Сәлимҗан китапханәсе

ТУГРЫ БЕЛӘН АЛДАР

Борын заманда бар иде, ди, бик ярлы ике кеше. Боларның берсе бик ялганлый, урлаша; икенчесе гел тугрылыкта җан көче белән эшләп тамагын туйдыра иде, ди. Бу Тугры белән Алдар һәрвакыт кычкырышалар икән, ди.

Тугры:

— Ялганлау - гөнаһ эш, андый кеше бер җирдә дә игелек күрми, - ди икән.

Алдар үзенең алдавы, урлашуы белән мактана икән, ди.

Менә беркөнне шулай бик озак кычкырышкач, Тугры Алдарга әйтә:

— Иптәш, без болай ничаклы маташсак та, очына чыга алмабыз: син үз сүзеңне сөйлисең, мин үземнекен. Булмаса, бер зур юлга чыгыйк та, кем очраса, шуннан тугрылык яхшымы, ялганлау яхшымы икәнен сорарбыз; шулай итеп, кайсы яхшылыгын белеп кайтырбыз, — ди.

Алдар моңа разый булып, зур юл белән киттеләр, ди, болар. Бардылар, бардылар, бардылар, бара торгач, бер сабанчыга очрадылар, ди. Болар сабанчыга якын килеп:

— Алла ярдәм бирсен, агай! дигәннең соңында: - Абзый, әйт әле, дөньяда рәхәт яшәр өчен тугрылыкмы яхшырак, әллә ялганлаумы? - диюгә, сабанчы:

— Юк, егетләр, тугрылык белән көн итү кыен. Тугры ач була, өстендә аның юньле-башлы киеме дә булмый, ә ялганчы һәрвакыт тук тора, менә дигән киемнәр кия, гел рәхәт көн күрә. Безнең эшне генә алсак та, тугрылык белән бер эш тә эшләп булмый. Көне-төне, арганчы, егылганчы тырыша-тырыша, байның күңеле булсын дип эшлисең, шулай да кич җиткәч, бар эшең җилгә китә, ул сине сүгә:

«Ялкау, эшләмисең, син алдап кына акча алырга яратасың», — ди. Җәгез, исәпләп карагыз инде, шулай булгач, тугрылык белән көн итүе ансат буламы?

Бу сүзне ишеткәч Алдар Тугрыга:

— Менә кайсы яхшы икәнен белдеңме инде? Тагы ничаклы йөрсәң дә, барыбер шуны ишетерсең. Әйдә кайтыйк инде, — дисә дә, Тугры:

— Юк, мин тугрылыкның начарлыгына ышанмыйм. Әйдә тагы башка кешеләрдән сорап карыйк, — дип, Алдарны зур юл белән тагын алып китте, ди.

Бераз баргач, иптәшләр кыңгырау тавышы ишеттеләр, ди. Озак та үтми, боларга каршы бик матур тарантаска бик шәп атлар җүкттергән бер бай пыр туздырып килә. Күп тә үтми, бай болар янына килеп җитте, ди. Тугры белән Алдар, байны туктатып, сабанчыдан сораган сүзләрен моңардан да сорыйлар.

Бай:

— И туганнар, тугрылыкның файдасы юк, ялганчы һәр „заман рәхәт сөрә, — ди дә атларын чаптырып китеп тә бара.

Бу сүзләрне ишеткәч, Алдар Тугрыга ачуланып:

— Һаман сүзеңне бирмәгән буласың, кемнән сорасаң да, минемчә инде, — ди.

Шулай да алар тагы берәр кешедән сорап карарга уйлап, зур юл белән китәләр. Озак та бармыйлар, болар бер картны очраталар.

— Бабай, зинһар дөресен әйт, тугрылык яхшымы, әллә алдаумы? - диләр.

Карт ачуланган төсле:

— Үзегез. белергә тиеш инде. Бу заманда тугрының кадере юк, тугрыны әрлиләр, кыйныйлар, бөтенләй юкка Себер дә җибәрәләр. Ялганчы һәр җирдә рәхәт күрә,— ди.

Алдар моңа бигрәк тә шатланып:

— Ишеттеңме, бар да минем сүзне әйтәләр бит, - дип, иптәшеннән көлде.

Тугры:

— Инде, иптәш, ни булса да булыр, ялганчы булмам, — дип, тагы Алдарны зур юл белән алып китте, ди.

Юлда барганда Алдар һәр урында алдый, урлаша, аны ашаталар, эчертәләр, ди. Тугры кайда бер сынык икмәк өчен йөз суын түгә, кайда су да тапмый аптырый, ди. Ул һаман үзенең болай булуына кайгырмаса да, Алдар:

— Ни хәл, тугрылык яхшымы? - дип, аның өстеннән көлә, ди.

Бик озак баргач, бичара Тугры бик ачыга.

— Иптәш, бер сынык кына икмәк бир әле? — дип, Алдардан ашарына сорый.

— Бер күзеңне бирсәң, бирәм, — ди Алдар.

— Гөнаһтан курыкмасаң, теләсәң нишләт, тик бер кисәк икмәк кенә бир, — ди Тугры.

Алдар иптәшенең бер күзен ала да аңа кечерәк кенә икмәк сыныгы бирә. Ашап ял иткәч, болар тагы зур юл белән китәләр, ди.

Бара торгач, Тугрының хәле шул хәтле начарлана, ди, көчкә-көчкә бара, ди. Ул тагын иптәшеннән икмәк сораган, ди. Алдар чыраен да сытмый:

— Икенче күзеңне бирсәң, бирәм, — ди.

Тугры:

— Әй, туганкай, аннан бөтенләй сукыр калам ич, сукыр булгач мин нишләрмен? — дип караса да, Алдар:

— Юкка сөйләнмә дә, икенче күзеңне бирмәсәң барыбер сиңа икмәк юк, — дип, өзеп куя, ди.

Нишләсен, Тугры икенче күзен дә бирергә риза була. Иптәше шул ук минут Тугрының күзен казып ала. Тугры бөтенләй сукыр кала, ди.

Инде Тугры ышанычсыз иптәше белән бара алмый, мәрхәмәтсез Алдар аны юл уртасында ташлап китә, ди.

Бичара Тугры «берәр авылга барып чыгармын әле» дип, кармалана-кармалана бер якка таба китте, ди. Бик озак йөргәч, арып нишләргә дә белми бер урынга утырган иде: «Уң якка бар, анда зур урманда чылтырап ага торган чишмә булыр, шуның суы белән күзеңне юсаң, күзләрең ачылыр. Күзләрең ачылгач, чишмә янында бер имән күрерсең, шул имәннең башына "менеп, кич булганчы тор!» — дигән бер тавыш ишетелде, ди. Мескен сукыр шатлана-шатлана уң якка борылып урманга таба китте, ди. Чишмәне эзләп тапты, ди. Салкын су белән юынгач, Тугрының күзләре ачылып китте, ди. Имәнне күреп, башына менде, ди. Кояш баеган була инде. Озак та үтми төн җитә. Ярты төн булгач, имән төбенә бик күп җеннәр җыелдылар да, ди, үзләренең көн буе кайда йөргәннәрен сөйли башладылар, ди. Алардан берсе:

— Патша кызы янына бардым, мин аны өченче ел азаплыйм инде, мине һич тә куа алмыйлар. Мине куу өчен фәлән җирдәге Гали байның тәсбихен алырга кирәк, — ди.

Шулай җеннәр үзара сөйләшеп торганда, таң атты, ул арада җеннәр дә һәммәсе югалдылар, ди. Җеннәр сүзен ишеткәч, Тугры да имән башыннан төшеп, Гали байның тәсбихен эзләргә китте, ди. Әллә ничә көннәр йөргәч, Гали байны табып: «Бер ел хезмәт иткәч, тәсбихеңне бирерсең», — дип, аңа ялчы булып керде бу.

Көннәр үтә, Тугры җан көче белән тырышып эшли, хәтта төнне дә йокламый. Бер ел булгач, Тугры тәсбихне сорый. Гали бай бирми:

— Син, агай-эне, күпме алсаң да акча ал, мин тәсбихне бирмим, - ди.

Тугры:

— Миңа акча кирәкми, Гали абзый, мине нәрсәгә ялладың, шуны бир, — ди.

Гали бай:

— Алай булса, тагын бер ел эшлә, аннан ары тәсбихне алырсың, — ди.

Нишләсен, бичара Тугры тагын бер ел чыдарга була. Ул әүвәлге елдагыдан да артыграк итеп тырышырга тотына, ди. Шулай итеп, тагын бер ел үтә. Гали бай һаман тәсбихне бирми:

— Ни алсаң да мал ал, я тагын бер ел эшлә, — ди.

Тугры бик озак уйлап тора да, «юк инде, бай көчле, аның белән сугышып булмый» дип, тагын бер ел хезмәткә кала. Ул инде әүвәлге ике елыннан да тырышыбрак эшли башлый. Моны бик яраталар, ди. Шулай тырышып-тырышып эшли торгач, Тугрының өченче елы да тула. Инде Гали бай да тәсбихне һич кызганмый:

— Мә, энем, тугрылыгың, тырышлыгың өчен, — дип, тәсбихне бирә.

Тугры, тәсбихне алып, рәхмәтләр укып, исәнләшеп чыгып китә дә теге җен газаплый торган патша кызын эзләргә керешә.

Калага килеп җиткәч, ул үзенең патша кызын терелтә алачагын халыкка сөйли. Бөтен халык моңа бик шатланып, тиз үк патшага белдертәләр. Патша бик шатланып, Тугрыны чакыртып ала да кызын дәваларга куша. Берничә көн срок белән Тугры патша кызын дәваларга риза була. Тугры, бер савыт су алып, өч тапкыр тәсбихне суга тыгып ала да аннан шул су белән патша кызына коенырга куша. Су коенгач, озак та тормый кыз сәламәтләнә.

Патша моңа бик шатланып, Тугрыга төрле бүләкләр биреп караса да, Тугры алмый. Моны күреп патша кызы:

— Юк, әткәй, мин аңа кияүгә чыгам, — ди.

Патша моңа риза булып, шул көнне үк бик зур туй ясап, кызын Тугрыга бирә. Хәзер ярлы Тугрыбыз патша кияве булды инде. Ашауэчүе дә, киемнәре дә патшаныкы белән бер төсле моның.

Бер заман Тугрының туган-үскән иленә кайтасы килеп, патшадан ат сорый. Патша, менә дигән атларын иң яхшы фаэтонга җүктереп, кияве белән кызын кодаларына кунакка җибәрә. Юлда болар теге Алдарга очрыйлар. Алдар боларны танымыйча:

— Шәфкать итеп бер-ике тиен генә акча бирегезче? — дип сорый.

Тугры Алдарны танып, аның шундый кызганыч хәлгә төшүенә шакката. Тугры аңа күп акча биреп:

— Әллә мине танымыйсыңмы? «Дөньяда Тугры игелек күрми» дип, минем күзләремне казып алганыңны оныттыңмыни? — ди.

Алдар бик ояла, ни дияргә дә белми. Тугры моның оялганын күреп:

— Курыкма, мин сине бер нишләтмәм, — дип, аерылышканнан соң ниләр булганын барысын да берәм-берәм Алдарга сөйләп биргән.

Алдар да баштанаяк үзенең урлашып, алдашып, кеше талап йөргәнен җылый-җылый сөйләгән, ди. Аннан Тугры, Алдар белән саубуллашып, үз юлы белән киткән. Алдар моңа шаккаткан. Ул да, Тугры кебек буласы килеп, Тугры сөйләгән урманга киткән, ди. Урманны эзләп таба да, күзен чишмә суы белән юып, төбенә җеннәр җыела торган имән башына менеп утырган, ди. Кич белән имән төбенә бик күп җеннәр җыелыштылар, ди. Алар Алдарны күреп, имәннән өстерәп төшерделәр дә, ди, эт талаган шикелле итеп, өзгәләп бетерделәр, ди.