеге булганчы урман киеге бул.
- Әдәм фәрештә булмас, әрекмән кәбестә булмас.
- Әдәм, җәй булса, кышны тели, кыш җитсә, җәйне тели.
- Әдәмне әдәм иткән Әдәп.
- Әдәмнең бер тамыры изге*.
- Әдәмнән олы ат юк, ипидән олы аш юк.
- Әдәпле кеше солтан, әдәпсезнең бите олтан.
- Әдәпленең күлмәге сәдәпле, үзе матур гадәтле.
- Әдәпсез алда мактар, артта хәкарәт итәр.
- Әрле Мәликәгә коры тәлинкә.
- Әрле уйлап торганчы әрсезнең улы туар.
- Әрсез кеше сумала булып сыланыр.
- Әрсезгә алты көн бәйрәм.
- Әрсезгә әрем дә әче түгел.
- Әрсезне син ишектән кусаң, ул тәрәзәдән керә.
- Әүкәтең барда йөреп кал, дәртең барда күреп кал.
- Әҗәле җиткән бер үләр, абруе киткән көн дә үләр.
- Ѳең буш булса да, күңелең буш булмасын.
- Өйрәнгән гадәт калмас.
- Үз дәрәҗәсен үзе белгән хур булмый.
- Үз кадерен белмәгән кешенең башкалар каршында да кадере булмый.
- Үзе әдәмлектән чыкканның киеме киемлектән чыгар.
- Жан ачуы яман була.
- Жан ачырың булмаса, башым авырта димә.
- Жан биргәнгә җүн биргән.
- Жан гәүдәгә йөк түгел.
- Жансыз кешегә үз җаныңны биреп булмый.
- Жаны барның өмете бар.
- Жаны барның жае бар.
- Жаны теләгән елан ите ашаган.
- Жанын аяган жансыз калган, жанын аямаган яу җиңгән.
- Жаның олы булса- һәр эшең олы.
- Жаның сау булса - авырумын димә, тәнең сау булса — ярлымын димә.
- Жаның тыныч булса, бәрәңге дә май булыр.
- Жиңми беләк, җиңә теләк.
- Һәр кешенең бер дәрте, тегермәнчедә су дәрте.
- Һәр кешенең ояты үзе төсле була.
- Һәркемнең күңелендә бер арыслан ятыр.
- Аның жаны җан да, минем жаным бадымжан.
- Ат тартмаслык оят, үгез тартмаслык гаеп.
- Аты олы, кабыргасы коры.
- Байлыгым, булмаса, намусым бар.
- Басып керми, куркып тормый.
- Без дә кеше булырбыз, атка кешән салырбыз..
- Бер жан, бер тән булу.
- Дәрт бар, дәрман юк.
- Дәрткә дәрман алу.
- Исемем илдә, урыным түрдә.
- Йөрәк итенә ябышып үсү.
- Йөрәккә боз булып утыру.
- Йөрәккә йон үсү.
- Йөрәккә корт төшкән төсле булу.
- Йөрәккә май булып яту.
- Йөрәккә таш булып утыру.
- Йөрәккә тигәнәк кадалгандай булу.
- Йөрәккә ут салу.
- Кечесендә әдәп юк, олысында белек юк.
- Кеше күп, кешесе юк.
- Кешегә сан, үземә җан.
- Киемең кеше күркесе, фигылең кеше көлкесе.
- Кот ботка җитү.
- Күңел ярасына тоз сибү.
- Күңелгә таракан керү.
- Оялса үз бите, биртелсә үз биле.
- Оят белән алыш-биреш бетү.
- Рәтлесе килми, рәтсезе китми.
- Сарык янында батыр, батыр янында сарык.
- Синнән курыкканым кара куйдан өреккәнем.
- Яшь йөрәге үзендә, каны-сүле эчендә.
- Әдәм дисәң коны юк, хайван дисәң йоны юк.
- Үгет бездән, әдәп белү үзеңнән.
- Үз күләгәсеннән үзе курыккан.
- Үзе йөзсез сүзе тозсыз.
- Үзе әдәпсез, киеме сәдәпсез.
- Үзе курка, үзе йолка.
- Жан табан астына төшү.
- Жаным тыныч, ярмам арыш.
- «Һайт» дигәндә тайт итү.
- Аз булса да, үз акылың булсын.
- Айгырның алдыннан, ишәкнең артыннан, ахмакның һәр ягыннан сак
бул.
- Акча ярлысыннан акыл ярлысы яман.
- Акчаңны югалтсаң да, акылыңны югалтма.
- Акыл айнымас, алтын черемәс.
- Акыл байлыгы тузмас байлык.
- Акыл базарда сатылмый.
- Акыл баскыч башында үсми.
- Акыл белән алтын табыла, алтын белән акыл табылмый.
- Акыл белән эш итү мең бәланең калканы.
- Акыл буй белән үлчәнми.
- Акыл булмаса, алтын ни эшкә.
- Акыл булса, юл бар.
- АкЫЛ дәрья, уй - диңгез.
- Акыл келәт түгел, яңадан салып булмый.
- Акыл кемгә дә капчык белән асмаган.
- Акыл сакал белән бергә үсми.
- Акл тезген, холык ат, тезгенеңне белеп тарт.
- Акыл төбе тәҗрибә.
- Акыл юлда чәчелеп ятмый.
- Акыл яшьтә түгел, башта.
- Акылга акылны кушкач чын акыл туа.
- Акылга сай көчкә бай, акылга бай көчкә сай.
- Акылдан зур байлык, наданлыктан зур ярлылык, киңәштән зур таяныч
юк.
- Акыллы акча җыя, юләр таш җыя.
- Акыллы алга барыр, артына карар.
- Акыллы аркылыга үсә, тинтәк буйга үсә.
- Акыллы атын мактар, акылсыз хатынын мактар.
- Акыллы атын мактар, кыланчык үзен мактар.
- Акыллы ашый, тиле ташый.
- Акыллы аңына алганчы, юләр сөйләп бетерер.
- Акыллы белән эш йөртсәң акыл җыярсың, юләр белән эш йөртсәң – үз
акылыңны жуярсың.
- Акыллы бер тапкыр, акылсыз мең тапкыр алданыр.
- Акыллы ир — ил агасы, акылсыз ир ил бәласе.
- Акыллы кеше башка кешенең хатасыннан гыйбрәт алыр.
- Акыллы кеше башкаларга иткән ярдәме белән мактанмас.
- Акыллы кеше белгәнен сөйләми, тиле кеше ни сөйләгәнен белми.
- Акыллы кеше кулындагын саклар.
- Акыллы кешенең сүзе алдан йөрер.
- Акыллы кешенең яманлавы ахмакның мактавыннан яхшырак.
- Акыллы сөйләмәс, надан сөйләтмәс.
- Акыллы сүздән курка, тиле таяктан курка.
- Акыллы сүзен «мин» дип башламый.
- Акыллы, тиргәсә дә, тир чыгармас.
- Акыллы тәкә суяр, ахмак юкә суяр *.
- Акыллы уйлаганчы, тиле сугып ега.
- Акыллы уйлаганчы, тинтәк эшен бетерер.
- Акыллы уйлап торганчы, тиле улын өйләндергән.
- Акыллы утка карый, ахмак казанга карый.
- Акыллы хезмәтенә таяныр, ахмак өметенӘ.
- Акыллы эше белән, ахмак сүзе белән.
- Акыллы өйләнгәнче тиленең улы булган.
- Акыллы өйрәнер, ахмак өйрәтер.
- Акыллы үзен гаепләр, надан дустын.
- Акыллыга ак кучат тилегә тирмән орчыгы.
- Акыллыга акыл бирсәң, укып белер; акылсызга акыл бирсәң, кычкырып
көлер.
- Акыллыга баш кыйбат, акылсызга мал кыйбат.
- Акыллыга бер сүз мая, ахмакка мең сүз зая.
- Акыллыга ишарә, сукырга таяк.
- Акыллыга ишарәт, акылсызга бишәр әйт.
- Акыллыга михнәт булган җирдә юләргә рәхәт була.
- Акыллыдан киңәш ал, акылсызның сүзен тыңла.
- Акыллыдан турысын әйттерә алмасаң, тиледән сора.
- Акыллыдан хикмәт чыгар, ахмактан әкәмәт чыгар.
- Акыллылар бәхет артыннан, бәхет юләр артыннан чаба, ди.
- Акыллылар янына барсаң, аңгыраны ияртмә.
- Акыллының акылын үлчәргә акыл кирәк.
- Акыллының аты да армый, туны да тузмый.
- Акыллының кадере ахмак янында беленер.
- Акыллының тезгене мие белән йөрәгендә, ахмакның тезгене колагы белән
күзендә.
- Акыллының теле күңелендә, акылсызның күңеле телендә.
- Акыллының чәчен ахмак агартыр.
- Акылны күршедән бурычка алып булмый.
- Акылны җил алмый, карак та урламый.
- Акылны юләрдән өйрән.
- Акылның кадере әдәп белән, байлыкның кадере юмартлык белән, куәтнең
кадере баһадирлык белән.
- Акылның кулы нәфеснең тезгенен тотар.
- Акылның урыны мидә, нуры күңелдә.
- Акылсыз авызындагын алдырыр.
- Акылсыз, атка менсә, атасын танымас.
- Акылсыз калудан ике күзсез калганың артык.
- Акылсыз, чынын әйтәм дип, үзенең серен әйтә, ди.
- Акылсызга акыл бирмәкче булсаң, үзең акылсыз калырсың.
- Акылсызга әйткән сүз - агып киткән су кебек; акыллыга әйткән сүз -
кулга кунган кош кебек.
- Акылсыздан акыл сорау иблистән иман сорау.
- Акылсыздан макталганчы акыллыдан тиргәл.
- Акылсызлар акыллашыр.
- Акылсызны якын итмә, акыллыны ерак итмә.
- Акылсызның акылын эт ашар.
- Акылы азның азабы күп.
- Акылын алтынга алышкан — алтынын бакырга алышкан.
- Акылың булса, бер көн элек хәрәкәт ит.
- Акылың сукыр булса, күзнең файдасы зур түгел.
- Акылыңа акыл куш, ачуына сабыр куш.
- Алтын алма, акыл ал.
- Алтын кирәк түгел, акыл кирәк.
- АлТЫН ташта, акыл башта.
- Алтынга ия булган — хур булган, акылга ия булган зур булган.
- Алтынга омтылган югалган, акылга омтылган юл алган.
- Алтының белән мактанма, акылың белән мактан.
- Атлы атын мактар, юләр хатынын мактар, бөтенләй юләр үзен мактар.
- Ахмак, алдындагы аштан өркеп, ачтан үлгән.
- Ахмак, атка менсә, үзен түрә санар.
- Ахмак ахмак түгел, аны котырткан ахмак.
- Ахмак белән кода булсаң, бәла белән туй уздырырсың.
- Ахмак белән сөйләшеп утырыр өчен зур ахмаклык кирәк.
- Ахмак бер кулы белән аш бирсә, икенче кулы белән таш бирер.
- Ахмак бозуга бар, төзүгә юк.
- Ахмак кеше ярдәм итәм дип ярдан этәр.
- Ахмак кешенең ачуы тиз кабара.
- Ахмак көндез шәм ягар, мае беткәч кичен айга багар.
- Ахмак төйнәгән төенне акыллы да чишә алмас.
- Ахмак үзе белмәс, белгәннең сүзенә күнмәс.
- Ахмакка алты калач биш тиен.
- Ахмакка биргән киңәш далага аткан ук кебек.
- Ахмакка гыйбадәт кылырга кушсаң, маңгаен тишеп бетерер.
- Ахмакка сүз тыңлату дөяне чокырдан үткәрүдән дә кыен.
- Ахмакка эш кушсаң, ул сиңа акыл өйрәтер.
- Ахмакны алтынга мансаң да ахмак.
- Ахмакны өйрәтү үлгәнне терелтү.
- Ахмакның ала-коласы булмас.
- Ахмакның балта сабы да аркылы.
- Ахмакның кылган эше акыллыга гыйбрәт.
- Ахмакның мең сүзе акыллының бер сүзе.
- Ахмакның олысы-кечесе юк.
- Ахмактан акыл өйрәнеп була, үзенә акыл биреп булмый.
- Ахмактан ябалак та урманга качкан.
- Аю көченә ышана, кеше акылына ышана.
- Аңгыра бер дә юкка каңгыра.
- Аңгыра сөйләгәндә хәким дәшми торыр.
- Аңлаган бер кылдан да аңлар, аңламаган бүрәнәдән дә аңламас.
- Аңламаган - колагын киссәң дә аңламас.
- Аңламаганга туры сүз дә кыйшык булып күренер.
- Аңлы аңлар, ахмак таңлар.
- Аңсызлык иясен һәлак итә.
- Бала үсәр, тиле һушланмас.
- Бер акыл ярты акыл, ике акыл тулы акыл.
- Бер акылдан ике акыл яхшырак.
- Бер акыллы баш мең башны саклый.
- Бер акыллы эшләгән ахмаклыкны ун ахмак та эшли алмый.
- Бер акыллыга ике тинтәк табыла.
- Бер ахмакның соравына унике акыллы җавап бирә алмый.
- Бер тинтәк бер төен бәйләр, кырык акыллы чишә алмас.
- Бер тинтәк өйне тинтерәтә, ике тинтәк илне тинтерәтә.
- Бер юләр югалтканны йөз акыллы таба алмас.
- Бер юләргә киңәш ит, бер акыллыга киңәш ит.
- Берәүнең мең куе бар, берәүнең мең уе бар.
- Бик зур акыллы кеше юләрсымак тоелыр.
- Битеңне бизәмә, акылыңны бизә.
- Биш юләргә киңәш итмә, бер акыллыга киңәш ит.
- Буе булмасын, акылы булсын.
- Буй белән түгел, уй белән.
- Гөл кадерен былбыл белер, зир кадерен зирәкләр белер.
- Гомердә бер тилелек терсәгеңне тешләтер.
- Дивана бер дә юкка куана.
- Диванага кайгы да бәйрәм.
- Диванадан ай башын сорама.
- Дурак дуамал күтәрер.
- Дуракка акыл кирәкми.
- Дуракка доктор даруы дәрман бирмәс.
- Дуракка юл биргәнең яхшырак.
- Дурактагы мал иләктәге су.
- Дөядәй алтының булганчы төймәдәй акылың булсын.
- Зирәк һәр җирдә кирәк, тик чын зирәк бик сирәк.
- Ике ахмак бер акыллыны җүләрлектә гаепли.
- Ике тинтәк берексә, ил булмас.
- Ике тинтәк кушылса яу була, ике ипле кушылса тау була.
- Ике чабата бер кием, ике җүләр бер тиен.
- Ике юләргә бер акыл да җитә.
- Ил тилесе илгә тансык.
- Илдә бер тинтәккә урын табыла.
- Илдә исәр үлмәс.
- Илле кеше арасында тиле кеше кайгыра.
- Илле кеше өчен тиле кеше кычкырган.
- Иләктә су тормый, юләрдә сүз тормый.
- Иртәнге акыл төшкә ярамый, төшке акыл кичкә ярамый.
- Исле кеше уйламый эш итмәс.
- Исерек айный, тиле — юк.
- Исәр буйга үсәр, акылга - юк.
- Исәр булырга исәп кирәкми.
- Исәр кеше Идел кичкәч исен җыйган.
- Исәр яңа тунын кисәр, иске тунын ямар.
- Исәр үзе атланган ботакны үзе кисәр.
- Исәргә имгәк тә тимәс.
- Исәрнең акча түләгәч исенә тешәр.
- Ишәк ише белән, тинтәк — тиңе белән.
- Йөз акыллыны бер тинтәк саташтырыр.
- Кайвакыт юләрнең бер сүзе ярап куя.
- Кайчак тинтәк сүзе дә эшкә бара, кайчак акыллы кешенең дә бармый.
- Каргага сабын, тилегә үгет.
- Карт юләр яшь юләрдән кирерәк була.
- Кеше акылы белән бай булганчы үз акылың белән ярлы бул.
- Кеше акылы белән ерак бара алмассың.
- Кеше акылы кешегә борчак.
- Кеше акылын ишет, үз акылың белән эш ит.
- Кеше күрке акыл.
- Кеше тилесе көлке китерә, үз тилең оят китерә.
- Кеше яндырган чыраны ахмак өреп сүндерер.
- Кешегә акыл биргәнче үзеңә акыл табарга кирәк.
- Кешегә үз акылыңны биреп булмый.
- Кешенең акылы эшеннән, гыйлеме сүзеннән беленер.
- Киемгә карап каршы алалар, акылга карап озаталар.
- Киемне зиннәтләүгә караганда акылны зиннәтләү файдалы.
- Килеп чыкса бер юләр, барлык расходыңны түләр.
- Кимекнең матурлыгы җилек, кешенең матурлыгы — акыл.
- Котырган коега кармак салыр.
- Котырганнан ята биреп котылган.
- Кул белән берне, акыл белән меңне җиңеп була.
- Кысканың озын буласы юк, ахмакның исле буласы юк.
- Кәҗә белән исәр кешегә закон юк.
- Көч акылга буйсына.
- Күз берне күрсә, акыл меңне күрә.
- Күке оя ясамас, тиле өй ясамас.
- Мал арттырудан акыл арттыру яхшырак.
- Малга ярлы булсаң бул, акылга ярлы булма.
- Малсызлык ярлылык түгел, акылсызлык ярлылык.
- Матурлык дәрья кичтерми, акыллылык кичтерә.
- Матурлык туйда кирәк, акыл көн дә кирәк.
- Мокытны хет кырык ел укыт һаман да мокыт.
- Нәфес тезгене - акыл кулында.
- Олы булма, акыллы бул.
- Олылык гәүдәдә түгел, акылда.
- Сакалга ышанма, акылга ышан.
- Сантыйның салпы ягына салам кыстыралар.
- Серкә үзен бал санар, тинтәк үзен сау санар.
- Син таш санасаң, юләр ком саный.
- Сыерга тоз күрсәтмә, тинтәккә кыз күрсәтмә.
- Сылулыктан файда юк, акылы-һушы булмаса.
- Телең белән фикер йөртмә, акылың белән фикер йөрт.
- Тиле ахшамнан соң азар.
- Тиле белән бай теләсә ни эшли.
- Тиле белән котырган икесе дә бер.
- Тиле белән сөйләшсәң, кулыңда тимер булсын.
- Тиле белән тапма да, өләшмә дә *.
- Тиле белән яшәгәнче акыллы белән бергә үл.
- Тиле купса төптән куба.
- Тиле кызылга гашыйк.
- Тиле таш җыяр.
- Тиле телмәрче булыр.
- Тиле тиккә кызар.
- Тиле, «тиле» дигән саен, тигәнәк буе сикерер.
- Тиле тиле дә, акылы бер киле.
- Тиле тилегә ямьле күренер.
- Тиле тиледән курыкмас.
- Тиле — тиңе белән, итәге җиңе белән.
- Тиле тотса нык тотар.
- Тиле тотынса тирәк ега.
- Тиле түрен бирмәс.
- Тиле өйләгә кадәр генә көйле.
- Тиле үз сүзен үзе жүпләр.
- Тиле үзен бетергән, акыллы эшен бетергән.
- Тиле үзен мактар.
- Тиле үзен-үзе мактар, ялкау үзен-үзе аклар.
- Тиле җилкенсә тирәк селкенә.
- Тилегә акыл кирәкми.
- Тилегә акыл бирсәң, атың җигүле булсын *.
- Тилегә акыл бирү иләк белән су ташу.
- Тилегә акыл өйрәтмә, үзең тиле булырсың.
- Тилегә бар җирдә дә тигезлек.
- Тилегә бау да бер, тау да бер.
- Тилегә диңгез тубыктан.
- Тилегә түрә юк.
- Тилегә әйтсәң котырыр, юлга чыгып утырыр.
- Тиледән туры хәбәр *.
- Тилегә тарыма, тарысаң арыма.
- Тиледән түрә куйсаң, илеңне яуга алдырыр.
- Тиледән сорама, ул үзе әйтер.
- Тилеләр булмаса, акыллыга ни сан.
- Тилеләргә кыңгырау таксалар, жизнең бәясе алтынга чыгар иде.
- Тилене иркәләсәң, башыңа менеп атланыр.
- Тилене килегә салып төеп акыллы итәр хәл юк.
- Тиленеке тишек.
- Тиленең башына чиртеп карамаслар, кылган эшенә карарлар.
- Тиленең дә даны бар.
- Тиленең тиресе калын.
- Тиленең тиңе булмас, тирлекнең жиңе булмас.
- Тиленең эше кара бозау теше.
- Тинтәк белән мал тапканчы, акыллы белән югалт.
- Тинтәк белән типтергәнче аңлы белән таш ташы.
- Тинтәк белән юаш бер тәртәдә.
- Тинтәк ике кәҗәсен берьюлы суяр.
- Тинтәк кеше улар, акыллы уйлар.
- Тинтәк купса зур кубар.
- Тинтәк ни тормас, ни утырмас.
- Тинтәк тегелмәгән итеген мактар.
- Тинтәк, «тинтәк» дисәң, тигәнәк буеннан йөгерер.
- Тинтәк типсә нык тибәр, юләр сукса нык сугар.
- Тинтәк, типсә, тимер өзәр.
- Тинтәк әйтер дә китәр, сүзенә жавап көтмәс.
- Тинтәккә көн дә бәйрәм.
- Тинтәккә эләксәң, тинтерәрсең.
- Тинтәкне укытуы таш кисүдән авыррак.
- Тинтәкнең акылы төштән соң төшәр.
- Тинтәкнең таягы сигез; бере тимәсә, бере тияр.
- Тинтәкнең я кулы тынмас, я теле тынмас.
- Тәмсез мул булыр, юләр зур булыр.
- Төсенә карама, акылына кара.
- Төядәй буе булганчы, төймәдәй акылы булсын.
- Уйлаган илле кеше, ярып салган тиле кеше.
- Уйлаган туй ясаган, уйламаган кул яралаган.
- Уртача акыллы булуга караганда атаклы исәр булуы кыен.
- Халык үз тилесен үзе саклый.
- Хәйлә алты, акыл жиде.
- Чибәр берне, акыллы меңне ияртә.
- Чибәрлек көн өчен, акыл гомер өчен.
- Чын юләр үзен мактар, урта юләр хатынын мактар.
- Шадра булса да, аңгыра булмасын.
- Эш итә белсәң, тиле дә эшкә ярый.
- Юләр бармак күрсәтсәң дә көлә.
- Юләр белән баланы гаеп итмиләр.
- Юләр белән бәйләнсәң, үзең юләр булырсың.
- Юләр белән исәрне чәчеп үстермиләр.
- Юләр белән серләшмә, усал белән телләшмә.
- Юләр белән юаш бер.
- Юләр егылып үләр.
- Юләр ике түләр.
- Юләр икәнеңне яшерә белү дә акыл.
- Юләр мактаганны ярата.
- Юләр мөгезле булмый, мөгезле булса, «әнә килә!» диярләр иде.
- Юләр сыйпаганны белмәс.
- Юләр шул бер төшкән чокырга тагын төшәр.
- Юләр юләрне мактый.
- Юләр юньгә килмәс.
- Юләр әйткән, акыллы ышанган.
- Юләр «жиндем» дияр, акыллы «юл бирдем» дияр.
- Юләргә сүз әйтсәң, су эчәргә тотына.
- Юләргә суд юк.
- Юләргә юл такыр.
- Юләрдән ботка да, өйрә дә пешерә алмассың, бары чүлмәгеңне генә
пычратырсың.
- Юләрдән дию пәрие дә качкан.
- Юләрлек җитмеш мең төрле.
- Юләрләр мәҗлесендә акыллы кеше мәзәк күренер.
- Юләрне уңга борсаң, сулга йөгерер.
- Юләрне чәчеп үстермиләр, ул үзе үсә.
- Юләрне чәчкәннәр, тинтәк үскән.
- Юләрнең бүреге юләр булмый, үзе юләр була.
- Юләрнең ише булмас, ялкауның эше булмас.
- Юләрнең мең гаебе дә кичелә, галимнең бер гаебе дә кичелми.
- Юләрнең теле үз бугазын кисәрлек озын булыр.
- Юләрнең уены-чыны бергә.
- Юләрнең үзеннән сорама, теленнән сора.
- Юргалы белән юлдаш булма, тинтәк белән авылдаш булма.
- Ялгыз акыл ярты акыл, күмәк акыл тулы акыл.
- Яшь акыл буш акыл.
- Яшь акыл өйрәнмәгән тай кебек.
- Үз акылын чамалаган хур булмас.
- Үз илендә юләр булган читтә акыллы булмас.
- Үз файдасын ахмак та белә.
- Үзе ахмакның сүзе ахмак.
- Үзе сөйләр, үзе көләр шулдыр юләр.
- Үзенә дә акылы юк кеше кешегә акыл бирүчән була.
- Үтә исәр буйга үсәр.
- Женлегә якын торма.
- Жиде уйдан бер карар, сигезенче уй зарар.
- Житмәснең үзенә дә җитмәс.
- Һәр тиле үзенчә акылдан яза.
- Һәр эшнең үз тилесе була.
- Акыл сатма, үзеңә калмас.
- Акыл теше чыккан инде.
- Акыл чәчләре башын ташлаган.
- Акыл өләшкәндә абзар артында калган.
- Акыл өләшкәндә капчыгын тотып калган.
- Акыл өләшкәндә кершән буянып калган.
- Акыл өләшкәндә мич астында калган.
- Акылга былчырак бау салу.
- Акылың алтын булса да, үзең бакыр.
- Аның акылы керәле дә чыгалы.
- Аның акылы юлдан адашмаслык кына.
- Атайдан яшь калдык, акылдан буш калдык.
- Бармакка чорнарлык та акылы юк.
- И юләр, юләр, мәче казыр, эт күмәр.
- Кешегә акыл өләшмә үзеңә дә юк.
- Ни акыллы, ни тиле, ни булса да икеле.
- Ни чүмәлә, ни зурат, ни акыллы, ни дурак.
- Син акыл җыйганда мин дә таш санамадым.
- Тинтәккә тиләкә биреп, ярлының учагын боздырыр.
- Уймакка салырлык та акылы юк.
- Юләр дисәң акыллысыман, акыллы дисәң шыр юләр.
- Әллә юләрлек, әллә үҗәтлек.
- Өй артында килесе, килесе янында тилесе.
- Үз акылым үземдә, кеше акылы, теземдә.
- Азга канәгать итмәгән күбен күрмәс.
- Азга — канәгать, күпкә шөкер.
- Азның кадерен белмәгән күпнең кадерен белмәс.
- Акрын барган алыр, йөгереп барган калыр.
- Акрын барган аттан узган, йөгереп барган тайдан калган.
- Акрын барган барыр, шәп барган арыр.
- Акрын барган куян артыннан җиткән.
- Акрын барган тиз җитәр.
- Акрын барсаң, ерак китәрсең.
- Акрын барсаң күп барырсың, йэт барсаң аз барырсың.
- Акрын барсаң күп барырсың, кызу барсаң арып калырсың.
- Акрын баскан ат булган, ашыкмый йөргән ир булган.
- Акрын ишсәң — бау булыр, арбаң-чанаң сау булыр.
- Акчаның йозагы саран, ашлыкның йозагы — салам.
- Алдан җилкенгән соңыннан жебегән.
- Алдыңда ялагай булган артыңда алабай булыр.
- Артык ашкынган ашсыз калыр.
- Арыш тора саламда, акча тора саранда.
- Астыртын астан кисә, өстән ямый.
- Астыртын кеше салам астыннан су йөргезә.
- Астыртын үлән астыннан ут йөртә.
- Ашарга теш бетә, эшләргә көч бетә, нәфес һаман үсә.
- Ашыгу ахмаклык.
- Ашыгу — бер агач, аның җимеше үкенү.
- Ашыгу борча тотканда гына ярый.
- Ашыгу көенечкә китәр.
- Ашыгу үкенечнең кыз кардәше.
- Ашыгып эшен бетермәс, акыллы ир атын йетермәс.
- Ашыгыч эшкә шайтан катыша.
- Ашыккан абынып егылган, сабыр иткән морадына җиткән.
- Ашыккан алда, сакланган артта.
- Ашыккан ашка пешәр, кабаланган сазга төшәр.
- Ашыккан каныкканнан яман.
- Ашыккан җитмәс, боерган җитәр.
- Ашыкканның ашыгы чыккан.
- Ашыкканның башы казадан чыкмас.
- Ашыкма ашка төшәрсең.
- Ашыкмаган арба белән куянга җитәр.
- Ашыкмасаң тиз җитәрсең, ашыкканнан узып китәрсең.
- Ашыксаң, кеше көлдерерсең.
- Ашыксаң, соңга каласың.
- Аяулылар аягын сузган.
- Бай бәхетле түгел, юмарт бәхетле.
- Байлык бер айлык, канәгатьлек зур байлык.
- Барына бәрәкәт, югына хәрәкәт.
- Барына разый бул, югына сабыр ит.
- Биргән юмарт түгел, алган юмарт.
- Бирмәснең ашы пешмәс, казаны уттан төшмәс.
- Диңгезне күмеп була, әдәмнең комсызлыгын күмеп булмый.
- Дөньяда ике сабырлы бар: берсе балыкчы, берсе мәче.
- Еланның аягын күрмәссең, саранның сыен күрмәссең.
- Елгыр җылы урында.
- Иплегә «ипле» дисәң — иплелеген арттырыр, тилегә «тиле» дисәң
тилелеген арттырыр.
- Иренчәк атка юл ерак, саран кешегә дус ерак.
- Иркә кайда җүләр анда.
- Иркәгә ай эссе, көн суык.
- Иркәлеқ бозар, катылык төзәр.
- Иркәлек кеше булуга киртәлек.
- Иркәнең күзе кипмәс, юрганың тире кипмәс.
- Иң батыр кеше үз нәфесен җиңә алучы.
- Йөгерек ат туклыгын белдермәс, юмарт юклыгын белдермәс.
- Канәгать бетми торган хәзинә.
- Канәгать карын туйдырыр, канәгатьсезлек ялгыз тавыкны суйдырыр.
- Канәгатьле кешедә көнчелек булмас.
- Канәгатьсезнең авызында аш, күзендә яшь.
- Қанәгатьсезнең капчыгы тулмый.
- Канәгатьсезнең нәфесе тавык алачыгы кебек.
- Каруга кару, карт алашага ябу.
- Карун малын күсе ашар *.
- Каршы әдәм уен бозар, тинтәк әдәм җыен бозар.
- Каты җирдә как торыр, саран кулда мал торыр.
- Кеше кулындагыга ымсынган үз кулындагысы ычкынган.
- Кешегә көнең төшмәсен, саранга эшең төшмәсен.
- Кешенеке белән юмарт булма.
- Кешенең иң зур дошманы үзенең нәфесе.
- Кире беткән, капка бар өстенә, койма аша чыгар.
- Кире киткән киртә сүткән.
- Коеның суы салкын, саранның күзе салкын.
- Комсыз, абынып егылса да, бер әйбер учлап алмыйча тормас.
- Комсыз байдан канәгатьле ярлы баерак.
- Комсыз, котырса, коега кармак салыр.
- Комсыз тау кимереп диңгез суын эчсә дә туймас.
- Комсызлык бер ишектән керсә, бәхет икенче ишектән чыгып китә.
- Комсызның карыны туяр, күзе туймас.
- Курыкма тугыз башлы еланнан, курык ике йөзле әдәмнән.
- Куштан бер алдыңа төшәр, бер артыңа төшәр.
- Куштанга таракан боты *.
- Куштанның койрыгы куш.
- Кыбырсыган тик тормас, артына сукмый утырмас.
- Кыбырсык чапмас, ни утырмас, ни тынмас.
- Кыбырсык әйләнгәнче көн узып китәр.
- Кызганган кешенең малын кызыл эт жияр.
- Кызганганнан кызыл әтәч алган.
- Кырык кеше бер якта, кыңгыр кеше бер якта.
- Күбе булганнан күңеле булган яхшы.
- Күндәм өндәмсез эшләр.
- Күне кеше, «күл яна» дигәч, иләк белән ут сүндерергә йөгергән.
- Күпне куган кешенең һич эше бетмәс.
- Күпне өмет итсәң, аздан коры калырсың.
- Күңел алга, нәфес артка тартыр.
- Күңелләре киренең туннары тире.
- Малтабар, мал диеп, юлдан язар.
- Нәфес белән орышу дөнья белән сугышудан читенрәк.
- Нәфес шайтан, туймас ул.
- Нәфес җинаять житәкчесе.
- Нәфесне тыя алсаң, нәфес юаш.
- Нәфеснең алды нәфис, арты фахиш.
- Нәфеснең тезгене акыл кулында.
- Риялыдан рәхим көтмә.
- Сабыр иткән морадына җиткән.
- Сабыр итсәң шатланырсың, ашыксаң үкенерсең.
- Сабыр төбе сары алтын.
- Сабыр төбе саф алтын, ашыгу төбе сап-салкын.
- Сабыр чыдый, сабырсыз жылый.
- Сабыр шатлыкның, ашыгу үкенечнең ачкычы.
- Сабыр әдәм сансыз әжер алыр, сабырсызлык башка кайгы салыр.
- Сабырлы солтан, сабырсыз шайтан.
- Сабырлык куанычка илтер, ашыгу көенечкә илтер.
- Сабырсызның эше тамырсыз.
- Сагы барның сагы ятыр, сагы юкның башы ятыр.
- Сакланган саулыкка җиткән.
- Саклануда хурлык юк.
- Сансызга сан юк, санлыга юл юк.
- Сансызга сан әйтсәң дә, колагына кермәс.
- Саран, базарга чыкса, намусын да сатачак.
- Саран бай хәерчедән ярлырак.
- Саран байның малы чери.
- Саран белән угыры туганнан тумача.
- Саран ишеген кунак какмас.
- Саран кеше акчадан туймас.
- Саран кеше төпсез мичкә шикелле: аны һич тутырып булмый.
- Саран кешенең кулында акчаның язуы да шомарыр.
- Саран күпереннән чыкканчы суда ак.
- Саран, тапса, яшереп ашый.
- Саран учын ачканда тешен кысар.
- Саранга мал бирүдән жан бирү җиңел.
- Сараннан акча соpay үгез саву белән бер.
- Сараннан бүз сорама, наданнан сүз сорама.
- Саранныкы — тәләфкә.
- Саранныкы һаман юк, юмарт юк булса да тук.
- Саранның агачы үсмәс, үссә дә җимеше пешмәс.
- Саранның ашы тиз пешмәс.
- Саранның ашын эт ашый.
- Саранның малы башына каза.
- Саранның сарае салкын.
- Саранның чыгымы исрафчыныкы белән бер.
- Саранның яраткан ашы күрше шурпасы.
- Саранның өйрәсе сыек була.
- Сарык йон үстерә, саран акча жыя.
- Сизгер кеше тизгер кеше.
- Ташкан түгелер, шашкан көенер.
- Ташкын булсаң - басыл, шашкын булсаң — асыл.
- Тизләгән бәлане үзе эзләгән.
- Тискәре тирес ягы белән туа.
- Тыңламас үтерсәң дә аңламас.
- Тыңлаусызга сүз әйтсәң, карый-карый артыннан барырсың.
- Тәкатьлегә тау баш игән.
- Тәкатьсезнең үлеме дә вакытсыз.
- Төлкедә койрык, юхада тел.
- Түзгән тимерне дә өзгән.
- Түзгән түл җыяр.
- Түзгән түш ите җигән.
- Уяу кешегә хәтәр юк.
- Хәстәрленең оек башы да астарлы.
- Чи тирене иләсәң, олтан булыр; нәфесен тыйган кеше солтан булыр.
- Чыдамлы чана сөйрәр.
- Шаталак ат күтәрер, астыртын бот күтәрер.
- Шаталакның теле уйный, тыбырсыкның арты уйный.
- Шөкерлек килмәсә дә, көферлек килә.
- Шөкранасыз кешедән икмәк-тоз кадерен белгән эт яхшы.
- Юклык юмартның кулын бәйли.
- Юмарт булсаң, учыңа йомарлама.
- Юмарт кешенең морҗасыннан төтене куе чыгар.
- Юмарт кулга мал күбрәк керә.
- Юмарт юклыгын белмәс, йөгерек ат туктавын белмәс.
- Юмарт үз малын үзе ашар, саран малы саранның үзен ашар.
- Юмартлык белән батырлык икесе бер чишмәдән ага.
- Юмартлык дошманны да дус кылыр, саранлык балаларны да дошман
кылыр.
- Юмартның ашы авыруга дару, саранның ашы кешегә агу.
- Юмартның күләгәсе киң.
- Ялагай алда мактар, артта сүгәр.
- Ялагайны яллыйсы юк.
- Ялагайның күзе көзге, теле телгәч.
- Яхшы кешенең эче белән тышы бердәй була.
- Әр битәр, әрдән дә бигрәк наз битәр.
- Үзе өчен саран иткән кешедән башкалар өчен юмартлык көтеп булмый.
- Үтә мут булсаң муеныңнан асылырсың, үтә җыбыткы булсаң - аяк аста
калырсың.
- Үҗәт, күзен бирсә дә, сүзен бирмәс.
- Жете кеше җитәр җиренә җитми кайтмас.
- Житез үзен бетерер, акрын эшен бетерер.
- Житезгә йөз өлеш, йомшакка бер өлеш.
- Барынча юмарт, югынча тук.
- Ипкә тартсаң, кушка килми.
- Кайтсаң кабулым бар, кайтмасаң сабырым бар.
- Күбенә түзгәнне әзенә түзәрсең.
- Нәфесе бозау алачыгы кадәр.
- Нәфесенең башын япмаган.
- Син ашыксаң, ул кабалана.
- Тулды сабыр савытым.
- Тиз пешерә чи пешерә.
- Тәмгыңны тәртә буе сузма.
- Чыдасаң чыда, чыдамасаң ела.
- Элек тә борнай иде, инде булыр сорнай.
- Жае килсә күгәрчен, жайсызланса ябалак.
- Ажгырган айгырның өерен күр, мин-минләнгән егетнең өен күр.
- Акыллы кеше эрелек күрсәтмәс.
- Барганда мактанмасаң, кайтканда көләрсең.
- Башта үзен зур тоткан соңыннан хур булган.
- Бүген миңа, иртәгә сиңа.
- Иелмәгәнгә бөгелмә.
- Иңкәйгәнгә иңкәй башың җиргә тигәнче, чалкайганга чалкай башың күккә
җиткәнче.
- Кабарынсаң чәпчерсең, камыр булсаң күпчерсең.
- Кеше абзарына кеше хайваны керми.
- Кеше аркасындагы йөк башкаларга җиңел тоела.
- Кеше артыннан йөрсәң, Иделгә төшәрсең.
- Кеше белән аең-көнең генә уртак булсын.
- Кеше хакын хакласаң, үз хакыңны хакларлар.
- Кеше хәтерен сакласаң, үз хәтерең калыр.
- Кеше әйбере шырпылы: кулга кермәсә, йөрәккә керә.
- Кеше үз чиген белсен.
- Кеше үзен үзе таныса, акылы җитешкән булыр.
- Кешегә чокыр казысаң, үзең төшәрсең*.
- Кешегә яный белсәң, үзеңне яклый да бел.
- Кешегә таш атсаң, үз маңгаеңа тияр.
- Кешегә иң авыры үзен белү.
- Кешене «мин» басканчы миң бассын.
- Кешене санлаган сандугач булган, үз атын санлаган — карга булган.
- Кешене хур тотма, үзеңне зур тотма.
- Кешене үзеңнән түбән дип уйлама.
- Кешенеке белән йорт салма.
- Кешенекен макта, үзеңнекен сакла.
- Кешенең тавыгы да каз булып күренә.
- Киберлек кәрлә сыйфаты, кечелек - бәндә сыйфаты.
- Купай, ашамаса да, тешен казый.
- Купайның калпагы да калай.
- Купайганның коты култык астында.
- Кыланган кыланмыш кырык көндә кире кайта, кырык көндә кайтмаса кырык
елда кайта, ди.
- Кыланыштан кылмыш чыга.
- Кәпәренү күркәгә килешә.
- Мактанганда бар, актарганда юк.
- Мактанма, ат дип сыерга атланма.
- Мактану хур итә, тыйнаклыкка ни җитә.
- Мактанчык башкаларга уенчык.
- Мактанчык буш янчык.
- Мактанчык бүредән курыкмаган, тычканнан коты очкан.
- Мактанчык кеше дәрәҗәгә менсә, баштан борыны уза, ди.
- Мактанчык кешенең бар акылы мактануга китәр.
- Мактанчык, мактанчыкның арты ачык.
- Мактанчык ялганчы булыр.
- Мактанчык ярты дивана, үзен-үзе алдап юана.
- Мактанчыкның өенә бар, кәпрәйгәннең туена бар.
- «Мин» дигән мисез булыр.
- «Мин-мин» дигәннең кулыннан эше килмәс..
- Мин-минлек кимлек.
- «Мин-мин»нең тәүбәсе кабул булмас.
- «Мина» дип кенә булмый, «сиңа»сы да кирәк.
- Сай су болганчык, сай акыл мактанЧЫК.
- Син кешене тикшермә, кеше сине тикшерсен.
- «Синеке-минеке» дигән күңел тарлыгы, «ары ят, бире ят» дигән түшәк
тарлыгы.
- Синеке минеке, минекендә синең эшең юк.
- Тыйнакның кулы эшләр, мактанчыкның теле эшләр.
- Тыйнаксызның эше дә җыйнаксыз.
- Тәкәббер күктән югары.
- Тәкәббердән тәңре бизгән.
- Тәкәбберлек артыннан оят килер.
- Тәкәбберлек атта китә, җәяү кайта.
- Тәкәбберлек шайтан сыйфаты.
- Тәкәбберлек юләрлек галәмәте.
- Шапырыкның арты ерык.
- Эрелек артыннан хурлык ияреп йөрер.
- Эреләнмә эре чикләвек диярләр.
- Эшлексез кеше мактанчык булыр.
- Юкка кәпрәйгән вакытсыз кәкрәйгән.
- Үз чигеңне үзең бел.
- Үз эшләпәм астында үземнән шәп егет юк.
- Үз-үзен аяган үз гомеренә яраган.
- Үз-үзен мактаган агач атка атланган.
- Үз-үзенә ия булган һәммәгә ия булыр.
- Үз-үзеңне мактама, синнән акыллылар да бардыр.
- Үзе кылган үкенмәс.
- «Үзем» дигән үзәксез калыр.
- Үземче кеше үлемнән куркыр.
- Үзен белгән хур булмас.
- Үзен-үзе белмәгән артына козау ЭЛМӘГӘН.
- Үзен-үзе белмәгән борынын күккә терәгән.
- Үзен-үзе белмәгән утыз мәртәбә көлкегә калган.
- Үзен-үзе белмәгән, үзен Мәмәт атаган *.
- Үзен-үзе белмәгәнне үгез сөзеп үтерсен.
- Үзен-үзе таныган кеше иң мактаулы кеше.
- Үзенә ия булган һәммәгә ия булыр.
- Үзеңне генә яратма, кешеләрне дә ярат.
- Үзеңне зур тотма, кешене хур тотма үзеңнән зурлар чыкса, ике күзең
шунда чыгар.
- Үзеңне үзең карамасаң, кеше сине карамас.
- Үзеңне үзең мактама, кеше сине мактасын.
- Үзеңнеке салынса да күренми.
- Үзеңнеке үз, киндер булса да бүз.
- Үзеңнеке үзеңә юмасаң да ак.
- Үзеңнеке үзеңә ай күренер күзеңә.
- Үзеңнеке үзәктә, кешенеке кештәктә.
- Үзеңнән үзгәне әүлия дип белмә.
- Үзеңә яратмаганны кешегә дә яратма.
- Үктәмнең аягы күктән.
- Һәркемне үзең шикелле күр.
- Берсе кешенеке, берсе күршенеке.
- Гали үзенә, Вәли үзенә.
- Итенешме итенә, төкермиләр битенә.
- Кеше кулы белән ут көри.
- Кыланышы кырга сыймый.
- Мактанма, син бәрәңге ашаганда мин дә бар идем.
- Син түгел мин дә әллә кем түгел.
- Сине бит тегеләр дә мактыйлар, куярга урын гына тапмыйлар.
- Уңса да үзе, туңса да үзе.
- Үз кабыгына гына бикләнеп яши.
- Үзегезне белегез, сәндерәгезгә менегез.
- Үзенекен ялгышмый, кешенекен аңышмый.
- Үзенә дигәндә үгездәй көче бар.
- Үзең кайда, ямең шунда..
- Агач йомшагын корт басар, әдәм йомшагын сүз басар.
- Ай уртак, көн уртак, яхшы кеше уртак.
- Акча бирсәң — аза, кием бирсәң туза, яхшылык итсәң барысыннан да
уза.
- Алтын җирдә ятмас, яхшылык юлда калмас.
- Алтынга тут кунмас, яхшылык онытылмас.
- Ат яманы тай белән уйнар, әдәм яманы бала белән уйнар.
- Ачыга төче булмый, яманга яхшы булмый.
- Аю кашка булмас, усал яхшы булмас.
- Бака бакылдавын куймас, яман такылдавын куймас.
- Балыкның башы сасыр, яманның аягы сасыр.
- Бер карага бер ак, бер яхшыга бер чак.
- Бер чулпан мең таңга көзге, бер яхшылык мең елга өлге.
- Бер яманның зарары мең яхшыга тияр.
- Бер яхшы бар - илнең гамен йотар, бер яман бар — илнең малын
йотар.
- Бер яхшыга бер яман, бер галимгә бер надан.
- Биек түбәгә менсәң, күзең ачылыр; яхшы белән сөйләшсәң, күңелең
ачылыр.
- Егылган көрәштән туймас, яман даудан туймас.
- Еланның агуы телендә, яманның агуы күңелендә.
- Залим кеше рәхәт күрми.
- Зәңки кешегә гөл бирсәң, гөл корыр.
- Зәһәр кешенең теле ачы.
- Игелекле эшнең иртәсе-киче юк.
- Игелексез игә килмәс, юньсез юньгә килмәс.
- Изге кеше Идел кичкән.
- Изгелегең тигән кешенең явызлыгыннан саклан.
- Изгелек ит тә диңгезгә сал: балык белер, балык белмәсә халык
белер.
- Изгелек иткән юлда калмас.
- Изгелек итсәң яшер, изгелек күрсәң фаш ит.
- Изгелек итә алмасаң, яманлык итмә.
- Изгелек эшен озакка сузарга ярамый.
- Ике яман берекмәс, берексә дә ил булмас.
- Ике яхшы бер сәкегә сыя, ике яман бер шәһәргә сыймый.
- Ике яхшы ирекмәс, ике яман берекмәс.
- Ике яхшы кас булмас, ике яман дус булмас.
- Искегә - яңа үлчәвеч, яманга яхшы үлчәвеч.
- Искесез яңа булмас, ямансыз яхшы булмас.
- Ит изгелек, көт явызлык.
- Йөз юу белән генә яманлык карасы китмәс.
- Казанга якын килсәң - карасы йогар, яманга якын килсәң бәласе
йогар.
- Кансызга кот кунмас, умартасында корт тормас.
- Каргага ук атма, яманга сүз катма.
- Кем бозды — мескен бозды.
- Кеше кешедән күргән яхшылыгын онытыр, яманлыгын онытмас.
- Кем юашны беләләр, тоталар да үбәләр.
- Кешегә юаш булып үзеңә усал тор..
- Кешегә яманлык теләгәнче үзеңә яхшылык телә.
- Кешегә яхшылык итсәң, үзеңә файда булыр.
- Коры суык кардан яман, яман кеше яудан яман.
- Кулыңнан бер яхшылык килсә, бишне кыл.
- Кулыңнан яхшы эш килмәсә, күңелеңдә ниятең яхшы булсын.
- Кургашны ялкын эретә, күңелне яхшылык эретә.
- Кәкре каенга кар йокмас, алама кешедә сүз тормас.
- Көн яманы тиз китә, әдәм яманы тиз китми.
- Мескен кешенең икмәген кулыннан эт тартып ала, ди.
- Мең яманга баш булганчы бер яхшыга куш бул.
- Мең яхшылыкны бер яманлык каплый.
- «Мин яман» дигәнне һичберәүдән ишетмәссең.
- Мәйле яман кешене ат өстендә эт кабар.
- Начар йокыңны ачар.
- Начар кеше кеше кулы белән елан тотарга ярата.
- Начар кеше түрендә ята, түреңнән төшә гайбәтеңне сата.
- Начар кешегә таянганчы суга таян.
- Начарны күрмәгән яхшының кадерен белмәс.
- Рәхимсез кешедән рәхимле эт яхшы.
- Сыерга су күрсәтмә, яманга аш күрсәтмә.
- Туксан тугыз яхшылыгыңны белмәсләр, бер начарлыгыңны белерләр.
- Төймәдәй изгелек эшләсәң, төядәй файда көтмә.
- Усал ата-анасын сүктерер.
- Усал белән каберең якын булмасын.
- Усал белән тапма да, бүлешмә дә.
- Усал булсаң асарлар, юаш булсаң басарлар, уртача булсаң, ил ағасы
ясарлар *.
- Усал каргау ишетер, изге мактау ишетер.
- Усал кеше имгә ярый.
- Усал кеше яхшы кеше, яхшы кеше шакшы кеше *.
- Усал кеше өеңә кереп ашыңны ашый, читкә чыгып башыңны ашый.
- Усал кешенең сукасы да кыек йөри.
- Усал яхшы булмас, тычкан мөгезле булмас.
- Усал әйтер «җиңдем» дип, яхшы әйтер «юл куйдым» дип.
- Усалга тышыкма, ТЫШЫКиач пошыкма.
- Усалга уша явызга бусага.
- Усалдан киемеңне ташлап кач.
- Усаллык белән баланы да җиңеп булмый.
- Усаллыкка укытучы кирәкми.
- Усалның ерагы яхшы.
- Усалның итәге җиңе усал түгел, үзе усал.
- Чүлнең камышы булмас, яманның намусы булмас.
- Юаш белән юләр бертуган.
- Юаш булганчы чүп бул, чүп булганчы юк бул.
- Юаш булма, юкка чыгарсың.
- Юаш булсаң юаш диләр, усал булсаң дау чыга.
- Юаш кеше юләргә якын.
- Юаш юанайса, ишеккә сыймас.
- Юаш юнып ала.
- Юаш әдәм булганчы юкка чыккан булсаңчы.
- Юаш әдәм оялчан булыр, ертлач әдәм соранчак булыр.
- Юашны күп куырма, усал итәрсең.
- Юаштан юан чыгар.
- Юньсезгә майлап бирсәң, юеш дип әйтер, ди.
- Юньсезгә эш куш, үзең очлап чык.
- Юньсезне табакка төртсәң, тагаракка тартыр.
- Юрганың кадере җилгәндә беленер, яхшының кадере үлгәндә беленер.
- Ябага тайның тире ачы, яман кешенең теле ачы.
- Ябаганы атка санама, яхшыны ятка санама.
- Явыз ялмакай була.
- Явыздан явыз кем явыз — ят явына кулавыз.
- Явызлар куркытып буйсындырыр, изгеләр оялтып буйсындырыр.
- Явызлыкка тәһарәт кирәкми.
- Явызлыкка өйрәткән кешедән ерак тор.
- Явызның ашкынганы ялган.
- Явызның ярдәмчесе юлбасар.
- Явызның юлдашы күп, яхшының көндәше күп.
- Яман арба юл бозар, яман кеше ил бозар.
- Яман ат сукмакчыл, яман кеше тукмакчыл.
- Яман аягыңа карар, яхшы йөзеңә багар.
- Яман белән көлсәң, азагында еларсың.
- Яман белән юлдаш булсаң калырсың оятка, яхшы белән юлдаш булсаң
җитәрсең моратка.
- Яман белән җәннәттә булганчы, яхшы белән җәһәннәмдә бул.
- Яман биргәнен әйтер, яхшы күргәнен әйтер.
- Яман - итеген майлар, итеге итәген майлар.
- Яман йөремнән яхшы үлем артык.
- Яман кеше белән катнашсаң, яман булырсың.
- Яман кеше гает көнне дә яман.
- Яман кеше иң элек туганы белән бозылышыр.
- Яман кеше кинәчел.
- Яман кеше утлы күмер кебек: көйдерә дә, каралта да.
- Яман кеше ялгыз үләр.
- Яман кеше ярга китереп ега.
- Яман кешедән арт итәгеңне кисеп кач.
- Яман кешедән ярты кашык аш кала.
- Яман кешедән яуга файда тигән.
- Яман кешенең аягы сигез, башы тугыз.
- Яман кешенең зарары жиде йортка барыр.
- Яман кешенең теле ачы, яман тунның бете ачы.
- Яман кешенең эшкә саны юк.
- Яман килде яу килде.
- Яман сыйлаганны белмәс, сыер сыйпаганны белмәс.
- Яман таш җыяр.
- Яман эт итәккә ябыша, яман кеше якага ябыша.
- Яман эшеннән күрмәс, кешедән күрер.
- Яман юлдашың булса, яныңда пәкең булсын.
- Яман әдәм үзе булалмый, булганны күралмый.
- Яман әдәмгә мал төшсә, якынын танымас.
- «Яман үлде» дисәләр ышан, «яманлыгын куйды» дисәләр ышанма.
- Яман җирдә ятсаң яман төш күрерсең, яхшы җирдә ятсаң яхшы төш
күрерсең.
- Яманга айлы төн дә бер, айсыз төн дә бер.
- Яманга барганчы, ят та йокла.
- Яманга барма, яхшыдан калма.
- Яманга бирәсең булмасын: я туйда сорар, я җыенда.
- Яманга да, яхшыга да бер кояш яктырта.
- Яманга ике өлештән берсе дә тими.
- Яманга ияргән төрпәйгән.
- Яманга ияргән языкка, яхшыга ияргән азыкка.
- Яманга көн дә караңгы, төн дә караңгы.
- Яманга тарыма, тарысаң арыма.
- Яманга юлыксаң, яласы йогар.
- Яманга юрасаң, яхшы чыгар.
- Яманга ялынганчы, ят та яныңны карман.
- Яманга ярдәмең, комга сипкәнең күренмәс.
- Яманга яхшылык кылсаң, «миннән курыкты» дияр.
- Яманга әйткән акыл далага аткан ук.
- Яманга үлем юк, яхшыга торым юк.
- Яманлыгыңны азсынма, яхшылыгыңны күпсенмә.
- Яманлык артыннан йөргән изгелек тапмас.
- Яманлык белән бер эш булса, яхшылык белән мең эш була.
- Яманлык беркайчан да яхшылык белән тәмамланмый.
- Яманлык иткән яманлык табар.
- Яманлык итәргә бер кул да күп, яхшылык итәргә ике кул да аз.
- Яманлык канатланып оча, яхшылык ташбака кебек шуыша.
- Яманлыкка каршы яхшылык итәргә һәркемнең дә куәте җитми.
- Яманлыкка мең юл, раслыкка бер юл.
- Яманлыкның азы да күп.
- Яманнан ерак кач.
- Яманнан тыныйм дисәң, сораганын биреп котыл.
- Яманнан жир җирәңгән.
- Яманнан җәя буе кит.
- Яманнар яхшыны эттәй талар һәр җирдә, көннәрнең көне булганда шул
яманга бу яхшы кирәк булыр тар җирдә.
- Яманнарның билгесе кинә тотмак, яхшыларның билгесе сүз онытмак.
- Яманнарның кулыннан, залимнәрнең теленнән сакласын.
- Яманны ашка чакырсаң чакыр, эшкә чакырма.
- Яманны күрмичә яхшыны танып булмый.
- Яманны күрмәгән яхшының кадерен белмәс.
- Яманны мактау белән, тимерне таптау белән.
- Яманны тәнкыйть ит, яхшыға тәкълит ит.
- Яманны сыйлама, чаманны кыйнама.
- Яманны жанга санама, кәҗәне малга санама.
- Яманның авызыннан елан чыгар, арбый алмый жаны чыгар.
- Яманның атын алганчы яхшының таен ал.
- Яманның бажасы күп, башына файдасы юк.
- Яманның бар да бозык булмас, яхшының бар да төзек булмас.
- Яманның бер һөнәре артык була.
- Яманның биргән ашыннан яхшының биргән суы артык.
- Яманның бүзен алганчы, яхшының сүзен ал.
- Яманның гүрендә ут янар.
- Яманның, кая барса да, урыны ишек, бүрегенең түбәсе тишек.
- Яманның кулына биргәнче яхшының юлына ташла.
- Яманның кәсафәте бер чакырым алдан йөри.
- Яманның күпереннән үткәнче ярдан оч.
- Яманның теле үз аягын чалыр.
- Яманның тунын әйтмәсләр, үзен әйтерләр.
- Яманның түрендә булганчы яхшының гүрендә бул.
- Яманның утырган жирен ешып ал.
- Яманның яла такмый көне юк.
- Яманның якасы ертык.
- Яманның яманлыгы бер тимәсә бер тияр.
- Яманның ярасы бетмәс.
- Яманның яхшысы булганчы яхшының яманы бул.
- Яманның үзе үлсә яманаты калыр.
- Яманның җаны ардаклы.
- Ямансыз яхшы булмас, яхшысыз яман булмас.
- Яраусыз кешегә сүз әйтсәң, ярыла-ярыла йортка җәяр.
- Ярканатка көн юк, яманга им юк.
- Яхшы атның йөреше тигез, яхшы кешенең холкы тигез.
- Яхшы атның тешен карама, яхшы кешенең яшен сорама.
- Яхшы аш өстенә, яман сүз өстенә.
- Яхшы белән сөйләшсәң, балга шикәр каткандай; яман белән сөйләшсәң,
эткә сөяк аткандай.
- Яхшы белән юлдаш булсаң, эшен бетәр; яман белән юлдаш булсаң, башың
бетәр.
- Яхшы белән юлдаш булсаң, жиғәрсең син моратка; яман белән юлдаш
булсаң, калырсың син оятка.
- Яхшы белән яман арасы җир белән күк арасы.
- Яхшы булсаң, даның чыгар; яман булсаң, жаның чыгар.
- Яхшы булсаң сөярләр, яман булсаң төярләр.
- Яхшы булсаң, якын күп.
- Яхшы кеше ай белән көндәй: яхшылыгы һәркемгә бердәй.
- Яхшы кеше дип йөрерсең, эшең төшсә белерсең.
- Яхшы кеше көмеш кашык, яман кеше китек кашык.
- Яхшы кеше муенса кашы, яман кеше мунча ташы.
- Яхшы кеше табып сөйләр, начар кеше кабып сөйләр.
- Яхшы кешенең акылы сөйләгәндә килә, яманның акылы соңыннан килә.
- Яхшы кешенең сүзе татлы, яманның жаны татлы.
- Яхшы кешенең эче белән тышы бердәй була.
- Яхшы кешенең эчендә яман нәрсә тормый.
- Яхшы килер һәр гәпкә, яман килмәс бер гәпкә..
- Яхшы күңелленең аты армый, туны тузмый.
- Яхшы мәелле ашка, яман мәелле орышка.
- Яхшы нәрсәне төштә күрү дә яхшы.
- Яхшы төзеп куаныр, яман бозып куаныр.
- Яхшы эшнең башы бул, яман эшнең койрыгы да булма.
- Яхшы юлга күндерер яман, юлдан түндерер.
- Яхшы юлыннан барсаң, яхшы булырсың.
- Яхшы әдәм илнең ырысы, яхшы сүз җанның тынычы.
- Яхшы үгет кермәсә дә, яман үгет керер.
- Яхшы жыяр, яман жуяр..
- Яхшыга ефәк ябышыр, яманга — тигәнәк.
- Яхшыга ияр, яманны тибәр.
- Яхшыга ияргән чәчәккә, яманга ияргән тозакка.
- Яхшыга ияргән ярпайган, яманга ияргән картайган.
- Яхшыга иярсәң бизәккә, яманга иярсәң — тизәккә.
- Яхшыга көн юк, яманга үлем юк.
- Яхшыга тиң юк, яманга им юк.
- Яхшыга яраш, яманнан кач.
- Яхшыдан вафа, яманнан жәфа.
- Яхшыдан эш кала, яманнан үч кала.
- Яхшыдан өйрән, яманнан җирән.
- Яхшыдан үрнәк ал, яманнан гыйбрәт ал.
- Яхшыларын бүреккә, начарларын чүбеккә.
- Яхшылык агач башында, яманлык аяк астында.
- Яхшылык дәүләт арттырыр, яманлык михнәт арттырыр.
- Яхшылык зая китмәс, яманлык файда итмәс.
- Яхшылык ит, каршысына яхшылык көтмә.
- Яхшылык ит тә мәңгегә оныт.
- Яхшылык итсәң, юлда калмас.
- Яхшылык итсәң, үзеңә кайтыр.
- Яхшылык итәргә кулыңнан килмәсә, усаллык итмә: бу да бер яхшылык.
- Яхшылык кыл, дәрьяга сал: балык белмәсә, халыйк белер.
- Яхшылык кылган аш жыйган, яманлык кылган таш жыйган.
- Яхшылык күзгә күренми, яманлык күмеп куелмый.
- Яхшылык күрәсең килсә, яхшылык ит.
- Яхшылык ташны да эретә.
- Яхшылык эшләгәнеңне үзең әйтеп белдермә.
- Яхшылык яманлыкның калканы.
- Яхшылык җирдә ятмас, яманлык суда батмас.
- Яхшылыкка - яхшылык, яманлыкка — яманлык.
- Яхшылыкка яхшылык һәр кешенең эше, имеш; яманлыкка яхшылык ир кешенең
эше, имеш.
- Яхшылыкка өйрәнергә өч ел кирәк, яманлыкка — өч сәгать тә җитә.
- Яхшылыкка җан корбан.
- Яхшылыкны бире әйт, яманлыкны ары әйт.
- Яхшылыкны кылып диңгезгә ташласаң да кайтыр.
- Яхшылыкны онытма, яманлыкны исеңдә тотма.
- Яхшылыкны таудан ашыр, яманлыкны аяк астына яшер.
- Яхшылыкны хайван да онытмый.
- Яхшылыкның кадерен белмәгән кешедән ерак булу яхшы.
- Яхшылыкның хакы чыга.
- Яхшылыкның юлы җиде.
- Яхшыны күреп фикер ит, яманны күреп шөкер ит.
- Яхшыны мактасаң ярашыр, яманны мактасаң адашыр.
- Яхшыны сыйпасаң, исеннән китми; яманны сыйпасаң, ишегеннән китми.
- Яхшыны ят итмә, яманны якын итмә.
- Яхшының бер холкы артык, яманның якасы ертык.
- Яхшының дусты күп, яманның касты күп.
- Яхшының кинәсе яулык кипкәнче китә, яманның кинәсе үзе кабергә кергач
китә.
- Яхшының күкрәге илгә калкан.
- Яхшының шәрафәте, яманның кәсафәте тияр.
- Яхшының эчендә иярле ат ятыр, яманның эчендә энә очы хәтле сүз
ятмас.
- Яхшының яты булмас, яманның ояты булмас.
- Яхшының яхшылыгы тияр тар җирдә, яманның кәсафәте тияр һәр җирдә
*.
- Яхшының, үзе үлсә, сүзе калыр: яманның, үзе үлсә, нисе калыр?
- Яхшының, үзе үлсә дә, сүзе үлми.
- Яшерен эшләгән яхшылык яктыда бүләк алыр.
- Үзе яман туганын яманлар.
- Үзенә игелек күрсәтмәгән кешедән игелек көтмә.
- Үзең яхшы булсаң — кеше дә яхшы, үзең начар булсаң — кеше дә
начар.
- Үзеңне яхшы дип белсәң, башканы әүлия дип бел.
- Үзеңә яман дигән эшне кешегә дә кылма.
- Һәр яхшының бер начар ягы була.
- Аннан качкан, моннан качкан, яманчылык белән күзен ачкан.
- Тыштан юаш, эчтән шайтанга юлдаш.
- Ул бик яхшы кеше, ләкин йоклаганда гына.
- Усалның узаманы мин булырмын.
- Хайванга караса — казанга кертәм, ди, кешегә караса — кабергә кертәм,
ди.
- Юаш дип бармагыңны авызына тыкма, бармаксыз калырсың.
- Яхшы-яман клади карман.
- Яхшыга «жаным» ди, яманга «каным» ди.
- Үтә изге, аннан да жан бизде.
- Һәммәсе — бодай, без — салам; барча — яхшы, без — яман.
- Авызың үпкәдә булса, кулың тоткада булсын*.
- Агач - ботаксыз, кеше гөнаһсыз булмый.
- Азган жанга жен юлдаш.
- Азгынга ияргән азар, бозгынга ияргән бозылыр.
- Азгынның тәмгысы тәртә буе.
- Акылың булса, ачу саклама.
- Алган бер языклы, алдырган мең языклы.
- Алданганга алафа бирә, ди.
- Алдырган — атасы куенын актарган.
- Алдырыр көн яздырыр.
- Алмаз алмаз белән киселер, угыры угыры белән тотылыр.
- Ант акыллыга каты, җүләргә уен.
- Антны бирә дә бел, үти дә бел.
- Артык мактау тиргәүдән яман.
- Ата баласы хатасын үзе юар.
- Ата баласында хата була.
- Ач-ялангач бул, фигылең дөрес булсын.
- Ачу - агу, йотсаң бал-шикәр.
- Ачу акыл китәртер, көн дә күсәк күтәртер.
- Ачу алдан йөри, акыл арттан йөри.
- Ачу арты — ачыну.
- Ачу ачу китерер, ачу шайтан китерер.
- Ачу — аю.
- Ачу белән каныккан зарар белән утырыр.
- Ачу дошман, акыл дус, ачуыңа акыл куш.
- Ачу йоту — тау кебек, йотып куйгач бал кебек.
- Ачу кемдә дә бар, аны йота белү кирәк.
- Ачу килгән белән дөнья тигезләнми.
- Ачу килгәндә аю да көчек хәтле генә күренә.
- Ачу килсә, акыл китәр; акыл күп булса, ачу бетәр.
- Ачу китсә дә, ясаган җәрәхәте калыр.
- Ачу — пычак, акыл — сап.
- Ачу татлы булса да, җимеше ачы; үгет ачы булса да, җимеше татлы.
- Ачу җиңмәс, хаклык җиңәр.
- Ачуланышсаң да, соңгысын әйтмә.
- Ачулы башта акыл юк.
- Ачулы кеше җилкәсендә су ташыйлар.
- Ачулы кешегә, песи койрык күтәреп йөрсә дә, ярамый.
- Ачулы кешедән акыл көтмә.
- Ачулының алдында торма.
- Ачулының күзенә түгәрәк әйбер дә дүрт кырлы булып күренә, имеш.
- Ачуның башы җүләрлек, ахыры үкенеп үләрлек.
- Ачуның дәвасы — дәшмәү.
- Ачучан булсаң, сул кулың уң кулыңны тотсын.
- Ачучан кешегә бар нәрсә дә тәмсез.
- Ачучанны ачуландырып серен алалар.
- Ачуың килсә, йөзгә хәтле сана.
- Ачуың килсә, йөзтүбән ятып тор.
- Ачуың килсә, суык су эч.
- Ачуың килсә - утыр, утырган булсаң — ят.
- Ачуыңнан ташка тип — үз аягың авыртыр.
- Ачуыңны ат ит, акылыңны тезген ит.
- Аюны җиңгән ярты ир, ачуын җиңгән — бөтен ир.
- Бер ачудан коега ташланып була, аннан җиде кат ачу белән дә чыгып
булмый.
- Бер гөнаһтан йөз туа.
- Бер казага ике җәза юк.
- Бер минутлык ялгыш мәңгелек кайгы китерә ала.
- Бер языкка ике тапкыр чормалма.
- Бер янау өч сугуга тора.
- Бозау урлаган үгез дә урлар.
- Бозык кеше дәвасы булмаган авыру кебек.
- Бур булдың - хур булдың.
- Бур үзенә кирәген ала, ут барсын да кырып себерә.
- Бурлыкның төбе хурлык.
- Бурныкын карак урлаган.
- Бәндә хатадан хали түгел.
- Бүгенге ачуны иртәгә саклама.
- Вәгъдә ел көтә.
- Вәгъдә — иман.
- Вәгъдә ителгән хәлвәдән кулга кергән серкә яхшы.
- Вәгъдә — намус көзгесе.
- Вәгъдәдә тормау ышанычсызлыкның беренче баскычы.
- Вәгъдәле үрдәк өч елдан әйләнеп кайтыр.
- Вәгъдәсен ашыкмый биргән кеше вәгъдәсендә торучан була.
- Гадел яшәсәң ил сөяр.
- Гаебен яшергән уңмас.
- Гаебенә күрә җәзасы.
- Гаеп балтада да бар, сапта да.
- Гаеп биядә дә бар, тәртәдә дә бар.
- Гаеп иткәннең өенә барыш.
- Гаеп онытылыр, сабагы онытылмас.
- Гаепкә кермәсә, хисапка кермәс.
- Гаепле булган кеше күләгәдән дә курка.
- Гаепсез кеше булмас.
- Гафу үтенүгә караганда гаебең булмау яхшы.
- Гөнаһ кылмый тәүбә итмисең.
- Гөнаһ кылсаң, тәүбә итә бел.
- Гөнаһлы кеше күп дога кыла.
- Гөнаһлы эшне гуаһ табар, гөнаһсыз эшне гөман табар.
- Гөнаһның азы да бер, күбе дә бер.
- Гөнаһын танган — янган.
- Дөнья хәйләсез булмас, хәйлә файдасыз булмас.
- Ил — угрысыз, урман киексез булмас.
- Казна — ашаган казалы булыр.
- Калган хәтернең, кары китсә дә, бозы китми.
- Кара эшне караңгыда эшләсәң дә яктыга чыга.
- Карак ерактан килми.
- Карак карак белән караңгыда таныша.
- Карак каракка юлдаш.
- Карак караклыгын куйса да, карак аты онытылмас.
- Карак көтүдән аерылганны чәлер.
- Карак, урларга әйбер таба алмаса, үз бүреген үзе урлый, имеш.
- Каракны яшергән кеше үзе дә карак.
- Каракның бүреге яна *.
- Карга — карылдап, карак карганып котылыр.
- Картаман картайса ялганчы булыр.
- Карулының тозагы корулы.
- Каты яңгыр тиз ачылыр, каты ачу тиз басылыр.
- Kaһәрен йоткан — пәһлеван.
- Кем тик ята — шул ялгышмый *.
- Кемнең кемлеген ачулы вакытында белеп була.
- Кеше гаебен өрт, үзеңнекен күр.
- Кеше аяк астында алтын ятса да алма.
- Кешенең гөнаһына кереп булмый.
- Кешенең төймәдәй гаебен күргәнче үзеңнең дөядәй гаебеңне күр.
- Кинә – дошманлыкның күршесе.
- Кинәле кеше — инәле кеше.
- Кичкә тәүбә саклама.
- Корт — төтеннән, гаепле — хөкемнән курка.
- Курыкма үлемнән, курык яман эштән.
- Кырда чалыш йөрсәң дә, кылганың туры булсын.
- Кырык кеше бер якта, кыңгыр кеше бер якта.
- Қыңгыр эш кырык елдан соң да беленә.
- Кәйлә белән түгел, хәйлә белән.
- Кәкре азар, туры узар.
- Көнче кеше көн күрмәс.
- Көнче кеше унике күзле.
- Көнче күмәч пешергән, ашый алмый көлгә төшергән.
- Көнчел кеше — «мин»чел кеше.
- Көнчеллек арысланнан да яманрак.
- Көнчелек гомерне кыскарта.
- Көч җитмәсә, хәйлә бар.
- Күңел ни теләми, язык җибәрми....
- Нахактан тиргәлгәнче хактан тиргәл.
- Сабын — тышны, турылык — эчне пакьлый.
- Сер дусы күп булыр, серне тоткан бер булыр.
- Сер күтәрә алмаслык кешегә сер сөйләмә.
- Сереңне бер генә кешегә сөйлә, киңәшеңне мең кешегә ит.
- Серне һәркемгә сөйләү бодайны алабутага алыштыру белән бер.
- Серсез йөрәк — буш капчык.
- Су бөтен пычракны юа ала, тик хыянәтне юа алмый.
- Сүккән белән суккан кайтмый.
- Тешең сынса да, серең сынмасын.
- Тимер күгәрүдән, кеше көнчелектән чери.
- Тотылмаган бур түгел *.
- Тотылмаган бур - әүлиядән зур *.
- Тугрылык бәладән коткарыр, хыянәт бәлагә кертер.
- Тугрылык күзне төртә.
- Туры күңелле кеше яшеннән курыкмас.
- Туры утырып кырын уйлаганчы, кырын утырып туры уйла.
- Турылыгы аз кешенең дусты да аз була.
- Турылык иткән турылык табар.
- Турылык йөз аклыгы.
- Турылыклы булып үлү ялганчы булып яшәүдән яхшырак.
- Турылыкны һәркем мактый, ләкин сакламый..
- Туң тимерне тут ашый, туң кешене ут ашый.
- Угры малга котаймас.
- Угры урлый, бай булып тормый.
- Угрыны урлаган өчен түгел, тотылган өчен хөкем итәләр *.
- Урлаган бер языклы, урлаткан мең языклы.
- Урлаган да карак, урлашкан да карак.
- Урлаган мал мантымый.
- Урлаган малны саклаучы угрыдан яман.
- Урлаганның арты бар.
- Урлап алма, сорап ал.
- Урдан урлау хәләл, имеш.
- Урлаша белгән хурлаша да белә.
- Урынсыз ачу үзеңә борчу.
- Урынсызга ант иткәннең алтмыш тамыры корыр.
- Хак сөйгәнне халык сөяр.
- Хаклык агачы ташка утыртсаң да корымый.
- Хаклык иелсә дә сынмый.
- Хаклыкны тел сөйләми — күңел һәм йөрәк сөйли.
- Хаксыз ачу үз башыңа була.
- Хакыйкатьнең, башы тап булса да, ахыры ак.
- Хатасын танымаган тагын шул хатага төшәр.
- Хатаңны әйтүчене атаң дип бел.
- Хафасыз кеше — хатасыз кеше.
- Холыксызның ачуы танау астында.
- Хыянәтле кеше куркучан була.
- Хәйлә белән ерак баралмассың.
- Хәйлә сазы сеңгәлек: бер аягыңны алганчы икенчесе батар.
- Хәйләле эштә хәер юк.
- Хәйләкәр хәйләкәрне алдый алмас.
- Хәйләкәрдән йомырка алсаң, эчендә сарысы булмас.
- Хәйләкәрнең сүзе мәкер.
- Хәйләкәрнең хәйләсе соңыннан үзенә кайта.
- Хәйләсез дөнья файдасыз.
- Хәләл кәсепнең яманы юк.
- Хәләл тышка тартыр, хәрәм эчкә батыр.
- Хәләлдән туймак юк.
- Хәрәм эчне тишә.
- Хәрәмнән җыелган әрәмгә китә.
- Чын кеше гаепне үзеннән эзләр, чынны күрә алмаучы гаепне күзеннән
эзләр:
- Чын яхшының, ачуы булса да, үпкәсе булмас.
- Чыныңны әйтәм дип сереңне әйтмә.
- Энә урласаң, дөя түләрсең.
- Эчеңдәген эчендә черетмә.
- Эчле кеше мыекка урап куя.
- Эчтә кинә тотудан үпкә сүзне әйтеп бетергән яхшы.
- Эше кара булмаганның караңгыда эше юк.
- Юлтый үз үлеме белән үлми, ди.
- Юлтыйның, юлламый торса, күңеле булмый.
- Язык иясен табар.
- Ялгыша белдең — төзәтә дә бел.
- Ятларга сер бирмә.
- Яшерен ачу саклаганчы, авызың ач та үпкәңне әйт.
- Яшь белән гөнаһ юылмый.
- Әдәм түгел фәрештә — гөнаһсыз түгел һәр эштә.
- Әдәм языгы арбалы.
- Әдәм яңлыша-яңлыша өйрәнә.
- Әманәт җан саклый.
- Әманәткә хыянәт итмә.
- Әманәткә хыянәт — ул кешегә кыямәт.
- Әҗәл авышыр, вәгъдә авышмас.
- Өйдәге угырыдан саклана алмассың.
- Үз гаебен таныган кеше зур батыр.
- Үз хатасын оныткан кеше башкалар хатасын зурайтырга маташыр.
- Үз языгың - үз башыңа.
- Үзе туры кешенең дә дугасы кәкре була.
- Үлгәннән соң тәүбә юк.
- Үпкә — дошман, акыл — дус.
- Үпкә кичерелсә дә, күңелдәге эзе бетмәс.
- Үпкәләгән өлешеннән коры калыр.
- Үпкәләгәннең өлеше татлы булыр.
- Үпкәләгәннең үпкәсен эчтән кыеп алып булмый.
- Үпкәләсәң үкен дә кайт.
- Үпкәләүгә каршы үпкәләү — янган утка утын ташлау белән бер.
- Үпкәне — ачу белән, утны май белән басалмассың.
- Үпкәчәннең үпкәсе үсәр.
- Жан җәннәт тели дә, язык җибәрми.
- Жинаятьченең жаны уч төбендә.
- Һәркем үзенең гамәле өчен җәзасын табар.
- Ак тәүбә, кара тәүбә.
- Аскакка куеп асармын, кискәккә куеп кисәрмен.
- Ат урладык тотылмадык, тавык урлап тотылдык.
- Ачу килгән чак, кулда балта-пычак.
- Бездә булмас гаеп, үзегездән чыкмасын таеп.
- Богау булмаса да, тышау.
- Вәгъдәнең «вау»ын вак таракан ашаган*.
- Иске хәтер, яңа үпкә.
- Кырыктан артык кыңгыр як.
- Кәйләм үтмәсә, хәйләм үтәр.
- Сорап бирмәдем, урлап күрмәдем.
- Сыны катса да, серен бирмәс.
- Теле языкка туймас, авызы азыкка туймас.
- Теләге үргә тарта, языгы түнгә тарта.
- Тәүбәң тукран тәүбәсе булмасын.
- Хатасы тездән, тәүбәсе билдән.
- «Ып» дияргә ярамый, калка-чыга ачуым.
- Ышанмасаң, үзең ант ит.
- Язык казык башына, җавап алла каршына.
- Үз гөнаһың үзеңә, ике инәгең үзеңә.
- Үзе кыла алмый, кылган кешене күрә алмый.
- Авырткан җирдән кул китми, сөйгән кешедән күз китми.
- Авыру елатыр, гыйшык сайратыр.
- Ата-ана да бик якын, алардан да яр якын.
- Балдак бармакка күрә, яр йөрәккә күрә.
- Белеп сөйсәң — яр, белми сөйсәң — кар.
- Бер-береңне яратсаң, тугызны да унга чутлыйсың.
- Бер-берсен яратышкан кешеләр, мәхәббәтләре сүрелмәсен өчен, бераз
аерылып торырга тиешләр, ди.
- Бер күктә ике ай булмый, бер күңелдә ике мәхәббәт булмый.
- Бер күңелгә ике дәрт сыймас.
- Бәхете барның иптәше үзенә тиң була.
- Бәхетеңә туры килсә, таз булса да сөярсең.
- Бүләге кыйммәт түгел, яратуы кыйммәт.
- Гаепсез яр эзләгән ярсыз калыр.
- Гашыйк булган күзсездер.
- Гашыйк эшен дә онытыр, ашын да онытыр.
- Гашыйклык бер уттыр, кабынса сүндерү юктыр.
- Гашыйкның маңгай күзе сукыр, күңел күзе ачык.
- Гыйшкы юк — ишәк, дәрте юк — күсәк.
- Гыйшык акылсыз хатынны акыллы итә, акыллы ирне акылсыз итә.
- Гыйшык — кешене дивана итә.
- Гыйшык таулар ашырыр.
- Гыйшык телсез ирнең телен ачар, телчән ирнең телен бәйләр.
- Гыйшык тоту уртак була.
- Гыйшык тоту — ут йоту.
- Гыйшык төтенсез ут, ачкычсыз йозак, дәвасыз авыру, савытсыз эчемлек,
йөксез авырлык, туктау урыны билгесез сәфәр.
- Гыйшыкка ишек бикле булса, тәрәзәдән керер.
- Гыйшыкны гыйшык китәрер.
- Гыйшыкның карты-яше булмый.
- Гыйшыктан бака да наз җырлый, ди.
- Гөл - чәнечкесез, мәхәббәт көнчелексез булмас.
- Дәрт, ирләрдә бер өлеш булса, хатыннарда җиде өлеш була, ди.
- Дәрте булса, шарты табыла; чаткы булса, ялкын кабына.
- Дәртле — ялкын, дәртсез — салкын.
- Дәртлегә дәрте төшкәннән дәва, дәртсезгә ни дәва.
- Дәртсез — дивана, гыйшыксыз — багана.
- Дәртсез, үпсә, тешләп өзәр, ди.
- Дөнья күрке сөйгән яр белән.
- Дөнья малы безгә мал түгел, кеше яры безгә яр түгел.
- Дөньяда өч нәрсә юк: диңгезгә — капкач, күккә — баскыч, мәхәббәткә —
дару.
- Ике сөекле бер күңелгә сыймас.
- Икегә ышанган — ирсез, икедән калган — берсез.
- Йокы ястык теләмәс, гыйшык матур теләмәс.
- Йокы ястык сорамый, мәхәббәт яшь сорамый.
- Карт гыйшык сөяк ярып чыга.
- Карт гыйшык яман була.
- Карт мәхәббәт язгы бизгәк кебек.
- Картайганчы кыз сайлаган - тол хатынга зар булган.
- Кем маллары кемгә калмый, кем ярларын кем сөйми.
- Кеше белән уртак кием кимә, кеше белән уртак яр сөймә.
- Коры агачны сындырасы җиңел, коры гыйшыктан аерыласы җиңел.
- Курку белән мәхәббәт бергә сыешмый.
- Көеш эчендә сөеш.
- Көнче кеше тешләнер, сөйгәненә үчләнер.
- Көнчелек — мәхәббәтнең җаны.
- Көчләп яр булып булмый.
- Күз меңне күрер, күңел берне сөяр.
- Күп сайлаган — тазга, күп эзләгән — базга.
- Күп сайласаң, хатынсыз калырсың.
- Күңел кемне сөйсә, шул гүзәл күренә.
- Күңел сөймәсә, күз күрмәс.
- Матурлык туйда кирәк, мәхәббәт көн дә кирәк.
- Мәхәббәт алтынга сатып алынмый.
- Мәхәббәт акчасыз да бакча ясый.
- Мәхәббәт белән ютәлне яшереп булмый.
- Мәхәббәт, бер булса да, ике йөрәктә яши.
- Мәхәббәт дәрәҗә белән дә, тәрәзә белән дә исәпләшми.
- Мәхәббәт — табигать бүләге.
- Мәхәббәт тәпәнне дә кочаклата.
- Мәхәббәт уты майсыз да яна..
- Мәхәббәт уты тәмуг утыннан җиде өлеш артык булыр, ди.
- Мәхәббәт чәчәк эзли, көнчелек чәнечкесен эзли.
- Мәхәббәт җәмал теләмәс.
- Мәхәббәткә томау тыгызламый.
- Мәхәббәтне ара ераклыгы сыный.
- Мәхәббәтнең күзе сукыр.
- Нык сөйгән телдән калыр, артык сөйгән җаннан калыр.
- Ошатмаса очратмас.
- Сагынганда боз яхшы, сөяр өчен кыз яхшы.
- Сайлаган — сазга, очраган — тазга.
- Салкын ярдан эссе мич яхшы.
- Сылу сылу күренмәс, сөйгән сылу күренер *.
- Сөйгән кайда — күз анда, сөймәгән кайда — сүз анда.
- Сөйгән кешенең гаебе күренми.
- Сөйгән сигез — теләгән бер.
- Сөйгән — мөгезе булса да сөзми.
- Сөйгән ярның өне өнәмле.
- Сөйгәнгә — сөяк, сөймәгәнгә — сыйрак.
- Сөйгәнгә сөял, сөймәгәнгә сырпаланма.
- Сөйгәнеңнең артыклыгы була, кимчелеге булмый.
- Сөйгәнеңнен суы да балдан татлырак.
- Сөйгәнеңнән битәр ишетү дә татлы.
- Сөйгәнеңә алкыш, сөймәгәнеңә каргыш.
- Сөйгәннең сәләмәсе дә чәчәк.
- Сөймә, сөймәсәң — Тимә.
- Сөймәгән кешең ашамый — чапылдый, атламый — тапылдый.
- Сөймәгәнгә сөйкәнмә.
- Сөймәс кеше сыймас.
- Сөймәсәң, сылу кыз да ямьсез күренер; сөйсәң, ямьсез кыз да сылу
күренер.
- Сөю бар җирдә көю бар, курку бар җирдә кырку бар.
- Сөю — бәхет, дошманлык — газап.
- Талымсызга тәмсез юк, мәхәббәткә ямьсез юк.
- Таңлаган тазга калыр.
- Тегермән ике таштан, мәхәббәт ике баштан.
- Тибешсәң дә, тиң булсын.
- Тиз сөйгән тиз аерылыр.
- Тимәсне берәү дә сөймәс.
- Тисәң ти тиңгә, тимәсәң — читәнгә.
- Тиң тиңе белән, чикмән җиңе белән.
- Чак яралсаң ярал, так яралма.
- Чакма чакмый ут чыкмый, гыйшык капмый җан чыкмый.
- Чәчәк яз белән, мәхәббәт наз белән.
- Ялыну — гашыйклар эше, назлану — кызлар сыйфаты.
- Янган үз дәртенә янар.
- Яр бирмәк — җан бирмәк.
- Яраткан күңелдә ялган булмый.
- Яратканга бар да кичелә.
- Ярлылыкта яр табылса, кузгалак та аш була.
- Ярсыз күңел ял тапмас.
- Яры барны яр итмә.
- Яры юкның жаны юк.
- Яше яшенә, башы башына тиң булсын.
- Яшь мәхәббәт келәт ватар, карт мәхәббәт пулат ватар.
- Яшь мәхәббәт — җүләрлек, карт мәхәббәт — түзәрлек.
- Әдәм пары белән, киндераш - тары белән.
- Бәйрәмдәгедәй аш булмас, тәүгедәгедәй яр булмас.
- Үбеш төбе ут булыр..
- Үз күңелеңә ошагач, кеше сүзенә карама.
- Үз сөйгәнең үзеңә хур кызыдай күренә.
- Үзең янмасаң, башканы яндыра алмассың.
- Үпкән-кочкан җилгә очкан.
- Жан сөйгәнең җаннан артык.
- «Жаным» дигән ярты сүз, ярты булса да татлы сүз.
- Жаның бирми җаный юк.
- Жикмәсәң дә ат яхшы, сөймәсәң дә яр яхшы.
- Жил кай яктан чибәргә мәхәббәт шул яктан.
- Жәфаны күрмәян гашыйк сафаның кадерене белмәс; мәхәббәт бер бәладер
кем, грифтар улмаян белмәс.
- Барысы да парлы-парлы, без генә моңлы-зарлы.
- Бер көн Харис белән, бер көн Барис белән.
- Ирене белән үбәр, теле белән өзәр.
- Ирене татлы, жаны ачы.
- Исем-дәртем — Искәндәр.
- Иске йөрәк, яңа дәрт.
- Кызлар безне сөйгән икән, без үзебез белмәдек *.
- Мине күр дә дәртеңнән үл.
- Яратканга ябышкан, болар каян табышкан.
- Ярым да юк, кайгым да юк, рәхәт-тыныч яшимен.
- Гыйшыгын гыйшык, йөрергә ката кыйшык.
- Сөйгәнгә сул кулым *.
- Февраль микән, март микән — гыйшык микән, дәрт микән.
- Үбешкән дә көлешкән, соңыннан башына уй төшкән.
- Үп алмасын, хәтере калмасын.
- Үпкәләмә үпкәнгә, үкенерсең гомер үткәнгә.
- Абруйлы егеткә әҗәлле куян юлыга, ди.
- Ага булыр егетнең итәк-җиңе мул булыр *.
- Адрес була кыекчан, егет була мыекчан.
- Ай егеткә абынма, аек егеттән аерылма.
- Ай тулганын белмәс, егет булганын белмәс.
- Акылсыз егет авызлыксыз ат, юньсез егет йөгәнсез ат.
- Акылсыз егеткә алтын җиз күренер.
- Алдан сөйләү егет эше түгел.
- Аргамакның билгесе — казылык җыймас, ял җыяр; яман егет билгесе —
хатын алмас, мал җыяр.
- Ат күрке — ял, егет күрке — мал.
- Ат - тешеннән, егет түшеннән билгеле.
- Ат шул булыр — иярен алсаң аунасын; егет шул булыр башын салса
йокласын.
- Ат яхшысы тездән билгеле, егет яхшысы сүздән билгеле.
- Ат яхшысы чанада билгеле, егет яхшысы базарда билгеле.
- Ат үләр — иркен мәйданы калыр; егет үләр - мактаулы даны калыр.
- Атның даны егет кулында, егетнең даны үз кулында.
- АтЫ чыккан егетнең өен күрмә.
- Базар күрке — бакал, егет күрке — сакал.
- Байлык — бер айлык, егетлек — гомерлек.
- Байның күрке — мал белән, егет күрке дан белән.
- Батыр егет — ил күрке.
- Батыр егет — яу күрке, сүзчән егет — дау күрке.
- Башка авылның егете — үз авылыңның эте.
- Ваемсыз егет ИШәккә иптәш.
- Дегет булма, егет бул.
- Егет ару булса, асылын сорама.
- Егет буласың килсә юмарт бул.
- Егет булган кеше җиңеннән елан чыгарыр.
- Егет булса - мут булсын, ике күзе ут булсын; егет булып, жебегән булса
— бар булганчы юк булсын.
- Егет булса, жебеп тормас; жебеп торса, егет булмас.
- Егет булсаң, балпандай талпын.
- Егет булсаң, егет бул, арыслан-киек кебек бул.
- Егет булсаң, егетлегеңне эштә күрсәт.
- Егет булсаң, желек бул, суда йөзгән сөлек бул.
- Егет егетлеген итмәсә, аты корысын.
- Егет егетнең көзгесе.
- Егет йөрәге җилкән: җилкәнгә җил уңай да килә, каршы да килә.
- Егет кеше — арысланга тиң кеше.
- Егет кеше, егылса да, акча таба.
- Егет кеше ике сөйләми.
- Егет кеше яуга каршы тау булып басар.
- Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз.
- Егет кешенең эчендә иярле-йөгәнле ат ятыр *.
- Егет куны — йөз ат хакы, даны — мең ат хакы.
- Егет күрке акылы белән.
- Егет мәйданда билгеле булыр.
- Егет сүзе бер булыр.
- Егет сүзеннән, арыслан — эзеннән кайтмас.
- Егет чагыңда малсыз да булма, ярсыз да булма.
- Егет чак егәрле чак, арыслан тотып җигәрлек чак.
- Егет чак желек чак.
- Егет шул егет була — каравында өмет була.
- Егет ярлы, намус бай.
- Егет ярсыз - ат ялсыз.
- Егет үлемгә дә елмаеп бара.
- Егет җим белән йөрер.
- Егетлек — җиллелек, яшьлек — тилелек.
- Егетлек җирдә калмас.
- Егетлеккә этлек итмиләр.
- Егетләрнең асылы — арысланнар нәселе.
- Егетнең асыллыгы кулыннан килгән эш белән.
- Егетнең егетлеге ат җигүеннән билгеле.
- Егетнең егетлеге яуда беленә.
- Егетнең ике сөйләгәне — бер үлгәне.
- Егетнең кашына карама, эшенә кара.
- Егетнең көләр йөзе булсын.
- Егетнең сүзе — тимернең үзе.
- Егетнең сүзе үлгәнче үзе үлсен.
- Егетнең яхшысы төрле нужага ярый.
- Зирәк егет җир астыннан юл таба.
- Ибен тапкан егеткә тәңкә мая.
- Идәне җир булса да егете ир булсын.
- Икмәк илә су егетләр ашы.
- Иртә торган егетнең бәхете артык булыр.
- Исеме телгә алынмаган егеттән исеме телгә алынган төбет артык.
- Ит сүлле булса, егет җилле була.
- Итеге юк егетләр чабатасын дегетләр.
- Йокычан егеттә дәрт булмас.
- Калын-юан булса да, ялгыз агач өй булмас; күпме изге булса да, ялгыз
егет би булмас.
- Кол буласы егет күңелчәк булыр, ярлы буласы егет иренчәк булыр.
- Куркак егет куй башыннан да курка.
- Кәҗәсе тал кимерсен, егете идән җимерсен.
- Кояшлап яуган яңгырдан түңел, көлеп сөйләшкән егеттән түңел.
- Көндез күзе ачылмаган егет чыр күрмәс.
- Мактанчык егетнең атын күр, көләч егетнең артын күр.
- Мин-минләнгән егетне яу килгәндә күрербез.
- Начар егет дауда танылыр, батыр егет яуда танылыр.
- Оялчан егет яр тапмас.
- Оятсыз егет йөгәнсез ат.
- Оятсыз егет мөгезсез тәкә кебек.
- Табышсыз егеттән колынлаган бия артык.
- Талымлылык егеткә туйда гына килешә.
- Тапкан егет түгел, тота белгән егет.
- Ут төтенсез булмый, егет языксыз булмый *.
- Хәнҗәр — ике йөзле, егет — бер йөзле.
- Чаман егет дигәнче, яман егет дисәңче.
- Эт тапса, башка ашар; егет тапса, бергә ашар.
- Ярсыз егет — парсыз мунча.
- Ялкау егет яр тапмас, тапса да тора алмас.
- Яман буласы егет чигенчәк булыр, ярлы буласы егет иренчәк булыр.
- Яхшы егет дип йөрерсең, эшең төшсә белерсең.
- Яшь егетне хурлама, кәсеп итсә бай булыр.
- Яңгырсыз болытның җиле бар, дымы юк; уңмаган егетнең теле бар, юне
юк.
- Әдәм булыр егетнең итәк-җиңе киң булыр.
- Ѳе читән булса да, егете бүтән.
- Үзе булган егеткә бер кешелек урын бар.
- Үзе булган егетнең нәселен сорама.
- Үрләгән балык ауга, үрә каткан егет дауга.
- Жиметенә карама, егетенә кара.
- Житкән егет — җиккән ат.
- Житкән егеткә ни кирәк — менеп җиләр ат кирәк.
- Һөнәрсез егет иясез төбет.
- Егет фартавый, атлар тарталмый.
- Егет фаруш, кесә буш.
- Егет фырт, аты хөрт.
- Егет яхшы, малы юк, фәләне үлгән, фәләне юк.
- Егет җилле, чикмәне билле, формасы бар да, нормасы юк.
- Егет җилле, җиләне кыскарак.
- Төнлә — егет, көндез — үлек.
- Аз булса да май яхшы, чутыр булса да кыз яхшы.
- Аем кыздан ай бизәр, яман кыздан яу бизәр.
- Алтын күргәч фәрештә, кыз күргәч әүлия юлдан язган, ди.
- Ат башында нукта, кызлар күзе чукта.
- Ат эзләгән яуга юлыгыр, кыз эзләгән туйга юлыгыр.
- Атның сере иясенә мәгълүм, кызның сере өенә мәгълүм.
- Аулак өйдә кыз сайлама, урак кырында сайла.
- Ачысыз тоз юк, көнчелексез кыз юк.
- Ашка тәм керткән тоз, араны бозыштырган — кыз.
- Ашны тәмләндергән тоз, алысны юык иткән кыз.
- Ашыккан кыз кияүгә барса да мантымас.
- Ашыккан кыз ирсез кала.
- Бал сасымас, кыз картаймас.
- Балык тирәнне, кызлар — сөйгәнне ярата.
- Бар кызыл да кыз түгел.
- Белемле кыз — бирнәле кыз.
- Бер өйдә ике кыз: берсе энә, берсе без.
- Би билеген бирер, кыз намусын бирмәс.
- Бирелгән кыз килсә, өйдә бөтен савыт-саба шалтырый.
- Бозга таянма, кызга ышанма.
- Болганчык булса да, су яхшы; аксак булса да, кыз яхшы.
- Гөл, үссә, — җирнең күрке; кыз, үссә, — илнең күрке.
- Зирәк кызлар сиздермичә сөйдертә.
- Ипи тәме тоз белән, өйнең яме кыз белән.
- Ипсез кыз үзенә ир тапмас.
- Ирсәк иргә китмәс, ашыккан өенә җитмәс *.
- Кадерле тун тузмас, киңәшле кыз азмас.
- Кар башына кар җитәр, кыз башына кыз җитәр.
- Карачман кыз — кайнар кыз, сары кыз — салкын кыз.
- Качкан кызны күрәсе килә.
- Киткән кыз ипле була.
- Киткән кыз — киселгән икмәк.
- Киткән кыздан пумала курка *.
- Китәр кызның эше күп.
- Кош борынсыз булмас, кыз урынсыз булмас.
- Куштан кыз матур була.
- Кыз авызында кызыл тел.
- Кыз артыннан бака да сикергән.
- Кыз байлыгы — күркәм холык.
- Кыз бала каңгыда яткан ук.
- Кыз бала — кызыл комач.
- Кыз бала суырылып үсәр, ятка төшәр.
- Кыз бала — өй зиннәте.
- Қыз бала үз кендеген үзе кисә.
- Кыз бала жаныңны кыздырыр.
- Кыз баланы гомер буе асрап булмый.
- Кыз баланы кеше бәхете өчен үстерәсең.
- Кыз баланың күңеле саф су кебек.
- Кыз баланы утка салсаң да яна.
- Кыз башка йортның чырагы.
- Кыз — бишектә, җиһаз - сандыкта.
- Кыз булсаң, кыздырып сөйлә.
- Кыз булсаң, пакизә бул.
- Кыз иркәсе тиле булыр.
- Қыз картаймый, бал череми.
- Кыз кеше мыскалга салынмаган ак ефәк.
- Кыз кызыл алтыннан кыйммәт.
- Кыз кылыгы белән сөйдерер.
- Кыз күрми бил чишмә, су күрми аяк чишмә.
- Кыз олан — пыяла, тимичә дә уала.
- Кыз саклаганчы тоз сакла.
- Қыз саклау - казна саклау.
- Кыз тотмак ут тотмак.
- Кыз чак — кояшлы көн.
- Кыз язмышы кыл өстендә, кылдан төшкәч — тел өстендә.
- Кыз яхшысы кылыктан билгеле.
- Кызга биргән күренмәс, комга сипкән беленмәс.
- Кызга кызыл килешә.
- Кызлар артыннан йөрүче коемчыга еш йөрер.
- Кызлар бүрәнә ярыгыннан да көләләр.
- Кызлар йөзек эченнән дә үтә.
- Кызлар кыланчык булалар.
- Кызлар көе белән йөрсәң, төпсез күлгә төшәрсең.
- Кызлар көтәләр санатны, булмаса сөяләр солдатны *.
- Кызлар күңеле кызган казан.
- Кызлар үсә гөл була, гөл яндымы - көл була.
- Қызларга кызган икмәк тә сый була.
- Кызларга кызган хатынсыз калган, ди.
- Кызларның кырыкмышы да кырык сум.
- Кызлы йорт — нурлы йорт.
- Кызлы кеше капкасына кырык ат бәйләнер *.
- Кызлы кызын кыстырганда, кызсыз үзен кыстыра.
- Кызлы өйдә нур була, тар бүлмә дә киң була.
- Кызлы өйнең эте ятмый.
- Кызны еракка юллатма — киялеге тияр.
- Кызны чапчакка салып тозламыйлар.
- Кызны үз иркенә куйсаң, думбрачыга барыр, ди.
- Қызның анасы кырык, кырык беренче — чыбык.
- Кызның кемлеге кемәеннән күренә.
- Кызның кызыгы алганчы, суның кызыгы канганчы.
- Қызның кылыгы күп булыр.
- Қызның кырык безе булыр.
- Кызның күзе кызылда.
- Кызы барның назы бар.
- Кызын кыйнамаган тезен кыйнар.
- Кызын үгетләмәгән үкенер.
- Кызың артыннан йөрсәң, кызарырсың.
- Қызыңның төсен мактама, эшен макта.
- Мактаулы кыз туйда хур булыр.
- Нәгышле кыз — ягышлы кыз.
- Оялчан кыз - сөйкемле кыз.
- Саз булса да яз яхшы, сукыр булса да кыз яхшы.
- Талымлы кыз картаймас.
- Тауның күрке — таш, кызның күрке Чәч.
- Тоз - толыгы белән, кыз — кылыгы белән.
- Тотылмаган киекнең тиресен мактыйлар, бирелмәгән кызның төсен
мактыйлар.
- Уналты яше тулган кыз энә өстендә бии.
- Утырган кыз урын таба, ашыккан кыз ирсез кала.
- Хәстәрле кыз тастарлы.
- Чибәр кызның үлгәне — намусына тап төшкәне.
- Чәйнең сыегы юк, кызның кыегы юк.
- Чәчәк кыраудан курка, кыз алдаудан.
- Язгы бозны кар ашый, кызның башын дус ашый.
- Языксыз кыз ни кыланмас, сөяксез тел ни әйтмәс.
- Ялгыз казның өне чыкмас, ялгыз кызның моңы чыкмас *.
- Яхшы ат йөгәнсез йөрмәс, яхшы кыз дансыз йөрмәс.
- Яхшы атны сыйпыйлар да сыйлыйлар, яхшы кызны җырлыйлар да
сөйлиләр.
- Яхшы атны урлыйлар, яхшы кызны зурлыйлар.
- Яхшы кызга мең ия.
- Яхшы кызны авылдан җибәрмиләр.
- Яхшы кызның чабы китәр, яман кызның яманаты китәр.
- Яңгырда ат сайлама, бәйрәмдә кыз сайлама.
- Әдәпле кыз сәдәпле.
- Әйләнеч булса да — юл яхшы, сукыр булса да - кыз яхшы *.
- Өйдән чыккан кыз чидән тышкары.
- Жиде атага җиткәч кыз бавыры алышыр*.
- Жикмәсәң дә - ат яхшы, сөймәсәң дә -- кыз яхшы.
- Житкән кыз киек каз.
- Житкән кыз кияүдән курыкмас.
- Житкән кыз - су өстендәге күбек кебек.
- Ашка саласы тоз түгел, базар торасы кыз түгел *.
- Безгә дигән кыз анасыннан тумаган.
- Бер соратуга килми, ике соратуга тормый.
- Былтыр җәйдә без булмаган, кызлар өч тәңкә булган.
- Иргә чыгасында мин зур кыз, эшкә кушсаң — мин яшь кыз.
- Итек тегәсе без түгел, кияүгә китәсе кыз түгел.
- Кияүгә бирәсе кыз түгел, ашка саласы тоз түгел.
- Кыз да булсын, буаз да булсын.
- Путалыгы сары инде — монда кызлар бар инде.
- Сиңа дигән кызлар әле мич алдында күмер ашый.
- Әкеми, сиңа кызлар тәтеми.
- Жиргә карар, йөрәкне ягар.
- «Ай егетләр, егетләр!»- дип әйтте дә, ди, бер кыз, үлде дә китте, ди.
Үзе сиксән генә яшьтә иде, ди.
- Ат тоз дип картаер, егет кыз дип картаер.
- Бәхете яман егеткә бидәү хатын тап булыр.
- Егет булса батыр булсын, кыз булса матур булсын.
- Егет кыю, кыз сылу булган яхшы.
- Егет күңеле җүләрдә, кыз күңеле көләрдә.
- Егет — йортның терәге, кызлар — йортның бизәге.
- Егет сөйсә ала, кыз сөйсә кала.
- Егет үләр кыз-кыз дип, тәвә үләр тоз-тоз дип.
- Егетле өйнең утыны булмый, кызлы өйнең суы булмый.
- Егетне кыз, ирне тоз картайта.
- Кар суы каты булмас, кыз кебек хатын булмас.
- Каз ачуы каргада, кыз ачуы җиңгәдә.
- Кыз акыллы егет эзли, егет матур кыз күзли.
- Кыз алмагач, егет сандугач.
- Кыз - алты агай-энеле, кияү җиде агай-энеле.
- Кыз беләге ир сыйлый, ир беләге кыз сыйлый.
- Кыз булсаң — кысыл, хатын булгач язылырсың.
- Кыз кемгә бармас иде, егет кемне алмас иде.
- Кыз тыйнак булса, егет җыйнак була; кыз әдәпсез булса, егет гадәтсез
була.
- Кыз чагым - солтан чак, килен чагым — олтан чак.
- Кыз чагында бар да яхшы, яман хатын кайдан килгән.
- Кыз чагында бер кайгы, хатын булгач ун кайгы.
- Кызлар, киенсә, гөлгә охшый; хатыннар, киенсә, кызга охшый.
- Кызның чибәре — ярау егеткә.
- Кызы бар өйнең җиңгәсе сөйкемле.
- Суган исенә чыдамаган кыз биеменә чыдамас.
- Сукырның теләгәне ике күз, егетнең теләгәне матур кыз.
- Энәсенә күрә җебе, егетенә күрә кызы.
- Эт — өреп, егет йөреп, кыз көлеп картая.
- Яхшы кыз — якадагы кондыз, яхшы егет — һавадагы йолдыз.
- Ѳенә күрә иләге, кызына күрә кияве.
- Өйләнмәгән егет кырык кызны алыр.
- Житен башын җил кисә, егет бәгырен кыз кисә.
- «Жиңги чәнчә, мин тартам, мин дә нәгыш беләмен», — дип әйтте, ди, бер
кыз.
- Егет бөлде, кыз көлде*.
- Кыз булып үсмәдем, килен булып төшмәдем.
- Кызым, сиңа әйтәм, киленем, син тыңла.
- Авылдан кыз урлаган — табыннан сөяк урлаган.
- Аерылырга алты ишек, кайтып керер бер ишек.
- Акча алсаң санап ал, хатын алсаң сынап ал.
- Алган алыр, калган калыр.
- Алган - морат түгел, калган — оят түгел.
- Алган ярың җаның.
- Алучыга — баручы.
- Анасы мактаганны алма, ил мактаганны салма.
- Анасызны килен итмә, атасызны кияү итмә.
- Ат алсаң, авылың белән; хатын алсаң, кавемең белән.
- Ат алсаң, арба кирәк; хатын алсаң, бар да кирәк.
- Ат алсаң, барлыдан ал; хатын алсаң, ярлыдан ал.
- Ат алсаң, түш белән баш ал; хатын алсаң, күз белән каш ал.
- Ат белән кызны авылдан алма.
- Ат урлаган бур булыр, кыз урлаган хур булыр.
- Аучы ау аулый, яучы кыз яулый.
- Ахмак яучы ике якны бозар.
- Ашны ачыкканга бир, кызны гашыйгына бир.
- Байлыгына багып чыкма, киләчәгенә багып чык.
- Балык алсаң саңагына кара, хатын алсаң ата-анасына кара.
- Бармасаң - барасы була, барсаң — баласы була, баласы булгач - багасы
була.
- Барсаң, табып бар, егетне танып бар.
- Белмәгән чибәрне алганчы белгән ямьсезне ал.
- Бер ай тол булганчы гомер буе өйләнмәгән булуың артык.
- Бер кыз кияүгә чыкса, кырык кыз төш күрә.
- Буйдак, утызга хәтле үзе өйләнмәсә, утыздан соң куркып өйләнмәс.
- Буйдакка төш җиткәч акыл керер, төштән соң чыгып китәр.
- Буйдакның гакылы ике күз.
- Буйдакның муенын бет жияр, тапкан малын эт жияр.
- Буйдакның муенын бет басар, тапкан малын эт ашар.
- Буйдакның төштән соң акылы булмас.
- Бурның булдыксызы кәҗә урлый, ирнең булдыксызы кыз урлый.
- Биш бала өстеннән бар, көндәш өстеннән барма.
- Бурычка ал да хатын ал, бурычыңны түләрсең, хатының яныңда калыр.
- Бөләр йортның буйдагы баш булыр.
- Бөркет булмый таусыз-кыясыз, әдәм булмый йортсыз-семьясыз.
- Бүз бала каңгыйдан кыз ала.
- Димче диңгез кичерер, багучы өйдән яздырыр.
- Димче диңгез кичерер, төртеп суга төшерер.
- Димче сирәк иләктән үтмәгәнне бүре күздән үткәрә.
- Димченең дөрес сүзе булмас.
- Димченең мәхәббәттә эше юк.
- Дүкәлегә хатын алып гомер буе торган, ди, берәү.
- Зирек утын якма, җиңгә хатын алма: җиңгә хатын мут була, зирек утын
мурт була *.
- Егет ягы җиз иләктән иләсә, кыз ягы кыл иләктән иләр.
- Ике кеше — бер иш, җиде кеше — бер семья.
- Ике хатын алган - башы чәчсез калган.
- Ике яхшы өйләнешсә — уңыш, ике яман өйләнешсә — көн-төн сугыш.
- Ир өйләнми тәүфыйк тапмый.
- Иргә барганчы биләүсә әзерләмә.
- Ирдән иргә йөргәнче гүрдән гүргә йөрсәңче.
- Ирдән иргә йөрү камыр басып икмәк салу түгел.
- Ирдән иргә йөрү, мирдән миргә йөрү.
- Иртә торган белән иртә өйләнгән алданмас.
- Иртә торган - эшенә шатланган, иртә өйләнгән — балаларына *.
- Иртә өйләнгән улына-кызына кинәнгән.
- Ишек күргәнне алма, бишек күргәнне ал.
- Иң матур итеп сайраучы кош — сандугач; иң матур итеп сөйләүче кеше —
яучы.
- «Йортка кергән кияүдән туналган куян мин артык!»— дип әйткән, ди, бер
туналган куян...
- Йортка кергәнче утка кер.
- Йөзеп кайтыр өчен диңгезгә төшмә, барып кайтыр өчен иргә чыкма.
- Казан алсаң кагып ал, хатын алсаң багып ал.
- Карт буйдак мендәр кочып яши.
- Кая пештең — шунда төш *.
- Кем икәнеңне беләсең килсә, кыз сорат.
- «Кинәндем дә куандым, тиле улыма кыз алдым». — «Бирдем исә котылдым
синекеннән биш битәр»*.
- Кош – канаты белән, семья татулыгы белән көчле.
- Кошлар оясыз булмый, кеше семьясыз булмый.
- Кушылу уңай, аерылу читен.
- Кыз бала төшкән җирендә таш булып батсын *.
- Кыз биргән кыба ялангач.
- Кыз бирсәң, үзеңнән түбәнгә бир.
- Кыз бирү — җан бирү, кыз алу - җан алу.
- Кыз димләве бер алтын.
- Кыз тирәләп яучы сөйләр, эш тирәләп ялчы сөйләр.
- Кыз урлаган егеткә кызау да кыз күренгән.
- Кыз яхшы җиргә төшсә чалпая, яман җиргә төшсә картая *.
- Кызлы өйгә яучы килә, егетле өйгә димче килә.
- Кызның яры кырыктыр, ише чыкса юлыктыр.
- Кызы бар кешегә кырык яучы килә.
- Кызыңа тиң кияү килсә, калым димә, тиген бир.
- Көлгә күмелсәң дә, бергә көнең күр.
- Көндәш күргәннең кызын алма *.
- Күке оя кормас, тиле семья кормас.
- Мәхәббәтсез семья тамырсыз агач.
- Парлашу парлашкач була.
- Семья бәхет ачкычы.
- Семья гарипсез булмый.
- Тату гаиләнең бишеге буш булмый.
- Тату семьяда җаның ял итә.
- Телнең озыны яучыга кирәк.
- Тиңе килсә тиген бир.
- Тормыш итәргә үзеңнән яхшы иптәшең булсын.
- Тормышланган төпләнгән.
- Урланган мал бурда тормас, урланган кыз ирдә тормас.
- Урланып иргә чыкканчы, урланмыйча бурга чык.
- Хатын ал да утын ал, бер кочагын артык ал.
- Хатын алганда төсеннән бигрәк холкын тикшер.
- Хатын алдың, кочагыңа утын алдың.
- Хатын алмак бер бәла, ләкин аннан тугар бер бала, баладан тугар мең
бәла.
- Хатын алмак ни кирәк, көн дә батман ит кирәк.
- Хатын алсаң баштан тый, оланың булса яшьтән тый.
- Яз өйләнгән кеше хатынны эшләтергә ала, көз өйләнгән кеше ашатырга
ала.
- Якыннан хатын алсаң, колагың каты булсын.
- Ялгыз утын янмас, ялгыз куен җылынмас.
- Яман хатын алганчы буйдак йөр картайганчы.
- «Ярап торыр»га хатын алма, «ярап торыр»га өй салма.
- Яучы белән аучы ялгансыз булмас.
- Яучы булмасаң, дим сөйләмә.
- Яучы телен саклый, думбрачы кылын саклый.
- Яучы югың бар итәр *.
- Яхшы атка камчы кирәкми, яхшы ярга яучы кирәкми.
- Яхшыга барган юл алган, яманга барган югалган.
- Әүвәлгесе — ил йоласы, соңгысы — йөз карасы *.
- Өй салуның ние бар, мүклисе дә чутлыйсы; өйләнүнең ние бар, кочаклыйсы
да йоклыйсы.
- Өйләнгән елны егетләр юмарт булалар.
- Өйләнгән үсәр, өйләнмәгән үчәр.
- Өйләнгәндә бар да бай.
- Өйләнми картайганнан акыл сорама.
- Өйләнмәгән кеше - ярты кеше.
- Өйләнмәгән өйсез булыр, тормышы көйсез булыр.
- Өйләнмәгәннең тамыры корыр.
- Өйләнмәү — тозсыз аш кебек, өйләнү - күп борыч салган аш кебек.
- Өйләнү - базарга чыгып ат алып кайту түгел.
- Өйләнү белән өй салуга алла юнь бирә.
- Өйләнү — көйләнү.
- Өйләнү — сөйләнү генә түгел.
- Өйләнү — жаныңа җавап, башыңа - савап.
- Өч көнлек гомерең булса — кияүгә чык.
- Үзең саңгырау булсаң, телсез хатын сайлап ал.
- Үзең өйләнмичә торып, кеше хатыныннан көлмә.
- Үзеңнән олыга барма, үзеңнән кечегә калма.
- Без өйләнгәч төн кыска булды.
- Бирдек Бибине кияүгә, рәхәтләндек буяуга.
- Иргә бардым, имгәк алдым.
- Кызын алдым, богылына ут салдым.
- Менгәнем чаман булды, алганым яман булды.
- Синең өйләнәсең юк, минем кияүгә барасым юк.
- Суга дип киткән, кияү алып кайткан.
- Теле - бал, күңелен карап ал.
- Төядәй кыз биреп, төймәдәй ит җимәдем.
- Утыз көн ут булдың, аерылырда чүп булдың.
- Өйләнгәндә җырлый, өйләнгәч елый.
- Өч тапкыр барып, ике тапкыр кайткан.
- Үзләре табышкан, үзләре барышкан.
- Алда булачак туй өчен хәзердән биеп торма.
- Асламчысыз базар булмый, уенчысыз туй булмый.
- Аш атлыныкы, туй тунлыныкы.
- Аш барында дус юк, ат барында туй юк.
- Бирмәс кызның мәһәре зур булыр.
- Бирнә биргән биркә килен, бирнә бирмәгән иркә килен *.
- Бирнәсе булмаса, нергәсе дә булмый.
- Булмаган туйга алдан барабан какмыйлар.
- Кадереңне белмәгән җирдә туйга барма.
- Каклы чәкчәк хаклы *.
- Калым малы — кар суы.
- Киңәшле туй таркалмас.
- Кыз акчасы тоз акчасы.
- «Кыз» дигәч кочасым килә, «мал» дигәч качасым килә.
- Кыз үпкәчән булса, калым малы күп була.
- Кызга биргән мал — чәкчәгенә яккан бал.
- Кызга мәһәрлек — туена чәй-шикәрлек.
- Кызның малы - кыз үзе.
- Көн дә бәлеш, көн дә туй булмый.
- Күлнең яме каз белән, туйның яме кыз белән.
- Күмәкләшкән яу кайтарган, чүмәкләшкән - туй кайтарган.
- Никах хөкеме — олы хөкем.
- Савымсыз туйга кем килер.
- Тиле кыз туй иткән, түренә үзе менеп утырган.
- Туе нинди булса, туны шундый була.
- Туй — авыл белән, җил — давыл белән.
- Туй ашы тубалак.
- Туй башлаудан кул башлау җиңел.
- Туй башы сугымчы, аннан коемчы, аннан уенчы.
- Туй беткәч сүз күбәер.
- Туй дигәндә кояш томалана, ди.
- Туй дигәндә түмгәк тә тибрәнә.
- Туй килде капкага, кыз утырды кабага.
- Туй кунак белән күркәм.
- Туй кутырлы була.
- Туй кызыгы өч көнгә.
- Туй сылтавы белән тун беткән *.
- Туй — тиешленеке, бәйрәм — барчаныкы.
- Туй, туйдан кайткач сарык суй.
- Туй туйдыра.
- Туй узганчы һай да һай, туй узгачтын вай да вай.
- Туй яме уен-көлке белән.
- Туй әле буласы, алдан биеп куйган кодасы.
- Туй үпкәсез булмас.
- Туй үпкәсез, үлем үкенечсез булмый.
- Туй - җыен, сый да уен.
- Туйга барсаң борын бар, борын барсаң - урын бар; ашап-эчеп туй да
кайт, соңга калсаң - сугыш бар.
- Туйга барсаң туеп бар, актык казың суеп бар.
- Туйга барсаң туеп бар, ач тамагың куеп бар.
- Туйга барсаң туеп бар, ашка барсаң ашап бар.
- Туйга барсаң туеп бар, казаныңны юып бар.
- Туйга барсаң туеп бар, куеныңа күмәч куеп бар.
- Туйга барсаң туеп бар, турка туның киеп бар.
- Туйга барсаң туеп бар, улың-кызың куеп бар.
- Туйга барсаң, үпкә-бавырыңны өйдә калдыр.
- Туйга барсаң җик кашавай: чана печән ашамай.
- Туйга дигәч, тугыз еллык хәстә терелгән.
- Туйга тукмак иярер.
- Туйда берәү ачтан үлгән, челләдә берәү өшеп үлгән.
- Туйда кырмыска кызы да ак ефәк ябынып очкан.
- Туйда туйган күпкә бармас, кайт та токмачыңны бас.
- Туйда тукмак та сикерә.
- Туйда түр башында утыру утын кисү түгел.
- Туйдан соң - думбра *.
- Туйдан тукмак та калмый.
- Туйлаганга — туй, ясаганга — уй.
- Туйны яманласаң, туй ясап кара.
- Туйның булуыннан «була» дигәне күңелле.
- Тыяры юк туйга киткән.
- Чакырусыз туйга барганчы казусыз гүргә бар.
- Чакырусыз туйга барсаң, кырылган табак-савыт хакын түләрсең.
- Әнә туй, менә туй, ат өстенә кәҗә суй.
- Аргы очта туй бар дип, бирге очта биегән.
- Миңа туй булсын, тамакка сый булсын.
- Туем капкага җиткән, орчык-кабам кайда икән.
- Туең узган, туның тузган.
- Туеңа тәке төзәлер әле.
- Туй сыенда яшибез.
- Туй сылтавы белән тайлы булдым.
- Хәерле булсын Хәмидәнең никяхы.
- Чакырмаган туйга күлмәк кигән.
- Өйдә авызын япмаган, туйда җырлар жыр тапмаган.
- Ахмак килен җиңгәсен асрау дип белер.
- Ашамыйм дигән килен ашады җитмеш белен *.
- Балыкның ике күзе, киленнең бер күзе сукыр.
- Бер килен алсаң – билеңне бер җирдән, ике килен алсаң — ике җирдән, өч
килен алсаң - өч җирдән буарсың.
- Бер килен кот, бер килен — йот.
- Ике килен пешергән аш я гел тоз булыр, я гел тозсыз булыр.
- Ике киленнең чабатасы мичтә сугыша.
- Ике көндәшнең башы бер мендәргә сыя, ике килендәшнең башы бер мендәргә
сыймый.
- Казаны нинди килене шундый.
- Килбәтле кыз килен булгач күренер.
- Килен алганчы үз улың, килен алгач — кеше улы.
- Килен алдым кинәндем, кибәклеккә сөялдем.
- Килен алдым — сөендем, салмасына төелдем..
- Килен белгән бер нәкыш.
- Килен кайниш туфрагыннан алына *.
- Килен какка төшмәс *.
- Килен кеше - ким кеше, ялчы белән тиң кеше *.
- Килен кеше — чит бавыр.
- Килен килбәтле булсын, сүзе ширбәтле булсын.
- Килен килбәтсез була.
- Килен килә, килен килә — кечкенә өйгә пәри килә.
- Килен килә, килен килә — кисап буе теле килә.
- Килен кыз булмас, шикәр тоз булмас.
- Килен, күктән төшсә дә, кызың булмас.
- Килен салмасы кыек була.
- Килен таянып төшкән мал киленнеке була.
- Килен, төшсә, төкле аягы белән төшсен.
- Килен чакның рәхәте — кыз чакның михнәте.
- Килен өлеше табада калыр.
- Килен өчен кызлы өй безле өй.
- Килен үпкәләп таш алыр, кияү үпкәләп аш алыр.
- Килендә дә бар, кимпердә дә бар.
- Киленне килгәндә, келәмне җәйгәндә макта.
- Киленнең уңганын моржа ачуыннан ук белеп була.
- Киленнәр корсагы -- кимә, кимә булса да ким керә; кызлар корсагы —
кытырчык, кытырчык булса да - кырык капчык.
- Киленнәр корсагы киң була.
- Кирегә китәрнең килене киртә сүтәр, ди.
- Китек салма – киленгә.
- Китәсе киленгә арчилык итмә.
- Китәсе киленнең тәртәсе кыска.
- Курыкмас килен куй башыннан куркыр.
- Кыйшык токмач киленнеке.
- Көйгән коймак киленгә, көймәгәне — биемгә.
- Олы килен башмагы кече киленгә ярамый *.
- Олы киленем ул тапкан, кече киленем кыз тапкан.
- Тавык, керсә, чүп чыгара; килен, керсә, сүз чыгара.
- Торма ачысын тоздан, килен ачуын кыздан.
- Тудык, тудыка, бергә килсә, сүздән пешерәләр ботка.
- «Урыр идем уруын, басуыгызның җае юк», — дип әйтте, ди, бер
килен.
- Уңган килен — токмачыннан билгеле.
- Хатын бала тапмыйча, киленчәк аты китмәс.
- Чәйнең тәмен чебен ала, почмак ямен килен ала.
- Шапшак киленнең себеркесе чүп астында булыр.
- Шикәр бозылмый, килен кыз булмый.
- Юлда барганда, килен ягыннан арбаның чәкүшкәсе төшкән, ди.
- Яхшы килен сердәшеңдәй булыр.
- Яхшы килен үз кызыңнан яхшы, яхшы кияү үз улыңнан яхшы.
- Яңа иләк чөйдә булыр, яңа килен өйдә булыр.
- Үземнең киленем усал, кызымның биеме усал.
- Житез килен җиде егет били.
- Жәйнең ямен чебен бетерә, өйнең ямен килен бетерә.
- Ашап калыйк үлгәнче, килен-киртә килгәнче.
- Килен-киртә кулында утырганчы.
- Киленне килгәч күрербез.
- Ат тозга килә, кияү кызга килә.
- «Бабайныкы илнеке, әйдә, ашагыз!» — дип әйтте, ди, бер борынгы
кияү.
- Ерак кияүнең башына чатыр корыр, йорттагы кияүнең башына таяк
орыр.
- Қиявең куса, ишек бавын тот, улың куса, бишек бавын тот.
- Киявең көйсез булса, теш сызлавыннан яман булыр.
- Қиявең орышса, өеңнән чыгып кит; улың орышса, мич башына менеп
утыр.
- Киявеңнең түреннән улыңның ишек төбе артык.
- Кияү атнасы айдан озын *.
- Кияү бирүчән булса, җиңгә йөрүчән булыр *.
- Кияү — йөз еллык, кода - мең еллык.
- Кияү - камчат бүрек.
- Кияү килгәч тек тә тек, кияү киткәч сүт тә сүт.
- Кияү килде — хан килде.
- Кияү-кияү дия җилкәм җиргә тия.
- Кияү сыналмаган ат, тикшерелмәгән товар шикелле.
- Кияү — татлы тамак.
- Кияү ул булмас, килен кыз булмас.
- Кияүгә — торса да тәгъзыйм, утырса да тәгъзыйм.
- Кияүнең начарлыгын кызыңнан күр, киленеңнен начарлыгын үзеңнән
күр.
- Кол кияүгә көң җиңгә.
- Көзге катык, көмеш кашык киявем белән кызыма; язгы катык, ярык кашык
киленем белән улыма.
- Көзге катыкны кияүдән кызганмыйлар.
- Көйсез кияү кияүләп ятканчы көйле кияү кәләшен алып кайткан.
- Сәни килдем кияү дип, яманлык көндә сөяр дип; сәни килдем тамыр дип,
караңгыда таныр дип.
- Юньсез кияү йорт тотмас.
- Язгы бозга таянма, яшь кияүгә ышанма.
- Яңа кияү янарал, иске кияү пропал.
- Кияү үзебезнеке, гаеп итмәс *.
- Көйсез кияү булды бер.
- Утыр, кияү, урынча, эскәмия буенча.
- Эч, эч, кияү, шикәр киштәдә.
- Агым судан ат кичәр, авыр көннән ир кичәр.
- Адашмыйм дигән ирне караңгы томан адаштыра.
- Аең-көнең уртак булса да, ирең уртак булмасын.
- Аргамак атның билгесе — аз утлар да күп юшар, азамат ирнең билгесе аз
сөйләр дә күп тыңлар.
- Акыллы ирнең эчендә бишекле олан ятыр.
- Алты кабып ат туйсын, җиде кабып ир туйсын.
- Арысланның ялы, ирнең сакал-мыегы.
- Ат, авырса — тулак; ир, авырса — кунак.
- Ат аенда сыналыр, ир елында сыналыр.
- Ат, арык булса, тулак булыр; ир, ярлы булса, әрвак булыр.
- Ат басмыймын дигән җирне өч басар, ир татымыймын дигән тозны өч
татыр.
- Ат иренле булыр, ир борынлы булыр.
- Ат тоягы яссы, ир тезгене озын.
- Ат яхшысы арканда, ир яхшысы тарханда.
- Ат, әйләнеп, кызыгын табар; ир, әйләнеп, языгын табар.
- Ат үлсә — тояк калыр, ир үлсә мактаулы аты калыр.
- Атланган батыр аттан төшмәс, ир кеше морадына җитми үлмәс.
- Ахирәт булсын, гүр булсын, көн күрергә ир булсын.
- Биш ипи салсаң да, иргә дүрт дип әйт.
- Булган ирнең билгесе — тышта морза, өйдә кол.
- Булдыксыз ир бил яздырмас.
- Гаебен яшергән ир түгел.
- Идел төпсез, ирләр «денсез».
- Имән агачның иелгәне — сынганы, ир егетнең оялганы — үлгәне.
- Имән агачының иелүе сыну шикелле, ир егетнең ике сөйләве үлү
шикелле.
- Иптәшкә ярамаган ирдән эт яхшы.
- Ир азыгы белән бүре азыгы юлда.
- Ир аркасы — кала аркасы.
- Ир, башын бөксә дә, тезен чүкмәс.
- Ир, башына көн туса, итеге белән су кичәр; ат, башына көн туса,
авызлыгы белән су эчәр.
- Ир белән атка ышанма.
- Ир белән ир арасы — күк белән җир арасы.
- Ир бирмәк — җан бирмәк.
- Ир битен ачканчы гүр битен ач.
- Ир була белгән кеше үз өендә дә кунак.
- Ир булган кеше таштан икмәк чыгара.
- Ир булыр, иркәләүче булмас.
- Ир булсын, ипие булсын.
- Ир дигәннең намусы бар.
- «Ир» дип әйтмә, ирене-борыны ертылсын.
- Ир-егет ата-анасын ташламас.
- Ир-егет игез, имгәкле ир - ялгыз.
- Ир-егет өйдә туар, яуда үләр.
- Ир-егетнең аты чапкын, пычагы үткен, хатыны уңган булыр.
- Ир-егетнең булганы — талашкан сүзен алганы.
- Ир-егетнең эчендә игез арыслан булыр.
- Ир-егетнең эчендә иярле-йөгәнле ат ятыр.
- Ир-егетнең юлдашы — ТӘВӘККӘЛ.
- Ир-егеттә ирлек бар, батырлыкка җирлек бар.
- Ир егылган җиреннән калкыр.
- Ир икмәге — ирекле, ашый белсәң — кимекле.
- Ир йоласы өчкә чаклы.
- Ир кадерен ир белер.
- Ир кайгысы беләктә, бала кайгысы йөрәктә.
- Ир какканны мир кага.
- Ир караңгы җирдә юлдаш.
- Ир, картайса, үткәнен сөйләр; эт, картайса, койрыгын сөйрәр.
- Ир кеше өйдә ятмас.
- Ир кешегә бер елмаеп карасаң, кар өстеннән яланаяк йөгерә, ди.
- Ир кешенең асылы камилләшкәч сүзе аз була.
- Ир кичмәслек елга юк.
- Ир кулыннан кош туймый.
- Ир күрми гүр күрмә.
- Ир малсыз булмас, егет ярсыз булмас.
- Ир муенында кыл җеп черемәс *.
- Ир — намусының колы.
- Ир сынамак бурыч.
- Ир сәфәрдә беленер, ат чанада беленер.
- Ир табыла, иркенлек табылмый.
- Ир табылса, өй табылыр.
- Ир уртасы тауны талкан итәр.
- Ир уңмаганы икмәксез булыр.
- Ир хакы иргә керми кеше баемый.
- Ир хурламак постырыр, аш хурламак костырыр.
- Ир чынласа, бүре кан сия.
- Ир чынласа, тауны түнтәрә.
- Ир чырагы унике, берсе сүнсә, икенчесе янар.
- Ир әйләнеп кулга төшәр, кош әйләнеп турга төшәр.
- Ир әйтмәс, әйтсә кайтмас.
- Ир әүвәлендә җәфа күрми ахырында вафа тапмас.
- Ир өйдә күп утырса, өй пәриле булыр, имеш.
- Ир үз сүзе белән йөрсә, үзе дә ир булыр, каенана — ана, килен дә хатын
булыр.
- Ир үзеннән күрер, ирлексез юлдашыннан күрер.
- Ир үлсә дә, аты үлми.
- Иргә дәүләт бетәрдә коладын салса каз алыр, ирдән дәүләт качарда лачын
салса да аз алыр.
- Иргә дәүләт җитәрдә карга салса да каз алыр, ирдән дәүләт китәрдә
лачын салса да аз алыр.
- Иргә ышанма, иделгә таянма.
- Ирдә кыюлык булса, эштә кыенлык булмас.
- Ирдән икмәк салмыйлар.
- Ире ир булсын, идәне җир булсын.
- Ире җиренчә, җире — җимешенчә.
- Ирем — алгандагыдай, көнем бәйрәмдәгедәй.
- Ирле гомер — иркә гомер.
- Ирле кеше – чинлы кеше.
- Ирлек сүздә түгел, йөрәктә.
- Ирләр белгәнен мыек очына бөтерәләр.
- Ирләр кулында артык акча булса, йөрәген бет ашый, ди.
- Ирләр менгән инчек бүз ир менәргә туп булсын; ирдән ирнең нисе ким,
әйткән сүзе берек булсын.
- Ирләр, өйгә керсә, бар, чыкса - Юк.
- Ирләргә ирек бирсәң, атланып чабарлар *.
- Ирләрнең нужа камытын салдырырга ярамый.
- Ирмен дигән егетнең эчендә иярле ат ятыр.
- Ирмен дигәннең сүзе төз, төз булмаса — аннан өмет өз.
- Ирне намус борчый.
- Ирне юлдашына карап беләләр.
- Ирнеке ирдә югалмый.
- Ирнең асылы эштә танылыр.
- Ирнең ире ком өемен тау итә.
- Ирнең ирен кыймылдавы да — ир.
- Ирнең көче беләктә дә йөрәктә.
- Ирнең күңеле ефәктәй, бер төйнәлсә чишелмәс*.
- Ирнең сүзе бер булыр.
- Ирнең сүзе үлгәнче үзе үлсен.
- Ирнең үгие юк.
- Ирсез тормыш — нурсыз тормыш.
- Ирсез өй мичсез өй.
- Ишәк арганын белмәс, ир картайганын белмәс.
- Кайгы күрми егет ир булмый.
- Карт булса да, ир булсын; кыек булса да, өй булсын.
- Карчыганың очышыннан, ир егетнең аяк басуыннан.
- Каткан ипине иреңә күрсәтмә.
- Каты җирдә как торыр, саран ирдә мал торыр *.
- Куян үлеме камыштан, ир үлеме намустан *.
- Киңәшле ир азмас, киң кием тузмас.
- Көлдергән дә ир, бөлдергән дә ир.
- Көн яманы төзәлер, ир яманы төзәлмәс.
- Көтә белгән ирләргә гәүһәр ташы бу дөнья, көтә белмәгән ирләргә зәһәр
ташы бу дөнья.
- «Мал тапмас» дип ирдән китмә; «иген үсмәс» дип җирдән китмә.
- Очырырга җил көчле, очыртмаска ир көчле.
- Намуслы ир хур булмас.
- Намуссыз ир - ишәК.
- Соңгы ир тубык ямавы.
- Тора-бара күл сазга әйләнә, ир тазга әйләнә.
- Тырышкан ир морадына ирешер.
- Ут ачуын табадан, ир ачуын баладан.
- Утыз улың булганчы аксак ирең булсын.
- Чиләктән җирәнгән бия уңмас, түшәктән җирәнгән ир уңмас.
- Элгэредәй ирең булмас, яшьтәгедәй ашың булмас.
- Элекке ирем тиресле җирем.
- Элеккесенең казасы соңгысының җәзасы *.
- Юньсез ир йонсыз ук *.
- Яхшылыкка яхшылык һәр кешенең эшедер, яманлыкка яхшылык ир кешенең
эшедер.
- Әкрен баскан ат булган, ашыкмый йөргән — ир булган.
- Өлтерәк ир олтырак булыр.
- Өң булса да үз өең булсын, аю булса да үз ирең булсын.
- Үзеңне ир белсәң, үзгәне шир бел.
- Жебенлек белән саранлык — яман холык ирләргә.
- Жир бите бетмәсә, ир бите бетмәс.
- Һәр бүрек кигән ир түгел.
- Ир малына илчемен, ул малына ялчымын.
- Карап торуга ир, тиеп карасаң — чир.
- Картым — убырга тартым.
- Өйдә арыслан кебек, урамга чыкса тычкан кебек.
- Тора-тора да хатынның колагын бора *.
- Авылда талашчы хатын булса, бүредән эт кирәкми.
- Авылчы хатынның колагы озын, теле аннан да озын.
- Аерырга булган хатынның күләгәсе дә кәкре күренер.
- Аерырга булгач хатын яман, күчәргә булгач авыл яман.
- Айсыз атың мактама, елсыз хатының мактама.
- Акча санаудан, көндәш сөюдән туймас.
- Акыллы хатын — хәзинә.
- Алган хатының уңса, туйга барма — өйдә туй; алган хатының уңмаса,
гүргә барма өйдә гүр.
- Алты хатын бер базар.
- Алты хатын бергә килсә, һәркайсы үз моңын әйтеп елар ди.
- Арба ватылса — ат, бозау үлсә — хатын гаепле.
- Арыслан артыннан йөре, хатын артыннан йөрмә.
- Асыл хатын — үзе ир, үзе хатын.
- Ат белән хатынның тезгенен кыска тот.
- Ат илә хатынга ышанма.
- Ат яманы — ала, хатын яманы — бала.
- Ат яхшысы тездән, хатын яхшысы күздән билгеле.
- Атны сыйлап, хатынны җайлап өйрәтәләр.
- Атым бар дип атланма, хатыным бар дип мактанма.
- Атың ашамсак булса — уңдың, хатының ашамсак булса — бөлдең.
- Атың булса яхшы, көнең була якты; хатының булса атлы, тормышың була
чаклы.
- Атың койты булса, юлга барма; хатының койты булса, туйга барма.
- Атың начар булса да, хатының яхшы булсын.
- Атың яман булса, сатып котылырсың; ага-энең яман булса, качып
котылырсың; хатының яман булса, ничек котылырсың.
- Аулакта хатын акыл таба.
- Ачудан ат кыйнау бар, хатын кыйнау юк.
- Аяз көннең яшененнән, хатын-кызның усалыннан курык.
- Баеткан да хатын, бөлдергән дә хатын.
- Бака күлгә төшсә, су артыр; яхшы хатын төшсә, мал артыр.
- Бакмасаң мал китәр, карамасаң — хатының китәр.,
- Белемле хатын башыңа карый, белемсез хатын яшеңә карый.
- Бер хатын алдында икенче хатынны мактама.
- Бер хатын бизәнү белән, бер хатын төзәнү белән.
- Бер хатын мактана, имеш: «Житез идем, жил идем, җиде көндә бер ыштан
тектем, бавы бар да маңы бар, жиде көнлек тагы бар».
- Бер хатын малың өчен хатын, бер хатын — җаның өчен хатын.
- Бер хатын: «Салам яна», — дисә, икенчесе: «Самар яна!»— дип әйтер,
ди.
- Бер хатын - уйнау белән хатын, бер хатын - уйлау белән хатын.
- Бер хатыннан үч аласың килсә, аның алдында икенче хатынны макта.
- Бер хатынны тулгак тотса, бөтен хатыннарның эчләре авырта.
- Бер хатынның хәйләсе кырык төягә йөк булыр.
- Беренче хатын тимер, икенчесе чуен, өченчесе пыяла, каты тотсаң да
уала.
- Бортак хатын йорт тотар.
- Булмас йортка бөкре хатын.
- Бәйрәмдәгедәй ашың булмас, алгандагыдай хатының булмас.
- Бәланең күбрәге явыз хатыннан.
- Бәхетнең башы — хатыннан уңу.
- Дәүләт-байлык дус-иш аркасында, яхшы исем хатын аркасында.
- Дөньяда тереклекнең рәхәте — яхшы хатын белән.
- Дөньяның төзеклеге дә, бозыклыгы да хатыннардан.
- Игенче булсаң, жиреңнең башында бул; хатын булсаң, өеңнең башында
бул.
- Изге хатын — оҗмах хуры, яман хатын – дөнья гүре.
- Ике хатын, бергә килсә, — базар; өч хатын, бергә килсә, — ярминкә
*.
- Ике хатын булган йорт чүпле булыр.
- Икмәк югы ямандыр, каты-коты кимертә; хатын югы ямандыр, әллә кемне
сөйдертә.
- Илдәтнә хатын - илдә атна.
- Ипиең тачка булса, бер көн ашарсың; хатының тачка булса
нишләрсең.
- Ирсәкнең җиде чикмәне булыр, алтысы кешедә булыр.
- Иске күлмәк тәнгә якын, үз хатының җанга якын.
- Исрафчы хатын елга утыз пот май чыгарып түгәр.
- Исрафчы хатынга патша байлыгы да җитмәс.
- Исәпле хатын ит җыймас.
- Ишектән көндәш керсә, тишектән җәнҗал керә.
- Йорт тоткан да хатын, йорт бетергән дә хатын.
- Йөртәк бичә өенә җитә йөгерә*.
- Камыш судан туймас, хатыннар туйдан туймас.
- Карак карганыр, уйнашчы елар.
- Қашык-аяк шалтыраган саен хатын аермыйлар.
- Келәттә оның булмаса да, хатының уңган булсын.
- Кардәшнең бае яхшы, хатынның савы яхшы.
- Кеше хатынына ышанып, үз хатыныңнан коры калма.
- Киткән хатын матур була.
- Кош телен кош белә, хатын телен хатын белә.
- Кыбырсыган хатын кызыл күлмәк кия, ди *.
- Кыз-хатынның эчендә бишекле-билтерле бала ятыр, ди.
- Көндәш хатын шымчы булыр.
- Көндәшле өйдә көн дә көенеч.
- Көнлекчегә көн озын, көндәшлегә төн озын.
- Көтүче хатыны кич киенә, ди.
- Күктә туй бар дисәләр, хатыннар баскыч сopap.
- Начар гармун көй бозар, начар хатын өй бозар.
- Оятсыз хатын тозсыз аш кебек.
- Соңгы хатын суык катык.
- Суга барган хатынның алтмыш авыз сүзе бар.
- Сөяркә — бөлгәнче, хатын үлгәнче.
- Тависнең төзәнмәгәне булмас, хатынның бизәнмәгәне булмас.
- Талашчы хатын, этне туктатып, үзе өрер.
- Тимерче — пычакка, хатыннар кочакка туймас.
- Тол хатын толып белән тиң.
- Тол хатын — тулган ай, толлыгын сакламаса, йолдызга турала.
- Тол хатынга, бусагасы алтын булса да, сәдака тия *.
- Тол хатынга мунчаның актыгы, түшәкнең ястыгы *.
- Тол хатынның башында толып кадәр сүз.
- Тол хатынның ике сыеры булган: берсе йортка кермәгән, берсе йорттан
чыкмаган.
- Тол хатынның капка төбе тавышсыз булмый.
- Тол хатынның учагы төти.
- Толның ирене чабырса да, «шайтан үпкән» диерләр.
- Толның хәлен тол белер.
- Тәүге хатын — мал асрарга, соңгы хатын - жан асрарга.
- Уйнашка ышанган — ирсез калган.
- Уйнашчы хатын күзеннән, инсафлы хатын сүзеннән билгеле.
- Уйнашчының юрганы утыз булыр, берсен генә үзе ябыныр, егерме тугызын
кеше ябар.
- Урта юлда арбаң сынмасын, урта яшьтә хатының үлмәсен.
- Усал хатын учактан чыга *.
- Усал хатынга тарыма, тарысаң арыма.
- Усал хатыннан дию пәрие качкан *.
- Утка килгән хатынның утыз авыз сүзе бар *.
- «Утызны алса да, узаманы мин булырмын!» — дип әйтте, ди, бер
хатын.
- Утырып чыксаң, атың яхшы булсын; кайтып керсәң, хатының яхшы
булсын.
- Уңган хатын арыш онын кәбап итәр, уңмаган хатын бодай онын харап итәр
*.
- Уңган хатын кар өстендә казан кайната.
- Уңган хатын ул китерер, изге хатын кыз китерер.
- Уңган хатын ул табар, изге хатын игезне табар.
- Уңган хатынның эте симез була, ялкау хатынның — песие.
- Уңган хатын яу кичәр, ялкау хатын кар эчәр.
- Уңмаган ат тәртә сындыра, уңмаган хатын йорт-җир туздыра.
- Уңмаган хатын сүз йөртергә уңган булыр.
- Уңмаган хатынның пич алды тулы чүп була.
- Хан ярлыгыннан хатын ярлыгы көчле *.
- Хатын — алтын, кыз — көмеш, карчык — бакыр.
- Хатын беләккә ятыр, сүзе йөрәккә ятыр.
- Хатын бикләгән өй караңгы калыр.
- Хатын булмый өй булмый.
- Хатын булсаң да, карарлы бул.
- Хатын гайрәте белән казан кайнамас.
- Хатын кара эшсез булмас.
- Хатын кеше өй фәрештәсе.
- Хатын киңәше ханга ярый.
- Хатын-кыз көче күз яшендә.
- Хатын-кыз күп булган йортта су булмый.
- Хатын-кыз күңеле усак яфрагы кебек лебердәп тора.
- Хатын-кыз — мамык мендәр: сылап-сыйпап торсаң гына күпереп тора.
- Хатын-кыз мәхәббәтен кырык ел саклар, сөймәгәнен сәгатендә әйтеп
бирер.
- Хатын-кыз эшенә катышма, катымша булырсың.
- Хатын-кызга бәйләнсәң, «гөнаһысына» торырлык булсын.
- Хатын-кызны бизәктән дә бигрәк әдәп-нәзакәт бизи.
- Хатын-кызның акылы җил өргәнче җиде төрлегә әйләнер ди.
- Хатын-кызның күңеле көзге болыт шикелле.
- Хатын-кызның күңелендә ни телендә шул.
- Хатын-кызның усалы — аяз көннең яшене.
- Хатын уңса казна, уңмаса каза.
- Хатын чабата түгел, ыргытып ташлый алмассың.
- Хатын чырагы унике, берсе янмаса берсе яна.
- Хатын ямау түгел, сүтеп ташлап булмый.
- Хатын үгете хатынга ярый.
- Хатыннар камырны изәләр кичтән, уңмаса, күрәләр мичтән.
- Хатыннар теле — утлы кисәү.
- Хатыннар теләгән эшләрен кылмый калмый.
- Хатыннар өчен иң авыр эш — сер саклау.
- Хатыннарның кайгысы елак бала, чи утын.
- Хатыннарның кылычы бер вакытта да тутыкмый.
- Хатынның беренчесе күз карасы, икенчесе — йөз карасы.
- Хатынның — сараны, ирнең юмарты яхшы.
- Хатынның уңганы чыраны коры тота.
- Хатынсыз йорт — язсыз ел кебек.
- Хатынсыз тормыш хата, баласыз тормыш хафа.
- Хатынсыз рәхәт юк, баласыз бәхет юк.
- Хатыны юкның якыны юк.
- Хатыны яхшыга бәхет кирәкми, хатыны яманга ләхет кирәкми.
- Хатыныннан оялганның улы-кызы булмас.
- Хатының матур булса, дусларың сукыр булсын.
- Хатының яман булса, йортың тынычлыгыннан ни файда; итегең тар булса,
дөньяның киңлегеннән ни файда.
- Хатының яхшы булса, аргамак менәрсең; хатының яман булса, саргаеп
кибәрсең.
- Хатының яхшы булса, оҗмах кирәкми.
- Хатының жыбыткы булса, энә-жебеңне үзең тотарсың.
- Хатыныңнан үч аласың килсә, чи утын китер.
- Хатыныңның кимчелеген анаң яхшы белер.
- Хәзер хатын кеше дә кала коя.
- Чаман атка менгәннең аягы тынмас, яман хатын алганның колагы
тынмас.
- Читкә ышанган — ирсез, колга ышанган — улсыз, дошманга ышанган -
кулсыз, байга ышанган аш-сусыз калган.
- Шайтан булдыра алмаганны хатын булдырган.
- Шапшак хатынны тараканнар сөяр.
- Элекке заманда бер хатын: «Яшь чакта жил идем, давыл идем, бер көнгә
биш көлтә ура торган идем», — дип мактанган, ди.
- Эчмәм дигән коеңнан өч әйләнеп эчәрсең, кочмам дигән бикәңне үбә-үбә
кочарсың.
- Юлга чыксаң, атың арымасын; өйгә кайтсаң, хатының авырмасын.
- Якты дөнья җәннәттәй — яхшы булса хатының; тормыш тәмуг утыдай — яман
булса хатының.
- Ялгыз хатын дан күтәрә.
- Яман хатын мактаныр, төшкә тикле ятам, дип.
- Яман хатын — шайтан камчысы.
- Яман хатын — яман таш, изге хатын энҗе таж.
- Яман хатын үлсә, түшәк яңарыр; яхшы хатын үлсә, баш каңгырыр.
- Янмаса — утын яман, ягалмаса - хатын яман.
- Ятим хатын — канаты сынган кош.
- Ят хатын — тозсыз аш.
- Яхшы кием туй дәүләте, яхшы хатын –– өй дәүләте.
- Яхшы хатын — дөнья бәясе.
- Яхшы хатын көндез бәйрәм, кичен туй; яман хатын — кичен кайгы, көндез
уй.
- Яхшы хатын – ярты ырыс .
- Яңгыр яуса, су артыр; яхшы хатын килсә, өйдә әдәп артыр.
- Үтергән дә хатын, тергезгән дә хатын.
- Үтмәс пычак, яман ат икеләтте җәфамны; яман хатын, яшь бала җиделәтте
җәфамны.
- «Жилдән җитез булдым, җиде көнгә бер ыштан тегеп бетердем», — дигән,
ди, бер хатын.
- Бавыры бала басмаган.
- Кеше хатыны мамык, минеке — кабык.
- Кеше хатыны пешереп алганчы, минем хатын көйдереп тә ала.
- Хатыным сукыр җаным тыныч.
- Кат-кат сөйләргә мин хатыннар түгел.
- Қысыр хатыннан кыз таптырыр.
- Сабанының чөе юк, бичәсенең көе юк.
- Үзе чуклы, түре чүпле.
- Һәммә хатын ул тапкан, безнең хатын тик яткан.
- Акыллы ир хатынын яманламас.
- Алама булса да, ир яхшы; сукыр булса да, кыз яхшы.
- Алган ире яратса, кара хатын ак булыр.
- Арбаның шыгырдавы дегеттән, хатынның лыгырдавы ирдән.
- Аргыл ашкан ат яман, хатыны үлгән карт яман.
- Ата алмаган атыннан күрер, кайтып килеп хатыныннан күрер.
- «Атаң кинәнеп йөк артыннан бара», — дип әйтте, ди, бер хатын, ире
төнлә печән белән Казанга киткәч, үзе тышка чыгып туңып кергәч.
- Ашлык уңса җирдән, хатын уңса ирдән.
- Батыр ир яуда җиңелмәс, матур хатын ирдән җиңдермәс.
- Бер ир әйткән: «Илдә юкны пешер, хатын!»
- Бер күлмәгем биш киле, ирем сөя, нишләрсең; биш күлмәгем - бер киле,
ирем сөйми, нишләрсең.
- Бер хатынның ире үлсә, кырык хатынга көндәш була.
- Бер хатынның хәйләсе кырык ир хәйләсеннән артык.
- Бизмән белән гер бергә, хатын белән ир бергә.
- Бил бәйләп кенә ир булмассың, чәч тарап кына хатын булмассың.
- Еллыгын уйламаган ирдән биз, айлыгын уйламаган хатыннан биз.
- Ике сыерлының әйрәне бар, ике хатынлының вәйраны бар.
- Ир акыллы булса, хатын күндәм була.
- Ир асылы һиммәтле, кыз асылы кыйммәтле.
- Ир-ат булса, йорт-җирен макта; хатын-кыз булса, аш-суын макта.
- Ир ат, хатын арба.
- Ир батырлыгына таянса, хатын матурлыгына таяныр.
- Ир — баш, хатын муен.
- Ир беләк, хатын терәк.
- Ир белән хатын арасына кергәнче, кылыч белән кылыч арасына кер.
- Ир белән хатын — игезәк җан.
- Ир белән хатын икесе бер камырдан әвәләнгән.
- Ир белән хатын иртәнчәк кыешалар , кичтән сөешәләр.
- Ир белән хатын куш тирәк: төбе бер дә тамыры бер.
- Ир белән хатын ут белән төтен, арасына керсәң, калмассың бөтен.
- Ир белән хатынның тавышы юрган астыннан чыкмаска тиеш.
- Ир бер сүзле, хатын кырык сүзле.
- Ир дә хатын баласы, хатын да ир анасы.
- Ир — имән, хатын колмак, аны сарган да башыннан игән, ди.
- Ир — келәт, хатын йозак.
- Ир кимчелеген хатын янында сөйләмиләр.
- Ир китерә белсен, хатын җиткерә белсен.
- Ир — кул белән, хатын итәк белән җыяр.
- Ир кырмыскадай ташыр, яман хатын судай чәчәр.
- Ир көнләмәгән ишәк, хатын көнләмәгән калтак .
- Ир көнләсә өй төзәр, хатын көнләсә өй бозар.
- Ир күрке хатын, хатын күрке ир.
- Ир сугыштан кайтыр, сугыш хәлен хатыныннан ишетер.
- Ир «сукыр», хатын «телсез» булса, тормыш яхшы бара.
- Ир — табучы, хатын туздыручы.
- Ир тавышлы хатында оят булмас, хатын тавышлы ирдә куәт булмас.
- Ир тиргәвеч булса, хатын үрләвеч була.
- Ир уңган булса, хатын елдам була.
- Ир-хатын талашыр, талашыр да ярашыр.
- Ир-хатынның арасына сүз салма, башыңа авыру алма.
- Ир хатынын сөймәсә, иннек-кершәннән ни файда.
- Ир яхшы булса, ямьсез хатынга да төс керә, ди.
- Ир яхшысы илгә ярый, хатын яхшысы иргә ярый.
- Ир яше — ике утыз, хатын яше бер утыз.
- Ир өй салган — хатын җимергән, хатын өй салган — шайтан да җимерә
алмаган.
- Ир өйдән чыкса бәрәкәт, хатын-кыз өйдә торса — бәрәкәт.
- Ир өйнең бер чатын тотып торса, хатын өч чатын тотып торыр.
- Иргә корал, хатынга зиннәт йөк түгел.
- Иргә, эшләп түгел, кешнәп ярыйсың.
- Иргә яраган хатын миргә дә ярар.
- Ирдәүкә булса хатының яу, катынша булса ирең яу.
- Ире яманның иңеннән билгеле, хатыны яманның җиңеннән билгеле.
- Ирен сөйгән хатынның өенә нур явар.
- Ирен яманлаган хатыннан биз, хатынын яманлаган ирдән биз.
- Иренчәк иргә чигенчәк хатын.
- «Ирең булса «чалт» итеп суксын, «чут» итеп үпсен!»— дип әйтте, ди, бер
хатын.
- Ирең хәстәрле булса, хатының тастарлы була.
- Иркә хатын иренең сакалына тотыныр.
- Ирле хатын идел кичкән, ирсез хатын утырып калган.
- Ирле хатын терәкле, маллы хатын йөрәкле.
- Ирле хатынга бүре дә тими.
- Ирләр авызында: кыз, кыз; хатыннар авызында: тоз, тоз.
- Ирләр имән тамыры, қызлар бодай камыры.
- Ирләр имән тамыры, хатыннар каз үләне.
- Ирләр күп булса, утын юк; хатыннар күп булса, су юк.
- Ирләр күрсә нәкыш, хатыннар күрсә — Яңлыш.
- Ирләр — мунчадагы пирләр, хатыннар — кара каргалар, кызлар — кызыл
гөлләр.
- Ирләр сөяр сауны, хатыннар сөяр байны.
- Ирләр эш пешерә, хатыннар аш пешерә.
- Ирләр өйдә утырса да, күңеле тышта; хатын-кыз тышта йөрсә дә, күңеле
өйдә.
- Ирләрнең ирке булса, хатыннарның хәйләсе бар.
- Ирне ир иткән дә хатындыр, җир иткән дә хатындыр.
- Ирнең атын хатын чыгара, хатынның атын утын чыгара.
- Ирнең уңмаганы икмәксез булыр, хатынның уңмаганы күлмәксез булыр.
- Ирнең яманы угрылык кылыр, хатынның яманы уйнаш кылыр.
- Ирнең җилкәсен — нужа, башын хатын ашый.
- Ирсез хатын — йөгәнсез ат.
- Ирсез хатын — түбәсез йорт кебек.
- Ирсез өй көнсез өй, хатынсыз өй айсыз өй.
- Катыншадан хатын артык.
- Кош канат жиле белән, хатын — ире белән мактаныр.
- Қош канатын үзе каермас, яхшы ир хатын аермас.
- Куштан хатын, иргә яраса да, илгә ярамас.
- Кыз кочмаган ирнең җаны тыныч, кузгалак ашамаган кузый Тыныч.
- Кәҗә гомере үтә тоз дип, ир гомере үтә кыз дип.
- Оялчан хатын шәһәр бәясе, оялчан ир тәкә бәясе.
- Усал хатынга ир булганчы эт хуҗасы бул.
- Хатын гайрәтле булса, ир куркак булыр.
- Хатын иргә карады, ир җиргә карады.
- Хатын йөзе ир якасы.
- Хатын калса, ир табар; бала калса, мал табар.
- Хатын канаты ир, ир канаты ат.
- Хатын кеше, биш көнлек икмәк булса, иренә икмәк бетте дин әйтер.
- Хатын кеше ул табар торырын белсен; ир кеше мал табар корырын
белсен.
- Хатын куштаны иргә яраган, ир куштаны миргә яраган.
- Хатын-кыз мамык түшәк: кабарткан да ир, калҗайткан да ир.
- Хатын уңса ирдән, ир уңса — чирдән.
- Хатыны үлгән ир кызлы өйгә карап елый.
- Чиста хатын иреннән күренә.
- Чүбек баш ир булганчы чүпрәк баш хатын булуың артык.
- Ызба күрке хатын, йорт күрке ир.
- Яман ат иясен картайтыр, яман хатын ирен картайтыр.
- Яман ирне яхшы хатын кеше итәр.
- Яман хатын ирен кеше алдында хур итәр.
- Яман хатын үзе дә көн күрмәс, иренә дә көн күрсәтмәс.
- Яман хатынның, пычагы үтмәсә дә, теле үтәр.
- Яратышкан ир белән хатын балта сабына ятып та йоклый.
- Яхшы ир белән хатын хур булмый.
- «Әй ат, ат, ята мәче белән хатын тәк», — дип әйтте, ди, бер ир юлда
барганда.
- Өйне кырык ир тутырмый, бер хатын тутыра.
- Жепкә элмәк ясау ирләр эше, җепкә кер юып элү хатыннар эше.
- Атыбыз — ирле, буебыз ярлы.
- Ире чыкса киенер, ире кайтса — көенер.
- Ирем китте калага, мин киттем далага.
- Анадан берәү дә күлмәк белән тумаган.
- Анадан кыйшык туганны тезгә салсаң да тураймас.
- Анадан күлмәксез туалар, күлмәкле булалар.
- Бала авыру үзең авырудан кыенрак.
- Бала — бавыр, дус тамыр.
- Бала бавыр ите, ир йөрәк ите.
- Бала багу аю уйнату.
- Бала багуы — елан агуы.
- Бала бал татым.
- Бала, бала ди-ди, бала йоның коела.
- Бала башына бүрек киеп тумый *.
- Бала белән уйнама чәчәрсең бабай белән уйнама , пошарсың.
- Бала бер җәфа, баласызлык — ике җәфа.
- Бала — билнең куәте.
- Бала булган йортта мәче-көчек шатлана.
- Бала — бәгырь җимеше.
- Бала бәрәкәтле һәркемгә дә җитә.
- Бала егыла-егыла егылмаска белер.
- Бала елап үсә.
- Бала, йөрергә өйрәнгәнче, үрмәләп йөри.
- Бала йөрәк җимеше, ирләр — итәк бөгеше.
- Бала карама куышыннан төшми *.
- Бала кечкенә вакытта беләккә авыр, үскәч — йөрәккә авыр.
- Бала көеге йөрәктә.
- Бала күргәнен эшләр.
- Бала күрмәгән балдан авыз итмәгән.
- Бала, оятын белсә, бала да булмас иде.
- Бала сөймәгән кеше беркемне дә яратмый.
- Бала сүзе батмандай, килен сүзе китмәндәй.
- Бала таба белдең, үстерә дә бел.
- Бала табу бер кыен, бала багу мең кыен.
- Бала тездә чакта сөйдерә, тездән төшкәч көйдерә *.
- Бала тел ачканда олылар аңа иярә.
- Бала, туса, заманасына охшар.
- Бала уңган хатынның бер кулын бәйли, уңмаган хатынның ике кулын
бәйли.
- Бала-чага арткач, сәке тактасы тарая.
- Бала-чага үстерү чебеш үстерү түгел.
- Бала-чагалы кеше җимешле агач кебек.
- Бала чактан кергән гадәт гомергә калыр.
- Бала юкта «бала юк», бала булгач сөйгән юк; олан юкта «олан юк», олан
булгач бишек юк *.
- Бала өчен кеше утка-суга төшәр.
- Бала үз ризыгы белән туа.
- Бала үзеңнеке булса да, акылы үзеңнеке түгел.
- Бала үлү канат сыну.
- Бала үстерсәң, буен гына түгел, акылын да үстер.
- Бала җаена торсаң, бала булырсың.
- Бала җитмештә дә җитәктә*.
- Балага пычак бирмәсәң, бер елар, бирсәң — ике елар.
- Балага өч яшь тулганда бөтен өй сөйләшергә өйрәнә.
- Баладыр — бәладер, янган утка саладыр.
- Балалары юк кеше — ботагы кипкән агач.
- Балалы йөрәк бал йөрәк, баласыз йөрәк — кан йөрәк.
- Балалы кеше — бай кеше.
- Балалы кеше — ярты кеше *.
- Балалы хатын йөз ял итә, баласыз хатын көз ял итә.
- Балалы өй базар, баласыз өй — мазар
- Балалы өй — гөлстан, баласыз өй — гүрстан.
- Балалы өйдә бур ятмас.
- Балалы өйдә гайбәт булмас.
- Балалык патшалык, егетлек — солтанлык.
- Балам бар дип сөенмә, сау булуына сөен.
- Баланы бавырга кысып күтәрәләр.
- Баланы бозасың килсә макта.
- Баланы иркәләү аны типкәләүдән яман.
- Баланы йомышка җибәрсәң, артыннан үзең бар.
- Баланы караватта аркылы ятканда тыңлата алмасаң, буй яткач тыңлатырмын
димә.
- Баланы кем тапкан шул асрасын.
- Баланы кыйнаганчы багананы кыйна.
- Баланы кыйнап юатма, көйләп юат.
- Баланы табуга караганда тәрбияләү кыен.
- Баланы чүлмәкне ватмас борын кыйна.
- Баланы эт тә ярата, бия дә, хикмәт — тәрбиядә.
- Баланы эшкә өйрәт, эшен бетерергә дә өйрәт.
- Баланы жай бөксәң күндерәсең, кинәт бөксәң – сындырасың.
- Баланың берсе итәктән җитәккә күчкәнче, икенчесе итәккә менеп
утыра.
- Баланың бишеге - тормышның ишеге.
- Баланың бишесе асраша, берсе асрый.
- Баланың изгесе җан сөенече, явызы — җан көенече.
- Баланың икенче анасы — бишек.
- Баланың кадере балалы булганда беленә.
- Баланың кулыннан пычак алсаң, алмашына таяк бир.
- Баланың сүзе ни дә үзе ни.
- Баланың сүзе, хөкемгә ярамаса да, дауга ярый.
- Баланың тинтәк булуы өеннән, егетнең тинтәк булуы биеннән.
- Баланың хәсрәте үзе белән бергә үсә.
- Баласы юк кешене бала карарга кушма.
- Баласыз көн курчак уены, бала тугач була кыены.
- Баласыз өйдә кот юк.
- Баласызның җаны тыныч, ә картлыгы — куркыныч.
- Балачылга - бала, бәлачелгә - бәла.
- Балаң булмыйча анаң кадерен белмәссең.
- Балаң булса шук булсын, ике күзе ут булсын; әгәр шулай булмаса,
дөньяда да юк булсын.
- Балаң бәхетең.
- Балаң яман булса, әҗәлең өеңдә.
- Бер баланың авыруы ун өлкәннекенә тора.
- Берәү дә мөгезле булып тумый.
- Бишек баласы би баласы.
- Бишектәге бишкә төрләнер.
- Бишкә кадәр һәрбер бала - патша.
- Бу дөньяда бал татлы, балдан да бала татлы *.
- Булмас йортка бөкре туган.
- Бәби табучы хатын сират күперен кичә, диләр *.
- Гомер бакыйлыгы - балада.
- Елавык булса да, балаң булсын; бакравык булса да, кәҗәң булсын.
- Еламаган бала көлә дә белмәс.
- Еламаган балага имчәк бирмиләр.
- Елап баланың эче чыкмый.
- Ике бала — бер бәла, ялгыз бала — ун бәла.
- Ике дөнья тоткасы - бала.
- Икеленең шикелле, өчленеке тамаша *.
- Иркә бала ир булмас.
- Иркә бала итәкне буяр.
- Иртән көлгән бала кичен илау сала .
- Исәр баладан иркә бала яман.
- Қарындагы бала — алынмаган кала.
- Кече бала кече кайгы, олы бала - олы кайгы.
- Кош борынсыз тумас, бала ризыксыз тумас.
- Көләч бала сөйкемле.
- Күп елаган баланың күзе кара булыр, имеш.
- Мал бавыр ите, бала — йөрәк ите.
- Мал - җанның юнгысы, бала тәннең юнгысы.
- Ныграк елаган балага күбрәк сөт эләгә.
- Озак көткән бала сукыр туа.
- Олан бишеген, кол ишеген теләр.
- Олан эше эш булмас, ылак мөгезе сап булмас *.
- Олан - яшьтән, тары колактан беленер.
- Оланчыкның эше болганчык.
- Сабый белән сабый булма.
- Сабый хөкеме уен.
- Сабыйга ат та ат, таяк та - ат.
- Сөекле бала көекле була, ди.
- Тавык — чебештән, бала бишектән билгеле.
- Тансык бала елак булыр.
- Тап та бак.
- Тауда туган колынның ике күзе ташта булыр, ашарчылыкта туган баланың
ике күзе ашта булыр.
- Теш чыккач бала еламый.
- Теше чыккан балага чәйнәп биргән аш булмас.
- Тимер эретсәң, күмерне аяма; бала үстерсәң, ризыкны аяма.
- Туа белгән тора белер.
- Туа белми, тора белә.
- «Туган ай, туасы ай - менә булды тугыз ай», — дип әйтте, ди, бер хатын
җиде айдан бала тапкач.
- Туган чакта сакал белән тумыйлар.
- Туганда кара туганны сабынлап юсаң агармас, эчтин кыйшык туганны тезгә
салсаң төзәлмәс.
- Туганына сөенмә, торганына сөен.
- Тумаган балага бишек асмыйлар *.
- Тумаган балага исем кушмыйлар.
- Тумаган балага кендек әби кирәкми.
- Тумаган балага күлмәк кисмиләр.
- Тумаганга ту бишек, туганына гүр тишек.
- Тумаганга ту бишек, туса кая куярбыз.
- Тумышы нинди тормышы шундый.
- Тәүге балага соңыннан туган тугыз баланың кадере эләгә.
- Төпчегең – картаймыш көнеңдә ярдәмчең.
- Утынны чапкан яксын, баланы тапкан баксын.
- Уңмас бала булмас эшкә бил буар.
- Шикәр тәмле, бал татлы; балдан да бала татлы.
- Ылак - желексез, олан - белексез *.
- Ыланшак — асраганда мөлкәт, асрап беткәч — МИХНӘТ.
- Юньле бала ат мендерер, юньсез бала аттан индерер.
- Явыз бала атасының авызын ябар.
- Якты йөзле, яхшы сүзле булырга өйрәт балаңны.
- Ялгыз бала мең бәла.
- Ялгыз бала яудан яман.
- Яман бала өйгә сыймас, өйдән чыкса илгә сыймас.
- Яхшы бала кечкенәдән билгеле.
- Яхшы туса илгә кот яңгыр яуса - җиргә кот.
- Яхшыдан яман туган, яманнан яхшы туган.
- Яхшыдан яман туса - ише табылмас, яманнан яхшы туса тиңе
табылмас.
- Яшь бала кысса, еланны үтерә.
- Яшь баланың яфрак агачтан өзелеп җиргә төшкәнче ашыйсы килә.
- Яңгыр яуса бала җәл, таш яуса баш җәл.
- Әдәм буласы бала алыска карар.
- Әдәм үләргә ашыгыр, бала туарга ашыгыр.
- Әдәмнең җимеше бала.
- Әүвәлге байлык - бала.
- Өеңдә балаң булмаса, өй өйгәннән ни мәгънә.
- Ѳеңдә ни юк булса, бала шуны сорый.
- Өйнең яме бала белән, күлнең яме кама белән.
- Үз балаң үзеңнән артык түгел.
- Үзе егылган бала еламас.
- Жан күк дустыңнан яланаяклы бала биздерер.
- Жиде айлык җитез була.
- Һәркемнең үз баласы үзенә якын.
- Бездә тумаган бездә тормас.
- Йөзлек белән туу *.
- Қырык бала тапкан, керер капка тапмаган.
- Мич астында да бала, мич өстендә дә бала.
- Ник туганына үкенә.
- Син туганчы кәҗә туса, сөтен саварлар иде.
- Тугыздан калган тукаби *.
- Элек туган да белми туган, соң туган да — белеп туган.
- Өстән бишек тирбәтә, астан баланы чеметә.
- Акыллы ул алтын кул.
- Атадан алтау тусаң да, үз улың булмаса ялгызсың.
- Бер малай — юк малай, ике малай — бер малай.
- Бер яхшы кыз җиде улга тора.
- Берәү улыннан күрер, берәү кызыннан күрер.
- Бәхете булган кешенең улы ипле, кызы күрекле булыр.
- Ир бала ата-анага таяу .
- Ир бала йөрәк гайрәте, кыз бала — бил куәте.
- Ир бала - тайпа тармагы, кыз бала - тайпа чәчәге.
- Ир бала тап, иркенләп ят.
- Ир бала туса, өеңә бер фәрештә кунар, ди; кыз бала туса җимеш фәрештә
кунар, ди.
- Ир бала унбиштә - өй хуҗасы.
- Ир балалы алтын табактан аш ашар.
- Ир баланың герой булуы, кыз баланың сылу булуы.
- Киез алсаң улыңа сат, бер читен ябынып ят.
- Кыз бала — сердәш, ир бала — көндәш.
- Кыз баланың алтысы ир баланың яртысы.
- Кыз — курчакка, малай колынчакка.
- Кыз кылыгы белән сөйкемле, ул әдәбе белән сөйкемле.
- Кыз тудырдым иргә китте, ул тудырдым кырга китте.
- Кыз үссә — кытлык, ул үссә котлык.
- Қызларга канат, малайларга аяк.
- Қызлы кеше — назлы кеше, уллы кеше - юллы кеше.
- Кызлы көтеп ятыр, уллы - губернатор.
- Кызлы өйдә су юк, уллы өйдә утын юк.
- Кызны асрый алмаган көң итәр, улны асрый алмаган кол итәр.
- Малай көе үгез көе, кияү көе - кубыз көе.
- Малай, кулына акча керсә, көчек сатып алыр.
- Малайны табу күңелле, кызны үстерү күңелле.
- Ояты юк ул яман, кылыгы юк кыз яман.
- Сигез улың булганчы, җитез ирең булсачы *.
- Сөймәс улым йорт тотар, сөйгән улым йон тетәр *.
- Сөймәс улым йорт тотар, сөймәс киленем сөягем тотар.
- Тон угылга тун тияр, актыгына ат тияр, уртанчыга ук та юк, чук та
юк.
- Убыр булсын улың булсын.
- Угыл табылыр, туган табылмас.
- Угыл туса, уйга карар; кыз туса, Қырымга карар*.
- Ул туганга көн туа.
- Улга утыз өйдән тыю, кызга кырык өйдән тыю *.
- Уллы да елаган, улсыз да елаган.
- Уллы да курка, кызлы да курка.
- Уллы кеше урта бай, кызлы кеше — кызыл бай.
- Уллы урманда үлмәс, кызлы кырда үлмәс.
- Уллы утыз елаган, улсыз бер елаган.
- Уллы утынга ялчымас, кызлы суга ялчымас.
- Улсыз тормыш уңайсыз, кызсыз тормыш кызыксыз.
- Улсызлар урамда калмый, кызсызлар кырда калмый.
- Улы бар улдан көлмәсен, кызы бар кыздан көлмәсен.
- Улы барның кулы бар.
- Улы юкның кызы чирүгә барыр.
- Улы юкның урыны юк, кызы юкның кадере юк.
- Улым көн күрешем, кызым сәелем.
- Улым - олы ут, кызым кызыл ут.
- Улың белән җорланма, жорлансаң улың сине елатыр.
- Улың кемне сөйсә, киленең шул булыр; кызың кемне сөйсә, киявең шул
булыр.
- Улың күңелчәк булса- атының бәхетсезлеге, кызык күңелчәк булса —
башының бәхетсезлеге.
- Улың яккан чыракны кызың да ягар.
- Улың ялкау булса, үзеңнән күр.
- Улың үссә, өлгеле белән таныш бул; кызың үсса, кылыклы белән таныш
бул.
- Улың җитсә, кызы яхшы белән авылдаш бул; кызың җитсә, улы яхшы белән
авылдаш бул.
- Улыңа кыз эзләгәнче кызыңа ул эзлә.
- Хәерсез ул ата нигезен таратыр.
- Шаярмас малай булмас, алдамас кыз булмас.
- Һөнәрле булып ул үссен, кылыклы булып кыз үссен.
- Балакаем, булыр сиңа ала таем.
- Ни булса ул булыр, ул булмаса, кыз булыр.
- Ул да булды кыз кирәк.
- Ул да тумас, кыз да тумас, туса да тормас.
- Улым юк урамда, кайгым юк буранда.
- Улсызга ул булып, кызсызга кыз булып.
- Утыз улым юк, кырык кызым юк.
- Балам баласы балдан татлы, үз балам шикәр хәтле.
- Баланың баласы бала кортның балы кебек.
- Баланың тәүге баласы үз балаңнан татлы.
- Бу да балам баласы, балдан татлы анасы; бу да балам баласы, кара елан
анасы.
- Қызым баласы — кыргавыл .
- Турунсыз кеше - тамырсыз агач.
- Илдән берәр җеп җыйсаң, да ятимгә бер күлмәклек булыр.
- Қаты тунны туным димә, кеше улын улым димә.
- Кеше баласы кештәккә тыксаң да илекмәс бүре баласы бүреккә салсаң да
илекмәс.
- Кеше баласы — кешән дә тышау, үз балаң — үзәк тә бавыр.
- Кеше баласы кешәнләсәң дә тормас, үз балаң типкәләсәң дә китмәс.
- Кеше баласы тунга төрсәң дә тормас, үз балаң үзәгенә тип-сәң дә
китмәс.
- Кубыздагы кыл моңлы, үксез үскән кыз моңлы.
- Тишек кайда жил шунда, ятим кайда сүз шунда.
- Ят баласы бүре чагасы.
- Ятим ашы ярты пешәр.
- Ятим бала гарьчел була.
- Ятим балага балавыз да аш.
- Ятим балага йөзем җиләге дә аш.
- Ятим баланың авызы зур булыр.
- Ятим баланың күңеле сынык.
- Ятим кешегә пылау да аш.
- «Ятим, син кемнеке?» — дип сорасаң, «Аш биргәннеке», - дияр.
- Ятим хакы җибәрмәс.
- Ятим ярасының ямавы да өстендә.
- Ятимгә якты йөз күрсәт.
- Ятимне елатма.
- Ятимнең карыны жиде *.
- Ятимнәрнең бәйрәме — яңа күлмәк кигәндә.
- Үги бала үз булмый, иске күлмәк бүз булмый.
- Үги үз булмый, колак күз булмый.
- Үз балаң үзәктә, кеше баласы кештәктә.
- Үз кызына алкыш, үги кызга талкыш.
- Үзеңнән тумаган ул булмас, сатып алмаган кол булмас.
- Үксез бала үз кендеген үзе кисә, имеш.
- Үксез баланың теле ачы булыр.
- Үксез бозауны асрасаң, авызың-борының май итәр; үксез баланы асрасаң,
авызың-борының кан итәр.
- Үксезгә үгет бирүче күп, урын бирүче юк *.
- Үксезнең авызы ашка тисә, борыны ташка бәрелер *.
- Үксезнең авызы балга тисә, борыны каный.
- Үксезнең калачы зур күренер.
- Үксезнең үпкәсе каты булыр.
- Алып анадан туар, аргамак биядән туар.
- Ана авыртмасын дип суга.
- Ана ачуы язгы кар: күп булса да, тиз эри.
- Ана булмыйча ананың кадерен белеп булмый.
- Ана каргышы төшәр иде, ана сөте җибәрми.
- Ана куены туннан җылырак.
- Ана мич казнасы.
- Ана сөте белән кермәгән тана сөте белән кермәс.
- Ана теләге диңгез төбеннән чыгарыр.
- Ана хакын уч төбендә тәбә куырып ашатсаң да кайтара алмассың.
- Ана - өйнең өрлеге.
- Ана җылысы кояш җылысы.
- Ананың бер догасы җиде мулланың бәддогасын җиңә.
- Анаң кем генә булмасын, ул башкалардан газизрәк.
- Анаңда булса - сорарсың, учыңда булса яларсың.
- Инә кулы им.
- Инә сүзен тотмаган олыгайганчы игелек күрмәгән.
- Йорт анасы белән корт анасы бер.
- Кеше анасыз тумас, әҗәлсез үлмәс.
- Кояш янында — җылылык, ана янында изгелек.
- Мең нәнкә дә бер әнкәне алыштыра алмас.
- Сөт белән кергән соңгы сулыш белән чыгар.
- Чит кешенең сөюе үз анаңның йодрык төюе.
- Яктылык кояш янында, яхшылык ана янында.
- Яхшы ана булсын өчен хатыннарга акыл һәм вөҗдан бирелгән.
- Үз анасын зурлаган кеше анасын хурламас.
- Үз анасын яманлаган ят дошманга тотылыр; үз кешесен яманлаган ят
дошманнан отылыр.
- Һавада болыт бар, анада өмет бар.
- Ана куеныннан чыгып җитмәгән.
- Анадан алган сөтләрен китерү.
- Анасы яламаган.
- Мәнди анасы да белә*.
- Тапкан анам түгел, яраткан аллам түгел.
- Ана юкта үги ана да яхшы.
- Анаң үги булса, атаң үзеңнеке булмас.
- Анаң үги булса, атаң җизни була.
- Кайгысы юк үги әнисе өчен кайгырган.
- Үги ана бавырсак, кой төбенә сарымсак.
- Үги ана яфрак, үз әнкәем яхшырак.
- Үги ана үргә кайната.
- Үги ана үрәчәсез арба.
- Үги ананың яхшысы тәмуг утының чаткысы.
- Үги ананың иң яхшысыннан да козгын тавышы килә.
- Үги инәйнең үтен ал.
- Үги эни — усал үгез мөгезе.
- Үз атаң белән ачы булсаң да, үги анаң белән төче бул.
- Агачына күрә алмасы, анасына күрә баласы.
- Алыптай алты малайны кабыктай бер ана асрый.
- Ана балага авызыннан өзеп каптыра.
- Ана балага баккан, бала танага баккан.
- Ана йөрәге бала өчен дәрья.
- Ана күңеле балада, бала күңеле далада.
- Ана янында бала ятим булмый.
- Ана өчен баладан газиз нәрсә булмас.
- Аналы баланың үзе тук, анасыз баланың күзе тук.
- Аналы ятим ярты ятим.
- Ананың әхлаксызлыгы баланың бәхетсезлеге.
- Анасыз баланың тәрбиясе ким булыр.
- Анасыз калган бала үз иягенә генә таяна.
- Атны иясе таныр, баланы анасы таныр.
- Бала ананы утка бастырыр.
- Бала зарын анасы белер.
- Бала көя көя хәтле, ана көя дөя хәтле.
- Бала, тугач ук, анасы телен аңлый, имеш.
- Бала еламаса, ана сөт бирмәс.
- Балалы хатын белән көртләгән тавык усал булыр.
- Балалы хатынның балагы чыккан.
- Баланың анасына башка төше ошамаса, актыгында йокысы ошый.
- Баланың бармагы авыртыр, ананың йөрәге авыртыр.
- Баласы алма капканга анасының теше камашкан *.
- Баласы атка менсә, анасы ботын кыса.
- Баласы елаган, җиңә алмагач анасы елаган.
- Баласы елак булса, анасы чирак була.
- Баласы суга төшәр, анасы утка төшәр.
- Баласыз хатын ботаксыз агач.
- Бер бала әйткән, ди: «Кунак барында мин котырам, кунак-киткәч әни
котыра», — дип.
- Бәбиле хатын талымсак булыр.
- Ул анасы губернатор, кыз анасы посып ятыр *.
- Ул анасы тутый кош, кыз анасы кара кош.
- Улы данга чыкса, анасы яшәрер.
- Уңмаган хатынга бала сылтавы.
- Уңмаган хатынның баласы тыңлаусыз булыр.
- Ханнан бала олы, баладан ана олы.
- Хатынны яхшы күрсәткән алдындагы баласы, сыерны яхшы күрсәткән
артындагы танасы.
- Яшь баланың зарын анасы белер.
- Монысы эле аның баласы, пичтә калгандыр анасы.
- Учагыннан ут өзмәс, улын-кызын туйгызмас.
- Сөтен имеп туйган, күкрәген тешләгән.
- Әни дә кук, мин дә кук.
- Ана күңеле кызында, кызның күңеле кызылда.
- Анасы агачка менсә, кызы ботакка менәр.
- Анасы сөйләгәнче кызы тәмамлар.
- Анасы юрга булса, кызы юлда булыр.
- Анасында кызы кайгысы, кызында тезе кайгысы.
- Казанына карап кынын ал, анасына карап кызын ал.
- Кызга — кияү, анасына майлы коймак.
- Кызы — бистә бикәсе, анасы — киндер көлтәсе.
- Кызы миңа яраса, анасын бүре алсын.
- Табагына карап ашын эч, анасына карап кызын коч.
- Миндә кызым кайгысы, кызымда кияү кайгысы.
- Минем кызым кияү күргәнме.
- Алты көн ач калсаң да, атаңны кунак ит.
- Ата алмаган атасына үпкәләгән.
- Ата аркасы кала аркасы.
- Ата булмаган ата кадерен белмәс.
- Ата дошманын үзеңә дус тотма.
- Ата йорты салам булса да сарай, каената йорты кабык булса да
тәмуг.
- Ата малы тиз төкәнер.
- Ата сүзен тыңламаганны атауга аталар, ди.
- Ата һөнәрен тоткан бай.
- Атасыз йорт - батасыз йорт.
- Атаң гыйлеме белән һаваланма.
- Атаң тырыш булса, камыт бавың каеш булыр.
- Атаң утынчы булса, кулыңда балта булсын.
- Атаң үлде - таянган тавың ауды.
- Атаңа ничек булсаң, балаңнан шуны күрерсең.
- Атың барында жир таны, атаң барында ил таны.
- Нәсел бер булса да, аталар башка.
- Әти үлде, ирек калды, кызыл тышлы бүрек калды.
- Үзең тырышып тапмасаң, ата малы бер айлык.
- Җәйләүгә тугай яхшы, киңәшкә атай яхшы.
- Ата бит ата куян инде ул.
- Атадан яшь калдым, акылдан буш калдым.
- Ат менгәч атасын оныткан.
- Үзем тапкан мал түгел, әти тапкан җәл түгел.
- Азамат ирнең баласы өстенә яу килсә дә моңаймас.
- Алма агачына, бала атасына охшар.
- Аргамакның баласы аз утлар да күп юшар, атасы тарлауның дәмен
татканга; азамат ирнең баласы аз сөйләр дә күп тыңлар, атасы йортка киңәш
иткәнгә.
- Ат — арбасын белми, ата — кызын белми.
- Ата — ак тирәк, бала яфрак.
- Ата даны белән кыз китә, баса даны белән сүс китә.
- Ата гайрәтле булса, бала гыйбрәтле була.
- Ата торып улы сөйләсә черкенлеге.
- Ата юлы балага такыр.
- Ата һөнәре балага мирас.
- Атага ул булмасаң, хатынга кол булырсың.
- Атадан бала туса - иге, атаның юлын куса — иге; үзенә охшап тумаса,
атасының юлын кумаса, туганнан да тумаганы иге.
- Атадан качкан ул башсыз, хуҗадан качкан кол башсыз.
- Атадан ул туса иге, ата юлын куса иге, биленә садак буса - иге, битенә
килер оятны үзе белеп юса — иге, шушыларны кылмаса, барыннан да югы ——
иге.
- Атадан яхшы бала туса, атасының ишектәге башын түргә кичерер; атадан
яман бала туса, атасының түрдәге башын ишеккә кичерер.
- Атасы ат жиккәнче улы атланып чапкан.
- Атасы баз әйткәнгә, угылы кан кояр.
- Атасы балыкчы булса, бала да суга карый.
- Атасы болан атмаганның баласы колан атмас.
- Атасы гармунчы булса, баласы биюче булмый хәле юк.
- Атасы карлыган ашаган булса, балаларының да теше камашыр *.
- Атасын күр дә, улына кыз бир.
- Атасын үтергәнне олан онытмас, койрыгын кискәнне елан онытмас.
- Атасына карап баласы.
- Атасына тисәң – баласы сыкрый, үгезенә тисәң танасы.
- Аттан тай узар, атадан бала узар.
- Бала башында бер кайгы, ата башында мең кайгы.
- Балага иң куәтле кеше — ата.
- Елыйсы килгән бала атасының сакалы белән уйнар.
- Мөгезен сындырганны болан онытмас, атасын хурлаганны углан
онытмас.
- Сабаклы түмә салмаклы, сабаксыз түмә салмаксыз; аталы бала ардаклы,
атасыз бала ардаксыз.
- Укыган угыл атадан олы.
- Улы урманга барса, атасы урамга сыймый *.
- Фабрик даны белән бүз йөри, ата даны белән кыз йөри.
- Юаш ата бала бәхете.
- Ярканат теләгән белән төн йөрми, ата малы белән бала көн күрми.
- Яхшы ата баласы яңа тунның якасы.
- Үзеңә ир булыр, балаңа ата булмас.
- Үтеп киткән яңгырны ямылчы алып куармы; асыл ирнең баласы асылсыз
булып туармы.
- Алтын-көмешнең искесе булмас, ата-ананың бәһасе булмас.
- Ана барда атаның бер күзе сукыр, ана юкта ике күзе дә сукыр.
- Ана камчысы мамыктан, ата сүзе тимердән.
- Ана каргышы үтермәс, ата каргышы калдырмас.
- Ана өйрәтсә, балалар җитез булыр; ата өйрәтсә, балалар акыллы
булыр.
- Аналы-аталы алтын канатлы.
- Анасы юк кыз ятим, атасы юк ул ятим.
- Анасына карап кызны, атасына карап улны мактама.
- Анаң үлсә, дәрьяң кибәр; атаң үлсә тавың авар.
- Ата алтын садак, ана алтын канат.
- Ата-ана бердәм булса, балалары күркәм үсә.
- Ата-ана гайрәтле булса, бала гыйбрәтле була.
- Ата-ана догасы утка-суга батырмас.
- Ата-ана йөрәгенең тирәнлеген балалар белми.
- Ата-ана күңеле бала-чагада, бала-чага күңеле тауда-ташта.
- Ата-анага ала карга гына охшый *.
- Ата-анага кадер күрсәткән бала-чагадан кадер күрер.
- Ата-анадан калганчы башсыз кал.
- Ата-аналы бала алтын канатлы бала.
- Ата-ананы тыңлаган әдәм булган, тыңламаган әрәм булган.
- Ата-ананың үлгәне баладан хурлык күргәне.
- Ата-анасын хурлаган үзен хурлаган булыр.
- Ата-анаңны тәрбия ит, үзең дә тәрбия күрерсең.
- Ата байлыгы улга җитмәс, ана байлыгы кызга җитмәс.
- Ата беләк, ана — йөрәк.
- Ата йортның матчасы, ана йортның өрлеге, балалар стенасы.
- Ата йөрәге таудан өлкән, ана йөрәге диңгездән тирән.
- Ата күргән ук ата белер, ана күргән тун кисә белер.
- Ата күргән ук юнар, ана күргән җеп җегерләр.
- Ата малы белән ул тормый, ана малы белән кыз тормый.
- Ата телен ул ала, ана телен кыз ала.
- Ата үлү арка сыну, бала үлү — канат сыну, ана үлү бәгырь ите
сулу.
- Ата җизнә, ана казна.
- Атага тартып ул тумас, анага тартып кыз тумас.
- Атадан калсаң да, анадан калма.
- Аталы бала аркалы, инәле бала иркәле.
- Аталы ятим гарьсез ятим, аналы ятим иркә ятим.
- Атам үлде - аркам сынды, анам үлде — чырагым сүнде.
- Атаны узып ул сөйләмәс, ананы узып кыз сөйләмәс.
- Атасы суккан ул уңар, анасы суккан ул уңмас.
- Атасы торып улы сөйләгәннән биз, анасы торып кызы сөйләгәннән
биз.
- Атасы юк ул куштан, анасы юк кыз куштан.
- Атасы юкта ул баштак, анасы юкта кыз баштак.
- Атасын кара улын коч, анасын кара кызын коч.
- Атасыз ятим кол ятим, анасыз ятим гел ятим.
- Атасызны кияү итмә, анасызны килен итмә.
- Атаң-анаң барда хөрмәт ит, үлсәләр зиярәт ит.
- Атаң-анаң - чын дустың, дус-ишләрең юлдашың.
- Атаң арыш чәчмәсә, анаң урак урмас.
- Атаңны башыңда тот, анаңны учыңда тот.
- Ачтан үлсәң дә, ата-ананы ташлама.
- Бала - ананың йөрәк тамырыннан, атаның җилкә тамырыннан.
- Бала, кыңгыр булса да, ата-анага сөйкемле.
- Бала-чагага ата-ана мал биргәннән акыл биргәне артык.
- Бала яман булса, ата-анасына оят булыр.
- Бала өчен ананың йөрәге, атаның беләге авыртыр.
- Балага мәхәббәт анада туксан тугыз өлеш, атада бер өлеш, ди.
- Баланың ата-анасы, карга булса, «карр-карр» дияр.
- Баланың гаебе ата-ананыкы.
- Баланың хәле көнчыгыштан көнбатышка таралыр ата белән анага
беләнмәс.
- Дөньяда ата-анадан башка бар да табыла.
- Ир бала — анасына, кыз бала атасына охшаса, бәхетле була, ди.
- Кемнән туган шуны куган.
- Корбан башы коры баш, әти белән әнигә; чуртан башы чур желек, хатын
белән үземә.
- Кыз баланың ата-ана кулында кырык бер ел гомере бар, ди.
- Мең асрамый, бер асрый *.
- Тайкалы чакны яхшы ата-ана өендә торырга, тастарлы булгач авыр.
- Чапкан атка дала кадерле, ата-анага бала кадерле.
- Ул күрекле, кыз күрекле - ата-ананың килер дәүләте; ул күрексез, кыз
күрексез ата-ананың китәр дәүләте.
- Улның ояты атага, кызның ояты анага.
- Ыргак тотып атаң калганчы, уймак тотып анаң калсын.
- Әдәм баласын әдәм иткән дә ата-ана, әрәм иткән дә ата-ана.
- Әнкә белән бала калса - анага көч, әткә белән бала калса балага
көч.
- Әнисе юкның әтисе күптән юк.
- Әти-әни бар булсын, авызы-борыны юк булсын.
- Әткәй шикәр, әнкәй бал.
- Өч яшьлек малай атага булышыр, өч яшьлек кыз анага булышыр.
- Үлгән атадан ярлылар кала, үлгән анадан ятимнәр кала.
- Ана басмаган, ата кысмаган.
- Ата улны белми, ана кызны белми.
- Атам юк ырылдарга, анам юк мырылдарга.
- Атасын сорасаң — таныксыз, анасын сорасаң - белексез.
- Атаң яхшы, анаң яхшы, кемгә охшаган син шакшы.
- Атаң үлсә ни миңа, анаң үлсә ни миңа, биш сум акча бир миңа.
- Кыямэтлек ата-ана *.
- Әтисен-әнисен тапмадым *.
- Авыру аштан, дау карендәштән.
- Агач нәселе жир үтә керә, әдәм нәселе ил үтә керә.
- Аданаш аданашка дим бирә, карлыгач карлыгачка җим бирә *.
- Ара өзек булса, карендәшлек якын була *.
- Ата-бабалы кеше тамырлы имән.
- Ата-бабасын искә алмаган кеше игелек күрмәс.
- Бай булсан туган, ярлы булсаң суган.
- Бай туган башта, ярлы туган аста.
- Бай туганнан болыт якын.
- Бакма асылына, бак нәселенә.
- Башыңа бәла төшкәндә туганыңны танырсың.
- Бүген бертуган, иртәгә әче суган, берсекөнгә эттән туган.
- Зат затына тарта, эт оясына тарта.
- Ике аданаш баласы ят булмас, аргамак баласы ат булмас.
- Ике туган, бергә килсә, сандугачтай сайрашыр.
- Ике туган сугышыр жүләр, күрсә, чын дип уйлар.
- Ит асылы картадыр, зат затына тартадыр.
- Ит тырнактан аерылмас, туган туганнан аерылмас.
- Иш ишәр, тап табар.
- Казанга караган карендәш түгел.
- Карама үзенә, кара нәселенә.
- Кардәш кардәшне кабергә кадәр ташламый.
- Кардәш-ырулы хатынның түшәге җыелмас.
- Кардәшлек кадер белү белән.
- Кардәшнең өне караңгыда кычкырса да билгеле.
- Кардәшсезгә куәт юк, угылсызга дәүләт юк.
- Карендәш карендәшкә җәфа кылмас *.
- Мал кардәш түгел, баш кардәш.
- Нәсел — нәселгә, тилчә - тамырга.
- Нәселленең сүзе өскә чыгар.
- Нәселсезгә сер сөйләмә.
- Сыек булса да, үз каның.
- Сыер алсаң - тоягына кара, хатын алсаң ыруына кара.
- Тамыр тарткан тарыкмый.
- Тату туганнар таштан койма койганнар.
- Тауда булыр таргыл таш, тарыкса күздән чыгар яшь, тар култыктан ук
тисә, тартып алыр карендәш, карендәшең булмаса, далада калыр ялгыз
баш.
- Тирән нәселдә тинтәк бар, калын нәселдә карак бар.
- Токым токымга тарта.
- Токымы яман туганын сыйламас.
- Туган бар җирдә ярдәм бар.
- Туган кадере аерылгач, тун кадере ертылгач.
- Туган, йыгырганда кирәк булмаса, егылганда кирәк булыр.
- Туганлык кадерене белсә туган ул, әгәр белмәсә әче суган ул.
- Туганнан бизгән бизгәк алган.
- Туганнар татулыгы байлыктан артык.
- Туганнар, бер-берсеннән туйганнар.
- Туганны, ит тартмаса, кан тарта.
- Туганныкы — тубалда.
- Туганның бары яхшы, барыннан бае яхшы.
- Туганына калган тубалга калган.
- Туганнан туйган тукмак атып куган.
- Туганың яман булса да, исән-әман булсын.
- Туганыңа авыр сүз әйтмә, йөрәге әрнесә ят булыр.
- Туганыңа сүз үтә.
- Туганыңнан бизмә, нәселең корыр.
- Тумачадан туры хәбәр.
- Ыру-туган бер үледә, бер тередә.
- Ыру-туган талашыр, дошман килсә ярашыр.
- Ырулының угы узар.
- Ыруы юк ир булмас, өлгесе юк тун булмас.
- Үзеңнеке бер этсә дә бер тарта.
- Үзеңнеке этеп екмый.
- Жан кардәше мал кардәше түгел.
- Жан тартмаса, кан тарта.
- Жиде авылда җиде кардәшең булсын.
- Безнең нәселнең күзе яшел.
- Ике туып бер калганым түгел.
- Пеләмәнник, ярык баш, син бит миңа карендәш.
- Жиде бабасын таныту.
- Абзыеңның сакалы янганын күрсәң, үзеңнекен суга тык.
- Абзый, син минем белән үзең туган, ыңгырчагым туган түгел.
- Абыеңнан алда тәбегә басма.
- Ага акканда, җиңгә җиккәндә яхшы.
- Ага булсаң - акыл әйт, акыл әйтсәң мәгъкуль әйт.
- Ага-эне тату булса, ат күп булыр; абсын тату булса, аш күп булыр.
- Агай, алдан сагай.
- Агай дигәндә сагай.
- Агай-эне ак мыек, бер-беребезне какмыек.
- Агай-эне ачы, бал төче.
- Агай-эне белән аш татлы.
- Агай-энедән аю-бүре курыккан.
- Агай-эненең кадере аманлыкта беленми, яманлыкта беленер.
- Агай-эненең тартышы туй бүләге ертышы *.
- Агай-энең сау булса - әдәм тимәс, кисәвең озын булса – кулың көймәс
*.
- Агай-энеңне яманлап, туган кайдан табарсың; аргамакны яманлап, толпар
кайдан табарсың.
- Агайлар булса аш килер, туганнар булса — ту килер.
- Агам кемне алса, җиңгәм шул; апам кемгә барса, җизнәм шул.
- Аганы күреп эне үсәр, апаны күреп сеңел үсәр.
- Агасы барның сагы бар, баласы барның яме бар.
- Агасы барның ягасы бар.
- Апасын күзәт, сеңелесен ал.
- Ат үлсә, савыр мирас; ага үлсә, җиңги мирас *.
- Ашамасаң да, май яхшы; яманласаң да, агай яхшы.
- Аямда булса ялармын, апамда булса кабармын.
- Брат братның көтү көткәненә рад.
- Брат братның тегермән тартканына не рад.
- Игәчем өенә барганчы игәртчелек он иләрмен.
- Колан, кактан җирәнсә, как тапмый чүлдә үләр; үзенең башын зур тоткан,
агаеның башын хур тоткан карендәш тапмый ят та үләр.
- Олы ага икенче ата.
- Тауга карап тау булма, агай-энеңә яу булма.
- Эне яхшы булса, аганың бәхете; бала яхшы булса, атаның бәхете.
- Эненең малы күп булса, ага булыр; киленнең ашы күп булса, ана
булыр.
- Энесе барның тынычы бар.
- Энесе гайрәтле булса, агасы кадерле булыр.
- Яман энегә ага булма, яман тунга яга булма.
- Яхшы ага - жил ягыңа койма, ышык ягыңа кала.
- Өзәңге бавы, озын булса да, жиргә җитмәс; эне, яхшы булса да, олы
абзыйга җитмәс.
- Үз агасын агаламаган кеше агасын якалар.
- Үлгән агайга югалган тай.
- Агай олы, мин зур — атка печән кем салыр?
- Агай эшли мин арыйм.
- Камар агасы юк, куркыр хуҗасы юк.
- Син ага да мин ага, бу сыерны кем бага.
- Тәтәй бара, мин дә барам әбәт чиләк күтәреп.
- Тәтәң туе көн буе.
- Чәчен-башын туздырган, апасыннан уздырган *.
- Жиңем яман булса да, ягам яхшы; үзем яман булсам да, агам яхшы.
- Ардаксызның аркасы туза, җиңгәсезнең җиңе туза.
- Аша, кода, картасыннан, картасыннан, үзең чыгып тартырсың тәртәсеннән
*.
- Ашамыйм дигән кодача ашаган алтмыш юача.
- Балдыз — алтынга манган көмеш.
- Барыр жире булмаган баҗасы өенә барыр.
- Баҗа баҗаның көтү көткәнен теләр.
- Баҗа баҗасың күрсә, теле кычыта.
- Биага бөтен ир, җанага ярты ир.
- Бием үлде, тыныч булды, чынаяк чокыры чүмеч булды.
- Биемгә яраганчы билсез калырсың.
- «Гомерем үтте, ирем бер үпте, аны да каенанам күреп мине сүкте», — дип
әйткән бер хатын.
- Ерак җиргә кода булсаң, дөя-дөя аш килер, якын җиргә кода булсаң,
дөя-дөя сүз килер.
- Ике биемгә бер килен, көйли алсын кем көен.
- Ике кодагыйның арасына алтмыш ел элек кар тавы үсеп куя, ди.
- Ир кардәше ишек катында, хатынныкы — түр башында.
- Ир ягы тарткан арткан, ир ягы төрткән бөлгән.
- Ирен сөйгән хатын каенанасын хөрмәт итәр.
- Каенана белән кандалага дару юк.
- Каенана булсаң, бер күзең сукыр, бер колагың чукрак булсын.
- Каенана китсә кадер кич, килен китсә — бәйрәм кич.
- Каенана өйдә булса, өйнең асты өскә килә.
- Каенана кайкаеп тормас, килен киерелеп тормас.
- Каенанадагы кияүдән карганылган эт артык.
- Каенананың иң яхшысыннан да козгын тавышы килә, ди.
- Каенананың теле табан астыннан, имеш.
- Каенананың яхшысы тәмуг утының чаткысы.
- Каенанасы нинди килене шундый.
- Каенанасына яраган иренә яраган.
- Каенсеңел каен шырпы.
- Кайгы юкта кайгыдыр каенанамның кайгысы.
- Кайгысы юк каенанасы өчен кайгырган.
- Капка авызына кода килсә кабам белән орчыгым, киявем белән кызым килсә
казан белән турсыгым.
- Кешенең баҗасы баҗа күк, безнең баҗа кәҗә күк.
- Килен булдым каенанага ярамадым, каенана булдым киленгә ярамадым.
- Киленгә каенана бүләге: беләзек бирсә, белеп йөрер, йөзек бирсә, йөзеп
йөрер.
- Киленен яратмаган каенана аш утыртканда намазга керешер.
- Килешмәгән каенанага борының белән җир сөрсәң дә яра-массың.
- Кода ашы белән кодагый сыйлашкан.
- Кода булганчы бик сынаш, кодалашкач бик сыйлаш.
- Кода-кодагый аш ашар, арада йөргән ни ашар.
- Кода-кодагый булганчы бик эзләш тә бик сораш, кода-кодагый булгачтын,
хәлең булса бик сыйлаш.
- Кодагый килде корт килде.
- Кодагый утырмаса, атка җиңел була.
- Кодагыйга коба җыр.
- Кодалар килде кабакка, кыз терәлде кабага.
- Кодалар капка төбенә килеп җитте, орчык-кабаңны ал, кызым.
- Кодача — коданыкы, тәкъдир — ходаныкы *.
- Кодаң кордашыңдай булсын, кодагыең ахирәтеңдәй булсын.
- Кызымның каенанасы усал, үземнең киленем усал.
- Кырык өй кода булса, кыргын килмәс.
- Кырыс җиңги кымыз пешәр, әрле җиңги әйрән пешәр.
- Кәҗә булса да малың булсын, бажа булса да нәселең булсын.
- Кәҗә мал түгел, баҗа кардәш түгел.
- «Минем кызым каенанасына камыр да басып бирә, үз киленем утын ярырга
да авырсына», — дип әйткән ди бер каенана.
- Төркене якын хатынның түшәге җыелмый.
- Урамны җиде әйлән дә бажаңа кер.
- Усал каенанага бер килен дә начар, ун кияү дә яхшы.
- Хатын кардәше килсә - табада бәлеш, ир кардәше килсә көн дә
тавыш.
- Хатын кардәше табын янында, ир кардәше ишек төбендә.
- Хатын токымы килсә капка ач, ана токымы килсә чыгып кач.
- Явыз каенана йомыркадан жөй табар.
- «Өч өемгә өчәр-өчәр көлтә урдым, алай да каенанага ярамадым», — дип
әйтте, ди, бер килен.
- Үзе ялкау каенананың килене дә ялкау була.
- Үләм дигән кодагый үгез әйдәп барадыр.
- Жан сөйгәнем җанагай, ярты җаным аныкы.
- Жанагай ярты ир, ир югында бөтен ир.
- Жиде бажаны бер бүре ашаган *.
- Жизнәсе белән тынышмаган балдыз апасына да ят.
- Житмәснең иңен тотканчы җизнәм җиңен тотсамчы.
- Жиян кардәш булмас, җилен аш булмас.
- Жиңги хатын жияннеке *.
- Жиңги — җиз энә.
- Жиңгә хатын ямау, калган малы талау *.
- Ала-кола безнең кода.
- Ике бажа, икесенә бер кәҗә.
- Кода-кодагый булыштык, балалар туасы гына калды.
- Печкәчәм дә баш, мин дә баш, биатайга сан да юк.
- Хикмәти хода, Мөхәммәди кода.
- Әлеге дә баягы, каенатаның таягы.
- Үзе ача, үзе коча, ай-һай безнең кодача.
- Агай-эне талашса, ятка ямь.
- Агай-энеңнең аты узганчы авылдашыңның тае узсын.
- Ашап эчкәндә дус яхшы, кайгылы көндә үз яхшы.
- Вафасыз карендәштән вафалы әшнә яхшы.
- Дуслык — барлы көндә, кардәш канлы көндә.
- Елашырга үз яхшы, сыйлашырга ят яхшы.
- Ерактагы туганнан якындагы ят артык.
- Ике туган арасына ят кермәс.
- Ике туган бал капкан, читтәгеләр чүп капкан.
- Күңел ят булса, үз дә ят.
- Май ашаганда ят яхшы, кан йотканда карендәш.
- Табагыңда ашың булса, дуслар яхшы; табагыңда ашың бетсә, туганнар
яхшы.
- Туган күп тә, бертугандай булмый; таныш күп тә, кардәшеңдәй
булмый.
- Туган туган белән табышыр, ятка бәла ябышыр.
- Туган туганны табыр, ятка бәласе калыр.
- Туган төче, ят - әче.
- Туганга туган табылыр, ятка бәла ягылыр.
- Түшке аелның батканын иясе белмәс, ат белер; ир егетнең кадерен
ага-эне белмәс, ят белер.
- Якын белән ярдәмләш, ят белән кардәшләш.
- Якынга ялганыңны әйтмә, читкә чыныңны әйтмә.
- Яман туганың булганчы яхшы иптәшең булсын.
- Ят кашыгы авыз ерта.
- Ят кешенең баскычы биек.
- Ят кулында яла бар, яласаң да, бәла бар.
- Ят - сыйлашырга, якын серләшергә яхшы.
- Ят яланганда, туган үлгәндә.
- Ятка ялынганчы, ят та яныңны кармала.
- Ятныкы яннан үтәр, үзеңнеке үзәктән үтәр.
- Ятның аты узганчы үзеңнең таең узсын.
- Ятның таты кан таты, туган таты бал таты.
- Яттан күрмә, үздән күр.
- Яхшы көн килсә, ят яхшы; яман көн килсә, үз яхшы.
- Үз белән өзелеп сөйләгәнче ят белән ятып сөйлә.
- Үз үтермәс, ят ярлыкамас.
- Үзеңнеке үз итмәсә, ятлар бигрәк үз итмәс.
- Эше төшсә – үз кеше, эше бетсә ят кеше.
- Жиде ят та болай кыланмас.
- Ана сөте белән кермәгәнне тормыш кертә.
- Башны тарак шомартмый, гомер шомарта.
- Башны мендәр астына тыгып кына дөньядан качып булмый.
- Бу дөньяның көе бар, кырык төрле чөе бар.
- Гомер уза, күлмәк туза.
- Гомер бит ул күз белән каш арасында.
- Гомер итү илгә хезмәт итү.
- Гомер итү урам аша кичү түгел.
- Гомер кыска үткәрмә бушка.
- Гомер озак, юл ерак.
- Гомер очы күмер.
- Гомер саплаяк түгел, сабыннан тота алмассың.
- Гомере барның күреге бар.
- Гомерсезгә гомер ялгап булмый.
- Дөнья акыллыга уй, җүләргә туй.
- Дөнья аю белән тутыйны бер читлеккә тота да яба.
- Дөнья баскыч кебек: берәү менәр, берәү иңәр.
- Дөнья бер алдын, бер артын күрсәтә.
- Дөнья, бер көлдерсә, биш елата.
- Дөнья булгач, кашык-аяк шалтырамый, тормый.
- Дөнья гел ал да гөл генә булып тормый.
- Дөнья ике яклы; иләк ягы бар, күн ягы да бар.
- Дөнья иске морҗа: әйләнә дә төтен кайтара.
- Дөнья кама кигәннән дә үтә, карап калганнан да үтә.
- Дөнья - куласа, әйләнә дә бер баса *.
- Дөнья, кыен булса да, ахирәттән күп артык.
- Дөнья күрми дөнья кешесе булмассың.
- Дөнья — төпсез дәрья.
- Дөнья ул ата казга да сәлам бирдерә *.
- Дөнья фани, казан күк кайный.
- Дөнья фани, хакыйкать бакый.
- Дөнья эшен ахирәткә калдырма.
- Дөньяда кунак булу яхшы, хуҗа булу тагы да яхшырак.
- Дөньяда торсаң, торганыңның эзе калсын.
- Дөньяда тору өчен дөньяның үзеннән сабак алу кирәк.
- Дөньяны берьюлы кочаклап булмый.
- Дөньяны кусаң качар, качсаң куар.
- Дөньяның ун михнәтенә бер шатлык.
- Дөньяның җәфасы җөп, вафасы так.
- Дөнья — жае белән, коймак — мае белән.
- Идел судан туймас, әдәм гомердән туймас.
- Кешене кеше өйрәтсә, бер кешене өйрәтергә кырык кеше кирәк булыр иде
дөнья үзе өйрәтә.
- Кешене хәлфә өйрәтә, хәлфәдән бигрәк дөнья өйрәтә.
- Көннән көн үтә, көннән гомер үтә.
- Тарга тар дөнья, киңгә киң дөнья.
- Тора белсәң тормыш, тора белмәсәң дөньясын жен ормыш.
- Тормыш, бик тигезләнсә, бер җиреннән кителә.
- Тормыш тозлы су кебек: эчкән саен эчәсе килә.
- Тормыш өйрәтә, өйрәнмәсәң көйрәтә.
- Тормышны ничек башласаң, шул юл белән китәр.
- Энә тишегеннән караучыга дөнья бәләкәй.
- Эшсез гомер утсыз күмер.
- Үткән гомер аккан су.
- Үткән гомер, калган хәтер сатып алыйм дисәң табылмас.
- Үткән гомер сүнгән күмер.
- Үтә гомер, гамәл юк, тартып алыр әмәл юк.
- Һәркемнең тормыштан өлеше бар, аласы көмеше бар.
- Алды койма, арты дөнья.
- Ач күзеңне дөнья бу!
- Аңа ике дөнья бер кәнди.
- Гомерең узган юк, күлмәгең тузган юк.
- Дөнья буш калмасын дип туган.
- Дөнья кырмазин, диңгез тубыктан.
- Дөньяның ачысын-төчесен татыган кеше.
- Ике дөнья бер акча.
- Ике дөнья бер кыяр.
- Ике дөнья бер морҗа, төтене кайтмаса ярый.
- Ике дөнья бер морҗа, төтене өйгә керми, күзләрен әчеттерми.
- Ике дөнья — бер, уртасы камыр.
- Ике дөньядан буш калган.
- Тормыш арбасына җигелү.
- Әй дөнья, буялган йонга, буялса иде мамыкка, рәхәт булыр иде
халыкка.
- Әй дөнья! Кая соң җылы оя?
- Авыр тормыш кешене тилмертә, җиңел тормыш кешене тилертә.
- Авырлык күрми җиңеллек булмый.
- Авырлык күрмәгән рәхәтне белми.
- Агачсыз урман юк, нужасыз дөнья юк.
- Аз кайгыны аш басар, күп кайгыны дус басар.
- Азапны тауга биргәннәр күтәрмәгән, аннары кешегә биргәннәр
күтәргән.
- Азапсыз килгән рәхәт тозсыз аш кебек.
- Алтын - утта, кеше авырлык килгәндә сынала.
- Аптыраган атасының сакалы белән уйнар.
- Аптыраган, йөдәгән, мичкә артын терәгән.
- Аптыраган кеше колагын кискән песи кебек.
- Аптыраган елар, үтә аптыраган көләр.
- Аптырасаң аптыра, нужа юкны таптыра.
- Аптыраш белән йөдәш кергәннәр, ди, өйдәш.
- Артык шатлык сагыш китерер.
- Асылырга язган суда батмас.
- Ашаганнан мал бетмәс, каза килсә, мал җитмәс.
- Барам дигән бара алмаган, калам дигән кала алмаган.
- Барга бәла күренмәс.
- Бармам дигән җиргә барырсың, уйламаган җирдә калырсың.
- Башка бәла килде дип, башны ташка орып булмый, орсаң да таш ярылмый,
баш ярыла.
- Бер башка ике язмыш юк.
- Бер бәхетең булмаса, Кытайга барсаң да, чәй эчә алмассың.
- Бер кирәк тагын кирәк.
- Берәү елый кайгыдан, берәү елый шатлыктан.
- Берәүгә язган икенчегә булмый.
- Берәүгә язмыш - ана, берәүгә — үги ана.
- Берәүдә бер кайгы, берәүдә бер кайгы.
- Берәүнең бәхетенә таш йомшый, берәүнең бәхетенә май ката.
- Бетәргә бәхет кирәкми.
- Борчулыны борча ашар.
- Булачакка килгәндә боламыкка теш сына.
- Бәла агач башыннан йөрми, әдәм башыннан йөри.
- Бәла алдан сәгатен әйтеп килми.
- Бәла анасы буаз.
- Бәла аяк астында йөри.
- Бәла башы бер акча, актыгыннан мең акча.
- Бәла бәхеттән тизрәк йөри.
- Бәла килсә шапырылып килә.
- Бәла таштан йөрми, баштан йөри.
- Бәла ялгыз йөрми, бәхет ишле килми.
- Бәладән курыккан кешенең рәхәте булмый.
- Бәлале җиргә басма, басасың икән качма.
- Бәлане кайгырып җиңмиләр.
- Бәласе артыннан казасы иярә.
- Бәләкәй мәшәкатьтән качкан - зурысына капкан.
- Бәхет башы тәүфыйк.
- Бәхет, бер килсә, алды белән дә, арты белән дә килә.
- Бәхет булса, талигъ кирәкми; мәхәббәт булса, матурлык кирәкми.
- Бәхет ишектән керсә, юклык моржадан чыгар.
- Бәхет казык башында эленеп тормый.
- Бәхет килгәндә җеп белән тартсаң да килә, киткәндә аркан белән
бәйләсәң дә тормый.
- Бәхет кошы кунганда беленми, очканда беленә.
- Бәхет матурлыкка карамый.
- Бәхет миләгә дә тия, тилегә дә тия.
- Бәхет пыяла кебек: сакламасаң тиз ватыла.
- Бәхет теләктә түгел, беләктә һәм йөрәктә.
- Бәхет тәрәзәдән карый, кайгы ишектән керә.
- Бәхет тәхеткә мендерә, бәхет тәхеттән төшерә.
- Бәхет тәхеттә түгел.
- Бәхет үзе килми, ияреп тә йөрми — аны эзләп табалар.
- Бәхет җирдән чыкмас, тирдән чыгар.
- Бәхете караның боламыктан теше сынар, баласына карамык чыгар.
- Бәхетең, бер алга китсә, тауга таба да тәгәри.
- Бәхетең булмаса, тапкан алтының да бакырга әйләнә.
- Бәхетең булса, алашаң колынлый.
- Бәхеткә ышанма, бәхетсезлектән курыкма.
- Бәхетле булу өчен сәламәтлек, акыл, саф күңел кирәк.
- Бәхетле чагында бәлаңне уйла, данлы чагында хурлыгыңнан курык.
- Бәхетлегә җил аркан.
- Бәхетлеләр ишәк менсә, ат булыр.
- Бәхетләләр сәгатькә карамый *.
- Бәхетлене сөйлиләр, бәхетсезне жәллиләр.
- Бәхетленең көймәсе корыдан йөри.
- Бәхетленең әтәче дә күкәй сала.
- Бәхетне акчага сатып алып булмый.
- Бәхетсез бодай иккән арпа чыккан.
- Бәхетсезгә вакытсыз.
- Бәхетсезгә, эремчек ашаса да, кылчык эләгә.
- Бәхетсезне ат өстендә эт талар.
- Бәхетсезнең итәгенә бодай салсаң, карга чүпләр.
- Бәндәнең бәхете алга киткәндә кулына туфрак алса — алтын була.
- Бөтенләй көлеп бетермә, бәйрәмдә көләргә дә калсын.
- Бүген көләрсең, иртәгә еларсың.
- Гел көлгән кешенең эчендә ни барын белү читен.
- Елаганнан сорама, елмайганнан сора.
- Елаганның бер кайгысы, көлгәннең биш.
- Елау көчсезлек билгесе.
- Иген иген иккәнгә, рәхәт михнәт чиккәнгә.
- Ике кайгыны бер сарайга япмыйлар.
- Ике рәхәт бергә булмый.
- Имгәк аяк астыннан чыгар.
- Иртәгә кайгы китерәчәк шатлыкның мәгънәсе юк.
- Иртәгә калган казадан курыкма.
- Иртән көлсәң кешедән, кич көләрләр үзеңнән.
- Иске хәсрәт өчен яңадан күз яше агызу акыллылык түгел.
- Исәп исәпне баса.
- Йөгергәннеке түгел, боерганныкы.
- Каенсар төбендә кар булмас, кайгылы йөрәктә май булмас.
- Каза җитсә, җиң эчендә кул сынар.
- Казаның арты хәерле булсын.
- Кайгы белән танышмый торып шатлыкны танып булмый.
- Кайгы болыт түгел: аны җил белән куып булмый.
- Кайгы ирне картайта, сагыш ирне саргайта.
- Кайгы кайгыга охшамый, кайгы урыны бушамый.
- Кайгы, кая барасың? - Картайтырга барамын. - Сагыш, кая барасың? —
Саргайтырга барамын.
- Кайгы күзгә күренми, ләкин тыныч йоклатмый.
- Кайгы күздән, каһәр йөздән беленә.
- Кайгы күрми егет ир булмый.
- Кайгы чүпрәсез кабара.
- Кайгы юктан кайгыдыр каенана кайгысы.
- Кайгы үгез түгел, үкереп килми.
- Кайгыдан соң куаныч яхшы, куанычтан соң кайгы яман.
- Кайгыны гайрәтле җиңә.
- Кайгыны кайгы күргәнгә сөйлә.
- Кайгыны кочаклап торып булмый.
- Кайгырып кала коймассың.
- Кайгысыз кара суга симерер.
- Кайгысыз - кое суы эчеп тә тазара.
- Кая барсаң да, үзеңә язган үзеңә булыр.
- Кеше бәхетенә кеше керми.
- Кеше казасына көлмә, үзеңнеке түтәлдә.
- Кеше кайгысы еракта, үз кайгың йөрәктә.
- Кеше кайгысы кешегә иртә керә, кич чыга.
- Кеше кайгысы төштән соң.
- Кеше көлкесе кешедән көләр.
- Кеше яше ерак җибәрмәс.
- Кешегә ачкан кайгы ярты кайгы.
- Кешедән кеше ким булмас, бәхетләре тиң булмас.
- Кешедән көлгәнче, үзеңне көзгедән кара.
- Кешедән көлмә үз башыңа килмәсә, балаларыңа килер.
- Кешедән көлмәк – үзеңә килмәк.
- Кешене эш картайтмый, гамь картайта.
- Киләсе каза булса, күрер күзең күрмәс булыр, ишетер колагың ишетмәс
булыр *.
- Кирәк таптыра, эт урынына чаптыра.
- Кирәк тирәкне ега.
- Кыен булганда да кыек булма.
- Көлгән авыз күрекле, елаган авыз ерык.
- Көлке кеше көлдән күмәч пешерер.
- Көлке көлке тудырыр, кайгы кайгы тудырыр.
- Көлке көлә килер, артыңнан куа килер.
- Көлке күп булса, күңел симерә.
- Көлмә кешедән, көлсәң көл үзең ишедән.
- Көя киемне ашый, көенеч кешене ашый.
- Күз яше җиргә тамса да кипми.
- Күп көлгән бер елар.
- Күп көлүче үзе көлке.
- Күрәсе – күз йомдыра.
- Күрәсегә үзең барып керәсең.
- Күрәсене күрми, гүргә кереп булмый.
- Күрәсең булса, күркә талап үтерер.
- Күрәсең булса, тигез җирдә абынырсың.
- Күрәчәгең булса, пима кигәндә аягың сынар.
- Күңелсездән көлке чыкмас.
- Маңгайга язылган язмышыңны тир белән сыпырып төшереп булмый.
- Мең тәңкәлек малың булганчы бер тәңкәлек бәхетең булсын.
- Мин кылам утыз, язмыш кыла тугыз.
- Михнәт күрмәгән рәхәтне дә танымый.
- Михнәт чигеп тапкан бер тәңкә тиген килгән казнадан яхшырак.
- Михнәтсез тапкан аштан михнәттә тапкан таш яхшы.
- Михнәттән куркып торудан аны тату артыграк.
- Моңлы кеше моңын сөйләгәндә, моңсызның башы авырта.
- Нужа артыннан нужа, дөньялар шулай уза.
- Нужа бер кешедә генә тормый.
- Нужа печән ашата *.
- Нужа юкны таптыра, барны саттыра.
- Озын исәп гомерне кыскарта.
- Рәхәт яшәр өчен эшне сөю генә кирәк.
- Рәхәтен теләгәч, михнәтенә дә түз.
- Сабын кулны агарта, сагыш йөзне саргайта.
- Сагыш беркемгә дә сары май түгел.
- Сакланганга бәла юк, сакланмаска дәва юк.
- Ташкынның комы калыр, кайгының моңы калыр.
- Тимтенсәң дә кимсенмә.
- Тутык тимерне ашый, хәсрәт йөрәкне ашый.
- Тәдбирен кылалмаган тәкъдиргә сылтар.
- Тәкъдиргә таяныч юк.
- Тәхетең югалса да, бәхетең югалмасын.
- Уртаклашкан шатлык икеләтә шатлык, уртаклашкан кайгы ярты кайгы.
- Хак булса да күрәсең, нахак булса да күрәсең *.
- Хезмәтсез, михнәтсез бәхет табылмый, табылса да тагылмый.
- Хәсрәт белән бәла эзеңә басып кына йөри.
- Чибәр булудан бәхетле булу артыграк.
- Чынлап елагач, сукыр күздән дә яшь чыга.
- Шатлык белән бәхет бертуган, кайгы дигән имгәк ник туган.
- Шатлык күрсәң очынма, кайгы күрсәң пошынма.
- Юаныч тапкан юанайган.
- Язганны күрерсең, чәчкәнне урырсың.
- Язмыш дип күрәләтә утка кереп булмый *.
- Якындагы хәтәр ерактагысын ышыклый.
- Әдәм баласы михнәткә түзә, рәхәткә түзми.
- Әдәм сөйли, язмыш көйли.
- Әдәм сөйләр, тәкъдир көләр.
- Әдәм уңса үзеннән, уңмаса тәкъдиреннән күрер.
- Әдәмнең бәхете байлыкта түгел, акылда.
- Үз кайгыңны үзең йот.
- Жиңелне өмет иткән тормышы кире киткән.
- Һәр михнәтнең бер рәхәте була.
- Һәркем үз бәхетенә үзе сәбәп.
- Һәркемнең үз кайгысы, тегермәнченең су кайгысы.
- Акылым-буем таман, тик бәхетем яман.
- Аның кыйгырышы бардыр.
- Бар икән күрәсем, юк икән үләсем.
- Без күрәсен кем күрсен.
- Без күрәсен кем күрсен.
- Безгә дигән ырыскал төшкән калган тырыстан.
- Безгә язганны болан күтәрмәс.
- Бер карасаң рәхәттә, бер карасаң михнәттә.
- Бодай биреп арпа алган, акча биреп кайгы алган.
- Бәлаңнән баш-аяк.
- Гарипнең гамәленә каршы *.
- Елакка елан сөлтәре.
- Исемем Шомбай, бәхетем шундай.
- Кайгы өстенә хәсрәт.
- Ката-бата елап кайта.
- Кешегә бәхетне баш түбәсеннән биргән, безгә бәкәл сөягеннән дә
бирмәгән.
- Көлмә кешедән, борының өшегән.
- Көләсең дә көләсең, үзеңне кем дип беләсең.
- Ни чарадан бичара.
- Уңса да үзе, туңса да үзе.
- Уңсам уңармын, уңмасам туңармын.
- Эчем елый, тышым көлә.
- Язмыш микән, азмыш микән.
- Ялан-ялан ни талан.
- Яшь урынына кара кан сыгу.
- Үз хәсрәтем үземә җиткән.
- Үзе еламый, көлә карамый.
- Үзе көләр, йорты бөләр.
- Агач очыннан, әдәм — эченнән картая, ди.
- Акча биреп яшь гомерне кире кайтырып булмый.
- Алтмышка җиткән кешегә ханнар нәфесе керә, ди.
- Алтмышта картлыгың каршы алыр.
- Алтыда бер дөңгелдек, алтмышта бер дөңгелдек.
- Алтыдагы акыл алтмышта.
- Алтыдагы холык алтмышка бара.
- Ат азгыны тайга иярә, карт азгыны малайга иярә.
- Бабай — тавык турында, әби үрдәк турында сөйли.
- Бабай чуманы атайга, атай чуманы малайга.
- Бабайга таяк кирәк, бәбәйгә сиртмә кирәк.
- Бабаңның сакалын әбиеңнең иягенә куяр хәл юк.
- Бала багучы карчык өйдә алтын канат.
- Бала чакта олылардан курыксаң, олайгач балалардан куркасың.
- Бала якланса бер төрле, картлар якланса бик көлке.
- Бер картлыкта, бер яшьлектә.
- Бер картның, бер яшьнең сүзен тот.
- Бер олыныкын, бер кеченекен тыңла.
- Бер төрле торсаң, йөз ел торырсың.
- Бер үлүгә карт үлә, бер үлүгә яшь үлә.
- Берәүгә яшьлектә, берәүгә картлыкта.
- Борынгының кешесе - бу көнгенең кечесе.
- Булмастайның алтмышка җитсә дә булмас.
- Булыр әдәм ун яшеннән баш булыр, булмас әдәм кырыкка җитсә дә яшь
булыр.
- Булырдай яшьтән үк «мин баш» дияр, булмастай үлгәнче «мин яшь»
дияр.
- Дәвасыз дәрт булмас, һәвәссез карт булмас.
- Дөньяны таныган — карт булыр, юлны таныган ат булыр.
- Егермедә тай менмәгән кырыкта ат менмәс.
- Егет килсә — эшкә, карт килсә ашка.
- Егетлек кадерен картлар белә, сәламәтлек кадерен авыру белә.
- Егетлек җилеп үтә, картлык чабып җитә.
- Ике нәрсәнең кадере беткәч беленер — яшьлек, сәламәтлек.
- Илледәге ил агасы - алтмыштагы ил атасы.
- Илледәгенең акылы үзендә, тезгене телендә.
- Йөзгә җиттем йөзектән үттем.
- Карт бар өйдә кот бар, карчык бар өйдә орчык бар.
- Карт-карчык сыйлы була.
- Карт кеше җилгә сүз сөйләми.
- Карт куенында калач бар калачыннан кан татыр, яшь куенында камчы бар
камчысыннан бал татыр; калачыннан бизәрмен, камчысына түзәрмен.
- Карт куенында калач бар — калачы да кан белән; яшь куенында камчы бар,
камчысы да бал белән.
- Карт күзе карчыкка төшәр.
- Картаерга акча кирәкми.
- Карт хәтер — тишек иләк.
- Картайгач бармак бөгелми.
- Картлар — акылы белән, яшьләр матурлыгы белән узар.
- Картлар дөнья артыннан йөгерә, дөнья яшьләр артыннан куа.
- Картлар кара акылга бай, яшьләр яңа акылга бай.
- Картлар күңеле пыяла җиргә төшсә уала; яшьләр күңеле капрон — чарт та
чорт.
- Картлар сүзе китапка кермәгән, китаптан чыкмаган.
- Картлар сүзен капка сал, егетләр сүзен җилгә җибәр.
- Картлар сүзен кар басмас.
- Картлар эше телдә калтырый, яшьләр эше кулда ялтырый.
- Картлар үлем көтә, яшьләр үлеп китә.
- Картларга юл куй, үзең дә картаерсың.
- Картлыгың бәхетле булсын дисәң, яшьлегендә ялкау булма.
- Картлык белән үлмиләр, яшьлек белән тормыйлар.
- Картлык дәвер кышка охшар, яшьлек дәвер язга охшар.
- Картлык түгел шатлык.
- Картлык - чаклык.
- Картлык чиге балалык, ашаганы боламык.
- Картлык яхшы эш түгел, шулай да дөньяда озак яшәү өчен аннан башка
чара юк.
- Картның — белеге, яшьнең беләге.
- Картның, куәте булмаса, кагыйдәсе бар.
- Картның күңеле шарт.
- Карты бар өйнең китабы бар.
- Карты барның хаты бар, агасы барның ырысы бар, энесе барның тынысы
бар.
- Карый белән сабый бер хөкемдә.
- Карый килсә, сүз бетәр; егет килсә, эш бетәр.
- Карыйлыктан яман нәрсә юк — алтмышка килсә гакылдан талдырган;
ярлылыктан яман нәрсә юк — эчке серен дошманга алдырган.
- Карчык булганчы балчык бул.
- Карчыклар — өй йозагы.
- Кечкенә чагында олыларның сүзен тотмаган — олайгач игелек
күрмәгән.
- Кеше алтыга кадәр телен ача, алтмышка кадәр акылын.
- Кырыкка кадәр дөньяны кырырмын, кырыктан соң бары белән торырмын.
- Кырыкта куян атмаган алтмышта болан атмас.
- Кырыктагы эшен кырып йөртер.
- Кыш көне карчык кирәк, җәй көне балчык кирәк.
- Күп картның эчендә бер бала булса, дана булыр; күп баланың эчендә бер
карт булса, бала булыр.
- Малай бабай булганчы бабай малай булыр.
- Олы булсаң, кече бул.
- Олы кешегә юл бирмәсәң, үз юлың бикләнер.
- Олы кешедән - олы сүз.
- Олы әйткәнне итмәгән -морадына җитмәгән.
- Олылар сүзен тотмаган орылган да сугылган.
- Олылар сүзен тотмасаң, олгайганчы игелек күрмәссең.
- Олыларга хөрмәт кыл, кечеләргә шәфкать кыл.
- Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне *.
- Олылыгың арткан саен кечелегең артсын.
- Сигез яшьтәге холык сиксән яшькә кадәр.
- Сиксән, туксан ахыры бер көн юк сан.
- Сиксәндәге егетмен дисә, сызгырып күрсәтсен.
- Тегүче — карчык буен карап та чамалый, ә кыз буен җиде карышлар,
имеш.
- Ун ел саен сүз бүтән, уң яшь саен йөз бүтән.
- Туксанда теш төшәр, йөздә яңадан тешәр.
- Утызда ир арыслан.
- Утызда ир ил күрке.
- Утызында ук атмаган кырыгында кылыч чапмас.
- Юрга менгән юлдашыннан аерылыр, күп яшәгән кордашыннан аерылыр.
- Яшең алтмышка җиткәндә алты яшьлек оныгың булсын.
- Яшең алтмышка җитсә, алтмыш төрле бәла артыр, ди, берсе дөя хәтле
булыр, ди.
- Яшең җитсә кырыкка, эшең китәр шырыкка.
- Яшь гомер ике килми.
- Яшь картайтмый, ваем картайта.
- Яшь көченә таяна, карт акылына.
- Яшь хәтер ташка язган, карт хәтер бозга язган.
- Яшь чак — бер чак, арысландай йөрер чак.
- Яшь чак — йөрәкле чак.
- Яшь чакта кайгы-хәсрәт, булса да, җиңел үтә.
- Яшь чактагы күмелә, карт чактагы күренә.
- Яшь чактагы нужалар уйнап-көлеп узалар, карт чактагы нужалар
елап-сыктап узалар.
- Яшьлегемне кызык уздырам, дип картлыгыңны алдан туздырма.
- Яшьлегендә яшьнәмәгән картлыгында кала алса да танылмас.
- Яшьлегендә типтергән картлыгында үкенгән.
- Яшьлегең тырыш булса, картлыгың тыныч булыр.
- Яшьлегең яшен яшьнәтсә, картлыгың чәчәк атар.
- Яшьлегең үтсә тәртипсез, картлыгың үтәр кәефсез.
- Яшьлегендә мәзәкче булсаң, картлыгыңда такмакчы булырсың.
- Яшьлек - ефәк: кулдан җибәрсәң, җил ала, ди.
- Яшьлек — йөгәнсез башлык.
- Яшьлек, очкан кош түгел, әйләнеп кайтмый.
- Яшьлек юләрлек, исәпләсәң, үләрлек.
- Яшьлектә тик йөрсәң, картлыкта ач булырсың.
- Яшьләр менәр түргә, картлар китәр гүргә.
- Яшьләр типсә, тимер өзелер.
- Яшьләр уен ярата, картлар йокы ярата.
- Яшьләр яшелли уралар.
- Яшьне ат базарында сорыйлар.
- Яшьне яшьлек яхшырта, картны кием яхшырта.
- Яшьнең олы булмагы сүзеннән, олының кече булмагы - үзеннән.
- Яшьнең ярлысы юк.
- Яшьтән эшкә өйрәнсәң, картлык көнеңдә ачлык күрмәссең.
- Әби белен пешерә, бабай кабык төшерә.
- Әби укый — белгәнен, бабай сөйли күргәнен.
- Әдәм картайса яшьлеген сөйләр.
- Өлкәнне сакла, кечкенәне макта.
- Үзеңнән бер көн элек туганнан акыл сора.
- Үзеңнән олыдан сабак ал.
- Житмеш яшендә курай уйнарга өйрәнгән курайны каберендә уйнар.
- Житмешкә җиткәч китмеш.
- Жидесендә ни булса, җитмешендә шул булыр.
- Арттан баксаң — малай, алдан баксаң бабай.
- Ашын ашаган, яшен яшәгән.
- Картайган да калҗайган.
- Кош түгелсең очарга, яшь түгелсең кочарга.
- Кырыкка кадәр малай, кырыктан соң бабай.
- Олы башыңны кече итеп йөрмә.
- Тумас борын картайган.
- Тәмен сизгән бу кортка, тагын килгән бу йортка.
- Яше күп тә акылы юк.
- Яшьлеген аның яшен атсын, картлыгым минем чәчәк атсын.
- Әбиеңә сәлам әйт, бабаң утырмага килсен.
- Үзе яшь, үзе баш.
- Авырмаган кеше ыңгырашмас.
- Авырмаган - саулык кадерен белми.
- Авырмас сөяк булмас.
- Авырсаң, имче күбәер.
- Авырткан тешкә тел тия.
- Авырткан җир алдан йөри.
- Авыртмаган башыңа яулык бәйләмә.
- Авыру - атны да ега.
- Авыру аш белән керә, аш белән чыга.
- Авыру - аштан, дау — кардәштән.
- Авыру — баштан, тары колактан.
- Авыру бер үләр, иренчәк көн дә үләр.
- Авыру ишектән керә, энә тишегеннән чыга.
- Авыру гарип итә, үлем юк итә.
- Авыру караудан авырыйсы җиңел.
- Авыру күрмәгән кеше сәламәтлек кадерен белми.
- Авыру малына талау тия.
- Авыру — патшаны да баш идергән.
- Авыру потлап керә, мыскаллап чыга.
- Авыру сау булырга тырышыр, ярлы бай булырга тырышыр.
- Авыру я ачтан, я аштан.
- Авыру яшерелсә, үлем фаш итәр.
- Авыру үлгәнче җаннан өмет, ярлы үлгәнче малдан өмет.
- Авыру, җан алмаса да, мал алыр *.
- Авыруга алтын карават та файда бирми.
- Авыруга елан ите дә хәләл.
- Авыруга чыдамасаң, саулыкның кадерен бел.
- Авыруга яту килешә, ятуга кату килешә.
- Авыруның иясе була, даруның киясе була, ди.
- Авыруның колагы сак *.
- Агусыз дару юк, дарусыз шифа юк.
- Аксак белән йөргән аксарга өйрәнер.
- Аксак күтәрәмнән яхшырак.
- Аксак утырмас, сакау тик тормас.
- Аксакны чатанларга өйрәтмиләр.
- Аксакның шәүләсе дә аксак.
- Алма вакытында өлгерсә дә, чир ашыгып килә.
- Атсыз авыруның аты корсын *.
- Аяксызның җитмәгән җире юк, колакайның ишетмәгән сүзе юк.
- Аяктан кергән авыру бөтен тәнгә таралыр.
- Байлык — бер айлык, саулык гомерлек.
- Байлыкның башы тазалык.
- Балык тозлы икәнне сукыр да белә.
- Бар да сау булса, табиб авыру булыр.
- Бар да үз кутырын кашый.
- Батманлап кергән авыру мыскаллап чыгар.
- Баш исәндә мал татлы, баш авырса җан татлы.
- Баш сау булса, башка бүрек табылыр.
- Башың сау булмаса, мал күзгә күренми.
- Башыңа авыру тисә, малыңа талау тияр.
- Башыңа чир тисә, янчыгыңа кырау тияр.
- Беренче байлык тән саулык, икенче байлык ак яулык.
- Бизгәктән котылган зыяндашка тотылган.
- Бурычлы үлмәс, чирле үләр.
- Бурычын яшергән бөлгән, авыруын яшергән үлгән.
- Бөкерене кабер генә төзәтә.
- Бөтенләй сукыр булудан кылый булу яхшырак.
- Гыйлемнән яхшы дус юк, чирдән яман дошман юк.
- Гыйрактан тирьяк килгәнче, елан чаккан ир үләр.
- Гомер бирсә, саулык бирсен.
- Дуңгыз сазны яратыр, кырчын тазны яратыр.
- Дәвасыз авыру булмас, шифасыз дару булмас.
- Дөньяда иң кечкенә бәхет байлык, иң зур бәхет саулык.
- Ике таз бер тарак өчен талашкан.
- Имгә калган — имгәклек.
- Имгә эстәсәң, даруга юк.
- Имгәкнең имен эзләми булмый.
- Исәп белән кеше үлми, чир белән үлә.
- Исәр булса да исән булсын.
- Йогышлы авыру пычрак җир эзли.
- Караңгыда сукыр шәп күрә.
- Кем кайгысы нәрсәдә, корчаңгының — мунчада.
- Кемнең кай җире авыртса, шуны сөйләр.
- Корчаңгыны кырчын күралмый.
- Кулыңдагы тирьякка ышанып агу эчмә.
- Қызамыкка кызыл кор *.
- Кычу азса корчаңгы.
- Қычытмаган җирне кашымыйлар.
- Күзең авырса кулың тый, эчең авырса — тамагыңны тый.
- Күзле көндез тапмаганны сукыр төнлә табар.
- Күп авырган кеше үзе дә табибка әйләнә.
- Күпме генә көтсәң дә, тазның чәче бөдрә булмый.
- Мышнаган ничә кышны кышлаган.
- Начар чир йогышлы була.
- Пакьлек сөйгән сау булыр.
- Пеләш янында тарак турында сөйләшмиләр.
- Сау кеше ярлы түгел.
- Сайлаган — сазга, таранган — тазга.
- Сакау күп сөйләшә.
- Сакланган саулыкка туйган.
- Сары белән авырганга бар да сары күренер.
- Сау кешегә көн дә бәйрәм.
- Саулыгым - байлыгым, хәстәлегем фәкыйрьлегем.
- Саулык зур байлык, тән саулык — тирән байлык.
- Саулыкның кадерен белмәсәң, авыруга ачуланма.
- Саф һава - тәнгә дәва.
- Саңгырау кыңгырау эзләр, сукыр күзлек сайлар.
- Саңгырау күп ишетә, сукыр күп күрә.
- Саңгырауга ике азан әйтмиләр.
- Саңгырауга ике тапкыр чаң какмыйлар.
- Саңгырауга күк күкрәми, сукырга яшен яшьнәми.
- Саңгырауга сәлам бирсәң, «көймә ямыйм», дип әйтер, ди.
- Саңгырауга — төштән соң.
- Саңгырауга әйтмә сер бөтен дөнья ишетер.
- Сукыр аксактан көлмәс, аксак сукырдан көлмәс.
- Сукыр алдында биемә, саңгырау алдында җырлама.
- Сукыр егылса, таягын гаепләр.
- Сукыр куйганны күзле табалмас.
- Сукыр күп күрер, аксак күп йөрер.
- Сукыр матур хатын эзли.
- Сукыр тотса нык тотар, чулак сукса нык сугар.
- Сукыр үз авызын табар, кашыгын дөрес кабар.
- Сукыр үзенекен тукыр.
- Сукырга баскан саен чокыр.
- Сукырга суд юк.
- Сукырны каравылга куйсаң, өстеңә яу китерер.
- Сукырны суга салсаң да, үзенекен укыр.
- Сукырның колағы алдан ишетер.
- Сукырның кулына төшмә, саңгырауның астына төшмә.
- Сукырның күзе бармак очында.
- Сукырның, күзе күрмәсә дә, җаны сизә.
- Сукырның күзе ябык, күңеле ачык.
- Сукырның бар теләге — ике күз.
- Сырхавына күрә дәвасы.
- Сырхауның бар тазасы, тазаның бар үлеме.
- Сәламәт тәндә сәламәт акыл.
- Сәламәтлек — күркәмлек.
- Сәламәтлек - үзе бер бәхет.
- Сәламәтлек - җәүһәр, ләкин тиз югала.
- Сәламәтлек һәр нәрсәгә баш.
- Сәламәтлектән дә матур кием юк.
- Сөялеңә бассалар, сөялеп тора алмассың.
- Таз башка тимер тарак.
- Таз кеше таза була.
- Таз мең сүзне күтәрә, «таз» дигәнне күтәрми.
- Таз тарак сатулашыр.
- Таз таранганчы туй таралган.
- Таз хәйләкәр булыр.
- Таз өйләнгән дә — төн кыска булган.
- Таза булсаң, таш та ярып була.
- Тазалык саулык нигезе, саулык байлык нигезе.
- Тазга, Бохарага барса да, чәч чыкмый.
- Тазга тарак кирәкми.
- Тазның гаебен бүрек каплый.
- Тазның ние бар? — Тимер тарагы бар.
- Тазның, тазы бетсә дә, табы бетми.
- Телсезнең теле ялганчы теленнән яхшырак.
- Тере баш тереклек итә.
- Тере кеше терт итми булмас.
- Тозсызны күзсез дә белә.
- Тузга язмаганны таз укыр.
- Тәне гариптән көлгәннең җаны гарип.
- Тының бетте көнең бетте.
- Тәнең сау булса — «ярлымын» димә, җаның сау булса — «авырумын»
димә.
- Фикер сәламәтлеге тән сәламәтлегеннән килә.
- Хаста кала, сау үлә.
- Хаста үлми, карак баемый.
- Хаста «үләм» дип елата, кунак «китәм» дип сыйлата.
- Хастаның киеме тузмый.
- Хастаның хәленә керү — ярты саулыгын кайтару.
- Чебен тазны тындырмый, таз чебенне кундырмый.
- Чир: «Керәм!»— дип, өй артында кычкыра, ди.
- Чир киемгә тими.
- Чире барның чигәсенә тия.
- Чирле булып атка утырып йөргәнче, таза булып җәяү йөргәнең артык.
- Чирле булсаң — ирең сөймәс, ярлы булсаң — туганың сөймәс.
- Чирле кешегә чүп тия.
- Чирлегә тимә - чер итә.
- Чирлегә чебен ияләнер.
- Чирлегә җәйге челләдә дә суык.
- Чирнең тиюе тиз, китүе озак.
- Чуан — усалның битенә, яхшының ботына чыга, имеш.
- Чукрак ишетмәс, ишеткәнгә салыныр.
- Чукракка чук, әйләнеп караса — берни юк.
- Чынлап-чынлап еласаң, сукыр күздән яшь чыгар.
- Шеш тулгач тишелә.
- Шәмнәр кыйбат булуда сукырның ни эше бар.
- Эт йөгереген төлке сөймәс, авыру кеше көлке сөймәс *.
- Эчтә булган авыруны куптарып алып булмый.
- Юлдагы таш аксакның аягын андый, имеш.
- Ютәл йөткерекне баса.
- Яман авыруга яхшы аш.
- Яман чир кечкенә төерчектән башлана.
- Яткан авыру түгел, баккан авыру.
- Әдәмне авыру җиңә, авыруны аш җиңә.
- Үз кутырыңны үзең кашыма.
- Үзеңнеке үз сукыр булса да күз.
- Үләр авыруның үлгәне яхшы, калган күңелнең тынганы яхшы.
- Жәрәхәт урыны җөйсез булмый.
- Һәрбер саңгырау өчен чаң какмыйлар.
- Һәркем үз авырткан җирен белә.
- Авыртмаган ягыңа ят.
- Авырып яттыңмы, авыру бактыңмы?
- Аркасын кеше кашыр, кутырын үзе кашыр.
- Арулыгым байлыгым, тазалыгым саулыгым*.
- Арык башың сау булсын *.
- Башы таз, күңеле - наз.
- Ирексездән — табиб.
- Кутыр өстенә чуан.
- Қычытмаган җирне кашый.
- Кәкрегә бөкре килү.
- Салкын бизгәк булдың.
- Сатып алган сырхау *.
- Сауны хаста күтәргән *.
- Сукырга таяк тоттырган.
- Тазы табылды, тагын кырчыны гына кирәк.
- Тугыз мурдан үткән.
- Хаста бул минем өчен, үлием синең өчен.
- Шеш өстенә шеш.
- Язгы бизгәк булсаң, җанын алмый китмәс идең.
- Язгы бизгәк сыман ябышып тора.
- Ятыр сырхау түгел, йөрер сау түгел.
- Җәрәхәткә тоз сибү.
- Авыру гарип итә, үлем юк итә.
- Аз авыру, ансат үлем.
- Аягы белән киткән кайтыр, аркасы белән киткән кайтмас.
- Бай да бер үләр, ярлы да.
- Берәү үлми берәү көн күрми.
- Берәү үлә, берәү туа.
- Бурычтан котылып булса да, әҗәлдән котылып булмый.
- Бәндә дөнья артыннан, әҗәл бәндә артыннан.
- Гүргә кергән кире чыкмас, өйгә кергән коры чыкмас.
- Гүрдә ятканчы түрдә ят.
- Кеше гүренә кеше керми.
- Кадерең барда кадерлән, кадерең беткәч үләргә әзерлән.
- Кешегә үлем теләгәнче үзеңә гомер телә.
- Киткән кайта, китмәнләгән кайтмый.
- Көне беткән төнлә үлгән.
- Күлмәк кигән бер кайтыр, кәфен кигән кайтмас.
- Сагынган белән килмәк юк, саргайган белән үлмәк юк.
- Суның кадере чишмә корыгач беленә, кешенең кадере үлгәч беленә.
- Тереклектә сыйлашмасаң, үлгәннән соң елашма.
- Теренең өен таны, үленең каберен бел.
- Торсаң — йортың, үлсәң каберең киң булсын.
- Туымнан калмаган үлемнән калмый.
- Хур булып яшәүдән намуслы үлем артык.
- Яман йөремнән яхшы үлем артык.
- Әҗәл ахмак өчен алтау, акыллы өчен берәү.
- Әҗәл белән никях — каш арасында.
- Әҗәл белән сагынуга дәва юк.
- Әҗәл кычкырып йөрми, үкчәңә басып йөри.
- Әҗәл хәйлә таптырмас.
- Әҗәлдән акча биреп калып булмый.
- Әҗәлдән башка һәр нәрсәгә чара бар.
- Әҗәлдән котылып булмаса да, чигереп була.
- Әҗәлеңне нәрсәдән табачагың маңгаеңа язылмаган.
- Әҗәлнең даруы — кызыл балчык *.
- Үксеп, үлекне тергезә алмассың.
- Үлгән артыннан үлеп булмый.
- Үлгән - бетсен, калган мескен.
- Үлгән кеше җир астында, калган кеше көн күрә.
- Үлгәнгә җан кушар хәл юк.
- Үлгәнне яманлык белән искә алмыйлар.
- Үлгәннән соң тәүбә юк.
- Үле малы үртәсәң дә үрчемәс.
- Үле туфрагы суытыр.
- Үле түрдә ятмый.
- Үлек һәрвакыт суык булыр *.
- Үлеккә гүр табылыр, тереккә өй табылыр.
- Үлем баен-ярлысын тикшерми.
- Үлем бер хак.
- Үлем елаусыз, туй үпкәсез булмас.
- Үлем ике кайта килми, берсеннән качып булмый.
- Үлем ишеге һәркемгә ачык.
- Үлем кеше белән киңәшеп килми.
- Үлем койтысын ирәми, яхшысын җәлләми.
- Үлем кычкыра килми.
- Үлем көтә-көтә, үлем хәтле оят килә, ди, биткә.
- Үлем тешкә карап алмый.
- Үлем җанны ала, мирасчылар малны ала.
- Үлемнән башка барына да ашык.
- Үлемнән курыксаң, тизрәк үләсең.
- Үлми торган гомер юк, сүнми торган күмер юк.
- Үлсәң, бер колач җир җитә.
- Үлә тор да үрә тор.
- «Үләм» дигәнгә үлем юк, «торам» дигәнгә көн юк.
- Үләсемне белсәм, кәфенемне муеныма ўрап йөрер идем.
- Үләсеңне белсәң, кабер казып куяр идең.
- Үлүченең көне җитмәсә, үтерүченең кулы җитмәс.
- Женазаны зираттан кире алып кайтмыйлар.
- Һәр әҗәлгә бер сәбәп.
- Алты үлеп, жиде исән калган.
- Аның белән каберең янәшә булмасын.
- Бүген түрдә, иртәгә гүрдә.
- Гүр тишегенә кергән.
- Иртәгә үләсем исемдә иде, мондый хәлне күрермен дип уйламаган
идем.
- Исән чакта үлеп калу яхшы.
- Кем үлгәнне сорама, тәсбихеңне тарта бир.
- Кичә үлсәм, ишетми үләм икән.
- Кәфен байдан, үлем ходайдан.
- Синең үлгәнең юк, минем күргәнем юк.
- Сиңа да бер зират капкасы, миңа да.
- Тере булып җирдә юк, үле булып гүрдә юк.
- Унике үлеп бер калганым.
- Эрбеткә китәм, ләхет балтаңны әзерләп куй *.
- Үлгән кешене тергезерлек.
- Үлем авызыннан тартып алу.
- Үлеп азаймасак, туып күбәймибез.
- Үлмәсәң, әллә ниләр күрерсең.
- Үлсә дә үкенечё юк, торса да сөенече юк.
- Үлсәң — дөнья кала, үлмәсәң - халыкка бәла.
- Үләргә дә үлмәссең, яхшы көн дә күрмәссең.
- Авызны пычак ачмый, тел ача.
- Авызына көче җитмәгәннең теле башына җитәр.
- Акылы кысканың теле озын.
- Алдыңнан әйткән телең артыңнан килеп тотмасын.
- Алтыда белгән ана телең алтмышта онытылмас.
- Ананың балага биргән иң зур бүләге - тел.
- Ау кошы борыныннан билгеле, акылы үткен кеше теленнән билгеле.
- Ачы тел зәһәр, татлы тел шикәр.
- Ачыккан угры булыр, ачынган телдәр булыр.
- Ачынганның теле ачы.
- Ашыккан тел чүпрәккә әйләнә.
- Аяк белән абынудан тел белән абыну яман.
- Бал тамган телдән агу да тамар.
- Баллы тел баш әйләндерә.
- Баш кисмәк бар, тел кисмәк юк.
- Баш тел белән сөйрәлер.
- Бер авызга ике тел сыя.
- Берәү теле белән ярый, берәү җилкә белән ярый.
- Берәүнең кулы эшли, икенченең теле эшли.
- Булган оратор мең авызны каратыр, булмаган оратор болгатыр да
таратыр.
- Булыр-булмас кешегә дилбегә буе тел бирер, дигәннәр.
- Бәхетле буласының теле татлы.
- Дөньяда иң ачы нәрсә дә - тел, иң төче нәрсә дә — тел.
- Елан агуы тешендә, әдәмнеке — телендә.
- Зәһәр тел йөрәкне яралый.
- Иле барның теле бар.
- Инсафлынын теле саф.
- Иртә торгач тел сөякләрдән: «Ни хәлегез бар?» — дип сорар, ди.
Сөякләр: «Син тик торсаң, безнең хәл яхшы», — дип әйтерләр, ди.
- Ишек алдыңны койма белән тот, телеңне бәйдә тот.
- Ишектә утырып түргә телең җиткезмә.
- Иң татлы тел туган тел, анам сөйләп торган тел.
- Йомры телеңне яссы итәрсең, яссы телеңне тасма итәрсең.
- Йөздән берәү чичән, меңнән берәү күсәм.
- Кемнең телендә ни булса, күңелендә шул була.
- Кесәңдә малың булмаса, телеңдә балың юкмы.
- Кеше - теленнән, хайван тезгененнән эләгә.
- Кеше — теленнән, үгез мөгезеннән бәйләнә.
- Кеше теленә чуер таш чатный.
- Кешенең күңеле теленнән таныла.
- Кешенең теле аңа дан да китерә ала, хурлык та китерә ала.
- Кул ярасы бетәр, тел ярасы бетмәс.
- Кулын тыйган кулын саклар, телен тыйган башын саклар *.
- Кулыңны, аннан бигрәк телеңне тый.
- Кызыл тел ни сөйләмәс.
- Кызыл телнең күчәре сынмый.
- Қылыч ярасы уңалыр, тел ярасы уңалмас *.
- Көрмәклегә сүз иярер, көрпә тунга чүп иярер.
- «Көш» дип әйтергә теле юкның күзен карга чукыр.
- Күп аткан белән мәргән булмас, күп әйткән белән чичән булмас.
- Күрә-күрә күсәм булыр, сөйли-сөйли чичән булыр.
- Мәжлестә телеңне, табында кулыңны тый.
- Озын тел авызга сыймас, бер көн иясенең муенын бумый куймас.
- Озын тел гомерне кыскартыр.
- Озын тел елан кебек: авыздан чыкса, муенга урала.
- Суны — таяк белән, кешене тел белән үлчиләр.
- Сыйларга сыең булмаса, сыйпарга телең булсын.
- Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел.
- Сөртенмәс тояк булмас, яңылмас тел булмас.
- Сөяксез тел ни әйтмәс.
- Сөңге җәрәхәте китәр, тел җәрәхәте китмәс.
- Тасма телгә ышанма.
- Татлы сүздән тел корымый.
- Татлы тел аю биетә.
- Татлы тел еланны да өненнән чыгарыр.
- Татлы тел тау ашыра.
- Татлы тел тимер капканы ачар.
- Татлыдан татлы да тел, ачыдан ачы да тел.
- Татсызның теле мең колач.
- Таш ташны ярыр, яман тел башны ярыр.
- Тел акылдан узып китмәсен.
- Тел байлыгы бай итәр, тел юклыгы юк итәр.
- Тел белгән дана, тел белмәгән - бәла.
- Тел белемнең ачкычы, акылның баскычы.
- Тел белмәгән теленнән абыныр.
- Тел белән аңлаталмаганны таяк белән аңлаталмассың.
- Тел белән пылау пешми.
- Тел белән тегермән тартып булмый.
- Тел белән урак урганның биле авыртмый.
- Тел белән әйтмичә бармак белән төртеп булмый.
- Тел бәрәңге түгел, изелми, теләсә ни сөйли.
- Тел дигән дәрья бар, төбендә энҗе-мәржән бар, белгәннәр чумып алыр,
белмәгәннәр коры калыр.
- Тел дөньяның читенә барырга да юл таба.
- Тел елата да, юата да.
- Тел йөгереге - башка, аяк йөгереге — ашка.
- Тел кечкенә булса да, сүзе дөньяга сыймый.
- Тел, кечкенә генә булса да, бөтен дөньяны боза.
- Тел кешенең кемлеген аңлата.
- Тел кылыч: тиешсез җирдә тый, тиешле җирдә кый.
- Тел кылычтан үткен, энәдән очлы *.
- Тел көрәк түгел, нәрсә тәмле икәнен белә.
- Тел май кебек буяла, тигәнәк кебек иярә.
- Тел сөйли, баш эшли.
- Тел сөйләр дә керер, ни күрсә дә баш күрер.
- Тел, сөяксез булса да, сөякне сындыра.
- Тел сөяксез, кая бөксәң шунда бөгелә.
- Тел сөяксез, әйтә дә кереп кача.
- Тел татлысы иясенә бал ашатыр, татсызы таяк ашатыр.
- Тел таш яра, таш ярмаса баш яра.
- Тел ташны эретә.
- Тел — тегермән: тарттыра бирә.
- Тел телдән уза.
- Тел төзә, тел боза.
- Тел Төмәнгә илтә.
- Тел юмалаучыга да корал, дуамалчыга да корал.
- Тел өсте балның тел асты тоз булучан.
- Тел өчен баш җавап бирер.
- Тел җиде кат жир астыннан да таба.
- Тел җәрәхәте сөңге җәрәхәтеннән яман.
- Телгә батыр алда торыр, телгә факыр артта торыр.
- Телгә батыр кулда юк, өйдә батыр яуда юк.
- Телгә ихтыярсыз илдә игътибарсыз.
- Телгә керсәң белерләр, илгә чыксаң күрерләр.
- Телгә чичән телнең маен тамызып, сүзнең балын агызып сөйләр.
- Телгә шалкан чәчмиләр.
- Телдә бар да, кулда юк.
- Телдән бал да тамар, зәһәр дә тамар.
- Телдән килгән кулдан да килсен.
- Телдән тел уза, кулдан кул уза.
- Телдән төшкән миргә кергән.
- Теле авызына сыймаган кешедә бәла бар.
- Теле бар сөйләр, акылы бар көйләр.
- Теле барлар халык булган, теле юклар балык булган.
- Теле барның юлы бар.
- Теле белән сөйләгән — иңе белән күтәрер.
- Теле бозыкның күңеле бозык.
- Теле йомшак аш ашар, теле каты камчы ашар.
- Теле кызганда әйткәннең соңыннан йөзе кызарыр.
- Теле кычыткан сүз бозар, кулы кычыткан эш бозар.
- Теле күтәрелгәннең кулы да күтәрелә.
- Теле озынның акылы кыска.
- Теле татлының башы хәтәрдән имин.
- Теле татлының дусы күп.
- Теле чибәрнең үзе чибәр.
- Теле юк авызындагысын алдырыр.
- Теле яманның көне яман.
- Телем дошманым.
- Телен тыйган башын саклар.
- Телендә «безе» булган кешенең кулында бернәрсәсе дә булмый.
- Телең белән ашыкма, эшең белән ашык.
- Телең белән даў куптарма, эшең белән тау актар.
- Телең белән күңелеңне бер тот.
- Телең белән тегермән корма, аннан барыбер он чыкмас.
- Телең белән теләсәң нишлә, кулың белән уйнама.
- Телең белән фикер йөртмә, акылың белән фикер йөрт.
- Телең белән әйткәнне кулың белән эшләп күрсәт.
- Телең озын булса, авызың ябык тормас.
- Телең озын булса, гомерең кыска булыр.
- Телең озын булса, ут яла.
- Телеңне бәйдә тот, этеңне бауда тот.
- Телеңне теш артында тот, колагыңны кисмәсен.
- Телеңне тешләмичә авыртканын белмәссең.
- Телеңне тик тоталмасаң, тешеңә кыстыр.
- Телеңә килгәнне сөйләмә, кирәк булганны сөйлә.
- Телеңә хуҗа булсаң, тешең кырылмас.
- Телләр белгән - илләр белгән.
- Телне бал белән кисәләр.
- Телне тегеп булмый.
- Телнең биге - теш.
- Телнең буе кече, гөнаһы олы.
- Телнең зиннәте тугры сүз.
- Телнең михнәтен баш күрә.
- Телнең озыны яучы белән маклерга кирәк.
- Телнең сөяге юк.
- Телсез кеше - ярты кеше.
- Телсезлек ялганчылыктан хәерлерәк.
- Телсезнең дошманы юк.
- Телсезнең телен телсез белер.
- Телчән теленнән табар.
- Теш авырткан җиргә тел төртелер.
- Теш дигән койма артында тел дигән арыслан йөри.
- Тигенгә тел кыймылдаткан тиле булып саналган.
- Тик тормаган тел башка бәла китерә.
- Тиле илчегә акыллы тылмач кирәк.
- Туган телем иркә гөлем, киңдер сиңа күңел түрем.
- Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр.
- Тугры телем таш ярыр.
- Тугры телемне тыя алмыйм, туганыма керә алмыйм.
- Тылмач үз җавабын үзе табар.
- Тылмачның акылы теленнән озын булсын.
- Тәмле тел - агу, ачы тел — дару.
- Төерле тел тешкә тия *.
- Төче коймак пешергән кешегә бар, төче телле кешегә барма.
- Уең белән җиткәнне телең белән әйтеп күрсәт, телең белән әйткәнне
кулың белән эшләп күрсәт.
- Усал тел кыш кебек, яхшы тел яз кебек.
- Фил күтәрмәгәнне тел күтәрә.
- Хайван - тезгененнән, әдәм теленнән тотылыр.
- Хайванны — азык белән, кешене тел белән өйрәтәләр.
- Чичән сүз башлар, батыр кул башлар.
- Чичәннең теле уртак, чибәрнең кулы уртак.
- Энә күзеннән сына, чичән сүзеннән сына.
- Явыз тел мылтыктан куркынычрак.
- Яман тел без кебек, яхшы тел кез кебек.
- Яхшы тел таг биләр.
- Әдәм теленнән табар, хайван мөгезеннән.
- Әдәп башы - тел *.
- Әче тирең чыкса, әче телең чыга.
- Үтергән дә тел, тергезгән дә тел.
- Үткен кылыч кынысын кисәр, үткен тел иясен кисәр.
- Жаны ачыганның теле ачы.
- Һәр илнең ачкычы тел, телен белгән ил ачар.
- Һәр телнең үз хикмәте бар.
- Авызы бар, теле юк.
- Авызында «көш!» дип әйтергә телең булмаса, карга күтәреп китәр
иде.
- Агач авыз, балта тел.
- Ай, телен тартып өзәргә.
- Ай-һай телең, тел очыңда безең.
- Балы — телендә, агуы күңелендә.
- Йозаклы тел белән яшәү.
- Йомры телен ясмаклап, ясмак телен тасмалап сөйләү.
- Олы телдән үтмәде, кече телгә җитмәде.
- Русчаны белмим, татарчаны аңламыйм.
- Сөйләр теле ачы, ябар теле - төче.
- Татарчага — таман, русчага - яман.
- Таштан теле суелмый *.
- Тел астында теле бар, җир астында юлы бар.
- Тел бистәсе, куян хастасы.
- Тел дә яңак белән генә сыйладык.
- Тел очы татлы, төбе - кортлы.
- Тел очын кытыклап тору.
- Тел туздырып, гомер уздырып.
- Тел өсте бал да май, тел асты ай да вай.
- Телгә килсә очынган, эшкә килсә кычынган.
- Телгә күршегә кереп тормый.
- Теле авызына сыймый.
- Теле белән дөнья гизә.
- Теле белән кош тота.
- Теле белән күктәге айны йөретә белгән, кулы белән казандагы майны
эретә белмәгән.
- Теле белән тегермән тарттыра, кулы кыл да кыбырдата алмый.
- Теле белән тере агачны корытыр.
- Теле белән юа.
- Теле белән һава кыйный, һава кыйнап тамак туймый.
- Теле дилбегә буе.
- Теле көрәк, сүзе кибәк.
- Теле озын, кулы кыска.
- Теле озын үзеннән, шайтан көләр сүзеннән.
- Теле сарыкныкы, теше бүренеке.
- Теле табан астын тазарта.
- Теле табанына җиткән.
- Теле татлы, күңеле каты.
- Теле телгеч кебек.
- Теле телгә йокмый.
- Теле тоздан да әче.
- Теле туң җирне тишәрлек.
- Теле языкка туймас, авызы азыкка туймас.
- Телен тилчә ерган.
- Телендә бал, йөрәгендә боз.
- Теленең тупсасы юк, авызының туктасы юк.
- Теленә шайтан төкергән.
- Телең булмаса, күзеңне карга чукыр иде.
- Телең булмаса, күптән карга күтәреп алып китәр иде.
- Телең пароход йөртә.
- Телең табаннан азгандыр инде синең.
- Телең чыптадан булса, әллә кайчан тузып бетәр иде.
- Телеңне теш артыңда тоту.
- Телеңне тәртә буе сузма.
- Тилемдәге - телемдә.
- Уенда ни — телендә шул.
- Утыр урынча, сөйләшербез урысча.
- Әйтүен әйттем, аннан телем тарттым.
- Үз өстемә тел сөйләү.
- Үзе киле кадәр, теле кисап кадәр.
- Авыз — капка, сүз жил.
- Авызда туган асыл сүз авыздан чыккач үзеңә ят.
- Авыздагы сүзгә син ия, авыздан чыккач сүз ия.
- Авыздан чыккан артык сүз үз якаңа ябышыр.
- Авыздан чыккан сүз атылган ук.
- Авыздан чыккан сүз очкан кош күк.
- Авыздан чыккан сүз - һавага җәелә, түз.
- Авызына килгәнне сөйләү ахмакның эше, алдына килгәнне ашау хайванның
эше.
- Авызың кыек булса да сүзең туры булсын.
- Авызыңнан артык сүзең чыкканчы тәнеңнән җаның чыксын.
- Авызыңнан тозсыз сүзең чыкканчы, каерылып тезең чыксын.
- Авызыңнан чаян чыкса, кире кайтып үзеңне чагар.
- Авызыңны җыеп сөйләш.
- Авылга килгән бүз арзан, авызга килгән сүз арзан.
- Авылга әйтсәң – аша, күршегә әйтсәң — куша.
- Агач башын жил бутый, әдәм башын сүз бутый *.
- Агу хәтәр, агудан гайбәт хәтәр.
- Аз сөйлә, күп тыңла.
- Аз сөйләгән аз яңлышыр.
- Аз сөйләгән кешенең күңеле тыныч булыр.
- Аз сөйләмәк акыллылык галәмәте, күп сөйләмәк - наданлык галәмәте.
- Аз сөйләсәң, күп ишетерсең.
- Аз сүз — алтын, күп сүз — бакыр.
- Аз сүз белән күпне әйт.
- Аз сүз үз сүз, күп сүз — чүп сүз.
- Аз сүздән мәгънә чыгар, күп сүздән бәла чыгар.
- Аз сүзле аз оялыр.
- Аз сүзле алтын, күп сүзле - болтун.
- Аз сүзленең гаебе аз булыр.
- Акылга сыймаган сүзне кем әйтсә дә ышанма.
- Акыллы сүз алтыннан кыйбат.
- Акыллы сүз тимер капканы да ачтыра ала.
- Акыллы сүзгә кул куй, акылсызга юл куй.
- Акырынганнан курыкма, эндәшмәгәннән курык.
- Алдакның аягы кыска.
- Алдау бакыр акча кебек: бик кечкенә эшләргә генә ярый.
- Алдашсаң — абруең китәр, тиргәшсәң — кадерең китәр.
- Алкыш алган — аман, каргыш алган -- тәмам.
- Алмаз алмаз белән киселә, ялган дөреслек белән чишелә.
- Алтын алма, рәхмәт ал.
- Андый белмәгән үгез үтерер, сөйли белмәгән сугыш китерер.
- Арттан әйтер сүзеңне алдан әйтмә.
- Асыл сүз телдән чыккан алтын.
- Асылынган кеше өендә бау турында сөйләшмиләр.
- Ат кешнәшеп белешә, әдәм сөйләшеп таныша *.
- Ат ычкынса тотылыр, сүз ычкынса тотылмас.
- Атаңнан олы кеше белән уйнап сөйләшмә.
- Аткан ук кире кайтмас, әйткән сүз эчтә ятмас.
- Атына күрә камыты, сүзенә күрә калыбы.
- Ачы дөрес татлы ялганнан яхшырак.
- Ачы сүз әйткәнче, ачуташ яла.
- Ачы тисә дә, турысын әйт.
- Ачы әйтсәң, ачы ишетерсең.
- Аш капкан саен кимер, сүз — әйткән саен артыр.
- Аш ташны эретә, ялган башны черетә.
- Ашамаганда турама, сорамаганда сөйләмә.
- Ашның мае бар, сүзнең җае бар.
- Аяк астыннан чыккан еланнан саклан, аяк астыннан чыккан яладан
саклан.
- Аңламаганга туры сүз дә кыйшык булып күренә.
- Аңламый сөйләшкән авырмый үләр *.
- Аңламый әйтмә, чәйнәми йотма.
- Бака бакылдап туймас, телчән такылдап туймас.
- Бакма кешенең йөзенә, бак син әйткән сүзенә.
- Бакыру ягымлы булса, ишәктән кадерле хайван булмас иде.
- Бакылдамый торса, бакылдыкның эче поша; кеше бакылдык димиме дип,
үзенең коты оча.
- Бал — чебенне, яхшы сүз әдәмне ияләштерә.
- Бар да сөйләгәндә берәү дә ишетми.
- Барганда сөйләмә, кайтканда сөйләрсең.
- Басуга сүз чәчеп булмый.
- Бауның озыны, сүзнең кыскасы яхшы.
- Башның тазы яхшы, сүзнең азы яхшы.
- Баштан баз сөйләмә.
- Без капчыкта ятмый, сүз янчыкта ятмый.
- Белсәң сөйлә, белмәсәң кеше сөйләгәнне тыңла.
- Белгәнеңне сөйләмә, ни сөйләгәнеңне бел.
- Бер гайбәтнең гомере икенчесе чыкканчы.
- Бер көн талашканның кырык көн насыйбы киселә, ди.
- Бер олының сүзен тот, бер кеченең сүзен тот.
- Бер рәхмәт мең бәладән коткара.
- Бер сүз аз, ике сүз күп.
- Бер сүз күтәрә алмаган кеше күп сүз күтәрергә мәҗбүр булыр.
- Бер сүз сөяк сындыра, бер сүз сөяк ялгый.
- Бер сүзне кырык кат сөйләмә.
- Бер ялган сөйләсәң тугыз дөресеңә дә ышанмаслар.
- Бер ялганны капларга тагын мең ялган табарга кирәк.
- Бер ялганыңны кайтарып алу өчен кырык дөреслек эшләргә кирәк.
- Бер яхшы сүз мең күңелнең җәрәхәтен төзәтә.
- Берне сөйләгәндә бишне уйла.
- Берәү унга сөйләр, унау йөзгә.
- Биткә әйткәннән читтә әйткән яман.
- Болыт купса, яңгыр китәр; сүз купса, тавыш китәр.
- «Бугай» дигән юк сүздер.
- «Бугай»ны күпер башында кура белән чәнечкәннәр.
- Булырдайның сүзеннән, булмастайның йөзеннән.
- Буш сүз капчыкка керми.
- Буш сүздән соң давыл чыгар.
- Бәлачегә бер таяк, әләкчегә мең таяк.
- Бәрәңгедә сөяк юк, туры сүзгә җавап юк.
- Бәхәс белән бәхет табылмас.
- Бәхәсләшеп Төмәнгә киткән Теләчедән кире кайтыр.
- Бәхәстә ак карга кара, кара карга - ак.
- Бөтенләй сөйләшмәсәң, телсез булырсың.
- Бүз биргән белән булма, сүз биргән белән бул.
- Гайбәт дөнья болгатыр.
- Гайбәт күмер кебек: көйдермәсә дә буйый.
- Гайбәт сүзне сүзләмә, сөйләгәнне тыңлама.
- Гайбәт чәйнәгәнче сагыз чәйнә.
- Гайбәт, чәйнәмәгә йомшак булса да, тешне сындыра.
- Гайбәтне әйт колакка, ишетелер еракка.
- Гайбәтнең урыны чүплек башында.
- Гайбәтчегә бер таяк, әләкчегә биш таяк.
- Гайбәтченең теле мең колач.
- Гафу үтенгәнче ызгышмау яхшырак.
- Дорфа сүздән дорфа эш яхшы.
- «Дыр» белән «ди»не иккәннәр дә, чыкмаган, ди.
- «Дыр»га чыпчык та кунмый, дырылтый да очып төшә.
- «Дыр»га шалкан чәчмиләр.
- «Дыр»ны чәчкәнгә илле ел, ди, һаман да тишелмәгән, ди.
- «Дыр»ны чәчкәч, «ләкин» үскән.
- Дәлиле азның сүзе озын.
- Дәшмәү алтын икән дип алтын сүзең яшермә.
- Дәшмәү акыллыга зиннәт, ахмакка пәрдә.
- Дәшмәү ризалык билгесе.
- Дәшми торганда жҗүләр дә акыллы.
- Дәшми торсаң, котырган аю да юашлана.
- Дөнья сүзе бер бүләк.
- Дөньяда сүздән көчле нәрсә юк.
- Дөньяны жил боза, әдәмне сүз боза *.
- Дөрес сөйләгән ялгышмый.
- Дөрес сүзгә гуаһ кирәкми.
- Дөрес сүзгә җавап юк.
- Дөрес сүзгә җан фида.
- Дөрес сүздә гаеп юк, бәрәңгедә сөяк юк.
- Дөрес сүзне дә уйлап әйтергә кирәк.
- Дөрес сүзне өй башыннан кычкыр.
- Дөресен әйткән котылыр, ялган әйткән тотылыр.
- Дөреслек күзгә кадала.
- Дөресне ялган бервакытта да җиңмәс.
- Елан аяксыз, ялган тамырсыз.
- Еланның агуы тешендә, ялачының телендә.
- Еласаң яшең кибә, сөйләшсәң серең сыя.
- Ертык тунны җил табар, ялган сүзне чын табар.
- Зурлар сүзен тыңламаган зур бәлагә тарыр.
- Ике кеше сүз әйтсә, берәвен дә ишетмә.
- Ике кеше сүзгә килсә, исле кеше читкә тартылыр.
- Ике уйла, бер сөйлә.
- Ил гаебен сиңа сөйләгән - синең гаебеңне илгә сөйләр.
- Иләктә су тормас, такылдыкта сүз тормас.
- «Имеш»нең җимеше юк.
- Ип белән сөйләгәннең ирене авыртмый.
- Ипле сүз энә саплый.
- Иттән үткән таяктан сөяктән үткән сүз яман.
- Иң зур кабахәтлек ялганчылык.
- Йомшак сөйләгән йомшак сөягән.
- Йомшак сүз садакадан артык.
- Йөз кат әйткәнче бер кат эшләп күрсәт.
- Йөз ялганны бер чын баса.
- Йөзә белмәсәң, суга кермә суга китеп үләрсең; сүз белмәсәң сөйләмә күп
алдында бөләрсең.
- Йөрешең илгә ошасын, сөйләгән сүзең миргә ошасын.
- Йөри белмәгән юл бозар, сөйли белмәгән сүз бозар.
- Йөрәктән чыккан сүз йөрәккә керә, йөрәктән чыкмаган колакка да
керми.
- Каргыш белән сагыш бергә.
- Каргыш ике башлы, юан башы үзеңә төшә.
- Каргыш каргыш тудырыр.
- Каргыш төбе кан белән, теләк төбе бал белән.
- Каргыш уртак була.
- Каргыштан кеше үлсә, ярак кирәкмәс иде.
- Каты сүз, каты борчак кебек, колактан кире сикерер.
- Каты сүзгә тал сына, йомшак сүзгә таш эри.
- Кеше белән сөйләшмәсәң, эчеңә имгәк булыр.
- Кеше берне биш итеп сөйли.
- Кеше сөйләгәнне сөйләмә, үзең күреп сөйлә.
- Кеше сүзе белән коега капланырсың.
- Кеше сүзе кеше үтерә.
- Кеше сүзе кешегә тансык.
- Кеше сүзе күп булыр.
- Кеше сүзе, таш ярмаса да, баш ярыр.
- Кеше сүзен аңлап тыңлау сөйли белүдән яхшырак.
- Кеше сүзен тыңла, үз акылың тот.
- Кеше ышанмастай сүзне дөрес булса да сөйләмә.
- Кеше яраткан әйберен күп сөйләр.
- Кеше үзе бер булган шикелле сүзе дә бер булырга тиеш.
- Кешегә артык сүз әйткәнче, артык телем ипи аша.
- Кешене артында сөйләмә, алдында сөйлә.
- Кешенең, акылы камилләнгәч, сүзе азая.
- Киң сөйләгән кичкә җитмәс, киң атлаган ишеккә җитмәс.
- Колактан кергән салкын сүз йөрәккә барып боз була.
- Коры рәхмәт белән тун тышлап булмый.
- Коры сүз баш авырттырыр.
- Коры сүздән, коры төһмәттән саклан.
- Коры сүздән пылау булмас, дөгесе-мае булмаса.
- Коры сүздән читән үрелми.
- Кошны орлык, кешене сүз тозакка төшерә.
- Кулыңнан килмәгәнгә телең белән сүз бирмә.
- Куян төстән чыга, әйткән сүз истән чыга.
- Кыек әйткән тотылыр, туры әйткән котылыр.
- Кыскалыкта — осталык.
- Кычкырышка яхшы сүз керми.
- Кыңгыр утыр, туры сөйлә *.
- Кәкреме, төзме - бер сүз булсын.
- Кәлямнән әүвәл сәлам кирәк.
- Көлке сүз сөйләшү ашка тоз салу кебек.
- Көн саен бер яңа сүз ишетмәсәң, колагың чукрак булыр, ди.
- Көндез сөйләшсәң эшең кала, кич сөйләшсәң йокың кала.
- Күз җитмәгән җиргә сүз җитәр.
- Күзгә кергән тигәнәк яман, күз чыгарган әләқ яман.
- Күп бел, аз сөйлә.
- Күп йоклаган бөлер, күп сөйләгән алдар.
- Күп йөргән азар, күп сөйләшкән язар.
- Күп сөйләгән аз эшләгән, аз сөйләгән - күп эшләгән.
- Күп сөйләгән изәр, күп кыдырган гизәр.
- Күп сөйләгән кешенең хатасы да күп була.
- Күп сөйләүгә караганда аз эш яхшы.
- Күп сөйләүче күп алданыр.
- Күп сөйләүче я юлдашыннан, я кордашыннан аерыла.
- Күп сүз баш авырттырыр, күп аш эч авырттырыр.
- Күп сүз кибәксез булмас.
- Күп сүзнең азы яхшы, аз сүзнең үзе яхшы.
- Күп сүзнең даруы бер сүз.
- Күп торган күл сасыр, күп сөйләгән адашыр.
- Күңел алган да бер сүз, күңел калган да бер сүз.
- Күңел сырхавы күп сөйләү.
- Күңелсез хәбәр тау артыннан ишетелә.
- Лаф белән пылау пешмәс.
- Мең сүздән бер хак сүз яхшы.
- Мыш-мыш килеп сөйләгән кешедән өмет өз.
- Наданга сүз сөйләү ташка борчак бәрү белән бер.
- Намуслы кеше гайбәттән курыкмый.
- Нык сүзне тимер дә җиңә алмый.
- Озын сүздән кыска жеп яхшы.
- Озын сүздән тел тотлыгыр.
- Олы алдында телен тыймаган - теле авызына сыймаган.
- Олы сөйләгәнче, олы телем икмәк аша.
- Олы сүзен бүлдермә.
- Олы сүзен тотмаган орылган да сугылган, кеше сүзен тотмаган кычытканга
егылган.
- Оста ялганчы дөрес сүз арасына да ялган кыстыра.
- Оста ялганчы дөрес сүз эченә генә ялган кушар.
- Ошак сөйләгәннең пычагы телендә.
- Ошакчының ошак сөйләми торса тел очы кычыта, ди.
- Рас сүзгә ни кару.
- Раслык күзне төртә.
- Раслык яуган кардан, сауган сөттән ак, аккан судан пакь.
- «Рәхмәт» дигән җылы үз тәнне җылытмаса да, җанны җылыта.
- Сагызны чәйни белмәсәң эри, сүзне сөйли белмәсәң чери.
- Себергән саен чүп чыга, сөйләгән саен сүз чыга.
- Сине тыңламаган җирдә дәшми утыр.
- Сиңа каты сүз әйтсәләр дә, син йомшак сүз белән җавап бир.
- Сорамаган сүзгә җавап бирмиләр.
- Суксаң – авырттыр, әйтсәң ишеттер.
- Суны - сеңәр җиргә, сүзне сыяр җиргә.
- Суның башы - болак, сүзнең башы колак.
- Сәлам бирү сөннәт, алу - фарыз.
- Сәламсез кергән гаеп, рөхсәтсез чыккан гаеп.
- Сөйли белмәгән сугып качар.
- Сөйли белмәснең сүзе үтмәс пычакның үзе.
- Сөйләгән белән сүз бетмәс, аз сөйләүгә җитмәс.
- Сөйләгән кеше ахмак булса, тыңлаган кеше акыллы булсын.
- Сөйләгән сүзең татлы булса да, кайта-кайта сөйләмә.
- Сөйләгән сүзең үзеңә хуҗа.
- Сөйләр сүзең алтын булса да, күп сөйләгәч бакырга калыр.
- Сөйләсәң, сүз күп була.
- Сөйләсәң сүз, сөйләмәсәң — бүз.
- Сөйләсәң — сүз чыга, төртсәң күз чыга.
- Сөйләсәң, сүзнең маен чыгар.
- Сөйләсәң такмак диләр, сөйләмәсәң ахмак диләр.
- Сөйләшә белмәгән кешедән өрә белгән эт артык.
- Сөйләшкәндә авызыңны үлчәп ач.
- Сөйләүче чәчә, тыңлаучы ура.
- Сүз артыннан сүз чыга, күп сөйләсәң күз чыга.
- Сүз белмәгән сөйләсә, сүзне үзенә китерер, күчә белмәс күченсә, бөтен
малын үтерер.
- Сүз белән акылга килмәгән таяк белән килмәс.
- Сүз биргәнгә иярмә, бүз биргәнгә ияр: сүз имгәк булыр, бүз күлмәк
булыр.
- Сүз бирсәң — чыны белән бир, пычак бирсәң кыны белән бир.
- Сүз бирүче күп булыр, бүз бирүче юк булыр.
- Сүз — биткә, чыбыркы аркага.
- Сүз бозау имезер, сыртка таяк тигезер *.
- Сүз бозау имезә, йокы козау кигезә.
- Сүз буена сүз бара, эш буена эш бара.
- Сүз - вакытында әйтелсә генә сүз.
- Сүз ишетү чирдән яман.
- Сүз иясе белән йөрми.
- Сүз иясеннән алда килеп җитә.
- Суз канатсыз, ләкин оча.
- Сүз куган бәлагә юлыгыр, юл куган казнага юлыгыр.
- Сүз күлмәк кидертми.
- Сүз - күңел көзгесе.
- Сүз нихәтле очсыз булса, эш шул кадәр бәяле.
- Сүз сөйли белсәң ирмәк, сөйли белмәсәң имгәк.
- Сүз сөйләргә яратсаң кешене дә тыңлый бел.
- Сүз сөйләсәң уйлап сөйлә.
- Сүз сөйләү - һөнәр, сөйли белмәгән үләр.
- Сүз сөяктән үтәр, таяк иттән үтәр.
- Сүз сүздән чыгар, сөйләмәсәң кайдан чыгар.
- Сүз сүзне тарта, яхшы сүз йөрәккә ята.
- Сүз сүзне чыгара, йодрык күзне чыгара.
- Сүз токымы колактан, су токымы болактан.
- Сүз утыз тештән чыга, утыз галәмгә җәелә.
- Сүз уңае килгәндә сүтегеңне ямап кал.
- Сүз хикмәтен белмәгән кешенең михнәте күп.
- Сүз хәйләсен белмәгән үзенә сүз китерә.
- Сүз чыпчык түгел, очырсаң тота алмассың.
- Сүз чәчкәнче сүс чәч.
- Сүз чүпрә: никадәр күп салсаң, шулкадәр күперә.
- Сүз шәраб кебек: исертә дә, айныта да.
- Сүз әйтәсең килсә, элек кара: тыңларга теләүче бармы.
- Сүз үзенең тыңлаучысын таба.
- Сүзгә юмарт юмартлыкка саран.
- Сүздә тору зурлык, сүздә тормау хурлык.
- Сүздән сүз, киндердән сүс.
- Сүздән сүс талкып булмый.
- Сүзе күп кешенең хисе аз була.
- Сүзе хакның йөзе ак.
- Сүзенә күрә җавабы, җавабына күрә савабы.
- Сүзең булсын аңларлык, өзелсә дә ялгарлык.
- Сүзең кыска, акылың озын булсын.
- Сүзең көмеш булса, тик торуың – алтын.
- Сүзең үлгәнче үзең үл.
- Сүзеңне кабул итмәгән вакытта әйтмә.
- Сүзеңне кешегә әйткәнче үзең чәйнәп кара: тозы бармы.
- Сүзеңне үлчәп сөйлә.
- Сүзне кайтарып әйтсәң, кадере китә.
- Сүзне мыскаллап үлчә, эшне батманлап.
- Сүзне сүзгә тоташтырсаң, ип булыр; йонны йонга тоташтырсаң, җеп
булыр.
- Сүзне әйтмә, әйтсәң кайтма.
- Сүзне әйтүдән элек авызыңда чәйнәп җиткер.
- Сүзнең башы болдырда, койрыгы ындыр артында.
- Сүзнең башы каты булса, соңы татлы була.
- Сүзнең башыннан элек төбен уйла.
- Сүзнең вакытын ычкындырсаң, әсәре булмас.
- Сүзнең иясе юк, диңгезнең бөясе юк.
- Сүзнең кыскасы яхшы, сөтнең сөзмәсе яхшы.
- Сүзнең сөйләнгән җирдә калуы яхшы.
- Сүзнең турысы тимерне теләр.
- Сүзнең турысын баладан ишет.
- Сүзнең урыны килмәгәндә, яхшы сүзеңне әрәм итмә.
- Сүзнең хуҗасы авыз.
- Сүзнең яхшысы балдан да татлы була.
- Талаш — майлы аш түгел.
- Талаш эткә килешә.
- Талашканны тамырлык аша булса да урап уз.
- Талашсаң килешергә юл калдыр.
- Таныксыз сүз иярсез ат кебек.
- Татлы сүз тыңлата, мәгънәсез сүз йоклата.
- Татлы сүз язгы көн кебек рәхәт.
- Татлы сүз әйтеп телең сынмас.
- Татлы сүз - жан азыгы, ачы сүз - баш казыгы.
- Татлыдан татлы — яхшы сүз, затлыдан затлы — якты йөз.
- Татылдыкка тышау юк.
- Тау белән ташны су боза, кеше белән кешене сүз боза.
- Тау-ташны су бозар, ил арасын сүз бозар.
- Тауны-ташны җил бозар, әдәм затны сүз бозар.
- Ташка язмас сүз сөйләмә.
- Тел күрке сүз *.
- Телмәкергә тап булма.
- Теләгәнен сөйләүче теләмәгәнен ишетер.
- Тиешсезгә сөйләү ташка тары чәчү.
- Тиргеш тигәнәк түгел ябышмас.
- Тиргеш төтен түгел күзеңә кермәс.
- Тиргәшчегә тиңләшмә, талашчыга таңланма.
- Тозсыз сүздән тозлы ботка тәмлерәк.
- Туры кешегә дус бул, ялганчыдан сак бул.
- Туры сүз ачы булыр, ахыры яхшы булыр.
- Туры сүз башта зәһәр булса да, соңы шикәр; ялган сүз башта шикәр булса
да, соңы зәһәр.
- Туры сүз диңгез кичерә.
- Туры сүз, кыектан әйтсәң дә, туры тия.
- Туры сүз кылычтан үткен.
- Туры сүз күзне тишә.
- Туры сүз таш яра, ялган сүз баш яра.
- Туры сүз — телнең бизәге.
- Туры сүз тимерне тишәр, йомшак сүз кылычны кисәр.
- Туры сүз туганыңа ярамас.
- Туры сүзгә ант кирәкми.
- Туры сүзгә җан фида.
- Туры сүздә оят юк.
- Туры сүзнең зәһәре юк.
- Туры турыны сөяр, ялган турыдан көяр.
- Туры әйткән ил алдында ирән булган.
- Туры әйткән котылыр, ялганлаган тотылыр.
- Туры әйткән туганына ярамаган.
- Турылык сурәткә әйләнсә арыслан, ялган, сурәткә әйләнсә, төлке булыр
иде.
- Турысын әйткәннең авызына сукмыйлар.
- Тутый кош кебек, ни ишетсәң шуны сөйләмә.
- Тыныч күлгә таш атма, тиешсез җиргә сүз катма.
- Тыңлаусызга сүз әйтсәң, бер колагыннан керде, икенчесеннән чыкты.
- Тәэсирсез сүз — яңгырсыз күкрәү.
- Төрле авыздан төрле сүз чыгар.
- Төтен күзгә керә, тиргәш күңелгә керә.
- Төче сүз агу, ачы сүз - дару.
- Төче ялганнан ачы хакыйкать яхшы.
- Уен сүзне күтәрә бел.
- Уен сүзне һәркем белмәс, кешесенә карап сөйлә.
- Уйламаган җирдән төлке чыгар, исәпләми әйтсәң, көлке чыгар.
- Уйламый сөйләсәң, башыңа тукмак алырсың.
- Уйламыйча әйткән сүз — төзәмичә аткан ук.
- Уйнап сөйләмә, уйлап сөйлә.
- Ук берне үтерсә, сүз меңне үтерә.
- Ук үзәктән үтмәс, сүз үтәр.
- Урынсыз сүз үзеңә тияр.
- Усал сүзгә олау кирәкми.
- Усал эштән түгел, усал сүздән дә саклан.
- Ут алырга кергән утыз авыз сүз сөйләгән.
- Утыз теш арасыннан чыккан утызга төрләнә.
- Утыз тештән чыккан сүз утыз кешегә җәелә.
- Хак сүз ачы булыр.
- Хаклык иелсә дә сынмый.
- Хаклык өскә калка, ялган төпкә бата.
- Хакыйкать ачы, ялган татлы.
- Хикмәтле сүз икмәкле.
- Хикмәтле сүзне чүплектә күрсәң дә ал.
- Хәерле сүз аз була.
- Чабатаны катласаң ныгыр, сүзне катласаң сүтелер.
- Чабу, озын булса, тезеңә урала; сүз, озын булса, үзеңә урала.
- Чаккан үтерер, мактаган җиткерер.
- Чүпли бирсәң, чүп булыр; сөйли бирсәң, күп булыр.
- Ызгыш төбе урын тарлыктан түгел, күңел тарлыктан.
- Ышанма кеше сүзенә, ышан үз күзеңә.
- Элек күреш, аннан сораш.
- Эндәшмәгән кешедә ябәлә Юк.
- Эндәшмәсәң уза, эндәшсәң туза.
- Эчтә калган сүз шешкә әйләнә имеш.
- «Эһем» дигән буш булмас, бардыр аның нөктәсе
- Юк сүз югары менмәс.
- Юк өчен сүз чыга, сүз өчен күз чыга.
- Юкә чөй тумран яра, йомшак сүз кемгә дә бара.
- Ябага тайның тире ачы, гайбәтченең теле ачы.
- Ягымлы сүзгә берәү дә ачуланмый, ачулы сүзгә берәү дә куанмый.
- Якында «пышт» иткән еракта «шарт» итеп ишетелер.
- Ялган белән дөнья гизәрсең, кире кайта алмассың.
- Яла теле еланнан яман.
- Ялган белән яла бер арбада йөриләр.
- Ялган егылып калыр, туры алга барыр.
- Ялган икәү, чын дүртәү.
- Ялган көлеп килер, җылап китәр.
- Ялган көлеп әйтер, чын өзеп әйтер.
- Ялган озын аяклы, гайбәт озын колаклы.
- Ялган оят китерер, дөреслек куәт китерер.
- Ялган сөйләмәсәң үкенечтә булмассың.
- Ялган сөйләсәң тотылырсың, дөрес сөйләсәң котылырсың.
- Ялган сүзгә савап юк, туры сүзгә җавап юк.
- Ялган сүзне дөресләү таш ватудан авыррак.
- Ялган сүзнең гомере кыска.
- Ялган әйтеп файда тапсаң, соңыннан зарар табарсың.
- Ялганга ялкау инана, я булмаса аңкау инана.
- Ялганның теле оста, аягы кыска.
- Ялганчы иясен тапмас.
- Ялганчы төшендә дә ялганлый.
- Ялганчы угры булыр, иренчәк йокычан булыр.
- Ялганчы ялганчыны ышандыра алмый.
- Ялганчы ялчымас, угры баемас.
- Ялганчының бер исеме ялачы.
- Ялганчының таныгы алда.
- Ялганчының киртәсенә дә инаныч юк.
- Ялганчының сүзе бозга язган кебек тиз бетә.
- Ялганчының сүзе түгәрәк, авызы кыек.
- Ялганчының чын сүзе дә зая.
- Ялганчының өе янган, берәү дә ышанмаган *.
- Ялгыш әйтсәң кичелер, ялган әйтсәң кичәлмәс.
- Яман сүз йөрәккә таш булып утырыр.
- Яман сүз матча сындыра.
- Яман сүз уттан каты пешерер.
- Яман сүз - җанга елан теше.
- Яман хәбәр алдан чабар.
- Яман хәбәр алтмыш аяклы була, имеш.
- Яман хәбәр — озын аяклы, ялган сөйләүче - озын колаклы.
- «Ярар»ның аты армый *.
- Яхшы сүз ара төзер, яман сүз ара бозар.
- Яхшы сүз аркасында әдәм әдәм, яман сүз аркасында әдәм - әрәм.
- Яхшы сүз балдан татлы.
- Яхшы сүз, бер генә булса да, бар кешегә дә җитәр.
- Яхшы сүз сау кешегә рәхәт, авыруга дәва.
- Яхшы сүз ялау, яман сүз талау.
- Яхшы сүз яу кайтарган.
- Яхшы сүз әйтте дип сөенмә, яман сүз әйтте дип көенмә.
- Яхшы сүз өй салдыра, яман сүз өй туздыра.
- Яхшы сүз — җан азыгы, усал сүз баш казыгы.
- Яхшы сүз җанга рәхәт, яман сүз җанга җәрәхәт.
- Яхшы сүзгә җан симерә.
- Яхшы сүзгә җан эри, яман сүздән кан ката.
- Яхшы сүздән май чыгар.
- Яхшы сүзне дә күп әйтсәң яманга әйләнә, ди.
- Яхшы хәбәр ат белән йөрсә, яман хәбәр поезд белән йөри.
- Яхшы якка ялган да ярый.
- Яхшыны ишетәсең килсә, яман сөйләмә.
- Яхшыны әйт, яманнан кайт.
- «Әгәр»не чәчкәч, «мәгәр» үскән.
- «Әгәр-мәгәр» янында «мәгәр-тәгәре» бар.
- Әдәм сөйләшеп, хайван иснәшеп таныша.
- Әдәм шул: әйткән сүзеннән кайтмасын.
- Әдәмне әләк белән органчы, башына бәләк белән ор.
- Әйт тә сүзеңә җит, меңгәш тә өеңә җит.
- Әйтер сүзең үзеңдә торсын.
- Әйтер сүзне әйт, ялгыш сүздән кайт.
- Әйтергә оялмаган кылырга да оялмас.
- Әйтерлек булса әйт, әйтерлек булмаса чәйнә дә йот.
- Әйткән бер сүзгә ышансаң, төпсез коега төшәрсең.
- Әйткән кискән.
- Әйткән курыкмас, курыккан әйтмәс.
- Әйткән сүз аткан ук.
- Әйткән сүз, аткан ук, узган гомер берсе дә кире кайтмас.
- Әйткән сүз каккан кадак.
- Әйткән сүз кире кайтмый.
- Әйткән сүз - кискән икмәк: кире ябыштырып булмый.
- Әйткән сүз тургай түгел тота алмыйсың.
- Әйткән сүзгә ышанма, күргән эшкә ышан.
- Әйткән сүзеңдә тор, әйтмәгәнен сакла.
- Әйткән сүзне кайтарып алып эчкә йотып булмый.
- Әйткән сүзнең кайтасы юк, әйтмәгәннең хатасы юк.
- Әйтми беленми, ачмый күренми.
- Әйтмәгән сүз алтын, әйткән сүз көмеш.
- Әйтмәгән сүзне әйтергә була, әйткәнне кайтарып булмый.
- Әйтмәгәнне кем белә, ачмаганны кем күрә.
- Әйтмәк бар, кайтмак юк.
- Әйтмәкнең танмагы бар.
- Әйтмәс җирдә май кап.
- Әйтсәң — сүз чыга, төртсәң күз чыга.
- Әйтсәң — сүз, әйтмәсәң тешеңне кысып түз.
- Әйтсәң — тел арый, әйтмәсәң йөрәк әрни.
- Әйтсәң - туры әйт, әйтмәсәң – тик тор.
- Әйтә белгән авызда йомычка да йомры була, әйтә белмәгән авызда йомырка
да дүрт кырлы була.
- Әйтү бар, артык әйтсәң кайту бар.
- Әйтү белән әйтүнең аермасы бар.
- Әйтү бер, эшләү башка.
- Әйтүче гадел булса, тыңлаучы дана булыр.
- Әләк төбе һәлак.
- Әләк әдәм үтерер.
- Әләкче, кеше өстеннән әләклим дип, үзен әләкләгән.
- Әүвәл сәлам, аннан кәлям.
- Үз имешен сөйләгән ахмак - бер ахмак, башкалар имешен сөйләгән йөз
ахмак.
- Үз сүзеңне үзең өз, күпереңне үзең төз.
- Үзе ахмакның сүзе ахмак.
- Үзең алтын булмасаң да, сүзең алтын булсын.
- Үзең ишетәсең килмәгән сүзне кешегә сөйләмә.
- Үзең сөйли башлаганчы кеше сүзен тыңлап бетер.
- Үзеңне сүзеңнән ким күрсәтмә.
- Үтмәсне беләмә, булмасны сөйләмә.
- Үтерек кешенең дөрес сүзенә дә ышанма.
- Үтерек сүз җанга үч, үткен пычак кынга үч.
- Үтерекче кешенең чын сүзе заигъ булыр.
- Җайлы сүз җан эретә.
- Җылы-җылы сөйләсәң, елан да өненнән чыга.
- Җөяле сүз җөясен табар, җөясез сүз иясен табар.
- Һәр ишеткәнеңә ышанма, һәр ышанганыңны сөйләмә.
- Һәр кешенең сүзенә ышану ахмаклык, һичкемгә ышанмау кирелек.
- Һәр сүзгә җавап бар, һәр яхшыга савап бар.
- Һәрбер сүзнең урыны бар.
- Авызым иләк булса, сүзем сирәк.
- Акыллашумы бу, такылдашумы?
- Аның әйтере бар, кайтыры бар.
- Ары дәш дисәң, бире.
- Аулакта авыз япмас, җыенда сүз тапмас.
- Бер тиен биреп сөйләтеп булмас, ике тиен биреп туктатып булмас.
- Берсе тугай дип сөйли, берсе бугай дип сөйли.
- Би сөйләсә — бинеке, кол сөйләсә — колныкы *.
- Вакытсыз сөйләмә, Питрау күкесе булырсың *.
- Гайбәт түгел, гыйбрәт.
- Гайбәте түгел, гадәте.
- Дөреснең аргы ягында булу.
- Иске авыздан яңа сүз.
- Карагыз сүземә, карамагыз үземә.
- Каргаса кыш, ярлыкаса — яз *.
- Кеше сөйли ялганны, мин сөйлим аннан калганны.
- Кеше сүзе бер колагымнан керер, бер колагымнан чыгар.
- Кеше туй сөйләгәндә ул җеназа сөйләгән.
- Кылтыр-кылтыр кычкырыр, калай әтәч шул торыр.
- Күп сөйләмә, авызың зураер.
- Күп сөйләшмә, авызыңа йон чыгар.
- Күп сөйләшмә, күз тияр.
- Мин аз әйтсәм, син күбен аңла.
- «Ничава» дисәң, бернәрсә булмый.
- Ничә әйтсәң дә бер сүз, ике кешегә дүрт күз.
- Орыр сүзем күңелемдә, орыр ташым куенымда.
- Рәхмәт сезгә, калганы безгә.
- Син сөйләсәң синеке дөрес, мин сөйләсәм минеке дөрес.
- Син әйтмәдең, мин ишетмәдем.
- Сиңа ялган, миңа чын.
- Сөйли-сөйли телемдә төер бетте.
- Сөйләргә үзен җиде кала җиңмәс.
- Сөйләсәм «так-так» дисең, сөйләмәсәм «ахмак» дисең.
- Сөйләсеннәр — сүтелмәбез: ишкән дилбегә түгел.
- Сөйләшә-сөйләшә кызып киттек, башаклыкка менеп киттек.
- Сүз булмаганда сүз булсын: «Ата казыгыз күкәй саламы?»
- Сүз боткасы куерту.
- Сүздә — болан, эштә елан.
- Сүзе балдай, күңеле боздай.
- Сүзе белән көлдерә, күзе белән көйдерә.
- Сүзе белән юата, икмәк бирми озата.
- Сүзе сүзгә ошамый, авызы сүздән бушамый.
- Сүзем үләр — кем түләр.
- Сүзенең җае юк, күзенең мае юк.
- Сүзләр хуш, кесә буш.
- Тавышы бөереннән чыга.
- Тавышы таш яра.
- Тик торганнан тиле сүз.
- Тузга язмаганны сөйләү.
- Тәмле бәлештән калыр идем, шыпырт сүздән калмас идем.
- Төтен түгел, сүзләре күзгә кермәс.
- Уйнап әйтәм уемдагын әйтәм.
- Чабатаң тишек сизмисең, кеше хәлен сөйлисең.
- Ялганга егылмый, чынга кагылмый *.
- Ярар, барыбер янар.
- «Ярар» белән түбә ябучы.
- «Ә» дигәндә «иә» дип кенә тору.
- Әгәр дә «әгәр» булмаса, мин әллә кайчан бай булыр идем.
- Әйтер идем бер сүз, онытмассың көзсез.
- Әйткән сүзгә кура салып тору *.
- Әйткән сүзен эт җыймас.
- Әйткәнгә күнеп, төрткәнгә түнеп.
- Әйтмим кем белә, ачмыйм кем күрә.
- Әйтте сүз, шакмак күз.
- Әйттем, әйттем исә кайттым, әйтеп кенә бактым.
- Үз сүзе сүз.
- Үз сүзле, үгез күзле.
- Үз төнлегеннән генә карап сөйли.
- Үзе алтын булмаса да, сүзе алтын.
- Үзе сөйли, үзе чөйли.
- Үзе тавышчан да, изгелеккә авышчан.
- Үзе ямьсез, сүзе тәмсез.
- Үзе үтерми, сүзе үтерә.
- Үзем түрдә, сүзем үрдә.
- Үзең бакыр булсаң да, сүзең алтын.
- Үзең яхшы, үзеңнән сүзең яхшы.
- Авызыңны борсаң җыру була, аягыңны атсаң бию була.
- Ай белән көн уртак, җыр белән көй уртак.
- Амбар төбендә икмәк бар, картлар сүзендә хикмәт бар.
- Аталар сүзе акылның үзе.
- Барабан тавышы ерактан яхшы.
- Барабан таяк ала, барабанчы акча ала.
- Белгәнгә җыр, белмәгәнгә «дыр».
- Белмәгәнгә әкият, белгәнгә чын.
- Бер биюче белән туй булмый.
- Бер йөрәктә туган җыр мең йөрәкне кузгата.
- Биергә өйрәнгәндә егылсаң да ярый.
- Бии белгәнгә бер идән тактасы да җитә, бии белмәгәнгә бөтен идән дә
аз.
- Бии белмәгән саз таңлый.
- Биисе килмәгәнгә көй килешмәс *.
- Борынгылар сүзен тыңламасаң, борының белән капланырсың.
- Борынгылар әйткән сүз китапның эчендә дә түгел, тышында да түгел.
- Борынгыларның кара сүзе китап белән янәшә.
- Борынгыларның әйткәне кыеш китмәс.
- Гармунчы гармунчыны күрсә, кулы тетри.
- Гармунчы назлы булыр.
- Думбыра туй төшкән өйгә килешер.
- Елап яшәгәнче, җырлап үл.
- Ерактан җырлаган җыр матур ишетелә.
- Ике биюче бер арканда биемәс.
- Ил яшәве җыр белән.
- Ияк күрке сакал, сүз күрке мәкаль.
- Иң тавышлы барабан эчендә дә җилдән башка берни юк.
- Иң яхшы көйне дә рәттән өч кат җырламыйлар.
- Йомырканың җөе юк, җырның ертыгы юк.
- Камчат күрсәң атып ал, мәкаль сүзне отып ал.
- Карама агач еш булмый, картлар сүзе буш булмый.
- Картлар сүзе — кәбестә түзе.
- Картлар сүзен капка башына язып куй.
- Картлар сүзен капчыкка сал, яшь егетләрнекен янчыкка сал.
- Картлар сүзен кар басмас.
- Келәм астында барабан какмыйлар.
- Кемнең җырын җырласаң, шуның көен көйләрсең.
- Кеше җырын җырлыйм дип, үз җырыңны онытма.
- Киң кием тузмас, картлар сүзе бозылмас.
- Кубыз биетми, моңы биетә.
- Кулкубыз тартсаң көй чыга, бүрәнә тартсаң - өй чыга.
- Кураен югалткан сыбызгыга калган.
- Курайдан килгән сорнайга китәр.
- Көй күңелнең моңы.
- Көйне уйнап кына түгел, уйлап чыгар.
- Көндез әкият сөйләгән кешене ак бүре ашар *.
- Милләтнең теле үзенең әдәбияты.
- Музыка жебенне баһадирландырыр, саранны юмартландырыр.
- Музыканы хайваннар да яраталар.
- Мәзәк күңел ачкычы, табышмак зиһен ачкычы.
- Мәзәк сөйләшмәк ашка тоз салмак.
- Мәкаль сакалдан олырак.
- Мәкаль сүз мәгъкуль сүз.
- Мәкаль җыймыйм акыл җыям.
- Мәкальдә гаеп-кыек юк, гаеп булса үзеңдә.
- Мәкальдә ялган юк, яхшыда яман юк.
- Мәкальдә һәркемгә дә өлеш бар.
- Мәкальне адәм чыгармый, заман чыгара.
- Мәкальсез сүз сакалсыз ияк кебек.
- Мәкальсез сүз тозсыз аш.
- Скрипка белән гармун икесе ике төрле булса да, көе бер.
- Скрипкә искергән саен яхшырыр.
- Сылтаусыз мәкаль дә әйтелми.
- Сүз — басу, җыр чәчәк.
- Сүз мәкаль белән матур.
- Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт белән *.
- Сүз - чәчәк, мәкаль - букет.
- Тавык башка табышмак, тешсезгә - чикләвек.
- Табылган табышмак бик җиңел күренер.
- Табышмакны көндез әйтсәң, бүре очрый, имеш *.
- Такмак өйрәнеп кенә шигырь язганчы, барабан кагып кипи тапканың
артык.
- Тамчы төшми чәчәк ачылмый, җырламыйча йөрәк басылмый.
- Тел әйтә алмаганны җыр әйтер.
- Телең-каләмең белән генә әдип булма, акылың-холкың белән дә әдип
бул.
- Уенчы назланып мазаңны алыр.
- Уенчыга ялынсаң, өч көнгәчә назланыр.
- Уенчының тамагы тук.
- Уйнавына күрә биюе.
- Шатлыгың ашса да — җыр, кайгы басса да — җыр.
- Шигырь башка, дөньяны әйләндерә торган чыгыр башка *.
- Шигырь гомере шагыйрь гомереннән озын.
- Шигырьнең аз сүзендә күп мәгънә булыр.
- Эч пошканнан җыр файда.
- Эчкә сыймаган җырга чыга.
- Ярык курай уйнамас.
- Яучы телен саклый, думбырачы кылын саклый.
- Яхшы җырның даны үзеннән алда йөри.
- Әйтем сүзнең бизәге, мәкаль сүзнең җиләге.
- Әкият эше озакка йөрми.
- Өзелгән кылдан өзек җыр чыга.
- Җыр белгәнгә җыр һөнәр, җыр белү дә зур һөнәр.
- Җыр — йөрәккә ял.
- Җыр, кайгыны басмаса да, күңелне ача.
- Җыр – кешенең юлдашы.
- Җыр күңеллегә куаныч, күңелсезгә юаныч.
- Җырлаганның биергә исәбе бар.
- Җырлама кеше җыруын, үз җыруың җырларлар.
- Җырлый белмәгән кеше сызгырып йөри, ди.
- Җырны берәү шатлыктан, берәү кайгыдан җырлый.
- Җырның ертыгы юк, ертылса ямавы юк.
- Җырның ертыгы юк, көйнең китеге юк.
- Җырның ертыгы юк, сүзнең сүтеге юк.
- Җырның ертыгы юк, ямасаң җөе юк.
- Җыры бәя түгел, көе бәя.
- Җүләргә мәкаль әйтсәң, мәгънәсен дә аңлатып бирергә кирәк.
- Һәр заманның үз көе.
- Һәр кешенең үз яраткан җыры бар.
- Алдан ук барабан кагып кычкыру.
- Анысы шулай шулаен, тартып җибәр кураен.
- Аңа җырларга кушалар, ул: «Аягым авырта».
- Болай чакта авыз япмас, туй дигәндә җыр тапмас.
- Бу әле әкиятнең баласы, мичтә ята аның анасы.
- Думбыра каксаң да уянмас.
- Ерактан тыңлаганда матур җырлый.
- Иске көйләр белмим, яңаларын оталмыйм.
- Кеше кубызына бию.
- Коры куык, ярык барабан.
- Ни думбыра белмәгән, ни сызгыра белмәгән.
- Ярма тарттырганда җырлый, ут сүнгәч бии.
- Абыз - атасыннан олырак.
- Абыз сөйләгәндә авыз йом.
- Аз белмәгән күп тә белмәс.
- Акча, мал бер көнлек, гыйлем, һөнәр — гомерлек.
- Акча тарат, белем җый.
- Алган сабагың бер булсын, катлавы мең булсын.
- Алтын җирдән, галим - илдән чыга.
- Алтын җирдән табыла, белем китаптан.
- «А»ны әйткәч, «б»не әйтми хәл юк.
- Арпа-көрпә аш булмый, надан кеше баш булмый.
- Ат җитмәс җиргә хат җитәр.
- Ашык уйнаган азар, уен уйнаган тузар, китап укып белем алган барыннан
да узар.
- Аю беләгенә, әдәм белегенә ышана.
- Бай булмасаң бай булма, гыйлем-һөнәргә сай булма.
- Байлык бозга язган, белем ташка язган.
- Баласы юк хатын - тол, бәяны юк галим тол.
- Балның үзе тәмле, абызның сүзе тәмле.
- Барын да белгән кеше юк, берни дә белмәгән кеше юк.
- Башыңда белем булмаса, аягыңа авырлык.
- Белгән белгәнен эшләр, белмәгән бармагын тешләр.
- Белгән белегенә ышаныр, белмәгән беләгенә ышаныр.
- Белгән белешкә ярый, белмәгән ни эшкә ярый.
- Белгән беләкле, олы теләкле.
- Белгән укыр, белмәгән тукыр.
- Белгәнгә белек, белмәгәнгә кул селек.
- Белгәнгә унике, белмәгәнгә утыз ике.
- Белгәнгә чебен безелдәве дә саз, имеш, белмәгәнгә барабан да аз,
имеш.
- Белгәнгә — якты, белмәгәнгә караңгы.
- Белгәнне яраталар, белмәгәнне өйрәтәләр.
- Белгәнең — тугыз, белмәгәнең утыз.
- Белгәнеңне укып бел, белмәгәнне чукып бел.
- Белгәннән белмәгәнең күп.
- Белексез яу танымас.
- Белексез юньгә күнмәс, игә килмәс.
- Белем-белгечлек патшалыктан югары.
- Белем белгән филгә менәр, белем белмәгән гүргә иңәр.
- Белем белен ашата.
- Белем беләккә көч бирә.
- Белем бәхет ачкычы, дәрәҗәнең баскычы.
- Белем бәхетле итә.
- Белем йозак, ачкычы сорау.
- Белем кунак, акыл хуҗа.
- Белем малдаң кадерле.
- Белем чырак, белемсез чулак.
- Белемдә — бәхет, белемсезгә дөнья ләхет.
- Белеме ничек сүзе шундый.
- Белемле кеше югалмас.
- Белемле көн күргәндә белемсезгә төн килгән.
- Белемле үлсә, кәгазъдә хаты калыр; оста үлсә, эшләгән заты калыр.
- Белемлекне күтәреп йөрмиләр.
- Белемне алу суганнан ачы, азагы балдан татлы.
- Белемнең чиге юк.
- Белемнән зур хәзинә юк, наданлыктан начар юлдаш юк.
- Белемсез бер эш тә чыкмый.
- Белемсез эшләүче юлсыз җирдән баручы белән бер.
- Белемсезгә эш юк.
- Белми барырсың, оятка калырсың.
- Белмим бер сүз, беләмен ике сүз.
- Белмим дигән мең бәладән котылган.
- Белмим дип әйтмә, теләмим дип әйт.
- Белмим — ята, белгеч ерак чаба.
- Белмимнең башы авыртмый.
- Белмәгән бөләр, белгәннән көләр.
- Белмәгәнен сорап өйрәнгән - галим, гарьләнеп сорамаган — үзенә
залим.
- Белмәгәнне белгән яхшы, туры эшне кылган яхшы.
- Белмәгәнне белдер, кулына алтын йөзек элдер.
- Белмәгәнне сорауның ояты юк.
- Белмәгәннең беләге авыртмый.
- Белмәү бер гаеп, белергә тырышмау ун гаеп.
- Белмәү гаеп түгел, белергә тырышмау гаеп.
- Белсәң — белек, белмәсәң чыгар көлек.
- Белсәң үзең өчен, белмәсәң — төгең үчсен.
- Белә-белә бөләсең, бөлә-бөлә беләсең.
- Беләге юан берне егар, белеме булган меңне егар.
- Беләгеңә таянма, белемеңә таян.
- Беләк җиңмәгәнне белек җиңәр.
- Бер белмәсәң, икенче өйрәнерсең.
- Бер галим мең наданга тора.
- Бер ел гыйлем өйрәнү ике ел гыйбадәт кылудан хәерле.
- Бер укымышлы кырык наданга бирешмәс.
- Болыт астындагы кояшның җылысы юк, халыкка төшмәгән гыйлемнең файдасы
юк.
- Бәхетне юлдан эзләмә, белемнән эзлә.
- Гадел яшә, рәхәте зур булыр, гыйлем өйрән, күңелең нур булыр.
- Галим барда телең тый, оста барда кулың тый.
- Галим белгәнен әйтер, ахмак җиңгәнен әйтер.
- Галим белсә дә сорый, надан белмәсә дә сорамый.
- Галим белән надан арасы былбыл белән карга аермасы.
- Галим гамәле белән таба, надан әмәле белән.
- Галим кадерен галим белер, надан кадерен беркем белмәс.
- Галим кеше күргәнен, надан кеше ашаганын сөйләр.
- Галим кеше үлсә дә терек, надан кеше йөрсә дә үлек.
- Галим үләр сүзе калыр, йөргән җирендә эзе калыр.
- Галим үз чорының көзгесе.
- Галимнең бер көне наданның бөтен гомеренә тора.
- Галимнең сүзе гомер үткәнче, надан сүзе ишектән чыкканчы.
- Галимнәргә иярсәң, атлас бишмәт киярсең; наданнарга иярсәң, көрән
чикмән киярсең.
- Гамәлсез гыйлем яңгырсыз болыт.
- Гыйлем акчага килми, тырышлык белән килә.
- Гыйлем акылның яртысы.
- Гыйлем ау, язмак бау.
- Гыйлем байлыктан яхшырак.
- Гыйлем башның таҗы, байлык җилкә йөге.
- Гыйлем белсәң картлык юк.
- Гыйлем белән аз гамәл дә файдалы.
- Гыйлем китапның эчендә дә, тышында да була.
- Гыйлем кош, акыл канат.
- Гыйлем кояштан яктырак.
- Гыйлем күп, гомер аз — кирәген өйрән.
- Гыйлем урланмый торган хәзинә.
- Гыйлем чәй түгел, тиз генә йотып алып булмый.
- Гыйлем үз иясенә дус, мал үз иясенә дошман.
- Гыйлемгә тотынган югалмас.
- Гыйлемен файдаланмаган галим җимешсез агач шикелле.
- Гыйлемлек нур, наданлык хур.
- Гыйлемлек сыра түгел, авызга коелмый.
- Гыйлемлекнең тамыры ачы булса да, җимеше татлы.
- Гыйлемнең чиге юк, гомернең биге юк.
- Гыйлемсез бер яши, гыйлемле мең яши.
- Дөнья — йозак, ачкычы белем.
- Дөнья тора ун тәңкә, гыйлем тора мең тәңкә.
- Дөньяда иң зур байлык белем.
- Ерактагы укып беленә, якындагы күзгә күренә.
- Икми иген шытмас, өйрәнми белем йокмас.
- Йөз ел яшә, йөз ел өйрән.
- Кайчы белән җилем белеме сайга гыйлем.
- Каләм белмәгәнгә әләм.
- Каләм белән язганны балта белән юна алмассың.
- Каләм ике телнең берсе.
- Каләм кылганны кылыч кыла алмый.
- Каләм очында кылыч көче бар.
- Каләм тоткан әрәм булмас.
- Каләм өйрән, каләм изгегә тартыр, каләм белгән кешенең бәхете
артыр.
- Картайгач белгән бозга язган.
- Картлар сүзен янчыкка җый, галимнәр сүзен кәгазьгә теркә.
- Картның сүзен капка җый, галимнең сүзен янчыкка сал.
- Кауланга кошың төшмәсен, наданга эшең төшмәсен: кошың табылмый калыр,
надан якаңнан алыр.
- Кемнең сәвәте бар, шуның сәләте бар.
- Кешегә киңәш ит, үз белүең белән эш ит.
- Каурый тоткан хур булмас.
- Кешенең очар канаты белем була.
- Кием тәннең, гыйлем күңелнең зиннәте.
- Киемең белән ис китәрмә, белемең белән ис китәр.
- Китап белем чишмәсе.
- Китап бер нәселнең икенче нәселгә калдырган мирасы.
- Китап тормыш көзгесе.
- Китап укысаң белемең артыр, укымасаң белгәнең дә онытылыр.
- Китап якын сердәш, ялкаулык яман килендәш.
- Китапның белмәгәне юк.
- Китапсыз өй тәрәзәсез бүлмә.
- Комсызлык һәр җирдә гаеп, белемгә комсызлык гаеп түгел.
- Кояш чыкса — табигать яңара, китап укысаң – күңел агара.
- Кул кыла алмаганны белем кыла.
- Кулы көчле берне җиңә, белеме көчле меңне җиңә.
- Кылыч көченә караганда каләм очы әсәрлерәк.
- Кына ташка бетәр, белем башка бетәр
- Кәгазь дәрья, каләм көймә.
- Кәгазьгә төшкән югалмый.
- Кәгазьгә язылмаган гыйлем әрәмгә югала.
- Күп белгән аз сөйләр, аз сөйләсә дә саз сөйләр.
- Күп йөргән күп белмәс, күп укыган күп белер.
- Күп йөргәннән сорама, күп белгәннән сора.
- Күп торганга таянма, күп белгәнгә таян.
- Күп яшәгән ни белер, күп укыган шул белер.
- Күпне белсәң күзсенерсең, күп сөйләсәң өзлегерсең.
- Күпне белсәң тиз картаерсың.
- Күп беләсе килгән кеше күп йокламый.
- Күргән күргәнен сөйләр, белгән белгәнен сөйләр.
- Күрдем белән түгел, белдем белән.
- Мал бае бөләр, гыйлем бае бөлмәс.
- Мал калса вәбал кала, гыйлем калса - мал кала.
- Малны шайтан алыр, гыйлемлек мәңге калыр.
- Мәгърифәтсез халык үз-үзен йөртә белмәгән бала шикелле.
- Мәктәп юлы - җәннәт юлы.
- Надан белән бәхәсләшү үзе наданлык билгесе.
- Надан белән сукыр икесе бер.
- Надан белән утырышудан галим белән таш ташу яхшырак.
- Надан кеше сукырдан яман.
- Надан кеше үзенә үзе дошман.
- Надан кешенең сүзе вакытсыз кычкырган әтәч кебек.
- Надан кешенең өйрәнәсе килмәс, өйрәтәсе килер.
- Надан угылга байлык файда бирми.
- Надан дәрәҗәгә омтыла, галим камиллеккә.
- Наданга максатыңны аңлату дәвәне чокыр атлатудан кыендыр.
- Наданга тик тору җавап.
- Наданлык бәхет юлында киртә.
- Наданлык дәвасыз авырудыр.
- Наданлык кара төннән яман.
- Наданлык караңгылыктан түбән.
- Наданлык ярлылыкның ачкычы.
- Наданның белгәне — «белмим».
- Наданның сүзе ишектән чыкканчы гына ярый.
- Нигә өйрәнсәң, шуны куарсың.
- Патша үз илендә генә патша, галим һәркайда да галим.
- Сәвәтле кеше әдәпле.
- Сүз онытыла, язма онытылмый.
- Тавык чуку белән, әдәм уку белән.
- Тел кылычтан үткен, каләм телдән дә үткен.
- Тел сөйләр дә үтәр, каләм аны язып саклар.
- Тирәнлек диңгездә, зирәклек гыйлемдә.
- Туганнан алып кабергә кергәнгә кадәр өйрән.
- Тәгам тән үстерә, китап күңел үстерә.
- Тән азыгы икмәк, җан азыгы хикмәт.
- Тән рәхәте - сәламәтләк, җан рәхәте гыйлем.
- Уку — белем болагы, белем гомер чырагы.
- Уку — бишектән ләхеткә чаклы.
- Уку кешене күзле итә.
- Уку сукырга таяк тоттыру.
- Уку — энә белән кое казу.
- Укыган — ил төзәр, укымаган ил бозар.
- Укыган түргә таба, укымаган гүргә таба.
- Укыган угыл атадан олы.
- Укыган үлмәс, укымаган көн күрмәс.
- Укыганның теле икәү.
- Укыдым димә, белдем диген.
- Укыдым дип әйтмә, аңладым дип әйт.
- Укымаган бер телле, укыган ике телле.
- Укымаган күзлене укыган сукыр җиңгән.
- Укымыйча гыйлем юк, гыйлемсез көнең юк.
- Укыткан — белдергән, тормышында юл биргән.
- Укысаң белерсең, укымасаң бөләрсең.
- Хатка язган жуелмый.
- Шәкерт булмаган остаз булмас.
- Эш кыйммәт түгел, белем кыйммәт.
- Эшнең иң ләззәтлесе гыйлем эстәү.
- Ялан аякка һәр кием чак, надан кешегә һәр сүз хак.
- Яман белән юлдаш булма, надан белән сердәш булма.
- Әдәм белгәнен укыр, тавык күргәнен чукыр.
- Әдәм ялгыша-ялгыша галим булыр.
- Өйрәнү бервакытта да соң түгел.
- Өйрәнүдә гарьлек юк.
- Үзе белмәс, кешедән сорамас бервакытта да ырамас.
- Үзең бел, кешедән сора.
- Үзең белсәң дә кешегә киңәш ит.
- Үзең төпле белмичә кешене өйрәтмә.
- Җиде йортның телен бел, җиде төрле белем бел.
- Һәркем үз юлында: сатучы хисап сөйли, укытучы китап сөйли.
- «А»ны «б»гә куша белмәү.
- Арт сабагын укыту.
- Аягыннан тотып селкесәң, «а» хәрефе төшмәс.
- Аякларыннан күккә ассаң да, алты хәреф төшми авызыннан.
- Бар да яхшы, без яман, бар да галим, без надан.
- Белекле борыны желекле.
- Беләмен дә әйтмимен: әти салам астында.
- Ике аягыннан тотып селексәң, «әлиф» төшмәс.
- Кем өйрәтте дисәләр, үзем белдем диген.
- Тукый үзенекен укый.
- Хәрефкә хәреф туры килү.
- Хәрефкә хәрефне ялгый белү.
- Хәрефкә ябышып ятучы.
- Яза-яза сандыгын тутырган, укый белмичә авызын ачып утырган.
- «Әлиф»кә бар, «би»гә юк.
- «Әлиф»не таяк дип, «вау»ны чукмар дип белми *.
- «Әлиф»тән «би» гә кадәр, йөгердем өйгә кадәр.
- «Әлиф»тән үткәрмә, «ба»га җиткермә *.
- Үзе белми, кешедән сорамый.
- Үзе белмәс, белгәннең телен алмас.
- Аждаһа, азса, күлгә сыймас.
- Аждаһаның эчкән саен сусыны кабарыр, ди.
- Алла шайтанны үзе яраткан.
- Алла шайтаныннан әдәм шайтаны яман.
- Алтын күрсә, фәрештә юлдан язар.
- Аргамакны байтал ияртә, әрвахны шайтан ияртә, ди.
- Ашыккан эшкә шайтан катышыр.
- Багучыга барма, башыңа кайгы алма.
- Багучылык ялган эш, күңел алдап юаныч.
- Башны бозган балта, түшне бозган шайтан.
- Бичура белән пәри дус.
- Бөяне су иясе ашый.
- Дары исеннән шайтан кача, имеш*.
- Диюгә тәмуг юлын күрсәтмәсәң, оҗмах юлын белмәс*.
- Дөнья тулы фәрештә, һәрбересе бер эштә*.
- Елан, йөз яшенә кадәр яшәсә, аждаһага әверелә, мең яшькә кадәр яшәсә,
юха була, имеш*.
- Изгеләр янында шайтан үрчи.
- Ил кайда - иблис анда.
- Ишәк ише белән, шайтан шае белән.
- Кешенең шайтаны үзендә.
- Кыз, кымыз, кубыз шайтанга өч кулавыз.
- Күперне чыкканчы шайтанга да ялыналар.
- Күренми килгән шайтаннан күренеп килгән шайтан уздырыр.
- Күрәзәгә ышанма, күргәнеңә ышан.
- Күрәзәле илнең күзе тар.
- Мал малга җиткәнче газраил җанга җитәр.
- Мечкәй тәңренең убыры.
- Мечкәйнең эчендә еланы бар.
- Муллаларга катышмасаң, дога белмәсәң – шайтан сиңа дошман түгел.
- Мунча пирсез булмый, күл балыксыз булмый.
- Начар, начардан шайтан качар.
- Очалмаган убыр өендәген убыр.
- Пәри баккан, җен таккан.
- Пәри башка, җен башка.
- Пәри белмәгәнне карт белер.
- Син сөйлисең пирегә, пире сөйли кирегә.
- Сылтау өчен дөньяда шайтан бар.
- Сыналмаган фәрештәдән сыналган шайтан артык.
- Сөләйман үлде, диюләр котылды *.
- Тели белсәң теләк, тели белмәсәң — имгәк.
- Төшкә ышанган тиле, җенгә ышанган җүләр.
- Убыр китте, урыны калды *.
- Убыр симермәс, угры баемас.
- Убыр упкан табылмас, пәри суккан сау булмас.
- Убырның күзе күрмәсә дә күңеле тоя.
- Убырның үзе туйса да күзе туймас.
- Файдасыз фәрештәдән әшнә дию пиресе яхшы.
- Фалга ышанган күрәзәгә кол булыр.
- Хәерле эшне ашыктырмасаң, шайтан катыша.
- Чурт белән шайтан икесе дә бер.
- Чурт гомер буе тегермән тарта, күзенә сала белми.
- Чуртның юлыннан юырт *.
- Шайтан, акыллы булса да, алланы яратмый.
- Шайтан баласын «кич кискән тырнак күк» дип сөя, ди.
- Шайтан белән юлга чыксаң, койрыгын ычкындырма.
- Шайтан да күмәге белән көчле.
- Шайтан ризыгына бисмилла кирәк түгел.
- Шайтан таягы белән йөрер.
- Шайтан төрлене уйлата *.
- Шайтанга бармагыңны бирсәң, кулыңнан коры калырсың.
- Шайтанга кирәк булса, коръәннән дәлил китерә.
- Шайтанга чорт тия.
- Шайтанга ялчы кирәкми.
- Шайтаннан изгелек көтмә.
- Шайтаннан иман алып булмый.
- Шайтаннан иман көтсәң, акылыңа зыян килер.
- Шайтаннан качкан чортка эләккән.
- Шайтаннан үлмәс туар, чукрактан көлмәс туар, сукырдан күрмәс
туар.
- Шайтанны җен нишләтсен.
- Шайтанның бәйрәме юк.
- Шайтанның дуслыгы дар агачына хәтле.
- Шайтанның урак-печәне юк.
- Шайтанның үз күлендә үз ирке.
- Шүрәле судан шүрли *.
- Ырымчы ырым итәр, ырымы кырын китәр.
- Юханың теленә алданма.
- Ялгызлык шайтанга килешә.
- Ялмавыз җиде чакрымнан теле белән ялмап йотар.
- Яман яшькә туймас, мечкәй ашка туймас.
- Әдәм димче, шайтан камчы.
- Әдәмнең шайтаны әдәм булыр.
- Өермә шайтан туе.
- Өметсез шайтан *.
- Үз котырыгына ияргән шайтанны гаепләгән.
- Җен дигәнең саңгырау сазлыкта оялый ул.
- Җенгә җен тими.
- Җенне күреп шаккатмасаң, шундук күздән юк булыр.
- Җеннәр күбрәк мәчет тирәсендә йөриләр *.
- Һәр пәринең җене бар.
- Бер карасаң үрәле, икенче карасаң шүрәле.
- Иблисне иманга өндәү.
- Судан шайтаныңны чыгарыр.
- Теләвен теләткән, келәтен бураткан *.
- Теләүлеккә терәүлек *.
- Түшәктән тәгәрәмәскә түмгәк, җеннән курыкмаска иптәш.
- Хозыр таягын тыккан *.
- Шайтан аягын сындырырлык*.
- Шайтан ярлы, без бай.
- Әвен әүлиясе, мунча фәрештәсе.
- Җеннән куркып албастыга очраган.
- Җиде башлы аждаһа *.
- Байлык дингә терәк, дин — байлыкка терәк *.
- Дин дигән сүз «динге» дән алынган *.
- Дин капитал саклый, мулла-поп шуны яклый.
- Дин кардәш булса да, мал кардәш түгел.
- Дине Мөхәммәт дине, көне эт көне.
- Динчеләр, җинаять кылмыйча, гыйбадәт кылмыйлар.
- Ике кыйблага оеганның иманы булмас.
- Икмәксезнең иманы юк.
- Кяфернең ялкавы - монах, мөселманның ялкавы суфи булыр.
- Кеше ни хәтле надан булса, шул хәтле дингә ышана.
- Мөселманлык икедер: комган белән пәкедер *.
- Кул кулны белә, шәригать юлны белә.
- Мөселманлык туклыкта, инсаф китәр юклыкта.
- Мөселманның нияте кылган гамәленнән изге, имеш.
- Шәригать чи тире, кайда сузсаң да ярый.
- Шәригатьтә оят юк.
- Эш кулны көтә, шәригать юлны көтә.
- Динем өчен түгел, көнем өчен.
- Кырыгына бер иман, утызына бер комган.
- Үзем күптән иманлы, күршеләрем өчен кайгырам.
- Алла бирмәгәнне мулла бирмәс.
- Алла бирсә — бог дает, бирмәгәнгә чүп тә юк.
- Алла, бирсә колына, чыгарып куяр юлына *.
- Алла бүрегә азык бирсә, тешен сындырып бирә, имеш.
- Алла да үзен мактауны ярата.
- «Алла» дигәч тә, «бирде»сен әйткәнче орып үтермә *.
- Алла кешеләрне түгел, кешеләр аллаларны яраткан.
- Алла шайтансыз булмый.
- Аллага сыенсаң сыен, ишегеңне каты биклә.
- Аллага тапшырган атсыз калган *.
- Аллага тапшырсаң, муллага да баш орырга туры килә *
- Аллага ышан, үзең кымшан.
- Аллага ышанган ач калган *.
- Аллага ышанма, үзеңә ышан.
- Аллага ышанып суга төшмә, йөзә белсәң төш.
- Алладан көткән буш калыр, үзенә ышанган яулап алыр.
- Алладан көткән ут йоткан, эшләп тапкан тун теккән.
- Алладан сыер сорасаң да, кәҗә генә бирә, ди.
- Алладан тәүфикъ сорама, хатыныңнан акча сорама.
- Алладан чикмән сорасаң да бер, төлке тун сорасаң да бер *.
- Алладан өмет итмә, үзеңнән өмет ит.
- Алладан җәяү качкан, муллага килеп капкан.
- Алланың ирке бар, мулланың бүрке бар.
- Алланың үзе әйдәгән сарыклары юк: берәүнекен берәүгә генә алып
бирә.
- Алланың кеме юк, арбаның төбе юк.
- Алласы муллага, мулласы бәндәгә сылтар.
- Атта үт юк, ходайда бавыр юк.
- Атыңны аллага тапшырсаң да, дилбегәсен үзең тот.
- Ишәкне элек бәйлә, аннан аллага тапшыр.
- Качкан да «алла»!, куган да «алла»! ди.
- Көтмә алладан, көт балтадан.
- Тавык бер су эчә, бер «аллага карый».
- Танык өчен ходай бар, сылтау өчен шайтан бар *.
- Тәңре бер яудырса, тирәк ике яудыра.
- Тәңре көне тарыдан да күп.
- Тәңре малын шайтан кызганыр.
- Тәңре эше фәрман белән, бәндәнеке дәрман белән *.
- Уңса алладан, уңмаса бәндәдән күрәләр.
- Хода күген белсен, минем җиремә тимәсен *.
- Ходай органны пәйгамбәр таягы белән төртә, ди *.
- Ходайга сәдакаңны бир дә ела*.
- Ходайдан узып патшага барып булмый.
- Ходайны күктән эзләмә, җирдән табарсың.
- Ходайның биргәненнән бирмәгәне күп.
- Ялганчының таныгы алла.
- Аллага да юк, муллага да юк.
- И ходаем, тәүфикъ бир, чәй эчәргә конфет бир.
- И ходаем, үзең китер уңаен.
- И ходайның эшләре, шак-шок итә тешләре.
- Көчкә илла алла белән, кырык-илле мулла белән.
- Күктән эзләгәнне алла җирдән бирде *.
- Мин көтәмен алтыны, алла бирә яртыны.
- Ни аллага, ни патшага.
- Сезгә бит: ходай тегермән тартсын, әдәм йокларга ятсын, иртәгә кояш
чыксын.
- Син чутласаң атын, алла чутлый артын.
- Сиңа алла булып, миңа каргамыни.
- Тәңрегә әйткән, кирәмәткә биргән *.
- Хәлем алла теләгәнчә дә түгел, шайтан теләгәнчә дә түгел *.
- Ахирәткә ышанган - дөньядан буш калган.
- Ахирәтнең газабыннан дөньяның намусы көчле.
- Ахирәттә Әхмәдигә ак тәкә *.
- Бар да оҗмахка керсә, җәһәннәм буш калыр иде.
- Бар да тигез - җәннәттә *.
- Бер өйрәнгәч, тәмугка да күнегәләр, ди.
- Иртәгә кыямәт кубасы булгач, кием ни эшкә *.
- Көчсез эшен ахирәткә тапшыра.
- Мин дә языклы, син дә языклы: ул оҗмахка кем лаеклы?
- Сабыр төбе саф алтын, тәмуг төбе сап-салкын.
- Теге дөньяга соңга калам дип берәү дә курыкмый.
- Тәмугка өйрәнгән оҗмахка кермәс.
- Тәмугны да яхшы ниятән корганнар, ди.
- Алдым — җәннәт, артым тәмуг.
- Ике дөнья бер моржа: икесеннән дә бер төтен чыга.
- Мин үлгәч, теләсә кыямәт купсын.
- Җиде җәннәт ишеген ачу.
- Аллага - шөкер, муллага - фытыр.
- Ашы юк руза тотар, эше юк намаз укыр.
- Ашың күп булса, бисмилла кирәкми.
- Балыкка барсаң — гает кала, гаеткә барсаң балык кала *.
- Бер намазга ике азан әйтелми.
- Дога укып давыл туктамас.
- Елына килгән ике гает, аның да берсен укымасаң гаеп.
- И ураза айлары, сыза йөрәк майлары.
- Ике гает, бер җомга, ул да җитә бер елга *.
- Иртә дә намаз, кич тә намаз, абзарыңда хайван калмас.
- Иртә намаз, кич намаз, каккан казыгың калмас.
- Кабул булмас догага амин тотма.
- Кесәң сай булса, догаң да ашмый.
- Корбанны ике кат чалмыйлар.
- Коры җәймәгә дога булмас.
- Көн дә намаз, көн дә намаз йортыңда казыгың калмас.
- «Ләхәүлә»нең биле сынган, «иншалла»ның таягы сынган.
- Намаз эше юкныкы, ураза ашы юкныкы.
- Намаз эшне бетерер, эш намазны жетерер.
- Намазга азан ярашыр, сүзгә казан ярашыр.
- Руза, намаз туклыкта, иман начар кытлыкта.
- Салават, тәкбир әйтеп ишанны да алдап була.
- «Сатсам саттым, сатмасам алдым-кайттым, аллаһе әкбар», — дип әйтте,
ди, бер сатучы мулла намаз ниятләгәндә.
- Син алдасаң алдадың, мин дә сине алдадым: намазыңны — укыдым,
тәһарәтем алмадым *.
- Сорау күктән, җавап тегермәннән.
- Сәдакасына күрә савабы, соравына күрә җавабы.
- Телең белән дога кыл, кулың белән эшлә.
- Тәкбиргә тәкбир сәдака *.
- Төрле авылда төрле әттәхият.
- Укысаң Гакаид, калырсың акаеп.
- Ураза керде намаз, ураза чыкты — шабаз.
- Ураза — три глаза *.
- Утыз көн уразаның бер көн бәйрәме була.
- Хаж бүләге сакалсызга тарак, намазсызга дисбе, исереккә зәмзәм.
- Хаҗи дигәнебезнең куеныннан хачы чыкты.
- Хәленнән килгән хаҗ кылган, хәленнән килмәгән ач торган.
- Ярлының ашын бисмилла корытыр.
- Ят та тор, ят та тор кесә төбе тап-такыр.
- Бүреген мәчеткә атсалар да кереп алмас.
- Ике дога, бер җыр *.
- Мәчеткә баргач, мулланы күрмәгән.
- Намаз-ният белмәдем улым ул, кызым кыз.
- Сөбханалланы әйтәсең, ник печәнне тартасың.
- Уразаны мин тотам, бәйрәмен бай итә.
- Әгузе тана күзе, бисмилла мулла сүзе.
- Әлхәм белән Әбҗәткә без кермибез әҗәткә.
- Ак чалмалы мулладан ак яулыклы хатын артык.
- Абыстай бизәнгәнче туй узган.
- Ала канат карга да бер, ала чапан мулла да бер.
- Алама кеше бар җирдә бәрәкәт булмас, мулла бар җирдә рәхәт
булмас.
- «Алла» дисәң, мулла кызын бирә, ди.
- Алтын имамда, хатын ишанда.
- Ат азгыны юрга булыр, ир азгыны мулла булыр.
- Ахмак сөйләүдән, сыер күшәүдән, мулла сораудан туймас.
- Ашлы өйне мулла мактый.
- Бай ботын кашыса, мулла кулын суза.
- Бай муллага сылтый, мулла аллага сылтый.
- Байга бармак янама — эшсез калырсың; муллага бармак янама - гүрсез
калырсың.
- Байның күңеле малда, мулланыкы байда.
- Балык тирәнне, мулла биргәнне ярата.
- Балыкка мурда, халыкка мулла.
- Бер авылда мәзин күп иртә намазын көн чыккач укыганнар.
- Ботка эчендә калҗа күрсә, әлхәм укый муллалар.
- Бурны йөккә җибәрмә, мулланы йортка җибәрмә.
- Бәйрәм көнне мулла баер, ярлы ач калыр.
- Бәладән ишан да кача.
- Бүзче белгәнен тукый, мулла белгәнен укый.
- Дәрвиш — ашавыннан, бай яшәвеннән билгеле.
- Зәгыйфь бәндә, шул өчәүнең кулына төшмә: муллага, казыйга,
дәрвишкә.
- Ике дәрвиш бер паласка сыяр, ике патша җир йөзенә сыймас *.
- Ике мулла бер кеше, бер мулла хатын кеше.
- Имам йорты — хатыннар зинданы.
- Имамның да имансызы була.
- Имәннән чикләвек, мулладан кешелек көтмә.
- Ишан очмас, мөрите очырыр *.
- Ишан чалмасы астында ат урларга йөгән бар *..
- Ишанга кул биргән, шайтанга юл биргән.
- Казны казый ашар, таякны ятим ашар.
- Казый булса бер кеше, эте булыр мең кеше.
- Казый хатыныңны алса, хөкем эзләп кемгә барырсың?
- Карак белән муллага бар да хәләл.
- Карак белән мулладан калмый.
- Карак каргана, мулла зарлана.
- Карак кем дә, мулла кем һәммәсе дә бер төркем.
- Карак урлап алса, мулла алдап ала.
- Карак урлап алҗыта, мулла сорап алҗыта.
- Карак әдәм көлкесе, мулла авыл төлкесе.
- Каракны ютәл хур итә, мулланы тамак.
- Карга булган җирдә тавыкка көн юк, мулла булган җирдә халыкка көн
юк.
- Кем үлсә дә үлсен мәзингә фидия булсын.
- Кесәң сай булса, муллага кермә.
- Кулак белән мулла икесе дә бер итектә.
- Кунак килгәнне күрсә, мулла намазга керешә.
- Куштан үзенә үзе табар, уңганга мулла кызын тагар.
- Куянның койрыгы юк, мулланың кунагы юк.
- Көн буран дип көенмә, аязы булыр соңында; мулла килде дип сөенмә,
ниязы булыр соңында.
- Көннән якты нәрсә юк, көндез бар да төнлә юк; меллалыктан яхшы нәрсә
юк, телдә бар да диндә юк.
- Күршеңдә мулла булса, җаныңа тынычлык бирмәс.
- Мал үлсә козгынга җим, әдәм үлсә муллага җим.
- Мужик бил сындырып, мулла бит сыпырып көн итә.
- Мужик ни кадәр ак булса, мулла шул кадәр ач булыр.
- Мужикка үлем килсә, муллага торым килә.
- Мулла аз бирсәң — «газабын әлим»; күп бирсәң — «Гафуррәхим».
- Мулла азса, мәхәлләгә ни сан.
- Мулла акчаны дус тотмый, кулына керсә, буш тотмый.
- Мулла алачагын онытмый.
- Мулла алуын белер, бирүен белмәс.
- Мулла, ашаса, юллап ашар.
- Мулла белән дус булсаң, сәдакаң кесәңдә мул булсын.
- Мулла белән ишанның корсаклары җидешәр тиредән тегелгән була, ди.
- Мулла белән түрә ил түрендә көн күрә.
- Мулла «бир» дигәнне ишетми, «мә» дигәнне генә ишетер, имеш *.
- Мулла иң элек таягын күрсәтер, аннан аягын күрсәтер.
- Мулла мулланы сөймәс, халык берсен дә сөймәс.
- Мулла ни хәтле надан булса, чалмасы шул хәтле зур булыр.
- Мулла теректән дә ала, үлектән дә ала.
- Мулла хатыны, надан булса да, — остабикә.
- Мулла, хәлвә күрсә, коръәнне онытыр.
- Мулла тисә — казыйга барырсың, казый тисә кемгә барырсың.
- Мулла эше өстендә, ризыгы кеше өстендә.
- Мулла үзе йолка, үзе курка.
- Мулла өеннән аш, үлек күзеннән яшь.
- Мулла үзе урлый, үзе юллый.
- Муллага «бир» дисәң, саңгырау булыр.
- Муллага көлтә дә, кибән дә аз.
- Муллага — мазар, сәүдәгәргә базар кирәк.
- Муллага мәчет юлын өйрәтергә кирәкми.
- Мулладан акыл сорасаң, актык атыңны сорар.
- Мулладан — дога, мужиктан - дуга.
- Мулладан: «Шаһитең кем?» — дип сорагач, мәзингә күрсәткән, ди.
- Муллаларның бар яратканы биш «каф» *.
- Муллаларның күзе баз — ни бирсәң дә аз.
- Мулланың аты чибәр капкага туктый.
- Мулланың ашын күрмәссең, еланның аягын күрмәссең *.
- Мулланың башында чалмасы, чалма астында нуктасы.
- Мулланың карыны биш, берсе һәрвакыт буш.
- Мулланың койрыгы чалма астында, намаз вакытында гына җибәрә *.
- Мулланың корсагы тугыз бозау тиресеннән теккән булыр, имеш *.
- Мулланың кулы озын, мәзиннең муены озын.
- Мулланың сөйләгәнен тыңла, кылганын кылма.
- Мулланың сүзенә карама, үзенә кара.
- Мулланың тамагын туйдыра алмассың, байның эшен бетерә алмассың.
- Мулланың чалмасы чалынган, акылы чуалган.
- Мулласы нинди, мәхәлләсе шундый.
- Мәзин, манарага менсә, үзен әтәч, халыкны тавык дип уйлар.
- Мәхәллә надан булган саен, муллага кадер зур.
- Мөритләр булса, мөршитләр табыла.
- Петербург ни кушса, мулла шуны кушар.
- Суфи күп җирдә шайтан күп.
- Суфи суган ашамас, кабыгын җиргә ташламас.
- Суфи суган сөйми, ашаса кабыгын якка чөйми.
- Суфи суган сөймәс, күрсә кабыгын да куймас.
- Тавык күргәнен чукыр, мулла белгәнен укыр.
- Түрә вөжданын сатар, мулла иманын сатар.
- Түрә — приказ белән, мулла указ белән.
- Урманга барсаң балтаңны, муллага барсаң калтаңны онытма.
- Хайван үлсә, карга шат; кеше үлсә, мулла шат *.
- Халык надан булса, муллага доход.
- Чирле җанны кайгырта, мулла малны кайгырта.
- Эт буранда котыра, мулла корбанда тутыра.
- Эткә - сөяк, муллага бәлеш бир.
- Этсез авылда мулла таяксыз йөрер.
- Ярлы беләгенә, мулла теләгенә ышаныр.
- Ярлы кашынса, мулла сәдака өмет итәр.
- Ярлы үлгәндә мулла гел авыру була.
- Ярлыны ишан танымас.
- «Үләм, үләм дигәндә генә бер мужик үлеп китә дә, мин һаман калам», —
дип әйтте, ди, бер мулла.
- Үләнле җирдә үгез симерә, үлекле җирдә мулла симерә *.
- Җир тиресләүне, мулла китерүне ярата.
- Аның күк кенә мулла кызында да була.
- Башы чалмалы, акылы чамалы *.
- Бәлеш ашаганда син дә мулла, мин дә мулла.
- Мулла алдында мулла, чыккач юрга.
- Мулла да алла түгел, без дә хайван түгел.
- Ни мулла, ни юрга.
- Син дә мулла, мин дә мулла, атка печән кем сала.
- Таш мәчеткә агач мәзин.
- Укымый мулла булган, чукымый карга булган.
- Әлеге дә баягы, сукыр суфи таягы.
- Үзенә юкны, муллага чукны.
- Авызыңа бал да жау*.
- Авызыңа сары май.
- Авыр туфрагы җиңел булсын.
- Авырлыкка — җиңеллек!
- Ай йөре дә сау йөре.
- Ай йөресен, аман йөресен.
- Айга айлык, миңа саулык *.
- Алла куәт бирсен, җаныңа саулык бирсен.
- Алла рәхмәтендә булсын.
- Армый эшләгез, сары май тешләгез!
- Арты килүле булсын!
- Ару үлем, ак кәфен!
- Аруга тару бул!
- Аш булсын!
- Аягың җиңел булсын.
- Баек булсын, бер-берсенә лаек булсын.
- Бай булгыры!
- Бай бәхетле бул.
- Балдан рәхим итегез, майдан авыз итегез, дөньяда балдай татлы, майдай
тук булып гомер итегез.
- Бер кулың майда, бер кулың балда булсын.
- Бер урынына ун булсын, эшләрең гел уң булсын.
- Бәйрәм мөбарәк булсын, мәҗлес түгәрәк булсын!
- Бәйрәмнәр котлы булсын, тормышлар хутлы булсын.
- Бәхетле булсын, итләр пешсен, май кайнасын *.
- Гаип хәзинәләрен бирсен.
- Гыйшыклары кайнар булсын, гомерләре матур узсын.
- Гомерең озын булсын.
- Гомереңә бәрәкәт бирсен.
- Дигәнеңә кавыш.
- Дәүләтең артсын.
- Дөньяларың тигез булсын, балаларың игез булсын.
- Игелек күр, иң элек үл*.
- Игенегез уңсаe, минем буе булсаe.
- Ил ашасын, йөз яшәсен.
- Исәнлеккә-саулыкка, тазалыкка-байлыкка.
- Йөзең ак булсын.
- Йөргән аягың савапка бетсен.
- Йөргәнеңдә юлың булсын, Хозыр ата юлдашың булсын *.
- Картлыкта рәхәтлеген бирсен.
- Керер юлларын киң итсен.
- Киемең тузсын, үзең үс; киемең чүплек башына, үзең кияү куенына.
- Килен килбәтле булсын, сүзе ширбәтле булсын.
- Кияве сиңа, бүләге — миңа.
- Котлы аягың белән!
- Котлы булсын!
- Кулың-аягың сызлаусыз булсын.
- Күргәнгә күркәм сабырлык бирсен, күрмәгәнгә күрсәтмәсен.
- Малыма килсә килсен, башыма килмәсен *.
- Маңгаең йолдызлы булсын, бүркең кондызлы булсын.
- Мине сөендергән өчен ходай сине сөендерсен.
- Морадыңа иреш!
- Мәзәгегез түгәрәк булсын.
- Насыйп кылсын!
- Нахагыннан, хагыннан ходай сакласын.
- Рәхмәт төшкере, дәүләт иңгере.
- Рәхмәт яугыры!
- Сиңа ходай өмет итмәгән җирдән бирсен.
- Сиңа юл котлыгы, миңа өй котлыгы.
- Суы сарыксын, үзе калыксын! *.
- Таш кебек батсын, аш булсын, таш булсын *.
- Ташыгыз кызу булсын *.
- Туйлар мөбарәк булсын, яшьләр башына бәхет кунсын, өйләре бала белән
тулсын.
- Туйлары котлы булсын, нигезләре ныклы булсын.
- Тыныч йокы, татлы төш!
- Тәңре ярдәм итсен.
- Төкле аягың белән!
- Улыңның, кызыңның игелеген күр.
- Фәрештә колагына төш булсын.
- Фәрештәнең «амин» дигән чагына туры килсен.
- Ходай ак тормышлар бирсен.
- Ходай тел ачкычлары бирсен.
- Ходай язмасын! Язса да бозсын.
- Хәерле каза булсын, калганы таза булсын.
- Хәерле сәгатьтә!
- Хәерле төн!
- Хәерле юл!
- Эшләрегез уң булсын.
- Чәйләрегез тәмле булсын.
- Юлың ак сөттәй булсын *.
- Юраганың юш булсын, курыкканың буш булсын.
- Яткан җирең мамык булсын.
- Әй уңгыры, бер башың мең булгыры.
- Өйләнүең уң булсын, башы-ахыры шул булсын.
- Өстеңдә тузсын!
- Өстәүле мал булсын.
- Җылы тәнеңдә тузсын.
- Авызың белән әйт, борының белән тарт.
- Авызыңнан җил алсын, илтеп куеныңа салсын *.
- Актык көнең булгыры.
- Алдаганның анасы үлсен.
- Алла кашында тоткын булсын.
- Алланың каһәре төшсен.
- Алланың ләгънәтләре яусын.
- Алтмыш өйле Көтернәс алты өйгә калса иде *.
- Арпаң-көрпәң аш булсын, тамагыңа таш булсын.
- Аты арысын.
- Ач-ялангач йөрмә, ир рәхәте күрмә.
- Ашаганың аш булсын, тамагыңа таш булсын.
- Ашаткан ашларым, иткән яхшылыкларым тотсын.
- Аягыңны бәддога сугып, ике тубыгың тиң корышсын.
- Аяк-куллары тартышса иде.
- Аякларын көзән җыергыры.
- Башы бетсен.
- Башыңа булсын.
- Бугазыңа аркылы килгере.
- Бәхетеңне йотсаң иде.
- Гомерең кыска булгыры.
- Гүрендә дуңгызы үкерсен.
- Ике күзең чәчрәп чыксын.
- Йөзең йөзтүбән килсен.
- Йөзең кара булгыры.
- Кадалып киткере.
- Каргышың казык башына.
- Каргышыңа — каргышым.
- Каһәр суккыры.
- Кулы корышсын.
- Кулы череп аккыры *.
- Кулың авызыңа җитми утыргыры.
- Кырык чөе кырылып бетсен.
- Күзең тишелеп чыккыры.
- Күмәч төсен күрмәгере.
- Күргәнең күрмәгәнең шул булсын.
- Күрми күмер булсын.
- Ләгънәт кенә сукса иде.
- Миең чергере.
- Миннән алсын, сиңа бирсен.
- Муеннары сынгыры.
- Муеның астына килсен.
- Мур кыргыры.
- Мәңгелек тәмуг кисәве булыгыз.
- Нәләт төшкере.
- Пычак кергере.
- Сәгатьлек әҗәл тигере.
- Тамагыңа пычак булып утырсын.
- Тамагыңа таш кергере.
- Тартышып ят.
- Тары кебек чәчелеп кит.
- Телең корып төшсен.
- Телең чергере.
- Телеңә тилчә төшсен.
- Телеңә чуан чыккыры.
- Тиреңне курага җәйсеннәр.
- Токымың коргыры.
- Тораташ булып катсын.
- Тәгәрәп үчкәре.
- Тәгәрәп җан биргере.
- Урынын җиде кат җәһәннәмдә кылсын.
- Хатын казасын күр.
- Чыңрак үтә кит.
- Чәнчелеп киткере.
- Шайтан алсын.
- Шал тарыгыр!
- Ялгызлыкта җаның чыксын.
- Яшен бирсә дә, көнен бирмәсен.
- Яшь башыңа куанма.
- Яшьлеген яшен суксын.
- Эчеңә бирән ояласын.
- Әфсен-төфсен, башың бетсен.
- Өне тыгылгыры.
- Үз каргышың үзеңә.
- Үзе дә бала күрмәсен *.
- Үләт тигере.
- Җир тотсын аны.
- Җиттем дигәч җимерел, куандым дигәч куырыл.
- Җылы авызыңнан җылы куеныңа.
- Җылы тамагыңа кара таш.
- Алламнан бизим.
- Баскан җиремнән китәлмим.
- Дөньялардан имансызлар үтим.
- Ике иңем, бер түбәм.
- Ике күзем чәчрәп чыксын.
- Икмәк чыраен күрмим.
- Икмәктер газим.
- Иманымнан җөда булыйм.
- Ипи орып үтерсен.
- Коръән алып ант итәм.
- Кояш йөзе күрмим.
- Кулымны кисәргә бирәм.
- Көн яктысын күрмим.
- Күзләрем маңгаемда булмасын.
- Сыртым көйсен.
- Тамагыма таш булып кадалсын.
- Телем корысын.
- Төкер битемә, сүзем чын булмаса.
- Чукынып китим.
- Чәчрәп китим, кояштыр, дөньядыр.
- Ялганласам, үкчәм артка әйләнсен *.
- Ялганласам, җаным кабыргама килсен, сары май тамагыма торсын.
- Әби-бабаңа, ата-анаңа, җиде буын балаңа зыян салсам, кулым
корысын.
- Җир мине упсын.
- Алла куәт бирсен! — Сезне монда бирсен.
- Алып җибәр! — Алырга, акчаның күзенә ак төшкән әле.
- Ардым. - Арсаң ат ялла, үзең җәяү бар.
- Аруга ни дару? - Ипи белән тоз дару.
- Ач! - Ач булсаң, туеп кил.
- Ачуым килә. — Ачуың килсә, борыныңны тешлә.
- Ачуымны китермә. — Синең ачуың, минем аякчуым.
- Ашаган җиренә сыер да кайта.— Кайта да, аның сөтен савып алып калалар
шул.
- Барыбер. - Барыбер булса, ишектән йөрми тәрәзәдән йөрерләр иде.
- Белдеңме? - Белдем, колагыма элдем, берсеннән керде, берсеннән чыгып
китте.
- Беләм. - Белүен беләсең дә, кыңгыр сибәсең.
- Беләм. - Син белгәнне мин киптереп элгән.
- Беләм. - Үзең беләсең, эт күк өрәсең.
- Бер казанга ике тәкә башы сыямы? — Мөгезсез булса сыя, мөгезле булса
сыймый.
- Буе кечкенә. Буй белән Агыйдел буйлыйсы юк әле.
- Булдымы? — Булды дигәндә койрыгын борды.
- Бушлаймы? - Бушлай сыер гына мышнай.
- Бәхил түгел. - Бәхилең бәке астына, үзең сәке астына.
- Бүген ничәсе? - Кадер кичәсе.
- Бүген ялдамы әллә? - Ялда да, койрыкта да.
- Гафу ит. — Гафуың белән сату ит.
- Гыйшык. — Гыйшыгын гыйшык та, бишмәт тишек.
- Дәлеше? - Дәлеше кабак бәлеше.
- Егылам. — Егылсаң, җирдән түбән китмәссең.
- Елый. — Еласа, кашы-күзе кара булыр.
- И-и, тәре! — Тәре булсам, чукынып туя алмас идең әле.
- Иеме? - Ие, иемәсәң бие.
- Иренәм. — Иренгәнне тиз иргә бирәләр.
- Иренәм. — Иренсәң, иргә бар.
- Иртә бит әле. - Иртә булса, соң булмаска әйбәт булыр.
- Иртәгә. — Иртәгә үз киявем дә килә.
- Исәнме? — Исән булмасам, әллә син врачмы.
- Исәнме? — Ә үзең кисәүме?
- Ишетмәдем, ни дисең? — Базарда колак саталар, ди. Барып ал дим.
- Ишетсәләр. Ишетмәгәйләре тагын. Күз күрер өчен, колак ишетер өчен
бирелгән.
- Кайдан килдең? — Кайдырмый тау астыннан.
- Кайчан? — Бозау агачка арты белән менгәндә.
- Кайчан? - Карт алаша тай булганда.
- Кайчан? - Качкан көнне иртән.
- Кайчан? - Качып барганда.
- Кайчан? - Кояш тискәре яктан чыкканда.
- Кайчан? — Кызыл кар яугач.
- Кайчан? - Төянең койрыгы кайчан җиргә тияр, шунда.
- Кайчан? — Язган булса яз көне, кушкан булса кыш көне.
- Кайчангача? — Яз алмаска, көз бирмәскә.
- Картаеп буламы? - Карт аю урманда гына була ул.
- Кая барасың? — Каен башына.
- Кая барасың? — Каерып салырга.
- Кая бардың? — Эт туена кода булып бардым.
- Кем? — Кем дигәннең үзе, маңгаенда ике күзе.
- Кем? - Кемсәнә.
- Кем? - Каян белим, кулын куеп китмәгән.
- Кечкенә бит. - Тиресен текмәгән, үсәр әле.
- Килешми.- Килешкәне килендә.
- Килешми. - Килешкәне килешкәч.
- Китә. - Киткән китсен, җәһәннәмгә тикле юл ачык.
- Китәм. - Китсәң, килгән юлыңа киртә кормаган.
- Китәм. - Китсәң, килгән юлыңа юкә үсмәгән.
- Котлы булсын күлмәгең! - Сиңа да тау булсын.
- Кулымны кисәргә бирәм. - Кулыңны түгел, башыңны кистерсәң дә
ышанмыйм.
- Куркам. — Курыкма, бүре түгел ашамас.
- Кызык. — Бер табак сызык.
- Кыйммәтме? — Акча белән башма-баш.
- Көнләшәм. - Көнләшкән көндәшлеккә барсын.
- Күз тияр. - Аңа ике күз тигән инде, бүтән күз тимәс.
- Күпме? - Күпкә бер сөям җитмәгән.
- Мин синнән элек туган! - Син элек тусаң, мин белеп туган.
- Минем сүз өскә чыкты. — Сүзең өскә чыкты: һавада очып йөри, үзең генә
аста калдың.
- Мәгънәсе? - Мәгънәсе — капка баганасы.
- Ни булган? - Пешкән шалкан чи булган.
- Ни хак? - Хак ярым хак, пот ярым борчак, бер кием чабата, калганы
акчалата.
- Нигә карыйсың? — Күңелемә ярыйсың.
- Ник? — Син ни әйтер икән дип.
- Ник? — Тик. Син сорамас микән дип.
- Нихәл? — Сине күргәч бетте хәл.
- Нихәл? - Хәл иминлек, акча меңлек, алыштырырга вак юк.
- Нихәл? - Хәл меңгә җитә, кул тезгә җитә.
- Нихәл? - Хәл хәер, ярлы баер, бай бөләр, иманасын кем түләр.
- Нихәл? Хәл хәлвәт, киндер күлмәк, ыштан бурлат, киткәннәр урлап.
- Нишли? - Ат булып кешни, сыер булып мөгри.
- Нишли? - Тире җыеп күн эшли.
- Нишлисең? - Дуңгыз дагалыйм.
- Нишләп? Шулай шәп.
- Нишләп яту? — Тик яту белән бик тату.
- Нәрсә? - Кәбестә белән кәлшә.
- Нәрсә? - Тозлы кыяр-кәбестә.
- Озак. - Тиз тумагансыңдыр әле.
- Оялам. — Өй алырга, монда өй сатучы юк әле.
- Оят килер. - Оят килсә, үз битем.
- Оят! — Өй ат булса, күптән җигеп китәр идек.
- Оят! — Өй-ат Мәкәрҗәдә кыйбат, барып алырга ерак.
- Оят! — Өй-ат Мәскәүдә кыйбат, бездә поты бер тиен.
- Оят! — Өй ат, сыер - келәт.
- Рәхмәт.-- Киявең булсын Миңләхмәт.
- Рәхмәт. — Рәхмәт белән тун тышлатмыйлар.
- Рәхмәт. — Рәхмәте үзеңә булыр, тияр хакын бирерсең.
- Савап булыр. - Савап белән савыт тулган.
- Сай йөзәсең. - Син тирәнгә кермә.
- Сиңа фәләннән сәлам. - Сәлам әйткән өчен сәламәт бул, сәкедән егылып
төшеп галәмәт бул.
- Сиңа фәләннән сәлам. - Сәламе сәке астына, үзе бәке астына.
- Суны нигә күп ташыйсыз? — Киптерәбез.
- Сәгать ничә? Кичәгечә.
- Сөенчесенә ни? Сөенчесенә уң колагың үзеңә*.
- Сөйгәнең кем? Койрыклы җен, үземә әрәм, кешегә хәрам.
- Сөйләмим. — Сөйләмәсәң, сөял чыксын.
- Сүгәр. - Сүксә сүтелмәссең.
- Тагы! — Тагысы тауда, биргәне кулда *.
- Телең корыр. - Минем телем болай да бик коры, селәгәем агып
тормый.
- Тизрәк йөр. — Оча белмим инде, аяк белән йөрим.
- Туйганыңны кайдан беләсең? — Син күземә ике булып күренәсең.
- Туйдым. - Туйсаң тәүбә кыл.
- Уф алла! - Арсаң, ат ялла.
- Уңган. - Уңганның койрыгы туңган.
- Хуш! - Сөйләшкәндә безне дә куш.
- Хәлләр ничек? — Ал да гөл, калганын үзең бел.
- Хәлләр ничек? — Алда гөл, артта кычыткан.
- Хәлләр ничек? - Син сорама, мин әйтмим.
- Хәлләр ничек? - Хәлләр бишни, сезнеке нишли?
- Хәлләр ничек? — Хәлләр изге, тегеләр генә бизде.
- Хәлләр ничек? - Хәлләр имин, кешегә тимим.
- Хәлләр ничек? — Шөкерле-бөкерле, һаман бер төрле.
- Чибәрме? — Чибәр күрсәң, гайрәтең чигәр.
- Читтә ничек соң?- Читнең чите корсын.
- Чәйләр тәмле булсын! — Бергә-бергә булсын!
- Шулай бит? — Шулаен ул шулай да, ярый ла эш барып торса уңайга *.
- Шуннан? — Шуннан, утырган да шуган, тауга түбән булган *.
- Ышанмыйм. — Ышанмасаң, үзең карган.
- Эш хакы күпме? — Айга утыз көн, йокы үзеңнән.
- Юк. — Юкка кем булса да тук *.
- Язык булыр! — Язык казык башына!
- Ярамый. — Ярамаган дөньяга яралмаган.
- Ярамый. — Ярамаса, юынырсың.
- Ярый!.. — Ярасы юк, ярылган да ямалган да.
- Ә мин нишлим соң? Ни теләсәң шуны эшлә, тешең булса телең тешлә.
- Әү! — Авызың дәү.
- Өшедем-каттым. - Катсаң, катык аша.
- Үпкәләгән. - Үпкәләгәнгә үпкә ашаталар.
- Үпкәләгән. - Үпкәләгәннең өенә барыш.
- Үпкәләгән. — Үпкәләсә, мәче үпкәсе ашасын.
- Үпкәләгән. Үпкәләсә, үпкәсе бавырыннан ерак китмәс әле.
- Үсәсезме? Үсәбез: тәбәнәк җиргә баш тия.
- Җүләр! - Иманаңны кем түләр.
- Ай караңгы булып торса һава юеш, җепшек булыр, әгәр ачык булып ялтырап
торса һава коры булыр.
- Ай киртәләнсә, тиздән буран булыр.
- Ай колакланса аягыңны ныгыт, көн колакланса колакчыныңны ныгыт *.
- Ай колаклы булса, суык булыр — кыш көнендә; әмма җәй көне колаклы
булса, яңгыр булыр.
- Ай очы белән туса, көннәр явымлы булыр.
- Ай тирәсендә алка кебек булса, җил булыр.
- Ай тирәсендә кызыллык алка кебек булып, тиз бетеп китсә аяз
булыр.
- Ай тирәсендә нурлы түгәрәк якты булса, икенче көнне яңгыр булыр. Әгәр
бу түгәрәк ераграк торса, ике-өч көннән яңгыр булыр.
- Ай тирәсендәге алка караңгы төсле булса, суык булыр.
- Ай тулы вакытта саф һәм якты, ялтырап торса, һава яхшы булыр.
- Ай утырып туса, аяз була.
- Ай чалкан туса аязга, кырын туса явымга.
- Ай чалкан туса коры була, башкача туса буран була.
- Ай чалкан туса көн салкынга.
- Ай яңгыр алдыннан тонык, аязыр алдыннан ачык күренә.
- Айның башы белән көн төзәлә яки бозыла.
- Айның дүртенче көнендә һава ничек булса, бөтен ай шулай булыр.
- Аяз буласы булса, томан тамчы-тамчы юеш булыр.
- Аяз булса суытыр, болыт булса — җылытыр *.
- Аяз көнне болыт чыгып, ул кабарса җилле-давыллы яңгыр килә. Әгәр сыек
кына болыт чыкса, киресенчә, әйбәт яңгыр килер.
- Бер-ике көн чыктан тамчылар булса, яхшы яңгыр булыр.
- Бер урыннан бер урынга күчеп, күк күкрәсә боз булыр.
- Беренче күк күкрәү көннәр җылына башлауга булыр.
- Бер рәттән өч-дүрт мәртәбә күк күкрәсә, һава бозылыр.
- Боз күбрәк көнбатыштан килеп явар.
- Болыт кыйблага таба барса — көн аязырга.
- Болыт кыйбладан булса, яумый урап кына китәр.
- Болыт төньягыннан өелеп чыкса, аязга булыр.
- Болытлар бер-беренә каршы килсә, һава бозылып, яңгыр булып торыр.
- Болытлар бергә өелеп, бик югары күтәрелсә, җылы яңгыр булыр.
- Болытлар сирәк булса, аяз һәм салкын булыр.
- Болытлар түбәннән килсә, каты суыкны көт.
- Болытлы көнне баер алдыннан кояш ялтыраса, һава бозылып озак
торыр.
- Болытлы көнне кояш кисәк-кисәк кыздырса, кич — яңгыр.
- Болытлы-яңгырлы көнне кояш батканда аязса, икенче көнне тагын яңгыр
булыр.
- Вак яңгыр томалап ява башласа, һава озакка бозылыр.
- Давыл булса явымга.
- Ике болыт бергә килеп кушылса, көчле яңгыр булыр.
- Иртә белән болытлы булып, кояш чыкканда аязса, ул көнне яңгыр
булмас.
- Иртә күк күкрәсә, ел яңгырлы килер.
- Иртән кояшны томан капласа, аяз булыр.
- Иртәнге томан, калын булып та, кояш нуры белән тиз таралса, һава озак
яхшы булып торыр.
- Йолдыз атылса, җил булыр.
- Йолдыз тирәсендә кара алка булса, яңгыр булыр.
- Йолдызлар ачык күренсә көн яхшыра, тонык күренсә яңгыр яки кар
ява.
- Йолдызлар кечкенә булып күренсә, яңгыр булыр.
- Йолдызлар куе күренсә, аяз булыр.
- Кайсы якта йолдызларның нуры озынрак күренсә, җил шул яктан
булыр.
- Кар лапа-лапа төшә: карга килер.
- Кара болыт башта кечкенә булып чыгып, соңыннан зурайса - кыйбладан
яңгыр булыр.
- Катлаулы болытлар тиз йөрсә — аяз булыр, акырын йөрсә — яңгыр
булыр.
- Киртәле болыт яумый.
- Кич аяз булып та, йолдызлар аз күренсә, яңгыр булыр.
- Кояш агарып чыкса, шул көнне һәм киләсе көнне дә аяз булыр.
- Кояш аязга баеса — иртәгесен аяз, болытка баеса — яңгыр булыр.
- Кояш баеганда болытлар булып, кояш чыкканда таралса һава коры
булыр.
- Кояш баеганда кызыл булып күренсә, җил булыр.
- Кояш баеганда томан я болыт булса, иртәгә яңгыр көт.
- Кояш баеганда яңгыр ява башласа, тиз туктар.
- Кояш баеганда җилсез булып, һава кызгылт булса яки кыйбладан җил булса
чык булыр.
- Кояш баегач, төньягында болытлар ак булса, бер ай буе һава бозылырга
галәмәт.
- Кояш баер алдыннан болытлар тармакланып сузылып торса, яңгыр
булыр.
- Кояш баердан элек югары вакытта һава кызарса, шул кич үк һава
бозылыр.
- Кояш баешы кызарса, җил була.
- Кояш батканда аяз булып, төньягыннан салкынча җил булса, кырау
булыр.
- Кояш батканда баткан урын ачык булса, иртәгә аяз булыр. Баткан урын
ачык булмаса - яңгыр булырга.
- Кояш, батканда, болыт арасына кереп янса, иртәгесен үк көн яңгырлы
була.
- Кояш батканда кояш артыннан болытлар барса, куәтле җил булыр. Әгәр
болытлар һәр яктан кояш тирәсендә җыелсалар, каты давыл булу
галәмәте.
- Кояш, батканда, кызарып янса, иртәгесен көн болытлы булыр.
- Кояш батканда төньягыннан һава кызарса, чык булыр.
- Кояш баткач та караңгылык төшсә, яңгыр булыр.
- Кояш баткач һавадагы кызыллык озак торса, аяз булыр.
- Кояш бик еракта булып күренсә, салкын булыр.
- Кояш болытка капланып баеса, яңгыр була.
- Кояш калын болытта баеса, икенче көнне үк яңгыр башланыр.
- Кояш колакланып чыкса, салкын булыр.
- Кояш кызарып ачыкка баеса, һава начар, җилле булыр.
- Кояш кызарып чыкса яки кызарып баеса, җил булыр.
- Кояш кызарып чыкса, яңгыр булыр. Кыш көне шулай чыкса, салкын
булыр.
- Кояш тирәсендә алка кебек күренсә, яңгырлы булыр.
- Кояш тирәсендә колак кебек ак нурлар күренсә, эссе һәм яңгыр
булыр.
- Кояш тирәсендә нурлар югары чагылса буран булыр, түбән чагылса салкын
булыр.
- Кояш томан вакытында чыкса, көндез бөркү булыр.
- Кояш түбән батса, иртәгә яңгыр булыр.
- Кояш чыккан вакытта һава кызарса, шул көнне яңгыр булыр.
- Кояш чыкканда аяз булып, кояш кечерәк кебек күренеп, читләре аермачык
якты булса, һава коры булыр.
- Кояш чыкканда багана кебек нурлар күренсә, суык булыр.
- Кояш чыкканда биек күренсә аяз булыр, түбән күренсә яңгыр
галәмәте.
- Кояш чыкканда болытка капланып, нуры югары китсә, яңгыр булу галәмәте.
Әгәр кояш нуры болытның уртасында күренсә, җил һәм яңгыр булу
галәмәте.
- Кояш чыкканда гына кызарса, бер я ике көннән яңгыр булыр.
- Кояш чыкканда гына яктыра башлап, һава бик кызарса, шул көнне яңгыр
булыр.
- Кояш чыкканда зуррак булып күренсә, яңгыр көтәргә кирәк.
- Кояш чыккач кызыллык тиз бетсә, һава бозылыр.
- Кояш чыккач та болыт астына керсә, яңгыр булыр.
- Кояш, ялтырап чыгып, болыт астына керсә, шул көнне яңгыр булыр.
- Кыйбла ягыннан ике-өч көн җил булса, яңгыр галәмәте.
- Кыйбла ягыннан эре болытлар чыкса, яңгыр булыр.
- Кыш көне йолдызлар куе күренсә, салкын булыр. Әгәр йолдызлар сирәк
күренсә, кыш көне җылы һәм буран булыр.
- Кыш көне кояш тирәсендә алка кебек булса, яки кояш колаклы булса, бик
суык булыр.
- Кыш көнендә кояш тирәсендә нур түгәрәк күренсә, буран булыр. Әгәр дә
бу түгәрәк кояшка якын булса, аяз булыр.
- Көн бик кыздырса, яңгыр булыр.
- Көн җилләсә, яңгыр булыр.
- Көнчыгышыннан җил чыкса, яңгыр галәмәте.
- Күк болытлар арасында ак болыт булса боз булуга.
- Күк иртә күкрәсә, яз иртә килер.
- Күк күкрәп, коңгырт сыман көл төсле болыт оеш-оеш булып күтәрелсә —
боз явар.
- Күп вакыт тын булып, соңыннан җил иссә, яңгыр булыр.
- Салават күпере бик югары булса — аяз, бик түбән булса — яңгырлы.
- Салават күпере бөтенләй түгәрәк күренсә, яңгыр булыр.
- Салават күпере кояш чыкканда чыкса һәм кояшка каршы булса, шул көн
яңгыр булыр.
- Салават күпере суга төшсә, явымнар күп була.
- Салават күпере төньягында чыкса — яңгыр булмаска.
- Салават күпере яңгыр яуганда өч булып чыкса, бөтен атна яңгыр
булыр.
- Салават күпере яңгырдан соң озак торса — һава бозылыр, әгәр тиз бетсә
аяз булыр.
- Салават күперенең бер ягы түбән күренсә, аяз булыр.
- Салават күперенең ике башы да суга төшсә яңгыр булыр, ике башы да
тауда булса аязга.
- Салават күперенең яшеле бик ачык яшел күренсә, көн яңгырлы булырга
галәмәт. Әгәр кызылы бик ачык кызыл күренсә, җилле булырга галәмәт.
- Томан төшсә, артыннан явым була.
- Томан җиргә төшсә, аяз булыр.
- Туган ай дугалы булса, давыл булыр.
- Чык тиз кипсә, яңгыр булыр.
- Чык төшеп, иртә белән болыт булмаса, көн яхшы, аяз булыр.
- Шәфәкъ таңга сузылса, иртәгесен яңгыр булыр.
- Ябалак кар яуса, аннан соң һава җылы, юеш булыр.
- Яңа ай белән җил булса, бөтен ай буена җил булыр.
- Яңа айны яңгыр юа - аннан көн сәелләнә.
- Яңа айның очлары нәзек күренсә, салкын булыр.
- Яңа айның югары башы җәелебрәк, түбән башы урак кебек бөгелебрәк
торса, кыш көне айның унбишенә кадәр салкын булыр. Җәй көне булса,
унбишенә кадәр җил булыр. Әгәр югары башы бөгелеп, түбән башы җәелеп
торса, унбишенә чаклы салкын һәм җил булыр, унбишеннән соң юеш, былчырак
булыр.
- Яңа туган айның баш-башы бик очлы булып, бик бөгелеп торса, аяз булыр
(җәйдә). Кыш булса суык булыр. Баш-башы җәелеп торса, яңгырлы һава, юеш,
пычрак булыр.
- Яңгыр болытлары һавада өзлексез һаман агылып торса, һаман көн яңгырлы
булыр. Әгәр шундый чакта болытлар өзек-өзек булып, җил көн ягыннан исә
башласа - аяз булыр.
- Яңгыр болыты шаулап килсә, куәтле яңгыр һәм боз да булыр.
- Яңгыр буласы булса, томан күтәрелә.
- Яңгыр вакытында салават күпере чыгып, зәңгәр төсле һәм сары төсле ачык
булса, һава яхшы булыр.
- Яңгыр кире кайтып ява башласа, бик куәтле булыр һәм боз да булыр.
- Яңгыр тамчысы су өстендә эре булып күбекләнеп торса, янә яңгыр
булыр.
- Яңгыр яуганда салават күпере чыкса, яңгыр туктар. Әгәр яңгыр туктагач
чыкса, яңгыр озак булыр.
- Яңгыр җиргә тиз сеңсә, көннәр яңгырлы булыр.
- Яңгырдан соң кояш тагын ялтырап кызарса, тагын яңгыр булыр.
- Яңгырдан соң яшен генә ялтыраса, аяз булыр.
- Яңгырлы вакытта аксыл болытлар булса, һава алмашынуны күрсәтер.
- Яңгырлы вакытта куәтле җил чыкса, һавалар яхшы булачагын
белгертә.
- Әгәр болытлар һавада куе булып, тау-тау өелеп торган кебек күренсә,
яңгырлы булыр.
- Әгәр кар вак кына бөртекле, сирәк кенә төшкәләсә, бик озак суык
булыр.
- Әгәр кояш баегач һава кызарса, бер-ике көннән һава бозылыр.
- Әгәр кыш көнендә ай тирәсендә нур түгәрәге томанлы булып күренсә
салкын булыр, кызыл булып күренсә җил чыгар һәм бу кышта кар күп
булыр.
- Әгәр кыш көнендә өч кояш кебек күренсә, салкын булыр.
- Әгәр томан күтәрелмичә урынында бетсә, аяз булыр.
- Әгәр яңа ай бик ачык ялтырап күренсә, салкын булыр.
- Әгәр яңа ай нечкә күренсә, ай буена ачык һава булыр.
- Әгәр яңа ай саргылт булып калын күренсә, бөтен ай юеш булыр.
- Әгәр һава урман өстендә зәңгәр сыман күренсә, җылы булыр.
- Әүвәлге карны күрсәткәч, кырык көннән кар ятыр.
- Өермә югары булса — аяз булыр, түбән булса — яңгыр.
- Өлкәр, җиргә төшкәндә, сыер суга төшә *.
- Җидегән йолдыз карасу булып күренсә, яңгырлы булыр.
- Җил кояш артыннан килсә, көн аяз булыр.
- Җил кояш баешы тарафыннан килсә һаман яңгыр китерер.
- Җил төньягыннан килгәндә, һава суык булыр.
- Җил шауласа, яңгыр булыр.
- Җил юеш сыман булып җиңел иссә, һава бозылып озак торыр.
- Җилгә каршы яуган яңгыр каты давыллы булыр.
- Җәй көне йолдызлар бик чекерәеп ялтырап торса, һава коры һәм эссе
булыр. Кыш көне шулай булса көннәр суык булыр.
- Җәй көне кояш баю алдыннан ак болытлар йөрсә, төнлә бал явар.
- Җәй көне өермә берсе артыннан берсе чыкса, яңгыр галәмәте.
- Җәй көне өермә җир өстендә төрле-төрле якка йөрсә, һава бозылыр.
- Һава аксыл болыт белән каплана башлаганда айны да тирәли болыт каплый
башласа, һава бозылыр.
- Һава болытлырак булып, кызгылт булып торса, өермә белән яңгыр
булыр.
- Һава озак ачык булып торса, яңа ай белән яңгыр булыр.
- Һава тын булып, кояш бик кыздырса, иртәгә боз явар.
- Һава яңгырлы һәм юеш вакытта күктә аксыл төсле болытлар йөрсә,
аязлыкка галәмәт.
- Һава үзгәрәсе булса, җил кузгала.
- Һавада бөтен көн кара, куе болыт агылса, һава озак яңгырлы булып
торыр.
- Август аенда аяз булса, көз пычрак булыр.
- Апрель артык җылы булса, май салкын, җилле булыр.
- Апрель бишесендә Хозыр-Ильяс камчы селти *.
- Апрельнең алтысында торна кычкырса, ел яхшыга килә.
- Атна кич буран чыкса, атна буе буран булыр.
- Беренче кар көндез яуса кыш салкын, төнлә яуса — җылы була.
- Беренче мартка кадәр кара карга күренсә, кар тиз китәр.
- Беренче мартта көн җилле булса, бөтен җәй җилле булыр.
- Беренче мартта төшкә кадәр тын булып, төштән соң җил чыкса, шул җәйнең
әүвәлге яртысы яхшы булыр.
- Беренче мартта урамда су күренсә, язгы ташуда су күп килер.
- Беренче октябрь. Бүген кар күренсә, кырык көннән кар күренер. Бүген
җил көнчыгышыннан булса, кыш суык булыр.
- Булса аяз Питрау көн булыр яшел печәнең; яңгырлы булуы кырда печән
черүе *.
- Гыйнвар. Алтысында тулы ай язгы ташу суга бай.
- Гыйнвар. Егерме дүртесендә булса аяз бик нәфис килер яз.
- Гыйнвар унында бәс тотса, җәй яңгырлы килә.
- Егерме бишенче июльдә кырау булса, кыш суык булыр.
- Елан елы җылы була, сыер елы суык була, дуңгыз елы коры була, балык
елы явым була *.
- Елкы елы җылы булыр.
- Инҗил көн өйләдән элгәре җәй, өйләдән соң — көз.
- Иртә аязмаса кич аязмас, кич аязмаса һич аязмас.
- Иртә белән томан судан багана кебек күтәрелсә, яңгыр булыр.
- Иртә белән чык күп төшсә, бик эссе булу галәмәте.
- Иртә белән чык яхшы төшсә, аяз булыр. Чыксыз кич күп вакыт иртәгесен
яңгыр була.
- Иртәнге болыт аяза.
- Иртәнге сәгать сигезләргә кадәр чык барса, эссе булыр. Әгәр төшкә
кадәр чык кипмәсә, яңгыр булыр.
- Иртәнге яңгырдан соң һава һәркайчан аязып китә. Ягъни, «иртәнге яңгыр
күтәрелә» диләр.
- Июль. Егерме бишендә кырау булса, кыш суык килә.
- Июнь. Егерме җидесендә яңгырлы җиде атна яңгырлы.
- Июнь. Сигезендә яшенләсә әгәр яшен, җыя алмассың печәнең яшел.
- Кар беренче октябрьгача күренсә, чана юлы тиз булмас.
- Кич салават күпере күренсә аяз булыр, иртә белән күренсә яңгырлы
булыр.
- Кич һава җылынып китсә, яңгыр галәмәте.
- Куян елы килсә, суык була.
- Кыш кар күп булса, җәй яңгырлы булыр.
- Кыш көне болытлар юлланып торса, җылы булыр.
- Кышның төньяк бураннары ашлык җыйганда яңгыр китерер.
- Көз озын килсә, яз соң килер.
- Көзге көн бәс тотса, аязлыкка галәмәт.
- Көзнең ахырларында түгәрәк-түгәрәк вак кына боз яуса, кыш суык
булыр.
- Көн озая башлаган вакытларда бәс булса, җәй ашлык чәчкәндә чык
булыр.
- Май егерме берендә яңгыр булса, көз яңгырлы булыр.
- Май унберендә юеш булса, бөтен җәй юеш.
- Май унөчендә озынборын чыга.
- Март башы көн тавык эчәрлек су булса, яз яхшы килә.
- Март башында тамчы тамса, җәй яхшы килә.
- Март берендә аяз аяз булыр бөтен яз.
- Март берендә кайдан җил булса, бөтен җәй шуннан җил булыр.
- Март унҗидесендә көннәр елтырый, таудан сулар чылтырый.
- Мартның егерме бишендә су катса, бер атналык юлга чык.
- Никола көн җил булса, бөтен җәй җил.
- Ноябрь тугызында бәс булса суыкка, томан булса җылыга.
- Октябрь япмаса, Раштуа һәм япмас *.
- Питраудан соң сандугачлар да сайрамый, сайраса да «Гәләви, Гәләви» дип
кенә кычкыра, ди.
- Питраудан өч-дүрт көн соң сандугач сайраса, Питраудан дүрт атна яки
биш атнадан соңрак көз башланыр.
- Покрау көн җил кояш чыгышыннан кышка суык китерә.
- Покрауга кадәр кар төшсә, көз озак килер.
- Покрауда кар күренер.
- Сентябрь аяз кыш салкын.
- Сентябрь егерме сигезендә каз очса, Покрауда кар ята.
- Тычкан һәм Елан елларында һава җылы булыр.
- Төнлә былчырак өстенә кар булса, җиргә нык ятыр.
- Төш вакытында чүмәлә сыман калын болытлар чыкса, аз гына яңгыр
булыр.
- Унбишенче апрельдә елгаларда кар калмаска Хозыр таягын селки, имеш
*.
- Унбишенче февральдә көн җылы булса, яз яхшы була.
- Февраль. Әүвәл киче аяз бик соң килер яз.
- Яз көне эретмичә озак туңдырып торса, җәй коргак була.
- Яңгыр атна кич башланса яки кояш баеганда башланса, бер атна буена
явар.
- Әгәр беренче мартта җылы булып, тамчы тамса, кар тиз китәр, бөтен җәй
җылы булыр.
- Әгәр Питрауга бер атна кала күке кычкырудан туктамаса, көз тиз булыр,
әмма Питрау үткәч тә бер атна кычкырса, озак булыр.
- Әгәр җәй көне төшлек тарафыннан җил килсә, һава яхшы булыр. Кыш көне
булса көн җепшек булыр.
- Өченче Ыспас кыяр тозла кышка запас.
- Җитсә икенче Ыспас, бияләй ал кулыңа запас.
- Җәй көне бик кыздырса, явым булыр.
- Җәй көне яңгыр болыты аксыл күренсә, боз явар.
- Җәй көне һава аксыл сары булып күренсә, аяз булыр.
- Җәй көнендә башта җылы җил булып, соңыннан җилле яңгыр булса, боз
явар.
- Җәүзә көнне сандугачлар сайрый башлый, Питрау кергәч туктый.
- Ага торган суга аркылы яуса, яңгыр тиз туктар.
- Ашлык урганда урак күгәрсә, яңгыр булыр.
- Багана сызгырса, суык булыр.
- Буадагы су кимесә, өч көннән яңгыр галәмәте.
- Дулкын ага торган суга каршы булса, яңгыр галәмәте.
- Ерактагы нәрсә аермачык күренерлек булып, һава бик саф булса аязлык
булыр.
- Зур елга ягыннан җилләнеп, калын болытлар чыкса яңгыр булыр.
- Зур елгалар аша яшенле яңгырлар үтмәс, буйлап китәр.
- Кайнаган самоварның борыны тыгызланса көн суыта, бушаса җылыта.
- Кисәктән чокырдагы сулар артса, һава бозылыр.
- Кое суы кими башласа яңгыр галәмәте, арта башласа аязга.
- Кыш көне утның кызулыгы еракка җитсә, салкын булыр.
- Кыш көне җепшек буласы булса, тоз юеш булыр.
- Күн яшәргән яңгыр булыр.
- Мичтә утын шыртлап янса, көннәр җылытырга булыр.
- Мичтәге ут кызыл булып янса, көн салкын була. Сыек, аксыл төтен булса,
көн җылыта.
- Моржадан төтен чыгып җиргә ятса, яңгыр булыр.
- Моржадан чыккан төтен туры булып өскә менсә — көн аяза, суыта. Әгәр
төтен җиргә ятса көн җылыта.
- Сабан тимере җиргә кергәч, салкыннар була.
- Самовар борыны кысанайса, буран булыр.
- Самоварның борыны кычкырса, көн явар.
- Су күбекләнеп акса, тиз яңгыр булыр.
- Суда күбекләр, кабырчыклар була башласа - яңгыр галәмәте.
- Тәрәзә дымланса, яңгыр булыр.
- Тәрәзә эресә, көн җылытырга булыр.
- Төтен кыш көне моржадан шәм кебек туры чыкса — каты, коры суык
галәмәте.
- Утын сызгырса, көн суытыр.
- Чыра пырылдап янса, буран була.
- Явым буласы булса, тоз даим булып юешләнеп торыр.
- Яна торган чыраның очы таралса, көн җылытыр. Әгәр чыраның уты атылып
төшсә салкын булуга галәмәт.
- Әгәр елга суы боз өстенә чыкса, көн җылытыр.
- Әгәр Иделдә су бик күп кимеп, Идел катса, җәй коры килер.
- Җилсез һавада төтен җиргә таба төшсә, яңгыр галәмәте.
- Агач яфрак коймый кар ятмый.
- Агачның сарысы чыкмыйча, кыш булмый.
- Ашлык урганда салам шартлап сынса, яңгыр булыр.
- Балан чәчәк атканда балык сикерә.
- Гөлҗиләге чәчәк аткачтын, күкеләр сакаулана, сандугач та
сайрамый.
- Зирек агачы башлап яфрак ярса — җәй яңгырлы һәм җылы була, ә каен
агачы башлап ярса җәй корылыклы була.
- Имәндә чикләвек күп булса, кыш каты килә.
- Каен суы күп акса, җәй яңгырлы була.
- Кузгалак күп булса, кыш җылы булыр.
- Суган кабыгы калын булса, кыш салкын була.
- Суганның кабыгы ике кат булган елны кыш җылы булыр; әгәр суганның
кабыгы күп кат булса — кыш салкын булыр.
- Урган камылдан су чыкса, яңгыр явар.
- Урман җилсез шауласа, яңгыр булыр. Әмма кыр шаулап торса аяз
булыр.
- Чия яфраклары коелмый торып, күпме кар яуса да барыбер эреп бетә.
- Яз көне агачлар бөреләрен астан яра башласалар, яз тиз килә.
- Яңа ел алдыннан агач сарысын чыгара.
- Әгәр көз көне каен агачлары астан саргаеп, яфракларын астан коя
башласалар ел җылы килә, ә өстән саргаеп, өстән яфрак коя башласалар — ел
салкын килә.
- Аккош иртә килсә, яз начар булыр, озак торыр.
- Аккош яз көне иртә күренсә, салкын булыр, кар тиз китмәс.
- Акчарлак килгәч, елгаларда боз тиз кузгалыр.
- Ала карга агач башына кунса — яз тиз, җиңел килер, җиргә кунса озак
килер.
- Апрель аенда торна кычкырса, ел яхшы килә.
- Ат аягын тибенсә, яңгыр булыр.
- Ат борынын тарта: бу көннәр явым булыр.
- Ат көтүдә яки кырда йөргәндә үзлегеннән суга керсә, яңгыр булыр.
- Ат пошкырынса, искәнсә яңгыр ява.
- Ат юлга ятса, буран булыр.
- Ат ятып торса, җылы булыр.
- Атның тоягы кычытса, тырманса — яңгыр булыр.
- Бака корыга чыкса, яңгыр була.
- Бака су эчендә кычкырса аяз, су читенә чыгып кычкырса болытлы, яңгыр
булыр.
- Балыклар су өстендә уйнасалар, яңгыр була.
- Болыт килгәндә әтәч кычкырса көн аязырга.
- Болытлы көнне кояш баюына галәмәт: кара чыпчык чыкырдаша, өй эчендә
почмакларга караңгы төшә.
- Борча котырса, һава бозылыр.
- Бытбылдык Питрау алдыннан сузып кычкырса, көз озын булыр.
- Бүген мәче тырнаша: буран булыр.
- Вак черкиләр күбәеп җуласа, яңгыр яварга булыр.
- Вакытсыз әтәч кычкырыр явым буласына. Кыш көне вакытсыз кычкырса,
җепшек булыр.
- Елан яки кәлтә кояшта кызынсалар, тиз яңгыр булыр.
- Иртышта судан ак корт чыга. Кай елларны бик куе була су өсте күренми.
Бу киләсе елда яңгыр һәм кар күп буласын аңлата. Корт аз булса, явым да аз
була.
- Иртә белән урманда карга агач башына утырып кычкырса, һава
бозылыр.
- Иртән көтүдә атлар тыпырчынып, тибенгәләп торса, ул көн яңгыр
була.
- Чия яфраклары коелмый торып, күпме кар яуса да барыбер эреп бетә.
- Яз көне агачлар бөреләрен астан яра башласалар, яз тиз килә.
- Яңа ел алдыннан агач сарысын чыгара.
- Әгәр көз көне каен агачлары астан саргаеп, яфракларын астан коя
башласалар ел җылы килә, ә өстән саргаеп, өстән яфрак коя башласалар — ел
салкын килә.
- Аккош иртә килсә, яз начар булыр, озак торыр.
- Аккош яз көне иртә күренсә, салкын булыр, кар тиз китмәс.
- Акчарлак килгәч, елгаларда боз тиз кузгалыр.
- Ала карга агач башына кунса — яз тиз, җиңел килер, җиргә кунса озак
килер.
- Апрель аенда торна кычкырса, ел яхшы килә.
- Ат аягын тибенсә, яңгыр булыр.
- Ат борынын тарта: бу көннәр явым булыр.
- Ат көтүдә яки кырда йөргәндә үзлегеннән суга керсә, яңгыр булыр.
- Ат пошкырынса, искәнсә яңгыр ява.
- Ат юлга ятса, буран булыр.
- Ат ятып торса, жылы булыр.
- Атның тоягы кычытса, тырманса — яңгыр булыр.
- Бака корыга чыкса, яңгыр була.
- Бака су эчендә кычкырса аяз, су читенә чыгып кычкыр- ca болытлы, яңгыр
булыр.
- Балыклар су өстендә уйнасалар, яңгыр була.
- Болыт килгәндә әтәч кычкырса көн аязырга.
- Болытлы көнне кояш баюына галәмәт: кара чыпчык чыкыр- даша, өй эчендә
почмакларга караңгы төшә.
- Борча котырса, һава бозылыр.
- Бытбылдык Питрау алдыннан сузып кычкырса, көз озын булыр.
- Бүген мәче тырнаша: буран булыр.
- Вак черкиләр күбәеп жуласа, яңгыр яварга булыр.
- Вакытсыз әтәч кычкырыр явым буласына. Кыш көне вакыт- сыз кычкырса,
җепшек булыр.
- Елан яки кәлтә кояшта кызынсалар, тиз яңгыр булыр.
- Иртышта судан ак корт чыга. Кай елларны бик куе була су өсте күренми.
Бу киләсе елда яңгыр һәм кар күп буласын аңлата. Корт аз булса, явым да аз
була.
- Иртә белән урманда карга агач башына утырып кычкырса, һава
бозылыр.
- Иртән көтүдә атлар тыпырчынып, тибенгәләп торса, ул көн яңгыр
була.
- Каз авызын шакылдатса, рашкы явар.
- Каз аягын күтәреп торса, салкын була.
- Каз башын канат астына тыкса, салкын була.
- Каз коры җирдә «коенса» — салкын булырга.
- Каз тешен шакылдатса, салкын булыр.
- Каз югарыдан очса, яз көне су күп булыр.
- Казлар суда чумып-чумып уйнаса, яңгыр була.
- Кара карга килгәч, бер айдан кар китәр.
- Кара карга килгәч җиргә төшсә яз кыска килер, ояга төшсә яз озын
килер.
- Кара каргалар яки чәүкәләр югары менеп, җиргә кадалып төшсәләр, яңгыр
булыр.
- Карга, чәүкә түбәннән очса, кар ява.
- Карга җилгә каршы утырып кычкырса, яңгыр булыр.
- Каргалар кычкырып кайсы якка карасалар, шул яктан яңгыр көт.
- Карлыгач иртә килсә, көннәр тиз матурланыр.
- Карлыгач кышларга иртә китсә, кыш суык, озак булыр.
- Карлыгач уйнап йөрсә, шул көн яңгыр явар.
- Карлыгачлар коеналар: яңгыр булыр.
- Кечкенә кошлар һавага биек күтәрелсә, аяз булыр.
- Кичен бака кычкырса, көн җылы була.
- Кортлар ояны иртә сыласалар, кыш иртә килә.
- Кошлар кар өстенә төшсә, көн жылыта.
- Кошлар югары очып уйнасалар, жил буласына.
- Кояш баегач әтәч кычкырса, көн аяз булыр.
- Копшангы юлда йөрсә, аяз булыр.
- Кыйгыр яңгыр алдыннан кычкыра.
- Кыр казлары иртә китсә, кыш иртә килә.
- Кырмыскалар канатланса, яңгыр булыр.
- Кыслалар судан корыга чыксалар, һава бозылыр.
- Кыш аяз буласы булса, кошлар үзен-үзе чукып борыны белән койрыгын
кашыр.
- Кыш көне мич астында чикерткә кычкырса, көн җылытыр.
- Көз көне кошлар түбән очса кыш салкын, югары очса Кыш җылы килә.
- Көз көне пәрәвез очса, көз яхшы килә.
- Көз көне тычкан-күсе күп булса, кыш җылы килер.
- Көн яңгырлы, юеш, былчырак буласы булса, эт аз ашый, күп йоклый.
- Көн, һава яхшы буласы булса, сарыклар сикерешеп чабар.
- Көннәр суыта башлар: балыклар комырыкка кергән.
- Күке бака тавышы чыгарып кычкырса, яңгыр булыр.
- Күке кычкырса, су жылына *.
- Күке күкелдәмичә май җылытмый.
- Мәче башлы ябалак кычкырса, суыклар башланыр.
- Мәче битен бик озак юынса - озак яңгыр булыр; бик бө- гәрләнеп ятса
суык булыр, стенаны тырнаса һава бозылыр.
- Мәче борынын яшереп йокласа, көн суыта.
- Мәче мичкә керсә, салкын була.
- Мәче табанын яласа аяз булыр, койрыгын яласа - көн бозылыр.
- Мәче тырнашса, җил чыгар.
- Мәче су эчсә, яңгыр булыр.
- Песи мич башына менеп ятса — суык, идәнгә, җиргә ятса жылы
буласы.
- Песи тәрәзәдән карап торса, көн яхшыга булыр.
- Салкын көнне балыклар күтер астына керәләр.
- Сентябрь башларында тавыклар каурыйларын коя башла- салар, ел суык
була.
- Сиртмә койрык килеп бозга кунгач, боз китәр *.
- Суалчан җир өстенә чыкса - явымга, төпкә китсә аязга.
- Суык буласы булса, төлке эт кебек өрер.
- Сукыр тычкан юлга чыкса, буран була.
- Сукыр чебеннәр күзгә кереп йөдәтсәләр, яңгыр булыр.
- Сыер арт аягын калтыратса, салкын булыр.
- Сыер, сауганда, имчәген калтыратса, салкын булыр.
- Сыер сауганда сөт шаулап күбекләнсә, яңгыр булыр.
- Сыер сауганда җилененең имчәк очы салкын булса, көн суы- тырга
булыр.
- Сөлек төптә ятса, аяз булыр. Әгәр судан корыга чыгарга үрмәләсә,
тәүлеккәчә яңгыр булыр.
- Тавык бер аяк белән басып торса, өй түбәсенә очып менсә - суык
булыр.
- Тавыклар бер якка карап кына утырсалар, аязлана.
- Тавыклар озак йокламаса, яңгыр була.
- Тартай, бүдәнә кычкырса, яңгыр булыр.
- Тилгән кычкырса, озак аяз булыр.
- Торна биесә, һава җылыныр.
- Торна иртә килсә, яз озак тормас, тиз жылытыр.
- Торналар бик кычкырышса, яңгыр булыр.
- Тургай килгәч тугыз көнлек, сыерчык килгәч сигез көнлек кар кала.
- Тургай түбәннән очса, көз кыска булыр.
- Тургайлар күмәкләп бер урыннан бер урынга очып йөрсәләр, көчле җил
булачак.
- Тычканнар кибән астында торсалар, көз коры булыр.
- Тычканнар, күселәр ояны тирән казыса — кыш суык.
- Төш вакытында яңгыр буласы булса, иртә белән купшаңгы очып йөрер.
- Умарта кортлары оядагы ярыкларны калын сыласалар, кыш салкын
була.
- Умарта кортлары оясында шауласа, яңгыр булыр.
- Чебен-черки кайнашса, яңгыр ява.
- Чебешләр бер җиргә җыелсалар, яңгыр була.
- Черки-чебеннәр киле төйгән кебек уйнаса, аяз, һава яхшы булыр.
- Черкиләр яз көне иртә күренсәләр, һава жылыныр.
- Чучка авызына печән тешләсә, салкын була.
- Чыпчыклар агач очына кунсалар көн салкын була, түбән ботакларына
кунсалар жил чыга.
- Чыпчыклар чыркылдашса, көн жылыта.
- Чәүкәләр очканда һәм җиргә кунганда көтүе белән булса, очканда каты
чуылдашсалар, яңгыр я давыл көт.
- Эт абзарда ятса, көн суытыр.
- Эт аунаса: кышын — буран, җәен тузан, җил була.
- Эт карда аунаса, көн аяз була.
- Эт үлән ашаса, бик озак яңгыр булыр.
- Юеш, яңгыр, былчырак буласы булса, хайваннар тик тормый.
- Явым булыр: аерыкойрыклар түбән генә очалар *.
- Яз көне хайван аяк эзләре эресә, җылытыр.
- Яз сыерчык иртә килсә, көннәр жылы булыр.
- Яңгыр алдыннан балыклар су өстенә сикерер.
- Яңгыр алдыннан күркәләр җиргә аунар, кагыныр.
- Яңгыр буласы булса, дуңгызлар чыркылдаша.
- Яңгыр буласы булса, карлыгач бик түбәнтен очар*.
- Яңгыр буласы булса, кырмыска оясына таба йөгерешер.
- Яңгыр буласы булса, көн бозыласы булса, казлар, үрдәкләр су өстендә
җәяү йөгерер.
- Яңгыр я кар яуганда кошлар очса, туктамый явар.
- Яңгыр яуганда әтәч кычкырса - яңгыр туктауга.
- Әгәр ат торганда арт аягы белән типкәләсә, һава жылыныр.
- Әгәр кырмыска биек түмгәк ясаса, кыш суык килер.
- Әгәр тавыклар яз көнендә куначадан иртә төшсәләр жәй начар булыр, әгәр
соң төшсәләр - җәй яхшы булыр.
- Әгәр торна кышларга тиз китсә, кыш суык һәм озак булыр.
- Әгәр торналар берәмләп-берәмләп килсәләр, җәй яхшы булыр.
- Әгәр тәкәрлек һәм бытбылдык биек җиргә оя ясаса, җәй яңгырлы
булыр.
- Әрлән өненең авызы: төнгә таба булса — кыш жылы булыр; әгәр кыйблага
таба булса — кыш салкын булыр; әгәр көнчыгышка таба булса кыш коры булыр;
әгәр көнбатышка таба булса — кыш юеш булыр.
- Әрлән өненә печән-салам күп ташыса, кыш салкын булыр.
- Әтәч каралты арасына кереп кычкырса һава бозылыр, югары урынга менеп
кычкырса - аяз булыр.
- Әтәч кичтән кычкырса — җылыта.
- Өй тирәсендә карлыгач очып йөрсә, һава начар булыр.
- Өйлә вакытында әтәч кычкырса, көн алышына.
- Үгез төш ягына таба борынын сузып торса, һәмишә ялан- галаса, яңгыр
булыр.
- Үрдәк коенса, салкын булыр.
- Үрдәкләр суда кагынып кычкырсалар - яңгырга. Әгәр суда шыпырт кына
торсалар яшен булыр.
- Үрмәкүч оясында утырса, салкын һәм яңгыр булыр.
- Үрмәкүч пәрәвезне күп үрсә, яңгыр булыр.
- Үрмәкүч җепләре биектән очса, аяз булыр.
- Житенгә тычкан ояласа, кыш көне кар күп булыр.
- Һава начар буласы булса, күгәрченнәр бик гөрләшә.
- Һава яхшы чак торналар кычкырышса, һава бозылыр.
- Һәвам: шөпшә, төклетура биек очып йөрсә, аяз булыр. Әгәр шул кортлар
октябрьда күренсә — кыш суык булыр.
- Арка сызласа, буран булыр.
- Аяклар өшеп, чиратып торса салкыннар булыр.
- Бил сызласа, яңгыр явар.
- Борын томауласа, яңгыр булыр.
- Буран буласы булса, тән сызлый.
- Картлар авыраеп, җилкә белән билләре сызлый башласа, һава
бозылыр.
- Картларның күкрәк, аркалары сызласа, җир пычрак булыр.
- Кеше авырайса, явым була.
- Колак кычытса, яңгыр яки кар ява.
- Колак яфрагы кычытса буранга.
- Колак шауласа, һава бозылыр.
- Кул коргаксыса, явым була.
- Кул чыштырдап торса, корылык булыр.
- Көндез йокы басса, буран булыр.
- Теш сызласа, һава бозылыр: яңгыр я буран булыр.
- Уч төбе кипсә, яңгыр булыр.
- Уч төбе кычытса, кар яки яңгыр ява.
- Яшь бала бик еласа, яңгыр булыр.
- Беренче күк күкрәү кыйбла ягыннан булса, иген уңар.
- Бодайны томанлы көнне чәчсәң, яхшы булыр.
- Боз кытыршы булып туңса, иген уңар.
- Боз утырып калган елны авырлык булыр.
- Еллар чыклы булса, бал күп булыр *.
- Иделдә күрүн күп булса иген уңарга.
- Кар барында күк күкрәсә, ашлык булмас.
- Елга бозлары кай көнне киткән булса, ашлыкны шул көнгә туры китереп
чәч.
- Елгаларда яз көне боз тиз әрчелсә, ашлык уңар.
- Кар калын булса, ашлык уңар.
- Кар кояш белән килсә, бодай уңар.
- Кар стенага сылап яуса - жәй начар килә, стена арасы ачык калса
муллык, туклык булыр.
- Кыш башында беренче кар авыр булса, орлык авыр булыр, тук булыр.
- Қыш көне агач бәсләнсә, иген уңа.
- Қыш көне бәс күп булса, агач җимешләре уңар, бал куп булыр. Әгәр бәс
күп булып, агач ботаклары салынса - һәртөрле җимеш- ләр һәм ашлыклар
булыр.
- Кыш көне су боз өстенә чыкса, ашлык булыр.
- Көздән иртә кар яумаса, алгы җәйне иген уңышы начар булыр.
- Көн озая башлагач, бер савытка һәртөрле ашлыкның орлы- гын чәчеп,
шыттырып кара: кайсы орлык яхшы тишелсә, шунсын чәч.
- Күк күкрәүдән элек яшен яшьнәсә, ачлык булыр.
- Наҗагай уйный арыш пешә.
- Печәне кара булса, икмәге ак булыр.
- Сабан ашлык чәчкәндә яңгыр булса, бакралы булыр.
- Сабан сөргәндә ярмалы балчык чыкса, ул җирдә ашлык уңар.
- Салават күпере элек күренгәндә кайсы яктан күренсә, шул яктагы ашлык
уңар.
- Сукага төшкәндә тимер салкыннары булса, иген өчен уңай була.
- Тау башларында кар күп булса, җиләк күп булыр.
- Томан күп төшсә, җимеш уңар.
- Чана юлы соңга калса, ашлык уңар.
- Чикләвекнең төше бетә наҗагай булса.
- Юлда кар калын, кырда юка булса иген уңар.
- Юлларда кар әүвәл эреп бетсә, ел авыр килер.
- Яз көне елга кырыйларында боз калса, ашлык уңмас.
- Яз көне елгаларда су артмаса, ашлык уңмас.
- Яз көне кар бетеп, юллардагы кар күтәрелеп калса, ел яхщы булыр.
- Яз көне кар кояш каравы белән эресә, бодай яхшы булыр.
- Яз көне кар тиз эреп бетмәсә, сабан ашлык уңар.
- Яз көне кар эрегәндә юллар тар калса, бу елны күбрәк бодай, тары,
арпа, борчак чәч.
- Яз көне су бер агып та, соңыннан тагын да җәелеп акса, соң чәчкән
ашлык уңар.
- Яз көне су бик тиз җәелсә, элек чәчкән ашлык уңар.
- Яз көне су кисәктән акса, ашлык яхшы булыр.
- Яз көне тамчы бозлары озын булса сабан ашлыгы озын булыр, әгәр кыска
булса — сабан ашлык кыска булыр.
- Яз көне урамнарда кар элегрәк китсә, карабодай яхшы булыр.
- Яз ташкын шәп булса, иген уңа.
- Яз элек чишмә булмаган җирләрдән чишмәләр чыгып ятса, җәй яңгырсыз,
ачлык булыр.
- Яшен, аҗаган күп уйнаган елны чикләвек төше күбрәк ка- ралып янган
булыр:
- Яшен күп, булса, баланны кырау алыр.
- Яңгыр өстенә кар булса, печән бик уңар.
- Әгәр беренче кар вак булса, кар тиз китмәс, җәй яңгырлы булыр, ашлык,
печән яхшы уңар.
- Әгәр беренче кар коры булса, җәй яхшы булыр, ашлык яхшы уңар.
- Әгәр беренче кар явып кыш булган көннән алып юл егерме бер атнадан
бозылса — ачлыкка, егерме ике яки егерме өч атнадан бо- зылса
ашлыкка.
- Әгәр боз өстенә боз катса, ашлыкка галәмәт.
- Әгәр дә яз көне кар бары кояш җылысы белән генә эресә, җил-яңгыр
булмаса - бодай, борай уңар.
- Әгәр Идел бозы катлауланып катса, ашлык яхшы булыр.
- Әгәр Иделдә кисәктән боз тотып, кыш та кисәктән булса, ашлык бик
уңар.
- Әгәр кар дулкынсыман булып, кат-кат күренсә, ашлык бик яхшы
булыр.
- Әгәр кар көзен озак ятмаса, ашлык начар булыр.
- Әгәр кар җиде мәртәбә явып, җиде мәртәбә эреп бетеп, си- гезенче
мәртәбә төшсә — киләсе җәйне ашлык бик яхшы булыр.
- Әҗҗаһы уйный арыш җитәргәдер.
- Жәй көне гел томан булса, гөмбә күп булыр.
- Жәй көне томан күп булса, колмак үсәр, томан булмаса — үсмәс.
- Жәй көне яуган боз вак-вак булса, салкын булыр, ләкин аш- лык
уңар.
- Жәй көне һава соргылтсыман, томансыман күренсә, ашлык булмас.
- Жәй эссесендә һавада рәшә булса, игеннәрне куырыр.
- Һавада аҗаган уйнаса, иген уңар.
- Август. Унбишенә чаклы сука бетер, бер чүмәлә артык китер.
- Августның беренче көне - беренче Ыспас, умартачылар те- лендә бал
ыспасы дип йөртелә, кәрәз ватып бал алалар.
- Алтынчы август. Бүген арыш чәчү башлана. «Кулыңа бияләй ал»
диләр.
- Алтынчы гыйнварда салкын булса, урак вакытында бик эссе булыр. Әгәр
җылы булып, кар яуса - һәр ашлык уңар. Әгәр ябалак кар яуса борчак белән
чикләвек уңар.
- Апрель актыкларында җылы яңгырлар булса, игеннәр яхшы булыр.
- Апрельнең алтысында аяз булса, җәй коры килер, болытлы булса - ашлык
уңарга булыр.
- Арый соң өлгерсә, Симән көненә чаклы чәч.
- Арышны Симән көнне төшкә тикле чәч, төштән соң чәчмә.
- Барыс елны бары чыгар, бары чыкмаса тары чыгар.
- Барыс елны барын чәч, һич булмаса тарың чәч.
- Барыс елы байлык. Тычкан елы баллык, Куй елы — кытлык, Куян елы
йотлык.
- Беренче гыйнварда көн жылы булса арыш уңар, җил бул- ca тары уңар,
томан булса солы уңар.
- Беренче март. Бүген аяз булса бөтен яз аяз, җәен терлек- ләргә туклык
булыр.
- Беренче мартта буран булса, карабодай уңар.
- Беренче мартта җил кыйбладан яисә көнбатыштан булса, ашлык яхшы
булыр.
- Беренче октябрьда җил көн буенча төньягыннан булса кыш салкын килер,
әмма көньягыннан җил булса — кыш җылы булыр һәм киләсе җәйгә ашлык яхшы
булыр. Әгәр шул көнне җил көнбатыштан булса - киләсе елга ашлык уртача
булыр.
- Беренче сентябрь көнне җил булса , киләсе ел ашлык начар булыр.
- Гыйнвар. Алтысында көн жылы — кырда икмәк бик куе.
- Гыйнвар. Алтысында ябалак кар кырда иген бик уңар.
- Декабрь. Егерме бишендә агачларны бәс тотса, алдагы җәй иген
уңар.
- Декабрьнең егерме бишендә, егерме алтысында, егерме жи- десендә тамчы
булса июньнең егерме тугызында кырау булыр, кыяр, тары булмас, карабодайга
килешер.
- Декабрьнең егерме бишендә таң вакытында тын булып, йомшак кына кар
яуса ашлык яхшы булыр, әгәр көндез кар яуса чикләвек яхшы булыр. Әгәр
салкын булып, буран булса ашлык яхшы булыр.
- Декабрьнең утыз берендә төнлә йолдызлар еш күренсә — ашлыклар уңар,
шулай ук бәс булса да ашлыклар уңар.
- Егерме сигезенче сентябрь. Бүген бал кара. Умартаны базга төшер.
- Егерме өченче апрельдә иртә белән чык күп төшсә, карабо- дай
уңар.
- Ел башы буласы төнне кичен һәр ашлыкның саламын кар астына куеп, бер
атнадан алып кара: кайсы ашлыкның саламы бүрткән, озын булса — шуны күбрәк
чәчәргә кирәк.
- Ел башы төнне тәҗрибә өчен чүмәләдән башлы арыш сала- мын алып карга
кадап куй: саламның башы төнлә бәсләнсә - арыш яхшы булыр.
- Икенче ыспаста арыш чәчә башлана.
- Искечә беренче сентябрьдә күк күкрәсә, киләсе ел ашлык уңар, ләкин көз
озак килер.
- Искечә егерме бишенче декабрьгә каршы төнне йолдызлар бик күп күренсә,
чәчәкле ашлыклар бик уңар.
- Июль. Берендә үлән арасыннан ут йөгерә башлый, һәм ти- мерчедә ураклар
күренә башлый.
- Июль. Дүртесендә солы ярты үсә.
- Июль. Дүртесендә җитен чәч.
- Июнь. Өчесендә булса төшлектән җил сабан ашлыгына килә ел.
- Казанскийга тикле карабодай баш йомарламаса — булмый.
- Кыш бәс, томан булса, җәй иген уңа.
- Кыш кар күп булса, җәй иген уңар.
- Кыш карсыз булса, җәй ярлы була.
- Кыш көне яңгыр яуса, икмәк булыр.
- Кыш сыкы булса, җәй алма була.
- Кыш томан булса, җәй юкәдә бал була.
- Көз бик озак торса, ашлык уңмый.
- Май ае салкын булса игенгә туклык.
- Май. Алтысында булса чык ул ел кыярга тук.
- Май. Егерме тугызында арыш башак ташлый.
- Май. Тугызында солы тишелә башлый, бәрәңге утыртырга вакыт.
- Май. Унтугызында кыяр утырт.
- Майда яңгырлар күп булса, арыш уңар.
- Майның салкыны уңыш ялкыны.
- Майның яңгырлы булуы иген-печәнгә файда, җимешкә зыян.
- Март башы көн кояшлы булса, яшелчә уңа.
- Март берендә аязлык - җәй көн кыярга туклык.
- Март. Егерме бишендә яңгыр булса, арыш игене уңар.
- Мартның әүвәлге шимбәсендә кар яуса чикләвек һәм кара- бодай
уңар.
- Мартның әүвәлге якшәмбесендә җылы булса — ашлык уңар, кар яуса
чикләвек, колмак уңар.
- Марттагы кар бакча җимешенә бик ярар.
- Масленкада җил-явым булса, карабодай уңа.
- Ноябрь кар өрә — галәмгә ашлык китерә.
- Питрауга тикле каты сука сукаласаң, ул җирне өч катлама.
- Сентябрь. Унбишендә каз оча кышларга, шалкан кис базга ташларга.
- Симән көн үткәч, биш-алты көннән бәрәңге казырга ярый.
- Сәгать унҗидене суккан көнне иртә чәчкәнең җитсә дә, кич чәчкәнең
җитмәс.
- Тычкан һәм елан елларында бал күп булыр.
- Унҗиде сәгать көн озайган көнне яңгыр булса, ашлык яхшы булыр.
- Унҗиде сәгатькә тикле яхшы җылы яңгыр яуса, икмәк ба- суга
сыймас.
- Февраль. Икесендә иртә белән кар ашлык иртә чәчкәне уңар. Кич белән
кар яуса гаҗәп түгел соң чәчкәне уңса.
- Февральдә каен ботагында карлар алка-алка булып асылы- нып торса, ул
елда иген уңар.
- Ыспастан соң пәрәвез күп булса, киләсе ел ашлык күп булыр.
- Эт елында мал үсәр, Барыс елда бар да үсәр.
- Яз мартта кояш карны нык кыздырып, эретә башласа, картлар: «Быел кар
астына ут иртә керде, иген яхшы булыр», — диләр.
- Әгәр беренче мартта тәрәзәләргә боз катса, бу елны кыяр уңар.
- Жидедә җилләтә, сигездә сикертә, тугызда туктата, унда уйната, унбердә
күк табан, уникедә б... табан, унөчтә чәч сабан *.
- Августта кара әрем тамырының тармаклары юан булса, ки- ләсе ел арыш
яхшы булыр.
- Агач яфрагын очтан ярса — игенне иртә чәч, төптән ярса соң чәч.
- Агач яфрак соң койса, ел авыр килә.
- Арыш сәрби агачы кузаклары белән бергә өлгерә: сәрбидәге куаклар
шартлый башлау белән арыш урырга ярый.
- Арыш чәчкәндә әрем бик ачы булса, арыш яхшы булыр.
- Ашлык серкәсен иртә очырса, уңмый.
- Борчак бик уңса, яңадан өч елсыз уңмас.
- Борчакны суга салып кара: әгәр су өстендә вак күбекләр булса, быел
борчак уңар.
- Имән агачының яфракларында төймә күп булса, ашлык уңмас.
- Имән чикләвеге күп булган елны кыш җылы килә һәм алдагы жәй -
туклык.
- Каен агачында бөресе күп булса, тары бик уңар.
- Каен суы татлы булса, ашлык уңар.
- Карама агачында бөресе күп булса, арпа уңар.
- Карама агачында чәчәк булса, карабодай уңар.
- Кузгалак көпшәсе юан булса, киндер бик уңар.
- Кура җиләге дә, каен җиләге дә күп булса, киләсе елга арыш яхшы
булыр.
- Кура җиләге кураның башыннан өлгерсә — ашлык яхшы булыр, төптән
өлгерсә - ашлык начар булыр.
- Кура җиләге эре булса, киләсе елга ашлык башаклы булыр.
- Кура җиләгенең элек өлгергәне эре булса, ашлыкның иртә чәчкәне
уңар.
- Кыш көне кырдагы үлән кайсы якка таба бөгелсә, җәй көне ашлык шул якка
бөгелер.
- Миләш уңган елны арышны күп чәчәргә кирәк. Уңыш күп булачак.
- Ногыт борчагы биек булса, киндер бик уңар, сабан ашлыгы да уңар.
- Чикләвек агачында бөре күп булса, солы уңар.
- Чыршы күркәләре башында булса - ашлыкны иртә чәч, әгәр дә төбендә
булса — соң чәч.
- Шомырт уңган елны ачлык булыр, алма уңган елны туклык булыр.
- Шомырт уңган елны иген уңмый, чикләвек уңган елны иген дә уңа.
- Юкә чәчәге коела башласа, арыш чәчәргә вакыт.
- Яз көнендә урманнарда зәңгәр чәчәк күп булса, ашлыкны кырау алмас,
карабодай бик уңар.
- Яфрак җиргә капланып төшсә, иген булырга галәмәт.
- Жәй көне миләш уңса арыш яхшы булыр, шомырт уңса арыш начар
булыр.
- Бытбылдык рәттән күп кычкырса, борай уңар.
- Бытбылдык кычкырган ел иген була, тартар кычкырса иген булмый.
- Бытбылдык яз көне тартардан элек кычкырса — ашлык яхшы булыр; тартар
бытбылдыктан элек кычкырса - ашлык начар булыр.
- Кара каргалар ояга утырса, өч атнадан чәчүгә чыгарга кирәк.
- Каргалар тоташ йөрсә, ашлык уңар.
- Карлыгач килгәч, борчак чәчәргә кирәк.
- Корт ашаган урынга арпа яки карабодай чәч.
- Кыр казлары яз көке биектән очсалар - сабан ашлыгы бик уңар, түбәнтен
очсалар ашлык гадәтчә булыр.
- Кырмыска түмгәгенә таяк тыккач, кырмыскалар таяк башына кадәр менсәләр
житен озын булыр.
- Кәккүк яз көне агачлар яфрак яргач та кычкырса, ачлык булыр.
- Κүк күкрәүдән элек торна кычкырса, туклык булыр.
- Озынборыннар яздан ук югары болгансалар, солы бик уңар.
- Суда бака кычкыра башлаганда сабанга чык.
- Сыерчык бала чыгарганда карабодай чәч.
- Сыерчыклар иртә килсә - сабан ашлык уңа, соң килсә - арыш уңа.
- Сыерчыктан алда тургай килсә, туклык була.
- Тавыклар оя басарга соң утырып, иртә торсалар ачлык булыр.
- Тавыкның беренче өч йомыркасын үлчәп, беренче йомыркасы авыр булса
иртә чәчкәне, икенчесе авыр булса уртада чәчкәне, өченчесе авыр булса
соңгы чәчкәне уңышлы була.
- Тартай күп булса, печән күп булыр.
- Торна кар барында килсә, тары, борчак уңар.
- Тургай сайрый башласа, сабанга чык.
- Чыпчыклар басуга көтүе белән төшсә, арыш чәчәргә вакыт.
- Чыңгырау торна биегән җирдә иген булмый *.
- Шомыртка көя төшмәсә, сабан ашлыгы начар була.
- Яз көне бакалар күп кычкырса, сабан ашлыгы чәч.
- Яз көне балык тотканда алабуга белән юрша күбрәк тотыл- са - бодай,
арпа, арыш, борай уңар.
- Яз көне терлекләр башлап көтүгә чыкканда авызларына үлән яки тамыр
кабып кайтсалар, терлекләргә ул җәй азык начар булыр.
- Әгәр бүреләр көзгәчә улый башласалар, киләсе ел ашлык булмас.
- Әгәр карга ябыгып килсә, ашлык уңар.
- Әгәр тавыкның беренче йомыркасы бер әчмуха килсә, уңыш яхшы була.
- Әтәчләр өзлексез кычкырсалар, ашлык уңар.
- Үрдәкләр түбән очса, тары уңар.
- Абзар иясе яраткан атларының ялын үрә.
- Ай яктысында ут яндырмый җеп эрләсәң, аны өй иясе чуал- тып
бетерә.
- Алас, алас, һәр бәладән калас *.
- Албасты көчсезләрне баса.
- Атна кич тырнак кисмәскә эт тырнагы чыга.
- Аш-суның өстен ябарга кирәк шайтаннар юына.
- Боз яуганда тәрәзә аша тимер ташласаң, боз явудан туктый.
- Болытлы көнне мунча керергә ярамый: чөнки яшеннән кур- кып пәриләр
сиңа сыеналар да, яшен суга.
- Елан елны өйләнмиләр бәхетле булмыйсың.
- Идәнне ишек төбеннән себерә барсаң, шайтаннар түргә уты- ралар.
- Имеш, күк кабагы ачылуын күргән кеше бәхетле була *.
- Иртәнге сәгатьтә җырласаң, бәхетсез булырсың.
- Ишек астына ат дагасы кадаклап куялар. Шулай иткәндә аяк арасыннан
өйгә шайтан керми, ди.
- Йолдыз атылганда берәү дөньяга килә, берәү китә диләр.
- Кич белән егылсаң, зәхмәт кагыла.
- Кич белән тырнак киссәң, гомерең кыскара.
- Кич чишмәгә суга төшәргә ярамый.
- Кич кешегә акча бирсәң, бәхет китә.
- Кичтән ишек ачып мәче кертергә ярамый — шайтан керә.
- Кичтән сөт өстен япмасаң, пәри баласын юындыра.
- Койрыклы йолдыз афәткә.
- Кояш баеганда йокларга ярамый - бәхетең кими, имеш.
- Кулны югач юеш килеш селкергә ярамый: шайтан ярала.
- Кура иясе атны яратмаса, атланып йөреп тирләтеп бетерә, кыйный,
ашатмый икән.
- Кырык көнгә кадәр баланы ялгыз калдырырга ярамый җен алмаштыра.
- Көнем шимбә булмасын, аем сәфәр булмасын *.
- Көтүне дүшәмбе көн чыгаралар, сишәмбе ярамый.
- Сишәмбе тынгысыз көн: кер юарга, тырнак кисәргә, юлга чыгарга
ярамый.
- Суга сокланып карасаң тота. «Бу су каты икән, салкын икән», — дияргә
кирәк.
- Тәрәзәдән сөяк ташлама -- өйгә яшен керер.
- Төнлә туган кеше төнтек була, имеш.
- Убыр ут булып күренә: тәгәрәп бара-бара да, чәчелеп китә, аннан тагын
юл ала.
- Урамда йөргәндә чәнчә бармагыңны сузып йөрергә кирәк: ул үзеңә бер
юлдаш пәри китерми.
- Ут сызгырса, ерактан хәбәр килә.
- Утка төкермә, авызың кутырлар.
- Чәршәмбе көн кигән кием өстеңдә тузмый, ди.
- Шимбә көн юлга чыгарга, эш башларга ярамый.
- Шүрәле кешене кытыклап үтерә.
- Юынып ятарга кирәк: юынмасаң, йоклагач шайтан ялый.
- Ят чишмәдә юынсаң, су тота.
- Яшен аткан шайтан: урманга төшсә убыр, суга төшсә су анасы, җиргә
төшсә албасты була, ди.
- Яшен «җенгә сугам» дип суга икән.
- Яңа өйдә мылтык аттыргач, пәри кача.
- Ѳермә эченә пычак ыргытсаң, шунда җеннәр үлеп ятканы күренә.
- Ѳермә эченә пәке ташласаң, өермә бетә, имеш.
- Өй иясе йон эрләгән тавыш чыгарса хуҗаны баета, ча- бата үргән тавыш
чыгарса бөлдерә, имеш.
- Жир өстендә ут күренсә, ул урынга хәзинә күмелгән була, имеш.
- Жирдәге ташны кузгатсаң, җил чыгар.
- Жомга көн кер, идән юарга ярамый.
- Жәй көне боз яуса, ишек алдына пумала ташлыйлар боз туктый.
- Һавада йолдыз атылганда җиргә карарга кирәк. Күккә ка- расаң бәхетең
атылыр.
- Артыш агачыннан җен курка *.
- Артыш исеннән шайтан кача, ди.
- Давыл чәчәген өзсәң, давыл чыга.
- Игезәк чикләвек яки көнбагышның бер төшен кешегә бирер- гә, берсен
үзең ашарга кирәк. Икесен дә үзең ашасаң, игез бала табасың.
- Йөкле вакытта хатын-кыз алма ашаса, баласы матур була.
- Кабак кысыр чәчәкле булса, сулагай киндерә үреп кабак бакчасына
ташлыйлар.
- Каенны өй янына утыртсаң, кайгы була, имеш.
- Киндерне суккан вакытта кытыршы калдырсаң, киявең шад- ра булыр.
- Киткән кызга гөл бүләк итмиләр *.
- Куш җиләк ашасаң, игез бала табасың.
- Күз тимәсен өчен бала кулына миләш агачы бәйлиләр.
- Миләш күп булган елны чир күп була.
- Сары чәчәкне өзәргә ярамый — җил чыга.
- Сиртмәгә миләш агачын ишле төптән алсаң, бала ишле була.
- Суган тураганда күзеңә ачысы кермәсә, көндәшкә чыдыйсың, имеш.
- Табада җитен орлыгы кыздырсаң, әйбер урлаган кешенең бите чабырып
чыга.
- Ут чәчәген өйгә кертсәң, янгын була.
- Ялгыз агач янына шайтан оялый - яшен вакытында аңа якын барырга
ярамый.
- Өй бүрәнәләренә усак белән каен агачы файдаланылмый: аларны тынгысыз,
авыр агач диләр.
- Жиде төн уртасында абага чәчәген ашасаң, кеше күзенә кү-
ренмисең.
- Авылда янгын булса, йорттагы мәчене карарга кирәк: әгәр янгын йортка
килмәс булса, мәче тыныч кына утырыр. Әгәр куркыныч килсә мәче чыгып
качар.
- Ак таракан төшеп түргә таба барса кунак килә.
- Алдыңа үрмәкүч аулап төшсә хат килә.
- Аю күрсәләр, йөзне каплап яталар икән: аю кешенең чибәр- легенә
көнләшә, имеш.
- Балыкны тоткач санарга ярамый: бәрәкәте бетә.
- Беренче сыерчыкны күргәндә җиргә ятып аунасаң, урак ур- ганда бил
авыртмый, имеш.
- Беренче сыерчыкны күргәч, җирдәге кар суы белән йөзне сы- пырырга
кирәк: шулай итсәң, сипкел бетә.
- Бәла-казага каршы әтәч тавык булып кычкыра.
- Елан аягын күргән бәхетле булыр *.
- «Елан» дисәң елата, «камчы» дисәң тик ята.
- «Елан» дисәң, елышып килә, «корт» дисәң корый.
- Елан кабыгын тапкан кеше бәхетле була.
- Ерак юлга чыкканда ат тугарылса, юлда зыян килә.
- Ишек алдына кара елан керсә - бәхетсезлеккә, ак елан кер- сә
яхшылыкка, диләр.
- Ишектән мәче белән бергә чыксаң, юл уңмый.
- Йортка ләтчә килсә, бәхет килә.
- Йортта эт җир казыса мәет, чикерткә сызгырса янгын, таракан качса -
ачлык.
- Каз бәпкәләре чыккач, йомырка кабыкларын озын чыбыкка тезеп чорма
кыегына кыстырып куялар: бәпкәләр югалмый.
- Каз йомырка өстендә утырган вакытта киек казлар килгәнне күргәч, каз
оясына бер уч салам кертеп салалар: бәпкәләр киек казлар шикелле тезелеп,
күп булып чыга.
- Каз өмәсеннән чыгып киткәндә тастымалны хуҗа башына салып чыксаң,
киләсе елга каз күп уңа, имеш.
- «Кибәк» дисәң кибә, «кандала» дисәң кадала.
- Козгын кычкырса, авылга бәла килә.
- Кәлтә елан үлә торган кешене генә чага икән.
- Көтү килгәндә алдан кызыл сыер килсә — көн кояшлы булыр, әгәр дә кара
сыер килсә болытлы булыр.
- Күгәрченнең йомыркасын алсаң яки оясын ватсаң, өй тү- бәсенә ут ташлап
китә икән.
- Мәче битен юса, кунак килә.
- Пожар чыгасы булса, песи алдан чыга, имеш.
- Саескан тәрәзәгә кунса, кунак килә икән.
- Су агымы ягына каз-үрдәк сатарга ярамый: токымын алып китә, имеш.
- Сөтне кояш баегач кешегә бирергә ярамый — сыерның сөте кими.
- Тавык мие ашасаң, урманда адашасың, ди.
- Тавык-әтәчнең муенындагы желеген ашасаң, билең авырта.
- Таракан күчсә, ул йортка бәла килә, имеш.
- Төнлә туган кешегә кара каз, көндез туган кешегә - ак каз, тан алдында
туган кешегә - ала каз адарыналар: шулай төсләре туры килгәндә генә казлар
үрчи, имеш.
- Умарта башына ак таш я сөяк куйсаң, корт аерганда еракка сармый,
диләр.
- Хайван сатканда йонын йолкып калырга кирәк: токымы китмәсен дип.
- Чоланга кереп әтәч кычкырса кунак килә.
- Чыпчык тәрәзәдән килеп чукыса кунак көт.
- Эт уласа, бәхетсезлек була.
- Юл аркылы кара мәче чыкса, юлың уң булмый.
- Юлга чыкканда эт очраса, юл уңа.
- Яз башында пар күбәләк күрсәң кияүгә чыгасың. Егет- ләр - өйләнә.
- Яз көне беренче тапкыр пар сыерчык күрсәң парлы бу- ласың.
- Ярканат канаты белән берәр кешегә кагылсаң ул сине ярата башлый,
ди.
- Яшен сугып пожар чыкса, кара сыер сөте сипкәннәр.
- Яшь балага сыерчыклар, киек казлары тел һәм аяк алып килә, диләр.
- Әгәр мәче ишек тупсасына утырып битен юса кунак килә. Әгәр икенче
урынга күчереп куйгач та битен юуны дәвам итсә куна килә.
- Жиде еллык кисеркә чакса, име дә табылмый, ди.
- Ала күздә акыл булмый, майлы күздә ягым булмый.
- Ахмак кешенең башы кечкенә, сакалы зур булыр, имеш*.
- Ашаган вакытта киерелсәң, үсми каласың.
- Ашаганда телең тешләсәң, кунак ачыгып килә, имеш.
- Аягы йонлы мал-туардан бәхетле булыр.
- Аягы миңле кеше йөгерек була, ди.
- Баланың кул бармаклары аерылып торса, юмарт буласы.
- Бармаклары озын булса, бала язуга һәм музыка уйнарга оста була.
- Башы зур — бай булыр, аягы зур — кол булыр.
- Беләге йонлы би булыр, колагы йонлы кол булыр, бал- тыры йонлы бай
булыр.
- Беләге миңле уңган булыр.
- Бит кычытса, йөзгә оят килер.
- Бит уртасы баткан баланы атасы сөяр.
- Битең кызышса, димәк, сине яманлыйлар.
- Борын очы кычытса, күчтәнәч килә.
- Борының миңле булса, моңлы буласың.
- Буйга озын кешенең акылы тубыгыннан була, имеш.
- Бәхетле буласы бала карындыгын башына киеп туа, имеш.
- Зур авыз ашлы, зур күз яшьле.
- Зур авызлы адәм сүзчән булыр.
- Ике каш арасы ерак булса: кызлар еракка кияүгә китә, егетләр ерактан
ала.
- Ике түбәле кеше ике хатын алыр, имеш.
- Ике чатлы чәч очы озын аерылса кыз еракка китәр, аз аерылса якынга
китәр.
- Ирен кычытса, көлчә көтә.
- Ирене калын кеше юаш була, нечкә кеше усал була.
- Ирене миңле кеше тәмле ашлы була.
- Ирене юка сүзгә чичән булыр.
- Иренем тешләнде: ач кеше килер.
- Ишектән кергәндә аягың кысылса, искә алмаган кеше килә.
- Иң башың тартса, яңа кием киясең.
- Йомры сөякле житез булыр, яссы сөякле салмак булыр.
- Йонлы сыйрак бәхетле.
- Каш тартса, каш-күздән якын туганың белән күрешәсең.
- Керфегең озын булса, гомерең кыска булыр, имеш.
- Кечкенә авызлы кыз мактаулы булыр.
- Кечкенәдә елый торган бала үткен була.
- Кеше кулындагы сөялне санарга ярамый үзеңә чыга.
- Кешенең тәнендә үзе күрә алмастай җирдә миңе булса, ул бәхетле
була.
- Колагы каты саран, колагы йомшак юмарт.
- Колагың чыңласа, димәк, сине сөйлиләр.
- Колак яфрагы йомшак бала гыйлемгә һәвәс.
- Кулы каты егет карт хатын ала, имеш.
- Кулы озын мәргән булыр.
- Кытыгы килгән кеше көнче була, ди.
- Көнче кеше үкчәсен бәреп йөрер.
- Күз кабагының уңы тартса — яхшылыкка, сулы тартса начарлыкка, өсте
тартса шатлыкка, асты тартса кайгыга, диләр.
- Күз кырыенда миң булса, яшьле булырсың.
- Күз кычытса елыйсың.
- Маңгаенда вак чәче күп булса, баласы күп була, имеш.
- Маңгаенда җыерчыгы күп кеше күп гаиләле була, ди.
- Маңгай киң булса — зиһенле, акыллы була.
- Миңе битендә булса, мәхәббәтле була.
- Очкылык тотса, сине берәрсе исенә төшереп сөйләгән була.
- Сипкеле беләктә булган кеше эшлекле була.
- Сул аяк табаны кычытса яратмаган кешең килә, уң аяк табаны кычытса
яраткан кешең килә.
- Сул кулның уч төбе кычытса акча чыга, уң кулның уч төбе кычытса — акча
керә.
- Табан астың кычытса юлга чыгасың.
- Тавышы моңлы кеше бәхетсез була, ди.
- Тел очың тартса ерактагы кешең белән сөйләшәсең.
- Теш иртә чыккан бала зирәк була.
- Теше сирәк булган кешенең авызында сүз тормый.
- Тирләгән кул юмарт була, коры кул саран.
- Тырнак төбендәге дугаланып торган ак күп булса, бәхетле буласың.
- Тырнак өстендә кисәк-кисәк аклар хасил булса, яңа кием киясең.
- Уң бит очы кычытса сөенеч, сул бит очы кычытса көенеч.
- Уң колагың кычытса — яхшы хәбәр, сулы кычытса начар хәбәр.
- Уң колак кычытса җылы була, сул колак кычытса суык була.
- Уң колак чеңләсә — мактыйлар, сул колак чеңләсә хур- лыйлар.
- Уң кулың тартса, берәрсе белән күрешәсең.
- Уң чигәң кысса мактарлар, сул чигәң кысса — хурларлар.
- Чәч үргәндә толымга эләкми калса, юл була.
- Чәче йомшак кешенең табигате дә йомшак.
- Чәчеңне үргәндә озын чәчең торып калса, хат килә.
- Чәчәдем: тансыклаган бүләк ашайым.
- Яшь баланың битенә орчык түтәсе белән бассаң, үскәч бите матур булып
чокырланып торыр.
- Яшь баланың казык теше алдан чыкса усал була.
- Яшь баланың кашы турыннан көмеш тәңкә белән эз йөртеп чыксаң, кашы
матур булып чыга.
- Яңагыңа таянып утырсаң, ятим каласың, имеш.
- Өстәл астында аягыңны селкеп утырсаң, жен чакырасың, имеш.
- Җилкә чокыры тирән кеше ялганчы була.
- Жилкә чокырында су торса, кеше уңган була.
- Авыздан ризык төшсә кунак килә.
- Алъяпкычка бит-кул сөртсәң, нахак сүз ишетерсең, ди.
- Ашаган сыныгыңны калдырма - иптәшең ташлар.
- Ашап утырганда чәйгә икмәк кисәге төшсә, кунак килә.
- Ашка эченә он, күмер, тоз салынган пилмән салалар. Имеш- тер, он
пилмәне чыккан кеше бәхетле була, күмер пилмәне чыккан ке- ше — гомерле,
тоз пилмәне чыккан кеше әче телле була.
- Бал белән авызланганның теле татлы булыр, май белән авызланганның теле
йомшак булыр *.
- Баш киемен кулда әйләндереп уйнарга ярамый баш авыр- тучан, әйләнүчән
була.
- Баш киемен мунчала итеп идән юарга ярамый - башың түбәнчелеккә
төшәр.
- Берәр җиргә барырга чыккач, кире кермә - юлың уңмый.
- Бирәчәк нәзереңне үтәмәсәң, култык астыңа эт имчәге чыгар.
- Ботка пешергәндә болгаткан калагыңны ялама — киявең таз булыр.
- Бусагага утырсаң, ярлы буласың, диләр.
- Бусагага утырсаң, үсми каласың.
- Бусаганы атлап керергә кирәк, басып керсәң, өстеңнән сүз китмәс.
- Буш бишек тирбәтсәң, бала елак була.
- Ерактан килгән күчтәнәчне ашасаң, гомерең озыная, имеш.
- Идән себергәндә артыңда чүп калдырсаң, киявең карт булыр.
- Идәнгә пычак төшсә ир кунак килә.
- Иләк аша карасаң, киявең шадра була.
- Ишектән кергәндә итәк кысылса, кунак килә.
- Йорттан кеше юлга чыкса, ул китү белән идән юмаска ки- рәк - юлы
уңмас.
- Қазан өстеннән ашасаң, фәкыйрьлек килә.
- Караңгыда ашама — киявең карак булыр.
- Каршыңа буш чиләкле кеше очраса, юлың уңмый.
- Қашык белән уйнаган бала каршы була.
- Кашык төшеп китсә, хатын-кыз кунак килә.
- Кеше кулыннан энәне тотып алма — дошманлашырсың.
- Кеше турында сөйләгәндә үзе килеп керсә, «озын гомерле булырсың»
диләр.
- Киемне сул ягы белән төреп куярга ярамый - бәхетең кире- ләнеп килми
торыр.
- Киемнең сул ягын кисәң, шатлык була.
- Кисеп, өеп куйган икмәк ишелеп төшсә, кунак килә.
- Кискән икмәкне ишеккә каратып куярга ярамый: имеш, чы- гып китә,
ди.
- Көзгегә карап җырласаң, сүз ишетәсең.
- Көйгән әйбер ашаган кеше аюдан курыкмый, ди.
- Көянтә аркылы атлап чыксаң, «кыярак» дигән шеш чыга.
- Күмер таптасаң, нахак сүз ишетерсең.
- Матча турына ятсаң, саташасың.
- Мендәр түнсә, кунак төшә.
- Мич шауласа, яхшы хәбәр килә.
- Мичкә салынган утыннар янып беткәч, бер кисәү башы уты- рып калса,
«кунак килә икән» диләр. Кисәү башы озын булса зур кунак, кыска булса
кечкенә. Аны кисәү агачы алып: «Менә сиңа аш, менә сиңа чәй, менә сиңа
ястык, менә сиңа түшәк, хуш килден, кадерле кунак!» дип ваклыйлар.
- Мунча чабынганда иң элек аяк табанын чабалар, «дошман сүзе аста
калсын» дип.
- Нигез балчыгын кешегә бирмиләр — йортың таркала.
- Пешмәгән ярманы ашасаң, ярлы буласың.
- Савыт-саба шалтыраса, тавыш чыга.
- Самовар, озак кайнаса, кунак көтә.
- Самовар, җырласа, кунак чакыра.
- Су күтәреп торган көянтә-чиләкле кешедән су эчсәң, ике чиләгеннән дә
эчәргә кирәк: бәхете тигез булсын дип.
- Тастары баллы булгандыр теле татлы.
- Типкә типмә балаң елак булыр.
- Тоз түгелсә, кычкырыш була.
- Туп уйнасаң - туклык булыр, таш уйнасаң - ачлык булыр.
- Тәрәзә-ишек төбенә утырсаң - зәхмәт иярә.
- Тәрәзә тупсасына утырып ашасаң, азыгың кими.
- Чиләк кара-каршы бәрелсә, яңгыр ява.
- Чит кеше мендәрендә йокласаң, чәчең коела.
- Чәеңне түгеп эчсәң, киявең исерек була.
- Чәй ясаганда, чәе артса, ул кеше бәхетле була.
- Чүлмәктән ашасаң, өлеш чыкмый.
- Чүп өстеннән чыгарга ярамый өстеңә начар сүз әйтәләр.
- Эскәтергә бит сөртсәң, биткә оят килә.
- Юлга чыкканда буш чиләкле кеше очраса, юл уңмый.
- Юлга чыккач, берәр әйберең онытылып, кире керсәң, тоз ка- барга кирәк:
ашап-эчеп яңадан чыккан кебек була.
- Юлың уң булыр: чиләгем мөлдерәмә тулы.
- Яше тулмаган баланы көзгедән каратырга ярамый: сакау була.
- Әгәр берәрсе, ашый торган икмәк сыныгын онытып, икенче- сенә үрелсә,
«кемдер ашыгып килә» дип юрыйлар.
- Өйдәге берәр кеше сәфәргә китсә, идән себерергә ярамый. «Буш
кайтмасын» дип, утын агачы алып керәсең.
- Өстәл почмагына утырган кеше җиде ел өйләнә алмый, ди.
- Өстәл сөрткәндә чүп калдырсаң, киявең шадра була.
- Өстәл өстен кул белән сыпырып сөртсәң — тавыш була.
- Өстәлне кәгазь белән сөртсәң, йортта тавыш чыга.
- Үз күчтәнәчеңне ашасаң, гомерле буласың.
- Жиледән атлап узарга ярамый аяксыз калырсың.
- Айгыр тимрәве булса, чәршәмбе көнне айгыр кебек кешнәп, язу карасы
сөртергә кирәк.
- «Арпа», дисәң арта, «бодай», дисәң бетә *.
- Ашыйсы килеп чирләгән әйбер белән имлиләр ымсынны.
- Балага күз тимәсен дисәң, башта уң, аннан сул аягын карарга кирәк,
имеш.
- Балага күз тимәсен өчен аның башлыгы эченә миләш агачы яфрагы яки
чыбыгы тегеп куялар.
- Балага күз тимәсен өчен: маңгаена күмер белән сөртәсең яки артыш
агачын кисеп, аны беләзегенә тагасың.
- Бармак шешә башлагач та, бүрәнә ярыгына төртеп: «Миңа чыкма, шунда
чык», - дип әйтергә кирәк. Шуннан хурланып, чыкмый кала, имеш.
- Бизгәк авыруы белән авырган кешене бик каты куркытсаң, бизгәге кача,
ди.
- Бил авыртса, беренче күкерттә йомарланалар.
- Бүре уты чыкса, бүре кебек улап, кызыл әйбер белән уасың.
- Елан карагы булса, үлгән еланны кайнар суга салып, шу- ның парына
күзне томалап утыралар.
- Ипи шинасы булса, баланы көрәккә бәйләп мичкә тыгып алалар.
- Кулга яки башка җиргә сөял чыкса, чикерткәдән тешләтергә кирәк.
- Куркыткач, бизгәк кача, имеш.
- Күз тигән кешене гөмбә белән төтәслиләр *.
- Күзгә арпа чыга башлагач та пычак күрсәтсәң, куркып чык- мый,
имеш.
- Муен авыртканда ата казга сәлам бирсәң төзәлә, имеш *.
- Суык тотса, бәхерниса күрсәтәләр: курыксын өчен.
- Теш бакасын бака казаны белән имлиләр. Бака казанына су салып, суны
өчкә бүлеп йоталар.
- Теш сызламасын дисәң, табаныңны мунчада кырык бер тап- кыр чабарга
кирәк.
- Тәнгә корчаңгы чыкканда аксыргак үләненең тамырын кай- натып, шуның
суы белән юарга кирәк.
- Төнлә белән сөялеңне айга күрсәтеп: «Менә минем чәчәгем, бармы синең
чәчәгең?»- дип мактансаң, ай аны ала икән.
- «Чуан», дисәң - «чыгам», ди, «коры ботак», дисәң — корый.
- «Чуан» дисәң — чыга, «бетчә» дисәң - бетә.
- Чәчәк чире чыккан баланы тавык йоны мендәренә яткырсаң, чәчәге юкка
чыга.
- Эт тыны сөяк сындырыр *.
- Әгәр дә бер кеше бик курыкса, курыккан нәрсәнең бер әй- берен алып,
яндырып шул кешегә иснәтергә кирәк. Курыккан нәрсәңне белмәсәң — куркулык
коялар: кургашын эретеп суга салалар. Суга сал- ган кургаш нинди әйбергә
ошаса, шул нәрсә белән төсләргә кирәк.
- Үз күләгәсеннән куркып авыручы терелми, ди.
- Агым су аша йөзеп чыксаң, кайгыдан арынасың.
- Коедан су алганны күрсәң – кияүгә чыгасың.
- Мәет турында төш күрсәң, өндә дә мәет була.
- Төшеңдә бакыр акчалар алсаң — нахак сүз ишетәсең.
- Төшендә еласаң, шатланасың.
- Төшеңдә куян, каз күрсәң бер туганың килә.
- Төшеңдә тауга менсәң, бәхетле булырсың.
- Төшеңдә чи ит, йомырка күрсәң авыруга була.
- Төшеңдә яшеллек күрсәң - тиз килә торган шатлык.
- Төштә: ак әйбер - шатлык, кара әйбер — кайгы, кызыл әй- бер — кыстау,
яшел әйбер озын гомер.
- Төштә атка атлану мәртәбәгә ирешү.
- Төштә: болганчык су көтелмәгән күңелсезлек, саф, чиста су яхшы
хәбәр.
- Төштә гармун тавышы ишетсәң, хәбәр була.
- Төштә көзгегә карау яки яңа аяк киеме кию – тормышка чыгу.
- Төштә солы яки карабодай күрсәң – авыру.
- Төштә су керү елау.
- Төштә тегермән тартканыңны күрсәң, бәхет килә.
- Төштә төрле җепләр күрү юлга чыгу.
- Төштә җеп эрләсәң, ерак җирдән якын кешең килә.
- Яңа урында беренче мәртәбә йокларга яткач, түбә тактасын санап
йоклыйлар: «Әйбәт төшләр, дөрес төшләр керсен», дип.